Логотип Казан Утлары
Роман

АЛТЫН ЙОЛДЫЗ

Роман 
Кыенлыклар алдында артка чигенмәүче, дошман алдында курыкмаучы, социалистик Ватаныбыз өчен бернәрсәсен д«ә кызганмыйча, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген барыннан да югары күреп, аңа хезмәт итүгә үзенең бөтен көчен биреп килгән һәм биреп килүче, һәрвакыт көрәш утында янып, гел алга, яңага, җиңүгә омтылучы героик совет яшьләренә — бөек большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән Ленин — Сталин комсомолына багышлыйм бу әсәремне. Автор. БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 
1 Суфия ханым, өсте күтәреп куелган рояль янында баскан килеш, хат укый. Аның, кытыршы әйбер өстендә карандаш белән генә язылган һәм хәрефләре бер-берсе өстенә иелешеп беткән кәгазь кисәген тоткан бармаклары калтырыйлар, мамык шәл салынган иңбашлары селкенеп, селкенеп куялар, һаман әле яшьлек матурлыгын җуймаган озынча йөзендә барлык кичерешләрне түземлек белән эчтә саклый алучы нык ихтыяр шәүләсе чагыла. Калын толым итеп үреп, артка төелгән куе, ләкин вакытсыз агарган чәчләре аның йөзендәге бу шәүләне тагын да көчәйтәләр һәм, гүя, бу хатынның кайгысы олы, мөкатдәс, сез аны уртаклашыгыз, дип әйтәләр шикелле. Ерак Карел бугазында, илебезнең тынычлыгын бозып, маннергейм- чы акфиннар бөек Ленин каласына һөҗүм башлаганнан бирле, Суфия ханым ире Мансурдан борчылып хатлар көтте. Ул Мансурның анда, сугыш уты эчендә икәнлеген белә һәм күңел күзе белән аның һәр адымын күзәтә иде. Бер көнне «Правда»да басылган очерклардан иренең полкы төп юнәлештә каты сугышлар алып барганлыгы турында укыгач, аның йөрәге горурлану һәм борчылу белән тибәргә тотынды. — Мансур, нигә мин гражданнар сугышы вакытындагыча синең янында түгел, — дип карлы, салкын Карелияне күз алдына китереп, озак пошынды ул. — Кыендыр сиңа, Мансур, кыендыр анда синең сугышчыларыңа... Суфия ханымның балачагы Златоуст шәһәрендә үткән. Аның әтисе күп еллар элек Казан ягыннан күчеп килеп, Златоуст заводларында корыч коярга керешкән, әнисе дә шул ук заводта формаларга туфрак ташучы булып эшләгән. Гражданнар сугышы башлангач, Суфия, унҗи- де-унсигез яшьлек эшче кыз, Кызыл Армиягә киткән һәм фронтта үзенең булачак тормыш иптәшен — взвод командиры Мансур Илдарскийны очраткан. Шуннан соң, аның белән, гомерлек хәрби кешенең язмышын уртаклашып, бик күп походларда, ут эчендә йөргән. Киев төбендә һәм Сивашиы кичкәндә, сугыш кырыннан яралыларны чыгарган вакыт

 
та, үзе дә ике тапкыр яраланган. Күп айлар буенча госпитальдә дәваланып яткан чагында бердәнбер бала булып үсәчәк кызын — Мөнирәне тудырган. Мөнирә инде зур булгач, үзенең туган җирен сораганда әнисе: «Синең туган җирең, кызым, — урман. Син кыр госпитале чатырында, пртә белән, кояш күтәрелгәндә тудың. Карт врач сине таң кызы дип атады», дип әйтә торган иде. Госпитальдән чыкканнан соң, Суфия ханым берникадәр вакыт үзенең нәни кызы белән әтиләрендә — Златоустта яшәгән, аннары хәрби академиядә укучы ире янына Москвага күчкән. Мансур академияне тәмамлагач, алар тагын төрле округларда, гарнизоннарда бергә яшәп, ниһаять, Идел буена — Казан шәһәренә килеп урнашканнар. Аннан сон /Мансурга башка урыннардагы частьларда хезмәт итәргә туры килсә дә, Суфия ханым Мөнирәне ияләшкән мәктәбеннән аермас өчен, һаман Казанда яшәгән. Быел инде Мөннрә 10 нчы "классны тәмамлый. Кызының киләчәге өчен бик нык борчылган Суфия ханым, шул турыда киңәшү өчен иренен отпускка кайтуын бик түземсезләнеп көткән иде. Мансур да үзенең Ленинградтан җибәргән хатында, ак финнарның империалистлар котырыгы буенча башлаган авантюралары тар-мар ителү белән үк, берәр ай чамасы өйдә ял итәчәген белдереп язган иде. Ләкин... ... Менә хәзер Суфия ханымның кулында, иренең килүен белдергән сөенечле телеграмма түгел, ә Мансурның полкташ дуслары—Суфия ханымның элекке танышлары — язган көенечле хат. «... Маннергейм линиясен штурмлаган чагында безнең сөекле командирыбыз Мансур Хакимович каты яраланды...» Суфия ханым күзләрен йома, кулындагы хат рояль өстенә төшә. Хәрби тормышны, сугыш хәлләрен үз күзе белән 'күреп белгән Суфия ханым бу юлларның мәгънәсен аңлый. «Мансур!» дип кычкырып җибәрә ул кинәт һәхМ аның күз аллары караңгыланып китә. Ул рояльгә капланып, тавыш-тынсыз гына үкси. Аннары, чайкала, чайкала, диван янындагы кәнәфигә барып утыра һәм йөзен куллары белән каплый... Күз алдына Мансур белән беренче тапкыр Украина далаларында, походларда танышкан чаклары, авыр сугыш юллары, аннан соң тыныч төзелеш чорындагы Москва, Ленинград килеп баса. Кайда гына булмасын, Мансурның кара тутлы көләч йөзе чагыла. Икәү бергә, Петергоф аллеяларында йөргәндә аның күзләренең тирән мәхәббәт белән үзенә текәлүләрен нәкъ ул чактагыча ачык итеп күргәндәй була, һәм аңа әйтеп бетергесез авыр булып китә. — Мансур... Суфия ханым урыныннан тора һәм тәрәзә янына килеп баса. Тышта ябалак-ябалак кар ява. Кар бөртекләре теләр-теләмәс кенә төшәләр, алар шундый эреләр, әйтерсең, күктән кар яумый, ә ап-ак чәчәк коела. Берничә минут эчендә барлык йорт түбәләре, агач башлары, урамнар ап-ак булдылар. Урамнан арлыбирле үтеп торучы кешеләр бу бураннан качмыйлар, алар сыннарын туры тотып, башларын югары күтәреп, шау чәчәкле алма, чия бакчаларыннан үткәндәй, иркен атлыйлар. Күрәсең, бу йомшак кар аларны һич тә борчымый. Туп-туры яуган тәңкә карлар Суфия ханымның да хәсрәтен бераз тараттылар кебек, аның чыраендагы тирән сызыклар югала, тигезләнә башладылар. Нишләп, ул бу кадәр йомшарды соң? Нишләп, барысын да гел начарга гына юрарга? Кухняда звонок шалтырады. Суфия ханым сискәнеп китте. Мәктәбеннән Мөнирә кайтты бугай. Аңа әтисенең яралануы турында әйтергәме, юкмы? 

 
23 нче февральдә, Кызыл Армия көнендә, Мөнирәләрнең мәктәпләрендә һәр ел саен үткәрелеп киленә торган кичә булырга тиеш. Мәктәптә урнашкан гадәт буенча бу кичәгә мәктәпнең барлык элекке укучылары җыела, килә алмаганнары хатлар, телеграммалар җибәрәләр. Мөнирәнең сүзләреннән Суфия ханым бу кичәгә мәктәптә күптән инде зур хәзерлек барганлыгын белә иде. Мөнирә аңа үзләренең сәхнәгә куяр өчен ничек итеп яхшы пьеса эзләүләрен, мәктәптә андый пьесаны таба алмагач, класс старостасы Ләләнең Өлкә көтепханәсенә чабуын, анда аңа чәчәкләр, гөлләр, күбәләкләр, шүрәлеләр, үги кызлар турында пьесалар тәкъдим итүләрен, Ләләнең моңа бик нык ачуы килеп: «шүрәлеләрегез үзегезгә булсын! Мин Былтырны эзләмим», дип тузынып китүләрен, аптырагач, Наиль исемле бер иптәшләреннән бер атнада өч пәрдәле, биш картиналы пьеса яздыруларын, пьесаның, аларча, бик яхшы чыгуын, Наильне һавага чөюләрен, һәм башка шуның кебек, кичәгә кагылышлы нечкәлекләрне күп тапкырлар сөенеп, шатланып сөйләде. Мөнирә бу пьесада баш рольләрнең берсен уйнаячак. Аның уены спектакльнең уңышын хәл итәргә тиеш. Ул моны берәүгә дә сиздермәскә тырыша, хәтта әнисеннән дә яшерә. Кичә ул анардан: «Әни, син ничек карыйсың, миннән артистка чыгармы?» дип сорады һәм, җавап көтмичә үк кулын селтәде: «Кирәкми, берни әйтмә, мин инде артистка булырга теләмим. Гомер буе бүтәннәр язмышын уйнау — кызык түгел». Суфия ханым ишек ачарга барышлый, өсте ачык рояльгә күз төшереп алды. Күрәсең, Мөнирә соңгы минутына кадәр репетициягә хәзерләнгән һәм дәрескә өлгерергә ашыгып, рояльнең өстен ябарга да оныткан. Нишләргә, әйтергәме, юкмы? Әйтмәсәң... Мөнирә сизгер кыз, ул әнисенең төсе киткәнлеген бик тиз күреп алачак. Шуннан соң аңлатуы тагын да кыенрак булмасмы? Юк, барыбер, Суфия ханым хәзергә аңа берни дә әйтергә тиеш түгел. Аның кызының гомер истәлеге булып кала торган бу кичәсе якты булсын, күңелле үтсен. Бәлки аңарчы... Звонок бирүче Мөнирә булып чыкмады, бу аның якын дусты Таня Владимирова иде. —- Исәнмесез, Суфия Әхметовна, — диде ул янгыравыклы шат тавыш белән. Аның кара пальтосының котик якасында һәм ак беретка- сында кар бөртекләре җемелдиләр. Көлгәндә чокырланып торган биг алмалары алсуланганнар. — Мөнирә кайтмадымыни әле, Суфия Әхметовна? — Юк, шул акыллым, кайтмады. Әйдүк уз, хәзер кайтып җитәр инде. Бүген аларның генеральный репетицияләре. Таня бу семьяда үз кеше иде, Ул тиз генә чишенде дә, үзенең ниндидер яхшы уйларына елмайган килеш, залга атлады. — Тышта шундый күңелле, Суфия Әхметовна, һич керәсе килми. Нәкъ апрель төне. Рөхсәт итегез, мин бераз рояльдә уйнап алыйм. Безнең мәктәптә дә тиздән кичә булачак. /Миңа яшьләр маршы өйрәнергә кирәк. Рояль алдына утырган чагында Таня тәрәзә катына барып баскан Суфия ханымга күз төшерде, һәм урыныннан кинәт сикереп торып, аның янына йөгереп килде дә, биленнән кочаклады. — Суфия Әхметовна, сезнең кәефегез юкмы әллә? Төсегез киткән. Суфия ханым Таняның кара чәчләреннән сыйпады. — Юк, болай гына, Танечка, болай гына, сөеклем... — Берәр бәхетсезлекме әллә? Мансур Хакимович исәнме?—дип сорады кыз. Суфия ханым аны күкрәгенә кысты һәм бер минут чамасы бер сүз дә дәшмәде. Таня аның йөрәгенең дөп-дөп тибүен генә ишетте.  

 
— Сөеклем минем, — диде Суфия ханым әкрен генә.—■ Мөнирәгә хәзергә бернәрсә дә әйтергә кирәкми. Аның әтисе каты яраланган... Мин аның дусларыннан хат алдым. Бүлмә караңгыланган иде инде. Суфия ханым ут кабызды да, тәрәзәләрнең камыш шторларын төшерде. Радионы тоташтырды. Соңгы хәбәрләр тапшыручы диктор, безнең гаскәрләрнең бөтен фронт буйлап һөҗүм итүләрен, дошманның чигенүен сөйләп китте. Суфия ханым идән уртасында, бер кулы белән урындык аркасына тотынган килеш тыңлап торды. Аның зифа сыны туры, югары күтәрелгән ак чәчле башы горур, кайгылы матур йөзе кырыс, коңгырт күзләре каядыр еракка төбәлгәннәр иде. Диктор сөйләп бетергәч, ул җиңел сулап алды да, тынып калган Таня янына килеп, диванга утырды. — Мин куркам, — диде ул шәленә ныграк бөркәнеп, — Мөнирәдән бернәрсә дә яшерә алмам. Ул да, синең кебек, беренче караштан ук барысын да сизеп алыр. Син инде, сөеклем, аның яныннан китмә. Ул сине бик ярата, син аның кайгысын җиңеләйтә алачаксың... — Ярый, Суфия Әхметовиа, сез борчылмагыз, мин аның белән бергә булачакмын. 

Бу көннәрдә мәктәп моңарчы һичкайчан булмаган күтәренкелек белән яшәде. Әле кичә үк бүтән шәһәрләрдән һәм районнардан кунаклар килә башлады. Кайчандыр шушы мәктәптә укыган, ә хәзер кайсы укытучы, кайсы инженер, кайсы врач, кайсы артист, кайсы очучы яки командир булган дәү абыйлар һәм апалар, укучы балаларны гаҗәпкә калдырып, төркемнәре, төркемнәре белән классларга кереп йөрделәр, яарталардан, тәрәзә төпләреннән, кара такталар кырыеннан үзләренә генә таныш ниндидер билгеләр эзләп, бер-берсенә күрсәттеләр, көлештеләр, тәрәзәләрдән үрелеп, каядыр тышка карадылар, парталар артына утырып тордылар, матур оранжереяга ошаган, күз явын алырлык чәчәкләр һәм мәңге яшел үсемлекләр белән бизәлгән озын һәм якты коридорларда озак-озак сөйләшеп йөрделәр. — Без укыганда болай түгел иде. Нинди матур, нинди күңелле булган хәзер безнең мәктәбебез, — диде кара күзлекле яшь кенә бер хатын.— Лаврлар... Пальмалар... Самшитлар.;: Чын-чын субтропнка бит! — Әйе, субтропика. Бу махсус шулай хәзерләнгән. Бүтән коридорларда башка үсемлекләр. — Болар бар да Энҗе апаның хезмәтләреме? — Әйе, география укытучысы Энҗе апа Таҗиеваның һәм аның укучыларының эше. Ләкин биредә безнең бөтен байлыгыбыз түгел. Сез ул оештырган мәктәп музеена кереп карагыз. Гаҗәеп матур краеведческий музей анда! Бу аңлатмаларны мәктәп директоры Корбан Кәримов бирде. Ул тәбәнәгрәк буйлы, киң һәм ачык йөзле, кара чәчле, кырык, кырык ике яшьләрдәге кеше. — Ә менә бу алтын балыклар, — дип директор кулы белән зур пыяла аквариумнарга күрсәтеп алды, — биология укытучысы Наҗия Камалованың тырышлыгы белән булдырылды. Сез аны белергә тиешсез, ул безнең үз мәктәбебезне тәмамлап, Педагогия институтына киткән иде. Утыз кешелек педагоглар коллективы арасында безнең үз мәктәбебезне тәмамлаган ун укытучыбыз бар. Түбәндә, вестибюльдә әтәч кычкырган тавыш ишетелде. Директорны чолгап алган кунаклар кинәт кычкырып көлеп җибәрделәр. Корбан Кәримов та елмайды.


 
— Лкканат безнең җанлы почмагыбызның иң тавышчан һәм иң тынгысыз бер экспонаты. Балалар аны Бушбугаз дип йөртәләр. — Сезнең җанлы почмагыгыз — бөтен бер кошлар дөньясы. Бу хәтле кош-кортны кайдан алдыгыз, зоокибеттәнме? — Юк, мәсәлән, карчыганы Галим Урманов исемле бер укучыбыз былтыр урманнан тотып алып кайтты. Ул чеби генә иде әле. Кызыл түшләрне, сары чыпчыкларны, саесканнарны да балалар урманнан алып кайттылар. Тик яшел попугайны гына сатып алдык. Чөнки попугайлар безпең урманнарда юк. Классларга, коридорларга күңелле бер бакча төсен биргән бу гөлләр, бу җанлы кошлар, бу яшел үсемлекләр укытучыларның балаларга булган тиңсез кайнар мәхәббәте турында сөйлиләр иде. Ияләшкәнлектән, көн саен күреп торганлыктан укучы балалар үзләре моны, бәлки, сизеп тә бетерми торганнардыр, әмма зур тормышка аяк баскан элекке укучылар моны бөтен йөрәкләре белән тойдылар һәм аларның күңелләрендә укытучыларына һәм мәктәпләренә булган хөрмәтләре тагын да арта төште. — Безнең күргәзмәне карарга рәхим итегез, — диде директор һәм кунакларны коридор уртасына таба алып китте. Биредә, кояш нурлары төшеп торган стенада мәктәпнең элекке укучыларының рәсемнәре, пыяла рамалар эченә аларның мәктәпкә, укытучыларына җибәргән хатлары, аларның хәзер кем булуларын күрсәткән бик күп кызыклы материаллар тупланган иде. Бу күргәзмә кунакларда аерата зур соклану тудырды. Стенадагы рәсемнәрнең күпләре аларга таныш иде. Әнә тузгыган чәчле, зур башлы бер малай. — Бу Вәли ич! Хәтерлисезме, математикадан бик яхшы укый торган иде. Хәзер Ленинградта математика фәннәре докторы. — Фәридә Исламова очучы. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. — Кәримә Вәлиева врач. — Солтан Зәбиров инженер-строитель. — Зәйнәп Шаһиева артистка... Иц уртада кызыл һәм кара ефәк тасмалар белән уратып алынган зур бер рәсем. Бу — Ватан өчен актык канына кадәр батырларча сугышып үлгән, Советлар Союзы Герое Әнвәр Шакиров. Кунаклар аның үткер карашлы чандыр йөзенә озак карап торалар һәм халык батыры исемен алу дәрәҗәсенә югары күтәрелгән бу яшь егетнең шушы коридорда, муенына кызыл галстук таккан килеш, йөгереп йөргән чакларын исләренә төшерәләр... — Әнвәр безнең мәктәбебезнең горурлыгы, — диде Корбан абый рәсемгә күрсәтеп. — Без үзебезнең барлык укучыларыбызны шулай, Ватанга турылыклы итеп тәрбияләргә тырышабыз. Коридорга бер төркем укытучылар килеп керде. Болар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Петр Ч4льич Белозеров, география укытучысы Энҗе апа Таҗнева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы — мәктәптә иң карт укытучы Мөхетдин абзый Хәйруллин һәм биология укытучысы Наҗия Камалова иде. Директорны чолгап алган кунакларны күргәч, алар ике якка ачыла торган пыяла ишек төбендә туктап калдылар. Петр Ильич урта буйлы, ябыграк йөзле, сары мыеклы. Ул бер кулы белән мыек очын бора, бора, башын ия төшеп карый. Өстендә ярым хәрби формада тегелгән яшел постау гимнастерка, күкрәгендә Ленин ордены белән Кызыл Байрак ордены. Гимнастерка кесәсе өстендә депутат значогы. Энҗе апа Таҗнева кыска кара чәчле, үткен карашлы, бөтен сыны-то- рышында энергия, ныклык, ашкыну сизелеп тора. Аңа утыз өч, утыз биш яшьләр. Аның белән янәшә баскан Наҗия Камалова бөтенләй япь-яшь кыз. Өстендә ак ефәк кофта һәм шеколад төсендәге юбка.


