Логотип Казан Утлары
Поэма

ДАЛА ЖЫРЫ 

Здесь, лирой северной пустыни оглашая, скитался я. * А. С. Пушкин «К Овидию» † Хәтта җырлар адашырлык дала, Виноградлар үсә, каштаннар. Көньяк күге шундый иркен, аяз, Болытлар соң, кая качканнар. Молдаваннар иртүк уянганнар, Эчемлекләр ташый савытта. Азатлыкның тәмен татучылар Эчә бүген безнең саулыкка. Бәйрәм итә туган Молдавия, Агыла бар да урам чатына. Рәхмәт сүзе яңгырый бөтен җирдә Сталинга һәм рус халкына. Артиллерия уза Кишиневтан, Җәяүлеләр атлый елмаеп. Төзүченең тизрәк килүен көтеп, Таш морҗалар утыра моңаеп. Купкан калай белән җил шаяра, Яна йортлар, сузып ялкынын. — Сәлам! — диеп, мәрмәр Пушкин тора Уртасында шәһәр паркының. Моннан өч ел элек, аерылуның Җан әрнеткеч моңсу төнендә Без сүз биргән идек, кайтырбыз дип. Шушы бөек һәйкәл төбендә. Паркта да азат, чын тормышның Башлануы хәзер сизелә. Җыела солдат, җыела бер туктаусыз Туры карап шагыйрь йөзеиә. Аркадий да керде шул бакчага, Бушанды ул аскан йөгеннән. Шаулый янда көньяк агачлары, Яфракларга сары йөгергән. — Александр Сергеевич, саумы, Озаграк ахры көттердек.                      * Бу юллар Пушкинга Кишинев шәһәрендә салынган һәйкәлгә язылып куелганнар. † Овидий — борынгы Рим шагыйре, Дунай буена сөрелгән һәм шунда үлгән. Ансат димәс идем, сугышканда Эшне ләкин җиренә җиткердек. Бу «Полтава» сугышы гына түгел, Әйтмим моны сине кимсетеп. Дошман явы күкне каплап алды һәм ыргылды җирне селкетеп. Җырларыңа туган куркынычның Хәсрәтеннән башың идеңме. Халыкларның көченә ышанып син. Алар барыбер килер, дидеңме. Әйе, килдек, баскан җиребезнең Кайнарлыгын сизә табаннар. Үзгәреш зур, шагыйрь, әйләнәңдә Башка буын, башка заманнар. Синең чырай нинди ачык бүген, Я, ни белән безне котлыйсың? Җырың бармы? Совет кешесенең Беләсең ич монда туктыйсың. Син, Державин каршысына чыгып, Укыган кебек Лицей залында, Сөйлә, әйдә, сөйлә, хөрмәт иткән Коткаручың тора яныңда. Богауланган Дунай һәм Болгария Зарыгып көтә безнең килгәнне. Югославия халыклары көтә. Кичәсе бар бик күп илләрне. Сугышчының барыр юлы озын, Үтелгән тик аның яртысы. \ Кара төннәр аша дәртләндереп Илпгәр алга шигърең яктысы. Плотников озак торды басып, Күзен алмый һәйкәл өстеннән. — Горурлана солдат синең белән, Сине бөек халык үстергән.

 
Учка җыен шиңгән яфракларны, һәйкәлдән ул сөртте тузанны. .Юл капчыгын асты җилкәсенә һәм яңадан алга кузгалды. 
II Кишиневны үрләр яшерделәр, Якынлаша фронт Кагулга. Гаскәр белән бергә ирек килә, Шатлык килә һәрбер авылга. Гагаузлар җылый куанычтан, Күпме газап, михнәт күргәннәр. Исәнмесез, төннәр йокламыйча, Яшьтән ятлап йөргән «чегәннәр». Хәтерләтте бу җир, Пушкин, синең Узгандагы авыр хәлеңне. Кичләрендә Дунай дулкыннары Җырлый һаман «Кара шәл»еңне. Овидий күк син дә сөрелгәнсең, Таптагансың Дунай ярларын. Нева җиле озак эзләп йөргән Өерә, өерә салкын карларын. Дулкыннарның шавын тыңлый-тың- лый Сөйләгәнсең зарың «Диңгезгә». Аннан бирле дәвер авышса да Кадерле һәм якын син безгә. Баеп барган август кояшының Үләннәргә төшкән яктысы. Эзләреңә синең баса-баса Кайта чиккә ватан сакчысы. III Вот, вот она, вот русская граница. А. С. Пушкин. «Борис Годунов» Әрәмәдә җилләр тынып калган, Караңгылык ятты тугайга. Анда Прут эч серләрен сөйләп, Кушылып ага иркен Дунайга. Аркадийның юлы уңга илтә, Таптап кичке дымлы болынны Ул, сугышка чаклы хезмәт иткән Заставага таба борылды. Сумкасына тыкты пилоткасын, Кирәгеме инде калмаган? Шушы көнгә кадәр саклап йөрткән Фуражкасын киде яңадан. — Хуш киләмсең,—диләр аңа тау- _ лар, Куаклыклар, басу үләне. Аргансың, дип, дәшә ял итәргә Камыш үскән дала түмгәге. Әллә каян таный аны кырлар, Алар белән болай дусланган: Кырыгынчы елның җәй башында 4 Килгән монда Түбән Осланнап, Коткарышкан ул да шушы җирне, Чиккә баскан ике атнадан. Богауларын салып Молдавия Якты көнгә аяк атлаган —                      ‡ Фельдмаршал Румянцев-Задупайский- ♦ Мамалыга — кукуруза боткасы. 
