ТУГАН ИЛ БУЙЛАП
ИДЕЛДӘ
Идел. Корыч төсле соргылт суын салмак тирбәлдереп, кышын-җәен, язын-көзен бер тынмастан горур агып яткан мәһабәт һәм олы Идел. Аның өстеннән ничә генә узма, кайчан гына • узма, карап туймаслык гаҗәеп тугайларында күпме генә йөрмә — Идел күкрәгендәге иксез- чиксез байлыкка, аның тыелгысыз һәм чиксез көченә, аның буендагы тиңсез табигый гүзәллеккә беркайчан да сокланып бетә алмыйсың. Ул, бөек тарихы булган халыкның үзе кебек үк, туган илнең җанлы истәлегенең бер кисәге булып, исәбенә чыкмаслык озын һәм каглаулы гомере, яшьлекнең үзенә генә хас тыелгысыз көче, куәте, йөгерек хыялларның күзе җитә алмастай гүзәл киләчәге— бөтенесе белән берьюлы күз алдыңа килеп баса. Аның авыр дулкыннары шаулавында борынгылык караңгысыннан бурлаклар ыңгырашуы, акчарлаклары елавында ятим балалар иңрәве ишетелә. Әмма, башың күтәреп, як-ягына күзең салсаң, бу авыр истәлекнең эзе дә калмый. Кызыл әләмен җилфердәтеп, ашыга-ашыга узучы матур ак пароходлар, йөзләрчә метрларга сузылган зур саллар, Иделнең ике ярын тоташтырган пәрәвездәй җиңел челтәрле озын күперләр, Идел ярында яшеллекә күмелеп утырган курчак өедәй җыйнак һәм купшы ял йортлары, санаторийлар, зур; шәһәрләр, төзек авыллар, тугайла-рында утлап йөргән исәпсез-сан- сыз терлек көтүләре — туган илеңнең менә шушы тулы канлы ^гмьле тормышы синдә горурлык тудыра. Идел өстендә күзең камашырдай якты нур балкый. Иксез-чиксез болыннарда сизелер-сизелмәс җылы дулкыннар тирбәлә.
Без инде пароходта икенче тәүлек барабыз. Сентябрьнең соңгы яртысы. Идел буйларында гына һәм игеннәр җыелып, көз җимешләре өлгереп җиткәндә генә була торган гаҗәеп йомшак һәм сөйкемле тын гына кояшлы бер көн. Иделдә хәрәкәт шундый җанлы, кайбер урыннарда хәтта нинди киң Идел өстендә дә кысан булып китә. Тиз йөрүче ашыгыч пароходлар, акрын кыймыл- даучан озын һәм урамдай киң салларның озак мыштырдауларына ачуланып, түземсезлек белән кычкыртырга тотыналар, зур пристаньнарда пароходлар өчәр рәт булып тезелгәлиләр. Төннәрен тын гына арлы-бирле шуып торучы аслы-өсле һәм аклы-кызыллы сигнал утларының күплегеннән күзләр, әлҗе-мелҗе килә. Төнге Идел өсте үзеннән-үзе зур шәһәр урамындагы төнге хәрәкәткә охшап кала.
Көн матур, су өстендә чайкала- чайкала кояш - нуры уйный. Ботен халык палубада. Кемнәр генә юк монда! Үзенең гомер юлдашы белән сәяхәткә чыккан пенснеле, ' ак сакаллы Москва карты; күрәсең, армиядән Баку ягына, туганнары янына ялга кайтып баручы булса кирәк, кечкенә генә купшы мыеклы, зур кара күзле майор; бердәнбер кечкенә балалары белән каядыр
70
күчеп баручы, интеллигентча киенгән яшь кенә мрле-хатынлы кеше; куе чәчле һәм яшьлек дәрте аңкып торган кискен хәрәкәтле студентлар; ялдан кайтып баручы нефтьчеләр; •Иделнең өске ягындагы кайсыдыр шәһәрдән кызына яисә улына кунакка барган җиреннән кайтып килүче, иңенә йомшак шәл салган күзлекле әбиләр; каяндыр кайтучы ярым хәрбиләрчә киенгән хезмәткәрләр, кызлар, егетләр... һәммәсе палубада, һәммәсе мәшһүр художникның хәзер генә пәрдәсе алынган даһи рәсеме алдында торгандагы кебек, хәйран калып, күзләрен ал- мастан тынып калганнар. Чөнки Иделнең уң ярында береннән-бере соклангычрак, береннән-бере гаҗә- ебрәк гүзәл күренешләр ачыла бара*.
Яр буеннан башлап өскә кадәр бөтен тау битен көз көне генә була торган матур бизәкле ч'уар урман каплаган. Бу урман нинди генә гаҗәеп төсләр, нинди генә сәер һәм куанычлы нәкышләр булып чигел-мәгән. Яр буеның сыек яшел яфраклы өянкеләренә алтын-сары усак урманы ялганып китә, аңа өстән зәңгәрсу яшь чыршылар килеп кушыла. Ул да түгел,, табигать, «әле мондыйларым да бар!» дигәндәй, алтын-сары һәм яшькелт урман өстенә анда-санда алсу-кыз- гылт һәм миләүшә төсле нәфис парчалар сипкәләп узган. Әйтерсең, киң күңелле һәм юмарт холыклы бай табигать олы Иделен жәй буе куе яшеллекләр арасыннан озата килгән дә. хәзер инде бай көзенең уңыш бәйрәме хөрмәтенә һәм, кышкы йокысына талыр алдыннан бераз моңсу кыяфәт алып, киләсе язга кадәр күңелле бер истәлек булып калсын өчен, үзенең иң зиннәтле, иң купшы киемнәрен кигән.
Бара торгач шушы зиннәтле урман эченнән яр буена аппак тасмалар сузылып төшә. Шул тасмалар буенча су буендагы баржаларга кершәндәй ак җир байлыгы агылып тора. Тау култыгын уеп кергән яшькелт чуар аланнарда бер-бсрсс- нә бик охшаган кечерәк кенә зәң-гәрсу ак йортлар төркеме килеп чыга, яисә Идел ярлары куенында зур-зур авыллар, болыннарда утлап йөргән көтүләр күренә. Ул да түгел, тагын кыргый табигатьнең йөгәнсез шуклыклары башлана: менә Иделгә таба, чиксез зур фантастик җанварга охшаган шәрә тау сузылып төшә, кинәт, гүя, юри шулай сырлап тезгәнсыман, берсен икен-чесеннән аерып алмаслык тау җы-ерчыклары тезелеп китә, яисә Иделнең нәкъ уртасыннан ямь-яшел һәм түгәрәк утрау калкып чыга.
Гомумән, Куйбышев тирәсе, бигрәк тә Жигули тауларын Идел буе күренешләренең иң матур урыннары дияргә мөмкин.
Менә сулда үзенең әкиятләрдә сөйләнә торган көмеш сарайларсы- ман тау башында балкып торган биек ак йортлары, күкнең үзе төсле зәңгәргә буялган бик куп дачалары, Идел буеның шушы бай табигатенә бик килешеп, күзне рәхәтләндерә торган пөхтә һәм җиңел архитектуралы санаторийлары, ял йортлары һәм зур-зур заводлары белән Куйбышев та артта калды. Өченче көнне иртән яшькелт-соры тау буенда бик күп заводлары белән төтенләп утырган мәшһүр цемент шәһәре — Вольскины да уздык. Көн урталарында тирә-ягыннан сары таулар белән әйләндерелеп алынган, карт университетлы һәм эре промышлен-ность үзәге, бөек демократ Черны- шевскийның туган шәһәре Саратовны да үттек.
