КАЗАХ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ҮСЕШЕНДӘГЕ КАЙБЕР ПРОБЛЕМАЛАР
КАЗАХ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ҮСЕШЕНДӘГЕ КАЙБЕР ПРОБЛЕМАЛАР Бервакыт Язучылар союзы пленумында, Сабит Муканов, безнең тәнкыйтьчеләрнең казах әдәбиятына «ярлылыкка скидка» ясап килүләрен бетерүне таләп итте. «Без бернинди дә скидкалар теләмибез!» — диде ул. Чыннан да, безнең тугандаш халыкларыбызның әдәбиятына карата кайбер тәнкыйтьчеләребездә хәзергә яшәп килә торган филантропларча хуплау, чынлыкта исә, санга алмау һәм мыскыл итү карашларын бетерергә вакыт. Совет властеның утыз елы эчендә, кайчандыр күчмә хәлдә булган халыкларның да экономик һәм культура үсешендә гигант юл үткәнлекләрен аңларга кирәк. Мәсәлән, М. Ауэ- зовның «Абай» романы нинди «скидкаларга» мохтаҗ булсын? Аның белән бит, бөтен совет әдәбияты горурлана һәм соклана. Казах совет әдәбияты хәзергә яшь тә булсын, ләкин инде ул, хәзер ныгыган, зур биеклектә тора торган әдәбият, аңа барыннан да бигрәк, иптәшләрчә, кайгыртучан, таләпчән тәнкыйть кирәк. Шуңа күрә мин, бернинди скид- каларсыз, намуслы рәвештә, ихтирам һәм иптәшлек таләпчәнлеге белән, казах әдәбиятының хәзерге торышы һәм аның аерым проблемалары турындагы фикерләремне әйтмәкче булам. Казах әдәбиятының уңышлары аз түгел, анда иҗат кадрларының өзлексез үсеше дәвам итә. Аның, совет әдәбиятының беренче сафларына чыгуы өчен барлык нигезләре бар. ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарылган карарлары шуңа күрә гүзәл ки, алар Советлар Союзының барлык әдәбиятлары өчен идея горизонтларын ачтылар һәм сафландырдылар. Алар— иң кирәкле ачыклыкны керттеләр һәм безнең идея дошманнарын дөрес билгеләделәр. Иске Россия империясендә Казахстанны һәм башка чит өлкәләрне Россиягә кушу ничек булды. Милли катастрофа яки прогресс идеме? Без моңа карата марксистик фәннең ачык җавабын беләбез. Әгәр дә, Казахстан Россиягә берләштерелмәгән булса, аңа ни булган булыр иде? Аны Кытай һәм КокаиД
87
патшалыгы йоткай булыр иде, аны’ бүлгәләп, як-якка тарткалап, кисәкләп бетерерләр иде. Ахыр чиктә, ул Англия колонизаторлары өчен җиңел табыш булып калыр иде. Әгәр дә бу шулай икән, ә ул нәкъ шулай булды да, шуңа күрә, барлык халык эпосларын, барлык фольклорны һәм аның барлык геройларын, һәм шул фольклор нигезендә тудырылган барлык әдәбиятка, шул позицияләрдән чыгып карарга кирәк була. Халык эпосларыннан, феодалларга каршы, ханнарга каршы көрәшкән һәм Россиягә кушылу ягында торган геройларны гына алырга кирәк. Казахстан өчен прогрессив булган эшкә, ягъни, Россиягә берләштерү эшенә каршы баш күтәргән иске феодалмы ханнарны, батырларны милли геройлар дип игълан итү һич тә ярамый. Шулай да, күптән түгел әле, казах әдәбиятын өйрәнү эшендә,, болар барсы да бер өемгә өелеп киленде. Мәсәлән, Идегәй — типик «феодализм рыцаре», бәйсезлек өчен көрәшүче итеп, Аблай ханның оныгы Кенесар исә, «халык ханы» итеп аталды, бу «халык ханы»ның барлык омтылышы исә, русларны казах далаларыннан куу һәм ханлыкны ныгыту булган. Әле күптән түгел, узган елда гына, Бекмахановның шул Кенесарны чиктән тыш зурлаган китабы басылып чыкты. Шулай булган, идея дошманы