ИПТӘШ И. В. СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕ — МАРКСИЗМ- ЛЕНИНИЗМ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ
Һәрбер тәгълиматның дөреслеге, аның тормышка ярашлы булуы практикада сынала. Кешеләрнең иҗади-революцион практикасы теге яки бу тәгълиматны я раслый, я инкарь итә. Әгәр дә ул тәгъ-лимат тормыш үсеше законнарын дөрес чагылдыра икән, — ул кешеләрнең тормышында һәм көрәшендә гаять зур әһәмиятле, файдалы фактор булып хезмәт итә. Әгәр дә инде ул уйдырма гына, ниндидер бер «акыл иясенең» буш фәлсәфәсе генә булып, объектив чынбарлыктан читтә һәм аңа капма-каршы торса, андый теория яшәүчән көчтән мәхрүм булып чыга, тормыш үсеше процессында’ аның ялганлыгы ачыла һәм ул читкә алып ташлана. _
Тарихта, ике мең елдан артык чорда, бик күп төрле теорияләр барлыкка килде. Ләкин аларның берсе дә чын дөреслекне тулысын- ча ачып бирә алмады. Аларның бер өлеше тормыш үсешенә ачык- тан-ачык каршы килсә, икенче өлеше исә эзлексез, чикләнгән һәм көчсез булды. Шуңа күрә бу теорияләр озак яши алмадылар, тормыш тарафыннан юкка чыгарылдылар.
Моннан 100 ел элегрәк бөек Маркс һәм Энгельс иҗтимагый аңның үсеше тарихында чын революцион переворот ясадылар, бердәнбер дөрес тәгълиматны — марксизмны тудырдылар. Марксизмның Һәрбер положениесе — чынбарлык Һәм тик чынбарлык кына. Аның Һәрбер нәтиҗәсе — халык массала-ры көрәше белән, революцион практика белән тыгыз рәвештә бәйләнгән. Маркс — Энгельс тәгълиматы кешелек җәмгыятенең үткәнен фәнни дөрес аңлатып кына калмады, бәлки аның киләчәген дә яктыртты, җәмгыять үсешенең төп законнарын ачып бирде, революцион сыйныфка — пролетариатка алга бару юлын күрсәтте. Шуңа күрә дә марксизм гаять зур оештыручан һәм рухландыручан көчкә ия булды, торган саен массаларның аңын күбрәк яулап алды, реакция куйган һәртөрле киртәләрне җимереп, һаман үсә, көчәя һәм җиңә барды.
Маркс һәм Энгельстан соң марксизмны яңа шартларда үстерүчеләр, баетучылар һәм аны революцион практикада оста кулланучылар — кешелекнең бөек даһилары, Россия һәм бөтендөнья хезмәт ияләренең җитәкчеләре В. И. Ленин һәм И. В. Сталин булды. Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә марксизм- ленинизм яңа бөек тантанага иреште: аның төп идеясе — социалистик революция, пролетариат диктатурасы — илебездә тормышка ашырылды.
Ленин безнең арадан вакытсыз югалды. Ләкин аның эше — Д4аркс — Энгельс — Ленин тәгълиматы ышанычлы кулда — Ленинның турылыклы шәкерте, безнең сөекле юлбашчыбыз һәм остазыбыз Иосиф Виссарионович Сталин кулында. «Ленин эшләргә өлгермәгәннәрне аның шәкертләре эшләргә тиеш
85
ләр» — ди иптәш Сталин һәм, марксизм догма түгел, ә хәрәкәттә җитәкче, дигән принциптан чыгып$ марксизм-ленинизм иы армый-талмый үстерә, киңәйтә, илебездә социализм төзелешенең гаять зур тәҗрибәсе белән баета бара.
Иптәш Сталин әсәрләре—марксизм ленинизм фәненең гаять кыйммәтле гүзәл хәзинәсе. В. И. Ленин белән берлектә иптәш Сталин большевиклар партиясенең идеологии, организацион, тактик һәм теоретик нигезләрен эшләде. Аның әсәрләрендә партиябезнең бөтен тарихы, данлы, героик юлы яктыртылган, марксизм-ленинизм идеяләренең бөеклеге һәм җиңел мәел сге күрсәтелгән. Иптәш Сталин марксизм- ленинизм философиясен — диалектик һәм тарихи материализмны бәян итте һәм үстерде, партия, пролетариат диктатурасы, стратегия һәм тактика, милли мәсьәлә, крестьян мәсьәләсе, социалистик ре-волюция, бер илдә социализм төзү, аның конкрет юллары һәм чаралары, социалистик дәүләтне ныгыту, социализмнан коммунизмга күчү һәм башка бик күп гаять мөһим мәсьәләләрне иҗади яктыртты һәм үстерде.
