Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА;ПЬЕСАЛАР, ЯНА ТЕМАЛАР, ЯҢА ГЕРОЙЛАР

Л1оннан ике елдан артык вакыт элек ВКП(б) Үзәк Комитеты «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында» карар кабул итте. Совет театры һәм совет драматургиясе өчен гадәттән тыш әһәмиятле бу карар драматургларның иҗат эшләрен үзгәртеп коруга ярдәм итте, театрларны бүгенге көн темасына якынайтты. Совет драматургиясенең, ВКП(б) Үзәк Комитеты карарыннан соңгы уңышлары рәтенә түбәндәге пьесаларны кертергә кирәк: Б. Ромашов «Бөек көч», К. Симонов «Рус мәсьәләсе», Б. Чирсков «Җиңүчеләр», Н. Вирта «Безнең кадерле икмәгебез» һәм «Бер илдә», А. Якобсон «Цитадель эчендәге тормыш» һәм «Фронт сызыгы булмаган ’көрәш», А. Суров «Зур язмыш», А. Корнейчук «Макар Дубрава», А. Григулис «Балчык һәм фарфор», А. Первенцев «Көньяк төене», А. Штейн «Намус законы», А. Мовзон «Константин Заслонов», В. Любимова «Кар бөртеге», С. Михалков «Кызыл галстук» һәм башкалар. Шушы ук вакыт эчендә күп кенә театр сәхнәләрендә проза әсәрләреннән: A. Фадеевның «Яшь гвардия»сенеи, Павленконың «Бәхет» романының, B. Каверинның «Ике капптан»ыныи, Э. Гриниың «Көньяк җиле» әсәренең инсценировкалары күрсәтелде. Бу әсәрләр үзләренең художество сыйфатлары ягыннан бары да бер тигез дәрәҗәдә түгел, ләкин бүгенге көн темасына язылган бу әсәрләр, күтәргән мәсьәләләрнең үткенлеге, сурәтләгән геройларның характер буларак бөтенлеге, чын совет патриотизмы рухы белән сугарылган булулары белән тамашачыны кызыксындырдылар.
93 
 
Тугандаш республикаларда да совсг халкының хезмәттәге һәм сугыштагы батырлыклары турында байтак пьесалар барлыкка килде. А. Корнейчук, А. Якобсон, А. Гри- гулпс һәм А. Мовзон әсәрләреннән тыш, Украина драматургы Л. Дми- тсрконың «Генерал Ватутин» пьесасын, белорус драматургы К. Крапнваныц «Халык белән» дигән пьесасын, әзербайҗан драматургы А. Мамедхаилының «Көнчыгыш иртәсе»н әйтергә кирәк. Коми АССР дан Г. Федоров үзенең эчтәлеге белән кызыклы булган «Тиман таулары итәгендә» исемле пьесасын язды. Татар язучысы М. Әмир колхозның алдынгы кешеләре турында «Миңлекамал» пьесасын тудырды. Мари драматургы Волков — «Туган авылда», төркмәи драматургы Г. Мохтаров — «Аллап гаиләсе», кабардин драматургы А. Кешоков — «Алхо», тувин драматургы Чадам- 5а — «Дүртенче эскадрон», казах драматургы А. Абишев — «Бердәм гаилә», литва язучысы И. Балту- шис — «Әтәчләр кычкыргач», эстон драматургларыннан А. Хйнт — «Кая барасың, иптәш директор» һәм X. Раудсепп — «Таллерайнуның хуҗалары», Латвия драматургларыннан Ю. Ванаг «Яр буенда очрашу», А. Броделе «Уйесциемда яз» һәм «Учитель Страумс» пьесаларын яздылар. Балалар өчен язылган сәхнә әсәрләре бикәсендә дә берникадәр уңыш барлыгын әйтеп китәргә кирәк. Балалар театрлары С. Михалковның «Кызыл галстук» һәм «Минем өйгә кайтасым килә» дигән пьесаларын, В. Любпмованың США дагы укучы балалар арасында раса аерымлыгы мәсьәләсен күтәргән «Кар бөртеге» исемле пьесасын һәм «Май башында» дигән әсәрен, И. Штокның «Гастелло»сын, А. Брунштейн һәм А. Успенскийның «Варислар»ын, А. Баргоның «Бездә имтиханнар»ын, А. Симуковның «Чыпчык тавы»и, С. Маршакның «12 ай» пьесаларын куйдылар. ВКП(б) Үзәк Комитетының карарыннан соң репертуарга бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләләрен күтәргән, иркен сулышлы пьесалар керде. Безнең кешеләрне дулкынландыра торган, аларның турыдан- туры совет җәмгыяте тормышына, аның ару-талусыз алга хәрәкәт, итүенә катнашулары белән бәйле булган күп кенә мәсьәләләр безнең 
театр сәхнәләрендә үзләренең чагылышын таптылар. Яңа пьесалар сәхнәгә яңа геройлар да алып килделәр. Алар арасында без партия работникларын, колхозчыларны, эшчеләрне, промышленность һәм авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен күрдек. Яңа геройлар үз чиратларында яңа фикерләр һәм социализмнан коммунизмга күчү хәлендә торган җәмгыятебез кешеләре арасындагы яңа мөнәсәбәтләрне алып килделәр. Шулай да, хәзерге совет драматургиясенең хәлен бик әйбәт дип, ә театрларыбызның репертуары канәгатьләнерлек хәлдә дип санау урынсыз тынычлану булыр иде. Безнең драматургиябезнең иң җитди кимчелекләреннән берсе — аның иллюстратив рәвештә язылган булуыннан гыйбарәт. Язучы- ларыбыз күп вакытта тормышның теге яки бу күренешләрен күзәтеп, аларны художество ягыннан җитәрлек тирәнлектә гомумиләштермичә, гади теркәү белән чикләнәләр. Бу кимчелекне хәтта тамашачы һәм матбугат тарафыннан танылган яхшы пьеса һәм спектакльләргә карата да әйтергә була. Драма әсәрләремнең художество сыйфатын күтәрү, үз һөнәреңнең мастеры булуга ирешү мәсьәләләре хәзер төп урынны тота. Геройларның характерлары, аларның теле, конфликтларның тормыштагыча булуы — менә бу мәсьәләләрне үзен драматургия өлкәсендә эшләргә багышлаган язучы бик нык хәтерендә тотарга тиеш. Зур идеяләр зур мастерлык сорыйлар. Безнең тарафтан аермый йөртелә торган идеялелек белән художестволылык төшенчәсе ничаклы тулы мәгънәсендә берләшсәләр, совет драмасы шул дәрәҗәдә уңышка ирешер Бик күп еллар элек язылган кайбер пьесалар театр сәхнәләрендә шушы көнгә кадәр уңыш белән баралар. Ул пьесалар безнең совет
94 
 
