Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧ ӘКИЯТ КИТАБЫ

 

Бөек язучы Максим Горький 1934 нче елда Совет язучылары съездында ясаган докладында халык әкиятләре турында болай дигән иде: «Аларның төп мәгънәләре борынгы эшче кешеләрнең үз хезмәтләрен җиңеләйтергә, аның җитеш- герүчәнлеген көчәйтергә, шулай ук сүз көче белән, төрле «ырымнар» ярдәме белән табигатьнең кешеләргә дошман булган стихияле күренешләренә йогынты ясарга омтылуларына кайтып кала...» «Шунысын күрсәтеп үтү бик әһәмиятле, фольклорга пессимизм бөтенләй ят нәрсә, ә бит фольклорны) иҗат итүчеләр авыр газап эчендә яшәгәннәр, аларның колларча хезмәте эксплоата-- торлар тарафыннан мәгънәсез нәрсәгә әйләндерелгән, ә үзләренең тормышлары хокуксыз һәм яклаучысыз булган. Ләкин туларның бөтенесенә дә карамастан, коллектив үзенең үлемсез икәнлеген гүяки аңлый һәм үзенә дошман булган барлык көчләрне җиңүенә ышана» («Максим Горький әдәбият турында», 1941 ел, 184 һәм 190 битләр). Даһи язучының — әдәбият теоретигының югарыдагы бәяләүләре без күзәтә торган әкиятләргә дә * бик туры килә. Бу әкиятләр, автор- лаштырылган әсәрләр булсалар да, төбендә халык иҗаты әсәрләре. Алар төрле халыкларның бай фольклор хәзинәләреннән файдаланып язылганнар. Аларның эчтәлегендә, образларында һәм телендә дә халыкчанлык төп урынны тота. Татгосиздатның балалар һәм яшьләр әдәбияты секторы, оригинал һәм тәрҗемә әкиятләр бастырып чыгару белән, татар балалар әдәбияты кө- тепханәсен баету, балаларга кызыклы әсәрләр бирү юлында кирәкле эш эшли. Безнең балалаг рыбыз хәзерге тормышны чагылдырган тирән эчтәлекле матур хикәяләрне, классик әсәрләрне уку белән бергә, халык иҗаты әсәрләре белән дә танышып үсәргә, фольклор әдәбиятының бай образларын үзләш- е С. Т. Аксаков. «Ал чәчәк». М. Әмир тәрҗемәсе. Редакторы Г. Гобәй. Татгосиз- дат, 1948 ел, 51 бит. Бәясе 1 сум. Бертуган Гриммнар. «Әкиятләр». С. Әдһә- мова тәрҗемәсе. Редакторы А. Әхмәт. Татгосиздат, 1948 ел, 44 бит. Бәясе 2 сум. «Гали баба һәм кырык карак». Г. Гобәй тәрҗемәсе. Редакторы А. Әхмәт. Татгосиздат, 1948 ел, 38 бит, бәясе 3 сум.