Иптәш Сталин, В. И. Ленин белән бергә, эшчеләр сыйныфын фәнни революцион теория белән коралландырды, эшчеләр хәрәкәтен социализм идеясе белән рухландырды. Үзенең беренче чыгышларында ук иптәш Сталин эшчеләр хәрәкәтенең барлык мәсьәләләрен эшчеләргә ачып бирергә, төшендерергә, эшчеләр сыйныфының кө-рәшендә революцион теориянең ролен аңлатып бирергә, эшчеләр хәрәкәтен фәнни социализм нуры белән яктыртырга кирәклеген күрсәтте. «Россия социал-демократлар партиясе һәм аның якындагы бурычлары» исемле мәкаләсендә иптәш Сталин, фәнни социализмны эшчеләрнең стихияле хәрәкәте белән бергә кушу кирәклеген әйтеп, пролетариатның үзенең аерым политик партиясен оештыру бурычын
куйды. Партиянең һәртөрле дош-маннарына — экономистларга, мень-шевикларга һәм башка һәртөрле оп-портунистларга каршы көрәштә иптәш Сталин талантлы полемист, партиянең бик зур әдәби һәм теоретик көче, пролетариатның политик юлбашчысы булып чыкты һәм большевистик позицияне энергияле рәвештә яклады.
«Кыскача гына партиядәге фикер каршылыклары -турында» исемле брошюрасында һәм башка мәкаләләрендә иптәш Сталин В. И. Ленинның «Нәрсә эшләргә?» дигән тарихи әсәрендә бирелгән идеяләрне үстерде, эшчеләр хәрәкәтенең җиңеп чыгуы өчен социалистик аңның бөек әһәмиятен исбат итте.
«Эшчеләр хәрәкәтеннән башка фәнни социализм нәрсә ул?—Кулланылмый яткан компас, аның тик тутыгуы гына мөмкин һәм ул чакта аны диңгезгә ташларга гына туры килер иде.
" Социализмнан башка эшчеләр хәрәкәте нәрсә ул? — Компассыз корабль, ул болай да икенче ярга килеп туктаячак, ләкин әгәр дә аның компасы булса, ул ярга шактый тизрәк килеп җитәр иде һәм куркынычны азрак очратыр иде.
Тегесен дә, монысын да бергә кушыгыз, һәм бик шәп корабль килеп чыгар, бу корабль туп-туры икенче ярга таба омтылыр һәм исән-сау килеш пристаньга барып җитәр.
Эшчеләр хәрәкәтен социализм белән кушыгыз, һәм социал-демократик хәрәкәт килеп чыгар, бу хәрәкәт туры юл белән «бәхет дөньясы»на алып китәр».3
Эшчеләр сыйныфы өчен революцион партиянең, революцион теориянең ролен һәм әһәмиятен иптәш Сталин әнә шулай нигезли.
«Пролетарийлар сыйныфы һәм пролетарийлар партиясе» исемле мәкаләсендә иптәш Сталин, В. И. Ленинның «Бер адым алга, ике адым артка» исемле атаклы китабында бәян ителгән теорияне үстереп һәм нигезләп, партиянең
1 И. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре, 612 бит, 1947 ел, Татгосиздат.
3 И. В. Сталин. Әсәрләр, 1 том, 110 бит, Татгосиздат.
86
организацией принципларын яклый, безнец партиябезнең крепость икәнен һәм аныц ишекләре бары тик тикшерелгән, лаеклы кешеләр өчен генә ачык булырга тиешлеген күрсәтә.
Иптәш Сталин, 1905 елгы революция чорында, В. И. Ленин белән бергә, партиянең большевистик стратегиясен һәм тактикасын эшли, революциядә пролетариат гегемониясе турындагы идеяне яклый һәм тормышка үткәрә. Берен-че рус революциясе елларында язылган мәкаләләрендә иптәш Сталин кораллы восстание, вакытлы революцион хөкүмәт, анда социал-демократларның катнашуы һәм башка бик күп мөһим мәсьәләләрне хәл итә. Иптәш Сталинның 1905 елгы революция чорындагы мәкаләләре һәм чыгышлары революциянең характерын, хәрәкәткә китерүче һәм җитәкче көчләрен, революциянең җиңелү сәбәпләрен һәм әһәмиятен аңларга ярдәм итәләр.