 
Коңгырт чәчләре иң башларына төшкәннәр, түгәрәк битләре янын торалар. РСФСР ның атказанган укытучысы Мөхетдин абзый Хәйрул- лнн исә аларның барысыннан да күп олы, чәче бөтенләй сирәкләнеп агарган, гәүдәсе бөкрәйгән. Соры костюмының түшендә Ленин ордены. — Менә безнең кадерле укытучыларыбыз, — диде Кәримов үзенең көләч йөзен укытучыларга борып. — Танышыгыз. Укытучыларны шунда ук чолгап алдылар. Берсе артыннан берсе, «Петр Ильич мине таныйсызмы?», «Мөхетдин абзый мине онытмадыгызмы?» дип ^кулларын кыса башладылар. Никадәр үзгәргәннәр иде аларның укучылары! Әгәр урамда очрап, үзләре дәшмәсәләр танырлык та түгел бит. Карт укытучы Мөхетдин абзый аеруча дулкынланды. Иске заманда ничә тапкыр аны «балаларыбызны аздыра» дип, «авылдан кудылар, ничә тапкыр үлем куркынычы астында калды ул: авыл кулаклары аны яшь ат койрыгына тактылар, аклар килгәч, авыл коммунистлары белән бергә, атарга хөкем ителеп, ике тәүлек буенча салкын келәттә ятты... Ләкин укытучы гомере кыл өстендә торган чакларда да халыктан читләшмәде, бөтен җаны-тәне белән халыкка һәм аның якты киләчәгенә ышанды. Авыр елларда үзенең мактаулы эшен — яшь балаларның күңелен нурландыруны дәвам иттерде, һәм менә, аның алдында озак еллык хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе: кайчандыр аңардан сабак алган, япь-яшь балалар хәзер үзләре укытучылар инде. Менә мәктәп директоры, менә йөзләрчә студентларга лекцияләр сөйләүче чәче агара башлаган профессор, күзлекле врач, зур-зур төзелешләргә җитәкчелек итүче инженер, болытлардан өстен күтәрелүче очучы, күкрәге орденнар белән тулы командир тирән хөрмәт белән, барысы, барысы өчен дә- рәхмәт әйтеп, аның картайган кулын кысалар... һәм карт укытучы үзенең сөенүен, бәхетен яшерә алмыйча: — Мин шатмын, бик шатмын сезнең өчен!—дип кабатлый. Корбан абыйга телеграммалар китереп бирделәр. Бу көннәрдә телеграмма ташучылар мәктәп юлыннан өзелмәде. Алар берьюлы бишәр- алтышар телеграмма китерәләр. Москвадан, Ленинградтан, Киевтан, Барановичидан, Одессадан, Владивостоктан — кайдан гына юк ул телеграммалар. Хәтта фронттан да телеграммалар бар. Аларның эчтәлекләре бер үк диярлек. Иптәшләр бәйрәмгә килеп катнаша алмаулары өчен үкенәләр, ләкин бу көнне алар, кайда гына булсалар да, нәрсә генә эшләсәләр дә үзләрен кеше иткән кадерле мәктәпләрен, хөрмәтле укытучыларын сөеп искә төшерәчәкләрен белдерәләр. Корбан абый телеграммаларны укып чыкты да, укытучыларга бирде: — Мәгез, болары сезгә. Онытмыйлар бит. — Бу мәктәпне онытырга мөмкин түгел, Корбан абый. Ул безнен яшьлегебез, ул безнең беренче хыялларыбыз. Коридор буйлап, үзләренең укытучыларын сәламләп, унынчы класс укучылары үтеп киттеләр. Петр Ильич алар ягына баш изәде. — Менә алар да киләсе елда бирегә, сезнең кебек, кунак булып кына киләчәкләр. — Бик нык хәзерләнәләр һәм бик нык борчылалар булса кирәк,— диде кемдер. — Сорап торасы юк, үзегезнең баштан кичкәннәр. Директор кунакларны үз кабинетына алып китте. Петр Ильич, кичәгә хәзерлек барышы турында белешер өчен, унынчы класска китте. Унынчы класста ул класс җитәкчесе иде. Класс ишеге төбенә килеп җиткәндә генә аңа Верховный Советтан шалтыратулары турында әйттеләр. Ул кирегә борылып канцеляриягә ашыкты. Унынчы классның эшләре шәптән түгел иде. Кичә төп рольләрнең берсен башкаручы Галим Урманов генеральный репетициягә килмәде. Бу хәл спектакльне хәзерләүче унынчы классны дәррәү аякка бастырды.  

 
— Ул Культура сараена шахмат уйнарга киткән. Бүген турнир, — диде кемдер. Кара буяулы тар өстәл артында утырган Мөнирә урыныннан сикереп торды. — Ничек? Бүген безнең генеральный репетиция икәнен белмимени ул!? Сыек аксыл чәчле, чыра кебек ябык гәүдәле Зәмзәмсылу Юркаева, ниндидер саргаеп беткән, башсыз-ахырсыз романнан йөзен күтәрмичә генә чәнчеп алды: — Исе киткән ди аның безнең спектакльгә. Ул дөнья чемпионы булырга, Алехинны җиңәргә йөри. Пьесаның авторы, яшь бәрән йоны кебек соргылт бөдрә чәчле, кара күзлекле Наиль Яруллин, чиксез аптырашка төшеп, кара такта алдында йөрепә-йөренә ачуланып сөйләнде: — Хурлык! Гарьлек! Шундый көндә бернәрсә дә чыгара алмасак иптәшләрнең күзләренә ничек карарбыз. Без үзебезгә генә түгел, бөтен мәктәбебезгә, укытучыларыбызга тап төшерәчәкбез. Галим Урмановның шахмат уены белән мавыгуы иптәшләренә генә түгел, укытучыларга да билгеле иде. Шахмат файдалы уен булганга, кешенең зирәклеген, тапкырлыгын арттырганга, салкын канлы булырга, кыенлыклардан чыга белергә өйрәткәнгә берәү дә Урмановны бу юлдан тыярга җыенмады. Киресенчә, аңа мөмкинлекләр бирделәр, мәктәпләр арасында үткәрелгән ярышларда аның берничә тапкыр тоташтан беренче урынны алуы белән горурландылар. Аның газеталардагы һәм журналлардагы рәсемнәрен күреп, аның турында шахмат белгечләренең язган мәкаләләрен укып сөенделәр. Аны мактадылар, хәтта шахмат белән шөгыльләнергә күбрәк вакыты булсын өчен кайбер җәмәгать эшләреннән дә азат иттеләр. Ләкин бүген барысы да аңа каршы күтәрелде, аның репетициягә килмәве барысын да ахыр чиккәчә ачуландырды. — Нинди малайлык! Шулай эшләргә ярыймы соң? — диде Мөнирә аскы иренен тешләп. — Комсомолец әле! Хафиз, менә синең комсомолецларың нишлиләр. Чем-кара чәчләре дулкынланып ябык иреннәренә төшкән, чәчләре кебек үк, шомырттай кара күзләре борчылып ялтыраган, ак йөзенә •түземсезлек билгесе сызылып чыккай класс старостасы Ләлә Халидова комсорг Хафиз Гайнуллинга таба борылды. Бөтен класс кырмыска оясы кебек мыж килгәндә, Хафизның бер үзе тыныч утыруы аның ачуын кабарткан иде. — Я, иптәш комсорг, нигә син бер сүз дә әйтмисең? Әллә дустыңны яклыйсыңмы? Әллә классның оятка калу мөмкинлеге сине бер дә борчымыймы? Хафиз үзенең шелтәле караучан соры күзләре белән Ләләнең бәләкәй буен төсмерләп чыкты да, алдагы ике киң тешен күрсәтеп елмайды. — Нишләргә соң миңа? Наиль кебек акбур белән кара тактага кеше башлары ясап куяргамы? Наиль кулындагы акбурын ачу белән ташлап, такта яныннан китте. Мөнирә кул сәгатенә карап алды. -— Иптәшләр, мин артык көтә алмыйм, пионерлар сборына кичегәм. Ул урыныннан торды һәм кулына сары күннән эшләнгән кыр сумкасын алды. Аның өстендә, зифа буена килешеп торган кара йон күлмәк, ачык ак муенында кызыл галстук, коңгырт чәчләрен икегә үреп, озын толымнарын аркасына ташлаган. Аягында ефәк оеклар һәм биек үкчәле туфлиләр. Аны берәү дә туктатмады. Ул бик җиңел адымнар белән, башын бераз арткарак чөеп, чыгып китте. Баскычлардан йөгереп төшеп барганда көтмәгәндә аңа Галим үзе очрады. Ул авыз эченнән ниндидер күңелле җыр җырлап, портфеленең бер почмагыннан тотып югары менә иде.


 
— Галим... Урманов башын күтәрде һәм көлеп торган күзләре белән Мөнирәгә карады. Аның бу карашында үз-үзеннән канәгатьләнү дә, масаю да бар иде. /Мөнирә моны ачык сизде һәм ярсынып сорады: — Нигә репетициягә килмәдең? Урманов буй җитмәс өстенлек белән җавап бирде: — Кичектем... - Син безнең ничәдә җыйналачагыбызны белмәдеңмени? — Нигә белмәскә... Ләкин минем важныерак эшем бар иде. — Коллектив эшеннән өстен эш юк! Син безнең коллективны едн- га санамыйсың! Бу — комсомолларча түгел. Бүгенге турнирда Урманов яңадан зур уңышка иреште. Ул шундый оригинал ход тапты, унбишенче йөрештән соң ук мастер аңа үзенең партиясен бирергә мәҗбүр булды. Егерме кеше белән берьюлы уйнаган мастерның бу бердәнбер оттыруы иде. — О, сез ерак китәрсез, егет, — диде ул Галимнең кулын кысып. Урманов өчен бу иң югары мактау иде. һәм ул үзен бик югары күтәрелгән кебек хис итте. Ул мәктәптә дә аңа шулай диярләр дип көтте. Шуңа күрә Мөнирәнең сүзләре бик тиз аның ачуын кабарттылар. — Кит әле... нәрсә сиңа кирәк... Кинәт Мөнирәнең йөзе агарынды. — Мальчишка! Без моны комитетка куячакбыз! — дип кычкырды ул үз-үзен тыя алмыйча һәм кире борылып, югары менеп китте. Урманов, яңагына китереп суккан шикелле, баскан урынында катып калды. «Бу юләр, тәкәббер кызның аңа, егерме кеше арасыннан бердәнбер җиңүчегә болай дип .әйтергә нинди хакы бар!» Урманов алга ыргылды һәм, яңа эленгән стена газетасын күреп, кинәт туктап калды. Анда шахмат атына ошатып, сорау билгесе рәвешендә? аның зур, карикатурасын төшереп, астына: «Галим Урманов нәрсә белән мавыга?» дип эре хәрефләр белән язып куйганнар иде. — Өлгергәннәр! Редколлегия составында Мөнирә юк. Анда Галимнең якын дуслары: Хафиз, Наиль, Ләлә... Димәк, Мөнирә бер үзе түгел, алар да аның яклы. Димәк, барысы да Галимгә каршы! Урманов, өстенә кайнар су коелган шикелле, түбәнгә, вестибюльгә йөгерде. — Юк, сез минем турыда ишетерсез әле! Зур читлектә утырган карчыга аңа бер күзе белән карап алды, яшел попутай төеләтөелә, аны үчекләгән төсле кычкырды. Урманов бер генә секундка туктап, йодрыгы белән аңа янады да, киемнәр бүлмәсенә кереп китте. Югарыдан йөгереп төшкән Хафиз аны парадный ишеге төбендә, өстенә кыска күн пиджагын җилбәгәй кигән килеш очратты. — Син кая? Хәзер репетицияне башлыйбыз. Урманов гарьләнеп кычкырды-. — Үзегез уйнагыз! Ул парадный ишекне бөтен көче белән тартып ачты да, урамга атылды. Хафиз баскан урынында хәрәкәтсез калды. Ул Галимнең ни өчен болай кычкыруын төшенмәде. Аның янына кара чәчләрен тузгытып, Ләлә йөгереп төште. — Нишләп торасың? Башларга вакыт бит. Урманов кайда? — Китте... Ләлә аңлап җиткермәде. — Ничек, китте, кая китте? Ә спектакль? Хафиз текә маңгаена төшкән озын чәчләрен кулы белән артка ташлады да, тыныч кына әйтте:

11 
 
Апа нидер булган. Мин хәзер аның өенә барам. Репетицияне иртәгә, дәресләрдән соңга билгелик. Бүген барыбер соң инде. Иптәшләргә белдер. Бераздан Хафиз каракүл якалы соры пальтосын киетъ, урамга чыкты. Ул чыкканда тышта һава җылы, тын, күк исә соры болытлар белән капланган иде. Кольцода трамвай чылтыраулары, автомобиль гудокг лары ишетелде. Галимнәр уң як Кабан буендагы урамда торалар иде. Хафиз алар- ныц күлгә караган ике катлы йортларында күп тапкыр булганы бар. Түбәнрәк классларда укыган чагында алар, Галим белән бергә, ишек алларындагы утын сарайлары түбәсендә күгәрченнәр куып йөриләр иде. Челтәрле күгәрчен оялары әле хәзер дә сарай түбәсендә торалар. Җил каерып ташламасын өчен тимер чылбыр белән бәйләнгән капка, авыр ишекле парадный, караңгы баскычлар Хафизга кечкенәдән үк танышлар иде. Югарыда, нәкъ Галимнәр ишеге турысында, зәңгәрле- яшелле пыялалы бер тәрәзә бар. Бу тәрәзәнең бер өлгесен фотолабораториядә күк фонарь ясар өчен, алар, Галим белән, 1937 нче елда каерып алганнар иде. Хәзер аңа гади пыяла куелган. Ишек яңагында электр звонокның ак төймәсе күренә. Моны алар, Галим белән, сигег зенчедә укыган чакта куйганнар иде. Хафиз баш бармагы белән шул ак төймәгә басты һәм ишек ачылганны көтеп, зур башлы кадаклар белән кадакланган кара клеенка өстендәге җиз такта кисәгенә ’күз төшерде. Анда матур- курсив хәрефләр белән «Кв. 10 Урмановлар» дип язылган иде. Бу язу да күптән .инде, Хафизлар бәләкәй вакыттан бирле тора. Ә менә зәңгәр почта ящигы элек юк иде, аны яңарак куйганнар, ахырысы. Эчтән йомшак кына басып килгән аяк тавышлары ишетелде. — Кем бар? — ЛАин, Саҗидә апа, Хафиз. Саҗидә апа эчтә бик чылбырлары белән бераз маташканнан соң, .•ишекне ачты да бик ягымлы тавыш белән: — Әйдүк, әйдүк, Хафиз улым, — диде. — Галим өйдәме, Саҗидә апа? — Өйдә, өйдә. Тик бераз кәефе юграк. — Авырыймы әллә? Хафиз өс киемен салып„ ишек төбендәге чөйгә элде дә, Галим бүлмәсенә узды. Галим кроватенда стенага карап ята иде. — Галим... Галим башын борып карады, аннары урыннан сикереп торды. — Кәефең юкмы әллә? Галим эндәшмичә читкә карап торды. Аннары кашларын кысып, Хафизга борылды: — Комитетка чакырырга килдеңме? Хафиз аңа җавап бирмичә: — Утырырга мөмкинме? — дип сорады һәм көлемсерәп үзе Галимгә урындык бирде. — Утыр. Хафиз кара күн белән сырылган тирбәлчек урындыкта гамьсез чайкалып, моштым гына иптәшен күзәтте: тузгып төшкән коңгырт чәчг ләр, бер җыерчык белән урталай ярылган биек һәм киң маңгай, кыйгач куе кашлар,туры борын, урта калынлыктагы нык кысылган иреннәр, ияге чокырланып тора, өстендә һәрвакыт киеп йөри торган яшел бас- тонка. Якасындагы көмеш- чылбыры түбәнгә кадәр төшерелгән, астан аклы-зәңгәрле матрос телняшкасы күренеп тора. — Я, ничек уйнадың? — дип сорады Хафиз турнир турында. Галимгә бу мыскыллау шикелле тоелды: —- Анысының сиңа кирәге юк, ул минем шәхси эшем...  
12 
 
— Менә ничек! Күптәннән бнрлемо синең шундый «шәхси эшләрең, була башлады? Галим өстәлдә яткан сөяк саплы каләмен бармак араларына тыгып кысты. Кинәт чытырт иткән тавыш ишетелде. «Тукта, нидән сынды соң әле бу?..» дип ул каләм сапка гаҗәпләнеп карады. — Каләм сап сынса аның яңасын сатып алырга мөмкин, ә дуслык сынса — аны сатып алып булмый бит, —- диде Хафиз үз алдына сөйләнгән кебек. Галим аңа бер карады да, тагын кире борылды. Хафиз урыныннан торды. Галим дә аякка басты. Алар бер-берсенец каннар сулышларын сизәрлек дәрәҗәдә якыннар иде. Кинәт Хафиз үзенең бөтен рәсмилеген ташлап, Галимне кочаклады: — Галим, без синең белән дуслар ич. Сөйлә, ни булды? — Бер нәрсә дә булмады. — Репетицияне иртәгә, дәрестән соңга билгеләдек. Син килерсең бит? — Белмим... 
3 Икенче көнне дәрескә Галим генә түгел, Мөнирә дә килмәде. Ләлә башын борып, тәрәзәгә карап утырды. Петр Ильич белән класска бер үк вакытта килеп кергән Хафиз, әле бернәрсә дә белмичә, Халидовага записка язды. «Ни булды? Нигә болай читкә карап утырасың? Мөнирә кайда?» Ләлә аның запискасының астына: «Тәнәфестә сөйләрмен», диг язды да кире бирде. Ун елда беренче тапкыр бугай, Хафиз өчен дәрес чиксез озын булып тоелды. Ул укытучының аңлатмаларын бөтенләй диярлек тыңламады. Мөнирәнең килмәве һәм Ләләнең җавабы аны зур борчуга төшерде. Ниһаять, тәнәфес башлангач, Хафиз Ләләнең кулыннан тотын, коридорга алып чыкты. — Ни булды, сөйлә тизрәк. — Мөнирәләрдә зур бәхетсезлек. Аның әтисе фронтта каты яраланган, — диде Ләлә әкрен генә. — Аңа башта әйтмәгәннәр, соңыннан ничектер белгән. Хәзер ул, әтисе һәлак булган, аңа әйтмиләр генә дип борчылып, бөтенләй авыруга сабышты. Без Таня белән аларда кундык. Ул төне буенча диярлек йокламады. Аның температурасы да күтәренке... Бу хәбәрне ишеткәч, Хафизның йөрәге «жу» итеп китте, чыра<. агарынды. — Димәк, ул бүген килә алмый? Дәрескә керергә звонок булды. Хафиз Ләлә артыннан башын кег атлады. Хәзер аның бары бер генә теләге бар иде — тизрәк Мөннрс. янында булу, аның кайгысын уртаклашу. Икенче тәнәфестән соң инде бөтен класс Мөнирәнең кайгысы турында белә иде. Дәресләр беткәч, барысы да Мөнирәләргә барырга сүз куйдылар. Ләкин алар киенеп кенә өлгергәннәр иде, вестибюльгә Мөнирә белән Таня килеп керделәр. Хафиз Мөнирәгә каршы ташланып, кулларыннан кысты. Ул аның кайгысын җиңеләйтә торган сүзләр әйтергә теләде. Ләкин кирәк вакытта аларны табып буламыни? Бәлки аның йөгереп килеп кулларыннан кысуы, соры, матур күзләренең чын дуслык ялкыны сирпеп, аңа текәлүләре сүзләргә салып әйтелгән тойгылардан артыграк булгандыр. Мөнирә аны аңлады. — Рәхмәт, Хафиз. Рәхмәт, иптәшләр. Бер төн эчендә ул бик нык үзгәргән, ябыккан. Гадәттә янып торга:: алсу йөзе бүген ап-ак. Күзләре дә элеккечә ялтырамыйлар, күз кабак
13 
 
