БАШКОРТ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ КҮТӘРЕЛЕШТӘ
Бөек Октябрь социалистик революциясе башкорт халкына гасырлар буе хыял ителгән азатлыкны китерде. Халыкларның бөек юлбашчылары Ленин һәм Сталинның турыдан-туры хәстәрлеге һәм ярдәме белән/1919 елның 23 мартында, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелде. Большевиклар партиясенең җитәкчелегендә, бөек рус халкының ярдәме белән, Башкортстан революциядән элекке сүнә барган окраинадан совет кояшы астында балкып, алдынгы социалистик республика булып үсү юлына басты. Башкорт халкының эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культурасы, сәнгате туды. Элек башкорт теле сөйләү теле генә иде. Фәкать Октябрь революциясеннән соң гына, Ленин—Сталин милли политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә генә башкорт хезмәт иясе үзенең уйларын, теләкләрен үз ана телендә әйтеп бирү мөмкинлеген алды, үзенең язма әдәби телен, художестволы әдәбиятын булдыруга иреште, халыкларга якты көн тудырган Ленин, Сталин сүзләрен туган телендә уку бәхетенә иреште. Бөек Октябрь революциясенең җимеше булып барлыкка килгән башкорт совет әдәбияты үзенең беренче адымын социалистик революциянең бөек тарихи казанышларын сурәтләндерү белән, яңа, социалистик тормыш төзү өчен көрә-' шүче азат кешенең шатлыклы тойгыларын күрсәтү белән башлап китте. » Зур көрәшләр, зур сугышлар Аркылы юллар ярып, Чын азатлык нигезе салдык. Искеләрне актарып. Барча эштә эш нигез, Эшче хуҗа, һәм эш азат... Барча милләтләр тигез тормыш Сөрә. Һәрберсе шат. Мәҗит Гафуриның «Гомергә истә ул» дигән бу шигыре егерменче еллардагы башкорт поэзиясенең эчтәлеген дә, төп идея сызыгын да бик ачык күрсәтеп тора. Октябрь революциясен халыклар өчен чын таң итеп каршы алган Сәйфи Кудашның, үзенең тавышын башлап фронт газеталары аша ишеттергән Гариф Гомәрнең., совет мәктәбеннән (Оренбургтагы беренче башкорт педагогия техникумыннан) әдәбиятка килгән Гайнан Хәйри белән Сәгыйть Агишның бу чордагы шигырьләрендә дә әнә шул мотивлар яңгырады. Башкорт әдәбиятының проза тармагын үстереп алып китү дә шушы дүрт язучы исеменә бәйләнгән. 1921 елда Г. Гомәр үзенен «Фәйзулла бабай трубкасы» дигән хикәясен язды. Егерменче елларның соңгы яртысында Г. Хәйринен «Кооператорлар», «Онытылган әкият», «Башкорт авылында» (җыетк тык), «Чабата» хикәяләре басылып чыкты, С. Кудашның яңа авыл крестьяннары тормышын сурәтләндергән унлап хикәясе, үсмерләр өчен язылган «Боярлар бар чакта» әсәре басылды. С. Агиш үзенен беренче юмористик хикәяләрен язды. Бу елларда М. Гафури«КаРа йөзләр» Һәм «Тормыш баскычлары»
91
исемле повестьларын тудырды. 1928 елда яшь башкорт прозасына үзенең «Борылмада» дигән беренче хикәяләр китабы белән Али Карнай килде. Бу елларда башкорт совет әдәбиятының формалашу процессы һәртөрле дошман карашларга, контрреволюцион буржуаз милләтчеләргә каршы кискен көрәш шартларында барды. Совет дәүләте тарихында егерменче еллардан утызынчы елларга күчү социалистик төзелешнең ста- линчы беренче бишьеллык планы, колхозлашу хәрәкәтенең тууы һәм үсүе кебек бөек вакыйгалар белән билгеләнде. Бу бөек борылыш еллары Башкортстанның бөтен экономика һәм культура йөзен үзгәртте. Бөтен республиканы