ӘРМӘН СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ КЛАССИК МИРАС МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Әрмәнстанның бик зур хуҗалык һәм культура күтәрелеше, бик зур төзелеше шартларында, — ә бу төзелеш өлкәсендә Әрмәнстан республикасы Советлар Союзында беренче урыннарның берсендә тора, — менә шушы шартларда хәзергә кадәр әле әрмән язучылар оешмасы әдәбиятның барлык көчләрен аның төп бурычларын хәл итү тирәсенә, 19,46 елның көзендәге тарихи карарларда партия тарафыннан әдәбият алдына куелган төп бурычларны хәл итү тирәсенә туплый алмады. Ә моның белән икенче бер мәсьәлә бәйләнгән. Әрмән язучылар оешмасы әрмән әдәбиятының хәзергә кадәр а-ртта калуы өчен шартлар тудырган сәбәпләрне, аның алга хәрәкәт итүе өчен юлда бик җитди киртә булган хәлләрне җитди һәм тирәнтен тикшерү белән хәзергә кадәр шөгыльләнмәде. Хәлбуки, әдәбиятның үсүенә комачаулый торган сәбәпләрне тикшерүдән башка алга хәрәкәт итү һич тә мөмкин түгел. Шуны әйтергә кирәк, әрмән язу- ч ыл арының һәм тә нкы й ть ч елә р енең әрмән газеталары битләрендә ясаган күп кенә чыгышларында әрмән әдәбиятының үсешенә комачаулык итә торган аерым күренешләр җитәрлек дәрәҗәдә кискен һәм дөрес тәнкыйть ителделәр. Ләкин болар- ныц барысы да хәзергә кадәр системага китерелмәде, җитәрлек дәрәҗәдә җитди һәм кискен рәвештә формулировка бирелмәде, һәм бу күренешләргә каршы көрәш Әрмәнстан язучылар союзының эшендә төп идея бурычларының берсе булып әверелмәде. Хәлбуки, мәсьәлә гәрчә бик җитди булса да, шул ук вакытта ул бик гади дә. Мәсьәлә әрмән совет әдәбиятында төрлетөрле һәм үзара көрәшүче ике традициянең булуы турында, шушы ике традициянең көрәше турында бара, ә бу традицияләр- хәзерге көндә языла торган әсәрләр- өчен темалар сайлауда да, художниклар алдында торган бурычларны чишүнең методларында да, әрмән әдәбиятының классик мирасына мөнәсәбәттә дә турыдан- туры чагылалар. Яңа әрмән әдәбияты, XIX гасырның уртасыннан алып Әрмәнстанда Совет власте урнаштырылганга кадәр, зур һәм катлаулы юл үтте. Әрмән халкының тормышындагы трагик хәлләр, бер яктан, XIX һәм XX гасырларда әрмәннәрнең төрекләр тарафыннан ишетелмәгән рәвештә кыйналулары, — ә бу кыйналулар күп кенә вакытта көнбатыш империалистик дипломатияләренең провокациясе буенча эшләнәләр иде, — икенче яктан, рәсми патша Россиясенең милли җәбере, — менә шупгы- ларның барысы да түбәндәгене алдан билгеләделәр: шул әйтелгән вакыт буена азмы-күпме зур һәм намуслы әрмән литер аторларыньщ барысы да, берсе дә калмастан, теге яки бу чамада, үзләренең әсәрләрендә милли азатлык һәм милли бәйсезлек мәсьәләләрен күтәрделәр. Ләкин, кызганычка каршы, кайбер әрмән әдәбиятчылары, тән
78
хыйтьчеләре һәм язучылары хәзер бу факттан бөтенләй ялгыш нәтиҗәләр ясыйлар. Күп кенә хезмәт- ләрдә, мәкаләләрдә, төрле китапларга һәм җыентыкларга язылган сүз башларында, кайчагында ачык, кайчагында азмыкүпме яшертен рәвештә, барлык классик мирасны бөтенесе белән, һичбер диференциа- ииясез кабул итү фикере үткәрелә. Хәлбуки, бу һич тә алай түгел. Яна әрмән әдәбиятында аның иң беренче чыганакларыннан алып диярлек ике тенденция, үзара көрәшә торган ике линия бар. Ленин болай дип язды: «һәрбер милли культурада демократик һәм социалистик культураның, гәрчә үсмәгән булса да, элементлары бар, чөнки һәрбер милләттә хезмәт иясе һәм экспло- атацияләнүче масса бар, аның тормыш шартлары котылгысыз рәвештә демократик һәм социалистик идеологияне тудыралар. Ләкин һәрбер милләттә шулай ук буржуаз культура да бар...» 1902 елда, билгеле литератор һәм либераль эшлекле Газарас Агаян- ның 40 еллык юбилее уңае белән, үзенең сөйләнми калган һәм соңыннан гектографта басылган речендә Степан Шаумян болай дип язды: «... без үзебезнең сездән бертөрле дә мирас кабул итмәвебезне, юлларыбызның бөтенләй башка икәнлеген белдерәбез. Сез үзегезнең көчләрегезне барыннан да бигрәк милли-культура