Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ АРТТА КАЛУЫНЫҢ КАЙБЕР СӘБӘПЛӘРЕ

СССР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕНЕҢ XII ПЛЕНУМЫ 
Үткән елның декабрь аенда СССР Совет язучылары союзы правлепиесепең XII нче пленумы бглып узды. Пленум. ВКП(б) Үзәк Комитетының «звезда» һәм «Ленинград» ‘журналлары турындагы карарыннан соң. әрмән, латыш һәм казах әдәбиятларының үсешенә, шулай ук ВКП(б) Үзәк Комитетының драма театрларының репертуары турындагы һәм «Зур тормыш» кинофильмы турындагы карарларыннан соң. совет драматургиясенең һәм кинодраматургиясенең торышына багышланган иде. Әрмән әдәбияты турында А. Сирас доклад ясады, өстәмә доклад белән К. Симонов чыкты: латыш әдәбияты турында И. Муйжниек доклад ясады, өстәмә доклад белән А. Сурков чыкты: казах әдәбияты турында С. Муканов доклад ясады, • стәмә доклад белән Б. Горбатов чыкты. Совет драматургиясенең торышы турында А. Софронов һәм совет кинодраматургиясенең торышы турында В. Щербина иптәшләр докладлар ясадылар. Совет язучылары союзы правлениесенең бу пленумы — Ленин—Сталин принцибының — әдәбиятның партиялелеге принцибының тантанасы өчен көрәштә, шулай ук, сәнгатьнең политикасызлыгы позициясендә, эстетлык һәм формализм позицияләрендә ■оручы идея дошманнарыбызга каршы көрәштә мөһим бер этап булды. Пленум театраль тәнкыйтьнең тэрышы аеруча начар икәнен күрсәтте һәм А. Гурвич, Ю. Юзовский, Л. Малюгин кебек, антипатриотик тәнкыйтьчеләрнең совет драматургиясенең алдынгы, иң яхшы әсәрләренә каршы алып барган әшәке чыгышларын фаш итүдә беренче адымны ясады. Түбәндә без „XII нче пленум материалларыннан: СССР Совет язучылары союзының генеральный секретаре А. Фадеевның чыгышын, К- Симонов, Б. Горбатов, А. Софронов иптәшләрнең докладларын һәм Совет драматургшгсенең һәм кинодраматургиясенең торышы турында пленум карарын урнаштырабыз. 


 СОВЕТ ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ АРТТА КАЛУЫНЫҢ КАЙБЕР СӘБӘПЛӘРЕ

Безнең совет драматургиясе, кетчелекнең художестволы үсешендә, безнең бөтен совет сәнгатебез шикелле үк, яңа сүз ул. һәм, һәр яңа иәрсә кебек, аның да алга баруын теләмәүче дошманнары бар. Әдәби планда безнең драматургиябезнең дошманы, ул бөтен совет сәнгатенең дошманы белән бөтенләй бер үк төсле. Безнең драматургиябез кешеләргә политик тәрбия бирү позицияләрендә тора. Без партияле драматургияне таныйбыз, ә дошманнар политикадан читләшкән сәнгать, «сәнгать өчен сәнгать» позицияләрендә, эстетлык итүче формализмның һәртөрле күренешләре позицияләрендә торалар. Дошманның безгә каршы көрәштә төп дәлиле бер һәм ул күптәннән килә: имеш, безнең бөтен совет сәнгате художество ягыннан йомшак. Гаҗәп, ләкин рус әдәбиятының титаннарыннан берсе булган, исеме Пушкин, Толстой, Чехов исемнәре белән янәшә торган, безнең драматургиябезне башлап җибәрүче Горький, иске заманда, бөтен гомере буенча, нәкъ менә шул яктан һөҗүмгә дучар булып килде. Үз вакытында Треневның «Любовь Яровая» исемле пьесасын да безнең идея дошманыбыз шулай каршы алды, ләкин совет тамаша
69 
 
чысы һ’әм партия фикере аны яклан чыкты, һәм вакыт бу әсәрнең гаять талантлы икәнен күрсәтте. Н. Погодин үзенең драматургиягә аяк баскан чакларын исенә төшергәндә, формалистик тәнкыйтьнең аңа ничек каршы чыкканлыгы турында сөйләде. Шул уңайдан ул Б. Ромашовның драматургии юлы никадәр кыен булганлыгын мисал итеп китерде. Совет драматургиясенең һәр яңа күренешен безнең идея дошманыбыз штыкка күтәреп каршы алды, ләкин партия яңаны яклады, һәм совет драматургиясе һәрвакыт җиңеп килде. Эстетлык итүче кайбер тәнкыйтьчеләр шушы трибунадан чыгыш ясаганда үзләренең «барокко» бизәкле фасадларын күрсәттеләр, һәм берни әйтә алмыйсың — матур. Ләкин ике учреждение бар — берсе, Сәнгать эшләре комитеты канаты астында Бөтенросспя театраль җәмгыяте, икенчесе, Язучылар союзы канаты астында — литератор- ларпың Үзәк йорты. Анда драматургларның һәм театраль, эшлекле- ләрнең киңәшмәләре һәм утырышлары өзлексез булып тора, тарих өчен дип әйтергә мөмкин, барысы да стенографияләнә, һәм анда без әлеге «барокко»ның тискәре ягын күрә алабыз. Шул тискәре як буенча, кешеләрнең чынында нәрсә уйлаулары турында фикер йөртергә мөмкин. Шушы