Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ МӨҺИМ БЕР ТАРМАГЫ

Очерк, матур әдәбиятның гулы хокуклы һәм мөстәкыйль бер жанрьв булып, бик күптәннән яшәп килә. Барлык әдәбият тарихы моның шулай икәнлеген ачык күрсәтеп тора. Классик әдәбиятны алып карасак, без анда очеркның күренекле урын тотканлыгын һәм үз иҗатларында бу жанрга бик зур игътибар биргән, хәтта., бары тик очерк язу белән генә тарихта үзенең онытылмаслык исемен калдырган атаклы язучыларны күрәбез. Атаклы революцион демократ һәм бөек тәнкыйтьче Белинский үз заманындагы очерклар һәм очеркистлар белән бик кызыксына, бу жанрның әдәбиятта һәм иҗтимагый аңда тоткан зур урынын билгеләп үтә. Луганский (В. И. Даль) дигән язучының «Денщик» исемле очеркын, мәсәлән, ул «рус әдәбиятының капиталь әсәрләреннән берсе» дип атый. Плетневка язган бер хатында Н. В. Гоголь дә шул ук әсәргә югары бәя бирә. Нигездә очеркист булган Глеб Успенский турында В. Й. Ленинның әйтеп калдырган бик яхшы фикерләре бар. М. Горький бу язучыны үзенә тирән йогынты ясаган художниклар исемлегенә кертә. Бөек пролетар художник Горькийның үз иҗатында да очерк гаять зур урынны алып тора. Аның турыдан-туры очерк дип аталган Америка турындагы, Италия турындагы әсәрләре, бу бөек революцион язучыга хас булганча, үзләренең югары художестволы һәм көчле йогынты ясау- чан булулары белән аерылып торалар. Чынлап караганда, классик әдәбиятның җәүһәрләре булган «Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым» һәм шушы циклдагы башка күп кенә әсәрләре дә бит аның автобиографик очерклардан гыйбарәт. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң, жанр буларак, очеркның үзе дә, аның .әһәмияте дә күп тапкыр үсте һәм монда да, башлыча, М. Горький зур роль уйнады. Аның инициативасы белән оештырылып, аның ук редакциясендә «Наши достижения» исемле махсус журнал чыгарыла башлады. М. Горькийның зур оештыручанлык һәм туплаучан- лык көче нәтиҗәсендә Ставский, Галин, Шагинян, Горбатов, Погодин, Караваева, Полевой кебек югары квалификацияле очеркистлар кадры өлгерде һәм алар зур художник дәрәҗәсенә үсеп җиттеләр. Ниһаять, бүгенге көндә, очеркист Борис Галин үзенең «Донбасста» һәм «Бер торак пунктта» исемле киң полотнолы, тирән эчтәлекле очерклары өчен Сталин премиясе лауреаты исемен алуга иреште. М. Горький совет очергын теоретик яктан нык һәм тирән эшкәрткән кеше. Күпләр тарафыннан һаман да «сәнгатьнең түбән формасы» дип кимсетелеп йөртелгән
109 
 
очеркны ул, бер яктан, үзенең очерк жанрында язылгал художестволы әсәрләре белән, икенче яктан, теоретик хезмәтләре белән, чын сәнгать югарылыгына күтәрде. Горький очеркистлардан материалны нык өйрәнүне, аның өстендә гирәнтен уйлануны таләп итте. Нәтиҗәдә, беренче бишьеллыкларда, очерк аеруча киң җәелде. «Сүз сәнгате тормышны өйрәнеп белү эшенә беркайчан да шулай тырышлык һәм уңышлык белән хезмәт иткәне юк иде әле, — дип язды ул елларны М. Горький. —Моны очеркларда аеруча ачык күрәсең... Безнең яшь әдәбиятыбыз үз арасыннан талантлы очеркистлар төркемен күтәреп чыгарды һәм алар, әкренләп, очеркка «югары сәнгать» формасын бирә баралар». Шулай итеп, газета-журнал оперты — совет төзелешенең барлык этапларында, барлык хәлиткеч көннәрдә безнең зур һәм бай тормышыбызның юлдашы булып килде ■һәм килә. Чөнки бу жанрның, әдәбиятның бүтән жанрлары белән чагыштырганда, үзенә аерым бурычлары, яхшы үзенчәлекләре, һәм, хәтта, кайбер өстенлекләре дә бар. Очерк — иң оператив жанр ул. Россия хезмәт ияләре, бөтен кешелек тарихында беренче булып, социалистик революция ясадылар һәм яңа тормыш, коммунизм җәмгыяте төзи башладылар. Бу бөек төзелешнең барлык тармакларын, эштә һәм көрәштә үрнәк күрсәтүче алдынгы кешеләрне үз вакытында, оператив рәвештә, художестволы сүз чаралары белән күрсәтә бару бурычын беренче чиратта очерк үти. Очеркист «миллионнарча кешеләргә аларның күз