Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОСТАЙ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

1. ДУСЛАР СОРАВЫНА ҖАВАП
Җыелган дуслар әйтәләр:
— Бүген бит туган көнең, — Бу дөньяда яшәвеңә Утыз яшь тулган көнең.
Хәтерлә шушы табында
(Исәпләми бүгенне)
Бөтен көннәр арасында Иң бәхетле көнеңне.
— Дусларым, минем гомернең Юл башы түгел ерак.
Тик кайсы көн иң бәхетле, Кайсы көнем яктырак, — Әйтү авыр. Кайда ул көн?
Мин тәпи баскандамы, Беренче кат мәктәбемнең i Ишеген ачкандамы, Беренче кат байрак тотып, Урамнан үткәндәме, Хыял кызның «сөям!» дигән Сүзен ишеткәндәме?
Кайда ул көн? Туган илгә Ант биргән яландамы, Атакадан соң окопта Партбилет алгандамы,
Иң соңгы кайнар пуляны Дошманга аткандамы, Илгә кайтып, буразнага Аякны баскандамы?..
... һәм булды яралы көе Көрәштә чигенгәннәр, Фронтташ дус каберенә Яшьләрем түгелгәннәр,
67
Булды кайгы татыганым, Булды җәфа күргәнем, Тик булмады өметсез көн Юк бәхетсез көннәрем. 2. МИНЕ ТАГЫН ТАШЛАП КИТӘСЕҢ...
«Миие тагын ташлап китәсең...» — дип, Боекмачы озатып калганда.
Яшәп булмый һаман бергә генә Походлы һәм даулы заманда. Океаннарга чыкса корабльләр, Давыл үтеп, кайта ярына, Корабльдә китсәм, кире кайтам Туган илгә,, синең яныңа. Самолетлар алып менсә мине Болытларның өске ягына, Вакыт җиткәч, тагын җиргә төшәм, Җиргә, димәк, еинең яныңа.
Кайда булсам да, мин илем белән һәрбер сулышымны алганда, — Син дә шушы илнең кьгысың бит, Боекмачы озатып калганда. 3. АЕРЫЛУ ЮК,.
Аерылу юк сөйгән йөрәкләргә, Без кавыша алмас ара юк, Сагыну бар, ләкин күңелләрдә Әрнеп торган утлы яра юк.
Вокзаллар бар, Вагон янында бар Минутның иң кыска чаклары, Бөтен юллар буйлап килә торган Бар шатлыклы сәлам хатлары.
һәр урында тормыш кочак җәя, Кул сузалар миңа чын дуслар, Чөнки җирдә, сөю белән бергә, Илгә багышланган хезмәт бар.
Арабызда кояш балкып тора, Жилләр исә, яман җил түгел, Илебез киң, ләкин кешеләрне Адаштыра торган җир түгел.
ч
Сагыну бар, алда күрешү бар, Күңелләрдә утлы яра юк. Бер Ватанның балалары өчен «Аерды бит», дияр ара юк.
68
4. ЕРАК БЕР ШӘҺӘРДӘ...
Ерак бер шәһәрдә яга идем Мин дәвалап сугыш ярасым.
Ярам авыр, ләкин белә идем Гомер йолдызымның янасын.
Тышта буран иде, пыялага Салкын ясый.язның сурәтен, Шушы мәлдә язгы туган җирне, Дусларымны) килде күрәсем.
Хәстәрсез җил, шаян малай кебек, Кагып китте тышкы ишекне.
Бу җил түгел, туган телемдәге Сәлам авазларын ишеттем.
Кинәт куану да авыр икән:
Мин югалта яздым һушымны — Кар каплаган юллар минем янга Алып килгән иске дусымны.
Җавап көтми кат-кат сорау бирәм:
— Ни эш бетерәләр өфеләр? Нинди шатлык белән яши халык?
Нәрсә яза шагьийрь кешеләр?..
Таныш кырларының иркен күргән.
Кош шикелле, йөрәк талпына...
Ул, капчыктан алып, тыныч кына Бер савыт бал куйды алдыма.
һәм бүлмәдә кинәт җәй аңкыды — Ә без инде икәү аланда Утырабыз төсле, карт юкәләр Тәлгәш-тәлгәш чәчкә атканда.
Бал кортлары куна күзәнәккә, Тургай чәчә шатлык моңнарын, Җилләр алып килә кызлар җырын, Альш китә чалгы чыңнарын...
... Кинәт тышта давыл уйнап үтте.
Пыялага сукты бөртек кар.
Юк, барыбер буран аръягында Минем туган җирнең язы бар.
Туган якның ул йөрәге өчен
Юк буранлы төне, юк кышы,
Чөнки кояш батмый торган ' илдә Язга ошаш халкым тормышы.