Киң Союзның семьясына кергән. Плотников хискә бирелде: Ничәнче ел инде күрмәгәнгә йорты буйлап аккан Иделне. Яр буенда үскән алмагачлар, Төннәрендә янган бакеннар, Идел өстен тутырып йөзгән саллар, Ак томаннар — бар да якыннар. Күренә төсле аңа техникумы «Олы Чишмә» авылы тавыннан. Яшьлек аннан зур тормышка чыккан, Мәхәббәт тә шунда кабынган. Авырайды кебек автомат та, Аякларның тойды арганын. Тартты аны утлар җемелдәве, Учакларның күрде янганын. Идел түгел, алда Прут шаулый, «Тиздән җитәм, ерак калмады», Туган илнең чиген күрү белән Тойгыларын җиңә алмады, Ташыдылар алар ихтыярсыз, Сагыну бәреп чыкты, түзмәде, Керфек буйлап яше тәгәрәде, Ул үзе дә моны сизмәде. Борынгыдан безнең изге җир бу, һәр курганы данга күмелгән. Бәйсезлегең яклап, Молдавия, Рус солдаты каны түгелгән. Суворовның полклары узган һәм Измаил куркып тетрәгән. Истәлекләр күченеп йөри монда Китапларга язылып бетмәгән. Румянцевны ‡ очратырга мөмкин Кырларында бүген Кагулның. Атланып ул атка карап тора Авышканын чиктән давылның. Аркадийның кулын кысар иде Тере булса, төшеп атыннан. Үзәннәрдә туплар гөрселдәве Ишетелә Дунай артыннан. 
IV 
Ул авылга җитте. Кунар өчен Башлап кемнең йортыи сайларга? Сугыш аның белгән кешеләрен Ташлагандыр әллә кайларга. Кожухарь карт аны борчый иде, Ул, күңелгә якын торганы. 

 
Түбәсенә камыш япкан өйдә Аркадийның бар бит булганы. Читәннәргә салкын нурын койган Ай да аңа,—кер, — дип ялынды. Ул ишеккә какты, иренеп кенә Кучкардагы лампа кабынды. Плотников дәшми-тынмый гына Түргә үтте ишек катыннан. Карчык, ахры, танып җиткермәгән, Ныклабрак карый якыннан. — Аркадий бу син ич, заставага Кайтышлыймы кердең авылга. Үзгәргәнсең тәмам. — Дерелдәгән Кулларын ул салды погонга. Бөкрәйгән ул, ә күзләре аның Кечерәеп баткан тирәнгә. Ай яктысы төшкән тәрәзәдән Мич кырына һәм җир идәнгә. Ак чәчләре чыккан яулыгыннан, Ялан аяк баскан салкынга. Плотников запаска дип алган Ботинкасын бирде хатынга. Уйлана ул: әгәр яңгыр яуса, Үтми калмас, диеп түшәмнән. Кожухарь карт бөгәрләнеп яткан, Аска йомшак салам түшәлгән. Шатлык ул көн йортка сыймый иде, Кожухарьга йокы тимәде. Күршеләре керде, Плотников Сугыштагы хәлен сөйләде. Кожухарь карт алданрак кайткан, Кайда булган, нәрсә эшләгән? Бу турыда ул сүз кузгатмады һәм минем дә искә төшмәгән. Кемнәр белән, ничек көн кичергән? Калдырыйк без төрле юрауны. Вакыты җиткәч, җаның теләгәнчә Үзенә бир андый сорауны. Карчык үзенең миче тирәсендә Мамалыга * пешереп чуалды. Чәй кайнатып, өстәл әзерләде, Аннан кинәт чыгып югалды. Артыннан ук Кожухарь да китте, һич белмәссең, кая сеңделәр? Югалдылар. Шактый торганнан соң Зур чемодан алып керделәр, Куйдылар да өстәл уртасына, Икәүләшеп 'аны ачтылар. Плотников нишләр икән диеп, Күзәтергә читкә бастылар. Өлкән сержант гаҗәпләнеп калды, Балаларча күңеле сөенде, Таныды ул: каты яралангач, Үзе биреп киткән киемне. Китаплары чыкты чемоданнан: Пушкин, Горький... Карчык җуймаган ' «Баш өстендә үлем йөргәндә дә Күрәсең ул безне уйлаган». — Рәхмәт сиңа, карчык, йөрәгеңдә- Сүнмәгәне өчен өметнең, Син күңелдә монда шаулап узган Көннәремнең хисен терелттең. Китапларның берсен караштырды.. «Изергиль» дә күптән укылган. Бит эченә салган кәгазь ята, Аңа кайсы язып утырган? «Бу хикәя миңа бик ошады, Ул сезгә дә ошар, беләмен, һич сүнмәслек булып, ирек өчен Янып торсын синең йөрәгең». Бикбулатов диеп кулын куйган. Менә кемгә килеп терәлдең! Игътибар да итмәс идең әле Исме торса башка берәүнең. Плотников каткат укып чыкты, ' Эч пошуын язу басмады, Тик көчәйтте генә, иптәшенең Язмышын ул уйлый башлады. Тәрәзәгә иелеп Плотников Колак салды искән җилләргә. Дала йоклый, ә Изергиль карчык Җыена гүя әкият сөйләргә. Изергильме шулай әрнеттерсп йөрәгенә аның кагылды? 