алларында күренми торган ерак урыннарда нәрсәләр эшләнүен күрсәтүгә» (М. Горький), аларны шушы көрәшкә тартуга хезмәт итә. Очерк тормышка бик тиз һәм турыда н-туры йогынты ясый. Ул, конкрет фактларны, конкрет геройларны тасвирлау ярдәме белән, киң укучылар массасында батырлык, патриотизм, фидакарьлек сыйфатларын тәрбияли. Очерк жанрын үстерү, аның популярлаштыру, идея-художсство сыйфатын күтәрү — совет әдәбияты алдында торган мөһим бурычларның берсе ул. / Бездә, татар совет әдәбиятында, бу жанрның торышы ничек соң? Әгәр чорларга бүлеп карасак, ялгышмасам, беренче совет очерклары бездә беренче бишьеллыклар вакытында, 
туа башладылар. Ләкин шулай да, ул чакта да бу жанр киң җәелеп китә алмады. Ул чордагы очерклардан озак гомерле булып яши алган бер генә әсәрне дә атап күрсәтү мөмкин түгел. Шуннан соң 1940 нчы елла.рга чаклы бу өлкәдә, гомумән, җанлылык күренмәде. Бөек Ватан сугышы чорында исә очерк, ниһаять, безнең әдәбиятыбызда да үзенә лаеклы булган күренекле урынны алуга ирешә язып калган иде. Ул елларда без газета-журнал битләрендә совет сугышчыларының батырлыкларын тасвирлаган бик күп әсәрләр укыдык. «Совет әдәбияты» журналы үзенең һәрбер номерында очеркларга махсус бүлек биреп барды. Фронтларда татар телендә чыккан дистәләрчә хәрби газеталарның комплектларын актарып карасак, аларда номердан-номерга очерклар урнаштырылып килгәнлеген күрәбез. Ул елларда шулай ук хәрби очеркларда.н торган берничә аерым җыентыклар да басылып чыкты («Батырлар китабы», «Җиңү юлы», «Ңәфрәт көче» һ. б.) Әдәбият тарихыбызда куанычлы бер хәл: ул елларда Бөек Ватан сугышы героикасын тасвирлап очерк язмаган язучы яки шагыйрь калмады диярлек. Газетажурнал битләрендә басылган очерклар астында без Г. Әпсәләмов, А. Шамов, К. Нәҗми, Г. Кутуй, Г. Галиев, М. Садри, А. Әхмәт, Г. Хуҗи, Г. Бәшир, Ә. Ерикәй, М. Әмир, И. Гази, Ш. Мөдәррис, Р. Ишморат, Г. Кашшаф, Ш. Маннур, М. Максуд, X. Госман, Г. Насри, X. Садри һ. б. иптәшләрнең имзаларын еш кына күрә килдек. Ләкин, сугыш тәмамланудан соң, бу өлкәдә яңадан сүлпәнлек башланды. Очерклар да азайды, аларны язучы иптәшләр түгәрәге дә тараеп китте. Ә бурычлар кимемәде генә
но 
 
түгел, бәлки тагын да үсә төште, тагын да җаваплырак булып алдыбызга килеп басты. Партиябез һәм хөкүмәтебез 1946—50 елларда СССР халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү планын кабул итте. Бу сталин- чыл дүртенче бишьеллык планда, барыбызга да мәгълүм булганча, гигант төзелеш програгчмасы билгеләнде, Совет халкының барлык акыл һәм физик көче бу тарихи программаны үтәүгә тупланды, «Бишьеллыкны дүрт елда» лозунгы, сы күтәрелде һәм аның өчен тиңдәшсез көрәш җәелеп китте. Көрәш, сугыш фронтыннан, тарихи әһәмияте аннан да ким булмаган, хезмәт һәм төзелеш фронтына күчте, һәрвакыт алгы ут сызыгында булырга, тиеш булган матур әдәбиятыбызның очерк жанры бу көрәштә атакага беренче булып ташланырга тиеш иде. Ләкин чынлыкта алай ук булып чыкмады. Вакытында хәрби темага системалы рәвештә очерк язу белән шөгыльләнгән күп кенә иптәшләр тыныч төзелеш чорында, бу жанрны ташладылар. Газета-журнал битләрендә очерк сирәк очрый торган материалга әйләнеп китте. Бу нормаль булмаган хәл турында матбугатта, җыелышларда, утырышларда аерым чыгышлар ясау — җәмәгатьчелекнең тынычсызлануын күрсәткән фактлар иде. Яңадан берникадәр җанлану башланды. Аеруча алганда, «Совет әдәбияты» журналы, һәр номерында диярлек, тыныч төзелешнең теге яки бу ягын, төзелеш фронтының алдынгы кешеләрен күрсәтүгә багышланган очерклар баса башлады. Бу бик мөһим эшне, һаман киңәйтә һәм яхшырта барып, дәвам иттерергә кирәк. Шуның белән бергә, соңгы вакытларда, аеруча алганда, узган елны басылып чыккан очеркларны беркадәр тикшереп үтү, аерым очеркистларны, теге яки бу яктан характерлы булган аерым очеркларны тәнкыйть күзе аша үткәрү—әдәбиятыбызның бу мөһим жанрын алда тагын да үстерү юлында, аны югары художество баскычына күтәрүдә билгеле бер дәрәҗәдә файда китерер дип уйлыйбыз. Журнал битләрендә игълан ителгән очеркларның темаларга бүленешенә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: төрлелек күзгә чагыла, ләкин алар арасында чагыштырма' тигезлек аз. Мәсәлән, очеркларның иң зур күпчелеге авыл 