белән көрәш эшен көн тәртибеннән алынган мәсьәлә дип санап булмый. Казах әдәбиятында, бәлки, башка халык әдәбиятларында булмаганча, хәзерге әсәрләрдә фольклор һәм эпосларның роле гадәттән тыш югары. Сез, Сыр-Дәрья турында роман, яки совет Карагандасы турында очерклар, яки колхозлар турында язылган әсәрләр укыйсызмы, һәр- кайсыпда эпос геройларына кайтып кала торган әкиятләр очратырсыз. Шуңа <күрә> бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк, һәрбер казах язучысының Марксча, Ленинча, Сталинча үз халкының тарихын белүе кирәк, шунсыз ялгышлыклардан котылу мөмкин түгел. Иске язучыларның әсәрләренә дә, бигрәк тә, Зарзаман чорындагы шагыйрьләргә шушы позицияләрдән торып карарга кирәк, чөнки, әле күптән түгел генә, кайбер казах әдәбиятчылары, бу чорны прогрессив чор дии атарга маташтылар. Хәтта, контрреволюционер, ала- шурдачы шагыйрь — Карашевны, 1918 нче елны «Нәрсәдән куркам» дигән
шигырендә, Октябрь революциясенә турыдан-туры каршы чыгып: «Таңнан куркам, яңгырсыз давылдан куркам, караңгылыкта тудырылган законнан куркам, бөтен халык тантанасыннан куркам», — дип язучыны, «коммунизмга барып җиткән» язучы дип игълан иттеләр. Хәзерге көнне, мондый бозулар ачып салынды, үзләренең исемнәре белән ачык әйтелде, ләкин идея дошманнары белән эш бетте, хәзер берни эшлисе дә калмады дип уйларга иртә әле. Россиягә һәм бөек рус халкына булган мөнәсәбәтнең икенче ягы да бар. Казахстанны Россиягә берләштергәннең соңында, ул электәге Россия империясенең составына кертелгәннең соңында, казахлар каршына Россия нинди булып килеп басты? Тулы бер бөтен булыкмы? Юк. Казах халкының алдынгы кешеләре һәм беренче чиратта, аларның бөек мәгърифәтчеләре Чокан Вәлиханов, Абай Кунанбаев, Ибрай Алтынсариннар ике төрле Россияне күрделәр: патшалар, колонизаторлар, чиновниклар Россиясен һәм Белинский, Чернышевский, Ленин Россиясен күрделәр. Моны аңламау — яңадан тирән идея ялгышлыгы ясау дигән сүз. ВКП(б) Үзәк Комитетының карар-- ларыннан соң да әле, моңа ошашлы ялгышлыкларның бетеп җиткәне юк, моңа шаһит булып, Казахстанда күптән түгел басылып чыккан Н. Анаевның «Ак мәчет» романы тора. Бу романда петрашевчы демократ- шагыйрь Плещеев декадент, космополит һәм төшенкелеккә бирелгән кеше ителеп, ә Оренбургның генералгубернаторы Перовский — ирек сөюче, яхшы кеше итеп күрсәтелә. Ләкин аны Т. Шевченко бик хаклы рәвештә, сатрап дип атаган булса да, бу исәпкә алынмый. Бу
88
романда, патша колонизаторларының. максатлары һәм иптәш Сталин тарафыннан әйтелгән «царизмның ерткычларча политикасы»ның чын йөзе күрсәтелми. Казах халкының Россиягә һәм рус халкына булган мөнәсәбәтләрен дәрес чагылдыру — хәзерге язучылар алдында иң зур мәсьәлә булып тора. • Бу мәсьәлә — башында бөек рус халкы торган халыклар дуслыгын күрсәтү мәсьәләсе. Бу мәсьәлә, панисламизм һәм шуңа ошашлы контрреволюцион агымнарга каршы көрәш мәсьәләләре. Казах язма әдәбиятының иң гүзәл традицияләреннән берсе, һәр- кайчан бөек рус халкы культурасына ориентацияләнү булды. Ибрай Алтынсарин да, шулай ук, Абай Кунанбаев та үзләренең карашларын, өметләрен ислам Көнчыгышына, көнчыгыш культур асына юнәлтмәделәр, алар бөек рус . халкының