киңәшмәләрнең һәм утырышларның стенографияләренә мөрәҗәгать итсәк, хәзерге заман драматургиясенең һәр яңа күренеше дип әйтерлек, барыннан да элек, эстетлык тәнкыйте юнәлешеннән, художество кимчелекләрен тәнкыйтьләүдән һөҗүмгә очравы күзгә ташлана. Ләкин бу тәнкыйтькә җентекләбрәк карасаң, аның уты драматургия өлкәсендәге чыннан да зарарлы һәм начар күренешләргә каршы түгел, ә, бәлки, драматургиябезнең алдынгы һәм яхшы күренешләренә каршы юнәлдерелгәнлеге бик ачык күренә. Шулай итеп, художество кимчелекләрен тәнкыйтьләү сылтавы астында асылда алдынгы драматургия алып килгән тормыштагы яңалык бәреи төшерелә. Моннан ике атналар элек, Совет язучылары союзы канаты астында драматургларның һәм театраль эш- леклеләрнең киңәшмәсе булып үтте, һәм менә шунда ип. Малюгин бо ларның 
барысының да ничек итеп эшләнүе үрнәген күрсәтте. Аның тәнкыйть уты тулысынча үткән елгы яхшы пьесаларга — Сталин премиясе алган пьесаларга — «Бөек көч»- кә, «Безнең кадерле икмәгебез»гә, «Бер шәһәрдә»гә каршы юнәлдерелгән иде. Әлбәттә, бу пьесаларның — һәрберсенең үзенә хас кимчелекләре бар. Ләкин аларның яхшы яклары аларның художество кимчелекләреннән бәхәссез өстен, һәм нигә соң, атап әйткәндә, төп ударны тулысынча шушы яхшы пьесаларга каршы юнәлдерергә кирәк булган? ВТО ның (Бөтенроссия театраль җәмгыятенең) 1947 нче елның 3 нчс Октябренда үткәрелгән киңәшмәсендә иптәш Холодов чыгышын алып карагыз. Анда менә нинди кызыклы вакыйгалар турында сөйләнелә «Күптән түгел генә Москва — Владивосток поездында багучы бер хатым бара. Ул, кемнеңдер чемоданы өстенә утырып, үзенең бизәкле күлмәген җәеп җибәрә дә, шундагы кешеләргә үзенең ялтырап торган күзләре белән бер карап алып, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә, тиз- тиз сөйләп китә: «Кемгә багу багарга, кемнең язмышын юрарга? Күп алмыйбыз, берәүне дә алдамыйбыз...» Багучы хатын бер лейтенантны күреп ала. Аның профессиональ игътибарын, иптәш Холодов әйткәнчә, лейтенантның «сугышчан орденнары, шәһәрләрне саклаган яки алган өчен бирелгән медальләре, яраланганлыгын белдергән кызыл һәм алтынсу төстәге нашивкалары тарталар». «Юк, багучы хатын юрамый, — ди иптәш Холодов, — ул ялгышмыйча эш итә, ул сугыш юлларын үткән яшь кешенең типик биографиясен ышаныч белән сөйләп чыга Аның киләчәк турында юраулары, тормышның үзе кебек үк, оптимистик булалар: барысы да яхшы булып бетәчәк, — монысын ул бик нык төшенгән. Бары тик червонная дама
70 
 
һәм трефовый король турында гына ул үзе өчен берникадәр иркенрәк сөйләргә юл куя». «Кайчакта кайбер пьесалар нәкъ менә шулай эшләнмиләрме сон? — дип сорый иптәш Холодов. — Шушы багучы хатын кебек, безнең кайбер драматургларыбыз, ә алар артыннан кайбер театрларыбыз һәм кайбер тәнкыйтьчеләребез дә тормыш дөреслегенә берникадәр ошый төшкән («тормышта шулай була») яки гомуми оптимистик тенденция белән («барысы да яхшы булып бетә») һәм «егет — кыз—егет» яки «кыз— егет — кыз» темасындагы артык ;атлаулы булмаган вариацияләр белән канәгатьләнмиләрме соң?» Яхшы, драматургиядә шундый багучылар булсын, дип фараз итик. Ләкин нигә соң иптәш Холодов бу багучыны идея-художество дәрәҗәләре түбән булган һәм совет кешесенең образын боза һәм пычрата торган пьесаларга бәйләп искә төшерми, ә, барыннан да элек, «Бер шәһәрдә» һәм «Безнең кадерле икмәгебез» пьесалары белән бәйләп •”скә төшерә? Тәнкыйтьче Борщаговский иптәш гә шундый' ук эшчәнлек белән шөгыльләнә. Без әле аның Корнейчук- ның «Украина далаларында» исемче пьесасын яраксызга чыгарырга ■’аташуын онытканыбыз юк. Иптәш Холодов чыгыш ясаган шул ук ВТО киңәшмәсендә иптәш Борщаговский Суровның «Райком секретаре» һәм Виртаның «Безнең кадерле икмәгебез» пьесаларына шулай ук бик каты каршы чыга. Беренче карашта дөрес тә кебек, — бу пьесаларның художество кимчелекләре юк түгел ич. Ләкин идеяхудожество дәрәҗәләре түбән булган бик күп пьесалар арасыннан нигә шушы алдынгы пьесаларны ут астына алырга кирәк була соң? Ә моннан ике атна элек, литера- торларның Үзәк йортында үткәрелгән киңәшмәдә иптәш Борщаговский, совет чынбарлыгын һәм совет кешеләрен бозып күрсәтә торган пьесалар турында шулай ук берни дә әйтмичә, Софроновның «Москва характеры» пьесасына һәм шул пьесаны сәхнәгә куйган Малың театрга һөҗүм итә. Шушындый тәнкыйтьнең (әгәр тәнкыйть дип әйтергә яраса) политик 