сшры шешенгән, күз алмалары кызарган, ә озын керфекләре тирән кайгы сирпиләр. Мөнирә белән бергә килгән Таня, бу мәктәптә укымаса да, унынчы класстагы кызларның һәм малайларның күбесе белән таныш иде. Ул барысы белән дә кул бирешеп, күрешеп чыкты. Аның килүенә, Мөнирәне күргән кебек үк, шатландылар. Репетицияләр үткәрелә торган класска кереп барган чагында Ләлә Хафизны туктатты. — Урманов һаман юк бит. Нишлибез? Хафиз бераз уйлап торды да, нык тавыш белән әйтте: — Юк икән, Урмановтан башка уйныйбыз. Ләлә гаҗәпләнеп аңа карады һәм аның күзләрендәге тонык ялтьь- рауны күреп, аптырашка калды. Хафиз бервакытта да мондый булганы юк иде. Бу минутта ул яшь малай булып түгел, ә җитлеккән ир кебек карый иде. — Ничек инде Урмановтан башка? Өч сәгать эчендә кем яңа роль өйрәнә ала? — Син өйрәнә аласың! — диде Хафиз Ләләгә туры карап. — Мин?! — Әйе, син. Бүтән беркем дә. — Юк, юк, Хафиз, мин булдыра алмыйм. Хур буласым килми... — Алайса класс хур булсын. — Нигә алай дисең. Бу эш бик җитди бит. — Мин дә җитди дим. Әйдә Петр Ильич янына керәбез. — Ах, оят бит. — Оят, билгеле. Шулай да әйтергә кирәк. Без — комсомолецлар, ә ул безнең мәктәпнең партия җитәкчесе. Безнең арада ни генә булса да аңардан яшерергә тиеш түгелбез. Бу вакытта Петр Ильич укытучылар бүлмәсендә дәфтәрләр карап, бер үзе утыра иде. Ләлә белән Хафиз килеп кергәч, укытучы аларның борчылган йөзләрен күреп, — Ни булды? — дип сорады. — Безнең спектакль өзелү алдында, Петр Ильич, героебыз китте, — диде Хафиз әкрен генә. — Кем? — дип сорады укытучы. — Урманов. — Ачыграк сөйләгез. Хафиз барысын да сөйләп бирде. Петр Ильич уйга калды һәм сул кулы белән ияген йомарлап, идән буйлап йөренә башлады. — Урманов... Урманов... — Шахмат белән мавыга башлаганнан соң бозылды ул, — диде Ләлә. Сүз икенче юнәлеш алуын күреп, Хафиз Ләләнең җиңеннән тартты. Алар янәшә басканнар иде. — Петр Ильич,, — диде ул, — шулай да без спектакльне куярга уйлыйбыз. Үз гаебебез аркасында кыен хәлгә очрадык, үзебез аны җиңеп чыгарга тиешбез. — Монысы яхшы. Кыенлыкны җиңү яхшы, — диде укытучы җанланып. — Мин хәзер комсомол группамны җыярга уйлыйм. — /Монысы да яхшы. Шулай да сез мәсьәләне ничек хәл итәргә уйлыйсыз? Хафиз үзенең планын әйтте. Петр Ильич елмайды. Аңа укучыларының кыюлыгы ошады ахрысы. L ч Барыгыз, — диде ул. Ә үзе ияген учы белән ышкый-ышкый бик ; озак ншекле-түрле йөренде.  
14 
 
Төрле үсемлекләр, коллекцияләр, рәсемнәр, фотографияләр Һәм карталар белән тулы география кабинетында, парталар өстендә, Ләләг Мөнирә, Наиль, Һаҗәр һәм тагын берничә малай белән кыз утыралар. Хафиз ишекне бикләде дә, өстәл янына килде. —-Иптәшләр, биредә мин үзебезнең комсомол группабызны җыйдым. Безгә бер бик җитди һәм ашыгыч мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Сез беләсез, Урманов, коллектив белән санашмыйча, икенче тапкыр репетициягә килмәде. Хәзергә кемнең нәрсәдә гаепле икәнен тикшермибез. Сүз бары тик спектакль турында. Нишлибез? Хафиз иптәшләренә текәлеп карады. Наиль урыныннан сикереп торып, үзенең кечкенә ак кулын селкә-селкә сөйли башлады. — Урмановның поступкасын мин, иптәшләр, һич аңлый алмыйм. Бу бит... Хыянәт! — Наиль, спектакль турында сөйлә. — Әй, аның нәрсәсен сөйләп торасың хәзер! Хафиз терсәгенә таянып утырган Илдарскаяга карады. —- Мөнирә, син уйный аласыңмы? Кыен булмасмы сиңа? — Мин уйнар өчен килдем. Хафиз Шәмсиевага карады. — Һаҗәр, син нәрсә дисең? — Минемчә, хәзер бернәрсә дә эшләп булмый. Иң яхшысы Корбан абыйга барырга да, булган хәлне бернәрсәсен дә яшермичә, комсомолларча сөйләп бирергә, — Менә бер тәкъдим. Нишлибез, кабул итәбезме? Комсомолецлар Хафизның тавышындагы иронияне сизделәр. Ләкин берәү дә эндәшмәде, барысы я аска, я читкә карап тордылар. — Мин директорга барудан курыкмыйм, — диде Хафиз бераздан. — Ләкин бу иң җиңел юл булачак. Без үзебезнең бернәрсәгә дә сәләтсез икәнлегебезне генә күрсәтербез. Ә безнең спектакль гади спектакль түгел, сугыш заманы спектакле. Анда безнең иртәгә тулысы белән чынбарлыкка ашачак хыялыбыз гәүдәләнә. Шулай булгач, аны куймый калырга хакыбыз бармы? Юлыбызда очраган кыенлыкны җиңми үтәргәме? — Болар бар да билгеле. Ләкин хәзер безнең нинди мөмкинлегебез бар соң? — дип сорады Наиль тынычсызланып. — Әгәр каршы килмәсәгез, минем бер тәкъдимем бар иде. Урма- новны бүтән кеше белән алмаштырыйк, — диде Хафиз. — Кем белән? Кем ике сәгать эчендә роль өйрәнә ала? — Ләлә! Наиль өметсез рәвештә кулын селкеп, тәрәзә төбенә китте һәм озын бармаклары белән пыяланы дөбердәтә башлады. — Юк, — диде ул артына борылмыйча. — Ләлә яхшы сызгыра белә, яхшы бии белә, ләкин Урманов ролен алмаштыра алмый. Ләләнең кара күзләре очкынланып киттеләр. Наильнең өметсез тоны аның ачуын кабартты. — Минме Урмановны алмаштыра алмыйм?!—дип ул урыныннан сикереп торды, — кирәк булса ике Урмановны алмаштыра алам әле. Ул башын югары күтәреп, кашларын җыерып шул хәтле тәэсирле итеп карады, Наиль ни дип җавап бирергә дә белмәде. —- Синең үз ролең бар ич, — диде ул ахырда. — Үз ролемне сызып ташлыйбыз. — Сызып!? — Наиль күзлеген тартып алып, Ләлә алдына килеп басты. — Син нәрсә, иптәш староста, көләсеңме әллә. Пьесадан роль сызып ташлауның нәрсә икәнен чак кына булса да күз алдыңа китерәсеңме?^ — Кызма әле, — диде Ләлә тыныч кына. Мөнирә Ләләне яклады.  
15 
 
— Эйе„ Наиль, бу иң дөрес тәкъдим. — Дөрес һәм кирәк, — дип эләктереп алды Ләлә. — Кирәк булмаса^ бәлки, сызып та булмас иде, ә кирәк булгач, сызып була. Наиль малайларга каршы әле бәхәсләшә ала иде, әмма кызларга — бигрәк тә Ләлә белән Мөнирәгә каршы аның һичкайчан кыюлыгы да, ихтыяры да җитми иде. Ул чәчләренә ябышып: — Нишләтәсез сез мине, иптәшләр, пычаксыз суясыз бит! — дип кычкырды. Барысы да көлеп җибәрделәр һәм бу шат, ышанычлы көлү эшне хәл итте. <Комсомолецлар группасы Хафизның тәкъдименә риза булды. Класска алар бер фикер, бер карар белән кайттылар. Хафиз мәсьәләне аңлатты һәм алар шунда ук репетициягә керештеләр. Тик Зәмзәм генә көлә башлаган иде дә, иптәшләренең артык җитди булуларын күргәч, ул да тынды. Ике сәгатьнең үткәне сизелми дә калды. Репетиция бетәргә- генә өлгергән иде, залны тикшереп кайткан бер укучы: — Иптәшләр, аншлаг! — дип кычкырды. — Зал шыгрым тулы. Коточкыч алкышлар! 22 иче мәктәпнең 9 нчы һәм 10 нчы класслары тулы килеш килгәннәр! — Киттек, — диде Ләлә иптәшләренә. — Менә, ичмасам, дебют булачак. Беренче репетициядән — сәхнәгә! Карагыз, шайтаннар, соңыннан мин мәшһүр артистка була калсам, бу көнне онытмагыз. 
4 Суфия ханым Илдарская район партия комитетының оештыру инструкторы булып эшли. Бу зифа буйлы, ак чәчле, матур һәм кырыс йөзле хатын партия җыелышларында трибунага чыкса, яки район бюросында сүз алса, аны аеруча игътибар белән тыңлыйлар. Ул болай оста сөйли, ләкин тыңлаучыларның игътибарын сүзгә осталыгы белән генә түгел, бәлки куелган мәсьәләне тирәнтен белүе, үткен һәм акыллы нәтиҗәләр ясавы, бигрәк тә үзе хезмәт күрсәтә торган эшкә бетмәс- төкәнмәс дәртле ышанычы белән тарта. Аның өчен партия эшендә вак һәм әһәмиятсез нәрсәләр юк. Бөтенесен ул йөрәгенә якын итеп ала, бөтенесенә җитешә. Кирәк вакытта ул, кылыч йөзе кебек, рәхимсез була, туры, каты әйтә, кирәк вакытта, аналарча йомшак була һәм үз- үзе белән хисаплашмыйча, кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтә. — Ул мактаса да, ачуланса да аңа бары тик рәхмәт кенә әйтәсең,— диләр аның турында эшче-коммунистлар. Райком инструкторының эше иртән сигездә башланып, кич биштә бетми. Ул бик күп көч һәм энергия сорый. Бигрәк тә партоешмаларда үткән отчет-сайлау җыелышлары һәм февраль ахырында булачак район партия конференциясенә хәзерләнүләр аның күп вакытын алды. Шулай да Суфия ханым рус һәм татар әдәбиятлары белән тәртипле рәвештә танышып барырга, яңа кино-картиналарны, Казанның рус һәм татар театрларында куела торган яңа спектакльләрне берсен дә калдырмыйча карап барырга өлгерә. Музыканы ул аеруча ярата һәм үзе дә рояльдә, скрипкада һәм башка уен коралларында уйный. Матур, пөхтә итеп киенә. Бер генә тапкыр да аны игътибарсыз киенгән көенчә халык арасында күрмәссең. Шатлык килгәндә чын күңеленнән шатлана, башына кайгы-хәсрәт төшкәндә нык түземлек белән кичерә белгән бу хатын, үзенең эчке кичерешләре турында бүтәннәр белән сөйләшергә яратмый иде. Анда әллә нинди серләр яки башкаларга белдерергә ярамый торган нәрсәләр булганлыктан түгел, ә хатын-кыз горурлыгыннан, вак булып, елак булып күренергә куркудан сөйләшми пде ул. Райком бинасында пленум члены укытучы Петр Ильич Бслозсровны күргәч. Суфия ханым чын
16 
 
хүңелдән шатланды. Ләкин Петр Ильич аның кайгысын уртаклаша •башлагач, ул үзенең кырыс кашларын җыерып куйды. — Мнн сезнең авыр кайгыгыз турында ишеттем, Суфия Әхметовка. Сезгә һәм Мөнирәгә никадәр кыен булганын аңлыйм... — Безгә генә түгел, бик күпләргә авыр хәзер, Петр Ильич, —дидо Суфия ханым аны бүлдереп. Укытучы аның ниндидер канәгатьсезлек белән әйтелгән бу сүзләреннән соң, гаҗәпләнгәндәй үзенең салынкы кашларын югары күтәрде. — Әйе, күпләргә, — дип кабатлады Петр Ильич, — хатны үзе язганмы? — Юк, элек бергә хезмәт иткән иске дусларым язганнар. Урамнан көчле җыр ишетелде. Смело мы в бои пойдем За власть советов... Петр Ильич һәм Суфия ханым тәрәзә янына килделәр. Карлы урамнан аркаларына юл капчыклары аскан, иңнәренә мылтыклар һәм чаңгылар күтәргән кызылармеецлар колоннасы үтеп бара иде. Тротуарлар, ш<е яклап, халык белән тулган. Бала-чагалар йөгерешәләр. — Безнең шәһәрнең доброволецлары, вокзалга төшәләр, — диде Суфия ханым һәм әкрен генә өстәде: — Хәерле юл, иптәшләр. Белозеров бер кулы белән тәрәзәнең хәтфә пәрдәсен читкә этәреп, узып баручы колоннага карап торды. Җырны күтәреп алдылар. Ул көчлерәк яңгырый башлады. — Бу җырны мин тыныч кына тыңлый алмыйм, — диде укытучы бераз тоныграк тавыш белән. — Минем хәтеремдә ул бүтән барлык җырларга караганда да күбрәк сакланган. — Димәк, бик күп мәртәбәләр җырларга туры килгәндер. — Әйе, туры килде. Петр Ильич тәрәзәдән аерылып, стенадагы зур картаның төньяк- көнбатыш почмагына карады һәм аның күз алдына карлы карел урманнары, Томаш-күл өчен барган онытылмас сугыш көннәре килеп бастылар. — Бу ак финнар Советлар Союзын чынлап торып корал көче белән җиңәргә уйлыйлармы икәнни? Нинди авантюристлык!—диде Суфия ханым. — Әлбәттә, авантюристлык, — дип кушылды Белозеров. — Фин капиталистлары, маннергеймчылар совет җирләрен бик теләп кулга төшерерләр иде. Ләкин хикмәт финнарда гына түгел. Алар артында халыкара реакция, бөтен дөнья фашистлары басып тора. Иртәме, соңмы безгә әле алар белән дә бик нык бәрелешергә туры киләчәк. Ләкин без инде унсигезенче-егерменче еллардагылар түгел. Хәзер безнең арсеналда дошманга көйдергеч нәфрәт кенә корал булып саналмый, хәзер безнең артта бөек совет державасының куәте тора. Моны әле бик күп сугыш чукмарлары аңлап җиткермиләр, булса кирәк. Суфия ханым колоннада таныш кешеләрен күрде. — Петр Ильич, карагыз безнең районныкылар уза. Белозеров тәрәзәгә борылды һәм тиз генә пальтосын төймәләп, Илдарская белән урамга чыгып китте. Узып баручы кызылармеецларның берничәсе аларны шунда ук танып, кул болгадылар. Кичә станоклар янында басып торган, учреждение өстәлләре артында утырган, ә бүген шинель кигән коммунистлар, комсомолецлар үзләренең заводларында, учреждениеләрендә, семьяларында эшләнеп бетми калган эшләре, йомышлары турында әйтергә ашыктылар. — Суфия Әхметовна, безнең заводка барганда механический цехка да керегез. Минем урыныма анда яңа бригадир калды,— сынатмасыннар.


 
— Петр Ильич, безнең мәктәпкә күз-колак булыгыз! .Минем урынга тизрәк яңа укытучы табыгыз. — Иптәш депутат, өйдә минем кызчыгым авырып калды. Тукаев* екая, 7. — Тыныч булыгыз, иптәшләр, барсын да эшләрбез!—диде Белозеров.— Исән-сау йөреп, дошманны җиңеп кайтыгыз. Хат языгыз. Фронтовикларга кайнар сәлам! Барысы өчен дә киң җилкәле сугышчы җавап бирде. — Тыныч булыгыз, иптәшләр. Казан большевикларының исеменә тап төшермәбез. Петр Ильич аны кочаклап ,үпте дә, колонна күздән югалганчы тротуар читендә басып торды. —-Хушыгыз! Җиңеп кайтыгыз!—дип кабатлады ул күңеленнән тирән мәхәббәт белән һәм кызылармеецлар әйткән йомышлар турында хәзер үк чара күрү өчен яңадан райкомга кереп китте. Суфия ханым колоннаны вокзалгача озатып, аннан туп-туры «Урак- чүкеч» заводына китте һәм анда көне буенча диярлек булды. Ә кич белән өенә кайтып кергәч, өстәлдә Мөнирәнең язуын күрде. «Әни, без Таня белән мәктәпкә киттек. Кичәбез сигездә башлана. Син килми калма. Мин әле үземне начар сизәм. Шулай да уйнарга тиешмен. Аш мичтә». Көннең көн буе Мөнирә турында уйлап, авырып китмәгәе дип борчылып йөргән Суфия ханым, кызының язуын укыгач, бер пошынды, бер җиңел сулап куйды. — Менә син нинди, күз нурым!—диде ул күңеленнән һәм Мөнирәнең шундый кайгылы көнендә үзендә сәхнәгә чыгарлык көч табуына чиксез шатланды. Сәгать сигез тула иде инде. Суфия ханым Мөнирә хәзерләп киткән •ашны ашады да, өс-башын үзгәртеп, мәктәпкә йөгерде. Ул барып кергәндә кичәнең тантаналы өлеше беткән, залның утлары сүндерелгән, тик сәхнә турысы гына яктыртылган иде. Шыгырым тулган сафлар арасыннан алгарак үткән чагында, Суфия ханымны Таня дәшеп алды, — Безнең янга утырыгыз, Суфия Әхметовна. Кызлар эчкәрәк елыштылар. Суфия ханым алар уртасына кереп утырды. Озакламыйча пәрдә алдына шакмаклы костюм кигән комсорг Хафиз Гайнуллин чыгып басты һәм шау-шу тынгач, ачык тавыш белән залга кычкырды: — «Алтын йолдыз!» Унынчы класс укучысы Наиль Яруллин әсәре. Катнашалар: унынчы класс укучылары Мөнирә Илдарская, Ләлә Халидова, Наиль Яруллин, Һаҗәр Шәмсиева, Хафиз Гайнуллин һәм •башкалар. — Ләлә малай ролендә уйның, — дип пышылдады Таня Суфия ханымга. — Аларның бер кешеләре килмәгән. Ләлә аның ролен башкара. Ә үз ролен сызып ташладылар. Суфия ханым чак кына көлемсерәп башың иде. Ул, бик тирән ишерелгән аналык горурлыгы белән, кызының сәхнәдә күренүен көтте. Аның өчен Мөнирәнең беренче сүзен ишетү, беренче адымын күрү мөһим иде. Шуннан соң ул үзе аның ничек уйнаячагын алдан әйтә алачак. Пьесаның эчтәлеге, Мөнирәнең сөйләве буенча, Суфия ханымга билгеле иде. Бер көнне укучылар арасында: «нәрсә ул батырлык һәм аны ничек күрсәтеп була?» дигән темага бәхәс күтәрелә. Шул чакта кемдер,- мәктәпнең элекке укучысы Советлар Союзы Герое Кәримнең сугышта яраланып, хәзер Казан госпиталендә ятканлыгы турында әйтә. Совет Армиясенең 22 еллыгы көнендә укучылар аны үзләренә кунакка чакыралар һәм аңа алдан хәзерләнгән сорауларын бирәләр. Ул аларга батырлык турында, дан турында сөйли. Шулай укучыларның күңелендә Алтың 2. .с. ә.и з 17 