Идел һаман кинәя бара, аның як- ягындягы купенешләр өзлексез үзгәрә. Урта Иделнең бай һәм купшы табигате артта калды. Ул монда инде дала елгасына таптым бер төс ала башлый. Идел аръ-ягыннан икмәкле кара туфраклы далаларның коры һавасы аңкый, яр буйларында безнең яктагы куе яфраклы өянкеләр урынына, төньякның кипарисларысыман өскә таба очлаеп үскән сирәк яфраклы биек топольләр очрый башлый. Уң як ярның йөзләрчә километрларга сузылган яшеллектән мәхрүм ягымсыз тау битләрен карап бара торгач,
71
хөкүмәтнең Идел буйларына урман утырту турындагы мәшһүр бөек планының даһиларча тирән акыл белән эшләнеп, шул кадәр үз вакытында дөньяга килүенә куанып бетә алмыйсың. Менә шушы ялан-гач тау битләрендә, әнә ул тыелгысыз җил өреп тора торган дала ягында озак та үтмәстән, тагын берничә елдан ук, Саратовтан Астраханьга кадәр сузылган йөзәр метр киңлектә ямь-яшел имән, каен, тополь, дардар урманнары һәм куе әрәмәлекләр шаулап утырачаклар.
Әйе, без моннан икенче мәртәбә узганда, ул һичшиксез шулай булачак. Ә хәзергә монда күз туктатыр урын тапмастан, пароход һаман ераклаша бара.
Менә алда зәңгәрсу рәшә эченнән •еракларга кадәр сузылган зур бер шәһәр күренә башлады. Ул әле ерак, аның әле бистәләре дә ачык күренми. Әмма халык күптән палубада инде, һәммәсе дә тирән бер ихтирам һәм дулкынлану белән якыная башлаган шул шәһәргә текәлгән.
— Сталинград!
Артиллерия майоры, хәрбиләрчә туры басып, фуражкасын салды:
— Сталин шәһәре!
Аның ачык якты йөзендә бер үк вакытта чиксез дулкынлану да, горурлык та һәм якын туганын очраткандагы кебек зур куаныч та бар иде.
— Менә нинди икән син хәзер, Сталинград!
Ул арада пароход кычкыәта- кычкырта шәһәргә якынлаша башлады.
Уң якның калку битләвендә чиксез киң булып, мәһабәт булып, күз күреме җитмәстәй еракларга кадәр җәелеп яткан олы бу шәпәр өстендә, әле бер уңаенда, әле икенчесендә, ашыга-ашыга йөзләрчә завод морҗалары төтенли, озын урам булып тезелеп киткән дүртәр- бишәр катлы зур-зур яңа йортларның тәрәзәләрендә күзне камаштырып дала кояшы уйный, салынып бетү алдында торган яңа шәһәрдә- гесыман, төзелеш челтәренә төренгән бик күп яңа йортлар калкып килә. Сталинград үзенең матур архитектуралы яңа йортлары, яңа заводлары белән тарихта онытылмаслык эз калдырган сугышның харабалары арасыннан мәгърур рәвештә яңа шөһрәткә таба күтәрелә.
Сталинград туфрагына аяк басканда, ничектер үзеннән-үзс күңелләр нечкәреп китә, куллар үзеннән- үзе баш киеменә үрелә. Бөек революциябезнең тарихында ике мәртәбә бөтен кешелекне хәйран калдырган, тарих битләренә иң бөек казанышлар белән янәшә алтын хәрефләр белән язылып куелган бу легендар шәһәр социализм иленең какшамас ныклыгы, бөек юлбашчы иптәш Сталинның даһилык символы булып балкып тора. Аның һәр агачы, урамындагы һәр ташы, күптән түгел булып узган дәһшәтле вакыйгаларның җанлы шаһиты буларак, мөкатдәс бер истәлеккә әверелә.
Данлыклы Павлов йортына без әнә шундый тойгылар белән дулкынланган хәлдә якынлаштык.
Киң мәйдан кырыенда зур бер таш йорт. Аның тәрәзәләрендә, тыныч тормыш билгесе булып, ак пәрдәләр күренә һәм, гүя, гомер буена шулай булгансыман тыныч кына гөлләр үсеп утыра. Әмма сержант Павловның фашистлар белән рәхимсез сугышы вакытында бөтенләй җимерелеп тә, әле соңыннан гына торгызылган стеналары һәм бу йортның исәпсез-хисапсыз тән яралары кебек булып күренгән пуля, снаряд һәм граната эзләре бу легендар йортка бәйләнешле ис-киткеч авыр көрәш көннәрен яңадан күз алдына китереп бастыра. Шул дәһшәтле көннәрдә Сталинградның легендар герое — гади рус егете сержант Павлов боль-шевиклар идеясе белән коралланган совет кешесенең мораль көченә фашизмның теләсә нинди машинасы да, теләсә нинди үлем коралы да каршы тора алмавын бөтен дөньяга күрсәтте, йортның стенасына язылган истәлек язуың монда һәр кем ихтирам белән укып уза:
«Бу Павлов йорты — оборонаның алдынгы терәге. Бу йортны унөченче гвардия укчы дивизиясенең сержант Павлов командасындагы бер төркем сугышчылары 1942 елда ике ай буена батырларча саклады».
Шундый җимергеч дәһшәт эчендә, алтмыш көн буена өзлексез ыргылып торган шундый аяусыз ут эчендә бу батыр егетләрне, әйтерсең, тормыш үзе саклап калган.
Гитлер армиясе җиңелеп, сугышлар беткәннән соң сержант Павлов, сталинградлыларның чакыруы буенча, бу шәһәргә яңадан килгән. Әмма бу юлы инде солдат булып түгел, бәлки кунак булып. Портның ишеге янында аның үз имзасы куелган.
«Портны ЧеркасоваII иптәштән яшәргә яраклы хәлендә кабул иттем. Я. Ф. Павлов. 1945ел, 16 июль».
Сталинград, сугыш харабаларын- нан арына барып, яңа тормышка күтәрелеп килә. Урам саен эш, төзелеш кайный. Бер йортның нигезен сала башласалар, икенчесенең түбәсен ябалар, тәрәзәсен куялар, стеналарын бизиләр. Шәһәрнең исәп- сез-сансыз машиналары бертуктау-сыз кирпеч, тимер, цемент ташыйлар. Тагын шунсы да бик куанычлы: яңа салынган бишәр-алтышар катлы торак йортлар, больницалар, ашханәләр, магазиннар — яңа Сталинградның бу беренче корылмалары Сталин шәһәренең Идел буенда иң матур һәм иң төзек шәһәр булачагын хәзердән үк күрсәтеп торалар. Яңа йортларның архитектурасында яшәү шатлыгы, яктыга һәм нәфислеккә омтылыш сизелә. Шәһәрне яңа баштан торгызучы эшчән, батыр һәм бөек җанлы Сталинград халкы, гүя бу легендарь шәһәр өчен, аның якты киләчәге өчен канын койган, җанын аямаган фидакарь совет солдатларының иң якты, иң мөкатдәс теләкләрен шушы йортларда гәүдәләндерергә, шунда киләчәк буыннар өчен иң якты истәлек итеп калдырырга теләгәннәр.
Хәер, бер йортларда гына түгел» Сталинград халкының үз шәһәренә мәхәббәтен һәр адымда күрәсең. Ленин урамына барып тоташкан Карл Маркс исемендәге кечкенә бакчаны халыкның үз шәһәренә тиңсез мәхәббәтенең символы дип атарга мөмкин. Монда кечкенә
II Черкасова — Сталинградны тизрәк торгызу өчен йорт хатыннарыннан махсус бригадалар оештыручы, шушы иатриотик хәрәкәтне башлап жибәрүче кеше.
куаклардан, исәпсез күп чәчәкләрдән үсен торган соклангыч нәфис клумбалар ниләр генә сөйләми! Шундый бакча үстерү өчен художник булу гына да җитми.
Герой шәһәрнең халкы тормышның кадерен белеп һәм ашыгып яши.
Без Сталинград сугышының җиңү тантанасы көннәрендә фельдмаршал фон Паулюсны безнең гаскәрләр әсир итеп алган зур универмаг янына килеп чыктык. Магазин ишегенә ябылырга вакыт юк. Җитди чырайлы, эшчән кыяфәтле сталинградлылар бөтен магазинны тутырганнар. Кайсы җылы кием ала, кайсы эшләпә, перчатка карый, кайсы күлмәк алырга чамалый, патефон уйнатып карыйлар, пәрдәләр, челтәрләр, ефәк оеклар сайлыйлар. Бу бгна нундыч ки-лешле итеп бизәлгән,- аның витринасында кечкенә бер өнчектән кә- жә сакаллы доктор Айболит шундый беркатлы итеп елмаеп тора, әгәр бинаның тышына язылып куелган булмаса, ихтимал, бу магазинның асты бервакыт иң әшәке һәм иң кансыз фашист юлбасарларның өне булып хезмәт итүен искә дә алмый узарлар иде.