әдәбиятыннан, аның культурасыннан өйрәнделәр. Алаш-урдачы контрреволюцион язучылар бу традицияләрдән баш тартып, бозык һәм черек көнчыгыш культурасына иярделәр, бу очраклы хәл түгел. Казах әдәбиятында мондый баш иючәнлек белән көрәшү — Абай һәм Җамбул традицияләре өчен көрәш һәм черек ислам көнчыгышы һәм буржуаз көнбатыш йогынтысына каршы көрәш. Казах язучыларының идея ачыклыклары һәм сафлыклары сынала торган икенче әһәмиятле мәсьәлә булып, аларның искелеккә, феодал төзелешкә карата булган мөнәсәбәтләре тора. Буржуаз-милләтчелек фикере белән агуланган язучыга искелекне идеаллаштырып күрсәтү хас. Ул — искелектә идиллиянең булмаган- лыгын күрергә дә теләми. Искелектә исә, каты сыйнфый, ырулар көрәше, ярлыларның ханнар һәм байлар' тарафыннан экспло- атацияләнүләре, патша, бай һәм муллаларның өчләтә изүләре, кыргый артталык кына бар иде. Ә кайбер язучылар, боларны белмәгәнгә салыналар, бөтен җирдә муллык, искиткеч туйлар, кәеф сөрүләр, иркен далалар, матур, көчле батырлар, җырчыларның үзара ярышлар^ һәм барлык кешеләр арасында дуслык кына яшәгән итеп күрергә телиләр. Искелек белән мавыгып китү күренешләре,
хәтта, шундый матур әсәр — М. Ауэзовныц «Абай» романының беренче бүлегендә дә бар иде. М. Ауэзов, бу ялгышларны ту- лысынча аңлаганның соңында гына,, романның икенче бүлегендә гүзәл җиңүгә иреште. Мохтар Ауэзовныц үрнәге бик күпләргә сабак булырлык. Бу хәл— язучының ВКП(б) Үзәк Комитеты- нцң тарихи карарларыннан ничек дөрес нәтиҗәләр чыгарганда гына, уңышка ирешә 'алганлыгын күрсәтә. Мохтар Ауэзов үзенең «Абай» романында югарыда күрсәтелгән ике мөһим мәсьәләгә дә дөрес җавап бирә алды. Без аның романында феодал-кабиләчелек төзелешенең каты, канлы, куркыныч кыяфәтен күрдек. Монда туганлык юк — монда бүреләр дә сарыклар. Монда искиткеч рәхәтлек (идиллия) юк — бары мәрхәмәтсез сыйнфый көрәш кенә бар. Мохтар' Ауэзов, шулай ук ике Россияне дә дөрес итеп күрсәтә белде. Ул колонизаторлар, чиновниклар Россиясен дә, шулай ук демократик Россияне дә, бөек рус халкы Россиясен дә күрсәтте. Ауэзов, рус культурасының һәм аның алдынгы кешеләренең Абайга һәм казах халкына ниләр, биргәнлеген бик матур итеп ачып салды. Язучы,. Абайны идеаллаштырмады, аны бүгенгечә итеп бирергә тырышмады. Менә шушы турылык, тарихи дөреслек, романны чын мәгънәсендә бүгенге көн әсәре итеп танытуга сәбәп булды. Үзәк Комитетның идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарлары совет язучыларын бүгенге көн темаларына кайтырга чакырды. Кыю рәвештә әйтергә мөмкин, казах язучылары да бу чакыруга кайнар рәвештә "кушылдылар. Сан ягыннан бик күп нәрсәләр эшләнде, моны котлап каршы алырга кирәк. Әмма* ләкин, әсәрләрнең художество сыйфатына килгәндә—әле бик күп яхшылыкларны көтәргә һәм теләргә кирәк. Хәтта, проза остасы Мохтар
89