төрле типтагы мәктәпләр, уку йортлары каплап алды. Унарлаган исемдә газета һәм журналлар чыга башлады. Башкорт әдәбиятына беренче һәм икенче бишьеллыкта яңа көчләр: Рәшит Нигъмәти, Баязит Бикбай, Сәләх Кулибай, Әкрәм Вәли, Сә- гыйть Мифтахов, Гайнан Әмири, Хәниф Кәрим,, Г. Сәләм, М. Хәй, Әмир Чаныш, М. Таҗи, ӘхтӘхМ Ихсан, Кадир Даян, Хәсән Мохтар, Ә. Кирәй кебек совет шартларында үсеп җитешкән шагыйрьләр, прозаик һәм драматурглар килде. Алар үзләре белән яңа темалар, яңа фикер һәм тойгылар, яңа ,поэтик формалар алып килделәр. Бу чорда башкорт язучыларының, бигрәк тә шагыйрьләрнең иҗатында рус совет әдәбиятының көчле тәэсире, аеруча В. Маяковский белән Э. Багрицкийның нәтиҗәле йогынтысы бик ачык сизелә башлады. Шулай ук башкорт язучыларының иҗатында күренекле татар язучылары Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Һади Такташның тәэсире дә көчле булды. Социализм җәмгыяте төзүнең бөек борылыш еллары, сталинчыл бишьеллыклар китергән зур җиңүләр һәм казанышлар, экономикада гына түгел, кешенең аңында да туган зур үзгәрешләр, хезмәттә совет кешесен тарихта тиңе табылмас батырлыкларга рухландырган патриотизм тойгылары башкорт совет әдәбиятында үзенең шактый киң чагылышын тапты. Беренче үрнәкләре элегрәк (С. Ку- даш иҗатында) күренгән поэма жанрының утызынчы еллар башыннан алып поэзиядә киң җәелеп китүе һәм С. Кудашның
«Куш- каен»ы белән беренче шигъри романының тууы әнә шуңа бәйләнгән. 19301935 елларда басылган поэмалардан үзләренең актуаль темага язылулары һәм художество сыйфатлары белән бигрәк тә шулары поэзиябезнең яхшы үрнәкләре булып торалар: «Яз көткәндә», «Хат» (С. Кудаш), «Әни турында» (Г. Гомәр), «Кимсетелгән Шәмсетдин, трудден- сез Нуретдин» (Г. Әмири), «Басу хөкеме» (Р. Нигъмәти), «Үтеп барган көннәр» (Б. Бикбай), «Политбүлек начальнигы», «Өч җыр» (Г. Сәләм), «Кыз» (X. Кәрим). Башкорт поэзиясенең сан ягыннан арта баруы һәм яхшы әсәрләр исәбенә сыйфат ягыннан күтәрелә баруы андагы җитешсезлекләрне ачыграк күрергә дә мөмкинлек бирде. Бу елларда шагыйрьләрнең зур гына өлеше социализм иленең бөек бинасын төзү пафосы белән тәэсирләнеп тә, аны поэтик фикерләү аша, тере кешеләрнең реаль образлары аша бирү осталыгына тиешенчә ия түгел иде әле. Менә шуңа күрә дә күп кенә әсәрләрдә хезмәт кешеләренең бай образын, аларның характерындагы төрлелекне күрсәтү урынына еш кына мартен мичләренең, нефть вышкаларының тышкы күренешен җырлау өстенлек ала иде. Бу чорда үзенең поэзиядән артта калып килүен шактый нык сиздергән прозада да әсәрнең художество ягыннан өлгереп җитмәгәнлеге күзгә нык кына ташлана иде әле. Хезмәттә һәм сыйнфый көрәштә яңа кешенең формалашуын, чыныгуын күрсәтүдән бигрәк, безнең прозаиклар күбрәк «әзер кешеләр» белән эш итәләр иде. Кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, эчке һәм тышкы каршылыкларны, идеологии күренешләрне артык гадиләштереп, шаблон буенча гына кулланып сурәтләндерәләр иде. Бу, әлбәттә, язучыларның әле аз тәҗрн
92
