Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИРОВ КАЗАНДА


Моннан унбиш ел элек—1934 елныц 1 декабренда — революция- яең ялкынлы трибуны, большевиклар партиясенең атаклы эшлеклесе, бөек . Сталинның көрәштәше һәм дусты Сергей Миронович Киров үлде. Аның гомере фашист террор-чының хаиннәрчә аткан пулясыннан өзелде.
Иптәш Киров партия тарафыннан куелган бөек максатларга ирешүдә куркуны һәм авырлыкларны белми торган большевикның иң гүзәл үрнәге иде. Үз гомерендә Киров белән бер генә мәртәбә очрашкан кеше дә аны гаять зур рухани көчле, искиткеч ягымлы, ачык күңел-, ле, Тыйнак һәм һәркемне үзенә җәлеп итә торган итеп күз алдына китерә. Ул үзенең Ленин — Сталин вшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгәнлеге, бәхетле коммунистик җәмгыять өчен көрәштәге кыюлыгы һәм ныклыгы, тирән акыллылы- гы һәм киләчәкне ерактан күрә белүе белән бөтен совет халкының, бөтен дөнья хезмәт халкының мәхәббәтен казанды.
Киров большевиклар партиясенең данлы байрагын югары тотты һәм аның тирәсенә миллионнарча хезмәт ияләрен туплау эшенә бөтен көчен, бөтен гомерен бирде. Ул үзенең бөтен хезмәте һәм бөтен көрәш юлы белән большевиклар ала алмаган бертөрле крепостьның да һәм алар җиңә алмаган бертөрле авырлыкның да юклыгын исбат итте.
Киров төрле фәннәр буенча бик зур белемле кеше иде. Ул һәрбер эштә югары идсялслекнең һәм пар- тиялелекнец иң матур үрнәген күрсәтте. ч
Кировның үлүе бөтен совет халкы өчен гаять зур югалту булды. Ул большевиклар партиясенең «Ленинның бөек байрагын саклап калган, партияне Ленин васыять-ләре тирәсенә туплаган һәм совет халкын киң юлга — илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру юлына алып чыккан» (И. В. Сталин. Кыскача биография, 112 бит) җитәкче үзә-генең бер члены иде. Аның гүзәл образы, Ватаныбызның данлылыгы өчен биргән бөтен гомере барлык совет халкын һәм бөтен илләрнең революционерларын бөек көрәшләргә рухландыра.
Сережа Костриков (Сергей* Ми-ронович Киров яшь чагында шулай атала иде) 1901 елда, 15 яшепдә, Казанга килеп, • промышленность училищесына укырга керә. Аның укырга, белем алырга дигән матур теләге тормышка аша. Бу эштә аңа үзенең тырышлыгы, сәләтлелеге ■һәм укырга искиткеч омтылуы ярдәм итә.
Костриковның бала чагы Уржум шәһәрендә бик авыр шартларда уза. Ул кечкенәдән үк ятим кала. Аңа дүрт яшь тулды дигәндә атасы үлә. Шуннан соң өч ел да үтми, бик авыр эшләр белән газап чиккән анасы туберкулездан үлә. Шулай итеп, Сережаны һәм аның ике сеңелесен тәрбияләү эше әбисе Меланья Авдеевна кулына күчә. Әбисе дә бик авыр тормыш үткәрә.
!02
Аның барлык килере солдат булып хезмәт игкән мәрхүм ире өчен ай саен ала торган өч сум пенсиядән гыйбарәт була. Билгеле, бу акчага Меланья Авдеевна үзен һәм өч ятимне тәрбияләп тора алмый.
Меланья Авдеевна Сережаны һәм аның ике сеңелесен Уржумдагы приютка урнаштырырга тели һәм шул приютны караучы җәмгыяте хәйрия башындагы кешеләрнең «мәрхәмәт итүләрен, аның карамагында калган үксезләрне тәрбиягә алуларын ялынып-ялварып үтенә». Аңа бу эш өчен җәмгыяте хәйрдя бусагасын бик күп таптарга туры килә. Ахыр чиктә аңа «мәрхәмәт күрсәтәләр», өч үксезнең берсен — Сережаны тәрбиягә алалар.