эш- чәнлегенә багышлагансыз, ә без политик революцион көрәшне алга сөрәбез». Шул рәвешчә, 1902 елда ук әле, Степан Шаумян Әрмәнстан әдәбияты һәм культурасы мәсьәләсендә революционерларның нәрсәне кабул итүләрен һәм нәрсәне кабул итмәүләрен бөтен ачыклыгы белән әйтә. Шунда ук, әрмән либералларына мөрәҗәгать итеп, Шаумян дәвам ИТӘ: «Һәм сез үзегезне азат фикерледер — прогрессистлар дип йөрт- мәкче буласыз. Үтенәм сездән, рус азат фикерлеләренең изге истәлеген хурламагыз, үзегезнең Налбандян һәм Андруии варислары дип атарга хәтта кыюлык та итмәгез. Әгәр алар хәзер тере булсалар иде, иң начар очракта үзләренең каләмнәрен сындырырлар иде һәм сезгә ошаган
язучы булырга һич тә риза булмаслар иде». Күрәбез, Шаумян турыдан-туры бөек әрмән тәнкыйтьчесе, философы, революцион демократы Микаэл Налбандян исемен атый, ә бу исем белән Шаумян өчен әрмән әдәбиятының иң кыйммәтле традицияләре бәйләнгән. Микаэл Налбандян, үз заманының алдынгы идеяләренә, рус революцион демократлары Чернышевский һәм Добролюбов идеяләренә ияреп, әле шул чагында ук, бОнчы елларда ук, буржуаз либерализмга каршы, милләтне һәм милли мәсьәләне тар, бер генә яклы итеп, үткән заманга омтылган рәвештә аңлауга каршы көрәште. Үзенең «Дөрес юл буларак игенчелек» дигән мәкаләсендә ул болай дип язды: «Әгәр кешеләр милләт дигәннән кайчандыр булган һәм үзенең гасырлар тузаны белән капланган памятниклары аларның да йөрәкләрен дулкынландыра, торган ниндидер бер бөтенне аңлыйлар' икән, әгәр аларның милләтне ничек аңлаулары узган заманның буталчык әкиятләренә нигезләнеп, турыдан-туры хәзерге буынга һәм хәзерге шартларга' нигезләнми икән, әгәр алар үзләренең милләтен электәге рамкаларда күрсәтергә уйлыйлар икән, ул чагында бу милләт һәрвакыт җимешсез бер идея рәвешендә генә яшәр». һәм аннары: «Алга... Тик анда гына без милләтебезнең яңартучы һәм давыллы терелүен очрата алырбыз», һәм ул өндәгән шушы «алга» либералларның гомумән әйтә торган «алга»сы түгел, бу — революционер әйтә торган «алга». Ул әйткән шушы революцион «алга» ның мәгънәсен аның «Азатлык» дигән шигыре бик төгәл аңлатып бирә: Мин: «агчэтлык!» димен, бар дошманн®Р Үлст.1 белән, әйдә, куркытсын!
79
Кара төндә күкләр күкрәп торсын, Безнең күкрәк әйдә ут йотсын! Менгәндә дә мин дар агачына, А?.тглыкк'а башым иярмен, Өзелеп сөям аны, кадерчемне, Аны гына мәңге сөярмен!
Әрмән совет әдәбиятының 'классик традициясенең безгә беренче нәүбәттә кыйммәтле булган чыганаклары менә канда. XIX гасырда рус алдынгы фикеренең һәм әдәбиятының чыганаклары кайда булса, алар да шунда, — Белинский, Герцен, Доб ролю б о в, Черны ш с в - ский, Щедрин иҗатында. Чөнки болар — бер- үк тәртиптәге күренешләр, ленинча әйткәндә, демократик һәм социалистик культураның элементлары. Аның үз әһәмиятен исәпкә алып кына түгеп, бәлки түбәндәгене дә исәпкә алып, мин Налбандян мирасының бик зур*’ әһәмиятен сызык өстенә алып- әйтәм: Налбандянның әйткән карашлары бик еракка* алга, XX гасырның башына кадәр*, прожектор сыйфатында, әрмән әдәбияты н ы ң б арлы к к ү ре иеш лә] >з н яктырталар, аларны чыннан да революцион .булган тирәнтен прогрессив күренешләргә һәм ярым-йорты, буржуаз-либерал, рухы һәм мәгънәсе буенча миллй чикләнгән күренешләргә бүләләр. Шушы күзлектән карап, без Ша- хазиз, Цатурян, Шушаник Кургинян иҗатына һәм, әлбәттә, Армениянең пролетар поэзиясенең нигезен салучы Акоп Акопян иҗатына югары бәя бирергә тиешлебез. Әрмән совет әдәбияты, һичшиксез, әрмән әдәбиятындагы революцион демократик традицияләрнең, турыд антуры алар ны ң исемнәре белән бәйләнгән язучылар иҗатының гына варисы түгел. Әрмән совет әдәбияты барлык бай әрмән классикасының да варисы, һәм моңда, әлбәттә, Ованес Туманян, Ованес Иоаннисиан, Аветик Ис.аа- кян исемнәрен күрсәтергә кирәк. Халыкчыл д емо кр атик хәрәкәт дулкыны әрмән әдәбиятының шушы иң зур вәкилләре иҗатына да көчле бәреп керде. Аларның иҗатын мирас рәвешендә кабул иткәндә, без анда барыннан да элек үзебез өчен иң кадерле булган нәрсәне, Әрмәнстан халык массаларының революцион-демо- кратик омтылышларына аваздаш булган прогрессив, революцион карашларны аерып алырга тиешлебез, шул ук вакытта