классикасы булып киттеләр. Әгәр дә драматург әсәрнең идеясен дөрес ачкан, аның геройларының характерларын тарихи яктан дөрес сурәтләгән булса, андый пьеса, үзе язылган чорны төгәл чагылдырган әсәр буларак, күп еллар буенча репертуардан төшми бара ала. Шуңа күрә дә 1\. Треневның «Любовь Яровая»сы. А. Корнейчукның «Платон 1\речет»ы бүгенге көнгә кадәр куелып киләләр. Ьезнең драматургларыбыз кайвакыт совет дәүләтенең тарихына мөрәҗәгать итәләр. Бу аеруча әһәмиятле эш, чөнки андый әсәрләрдән совет кешеләренең яшь буыны өйрәнә. Советлар Союзының тарихи тәҗрибәләре нигезендә безнең яңа демократик илләрдәге дусларыбыз уз халыкларының тормышын төзия- чәкләр. Үткән еллар тормышын эмппргк төстә күзәтү төсендә түгел, ә бәлки Сталин эпохасы кешесенең яна характеры формалашуын күрсәтә белергә кирәк — үткән көннәр темасына мөрәҗәгать итүче драматургның бурычы менә шул. Шушы яктан караганда, Н. Погодинның «Үткән еллар» пьесасы зур кызыксыну тудыра. Драматург үз алдына бик яхшы максат куйган — ул тамашачыга 1930 нчы елдан 1940 нчы елга кадәрге вакыт эчендә булган вакыйгаларны күрсәтеп бирергә тели. Кызганычка каршы язучы үз бурычын үтәп чыга алмаган. Бу пьесаны укыган яки сәхнәдән караган вакытта мондый сорау килеп туа: бу пьеса үзенең элекке әсәрләрендә сугышка кадәр булган социалистик төзелешне әйбәт чагылдыра алган драматургның хәтерендәге калдыклардан гына файдаланылып язылмаган микән дип уйлыйсың. Соңгы вакытта театрларда шундый пьесалар килеп чыкты, аларны фәкать бер шарт булганда гына карарга мөмкин: иң элек ул пьесада күрсәтелгән хәлнең, булуы мөмкин икәнлегенә күңеленнән юл куярга, шуннан соң гына аны карарга кирәк. И. Финкныц «Студентлар» дигән пьесасы әнә шундый шартлы рәвештә генә кабул ителә торган пьесалар җөмләсенә керә. Бу пьесаның темасы актуаль, кирәкле тема ләкин аның бөтен эчтәлеге шундый бер катлы итеп, шундый начар 
тел белән язылган ки, андагы уңай образлар, аеруча алганда профессор Казаков һәм факультетның партоешма секретаре Зорин образлары тамашачыда ачу китерүдән башка тойгы тудыра алмыйлар. Буржуаз көнбатыш каршында тез чүгүчелекнең начарлыгын фаш итү максатың куйган хәлдә, И. Фиик яшьләрне тәрбияләү буенча алда торган төи бурычны бозып биргән, комсомолец- студентларны мәхәббәтсез, коры кешеләргә әверелдергән. Безнең драматургларыбыз еш кына производство темасына да тотыналар, геройлары иҗади хезмәт белән шөгыльләнә торган пьесалар язалар. Ләкин, күбрәк очракта, бу темалар гадәттән тыш өстән карау белән генә хәл ителәләр. Левин һәм Миттер тарафыннан язылган «Яңа заман» пьесасы моңа ачык мисал була ала. Бу пьесадагы геройлар, бер-берсенә карата шундый әшәке мөнәсәбәттә, ышанычсыз карашта булган хәлдә, ничек итеп сугыш вакытында яхшы эшли алдылар икән дип, гаҗәпкә каласың. Анда кешеләр, тормыш чынлыгына каршы буларак, ясалма рәвештә бер-берсенә каршы куелганнар. Бу пьеса1- ның авторлары ялгышалар: вакчыллык һәм түбән теләкләрдән туган бәхәсләр — болар принципиальлек дигән сүз түгел; мәсьәләне куюда турылык та — тупаслык дигән сүз түгел. Юк, бу яңа заман түгел, э; бәлки драматургиядә ипде күптән үтелгән иске заман. Мондый пьеса, бернигә дә өйрәтми. Мондый пьесаның геройлары беркемне дә тәрбияли алмыйлар. Соңгы вакытларда хәзерге комедия мәсьәләсе бик куп бәхәсләр тудырды. Комедиянең хәле хәзергә кадәр шәптән түгел. Безнең театр сәхнәләрендә ачык сурәтләнгән *а' рактерларны, тирән социаль-әһә- миятле конфликтларны эченә алган комедияләр юк әле. Инженердан да,, управдомнан да, дворниктан Да гомумән бернинди совет работнигыннан да көләргә ярамый, дигән караш беркадәр вакыт комедии
95 
 
жанрының үсүенә тоткарлык ясап килде. Хәтта, безнең чынбарлыкта конфликт мәсьәләсе фәкать бик яхшы белән яхшы арасында булган бәрелеш төсендә генә туа ала, дигән теория дә килеп чыкты. Дөрес, андый конфликтны^ булу мөмкинлеге юк нәрсә түгел, ләкин драматургия өчен башка конфликтлар да, башлыча искелек белән яңалык көрәшендә туа торган конфликтлар да бар> 1946 иче елда театр сәхнәләрендә яна комедияләр: Поляковның «Көтмәгәндә», А. Успенскийның «Булган ди өч дус», К. Финның «Бу дөньядан түгел», Н. Погодинның «Хәтфә сезоп» дигән әсәрләре барлыкка килде. Бу пьесалар безнең тормышны ян.лыш сурәтлиләр, безнең заман кешеләре образларын бозып күрсәтәләр Безгә, үзенең күп еллык хезмәте белгән мәхәббәт һәм хөрмәт казанган драматург Ы. Погодинның күптән түгел генә язылган «Хәтфә сезон» исемле комедиясен укырга туры килде. Бу пьесада хәзерге чорның нинди проблемалары .куела соң? Тирән кызганычка каршы Н. Погодин бу очракта безнең театр сәхнәләрендә инде бетте дигәч тә килеп чыккалый торган начар комедия үрнәкләренә иярергә карар биргән. Бу пьесада ниндидер бер елгыр секретарь-стенографистка Лютикованың ничек итеп бер фәнни учреждение җитәкчесе Игорь Владимирович Благинны семьясыннан аерып алырга карар бирүе тарихы һәм ничек итеп бөтен кешенең, шул җөмләдән, партия оешмасы секретаре Ростокинаның да Благин- ның «җанын» саклап калу өчен көрәш юлына басулары турында сөйләнә. Кыскасы, секретарьстено- графистка, янәсе шундый канэчкеч хатын проблемасы драматург алдында бөтен совет чынбарлыгын томалаган. Партия оешмасы секретаре Ростокина образына карата аеруча каршы чыгарга мөмкин. Бу образ әсәрдә эче пошып йөрүче тол хатын, теләсә нәрсә эшләүче, тик үзенең төп эше белән генә шөгыльләнмәүче кеше сыйфатында гәүдәләнә. Аның төп теләге иргә чыгудан гыйбарәт. Инженер Карпычев белән сөйләшкәндә ул мондый тел белән сөйләнә: «Син килбәтсез мужик, кыргыйрак, тупас итеп әйткәндә, үтемсез». Яки болай: «Ох, мужиклар, мужиклар. Сез икегез дә акыллы, дәрәҗәле, укымышлы — акылга сыймастай эшләр эшләүче кешеләр, ә бу 
мәсьәләдә боз өстендә йөргән каз кебекләр». «Ничек итеп ул кыз бу санаторийга ертып керә алган?» Илебездәге иң мәшһүр драматургларның берсе ничек итеп шулай үзенең иҗатында обывательгә хас вак, әһәмиятсез темаларга күчә ала? «Хәтфә сезон» комедиясендә Н. Погодин сурәтләгән тормыш — ачкыч тишеге аркылы күзәтелгән тормыш төсле булып күз алдына килә. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенен карарында, идеясез пьесаларны исемнәре белән күрсәтеп, болай дигән иде: «Кагыйдә буларак, бу пьесаларда совет кешеләре гарип- ләндерелгән — карикатурага әйләндерелгән рәвештә, примитив һәм аз культуралы итеп, зәвык һәм холык ягыннан обывательчә итеп сурәтләнәләр, кире персонажларга исә ачыграк характер сызыклары бирелә, алар көчле, ихтыярлы һәм оста итеп күрсәтеләләр. Мондый пьесаларда вакыйгалар күбесенчә ясалма һәм ялган итеп сурәтләнәләр, шуңа күрә ул пьесалар совет тормышы турында ялгыш, бозык тамаша тудыралар». Партия Үзәк Комитетының бу күрсәтмәләре илебезнең башкала һәм периферия театрлары сәхнәләрендә ни сәбәптәндер пәйда булган байтак пьесаларга карата турыдан- туры кагыла. ВКП(б) Үзәк Комитетының карарында: «драма театрлары репертуарының канәгатьсез хәлдә булуы шулай ук принципиаль большевистик театр тәнкыйтенең булмавы белән дә аңлатыла», — диелгән иде. — «Совет матбугатында театр тәнкыйтьчеләре ролендә гаять аз сандагы белгечләр генә чыгалар. Газеталар, матур әдәбият һәм театр журналлары пьесаларны һәм театр постановкаларын объектив һәм гадел тикшерергә сәләтле булган
96 
 