Күктә аксыл болыт кисәкләре Бер туктаусыз ерак агылды. Ыңгырашты карчык: калтырана, Күз төпләре нинди шешенгән! Интектереп шулай аны дошман Нәкъ Изергиль хәленә төшергән. Өстенә ул аның шинель япты, Карчык баштанаяк төренде. Плотников таң атуын көтте, Таң офыкта яңа беленде. — Кожухарь, без әллә кузгалыйкмы? Заставага алар җыенды. Аркадийга карт бик уйчанланган һәм борчылган кебек тоелды. Өйдән чыккач баш киемен салды, Туктап калды баскыч төбендә. Аркадийга әйтеп бетермәгән Нинди уй бар аның күңелендә. Түбән карап, йонлач очлы бүркен Кулга тоткан килеш атлады. Плотников берни аңламыйча Узган булыр иде капканы, Кулыннан карт тотты аның: — «Тукта, Төшердеңме күзең түтәлгә? Теләмиләр минем аякларым

 
Бу урыннан ашыгып үтәргә.» . йокысыннан авыл уянмаган. Нишләп йөри икәү соң болар? Шул түтәлгә таба борылдылар, Сөйләшүдән кинәт тындылар. Түтәлендә кукуруза үскән, Башы инде җыеп алынган. Кыштырдыйлар корган сабаклары, Җил бәрелсә урам ягыннан. Көнбагыш та азмаз утыртылган, Каплап тора читән тирәсен. Ә үләннәр җиргә сырышканнар, Сизенеп алдан көзнең киләсен. Кеше йөрми торган тын урында Кабер тора, кайчан казылган? Тактасына аның кара белән Түбәндәге сүзләр язылган: «Бикбулатов Госман. Бу кабергә Татар халкы улы күмелгән». Яңгырлармы юган хәрефләрне, Тонык юллар шунда бүленгән. — Хәзер инде китәргә дә мөмкин, Таныштырдым, бурычым үтәлде. Вакыт тигән саен кагылырсың, Дустың бит ул синең күптәнге. Әйтмәс идем — веҗдан күтәрмәде, Аны, иптәш, син дә белмәсәң, Мин дә менә кабрен буш арада Төзәткәләп әгәр йөрмәсәм, Кардәшеме килер? Якыны аның Бардыр, бәлки, туган авылыннан. Табармын дип башына китерә микән Кожухарьның ишек алдыннан? Без югында карчык караштырган һәм өстендә йөзгән ай гына. Я, Аркадий, кузгал, тирәңдәге Көнбагышлар хәтта кайгыра. Ышанасы килми үлеменә, Аркадийның күңеле эзләнде. Госман кабреннән ул туфрак алды, Каршысына аның тезләнде. Бик уңайсыз булды Аркадийга, Гаепләми ләкин беркемне. Игътибарсыз, күрми китүе өчен Кожухарьдан гафу үтенде. Кузгалдылар. Ә соң вакыйганың Ахрыи безгә күпме көтәргә? Автор үзе яки Кожухарьмы, Кем йомгакны тиеш сүтәргә? Җырлар, җырлар, сезне ошаттым мин Ярсып чапкан дала атына. Дилбегәне үз кулыма алдым, Ышанмаудан түгел картыма, Ул ял итсен, ә мин яшьрәк кеше Вакытлыча кучер булырмын. Җайсыз урыннарда туктатырмын, Кирәк икән, читкә борырмын. V Заставадан тик бер сарай калган, Почмаклары аның көйрәгән. Бәлки ул да 
янып бетәр иде, Молдаваннар ирек бирмәгән. Иске сарай, башка вакыт булса Ярар иде сүтеп ягарга. Хәзер аны бераз сиплисе бар һәм түшәмен кирәк ябарга. Дөресен әйтик, яңа начальникның Әйбәт түгел хәле бүгенгә; Кешеләр кайта, тышта кундырмассың, Җылы урын булсын керергә. Яшь лейтенант әле шунысын да Чыгармаска тиеш исеннән: Көз урнашыр тиздән үзәннәргә, Шәфкать көтмә көньяк киченнән. Заставада иртүк эш башланды, Миччесе дә эзләп табылды. Ул хезмәткә гомер иткән кеше Кожухарь карт үзе алынды. Халык өчен илнең бөтенлеге, Тынычлыгы кыйммәт барыннан. Крестьяннар килде заставага Булышырга шул ук авылдан. Килде алар яхшы ниять белән: Дәүләт чиге ачык тормасын, Дуслык дигән нәрсә сүздә генә, Телдә генә, диеп, булмасын. Авыл кырындагы заставаның Капкасына флаг эленде, һәм беренче наряд китте чиккә, Алда тыныч Прут күренде. VI — Кайдадыр бер күргән кебек сез не, Көньяктамы әллә Уралда? Сакчы көлемсери. — Урал дисез, Яшәмәдем ләкин мин анда. Башка берәү белән бутадыммы, Буе-сыны баса алдыма. — Татармы сез? — түгел, күрше сеннән, Кардәше мин аның — мордва. — Әйтегезче иптәш, заставада Бәлки элек хезмәт иткәнсез? — Юк, беренче көнем.