бәле бул ул а р ы н нан, җиткелекле эпик традицияләрнең булмавыннан килгән хәл иде. Драматургия өлкәсендә дә совет тормышын күрсәткән әсәрләрнең барлыкка килүе утызынчы елларда башланды. Аңа кадәр, М. Гафурн- ның «Кызыл йолдыз» пьесасын искә алмаганда, Башкортстан сәхнәләрендә революциягә кадәр булган иске тормыш турында язылган, күбесенчә тарихи дөреслекне бозып, үткәнне идеаллаштырып күрсәткән пьесалар куелып килде. С. Мифта- хов үзенең «Сакмар» пьесасы белән башкорт драматургиясендә борылыш ясады, һәм соңрак аның «Дала кызы», «Дуслык һәм мәхәббәт» драмаларыңда колхоз авылы тематикасы үзенең чагылышын тапты. Утызынчы елларның соңгы яртысы һәм Бөек Ватан сугышы алды еллары безнең илдә социализм җәмгыяте төзүне тәмамлау еллары булды. Тәҗрибәләре инде байтак үскән, социалистик реализм методына ныграк ия була барган башкорт совет язучыларының үзләренең, иҗатларында бу бөек җиңү һәм казанышлар чорын тулырак һәм остарак чагылдырырга тырышулары, алар алдына заманның яңа һәм тиңдәшсез герое булып килеп баскан социализм төзегән совет кешесенең яңа сыйфатларын, уй һәм тойгыларын бирергә тырышулары башкорт әдәбиятын күренекле әсәрләр исәбенә баетуга мөмкинлек бирде. Бу чор башкорт әдәбиятына *Мостай Кәрим йөзендә үзенең талантлы шагыйрен бирде, аның белән бергә поэзиягә М. Харис, Т. Арслан, Я. Колмын кебек яшь шагыйрьләр килделәр. Шулай ук бу елларда Фәррах Дәүләтшин, Сәет Исмәгыйлев кебек халык сәсәннә- ренең иҗатлары үзенең югары ноктасына күтәрелде. С. Кудашның «Туган ил», «Бәхет законын тыңлаганда», «Сталинга тавыш бирермен» кебек шигырь һәм поэмалары, II. Хәйнең «Сталин турында җырлар» ы, Р. Нигъмәтинең «Мин посттамын» шигыре һәм «Давыллар тудырган гомер», «Ямьле Агыйдел буйлары», «Байрак» поэмалары; Г. Сәләмнең «Шонкар», «Өч . җыр», «Республика иртәсе»* «Бала» дигән поэмалары; X. Кәрим! нсң «Кояшлы ил» китабы; Б. Бик-, байның «Бик яхшы» шигыре; Ә. Вәлинең «Илемә», «Күл буенда» шигырьләре; М. Кәримнең беренче җыентыгы булган «Язгы
тавышлар» китабы; М. Сөндекленең «Стаханов турында җырлар»ы, Г. Гомәрнең, С. Кулибайның, Н. Таҗиның совет Башкортстаны турындагы әсәрләре һәм К. Даянның зур өлеше башкорт композиторларының көйләренә текст итеп алынган җырлары, — 1935-1941 еллардагы поэзиянең күренекле үрнәкләрен тәшкил итәләр. Бу әсәрләр, күбесенең исемнәре үк әйтеп торуынча, совет кешеләренең үз туган илләре белән, халыклар юлбашчысы бөек Сталин һәм ул иҗат иткән бәхет конституциясе белән горурлану тойгыларын белдерәләр, совет кешесенең хезмәт батырлыкларын һәм аның характерындагы яңа сыйфатларын сурәт- . ләидерәләр. Бу елларда проза өлкәсендә дә билгеле үсешне күрсәткән яңалыклар булды. Укучылар алдында үзен инде оста хикәяче итеп таныткан Сәгыйть Агиш «Егетләр» һәм «Мәхмүтов» дигән ике повестен бирде. Али Карнайның Башкорт- станда совет властен урнаштыру өчен көрәш елларын чагылдырган «Без кайтырбыз» дигән повесте чыкты. Гайнан Әмиринең «Алтын» исемле җыентыгы, Хәсән Мохтарның «Давыл алдыннан» һәм «Буыннар бәрелеше» дигән ике повесте, Әмир Чанышның «Кавказ хикәяләре» һәм Кирәй Мәргәннең хикәяләр китабы басылды. Ләкин бу әсәрләрдә шул көн тематикасы, социализм төзегән совет кешесенең гәүдәләнеше җитәрлек урынны алмый иде әле. Бары тик Бөек Ватан сугышы елларында гына уңай геройиын характерлы сыйфатларын күрсәтүгә башкорт әдәбиятында сизелерлек борылыш башланды. Башкорт язУ' чыларының яртысы (егермегә якын кеше), каләмнәрен мылтыкка алмаштырып, Ватан сугышы фронтларында намуслы солдат һәм офиц^Р булып катнашты. С. Мифтахов*