18 
 
Полдыз турындагы — Ватанга иң югары хезмәт күрсәтү турындагы матур хыял туа. Яшьләр, билгеле инде, очучы булырга теләгәннәре дә, диңгезче булырга теләгәннәре дә, врач, инженер, укытучы, аргист, язучы булырга теләгәннәре дә, гади очучы, гади врач, гади инженер, гади укытучы булу турында түгел, бары тик герой-очучы, герой-врач, герои- инженер, герой-укытучы булу турында гына хыялланалар һәм, әлбәттә, күңелләренең иң тирән җирендә, үзләренең данлы булуларын, үзләре турында җыелышларда үрнәк итеп сөйләүләрен телиләр. Бу матур хыяллар, дәртле ашкынулар турында язылган һәм шуны тормышка ашырырга җаинары-тәниәре белән әзер булган яшьләр уйнаган спектакльне Суфия ханым тирән бер канәгатьләнү һәм соклану белән карады. Куе урман эчендә, агач башына менгән Ләлә (ул малай киемендә иде) ике бармагын авызына кабып сызгырып җибәрүгә, агачлар арасыннан йөгереп килеп чыккан Мөнирәне күргәч, Суфия ханымның иңнәреннән мең потлы таш төшкәндәй булды. Мөнирә сәхнәгә җиңел, иркен һәм ышанычлы Чьи<ты. Беренче пәрдә беткәч, кызларның берсе Суфия ханымга Мөнирәнең запискасын китереп бирде. «Әнкәем, ничек уйныйбыз. Бик ясалма түгелме? Сиңа читтән яхшырак күренә торгандыр. М.» Язуны укыгач, Суфия ханым елмаеп куйды. Әллә мактаналар инде юләрләр. Ләкин кәгазь кисәгенә: «Яхшы уйныйсыз. Тик залга һәрвакыт карап тормагыз. Зал турында бөтенләй онытыгыз. Иркенрәк булыгыз», дип язып куйды. Таня шул ук кәгазь кисәгенә: «Чудесно! Я уже влюблена в Ильдус (Лялю)» дип өстәде. Мәктәптән Суфия ханыхм якты күңел белән кайтты. Ишектәге почта ящигында Мансурның хаты булмавы да, бу юлы, аны артык әрнетмәде. Иптәшләре белән танцага калган Мөнирә кайтканчы ул, иртәгә бер заводта булачак партия җыелышында сөйләргә тиешле чыгышын язарга утырды. Мөнирә кичәдән бик соң кайтты. Ишектән керү белән — Әтидән бер нәрсә дә юкмы? — дип сорады да, юк икәнлеген белгәч, әнисен кочаклап, башын күкрәгенә куйды. — Әнием, мин бик арыдым, — диде ул әкрен генә. — Ашыйсым да, эчәсем дә килми — ятам. Мөнирә пальтосын салды да, әнисенә хәерле төн теләп, үз*бүлмәсенә үтте. Комод өстендәге озынча түгәрәк көзгедә озын толымнары, киң һәм биек маңгае, кара кашлары, озын керфекләре, коңгырт күзләре, горур кискен карашы, туры, нәфис борыны, бераз мыскыллы елмаю кунып торган иреннәре, ак мәрмәр кебек муены чагылып калды. Бер минуттан соң ул чишенеп, чәч толымнарын сүтеп, кроватена ятты. Кулларын баш астына куеп, күзләрен йомды. Ләкин йоклап китә алмады. Аның күңел киеренкелеге басылып җитмәгән иде әле. Ул күптән түгел генә булып үткәннәрне яңадан бөтен тулылыгы белән кичерә башлады. Укучылар, укытучылар һәм кунаклар белән шыгырым тулган зал. Әле, язның беренче күк күкрәве шикелле, көчле алкышлар, әле давыл алдындагы кебек тынлык. Пәрдә ачылганда сулыш кысылу, төпсез упкын шикелле күренгән сәхнәгә, бөтен ихтыярыңны җыеп, җиңел, иркен, ышанычлы атларга тырышу. Тагын алкышлар, тагын тынлык... Соңгы пәрдәдә, пәрдә төшәр алдыннан, ашкынып, күтәренке дүртле тавыш белән: — һәм без, әгәр бу кирәк булса, теләсә нинди батырлык күрсәтергә әзербез!— дип әйтүләре, пәрдә төшкәч, ут кебек янган яңакларын ике кулы белад кысып, йөгереп китүләре, иптәшләренең аны кабаттан сәхнәгә чыгарыр өчен эзләүләре, таба алмаулары... Аннары ул моннан бер-ике атна элек, ай яктысында Ләлә, Һаҗәр һәм Таня белән Кабан күлендә чаңгыда йөрүләрен исенә төшерде. Ул
19 
 
көнне алар бер-берсен карга батырышып, боз өстендә бик озак уйнадылар. Йолдызларга карап тордылар. Соңыннан әллә кайдан гына Наиль килеп чыкты һәм Һаҗәрне үзе белән алып китте. Наиль Һаҗәргә гашыйк. Ләлә көнләшә. Ә Мөнирә көлә. Икенче көнне Ләлә аңа кызыклы сорау бирде.- «Мөнирә, сиңа безнең малайлардан кем күбрәк ошый?» — диде. — Миңа барысы да ошыйлар, — диде Мөнирә. — Юк, бик, бик ошаганы кем? — диде Ләлә. — Белмим. — Алай булса мин үзем әйтәм,- Г. У.... Мөнирә Ләләне кочаклады һәм алар икесе дә арыганчы көлделәр. Әле тугызынчыда укыганда ук Мөнирәнең күңелендә үзенә дә аңлашылмый торган, йөрәкне скрипка моңнары шикелле сыздыра, я инә очы шикелле тырнап борчый, я каядыр иксез-чиксез биеклеккә күтәрә, ашкындыра, канатландыра, я каядыр төпсез упкынга ташлый торган бер хис туган иде. Моны ул үзеннән дә, якын дуслары Таня белән Ләләдән дә яшерергә тырышты. Галимгә карата юри игътибарсыз була башлады, аңардан көлде, үртәде, санга санамаган булды. Тупас сүзләр әйтеп, аны үзенә каршы куярга, ераклаштырырга теләде. Ләкин бу ясалма кыланышлар, күрәсең, дусларыннан аның эчке дөньясын каплый алмаганнар. Ләләнең сүзләре аның барлык яшерен серләрен ачып ташлады. Хәер, ул чакта Мөнирә моңа бер дә ачуланмады. Киресенчә, ул чакта Ләләнең сүзләре аңа ниндидер ләззәт бирделәр. Ә менә бүген, Галимгә ул шул хәтле ачулы, бүтән кеше дошманына да шул кадәр ачу сакламас. Мөнирәнең яңаклары кыза башлыйлар, күзләренә яшьләр киләләр. Ул стенага таба борылып, икенче нәрсәләр турында уйларга керешә. Аның күз алдына Кәшиф Шәмгунов килеп баса. Бүген алар, спектакльдән соң, гел икәү биеделәр. Кәшифнең өстендә кара костюм, аягында ялтыравыклы ботинкалар, муенында аллы-зәңгәрле киң галстук, бөдрәләткән кара чәчләре елкылдап торалар. Кәшифне Мөнирә яратып бетерми, ләкин Урмановка ачу итеп, Кәшифнең эшләгән җиренә — банкка шалтыратты һәм кичәгә, танцага килүен үтенде. Шәмгунов аларга берникадәр кардәш тиешлерәк тә булгач, Мөнирә аның белән үзен бик иркен тота иде. Ләкин бүген... ул беренче тапкыр аның күзләренә игътибар итте. Алар нурлылар иде! Нигә, нигә кешеләрнең күзләре нурлы була икән! Мөнирәнең күзенә йокы кермәде. Ул тагын да тирәнрәк уйларга чумудан куркып, урыныннан торды һәм бизәкле халатын киеп, комод янына килде. Ләкин көзгегә карамады, ә нәфис рамкага куелган әтисенең рәсемен .кулына алды. Әтисенең чал керә башлаган чәченә, үткер, нык карашлы күзләренә, акыллы, ачык йөзенә, гимнастерка якасындагы шпалларга, күкрәгендәге орденнарына озак карап торды. Аннары: — Әти, сөеклем, син кайда? Хәлең ничек? Яраларың бик сызламыймы? Кем карый анда сине? Кем сиңа су бирә? Нигә Мөнирәңә хат язмыйсың? — дип пышылдады. Соңгы елларда подполковник Илдарскийның адресы һаман үзгәреп торды. Хатлары өстендә әле Киев, әле Тбилиси, әле Ленинград штамплары иде. Аннары аның хатлары кыр почтасыннан килә башлады. Ә хәзер адресы бөтенләй билгеле түгел. Кайда, кайсы шәһәрнең госпиталендә ята икән ул? Мөнирә әтисен ике ел инде күргәне юк, бик сагынды. Әтисе белән бергә булган чаклары, Царское Село паркында йөрүләре, тирда бергә мылтык атулары, атларга атланып манежда яисә Украина далаларында, Смоленский урманнарында йөрүләре хәтереннән үттеләр. Быел, унынчы классны тәмамлагач* ул әгәр әтисе үзе Казанга килә алмаса, аның янына барырга хыяллана иде. — Әтием, сөеклем син кайда? Мөнирәң турында син бер уйлыйсыңмы? 
'20 
 
Рәсем, билгеле, җавап бирми. Кыз көрсенеп, аны яңадан комод тенә куя һәм бераз сыгыла-сыгыла атлап, рояль янына килә. Нечкә, озын бармаклары ак сөяк клавишалар өстеннән тияр-тимәс кенә йөгереп үтәләр. Җил исеп киткәндә яфраклардан шыбырдап коелган кичәге яңгыр тамчылары кебек, саф авазлар сибеләләр. Менә тагын бер аккорд. Бүлмә эченә сагыну моңнары агылалар. Кинәт Мөнирәнең йөрәге дулкынланып ташып башлый. Күнеле давыл көткәнсыман борчылып китә. Ул йөрәгенең ярсуына* чыдый алмыйча, бөтен көче белән клавишаларга бәрә һәм әллә нинди ярсулы бер көйне онытылып уйный башлый. Ул әкрен генә ишек ачылуын да, җилкәсенә мамык шәл салган әнисенең ишек яңагына сөялеп, аның уйнавын тыңлап торуын да сизми. Ишек яңагына сөялеп, бераз тыңлап торгач, Суфия ханым кызы янына килде һәм, озын чәчләре таралып төшкән иңнәреннән кочып, башын кызының башына куйды. Мөнирә аның килүенә гаҗәпләнмәде Әнисе аның өчен әни генә түгел, ә акыллы, өлкән иптәш тә, яхшы дус та иде. Ул аның күкрәгенә капланды һәм елап җибәрде. — Әнкәем, миңа ямансу, — диде. 
5 Кичәдән кайтканда Ләлә үзенең якын дусларыннан берсе булган Надя Егорованы култыклап алды һәм алар, күңелсезлекне белми торган яшьләргә генә хас булганча, кычкырып көлешә-көлешә, төнге буш урам буйлап атладылар. Надя Ләләдән озынрак. Өстендә зур якасы артка салынып торган кара пальто, башында спортчылар кия торган озын козыреклы кепка. Тавышы хәтфә кебек йомшак һәм ягымлы. Надя, Ләлә кебек үк, унынчы класста укый һәм быел мәктәпне тәмамлагач, Москвага, физкультура институтына китәргә хыяллана. Ләлә белән алар сигезенчедә чакта ук дуслаштылар. Бер көнне, ике мәктәп арасындагы социалистик ярышны тикшерер өчен, Ләләләр мәктәбенә 22 нче рус мәктәбеннән делегация килде. Ул вакытта ук класс старостасы булган Ләлә аларны үз класслары белән-таныштырды. Аннары алар бергәләп кинога бардылар. Икенче көнне Вахитов исемендәге мәктәпнең делегациясе 22 нче мәктәпкә барды. Ул көнне Надя Ләләне яшь тамашачылар театрына чакырды... — Кая йөгерәсез! — дип кычкырдылар арттан. Шактый алга киткән Надя белән Ләлә туктадылар һәм шаулашып килгән, төркемне көтә башладылар. Электростанция янында Ләлә һәм Һаҗәр иптәшләре белән саубуллаштылар. — Күңелле кичәгез өчен рәхмәт! — диде Надя, — киләсе атнага безгә чакырабыз. Без үз шагыйребез Володя Громовның яңа поэмасын сәхнәләштерәбез. — һичшиксез килербез. Хушыгыз. — Хушыгыз. Надялар Киров урамы буйлап киттеләр. Ләлә белән Һаҗәр күл ягына борылдылар. Бүген алар икәү генә кайттылар. Гадәттә алар өчәү булалар иде, малайлардан да берәрсе иярә иде. Шуннан алар, Кабан күле буенда торучы Мөнирәне бөтен төркемнәре белән озатып куялар һәм аннан, кычкырып җырлыйҗырлый, күл буйлап кайталар иде. Бүген Мөнирә алардан аерылып, егете белән генә китеп барды. _ дәлә> — диде Һаҗәр көенеп, — үзебезгә егетләр тапкач, без дә шулай төрлебез төрле сукмактан китәрбезмени? Сәхнәдәге уңышыннан соң, әле һаман да суынырга өлгермәгән Ләлә, шаян елмаеп, башын чайкады.  
21 
 
— Юк, Һаҗәрем, без дуслыкның сукмакларыннан түгел, өлы юлыннан барачакбыз. Ә Мөнирәне, әгәр дә ул дуслыкны бер тәти егеткә алмаштыра икән — кыйныйбыз. Һаҗәр Ләләнең шаянлыгын белсә дә аңа гаҗәпләнеп карады. — Ни сөйлисең, Ләлә. Кешене кыйнарга мөмкинмени. — Бик мөмкин. Тик син курыкма, синнән кыйнатмам, үзем кыйнармын. Алар Насыйри урамында, Һаҗәрләрнең капкалары төбендә туктадылар. — Синнән булыр. Син бит кыю, Ләлә. — Мин кыю? — Әйе. Син әнә бер репетиция белән сәхнәгә чыгарга батырчылык иттең. Син кыю гына түгел, Ләлә, син... Мин ничек дип әйтергә белмим... Мин синен белән горурланам! Ләдә рәхәтләнеп көлде, аннары җитди итеп әйтте: — Юк, Һаҗәр, монда һичнинди кыюлык юк. Мин классыбызның хур булмавын гына теләдем. — Мин дә шундый теләктә идем. Ләкин мин син эшләгәнне һич- кайчан эшли алмас идем. — Теләсәң эшләр идең. — Теләсәм дә булмый миннән. Мин кыю түгел. Кинәт Ләлә тагын да кычкырыбрак көлә башлады. — Нигә көләсең? — Кызык! — Нәрсә кызык? — Тормыш! Дәү әнидә минем бала чакта төшкән бер рәсемем бар. Карарга куркыныч. Бик шаяра башласам дәү әни шул рәсемемне күрсәтә дә: «— Кара син кем идең!» дип әйтә. — Ләлә синең дәү әниең яхшы кешеме? — Алтын, җәүһәр! — Шундый кеше булгач, аның турында сөйләргә кирәк иде. Мин бит аны бөтенләй белмим. Син ничек аларга килеп эләктең? — Сөйләрмен, сөйләрмен. Менә бер көн сиңа кунарга килермен дә, төне буе сөйләрмен. Ә хәзер хуш. Әнә «Спартак» унберне кычкырта. Миңа унбердән соңга калырга ярамый, дәү әни орыша. Аннары яхшылап ял итәргә кирәк. Иртәгә чаңгыда йөрергә чыгасы бар бит. Ләлә бүген үзенең иң-иң бәхетле көнен кичерә иде. Ул әле аңламый, ләкин бүген тормышында ниндидер бик мөһим адым ясалганлыгын тоя һәм шунлыктан аның йөрәге коштай талпына, очына иде. Китапларда кешенең тормышында үз-үзен таба, ача торган бер көне барлыгы турында, ул көннең гомер буе онытылмаслык бер көн булуы турында язалар. Әллә бүгенге көн Ләләнең шундый көнеме? Һаҗәр апа кыю ди, синең белән горурланам ди. Их, сәер дә соң син, Һаҗәр җаным! Ләлә һичнинди мәкерлек көтмәгән, кулларын җиң эчләренә тыгып, сабыр гына басып торган Һаҗәрне йомшак кар көртенә кинәт этеп җибәрде дә үзе дә кар эченә ташланды. Караңгы урамда әле бик озак аларның көлү, шелтәләү тавышлары ишетелеп торды. Аннары Ләлә дустын күтәрде дә аның киеменә ябышкан карларны кага башлады. Һаҗәр аны тирги иде. — Һаҗәр, җаным, син миңа ачуланма, яме. т- Син нинди тиле, Ләлә. — Әйе, мин — тил§. юләр, җилбәзәк! Алар әле тагын берничә минут бер-бёрсенең киемнәрен чистартыштылар. Аннары Һаҗәр: — Ә Хафиз, спектакльдән соң кайда югалды? — дип сорады. — Галим нишләп килмәде. Валлаһи, безнең малайлар әллә ниңдиләр.
22 
 
Ләлә ни өчендер җавап бирмәде, ул иптәшенең кулын кысып, берничә тапкыр селекте дә, аны ярым аптырашта калдырып, йөгереп китеп барды. Ләләләр шул ук урамда торалар иде. Ул йөгерә-йөгерә берничә йорт үтте дә, урамга караган беркатлы йортның тәрәзәсен чиертте. Өйгә кергәч, Ләлә кичәдә булган хәлләрне дәү әнисенә сөйли-сөйли, кайнар шулпа ашады, аннары баллап чәй эчте. Дәү әнисе симез кулларын күкрәгенә кушырып, аның каршында утырып торды. Ләлә йокларга яткач та ул әле бик озак нәрсәләрдер эшләп йөрде. Аннары Ләләнең ачыла төшкән юрганын рәтләде дә, кулларын күкрәгенә кушырып, аның баш очына басып уйга чумды. Ләлә йокыда да, нәкъ өнендәге шикелле, тынгысыз, әгәр карамасаң аның я мендәре, я юрганы төшеп китә. * I I Ләлә ак беләкләрен юрган өстенә чыгарып йоклый. Чем кара чәчләре ак мендәргә тузгып таралганнар. Ул әллә инде матур төш күрә^ нәкъ нәни олан кебек, йокы аралаш елмая. — Әй, бала, бала! — дип уйлый Зөлфия апа аңа карап һәм учы» Ләләнең маңгаена куя. Кызның маңлае кайнар. — Суык кына тидермәгән булсын. Еракка, еракка китә Зөлфия апаның уйлары. Ул Ләләнең киләчәге өчен борчыла. Илгә файдалы, намуслы, чын кеше итеп тәрбияли алдымы соң ул аны? Дәү әнисенең җылы канаты астыннан чыгып, тормыш юлына үз көче белән аяк баскач, лаеклы булып яши алырмы? Ләлә сөенә-сөенә аңа үзенең уены турында сөйләде. Кызның күзләре ялтыравыннан һәм йотлыга-йотлыга сөйләвеннән ул Ләләнең никадәр тирән дулкынланганын аңлады. Бу хәл Зөлфия апаны бер яктан куандырды, икенче яктан борчуга төшерде. Яшь чагында ул үзе дә сәхнәдә уйнаган кеше. Татар халкының беренче профессиональ артисткасы Сәхипҗамал Волжская белән дә якыннан таныш булган. Шуңа күрә театрның нәрсә икәнен яхшы белә иде. Зөлфия апаның күз алдына Ләләнең бөтен үткәне килеп басты. Моннан ун еллар элек алар, ире Зәки абзый белән, «Агыйдел» санаториена ялг.а барганнар иде. Алар һәркөн су буена төшеп, Агыйделдә коеналар, я булмаса яшел өянкеләр арасына кереп, күләгәле тын урыннарда, су өстендә сизелер-сизелмәс ксиә тирбәлгән төмбоекларга карап утыралар иде. Аннары Зәки абзый: — Җитәр инде, анасы, озак хозурландык, ашка соңга калабыз, — ди иде. Аңа каршы Зөлфия апа һәркөн диярлек бер үк сүзләрне кабатлап, — Әй, бу пошмас ирләр! Матурлыкның ямен беләләрмени, — дип кулын селкә һәм су өстенә тагын бер тапкыр көрсенеп карый да, ире артыннан, тар сукмак буйлап, санаторий биналарына таба атлый иде. Зәки абый алсу төстәге чачаклы сөлгесен иң башы аркылы ташлаган була, Зөлфия апа исә шундый ук чачаклы сөлгесен, башын кояш сугудан саклар өчен, чалма итеп ураган була. Ул юан гәүдәле, ире аның янында артык ябык булып күренә. Зөлфия апаның эрерәк .сызык- лы, кояшта янган йөзе әллә ни матур түгел, ләкин эчкерсез, йомшак һәм һәрвакыт ниндидер күңелле ут белән нурланып торган күзләре тиңдәшсезләр, гажәп яхшылар иде. Санаторий аллеяларында аларга бер төркем балалар очрый иде. Дөресрәге, алар һәркөн саен Зөлфия апаны шунда көтеп торалар иде. Ул аларга я печенье, я конфет өләшә, я яннарына утырып, кызыклы китаплар укый, әкиятләр сөйли торган иде. Балалар исә аның авызына карап шаккатып тыңлыйлар. Бер көнне балалар арасында яңа бер кызчык күренде. Аңа җиде- сигез яшьләр. Кара, куе чәчләре бөдрәләнеп иңнәренә төшкәннәр, күлмәге озын. Үзе башкалардан читтәрәк тора, әледән-әле тирә ягына кара
23 
 