Сережа җиде яшеннән алып унбиш яшенә кадәр шул йортта яши. Андагы күңелсезлеккә, тәрбия эшенең бик начар куелуына карамастан, Сережа чиркәү-приход мәктәбен һәм аннан соң шәһәр мәктәбен бик яхшы укып бетерә. Ул шәһәр мәктәбендә алган белехм белән генә калырга теләми, тагын да укырга, зуррак белем алырга бөтен көче белән омтыла. Педагоглар да аның бу теләгенә ярдәм итәргә телиләр һәм җәмгыяте хәйриядән аны Казан промышленность училищесына укырга җибәрүне сорыйлар. Ләкин җәмгыяте хәйриянең хуҗалары булган Уржум сәүдәгәрләре бу эшкә бик тиз генә риза булмыйлар.
— Ятим баланы икенче шәһәрдә тоту өчен бик күп акча кирәк булачак, — диләр алар. — Җитмәсә әле аны укыткан өчен училищега да түләргә кирәк. Акчаны алай әрәм- шәрәм итәргә ярамый, җирдә аунап ятмый ул.
Бәхеткә каршы, җәмгыяте хәйрия председателенең Казанда торучы ниндидер ерак бер кардәше Сережаны үзенең квартирасында тотарга риза була. Бары тик шуннан соң гына Уржум сәү-дәгәрләре аны укырга җибәрергә ризалык бирәләр.
Казан промышленность училищесына Сережа Костриков турында бирелгән характеристикага: «Костриков, шәһәр мәктәбендә укыган чагында, үзенең әхлагы, эшкә җитди каравы һәм укуга сә-ләтлеге буенча иң яхшы укучылардан саналып килде», дип язып җибәрәләр.
Казан промышленность училищесы ул чагында Берләшкән промышленность училищесы итеп аталып йөртелә. Анда урта белем бирә торган һәм түбән белем бирә торган училищелар булган. Ул училищеларда техниклар, мастерлар, машинистлар, десятниклар хәзерләнгән.
Промышленность училищесының зур гына производство базасы да була. Бик яхшы җиһазландырыл- ган ярым завод, яр.ым мастерской тибындагы бу база училищега күп кенә доход китерә.
Бу училищеда гадәттә шәһәр мещаны, һөнәрчеләр һәм түбән катлау хезмәткәрләрнең балалары укый. Укыган өчен елга утыз суы түлиләр. Училищеның түбән белей бирә торган өлешендә өч ел, ә урта белем бирә торган өлешендә дүрт ел укырга кирәк була.
Укучылар иртәнге 8 дән алып кичке 6 га кадәр укыйлар һәм шул ук вакыт мастерскойларда эшлиләр. Чит шәһәрләрдән килеп укучыларның барысы да квартираларда торалар. Шуңа карамастан, училище инспекторлары һәм надзирательләре аларның квартираларын бик еш кына тикшереп йөриләр, аларны «бозылып китүдән, законда рөхсәт ителмәгән урыннарда булудан» сак-лыйлар. Укучыларга кичке сәгать 8 дән соң өйдән чыгарга рөхсәт ителми. Хәтта якшәмбе көннәрдә дә, әгәр укучылар театрга барырга телиләр икән, бары тик училище директорының рөхсәте белән генә барырга тиеш булалар. Ярым казарма тәртибендәге бу режимны бераз гына бозган өчен дә укучыларны карцерга ябып куялар, училищедан чыгаралар.
Сережа Костриков түбән белем бирә торган механика-техник училищега укырга керә. Шулай итеп, Сережа үз башына тора башлый. Аның тормышы тагын да авырлаша, ачлы-туклы яши, бик күп мохтаҗлыкларны башыннан кичерә. Ул Түбән Федоровский урамда (хәзерге Федосеев урамында), Уржум
103
шәһәре җәмгыяте хәйриясе пред-седателенең ерак кыз кардәшендә тора, караңгы коридорда, кечкенә генә бер сандык өстендә йоклый. Дәресләрен төнлә белән кухняда хәзерли. Анда да әле аңа кухарка ■ үзенең савыт-сабаларын җыештырып, юып бетергәч кенә хәзерләргә мөмкин була. Ләкин күп тә үтми, хозяйка акчасыз тора торган бу ятим баладан котылырга тели һәм аны чыгарып җибәрә. Шуннан соң Сережа Рыбнорядский урамга (хәзерге Куйбышев урамына), үзе белән бергә училищеда укый торган иптәшләре янына күчә.