М. Хәй, И. Кәрпмов, М. Харис, X. Кунакбай, М. Абдуллин, С. Байков кебек язучылар Ватан өчен үзләренең гомерләрен бирделәр. Шагыйрьләр совет халкының Туган илгә, юлбашчыбыз бөек ■Сталинга булган мәхәббәтен, үлем алып килүче немец фашистларына каршы нәфрәт һәм җирәнү тойгыларын чагылдырдылар, совет сугышчыларын изге сугышка, тыл кешеләрен намуслы хезмәткә рухландырдылар. Исемнәре үк бу шигырьләрнең сугышчан характерда булуын сиздереп тора: «Күмәрбез!» (С. Кудаш), «Кузгал, Урал!» (Г. Әмири), «Коралга, иптәшләр!», (Б. Бикбай), «Коралга тотын!» (Г. Гомәр), «Үч ал, патриот!», «Күбрәк нефть, иптәшләр!» (Р. Нигъмә- ти), «Хөкемгә тор!» (С. Кулибай). Әсәрләрен фронт шартларында •язучылардан Хәниф Кәрим, Мостай Кәрим, Гайнан Әмири, Әкрәм Вәли, Сәлах Кулибай, Фәйзи Бикбов кебек шагыйрьләрнең башкорт поэзиясен үстерүдә хезмәтләре зур булды. Башкорт совет шагыйрьләре һәм прозаиклары үзләренең Ватан сугышы чорында язган әсәрләрендә — әлбәттә, төрлесе төрле дәрәҗәдәге ■осталык белән — совет патриотизмының көчен күрсәтергә тырыштылар. Ләкин шул ук вакытта аерым язучылар үзләренең әсәрләрендә ■совет патриотизмының, иптәш Сталин күрсәткәнчә, яңа сыйфатлы патриотизм булуын аңлап җиткермәделәр. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең «Башкортстан партия оешмасында агитация-пропаганда эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары» дигән карарында кайсыбер тарихчыларның һәм язучыларның үзләренең әсәрләрендә башкортларның күчмә феодализм тормышын идеаллаштырып, «сыйныфсыз» итеп чагылдыруы; башкорт халкының чын милли азатлык хәрәкәтен башкорт феодалларының күрше халыкларга каршы һөҗүмнәреннән аера белмәүләре, патша самодержавиесенә каршы башкорт халкы белән рус халкының бердәм көрәшүләрен күрсәтәсе урынга •аларны бср-берсенә каршы кую тенденцияләре каты шелтә ителде. Карар әнә шундый идеологии хаталарның башкорт әдәбиятындагы зур күренеше итеп М. Буранголның халык иҗаты белән бернинди дә уртаклыгы булмаган «Батырлар турында эпослар» китабын, борынгы ханнар эпосы нигезендә язылган «Идүкәй белән Морадым» дигән зарарлы
пьесасын, Б. Бикбайның 1812 елгы Ватан сугышында башкорт атлылары белән рус солдатлары арасындагы мөнәсәбәтне бозып чагылдырган «Каһым түрә» пьесасын күрсәтте. Партия Үзәк Комитетының Баш- кортстанда идеология эшләренең торышы турындагы һәм шулай ук әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турындагы тарихи карарлары коммунизм төзүче совет кешеләрен хезмәткә, җиңүләргә рухландырырлык югары идеяле әсәрләр тудыру өчен башкорт совет язучыларына туры юл күрсәтте. Бу тарихи документлар аерым язучылар иҗатындагы җитди хаталарны, идеясезлек, милли чикләнгәнлек күренешләрен һәм аларның сәбәпләрен аңлау 'өчен, шулай ук ал арны тагын да булдырмау өчен кыйммәтле күрсәтмә булдылар. Соңгы өч-дүрт ел эчендә чагыштырмача алганда күп кенә яңа повестьларның барлыкка .килүе прозабызның зуррак жанрлар исәбенә әле моңа кадәр булмаган киңлектә үсеп җитүен күрсәтте. Бу әсәрләрнең иң әһәмиятлеләре итеп: С. Ку- дашның ике зур шагыйрьнең — Ту-» кай белән Гафуриның тормыш һәм иҗат юлларын тасвир иткән «Сирень чәчкә атканда» дигән повестен, яшь язучы Ф. Локманның колхоз авылы кешеләренең Бөек Ватан сугышы чорындагы патриОтик хезмәтен күрсәткән «Бригадир» исемле, Кирәй Мәргәннең укучы балаларның иҗади эзләнү романтикасын чагылдырган «Караидел», Ә. Вәлинең башкорт совет интеллигенциясенең формалашуы мәсьәләсен әдәбиятта беренче башлап күтәргән «Безнең як егетләре» дигән повестьларын күрсәтергә кирәк. Шулай ук бу исемлек Башкортстан- ның утыз еллыгына тәмамланган