яңа тәнкыйтьчеләрне аз күтәрәләр. Аерым тәнкыйтьчеләр пьесаларга һәм спектакльләргә бәя биргәндә, совет драматургиясенең һәм театр сәнгатенең идея һәм художество үсеше интересларын кулланып түгел, ягъни дәүләт һәм халык интересларын кулланып түгел, бәлки группа интересларын, әшнәлек интересларын, шәхси интересларны кулланып эш итәләр». «Театр» журналы һәм «Советское Искусство» газетасы үз битләрен совет сәнгатенә чит булган, масаеп язылган тәнкыйтькә урың бирәләр. «Театр» (№ 10, 1947) журналының Б. Ромашовның «Бөек көч» пьесасы уңае белән булган чыгышын башкача ничек дип атарга мөмкин соң? Мәкаләнең авторы В. Жданов драматургны философик һәм художество фпкренең житәрлек тирәнлектә булмавында гаепли, аның әйтүенчә, драматург конфликтны хәл кылган вакытта, янәсе, тез чү- гүчәнлекнең фән өлкәсендә халыкка каршы, антидемократик юнәлеш икәнен билгеләүне истән чыгарган була. Әгәр дә В. Жданов мәкаләсенә ышансаң, пьесаның төп катнашучыларыннан Лавров белән Милягин уңышлы чыкмаганнар, аларның характерлары ачылмаган булып чыга. Л'1әкаләнең авторы «пьесадан барлык ярым-тоннар алып ташланган» дип кайгыра. «Советское искусство» газетасында басылган мәкалә дә шушыңа ' ошаш тонда язылган иде. һәр ике мәкаләдә дә театр матбугаты работниклары пьесага бәя биргәндә дәүләт интересларыннан чыгып эш итә белмәделәр, алар көнбатыш каршында тез чүгүчәнлеккә каршы драматургиядә беренче булып та- . выш күтәрүче Ромашов пьесасының җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булуын күрә алмадылар. «Театр» журналы һәм «Советское искусство» газетасы хәзергә кадәр үзләренең шул ялгыш позицияләрендә калалар булса кирәк, чөнки аларда бу әсәргә карата башка мәкаләләр булмады. Ә бит «Советское искусство» газетасы һәм «Театр» журналы совет театр сәнгатен һәм драматургияне үстерүдә төп оештыручы ролен уйнарга тиешле органнар. Драматургиядә һәм театр дөньясында килеп чыга торган барлык алдынгылык 
күренешләре шул газета белән шул журнал битендә таяныч тапмыйча кайда табарга тиешләр соң? ВКП(б) Үзәк Комитетының карарында аерым тәнкыйтьчеләрнең бәя биргән вакытта группачылык, әшнәлек интересларын, шәхси мөнәсәбәтләрне кулланып эш итүләренә игътибар юнәлдерелгән иде. Мондый хәлгә мисал итеп, «Полководец төне» дигән повесть буенча язылып, авторы Г. Березко тарафыннан «Мужество» дип аталган инсценировка тирәсендә күтәрелгән шаушуны күрсәтергә мөмкин. Безнең театр тәнкыйте өлкәсендә хәл шәптән түгел. Аерым тәнкыйтьчеләр байтак кына әсәрләргә эстетлык позицияләреннән чыгып бәя бирәләр, совет драматургиясенең уңай якларын кимсетәләр. Драма теориясе проблемаларына багышланган мәкаләләрдә җитди хаталар җибәрелә, драматургларга яңлыш юллар күрсәтелә. А. Борщаговскийның «Советское искусство» газетасы һәм «Театр» журналы битләрендә басылган мәкаләләр сериясе бу тәнкыйтьченең ялган яңалык турында- сөйләү астында драматургии форманы җимерү өчен көрәш алып баруын күрсәтә. А. Борщаговский «драматург геройның характерын ачарга тиеш, ә ул характерның үсешен күрсәтергә тиеш түгел» дигән схоластик бәхәсне күпертүе белән, кешеләр үзгәрми, катып калган формада яшиләр, дигәи карашны үткәрә; моның исә кешеләрне тәрбияләү һәм геройны хәрәкәте өстендә, характерның яхшы якка таба үсә баруында күрсәтергә чакырылган совет драматургы өчен кабул ителми торган караш икәнлеге үзеннән үзе ачык. А. А. Жданов, совет музыкасы эшлеклеләро киңәшмәсендә болан дигән иде: «... Икенче юнәлешнең (формалистик юнәлешнең А. С.) үзенчәлеге шунда, ул турыдан туры атакага барудан кача, үзенең ревизионист
7. ,с. Ә“. № 2 97 
 
 
 
 
 
лык эшчәнлеген социалистик реализмның төп положениеләре белән килешкән булып кылану маскасы астына яшерүне артык күрә. Моның ише «контрабанда» методлары, әлбәттә, яца түгел. Ревизия астына алынган тәгълиматның төп положениеләре белән килешкән булып кылану флагы астында ревизионизм белән шөгыльләнүнең мисаллары тарихта аз түгел. Шуңа күрә дә бу икенче юнәлешнең төп мәгънәсен һәм аның совет музыкасының үсешенә китергән зарарын фаш итәргә кирәк». Иптәш Ждановның бу сүзләре безнең театр тәнкыйтенә карата да бик туры килә. Кызганычка каршы, «Советское искусство» газетасы һәм «Театр» журналы тирәсенә тупланган тәнкыйтьчеләр группасы шундый «контрабанда» методлары белән файдалана. Бу группа вәкилләре Америка яки көнбатыш Европа теленнән тәрҗемә ителгән пьесалар турында, алар Москва яки Ленинград театрларыкыу бпрпоидә чак күренеп өлгерү белән, зур-зур мәкалә һәм рецензияләр язып чыгуны аеруча бер мәхәббәт белән эшлиләр. «Советское искусство» газетасы һәм «Театр» журналы театр тормышы һәм драматургия мәсьәләләрен яктыртуны нигездән үзгәртергә тиешләр. Бу органнар тәнкыйтьчеләр кадрын тәрбияләргә, аларны ВКП(б) Үзәк Комитеты карарларын үтәү өчен көрәшкә юнәлдерергә тиешләр. Совет язучылары союзы органы булган «Литературная газета» драматургиягә бик аз әһәмият бирә. Хәлбуки, безнең нәкъ менә шул «Литературная газета» битләрендә хәзерге совет драмасы һәм комедиясе тенденцияләренә тулы анализ ясалуын күрәсебез килә. Нәкъ менә шул газетада спектакль яки пьесаларга рецензияләр генә түгел, ә бәлки совет драматургларына юл күрсәтүчо мәкаләләр басылырга тиеш. Язучылар союзы секретариаты да, Сәнгать эшләре комитеты да бөтен драматургиянең нинди хәлдә булуы өчен ничек җаваплы булсалар, театр тәнкыйтенең нинди хәлдә булуы өчен дә, ж;аваплылыклары шуннан ким түгел. Язучылар союзы секретариаты драматургия һәм театр тәнкыйте мәсьәләләре белән шөгыльләнмәде, бу участокны үз күзәтүе астыннан ычкындырды. Менә инде елдан артык вакыт, Союз секретариатының утырышларында драматургиягә баглы иҗат проблемалары куелганы юк, теге яки бу 
пьеса һәм спектакль турында фикер алышынганы юк. Язучылар союзының журналларында («Звезда» журналыннан башкаларында)’ пьесалар басылмый. Совет язучылары союзы белән сәнгать эшләре комитеты арасында эшлекле багланыш һәм үзара ярдәмләшү юк. Сәнгать эшләре комитеты тарафыннан язучыларның, драматургларның эшләре белән, ә Совет язучылары союзы тарафыннан — язучыларның театрда эшләүләре, шулай ук театрларның үзләренең эшләре белән кызыксыну юк әле. Совет язучылары союзының драматургия комиссиясе, председателе А. Крон җитәкчелегендә, гафу ителмәслек дәрәҗәдә начар эшләде. Формасын югалткан, бернинди билгеле омтылышы булмаган хәлдә, ул комиссия бүгенге көн темасына язылган тулы канлы пьесалар тудыру өчен көрәшмәде, драматургларга актив ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнмәде. Совет язучылары союзының драматургия комиссиясе театр репертуарларына салкынлык белән анализ ясап утыручы регистраторга әверелде. Комиссиядә йомшак, идея ягыннан хата булган әсәрләргә каршы, кайбер театр тәнкыйтьчеләре һәм драматурглары арасында урын алган зарарлы теорияләргә каршы кискен көрәш булмады. Драматургия буенча эшләүче бу комиссия ничек итеп сугышчан, партияле позиция ала алсын соң? Чөнки бу комиссиянең работнигы Л. Малюгин озак вакытлардан бирле идеологии хаталар җибәреп килә. В. Сахновскийиыц «Режиссура турында фикерләр» дигән ялгыш китабын, бигрәк тә Н. Горчаковның халыкны комму

 
 