нып ала һәм кыр кәҗәсе кебек, кулыңны чак кына күтәрсәң дә, күз ачып йомганчы юк булырга хәзер. Шул ук вакытта йөзенә төшкән кара чәчләре арасыннан ут кебек ялтырап торган күзләрендә кыюлык, кызыксыну бар. Зөлфия апа балаларның аңа ничектер буйсынып карауларын сизеп алды. — Кем ул? — дип сорады Зөлфия апа. — Ятимә кыз. — Исеме ничек? — Ләлә. — Ләлә, кил минем яныма, акыллым. Җавап урынына Ләлә ниндидер бер нечкә тавыш чыгара һәм шунда ук юк була. Бүтән балалар да, куркытылган чыпчыклар төркеме кебек, пыр тузып, юкка чыгалар. Бары кояшта янган тәпиләре генә ялтырап кала. — Нинди кыргый, — дип куйды Зәки абзый. Зөлфия апа исә эндәшмәде. Ул нәни кыз чабып киткән якка карап, уйланып тора иде. Аннары әкрен тавыш белән: — Ә миңа, Зәки, Ләлә нәрсәсе беләндер ошады, — диде. Кич белән Зөлфия апа балаларны тагын очратгы. Алар Агыйдел буенда җыелганнар иде. Ләлә уртада кара чәчләрен тузгытып бии. Зөлфия апа сокланып, озак карап торды. Аннары балалар аның янына килеп әкият сөйләвен үтенделәр. Әкият беткәч, Зөлфия апа Ләләне үз алдына бастырып, битен, башын карады. Чәчләре керле, йөзе дә керле, тик ямьсез түгел. Борыны әзрәк кәкре, кашлары сузылып торалар, авызы уймактай кечкенә. Бик матур көлә. — Әниең бармы? — Юк. — Әтиең бармы? — Үлгән. . — Кем белән торасың соң? — Әби белән. — Өегез кайда? — Теге башта. Берничә көн үткәннән соң, Ләләнең әбисе дә үлә. Зөлфия апа бу турыда ишеткәч, ятим калган кызчыкны үзенә тәрбиягә алырга теләге барлыгын әйтте. Зәки абый кулын гына селекте. — Куйсана, анасы. Безнең үз балабыз бар лабаса. — Үз балабыз ул, ә бу кыз. Абыйлы-сеңелле үсәрләр. — Юк, анасы. Ике анадан, ике атадан туган балаларның абыйлы- сеңелле үскәннәрен күргәнем юк әле. һәркемнең үз күлмәге үз тәненә якынрак. — Бу иске заман сүзе, Зәки. Мин аларны абыйлы-сеңелле тәрбияләрмен. Менә күрерсең. — һәй, анасы. Син бик нечкә күңелле кеше шул. һәр очраган ятим баланы үзебезгә ала китсәк, ул ни булыр. • — һәр очраганын димим. Менә Ләләне алам. Ул миңа ошый. Зәки абзый хатынының үз сүзлелеген яхшы белгәнгә, бераз йомшый төшеп, — Балалар йортына гына урнаштырыйк үзен, — дип киңәш итте. — Юк, — дип каршы килде Зөлфия апа, — балалар йорты балалар йорты инде ул. Анда никадәр генә яхшы булмасын, бала ана иркәләвен күрми. Мин Ләләнең әнисе булуын телим. I Моңа инде Зәки абый да каршы килә алмады. Шул ук көнне Зөлфия апа Ләләне докторга алып барып күрсәтте. — Игнатий Петрович, — диде ул күзлекле карт докторга. — Мин
24 
 
бу баланы үземә кызлыкка алмакчы булам. Зинһар сез аның сәламәтлеген тикшерегез. Доктор баланы җентекләп карап чыкты. — Баланың организмы нык, — диде ул. — Кулларындагы кутырлар куркыныч чир түгел. Мин сезгә мазь бирермен. Алар бер атна эчендә бетәчәкләр. 1ик, Зөлфия ханым, бу бала бүтән яктан сәламәтме? I аиләгә яңа кеше алу җаваплы эш бит. Тәрбия күрмәгән бала ниләргә өйрәнмәгәндер. Гаиләнең ямен җибәрмәгәе дип әйтүем. — Анысы өчен, Пгнатин Петрович, мин борчылмыйм. Мин зур гаилә эчендә үскән кеше, бала йөрәген белом. Алай булса, Зөлфия ханым, сүземне кире алам. Ниятегез бик күркәм, хәтта, мин әйтер идем, соклангыч. оөлфия апа үз күлмәкләренең, берсен бозып, Ләләгә яңа күлмәк текте, аяк киемнәре сатып алды. Аннары Лаләне мунчага алып барып, бик әйбәтләп юындырды. Чәчләрен тарап үргәч һәм яңа күлмәк кигәч, Ләлә танылмаслык булып үзгәрде. Санаторийда ял итүчеләр Зөлфия апа белән Зәки абыйны мактап бетерә алмыйлар иде. Ләлә дә шатланды. Зөлфия апаны дәү әни, Зәки абыйны дәү әти дип йөри башлады. Зөлфия апалар тора торган палатага өченче кровать кертеп куйдылар һәм Ләлә, ак җәймәләр, мамык мендәрләр эченә күмелеп йоклап китте. Дәү әнисе белән дәү әтисе аның кровате янында бик озак басып тордылар. Ләләнең иреннәрендәге бәхетле елмаюны күреп, — йоклады, бичара, — диде Зөлфия апа һәм алар, баланы уятмас өчен, аяк бармакларына баса-баса гына үзләренең ятакларына киттеләр. Иртән Зөлфия апа кемнеңдер әкрен генә сызгырган тавышына уянды һәм юрганының читен ачып, шыпырт кына карый башлады. Ләлә урыныннан торган да өстәлдәге печеньеләрне бер газета кисәгенә төреп маташа. Төреп бетергәч, тәрәзә янына килде һәм төргәген ачык тәрәзәдән түбәнгә атты. Аннары кехм беләндер ымлашып алды да, тагын өстәл янына килде. — Ләлә, син нишлисең? — дип сорады Зөлфия апа. Ләлә өстәл янында туктап калды. Эндәшмәде. — Кемгә печеньеләр бирдең? — Бер кемгә дә. — Ләлә, син миңа алдашмаска сүз бирдең. Нигә алдашасың? Ләлә эндәшмәде. — Алдашырга һичкайчан ярамый. Әгәр печенье кирәк булса, миннән сора, мин тагын да күбрәк итеп бирермен. Бүтән сорамый алмассыңмы? — Алмам... 
тимәделәр. Бу хәл аны тәмам Бер ай тулганнан соң, ял сроклары беткәч, Зөлфия апалар үзләре- белән Ләләне алып, Казанга кайтып киттеләр, ә көз көне аны мәктәпкә бирделәр. Бер үк вакытта Ләләне балет мәктәбенә дә урнаштырдылар, чөнки ул гаҗәеп оста бии иде. Кыш урталарына кадәр Ләлә бик яхшы укыды. Аннары өйдән вак-төяк әйберләр югала башлады. Башта моңа игътибар итмәделәр. Тик Зәки абзыйның һәрвакыт үзе белән йөртә торган автомат каләме югалгач кына өйдә чын-чыннан тавыш купты. Зәки абзый кызып алды. Зөлфия апа кулларын күкрәген* кушырып, иренә шелтәле карады да башын чайкады. Аңа бөтенесеннән
Зөлфия апа урыныннан торып, өстәл янына килде. — Ләлә, мин сиңа ышанам. Менә бу печеньены сиңа бирәм. Ул синеке. Син аны теләсәң нишләтә аласың. Кулына бер тартма печенье тоткан Ләлә нишләргә белмичә өстәл янында басып торды. Ул үзен кыйнарлар, куып чыгарырлар дип көткән иде һәм әгәр кул тидерсәләр тәрәзәдән сикерергә әзер иде. Ләкин аңа аптырашта калдырды. 
25 
 
№ авыр, ләкин ул сер бирми, гал;әп түземлелек күрсәтә иде. Тик ире белән улы чыгып киткәч кенә ул Ләләне үз алдына утыртты да сораштыра башлады. — Дәү әтиеңнең ручкасын син алдыңмы? Нигә кирәк булды ул сиңа? — Мин алмадым... — Я әле күзләремә туры кара. Ләлә күзләрен яшерде. — Мин дә син алгансың дип уйламыйм. Син бит миңа әйбергә тимәм дип сүз бирдең. Үз сүзен тотмаган кешеләр бик начар булалар. Аларны берәү дә яратмый. Ләлә елап җибәрде. Шуннан соң аның начар гадәтләре кабатланмадылар. Тик шаянлыгы һәм бераз кыргыйлыгы гына калды. Ә бер көнне Ләлә бүлмәсенең идәненнән Зөлфия апа бер кәгазь кисәге тапты. Аны ачып карагач,, түбәндәге язуны күрде: «Ләлә, якшәмбе көн «Кармен»га барасыңмы? Мин синең баруыңны телим. X.» — Уф, — диде Зөлфия апа язуны өстәл өстенә куеп. Мондый за- пискаларның яшь кызлар өчен нәрсә икәнен ул бик яхшы белә иде... Ләлә йоклап яткан чагында, аның елмайган бәхетле йөзенә карап, аның баш очында басып торган Зөлфия апа менә шуларны исенә төшерде. Аннары бер көрсенеп алып, урыныннан торды да, үз бүлмәсенә атлады. Ләлә бүлмәсеннән чыкканда утны сүндерде, һәм бүлмә эченә айның якты нурлары тулганың күрде. 
6 Ләлә киткәннән соң, аптырашта калган Һаҗәр буш урамда тагын берничә минут ялгызы басып торды да, кыйшайган капканы ачып, ишек алдына керде. Капка тавышына әллә кайдан эт өргәне ишетелде. — Актүш, Актүш, бу — мин, — диде Һаҗәр. Үзе курка-курка парадныйга таба атлады. Ишек алдында, бигрәк тә караңгы коридорда Һаҗәрнең һәрвакыт коты оча торган иде. Коридорны ул бөтен көченә йөгереп үтте. Кесәсендәге ачкычы белән ишекне ачкан арада өч-дүрт тапкыр артына борылып карады. Тик якты кухняга кергәч кенә ул иркен сулыш алып җибәрде. Валентина Андреевна йоклап ята иде инде. Һаҗәр, аны уятмас өчен, бик саклык белән генә чишенде, бүлмә эчендә аяк очларына гына басып йөрде. Электр плита өстендә кайнар шулпа бар иде. Һаҗәр аны бик тәм-* ләп ашады да, икенче бүлмәгә кереп китмәкче булып, ишеккә тотынды. Шул чакта мендәрдән башын күтәргән Валентина Андреевна: — Һаҗәр, кайттыңмы? Курыкмадыңмы? — дип сорады. — Юк, Валентина Андреевна, бүген артык курыкмадым. Һаҗәрнең караңгыда куркуын белгән Валентина Андреевна бүтән вакытларда, аның аяк тавышларын ишеткәч, ишекне ачып, каршы чыга торган иде. Бүген кәефе юкка мәктәптән иртәрәк кайтып яткач, ул аның килеп керүен бөтенләй тоймаган ifte. —- Плитада аш бар, син инде үзең генә җылытып аша, карының бик ачыккандыр. — Рәхмәт, Валентина Андреевна, мин ашадым инде. — Чәй дә эчтеңме? —- Юк, чәй эчәсем килми. — Алайса ял ит. — Тыныч йокы, Валентина Андреевна. — Хәерле төн,, сөеклем. Һаҗәр үз бүлмәсенә кереп, кечерәк өстәле янына килеп утырды. 
26 
 
Кесәсеннән бер язу чыгарып, бик дикъкать белән укыды да, шырпы сызып, яндырды. Аннары терсәгенә таянып, уйга чумды. Аның, җәй көне сипкелләре чәчәк ата, ә кыш көне тәмам югала торган түгәрәк йөзе җитдиләнде. Куе зәңгәр күзләре кысылдылар. Әрсезләнеп үскән сары чәчләре күләгә эчендә иде, шуңа күрә алар кара булып күренделәр. Утыртма лампаның уты аның бары тик биек ак яка эчендәге муенын гына яктырта. Муенында кечкенә генә миңе бар. Миң кешенең үз күзенә күренми торган җирендә булса, ул кеше бәхетле була диләр. Һаҗәр бәхетлеме соң? Унсигез яшь тулып, унтугызынчыга киткән бу кызның шәхси тормышы авыр да, катлаулы да иде. Шуның белән бергә аны бик күп нәрсәләргә өйрәткән дә иде. Бала чагыннан ук Һаҗәр ана мәхәббәте күрмичә үсте. Аның дөньяга тууы анасының үлүенә сәбәп булган. Һаҗәр, әбисенең сөйләүләре буенча гына әнисен күз алдына китерә иде. Ул озын буйлы, кара кашлы. сөйкемле түгәрәк йөзле, эш сөючән, яхшы йөрәкле хатын булган. Тормышлары артык читен булганлыктан, авылдан китеп, япь-яшь көенчә Крестовниковларның сабын заводына эшкә кергән. Шунда берничә еллар эшләгәннән соң, тормышындагы ниндидер бер фаҗига аркасында гына — әбисе Һаҗәргә бу турыда әйтми иде — шушы завод кибетендә приказчик булып эшләүче Хәбибрахман дигән кешегә кияүгә чыккан. Күп еллар аларның балалары булмаган. Ә Һаҗәрне тудыргач, ул бары ике генә көн яшәгән. Үлгән чагында ул «зинһар өчен баламны ташламагыз, күңелен сыныктырмагыз», дип әйтеп калдырган. Ләкин Һаҗәрнең әтисе Хәбибрахман ананың бу соңгы васыятен тиз онытты. «Мин эш кешесе, мин бала карап тора алмыйм», дип, ул ун көнлек кызын хатынының әнисенә биреп җибәрде. Ун яшенә кадәр Һаҗәр шул әбисендә үсте. Соңгы елларда, кызчыкның да,, әбинең дә риза булмауларына карамастан, Хәбибрахман баланы үз өенә алдырды. Бу вакытта ул инде күптән икенчегә — бер сәүдәгәр хатынга өйләнгән, ләкин яшь хатынның бер генә баласы да юк иде. Беренче көннән үк бу өйдә Һаҗәрне тынычсызлык чолгап алды, ги анасы аны кага, суга, авыр эшкә куша башлады. — Син хәзер зур кыз инде. Дүрт-биш елдан кияүгә бирергә вакыт үзеңне, эшкә өйрән! — диде. Әбисендә иректә үскән кыз, әле берни дә төшенмичә: — Апа. минем дәресләрехм эшләмәгән әле, — дип әйтеп карады. Симез хатын кулларын бөерләренә куеп, башын боргалый-боргалый: — һай-яй, олыларны ничек тыңлыйсың икән. Мәктәптә шулай өйрәтәләрмени үзеңне? Бар, күзем күрмәсен. Тәлинкәләрне, табакларны яхшылап ю, су китер, аннары дәресләреңне эшләрсең, — дип кычкырды. Аларга бертуктаусыз ниндидер кешеләр килеп йөриләр иде. Кайберләре пышпыш сөйләшәләр дә, кухнядан ук борылып китәләр, кайберләре төенчекләр китерәләр, үзләре дә итәк асларына яшереп, нәрсәләрдер алып чыгалар. Күп вакытта алар аракы эчәләр, исерәләр, җырлыйлар. Иртән бөтен бүлмәләрнең асты өскә килгән була, үги әнисе яткан җиреннән, җикеренеп: «су бир„ аңгыра кыз!» дип кычкыра. Һаҗәр ана чокыр белән су илтә, ләкин аның симез, ярым ялангач тәненә, чытылган йөзенә, тузгып беткән җирән чәчләренә карамас өчен читкә борыла. Вакытының күбрәк өлешен Һаҗәр кухняда үткәрә, шунда ук дәресләрен хәзерли, шунда ук, өстәлгә капланган килеш, йоклап та китә рде. Ул бала акылы ирешмәслек каршылыклы тормыш эчендә яшәде. Мәктәптәге күңелле, рәхәт сәгатьләр, җанны мыскыллый торган гаилә күренешләре белән аралашалар иде. Бервакыт, үги әнисе Ташкент якларына китеп югалгач, Һаҗәр Зәңгәр күлгә, пионерлар лагерена барды. Ике көн буена ул анда нин
27 
 
дидер әкняттәгесыман бер дөнья эчендә йөрде. Аннан кайткач, ул сулыгыпсулыгып елады һәм эченнән пионер булырга ант итте. Көз көне, мәктәптә укулар башлангач, ул бу турыда үзенең укытучысына сөйләде. Озакламый аны пионерга алдылар. Отряд байрагы алдында ул ант итте... Үги әнисе аның муенындагы кызыл галстукны күргәч, җенләнергә тотынды. Тик һәрвакыт хатыны сүзеннән чыкмый торган әтисе, бу юлы аңа каршы төште. — Тимә, заманы шундый — йөртсен! Күп тә үтмәде, Һаҗәрнең үги анасын спекуляциядә гаепләп, кулга алдылар һәм ул өч елга якын төрмәдә утырып кайтты. Бу еллар Һаҗәр өчен чагыштырмача җиңел үттеләр. Әтисе аны үз алдына куйды, аның белән кызыксынмады, аны бар дип тә белмәде. Төрмәдән кайткач, үги ана байтак вакыт тавыш чыгармый торды. Бу вакытта инде сигезенче класста укучы Һаҗәргә буй җиткән кызга караган шикелле карый иде ул. Аның белән күлмәкләр, туфлиләр турында сүз кузгатты. Һаҗәргә биек үкчәле туфлиләр алып бирде. Әкрен-әкрен Һаҗәрне үз эшләренә тартырга тырыша иде ул. — Син хәзер зур инде. Сиңа мондый күлмәктән мәктәпкә йөрү килешми инде, — диде ул бер көнне һәм шунда ук тормышларның кыенлашып китүен, әтисенең күлмәккә акча арттыра алмавын әйтте һәм күлмәклек акчаны ничек табарга мөмкинлеген өйрәтте. — Минем бер таныш хатыным бар. Аның күлмәкләре күп. Шулар- ның өчесендүртесен базарга чыгарып сатсаң, берсе үзеңә файдага калачак, — диде. Һаҗәр үзенә мондый сүз әйтергә батырчылык игәрләр дип көтмәгән иде. Ул агары-нып китте. — Ялангач йөрсәм дә базарга чыгасым юк, — диде. Тагын бер ел үтеп китте. Ул арада төрмәдән соң басылып торган үги ана, тагын үзенең тырнакларын күрсәтә башлады. Бер көнне ул Һаҗәргә: — Без опер-балетка барабыз. Син — өйдә калырсың. Әгәр кем дә булса әйбер китерсә алып куярсың, — диде. Һаҗәр бүген өйдә кала алмавын әйтте. — Минем комсомол җыелышына барасым бар, — диде. — Иртәгә барырсың. Бүген әниләр опер-балетка киттеләр, килә алмадым, диярсең. Качмас әле ул җыелышың. Без унар сумнан билет алдык. Анасының мондый тупас сүзләре Һаҗәрне ахыр чиккәчә хурландырды. — Мин бүген барам! — диде ул кискен итеп, — ә сез иртәгә үзегезнең опербалетыгызга барырсыз. — Нәрсә?! — Минем вакытым юк. Зинһар шаулап комачауламагыз әле. — Ах, комачауламагыз. Каян килгән бояр кызы! — Апа дим! Зинһар тавышламагыз. Монда базар түгел. Тәртиплерәк булыгыз. — Тәртиплерәк?!—дип үги ана пышылдады һәм янап сорады.— Ә син, шундый буең белән кем икмәген ашап ятасың? Унҗиде яшеңә җитеп, кем исәбенә яшисең? Бу инде Һаҗәр күтәрә алмаслык яла иде. Ул урыныннан сикереп торды да: ! — Мин сезнең исәпкә яшәгәнем юк! Мин теләсә нинди кухаркадан артык эшлим. Укырга да сез мине йөртмисез. — Ә кем йөртә, әйт әле зинһар, кем йөртә? — Илем йөртә! — Ах, -илең...  
28 
 