мәгънәсе нинди соң? Бу тән- кыйтьне, алдынгы совет драматур. тиясен хуҗаларча тупларга һәм берләштерергә омтылу итеп (әлбәт тә, аның кимчелекләрен дә тәнкыйтьләп) карарга мөмкинме? Юк, чөнки тәнкыйтьнең беренче акты язучы үзенең әсәре белән керткән яшәүчән яңалыкны билгеләү һәм, шул яңалыкны яратмаучы, совет драматургиясен себереп ташларга омтылучы идея дошманнарына һөҗүм итү булырга тиеш. Ә шуннан соң инде аның кимчелекләрен тикшерү белән шөгыльләнергә мөмкин һәм кирәк. Мисал өчен, Россиядә, XIX нчы йөзнең куәтле реалистик әдәбиятын оештыручы бөек Белинскийның, ул вакытта «натураль мәктәп» дип аталган яңа реалистик юнәлешне ничек бергә туплавын һәм рухландыруын иокә төшереп үтик. Шушы реалистик юнәлешнең барлык вәкилләрен дә Белинский генийлар яки талантлар дип санаганмы соң? Юк. Ул болай язды: «Моның белән без, натураль мәктәпкә кертелә торган яңа язучыларның барысы да генийлар һәм гадәттән тыш талантлар дип әйтергә һич тә теләмибез; без балаларча кызыгып масаюдан ерак торабыз. Россиядә яңа сәнгатьне, яңа әдәбиятны тудырган, даһилыгы безнең тарафтан гына түгел, хәтта Россиядән тыш та күптән танылган Гогольдән башка, натураль мәктәптә бик яхшыдан алып, бик гадигә кадәр булган байтак талантларны күрәбез. Ләкин әдәбиятның прогрессын талантларның үзләрендә түгел, алариың санында түгел, ә алариың юнәлешендә, алариың язу рәвешендә күрәбез без. Талантлар һәрвакытта булганнар, ләкин элек алар табигатьне бизәкләп күрсәткәннәр; чынбарлыкны идеаллаштырганнар; ягъни тормышта булмаганны тасвирлаганнар, һичкайчан булмастай нәрсәләр турында сөйләгәннәр, ә хәзер алар тормышны һәм чынбарлыкны алар- ның хакыйкатендә гәүдәләндерәләр.
71 
 
Шушының аркасында әдәбият җәмгыять 'каршында- мөһим әһәмияткә ия булды». Бу юллар Бслинскийның «1846 нчы елгы рус әдәбиятына караш» мәкаләсеннән алынды. Бу мәкаләсендә ул Достоевскийга, аның «Двойники» әсәренең реакцион асылын сизенеп, һөҗүм итә, һәм, галанты Достоевскийныкыннаи түбән булган, ләкин тормыш картиналарын дөрес итеп сурәтләгән Григоровичны яклап чыга. Белинский соңыннан Григоровичны да тәнкыйтьли, ләкин, беренчедән, ул аны, реакционлыгы өчен Достоев- скнйны тар-мар иткәннән соң тәнкыйтьли, икенчедән, Григоровичны хуҗаларча тәнкыйтьли: «Григорович әфәнде турында без хәзер үк әйтеп китәбез: повестька аның кечкенә генә дә таланты юк, ләкин җәмгыять көнкүреше очерклары өчен... гаҗәеп таланты бар... Повестьның кимчелекләре... урыны- урыны белән артык озынга сузып, табигатьне артык нечкә һәм артык бизәкле тасвирлауга кайтып кала. Ләкин крестьян көнкүреше очеркларының үзләренә килгәндә, — бу Григорович әфәнде әсәрләренең иң гүзәл ягы. Биредә ул үзенең зур күзәтчәнлегеи һәм эшне белүен күрсәтә алган һәм боларны, һәр икесен, гади, чын, дөрес образларда гаҗәеп талант белән (күрсәтә белгән. Аның «Авылы» — үткән елгы иң яхшы беллетристик әсәрләрнең берсе». «1847 нче елгы рус әдәбиятына караш»х исемле бүтән ике мәкаләсендә Белинский рус әдәбиятындагы реалистик юнәлеш дошманнарын, шул исәптән, «саф сәнгать» дип аталып килгән агымны яклаучыларны да бик оста рәвештә фаш итте. Белинский мондый әдәбиятның һич- кайчан һәм һнчкайда булмаганлы- гын исбат итте. Алай гына да түгел, Белинский тагын шуны да исбат итте: «Натураль мәктәпкә дошман мәктәпләр, — диде ‘ул, — натураль мәктәп үткәрә торган кагыйдәләрнең киресе булган кагыйдәләр белән язып та, яхшы әсәр булу мөмкинлеген эш белән исбат итәрлек бер генә дә күренекле әсәр бирмәделәр. Аларның бу юнәлештәге барлык омтылышлары натурализмның тантанасына... хезмәт иттеләр. Моны күреп, натураль мәктәпнең кайбер) дошманнары аның үзенең үк язучыларын ана каршы куярга азапландылар. Мәсәлән, бер газета Гогольның үзенең авторитетын Бут- ков әфәнде белән юкка 
