Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ТЕЛ БЕЛЕМЕНЕҢ НИГЕЗЕН САЛУЧЫ

Доцент Р. ХӘКИМОВА


(Академик Н. Я. Маррның үлүенә 15 ел тулу уңае белән)
Марксизм-ленинизм тәгълиматын лингвистикага беренче башлап җәел-дерүче, совет тел белеменең нигезен салучы һәм аны үстерүче атаклы совет галиме Николай Яковлевич Маррның үлүенә шушы елның декабренда 15 ел тулды.
Н. Я. Марр 1864 елда туа. 1884 елда Кутаис гимназиясен алтын медаль белән тәмамлап, Петербург университетына укырга керә. Университетны тәмамлагач, көнчыгыш факультетына доцент итеп билгеләнә һәм укытучылык эшенә керешә. Бу мактаулы эшне ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр алып бара. 1890 нчы елда ул, магистрлык, ә тагын унбер елдан соң докторлык диссертацияләре яклап, лингвистика өлкәсендә зур гыйльми хезмәтләр тудыра.
Н. Я- Марр ул вакытта «Яшь грамматикачылар мәктәбе» дип йөртелгән мәктәптә лингвистик тәрбия ала. Буржуаз фәннең типик күренеше булган бу мәктәп исә телгә үз эчендә, үзе өчен өйрәнелә торган объект итеп карый, телдә тарихи-лыкны, юкка чыгара, тел тарихын халыклар тарихыннан аера, тел формаларының социаль эчтәлеген танымый.
Лингвистик эзләнүләр буенча ясаган беренче алымнарында ук Н. Я. Марр үзе тәрбияләнеп чыккан иске мәктәпнең рамкаларын җимерә башлый.
Н. Я. Маррның гыйльми эшчән- леге көнчыгыш телләрен өйрәнүдән башланып китә. Көнчыгышны өйрәнү фәне белгече сыйфатында аңа Кавказ телләрен өйрәнү эше тапшырыла. Ул телләрне үз кабыклары эчендә өйрәнү белән генә чикләнеп кала алмый, киң күләмдә археологик экспедицияләр оештырып, материаль культура памятниклары белән дә таныша һәм әдәбият памятник- ларын өйрәнүне, лингвистик эзләнүләрне материаль тормыш күренешләре белән бәйләүгә көчле омтылыш ясый. Димәк, Марр эшчәнлегенең башланып киткән беренче чорларында ук һинд-европа тел белеменең тар рамкалары эченә бикләнеп калмый, бәлки тел күренешләрен җәмгыять тарихы һәм материаль культура тарихы белән бәйләнештә алып тикшерә башлый.
Марр буржуаз фәндә берсе икен-чесеннән аерым итеп танылган «семья» телләр арасында якынлык һәм охшашлык барын ачуга ирешә. Кавказ чикләреннән тышта булган телләр белән Кавказ телләре арасында якынлык барлыгын күрсәтә. Ләкин бу вакытта әле Н. Я. Марр, үзе тәрбияләнеп чыккан яшь грам-матикачылар мәктәбе эзеннән барып, телләр арасындагы якынлык һәм охшашлыкны баба тел схемасы белән анлатып килә. Иске буржуаз* мәктәпнең начар йогынтысыннан Марр бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына тулысынча котыла.
Маррның Октябрьдан соңгы иҗаг юлы бер-берсеннән кискен аерылып тора торган ике чорга бүленә.
Октябрьның беренче елларында ук Марр иске мәктәп вәкилләренең.
108
эшендәге юлны шик астына ала, ләкин иске нигезләрне алып ташламый, бәлки аларны төзәтеп кору юлы белән бара. Үзенең концепцияләрен аларга каршы куя. Элекке тел белеме мәктәбе башлыча һинд- европа телләренә таяна, Марр исә күп сандагы яфетик телләрне, нигездә Кавказ телләрен аларга каршы куя. Иске мәктәп телнең чыгышы проблемасын хәл итүдән бөтенләй читләшә, Марр исә, киресенчә, телнең килеп чыгу проблемасын хәл итү теләге белән, ерак чорларга кереп китә.
Үзенең «Кавказ и третий этнический элемент в созидании средиземноморской культуры» (1920) дигән хезмәтендә Alapp Кавказ телләре белән башка телләр арасындагы якынлыкны яфетик телдә сөйләтүчеләрнең Европа һәм Азиягә күчеп утырган булулары белән, ягъни күчеп йөрү теориясе белән аңлата. Озакламыйча ул яфетик кабиләләрнең һәр җирдә булулары фикеренә күчә, ягъни яфетик телдә сөйләшүчеләр җир шарының бар җирендә дә беренче башлап булганнар һәм калган башка барлык телләр дә шулардан таралганнар булып чыга.