Үги ана хихылдап көлде. Һаҗәр тиз-тиз киенде дә ишеккә атлады.. Ишек төбендә ул туктады һәм кире борылып, йөрәгендә күп еллар буенча бу спекуляиткага карата җыелып килгән барлык ачы нәфрәтен берьюлы әйтеп ташлады: — Кешеләрне алдап йөрүегез җитмәгән, сез әле минем намусыма да кул сузарга уйлыйсыз, — диде. — Юк, хәзер элекке заман түгел. Сез җәмгыять тәнендә яман чир, җирәнгеч хәшарәт. Дәүләт кесәсенә кул сузуыгыз өчен дә, ялган справкалар артына яшеренеп йөрүегез өчен дә җавап бирерсез әле. Мин күп түздем. Ләкин хәзер барысын да сөйләп бирәчәкмен. Урамда салкын, караңгы. Сызгырып ачы җил өрә. Нишләргә, кая барырга? Хәлиткеч адым ясалган. Хәзер артка юл юк иде. Һаҗәр юеш урам буйлап атлады. Кая бара — үзе дә белми. Тәне кыза. Тамагына ниндидер төен тыгылып, сулышны буа. Башында бер генә эзлекле уй да юк. Бөтен уйлары, җилле көндәге тузан кебек, өерелә, диңгез өсте кебек дулкынлана. Һаҗәр һаман барды. Кая бара соң ул? Киләчәктә аны нәрсә көтә? Кемнәр аңа тормышында канат булырлар? Кемнәр аңа тормыш төбеннән күтәрелергә ярдәм итәрләр? ^зе дә сизмәстән ул Аркылы Насыйри урамына килеп чыкты. Аннары Кабан буена китте. Кая бара соң уд? Кемнең ишеген кагар ул? Кайда, кемнәрдә төн үткәрер ул? Кардәшләренәме, дус кызларынамы бара ул? 2^1өнирә Илдарская уң як Кабан урамында... Ләләләрне үтте ул, Фәһимәләрне дә... Менә Һаҗәр өч катлы бер таш йорт алдында туктады. Бер аягын бусагага куйган килеш бер минут чамасы икеләнеп торды. Кая килде соң ул? Кемнәргә? Моннан аны кире борып җибәрмәсләрме? Бу йортта комсорг Хафиз Гайнуллин тора иде. Һаҗәр аңа килде. Комсомолдан башка аның һичбер барыр җире юк иде. Хафиз аның бөтен чыгышын белә, бу турыда алар берничә мәртәбә сөйләшкәннәре бар иде. Шулай да күтәрелеп килеп кергәч, ул ничек карар? Һаҗәр, дөп-дөп типкән йөрәген учы белән бастырып, баскычлардан югары менде. Караңгы. Коридорда ут янмый. Икенче катта ул ниндидер бер хатынга бәрелә язды. Гафу үтенде һәм: — Әйтегез әле, апа, Гайнуллиннар кайсы квартирада торалар? — дип сорады. — Кайсы Гайнуллиннар? Профессор Гайнуллин менә шушы квартирада, инженер Гайнуллин — бер кат өстә. Һаҗәр югары күтәрелде һәм кнопканы тапмагач, ишекне дөбердәтте. Әгәр дә Хафиз өйдә булмаса? Көтеп торырмы? Аның ата-анасы нинди кешеләрдер бит? Һаҗәр аларда булганы да, аларны күргәне дә юк. — «Безнең Хафиз нигә кирәк булды?» — дисәләр ул ни әйтер? Борып җибәрсәләр кая барыр? Ишекне Хафиз ачты һәм Һаҗәрнең агарган чыраен күргәч, борчылып, — Ни булды? Әллә бәхетсезлекме? — дип сорады. Кызның яшьле күзләре бәхетсезлек турында сөйлиләр иде. — Әйдә, әйдә, өйгә кер. Бездә берәү дә юк. Әтиләр эштән кайтмаганнар әле. Һаҗәрнең өстеннән тау төшкән кебек булды. Ул галошларын ишек төбендә салып, Хафиз белән бергә эчкә үтте. — Пальтоңны сал,А—диде Хафиз алгы бүлмәдә. — Кирәкмәс. Мин хәзер китәм... Һәм Һаҗәр үзенең һичкая китә алмаслыгын уйлап елап җибәрде. Хафиз аны юата, юата гөлләр, алтын рамлы зур рәсемнәр асылынып торган иркен, якты залга алып керде. Күз яше аралаш Һаҗәр үзенең хәлен сөйләп бирде.  
29 
 
— Мин артык булдыра алмадым. Мин аларны бөтенләйгә, бөтенләйгә ташлап киттем. Мин туган илемә файдалы кеше булырга телим. Алар мине кол итмәкчеләр, спекулянт ясамакчылар. Минем вөҗданым кушмый ул эшкә. Мин аларның әшәке эшләре турында милициягә сөйләп бирергә тиешмен. Хафиз аны, бер кулын кесәсенә тыккан килеш, игътибар белән, бүлдермичә, аяк үрә тыңлап торды да, Һаҗәр сөйләп бетергәч, —- Син алардан китеп бик яхшы иткәнсең. Иртәгә без синең язмышың турында комитетта уйларбыз. Ә бүген син бездә кун. Хәзер Гөлшат кинодан кайтып җитәр. Аның белән бергә йокларсың, — диде. Һаҗәр берәр җиргә эшкә керергә булды. Ул һичнинди эштән курык- мый иде. Ләкин бөтен класс, бигрәк тә Петр Ильич, Һаҗәрнең укуын ташларга теләвенә каршы килде. Химия укытучысы Валентина Андреевна аны үзенә тәрбиягә алды. Аның бер кеме дә юк дде. ... Кайдадыр чикерткә кычкыра башлады. Һаҗәр уйларыннан айнып, •башын күтәрде. Күзләре өстәлдәге көлгә төштеләр. Бу, — Наильнең спектакльдән соң аңа биргән хатының көле иде. 
7. Иртән, Мөнирә йокысыннан уяну белән үк радионы борып җибәрде. Диктор Ленинград хәрби округының кичәге оператив сводкасын укый иде: «24 нче февральдә Карел бугазында каты буран һәм томан безнең гаскәрләрнең сугышчан хәрәкәтләрен тоткарлап тордылар. Фронт буйлап безнең гаскәрләр дошманның ныгытылган 28 оборона пунктын алдылар, шулардан унтугызы тимербетоннан эшләнгән артиллерия ныгытмалары...» Мөнирә күзләрен йомды һәм аның күз алдына каты салкыннан бәсләнгән урман, апак халатлы сугышчыларның тирән кар эченнән шуышып, көчле пулемет уты астында алга барулары килде. Кайдадыр шунда, якында гына аның әтисе дә кар эчендә ята кебек. Ул күзләренә биноклен күтәрә, карый, аннары кулын сузып, беленер-беленмәс күренгән кар өемнәренә күрсәтә шикелле. Ах, юк! Аның әтисе анда түгел, госпитальдә бит! Сәгать уннарда Ләлә килде. Ул һәрвакыттагыча шат, көләч иде. Әле парадный баскычларыннан ук аның шаян, үзенә генә хас яңгыравыклы тавыш белән көлүе ишетелде. Җитди Суфия ханым да аның белән сөйләшкән вакытта елмаймыйча түзә алмады. Ләләнең шатлыгы шул хәтле ихлас иде. — Ләлечка, бүген әллә синең туган көнеңме, бик кәефле күренәсең, —диде ул. — Юк, Суфия апа, туган көнем түгел. Минем туган көнемне берәү дә белми. Просто тышта көн бик матур. Аннары мин төш күрдем... — Төш?! — Әйе. Имеш мин Москваның Зур театрында Шелкунчпкны биим. Ә ложадан Петр Ильич бармак яный: «синең бит әле зачетларың бирмәгән», ди. Минем ачу килә. Халык алдында хур итә бит үземне. Шуннан бызылдый-бызылдый Петр Ңльичның мыегына килеп кунам имеш... Суфия ханым рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Тавык төшенә тары керә икән. — Әй бызылдыйм, әй бызылдыйм! Петр Ильич кулын селкә, ә мин китмим, бөтереләм. Кызык! Ләлә Мөнирә бүлмәсенә үтеп китте һәм бераздан аннан рояль тавышы ишетелә башлады, йомшак кәнәфидә китап укып утырган Суфия ханым, китабын бер читкә куеп, «бу юләрләр нишлиләр икән»* дип
30 
 
Мөнирә бүлмәсенең ишеген ачты. Мөнирә рояльдә уйный, ә Ләләсе бөтерелепбөтерелеп бии. Икесе дә көләләр. — Лапысы тагы нинди тамаша?—дип күңелле елмаеп сорады Суфия ханым. — Чаңгычылар балеты, — дип җавап бирделәр кызлар. Мөнирә киенгән арада Лалә өстәлдәге яңа газетаны караштыра- башлады. Ул һәрвакыт беренче биткә күз йөрткәннән соң, урта битләрне калдырып, актыккы биткә күчә һәм аннан нинди дә булса кызык хәбәрләр эзли торган иде. Бу юлы да шулай итте һәхм кинәт кычкырып җибәрде: — Менә бу егет! — Нәрсә бар, Ләлә? — дип сорады Мөнирә алсу ширма артыннан. — Менә тыңла: «Кичә, 1\. урамында булган янгын вакытында фронтовик хатыны Ирина Воробьеваның биш айлык баласы яна торган бүлмәдә калган. Хатын үзе күршеләренә йомыш белән чыккан булган, о кире кайтуга өенә керә алмаган. Шуннан ул бик каты куркып, «Балам! Балам!» дип кычкырырга тотынган. Ниндидер билгесез бер егет яңгыр трубасы буенча икенче катка күтәрелеп, тар карниз буенча тәрәзәгә якынлашкан да, аны ватып, эчкә кергән һәм баланы коткарган. Шуннан соң үзенең кем икәнлеген дә әйтмичә китеп барган. Кешеләр аның өстендә кыска күн куртка икәнен генә хәтерләп калганнар. Баласын үлемнән коткарган бу кешегә рәхмәт әйтер өчен һәм шул турыда иренә фронтка язып җибәрер өчен, Ирина Воробьева бу билгесез егетнең исемен белергә тели...» Ләлә газетаны өстәлгә ташлап, Мөнирә янына килде. — Нинди тыйнаклык! Ут эченә кереп бала коткара, ләкин үзенең кем икәнлеген әйтми. Фронтовик баласын коткарган бу егетне мин иреннәреннән үбәр идем. — Син бигрәк тә. Ләлә. — Юк, честное комсомольское, шулай итәр идем. Ул көзге алдына килеп кара чәчләрен төзәткәләде дә, кинәт артына борылды. — Мөнирә, бүген безнең балет группасы «Ирек» операсында катнаша. Син булырсыңмы? — Әни белән икәү җыенабыз. —' Менә шәп. Син барысын да күзәт. Аннары миңа сөйләрсең, яме. — Я, — диде Мөнирә аны мыскыллап. Ярты сәгатьтән соң алар, чаңгыларын күтәреп, Казанкага чыгып киттеләр. Мөнирәнең өстендә ак костюм, башында шундый ук ак бүрек,, муенында алсу шарф. Ләләнең костюмы һәм бүреге күк төстә, муенына ураган шарфы исә ак. — Беләсеңме, Мөнирә, — диде Ләлә кара күзләрен шаян уйната- уйната, — кичә мин Һаҗәргә сине кыйнарга дип суз биргән идем. — Мине кыйнарга? Ни өчен? — Дусларыңны тәти егеткә алмаштырган өчен. Мөнирә кызарып, көлеп җибәрде. — Дусларымны алмаштырырлык егет юк әле, Ләлә. — Ә, ул? Мөнирә җавап бирергә өлгермәде. Алар алдына Наиль белән Һаҗәр килеп чыктылар. Алар да чаңгы костюмнарыннан һәм чаңгылар күтәргәннәр иде. Сүз бүтән юнәлеш алды. Икс мәктәп арасындагы социалистик ярыш договорында өлкән класс укучыларының чаңгы ярышларын үткәрү турында бер пункт бар иде. Ярыш каникул көннәренең берсендә үткәрелергә тиеш — Бу юлы без бик нык сынатуыбыз мөмкин, — диде Наиль моның киресен дәгъва итәргә тырышкан Ләләгә каршы. Аларның тугызын
31 
 
чы, унынчы класслары бар да значкистлар. Ә безнең биш кешебез чаңгыда егылырегылмас йөри. — Алай ук түгеллә. — Ә Зәмзәмне кая куясың? Зәмзәм чыннан да бөтен классны артка сөйри иде. Яруллин аның саен үзенең дәлилләрен өстәп торды. — Ә аларның Володя Громов белән Надя Егороваларына тиңләшерлек кешеләр бездә бөтенләй юк. — Галим белән Мөнирә алардан калышмаслар. Шулай бит, Мөнирә? — Миңа күп тренироваться итәргә кирәк, — диде Мөнирә, — соңгы вакытта мин чаңгыга бөтенләй тотынмадым. — Ә Урманов я катнаша, я юк. Кичә килмәде бит. Аңа ышанып булмый. Алда Казанка күренде. Их, ямьле дә соң кышкы, кояшлы Казанка буйлары! Бер якта еракка-еракка җәелеп киткән ак болын, икенче якта текә ак ярлар, тирән-тирән чокырлар, тау битләрендә, тау башларында карасу-яшел наратлар, матур, җыйнак өйләр. Никадәр ямь һәм яктылык, никадәр иркенлек һәм күңеллелек биредә! Әйтерсең Казанка буена бөтен Казан яшьләренең чәчәге җыелган, йөзләрчә, меңнәрчә җитез, батыр, кыю чаңгычылар киң болынлык буйлап сибелгәннәр. Уртада ярышка катнашучыларның номерлы кызыл фуфайкалары күренеп кала. Арырак, үз алларына күңел ачарга чыккан олырак кешеләр салмак кына йөриләр, биек тау башларында, тау итәкләрендә, табигый трамплиннар тирәсендә малай-шалайлар кайный. Аларның кайберләре бөтенләй яланбаш, кайберләре башларына төрле төстәге кәгазь тасмалар такканнар. Коточкыч текә тау башларыннан төшкән чагында яисә баш әйләнгеч трамплиннардан сикергәндә аларның башларындагы тасмалары артка каерылып җилферди һәм чаңгычы әкияттәге ниндидер бер батырга ошап китә. — Иптәшләр, карагыз, — диде Һаҗәр биек тау башындагы бер төркемгә кулы белән күрсәтеп: — әнә Надя Егорова, Таня Владимирова. Чаңгы таякларына таянганы Володя Громов, ә аның янында басканнары Хафиз белән Галим. Ләлә ике кулын авызына куеп, яңгыравыклы тавыш белән кычкырды: — На-дя! На-дюша-а! Тау башындагылар аның тавышын ишеттеләр һәм барысы да кул болгый башладылар. Аннары, иң алдан Надя Егорова, аның артыннан Таня һәм башкалар, кошлар кебек очып, таудан төшеп киттеләр дә, еракта борылыш ясап, тау итәге буйлап, Ләләләргә каршы килә башладылар. Алар белән бергә түбәндә, болынлыкта, басып торган икенче төркем дә кузгалды. Бу — шул ук ике мәктәпнең таудан элегрәк шуып төшкән укучылары иде. Яңа килүчеләрне алар шаулашып каршы алдылар һәм кайсыгыз «йокы чүмәләсе» дип шаяртырга тотындылар. — Мин, — диде Ләлә, бөтен гаепне үз өстенә алып, һәм үзенең шат күңеллелеге белән башкаларны да дәртләндереп, Шелкунчик турындагы кызык төшен сөйләргә кереште. Наиль янына 22 нче мәктәпнең атаклы чаңгычысы Һәм шагыйре Володя Громов килде. Ул нык, таза гәүдәле, куе, каря кашлы егет иде. — Кичәгә килә алмавым өчен, гафу үтенәм, Наиль, — диде ул Яруллинның кулын кысып. — Райкомол бюросында булдык, — безнең комитет эшен тикшерделәр. Иптәшләр миңа сөйләде, спектаклегез бик уңышлы чыккан икән. Мин сине, чын күңелемнән котлыйм, Наиль. Аннары без синең бу пьесаңны русчага тәрҗемә итеп, үзебезнең әдәби түгәрәктә тикшергәннән соң, сәхнәгә куярга булдык. 
32 
 
— Кирәк булырмы икән? Русча аннан яхшырак пьесалар да күп. Мин аптыраганнан язган идем. — Юк, син тыйнакланып маташма. Иптәшләр әйтә, бик шәп пьеса диләр. Аннары без үзебездән дә бераз өстәрбез. — Ул чагында каршы түгел. Шимбә көн әдәби түгәрәктә минем «Комсомолец йөрәге» исемле яна поэмамны тикшерәбез. — Ерак Көнчыгыш комсомолецы Виталий Бонивур турындамы әллә? — Әйе. Япон самурайлары анардан партизаннар кайда дип сорый- лар. Әйтмәгәч» җәзалыйлар, аннары йөрәген кисеп алалар. — Бу образ мине дә күптән дулкынландыра иде. — Тыңларга кил. — Обязательно. Наильләрдән бер читтәрәк басып торган Галим исә берәү белән дә сүзгә керешмичә, Мөнирәне күзәтте. Мөнирә чаңгыларын ныгытып, аякка баскан да, Казанка буйлап еракка карыйчкарый, күк каймалы ак перчаткаларын кия. Үзе нәрсәгәдер елмая. Бөтен сылу гәүдәсе кояш белән яктыртылган. Яннан караганда аның озынча йөзе аеруча матур һәм ихтыярлы күренә. Баш торышы гаҗәп горур. Бары тик Мөнирә генә башын шулай соклангыч горур тота белә. Галим аны гомерендә беренче очраткандай сихерләнеп карап торды һәм шуып килеп, Мөнирә янында туктаган Таняның аны алсу битеннән үбүен күргәч, эсселесуыклы булып китте. Булып үткән хәлләрдән соң, Галим иптәшләре арасында үзен бик уңайсыз сизә иде. Әгәр дә Хафиз көчләп китермәгән булса бүген ул монда күренмәгән дә булыр иде. Әле кичә, спектакльдән соң ук, Хафиз Галимнәрдә булды. Ләкин ул аны өйдә очрата алмады. Бүген иртән иртүк ул тагын аларга барды. Галим дә, Саҗидә апа да бик күңелсезләр иде. — Ни булды? — дип сорады Хафиз, йомшак күңелле Саҗидә апа күз яшьләрен сөртеп алды. Галим ни өчен мәктәпкә килмәве турында да, репетициягә килмәве турында да сөйләргә теләмәде. — Кулыңа ни булды? Нигә бәйләүле? — дип сорады Хафиз. Галим кулын артка яшерде. — Болай гына... Хафиз ачулана башлады. — Теләсәң ни әйт, Галим, бу комсомолларча да, иптәшләрчә дә түгел. Син безнең дуслыгыбызны зурламыйсың ахрысы. Бел, синең болай булуың миңа икеләтә авыр: беренчедән мин комсорг, икенчедән син минем дустым. Галим башын иеп торды да, тонык тавыш белән сөйли башлады. — Мин безнең дуслыгыбызны зурлыйм. Ләкин, белмим ничек килеп чыкты... Мин милициягә эләктем. Акт төзеделәр. Хафиз берничә секунд ни әйтергә белмичә шаккатып торды. — Милициягә? Ни өчен? — Булды инде... Хәзер мине мәктәптән дә куарлар, комсомолдан да чыгарырлар. — Син ни сөйлисең, Галим! Бу мөмкинме?! Хафиз барысын да баштан алып, ахыргача сөйләвен үтенде. Галим хәзергә булдыра алмавын әйтте. Хафиз аны Казанкага чакырды. Безнең барлык иптәшләр анда булачак, диде. Байтак тарткалашканнан соң гына Галим барырга риза булды. Хафиз, күрәсең, иптәшләре белән алдан сөйләшеп куйган, Галимне, берни булмагандай ачык йөз белән каршы алдылар. Ә Ләлә аңа шундый сөйкемле итеп карады, кулын шундый каты итеп кысты, әйтерсең, ул аңа һичкайчан ачуланмаган да иде. Ләкин Мөнирә салкын иде. Ул Урмановка борылып та карамыйча,  
33 
 