хуҗалыгына багышланганнар, ә промышленность турында, эшчеләр сыйнфының алдынгы вәкилләре турында — аз, интеллигенция турында исә — бөтенләй аз. Бай индустрияле, ’ күп интеллигенцияле социалистик Татарстан өчен бу характерлы була алмый. Димәк, бурыч: очерк жанрының үсешенә планлы җитәкчелек булдырырга кирәк. Авыл хуҗалыгының уңышларын, анып. алдынгыларын тулы күрсәтү белән беррәт- тән, бишьеллыкны дүрт елда үтәү өчен көрәштә гаять зур уңышларга ирешүче эшчеләр сыйныфы вәкилләре турында, социалистик индустрия геройлары турында, төрле, өлкәләр буенча бик зур хезмәтләр башкаручы, күп кенә яңалыклар ачучы совет галимнәре, инженер- техниклары, уйлап табучылары турында күбрәк һәм тулырак язарга, алар белән укучыларыбызны киңрәк таныштырырга кирәк. Колхоз авылы темасына багышлап язылган очеркларга тукталганда, барыннан да элек, шуны әйтәсе килә: алар безне үзләренең эчтәлекләре белән шатландыралар. Бу очерклар безнең бүгенге социалистик авыл хуҗалыгыбызнын асылын ачып күрсәтүгә, кеше хезмәтен җиңеләйтүче һәм кещеләрнең үзләрен үзгәртүче катлаулы техника белән елдан-ел баеп бара торган безнең бүгенге колхоз авылыңның чын йөзен дөрес һәм төрле яклап күрсәтүгә яхшы омтылыш ясыйлар. Бу яктан, иптәш Мусали- мовның «Директор язмалары» аеруча кызыклы. Анда, безнең хәзерге авыл хуҗалыгыбызньиң ничаклы югары техника белән сугарылганлыгы җанлы фактларда күрсәтелә һәм укучыда табигый горурлык тудыра. Авылда трактор, комбайн дигән нәрсәләр әле күптәнме соң могҗиза иде! Ә хәзер инде алар — безнең һәрбер колхоз авылын характер
111 
 
лаучьи фактор. Авыл өчен телефон дигән нәрсә әле күптәнме сон. гаҗәеп зур яңалык иде! Ә хәзер анда радио аша элемтә тоталар. МТС ның трактор бригадалары, отрядлары кыр эшләренә дистәләрчә километрларга таралалар. Ала,р белән яхшы бәйләнеш — оператив җитәкчелекне, димәк эшнең укышын хәл итә. Очерк безгә сөйли: хәзер һәрбер трактор отряды ико яклап элемтә тота торган радио- аппаратлар белән тәэмин ителгән. МТС та хәзер радиодиспстчсрлык хезмәте барлыкка килгән. Боерыклар, оператив чаралар, сводкалар, докладлар, беседалар, — болар бөтенесе дә радио аша үткәреләләр. Менә Арча кошчылык станциясенә авыл өчен чыннан да гаҗәп булган яңа машина килә, ул — тавык-чебеш фабрикасы, инкубатор. Бу турыда безгә Гариф Галиевнең «Яңа машина янында» исемле очергы бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләп бирә. Элек тә булган андый машина, «Коммунар» маркалы ул инкубатор берьюлы 16.000 йомыркадан чебеш чыгара торган булган һәм керогаз белән эшләгән. Ә бу— «Рекорд-39» исемле яна машина — электр көче белән эшли һәм берьюлы 39.000 чебеш чыгара. Совет инженеры Горецкий тарафыннан уйланып чыгарылган һәм могҗизага ошаган бу машина, сүтелгән килеш килеп төшкәч тә, Арчадагы безнең кешеләребез — Мнңлегалисв, Лобанов, Габдрахманова, Гыйлаҗиева иптәшләр, махсус техник комиссиянең килүен дә көтеп тормастан, чертежларга карап, аны үзләре җыялар, урнаштыралар һәм ходка җибәрәләр. Мондый бай һәм катлаулы авыл хуҗалыгы техникасын бары тик безнең социалистик индустриябез генә барлыкка китерә алды, ул техника белән оста эш итә белүче яңа кешеләрне бары тик безнең большевистик партиябезнең зирәк политикасы гына, юлбашчыбыз Сталинның ерактан күрүчән даһи җитәкчелеге генә тудыра алды. Менә, алдынгы совет агротехникасын яхшы үзләштерү нәтиҗәсендә, югары уңыш осталары булып, массаны героик хезмәткә рухландыра һәм туплый белүче уңган ор- ганизаторлар булып үсеп җиткән аталы-уллы атаклы Мәрдиевләр (М. Әмир очергы), Хәсәншиналар һәм Шәриповалар (Г. Галиев очергы), Зотовлар Һәм Линьковалар (А. Әхмәт 