без шушы бик зур шагыйрьләрнең барлык иҗатына да безнең өчен бөтенләе белән кабул ителердәй традиция дип карау мөмкин түгеллеген искә алырга тиешлебез, чөнки алар —кайберләре азрак, кайберләре күбрәк дәрәҗәдә, бигрәк тә 1905 елдан соң килгән реакция эпохасында — шул чордагы символизм һәм декаданс й о гьпн ты сында б у лд ы л а-| >. Шушы өч шагыйрьнең өчесенең дә иҗатын бер тактага куярга омтылу, аларны тулысынча фикердәш булганнар дип күрсәтергә омтылу —ялгыш омтылыш. Үзенең иҗатында халыкчыл демократик тенденцияләрне аеруча үткен һәм көчле чагылдырган Ованес Туманян үзенең замандашларына караганда, хәтта Иоаннисиан һәм Исаакян кебек һичшиксез зур талантлы замандашларына караганда да, күп өстен тора иде, соңгыларының әсәрләрендә бу традицияләр азрак көч һәм азрак ялкын белән чагылалар иде. Мине ачык ишеккә бәрелә дип, мин әйткән шагыйрьләрнең һәм язучыларның иҗаты инде күптән тикшерелгән һәм бу бәхәстә .миңа каршы фикердәге кешеләр юк дип әйтүләре мөмкин. Юк, каршы фикердәге кешеләр бар, һәм әгәр дә каршы фикер һәрвакытта да матбугат битләрендә ачыкт а н - а ч ык ч агы лд ы-ры лм ы й икән, шуның каравы ул , яшертен, астыртын үткәрелә һәм бик эзлекле, бик тырыш рәвештә үткәрелә. 1916 елда әле Степан Шаумян, «Парус » и<з д ательст в ос ы нд а ч ы г а- рылган әрмән әдәбияты җыентыгына рецензия язганда, болан диде: «Тәрҗемә ителгән шагыйрьләрнең исемлегенә күз салганда, бездә бер сорау туа: алар арасында ни өчен Акоп Акопян юк? Бәлки редакторлар, аның шагыйрьлек таланты турында юга
ры фикердә булмаганга күрә, әрмән Парнасында аның исемен искә алуны лаеклы эш дип сана- маганнардыр? Юкка гына! Бездә бөтен бер иҗтимагый катлау — аңнары арта барган әрмән эшче массалары бар, алар өчен Акоп Акопян — табылган шагыйрь... Әгәр әрмән эшче массаларының әрмән чынбарлыгында ниндидер әһәмиятләре булса, аларның шагыйре дә, һичшиксез, бу җыентыкта урын алырга тиеш иде...» Миннән сораулары мөмкин: ни өчен мин 1916 елга кайтып бу үрнәкне китерәм, ләкин мин аны Шаумянның шушы гүзәл сүзләрен тагын бер тапкыр цитата рәвешендә кабатлау өчен түгел, бәлки әрмән әдәбиятында шушы җыентыкны төзегән чагында күренгән ике агымның көрәше — тарих эше генә түгел, ул хәзер дә дәвам итә икән- теген күрсәтү өчен генә әйтәм. Әрмәнстанның «Әдәби газетасында шушы елның июль аенда профессор Меликянның мәкаләсе басылды. Ул мәкалә 1946 елда бик зур томлы бер китап рәвешендә 'асылып чыккан «Әрмән әдәбиятының сайланма сәхифәләре»нә рецензия рәвешендә язылган. «Төзүчеләр, — ди проф. Меликян, — демократиянең милләтче ■романтизмга каршы көрәшен күрми үткәннәр... демократик язучыларга һәм социаль көрәш турында алар тарафыннан бар ителгән әсәрләргә тупас рәвештә аз бәя бирелгән һәм әрмән халкының тормышында әһәмиятсез яки хәтта бөтенләй кечкенә роль уйнаган формалист язучыларның хезмәтләренә кирәгеннән күп бәя бирелгән. Мәсәлән, «Сайланма сәхифәләр»дә Микаэл Налбандян кычкырып торган рәвештә аз урын алган. «Сайланма сә- хифәләр»дә без Прошянның социаль фаш итүләрен дә, Ова- несянның, Цатурянның һәм Ту- маняпның социаль гадслсезлек- ләрне яраксызга чыгара торган мәшһүр лирик җәүһәрләрен дә күрмибез. Әрмән совет әдәбиятының нигезен салучы Акоп Акопянга җигәрлек урын бирелмәгән. Акопян- ныц сугышчаң позициясе йомшак күрсәтелгән. «Милләтчеләргә» дигән программачыл мәшһүр шигырь кертелмәгән...» Күрәбез, тарих тәкърарлана. Акоп Акопян