Уржум шәһәренең җәмгыяте хәйрия кешеләре, Костриковны Казанга җибәргән чагында, аны училище өчен кабул ителгән формада киендерергә, укыган өчен керте-лергә тиешле булган акчаны үз вакытында түләргә һәм ашап-эчеп тору өчен ай саен 5 сум җибәреп торырга вәгъдә иткән булсалар да, үзләренең бу вәгъдәләрен бик тиз оныталар, хәтта укыган өчен кертелергә тиеш булган акчаны да җибәрмиләр.
1902 елның 1 мартында педагогия советы Сережа Костриковны укыган өчен акча түләмәгәнгә училищедан чыгарырга карар бирә. Уржум җәмгыяте хәйриясе, «үзенең акчасы юклыгын» язып, Костри- ковяы түләүдән азат итүне үтенә. Мәктәп начальствосы Ькәмгыяте хәйриянең үтенечен искә ала һәм егерме көннән соң Костриковны яңадан укучы итеп кабул итә. Шулай да Костриковның училищедан чыгару куркынычы моның белән генә бетми. Бу мәсьәлә өч ел буенча аны һаман борчып тора.
Казан промышленность училищесында укучылар арасында ярлылар шактый була, әмма Костриков исә аларның иң ярлыларыннан берсе булып саналып йөртелә. Ул чын мәгънәсендә ач яши, хәтта аның иң арзанлы кайнар аш өчен Дә түләргә акчасы булмый. Шунын өстенә ул бик еш кына малярия белән авырый. Өстенә дә рәхәтләнеп киярлек кием-салым булмый, кышын-җәен «җил белән тетелеп беткән» кыска һәм юка пальтодан йөрде,
Архивта сакланган документлар укучы Костриковның бик авыр хәлдә яшәгәнлеген сөйлиләр. Ул про-мышленность училищесындагы мохтаҗ укучыларга ярдәм күрсәтә торган җәмгыятькә ел саен гариза биреп килә, «укыган өчен түләнә торган акчаны кертүләрен һәм аның үзенә яшәргә ярдәм итүләрен» үтенә. Җәмгыять аңа һәр елны 30 сум биреп килә. Укуының соңгы елында 20 сум бирә. 1904 елның 4 февра-лендә язылган гаризасында ул: «Промышленность училищесында укыган өчен кертелергә тиешле акчаны түләвегезне һәм миңа яшәр өчен, үзегез кирәк тапкан күләмдә, һәр ай саен ярдәм биреп торуыгызны үтенәм», дип яза. Аның бу гаризасы өстенә: «Укучы Костриков чыннан да бик ярлы, бертөрле дә килере юк. Ничек яши торгандыр— билгеле түгел», дип резолюция салынган.
Барлык авырлыкларга, мохтаҗ-лыкларга карамастан, Костриков бервакытта да төшенкелеккә бирелми, бик тырышып укуында дәвам итә. Казанда да ул иң алдынгы укучы булып санала. Бер класстан икенче класска күчкән чагында аны яхшы укыганлыгы өчен һәр. елны бүләклиләр. Ул училище мастерскоенда һәм практикада бик нык күңел биреп эшли. Шул вакытта ук инде аның өчен хас булган сыйфатлар ачыла бара: ул үзенең эшләргә тотынган эшен тәмам итмичә бервакытта да ташламый, бик тырышып, бөтен күңелен биреп эшли, һәр эшне үзе, үз белдеге белән башкарып чыгарга тырыша.
Иптәшләренә карата ул ягымлы» җылы, дусларча тыйнак мөнәсәбәттә була. Кировны белгән кешеләр аны бөтен гомер буе шулай ягымлы һәм ачык күңелле итеп хәтерлиләр,'. •
Шул вакытта промышленность училищесында укыган А. Яковлев үзенең истәлегендә түбәндәге сүзләрне яза:
«Кайчагында мин аннан:
• — Сережа, мин задачами чишәргә өлгермәгән идем, хәзер берничек тә барып чыкмый, бир әле синекен генә күчереп алыйм әле, — дип сорый торган идем.
