Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУР БАШЛАНГЫЧ

Күптән түгел без күренекле драматургларыбызның берсе белән мәктәптә булган идек. Анда уйланырга мәҗбүр итә торган бик кызык кына бер күренешкә очрадык. Сәхнә сөюче укучы балалар зурлар өчен язылган зур гына бер пьесаны өйрәнеп, репетиция ясыйлар. Нәни генә балалар бабайлар булып, кечкенә генә кызлар карчыклар булып сөйлиләр, уйныйлар- Иягенә сакал ябыштырган малайны күз алдына китерү кызык та, и сәер дә тоелды... Сәхнә сөючеләр
123 ; 
 
 
нең җитәкчесе дә, укучы балалар да, нәрсәдәндер акланырга, теләгән кешеләр төсле, барысы берьюлы: — Башкасы булмагач, менә шул пьесага тотындык инде. Мәктәп сәхнәсе өчен, балаларның үзләре уйнарлык яхшы пьесалар бер дә юк бит. Бүгенге мәктәп тормышын, балалар, пионерлар тормышын күңелле, җанлы итен күрсәткән пьесаларны без күптән эзлибез... — дигән фикерләрне әйттеләр. Әйе, мондый сүзләрне ишетү бигрәк тә драматург өчен шактый күңелсез иде. Чөнки балаларның сүзләре турыдан-туры аңа да төбәп әйтелгән булып чыкты. Без, әдәбият кешеләре, берничә пьесаны: телгә алудан артыкны күрсәтә алмадык, ә драматург иптәш бу уңайсызлыктан тиздән мәктәп сәхнәсе өчен Дә бер пьеса язарга вәгъдә итүе белән котылды. (Җәя эчендә генә сер итеп әйтик, ул хәзер дә әле биргән вәгъдәсен үтәгәне юк, һаман «уңайланып» йөри). Чынлап та, мәктәп сәхнәсе өчен махсус язылган пьесалар бездә юк дәрәҗәсендә аз. Укучы балаларның, пионерларның драматургларыбыз алдына куйган таләпләре канәгатьләндерерлек рәвештә үтәлмиләр әле. Совет балаларының, совет мәктәбенең бай, киң, җанлы тормышын чагылдырган сәхнә әсәрләренә ихтыяҗ бездә бик зур. Менә шуңа күрә дә без Татгосиз- датның күптән түгел бастырып чыгарган «Мәктәп сәхнәсе» §§ исемле китабын шатлык һәм өмет белән кулга алдык. Мондый исем астындагы җыентыктан без күбрәкне көткән идек, ләкин анда ике генә пьеса кергән икән. Шулай да., мәктәп сәхнәсе өчен бу җыентыкны чыгару яхшы факт. Матур башлангыч булсын бу. Җыентыкка моңарчы сәхнәләрдә уйналып килгән мәрхүм Дәрҗия Аппакованың «Ильдус» һәм Абдул- ла Әхмәтнең «Үги кыз» исемле пьеса ла ры кергән. П ьсс а л а рн ы»ң икесе дә тәрбияви якташ әһәмиятле, кирәкле, балалар тарафыннан яхшы кабул ителәчәк әсәрләр. Авторлары балалар әдәбиятының үзенчәлеген аңлап, балаларның психология үзенчәлекләрен искә алып, эш итәләр. Пьесаларда балалар өчен сабак булырлык тәрбияви җанлы моментлар бар. Д. Аппакованың                      §§ «Мәктәп сәхнәсе», балалар өчен пьесалар җыентыгы. Редакторы Р. Ишморат. Татгосиздат. 