Шуңа турыдан-туры бәйләнешле рәвештә Марр кешелек теленең башлап формалашу чорында барлык телләр өчендә уртак дүрт лингвистик элемент, башлангыч дүрт тамыр сүз таба һәм шул элементларны дөньядагы барлык телләрдә дә күрергә тырыша. Бу дүрт элементның һәркайсын аерым-аерым бөтен җир шарына таралып утырган дүрт башлангыч кабиләгә туры китерә. Бу башлангыч кабиләләр (ул аларны яфетик кабиләләр дип атый), бер-берсе белән катнашып, шул ук элементларның төрлечә кушылу мөмкинлеген киңәйтәләр, шуннан инде, Марр уенча, кешелек телендә төрлелек барлыкка килгән була. Бу элементларда Марр аерым этник состав күрә һәм аларны төрле система телләрдә нигез катлау итеп таный. Ләкин Маррның бу концепциясен материалистик тел белеме дип атап булмый әле. Марр үзе дә иҗат хезмәтләренең бу чорын яфетик теориянең үсеш чоры дип eaный. Тел турындагы чын материа- ' листик белемне ул соңрак, үзенең бөтен эзләнү эшләренең юнәлешен тулысы белән тамырыннан үзгәрткәч, буржуаз мәктәп теорияләре белән бөтенләйгә эшен өзгәч кенә тудыра.
1924 елда Марр телдә туган үз-гәрешләрнең һәм аның үсеп алга китүенең экономика һәм тормыш үзгәрүләре белән шартлы булуын аңлатып чыга. Шул вакыттан алып Марр хезмәтләрендә социаль фактор тиешле урынны ала башлый. Марр марксизм-ленинизм классикларының әсәрләрен җентекләп һәм тирәннән өйрәнә, Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның тел турында әйткәннәрен үзенең күп кырлы гыйльми эзләнү эшләрендә нигез итеп ала.. 1930 елларда- язылган хезмәтләрендә инде Маррның элекке позициям ^әреннән катгый рәвештә китүе бигрәк тә ачык күренә. Марксизм- ленинизм тәгълиматы ярдәмендә үзенең элекке хезмәтләрен рәхимсез тәнкыйть аша уздырып, тел турында яңа, совет фәнен тудыру эшен киң колач белән җәелдереп җибәрә. Тарихи һәм диалектик материализмга нигезләнгән материалистик тел бе-» леме тудыра. Шул вакыттан алып «яфетик» термины да ташлана. Икеләнүләр, эзләнүләр бетә. Фәнни эшләр алып бару • өчен иң кирәк булган чын юл ачыла.
1930 елның җәендә, ВКП(б) ның XVI съездында ясаган чыгышында үзенең традицион тел белеменнән катгый рәвештә китүен, большевик галимнең үсеше нинди юлдан барырга тиешлекне белдереп, Марр болан диде:
«Политикадан читтә булуның ялган икәнен аңлап һәм, әлбәттә, аны кире кагып, мин, сыйнфый көрәшнең кискенләшеп киткән хәзерге моментында, үземнең фән-культура фронтының көрәшчесе постымда —пролетариат фәнни теориясенең анык генераль линиясе һәм коммунистлар партиясенең генераль линиясе өчен нык торам».
Маррның бу чыгышы күренекле совет галименең Ленин — Сталин партиясе эшенә чиксез бирелгәнлеге, марксизм-ленинизм позицияләре-
яә аңлы рәвештә күчүе һәм аны лингвистикага җәелдерүе, гыйльми эзләнү һәм педагогик эшләрдә аның партиялелегё турында сөйли торган гүзәл документ булып тора.
Марр реакцион-идеалистик тел белеменең барлык төп положениеләрен кискен һәм җимергеч тәнкыйтькә тота, һинд-европа тел белеменең барлык положениеләре буржуаз дәүләтләрнең расачылык идеологиясенә һәм колониаль политикаларына буйсынган булуын фаш итә. Иске белән яңа арасында, идеалистик дөньяга караш белән яңа, алдынгы фәнни карашлар арасында килешүчәнлеккә баруның мөмкин булмавын басым ясап әйтә. «Принципиаль мәсьәләдә яңа теорияне иске белән килештерү турында сүз булуы мөмкин түгел», — дип язды Марр һәм ике арага «күпер салырга» маташуның бигрәк тә зарарлы эш булуы турында кисәтү ясады, «куркып чигенмәскә, килешмәскә» чакырды. Буржуаз фәннең сыйнфый йөзен фаш итеп: «Һинд-европа лингвистикасы үләргә йөз тоткан буржуаз җәмгыятьнең тәне һәм каны ул»9, — диде.