әрмән пролетар поэзиясенең нигезен салучы икәнлеге турында сез һәркайда һәм һәркай- чан барлык антологияләрдә һәм җыентыкларда бик матур сүзләр укый аласыз, ләкин әрмән әдәбия-' тының «Сайланма сәхифәләре»ндә аның әсәрләре өчен җитәрлек урын табылмаган. Бу җыентык ялгызы гына түгел. Армгпзда рус телендә чыгарылган тагын ике җыентыкны аның белән беррәттән күрсәтергә минем тулы хакым бар': аларның берсе— 1941 елда, икенчесе— 1946 елда чыгарылган. Берсенең исеме «Әрмән әдәбияты турында», ә икенчесенең исеме — «Рус язучылары Әрмәнстан турында». Бу җыентыклардан беренчесенең яртысын диярлек проф. Юрий Весе- ловскийның мәкаләләре, заметкала- ры һәм хатлары тәшкил итә, бу мәкаләләр абсолют рәвештә идеалистик карашларда торып язылганнар', хәтта' алар турында һәрвакытта алар либераль мәкалә дип әйтүе дә мөмкин түгел. Шул ук җыентыкта, шулай ук һичбер төрле дә критик мөнәсәбәт күрсәтмичә, В. Брюсовиың «Әрмәнстан поэзиясе һәм аныц гасырлар буе сузылган бердәмлеге» дигән мәкаләсе басылган — бу мәкалә сугышчан символизм позицияләрендә торып, тирән эстетлык позицияләрендә торып язылган. Бу җыентыкның җитешсезлекләре 1946 елда басылган «Рус язучылары Әрмәнстан турында» дигәи җыеи- тыкта тирәнәйтелгән рәвештә кабатландылар; Бу җыентыкка зур сүз башы язылган, анда кайчан да булса бер Әрмәнстан турында һәм әрмәннәр турында нәрсә дә булса язган РУС язучыларының барысы да, билгеле- ләрс дә, ярым билгелеләре дә һәм беркемгә дә билгесезләре дә саналып чыкканнар һәм яхшы сүз ишеткәннәр. «Әрмәнстан темасы рус ша-
<. ,с. ә.- № 2. 81
гыйрьләреиең һәм прозаиклар ы нык иң киң таралган темаларының .берсе булып әверелүе» турыңда ничек эпик тынычлык белән әйтелгән булса, шуннан тик өч кенә бит элек шундый ук эп.ик тынычлык белән болан дип әйтелгән: « С и м в о лист л а рн ы ң һәм ак ме- истларпың Әрмәнстан белән кызыксынулары тулысынча законлы иде. Бу ике мәктәпнең һәр икесе өчен дә яңа һәм тикшерелмәгән илләр белән кызыксыну типик ■бер хәл иде.» Элек бу кызыксыну акмеистлар ■өчен типик булган, хәзер исә — совет шагыйрьләре өчен типик. Күрәсез, бертөрле дә аерма юк! Бөтен әйбер дә бер өемгә ауда- рылга.н принципсыз бу җыентыкта берәүгә дә билгеле булмаган Степан Кроткий, Яков Барановский һәм А. Кулебякии әсәрләре белән бер- рәттән, өченче сортлы беллетрист, җае чыккач әйткәндә, соңыннан э.чигрант булган Василий Немиро- впч-Данченконың — тулысынча иң реакцион позицияләрдә торучы язучының шигырьләр циклы күренекле урын алган. Җыентыкның төзүчеләре С. Аре- шин һәм Н. Туманян тарафыннан күрсәтелгән шушы талымсызлык һәм принципсызлыктан ары чыннан да һичберкая бару мөмкин түгел. Ләкин шул ук вакытта бу принцип- сызлыкның үз принцибы бар: 1941 елда чыгарылган җыентыкта да> «Әрмән әдәбиятының сайланма сәхифәләрем! төзегәндә дә күренгән тенденция бар, ул — милли әдәбиятның һәм культураның үсешендә ике юл барлыгын каплап калдыру, Әрмәнстанга рус совет социалистик җәмгыятенең мөнәсәбәте белән элекке патша Россиясе заманында—либераль һәм консерватив даирәләр йөзендә—иске рус җәмгыятенең мөнәсәбәте арасындагы аерманы каплап калдыру тенденциясе. Күптән түгел Әрмәнстанда «Со'вет әдәбияты проблемалары» исемле критик җыентык басылып чыктьп. Бу җыентыкта Топчянның «Социалистик реализм турында» дигән мәкаләсе кебек, яки Киренянның «Совет әрмән әдәбияты өчен рус әдәбиятының әһәмияте турында» дигән мәкаләсе кебек, гәрчә хаталары булса да, төбендә файдалы мәкаләләр, ГюлиКехвянның «Классикларның мирасы һәм совет әрмән әдәбияты» исемле мәкаләсе кебек һичшиксез зарарлы һәм бозык мәкалә белән бер түбә астыңда урын алганнар. Мин бу мәкаләгә махсус тукталырга тиешмен. Чөнки ул югарыда үрнәкләр китергәндә мин сөйләгән дошман тенденция күренешләре белән беррәттә