Мәгълүм ки, 1905 елгы революциядән соң башланган реакция чорында марксизм-ленинизм дошманнары үзләренең активлыкларын көчәйттеләр һәм революцион теорияне юкка чыгаруны үзләренә максат итеп алдылар. Шундый обстановкада Ленин белән Сталин партияне һәм аның теоретик нигезләрен якладылар. Ленин үзенең «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле әсәрендә марксизм теориясенең дошманнарын ахыры- нача фаш итте, марксистик филосо-фияне яңа, югары баскычка күтәрде.
«АнархизхМ яки социализм?» исемле гүзәл философик хезмәтендә иптәш Сталин марксистик философиягә һөҗүм иткән анархистларны идея ягыннан тар-мар итә, диалектик методның һәхМ материалистик теориянең төп нигезләрен, тарихи материализмны аңлаешлы һәм популяр рәвештә бәян итә. Диалектик материализм законнарыннан чыгып, иптәш Сталин со-циалистик революциянең һәм пролетариат диктатурасының котылгысыз җиңүен һәм моның өчен эшчеләр сыйныфының сугышчан партиясен, Икенче Интернационал партияләреннән бөтенләй үзгә булган партияне төзү кирәклеген күрсәтә. Иптәш Сталинның «Анархизм яки социализм?» әсәре партиябезнең идея хәзинәсенә, марксизм-ленинизм теориясенә гаять зур байлык булып керде.
Реакция елларында иптәш Сталин, В. И. Ленин позицияләрендә торып, эшчеләр сыйныфын оештыру һәм аны революцион рухта тәрбияләү эшен алып барды, партияне саклау һәм ныгыту өчен партия дошманнарына каршы килешмәүчән кискен көрәш оештырды. «Кавказдан хат-лар», «Партия кризисы һәм безнең бурычлар» һәм башка мәкаләләрендә иптәш Сталин меньшевикларны җимергеч тәнкыйть утына ала, троцкийчыларны кискен рәвештә гаепләп чыга. Ленин һәм Сталин тарафыннан җитәкләнгән большевикларның оештыру, политик һәм теоретик көрәше 1912 елда, меньшевикларны партиядән куып, яңа типтагы партияне—большевистик партияне төзүгә китерде.
1912 елда иптәш Сталин «Марксизм һәм милли мәсьәлә» исемле зур әсәр язды. Моңа кадәр әле ныклап аныкланмаган һәм, киресенчә, оппортунистлар тарафыннан буталган милли мәсьәләне диалектик материализм нигезендә гаять оста рәвештә хәл итүдә һәм партиянең милли политикасын билгеләүдә иптәш Сталинның бу әсәре сокландыргыч үрнәк булып тора. Бу китап милли мәсьәлә буенча большевизмның теориясе һәм программ декларациясе булды. Моннан соңгы бик күп чыгышларында да иптәш Сталин милли мәсьәләгә күп туктала, милләтләр турында, милли азатлык көрәше турында марксистик теорияне үстерә, баета, милли мәсьәләне хәл итүнең практик юлларын һәм чараларын билгели.
1914 елны башланып киткән империалистик сугыш елларында иптәш Сталин, В. И. Ленин белән1 бергә, сугыш, солых һәм революция мәсьәләләрен эшли һәм үстерә. Бу чорда язылган мәкаләләрендә ип
87
тәш Сталин эшчеләр сыйныфын патша хөкүмәтенә каршы, Ватанның бәйсезлсгеи югалтуга юнәлдергән политиканы үткәрүче хыянәтчел ! буржуазиягә каршы көрәшкә чакы- I ра, сугыштан тик революцион юл белән генә котылу идеясен яклый һәм үткәрә.
Партия тарафыннан, Ленин һәм Сталин тарафыннан рухландырыл- 1 ган массалар 1917 елгы фев- 1 раль революциясендә патша властен бәреп төшерделәр. Революцион күтәрелештә эшче һәм солдат депутатлары Советлары туды. Иптәш Сталин революциядә туган Совет-, ларга бик зур әһәмият бирде һәм аларны «ныгытырга, аларны һәр җирдә ‘ булдырырга, аларны, халыкның революцион власть органы сыйфатында, эшче һәм солдат депутатларының үзәк Советы җитәкчелегендә үзара бәйләргә» 1 өндәде.