Ул исә һәрвакытта да:
— Нәрсәсен төшенмисең аңлатып бирермен. Үзең тырышып кара, ә мин сиңа ярдәм итәрмен, — дип җавап бирә торган иде».
Костриков Казан университеты студенты Б. Спасский белән дуслаша. Бервакытны Спасскийның чалбары, тузып, бөтенләй эштән чыга, Спасский укырга бара алмый башлый. Яңаны сатып алырга акчасы булмый. Сережа, озак уйлап тормыйча, үз кулы белән эшләгән, аның өчен бик кадерле булган электромоторын сата һәм шуннан килгән акчага иптәшенә чалбар алып бирә. Костриковның кулы бөтен нәрсәгә ятып тора, ул теләсә нинди механизмны да төзәтә белә, ясарга теләгән бөтен нәрсәсен ясый.
Аның техникага һәм уйлап табуларга бала чагында ук урнашып калган мәхәббәте соңыннан Сергей Мироновичка иң катлаулы техник мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.
Киров Казанда үткәргән 1901 — 1904 елларда бөтен илдә революцион хәрәкәт үскәннән үсә бара. Масса күләмдәге экономик стачкалар политик стачкаларга әвереләләр, эшчеләр тарафыннан оешты-рылган демонстрацияләрдә политик азатлык таләп итәләр, «Бетсен патша самодержавиесе!» дигән лозунглар белән чыгалар.
Эшчеләр хәрәкәте крестьяннарга да бик зур йогынты ясый. 1902 елның язында һәм көзендә Украинада, Идел буенда крестьяннар алпавыт имениеләрен яндыралар, җирләрен тартып алалар, алпавытларның үзләрен һәм земский начальникларны үтерәләр.
Эшчеләр хәрәкәтенең үсеше шулай ук студентлар хәрәкәтенең үсешенә дә ярдәм итә.
Казан ул елларда ук университетлы һәм бик күп санда предприятиеләре булган зур шәһәр иде. Бөтен Россияне чолгап алган революцион хәрәкәтнең үсеше Казан студентларының яшерен революцион оешмаларының үсешенә зур йогынты ясый. Прсмыш /еннссть училище укучылары да революцион хәрәкәткә кушылалар. Сергей Костриков шундый укучыларның ип береичеләрениән берсе була.
Уржумда политик эшләрдә гаепләнеп, сөргенгә җибәрелгән кешеләр яши. Костриков алар белән Уржумда чагында ук таныша. Бигрәк тә ул алар белән Казанда укыган елларда, җәйге каникулга кайткач, бик нык дуслаша. Алар- дан яшерен басылган китаплар һәм «Искра» газеталары алып укый, алариың бик җитди йомышларын үти, үзләре ясаган гектографта прокламацияләр «баса», шул прокламацияләрне шәһәр урамнарына, базарга һәм шәһәрдәй чыгып китә торган олы юлларга ташлый.
Сергей Костриков Казанда сту-дентларның яшерен оешмалары белән бәйләнеш тота, эшчеләрнең түгәрәкләренә, җыелышларына йөри, аларның бәхәсләрен бик кызыксынып тыңлый һәм бик күп кенә яшерен әдәбият укый. Иптәшләренең сөйләүләренә караганда, ул инде шул чагында ук студентларга йогынты ясый ала торган булган, алар аның сөйләгәнен бик зур игъ-тибар белән тыңлаганнар. Ул үзенең нык характерлы булуы, батырлыгы һәм кыюлыгы белән ихтирам казанган. Бервакыт Костриков училищеның бик тупас гадәтле һәм кеше белән һич тә исәпләшми торган инспекторына класста, бөтен кеше алдында, укучыларга булган мөнәсәбәтен үзгәртергә киңәш итә. Ул аны шундый кыю һәм эре итеп әйтә, хәтта патша хезмәтендә картаеп беткән инспектор да уйга кала һәм шуннан соң укучыларны мыскылларга батырчылык итми. Моны Сергей Костриковның гадәт-тәге кыюлыгы дип * кенә әйтсәк, дөрес булып бетмәс иде, бу елларда инде аның политик аңы да. формалашып килә.