Ауэзов та, үзенең хәзөрге заман темасына язылган, ярым очерк- повесте «Нык нәсел*» дә ашыгучан- лык, ятышсызлыклар күрсәткән. Билгеле, традицион искелекләр турында язуы ансатрак. Шунысы характерлы, казах язучыларының хәзерге заман турында язылган әсәрләренең һәркайсысыида да искелек турында язылмыйча калмый. Алар— бик күп төрле әкиятләр, «тапкыр картл-ар»ның мәхәббәт сүзләре, әйтемнәр, иске гореф-гадәтләрне күрсәтеп бирү аша кертеләләр. Мондый «миллиэкзотика» һәркайчаи ялты р а в ы к л ы, артык зәвык л ану аша, аерым сөелү белән языла, ә инде, партия эше, ягги социалистик ярыш турында языла икән, бик гади итеп: алар «бердәм кайнадылар» яки «көн саен үткәрелделәр» —> дип кенә язылалар. Мин фольклорга да, искиткеч картларга да каршы түгел, ләкин, казах иптәшләргә, бу тикле милли экзотикага бирелү, милли чиләнүнең бер элементы дип әйтәсем килә. Мин казах иптәшләрне, казах халкы ны ң т орм ы ш ы н д а г ы, көнкүрешендәге яңа якларны кыюрак, ачыграк күрсәтергә чакырырга телим. Болай эшләү, тапталган иске сукмактан баруга караганда авыррак, ләкин аның урынына, новатор була алу ни тикле мактаулы һәм намус эше булып тора. Шуңа күрә минем, казах язучыларының хәзерге заман турында язылган беренче әсәрләренә бик нык игътибар белән һәм хөрмәт белән карыйсым килә. Мин С. Мукановның «Сыр-Дәрья» романыннан башлыйм. Муканов зур эшкә алынган. Дала үзгәрешен күрсәтергә теләүдән дә яхшы теманы табып буламы? Ул бу эштә бик күп уңышларга ирешкән. Монда иң уңышлы як, рус инженеры Полевой белән карт казах Сыр байның дуслыгы. Бу «символик» дуслык кына түгел. Аларныц дуслыгы хезмәттә туа. Алар икесе дә новаторлар. Бригадир кыз Айбарша образын да мин уңышлы дип саныйм. Ләкин төп образны — төзелеш начальнигы Байҗанны Муканов бөтенләй бирә алмаган. Романда авторның үз укучысы белән әңгәмә алып бара торган урыны бар. Менә ул’ сөйләшү.* «Кадерле язучы, — дияр безгә шундый бер укучы, — мин бит сезнең уйларыгызның барысын да
аңлап җиткерә алмыйм. Сезгә, вакыйгаларыгызның ахырында, ниндидер очраклы, икенче дәрәҗәдә торган геройларыгызны, әһәмияте аз булган вак хәлләрне кертәсе булгач, башта бакчалар корып маташуның нигә кирәге булды?» Ләкин, бу сорауның бик урынлы булуын әйтеп китәргә кирәк. Мука- нов укучыга болай дип җавап бирә: «Әгәр дә Байҗан белән Гөлнар- ның тормыш юлларында куркынычлы тоткарлык — сугыш килеп чыкмаган булса, без бу соравыгызга бәлки тулы җавап бирә дә алмас идек. Әгәр дә сугыш булмаган булса, бәлки, роман- үзе дә булмас иде, чөнки, роман ул — коллизия, конфликт, трагедия, әгәр дә безнең романыбызда ирекле, бәхетле мәхәббәт, яхшы,, нык семья, нормаль таза кешеләр генә булса, классик мәгънәдә әйткәндә, нинди «роман»нык тууы мөмкин?» Шулай итеп, сугыш, язучыны да аның романын да «коткара». Күрәсез, Муканов бөтенләй дөрес булмаган карашлардан чыгып эш итә. Аныңча, гади, нормаль, тыныч тормыштагы совет кешеләре, укучы өчен «кызыклы» була алмыйлар икән, анда рогланга лаеклы коллизияләр юк имеш. Аның төзелеш начальнигы булган герое, үзенең эше турында менә ничек сөйли: «Әйе, мин кыенлыклардан курыккан идем, ләкин алар күренмәде. Әгәр дә эшче көчләр җитешмәсә, материаллар, кораллар, материаль мөмкинлекләр җитешмәсә генә авырга туры килгән булыр иде. Бездә бит тегесе дә, монысы да, шулай ук өченчесе дә артыгы белән күп». Шулай булгач, бу төзелеш начальнигы ни генә эшләгән була инде? Ул үзе турында: «Бар да шулай эшлиләр, әйтерсең лә, бәйрәм итәләр. Мин үземне шул бәйрәмдә председательлек итүче итеп кенә сиздем» ди.