—Алай, чиктә Әле яңа кеше икәнсез. Икенчесе янда тыңлап тора, Сизәм аның эче пошканын. Ип дисәң дә монда кичә килгән

 
Калдырып ул ерак почмагын. — Заставага күнегеп буламы соц? Яраталар сорау биргәнне. Сур куера һаман, яшь сакчылар Әйләндереп ала тирәңне. — Ә сез каян? — мин Кавказда үс тем. Үткәрәмен нигә иләктән? Бар да якын, бар да тугап миңа: Булсалар да төрле милләттән. Утырасың тезелеп бүрәнәгә һәм кояш та төшә түбәнгә. Карап туймас озын топольләрнең Күләгәсе сузыла үләнгә. — Чиккә аяк баскан көнегездән Солдатлары инде сез аның. Танышырсыз, әүвәл заставаның Сөйләргәме сезгә узганын. Ә ул гадәт чиктә күптән яши, Вакыйгалар әрәм ятмасын, Чыгарыйк без казып, һәм аларны Сакчы күңеле озак сакласын. Заставаны зур дип әйтә алмыйм, Уйлыйм сез дә минем фикердә, Төзек чакта аның тик берничә Йорты торган авыл читендә. Анысы дөрес. Шуңа карамастан Шаулаткан ул бу як даласын. Юл өстендә яткан авылларның Җәяүләп мин уздым арасын, Төрле җирләр, төрле кешеләр күрдем, Кем бар икән аны белмәгән. Тарихы бай, димәк, заставаның, Юкка гына телгә кермәгән. 
VII Шелтәләрләр мине, сүзгә бирелеп, Кожухарьны нигә оныттың? Ул шушында үскән, һәр тугаен, һәр иңкүен белә Прутның. Егерме ел буе көтү' көткән, Бач * дип хәтта исме таралган. Кояштанмы, дала җиленнәнме йөзе аның янып каралган. Башында ул аппак кушма § ** йөртә, Иңгә салган соры чикмәнен. Күлмәкнең дә кигән ак киндергә Кызыл нагыш белән чиккәнен. Кырыгынчы елның азатлыгын Каршылаган кырда, далада. Бер ел тула иркен яшәвенә, Тынычлык юк соңгы арада. 
Бүген дә ул шул далада кунды, Шалашыннан чыкты, каранды. Җәйләүдәге чыклы үләннәргә Иң беренче нурлар таралды. Флүерыи алды уйнарга дип, Безнең телдә әйтсәк, боргысын. Курганга ул менде, үзәннәре Тыңласыннар көйнең моңлысын. Тын һавада озын җыр тирбәлә. Зары түгелә үткән заманның. Бу якларда Дойна диләр аны, Иң яраткан көе чабанның. Искә төшереп батыр гайдукларны Сөйли Дойна, көрәш тынмаган. Кем ул, әллә Бачның ярдәмчесе — Яшь чабаммы, сузып җырлаган? Җыр көчәя барды, моңы белән Тулды гүя дала бушлыгы, Кабатланды көйдә рус халкының Гасырлардан килгән дуслыгы. Шатлыгы зур аның, кимсетелеп Кичерми ул коллык газабын.                      ♦ Ьач — өлкән көтүче. ** Кушма — бәрән бүрек. 
Прут ярындагы балыкчылар Көтте тынып җ.ырның азагын. Сискәнделәр агач яфраклары, Көй уртада кинәт бүленде; Туп тавышы басып китте җырны, Кыр гөрселдәү белән күмелде. Снарядның төште беренчесе Безнең җиргә сәгать дүртләрдә. Вакытлы бер аңлашылмау гына, Тиздән үтәр, диеп көткәндә, Тагын очты, аннан санамады, Бербер артлы алар ярылды. Тыныч кына үскән игеннәргә Ят һәм ачы төтен сарылды. Кожухарьга төзәп аттылармы, Басып торган җире тетрәде. Сарыклары читкә сибелделәр, Чинап качты көтү этләре. Шалашы да янды/югалтты ул Сарыкларын, тыныч тормышын. Аңа хәзер кая юнәлергә? Кесәсенә тыкты боргысын. 