чыгарырга уйлады». Бу юлы инде Белинский берәүгә дә мәгълүм булмаган язучы Бут- ковны, тормышның билгеле якларың дөрес чагылдырганы өчен, саф сәнгать яклы кешеләрдән аралап чыга. Белинский «натураль мәктәпнең» бөек киләчәген алдан күрде һәм аны барлык идея дошманнарыннан никадәр кыю саклаган булса, аның кимчелекләрен дә шул кадәр кыю ачты. Ул болай ЯЗДЫ: «... натураль мәктәп язучылары йөзендә рус әдәбияты дөрес һәм чын юл буйлап -китте, илһамның һәм идеалларның чын үзенчәлекле (самобытный) чыганакларына мөрәҗәгать итте һәм шуның аркасында ул хәзерге заман әдәбияты да, рус әдәбияты да була алды. Бу юлдан ул һич тә чыкмас шикелле, чөнки бу — туп-туры үзенчәлеккә (самобытностька), һәртөрле чит йогынтылардан азат булуга илтә торган юл. Без моның белән һич тә, ул һәрвакыт хәзерге хәлендә торып калачак дияргә теләмибез; юк, ул алга барачак, үзгәрәчәк, ләкин чынбарлыкка, натурага турылыклы булуны ул беркайчан ташламас. Без аның уңышлары белән масаймыйбыз һәм аларны һич тә зурайтып күрсәтергә теләмибез». Белинский үзенең идея дошманнары арасында Достоевский кебек зур язучылар бар заманда яшәде һәм эшләде. Ул вакытта әле көнбатыш әдәбият художество кыйммәтләре зур булган реалистик әсәрләр бирә торган иде. Ләкин Белинский, үз идеяләре тирәсенә кечкенәсей дә һәм олысын да туплап, бөек рус реализмы алып килгән яңалыкны һәм үзенчәлекне билгеләп бирер өчен сүзләр таба белде. Безнең драматургиябез исә башка шартларда — буржуаз сәнгать ху
72 
 
дожество ягыннан кыйммәтле бер юнә нәрсә дә тудыра алмаган һәм тудырмый торган заманда, Көнбатыш Европа һәм Америка драматургиясенең чын прогрессив көчләре совет драматургиясеннән өйрәнгән заманда туып килә. Ә Малюгин һәм Борщаговский иптәшләр кебек тәнкыйтьчеләр, буржуаз идеологияне, Көнбатышның буржуаз культурасы алдында баш пючәнлекне, көчәнеп эшләнгән формалистик әсәрләрне яки совет тормышын һәм совет кешесен тупас рәвештә бозып күрсәтә торган әсәрләрне фаш итү урынына, беренче чиратта, совет тормышындагы яңаны чагылдыручы совет драматургларына аяк чалырга маташалар. ВТО да һәм лптераторларның Үзәк йортында үткәрелгән һәртөрле утырышларның һәм киңәшмәләрнең стенограммаларына күз салсак, совет драматургиясенең соңгы вакыттагы яхшы әсәрләренең берсе дә, һичберсе дә — Ромашовның «Бөек көч», Лавреневның «Диңгез- дәгеләр өчен», Софроновның «Бер шәһәрдә» һәм «Москва .характеры», Суровның «Зур язмыш», Симоновның «Рус мәсьәләсе» — дошман каршылыгына очрамыйча үтмәгән- лекләрен күрәбез. һәм шул тәнкыйтьчеләр безнең драматургларны ниндидер югары художество позицияләреннән торып тәнкыйтьлибез дип исбат итмәкче булалар. Эстетик критерийларының таләпчәнлеге гаять югары булган бөек Белинский бөек Пушкинны тәнкыйтьләр өчен дә сүзләр таба алган һәм кечкенә Бутковны яклар өчен дә сүз таба белгән. Ә безнең вак зәвыклы һәм вак таләпле провинциаль эстетларыбыз сһциалис- тик реализмның драматургии әсәрләрендәге барлык алдынгы нәрсәне яманлаудан башка бернәрсә дә таба алмыйлар. Шушындый сәнгать яратучыларның зәвыклары нинди икәнен, мин әйтеп киткән киңәшмәдә, иптәш Малюгинньщ чыгышыннан күрергә мөмкин. Сез инде аның «Бөек көч», «Безнең кадерле икмәгебез» һәм «Бер шәһәрдә» пьесаларыннан яманлап көлгәнлеге турында ишеттегез. Шул ук вакытта ул түбәндәгене әйтергә дә кирәк таба: «Сезне Таймыр чакыра» һәм «Дусларпптәшләр ту- рында» пьесаларының, кимчелекләре никадәр генә булмасын, 
әгәр дә без юк итү принцибы буенча барсак, бу жанрда шуннан артык бернәрсә дә эшли алмабыз шикелле тоела мица». Шулай итен, пптәш Малюгин идея- художество дәрәҗәләре түбән булган пьесаларны яклар өчен ягымлы сүзләр таба алган. Безнең драматургиябезгә карата шушындый политикасыз, провин- цналь-эстет карашлар кем тарафыннан тукландырылалар? Алар, хәзергә әле фаш ителмәгән, ләкин электә күп кенә тәнкыйть мәкаләләре язган авторлар тарафыннан, драматургия һәм театр өлкәсендә озак вакытлар буенча «авторитетлар» булып саналган, ләкин безнең театрларыбызның репертуары турында ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарыннан соң шикле рәвештә тынып калган авторлар тарафыннан тукландырылалар. Мин күз алдымда Гурвичны һәм Юзовский- иы тотам, — бу тәнкыйтьчеләр марксизм-ленинизм позицияләрендә тормыйлар. Алар сәнгатьнең политика- сызлыгы позицияләрендә торалар, совет драматургиясенең һәм театрының күренешләрен җанлы тормыш барышы белән түгел, ә конкрет булмаган китап критерийләре 4 белән тикшерәләр, янәсе хәзерге заман драмасының теге яки бу авторы үзенең кайсы булса бөек бабасының, күбрәк очракта Шекспирның яки Бальзакиың, дәрәҗәсенә никадәр якын күтәрелә алган. Безнең тәнкыйть диференциа- цияләимәгән диләр. Дөрестән дә, ул әшнәлек мөнәсәбәтләренең сөрсеп беткән атмосферасында яши, ләкин аның үз эчендә мәгълүм бер дпфе- ренциация бар, һәм бу нәрсә безнең идея дошманыбыз файдасына хезмәт итә. Гурвич, Юзовский тынга калган терәк-авторитетлар булып торалар, аларпың элекке мәкаләләрендә һәм китапларында чагылган ялгыш карашлары әлега тәнкыйтьләнмәгән килеш калалар, ә аларныи позицияләреннән торып, Борщаговский, Малюгин, Бояджиев иптәшләр