93
Төзелеш начальнигын шундый тамада итеп, ә безнең төзелешләрне шундый туй-күнел ачу итеп кенә күрсәтсәң, бу пнде, чын тормышны белмәү, үзеңне алдан ук уңышсыз- лыкка хөкем итү дигән сүз. Әгәр дә Муканов, Сыр-Дәрьяда- гы төзелеш үзеннән үзе, совет кешеләренең хезмәтләре үзеннән үзе совет укучыларын кызыксындыра алмый дип уйлый икән, ул, димәк үзенең генераль темасыннан читкә китә. Ул «конфликтлар» уйлап чыгара һәм эзли башлый, авантюралы — детектив типтагы буталчык хәлләр тудырып, чыннан да, менә болар безнең укучыларны кызыксындырырга тиеш дип ышана. Ләкин укучыны болар һич кенә дә кызыксындырмый. Аның, хезмәттә, көрәштә даланың ничек җиңелүен күбрәк беләсе килә. Безнең совет укучысы — үзе хезмәт кешесе, үзе — төзүче эшче булганга күрә дә башка кешеләрнең ничек хезмәт итүләре белән кызыксынмыйча булдыра алмый. Роман конфликтын кешеләр хезмәтенә нигезләп төзеп күрсәтеп булуга ышанмау — Мукановны уңыш- сызлыкка китергән. Болар барысы да, безнең язучы- ларыбызнын тормышны тиешенчә белмәүләре, андагы иң кирәкле якаларны күрә алмаулары турында сөйлиләр. Бу, безнең күп кенә рус язучыларына да кагыла, бу турыда, Украина совет язучыларынын икенче съездында А. А. Фадеев бик яхшы сөйләде. Инде, хәзерге казах әдәбиятында зур урын тоткан, башка бер әсәр, Мостафиннын «Миллионер» исемендәге романын тикшерүгә күчәргә рөхсәт итегез. Г. Мостафин хәзерге заман темасы өстендә күптән эшли. Аның «Шиганак Берсиев» исемендәге повесте, кайбер житешссзлек- ләре булуга да карамастан, бик кызыклы әсәр. Ул шуның өчен дә кызыклы, чөнки язучы — үзенең бөтен игътибарын, үзенең бөтен художество көчен, кешенең хезмәттәге ролен күрсәтүгә багышлаган. Хәзер иптәш Мостафин «Миллионер» романын язды. Монысы, беренче повестена караганда киң полотнолы зур әсәр. Романның идеясе киләчәккә омтылышлы булуы белән матур. Мин
иптәш П. Скосыревның, «Литературная газета» битләрендә, Мостафин романының төп образларыннан берсе булган — тимерче Әхмәт I образын тәнкыйть итүе белән килешә алмыйм. П. Скосырев Әхмәткә «индивидуаль рәвештә коммунизмга керергә» теләү гаебе ташлый. Ләкин шуны әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә Скосырев түгел, бәлки Мостафин хаклы. Мостафин яңалыкны, казах колхозындагы бөтенләй яңаны алдан күрә алган. Роман яшь Җомартның колхоз председателе — карт Җакынга каршы күтәргән көрәшеннән башлана. Алар икесе дә коммунистлар, икесе дә яхшы кешеләр, ләкин Җакын бар булган нәрсәгә бөтенләй канәгать, Җомарт исә тагы да зуррак, тагы да яхшыраклар турында хыяллана. Җомарт «зур план» тәкъдим итә. Бу «зур план» ны гамәлгә кую өчен кызыклы һәм ышандырырлык көрәш күрсәтелә. Ләкин менә, романның беренче бүлегендә үк «зур план» раслана. Шуннан соң пнде, кыенлыкларны җиңү көрәше аша бу планның, эшкә ашуын, •аның кешеләрне ничек алмаштыруын, күтәрүен, үзгәртүен күрсәтү кирәк. Ләкин Мостафиннын нәкъ менә шуңа