1948 ел. 84 бит. «Илдус»ында мәктәп балаларын зарарлы йогынтылардай саклап, көр күңелле, физик таза, гадел, туры сүзле, укуында тырыш, дисциплиналы итеп тәрбияләү мәсьәләсе бик дөрес куела. Баланы тәрбияләү эшендә мәктәп белән семья арасында бердәмлек булырга тиеш, ди автор. Мәктәп директоры Муса Илтугановның: «Җимешкә корт төшермәү ул безнең бурыч инде. Бакчачылар бурычы», — дип әйткән сүзләрен бөтен әсәргә эпиграф итеп куярга, мөмкин. Директор үзенең бурычын бик яхшы аңлый. Ул укучы бала Илдусның каникулдан соң мәктәпкә соңга калып килү, тәрбиясезлек күрсәтүләрен, ярамаган нәрсәләр белән мавыгуын белгәч, шуларның төп сәбәпләрен табарга тырыша һәм төзәтү чараларын күрә. Илтуганов бер дә җикеренми, административ чаралар кулланырга ашыкмьпй, ул, оста тәрбияче — бакчачыга хас булганча, түземлелек белән, сизгер такт саклап, Илдусның аңына, хисләренә йогынты ясый, баланың кьп- зыксынган якларын, омтылышларын, көчле сыйфатларын табып, шуңарга таяна. Тере, кискен характерлы Илдус спортны, ауга йөрүне, сәяхәтләрне бик ярата икән. Ә мәктәп зур сәяхәт оештырырга тиеш, ләкин анда беренче чиратта отличниклар катнашачаклар. Илдусның моның белән кызыксынмавы мөмкин түгел. Аның алдына да отличник булу, үзенең яраткан спорт, ау буенча иптәшләре арасында беренчелекне алу бурычы килеп баса, һәм ул моннан читтә кала алмый. Тәрбияче аның омтылышларын, ташып торучы энергиясен дөрес юлга борып җибәрә, коллектив эченә кертә. Директор мәктәптәге тәрбия- укыту эшләре белән генә чикләнми, Бәясе 3 сум. 
124 
 
ул баланың өенә бара, семьясы белән сөйләшә, киңәшләр бирә. Менә бу моментларны Аппакова бик җанлы образларда гәүдәләндерә алган. Директор Муса да, укучы Илдус, аның сецлесе Сөмбел, мәктәп хезмәтчесе Айдар бабай да хәтердә калырлык образлар булып эшләгәннәр. Тик Илдусның анасы Гөлсем генә берникадәр үзенең характеры белән ачылып бетми кала. Ләкин ул әсәрдә төп рольне уйнамый, әсәрнең эчтәлеген аңлауга әллә ни зыян итми. Ана роле көчәйтелгәндә, пьеса тагын да тулырак, киңрәк яңгырар иде, әлбәттә. Без шул ягын гына искә алып әйтәбез. Шулай ук мәктәптәге комсомол, пионерлар оешмаларының тәрбия эшләрендәге йогынтылары, әһәмиятләре дә ачыграк күрсәтелгән булса, әсәр тагын да тулылана төшәр иде. Кызганычка каршы, пьесаның авторы, балалар арасында яхшы гына популярлык казанган, балалар әдәбиятын үстерү өчен көчен кызганмый эшләгән хөрмәтле драматургыбыз Дәрҗия Аппакова вакытсыз үлеп китте. Ул балалар өчен матур гына әсәрләр калдырды. Аның иҗатындагы уңышлы пьесаларының берсе — менә шушы «Илдус» пьесасы. Без ул әсәрендә драматургның совет мәктәбе тормышын якыннан белүен, тирәнтен хис итүен, совет балаларын белемле, нык рухлы, дисциплиналы, аңлы гражданнар итеп тәрбияләү белән януын ачык күрәбез. Исән булса, Аппакова, һичшиксез, совет мәктәбенә багышланган тагын да яңа әсәрләр биргән булыр иде. Аппакованың «Илдус»ын чыгарып, Татгосиздат бик дөрес эшләгән. Ләкин әсәрнең редакторы Р. Ишморат кирәкле булган кайбер редакцион төзәтмәләрне эшләп бетермәгән. Мәсәлән, директор Илтуганов балаларның исәнләшүенә: «Сәлам! Сәлам!.. Сәлам, малайлар!»— дип җавап бирә. Илтуганов кебек директор өчен бик зур тупаслык бу. Аның алай әйтүе һич тә мөмкин түгел. Мәктәпнең һәркайсында да «исәнмесез» дин исәнләшәләр яки исәнләшүгә җавап бирәләр. Шулай ук Илтугановның мәктәп коридорында укучы балага: «Тукта! Смирнов дип кычкыруы да мәгънәсезлек. Илтугановның әсәрдә күрсәтелгән педагоглык характеры өчен 