73 
 
безнең совет драматургиясен яманларга маташалар. Ә Альтман, Холодов, Залесский һәм башкалар йөзендә, үзен партияле дип санаган тәнкыйть, шулай ук, әшнәлек мөнәсәбәтләрен бозмас* өчен-, сәнгатькә зарарлы, политикасыз карашларга отпор бирми, аларга карата килешүчәнлек күрсәтә. Биредә Софроновны, ул Горький исемендәге МХАТ ны һәм Малый театрны тәнкыйтьтән араларга тели дип гаепләделәр. Әлбәттә, бу театрларда тәнкыйтьләнергә мөмкин нәрсәләр шактый. Ләкин, безнең драматургларыбызиыц, Сәнгать эшләре комитеты һәм Совет язучылары союзы канаты астындагы театраль эшлеклсләрнең вәкилләре белән бергә үткәрелгән утырышларда һәм киңәшмәләрдә, әйтик, Художественный театр ничегрәк тәнкыйть ителә? Мисал өчен, Н. Погодинньпң чыгышын алыйк. Ул театрлар «нивелирланалар», барысы да МХАТ ка. ошый башлыйлар дигән караш белән чыга. Менә эле'к, ичмасам, эшләр башкача торган: Камерный театрның үз йөзе булган, Погодинның «Аристократлары»!! сәхнәгә куйган Охлопковның үз йөзе булган. Ләкин Погодин бернәрсәне оныта: Камерный театр «үз йөзе>;> бар дип әйткән чакта буржуаз-эс(тет театр иде, ә хәзер, әгәр дә ул үз артыннан койрык кебек сөйрәлеп килгән буржуаз-эстет үткәнен ташлап, социалистик реализм позицияләренә эзлеклерәк басса, Камерный театр үзенең чын йөзен таба алыр иде. «Аристократлар»ны сәхнәгә кую чорындагы Н. Охлопков театраль сәнгатьтәге иң әшәке сул формалистларның үрнәкләренә күбрәк иярүче иде. Н. Охлопков җитәкчелек иткән Москва драма театры, бары тик хәзер генә үзенең йөзен барлыкка китерә, чөнки ул социалистик реализм методын үзләштерергә омтыла. Бары тик бик надан кеше генә театрның реализмга таба баруы аның йөзен югалта дип уйлый алуы мөмкин. Киресенчә, бары тик социалистик реалзтзм гына һәрбер театраль эшлекле әчеп иҗади индивидуальлеген булдырырга булыша, чөнки бары тик социалистик реализм гына тормышның иң тирән процессларын мәгълүм иҗади индивидуальность җанының иң яхшы, иң затлы көчләре аркылы гәүдәләндерергә мөмкинлек 
бирә. Литераторлариың Үзәк йортында моннан ике атна элек үткәрелгән, шул ук яман атка калган киңәшмәдә Н. Погодин безнең театрларга карата үзенең түбәндәге карашын белдерде: «Күпмедер вакыттан башлап, минем карашымча... театрларда, кайсында элегрәк, кайсында соңрак (бу моментны клиника юлы белән билгеләү кыен) сүлпәнлек туды. Минемчә, ул сугыштан соң башланды шикелле. Сәбәпләре, минем фикеремчә... һич югында театр өчен, ә аннары драматург өчен дә, театр сәнгатенә һәм драматургия үсешенә начар тәэсир итә торган — теге яки бу драма әсәренә карата мәҗбүрилекнең, директивачылыкның барлыкка килүе». Мин «мәҗбүрилек» һәм «директивачылык» дигәннәрне вакытлыча читтә калдырып, Н. Погодинның, «иҗади карашлары» (шулай дип әйтик) үсешен күзәтеп үтәсем килә Югарыдагыларны әйткәннән соң ул, театрларның «нивелировкалануы» турындагы безнең та.рафтан инде тикшерелеп үтелгән ялган положениесен җәелдерә. «Монысы инде, — ди ул, — хәзерге заман белән барлык бәйләнешләрне югалту, шушы хәзерге заманга! театрлар ягыннан да, авторлар ягыннан да игътибарсызлык, салкынлык үрнәге». Москва Художество театрына карата Н. Погодин менә нинди фикерләр әйтергә батырчылык итәг «Тагын тупас рәвештә ачыктан-ачык әйтәчәкмен... Бу очракта Художественный театр турында сөйләделәр. Художественный театр — ул бик гомуми... Ул бина да, ул портретлар да, ул кош та, ләкин кешеләр, җанлы кешеләр дә бар бит. Алар ничек фикер йөртәләр? — Суров хәзер конъюнктурада, Суров — ул «партияле», ул, мөгаен, бусы нитә, тегесе нигә икәнен аңлый торгандыр, һәм, димәк, бу дөрес эшләнә.