VIII Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. Г. Тукай Шәһәрең дә синең, заводың да Ил чигеннән ерак-еракта. Прут өсте уттан кызарганда Ял иттеңме иркен торакта? Ул көнне син кайда булдың икән,

 
Клубтамы, уку залында. Ә кем белә, иптәшләрең җыеп, Утыргансың, бергә табында? Куркынычны бераз кичектереп, Сугыш чыкмас диеп быелга, Бәлки әле сөйгән кызың белән Йөргәнсеңдер урман буенда, һәрхәлдә син алдан сизенгәнсең Куерганын күктә болытның. Уеңа да ләкин килмәгәндер Ачылуы таңда фронтның. Башка нәрсә күңелең биләгәндер; Тиздән ахры җитә июньнең. Синең яшьлек кебек дулкынланып, Күтәрелгән чагы игеннең. Сукмакларга, басу юлларына Кояр арыш саргылт серкәсен. Туган илем иелеп һәр башакка Бәйләр аның салмак көлтәсен. Баш кысар да арыш, серкә очрыр, Бар да әзер эшкә күчәргә. Атна узар, чыклы бер иртәне Колхозчылар төшәр печәнгә. Кичкә кырын өйгә борылдыңмы, Я, үзеңне ничек хис иттең? Көтмәгәндә сугыш башлануын Кем авызыннан, кайчан ишеттең? Сакчылар да Молотовның сүзен Ишеттеләр сәгать унбердә. Ул вакытта бәрелеш бара иде Заставаның капка төбендә. «Безнең эшебез хаклы. Без җиңәрбез...» Окопларда тынлык урнашты. Ул сүзләрне илгә җиткерергә Молотовка кушкан юлбашчы. Заставага дошман төбәп атты, Ә радио һаман сөйләде. Траншеяләр буйлап китте сүзләр, йөрәкләрдә нәфрәт көйрәде. Көйрәде ул шундый тизлек белән, Команда да кирәк булмады; Кемдер торып брустверга басты, Алга чакрып кулын болгады, Күтәрелде бар да атакага. «Безнең эшебез хаклы, туганнар!» Москва сүзен дала белән бергә Кабатлады ерак урманнар. Пулеметын кулга тоткаи килеш Плотников алга ыргылды. Бикбулатов калышмаска теләп Барган чакта, җиргә егылды. Бераздан ул инде баш калкытты, Ярасы юк, йөзе агарган. Аның штык очы дошманының Күкрәгенә килеп кадалган. Үлән арасында хаты ята, Белмим, пичек төшкән кесәдән? Каян алган, Орнаш Башыннанмы, Язылгандыр, бәлки, Өнсәдән. Укыр иде, андый вакыт түгел, Ачасың да тагыи төрәсең. Туган җир син, солдат конвертында һөҗүмгә дә бергә керәсең. Бикбулатов Аркадийны тапты, Тирә-юньдә сугыш басылды: Куансаң да ярый, дошманнардан Заставаның җире арчылды. Пулеметта алар икәү иде, 
Шулай күрдем мин бу иртәне: Бикбулатов — урта буйлы егет, Базыгырак, калын җилкәле. Кигән киемнәре бер үк төсле Яшел, яңа. Чәчләр кырылган. Плотников өлкән сержант булгач, Үстергәндер инде соңыннан. Әрмәннәр һәм грузиннар бар монда, Күп тә түгел алай ишләре, Якын дуслык һәм чын туганлыкның Яши тирән, керсез хисләре. Шул семьяның бер кешесе Госман, Иптәшләрен күргәч, куанды, Җанга җылы керде, ялгызсыну Газабы да баштан югалды. Түмгәкләрдән күчеп түмгәкләргә, Таптап печән үскән иңкүне Тагын агыла дошман, таңнан бирле Тынычлыгын җуйды ил күге. — Ут ачарга иртә. Бикбулатов Аркадийга таба елышты. Сыенса да, аңа каушаганын Сиздермәскә ләкин тырышты. Аяк бармакларын кымырҗытып, Тәне буйлап нидер йөгерде. Күз аллары гүя таңда төшкән Сыек томан белән төренде. Айнып китте: янда — Плотников, Нинди тыныч, йөзе ачылган. Курку дигән нәрсә юктыр анда, Булса да ул оста качырган. Белгертергә шикне ярыймы соң, Борчу салма якын дусыңа. Терсәкләре белән нык таянсын Олы туган итеп ул сиңа. — Менә алар, — диде Плотников, Ул ашыкмый башлап җибәрде. Пулеметның уты тигез кисте Дошманны һәм яшел чирәмне. Винтовкалар аңа иярделәр, Автоматлар тавышы кушылды. Әйтерсеңлә дала эсселеккә Түзә алмый тирләп пошынды. Бикбулатов диске биреп торды, Ут тынганда тутырып өлгертте.

 
Аркадийның йөзе җитдиләнгән, Дошманны ул җиргә беркетте. Бикбулатов шунда сүз кузгатты; — Җиңел үтә алмас Пруттан. Суның тирән җире — билдән уза, Ә кай төше, хәер, тубыктан. — Эш елгадамыни, Бикбулатов, Кичеп киң һәм тирән суларны, Ул, Көнбатыш Европаның җирен Күз яшьләре белән сугарды. Хикмәт безнең совет кешесенең йөрәгендә яши, җанында. Бер ул гына киртә була ала Ярсып килгән дошман алдында. Хәзер безгә бөтен дөнья карый, Терәк бары бездә күрәсең. Шушы заставага күз текәлгән, Аңа инде син дә керәсең. Яннарына менә заставаның Начальнигы килде кич белән. Күршеләрнең хәлен сөйләде ул, — Күперне нык тота Скуля톆... Сакчыларның хәзер йөрәгендә Кайный нәфрәт, зәһәр үч кенә. Заставалар, батыр заставалар Күтәрелде дошман өстенә... 
Вак дулкыннар ярда кер чайкыйлар, Камышларда җилләр сызгыра. Кожухарь карт даладамы йөри, Өендәме төнен уздыра? 