Февраль революциясе белән Октябрь революциясе арасында язылган бик күп мәкаләләрендә һәм чыгышларында иптәш Сталин буржуаз-демократик * революцияне социалистик революциягә үстерүнең ленинчыл -идеясен яклап чыга һәм үстерә. Буржуаз революция белән социалистик революция арасына кытай стенасы куярга маташучы хыянәтчел оппортунистларны идея-политик яктан тәнкыйтьләп һәм тар-мар итеп, иптәш Сталин эшчеләр сыйныфында социалистик революциянең котылгысыз җиңүенә ышанычны ныгыта.
Партиянең тарихи VI съездындагы чыгышларында иптәш Сталин социалистик революция өчен көрәштә партиянең бурычларын һәм тактикасын ачык итеп билгели. Бу вакытта кабахәт троцкийчылар Россиядә социалистик революцияне башламаска, көнбатышта пролетар революцияләрнең булуын көтеп торырга кирәк дип чыктылар. Россиядә эшчеләр сыйныфының һәм крестьяннарның көченә ышанмаучы, Европа каршында баш июче, тик Европа гына безгә үрнәк булып тора, дигән оппортунистик карашка җавап итеп, иптәш Сталин зур патриотик горурлык һәм тирән ышаныч белән болай диде: «Нәкъ менә Россиянең социализмга юл салучы ил булып китү мөмкинлеге юк түгел... Тик Европа гына безгә юл күрсәтә ала, дигән иске карашны читкә ташларга кирәк. Догматик марксизм бар һәм иҗади марксизм бар. Мин сонгысы җирлегендә торам»4 5.
Иптәш Сталинның4 зирәклек белән алдан күреп әйтелгән бу сүзләре тулысынча акланды. Россия беренче булып социализмга юл күрсәтте. Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп чыкты.
Иптәш Сталинның теоретик көче һәм практик эшчәнлеге аеруча Совет властен төзү һәм ныгыту юлында, социалистик төзелеш эшенә җитәкчелек итүдә күренде. Совет властеның беренче елларында, ан-нары гражданнар сугышы һәм интервенция башлангач, иптәш Сталин Совет дәүләте политикасының гаять әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итә, хәрби стратегия һәм тактика мәсьәләләрен эшли, Кызыл Армия-нең иң әһәмиятле җиңүләренә ту- рыдан-туры җитәкчелек итә, большевизмның хәрби .фәнен тудыра.
Илнең барлык әһәмиятле хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү, социалистик төзелешкә турыдан-туры • җитәкчелек итү белән бергә, иптәш Сталин үзенең хезмәтләрендә бик күп теоретик мәсьәләләрне тирән- тен эшли, партиянең дошманнары белән көрәштә марксизм-ленинизм- ны яңа шартларда үстерә.
Ленинның авыруыннан һәм аннары үлүеннән файдаланып, партиянең дошманнары илдәге социализм төзелешен өзәргә һәм партияне Ленин юлыннан читкә алып китәргә, ленинизмны троцкизм белән алмаштырырга маташтылар. Иптәш Сталин социализм дошманнарына каршы кискен көрәштә ленинизмны саклап калды. «Троцкизммы яки ленинизммы?» (1924 ел) дигән хезмәтендә иптәш Сталин троц-кизмның хыянәтчел эчтәлеген фаш
2 И. В. Сталин. Әсәрләр, 3 том, 208—209 битләр, Татгосиздат.
4 И. В. Стали н. Әсәрләр, 3 том,
5 бит, Татгосиздат.
88
итә һәм партиянең бурычы — безнең революциянең көченә һәм нэп Россиясен социалистик Россия итеп әверелдерү эшенә ышанмаучылык тудырырга тырышучы троцкийчыларны кабергә күмүдән гыйбарәт, дип күрсәтә.
Троцкийчыларны тар-мар итү, ленинизмны яклау, нигезләү һәм үстерү эшендә иптәш Сталинның 1924 елда басылып чыккан «Ленинизм нигезләре турында» исемле теоретик әсәре аеруча зур әһәмияткә ия. Бу әсәрендә иптәш Сталин ленинизмны оста рәвештә бәян итә һәм теоретик яктан нигезли, лени-низмга — яңа эпоха шартларындагы, империализм һәм пролетар революциясе эпохасы шартларындагы марксизм, дип классик билгеләмә бирә. Иптәш Сталинның бу әсәре партияне, большевикларны һәм бөтен дөньядагы революцион көчләрне марксизм-ленинизм теориясе белән, социализм өчен көрәштә үткен корал белән коралландырды һәм хәзер дә коралландыра.