Н. Я. Марр марксизмны тирәннән һәм җентекләп үзләштерүне таләп итә. «Маркс и проблемы языка», «Язык и мышление», «Языковая политика яфетической теории и удмуртский язык» дигән хезмәтләрендә Маррның марксизм-ленинизм классикларын нинди зур игътибар һәм дикъкать белән өйрәнүе ачык күренә. 1931 елның 15 мартында үзенең улына язган хатында Марр: «Тел һәм әдәбият белгече булган хәлдә, әдәби әсәрләрнең (аларның техникасы, теле, эчтәлеге һәм мәгънәләренең) тышында булган реаль материаль дөньяга чыгарга кирәк; марксизм белән җитди рәвештә та-нышырга кирәк, марксизмны теге яки бу дәреслектән генә үзләштереп була дип уйларга ярамый»10 11, — дип яза һәм марксизмны, марксистик методны үз эшендә куллана белүнең кирәклеге турында кисәтү ясый.
Н. Я. Alapp фәнне социалистик төзелеш практикасы белән бәйләүнең кирәклегенә нык игътибар бирә. Иптәш Сталинның «теоретик эшнең практик эштән калышмавы гына түгел, бәлки
9 II. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре.
282 бит, Татгосиздат. ч
10 II. Я. а р р. Сайланма хезмәтләр, III т., 1 бит.
1 Курсив минеке. Р. X.
2 Н. Я. Марр. Яфетическая теория — орудие классовой борьбы. «Юный пролетарий», 1930 ел, № 17—18, 19—20 бит.
аны узын китеп, социализмның җиңүе өчен булган көрәшләрендә практикларыбызны коралландыруы зарур»/ дигән тарихи күрсәтмәсен тормышка ашыру юлында чиксез зур хезмәтләр күрсәтә.
Alapp СССР да бик күп төрле ха-лыкларның эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли тел культурасын күтәрү буенча дәүләт тарафыннан уздырыла торган барлык чараларда актив катнаша. Язуы булмаган халыкларга язу теле һәм әдәби телләр тудыруның гыйльми нигезләрен билгели. Ул СССР нын бик күп милли районнарына: За-кавказье һәм Төньяк Кавказга, Абхазиягә, Дагстанга, Волга һәм Кама буйларына (Ижевск, Чебоксар, Пермь, Ульяновск, Алатырь), Сухумига, Махач-Калага, Ростов, Нальчик һәм башка шәһәрләргә чыгып йөри, андагы телләрне гыйльми як-тан җентекләп өйрәнә һәм аларга бик зур практик ярдәмнәр күрсәтә. Төрле милләт халыкларының үзләреннән тел белгечләре хәзерләү эшенә чиктән тыш зур әһәмият бирә. Татарлардан профессор Х.Бәдн- гов һәм профессор Г. Алпаров Марр җитәкчелегендә аспирантура үтәләр.
Н. Я. Alapp тарафыннан тудырылган материалистик тел белемендә телнең социаль күренеш булуы, тел һәм аңның диалектик берлеге, телнең килеп чыгуы һәм стадиаль үсеше, тел иҗат итү процессының бердәмлеге мәсьәләләрен өйрәнүгә төп игътибар бирелә. Бу пробле-маларны куюы һәм аларны марксизм тәгълиматы нигезендә аңлавы һәм аңлатуы белән совет тел белеме барлык башка буржуаз тел мәктәпләреннән кискен рәвештә аерыла.
Марксизм-ленинизм классикларының гениаль хезмәтләрендә тел күренешләрен материалистик ацла-
ИП
110
туда программа хезмәтен үтәрлек принципиаль фикерләр әйтелгән. Ф. Энгельс үзенең «Маймылның кешегә әверелүе процессында хезмәтнең роле» дигән әсәрендә телнең ничек һәм нинди шартларда тууы мәсьәләсенә киң туктала һәм телнең социаль категория булуын бар-лык детальләре белән дәлилли. «Кулның һәм хезмәтнең үсә баруы белән бергә башланган табигатькә хакимлек һәр яңа адым саен кешенең дөньяга карашын киңәйткән. Барган саен ул табигатьтәге әйберләрдәй моңарчы мәгълүм булмаган яңа хасиятләр ачкан. Икенче яктан, хезмәтнең үсүе җәмгыять членнарының, зарурый рәвештә, тагын да тыгызрак берегә баруына ярдәм иткән, чөнки шуның аркасында, берберенә булышлык күрсәтү, бергәләп эшләү ешая башлаган, һәм аларнын һәркайсына моның файдасы ачыграк күренә барган. Кыскасы, оешкан кешеләр шул хәлгә килгәннәр ки, аларның бер-берсенә нәрсәдер әйтергә ихтыяҗлары төшкән-. Ихтыяҗ үзенә кирәкле орган тудырган: маймылның җитлекмәгән тамагы акрынлап, ләкин тайпылмыйча, барган саен көчәя баручы модуляция юлы белән яңадан эшләнгән һәм авыз әгъзалар акрынлап аерым авазларны берсе артыннан икенчесен әйтә белергә өйрәнгәннәр...
Иң элгәре хезмәт, аннары һәм аның белән янәшә аваз теле маймыл миенең акрынлап кеше миенә әйләнүенә сәбәпче иң баш стимул булганнар...»