«Нигез» (С. Агиш), «Нарыш тавы» (К. Мәргән), «Александр Матросов» (Ә. Бикчәнтәй) кебек повестьлар белән тулылана. Башкорт поэзиясендә партия Үзәк Комитеты карарларыннан соң булган үсешнең яхшы күрсәткечләре булып бигрәк тә Рәшит Нигъмәти- нең «Большевик» поэмасы (төзәтелгән варианты), Мостай Кәримнең өч телдә дә (Уфада, Казанда, Москвада) чыккан шигырьләр китабы һәм Хәниф Кәримнең күптән түгел тәмамланган «Якты йолдыз» дигән зур поэмасы тора. Язучыларның хәзерие көн темаларына борылуы һәм совет кешеләрен социалистик хезмәтнең төрле тармакларында алып күрсәтергә тырышулары башкорт әдәбиятының колачын киңәйтте. Монда әдәбиятка яңа көчләрнең килүе дә зур роль уйнады. Соңгы елларда башкорт әдәбиятына үзләренең хикәя һәм очерклары, шигырь һәм драма әсәрләре белән Ә. Бикчәнтәй, И. Абдуллин, Н. Нәҗми, Г. Рамазанов, Ш. Биккол, X. Гыйләҗев, Г. Әхмәт- шин кебек яшь язучылар килделәр. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм театр турындагы карарлары башкорт драматургиясендә нык җанлану тудырды. И. Абдуллинның Башкортстанда девон нефтен ачу өчен новатор нефтьчеләрнең иҗади көрәшен күрсәткән «Девон» пьесасы, Кирәй Мәргәннең яңа нефть шәһәре Октябрьскийның тууын күрсәтүгә багышланган «Яңа шәһәр», Ә. Бикчәнтәй белән Р. Хәйруллин- ның беренче башлап башкорт драматургиясендә предприятие белән җитәкчелек иткән хатын-кыз образын гәүдәләндергән «Сәгыйдә» пьесасы әнә шундый игътибарга лаеклы әсәрләр.
Ләкин ВКП(б) Үзәк Комитетының драма театрларының репертуары турындагы карарында куелган төп таләпне — «Совет җәмгыятенең тормышы турында, совет кешесе турында художество ягыннан тулы кыйммәтле әсәрләр тудыру» таләбен үтәүдә башкорт драматурглары зур бурычлы әле. Совет Башкортстаны утыз ел эчендә Ленин — Сталин партиясенең җитәкчелегендә чәчәк аткан алдынгы республикаларның берсе булып әверелде. Формалашуы һәм ,үсүе фәкать совет шартларында гына мөмкин булган башкорт әдәбияты халкыбызның утыз ел эчендә иреш- •кән культура казанышларының зур бер күренеше булып тора. Үзенең талантлы язучыларының әсәрләрендә башкорт халкы үткән караңгы тормышының да, хәзерге якты тормышының да чагылышын күрә. Бу бәхетле тормышка башкорт халкы бөек рус халкының ярдәме белән килде, һәм башкорт язучылары тормышны чагылдыру осталыгына иң талантлы һәм алдынгы рус язучыларыннан өйрәнделәр һәм өйрәнәләр. Башкорт республикасы бөек Сталинның турыдан-туры катнашы белән төзелде, сталинчыл милли политиканы тормышка дөрес үткәрү нәтиҗәсе булып үсте. Ленин— Сталин өйрәтүләренә, большевиклар партиясенә, совет Ватанына тугры иҗади хезмәт итүче, үзләренең әсәрләре белән халыкны коммунизм рухында тәрбияләүче башкорт совет язучылары совет әдәбияты алдында торган яңа бурычларны уңышлы үти алачаклар