— Куып җитегез!—дип кычкырды да бик җиңел шуып, алга омтылды. Бер минуттан ул төркемне утыз-кырык метрга артка калдырып, алдан бара иде инде. Хафиз Надя белән Володяга дәште: —* Әйдәгез безнең белән. — Без әле иптәшләребезне көтәбез. Бераздан куып җитәрбез. — Без парк тирәсендә булырбыз. — Табарбыз. Хафиз Галимгә борылды һәм китеп барган Илдарскаяга башы белән изәде: — Куып җитәбезме? Урмановныц Мөнирәне куып җитәргә теләге бик зур иде, ләкин моны иптәшләренә сиздерәсе килмәде. Хафиз артыннан, «синең чакыруын өчен генә булса» дигәнсыман, теләр-теләмәс кенә кузгалды. Байтак вакыт ул Гайнуллиннан һәм башка иптәшләреннән сигез-ун адымга артка калып барды. Соңыннан, үзе дә сизмәстән, шууын кызу • лата биреп, элек башка иптәшләрен, аннары Хафизны артта калдырды. — Калышма! — дип кычкырды ул Хафизга иңбашы аша. Хәзер ул бернигә карамыйча кызулата гына барды. Мөнирә белән аның арасы минут саен якынайды. — Җитәм, барыбер җитәм! — дип уйлады ул. Мөнирә берничә тапкыр артына борылып карады һәм Галимнең үзен куып җитә язуын күреп, кызурак шуарга тырышты. Бу минутта ул нәрсә уйлагандыр, әйтүе кыен. Бәлки, ул Галимнең үзен куып җитүен, бөтен кешеләрдән алда икәүдән икәү баруны теләгәндер, бәлки, аның куып җитмәвен, аягы булмаса да, чаңгысы сынуын теләгәндер. Инде ара тәмам якынлашкан чагында, Һич тә көтмәгәндә, таулар арасыннан, өстенә кара костюм, башына ак бүрек кигән, ә яңагын ак марля белән бәйләгән озын Кәшиф килеп чыкты. Ул күптән инде биредә Мөнирәнең килүен саклап торган, күрәсең. Галим яшен суккан кебек туктап калды. Берничә секунд ул, нишләргә белмичә, ераклаша барган Мөнирә артыннан карап торды. Аннары аның йөрәге котырынулы ачу һәм көнләшү белән сикерә башлады. Күзләре кыргый ялтырадылар. Ул алга ыргылды. Ләкин озак бара алмады. Аның уң чаңгысы кар астыннан тырпаен торган ботакка эләкте һәм чаңгы бавы шаот итеп өзелеп китте. Ә инде бауны яңадан ныгытып бәйләгәнче Мөнирәләр шактый ерак китеп өлгергәннәр иде. Эченнән нәрсәдер сизенеп борчылган Мөнирә, Галимнең туктап калуын күргәч, җиңел сулап җибәрде. Ул адымнарын әкренәйтеп, гыжлап беткән Кәшиф белән янәшә бара башлады. Егет аның борчылган йөзен күреп, — Мөнирә, нидән болай дулкынландың? — дип сорады. Кыз күкрәгенә төшкән чәч толымын артка ташлады да, елмайды. — Сиңа шулай тоела гына ул, Кәшиф. Мин бик кызу шудым. Шуңа күрә тыным бетте. Ә синең яңагың нигә бәйләүле? — Тешем сызлый, — дип ялганлады Кәшиф. Ул, кичә Мөнирәне озатып кайтканда ниндидер бер кеше аның яңагына сугуын сөйләргә батырчылык итмәде. Чөнки Мөнирәнең мондый эшләр өчен үртәп көлә торган гадәте һәм ачы теле бар иде. Бу вакытта алар Швейцария бакчасы турысын үтеп, текә таулар каршысына килеп җиткәннәр иде инде. Мөнирә таудан шуасы килгәнлеген әйтте һәм алар тауга менеп киттеләр. Тауга менгәч, Мөнирә ак болын өстендәге йөзләрчә кешеләр арасыннан күзләре белән Галимне эзләде. Ул күренми аде. Бүтән иптәшләре төркем булып киләләр. Мөнирә Ләләнең бая җагапсыз калган — «Дусларыңны тәти егеткә алмаштырган өчен мин сине кыйнарга уйлаган идем», дигән сүзләрен 3. »С. Ә." .V 3.
34 
 
исенә төшерде һәм ана, ничектер күңелсез булып китте. Мөгаен, Ләлә бу юлы аны чынлап та тукмардыр. Мөнирә чаңгы таякларына таянган хәлдә, янында Кәшифнең барлыгын да онытып, уйга чумды. Аның күз алдына Кавказ таулары килеп бастылар, Былтыр, җәйге каникуллар вакытында, география укытучысы Энже апа аларны Кавказга алып барды. Аннан элекке елларда алар Тянь-Шань тауларында, Свирь елгасында һәм Сюкәй мәгарәсендә булганнар иде. Ләкин Кавказга бару Мөнирәдә аеруча көчле тәэсир калдырды. Беренчедән, Кавказ сөекле юлбашчыбызның туган җире, икенчедән, ул шундый мәһабәт, шундый матур. Аннары алар Кавказга үзләре генә түгел, 22 нче мәктәп укучылары белән бергә бардылар. Ә коллектив никадәр зуррак булса, анда шул кадәр күңеллерәк тә. Кемдер кояш чыкканын карар өчен тауларга менәргә тәкъдим итте, һәм менә алар Энҗе апа артыннан, бер бауга тотына-тотына, кыяларга үрмәлиләр. Менә, кояш чыгышының искиткеч матурлыгына таң калып, офыкка, тәүге нурлардан асыл ташлар кебек балкыган карлы тау түбәләре тезмәсенә, аяклары астыннан йөзгән болытларга карап торалар. Тау җиле, әйтеп бетергесез рәхәтлек биреп, аларның йөзләреннән сыйпый. Соңыннан үзләренә аеруча ошаган бер тау түбәсен сайлап алып, аңа «Бәхетле яшьлек исемендәге пик» дип исем бирделәр һәм бөтен группалары белән бергә шунда рәсемгә төштеләр... Тик торудан туңа башлаган Кәшиф: — Нинди хыялларга чумдың, Мөнирә? — дип кызның еракларга киткән уйларын бүлдерде. Мөнирә йокыдан уянгандай тирә-ягына каранып алды. — Юк, болай гына, — диде ул таркау тавыш белән. Аннары урыныннан кузгалып, текә яр кырыена шуып килде. — Кәшиф, син шуннан сикерә аласыңмы? — дип сорады Мөнирә шаян көлеп. Кәшиф кызга гаҗәпләнеп карады: «Юк, бу Мөнирә бүген әллә нинди, сәер», дип уйлады һәм, сорауны шаяртуга юрап, көлемсери төшеп җавап бирде: — Әлегә минем башым ике түгел. — Мин сорасам да сикермәссеңме? — Син андый акылсыз нәрсәне сорый алмыйсың. Мөнирә башын кыйшайта төшеп, Кәшифкә карады һәм эченнән:. «Ә аның күзләре бүген дә нурлылар» дип уйлады. — Үтенсәм дә сикермәссеңме? — Монда ун метр бардыр. Түбәндә ташлар, Мөнирәнең кашлары җыерылды. . — Димәк, минем өчен, син шул ярдан сикерергә дә куркасың? — Син шаяртасың, Мөнирә. t — Юк, чынлап әйтәм! — Бу — безумство! — Горький «Безумству храбрых поем мы песню» дигән. Мөнирә югарырак менде һәм кинәт кире борылды да, бөтен «көче' белән шуып, ярга омтылды. Кәшиф коты очып, — Мөнирә, тукта! Нишлисең! — дип кычкырды. Ләкин соң иде инде. Мөнирәнең чаңгылары ярдан аерылдылар һәм ул, кош кебек, һавага очты. Кәшиф җиңе белән күзләрен каплап читкә борылды. Ул күзен ачып караганда, Мөнирә түбәндә кар эчендә селкенмичә ята, чаңгы таяклары бер читкә, сынган чаңгысы икенче якка очкан иде. — Харап булды, — дип уйлады Кәшиф һәм нишләргә белмичә, баскан урынында таптанды, аннары үзенең чаңгыда икәнен онытып, уңайсыз борылды һәм кар эченә егылды. Ә яңадан аякка басып, тирә- ягына каранганда тау башына менеп җитә язган чаңгычыларны күрде.  
35 
 
— Ярдәм, ярдәм, кеше үлә! — дип ачы тавыш белән кычкырды ул. Чаңгычылар ашыга-ашыга аңа таба килә башладылар. Болар Галим белән Хафиз иде. — Иптәшләр, коткарыгыз! Әнә ул, харап булды. Шуннан сикерде бит. М'ин әйттем, сикермә, дидем, ә ул... Куркудан йөзе кар кебек агарган һәм үзе тәмам коелып төшкән Кәшиф ялварып аларга карады. — Галим, түбәнгә!—дип кычкырды Хафиз һәм тауның сөзәк ягыннан шуып китте. Галим исә бер генә секундка тукталып калды, яр астыннан ыңгырашу ишетелгәндәй булды аңа. Бәлки, бернәрсә ишетелмәгәндер дә, Галимгә шулай тоелгандыр гына. Ни булса да ул Хафиз артыннан, әйләнеч юлдан китмәде. Кәшиф шикелле тауның икенче, тагын да сөзәгрәк ягына да ташланмады. Ул югары менде һәм, аны- моны уйлап тормыйча, Мөнирә эзеннән түбәнгә омтылды. Моңа кадәр трамплиннарда күп тапкыр сикерүе аңа ярдәм итте. Ул бик җайлы итеп карга төште һәм Мөнирә тирәсендә кар тузаны туздырып, түгәрәк ясады да, кыз янына туктады. Сикергән чагында Мөнирә җайсыз урынга туры килеп, башын һәм аягын имгәткән иде. Кар өстенә кан тамчылары сибелгәнен күреп, Галим бик курыкты, һәм шунда ук Мөнирә янына тезләнеп, бияләйләрен ташлады да, кызның карга манчылган башын күтәреп, тезләренә куйды. Кулъяулыгы белән аның чигәсендәге каннарын сөртте. Аннары яулыкны яра өстенә ябыштырып, өстән Мөнирәнең шарфын урады. Яра куркыныч түгел, тырналып кына алган, тик сугылуы гына ничектер. Кыз күзләрен ачмыйча гына: — Кәшиф, син төштең бит?—диде һәм әкрен генә елмайды. — Син мине гафу ит... Галим иреннәрен тешләде. Аны пычак белән чәнечкәннәр күк булды. Ул чак кына Мөнирәне карга этәреп ташламады. «Көт Кәшифеңне!» дигән уй башыннан үтеп китте. Ләкин Мөнирә яңадан ыңгырашты һәм Галим үзенең хәтер калуларын онытып, ярдәм күрсәтергә тотынды. Кесәсеннән пәке чыгарып, Мөнирәнең чалбар балагын ярды һәм оегын салдырмыйча гына, кесәсендәге икенче яулыгы белән яраны кысып бәйләде. Мөнирә күзен ачты һәм аның иреннәреннән гаҗәпләнү авазы очты: — Син!.. Аның яшь белән тулы күзләре зур ачылдылар. Галим эндәшмәде. Ул үзенең эшендә булды. Мөнирә күзләрен йөртеп, янында бүтән берәүне дә күрмәгәч, — Ул юк, ул курыкты...—дип пышылдады. «Юк шул!» дип Галим күңеленнән мыскыллы елмайды. Шул ук вакытта Мөнирә өчен каты борчылып, аны күтәреп торгызырга җыена башлады. — Мин үзем, үзем! Галим Мөнирәнең этәрүенә карамыйча, аны аякка бастырды һәм таяну өчен аңа таяк бирде. Үзе Мөнирәнең сынган чаңгысын ычкындырырга тотынды. — Нишлисең? — Менә чаңгыны ычкындырам. Сынган чаңгы белән син бара алмыйсың. Мин сине күтәреп плтәм. — Юк, һичкайчан! Мин үзем. Мин сынган чаңгы белән дә... Мөнирә кузгал м акчы булып, бер адым атлаган иде, әрнеп кычкырып җибәрде. — Ай! . * Ул егыла язды. Галим аны тотып калырга өлгерде. Мөнирәнең күзләре пәке белән ярылган чалбар балагына төште һәм агара башлаган йөзе кинәт ут кебек кызарды.  
36 
 
Ул арада Хафиз килеп җитте һәм алар, Галим белән, Мөнирәне ике яктан култыклап, якында күренгән өйгә таба алып киттеләр. 
8 Берничә көннән соң милициядән Урмановның «эше» турында мәктәп директорына шалтыраттылар. Корбан абын шунда ук Галимне үз янына чакыртты. Аннары аның белән бик озаклап Петр Ильич сөйләште. Кич белән мәсьәлә комсомол комитеты утырышында тикшерелде. Эш җитди төс алды. Кайберәүләр хулиганлыгы өчен Галимне комсомолдан чыгарырга да тәкъдим иттеләр. Комитет утырышыннан кайтканнан соц, Галим өендә кичке ашка да чыкмады. Бик нык борчылган Рәхим абзый аныц бүлмәсенә үзе керде һәм, терсәгенә таянып, бер ноктага карап торган улы каршына, качал- кага утырды. Директор аныц белән сөйләшеп өлгергән иде. — Сөйлә, — диде ул кырыс кына. — Ни эшләдең син анда? Ничек милициягә эләктең? Галим аңа күтәрелеп тә карамыйча нидер сөйли. Аның сүзләре картны һич тә канәгатьләндермиләр. Галим үзе дә моны бик ачык сизә. Иң газаплысы да менә шунда, ул әтисенә бу хәлләргә төшүенең чын сәбәбен ачып бирә алмый. 'Иптәшләре аны репетициягә килмәве өчен генә гаепләмиләр — монысы да билгеле иптәшләрчә түгел — масаюда, шәхси мәсьәләне коллективтан өстен куюда гаеплиләр. Ә Галимгә бу бер дә алай түгел шикелле. Аның данына кызыгалар, шуңа күрә ана бәйләнәләр. Милициягә эләгүдә ул үзен гаепле саный, ләкин моның масаюдан сузылган бер үк җепнең икенче очы икәнен аңламый. — Ни өчен иптәшләрең килеп чакырганнан соң да репетициягә бармадың? Галим марля белән бәйләнгән кулын артка яшерә. Ләкин карт бу турыда белә инде, — Саҗидә апа аңа барысын да сөйләгән иде. һәм Галим дә, икенче көнне янгынга очравы, соңыннан яраланган кулын бәйләтер өчен бик озак амбулаториядә утыруы һәм шуның аркасында репетициягә кичегүе турында сөйли. — Шушы төп сәбәпме?—дип сорый карт яңадан. Юк, төп сәбәп икенчедә, Хафиз килеп чакыргач, Галим иптәшләре үзенә ялыналар дип уйлый һәм репетициягә бары актык минутта барып, бөтенесен дә тац калдырырлык итеп уйнарга карар итә. Бу турыда ул сөйләми, шулай ук иптәшләре аннан башка да уйнаячакларын белгәч, үпкәләп китеп баруын, ә соңыннан, янгын баскычына менеп залга каравын, залда Мөнирәнең ниндидер бер озын егет белән биюе, көлә-көлә башын артка ташлавы, толымнарының чайкалуы, озын егетнең аның нечкә биленнән кочаклап әйләнүе турында да берни әйтми. Юк, Галим бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйли һәм, ниһаять, үзенең түбәнгә таба төшә баруын сизеп, ярты җөмләдә сүздән туктый. Улы сөйләп бетергәч, Рәхим абзый бик озак эндәшмичә торды. Галим и/з кырыйлары белән генә аңа карап- алды һәм әтисенең ачудан бүртенгән йөзен күреп, иңбашларын бөрештерде. Бала вакытта Галим бер-бер начар эш эшләсә әтисе шулай ачулана һәм каеш алып, сырт буена сызгалый иде. «Әллә бу юлы да каешка тотынырмы икән?» дип уйлады Галим. Ләкин карт урыныннан кузгалмады. Күрәсең, ул тамагына килеп тыгылган ачу тойгыларын басарга тырыша иде. — Гомуми җыелыш кайчан була? — дип сорады ул ахырда. — Шушы көннәрдә. Әле билгеле түгел. — Комсомолдан чыгарсалар нишләрсең? Бу турыда уйладыңмы? Галим эндәшмәде. Корт урыныннан торды һәм әрнүле тавыш белән: 
37 
 
— Каеш алып кыйныйсы иде син ахмакны, кулым күтәрелми, — диде ншекле-түрле йөри-йөри:—хулиганлык, масаю, коллективны санламау, иптәшләреңнең, комсомолыңның ышанычын югалту кебек җитди нәрсәләр белән шаярырга ярыймыни? Их, Галим, Галим! Мин сиңа ышана идем, ә син мине, карт әтиеңне, алдадың! Син хәтта миңа килеп сөйләмәдең дә. Әтиеңнән яшердең! Галим тетрәп, коты очып әтисенә карады. Аның сүзләре мең тапкыр каеш белән сугудан да газаплырак иде. Бу төндә Галим бөтенләй йоклый алмады. Ачык булуларына карамастан бернәрсә дә күрми торган күзләре белән түшәмгә текәлеп, хәрәкәтсез ятты. Бүлмә эче караңгы, тын. Тик өстәлдә сәгать текелди дә тышта ерак паровозлар кычкырта. Аннары кайдадыр, кемнәрдер тимергә сугып алалар. Ян бүлмәдә әтисе ыңгырашкандай итә һәм әнисенең: «Бәлки, алай ук каты кагылмаслар әле, син дә ул кадәр борчылма әле», дигән юаш тавышы ишетелә. Шуннан тагын байтак вакыт тын булып тора һәм «ахрысы йокыга киттеләр» дип уйлаганда гына әтисе яңадан авыр итеп ыңгырашып куя. «Димәк, без үзебезнең бердәнбер улыбызны да, — ди ул, — чын кеше итеп тәрбияли алмадык, анасы. Комсомолдан чыгарырлык түбән төшү... О-хо-хо!» Почмакларда, түшәм ярыкларында, идән асларында ниндидер төнге кыштырдаулар, серле сызгырулар ишетелә. Кемнәрдер йөгереп йөриләр, нәрсәләрдер тәгәриләр күк, әллә кайларда гына скрипка сыздыралар, курай тарталар шикелле. Бәлки, бу скрипка да, курай да түгелдер., телефон чыбыкларында җил генә шулай сызгыра торгандыр. Бу төнге серле тавышлар кайгылы башта иң тирән хисләрне уяталар. Бу төндә Галимнең унсигез еллык бөтен гомере күз алдыннан үтте. Тугыз яшендә ул беренче тапкыр муенына пионер галстугы такты. Ул чагында алар Москвада Расторгуев тыкрыгында яшиләр иде һәм әтисе шул ук тыкрыктагы Калинин исемендәге Беренче эксперименталь заводта эшли иде. Галимнәр бөтен отрядлары белән завод цехларына баралар, прогулчыларга, ялкауларга каршы көрәшкә чакыра торган лозунглар язылган плакатлар күтәреп илтәләр. Я булмаса, фашистлар төрмәсендә газап чиккән революционерлар файдасына, Кызыл Хач файдасына, муеннарына калай савытлар тагып, акча җыеп йөриләр. Галим пионерларның шәһәр слетына катнашкан көннәрен ачык хәтерләде. Ул ниндидер якты, нурлы бер көн иде. Отрядта аны һәм тагын бер кызны делегат итеп сайладылар. Аларга мандатлар, күкрәкләренә кадар өчен значоклар һәм матроскаларының җиңнәренә тагар өчен бәләкәй генә ромбалар бирделәр. Башларына ефәк тасмалары җилфердәп торган флот безкозыркалары кидерделәр, аларга алтын хәрефләр белән «Москва» дип язылган иде. Аннары алар «Динамо» стадионында җыелдылар. Бөтен стадион пионерлар белән тулган иде. Трибунада боргычы боргы уйнап җибәрде. Аның уйнап җибәрүе булды, бөтен отрядларның барабанчылары барабан кагарга тотындылар. Байракчылар трибунага юнәлделәр һәм аның янына үзләренең байракларын утыртып куйдылар. Якты кояш нурлары төшкән байраклар җилдә әкрен генә тирбәлә башладылар. Аннары трибунага чал чәчле бер кеше чыкты һәм пионерларга карап сөйли башлады: — Исегездә тотыгыз, — диде ул, — кызыл галстук өч буынның бәйләнеш символы ул. Ул, сезне, яшь ленинчыларны, Ленин — Сталин эше өчен көрәшергә чакыра... Галим аны тын алмыйча тыңлады һәм чал чәчле бу олы кешенең сүзләрен гомергә онытмаслык итеп хәтеренә бикләде. Кич белән алар отряд байракларын күтәреп, Москва урамнары буйлап үттеләр. Аннары алар паркта җыелдылар. Җылы җәйге кич иде. Прожектор нурларында әле шат көләч йөзләр, әле кызыл байраклар,
38 
 