IX Сакчылар да чыга барды сафтан. Сугышка бер атна тулганда, Заставаның хәле читенләшеп, Куркыныч гел артып торганда Фотограф безнең Аркадийны Окоплардан озак эзләгән. Ике заставаның арасына Җибәргәннәр, тапмын түзмәгән. Ут астына ялгыш эләккән ул, Кая гына аяк басмаган. Рәсме ки-рәк булган Аркадийның; Батырлыкмы эшләп ташлаган? Фотограф газетадан түгел, Башка җирдән, эше мактаулы; Туган илнең азатлыгын яклап Көрәш бара: авыр, катлаулы һәм язмышың синең хәл ителә, Ул салынган инде бизмәнгә — Яшәү яки үлем. Куркынычны Бар йөрәгең белән сизгәндә, Уең синең заставалар аша Москвага җитеп туктала. Чик уллары бөек юлбашчының Тирәсенә ныграк туплана; Тупланалар һәр көн саен меңнәр, Өмет балкый — томан арчыла; Кабындырып ул маяклар тезә Халыклар һәм илләр каршына. Аркадий да партиягә кергән, Билетын ул алыр тиз көннән. Рәсмен ничек әйбәт чыгарырга, Снарядлар оча өстеннән. Әйләнәдә дошман. Фотограф                      †† Скулян — чик буендагы авыл. 
Күләгәле төшне сайлады, Бомба казып киткән бер чокырга Урнашып ул эшен җайлады. Плотников тузаннарын кагып, Киемнәрен бераз төзәтте. Пулеметта Госман ялгыз калып, Чокырны һәм кырны күзәтте. — Дошман тагын эшне чуалтмасын. Шул гынамы аның кайгысы? Үзенә дә әллә партиягә Заявление биреп карыйсы. — Комсомол бит мине кеше итте, — Дип сөйләнә иде күңелдән. — Минем өчен совет дәүләтенең Я, ничаклы көче түгелгән; Кече яшьтән укытты ул, ничек Тыныч карап ятыйм мин мсинаи. йөрәгемдә кайнар ялкын минем, Туңмыйм, туңмыйм, җирем, дымыңнан. Әнкәй кочагыннан төшү белән Аякларым сиңа тигәннәр. Бабаларым синдә нигез корып, Яшәгәннәр, гомер сөргәннәр... Плотников ачуланып килә: — Мондый рәсем нигә ярасын! — Их, Аркадий, син чокырдан кал кып.. Зур тормышка кереп барасың. Чокырга бит кояш нуры тулгап, Фотограф тонык төшергән. Ул гаепле түгел, Плотников, Ил барыбер таныр төсеңнән. Тәбрик итте Госман. Танкларның Тавышыннан сүзләр бүленде; Тик коммунист булып яшәгәндә Җиңү мөмкин җирдә үлемне. 
Ул партбилет алды, политотдел Начальнигы уңыш теләде. Аркадийның күңеле күтәренке, Шатлык белән тулы йөрәге.
10 
 
— Ә комсомол билеты?—Плотников Киткән җирдән кире борылды. — Сезгә бирергәме?—Әйе, миңа, Нигә болан кәефең кырылды? Ансатмыни аннан аерылуы, Яшьлектән бит кем дә туймаган. Ул комсомол билетын гомере буе Йөртермен дип ахры уйлаган. Утта-суда бергә булды алар, Аның, белән яшьлек шаулады, Авырлыклар каршысында сыкрап, Ярты юлда туктап калмады, Билетына карап юанды ул Кыен чакта, эче пошканда, Шушы билет сүрелмәслек итеп Нәфрәт утын якты дошманга. Ул комсомол билетын бирде ана, Исе китеп дала тын тора. Офыгыннан кояш күтәрелә Нурын сибеп таулар сыртына. Политотдел начальнигы китте, Китте кереп фронт эченә. Кайнар яшьлек безнең партиянең Сафларына шулай күченә. 
XI 
Человек для меня всегда является победителем, даже смертельно раненый. А. М. Горький Сугышчылар урын алыштыра, Кирәк иде көчне сакларга. Ә пулемет алар чигенгәндә Уты белән тиеш капларга. Ерак китми алар, яңа урын Биеклекләр, үрләр артында; Бер молдаван авылы тирәсендә, Заставадан ике чакрымда. Сизенмәсен дошман, караңгының Башлануын көтте сакчылар, Тавыш-тынсыз гына траншея һәм Окопларда алар яттылар. Заставаның йорты дөрләп яна, Җиргә төшкән утның шәүләсе, йөрәкләрне телгәләде бу кич, Заставага карый һәммәсе. Түзә алмый берсе үкси иде, — Яшь күрсәтмә, дошман көлмәсен, Тешең кысып чыда, сакчыларның Күңеле йомшак диеп белмәсен. Янган заставаның нигезе аша Сакчы үтә, тормыш сүнмәгән; Көле кайнар аның, куркып микән Дала җиле монда кермәгән. Плотников белән Госман калды, Шаулый камыш — шикне арттыра. Июль төне кыска, күз бәйләнә һәм икенче баштан яктыра. Җавап көтмә иптәш, сакчыдан син «Ничәү калдык?» дигән сорауга. Ялгызың да җибәрмәссең яу.ны Илең өчен чыксаң сынауга. 