Безнең пароход караягы төшкәч кенә кузгалып китте. Сталинград кичен аеруча матур күренә иде. Идел буеннан шәһәр үзәгенә таба менеп киткән күпләгән урамнар буенча, якты сыргалар кебек, ак шарлы урам фонарьлары тезелеп менә, ниндидер заводлардан я кыл тирәгә куәтле кызгылт нур бөркелә, кайдадыр еракта, шәһәрнең икенче кырыенда яшен чаткысыдай зәңгәрсу яктылык балкып китә, дистәләрчә километрларга сузылган кин урамнардан берсен-берсе куып, исәп-сез күп автомобиль утлары узыша, йортларның фасадыннан бер сүнеп, бер яктыртып торган зәңгәр ут тас
72
малары сузыла. Болар барысы да җемелди һәм уйный, Сталинград тулы иҗат тормышы белән яши торган зур шәһәрдәй тоташ бер нур белән балкып тора.
БАКУ
Көмеш төсле зур пассажир само-летының Астрахань аэропортыннан күтәрелеп китүенә ике сәгатьтән артты инде, моннан өч мең метр биеклегеннән тар гына ермак булып күренгән Иделнең тармаклары да күптән артта калды инде. Без инде байтактан бирле Азербайҗан рес-публикасы өстеннән очабыз. Аста берсен-берсе ярга куып килүче ак башлы диңгез дулкыннары, сулда— очсыз-кырыйсыз, иксез-чиксез, күз карашын туктатырдай берние күренмәгән тип-тигез өсле зәңгәр диңгез. Ара-тирә самолет белән, ак башлы дулкыннар арасыннан Астраханьга таба соры мамык кисәкләре— кечкенә болытлар йөзеп киткәли, я булмаса, ак җептәй туры буразнасын сызып, - уенчыксыман балыкчы катерының диңгез уртасына үрмәләгәне күренә. Аннары тагын шул ук ак дулкыннар да, тагын шул ук бер офыкка кадәр җәелеп киткән, бер күк белән самолет арасына зәңгәр стенадай калкып менүче чиксез диңгез.
Менә самолет, диңгезне сулда калдырып, ак ком даласына чыкты. Ул да түгел, аста тигез түбәле ниндидер бик күп ак йортлар күренеп калды, тагын ак ком башланды. Озак та үтмәде, һава корабле чәбәләнеп беткән бик күп тимер чыбык пәрәвезләре, нефть вышкалары, тимер юл сызыклары һәм тагын әллә ниләр өстеиә килеп чыкты. Самолет яны белән бер түгәрәк тирәсендә әйләнә-әйләнә түбәнгә таба шуып китте. Җир өсте, кырынаеп, самолет астында әйләиде-әйләнде дә, сөзәк тау өстенә сузылган ниндидер озын соры юалары белән самолет астына таба чаба башлады.
Ниһаять, һава корабле, гигант кошкай канатлавын салмак кына тирбәлдереп куйды да, нәни генә кызыл флаг тотып торган бер кеше каршысына килеп җиткәч, кинәт юашланып, тыңлаучан кыяфәт бе-лән туктап калды.
Кабинадан кечерәк кенә кара мыеклы, җыйнак гәүдәле азербайҗан егете — очучы килеп чыкты. Узып китешли пассажирларга карап елмайды.
— «Рәхим итегез!»—дигәндәй башы белән ымлады.
Ишек ачылды, кабинага көньякның көчле кояш нуры бәреп керде.
Без Азербайҗан Совет Социалистик Республикасының башкаласы мәшһүр Баку шәһәренә килеп җиттек.
Көн аяз, сентябрьнең икенче яртысы булуга карамастан, шактый ук эссе. Әмма монда көннәр-төннәр буена алмашлап исә торган «хәзәри» яисә «киләвар» дигән әрсез һәм аяк атларга ирек бирми торган көчле җилләр эсселәргә ирек бирмиләр.
Бакуны «җилләр шәһәре» диләр. Әмма, һәркемгә дә мәгълүм булганча, Баку «җилләр шәһәре» булудан бигрәк, хәтта иң беренче нәүбәттә, «кара алтын» шәһәре. Бар шундый урыннар, җиңел машинада сәгатьләр буенча чапкан сурәттә дә'сезне һаман да иксез-чцксез нефть вышкалары озатып калачак. Шәһәрнең югары өлешендәге, Киров исемендәге паркка менсәгез, аннан да сезгә, шәһәрнең гаҗәеп күренеше белән бергә, әллә кайлардагы нефть промыслолары күренә. Диңгез паро-ходына утырып кузгалып киткәндә дә, сезне диңгез эчендә дә, әйе, диңгез суы эчендә утырган нефть вышкалары әллә кая кадәр озатып барачаклар.
Промыслолар буйлап узганда вышка һәм насосларның шул кадәр еш утыруларына гаҗәпкә каласың. Әйтерсең, бу тирәләр тирән һәм чиксез киң нефть диңгезе өстенә утыргандыр да, ничектер үзеннәи-үзе эшләүче бу исәпсез-сансыз эшлек, к- насослар тагын йөз еллар буенча мәңге шулай эшләп утырсалар д җирнең бу бай хәзинәсен, бу кыйм мәтле җир маен беркайчан да суы рып бетерә алмаслардыр кебек. Адым саен нефть бәреп торган бу гаҗәеп урыннар, бик күп кило
74
метрларга сузылган бу «вышкалар урманы» һәр совет кешесендә чиксез горурлык тудыра.
Без өч илгизәр (әгәр кайбер кардәш республикаларның хуҗалык һәм культура тормышларындагы казанышлары белән танышып йөрүне максат итеп куючыларны шундый всем белән атарга ярый торган булса)— шагыйрь Шәйхи Маннур» фи-лология фәннәре кандидаты Хәмит Ярмөхәмитев һәм шушы юлларны язучы — бер оешманың да рәсми вәкиле булмастай, һәркайсыбыз ял вакытын шул югарыда әйткән максатка багышлап, хосусый рәвештә генә юлга чыккан идек. Шулай булуга карамастан, Баку язучылары безне туганнарча якты чырай һәм ихтирам белән каршы алдылар. Азербайҗан Язучылар союзының, бигрәк тә аның җаваплы секретаре, Сталин премиясе лауреаты Мамед Рагим иптәшнең ярдәме нәтиҗәсендә, сез бик кыска вакыт эчендә генә дә, Баку7 шәһәренең байтак архитектура памятнпкларын күреп, Азер- байҗан халкының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге гаять зур казанышларын күздән кичерә алдык. Дәүләт филармониясенең гаҗәеп пөхтә һәм яхшы эшләнгән залында халык җырчысы Сәет Шушинский һәм артистка Шәүкәт Алеакбирова- ның концертларын тыңладык. Кавказ тауларының зур тармагыннан берсенең Каспий ярына килеп туктаган урынына, шәһәр эчендәге иң биек тау башына салынган Киров исемендәге мәшһүр паркта йөрдек. Аннан, ул парктан, борынгы хан сарайлары һәм шаһ мәчетләреннән башлап, Бакуның яңа салынган зур- зур яхшы йортларына, зур яшел паркларына һәм хәтта диңгез эчен-дәге шагыйрәнә исемле (Саба җил) бик борынгы шәһәр калдыгына кадәр күренә.