74 
 
Әйдә куябыз. Тормышта менә шулай була да. «Нәрсә куясыз?» — дип "сорыйсың. — «Без үзебез дә белмибез». — Бездә пьесалар заказчик кушканча язылалар, ә гомумән аңлавы кыен. Бу нәрсә җавапсыз- лыктан, инде урнашып киткән оятсыз игьтибарсызлыктан килеп чыга». Үзенең каләмдәш иптәшләренә карата, реалистик театрның бик яхшы совет эшлеклеләренә карата менә нинди тупас мөгамәләгә кадәр тәгәри Н. Погодин. Үзенең чыгышында Н. Погодин шушы карашын барлык театрларга җәелдереп, бары тик Ермолова исемендәге театрга һәм Ленин комсомолы театрына ташлама ясый. Малын театрның художество җитәкчесе иптәш Зубовның бу киңәшмәдән (шулай дип әйтергә яраса) китәргә мәҗбүр булуы бер дә гаҗәпләнерлек хәл түгел, ул Погодинның сүзләрендә Художественный һәм Малый театрларның теге яки бу кимчелекләрен тәнкыйть итүне түгел, бәлки рус сәнгатенең милли горурлыгына, театр өлкәсендә рус халкы тудырган иң яхшы нәрсәгә булган мәхәббәтне Һәм ышанычны какшатырга маташуны хаклы рәвештә сизә. Ә Н. Погодин артыннан, шул ук максат белән, совет драматургиясендә. һәм совет театрында реалистик юнәлешне яманлау максаты белән, иптәш Борщаговский илебездәге иң яхшы театрларның берсе булган Малый театрның художество җитәкчесен шундый сүзләр белән озата: «Зубов Софронов безнең заман идеяләре белән сулый дип, патетика белән сөйли башлаганда, режиссерхудожникның бөтен торышында бу минутта ниндидер тын чыгару, ниндидер изге гамәл кылу сизелә. Мин бу ялган классик темпераментны Малый театрда совет темасына куелган спектакль белән чагыштырып карыйм». Моны мин театрларда совет темасына ышанычны какшатырга һәм театрларда совет спектакльләрен кую эшендә таркаулык тудырырга теләүдән башка бернәрсә дип тә әйтә алмыйм. Икенче яктан, биредә формалистик тәнкыйтьнең шул ук юнәлдерүче кулы күренә. Мин сезнең игътибарыгызны тагын бер киңәшмәгә, БТО да, Москва 
драма театры куйган «Яшь гвардия» спектаклен тикшерүгә тартырга мәҗбүрмен. «Яшь гвардияне» куюда Н. Охлопков зур гына җиңүгә иреште. Аның спетаклендә романда нинди идея кимчелеге булса, шундый ук кимчелек бар иде. Хәзер бу кимчелек, роман авторы буларак, минем тарафымнан да, театр тарафыннан да төзәтелә. Ләкин бу спектакль сәнгатьтә реалистик методларның җиңүе иде. Спектакльдә Охлопков- ның элекке, реализмга каршы мәгълүм карашларының калдыклары сизелде, һәм алар спектакльнең, сыйфатын түбәнәйттеләр. Н. Охлопков әле бөтенләй күптән түгел генә театрда реализмга каршы карашта тора иде. Мәгълүм булганча, ул вакытта Н. Охлопков өчен программа булып торган «Сәнгатьнең буяулар байлыгы» исемле мәкаләсендә ул Вахтангов исемендәге театрда куелган «Сирано де Бержерак» исемле формалистик спектакльне яклап чыкты. Ул үзенең мәкаләсендә бутафористик курчакларны, маскаларны яклап чыкты, ул эмблемалар, символлар яклы иде. Л4ине роман язарга, драматургларны бу романны инсценировка- лауга һәм режиссерларны «Яшь гвардия» спектаклен сәхнәгә куярга рухландырган җанлы тормыш Н. Охлопковны реализм позицияләренә алып килде һәм аны күп нәрсәдә үз эшенә яңача карарга мәҗбүр итте. Ләкин ВТО да бу' спектакль нинди позицияләрдән тикшерелде сон? Тәнкыйтьче иптәш Бояджиев барыннан да элек Охлопковиыц формалистик үткәненә дифирамблар җырларга тотынды. «Гәрчә анда бик күп сикелтәләр булса да сез үз юлыгыздан куркакларча читкә борылмадыгыз, сез үзегезнең, дөньяны образлар аркылы күреп белүегезгә турылыклы булып калдыгыз
75 
 