әле ялтырап яткан Москва елгасының бер кисәге күренеп кала иде. Докладчылар чит илләрдә хезмәт ияләре балаларының бик авыр яшәүләре турында сөйләделәр һәм пионерлар авыр тормыш астында изелгән кытай, негр балаларын. Европа илләрендәге нәни ак колларны үз күзләре белән күргәндәй булдылар. Галимнең исендә аеруча сакланган икенче бер вакыйга инде Татарстанда, Тирән Күл лагеренда булды. Ул чакта отряд сборына гражданнар сугышына катнашкан бер абый килде. Балалар зур итеп учак яктылар һәм шул учак яктысында абый аларга Мулланур Вахитов турында сөйләде, һәм пионерлар үзләренең батыр Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә укулары белән аерата горурланганнар иде. Әңгәмә беткәч, Галим уйга чумып, — Әйе! Ул чакта сугышып йөргән кешеләргә батырлык турында сөйләве җиңел. Ә менә без үзебезнең батырлыгыбызны ватанга ничек күрсәтербез, — диде. Бераздан бу истәлекләр икенче агымдагы истәлекләр белән алмашындылар. Менә гомуми шәһәр күләмендә үткәрелгән шахмат турниры. Якты зал, йөзләрчә кешеләр, Галим беренче булып уенны төгәлли һәм ота. Аны алкышлыйлар. Аның турында газетага язалар. «Пионер калә- ме»ндә рәсемен басып чыгаралар. Аның даны бөтен шәһәргә тарала. Ул инде үзен Д^осквадагы турнирларда күрә, аннары ул чит илләрнен иң яхшы шахматчылары белән ярыша һәм, әлбәттә, аларны җиңә. Анын даны бөтен дөньяга яңгырый... Шулай вакыт үтә. Төнге тавышлар тыналар. Тышта тәмам яктырта. Мөнирә чаңгыда шуганда аягын имгәткәннән соң, мәктәпкә барганы юк иде әле. Шуңа күрә ул комитет утырышында да була алмады. Комитет утырышы турында аңа Ләлә килеп сөйләде. Ул, үзенә бер дә хас булмаганча артык җитди иде. — Мин белмим бу Урмановка ни булды, — диде ул Мөнирәнең кровате янына урындык куеп утырып, — мин аны бу кадәр астыртын табигатьле кеше дип һич тә уйламый идем. Комитет утырышында да ул искренно сөйләмәде. Нәрсәдер яшерә. Ни өчен ул аңа суккандыр—һич аңламыйм. — Кемгә? — Фамилиясен әйтмиләр. Бу эш без кичәдән таралган чакта булган. — Тукта, мин бернәрсә дә аңламыйм. Рәтләп сөйлә әле. Ләлә сөйләп биргәч, Мөнирәнең йөзенә кан йөгерде. — Мин беләм, беләм! Мальчишка!—дип кычкырды ул. Бу юлы Ләлә аңа гаҗәпләнеп карады. — Нәрсә беләсең? — Сорама, Ләлә, мин сиңа хәзергә сөйләмим. — Бу вөҗдансызлык, — дип Ләлә, урыныннан торды. — Сез икегез дә әллә ниндиләр. Ниндидер яшерен серләр, әйтеп бетермәүләр. Мин дуслыкны болай аңламыйм, Мөнирә. Син теләсәң нәрсә әйт. Мин китәм. — Тукта, — диде Мөнирә аның кулыннан тотып. — Син беркемгә дә сөйләмәскә вәгъдә бирәсеңме? — Бирәм. Мөнирә тагын да көчлерәк кызарды. — Юк, Ләлечка... Син көләчәксең. — Көлмим, Мөнирә. — Ул Кәшифкә суккан... Юк, суккан димим, суккандыр дип уйлыйм. 7\ның яңагы бәйләүле иде. — Кәшифкә? Хәзер мин аңлыйм. Артык сөйләмә. — Галимгә мин моны һичкайчаи гафу итәчәк түгелмен. Менә терелим генә, бөтен класс алдында мин аның үз яңагына сугачакмын.  
39 
 
— Монысы инде тагын да зуррак тилелек булыр иде. Мин менә әгәр җыелыш Урмановны комсомолдан чыгарырга кирәк тапса, аның белән нәрсә булыр, шул турыда уйлыйм. Ул бит безнең иптәшебез. Мөнирә бик озак эндәшмәде, аннары борчылып сорады: — Моның булуы мөмкинмени, Ләлә? — Әйе. Комитетта шундый тәкъдимнәр булды. Корбан абый бик -каты ачулана. Галимне хулиганлыкта гаеплиләр. — Хафиз нәрсә ди? — Хафиз да, мин дә, Наиль дә Галимне комсомолдан чыгаруга •каршы, әлбәттә. Ләкин тулысынча аклый да алмыйбыз. — Мин җыелышка үзем барачакмын, — диде Мөнирә кинәт бик кискен итеп. — Сиңа йөрергә ярамый ич әле. — Барыбер барачакмын. Җыелыш ике көннән соң булырга тиеш иде. Мөнирә, күршеләрендәге инвалид хатынның култык таякларын сорап алып, шул култык таякларында йөрергә өйрәнә башлады. Ул ниндидер бер кире үз сүзлелек белән өйрәнде. Берничә тапкыр егылды һәм бик каты сугылды. Күзләренә яшьләр килде. — Бармасаң да ярар иде, — диде аңа дәрестән кайтышлый кергән Таня. — Юк, мин барырга тиешмен, — диде Мөнирә яшь аралаш. — Мин .аны көчлерәк яклый алачакмын. — Ләкин син бит аңа бик ачуландым дип сөйләгән идең. — Анысы башка. Мин әле дә аңа ачулы. Шул чакта звонок шалтырата башладылар. Таня чыгып ишек ачты һәм аннан йөгереп, шатлыктан балкыган йөз белән кайтты. — Мөнирә, сөенче! Телеграмма! — Әтидән?! — Әйе, әйе! Ленинградтан! — Ул исән! Мөнирә калтыранган куллары белән телеграмманы тотып укый башлады: «Кәефем яхшыра. Хат көтегез. Сине һәм Мөнирәне үбәм. Мансур». — Әтием!—дип Мөнирә телеграмманы йөзенә каплады да елап җибәрде. Таня аны тынычландыра башлады. —- Мин шатлыгымнан... Ул исән, әтием исән! Танечкам, сөеклем, бар тизрәк әнигә, райкомга шалтырат. Аптекада телефон бар. Шатлык Мөнирәне бөтенләй канатландырып җибәрде. Хәзер ул инде култык таяклары белән шактый җиңел йөри башлады. Бераздан Суфия ханым йөгереп кайтып җитте һәм өске киемен дә салмыйча, телеграмманы укырга тотынды. Мөнирә беренче тапкыр аның күзләрендә яшь күрде. Кич белән тагын Таня килде һәм Мөнирәнең колагына пышылдап, иртәгә җыелышка аны машинада алып барачагын әйтте. — Мин бер абыем белән сөйләштем. Ул үз машинасын бирергә булды, — диде. Мөнирә аны кочаклады. — 'Рәхмәт, Танечка. Гаҗәп сизгер һәм үткер кыз иде бу Таня. Аңардан бу нәрсәне эшләсәк иде, тегесен алып килсәң иде дип һич тә сорарга кирәкми. Ул барысын үзе белә, үзе башкара. Иптәшенә нинди булса яхшылык итү аның өчен зарур бер эш иде. Икенче көнне, җыелыш башланырга ярты сәгать калганда, Мөнирәләрнең капка төбендә җиңел автомобиль туктады. Бу — Таня иде. — Мин сиңа бер яңа хәбәр китердем, — диде Таня ишектән елмаеп керә-керә. — Никадәр уйласаң да белә алмыйсың.  
40 
 
— Уй җитмәслек нинди яңалык соң. Сугыш беткәнме әллә? — Машинада сөйләрмен. Югыйсә кичегәбез. Автомобильнең йомшак урындыкларында бер-берсенә сыенып утыргач, Таня шоферга сакланыбрак барырга кушты да, Мөнирәнең колагына пышылдый башлады: — Газетада бер билгесез егетнең янгын вакытында бала коткаруы турында язганнар иде бит. Беләсең ул билгесез егет кем булган? — Кем? — Галим! Миңа әлеге хатын үзе сөйләде. Ул аны ничектер тапкан. Ләкин Галим бу турыда һичкемгә әйтмәвен үтенгән. Мәктәптә берәүдә- белми. — Ә син ничек белдең? — Белдем инде. Әгәр кирәк булса җыелышта син бу фактны әйтеп кит. Таня Мөнирәгә мәктәпкә керергә булышты да, кайтып китте. — Мин сине алырга килермен. Җәяү кайта күрмә,—диде һәм Мөнирәгә газета сузды. — Бу *теге газета, ал. Мөнирә култык таякларына таянып ишектән килеп кергәндә, президиум сайлаганнар иде инде. Ул рөхсәт сорап, ишек төбендә Наиль белән Һаҗәр уртасына утырды. Ләлә президиумнан аңа башын чайкап елмайды. Галим күтәрелеп тә карамады. Комсомол комитеты секретаре Зөбәиров җыелышны Урмановнын «эше^> белән таныштыра башлады. — Иптәшләр, — диде ул сары чәчләрен артка ташлап, — әле күптән түгел генә без үзебезнең җыелышыбызда ВЛКСМ Үзәк Комитетының X нчы пленумы карарларын өйрәнгән идек. Пленум комсомолецлардан һәр эштә — һәм укуда, һәм җәмәгать эшендә башкаларга үрнәк булуны таләп итте. Ленин — Сталин комсомолы бу таләпләрне намус белән үти. Тик кайбер аерым комсомолецлар гына бу эшкә тулы җаваплылык белән карамыйлар. Моннан ике көн’ элек без комитет утырышында комсомолец Галим Урмановның хәзер сезнең барыгызга да мәгълүм булган эшен тикшердек. Комитет членнарында, Урманов үзенең хатасын тулысынча аңламый, дигән фикер калды. Шуңа күрә без аны оешманың гомуми җыелышына куюны кирәк таптык. Зөбәиров үзенең озын, ябык бармаклары белән кәгазьләрен актарды да башын югары күтәреп, тагын сөйли башлады. — Урманов, мәсәлән, үзенең генеральный репетициягә килмәвен шахмат уйнарга баруы белән, уенга катнашмавын иптәшләренә хәтере калуы белән, милициягә эләгүен ниндидер бер очраклык белән аңлата. Болар, әлбәттә, җитди аңлатулар түгел. Безнең бүгенге җыелышның бурычы Урмановка аның ярамаган эшләрен күрсәтеп, аны оялту гына түгел, ә иптәшкә үзенең ялгышларын тулысынча аңларга ярдәм итү, безнең коллективка кайтып, чын күңелдән, бирелеп эшләргә булышу... Председательлек итүче Хафиз Гайнуллин Урмановка сүз бирде. Галим әкрен генә алга узды. Бер тапкыр иптәшләренә күтәрелеп карады да, башын түбән иде. Артка таралган куе чәчләре маңгаена төшеп, йөзен күләгәләделәр. — Хәзер мин үз ялгышымны аилыйм, — диде ул әкрен тавыш белән. — Комитеттан соң, минем белән Петр Ильич тагын ике тапкыр сөйләште. Энҗе апа да, Мөхетдин абый да, Корбан абый да минем белән сөйләштеләр. Иптәшләр дә. Белмим ничек... мин шахмат ярата идем. Шәһәргә мастер килде. Мин аның белән уйнарга теләдем... Мин үземә дан казану турында уйладым, ә коллектив турында оныттым. Масайдым... Менә минем ялгышым шул. Хәзер аңлыйм инде... — Милициягә ни өчен эләгүе турында сөйләсен, — дип арттан кычкырдылар. Галим сөйләп бирде. Ул ни өчен Кәшифкә, ә бүтән бер
41 
 
кешегә сукмавы турында төпченеп сорарлар дип курыкты. Ләкин җыелыш күбрәк мәсьәләнең принципиаль ягы белән кызыксынды. Урмановка тагын байтак сораулар бирделәр. Ул аларга беркатлы гына итеп җавап бирде. Шуннан соң председатель: — Фикер алышуларга күчәбез, иптәшләр. Кем беренче сүзне ала? — диде. Тугызынчы класс укучысы Вәлиев сүз сорады. Аннары президиум өстәле янына тиз генә узды да кулларын селкә-селкә сөйли башлады: — Иптәшләр, менә без хәзер шушы җылы бүлмәдә утырган чагында, анда, карлы Финляндиядә, безнең сугышчылар дошманга каршы каты сугышлар алып баралар. Менә күз алдыгызга китерегез: командир Урмановка боерык бирә. Аны разведкага җибәрә. Ә ул бераз китә дә посып тора — бармый... —- Урманов диңгезче булырга тели-, — дип кемдер арттан кычкырды. — Анысы барыбер, иптәшләр. Монда эшнең асылы мөһим. Урманов сугышчан приказны үтәми... —• Сугышчан приказны мин үтәячәкмен! — дип Галим тыныч кына әйтеп куйды. — Юк, иптәш Урманов, бу коры сүз. Син бер тапкыр безнең ышанычны акламагач, без сиңа ышана алмыйбыз... Икенче булып Зәмзәмсолу сүз алды. Ул баскан урынында борга- лана-боргалана, бик ачулы тонда сөйләргә тотынды. — Иптәшләр, мин комсомолка түгел. Ачык җыелыш булганга гына килдем. Ләкин, иптәшләр комсомолец Урманов кем? — Хулиган! Иптәшләр, Урмановка ышанырга ярыймы? Юк, ярамый. Иптәшләр, Урманов беренче тапкыр гына сугышамы? Юк, иптәшләр, сигезенчедә чакта ул тәрәзә ватты. Тугызынчыда чакта... көймәне чайкалдырып, мине Кабан күленә батыра язды. Иптәшләр, Урманов комсомолец була аламы? Юк, иптәшләр... Юркаева әһәмиятсез мисаллар китерә башлагач, Хафиз аны бүлдерде һәм конкрет итеп сөйләргә кушты. — Алай булгач, минем сүзем бетте, — диде Зәмзәм үпкәләп һәм урынына барып утырды. — Хафиз, миңа сүз бирегез, — диде Мөнирә. Ул моны бик тыныч әйтергә теләде, ләкин барысы да аның тавышында чиксез дулкынлану сизделәр. Галим сискәнеп китте. — Сөйләгез, иптәш Илдарская, — диде председатель һәм Мөнирәнең урыныннан тора башлавын күреп, — утырып кына, утырып кына сөйләгез, — дип өстәде. Мөнирә култык таягына таянып урыныннан торды да, стенага сөялеп сөйли башлады. — Мин Урмановның гаепләрен акламыйм. Коллектив алдында Урмановның гаебе бик зур, — диде ул утыручыларга кыю карап.— Шулай ук үземнең дә гаебемне каплап калдырырга тырышмыйм. Мине комитетка чакырмадылар. Бәлки, авыру булганга борчымаганнардыр. Савыккач чакырырлардыр. Бу вакыйгада машем гаебем зур. Кайчак мин үз-үземие онытып, очраклы тойгыга бирелеп китәм. Димәк, минем ныклы характерым юк әле. Ә характерсыз кеше — тулы кыйммәтле кеше түгел. Мин үземдә нык характер булдыру өчен көрәшәм һәм көрәшәчәкмен. Комитет хаклы рәвештә Урмановка каты шелтә биргән. Урманов үзен безгә, совет яшьләренә лаек булмаганча тота. Шахмат өлкәсендәге җиңел уңышлары белән башы әйләнеп, үзен әллә кемгә саный башлый, масая, иптәшләре белән, коллектив белән хисаплашмый, төкереп карый, һәм бу эшне ул илебез сугышчан шартлар хәлендә торган чакта эшли.
42 
 
Бу комсомолец өчен һич тә гафу ителә торган эш түгел. Комсомол җыелышында без ана моны ачык итеп әйтәбез. Шулай да мин үземнән алда чыккан ике иптәшнең, бигрәк тә Юркаеваның фикерләре һәм тәкъдимнәре белән килешә алмыйм. Кешенең җиләчәге, язмышы турындагы мәсьәләне болан җиңел, беркатлы хәл итәргә ярыймы, иптәшләр? Юр- каева Урмановны комсомолдан чыгарырга кирәк дип, тәкъдим ясады. Галимне комсомолдан чыгарып, аны кая җибәрергә? Юк, бу безнең коллектив өчен гафу ителмәслек бер эш булыр иде. Урманов, иптәшләр, яхшы укучы, отличник. Ул яхшы общественник. Аның әтисе карт большевик, эшче. Мондый семьяда вак җанлы кешенең үсүенә мин ышана алмыйм. Вәлиев иптәш Галимне куркак дип күрсәтергә тырышты. Бу чыннан да шулаймы? Белмим, комитетка һәм иптәшләргә билгеледерме, юкмы мин монда яңа бернәрсә турында сөйләргә телим. Бу турыда Урманов үзе дә бер сүз әйтмәде. Менә газета. Мин кечкенә генә бер хәбәр укыйм. һәм ул бер көнне Ләлә укыган хәбәрне тулысынча укып чыкты да, залга карап сорады: — Ут эченнән фронтовик хатынының нәни баласын коткаручы күя курткалы билгесез егет кем? Хәзер мин күргән кешеләрдән ишетеп әйтә алам: ул Галим Урманог. Барысы да Галимгә таба борылдылар һәм сораулар яудыра башладылар. Шау-шу күтәрелде. Галим башын тагын да түбәнрәк иеп, кызарып утырды. Мөнирәдән соң, Ләлә, Һаҗәр, Хафиз, Наиль һәм башкалар сүз алдылар. Алар дуслык турында, иптәшлек турында, коллектив алдында җаваплылык турында сөйләделәр. Иң ахырда сүз Петр Ильичка бирелде. Ул урыныннан торгач, гадәтенчә, тынып калган комсомолецлар өстеннән үзенең акыллы күзләрен йөртеп чыкты да, мыекларын сыпырып алды, ашыкмыйча гына, нәкъ дәрестәге кебек, сөйләргә тотынды. — Урманов теләпме, теләмичәме безнең коллективка тап төшерде. Бу, комсомолец өчен, бик зур гаеп. Моның өчен иптәшләре, хаклы рәвештә, аңа каты сүзләр әйттеләр. Совет кешеләре өчен коллектив намусының паклыгы иң беренче урында тора. Моны һичкайчан онытырга ярамый. Бигрәк тә яшьләр бу турыда онытмаска тиешләр. Чөнки сезнең бөтен гомерегез коллектив эчендә үтәчәк, сезнең барлык яхшы эшләрегез коллектив эчендә эшләнәчәк. Коллектив эчендә кеше ун тапкыр көчлерәк, коллектив аңа үзенең барлык шәхси мөмкинлекләрен иң югары рәвештә ачарга җирлек бирәчәк. Сез барыгыз да халыкка хезмәт итәргә хәзерләнәсез. Халык хезмәтчесе исемен алу өчен һәр эштә, һәр адымда Ленин, Сталин кебек пак намуслы һәм турылыклы булырга кирәк. Большевиклар партиясе яшь буынны шундый итеп тәрбияләүгә бик зур әһәмият бирә. Без яшьләрне, яхшы бакчачы үзенең җимеш агачларын һәртөрле хәвеф-хәтәрдән саклаган кебек, барлык чит йогынтылардан саклап үстерергә тиешбез. Без бер генә урында эшне йомшартсак та, дошман аннан файдаланырга маташа. Сез, комсомолецлар, аеруча уяу булырга тиешсез. Урманов хаталарының тамырын тикшергәндә нәрсә килеп чыга? Безнең комсомол оешмабыз үзенең эшен йомшарткан, үз вакытында кемнең нәрсә белән шөгыльләнүен тикшереп тормаган, һәм менә нәтиҗәдә, безнең иң сәләтле укучыларыбызның берсе, ялган дан турында хыялланып йөри башлый һәм эш милициядә акт төзүгә кадәр барып җитә... Петр Ильич Урмановның хаталарын җентекләп тикшергәннән соң. совет кешеләренең даны турында сөйләп, сүзен болай бетерде:


 
— Әгәр дә сез дан казанырга телисез икән, — бу яхшы теләк, — иң элек үз даныгыз турында түгел, Ватан даны турында уйлагыз. Ул чагында, мин сезне ышандыра алам, сезнең һичберёгез өлешсез калмассыз. Комитет, Урмановның мәсьәләсен гомуми җыелышка куеп дөрес эшләгән. Бу мисалда без башкаларны да тәрбия итәбез. Ә Урманов өчен бу җыелыш аеруча зур сабак булыр. Югыйсә нәрсә килеп чыгар иде: Урманов үзен урынсызга кыерсытылган дип уйлар иде. Ул үзенең хаталары турында түгел, ә иптәшләренә ачу турында уйлап йөрер иде. Ә бу яшь кешене бик еракка, ялгыш юлга алып китүе мөмкин. Берничә айдан Урманов безнең коллективтан китәчәк. Аның алдында тормышка киң юл. Без аның безнең коллективтан керсез күңел белән, күтәренке рух белән китүен телибез. Дөресме, иптәшләр? Җыелыш бердәм кул чабарга тотынды... 
(Дәвамы киләсе санда)