нистик рухта тәрбияләү эшендә театр сәнгатенең тоткан урнын аңламыйча язган кереш сүзен Малю- гинның матбугатта яклап чыгуы билгеле инде. Күптән түгел «Искусство» нздательствосында Л. Малю- гинның күренекле совет артисты Н. П. Хмелев истәлегенә багышлап язылган китабы чыкты. Совет чорында формалашкан артист турында язылган нәкъ шушы китапта рус әдәбияты, совет драматургиясе, совет сәнгате һәртөрле юллар белән кимсетеп күрсәтелә. Театр тәнкыйте мәсьәләләренә тукталганда, шуны да әйтеп китәргә кирәк: соңгы вакытта безгә чит булган формалист позицияләрдән торып, иң карт рус театрларына — МХАТ белән Малый театрга һөҗүм итәләр, бөек рус сәнгатенең мактанычына булган ышанычны какшатырга омтылу күренешләре ешайды. Мондый характердагы чыгышларга каршы һәрвакыт отпор бирергә кирәк. Совет язучылары союзының бурычы МХАТ ка да, Малый театрга да хәзерге көн темасына язылган тулы канлы репертуар тудыру эшендә ярдәм итү булырга тиеш. Совет язучылары союзы һәм Сәнгать эшләре комитеты театр тәнкыйтенең хәлен үзгәртергә, аны совет драматургиясенең яңа әсәрләрен тудыруга булышлык итә торган киң юлга чыгарырга тиешләр. Без беләбез, безнең драматургиябез тормыштан артка калып килә әле, — чынбарлык, хәзерге пьесаларның күбесендә сурәтләнгәнгә караганда күп тапкыр гүзәлрәк һәм тулырак. Без совет тормышының яңа күренешләрен сәхнәдә гәүдәләндерү эшенә кыюрак якын килергә тиешбез. Яна драматургия конфликтының табигате безнең драматурглар тарафыннан үзләштерелергә тиеш. Кайбер мондый теоретиклар да беткәне юк әле, алар үзләренең чыгышларында болай әйтәләр: имеш, безне шәхси интерес белән җәмәгать интересының берләшү проблемасы кызыксындырмый, ә бәлки шул шәхси интересның җәмәгать интересы белән ничек итеп каршы, лыкка килүе дулкынландыра, дң. ләр. Гомумән, — диләр алар, -L Ке’ шенең шәхси ягы турында язарга кирәк. 
Ләкин, кызганычка каршы ул хәсрәт теоретиклар бер нәрсәне аңламыйлар: хәзер инде безнен туган ил кешеләренең иң зур күпчелеге өчен шәхси мәсьәлә гомуми булып килә һәм булды да, ә гомуми мәсьәлә—тирән шәхси мәсьәләгә әверелә. Драматик конфликтның яңа табигате җәмгыять интересына баглы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән, Һәм күп вакытта ул шәхси мөнәсәбәтләрдә күренә икән, анда да ул җәмгыять интересларына баглы характерда була. Бу хәлләрне күрә белү өчен тормышны бик яхшы белергә кирәк һәм, иң әһәмиятлесе, үзеңә безнең кешеләребезгә карата саф, якын мөнәсәбәттә булырга кирәк, аларны курьерский поезддан гына карап узу яки үз өеңнең тәрәзәсе аша гына күзәтү юлы белән түгел, ә бәлки кешенең йөрәге, аның көче, акылы кайда күбрәк чәчәк ата торган булса, шунда, ягъни — хезмәттә* таный белергә кирәк. Совет власте елларында бөтенләй башка характерлар үсте һәм формалашты. Без хәзер, драманың, комедиянең, гомумән һәртөрле драма әсәренең нигезендә характер, совет кешесе характеры ятырга тиеш, дибез. Безнең драматургиянең, «мәңгелек» дип йөртелә торган драма кануннарына сукыр килеш иярүчеләргә караганда төп аермасы да шунда. Хәзер инде без, ' совет драматургиясенең үз традицияләре тудырылган, дип әйтә алабыз. Безнен совет драматургиясе — партияле драматургия. Драматург булу, партияле яңа совет драматургиясен тудыручы булу, ул — дәүләт эш- леклесе булу дигән сүз. Совет дра' матургиясе тормышка актив рәвештә катнаша, яңалыкны, алдынгылыкны югары күтәрә. Безнең коммунизмга таба булган җиңүчәп хәрәкәтебезгә комачаулык итүче барлык күренешләрне рәхимсезлек белән фаш итә ул.
99 
 
Безнең, драматургларның, һәркай- сыбыз өчен үз һөнәребезнең остасы булуга ирешү мәсьәләсе бик зур әһәмияткә ия булып тора. Без әле үзебезнең бөтенләй канәгатьләнмәслек дәрәҗәдә эшлән килүебезне яшерми әйтергә тиешбез. Театрлар репертуарында муллык юк әле безнең. Ә бит пьесалар бик күп санда булырга тиеш, алар арасында уртачалары да, яхшылары да, ниһаять, бик яхшылары да булыр. Без совет драматургиясенең тормыштан артта калып баруын бетерергә тиешбез. Партия Үзәк Комитетының драма театрларының репертуар торышы 
турындагы карары бик күп яктан үтәлмәгән әле. Драма театры өчен әсәр тудырырга сәләте булган барлык язучылар совет сәнгатенә булышырга, театрларыбызга тулы бәяле драма әсәрләре тудыру эшендә ярдәм итәргә тиешләр. ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм иптәш Сталин үзе совет әдәбиятына, һәм шул җөмләдән драматургиягә зур игътибар бирәләр. Бу хәл безне бик нык тырышып эшләргә бурычлы итә, барлык совет әдәбияты алдына куелган бөек бурычларны үтәргә җаваплы итә.

 

СОВЕТ ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ ҺӘМ КИНОДРАЛ1АТУРГИЯСЕНЕҢ ЧӘЧӘК АТУЫ ӨЧЕН! (Пленум карарыннан) I 
ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы тарихи карары совет драматургиясенең үсүенә, аның идея-художе- ство дәрәҗәсенең күтәрелүенә яхшы йогынты ясады. ВКП(б) Үзәк Комитетының карарыннан соң илебездәге театрларда, хәзерге заманның зур мәсьәләләрен күтәргән, совет җәмгыяте тормышы күр енеш ләр е н к омм у низмг а б ар у хәрәкәтендә ачып биргән, совет халкының хезмәттәге һәм сугыштагы батырлыкларын күрсәткән пьесалар барлыкка килде. Шундый драма әсәрләре рәтенә түбәндәге пьесалар кертелергә тиеш: Ромашовның «Бөек көч», Симоновның «Рус мәсьәләсе», Чир- сковның «Җиңүчеләр», Виртаның «Безнең кадерле икмәгебез» һәм «Бер илдә», Якобсонның «Цитадельдәге тормыш» һәм «Фронт сызыгы булмаган көрәш», Софроновиың «Бер шәһәрдә» һәм «Москва характеры», Суровның «Зур язмыш», Корнейчук- РЫЦ «Макар Дубрава», Григулис- ның «Балчык һәм форфор», Первой- ңовның «Көньяк төене», Штейннсц «Намус 
законы», Мовзонның «Константин Заслонов», Любимованың «Кар бөртеге», ДАихалковның «Кызыл галстук», Дмитерконың «Генерал Ватутин», Мамедха-нлының «Көнчыгыш иртәсе», Абишевның «Бердәм гаилә», Броделеның «Речное авылында яз» һәм башка .пьесалар*. В1\П(б) Үзәк Комитетының күрсәтмәләрен тормышка ашыруда шушы беренче уңышларны билгеләү белән бергә, пленум, хәзерге заман др аматур гиясенең торышы һаман да әле канәгатьләнерлек түгеллеген әйтеп китүне кирәк тапты. Совет театрларында идея сыйфаты һәм художество мастерлыгы югары булган пьесалар җитәрлек санда юк. Совет драматургиясенең артта калуы со-вет театраль культурасының тагын да үсеше өчен тоткарлык тудыр-а башлады. Совет язучылары союзының президиумы һәм секретариаты ВКИ(б) Үзәк Комитетының драма театрларының репертуары турындагы карарын үтәүгә язучыларны мобилизацияләмәгәннәр, пьесалар өстендә эшләргә илебезнең иң яхшы язучыларын тартмаганнар, драма әсәрләре язучыларга җитәкчелек итмәгән
100 
 