очергы), Гәрәй Сафиннар (Е. Зорин очергы), Антонина Евдо- кимовалар (Байбек һәм Мөбәрәк- шиннар очергы), Зәйнуллин һәм Алтынбаевлар (Ш. Мөдәррис очергы). Аларны гади мәгънәдәге крестьян белән һич кенә дә чагыштыру мөмкин түгел. Рекорд уңыш алучы һәм бу юлдагы көрәштә могҗизалар күрсәтүче мондый атаклы кешеләрне бары тик безнең социалистик нигезгә һәм алдынгы фәнгә корылган колхоз строе гына тудыра һәм үстерә алды. Мондый кешеләрне, мондый эшләрне матур әдәбиятта мәңгеләштерү — язучыларыбызның мактаулы бурычы ул. Очерклар турында, бигрәк тә колхоз темасына язылган очерклар турында сөйләгәндә, Гариф Галиев турында махсус рәвештә әйтеп үтәсе килә. Чөнки бу иптәшнең иҗаты безне аеруча кызыксындырырга тиеш. Ул, бүтән күпчелек иптәшләр кебек, очерк өлкәсенә очраклы экскурсияләр ясаучы гына түгел. Аның соңгы еллардагы иҗатында бу жанр бик зур урын, хәтта, төп урынны алып тора дияргә мөмкин. Мактаулы эш бу! Газета-журнал битләрендә без аның очеркларын әледән-әле укып киләбез. Авторның яраткан төп темасы да инде нык билгеләнгән: бүгенге колхоз авылы, аның кешеләре, эшләре. Шушы теманың теге яки бу ягы. теге я бу күләмдә, авторның һәрбер очергы саен тулырак ачыла, өстәлә, яңара бара. Нәтиҗәдә сан сыйфатка әйләнә. Аның бик күп очерклары белән танышып чыккач i та, безнең алдыбызда Татарстанның күп кенә районнары, андагы төрле колхозлар, аларның төрле профессиядәге алдынгы кешеләре — стахановчы колхозчылар, бригадирлар, звено башлыклары, председательләр, агрономнар, тракторчылар, комбайнчылар, тимерчеләр, балта осталары, тер
112 
 
лекчеләр. умартачылар һ. б, күз алдыбызга килеп басалар һәм бүгенге колхоз тормышын төрле яклап күрүбелүдә безгә зур ярдәм итәләр. Автор үзенең, бер үк темага — колхоз авылы темасына — яза торган очеркларын мөмкин кадәр төрлеләндерергә тырыша. Ул бүгенге авылны иң яхшы белүче язучыларыбыздан берсе. Ул районнарда күп йөри, күпне күрә. Күргәннәре арасыннан яңа кешеләрне, типик вакыйгаларны сайлап ала белүгә дә ирешеп килә инде. Соңгы очеркларында бүгенге авылның характерлы якларын күрсәтергә омтылуы моны ачык раслый. Мәсәлән, злектәрәк язган очеркларында ул колхозның йөзен үзгәртә торган бай техниканы аз күрә иде, машиналар. А1ТС лар һәм аларның кешеләре тирәсендә аз була иде. Хәзер ул бу бушлыкны тутырырга тырыша. «Коммунист Нургалиев бригадасында» исемле очергында ул, мәсәлән, алдынгы техника белән коралланган Кукмара МТС ын сурәтли, анда инде эшләп, килә торган радиодиспетчерлык турында тәфсыйлле һәм мавыктыргыч итеп сөйләп бирә. «Яңа машина янында» исемле очергында безне «Ре- корд-39» маркалы инкубатор белән, андагы гүзәл кадрлар белән таныштыра. «Элеваторда» исемле очергында укучыларны ашлыкның сыйфатын тикшерү лабораториясенә’ алып керә. Болар, үзләренең эчтәлекләре белән дә, язылышлары белән дә, авторның яхшы очеркларыннан санала алалар. Шуның белән берлектә Гариф Га- лиевнең очеркларында җитди генә кимчелекләр дә юк түгел. Байтак кына очеркларында авторның ашыкканлыгы сизелә. Артык йөгереклек белән язылган була алар, һәрберсе диярлек чын очеркча матур башланып китәләр, ләкин соңга ' таба коры сүзләр күбәя, саннар, фактлар әйтелеп-теркәлеп кенә бара башлыйлар һәм, нәтиҗәдә, художество очергы булуда,н бигрәк, газета мәкаләсе төсен алып китәләр. Очеркларның күпчелегендә портретларга саранлык бик нык күзгә бәрелә. Кешеләрнең исемнәрен беләбез, эшләрен күрәбез, биографияләре белән дә танышкалыйбыз, ләкин үзләрен күп вакытта, күрә алмыйча .калабыз' Ниндирәк кыяфәтле соң ул; әйтик Асия 