Димәк, тел — социаль 'күренеш, аны кешеләр тудырган, тел кешеләрнең бер-берсе белән аралашу ихтыяҗларыннан туган. Марксизм классикларының өйрәтүләренә нигезләнеп, Марр телне өскорма итеп, иҗтимагый-идеологик категория итеп характерлый. «Яна белем өчен, — ди ул, — тел үзенең чыгышында ук тормыш белән бәйләнгән өскорма категория булып тора» Ч
Академик Марр тарафыннан ту-дырылган яңа, совет тел белеме, буржуаз тел белеменә капма-каршы буларак, телнең тууын, аның тарихын һәм хәзерге торышын җәмгыять тарихы белән органик бәйләнештә алып аңлата. Телдә туган үзгәрешләр соцпаль-экоиомик базис үзгәрешләре белән бәйле булалар.
Мәсәлән, СССР да телләрнең, шулар эченнән татар теленең дә» гөрләп чәчәк атуы тел үсеше тарихының иҗтимагый тормыш үсеше тарихы белән тыгыз бәйләнештә булуын, телдә туган үзгәрешләрнең ссциаль-экономик базис үзгәрешләре белән бәйле булуын дәлилли торган иң гүзәл факт булып тора.
Татар теле моннан бары тик 30 гына ел элек милли дәүләт теле булу хокукын алды. Бары тик Октябрь социалистик революциясе генә милли телләрнең, шулар эчендә татар теленең дә, үсеп алга китүе өчен киң мөмкинлекләр бирде.
Революциягә кадәр татар милли буржуазиясенең идеологлары* ху-җаларының сыйнфый интересларына ярарга тырышып, татар телен госманлы төрекләре теленең койрыгы итү һәм, ахырда, аны төрек теленнән бөтенләйгә йоттыру политика- сын уздырырга маташтылар. Бу урында буржуаз орган булган «Вакыт» газетасының төрек сүзләре катнашкан татар телендә тик ва-кытлы гына чыгуы, озакламыйча аның бөтенләй төрек телендә чыга башлаячагы турында ясаган оятсыз белдерүен иска төшерү генә дә җитә.
Татар халкының алдынгы вәкил-ләреннән К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Камал, Г. Коләхметов һәм башкалар татар милли буржуазиясенең бу кара эшләренә каршы /бик каты көрәшеп килделәр һәм татар әдәби телен халыкчанлык юнәлешендә үстерделәр.
30 ел вакыт эчендә татар әдәби теле тамырыннан үзгәрде, үсте, алга китте. Татар әдәби теле татар халкын коммунистик җәмгыять төзү өчеи көрәшкә мобилизацияләүче һәм оештыручы тел булып әверелде. Талар телендә туган бу революцион борылыш телнең һәр тармагында,
аның лексикасында, фонетикасында, морфология һәм синтаксисында үзенең чагылышын тапты. Мәсәлән, татар теле революция нәтиҗәсендә туган яңа төшенчәләрне һәм идеяләрне атау өчен кирәк булган, ана теле нигезендә эшләнгән яңа сүзләргә, рус культурасының уңай йогынтысы нәтиҗәсендә рус теленнән күпләп кереп тора торган сүзләргә һәм интернациональ терминнарга чиктән тыш баеды. Татар телендә гражданлык төсе алмаган, ислам дине белән кертелгән һәм киң массага аңлашылмый торган гарәп-фарсы сүзләреннән арынды.
Рус теленнән сүзләрнең күпләп керүе һәм аларның дөрес әйтелешен тәрбияләүгә бәйләнешле рәвештә татар теленең фонетикасы да шактый нык үзгәрде. Татар теленең авазлар системасында яңа авазлар (о, е) артты. Авазлар гармониясе, сингармонизм һәм басым үзгәрде.
Татар теленең грамматик төзелешендә дә (морфология, синтаксис) зур гына үзгәрешләр булды, яңа формалар, яңа синтаксик нормалар керде.
Тел социологиясен танымаучы буржуаз тел белгечләре телнең иҗтимагый тормыш белән бәйләнешле рәвештә шулай үзгәреп торуын аңламыйлар. Алар, жанлы телне үтереп, аның хәрәкәтсез тамырлары суммасына регистрация ясау белән чикләнеп калалар. Шуңа күрә дә буржуаз лингвистика фән булудан бик ерак тора.
Совет тел белеме телнең социаль, тарихи фактор булуын тану һәм раслау белән генә чикләнеп калмый, бәлки, фактик лингвистик материалның, тел һәм аерым тел формаларымның социаль нигезләрен тикшереп, үзенең барлык нәтиҗәләрен тулысы белән шул нигезгә кора. «Тел күренешләре материаль куль-тура һәм җәмгыять тарихы белән органик бәйләнештә булулары белән генә әһәмияткә ия»1, — ди Марр. «... Телнең барлык кисәкләрендә: сүздә, сүз формалашуында, сүзнең җөмлә эчендә килүендә, җөмлә эчендәге сүзләрнең бер- берсенә булган мөнәсәбәтләрен күрсәтүче грамматик чараларда, хәтта аерым фонемада, — гомумән тел элементларының барысында да аларны тудырган иҗтимагый среда үзенең эзен калдырган»12 13 14.