Төн уртасы авышкандыр инде, — Нәрсә уйлап дускай, ятасың? — Үз ягымның кышын сагынып куйдым, Торгызып дим толып якасын, Йөрсәң иде салкын буранында. — Бикбулатов, акылың җуйдыңмы. Юкбар белән маташасың иптәш, Эсселектән әллә туйдыңмы? — Сугыш дигәч тә син, торган җирне Ташларгамы баштан чыгарып. Мин бит аның өскә коеп яуган Яңгырында үстем чыланып. Кышмыни ул монда, кар бөртеге Тик берәмләп куна учыңа. Кары булса, сугышын да онтып Аунар идем әле шушында. Ярый, бетсен, авыр вакытларда Калып торсын яшьлек шуклыгы. Кыш килер ул, борчый йөрәгемне Иптәшләрнең янда юклыгы. Туганнардан башка кыен икән, Кечрәйдеме әллә даласы. Алар киткәч, тыным кысыла кебек, Җитми гүя көньяк һавасы. Бергә булган көннәр яктырдылар, Хәтер барысын-барысыи теркәде. Заставага һөҗүм кабатлаиДы, Күп фикерләр әйтелеп бетмәде. Снарядлар уйды яр кырыен, Суга шаулап балчык ишелде, Плотников каты ыңгырашты, Башлап аның сүзе киселде. Пулеметны дошман читләп үтә, Исәплиме аны камарга. Чигенергә юл бар, Бикбулатов, Я, килдеңме берәр карарга. — Аз булса да тоткарлыйсы иде. йолдызлар да бара сүнгәләп. Әремнәрне иңе белән ерып, Кожухарь карт килә үрмәләп. Кожухарьга монда нәрсә калган? Исе китми ахры үлемгә. Тыныч җирдә ул ял итсен иде, Таушалган һәм картлык көнендә. Кыр чәйнеге тоткан бер кулына, Үрмәләп ул арган, тирләгән. Нинди теләк аны ашкындырган? Нинди уйлар тынгы бирмәгән?
11 
 
— Төн бик бөркү, чәй китердем сезгә һәм брынза менә тансыкка. Монысы өчен рәхмәт сүзегезне Тапшырырмын инде карчыкка. — Тәмәке дә җитә, ашарга да Мохтаҗлык юк, мөмкин кышларга. Кожухарь карт якын һәм үз итеп Әйберләрен сузды дусларга. — Плотников кайда? — Ул — чо кырда, Яраланды, артка чыкмады, Хәер ялгыз үрмәли дә алмас... Кож у х а р ь н ы ң җан ы сыкрады. Эшсез нинди читен. Игене янган Кырларга ул моңлы каранды. — Даланың да яме, күрке китте, Кайтып керсәм, өем караңгы, Сугыш сөреме басты бөтен җирне. Әгәр миңа рөхсәт бирелсә, Монда калыр идем, Бикбулатов, Арбага дим икәү җигелсә, Үр менгәндә җиңелрәк була. Аркадийны кая илтәсе? Авылгамы? Бер дә хафаланма, Кожухарьның түзәр җилкәсе, Карт булсам да таза—сәламәт мин. — Тизрәк җиткер аны уриына — Безнең сакчыларның кулына тапшыр, Иң зур теләк миннән шул гына. Аннан инде монда әйләнерсең. Кожухарь карт ярга шуышты, Яралыны аркасына салды, Бикбулатов аңа булышты. —Саубул, Плотников, гомерлек дус, Белгән, күргән кешем якыннан. Беркайчан да аера алмас дошман Мине синнән, синең халкыңнан. Өйрәтүчем минем, синнән башка Бер үземә читен булачак. Ышанам мин, әмма рус чигенең Баганасы аумый торачак, Өемнең бит бусагасы монда. Ярсыды ул, тагын сүрелде. Шактый киткәч, үлән арасыннан Кожухарьның бүрке күренде. . Ике номерның да башкар эшен, Елга буйлап дошман сибелгән. Пулеметка хәзер эш җитәрлек! Ур теләсә кайсы җиреннән. — Руслар киткән, ә пулемет эшли. Аптырады дошман, буталды. Уйлагандыр, бәлки, тыныч кына Каршылармын диеп бу таңны. Биеклекләр артта җанландылар, — Дуслар, дуслар, менә кайда сез. Аларга ул барып кушылыр иде, Юл бикләнгән, бар да файдасыз. Бар да шулай бик тиз беттемени? Бикбулатов, ничек синеңчә? Бирелергә кушты дошманнары Тере килеш, исән 
көенчә. Хисапсыз күп алар: винтовкалар, Автоматлар аңа төбәлгән. Озын, таза немец алгы рәттә Түше белән шуа үләннән. Шулмы тели башлап ташланырга Кулга алыр өчен Госманны, Ара якынайды, йөрәк тибә: Җибәрмә син диеп дошманны. — Кожухарь да юк бит. — Бик булатов Куркынычның аңлый зурлыгын, һич күтәрмәс ләкин саф намусы Әсирлеккә төшү хурлыгын. ААВЫЛЫН хәтерләде: карт әнкәсе Чиләкләрен аскан иңенә, Ул коега су алырга чыккан, Күз яшьләрен сөртә җиңенә, Соңгы хатын аның алды микән... Ил һәм ана — бөек исемнәр! Тап калдырма алар йөзендә син, Дошманнарың килә бирсеннәр. Килә алар авыр богау сөйрәп, Сабырлыгың җитмәс