Шәрипова? Бу. алдынгы атаклы кешенең буе-чырае, табышы гадәтләре,, йөреш-торышы, сөйләве, — гомумән кыяфәте, характеры нинди соң? Җанлы кеше портретының бу якларына автор бөтенләй игътибар итми диярлек. Ә художество әсәре булган очеркта ул бик кирәк элемент. Автор алда моны искә алырга тиеш. Аннары, авторның вакыйгаларны, кешеләрне һәм аларның эшләрен тасвирлауда беркадәр пассивлыгы сизелә. Ул бары тик уңай фактларны гына алып, аларны күпчелек хәлдә, яссы бер үсештә күрсәтә. Төрле каршылыклар, кыенлыклар Һәм алар белән көрәш ялкыны я бөтенләй кабынмый кала, я бик зәгыйфь чагыла. Нәтиҗәдә, автор вакыйгалар үзәгендә булып, үзен шунда катнашучы итеп түгел, ә читтән күзәтеп, бөтёнесен бик тәртипле рәвештә теркәп баручы кебек тәэсир калдыра. Мондый алым очеркларның сугышчанлык сыйфатын киметә икәнлеген автор аңлар, искә алыр һәм алда аны төзәтер дип ышанабыз. Очеркист Гариф Галиевнең иҗаты күптән инде махсус тикшерелүне көтә, таләп итә. һәм бу нәрсә тәнкыйтьчеләребез тарафыннан җентекле рәвештә эшләнер, әлбәттә. Мондый хезмәт бер Гариф Галиевкә генә түгел, бәлки гомумән очерк жанрын үстерү эшенә зур ярдәм итәр иде. Ә моның өчен Гариф Галиев очеркларында материал җитәрлек күп. «Совет әдәбияты» журналында 1948 нчө елны басылып чыккан дистәләрчә очерклар арасында М. Максудның «Яңа шәһәр һәм аның кешеләре» һәм Г. Әпсәләмов, С. Сабиров иптәшләрнең «Киң фарватердан» исемле очерклары, үзләренең күләмнәре, эчтәлекләре, художество эшләнешләре белән, яхшы якка таба беркадәр аерылып торалар. Совет чорында, сталинчыл бишьеллыклар эчендә илебез танылмаслык булып үэгәргәинән-үзгәР
3. .с. ә.* № 2. 113 
 
барды һәм бу процесс һаман да туктаусыз дәвам итә. Табигать үзгәрә, география үзгәрә, кешеләр үзгәрә. М. Максудның очергьп әнә шул бөек үзгәрешләрнең бер факты турында: элек гади генә бер авыл булган, хәзер инде Татарстанмын икенче промышленность үзәгенә — зур индустриаль шәһәргә әверелгән атаклы Зеленодольск турында, аның гүзәл кешеләре турында сөйли. Укучылар өчен бик файдалы һәм, әйтергә кирәк, яңа материал бу. Ул безне Зеленодольскиның барлыкка килүе, үсүе тарихы белән дә, аның революцион традицияләре белән дә, аныц бүгенге хәле белән дә, аның якын киләчәге белән дә таныштыра. Шәһәрнең күләмен, үсеш колачын һәм темпларын, төрле предприятиеләрнең эшләп чыгарышларын күрсәткән бик күп саннар да китереп үтә автор, ләкин алар безне ялыктырмыйлар, ә рухландыралар һәм сокландыралар гына. Без бик күп гүзәл кешеләрнең геронк хезмәтлә,- рен, үткән тормыш һәм көрәш юлларын, үсеш баскычларын күрәбез. Советлар Союзы Герое яшь эшче бригадир Норкин белән дә, карт эшче Сафиулла абзый һәм аның семьясы белән дә, новатор эшче Хәй- руллин белән дә танышып өлгерәбез. Автор безне, хәтта, стахановчы эшче Сафи Габитовның өй тормышы эченә дә алып керергә омтылыш ясый, безне аның яңа салынган йорттагы дүрт бүлмәле квартирасына да җитәкләп алып керә... Кыскасы, бу очерк үзенең күләме, эчтәлеге, яңалыгы белән бик кирәкле. Ул җиңел укыла, кызыксындыра, сокландыра һәм рухландыра. Очерк поэтик рухлану белән язылган. Темасы шундый! Аны бүтәнчә язып та булмас иде. Автор, Зеле- подольскига барып чыгуы белән, кайнап торган күп кырлы бай тормышка, совет чынбарлыгын көзгедә кебек чагылдырган иҗат хәзинәсенә очраган, һәм ул чынчыниан таңга калган. Бу байлыкны бер очеркка гына сыйдырып бетерү мөмкинме соң! Әйе, мөмкин түгел, һәм — очеркның кимчелеге дә шунда. Мәхмүт Максуд ашыга, аның күзләре йөгерә, барысын да кочып алырга тели, ләкин булдыра алмый, кабалана, чөнки берсен генә читләтеп үтү дә аның өчен кызганыч, ул ан- нан-моннан эләктерә дә, яңа материалга ташлана. Яңадан-яца фактлар, кешеләр, автор әйтмешли, «һәрберсе бер роман герое булырлык» гүзәл совет кешеләре аны үзләренә тарталар. Шуннан инде очерк, художество әсәре буларак, күп кенә оттыра да. Башта бик матур башлана ул, ә соңга таба таркала башлый, художество чаралары белән күрсәтеп бирүдән бигрәк схемага тартым коры сүзләр күбәеп китә. Аеруча алганда, кешеләр һәм алар- ның эшләре турында автор артык йөгереклек күрсәтә. 