нәр һәм аларга җитди ярдәм күрсәтмәгәннәр. Бигрәк тә, соңгы ике ел эчендә драматургиягә килгән яшь язучыларга Язучылар союзының, секретариаты һәм президиумы тиешле ярдәмне күрсәтмәгәннәр. Совет әдәбиятының бу мөһим участогы Язучылар союзы секретариаты игътибарыннан төшеп калу нәтиҗәсендә, соңгы вакытта, илебездәге театрларның сәхнәләрендә ләм матбугатта идеясез, художест- волысыз пьесалар яңадан барлыкка килә башлады. Аларның кайберләре \Н. Погодинның «Хәтфә сезоны», В. Соловьевның «Веждан» ы) совет тормышың Һәм совет кешеләре образын турыдан-туры бозып күрсәтәләр, икенчеләре (Поляковның «Көтмәделәрме, Финкның «Студентла- р»ы, Масс һәм Червинскийның «Дуслариптәшләр турында», Галич һәм Исаевның «Сезне Таймыр ча- кыра»сы, Успенскийның «Булган ди өч дус»ы) идея-художество дәрәҗәләре түбән булу аркасында совет тамашачысының югары таләпләренә һич тә җавап бирә алмыйлар. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең карарында 1945—1946 елларда куелган кайбер пьесаларда «совет кешеләре гарипләндерелгән — кари, катурага әйләндерелгән рәвештә, примитив һәм аз культуралы итеп, зәвык һәм холык ягыннан обывательчә итеп сурәтләнәләр, кире персонажларга исә ачыграк характер сызыклары бирелә, алар көчле, ихтыярлы һәм оста итеп күрсәтеләләр. Мондый пьесаларда вакыйгалар күбесенчә ясалма һәм ялган итеп сурәтләнәләр, шуңа күрә ул пьесалар совет тормышы турында ялгыш, бозык тамаша тудыралар» дип күрсәткән иде. Драматурглар һәм театрлар моны игътибарга алмаганнар. Бер үк вакытта театр сәхнәләрен* дә совет тамашачысы өчен һичнинди идеяхудожество кыйммәте булмаган тәрҗемә пьесалар — көнбатыш буржуаз-либераль авторларның пьесалары куела башладылар. Совет драматургларының әсәрләре иң яхшы режиссерлар тарафыннан куелсын өчен һәм хәзерге заман темасындагы спектакльдә иң яхшы актерлар, катнашсын очен Сәнгать 
эшләре комитеты хәзергәчә әле катгый чаралар күргәне юк. Пленум совет драматургларының пьесаларында совет җәмгыяте тормышының төрле темалары җитәрлек чагылмавын күрсәтеп узды. Совет кешеләренең хезмәттәге батырлыкларын күрсәтә торган пьесалар юк. Эшчеләр һәм колхозчылар, аларның, сугыштан соңгы бишьеллыкны тутыру өчен, совет дәүләтенең куәтен ныгыту өчен алып барган көрәшләре театр сәхнәләрендә бөтенләй аз гәүдәләнәләр. Көнбатыш Европа һәм Америкадагы хәзерге заман буржуаз галимнәрнең дошман һәм артта калган идеалистик карашларына каршы алдынгы совет материалистик карашларның фәндә (мәсәлән, биология, медицина һ. б. өлкәләрдә) тантанасы өчен идея көрәше совет драматурглары эшендә үзенең чагылышын тапмаган. Буржуаз Көнбатыш алдында һәртөрле баш ию күренешләре (совет интеллигенциясенең артта калган өлеше арасында болар бар әле) бик аз пьесаларда гына фаш ителәләр. Хәлбуки, баш иючәнлек күренешләре белән көрәш темасы, совет патриотизмын тәрбияләү темасы, әүвәлгечә, драматургиянең төп темаларыннан берсе булып кала. Совет язучылары союзы һәм аның драматургия комиссиясе драматурглар алдына профессиональ мастерлыкка иреш/, әсәрләренең художество дәрәҗәсен күтәрү бурычларын куймаганнар. Күп кенә пьесаларда язучылар, тормыш күренешләрен күзәтеп тә а ларны идея-художество ягыннан тирән итеп гомумиләштермичә бирәләр'.- Еш кына, пьесада дөрес куелган тема, аның зур идеясе катнашучы геройларның характерларында һәм шәхси язмышларында үзенең тулы чагылышын тапмый. Болар барысы да шуңа китерә: художество дәрәҗәләре җитәрлек югары булмау аркасында бу пьесалар совет тамашачысын кызыксындыра алмыйлар
101 
 
һәм репертуардан бик-бик тиз төшеп калалар. Совет драматургиясенең югарыда күрсәтелгән йомшак якларының иң мөһим сәбәбе— язучыларның һәм драматургларның һаман да әле хәзерге заман тормышы белән, һәм эшчеләрнең, колхозчыларның, интеллигенциянең хезмэге белән ныклы элемтәдә булмауларында. Бары тик хәзерге заман тормышын ти- рәнтен белү • генә, җиңүчән яңа белән иске арасындагы бәрелештә туз торган реаль конфликтларны белү генә, безнең сове^т кешесен тирәнтен белү генә совет драматургиясен социалистик сәнгатьнең олы һәм киң юлына чыгара ала. Пленум театраль тәнкыйтьнең канәгатьләнмәслек торышын аеруча билгеләп үтте. «Театр» журналы (редакторы ип. Калашников) һәм «Советское искусство» газетасы (редакторы ип. Вдовиченко) еш кына үзләренең битләрендә формалистик, кәпрәючән, совет сәнгатенә яг булган тәнкыйтькә урын б трәләр. Бөтенроссдя театраль җәмгыятьнең театраль тәнкыйтьчеләр секциясендә һәм Язучылар союзы каршындагы драматургия комиссиясен-' дә, партия тарафыннан начар дип табылган позицияләрдә, сәнгатьнең политикадан читләшкәнлек позицияләрендә торучы тәнкыйтьчеләр тупланганнар, һәм бу эшне алар азмы- күпме ачык яки яшерелгән рәвештә үткәреп баралар. Шул төрдәге тәнкыйтьчеләр (Гурвич, Юзовский, Малюгин һәм башкалар) матбугат битләрендә артык ачык булмаган рәвештә, Бөтенроссия театраль җәмгыяте каршындагы һәм литера- торларның Үзәк йортындагы һәртөрле киңәшмәләрдә исә ачыграк рәвештә формалистик һәм эстетлык позицияләреннән торып, совет драматургиясенең уңай күренешләрен бозып күрсәтергә маташалар. .Безнең чынбарлыгыбызны, Ватан сугышы фронтында һәм социалистик төзелешнең сугыштан соңгы чорында совет кешеләренең батырлыкларын күрсәткән пьесалар шундый тәнкыйтьчеләр тарафыннан штыкка күтәреп каршы алыналар. Драматургиягә килүче яшьләрне алар аеруча дошман күреп каршы алалар. Мондый төр тәнкыйтьчеләр театрларның хәзерге заман совет темасына 
ышанычларын какшатырга1 маташалар, совет тамашачысына ялгыш ориентация бирәләр һәм хәзерге заман темасына мөрәҗәгать иткән бик күп драматургларның талантливы үсүенә комачаулыйлар. Шуңа ошашлы тәнкыйтьчеләр ара- сыада Көнбатышның буржуаз культурасы алдында баш иючәнлек алга сөрелә, рус классик драматургиясенең гаять бай мирасы читкә кагыла, совет драматургиясенең шактый зур тәҗрибәсенә карата нигилизм яши. Пленум, театраль тәнкыйтьчеләр арасында хәзергәчә әшнәлек, группачылык мөнәсәбәтләре яшәп килүен күрсәтеп үтте. «Советское искусство» газетасы һәм «Театр» журналы битләрендәге мәкаләләрендә, шулай ук, Бөтенроссия театраль җәмгыять каршындагы һәм Язучылар союзындагы киңәшмәләрдә ясаган чыгышларында мондый тәнкыйтьчеләр «спектакльләргә бәя биргәндә совет драматургиясенең һәм театр сәнгатенең идея һәм художество үсеше интересларын кулланып түгел, ягъни дәүләт һәм халык интересларын кулланып түгел, бәлки группа интересларын, әшнәлек интересларын, шәхси интересларны кулланып эш итәләр». Совет театраль тәнкыйтьчеләренең бер өлеше (Борщаговский, Бояджиев, Варшавский) фактта формалистик, эстетчы тәнкыйтьнең койрыгына тагылып баралар; икенчеләре (Альтман, Холодов) драматургиягә һәм театр сәнгатенә ят булган шушы карашларга килешү- чәнлек күрсәтәләр. Шулай итеп, политикадан читләшкәнлек позицияләрендә, «саф сәнгать», «сәнгать өчен сәнгать» позицияләрендә торган тәнкыйтьчеләрнең элекке һәм хәзерге эшләре әлегәчә фаш ителмәгән килеш, тәнкыйтьләнмәгән килеш калалар. Бөтенроссия театраль җәмгыяте каршындагы һәм литераторларның Үзәк йортындагы һәртөрле киңәшмәләрдә һәм утырышларда аерым
102 
 