көче җитмәгән. Роман, планны кабул итү белән үк тәмамланган, аннан соң инде, беркемгә дә кызык булмаган жанр күренешләре, бер урында таптану киткән. Күрәсез, Мостафин романының икенче кисәге уңышсыз булуы, « Сы р - Д әр ь я » уңы шс ыз ли к лар ы и ы н сәбәпләре белән ошашлы. Болар барысы да, совет кешеләрен хезмәттә күрсәтә белмәү нәтиҗәсе. Күп кенә казах романнары партия җитәкчелеге темасын йомшак сурәтлиләр. Бу әсәрләрдә партия җитәкчеләре бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Хәзер инде, партия ролен күрсәтмичә, безнең тормышны ДӨ‘ рес яктырту мөмкин түгеллекне һәркем аңлый. Шуңа күрә казах яэучыларының һәрбер романында партия райкомы секретарьлары да. партия җитәкчеләре дә һәм партия
91
эше дә бар. Ләкин кайбер казах язучылары партия эше турында бик эч пошыргыч итеп, казенно, чиктән тыш күңелсез итеп язалар. Әмма, партия турында эч пошыр- гыч итеп язмаска, партия турында шигъри һәм рухлы итеп язарга кирәк. Гадәттә бу романнарда партия җитәкчеләре, райком секретарьла»- ры ничек күренәләр? Барыннан да бигрәк, ул көрәшне, җиңүне оештыручы булып, массаны җитәкләүче булып аз күренә. Күбесенчә ул — бу романнарда, геройларның шәхси бәх етл әре н б улдыр уч<ы, т уй лар г а рөхсәт бирүче, төрле гайбәтләрне тикшерүче, картларны рухландыручы — шундый эшләр, белән генә маташучы сыйфатында бирелә. Билгеле, партия эшчеләренә мондый эшләрне дә башкарырга туры килә, ләкин, партия җитәкчелегенең нигезе ал ар да мыни? Игътибарны үзенә тарткан тагы бер як бар. Хәзерге заман темаларына язылган казахча романнарны укыганда мин шуны сиздем, бер роман белән икенчесенең персонажларын буташтыра башладььм, чөнки алар, бсрсенә-берсе бик ошыйлар. Борынгы фольклордагыча әзер традицион маскалар туган шикелле, бу романнардан да нәкъ шундый тәэсир кала. Менә мисаллар: һәрбер романда, бер тапкыр карт була: Мукановта ул Сырбай, Мостафинда ул Шиганак; үзенчә холыклы бригадир — кыз бар: Мукановта — Ай- барша, Мустафинда — Җанбота; әлбәттә, карак-бухгалтер да бар: Мустафинда — Айдар, Мукановта— Тыртык; шулай ук, үткәне караңгы булган сыйнфый дошман да бар һәм ул, әлбәттә, техник-интеллигенция арасыннан чыккан булырга тиеш була; иң соңында инде, әлбәттә, яхшы һәм күңелле партия райкомы секретаре һәм оппортунист — райбашкарма комитеты председателе дә булмыйча калмый. Бу романнардагы райбашкарма председательләренә ни өчен мондый начар роль эләккәндер, мин аңлый алмадым. Болар барысы ла, тормыш дөреслегенә өстән генә карауның һәм күбесенчә, җитди булмаган мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе булып тора. Кайбер казах язучыларының, үз халыкларының бүгенге көннәрен белмәүләрен күрсәтә. Хәзерге казах әдәбияты өчен тематика тарлыгы да характерлы. Хәзерге көн тормышыннан язылган казахча