Н. Я. Марр, телне тарихи үсештә өйрәнеп, аның җәмгыять тормышы белән ’ Н. Я. Map р. Сайланма хезмәтләр,
13 т., 70 бит.
14 И. И. М о щ а н н н о в. Новое учение о языке на современном этапе развития 18 бит, 1948.
бик күп төрле диалектик бәйләнештә булуын күрә һәм телнең алга үсеп баруында социаль факторның роле никадәр зур булуын материалистик караштан чыгып аңлата. Тел, Марр әйткәнчә, «җәмгыять диалектикасын чыгылдырма кабатлый», «культура күтәрелешенең көчле этәргече», «иң кирәкле сыйнфый көрәш коралы».
Шулай итеп, Марр тарафыннан тудырылган материалистик тел белеме телне җәмгыять белән тыгыз бәйләнештә алып өйрәнә һәм фактик лингвистик материалларның, тел һәм аерым тел формаларының социаль нигезләрен тикшереп, үзенең барлык нәтиҗәләрен тулысы белән шул нигезгә кора. Телнең килеп чыгуы һәм үсеше мәсьәләсен марксизм-ленинизм классикларының өйрәтмәләренә тулысы белән тапкыр килгән рәвештә хәл итә.
Совет тел белеме тел белән аң арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсен дә тарихи һәм диалектик .материализм позициясендә торып хәл итә.
Маркс һәм Энгельс кешелек теле белән кешелек аңы арасында тыгыз һәм өзелмәс бәйләнеш барлыгын ачтылар, телнең һәм аңның иҗтимагый тормыш үсеше нәтиҗәсендә тууы, үсүе, иҗтимагый тормышның аңда һәм аң аша телдә чагылуы законлылыгын күрсәттеләр.
Н. Я. Марр тел күренешләренә ана'лиздан табылган нәтиҗәләр һәм фактлар көче белән тел һәм аңның диалектик бәйләнештә булуларын дәлилләп чыкты. Бу хезмәте белән ул т^л һәм аң үсеше мәсьәләләре буенча яшәп килгән һәм нык таралган идеалистик, метафизик карашларга җимергеч удар ясады.
Ill
j J2
Буржуаз фән телне аңнан, аңны телдән һәм икесен бергә җәмгыятьтән аера.
Хәзерге Англия һәм Америка реакцион философиясе тел проблемалары тирәсендә зур шау-шу куптарды. Банкротлыкка чыккан идеа- л изм н ы бөтенл әй гә җн мер ел үдән саклап калу өчен, Америка һәм Англия философлары лингвистикада переворот ясау турында төрле рецептлар тәкъдим итәләр. Аларның китаплары һәм журналлары семантик күнегү уйдырмалары, лингвистик реформа проектлары, телгә тәнкыйть таләпләре һәм* телдән зарланулар белән тулып ята. Англия, Америка империализмы ялчылары моның белән идеализмны җимерелүгә алып килүнең чын сәбәпләрен яшереп калдырырга маташалар. Ма-териализмга каршы көрәшне ачык- тан-ачык алып бару белән беррәт- тән. аны тагын логико-лпнгвистик пәрдәләргә төреп, капиталистик илләрдәге интеллигенциянең аңын зә- һәррәк агулыйлар. Алар тел белән аң арасындагы бәйләнешне алып ташларга һәм форманың мәгънәгә буйсынган булуын танымаска маташалар.
Аң-белемгә һәм фәнгә дошман булган бу «философларның» тел турындагы шау-шулары капиталистик җәмгыятькә хас социаль-экономик каршылыкларны томалап калдырырга. Англия—Америка империалистларының бөтен дөнья базарын үз кулларына тартып алырга маташуларын яшерергә тырышудан башка берни дә түгел.
Материалистик тел белемендә бөтен игътибар барлык тел күренешләренең мәгънә эчтәлеген, тел һәм аңның, диалектик берлеген, эчтәлек һәм форма берлеген, тел күренешләренең үзара бәйле булу законлы- лыгын өйрәнүгә бирелә.
Совет тел белеменең үзәгендә торган ии мөһим мәсьәләләрнең берсе телләрнең тарихи үсеше мәсьәләсе.
Телләрдә акрынлап, ләкин өзлексез бара торган үзгәрүләрнең сикерешле үзгәрешләр белән алышынып торуларын өйрәнеп, Марр стадиаль үсеш турында белем тудыра. Җитештерү көчләре һәм җитештерү мөнәсәбәтләренең тамырыннан үзгәреп үсеп китүләренә буйсынулы рәвештә, телнең бөтен структурасының, төзелешенең сыйфат ягыннан үзгәрүе, бөтенләй икенче сый-фатка күчүе бу белемнең нигезендә ята. Бу белем белән Марр тел категорияләренең эволюцион үсешенең революцион үзгәрешләр белән алышынып торуы законлылыгын ача.