Без, элекке комсыз һәм надан сәүдәгәрләр Бакуының кәкре-бөкре 1 эм пычрак тыкрыклары, урамга тәрәзәсез һәм ишексёз соры аркасын биреп утырган яссы түбәле тәбәнәк ойләре. урынына, безнең чорда, Сталин биш ье л л ы к л а р ы чорында салынган мәһабәт сарайлар, монументаль һәйкәлләр, асфальтланган, яшеллеккә күмелеп утырган киң матур урамнар күрдек. Бакуның шәһәр эчендәге зур паркларында, киң урамнарында һәм, бигрәк тә, диңгез буендагы бульварларында төрле көньяк агачлары үсә, мәнге яшел олеандр чәчәк атып утыра. Кызык бер сан: 1913 нче елга кадәр Бакуда нибары тугыз гектар чамасы яшеллек булган. Соңгы елларда шәһәрнең яшел мәйданы, утыз сигез тапкыр зураеп, дүрт йөз гектарга якынаеп килә.
Азербайҗанлы иптәшләр безгә тарихи истәлекләрдән хәзер Фәннәр академиясенең музее булып әверелгән хан сарайларын, шаһ мәчетен һәм «Кыз каласын» күрсәттеләр. Безне шаһ гаскәрләренең кәкре кылычлары да, шаһларга буйсынмаучы гыйсъянчыларны бугазлау өчен хезмәт иткән үткен пычаклар да, яисә гаепле кешенең хакимләргә башы гына күренеп торырлык итеп махсус эшләнгән хурлыклы гаепле- ләр чокыры да гаҗәпләндермәде. Монда безне Азербайҗан халкының борын-борыннан килгән төзүчелек осталыгы, үзенең якты хыялын, киләчәккә булган якты өметләрен нәфис орнаментлар итеп чигүе сокландырды.
Әмма соңгы елларда гына салынган Низами исемендәге кинотеатрны, шул ук исемдәге музей бинасын һәм Степан Шаумян исемендәге мәшһүр эшчеләр сараен күргәннән соң, без әле ашыгыбрак сокланган икәнбез дигән фикергә килдек. Чөнки без моңача күргәннәр белән, бигрәк тә, Шаумян исемендәге эшчеләр сараеның зиннәте белән мондагы нәфислек, мондагы соклангыч заллар, фоэләр, гаҗәеп матур бүлмәләр белән чагыштырганда, мәшһүр хан сарайлары бик мескен һәм примитив булып калдылар.
Шаумян исемендәге эшчеләр сараеның директоры — җиңел гәүдәле, ачык чырайлы бер иптәш — безне идәненә хәтфә келәм җәелгән фоэләр, һәрберсе үзенчә җиһазланган эреле-кечк^нәле заллар, зур һәм кечкенә бүлмәләр белән таныштырып йөрде.
75
— Безнең һәр залыбыз, һәр бүлмәбез билгеле бер теманы чагылдыра. Менә сез монда безнең республиканың алдынгы кешеләрен, Социалистик Хезмәт Геройларын, мәшһүр стахановчыларын күрәсез,— днде.
Хәтфә пәрдәне тартуга без киң һәм биек фоэгә килеп кердек. Аның стеналарында, картина галле- реясендәге кебек, атаклы кешеләрнең оста художниклар кулы белән эшләнгән яхшы рәсемнәре тезелеп киткән.
Икенче башта ишек ачылып китү- (ә без әкиятләрнең якты хыялы белән безнең чынбарлыкның реаль матурлыгы бергә кушылган гаҗәеп Gep залга килеп кердек. Стенада Азәрбайҗанның мәшһүр «Күк күле» җәелеп ята, озын кара чәчле, зур кара күзле Азербайҗан кызлары мамык җыялар, виноград өзәләр. Тагын егетләр, тагын кызлар, картлар, хатын-кызлар... Бу художникның хыялы гына түгел, әгәр телисез икән, бу рәсемдә гәүдәләнүче атак-лы кешеләрне колхозларына һәм заводларына барып та күрергә мөмкин.
Директор тагын бер ишекне ачты. Монысы ял. бүлмәсе икән. Ап-ак чехол кидергән йомшак диваннар, төрле уеннар...
Тагын җыйнак кына бер залга килеп кердек. Язарга җайлы итеп эшләнгән, зал тулы берәр генә кешелек өстәлләр.
— Монда безнең эшчеләр, / алдынгы стахановчыларның эш тәҗрибәләре турында лекцияләр тыңлыйлар...
Уртада тугыз йөз кешелек, яхшы сәхнәле зур театр залы, бер якта меңнәрчә кеше сыйдырырлык җәйге кино залы. Зур зал, кече зал, лекция залы... Йөз меңнән артык китабы булган ике көтепханә, махсус парткабинет, балалар бүлмәсе, кул эшенә өйрәнү кабинеты, биллиард, па-рикмахер, косметика кабинеты, бик күп түгәрәкләр... Ниләр генә юк бу ягымлы чырай белән каршы алучы бу яхшы йортта. Баку эшчесе, кичен эштән кайтканнан соң, бу сарайга бөтен семьясы белән килеп керә икән, рәхим ит, балалардан башлап ак сакаллы картларга кадәр — һәммәсе күңеле теләгәнчә рәхәтләнеп ял итә, укый, кино яисә театр карый, лекция тыңлый яки фотога өйрәнә ала. Кайсы якка гына карама, кайсы гына залга яисә бүлмәгә аяк басма — көзге, хәтфә, талантлылар кулы белән эшләнгән зур-зур яхшы рәсемнәр. Монда идәнгә җәелгән келәмнән башлап сырлап эшләнгән гаҗәеп түшәм бизәк-ләренә, хәтфә ишек тоткаларына һәм тәрәзә пәрдәләренә кадәр нечкә бер зәвык белән, нәфис итеп, кешене куандыра һәм матурлык, пөхтәлекне сөйдерә торган итеп эшләнгән.
Бу соклангыч сарайдан чыкканнан соң безнең иптәшләрдән берсе:
— Бу инде, дуслар, коммунизм чорын да бераз хәтерләтә, — диде.
Бу иптәш бик дөрес әйтә иде.
Әйе, Азербайҗан архитекторларыннан бик күп яңалыкларга өйрәнергә мөмкин. Алар социалистик шәһәрнең һәм аның аерым йортларының архитектурасын халыкның гомуми культурасы һәм яңа таләпләренең бик нык үсүеннән чыгып хәл итәләр. Шуның белән бергә^ Азербайҗан архитекторлары, халыкның үз архитектура формаларыннан кыю файдаланып, чын мәгънәсендә формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик гүзәл биналар салганнар.
Бу урында Азербайҗан коммунистлар (большевиклар) партиясе Үзәк Комитеты һәм Баку шәһәр комитеты секретаре М. Д. Багиров иптәш сүзләрен искә алып узасы килә:
«Иптәш Сталин Бакуның һәм ба- кулыларның тормышы белән үзе кызыксына... Бөек Сталин үзенең котлау телеграммаларының берсендә элекке Бакулы булып имза куйган иде. Баку үзенең бөек гражданинына лаеклы шәһәр булырга тиеш. Иптәш Сталин Бакуны үрнәк шәһәргә әверелдерүне таләп итте һәм без аның күрсәтмәсен җиренә җиткерү өчен барысын да эшләрбез».
Икенче көнне, пароходка утырып, яңадан юлга чыктык. Социалистик Баку диңгездән аеруча матур күре
76
нә. Аның бишәр-алтышар катлы бай бизәкле, якты чырайлы зур-зур йортлары тау битләвендә баскыч- баскыч булып өскә таба күтәреләләр. Унда ап-ак төсе белән якын тирәне ямьләндереп, Азербайжан ССР хөкүмәтенең куш колонналы, ачык галлереялы, ифрат матур стильле зур йорты балкып тора.
Пароход ерагайган саен шәһәр өсте зәңгәрсу рәшә белән өртелде. Шәһәрнең иң биек урынында кулы белән алга өндәп торган Сергей Миронович Киров һәйкәле исә ачык һава фонында бик еракларга кадәр күренеп калды.
<АК АЛТЫН» ИЛЕНДӘ
Каспийны аркылы кичеп, бөек илебезнең Азия ярына чыгуыбызга да бер атнадан артып китте инде. Шул вакыт эчендә без, өч илгизәр, күзне чагылдырырлык ак шәһәр — Красноводскида поездга утырып, Төркмәнстанның Кара-ком чүлен уздык, Бохара, Самарканд шәһәрләрендә туктап, ниһаять, Ташкентка барып чыктык.