романнарның күбесе — авыл хуҗалыгы турында. Ләкин Казахстан — Совет власте елларында, иптәш Сталинның тапкыр күрсәтмәләре белән, көчле индустриаль республикага әйләнде, шуңа күрә, мин,казах иптәшләрдән: кайда сезнең, күмер Карагандасы jy- р ьпнд агы ром анн ар ыгыз, к а й д а Балхаш, кайда Чимкент турындагы романнарыгыз? дип сорыйм. Дөрес, казах әдәбиятында бик күп очерклар чыкты. Алар үзләренең темалары белән Казахстан республикасының тормышын төрле яклатып яктырталар. Ләкин аларның күбесе художество ягыннан түбән итеп язылганнар. Казахстан КП(б) ҮК нда үткәрелгән язучылар киңәшмәсендә, Сабит. Муканов үзенең «эстетик теориясен» сөйләп бирде. Ул: «безнен әсәрләребез, профессорларга гына, укытучыларга гына, интеллигенциягә генә аңлаешлы булып калмасын, аны гади колхозчылар, көтүчеләр һ. б. да аңларлык булсын. Кайвакыт мине, Муканов югары стиль кулланмый дип гаеплиләр, кайвакыт, минем әсәрләремнең, эстетик зәвыклары нык үскән аерым кешеләр өчен артык гади булып тоелуы да мөмкин. Мин моны аңлы рәвештә шулай эшлим», — диде. Шулай итеп, иптәш Муканов, үзенең художество ягыннан йомшаклыкларын «теоретик база» белән ныгытмакчы булды. Мин үзем дә гадилек ягында, ләкин бөтен халыкка, шул исәптән Абай тәрҗемәсендә казах көтүчеләренә дә аңлаешлы булган Пушкин гадилеге барлыгын да онытмаска кирәк. Тагын шундый гадилек тә бар — монысы инде, белмәүчелектән, җит- лекмәгәнлектән килеп туа. Моны бер сүз белән генә әйткәндә примитивлык дияргә кирәк. Мин мондый гадилеккә каршы. Әсәр — аң
92
лаешлы, ул — һәрбер укучыга да барып җитәрлек, югары художестволы булырга тиеш. Шуңа күрә мин барлык казах язучыларын, шулап ук безнең һәркайсыбызны югары художестволылык көрәшенә чакырам. Бу безнең рус язучыларына да, миңа да, безнең барыбызга да кагыла. Соңгы елларга кадәр, казах поэзиясе һәрвакыт казах прозасыннан алда булып килде. Аның Джамбул кебек якты биеклеге дә бар иде. Казахстанда Җароков, Бекхожчн, Аманжолов, Орманов һәм башка шагыйрьләр үстеләр. Ләкин соңгы елларда казах поэзиясе прозадан артка кала башлады һәм монда, минемчә, очраклы бернәрсә дә юк. Бу бик законлы күренеш. Бу казах прозаикларының хәзерге заман темаларына борылуларыннан килеп чыкты. Казах шагыйрьләре исә, һаман да әле фольклорга кол булган хәлдә
яшиләр, алар әле хәзерге заман темаларының киң юлларына чынчынлап аяк баса алмаганнаи. һәм казах шагыйрьләре иске коллыктан никадәр тизрәк ычкына алсалар, абстракт һәм декларатив поэмалар язудан туктасалар, безнең кешеләрнең җанлы һәм реаль образларын тудыра башласалар —. реализм юлына кыюрак • бассалар, шунда гына казах поэзиясе киң юлга тиз чыга алыр. Казах әдәбиятыннан таза рух, көч дәрте, үз киләчәгенә ышаныч рухы аңкый. Миңа, мин яраткан казах әдәбиятына һәм минем дусларым казах язучыларына, эшләгән эшләр белән генә тынычланмау, үз әсәрләренә таләплерәк булуны теләргә кала. Безнең барыбыз өчен дә, бөек Ленин — Сталин эшенә үзенең барлык көчеңне биреп иҗат итүдән дә зур бәхет булмавын онытмаска кирәк