тора. Бу мәкалә баштан ахрына кадәр сугышчан идеализм белән сугарылган. Цитаталарның һәм башта әйтелгән гомуми положениеләрнең төтен пәрдәсе астында бу мәкаләдә әрмән әдәбиятының классик мирасына бөтенләй эстетларча, асоциаль һәм формалистик бәя бирү яшеренгән. Әрмән әдәбиятчылары һәм тәнкыйтьчеләренең төп өлеше партиячел дөрес позицияләрдә тора икәнлегендә шик юк, ләкин әдәбиятны партия күрсәткән юлдан алып бару өчен, — әрмән тәнкыйте, әдәбият фәне, әрмән Язучылар союзының җитәкчелеге бүгенге көндә реаль рәвештә яши торган идея дошманы белән көрәшне көчәйтергә һәм, әрмән әдәбиятының барлык иң яхшы, сәламәт кадрларын шушы көрәш тирәсенә туплап, дошманны тар- мар итәргә тиешләр. Хөрмәт ителергә лаеклы булган Налбандян һәм Шаумянны хөрмәт итү һәм алар алдында тез чүгү генә җитми. Әрмәнстанның әдәбият- тәнкыйть фронты работникларына шул турыда уйланырга кирәк: үз заманнарының әдәбиятына карата Налбандян яки Шаумян нинди роль уйнаганнар, бу әдәбиятта алар алдынгы фикерләрне ничек алга сөргәннәр һәм артта калган фикерләрне ничек себереп ташлаганнар, бу әдәбиятны алар ничек итеп, үзләренә ияртеп, революцион юлдан алып барганнар. Хәзерге әрмән әдәбиятына карата шундый ук рольне тормышка ашырырга, Әрмәнстандагы алдынгы, иң яхшы, сәламәт тәнкыйтьче кадрларның бөтен нигезләре бар. Хәзергә кадәр мин әрмән әдәбия
82
тының үсешенә Әрмәнстанда комачаулык итә торган сәбәпләр турында" сөйләдем. Хәзер мин бу үсеш эшенә шушында, бездә комачаулык итә торган сәбәпләргә тукталырга тиешмен, һәм барыннан да элек — безнең «Советский писатель» пзда- тельствобыз әрмән әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итеп чыгарганда нинди политика куллануына тукталу кирәк. Минем алдымда хәзерге күрнек- ле әрмән язучыларыннан берсенең исеме белән — Стефан Зорян исеме белән бәйләнгән өч китап. Беренче китап — «Әрмән новеллалары» җыентыгы, ул быел «Советский писатель» издательствосын- да чыккан (редактор Л. Скорнно). Стефан Зорянның иҗаты бу җыентыкта бүтән һәркемнең иҗатына, караганда киңрәк рәвештә — биш хикәя белән күрсәтелгән. Җыентыкның искәрмәсендә без шуны укыйбыз: «Зорян Стефан күренекле әрмән прозаигы. Крестьян улы. Аның яраткан жанры новелла. Үзенең иҗат манерасы буенча Стефан Зорян А. П. Чеховка якын. Октябрь революциясе язучының карашын киңәйтте. Гражданнар сугышы, шәһәрнең һәм авылның яңа нигездә төзелүе, үз халкының үткәндәге язмышлары Зорянда үзенең оста һәм дөрес аңлатучысын һәм сурәтләүчесен тапты». Ләкин нигә соң «Октябрь революциясе аның карашын киңәйткән» язучының иҗат йөзе иң соңгысы 1916 елда язылган хикәяләр белән күрсәтелгән? Шундый бер сорау бирергә рөхсәт итегез: җыентык төзүдә бу нинди метод соң? Издательствоның бу нинди политикасы? Ләкин, бәлки, бу очраклы хәлдер? Бүтән китапларда Зорян бәлки дөрес рәвештә бирелгәндер? Аның әле генә «Советский писатель» тарафыннан чыгарылган «Алма бакчасы» исемле повестьлар һәм хикәяләр җыентыгын алып карыйк (редактор С. Кирьянов). -Сүз башын укыйбыз. Анда болай дип язылган: «Стефан Зорянның Октябрьдан элекке чордагы әсәрләрендә крестьяннар тормышын, караңгы почмакларда ярым патоиачзхаль көнкүреш һәм психология белән яшәүче кешеләр тормышың күрсәтү
өстенлек ала. Революциядән соңгы әсәрләрендә империалистлар сугышы Һәм гражданнар сугышы, шәһәр Һәм авылны социалистик нигезләрдә яңадан төзү оста рәвештә тасвир ителә.» һәм аннары: «Зорянның революциядән соңгы әсәрләре арасыннан «Көтеп- хаиә кызы», «Ревком председателе», «Бер тормышның тарихы» дигән әсәрләрен һәм сугыш елларында язылган «Пан Патша» дигән романың аеруча күрсәтеп үтәргә кирәк». Китапны ачабыз. «Көтепханә кы- зы»н эзлибез. Юк. «Ревком предсе- дателе»н эзлибез. Юк. «Бер тормышның тарнхы»н эзлибез. Юк. Китапның бөтенесен укып чыгабыз. Анда урнаштырылган 17 әсәрнең 16 сы революциягә кадәр язылган икәнен күрәбез. Ләкин бит революция булганда Зорян 27 яшендә генә булган. Икенең берсе: яки Зорянның хәзерге заман турында язылган һәм үзләренең художество дәрәҗәләре буенча җыентыкта иң зур күпчелекне тәшкил итәргә хаклы булган әсәрләре юк, яки аның андый әсәрләре бар, һәм мин уйлыйм ки, алар чыннан да бар, ләкин алар җыентыкны төзүче тарафыннан кертелмәгәннәр, редактор тарафыннан яраклы табылмаганнар һәм издательство тарафыннан дөньяга чыгарылмаганнар, күрәсең, сүз башында әйтелүенчә, революциядән элекке караңгы почмак тормышын күрсәтүне издательство (тагын шул ук сүз башы буенча әйтәм) «шәһәр һәм авылны социалистик нигезләрдә яңадан төзүне оста рәвештә тасвир итү»гә караганда совет укучысы өчен кы- зыклырак дип саныйдыр. һәм, ниһаять, «аеруча күрсәтеп үтәргә» тиешле әсәр рәвешендә сүз башында «Пап Патша» дигән тарихи роман телгә алынган (редакторы А. Шишко). Шушы романны кулга алыйк һәм суз җаенда шуны да әйтик, бу р°‘