Бик күп исемнәр телгә алына анда, ләкин алар ничектер күләгә артында булып калалар, аларның тулы канлы, җанлы образлары ачылмый кала. Сафи Габитов, мәсәлән, «кылдан нечкә кораллар остасы» икән ул. Бүлек башы да шулай исемләнгән. Менә, махсус бүлек эчендә без, саналып кына үтелгән күп кешеләр арасында, ниһаять, берсе белән бик ныклап танышабыз инде, дип өметләнәбез. Ләкин, автор Сафи турында, аның безне кызыксындырган һәм сокландырган эше турында бер-ике җөмлә әйтә дә, икен- чеөченче кешеләр, икенче-өченче фактлар турында сөйләргә тотына... Шулай да, йомгак ясап шуны әйтәсе килә: болары өчен дә авторны гафу итик без, чөнки ул безнең күз алдыбызда зур чирәм күтәрде, иҗат өчен искиткеч байлыкка төртеп күрсәтте, андагы барлык бик күп фактларны, кешеләрне бергә тезеп, па- радтагысыман, безнең алдыбыздан үткәреп җибәрде. Менә, карагыз, күрегез, сайлагыз: һәрбер кеше», һәрбер факт — үзе бер очерк, хикәя... Әйе, бу — чын-чыннан шулай, М. Максудның очергы моңа безне тулысььнча ышандырды һәм шуның белән ул үзенең бурычын үтәде. Ышанып әйтергә мөмкин: моннан соң Зеленодольск турында, аның кешеләре турында, яңадан-яңа очерклар, хикәяләр аз язылмас. Г. Әпсәләмов һәм С. Сабировның «Киң фарватердан» исемле очергы
114 
 
үзенең икенче ягы белән безне кызыксындыра. Ул, художество әсәре буларак, эчтәлеге, сюжетка корылган булуы, анда образлар, характерлар күрсәтелүе һәм ачылуы белән кыйммәт. Өч аерым очерктан гыйбарәт ул. Шулардан «Кайнар йөрәкле кеше» исемлесен генә тикшереп карыйк. Ул, матур хикәя төсле, төнге Иделне тасвирлау белән башлана. Шуннан вакыйгалар җәелеп китә. Артына баржалар тагып, «Камиль Якуб» исемле буксир пароходы килә. Шул фонда җанлы кешеләр хәрәкәтләнә башлыйлар. «Буксирның, күперчегендә естенә ак китель, ак чалбар, башына кокардалы биек фуражка кигән, капитан Иван Федорович Федотов баскан. Аның авызында трубка., вакыт-ва- кыт ул аны суырып ала һәм шул чак аның кояшта янган, исәпсез- хисапсыз җилләрдә каралган кырыс йөзе күренеп китә... Урындыкта тагын бер кеше утырган». Монысы — тагылган баржалардан берсенең карт шкиперы Игнат Савельич Бурюков. Ләкин ул ни өчен баржасыннан пароход капитаны янына килгән? Аның баржасында лобогрейкалар. Аларны, урып-җыю вакытына, Куйбышев өлкәсе колхозларына илтеп җиткерергә кирәк. Алда әнә Кама Тамагы. Анда әллә ничаклы баржалар чират көтеп торалар. Ә лобогрейкалар көтә алмый. Бу Кама Тамагы аша ничек итеп тоткарсыз, үтеп китәргә? — Ул шушы турыда хафалана. Күпне күргән, йомшак һәм яхшы җанлы, кешеләргә «бәгырькәем» дип кенә дәшүче бу мөләем карт, совет патриоты, үзе турында түгел, ил турында, колхозлар турында кайгырта. Очеркта су юлының байтак кына специфик моментлары ачыла. Мәсәлән, агымга каршы һәм агым буйлап йөзү арасында бик күп аерма бар бит. Ләкин буксир пароходлары һәр ике юнәлештә бердәй күләм йөк тагалар. Ни өчен? Агым буйлап йөзгәндә күбрәк тагып булмыймыни? Булмый икән шул. Чөнки агым буйлап йөзгәндә, текә борылышларда агым ишеме баржаларны ярга китереп бәрә һәм пароходның аларны тартып алырга көче җитми кала. Кама Тамагы кебек узловой пристаньда диспетчерлар әнә щу- ларны исәпкә алып, Идел буйлап. Кама буйлап килгән бик күп баржа’ ларны озатуны тәртипкә 
салалар, чиратка куялар. Бурюковның баржасы да шунда чират, көтеп калачак бит, ләкин ул алай торып калырга тиеш түгел! Кама Тамагында баш диспетчер. Попов бар. Ул иске карашлы кеше. Ул бөтен яңалыкларга каршы. Инструкция — аның өчен сукыр иярүне үтәүне таләп итә торган закон. Яца' тәкъдимнәргә каршы ул: «Бездән югарырак утыручылар бар, алар, бездән күбрәк белә!» дип кенә җавап бирә. Ул-кеше белән эш итүе кыен. Анда тагы яшь диспетчер Павел Петрович Солдатов бар. Капитан Федотовның танышы ул. Гадн малайдан, шундый югары һәм җаваплы эшкә күтәрелүгә кадәр үсеп җиткән бу Солдатов гел яңалыклар уйлап чыгара. Кама Тамагында һәрвакыт хасил була торган «пробка» аны