тәнкыйтьчеләрнең, безгә ят булган формалистик позицияләрдән торып, илебезнең иң яхшы реалистик театрларына — Горький исемендәге М.ХАТ ка һәм Малын Академия театрына һөҗүм итүләре ешайганлыгын, бу театрларның теге яки бу кимчелекләрен тәнкыйтьләү белән һичбер уртаклыгы булмаган, ә совет сәнгатенә ят булган позицияләрдән торып, шушы театрларга — рус халкының һәм бөтен совет халкының милли горурлыгы булган театрларга — совет әдипләренең һәм театраль эшлеклеләренең мәхәббәтен һәм хөрмәтен какшатуны максат итеп куйган һөҗүмнәр ешайганын пленум һич тә түзеп тора алмаслык факт итеп күрсәтеп үтте. Хәзергәчә әле драма һәм театр теориясенең марксистик-ленинчыл нигезләре эшкәртелмәгән, революциягә чаклы булган рус театрының һәм совет театрының чын гыйльми тарихы төзелмәгән. Соңгы елларда чыккан аз санлы теоретик хезмәтләр бик зур кимчелекләрдән — буржуаз объективизмнан, формализм белән килешүдән һәм Көнбатыш Европаның буржуаз культурасы алдында баш июдән азат түгелләр. Дәүләт театраль сәнгате институтында хәзергәчә дәресләр формалистик кулланмалар буенча алып барыла һәм еш кына бу эш марксистик-ленинчыл позицияләрдә тормаган профессорлар һәм преподава- тельләр кулында була. Пленум югарыда күрсәтелгән кимчелекләрне моңарчы ук ачмауны һәм совет театраль тәнкыйтенең партияле юнәлешен һәм актерларның, режиссерларның яна кадрларын тәрбияләүне тәэмин итә торган тиешле идея һәм оештыру нәтиҗәләре ясамауны Совет язучылары союзы президиумының һәм секретариатының, шулай ук Сәнгать эшләре комитетының зур ялгышы итеп саный. Совет язучылары союзы органы «Литературная газета» совет драматургларының һәм тәнкыйтьчеләренең эшенә әһәмият бирмәгән һәм бирми. Газетада совет драматургиясенең һәм тәнкыйтенең торышына анализ ясаучы мәкаләләр бөтенләй юк диярлек. Газета хәзерге заман темасына язылган иң яхшы совет пьесалары алып килгән яшәү- чәи 
яңалыкны ачып бирә торган мәкаләләрне багмыг. Совет язучылары союзы журналлары «Новый мир», «Знамя» һәм «Октябрь» совет драматургларының иң яхшы пьесаларын басмыйлар, шуның белән драматургия турында әдәбиятның югары, кыен жанры итеп түгел, ә «икенче сорттагы» әдәбият дигән караш тудырырга юл куялар. Пленум Совет язучылары союзы каршындагы драматургия комиссиясенең эшен (председателе ип. Крон) канәгатьләнмәслек дип тапты. Аның эше политикадан читләшкәнлек белән, большевистик принципиальлекнең юклыгы белән, комиссия работникларының (ип. Малюгинның) ялгышларын томалап калдыру белән характерлы. Бу комиссия хәзерге заман темасына совет пьесалары тудыру буенча оештыру эшләре алып бармаган һәм тугандаш республик аларны ң драм атургларына ярдәм күрсәтмәгән. Совет язучылары союзының пленумы президиумны һәм секретариатны шушы карарда күрсәтелгән эштәге кимчелекләрне төзәтергә һәм, ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында әйтелгәнчә, Язучылар союзы драматурглар иҗатын сәнгатьнең һәм әдәбиятның тагын да үсеше интересларына юнәлдерсен өчен, бөтен чараларны күрергә мәҗбүр итте. Совет язучылары союзынын пленумы президиумны һәм секретариатны илебездәге иң яхшы язучыларны пьесалар өстендә эшләүгә системалы рәвештә тартырга, аларга иҗади ярдәм күрсәтергә һәм алар- ның әсәрләрен хәзерге заман- бурычлары яктылыгында һәм югары идея-художество таләпләреннән чыгып тәнкыйтьләргә мәҗбүр- итте. Совет язучылары союзының секретариаты һәм президиумы үзләренең утырышларында совет драматургларының яңа пьесаларын системалы рәвештә тикшереп барырга тиешләр; Сәнгать эшләре комитеты белән берлектә драматургларның иҗатларын һәм, театр эшлеклслә-ре һәм драматурглар белән берлектә,
103 
 
аерым театраль постановкаларны тикшерергә тиешләре Пленум Совет язучылары союзының президиумын һәм секретариатын республикалардагы һәм өлкәләрдәге драм атургларның эшенә көндәлек ярдәм күрсәтеп торырга, иҗатларын тикшерү өчен аларны А1осквага' ешрак чакырырга мәҗбүр итте. Б арлы к м и лл әт д рам ату ргл ар ы - кыц яшь кадрлары иҗатына аеруча әһәмият бирергә кирәк икәнлеге күрсәтелде. Секр ст а р на т пре д пр пяти еләргә, яца төзелешләргә, колхозларга1, хәрби частьларга, уку йортларына һәм гыйльмитикшеренү учреждениеләренә бару өчен язучы-драматург- ларны иҗат командировкалары белән тәэмин итәргә, драматургларның иҗат заявкаларын һәм алар- ның урыннарга барып кайту нәтиҗәләрен тикшереп торырга тиеш. Пленум, СССР Совет язучылары союзы президиумы һәм секретариаты эшендәге кимчелекләр республикалардагы язучылар союзлары иравлениеләренә дә, шулай ук, Язучылар союзының крайлардагы һәм өлкәләрдәге бүлекләренә дә хас дип тапты һәм шушы кимчелекләрне бетерү өчен аларга кирәкле практик чаралар күрергә тәкъдим итте. Пленум Язучылар союзының президиумын һәм секретариатын алдынгы язучы-драматурглар һәм совет театраль тәнкыйтенең яхшы өлеше белән берлектә үзәк матбугат битләрендә, «Литературная газета» һәм «Новый мир», «Знамя», «Октябрь» һәм «Звезда» журналлары битләрендә совет драматургиясенә һәм совет театрына карата сәнгатьнең политикасызлыгы яклы торучылар та рафы н на н п ро пат анда ланга н зарарлы карашларны, партия фикеренә каршы карашларны фаш итәргә мәҗбүр итте. Пленум Совет Язучылары Союзының басма органнарын сәнгать- | гс ң парти я л е ле ге по эи ци я ләреннә н торып, социалистик реализм позицияләреннән торып, безгә ят карашларга каршы каты көрәш алып барырга мәҗбүр итте. Совет сәнгатенә ят булган, эстетчы формалистик тәнкыйтьне тар-мар итү, ул, хәзерге заман драматургиясенең идея- художество кимчелекләренә карата партияле тәнкыйтьне җәелдерүнең башлангычы булырга тиеш. 
Театраль һәм әдәби тәнкыйтьчеләрнең бурычы — драматургиядәге алдынгы, партияле тенденцияләрне яклау, язучыларны большевистик партиялелек рухында тәрбияләү, аларның хезмәтләренә саклык белән карау. Театраль тәнкыйтьчеләр арасында яшәп килгән тынчу атмосфераны — ялгышларны үзара каплашу атмосферасын бетерергә кирәк, принципиаль идея тәнкыйтенең һәм үзара тәнкыйтьнең сыналган коралын кулланып, совет драматургиясенең үсү эшен алга илтергә кирәк. Шул максат белән пленум түбәндәгеләрне кирәк дип таба: Д р ам-атур ги я комиссиясендәге җитәкчелекне драматургия өлкәсендә партия позициясен тәэмин итәргә сәләтле булган яңа көчләр белән алмаштырырга; Совет сәнгатенең рухы белән бергә була алмый торган һәм партиянең күрсәтмәләренә һәм совет халкының таләпләренә каршы килә торган зарарлы карашларның һәм теорияләрнең учагы булганлыктан, ВТО каршындагы театраль тәнкыйтьчеләр берләшмәсен бетерү мәсьәләсен, шулай ук ВТО ның нәшрият эшчәнлегенә большевистик җитәкчелек тәэмин итүне Сәнгать эшләре комитеты һәм Бөтенроссия1 театраль җәмгыяте правлениесе алдына куярга; Театраль тәнкыйтьнең иң яхшы көчләрен Совет язучылары союзының басма арганнары тирәсенә — «Советское искусство» газетасы һәм «Театр» журналы тирәсенә, шулай ук, Совет язучылары союзы каршын д агы д р ам атур ги я к ом исс ияс е тирәсенә тупларга; «Театр» журналын Сәнгать эшләре комитеты белән Совет явучылары союзының уртак органы итеп үзгәртергә һәм аның җитәкчелеген алмаштырырга; Кинематография Мииистрлъвгы, Сәнгать эшләре комитеты һәм Архитектура эшләре комитеты алдына
101 
 