83
маи 1946 елда чыгарылган булса да, басарга дип >кул куелуы партиянең идеологи i мәсьәләләре буенча мәгълүм карарларыннан соң булган. Романга сүз ахыры рәвешендә проф. 14. Куспк янның «Безнең эрабызның IV гасрында Әрмәнстан» дигән мәкаләсе урнаштырылган, бу мәкаләдән без «Пап Патша» турында төрле-төрле бик күп нәрсә беләбез. Без шуны беләбез: «Дипломатлык сәлэтләре шактын көчле булган Пап патша Нерсесның берьяклы рәвештә Византиягә ориентация ясау политикасы белән риза булмаган. Әрмәнстанның ныклы халыкара хәлен тудыру өчен дәүләт эчендә Персиягә тартымлык күрсәтүче көчләр белән исәпләшү кирәклеген патша бик яхшы аңлаган». Аннары: «Әрмәнстанның халкын күбәйтергә теләп, патша чиркәү та р а ф ы н н а н у рн ашты рылга.н н и- ках законнарын бетергән һәм хәтта күп хатын алуны да рөхсәт иткән...» Ниһаять, без шуны беләбез: «Панның үзенең әхлак- сыөлыгы турындагы легендар характеристика V гасырның тарихи хезмәтләрендә беркетелгән». Яхшымы бу әллә яманмы, сүз ахырыннан без моны белә алмыйбыз. Безнең эрабызның IV гасырында яшәгән һәм әрмән феодалларының Византиягә яки Персиягә ориентация ясау политикасы арасында икеләнгән «Пап патш'а»ның Бөтенсоюз издательствосы тарафыннан 15.000 экземплярда басылган тормыш вакыйгалары _ ‘белән союздаш уналты республиканың укучылары ни өчен кызыксынырга тиештер, — сүз ахырыннан без моны да белә алмыйбыз. Моны сүз ахры да, романның үзе дә аңлатып бирми, романның үзендә өстәиөстән язылган соци- ологияләштерү пәрдәсе астында Әрмәнстанның феодал үткәннәрен чын-чынлап һәм эзлекле рәвештә идеаллаштыру яшеренгән. Коры сүз булмасын өчен мин романның эпилогыннан аның гомуми стилен чагылдыра торган берничә юлны китерәм. «Патшаның үтерелүе Әрмәнстан- ны тетрәтте һәм һәркемгә тирән кайгы салды. Князь дә, крестьян да бер төсле үк үзләр-еи хурланган дип хис иттеләр... Ләкин әрмән халкы һәм бигрәк тә, патшаның кабергә күмелүен күрмәгән, аның үлүенә ышанмаган крестьяннар ул чагында да
һәм күп еллар үткәч тә, Панны онытмадылар». (Курсив минеке.— К. С). Бу цитата үзе турында үзе җитәрлек дәрәҗәдә ачык сөйли шикелле, ләкин анар комментарий рәвешендә аңар бик охшаган икенче бер цитатаны китерергә рөхсәт итегез: «Менә шулай, бөтен халык тарафыннан сөелгән тирән акыллы бу патшаны, алып китеп, кабергә күмделәр... Бу күмүләрнең ничек тантаналы булуы турында һәм патшаны аңар якын торган кешеләр һәм халык ничек сөйгәнлеге турында безгә хикәяләр хәбәр итәләр». Бу^икенче цитата кайдан, — дип сорарсыз сез, — шул ук «Пап патша» данмы? Түгел! Бу цитата В. Папазянның Арташес патша турындагы, әрмән культура союзы тарафыннан 1912 елда чыгарылган, китабыннан. Степан Шаумян үзенең шушы уңай! белән шул чагында ук язылган «В. Папазян тарихчы ролендә» дигән мәкаләсендә шушы мин әйткән урынны китерә. «Папазян әфәнде сурәтләгән картина нинди сихри-сокландыр- гыч, — дип яза Степан Шаумян; — шундый мәрхәмәтле һәм могҗизалы патша заманында яшәгән бабаларыбыз нинди бәхетле булганнар». Аннары, ирониядән ачулы тонга күчеп, Степан Шаумян болай йомгак яоый: «...Папазян һәм аның дуслары шушы һәм бүтән патшалар һәм князьләр турында — Трдата, Вардан һәм Ваан, Мамиконян, мәгърифәтче Григорий, Нерсес, изге Саак һәм Месроп турында һәм бүтән бик күп «әрмән милләтенең бөек ирләре» турында
84