Иптәш Сталин революцияне тагын да үстерү перспективасын һәм аның конкрет юлларын даһиларча зирәклек белән билгеләде. «Октябрь революциясе һәм рус коммунистларының тактикасы» исемле әсәрендә иптәш Сталин бер илдә социализмның җиңүе тулысынча мөмкин, СССР да эшчеләр һәм крестьяннар эчке кыенлыкларны үз көчләре белән тулысынча җиңеп чыга алачаклар, социалистик җәмгыять төзеп җиткерәчәкләр дип күрсәтә. Дәкин шул ук вакытта иптәш Сталин: әле капиталистик чолганыш яшәгән вакытта СССР га каршы капиталистик интервенция һәм реставрация куркынычы яши, шуңа күрә пролетариат революциясенең аз дигәндә берничә илдә булса да җиңеп чыгуы нәти-җәсендә генә СССР да социализмның җиңүен — тәмам җиңү дип исәпләргә мөмкин, дип аңлатты.
Иптәш Сталинның бу күрсәтмәләре партияне һәм совет халкын социализмның илебездә җиңеп чыгуы өчен, илнең экономик һәм оборона куәтен ныгыту өчен армый- талмый көрәшкә рухландырды.
Партиянең XIV съездында инде иптәш Сталин советлар Ватанының политик һәм хуҗалык куәте үсүенең киң картинасын ачып бирде. Партия һәм халык каршында иптәш Сталин яңа бурыч — илебезне аграр илдән индустриаль' илгә әверелдерү бурычын куйды.
«Ленинизм мәсьәләләренә карата», «Безнең партиядә социал-демократик тайпылыш турында» һәм «Безнең партиядә социал-демократик тайпылыш турында тагын Сер тапкыр» дигән хезмәтләрендә иптәш Сталин бер илдә социализмның җиңүен теоретик нигезләде, илне социалистик индустрияләштерү методын һәм чараларын ачып бирде, троцкийчы-зиновьевчы капитулянтларның хыянәтчел «фәлсәфәләрен» тар-мар итте.
Партиянең XV съездында иптәш Сталин, социалистик индустрияләштерү уңышларына анализ ясап,, авыл хуҗалыгын эре күмәк хуҗалык рельсларына борып кору бурычын куйды.
«ВКП(б) да уңлык куркынычы турында» (1928 ел) һәм «ВКП(б) да уң тайпылыш турында» (1929 ел) дигән чыгышларында иптәш Сталин, уң оппортунизмны ахыры- нача фаш итеп, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру турында Ленин күрсәтмәләрен үстерде, конкретлаштырды һәм тормышка ашыру юлларын билгеләде.
Социалистик төзелешнең уңышларына диалектик анализ ясап, иптәш Сталин 1929 елны «бөек борылыш елы» дип атады. Бу чорда инде халык хуҗалыгын үзгәртеп кору тәмамланды, хезмәт җи- тештерүчәнлеге өлкәсендә кискен борылыш ясалды, крестьяннарның нигездә колхоз строена аяк басулары тәэмин ителде.
Марксизмның бөек теоретигы иптәш Сталин җәмгыять үсешендә һәм бигрәк тә социализм төзү эшендә халык массаларының хәлиткеч ролен ачып бирде. «Октябрь революциясенең халыкара характеры» һәм башка хезмәтләрендә иптәш Сталин эксплоатацияләнү- челәр эксплоататорлардан башка яши алмыйлар дигән реакцион тео-
89
рнянең җимерелүен, киң халык массасының, шул исәптән, элек изелгән, артта калган милләтләр хезмәт ияләренең дә социализм төзү эшенә актив катнашуларын һәм ирекле хезмәттә моңарча күренмәгән батырлык күрсәтүләрен ачып бирде. Иптәш Сталин шулай ук халыкларны ' югары һәм түбән расаларга бүлеп карый торган реакцион легенданы фаш итте. Коллыктан азат ителгән барлык халыкларның да цивилизация юлына баса алуларын, техниканы, алдынгы культураны үзләштереп һәм үстереп, коммунизм төзеп җиткерә алырга сәләтле булуларын күрсәтге.