«Советское искусство» газетасының җитәкчелеген ныгыту кирәклеге мәсьәләсен куярга; «Литературная газета»ны (редакторы ип. Ермилов) совет драматургиясенең торышын һәм бурычларын системалы рәвештә яктыртып барырга мәҗбүр итәргә. Пленум, яңа репертуар тудыру эшендә театрларның оештыручан- дык ролен көчәйтергә һәм театрлар тирәсенә язучы ; др ам атургла рн ы туплау кирәклегенә Сәнгать эшләре комитетының игътибарын юнәлг- тс. Пленум «Новый мир», «Знамя», «Октябрь» һәм «Звезда» журналларының редакторларын журнал бит- ’ ләрендә хәзерге заман темасына багышланган иң яхшы драма әсәрләрен басып чыгарырга мәҗбүр итте. «Искусство» нәшрияты совет драматургларының. пресса һәм совет җәмәгатьчелеге тарафыннан яхшы дип табылган пьесаларын җитәрлек тираж белән бастырып чыгарырга тиеш. Совет Язучылары союзы пленумы шулай ук Дәүләт театраль сәнгать институтында уку-укыту эшләренең торышында җитешсезлек- ләр барлыкка Сәнгать эшләре комитетының игътибарын юнәлтте һәм моны кыска вакыт эчендә төзәтергә кирәк дип тапты. Пленум Совет язучылары союзының секретариатын Совет язучылары союзының Әдәби институтында драматургия мәсьәләләре буенча. дәрес бирүнең сыйфатын тикшерергә мәҗбүр итте. Пленум президиумы һәм секретариатны балалар өчен язучы драматургларның эшенә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә мәҗбүр итте. Пленум президиумны һәм секретариатны музыкаль драматургияне (опера, музыкаль комедия, балет) тудыруга катнашучы язучыларга ярдәм күрсәтергә мәҗбүр итте. Пленум секретариатка илебезнең үзешчәнлек театрлары өчен репертуар тудыру буенча махсус чаралар хәзерләүне тапшырды. Пленум, Советлар Союзы халык- лариның барлык телләрендә язучы иң яхшы язучыларны безнең теа. трлар өчен хәзерге таләпләргә һәм совет тамашачысының сорауларына җавап 
бирә торган идеяле, югары художестволы репертуар тудыруга чакырды. Бары тик драматургларның партия һәм халык алдында җаваплылык ларын күтәрү, форма- дистик-эстетчы тәнкыйть белән буржуаз Көнбатыш алдында баш иючәнлек белән кискен көрәш, совет драматургиясендә большевистик партиялелек принципларын тормышка ашыру, тормыш белән нык элемтә, коммунизм төзүнең бурычларын тирәнтен аңлау, художество форма өстендә армый-талмый эшләү генә совет әдәбиятына драматургиянең .артта калуын җиңәргә, совет сәнгатенең шушы мөһим участогында хәлиткеч уңышка1 ирешергә һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы тарихи карарын үтәргә ярдәм итәчәкләр. 

Кино — сәнгатьнең иң мөһим, иң массовый бер төре ул. Ул Советлар Союзының киң хезмәт ияләре массасын тәрбияләүдә күптән Инде коммунистлар, партиясенең чын булышчысы булып килә. Коммунизм идеяләрен пропагандалаучы, безнең илебез турында бөек дөреслекне сөйләүче совет фильмнары бөтен дөнья хезмәт ияләренең мәхәббәтен һәм ихтирамын казандылар. Совет киносының уңышлары — ул шактый дәрәҗәдә совет кинодраматургиясенең дә уңышлары, чөнки фильм нигезенең нигезе булып сценарий тора. Совет власте еллары эчендә кинодраматургия өлкәсендә актив эшләүче, киң танылган, иҗади яктан әһәмиятле сценарийлар тудырган күп кенә язучылар үсте (П. Павленко, Н. Вирта, Е. Габрилович, Б. Чирсков, М. Смирнов, А. Первенцев, Г. Гребиер, А. Довженко, 10. Герман, К. Виноградская, К. Исаев һ. б.) ВКП(б) Үзәк Комитетының совет сәпгатеиси. төп бурычларын билге
105 
 
ләп биргән тарихи карарларын кулланып, кинодраматурглар һәм режиссерлар безнең -киноның күтәрелеше туры-нда сөйли торган күп кенә яхшы сценарийлар һәм фильмнар тудырдылар («Ант», «Нахимов», «Варяг» крейсеры», «Себер җире турында җыр», «Рус мәсьәләсе», «Авыл укытучысы», «Нәвои», «Мичурин», «Яшь гвардия», «Чын кеше турында повесть», «Өченче удар»). Ләкин, әйтергә кирәк, соңгы вакытта идея ягыннан зарарлы, художество ягыннан йомшак сценарийлар һәм фильмнар да барлыкка килде. Болар рәтенә түбәндәгеләр керә: «Яңа йорт» (Е. Помещиков сцена ри йс ы). « Пое зд Көн чыгы шк а бара» (Л. Малюгин сценарийсы), «Балет солисткасы» (А. Эрлих сцс- нарпйсы). Совет язучылары союзының пленум ы совет к и н о д ра*м ат ур г и я с ене ң уңышлары җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип, һәм безнең халкыбыз ки- номатограф алдына куйган таләпләргә җавап биреп бетермиләр дип билгеләде. Алай гына да түгел, кинодраматургиянең артта калуы хәзер совет киносәнгатенең тагын да үсешенә төп тоткарлык булып тора. ВКП(б) Үзәк Комитеты «Зур тормыш» кинофильмы турындагы үзенең тарихи карарында, бик хаклы рәвештә, «яраксыз фильмнар чыгаруның төп сәбәпләреннән берсе — эшләргә тотынган әйберне белмәүдә, сценаристларның һәм режиссерларның үз эшләренә игътибарсыз һәм җиңелчә карауларында» дип күрсәтте. В1\П(б) Үзәк Комитеты безне ң д ра мат у рг л ар н ы ң п р а кти к а - сындагы иң мөһим кимчелекләрне ачып бирде һәм бу кимчелекләрне тизрәк бетерү юлларын күрсәтте. ВКП(б) Үзәк Комитеты әдәбият һәм сәнгать буенча чыгарган карарларында кинодраматургия алдына к у й га н б уры ч л а р н ы ки н о д ра м ат у р - гия хәзергә әле, хәл иткәне юк. Моның өчен Кинематография министрлыгы гына түгел, Совет язучылары союзы да җаваплы. Соңгы вакытка кадәр Язучылар союзы һәм аның җитәкчелеге кинодраматургия мәсьәләләре белән аз шөгыльләнгәннәр. Күп кенә язучылар үзләренең иҗат практикаларында кинодраматургия ул әдәби иҗатның оригиналь бер өлкәсе икәнлеген, һәм экранлаштыру, ул сценарийга, ә аннары экранга да әдәби әсәрнең аерым эпизодларын һәм геройларын 
механик рәвештә, һөнәрчеләрчә күчерү түгеллеген аңлап җиткермиләр. Шушы ялгышунын мисалы итеп, «Яшь гвардия» сценарие һәм фильмы өстендә эшләүнең беренче стадиясен күрсәтергә мөмкин. Бары тик партия тәнкыйте аркасында гына романны экранлаштыру эшенең дөрес чишелеше табылды. Совет язучылары союзының кинодраматургия мәсьәләләрендә кызыксынмавы аркасында П. Ыилин- ның бозык сценарийсын («Зур тормыш», икенче серия) тәнкыйтьләүдән тиешле нәтиҗәләр ясалмады. Язучылар союзы А. Довженконың «Мичурин» («Чәчәкләр эчендә тормыш») сценарийсының һәм фильмының беренче вариантын, шулай ук, Н. Погодин һәм С. Юткевичның «Россия өстендә яктылык» сценарийсын һәм фильмын тәнкыйтьләгән принципиаль, партияле тәнкыйть яныннан читләтеп үтеп китте. Союздаш республикаларда Язучылар союзы правлениеләре үзләренең күпчелегендә кинодраматургия мәсьәләләре белән аз шөгыльләнгәннәр, киностудияләргә чын иҗади ярдәм күрсәтмәгәннәр. СССР Язучылары союзы республикалардагы язучылар союзларына кинодраматурглар кадрларын үстерүдә аз ярдәм күрсәтте, шуның аркасында, мәсәлән, «Баку утлары» (Азер- байҗаи) һәм «Днепрогэс» (Украина) кебек мөһим сценарийлар ахы- рынача җиткерелмәгән килеш торалар. Аерым язучылар арасында сценарий турында: ул «икенче сорт» әдәбият, ул җитди литераторның игътибарына лаек түгел дигән карашны очратырга мөмкин әле. Мондый язучылар сценарий өстендә эшләү язучыдан роман, поэма, пьеса өстендә эшләгәндәге шикелле үк җаваплылык таләп ителүен оныталар.
106 
 