Асфальт җәелгән киң урамнар, урамның ике ягында чылтырап агып яткан саф сулы арыклар, киң башлары белән күләгәләп, тротуарның ике ягыннан тезелеп киткән биек һәм зифа топольләр... Шушы яшел-лекнең эчендә ап-ак һәм пөхтә, җыйнак йортлар... /Матур шәһәр, пак һавалы сөйкемле шәһәр.
Хәер, бу юлы без яңа Ташкентның иң атаклы урыннары белән танышып өлгерә алмадык. Чөнки үзбәк халкының үзе кебек үк ифрат кунакчыл һәм киң күңелле үзбәк совет язучылары безне, кадерле кунактай, ачык йөз белән каршы алып, Үзбәкстаиның атаклы совет язучысы Хәмзә Хәким задә Ниязи юбилеена җыелган кунаклар белән колхозларга алып киттеләр. Билгеле, без, татар совет әдәбиятының мондый зур ихтирамга лаек булмаган гади вәкилләре — монлый дусларча якын итеп каршы алуны безнең халкыбызга, аның сәнгатенә, әдәбиятына һәм халыкның Габдулла Тукай кебек бөек улларының иҗатына ихтирам дип кабул иттек.
Зур шәһәрләргә хас урам шау- шуы артта калды. Әле октябрь аенда да җәй көнеидәгсчә ямь- яшел булып үсеп утырган биек куе агачлык күләгәсеннән, алма һәм виноград бакчалары буеннан, ком таучыклары арасыннан узып, машина, ниһаять, бакчалар эчендәге зур-зур йортлар янына килеп туктады. Арык буенда торган бер төркем колхозчылар арасыннан өстеиә соры коверкот костюм, аягына хром итек, башына үзбәк кәләпүше кигән баһадир гәүдәле, урта яшьләрдәге бер кеше килеп, безнең белән исәнләшә башлады:
— Колхоз председателе Хәмрә- кул Турсункулов, — диде.
Бу—Яңа Юл районының Каганович исемендәге колхозы булып чыкты. Иптәш Турсункулов үзен бик гади генә итеп таныштырганлыктан, без аның фамилиясенә кушылып әйтелә торган зур исемнәрен һәм хөрмәт бппгеләпен соныннан гына белдек. Хәмрәкул ага Турсункулов Үзбәкстан ССР ның Верховный Советы депутаты, Социалистик Хезмәт Герое һәм СССР Министрлар советы янындагы Колхоз Эш-ләре Советының члены икән.
Ул, кунакларга колхозның төп производство тармагы булган пахта плантациясен күрсәтергә теләвен белдереп, басуга таба алып китте.
Урамның ике ягында да Ташкенттагыча зур-зур топольләр үсеп утыра. Шәһәрчә зур тәрәзәле итеп салынган яхшы таш өнләп, һәр йортта алма, виноград һәм бик күп төрле башка җимешләр бакчасы. Урамнан, велосипедка атланып, кырга чыгып баручы егетләр һәлг олы кешеләр узып китә. Ул да түгел, гади генә киенгән колхозчылар «Победа» яисә «Москвич» машиналары белән узып китәләр.
Кунакларның моның белән кы-зыксынуларын күреп, колхозчылар аңлатып бирделәр:
— Безнең колхозчыларда унга якын жнңел машина бар, —лиле- ләр. — Ераграк басуга яисә район- га-фәләнгә барганда бик җайлы нәрсә. Утырасың да китәсең.
Кунаклар үзара елмаешып алдылар.
77
— Алай икән, — диделәр. — Кол-хозчы үз акчасына автомобиль алырлык булгач, колхозның үз байлыгы ’ ничегрәк соң? Болар бит икесе бергә пөри торган нәрсә.
Председатель • акрынлый төште, сирәк кенә чал бөртекләр күренә башлаган калын мыегын төзәткәләи куйды.
— Колхозның, доходы былтыр җиде миллион өч йөз җитмеш мең сум булды... — диде. — Колхозның уңышы яхшы булдымы, ул инде үзеннән-үзе билгеле, колхозчы тормышын тагын да күтәребрәк җибәрә дигән сүз. Безнең колхоз узган ел һәр хезмәт көненә 16 сум 8 тиен акча, 3 килограмм 80 грамм бодай, байтак кына мамык мае һәм бүтән төрле ризыклар бүлде. Шунысы да бар, бездә берәү дә, өч йөз хезмәт көненнән ким эшләми.
Украина язучысы Иван Ле:
— Гаҗәп зур уңыш бу, хөрмәтле иптәш Турсункулсв, — диде. — Быелга планыгыз ничегрәк икәнен әйтә алмассызмы?
Турсункулов тагын акрынлый төште.
— Быел мамык өчен уңайлы ел түгел, кирәкмәгән вакытта суыклар булгалады. Шулай да быел без унбиш миллион чамасы доход алырбыз дип торабыз.
Хәмрәкул ага кулын артына куйган килеш салмак кына атлый, һәр сүзен ашыкмыйча, адымиары- сыман салмак итеп, җайлап кына әйтеп бара. Бераз уйланып барды да, кунакларның мондый уңышны колхозның ничек алуы турында беләселәре килүләрен сизенгәндәй:
—- Узган ел колхозчылар югары уңыш өчен бик нык көрәштеләр, — дип куйды. — Безнең колхозда сигез иптәшкә мамыктан югары уңыш алган өчен Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирелде.
Бер колхозда сигез герой!
Безнең аз сүзле бу басынкы кешегә ихтирамыбыз торган саен арта барды. Ничек кенә булмасын, колхоз җиде миллионнан артып киткән бу гаять зур доходны шушы хөрмәтле кеше җитәкчелегендә ал- **ан, сигез геройга да ул ук җитәкчелек иткән, аларны да ул үстергән бит!
Кунаклар бик күпләргә үрнәк булырдай бу миллионер колхозның шундый уңышка ничек ирешүе» аның тарихы һәм үсү юлы белән бик кызыксынуларын белдерделәр. Монда безгә Ташкент Өлкә советы башкарма комитетының председателе Хәлил ага ярдәмгә килде. Ул безгә мамык плантациясенең аргы ягыннан башлап ерактагы тауларга кадәр җәелеп яткан чокыр-чакырлы кыргый даланы күрсәтте:
— Күрәсез, әнә анда сары комнан башка берни дә юк. Шәп-шәрә. Моннан ун-унбиш еллар элек хәзер без басып торган менә бу колхоз җире дә, каршыбыздагы әнә ул мамык плантациясе дә шундый ук сусыз, үләнсез кыргый дала хәлендә иде. Хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Әмма колхозның менә шушы кирпеч йортлары, виноград бакчалары урынында ул вакытта кыргый җанварлар улый иде.
Без, гаҗәпләнеп, як-якка карандык. Безнең артта, калкулык өстендә, колхозның алма һәм виноград бакчалары яшелләнеп утыра, алар арасында әйбәт йортлар, мәктәп,* клуб бинасы, радиоузел, магазин, балалар бакчасы, өсте биек агачлар белән күләгәләнгән киң урамнар, урамның ике ягыннан чылтырап агып торган арыклар, каршыбызда исә яшелләнеп җәелеп яткан мамык басуы.
Әйе, хәзер инде бу тирәләрне яңадан кыргый хәлендә күз алдына китерү чыннан да кыен, хәтта бөтенләй мөмкин дә түгел.
Хәлил ага, кунакларның болай гаҗәпсенеп карап торуларына күңелле елмаеп, сүзен дәвам итте:
— Бервакыт партия оешмасы менә шушында коммунист Хәмрәкул иптәш Турсункуловны җибәрде. Аңа әйтте: бу кыргый чүлне социализм төзү эшенә хезмәт иттерергә кирәк. Монда «ак алтын» үссен, йөзем, бодай, алма, һәм т)ган илгә кирәкле бүтән төрле җимешләр үссен. Хәзер без горурлык белән әйтә алабыз ки, Хәмрәкул иптәш Турсункулов һәм кол-хозның башка коммунистлары, бар-
78
лык колхозчылар белән бергә, пар- ' тиянең бу йөкләмәсен чын большевик ныклыгы белән тормышка ашырдылар. Колхозның большевиклары бер мең биш йөз гектар җирне, ком чүленнән тартып алып, иген һәм җимеш үстерерлек хәлгә китерделәр, шуның сигез йөз гектарын сугара торган иттеләр.