хикәя иткәндә, аларны ни дәрәҗәдә мактыйлар һәм идеаллаштыралар икәнлеген күз алдына китерү дә кыен...» Ә хәзер без үзебезгә шундый бер сорау бирик: «Советский писатель» издательствосы тарафыннан чыгарылган китапларда совет язучысы Стефан Зор янның чын йөзе дөрес күрсәтелгәнме? Юк, дөрес күрсәтелмәгән. Бу нәрсә соң? Издатель- ствоның политикасымы? Әгәр шулай булса, бу — партиянең идеология мәсьәләләре буенча булган барлык күрсәтмәләренә абсолют рәвештә каршы килә торган политика икәнлеген икърар итәргә кирәк. Үзеннән-үзе күренеп тора: изда- тельствоны бу мәсьәләдә төзүчеләр һәм тәрҗемәчеләр, шулай ук әрмән тәнкыйтенең һәм әдәбият фәненең үз эшләрендә әдәбиятта зарарлы эстетлык позициясен чагылдыручы, безнең әдәбиятыбыз алдына партия тарафыннан куелган бурычларга капма-каршы позиция чагылдыручы аерым вәкилләре үз артларыннан алып киткәннәр. Әрмән әдәбиятының хәзерге заманга кискен рәвештә борылуы турында партия таләбен тормышка үткәрү урынына, «Советский писатель» изда- гельствосы, мондый китапларны чыгарып, Әрмәнстанның язучылар җәмәгатьчелеген таркаула ндыр а һәм шушы борылышка каршы торучыларлы, гасырлар тузанына ябышучыларны, әле хәзер дә, декадентлык ул — сәнгатьнең иң югары ноктасы, дип санаучыларны, хәзерге совет чынбарлыгын чын-чынлап белергә, аңларга һәм сурәтләргә, матурлыкны IV гасырда түгел, бәлки совет чынбарлыгында табарга теләмәүчеләрне яклый. Минем шул ук фикеремне раслаучы тагын бер үрнәккә тукталырга телим. Минем алдымда 1947 елда «Советский писатель» издательствосында чыккан бер китап ята — Наири Зарянның «ГҮЗӘЛ Ара» исемле драматик поэмасы (редакторы С. Бородин). Поэма 1943 елда сугыш вакытында язылган, ләкин ул рус телендә 1947 елда чыгарылган. Бу китапны мин талантлы совет язучысы Наири Зарянның җитди иҗат уңышсыз- лыгы дип саныйм, һәм бу гади иҗат уңышсызлыгы гына да түгел, хәзерге заманны чын күңеленнән җырлаучы
коммунист язучы Наири Заряң үзенең хаклы рәвештә \ аны Әрмәнстан язучыларыиың беренче сафларына куйган сугышчан позицияләрен вакытлы рәвештә югалта, «Гүзәл Ара» китабында бу позицияләрне ул югалта һәм,архив тузаннарын яратучылар тезгененә бирелеп, үз китабының темасы итеп Ассирияның патшабикәсе Семирамиданың әрмән патшасы Гүзәл Арага булган мәхәббәте турындагы V гасырда язылган мифик тарихны ала. Фараз итик, Наири Зарин үзенең иҗатында ялгыш адым ясады ди. Сугышчан әрмән совет әдәбияты өчен алдынгы көрәшүче позицияләреннән вакытлы рәвештә чигенде, ди. Фараз итик, бу китапны халык эчендә Гүзәл Ара турында кайбер легендалар чыннан да яши торган Әрмәнстанда басып та чыгардылар, ди, һәм бу поэма хаклы рәвештә тәнкыйть ителде, ди. Ләкин ни өчен соң аны 1947 елда Москвада рус телендә Бөтенсоюз издательст- восында басып чыгару кирәк?! Политик яктан моның ни кирәге бар? Налбандян болай дип язды: «Бик еш кына безнең гадн халык урта гасырлар камытыннан, хөрмәтле литераторлары- быз белән чагыштырганда, азат- рак икәнлегенә без тәҗрибәдә күреп ышандык. Урта гасырлардан соң безнең көннәребезгә хәтле яңа гасырлар да үттеләр. Әгәр гасырлар бушка гына үтмәгәннәр икән, ул чагында бик табигый ки, бу яңа гасырлар безнең халкыбызга урта гасырларның йогынтысын азмыкүпме йомшарттылар. Ләкин безнең әфәнделәребез һаман да урта гасырларның шушы сумалалы савытында йөзеп... шушы кара юнәлешнең хөкем сөрүен яңартырга һәм милләтебез өстеннән ныгытырга телиләр». Налбандянның шушы каты характеристикасын Наири Зарянның барлык иҗатына карата әйтергә
83