Телнең барлык күренешләренең дә тарихи нигезләре бар, чөнки алар барысы да кешелек җәмгыяте кичергән тарих продукты — җимеше булып торалар. Шуның өчен дә тел, диалектик үсеш моментларын чагылдырып, тарихи хәрәкәт законнарына буйсына.
Телләрнең үсеше, тарихи процессның барлык күренешләре кебек үкч эволюцион һәм трансформацион юл белән, ягъни акрынлап өзлексез үсү һәм сикерешле, бор хәлдән икенче хәлгә күчү юлы белән бара. Телдә өзлексез булып торган үзгәрешләр яца сүзләр, яңа спнтаксик әйләнмәләр, морфологик формалар һәм яңа нормаларның саны артуга алып киләләр, ә инде санда тупланган яңа нормалар телнең яшәештә булган төзелеш рамкаларына сыешып кала алмыйлар, бәлки аны җимерәләр, телнең бөтен структурасын тамырыннан үзгәртәләр. Бу вакытта инде телнең төзелеше бөтенләй үзгәрә, нәтиҗәдә үзенең сыйфаты белән бөтенләй ңца төзелеш барлыкка килә. Бер структура икенче структура^ белән алышына, ягъни тел иҗаты процессы бер баскычтан икенче баскычка күчә, шулай итеп, стадиаль күчешләр, ягъни б.р стадиянең икенчесе’ белән алышынуы барлыкка килә.
Фактик тел материаллары хәзерге телләрдә дә стадиаль күчеш булуы турында сөйлиләр. СССР дагы халыкларның милли культуралары гөрләп чәчәк ату шартларында телдә гаять зур үзгәрешләр туа: сүзләр арта, сүзләрнең мәгънәләре алышына, үзгәрә, грамматик формалар арта һәм мәгънәләре үзгәрә, тел структурасына яна сыйфат керә. Яна эчтәлек яца форма алып, килг (колхоз, бишьеллык, эшче һ. б.), иС’
s. ,С. Ә." № 12 113
ке форма бөтенләй яңа эчтәлек бирә {остаз, галим, шәкерт, көрәш, ярыш 11. б.). Иске форма, яца эчтәлек белдереп, үзенец элекке хәленнән яна сыйфатка күчә.
Телнең морфологик һәм синтаксик детальләрендә дә зур үзгәрешләр туа. Телдә барлык күренешләр өзлексез хәрәкәттә була һәм үзгәреп тора. Мөстәкыйль мәгънә белдереп йөргән сүзләр, үз мәгънәләрен югалтып, грамматик кисәкчәләргә әйләнәләр, яисә синтаксик функция үтәп йөреп, бөтенләй икенче мәгънә белдерә башлыйлар. Мәсәлән, татар телендә мин, син зат алмашлыклары, фигыльләр белән кушы-лып, фигыль төркеме барлыкка ки-тергәннәр {барамын, киләмен кебек) һәм телнең синтаксик төзелешен дә үзгәрткәннәр. Мәсәлән, зат алмашлыгы кушылып килгән, фигыль фикернең субъектын да белдереп килә, беренче һәм икенче зат алмашлык- ларының җөмләдә ия булып килүләрен ирекле итеп калдыра.
Ас, өс, каршы, түр, эч, ара, арт л. б. шуның кебек сүзләр, җөмләдә сүзләр бәйләнешен күрсәтеп, синтаксик функция үтәп йөрүгә күчкәннәр: корылыкка каршы һөҗүм. Станоклар арасында йөреп тора. Эшчеләр коллективы үз өстенә тагын да зуррак йөкләмәләр алды. Аның артыннан башкалар да чыкты һ. б. кебек. Белән, өчен, чаклы, бирле, соң һ. б. шуның кебек сүзләр, үзләренең реаль мәгънәләрен бөтенләйгә югалтып, синтаксик мөнәсәбәтләр белдерүче грамматик элементларга әйләнгәннәр. Бу төр сүзләрнең кайберләре (чаклы, соң һ. б.), сирәк кенә үзләренең реаль мәгънәләре белән килеп, нинди тарихи процесс үткәннәрен искә төшерәләр (Мин аның белән малай чактан ук таныш. Вакыт— соң һ. б. кебек).
Реаль мәгънәләрен югалтып, җөмләдә аерым синтаксик мөнәсәбәтләр белдереп йөрү процессында, аерым сүзләр кушымчаларга да әйләнеп киткәннәр. Синтаксик-морфоло- гик категорияләр* тудырганнар (ур- ман-га, иртә-н, ат-тай, укыл-ды һ. б. кебек).