СССР Совет язучылары союзы правлениесе пленумы сценарий эшенә шушындый кимсетеп карауны начар дип тапты һәм, совет кинодраматургиясенең, бик зур политик һәм дәүләт әһәмияте булган, художество әдәбиятының иң мөһим жанрларыннан берсе икәнен аерата басым ясап әйтте. Совет язучылары союзы президиумының һәм секретариатының кино һәм кинодраматургия мәсьәләләренә игътибар бирмәве кинематография тәнкыйтенең торышына начар тәэсир ясый. Кино эшлекле- ләренең — язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең — кайберләре арасында В1\П(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарларында начар дип табылган карашлар — сәнгатькә политикасыз карашлар, кино әсәрләренә формалистик карашлар- яшәп килә әле. Кинематография тәнкыйте марксистик-ленинчыл эстетиканың бүтән мәсьәләләреннән аерылган. Кино тарихына һәм теориясенә багышланган китаплар теоретик яктан бик нык аксыйлар, ә кайберләре теоретик буталулардан да азат түгелләр. Бу китапларда укучы Америка киносы алдында баш ию- чәнлек фактлары белән, ачыктан- ачык формалистик концепцияләр һәм положениеләр белән очраша («Гриффит» җыентыгында М. Блей- ман һәм С. Юткевич мәкаләләре). Сценарийлар эше буенча бердәнбер кулланма булып, В. Туркинның «Кинодраматургия нигезләре» исемле искереп беткән эклектик китабы тора. Н. Лебедевның әле күптән түгел генә чыккан «СССР да кино тарихы очерклары» исемле китабында да теоретик буталу элементлары бар. Совет язучылары союзы президиумы һәм аның кинокомиссиясе к инем атогр а фия тә нкы йт ьчеләренеи иң яхшыларын уз тирәләренә тупламаганнар һәм аларның ярдәме белән совет кинематографиясенең бурычларына зарарлы карашларны, халыкка каршы карашларны конкрет гәүдәләндерүчеләрне фаш итмәгәннәр. Кино мәсьәләләренә карата совет матбугатында басылып чыккан мәкаләләр Совет язучылары союзы каршындагы кинокомиссиясендә тикшерелмиләр, идея һәм теория 
дәрәҗәсе түбән торган «Искусство кино» журналының номерлары тикшерелми. Кпнод р ам атурглар ны ң торм-ыщ таләпләреннән артта калуы, тормышны белмәү һәм тормыш күренешләрен зур- бурычлар, бөтен халык һәм дәүләт бурычлары яктылыгында карый белмәү, сценарийларның художество формасы өстендә җитәрлек эшләмәү, элеккечә, күп кенә кинодраматургия әсәрләренең идея-художество ягыннан йомшак булуының төп сәбәпләреннән берсе булып кала. Язучылар союзы кинематография өлкәсендә эшләүче язучыларга иҗади яктан да, оештыру ягыннан да ярдәм итми. Пленум Язучылар союзы каршындагы кинодраматургия комиссиясе кинодраматургиянең чын иҗади үзәге булып әверелмәгәнлеген, кинематография сәнгатенең төп әдәби проблемаларын хәл итүдә һәм язу- ч ыкинодр ам атургла р ны о ешты р уда Язучылар союзына булышлык итмәвен күрсәтеп үтте. Республикалардагы язучылар союзлары каршында хәзергәчә кинодраматургия комиссияләре төзелмәгән. Пленум Язучылар союзы җитәкчелегеннән кинодраматургиянең үсешенә җитди иҗади ярдәм күрсәтүне таләп итте. Совет язучылары союзының бурычы — Кинематография министрлыгында сценарийларның тематик планын төзегәндә иҗади катнашудан, яңа темаларны күтәрүдән һәм алар буенча фикер алышудан гыйбарәт. Язучыларның сценарийлар өстендә эшләүләре, иң квалификацияле язучыларны кинодраматургиянең яна әсәрләрен тудыруга тарту Язу чылар союзының һәм аның җитәкчелегенең иҗади игътибары үзәгендә булырга тиеш. Совет Язучылары союзы секретариаты һәм президиумының эш плаунында киносценарийларны система^ лы рәвештә тикшереп бару эше ><а ралырга тиеш.

 
Совет язучылары союзының президиумы кино өлкәсендә эшләүче язучыларга хәзерге заманның ип мөһим вакыйгаларын һәм мәсьәләләрен яхшырак яктыртыр өчен ярдәм итәргә, кинодраматургларга предприятиеләргә, яңа төзелешләргә, колхозларга, гыйльми учреждениеләргә, уку йортларына барыр өчен иҗади командировкалар бирергә, язучыларның иҗат заявкаларын һәм урыннарга барып кайту нәтиҗәләрен тикшерергә тиешләр. Язучылар союзы балаларны коммунистик тәрбияләү эшенә хезмәт игә торган картиналар өчен сценарийлар язуга язучыларны тартырга тиеш. СССР К и I юм ато г р<а фи я ми ни ст р - лыгыньш. сценарийлар студиясенең җитәкчелеге язучылар җәмәгатьчелеген сценарийлар тудыру эшенең барышы турында регуляр рәвештә информацияләргә тиеш. Пленум Совет язучылары союзы президиумы на студ иялә р н с ң х у до - жество советларына квалификацияле язучыларны беркетергә һәм бу гаять зур эштә аларныц актив катнашуларын булдыруны тәкъдим итте. Пленум киностудияләрнең сценарий бүлекләрен югары квалификаг циялс редакторлар белән ныгытуны кирәк дип тапты, бу эштә Язучылар союзы СССР Кинематография Министрлыгына реаль ярдәм күрсәтергә тиеш. Пленум Язучылар союзы каршындагы кинодрам атургия ко м и с - сиясен һәм әдәбият теориясе һәм тәнкыйть комиссиясен кино тарихы мәсьәләләрен һәм теориясен булдыруга активрак катнашуга' мәҗбүр птте. «Искусство кино» журналын кискен рәвештә яхшырту өчен 
һәрьяклап ярдәм күрсәтергә, бу журналны кино фәне өлкәсендә сугышчан большевистик тәнкыйть органы итеп үзгәртергә кирәк. Пленум «Литературная газета »ны кино һәм кинодраматургия мәсьәләләрен уз битләрендә системалы рәвештә яктыртып барырга мәҗбүр итте. Кинодраматургиянең иң яхшы әсәрләре Язучылар союзы журналларында — «Новый мир», «Октябрь», «Знамя», «Звезда» битләрендә басылырга тиеш. Шулай ук журнал битләрендә кино һәм кино драматургия мәсьәләләр ен тикшерүгә дә урын бирелергә тиеш. Пленум Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтында сценаристлар кадрларын тәрбияләү эше начар куелганлыгы турында СССР Кинематография Министрлыгының 11 г ътиба р ы н а җиткер д е. Язу ч ы лар союзы Кинематография Министрлыгына институт преподав ательләре- нең составын квалификацияле әдәби көчләр белән тулыландырырга ярдәм итәргә әзер тора. Пленум сценаристларның режиссерлар белән иҗади дуслыгын һәрьяклап ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте, бу нәрсә, тәҗрибә күрсәткәнчә, кинематографиянең югары художестволы әсәрләрен тудыруга куп кенә ярдәм итә. СССР Совет язучылар союзы правлениесенең пленумы илебезнең иң яхшы язучыларына мөрәҗәгать итеп, аларны иң массовый һәм иң халыкчан сәнгать булган — бөек совет кинематографиясенең куәтле үсешен совет халкы сораган кадәр санда тәэмин итәрлек, идея-худо- жество дәрәҗәсе югары әсәрләр тудырырга чакырды.