Костриков училищедагы тупас, мәгънәсез^режимга каршы укучыларның демонстрацияләрен оештыра. Мәсәлән, 1903—1904 уку елының башында өченче класс укучылары дин дәресе буенча язма эшне үтәүдән баш тарталар. Баш тарту протест төсен ала. Костриковны һәм аның икс иптәшен, бу эшнең инициаторлары итеп, укудан чыга-
IOS
педагогия сәгатькә
, . . „ чикләнә, ә
класска каты шелтә белдерелә.
1903 елның ноябрснда шәһәр театрында студентларның спектакльләре һәм концертлары була. Костриков, училище директорыннан рөхсәт сорап тормыйча, үзенең иптәшләре белән шул кичне театрга китә. Студентлар демонстрация ясарга хәзерләнгән чагында, Кос-триковны һәм аның училище инспекторы Театрга барган өчен Костриковны тагын 12 сәгатькә карцерга ябалар. Аны тагын укудан чыгарырга телиләр. Бу юлы инде аны яклап, бөтен училище укучылары күтәрелә. Шуның аркасында 19 ноябрьда училищеда укулар да булмый. Укучылар директорның алар янына чыгуын һәм мондый каты мөнәсәбәтнең сәбәбен аңлатып бирүен таләп итәләр. Директор алар каршына чыгарга' батырчылык итми. Шуннан соң укучылар урамга чыгалар, директор квартирасының тәрәзәсе янына җыелышып, үлекләрне күмгән чагында җырлана торган җырны җырлыйлар. Соңыннан укучыларның бу чыгышлары турында губернаторның «яшерен» донессниесеидә түбәндәге сүзләр языла: «Промышленность училищесы укучылары, студентлар җырларын җырлап, Грузинский урам буенча киттеләр, Державин бакчасы янына барып җиткәч, полиция аларга өйләренә таралырга кушты. Бары тик шуннан соң гына укучылар өйләренә таралдылар».
У ку ч ы л а р и ы ң р е во л ю цион ч ы гы • шыннан куркып калган мәктәп на-чальствосы Костриковны училищедан чыгарырга батырчылык итми.
Сергей Костриков социал-демократик оешма вәкилләренең җаваплы бурычларын үти. Мәсәлән, бервакыт училищеның механик мастерскоенда сукырларга әдәбият басу өчен хәзерләнгән кул станогы була. Сергей Миронович шул станокны урлау эшен оештыра һәм аны революцион прокламацияләр басу өчен көйлиләр.
Костриков эшчеләрнең тормышлары һәм көнкүрешләре белән яхшы таныш була, һәм бу танышлык аны эксплоататорларга каршы үз- үзен аямыйча көрәшкә чыныктыра. Ул практиканы Крестовников заво. дында (хәзер Вахитов исемендәге Җиркомбинат) үткәрә, шунда эшчеләрнең бик авыр шартларда эшләүләрен үз күзе белән күрә. Ул заманда ук Крестовников иң явыз эксплоа- татор булып дан казанган, анык з'аводы эшчеләр өчен чын мәгънәсендә катерга дип аталган. Сергей Костриков Уржумга, үзенең приюттагы тәрбиячесе А. К. Глушковага язган хатында Крестовников заводы эшчеләренең искиткеч авыр шартларда эшләвен бик борчылып һәм нәфрәтләнеп яза:
«Эшчеләр монда ел әйләнәсе, бертөрле бәйрәмне белмичә, көн- төн эшлиләр. Әгәр алардан: «Ни өчен сез болай бәйрәм көннәрендә дә эшлисез?» дип сорасагыз, алар: «Әгәр без бер генә көн туктап торсак та, безнең стеарин белән маебыз ката, аларны яңадан эретер өчен 50 сум, хәтта 100 сум акча тотарга кирәк була», дип җавап бирәчәкләр. Әйтегез әле зинһар, фабрикантка яисә завод хуҗасына 100 сум акча нәрсә соң ул? — аңа бернәрсә дә тормый бит ул. Уйлыйсың-уйлыйсың да, үз- үзеңә әйтәсең: нигә берәүләр кәеф- сафа сөрәләр, бернәрсә дә этләмиләр, ә икенчеләр һичбер төрле ял белмиләр, искиткеч зур мохтаҗлыкта яшиләр. Сез ничек уйлыйсыз, нигә бу алай икән?»