Катлаулы фигыль формаларында сүзләр, синтаксик хезмәт үтәү бе- лән беррәттән, бөтенләй икенче эчтәлек алалар (укый ала, сөйли бирә, 'кыса төш, укып чыктым, бара тор һ. б. кебек).
Катлаулы исем формаларында бер сүз, үзенең төп мәгънәсен югалтып, икенчесенең лексик мәгънәсен ачыклауга күчкән (мишәр шивәсендә: төнката, көнозын һ. б. кебек).
Синтаксик тезмәләр лексик ясалыш тудыра башлаганнар {тукранбаш, oigup о^иләк, кузгалак, чабагач, табагач, янбаш һ. б. кебек).
Катып калган килеш формасының рәвешкә күчүе, кайбер сүзләрнең, килеш белән төрләнеше кимеп, хәл сүзләр мәгънәсендә генә кулланылып йөрүләрендә дә сыйфат күчеше бар. Сүз, үзенең килеш белән төрләнү хасыятен югалтып, килеш формасын саклаган хәлдә, җөмләдә хәл суз булып йөри. Бу вакытта инде килеш кушымчасы, үзенец төп хез-мәтен үтәүдән туктап, сүзне рәвешкә әйләндерә, ягъни яңа сүз төркеме барлыкка китерә {кышын, э^әен, ир~ тәгә, кичкә һәм рус телендә босиком, тайком, нагишом сүзләре ке* бек). 4
Яшәү көче бетмәгән архаизмнар да, төзелешләре бөтенләй башкача булуларына карамастан, башкалар белән беррәттән, законлы рәвештә яшиләр. Каршылыкларның шулай туплануы еш кына, төрле мәгънә оттеноклары белдерүгә хезмәт итеп, телнең баюына да булышлык итә (китап алдым — китапны алдым, сандугач кебек сайрый — сандугачтай сайрый, барыр — барачак, — барасы һ. б. кебек). 4
Телләрнең үсеп, үзгәреп торуларында телләр арасында, алышулар да шактый зур роль уйныйлар. Марр өйрәтүенчә, дөньяда бары тик үз элементларыннан гына төзелгән бер тел дә юк. Теләсә нинди телдә дә башка телләрдән алынган һәм төрле тел элементларыннан кушылып ясалган сүзләр катлавы була.
Мәсәлән, бөек рус культурасы, җитәкләүче культура сыйфатында. СССР дагы барлык халыкларның милли культуралары үсешенә чиктән тыш зур булышлык күрсәтә. Шулай итеп, рус теле тугандаш
114
г
халыкларның телләрен үстерүгә гаять зур һәм уңай йогынты ясый.
Яңа, алдынгы төшенчәләрне бел- • дерү өчен рус телендә туган яңа сүзләр: колхоз, совхоз, комсомолец, стахановец. ударник, пятилетка һәм шуның кебек башка бик күп сүзләр җир шарындагы барлык тел-ләргә үзләренең аваз яңгырашлары һәм формалары белән кереп китәләр. 1919 елда В. II. Ленин ««большевик» сүзе һәм «совет» сүзе хәзер инде дөньядагы барлык телләрдә кабатланып йөри» ’, — дип язды.
Телне шушы юл белән өйрәнү тарихи һәм диалектик материализмның төп положениеләрен дөрес куллануга корылган.
Марр дөньядагы барлык телләрнең үсешендә аларның барысы өчен дә уртак булган бердәм законлы- лыкның барлыгын һәм ул законлы- лыкның иҗтимагый-тарихи процессларның уртак булуы нәтиҗәсендә туганын ача. Бу тәгълимат баба телләр теориясен фаш итеп кенә калмый, бәлки аларны бөтенләй юкка чыгара, тар-мар итә. Тел иҗаты процессның бердәм булуыннан чыгып, .Марр, гомуми тел белемен төзегәндә, аларның артта калган һәм бик нык алга киткән булу аерымлыкларына карамастан, барлык төрләрдәге үзенчәлекләрне исәпкә алуны таләп итә, һәм дөньядагы барлык телләрнең үзенчәлекләре белән хисаплашкан фән генә чын фән була ала дип карый.
Марр тарафыннан ачылган бу яңа теория дөньядагы барлык телләрнең дә мәгънә ягыннан бер-берсенә якын булуларын күрсәтә. Шулай итеп, эчтәлек дөньядагы барлык телләрне дә берләштерә, алар, башлыча, форма төрлелеге белән генә бер-берсеннән аерылалар.
Марр, марксизм-ленинизм клас-сикларының тәгълиматларыннан чыгып, телләрдәге охшашлык һәм ае-рымлыкларны социаль күренеш, иҗ-тимагый тормыш тарихы белән бәй-ләнештә булган күренеш итеп аңлата. Аныңча, телләр арасындагы якынлык «социаль якынлык, ераклык — социаль ераклык».
1 Ленин. Әсәрләр, XXIV т., 306 бит.