12« 
 
терергә тиешләр. Укытучыларның һәм көтепханә эшчеләренең тиешле җитәкчелегендә алып барылганда, фольклор әсәрләрен уку балаларның аң үсешләренә зур ярдәм итә. Ләкин, оригиналда гына түгел, тәрҗемә дә халык иҗаты әсәрләренең халыкчанлыгын җуймаска, аларның җиңел агымлылыгын, образлылыгын, алардагы халык теле алымнарын сакларга кирәк. Шулай булмаганда, без алга куелган бурычны үтәмәгән булыр идек. Без күзәтеп чыккан китаплардан беренчесе бертуган Гриммнарның «Әкиятләр» исемле җыентыгы. Бу җыентыкка барлыгы алты әкият кергән. Болар барысы да укучылар өчен кызыклы һәм балалар аңына җитәрлек әсәрләр. С. Әдһәмова аларны тәрҗемә икәнлекләре беленмәслек җиңел һәм әкиятчә җыйнак тел белән бирә алган. Гади генә башкарылган булуларына карамастан, китапның рәсемнәре дә яхшы чыккан. Көнчыгыш әкиятләреннән булган «Гали баба һәм кырык карак» әкияте татар халкына күптән бирле таныш әсәр. Татгосиздат аны яхшы кәгазьдә буяулы рәсемнәр белән чыгарган. (Художник Л. Фәттахов рәсемнәре.) Нигездә комсызлыкка, көнчелеккә каршы юнәлдерелгән бу әсәр маҗаг ральэ әкиятләр рәтенә керә. Элекке бай сәүдәгәр Касыйм үзенең комсызлыгы, кеше бәхетен көнләве аркасында һәлак була. Элекке утынчы Гали баба ярлылар яклы кеше итеп сурәтләнә. Бу әсәрдә без Гали бабаның асравы Мәрҗән образы аша хезмәт иясе бер кызның тапкырлыгы, кыю хәрәкәте белән бөтен семьяны явыз юлбасарлар үтерүеннән коткарып калуын Да күрәбез. Болар барысы да әкиятчә гадилек, садәлек белән бирелгән, һәм әкият уку өчен күңелле. Әкиятнең тәрҗемәсе дә нигездә канәгатьләнерлек. Теле җиңел. Шулай да аның тагын да яхшырта төшәсе урыннары очрый. Тәрҗемәдәге җитешсезлекләрне түбәндәге төркемнәргә тупларга мөмкин: 1. аерым сүзләрне кулланудагы җитеш- сезлекләр. Мәсәлән: «ишәккә йөк салган» сүзе урынына «ишәккә йөк арыткан» дип алу халыкчарак. «Дцр. хан» сүзен, элек безнең әдәби телебезгә 
кергәнчә, «дирһәм» дцП алу уңышлырак. Аннары «динар»ның ун сумлык алтын акча, «дирһәм» цең 20 тиенлек көмеш акча булуы турында аңлатма бирелсә дә зарар итмәс иде. «Стеналарда, бер бөтен гаскәргә җитәрлек...» урынына, «стеналарда бөтен бер гаскәргә җитәрлек...» дип алынса шомарак булыр иде. «Туфлялар» сүзе урынына «башмаклар» дип алу характерлырак. «Үзенең кормасы астында»— ясалма чыккан. Бәлки, «алачыгында» дию уңышлы булыр иде. Тәрҗемәдә байтак кулланылган «ниһаять» сүзе әкият өчен бик уңышлы түгел, бу сүз халык телендә бер дә юк бит. 2. Кайбер җөмлә кытыршылыклары да күзгә бәрелә. Мәсәлән, 4 нче биттә «Шуннан бирле Гали баба һәр көн иртә белән ауга барып, кичкә кадәр утын кискән...» диелә. Бу җөмләдә «шуннан бирле» дигән сүз эшнең дәвамлы булуын., «кискән» фигыле исә эшнең бер генә вакыт белән чикләнүен аңлата. Мондый урында телебездә «торган булган» ярдәмлек фигыле кулланыла (кисә торган булган...) 11 нче биттәге «Фатыйма Зәйнәп эше белән кызыксына икән дип борынын күтәрмәсен тагын», «кояш баеганнан да соңга калмыйча кертеп бирергә онытма» кебек җөмләләрне дә уңышлы дип булмый. 