Иптәш Сталинның 1929 елның декабренда марксист-аграрниклар конференциясендә' чыгышы гаять зур теоретик һәм практик әһәмияткә ия булып тора. Иптәш Сталин анда халык хуҗалыгы секторларының «тигезлек саклавы», социалистик төзелештә «үзлегеннән агылыш», вак крестьян хуҗалыклары- ның «тотрыклыгы» турындагы буржуаз, антимарксистик, уң оппортунистик теорияләрне тар-мар итте, келлективлаштыруның методларын һәм чараларын ачыклады, кулакларны эксплоататор сыйныф булу ягыннан бетерү политикасын нигезләде. Иптәш Сталин колхозларның табигатенә тирән анализ бирде, авылда социалистик хуҗалыкның төп һәм иң дөрес формасы булып колхозчыларның .шәхси интересларын җәмәгать интереслары белән яраклаштыручы авыл хуҗалыгы артеле торганлыгын күрсәтте.
Иптәш Сталинның 1929—1930 еллардагы мәкаләләре, чыгышлары, хатлары партия кадрларына, крестьян массаларына коллективизация политикасының дөреслеген, социализм җиңүе өчен аның зур әһәмиятен аңларга, уң һәм сул тайпылышларның зарарлы асылын төшенергә, масса белән дөрес җи-тәкчелек осталыгына өйрәнергә ярдәм иттеләр һәм итәләр.
Партиянең XVI съездында иптәш Сталин, илебез социализм чорына керде инде, диде һәм үсешнең яңа чорындагы бурычларны аныклап әйтте, темпларны тагын да көчәйтергә, капиталистик
6 И. В. Сталин. Әсәрләр, 12 том, 315 бит. •
7 И. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре, 460 бит, Татгосиздат, 1947.
1 И. Сталин. Ленинизм масьәлә ләре, 543 бит, Татгосиздат, 1947.
1 И. Сталин. Ленинизм мәсьәләләре, 607 бит, Татгосиздат, 1947.
илләрне промышленностьның эшләп чыгарышы дәрәҗәсе буенча куып җитәргә һәм узып китәргә чакырды.
Бөек юлбашчыбыз куйган бурыч-ларны совет халкы канәгатьләнеп каршы алды һәм зур энтузиазм белән тормышка ашырырга кереште. Илдә социалистик ярыш киң җәелеп китте. Бу күренешкә тирән фәнни анализ ясап, иптәш Сталин әйтте: «Ярышның иң әһәмиятле ягы шунда ки, ул кешеләрнең хезмәткә карашларын төбе-тамырыи- нан үзгәртә, чөнки' ул хезмәтне, электә саналганча хурлыклы һәм авыр йөк булудан чыгарып, намус эшенә, дан эшенә, батырлык һәм геройлык эшенә әверелдерә. Капиталистик илләрдә моңа охшашлы бернәрсә дә юк һәм булырга мөмкин түгел».1
Беренче бишьеллык йомгаклары турындагы докладында, партиянең XVII съездында—«җиңүчеләр съездында» ясаган докладында иптәш Сталин илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаш- тыру политикасының, бер илдә социализм төзү турындагы тәгъли-матның җиңүе турында сөйләде, «...без СССР да социалистик җәмгыять фундаментын инде төзеп җиткердек һәм безгә аны тик өскормалар белән тәмам итәргә генә кала» 6 7, — диде иптәш Сталин.
Иптәш Сталин, марксистик диа- . лектиканың бөек мастеры буларак, социалистик төзелеш процессында булган һәрбер яңа күренешкә тирән фәнни анализ ясый, аның әһәмиятен ачып бирә һәм үсеш законнарын билгели. Моның гүзәл үрнәге итеп И. В. Сталинның 1935 елның ноябренда стахановчылар киңәшмәсендәге чыгышын күрсәтергә кирәк. Стахановчылык хәрәкәтен иптәш Сталин: коммунизмга юл салучы, эшчеләр сыйныфының культура-техник дәрәҗәсенең яңа күтәрелешен тудыручы, акыл хез
90
мәте белән физик хезмәт арасындагы каршылыкны бетерүгә алып баручы бөек хәрәкәт, дип атады һәм аның көннән-көн, елдан-ел үсә, киңәя барачагын алдан күреп әйтте.