Телләр арасындагы якынлык аларның тарихи үзарй аралашулары, кушылулары, катнашулары һәм бер- берсенә йогынты
15 Н. Я. М а р р. Сайланма хезмәтләр, 1т., 257 бит.
ясап торуларының нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Хәзерге телләр, бер чыганактан та-ралган булуларыннан бигрәк, төрле чыганакларның бергә кушылуы, өзлексез рәвештә берсе икенчесенә күчеп торуларының продукты булып тора.
Телләр арасындагы якынлыкны авазлардан, тел чараларыннан, тел техникасыннан гына түгел, бәлки, башлыча, тел чагылдыра торган эч-тәлектән эзләргә кирәк була. Телләрне берсен икенчесе белән чагыштырып өйрәнгәндә, авазның ялгыз үзен түгел, бәлки материаль авазда күренгән, күрсәтелгән эчтәлек, аң алынырга тиеш, шул вакытта инде дөньядагы барлык телләр арасында да теге яки бу күләмдә якынлык барлыгы ачыла. «Яфетик теория төрле телләрдәге күренешләрне өй-рәнгәндә, формаль билгеләрдә ох-шашканнарын гына түгел, бәлки, аларның функцияләренә анализ ясап, охшашмаганнарын да тикшерә, һәртөрле лингвистик күренешнең, беренче чиратта сүзләрнең мәгънәләрен ача, бер семья телләрен, уйдырма баба телләрен, һәм шулай ук аваз теленең төзелешен һәм аның иҗтимагый функциясен мәгънә ягыннан үзара бәйләнештә алып өйрәнә»15,— ди Марр.
Тел тарихында, тарихи семантика нигез итеп алынганда, ягъни мәгънәләрнең тарихи үсеше өйрәнелгәндә, барлык телләр өчен дә уртак булган бер үк төрле законлылык ачыла — «иң мөһим һәм актуаль өлешендә, ягъни мәгънәсендә бер-дәмлек» законы ачыла. Төрле системага кергән бик күп төрле телләрнең тарихи үсеше бу як белән бер сызыктан бара.
Авазлардагы якынлык телләрнең аралашу — кушылулары, катнашу-ларының турыдаи-туры нәтиҗәсе булса, тел төзелешендәге һәм мәгънәдәге уртаклык. тарихи үсешнең уртак булуы нәтиҗәсендә туган
һәм ул тел иҗаты процессының бердәмлегенә нигезләнгән.
Яңа тел белеме, марксизм-лени- 'низм тәгълиматына нигезләнгән, диалектик һәм тарихи материализм положениеләренә корылган белем булганга күрә генә тел күренешләрен дөрес аңлый һәм аңлата ала. Марксизм-ленинизм тәгълиматы совет тел белеменең үсеш юлларын шулай ачып бирә.
Н. Я. Марр үлгәннән соң аның шәкертләре һәм тарафдарлары аның эшен дәвам иттереп килделәр. Марр тарафыннан материалистик нигезгә салынган яңа тел белеме академик И. И. Мещанинов җитәкчелегендә уңышлы рәвештә үстерелеп килде һәм тулыландырылды.
Совет тел белеменә нигез салучы академик Н. Я. Маррның уңышлы хезмәтләре СССР халыкларының телләрен өйрәнүгә һәм тугандаш республикаларда тел белемен өйрәнү эшен дөрес юлга куюга бик зур ярдәм итте. Бу өлкәдә бездә дә кайбер эшләр эшләнде.
Бу юлда үз вакытында профессор Г. Алпаров шактый уңышлы адым ясаган иде. Үзенең 1929—1931 елларда ясаган фәнни докладларында һәм мәкаләләрендә ул телне өйрәнүдә методологик принциплар ны тел белеменең туу һәм үсеше мәсьәләләрен партияле караштан торып аңлатуга омтылыш ясады, төрле буржуаз мәктәпләрнең эш юлын тәнкыйтькә тотты. Ул хезмәтләр, җитди генә кимчелекләренә карамастан, Марр тәгълиматын татар матбугатында популярлаштыру буенча уңай нәтиҗәләрен бирде.
Соңгы елларда теге яки бу проблема буенча язылган һәм ачык җыелышларда якланган, ләкин әле дөнья күрмәгән диссертацияләрдә татар телен нигездә материалистик тел белеме положениеләреннән чыгып өйрәнүләр булды. Ләкин безнең бу өлкәдә эшлисе эшләребез чиксез күп әле.
Безнең тел белгечләребез һәм га-лимнәребез алдында татар телен материалистик тел белеме нигезендә өйрәнү буенча бик зур һәм мактаулы бурычлар тора. Беренче чиратта фәндә партиялелек принцибын уздыру, материалистик тел белеменең положениеләрен үзләштерү һәм популярлаштыру, бозуларга юл куймау, бозучылар белән килешүгә, бармау, большевистик тәнкыйть һәм үз-үзеңне тәнкыйть булдыру — менә безнең бурыч.