3. Кушма җөмләләрдә ике җөмлә арасына өтер куярга кирәклекне 4 нче класс укучысы да яхшы белә, ә балалар өчен язылган әсәрләрдә пунктуация буенча шушы элемен- тарь кагыйдәне дә бозу зур җитешсезлек ул. Мәсәлән, 5 нче биттәге «... тирә-ягына чирәм һәм чәнечкеле куак үскәнлектән ишеге бөтенләй диярлек күренми дә икән» дигән җөмләдә өтер кирәклеген белү өчен артык гыйлем кирәкми, әлбәттә. Ләкин тәрҗемәдә «үскәнлектән» соңында өтер юк. Без тикшергән әкиятләрнең өченчесе— С. Т. Аксаковның «Ал чә- чәк» исемле әсәрнең тәрҗемәсе^^ 19 нчы йөз рус язучысы Серге

 
Тимофеевич Аксаков' бала вакытында үзләренең, крепостная крестьянкасы Пелагсядэн ишеткән бу әкиятне рус халык теле, әкият теле белән, һәркемгә аңлаешлы һәм кызыклы итеп язып калдырган. Тәрҗемәче М. Әмир исә әсәрдәге менә шушы матурлыкны, аның телендәге х ал ы к ч а н л ы к н ы саклый алмаган. Башыннан ахырьннача әсәрнең тәрҗемә икәнлеге күзгә бәрелеп тора, бик еш кытыршы җөмләләр очрый. М. Әмир, ни өчендер, тәрҗемәдә — әкият тәрҗемәсендә кирәксез гарәп сүзләре куллана. Шуныц белән балаларга, әсәрне аңлауньи авырлаштыра. Безнең телебездә хәзер «шәрык», «гадел», «кавем», «пәйда була», «ширбәт», «Фатыйха бирү», «җөрьәт иттең», «мәхрүм иттең», «куркыныч кыяфәтле затлар», «гозеремне», «мөһләт», «такать», «мөтдәт» кебек әкият өчеи ят сүзләрне кулланмыйча да әкиятләр тәрҗемә итәргә җигәрлек сүз ба.йлыгы бар. Русчадагы «... коли вы будете жить без меня честно...» дигән сүзләрне 7 нче биттәгечә «намусыгызга тап төшермичә генә яшәгез...» дип тәрҗемә итүне уңышлы дип булмый. «Намуска тап төшермичә» нең билгеле бер мәгънәсе бар. Ул «честно» мәгънәсен түгел, «не за- нятняя честь» дигәнне аңлатач «честно» урынына бездә «намус белән» дип алырга бул!а. «Что бы, глядя в него, видела я всю красоту поднебесную...» сузлэре'н дэ 8 нче биттәгечә «караган чакта минем бөтен матурлыгымны 
күрсәтеп торсын...» дип бирү уңышсыз. Ә тәрҗемәдә шушыла.рга ошашлы җөмләләр байтак бар. Тәрҗемәдә, шулай ук, балалар теленнән бик ерак, яки гомумән татар әдәби телендә гражданлык алмаган аерым сүзләр, әйләнмәләр дә шактый очрый: «матурлыкка» ия булган», «төпсә өстендә төпсә», «үзенең иманын укый» «Кайда карама», «могъҗизаларга гаҗәпләнеп», «шул ук минутта, бернинди болыт әсәре юк җирдән яшен яшьнәп китә» «акылсыз ахмакны», «Бакыр ташыннан эшләнгән яшел өстәлләр», «Биек булдырына таба а тл ы й », « б ил г е ti ә н гә н м өтд әттә н », «чәчәкне учмарлаган хәлдә», «барлык иркәләүләремә, ярауларыма һәм изге күңелемә карап, мине ул кызларның берсе дә яратмаган иде» — менә болар ба.рысы да балалар өчен булган әсәр теле өчен уңышлы түгел. Тәрҗемәдә болардан башка да кытыршы урыннар байтак. Аларның барысына да тукталып тору мөмкин түгел. йомгак рәвешендә шуны әйтәсе килә: Татгосиздат 1949 нчы елда да халык әкиятләрен бастырып чыгаруга зур игътибар бирергә тиеш. Халык иҗатьл — бетмәс-төкәнмәс хәзинә ул. Тик аннан иң яхшы, иң матур, иң кирәкле җәүһәрләрне генә сайлап ала белергә кирәк.