Кунакларның берсе, безнең кебек бик ерактан, тирән күлләр, калын урманнар иленнән килгәне түбәндә агып яткан елга суына һәм колхозның йортлары белән чәчүлекләре урнашкан, тирә-яктан шактый ук күтәрелеп торган шушы калкулык өстендәге мул сулы арыкларга карап алды да:
— Гафу итегез, — диде. — Колхоз бу арыкларга суны каян китерә соң?
Колхозчы иптәшләр аңа түбәндәге иңкелдән аккан әлеге шул тау елгасын күрсәттеләр.
— Әнә шуннан!
Чыннан да, гаҗәпләнмәслек түгел иде. Якын тирәдә зур чарык фәлән дә, насослар да, безнең яктагы кебек буалар да күренми, һәммә калкулыкның иң биек урыннарында да чылтырап, төрле якка сап-салкын тау суы агып ята. Хәтта шул кадәргә җитә, бертигезлектәге кайбер урыннарның бер кырыенда су бер якка таба акса, шул ук тигезлекнең икенче кырыенда нәкъ кире якка таба ага.
Үзбәк халкының су белән идарә итүдәге бик борынгыдан килгән бу соклангыч осталыгының үрнәкләрен без соңыннан башка колхозларда да бик күп очраттык.
Шулай сөйләшә-сөйләшә б?з колхозның биш йөз егерме гектар жирне биләп яткан «ак алтын» плантациясенә — мамык басуына барып кердек.
Быел вакытсыз салкыннар булга- лау сәбәпле мамык бераз сонгарак калып өлгерә икән. Шунлыктан мамыкның тартмачыклары әле яңа гына ачыла башлаган.
Колхозның пахтачылары мамыктан югары уныш алу өчен быел да зур көрәш алып барганнар. Мамык үсемлеге болай карап торырга да ифрат көр күренә, күп урыннарда ул бил тиңентен булып үскән. Белгеч кешеләр шунда ук мондый җирдән күпме уңыш чыгарга тиешлеген дә исәпләп күрсәттеләр. Күпчелек куакта егерме бишәр, утызар тартмачык бар. һәр тартмачык уртача дүртәр грамм чамасы мамык бирүе мөмкин диләр. Мондый уңган җирнең бер гектарында гадәттә сиксән мең төп чамасы мамык үсемлеге булырга мөмкин икән.
Әгәр көннәр кояшлы булып торса, тагын бер атнадан менә бу ярым йомык тартмачыклар һәммәсе дә ачылачак. Менә шул вакыт бу кырга мең кеше килеп керсә, мене- нә дә эш муеннан булачаю Тау хәтле итеп төялгән ап-ак мамык йөкләре хәзерләү пунктына агылачак.
Бу кызу эш өстенә колхоз күптән үк хәзерләнеп куйган икән инде.
Мамыктан югары уныш алу өчен бик зур көч куючы бригадирларның берсе белән без колхозның үзешчән сәнгать түгәрәге концерт биргән чакта таныштык. Кара мыеклы, җитез хәрәкәтле бик чибәр кеше иде ул. Колхоз председателенең йортында » идәненә келәмнәр җәелеп, стеналарына юлбашчыларның рәсемнәре куелган махсус ачык эстрада түрендә ул үзбәк халкының милли уен коралы булган тамбурда ярсый-ярсый үзбәк, таҗик, рус, казак, уйгур һәм татар көйләрен уйный, шундый ук.кылгы уен коралларында уйнаучы '«квартетка» дирижерлык итә, шул ук вакытта концертның конферансьесе дә иде..
Ул соңыннан үзен:
— Хезмәт һәм сәнгать сөюче Ата Вәли Нуретдинов,—дип таныштырды.
Ата Вәли Нуретдинов үзеннән- үзе өйрәнгән музыкант булып, анык үзе чыгарган байтак кына көйләре дә бар икән. Әмма ул пахтачылык эшен дә, музыканы сөйгән кебек үк, ялкынлы бер дәрт белән сөя икән. Ул, бик күп көч һәм тырышлык куеп, үз бригадасында югары уңыш звеносы оештырган.
;9
— Үзбәкстан республикасының С1ермс биш еллыгына минем бер бүләк хәзерлисем килә, мин үземә беркетелгән җирнең һәр гектарыннан сиксән бишәр центнер мамык алырга вәгъдә бирдем, — ди.
Пахтачы бригадир идарә иткән бу концертның Һәр номеры халыклар дуслыгының тантанасы булып әверелде. Кунакларның кул чабуы Да бер үк вакытта музыкантка рәхмәт булып, бригадирга мамыкчылык эшендә зур уңышка ирешүе өчен яхшы теләк булып та яңгырый иде.
Үзбәк халкының талантлы улы, үзбә.к совег әдәбиятына нигез салучы шагыйрь, композитор һәм драматург Хәмзә Хәким задә Ния- зиның алтмыш еллык юбилее уңае белән җыелган шушы тантаналы мәҗлестә колхоз җитәкчесе Хәмрә- кул иптәш Турсункулов ялангач ком чүлендә миллионнар белән эш итә торган социалистик хуҗалыкның ничек барлыкка килүен һәм колхозчыларның культуралы таза тормышка ничек ирешүләрен бик матур итеп әйтеп бирде:
— Элек үзбәк халкы җирне омач белән тырнап көн күрә, аныц тормышы авыр һәм караңгы иде. Безгә өлкән туганыбыз рус халкының алдынгы кешеләре революция идеяләре алып килде, культура алып килде, ул безне көчле техника белән коралландырды. Данлы большевиклар партиясе, бөтен кешелек даһилары—бөек Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә без барлык милләт халыклары, бер атаның ул-лары кебек, аерылмаслык дуслар булып, көчле бер дәүләткә оештык. Мин беренче тостны чорыбызның бөек даһиы, остазыбыз иптәш Сталин саулыгына күтәрергә тәкъдим итәм.
һәм бөек Сталинның зирәк акылы яктысында ялангач чүлдән меңләгән хезмәт ияләренең бәхет бакчасына әверелгән бер урында, илебезнең шушы соклангыч бер гүзәл почмагында аның хөрмәтенә рәхмәт һәм тәбрик сүзләре яңгырады.’
Үзбәкстан колхозларының Һәм хуҗалык, һәм культура өлкәсендә нинди зур адымнар белән алга китүләрен азмы-күпме тулырак итеп күз алдына китерү мөмкин булсын өчен, без танышып узган колхозлардан тагын берсенә тукталуны кирәк саныйбыз. Монысы да шулай ук Ташкент өлкәсендә, бу да моннан унбер-унике еллар гына элек ялангач урында оешкан колхоз. Тик аерма шунда, Каганович исемендәге колхозның төп эше мамыкчылык булса, бу соңгысының, «По-лярная звезда» исемле бу колхозның төп хуҗалык юнәлеше — дөге үстерү.
Колхоз урамының башыннан килеп керүгә иң элек яшел мәйдан түрендә утырган ап-ак зур таш йорт күзгә чалынды. Бу — колхозның үз көче белән салган урта мәктәп бинасы икән. Аның белән янәшә — колхозның стадионында футболчылар командасы репетиция ясап ята иде. Аңа каршы якта киң арык өстенә салынган матур таш йорт— колхозның ике турбиналы гидростанциясе булып чыкты. Ул колхозга алтмыш алты киловатт электр көче бирә: бөтен җәмәгать оешмаларын колхозчыларның йортларын, мастерскойларны яктырта» радиоузелга, һәртөрле моторларга ток биреп тора.
Колхоз председателе — чандыр гәүдәле, чем-кара куе чәчле, чибәр коңгырт йөзле, ир, урталарындагы бер кеше — иптәш Ким Пен Хва кунакларга барлык хуҗалык һәм культура биналарын күрсәтә барды, без исә мондый йортлар күбәйгән саен соклана һәм куана бардык.