чыдарга. — Юл бикләнсә, ачарга бит була. Чолганыштан мөмкин чыгарга. Патроннары беткән, гранатасы Ыргытырга кулга кысылган. Башың исәң, немец конвоиры Германиягә куар шушыннан. Гранатасын бәрде Бикбулатов, Тирә-ягын төтен каплады. Аяк үрә басты, тиз-тиз генә Заставага таба атлады. Күзләрен кан баскан теге немец Исән икән әле һаман да. Госманның ул менә юлын кисте, Очраштылар алар яланда. — Бөтен яктан уратылган сакчы Тез чүгәр дип ахыры уйладың? Якалашты монда ике яшьлек; Вәкилләре ике дөньяның. Син теләсәң ничек җиң дошманны. Кул өлгерми хәзер барсына. Башы белән Госман көтмәгәндә Сукты аның ияк астына. Түмгәк арасында әүмәкләшеп Сугыштылар, немец ычкынды һәм бар тавышы белән даланы ул Яңгыратып каты кычкырды. Зур куллары белән Бикбулатов Эләктерде кабат бугаздан,

 
Вуды аны, үлүен күргәч кенә, Үрмәләде читкә бераздан. Тәне аның, кайнарланып китте, Аркасына нәрсә бәрелде? Аңын җуеп ятты, ләкин үзе Учларына кыскан әремне. Шомлы җилләр биттән сыйпап исте, Уянды ул шунда сискәнеп. Эзли иде аның дошманнары Ач ерткычлар кебек иснәнеп. Яшеренеп бәлки чыгар иде, Булса I осман куе урманда. —Бар да ачык—иксез-чиксез дала, е л да көйрәп, янып торганда ■.?‘1сат кына әйе, котыл имеш, Йөрәген, сау — нидән куркасың. Яшим дисәң, җиңел юлны түгел, Көрәшнең син сайла ур гасын. Бикбулатов утны ерып бара, Үлем дигән нәрсә онтылган, Һич какшамас изге туган илнең Иңнәренә ул нык тотынган. XII Кожухарь карт көндез күренмәде, Үтү читен якын тирәдән, Заставаның җирен һәм андагы Авылларны дошман биләгән. Кич җитүгә инде эзли чыкты, Ул куаклар төбен капшады. — Яткан җире шушы иде бугай. Тик урнында аны тапмады. Кузгаткалап йөрде үлекләрне, Үз-узенә ялгыз сөйләнеп: — Болар — немец, яхшы таныйм сезне һәм кулларын сөртте җирәнеп. —Бусы—безнең кеше. Ул даланың Калкуына килеп сыенган. Кожухарьныц тәне калтыранды, Бикбулатов үлгән, суынган. — Булышырга килгән идем аңа, Ябырылган дошман, котырган. Борчулы төн ике иңнән баскан, Карт бөкрәеп җиргә утырган. — Мин ичмасам яшем яшәгәнмен, Иртә иде аңа үләргә. Җаным тартмый монда калдырырга, Кайда, ничек аны күмәргә? Һәр адымда дошман сагалады, Көчкәкөчкә кичте инешне. — Юк, барыбер ташламамын сине. Арып хәлдән тайды, биреште, Госманны ул ипләп җиргә куйды, — Котылырбызмы дошман авыннан? Урамнарда төнге патруль йөри, Ят тавышлар килә авылдай. Ул бәрәңге бакчалары аша Алып кайтты, биле сыгылды, Ишек алдындагы түтәленә Дүрт-бнш адым кала, егылды. Шыпырт кына кабер казыдылар. Карчык белән төнлә икәүләп. Кожухарь карт иртән 
әйләнәсен Пөри иде әле читәнләп. Кабат аны монда күрмәгәннәр, Урманнарга киткән шушыннан, Дусишләрен тапкан, партизаннар Отрядына барып кушылган. ХШ Сип пустынная страна Священна для души поэта. А. С. Пушкин. «Баратынскому из Бессарабии» ...Өлкән сержант Плотников исән, Хезмәт итә сезнең арада; Утырмыймы монда, дигән кебек, Якягына сакчы карана. Әнә үзе килә. Плотников Сакчыларны тезде, барлады. Шушындагы кеше җитә аңа, Хәзергә буш түгел калганы, һәрберсендә винтовка һәм көрәк, Кая җыена, нәрсә эшләргә? Ул аларны кырга алып чыкты, Җәйге кием иде өсләрдә. Прут ярына җитеп тукталдылар; Елга борылып аккан уңайга. Монда кояш һәркөнгә бер тапкыр Коенырга төшә тугайга. Гаскәр уза, шәфәкъ алсулаткан Кичке Прут, Дунай өсләрен, һәм күрдем мин ирек нуры белән Виноградның тулып пешкәнен. — Эшкә күчик, — диде Плотников. Алындылар билдән көрәкләр, Туган ил чигенең баганасын Торгыздылар бергә, йөрәкләр Сүзсез генә ярсып тибә иде. Украинец төбен таптады, «СССР» — дип язды яшь белорус. Баганага какты тактаны. Татарстан, синең улың да бар, Монда әле август аеннан. Бәлки безнең Госман күршеседер — Бер колхоздан, бер үк районнан. Плотников саф алдында кайта, Дала һаман яшел ябынган, һәм уналты республика гүя Атлый Ватан чиге яныннан.