Шул ук хатында ул бер гимназистны, пьеса язган өчен, эзәрлекләүләре турында хәбәр игә:
«Бәлки инде, хәзер ул гимназистны укудан да чыгарганнардыр. Сезгә билгеле булса кирәк, безнең Россиядә мәктәпләрдә начальствога кирәкле нәрсәне генә эшләргә, аларга кирәкле нәрсәләр турында гына уйларга кушалар. Әгәр дә укучы үзенең белемен, тормышка карашын чын-чынлап үстерә һәм артыграк уйларга керешә .икән, начальствога аны эзәрлекләве һәм укудан чыгаруы бернәрсә дә тормый. Я әйтегез, хайванлык түгелме инде бу?»
рырга телиләр. Бары тик либераль фикерле укытучыларның протестлары нәтиҗәсендә генә советы аларны карцерга ябу
дүрт белән
иптәшләрен күреп ала.
Сергей Миронович Киров Казан- да яшәгән елларында үзенең бөтен көчен, бөтен сәләтен патша хөкүмәтенә, капитализмга һәм барлык җәберләүләргә, көчләүләргә каршы көрәшкә багышларга хәзер торган нык, зур ихтыярлы революционер булып җитеште.
Сергей Миронович, 1904 елда Казан промышленность училищесын бетереп, Томск шәһәренә китә. Анда ул, ленинчы большевик буларак, үзенең бөтен көчен революциягә багышлап, бик зур эш алып бара башлый.
Сергей Миронович 1933 елдагы ялкынлы речьләренең берсендә: «Без, большевиклар, гомумән алганда, тормышыбызны кызганмыйча көрәшә торган кешеләр», дигән иде.
Сергей Мироновичның бөтен гомере. революция өчен биргән бөтен тормышы шундый бөек көрәшнең үрнәге булып тора.
С. М. Киров исемендәге Казан химико-технология институтында, кайчандыр Сергей Костриков укы- • ган бинада, Кировка багышланган музей бүлмәсе ачылды. Анда тупланган материаллар һәм документлар куркуны белмәс революционер көрәшченең тормыш юлын күрсәтеп торалар. Витриналарга промышленность училищесы укучысы Костри- ковның бик тырышып эшләгән рәсемнәре, чертежлары һәм башка эшләре куелган. Фотографияләр, художниклар тарафыннан язылган картиналар Кировның яшь чагын күрсәтеп торалар. Әнә ул Уржумда яшерен җыелышта, әнә ул үзе белән бергә укучы якын иптәшләре арасында — алар 1903 елның I маенда шәһәр тышындагы бер бакчада утыралар.
Бу музейда С. М. Кировның Казан чорын чагылдырган документлардан һәм материаллардан тыш аның барлык революцион эшен — подпольедагы елларын, Кавказда совет строен урнаштыру өчен гаять зур көрәш алып барган чорын, гражданнар сугышы елла-рындагы һәм тыныч төзелеш елларындагы сокландыргыч эшләре турында сөйли торган документлар һәм материаллар да куелган. Музейда булучылар И. В. Сталинның «Ленин һәм ленинизм турында»гы китабыннан алынган фото рәсемне дулкынланмыйча карый алмыйлар. Ул китапны С. М. Кировка иптәш Сталин үзе бүләк иткән, аның бе-ренче битенә: «Дустыма һәм сөекле туганыма. Автордан», дип үз кулы белән язган.
Сергей Миронович .Кировның бик зур эшчәнлек белән узган бөтен гүзәл тормышы безне бөек Ленин — Сталин эшенең тәмам җиңүе өчен алып барыла торган бөек көрәшкә рухландыра. Бөек Сталинның ышанычлы көрәштәше һәм дусты, дөньядагы барлык хезмәт ияләре-нең бәхетле киләчәге өчен үзенең бөтен көчен, бөтен гомерен багышлаган Сергей Миронович Кировның нурлы образын совет кешеләре беркайчан да онытмаслар һәм аны һәрвакыт яратып искә алачаклар.