мин һич тә уйламыйм. Минем ышануымча, «Гүзәл Ара» аның, иҗатында күңелсез бер эпизод кына. Ләкин шуны теләр идем: шушы эпизод белән үзенең Налбандян алар турында язган кешеләр файдасына, хәзерге көнгә кадәр әле ышанып һәм аңлы рәвештә урта гасырның шул сумалалы савытында йөзүче кешеләр файдасына, хезмәт иткәнлеген Наири Зарян аңласын иде; шунсы бик кызганыч, «Советский писатель» издательствосы да, бу китапны басып чыгаруы белән, талантлы яшь әрмән шагыйре Геворк Эмин үзенең бер шигырендә алар турында бик оста әйткән кешеләр файдасына хезмәт иткән. Үкенечкә каршы, кечкенә генә бу шигырьне мин хәзергә прозаик тәрҗемәдә китерергә тиешлемен. «Архитектор дуска. Син борынгы па м ятни кл аряы яратасың. Мин дә шулай ук үзебезнең бо ры н гы п а м я т и и к л арыбызны яратам. Кайчандыр бер вакыт, мин. әле яңа памятниклар турында яза белмәгән чагында, алар минем өчен дә калкан булып хезмәт итәләр иде. Мин үзебезнең борынгы памятникла- рыбызны яратам, ләкин тагын да бигрәк мин һәрбер борынгы памятник белән рәттән үзебез барлыкка китергән яңа памят- никны яратам. Ә син иске каберләрне казыйсың да, шуннан чыгарылган сөякләргә сокланасың. Әгәр дә безнең бабаларыбыз борынгыны, синең шикелле, сөйгән булсалар иде, хәзер без соклана торган памятникларны үз вакытында кемнәр төзегән булыр иде?» Сүз ахрында мин «Советский писатель» издательствосында ята торган һәм 1949 елда басып чыгарырга билгеләнгән бер кулъя-змага тукталырга телим. Бу — Напри Зарян- ның «Апа-ван» исемле романының кулъязмасы — зур һәм талантлы бу әсәргә, һичшиксез, безнең издатель- ствобыз һәм язучылар җәмәгатьчелеге тарафыннан булышлык күрсәтелергә тиеш. Ләкин биредә мин «булышлык» сүзенең нинди мәгънә аңлатканы?/ әйтергә телим, чөнки формаль, ялкау, принципсыз булышлык бар һәм эшлекле, чын, принципиаль булышлык бар. Минем уемча, Әрмәнстанда, романны редакцияләү процессында, шулай ук соңыннан да, аңар бәя биргәндә, иптәшләр Наири Зарянга начар булышлык күрсәткәннәр. Беренчедән, алар романны тиешенчә редакцияләмәгәннәр, ә
икенчедән, аның җитди кимчелекләрен тиешенчә тәнкыйть итмәгәннәр. Бу — Әрмәнстанда колхоз төзелешенең беренче еллары турында, язылган роман, һәм ул үзенең ин. яхшы өлешләрендә хәзерге көн по' зицияләрендә торып язылган. Романда коммунизм төзү пафосы бар, көчле характерлар бар, тормышка' зур мәхәббәт һәм тормышның зур хәкыйкате бар. Ләкин шул ук вакытта романда кабул ителмәстәй образлар, уйлап чыгарылган һәм табигый булмаган ситуацияләр, зәвыксыз сцена лар бар, аның ахры ашыгып һәм абсолют рәвештә ышанмаслык итеп эшләнгән, шулай ук политик ялгыш яңгырый торган байтак аерым урыннар бар. Бу шундый очрак: издательстве һәм язучылар җәмәгатьчелеге, бер яктан, авторга, хезмәтне кызганмыйча-, барлык көчләр белән ярдәм, итәргә тиешләр, ә икенче яктан, — автордан роман өстендә аның моннан ары да эшләвен һичсүзс-ез таләп итәргә тиешләр. Әрмән совет әдәбиятының әсәрләрен рус телендә бастырып ч-ыгару өлкәсендә «Советский писатель» из- дательствосының эшендә булган җитешсезлекләр һәм идея абынулары (проваллары) турында сөйләгәндә, җаваплылыкны издательство өстеннән һич тә алмастан, мин болай дип саныйм: бу провал өчен шул ук вакытта Язучылар союзының бөтенесе дә, һәм беренче нәүбәттә без — аның җитәкчеләре дә җаваплыбыз, тугандаш совет әдәбиятлары телләреннән тәрҗемә итүне дөрес оештыру кебек зур политик эш безнең игътибарыбыздан читтә калган.
86
14 ел элек А. М. Горький язучылар съездында үзенең докладында түбәндәгеләрне басым ясап әйтте: «Аларны (тугандаш республикаларның лптераторларын. Д'. С.) аерым бер урынга куярга минем һичбер төрле сәбәпләрем дә һәм теләгем дә юк, чөнки аларның һәрберсе \з халкына гына эшләми, бәлки аларның һәрберсе социалистик республикалар Союзының һәм автономияле өлкәләренең барлык халыкларына эшли. Тарих алар өстенә үзләренең эшләре өчен, рус язучылары өс- тснә йөкләнгән шикелле үк, бу- р ы
чл ар н ы й ө к ли ». Безгә тик Горькийның шушы сүзләрен нык истә тотирга һәм үзара мөнәсәбәтләребездә иулар буенча эш итәргә генә кала. Үземнең чыгышыммы тәмамлаганда, мин әрмән әдәбиятына шуны теләр идем ки, ул үзенең юлыннан хәзерге көндә айда булган барлык киртәләрне себереп ташласын һәм, Ленин — Сталин байрагын югары күтәреп, Советлар Союзының тугандаш әдәбиятларының беренче сафында коммунизм җәмгыятенә керсен.