ИСКЕ ДУСЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
г Әгәр дә язучының әсәре, заман
сынауларын үтеп, яңадан басылып 'чыга
икән, бу — язучының үзе өчен генә түгел,
укучы өчен дә зур шатлык. Укучы яңадан
үзенең иске дуслары белән очраша. Ләкин
бу очрашу үткәннең гади кабатла*****нуы
гына түгел инде. Чөнки укучы һаман үсә,
үзгәрә, яңара бара. Аның кызыксынулары,
таләпләре, кичәге көн белән
чагыштырганда, бүген күп югары һәм
тирән. Шуңа күрә китаптагы иске дуслар
белән очрашу икеләтә кызык.
Быел Татгосиздатның яшьләр-ба- лалар
әдәбияты секторы Гариф Га- •лиевнең
«Авыл хикәяләре» * исемле хикәяләр
җыентыгын бастырып чыгарды. Бу
җыентыкка Г. Галиевнең 1938—1941 иче
елларда язылган һәм инде берничә тапкыр
басылган хикәяләре кертелгән.
- Бу хикәяләрнең геройлары — ха- .лык
бәхете өчен көрәшеп, батыр- ларча һәлак
булган дәртле Апуш («Мәрхүмнең әнисе
белән»), оары тик совет власте
шартларында гына -югары белем алуга
ирешкән ярлы солдат балалары —
тынгысыз Шәй- мн белән акыллы Фәттах
(«Алар- мың рәсеме алдында»), яңа колхоз
кешесе Г азизҗаң («Г азизҗанның бер
гадәте») һәм башкалар безгә .күцтән таныш
инде. Без алар белән •әле Бөек Ватан
сугышына кадәр үк очрашкан идек. Аннан
соң дәһшәтле еллар үтте, бик зур
үзгәрешләр булды! Без, бөтен кешелекне
иң зур вабадан — фашизм чиреннән котка-
рып калдык, без, җиңүчеләр булып, бөтен
дөнья халыклары каршында моңарчы һич
булмаган дәрәҗәдә үстек, югары
күтәрелдек, һәм кеше* лекнең вөҗданы,
өмете, ышанычы булып әверелдек. Шуңа
карамастан, без үзебезнең иске дусларыбыз
белән рәхәтләнеп очраштык — һәм .нинди
шатлык! Без аларны таныйбыз, алар бездән
артта калмаганнар, алар безнең белән
бергә, коммунизм төзүчеләр булып алга
баралар., Менә шуңа күрә дә Г. Галиев- нең
хикәяләре, кабат укылуларына карамастан,
укучыга көчле тәэсир итәләр, аны
кызыксындыралар.
Автор укучыны үзенең оста сурәтләре
аша башта әкрен-әкрен икенче бер дөньяга
алып керә. Язучы крепостное право
вакытындагы авыр тормыш картиналарын,
XX йөз башындагы рус солдатлары
арасында революцион аңның тарала
***** Тарифу Галиев, Авыл Х1гкәяләре. Редакторы Г. Әпсәләмов, Татгосиздат, 1949 ел, 54 бит.
Бәясе 2 сум.
башлавын, гражданнар сугышыннан кай-
бер күренешләр бирә дә, аннары «Ык
буенда» исемле хикәясе белән укучыны
яңа, якты дөньяга китереп чыгара.
«Балалар» хикәясендә укучы алда
сурәтләнгән авыр тормышның бары тик
кабатланмас бер авыр истәлек булып кына
калганлыгын ачык күрә.
Бөек Октябрь социалистик рево-
люциясенә кадәр булган авыр тормыш
ярлы крестьянның үзәгенә шундый үткән,
хәтта шул узганның бер күренешен — гади
суканы искә төшерү дә Галикг абзыйны
борчый. Бригадир Ризаның аннан:
— Абзар-кура арасында ята торган берәр
иске сукаң юкмы? — дип соравы да аны
күп кенә уйларга бирелергә мәҗбүр итә. Бу
эш аның карчыгын да уйландыра. Менә,
Галим картның күз алдына узган авыр
тормышы килеп баса. Ул авылга беренче
тапкыр тимер сука кергән вакытларны
хәтерли, колхозлашуның беренче елларын
исенә төшерә. Хәзер ул колхозда машинист
булып эшли. Ләкин ни өчен соң аннан
онытылып бетә язган агач сука турында
сорыйлар һәм колхозында дан казанган
машинистның йөрәгенә тоз салалар? Ул
шул турыда уйлый. Соңыннан Галим
картка суканың мәктәп балаларына күрсәтү
өчен кирәклеген әйтәләр, аннан бер сука
ясап бирүен үтенәләр.
Хикәя колхоз төзелешенең крестьянны
газаплы тормыштан мәңгегә азат итүен
ышандырырлык итеп, укучыга аңлаешлы
һәм җиңел тел белән сөйләп бирә.