һәм җиңүгә ирештегез. Мин сезнең өчен, сезнең принципларыгызның җиңүе өчен шатмын... Белмим-, сез минем озак еллар буенча дәвам иткән тәнкыйтемне пичек кабул итә торгансыздыр, ләкин мин сезгә шушы салкын диңгезнең, ярларыннан торып, икенче сүзләр белән әйткәндә, сезнең үз позицияләрегездән торып, Һөҗүм итеп килдем. Ә сезгә, әлбәттә, башкача, тамырларында кан урынына кайнаган су аккан, рәхимлекне бары тик акчарлакның мәрхәмәтле канатлары җәелгән җирдә генә күргән тәнкыйтьче сезне газеталарда, журналларда Һәм китапларда Һичбер урынсызга тәнкыйть итә, сүтә дип тоелгандыр». Күрәсез, хәтта Охлопковның реалистик юлдагы җиңүе дә формалистик позицияләрдән реализм цитаделенә— Горький исемендәге МХАТ ка удар ясар өчен файдаланыла. Ә тәнкыйтьче Е. Сурков, ул вакытта сәнгать эшләре буенча Бөтенсоюз Комитеты работнигы, Бояджиевка кушылып, шулай җырлый: «Мин әйтергә тиешмен, минем позициям миннән алда сөйләүченең позициясеннән берникадәр аерылып тора. Чөнки бу спектакльнең режиссеры белән минем электән килгән бәхәсләрем Һәм тарткалашуларым булмады». Кыска итеп әйткәндә, Е. Сурков Охлопков белән Һәрвакыт килешеп килгән Һәм аның бу спектаклен элекке принципларын раслау итеп карый. Шул (караштан Е. Сурков- ның киноактер театрында режиссер С. Герасимов тарафыннан куелган «Яшь гвардия»гә, икенче реалистик спектакльгә, ни өчен Һөҗүм итүе аңлашыла: «Әйе, Герасимов эшләгән нәрсә бик әһәмиятле дә, бик ялган да, — ди Е. Сурков, — Бу шуңа күрә бик ялган, чөнки хакыйкатькә чагыштыргысыз рәвештә якынрак торган юл, Охлопков тарафыннан эшләнгән спектакльдә тәкъдим ителгән инде». Күрәсез, театрларның үз йөзе турындагы барлык сөйләнүләр, тикшереп караганда, юк нәрсә булып чыгалар. һәрберсенең үз иҗади йөзе булган ике реалистик спектакльне яклап чыгасы урында, Е. Сурков формализм позицияләреннән торып, Герасимов спектакленә Һөҗүм итә. Социалистик реализмның кинода җиңүен күрсәткән «Яшь гвардия» фильмына кереш булып киткән бу спектакль образлары турында Е. Сурков мыскыл итеп сөйли. Имеш, Герасимовта Олег Кошевой образында 
«түгәрәк, алсу йөзле кечкенә генә бер сөйкемле малай йөри, үтүкләнгән чалбарын пөхтә итеп төзәткәләп, маңгаена төшә торган чәчләрен гади мәктәп тарагы белән тарап йөри ул... Беренче минутта, — дип дәвам итә Сурков, — яхшы үтүкләнгән чалбар кигән, алсу яңаклы бу малайга миндә зур кызыксыну хисе туа, ләкин бу чыннан да бары тик бер генә минут дәвам итә...» Шулай итеп, Н. Охлопковның. реалистик җиңүе, Бояджиев һәм Е. Сурков тибындагы тәнкыйтьчеләр тарафыннан: һәм театрдагы, һәм кинодагы реалистик сәнгатькә каршы һөҗүм итү өчен файдаланыла. Ялган иярченнәре позицияләреннән күптән алга киткән спектакль авторы Н. Охлопков үзе шушы эстетланучы һәм ялагайланучы тәнкыйтькә [менә ничек җавап бирде: «Театр репертуары турында В1\П(б) Үзәк Комитеты карарының бөтен тирән мәгънәсен син биредә, тамашачы белән очрашканда, аны нәрсә чын-чынлап һәм тирәнтен дулкынлатуын һәм тирән кичерешләргә ташлавын күргәндә генә төшенәсең, һәм без, тирән идеяле спектакльнең тамашачы тарафыннан дулкынланып кабул ителүе... артистның үзен дә үстерүенең, аны рухландыруының һәм чын сәхнә дөреслеге белән нурландыруының шаһитлары булып торабыз... Бары тик тормышыбызны бөтен философик тирәнлеге белән аңлаудан илһам алганда гына, бары тик безнет героик заманыбызның алдынгы идеяләрен югары күтәргәндә генә, бары тик тормышның иң яшерен поэтик мәгънәсен ачып биргәндә генә, — безнең сәнгатебезне, сугышчан гуманизм коралы буларак, алга илтергә мөмкин». • һәм тагын бер кызык чагыштыру. Литер аторларның Үзәк йортын
76 
 