борчый. «Агым буйлап төшкәндә хәзерге нормага караганда икс өлеш артык караван таксак та, буксир сөйри алачак» дигән фикергә килә ул. Аңа' каршы төшәләр: «Ә менә борылышлардагы агым ишеме?». Ләкин Солдатов бөтенесен дә уйлаган: «Бу хәлдән котылу юлы бар, — ди ул. — Моның өчен сунын үз көченнән файдаланырга кирәк. Минем тәкъдимем, беренче карашта, мәгънәсез күренүе мөмкин. Чөнки ул бүгенгә кадәр кулланылып килгән алымның нәкъ киресе. Мин, сул якка тайпылу өчен, баржаның койрыгын уң якка, ә уң якка тайпылу өчен, баржаның койрыгын сул якка борырга тәкъдим итәм » Шушылай иткәндә баржаның борыны бер якка да чалуламый — аны буксир җибәрми, ә койрык, рульгә ясалган су этәреме белән, ярдан читкә тайпыла.> Әнә шул тәкъдимне эшкә ашырганда Бурюковның баржасы торып калмаячак. Ләкин, Попов кына түгел, башта, хәтта, капитан Федотов та, шкипер Бурюков та аңлап җиткермиләр моны. Ай-һай, барып чыкмас бу, диләр. Солдатовны яхшы белгән Федоров, ниһаять, бу тәкъ
115 
 
дим белән нык кызыксынып китә. Чыннан да, барып чыкса, бу бит бөтен су юлы транспортында искиткеч зур яңалык булачак, һәм ул бу тәкъдимне практикада үткәрүне үз өстенә алырга була. Өстәмә йөк булып Бурюков баржасы да тагыла, һәм-— нәкъ Солдатов әйткәнчә барып чыга! Шуннан башлап, «диспетчер Солдатов методы» дип аталган бу яңа метод илебезнең барлык су юлларында киң кулланыла башлый һәм бик күп файда китерә. Бу очеркка без аңлы рәвештә күбрәк тукталдык. Чөнки анда чын художестволы очерктан таләп ителә торган сыйфатларны булдырырга омтылыш көчле. Фактик материалга нигезләп язылган бу очеркта яхшы төзелгән фабула, сюжет һәм җанлы образлар бар, характерларда ачыла торган идеяләр һәм матур художестволы тел бар. Хикәя төсле укыла ул. Ә очерк шулай булырга тиеш тә. Бөтен әдәбиятыбызга хас булганча, очерк жанры буенча да яңа исемнәр еш кына күренгәли башлады. Яшь прозаик С. Сабиров бу очеркны Г. Әпсәләмов белән бергәләп язуы белән яхшы эшләгән. Алда ул очеркларны үз алдына да шулай яза алуга ирешергә тиеш. Шулай ук, яшь шагыйрь 3. Нуриның да урманчылык турында язган матур гына очеркларын телгә алып үтәргә мөмкин. Монда характерлы бер як килеп чыга. Теманы яхшы белгәндә генә, материал белән җентекле рәвештә таныш булганда гына, укучышар өчен кызыклы, файдалы, ышандыручан очерк языргэ мөмкин. Су транспорты белән яхшы таныш булган һәм үзе шунда эшләүче иптәш Сабиров һәм урманчылыкта эшләүче иптәш 3. Нури мисалында без моны ачык күрәбез. Яшь иптәш Ибраһим Вәлинең «Суыксу кырларында» исемле оперты басылган. Эчтәлеге, идеясе белән яхшы материал. Автор анда Буа районы. Фрунзе исемендәге колхозның алдынгы бригадиры Роза Насыйбуллинаны һәм аның патриотик эшен күрсәтергә тели. Ләкин ул бик таркау язылган. Аның үзәк темасы юк. Башлануы матур. Кыш. җил. һавада кар уйный. Кар калкулыкка өелә. Аның дулкын-дулкын булып өелгән күренешләре,, еракта, җитез аргамакның җилгә тузгыган ялларын хәтерләтә. Матур күренеш, матур чагыштыру. Ләкин, бригадир Насыйбуллина өчен бу — матур да», күңелле дә түгел. Чөнки жил карны кырдан себереп алып китеп, шунда калкулыкка 
илтеп өя. Югары уңыш алу өчен, бу «матур» күренешкә каршы көрәшергә, кырда кар тотуны оештырырга кирәк! Шулай башлана бу язма һәм инде ул кар тоту турында язылган дип уйлыйсың. Ләкин ала.й булып чык* мый. Ике генә битле бу әсәрдә вакыйгалар бик күп: Берничә юлдан соң кар тоту онытыла. Бригадир кырга тирес ташучылар янында була. Аннары иптәш кызы белән очрашып, Казанга авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсенә бару турында сөйләшәләр. Кич белән правленнегә барып чыга ул. Председатель белән сөйләшә, радио тыңлыйлар. Соңра шунда ул правленнегә җыелган колхозчыларны кар тотуга өнди. Ә моңа җавап юк. Агротүгәрәк җитәкчесе Хәйбулов килеп керә һәм агроукулар башлана. Нәрсә турында — билгеле түгел. Шуннан соң ул тагын да машина сарайларын, ат абзарларын, ашлык