Иптәш Сталин — илебездә социализм төзелешен рухландыручы, оештыручы һәм социализмның барлык җиңүләрен тарихта иң бөек документта — СССР ның Сталин- чыл Конституциясендә беркетүче. Гаять зур осталык белән иптәш Сталин безнең көрәшебезгә һәм казанышларыбызга йомгак ясады, аларны законлаштырды һәм барлык илләрнең хезмәт ияләре өчен көрәшнең бөек программасын бирде. Конституция проекты турындагы докладында иптәш Сталин буржуаз демократиянең кабахәт эчтәлеген фаш итте, социалистик демо-кратиянең өстенлеген, бөек җиңелмәс көчен күрсәтте.
«Хәзер, фашизмның болганчык дулкыны эшчеләр сыйныфының со-циалистик хәрәкәте өстенә төкергән һәм цивилизация дөньясының иң яхшы кешеләренең демократик омтылышларын пычрак белән бутаган чакта, СССР ның яңа Конституциясе фашизмга каршы гаепләү акты булачак, социализмның һәм демократиянең җиңелмәслек икәнлеге турында сөйли торган акт булачак. СССР ның яңа Конституциясе хәзерге көндә фашистик вәхшилеккә каршы көрәш алып баручыларның барысына да мораль ярдәм һәм реаль таяныч булачак»
Иптәш Сталинның тормышта ту- ' лысынча акланган бу сүзләре халыкларны буржуаз реакциягә каршы көрәшкә рухландырдылар һәм бүген дә рухландыралар.
Илебездә социализм тантанасы бөтендөнья империалистларының һәм аларның безгә каршы җибәргән бухаринчы-троцкийчы шпионнар, корткычлар һәм үтерүчеләр бандасының кабахәт планнарын җимерде. Ләкин тар-мар ителгән дошман корал ташламаган әле, ул идеоло- гик Һөҗүмен дәвам иттерә, дип аңлатты иптәш Сталин. Шуннан чыгып, иптәш Сталин партия ал-дына: кешеләрнең аңында капитализм калдыкларын бетерү буенча системалы эш алып бару, дошман идеологиясенә каршы килешмәүчән кискен көрәшү, партия һәм совет органнарын ныгыту, политик уяулыкны күтәрү, хезмәт ияләрен коммунистик, интернациональ рухта тәрбияләү, партия членнарының, кадрларның идея-теоретик дәрәҗәсен үстерү, большевизмны үзләштерү бурычын куйды. 1937 елның 11 декабренда Москва шәһәренең Сталинский сайлау округында сөйләгән речендә иптәш Сталин җитәкче кадрларыбыз Ленин тибындагы политик эшлеклеләр булырга, Ленин кебек үк, кем икәнлекләре ачык һәм билгеле, сугышта куркусыз, паникадан азат, халык дош-маннарына карата рәхимсез, политик мәсьәләләрне хәл иткәндә бөек акыллы һәм ашыкмаучан, Ленин кебек үк турылыклы һәхМ үз халкын яратучы булырга тиешләр дип өйрәтте.
Партия һәм совет кадрларын, интеллигенцияне ленинизм рухында тәрбияләү, аларны политик чыныктыру буенча иптәш Сталин тарафыннан язылган «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» хәлиткеч роль уйнады. Иптәш Сталинның бу бөек хезмәте — большевизмның куәтле идея коралы, марксизм-ленинизм өлкәсендә төп белемнәрнең чын энциклопедиясе булып тора. Бу китапта иптәш Сталин коммунистлар партиясенең гаять зур тарихи тәҗрибәсен ачык һәм тирән рәвеш-тә бәян итә һәм гомумиләштерә, марксизмны яңа шартларда — илебездә социализмның җиңүе шартларында үстерә һәм баета. «ВКП(б) тарихының кыскача курсы»ның «Диалектик һәм тарихи материализм турында» бүлегендә иптәш Сталин марксистик философияне бик ачык һәм җыйнак формада, гениаль төстә бәян итеп бирде, фәннең һәм революцион практиканың яңа казанышлары нигезендә тагын да үстерде, яңа, югары баскычка — иң югары биеклеккә кү
91
гәрде. Иптәш Сталин диалектик материализмны марксизм-ленинизм партиясенең дөньяга карашы, ком-мунизмның теоретик нигезе, дип билгеләде, диалектик һәм тарихи материализм белән большевиклар партиясенең практик революцион эше арасындагы эчке бәйләнешне ачып бирде, политикада ялгышмас өчен материалистик диалектика белән коралланган булырга, тарихи үсеш законнарын тирәитен белергә кирәклеген күрсәтте.