дә бу ят нәрсә. «Шишара», «икеләрне чперткәлпсеңме» кебек сүзләрне күп еллар мәктәптә эшләүче ’ Айдар бабайдан әйттерү дә урынсыз. Бу кимчелекләрне, авторы исән булса, шунда ук төзәткән булыр пде. Үзе исәң булмаган авторның әсәрен басып чыгарганда, мондый нәрсәләрне төзәтеп чыгару һәр редакторның, һәр язучының изге бурычы. Андый редакцион төзәтүләр ясау каләмдәшеңнең хезмәтен хөрмәт итү генә булачак. Җыентыкка кергән А. Әхмәтнең «Үги кыз» пьесасы татар халык иҗатында очрый торган явыз үги ана һәм акыллы, булдыклы үги КЫЕ турындагы әкият буенча язылган. Пьесаның сюжеты җиңел генә һәм шул ук вакытта мавыктыргыч кызык. А. Әхмәт балалар өчен һәм балаларның үзләре дә уйный алырлык күңелле пьеса тудыра, алган. Әсәрнең төп фикере: «ни чәчсәң, шуны урырсың» ягъни явызлык, начарлык, кешене җәберләү, хезмәтнең кадерен белмәү һәм гаделсезлек кешене матурламый, начарлыкка, һәлакәткә илтә. Пьеса балаларда «намус белән хезмәт итү», тырышлык, зирәклек, тугрылык сыйфатларың һәм гаделлек, олы-кечеләрне, бер-береңне ихтирам итү тойгыларын тәрбияләүгә хезмәт итә. «Үги кыз» — яхшы ук җанлы тел белән, халык иҗатының рухын белеп язылган әсәр. Тик шуны әйтергә кирәк, ярлы крестьян Хәйретдиннең Сафура сүзләренә бик тиз бирелеп китүе ышанырлык сәбәпләр белән тиешлечә нигезләнеп бетмәгән. Сафураның «кызыңнан аерыласың килмәсә, иртәгәдән яшь хатыныңның эзен Д° күрмәссең», дип куркытуына каран кына, Хәйретдиннең үз кызын урманда адаштырырга тиз генә риза булуы, җиңел генә әйткәндә, бик сәер тоела,. Балалар да аңа ышанып бетмәсләр. Автор биредә «бора
125 
 
«җиңеллек» күрсәткән. Сәбәпләрне тулырак нигезләргә кирәк иде. Аннары урмандагы убырлы карчык образы артык рәхимле карчык төсле тәэсир калдыра. Халык иҗатындагы убырлы карчыклар образын без башкачарак күз алдыбызга китерәбез. Дөрес, әсәрдә без үти кыз Зөһрәнең өстенлеген, карчыкны җиңеп чыгуын күрәбез. Безнең мәхәббәтебез Зөһрә ягында, ләкин шул ук вакытта убырлы карчыкка карала тискәре тойгьп бер дә тумый, ул Зөһрәне бәладән коткаручы кебек булып кала. Бу исә Хәйретдиннең дә, Зөһрәнең дә ролен билгеле дәрәҗәдә киметә. Биредә убырлы карчыкка карата мөнәсәбәт җитәрлек уйланып бетмәгәнлек күренә. Пьесаның икенче 
басмасын чыгарганда, авторы, бәлки, болар турында уйлап карар. «Мәктәп сәхнәсе» җыентыгының кайбер вак кимчелекләре аның кыйммәтен һич тә киметмиләр. Күптән көтелгән, бик кирәкле китап. Мәктәпләр, балалар аны зур шатлык белән каршы алачаклар. Бусы соңгысы булмас, якын араларда «мәктәп сәхнәсе» сериясендә тагын да яңа пьесалар чыгар, дип ышанабыз. Безнең мәктәпләрнең, укучы балаларның, алдынгы пионерларның тормышларын чагылдырган пьесалар тудыруга балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче язучылар гына түгел, «зурлар» өчен язучылар да игътибарларын бирергә тиешләр.