Ул безне бик яхшы итеп кирпечтән салынган бер яңа бина эченә алып керде.
— Бу безнең колхозның клубы, — диде. — Монда җиде йөз кеше сыя. Колхозда алып барыла торган барлык культура-агарту эшләренең үзәге шушында. Үзебез-нең тавышлы кинэбыз бар, джаз оркестр бар. Безнең футбол командасы кайчакларда Ташкент командаларын да җиңеп кайткалый.
Аннан соң клубның ' җыйнак бер бүлмәсен күрсәтте.
— Монысы радиоузелыбыз. Моннан без колхозчыларга лекцияләр,
80
концертлар, беседалар, колхоз яңа-лыклары тапшырабыз. Колхозыбыз зур гына — өч йөз дә бер хуҗалык. Радио-узел безгә халык арасында культура эшләре алып барырга бик зур ярдәм итә.
— Әнә тегесе колхоз мунчасы.
— Менә монысы медицина пункты. Авыру фәлән булса, читкә барып йөрисе түгел, үзебезнең врачыбыз бар.
— Монда безнең модалар ательесы. Колхозчыга теләсә нинди фасонда кием тегеп бирәләр. Өске киемме анда, эчке киемме — һәр- кайсының остасы бар.
— Бу йортта аяк киемнәре мастерское. Шунда ук колхозчыларның заказы буенча модельле аяк киемнәре дә тегелә: туфли, штиблет, фәлән...
— Ашханә дигәнебез менә шушы була.
(Без бу юлы ашханәнең тышыннан гына карап уздык. Әмма урамнарда, дөге басуларында озак кыча йөреп кайтканнан соң, яңадан шунда килеп, монысында инде аның тышы гына түгел, бәлки эче дә бик матур, бик ягымлы, хәтта көтелгәннән дә ягымлырак икәнен күрдек.)
Үзәк, урамнарының чатында кол-хозчылар тагын бер кирпеч йорт салып яталар иде. Иптәш 1\им Пен Хва әйтте:
— Монысы магазин булачак, — диде.
Болардан тыш колхозның тагын һәртөрле сарайлары, амбар, мастерской, тимерлек кебек колхоз эшенә кирәкле бина һәм каралтылары да шулай ук кирпечтән, шундый ук гомерлек итеп салынган иде.
Без, кунаклар, яшеллек эченә күмелеп утырган черепица түбәле шушы электрлашкан, радиолашкан пөхтә, матур һәм яхшы йортларга, таш җәелгән киң урамнарга карап туктап калдык. Нәрсә бу? Авылмы, әллә шәһәрме? Яисә бер үк вакытта икесе дәме?
Әмма мондый сорауның урынсыз икәнлеге үзеннән-үзе күренеп тора. Чөнки кайсы гына ягыннан алма, бу инде һәрхәлдә авыл түгел, бу — колхоз төзелеше һәм тырыш хезмәт тудырган яңа тип бер яшәү урыны яисә социалистик шәһәрчек.
Колхозның дөге басуы урамнарга башташ булып, анда тирән арык өстеиә салынган кечкенә күперчек аша гына чыгасы. Дөге дигәннәре саргылт төсе һәм чукларын салындырып утыруы белән читтән карауга берникадәр безнең якның тарысын хәтерләтә. Ул хәзер тәмам өлгереп җиткәнлектән, төбендәге суы да кибеп бара, кайбер урыннарда аны ураксыман, әмма тешсез үткен йөзле кораллар белән ура да башлаганнар. (
Узган ел колхоз дөге мәйданының ике йөз егерме гектарыннан илле икешәр центнердан артык уңыш алган. Аерым звенолар һәм бригадалар исә һәр гектардан сик- сәишәр центнер һәм аннан да ар-тыграк дөге алганнар. Мәсәлән, югары уңыш звеносының җитәкчесе Социалистик Хезмәт Герое Ван Мин Зан узган ел алты гектарлык җиренең һәр гектарыннан сиксән бишәр центнер уңыш алган. Колхозда дөгедән югары уныш алганы өчен унбер кешегә Социалистик Хезмәт Герое дигән почетлы исем бирелгән. Колхоз җитәкчесе Ким Пен Хва иптәш үзе дә Социалистик Хезмәт Герое/
Ул кунакларга Ван Мин Занның быел үстергән дөгесен дә күрсәтте. Бу участокның дөгесе күршеләреннән шактый ук аерылып тора. Камылы юан, кеше буе кадәр диярлек булып үскән. Ван Мин Зан быел да зур уңыш алырга хәзер-ләнә.
Ярый, колхозның игенчелек тармагы шулай, башка тармаклары ничегрәк?
Бу колхозда дөгедән тыш тагын бодай, виноград һәм бүтән төрле җимешләр үстерәләр. Нәселле ат фермасы, сыер, куй, ангор кәҗәләре фермасы һәм кошчылык фермалары бар. Терлекләр саны быел (кошлардан башка) ике мең баштан арткан. Әмма Ким Пен Хва иптәш моны азсына.
— Безнең өчен бу сап бик аз әле, — ди. — Сәбәбе шул, бездә фер-
б. .С. ә.* № 12 81
«алар күптән түгел генә оешты-рылдылар. Үзәк Комитетның мәгълүм карары нигезендә без терлекчелекне бик нык үстерергә җыенабыз.
Кырларда йөреп кайтканнан соң, колхоз җитәкчесе кунакларны үзенең эш кабинетына алып керде. Сап-сары идәнгә җәелгән яхшы келәмнәр, ишек янындагы әйбәт кием элгечтән башлап председательнең язу өстәленә, китаплар этажеркасына, яхшы урындыкларга кадәр бер стильдә эшләнгән яхшы мебель. Өстәлдә телефон... Кыскасы, монда һәммә нәрсә дә кабинет хуҗасы-ның югары культуралы, нәфислек, җыйнаклыктан тәм табучы, бик нык дисциплиналы кеше икәнлеген күрсәтеп тора. Бу якты, җыйнак бүлмә һичбер үзгәрешсез берәр галим, инженер яисә язучы кабинеты да була алыр иде.
Безне колхозның укымышлы ке-шеләре һәм яшьләр тормышы кы-зыксындырды. Колхозның һәр тармактагы уңышлары белән азмы- күпме танышканнан соң, колхоз җитәкчесенең бу мәсьәлә турында бирәчәк җавабы һич көтелмәгән җавап түгел иде. Шулай да ул безне шактый ук гаҗәпләндерде.
Ким Пен Хва иптәш, һәрвакытта сөйләгәнчә бик гади генә итеп: . Колхозда югары белемле кешеләрнең саны кырыктан артып бара, — диде. — Алар нинди эштә дисезме? Колхозның үзенең инженеры, агрономы, механигы, врачы һәм бүтән белгечләре бар. Аннан соң урта мәктәп укытучыларын, бүтән белгечләрне алыгыз. Хуҗалык һаман зурая, катлаулана бара, кирәк бит. Бераздан, ихтимал, болар гына җитми башлар. Шунлыктан без югары белемле кадрлар хәзерләүне зур әһәмиятле мәсьәлә итеп карыйбыз. Безнең «Полярная Звезда»ның яшьләреннән 60 кеше хәзер СССР ның төрле шәһәрләрен-дәге югары уку йортларында белем алалар. — Колхоз җитәкчесе СССР ның Москва, Ленинград кебек иң зур шәһәрләрен саный башлады. Безнең Татарстаннан килүчеләр икәнлегебезне белгәнлектәй: — Безнең яшьләр Казанның югары уку йортларында да укыйлар, — диде.
Хәер, чынлап уйлаганда, монда искитәрлек берни дә юк, бу һәрбер колхоз узарга тиешле гади бер юл. Чөнки колхоз строе, фән һәм техникадан файдаланып, игенченең авыр хезмәтен җиңеләйтергә, игенчелектән һәм терлекчелектән ала торган уңышны бик күп тапкырлар арттырырга шундый зур мөмкинлек тудырды, колхозларның хуҗалыгы шундый катлаулана, шундый югары баскычка менә бара, хәзер инде бу үсешне тагын да тизләтү өчен һәр тармакка югары белемле белгечләр җитәкчелек итәргә кирәклеге бик табигый хәл.