да ясаган чыгышында иптәш Малюгин мондый хәсрәткә төште: «Безнең драматургиянең бәласе шунда: драматурглар хаклы рәвештә, геройның хезмәте белән шөгыльләнеп. моны иң әһәмиятлесе итеп санап. аның җәмәгать эшләре белән шөгыльләнеп, героиның шәхси тормышы белән кызыксынуны бөтенләй туктаттылар. Без, тормышыбызның бу ягын, бу кешене нигәдер яшерергә тырышабыз». Ә иптәш Охлопков «Яшь гвардия» спектаклен тикшергәндә мондый дөрес фикер әйтте: <Хәзер хәтта осталыгы җитеп бетмәгән драматург та, кровать рамкасыннан чыга алмаган «оста драматургтан» мең мәртәбә күбрәк эшли ала». Кешедәге шәхси сыйфатларны тирән итеп гәүдәләндерү, драматурглар иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнүдән туктау аркасында килмәгәнлеген, ә драматургларның чын тормыштагы, кешенең шәхси омтылышлары җәмәгать омтылышлары белән бергә кушыла торган тормыштагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең һәм конфликтларның тирәнлеген чын-чыннан аңлавыннан килгәнлегең Н. Охлопков төшенгән инде. Формалистик тәнкыйтьнең безнең алдынгы режиссерларны, алар реалистик сәнгать юлы буенча алга барган вакытта, артка тартканлыгын күрергә кыен түгел. «Күктә яшәүче» өяз тәнкыйтьчеләре Һәм Көнбатыш Европаның буржуаз сәнгате алдында колларча баш июдән килеп туган эстетик зәвыклар буенча законнар чыгаручылар мине гафу итсеннәр, мин безнең күп кенә пьесаларның Һәм спектакльләрнең түбән художестволы булуларында төп гаепнең нәкъ менә аларда икәнен күрмичә кала алмыйм. Әгәр дә без совет драматургиясендәге яңа үрентеләрне аларга дошман мөнәсәбәтләрдән аралар өчен кыйммәтле вакытыбызны бирергә мәҗбүр булмасак, без шушы барлык киңәшмәләрдә, һәм бигрәк тә биредә, пленумда, безнең эстетик таләпләребезнең чын югарылыгыннан торып, социалистик реализм таләпләре югарылыгыннан торын, безнең яхшы пьесалардагы чын художество кимчелекләрен тикшерүгә ■вакыт бирә алыр идек һәм шуның белән совет 
драматургиясе үсеше эшен алга этәрә алыр идек. Моның өчен алдынгы авторларның берсенең дә безгә хәтере калмас иде, чөнки алар безнең үз тугай эшебезне хәзерге заманның алдынгы позицияләреннән торып тәнкыйть итүебезне аңларлар иде. Ә эстетлык итүче тәнкыйть үзенең провинциаль масштабы белән ачык мәсьәләләр тирәсендә әллә нихәтле томан «куерта» һәм үзенең максаты итеп, барыннан да элек, совет драматургиясенең аягың сындыруны куң. Н. Погодинның яңа «ачышы» булган?—«театр сәнгатенә һәм драматургия үсешенә начар тәэсир итә торган — теге яки бу драма әсәренә карата мәҗбүрилекнең, директивачылыкның барлыкка килүе» дигән сүзләрен ишеткәч, мин сорарга телим: совет сәнгатенә карата иң әшәке һәм иң тупас ялаларны кабатлау совет драматургына ничек оят түгел. Совет сәнгате турындагы мондый сүзләрне гадәттә безнең сәнгатьнең политик юнәлеше дошманнары, сәнгатьтә партия җитәкчелегенә каршы дошманнар, халык идеалларына иң тирәнтен бирелгән һәм шуңа күрә дөньяда иң азат булган социалистик сәнгатькә каршы дошманнар сөйлиләр. Шулай итеп, Н. Погодинның чыгышы эстетлык флагы астында совет драматургиясенә каршы аның дошманнары алып барган көрәшнең политик мәгънәсен бөтен тулылыгы белән ачып бирә. Совет язучылары союзының президиумы һәм секретариаты пленум алдында үзләренең гаепләрен таныйлар; без драматургия мәсьәләләре буенча зур 'кичегү белән шөгыльләнә башладык һәм безнең драматургиябезгә һәм театрыбызга дошман булган күренешләрне үз вакытында фаш итә алмадык. Фаш итә алмадык кына түгел, хәтта озак вакытлар буенча Язучылар союзы канаты астында безнең идея дошманнарыбызга үз карашларын җәелдерергә мөмкинлек биреп килдек.
77 
 
Хозер без бу сабактан тиешле идея һәм оештыру нәтиҗәләрен чыгара алырбыз һәм, киләсе пленум җыелудан күп элек, безнең партиямен җитәкчелек күрсәтмәләренә һәм Ленин — Сталинның 
бөек өйрәтүенә таянып, совет драматургиясенең иҗади мәсьәләләренә күбрәк вакыт бирә алырбыз, дип пленумны ышандыра алабыз.