амбарларын карап йөри, һәм, иң ахырда гына... инде кар тотарга баручылар төркеменә барып кушыла. Очерк шунда тәмамлана, ә кар тоту күрсәтелмичә кала. Автор үзенә билгеле булган күп кенә фактларны теркәп бара биргән, тик берсен дә тиешенчә эшләп бирә белмәгән. Яшь иптәшнең тәҗрибәсезлегён күрсәткән а,чык мисал бу. һәм, шулай ук, очерк жанрының нәрсә икәнлеген аңлап җиткермәү, аның газета заметкасыннан нәрсә белән аерылуын, әдәби очерк алдына куела торган таләпләрне, очерк — югары художестволы әсәр ул икәнлекне белмәүдә, кызганычка каршы, әле күпләр өчен характерлы булган мисал бу. Очерк — фактик материал турында сөйли, ләкин ул теләсә нинди фактны, теләсә ничек теркәп чыгу гына түгел. Очерктагы образлар, 

 
картиналар үтә конкрет һәм документаль булсалар да, аның әйтәсе төп фикере, логикасы гомумиләш- терелгән булырга, практик бер нәтиҗәгә юнәлдерелгән булырга тиеш Димәк, шуннан чыгып фактларны сайлый белергә, аларның типик булуларына игътибар итәргә, очеркта аларны тиешенчә эшкәртеп файдалана белергә кирәк. Әгәр хикәя яки повесть безнең тормышыбызның, чынбарлыгыбызның характерлы якларын, аның кешеләренең, аларның эшләренең уртак сыйфатларын бергә җыеп, гомумиләштергән хәлдә сурәтләсә, очерк исә тормыштагы! реаль фактның, реаль кешенең үзе турыңда хикәяли. Бу — дөрес, әлбәттә. Ләкин бу — очеркның художество сыйфатын, тирән эчтәлеген, һәм идеясен киметү-, тарайту дигән сүз түгел. Киресенчә, очерк үзенең язылышы белән төгәл һәм югары художестволы булырга, тышкы карашта хикәядән аерылмаслык рәвештә оста эшләнгән булырга тиеш, ягъни, очеркта да хикәя элементларының булуы — зарурилыкларның берсе. Очерк — иң оператив жанр. Димәк, ул бүгенге көнебезнең иң актуаль мәсьәләләре турында язылырга һәм укучыны конкрет фактларда, үрнәк мисалларда тәрбияләргә тиеш. Очерк — иң актив жанр. Димәк, ул публицистик ялкынлылык белән язылырга, заманыбызның алдынгы идеяләре белән сугарылырга, тормыш эченә актив рәвештә бәреп керергә, тормыш агылышына турыдан- туры һәм бик тиз йогынты ясарга, кешеләрне чакырырга, әйдәргә тиеш. Очерк — художество әдәбиятының аерылмас бер өлеше. Димәк, бәхәс булуы мөмкин түгел, ул югары художестволы булырга тиеш. Очерк шулай язылырга тиеш ки, анда, чын хикәядәгечә, фабула да, сюжет та, образлар да, картиналар да, характерлар да булсын. «Очерк фабуласыз булмый, — ди М. Горький, — чөнки ул, фактик материалга нигезләнеп, шул факт турында яза, ә факт һәрвакыт фабулалы була». Шуңа өстәп, М. Горький тагын болан ди: «факт үзе 
генә әле тулысымча хакыйкать була алмый, ул тик чимал гына, чын сәнгать хакыйкатенең шул чималдан коеп чыгарылуы, эшкәртеп алынуы таләп ителә. Бу сәнгать хакыйкате авторның фактка мөнәсәбәтеннән килеп туа. Ә очеркның үзе — фактны гади генә сурәтләү түгел, ә факт турында, аның художник тарафыннан ничек үзләштерелүеннән, аның карашлары системасыннан һәм киче- решләреинән чыгып язылган хикәя ул». Максим Горькийның бу сүзләре очерк язу белән шөгыльләнүче иптәшләр өчен кулланма булып хезмәт итәргә тиешләр. Ә безгә очеркларны язарга, күп итеп язарга, бик күп төрле актуаль темаларга язарга, яхшы итеп язарга кирәк. Чөнки ул безнең әдәбиятыбыөның һаман да әле артта калган жанры булуында дәвам итә. Очеркларның саны һәм сыйфатлары да бүгенге көндә безне һич тә канәгатьләндерә алмыйлар. Очерк турында тәнкыйть, аның теоретик нигезләре турында хезмәтләр юк. Очерклар тудыру өстендә бик аз язучылар гына шөгыльләнәләр, ә махсус очеркистларыбыз бөтенләй юк диярлек. Шулай ук Татгосиздат та очерклардан торган китапларны бастырып чыгаруда саранлык күрсәтә. Очеркка игътибарны көчәйтергә кирәк. Сталин чыл бишьеллыкларның гигант төзелешләрен, социалистик индустриябезнең һәм авыл ху- җалыгыбызның геройларын, фән- техника алдынгыларын югары ХУ; дожестволы очеркларда үз вакытында күрсәтә бару, — һәрбер язучы өчен мактаулы бурычларнык берсе булып әверелсен иде.