«Газизҗанның бер гадәте» хикәясендә
гади авыл егетенең авыл хуҗалыгы өчен,
бигрәк тә колхоз ху
җалыгы өчен гаять дәрәҗәдә файдалы һәм
кирәкле булган метеорологик күзәтүләр
алын баруы сурәтләнә. Бу хикәя укучыга
табигатьне күзәтүнең кирәклеген
художество чаралары аша аңлатып бирә.
Кызык кына хәл: Газизҗан үзенең бу «га-
дәте» белән әтисе Зәйнулланың матур
традициясен дәвам иттерә. Ләкин Зәйнулла
бабайның күзәтүләре белән ул заманда
беркем дә кызыксынмаган булса, ә
Газизҗанның күзәтүләре инде, әтисенеке
кебек китап читләрендә генә язылып
калмыйча, Үзәк метеорология станциясенә
кадәр барып җитә, һәм бу күзәтүләр
билгеле бер кыйммәткә ия булып чыга. Бу
хикәядә без совет яшьләре өчен төрле
юллар белән үз белемнәрен арттырырга
бөтен мөмкинлекләр булганлыгын күрәбез.
Моны язучы художество юлдары белән
укучының күз алдына китереп бастыра.
Г. Галиевнең хикәяләре үзләренең
эчтәлекләре белән дә, художество
эшләнешләре ягыннан да, балалар
әдәбиятына карата булган таләпләргә
җавап бирә алалар.
Гариф Галиевнең бу хикәяләре, аның
үзенә генә хас бер алым — вакыйгаларны
тыныч рәвештә, ләкин сиземле итеп
үстереп, аларны логик яктан ныклы
үзлеклелектә сурәтләп бирүе белән
укучыны үзләренә тарталар һәм
кызыксындыралар. Язучының биргән
образлары теге яки бу яклары белән
характерлы. Автор үзенең образларына хас
булган һәм бик ачык беленеп торган
сыйфатны үзәк итеп ала, һәм шушы
кабартылып бирелгән сыйфат геройны уку-
чы күз алдына тулы итеп китереп бастыра.
Мәсәлән: «Газизҗанның бер гадәте»
хикәясендә без Газизҗанның бары бер
«гадәте» — һава үзгәрешләрен язып
баруын күрәбез. Автор бу хикәядә
героеның бер ягын гына — Газизҗанның
һич тә иренмичә үз эшен эшләвен бирә.
Ләкин менә шушы төп сыйфат аркылы
инде, без Газизҗанның, совет кешеләренә
хас булганча, эш сөючәиле- геи дә, гаять
дәрәҗәдә тыйнаклылыгын да күрәбез.
Җы е н т ы к 11 ы ц ә һ ә м 11 я те 11
күтәрә торган якларның берсе — хикәяләр-
дәге телнең җиңел һәм гади булуы. Монда
без авторның үз эшенә җа- ваилылыгын
яхшы тоеп, аны укышлы башкарып
чыкканлыгын күрәбез.
Шулар белән бергә бу китапның зур
гына кимчелекләре дә • бар. Җыентыкка
кертелгән хикәяләр бөтенесе дә Бөек Ватан
сугышына кадәр язылганнар. 1949 нчы
елда басылып чыккан бу җыентыкта без,
һичшиксез, сугыш заманын чагылдырган
хикәяләрне дә, сугыштан соц барган зур
төзелешләрне чагылдырган хикәяләрне дә
күрергә тиеш идек. Сугыштан соң колхоз
авылында гаять зур үзгәрешләр булды.
Урман утырту, сулыклар булдыру Һәм
башка шуның кебек авыл.тарихында
булмаган яңалыклар хәзерге авылның
көнкүрешенә керде. Шунсыз бүгенге
авылны күз алдына китереп тә булмый.
Ләкин җыентыкта алар юк. Шуңа күрә
җыентык, гомумән алганда, тәмамланмаган
бер тәэсир калдыра. Шуның белән бергә,
хикәяләрнең художество эшләнешләрендә
дә зур гына кимчелекләр бар. Кайбер
хикәяләр, хикәя булудан бигрәк, газета
өчен язылган очеркларны яки сызмаларны
хәтерләтәләр. Болардан тыш Г. Галиевнең
иҗаты өчен гомумән хас булган тагын бер
кимчелек бар. , Ул — кешеләрне эштә,
хәрәкәттә күрсәтеп бирү урынына, алар ту-
рында сөйләп бирү белән мавыга. Ә матур
әдәбиятның бурычы, бөек рус
тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский әйткәнчә,
сөйләп бирү түгел, күрсәтеп бирү.
Гариф Галиев — безнең әдәбиятта
танылган язучы. Безнең укучыла- j рыбыз
Г. Галиев кебек язучыдан j художество
эшләнешләре камил булган, бүгенге
укучыларның та- j ләпләренә,
кызыксынуларына тулы җавап бирә торган,
бүгенгенең рухландыргыч бөек көрәш
романтикасы белән чолгап ала торган зур
әсәрләр көтәләр һәм алар моңа хаклы.