Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
*
СТАЛИНГА СӘЛАМ
Безнең сәлам бөек юлбашчыга Ишетелсен матур җыр булып. Рәхмәтебез барып җитсен аңа Иртән төшә торган нур булып.
Җырлый бар халык, Яза бар каләм: «Сталинга сәлам, Сталинга сәлам!»
Без чыныктык көчле давылларда, Курыкмадык уттан-ялкыннан.
Сәлам, сәлам илһам бирүчегә Татарстан хезмәт халкыннан.
Бөтенебез өчен Сталин ..кояш, Бөтенебез өчен хөрмәтле;
Күк йөзендә йолдыз күпме булса, Рәхмәтебез аңар шул хәтле.
Бөек Сталин рухландыра безне, Шуның өчен шат күңелле без;
Бетмәс гайрәт, сүнмәс дәртләр белән Илдә коммунизм төзибез.
Җырлый бар халык,
Яза бар каләм: «Сталинга сәлам, Сталинга сәлам!»
4
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН
*
ДАҺИ ЭШЛИ
Москвада кыш.
Ак кар бөртекләре
Җемелдәшә Ильич утына...
Төн уртасы.
Ә ул бүлмәсендә һаман әле эшләп утыра.
Ул йокламый:
Безнең ха,кта уйлый, Баласыдай, безне үз күрә; Рухландыра гүзәл җиңүләргә, Эш сөючән итеп үстерә.
Безгә ачык ишетелә аның һәрбер кайнар йөрәк тибеше; Юлбашчы да, дус та,
туган да ул—• Бүгенгенең тиңсез Ильичы.
Даһи эшли...
Бөек уе аның
Алга) оча еллар аркылы;
Кешелеккә яшьлек алып килә Аның зирәк, якты акылы.
5
ЗЫЯ МАНСУР
ГАДИ ӨЙ
Шундый бер өй бар Горнда, Бик гади үзе.
Кыйммәтле ташлар белән дә Балкымый йөзе.
Искитәргеч бизәкләр дә Күренми монда...
Ләкин аңа хөрмәт белән Карый бар дөнья.
Москва да> Батуми да, Казан да зурлый,
Аны олылап, тайгада Аучылар җырлый.
һәр дустым бу гади өйне Карый яратып, Халык мәхәббәте аны
Алган уратып.
Уйлыйм гүзәл киләчәкне Бу өй каршында,
Рухландыргыч, якты хисләр Туалар шунда.
'Ишетәм бу өй турында һәрбер дустан мин:
— Якты көн булып, биредә Туган Сталин!
МӘҖИТ РАФИКОВ
КРЕМЛЬ ЙОЛДЫЗЫ
Тимер казык, Синең матурлыкка Җитәлмиләр миллион йолдызлар! Ләкин җирдә, Безнең гүзәл илдә
Синнән матуррак йолдыз бар.
Кремль йолдызы!
Күпме йөрәкләргә
Кеч һәм җиңү дәрте сала ул!
Ул кабынган
Ленин исме белән, Сталин исме белән Яна ул.
Болытлар да аны каплый алмый, Көндез дә ул һаман яктыра, Ирек сөйгән дөнья халыкларын Ул иң дөрес юлга чакыра.
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ

МИН БӘХЕТЛЕ
Мин бәхетле;
Миллион дусларым һәм Яз аедай якты илем бар. Якты илнең чиксез киңлегендә Канат ярган бәхет илем бар.
Тиңсез бәхетем,
Якты киләчәгем,
Нур эчендә яткан юлым бар.
Баш очымда
Даһи юлбашчының Аталарча шәфкать кулы бар!
б.
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП
ЭЛЕКТР ЯКТЫЛАРЫ
Баганалардан йортларга Тимер чыбыклар сузып, Монтер егетләр киттеләр, Ферма ягына узып.
Ындырга да, урамга да Лампочкалар элделәр. Монтерлар үткән урында Ак нурлар җемелдиләр.
Инә төшсә табылырлык Булды урам чатлары;
— Кая таба китте эшләр, Диләр авыл картлары.
Сыер абзарларында да Кабынды ут гөлт итеп. Чуар тана карап торды, Ак нурга исе китеп.
Ул сизенде ахырысы Үзгәрүен дөньяның, Моңа кадәр мондый хәлне Күргәне юк шул аның.
Электр белән бер читтә Шаулап тарта тегермән, Мичәүгә түгел, техника Төпкә үзе җигелгән.
Ут чәчеп тора электр, Күр, ничек балкыганын. Әйтерсең, бире тоташкад Нурлары Москваның.
Ленин — Сталин уйлаган Бу утны кабызырга. Коммунизм таңнарының Ул ошый йолдызына.