Яшьләр колхозның үзендә дә зур көч икән. Җитмеш биш комсомо- лецны берләштергән комсомол оешмасында, партия оешмасының җитәкчелегендә, хуҗалыкның хәлиткеч тармакларында эшлиләр. Социалистик ярышны башлап җибәрүчеләр дә күбесенчә алар.
Социалистик Үзбәкстанга$ бигрәк тә аның гүзәл башкаласы — Ташкент шәһәренә барып чыгучыга, 'башка бик күп данлыклы урыннар белән берлектә Нәвои исемендәге театр бинасын күрми китү һич мөмкин түгел. Чөнки бу театрның бинасы—үзбәк совет культурасының гаять күренекле зур казаныш- ларыннан берсе.
Нәвои театрының тышкы күренеше башка шундыйрак биналардан әллә ни аерылып тормый. Әмма эчке төзелеше гаять катлаулы да, шул ук вакытта тамашачы өчен бик уңайлы да, бизәлүе һәм җиһазлануы ягыннан сокланып карардай матур да.
Бу бинаны бөтен Үзбәкстан халкы -салган дип әйтергә мөмкин. Чөнки аны салуга Үзбәкстанның һәр өлкәсе катнашкан, аңа һәр өлкәнең иҗат хезмәте кергән. Аның республикадагы өлкәләр санынча тугыз залы бар. Менә Самарканд залы, Бохара залы, Ташкент залы... һәр залны шул өлкәдән килгән төзү материаллары белән, шул өлкәгә хас орнаментлар үрнәгендә, шул ук өлкәнең үз осталары бизәгәннәр. (Бу осталарның берничәсе шуның өчен Сталин премиясе белән
82
бүләкләнгәннәр.) Залларның стена-ларында махсус ак ташны уеп, яисә көзге пыяласына ябыштырып чигелгән гаҗәеп гөл һәм чәчәк бизәкләре, бары нәфис челтәрләрдән генә торган соклангыч кандилләр, агачны сырлап эшләгән ишекләр, тагын шундый карап туймаслык гаҗәеп нәрсәләр күрәсең. Кеше кулының җансыз гипстан яисә салкын мәрмәрдән шундый тере булып күренә торган нәфис чәчәкләр ясый алуына хәйран каласың. Бу бинаның мондый бизәкләре биш мең квадрат метр тәшкил итә икән.
Театрның фоэсы шундый итеп эшләнгән, аңа берьюлы өч мең кеше сыя. Тамаша залында исә бер мең ике йөз кешелек йомшак һәм җайлы урын бар.
һәммәсен бергә җыеп әйткәндә, бу бинаның эчке төзелешендә, аның җиһазларында үзбәк халкы тормышында формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураның нинди киң адымнар белән алга китүен, аның соклангыч орнаментларында мең еллардан бирле буыннан-буынга күчеп килгән бу осталыкның хәзер, безнең социалистик төзелеш елында, тагын да катлауланып, нинди гаҗәеп бизәкләр булып чәчәк атуын да һәм башка бик күп үрнәк булырдай нәрсәләрне күрәсең. Бу бина яхшы сәнгать әсәре кебек үзенә бертөрле эстетик ләззәт бирә.
Бүген Нәвои театр бинасында беренче үзбәк совет шагыйре, үзбәк совет театры сәнгатенә нигез салучы, күренекле җәмәгать эшлек- лесе һәм композитор Хәмзә Хәким задә Ниязиның тууына алтмыш ел тулу уңае белән тантаналы уты-рыш буласы иде. Бу юбилей бөтен халык бәйрәменә әверелде. Чөнки Хәмзә Хәким задә Ниязиның күп тармаклы бай иҗаты һәр совет кешесенә якын, аның истәлеге һәркем өчен кадерле.
Сәхнә түрендә Ниязиның „зур рәсеме. Киң маңгайлы, чибәр йөзле, зур күзләре белән тирән итеп карый торган уйчан чырайлы бер кеше. Беренче карашка гади генә кебек күренгән бу катлаулы кешенең таланты шундый күп кырлы булуына сокланасың. Аның халык моңнары һәм халык җырлары белән тирән моңлана торган нечкә күңеле революция дошманнарына каршы, шәригать козгыннарына, ишаннарга һәм байларга каршы аяусыз булган. Аның искелеккә, хатын-кызларны коллыкта асрауга, пәрәнҗәгә каршы көчле нәфрәт бәреп торган шигырьләре заманында бик күпләрне искелеккә каршы көрәшкә коралландырган. Аның күн җырлары үзе исән вакытта ук халык тарафыннан сөелеп җырлана торган булган.
Тантаналы утырышның президиумында үзбәк халкының Гафур Галәм һәм Айбик кебек, иҗатлары белән бөтен Советлар Союзына танылган Сталин премиясе лауреатлары дәрәҗәсенә күтәрелгән атаклы шагыйрь һәм язучылары, гыйльми хезмәтләре белән социалистик илгә зур хезмәтләр күрсәткән академиклары, партия һәм җәмәгать оешмаларының җитәкчеләре, атаклы стахановчылар, Социалистик Хезмәт Геройлары. ,
Менә бу театр бинасының балкып торган тиңсез нәфислегендә, күп сандагы язучыларның катлаулы иҗатларында, хәзерге Үзбәкстан артистларының бөтен Советлар иленә таралган дан һәм шөһрәтендә мәрхүм Хәмзә Хәким задә Ниязн- ның да зур хезмәте бар, социали-стик Үзбәкстанның иҗат дәрте белән кайнап торган хәзерге якты тормышында коммунист Ниязиның якты хыяллары, матур өметләре чәчәк ата.
Шулай булганга күрә дә Москвадан, Украинадан һәм башка кардәш республикалардан, килгән кунакларның котлау речьләре бер у* вакытта үзбәк халкын патриот шагыйрьнең данлыклы юбилее белән дә, әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәсендәге казанышлар белән дә котлау булып яңгырады.
Советлар Үзбәкстанның хуҗалык һәм культура тормышындагы гаҗәеп зур казанышларыннан, анын. авыл хуҗалыгы һәм промышленность алдынгылары, язучы һәм артистлар ы н ы ң и җат тор м ы ш ы ннан
үрнәк булырдай күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Мәсәлән, Сталин бишьеллыклары чорында шәһәр кырыендагы ташландык урында барлыкка килеп, хәзер бөтен Урта Азияне диярлек киендереп торучы, Сталин исемендәге данлыклы текстиль комбинаты, Үзбәкстан комсомол оешмасының инициативасы белән башланып, республиканың яшьләре арасында барган чүлләрне үзләштерү өчен көрәш, ком чүлләренә урман полосалары утырту, шәһәрләрне яшелләндерү һәм республика тормышындагы башка шундый зур вакыйгалар һәрберсе дулкынландыра, аларның һәркайсында безгә үрнәк булырлык яңалыклар ' бар. Ләкин никадәр генә теләсәң дә, аларны кыска гына юл язмаларына сыйдыру һич мөмкин түгел.
Без Урта Азиядән кайтканга байтак вакыт узды инде. Ул чагында Үзбәкстан колхозлары дөге һәм мамыкны җыя гына башлаганнар иде әле. Хәзер инде бу намуслы хезмәтнең матур нәтиҗәсе дә билгеле. Социалистик Хезмәт Герое К.им Псн Хва иптәш җитәкчелек итә торган «Полярная Звезда» колхозы быел дүрт йөз илле гектар мәйданның һәр гектарыннан уртача кырык бишәр центнер дөге алган.
Үзбәкстан Совет Социалистик республикасының 25 еллык юбилее уңае белән башланып киткән социалистик ярышка Каганович исемендәге колхоз да кушылгандыр, һәм талантлы музыкант, дәртле эшчән бригадир Ата Вәли Нурет- динов иптәш тә, бүтәннәр дә үз те-ләкләренә ирешкәннәрдер дип уйлыйсы килә.