Иптәш Сталинның ВКП(б) ның XVIII съездында ясаган доклады марксизм-ленинизм теориясен үстерүдә тагын бер . адым алга китү булды. Анда иптәш Сталин, социализм казанышларына йомгак ясап, партиягә һәм халыкка коммунизм өчен көрәшнең бөек программасын бирде. Ленинның социалистик революция теориясен тагын да үстереп, конкретлаштырып, иптәш Сталин капиталистик чолганыш сакланган хәлдә дә илебездә коммунизм төзү мөмкин дигән нәтиҗәгә килде. Шуңа бәйләп социалистик дәүләт турында тулы һәм тәмам төгәлләнгән тәгълимат бирде, социалистик дәүләтнең үсеше тарихына*, аның функцияләре үзгәрүенә тирән анализ ясады һәм әгәр капиталистик чолганыш яшәвендә дәвам итсә, коммунизм чорында да дәүләтне сакларга кирәк, дип өйрәтте һәм бу дәүләтне барлык чаралар белән ныгытырга чакырды.
Үзенең докладында иптәш Сталин, кадрларны үстерү, тәрбияләү һәм күтәрү эшенә, партия пропагандасы эшенә тукталып, массаны коммунистик рухта тәрбияләүнең, партия, совет, комсомол, профсоюз, хуҗалык работникларына, яңа совет интеллигенциясенә марксистик- ленинчыл тәрбия бирүнең гаять зур әһәмиятен күрсәтте. Иптәш Сталин болай диде: «Фәннең бер тармагы бар, аны белү фәннең барлык тармакларындагы большевиклар өчен мәҗбүри булырга тиеш. Ул — җәмгыять турындагы, җәмгыятьнең үсеш законнары турындагы, пролетариат революциясенең үсеш за-коннары турындагы, социалистик төзелешнең үсеш законнары турындагы, коммунизмның җиңүе турындагы марксизм-ленинизм фәне»
• Марксизм-ленинизм идеяләре белән рухланган, бөек Сталин тарафыннан җитәкләнгән халкыбыз яңа җиңүләргә, коммунизмга юл тотты. Ләкин явыз дошманнар безнең »тыныч хезмәтебезне бүлделәр. Гитлер Германиясенә һәм аның иярченнәренә каршы, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен авыр сугыш башланды.
Совет Армиясенең сугыш хәрә-кәтләренә һәм барлык совет халкының тылдагы хезмәтенә, хуҗалык- оештыру эшләренә җитәкчелек иткән хәлдә, иптәш Сталии сугыш чорында гаять зур теоретик эш алып барды, марксистик-ленинчыл фәнне тагын да үстерүне дәвам иттерде. Иптәш Сталинның сугыш чорындагы теоретик хезмәтләре аның «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында» исемле китабында тупланган.
Сугышның башында ук иптәш Сталин бу сугышның характерын төгәл билгеләде, илебез өсгенә килгән куркынычның зурлыгын апачык итеп әйтеп бирде, һәм шул ук вакытта сугышта җиңү безнең якта* булачагын гаять зур зирәклек белән алдан күрде; гитлерчыларның «милләтче-социалистлар» түгел, бәлки иң ерткыч империалистлар, карагруһ погромчылар, үтерүчеләр, кешелек кыяфәтен югалткан һәм кыргый ерткычлар дәрәҗәсенә төш-кән кабахәтләр икәнлеген фаш итте һәм аларның * тар-мар ителәчәкләре котылгысыз булуын әйтте.
Бөек теоретик, стратег һәм гени- аль полководец булган иптәш Сталин сугыш турында марксизм- ленинизм фәненә гаять зур хәзинә кертте, Германия империализмы сугыш «фәне»нең көчсез, яңа шартларга яраксыз булуын исбат итте, дошманның мәкерле уйларының серен гаять зур үткенлек белән ачты, аның авантюрага корылган зәгыйфь стратегиясенә һәм тактикасына каршы марксистик-ленинчыл фәнгә, обстановкага тирән ана-
92
лнз ясауга нигезләнгән иң алдынгы, көчле революцион стратегияне һәм тактиканы куйды.
Сугышның һәрвакыт тәэсир итүче факторларының роле турында иптәш Сталин тезисының сугыш фәне өчен аеруча зур теоретик һәм практик әһәмияте бар. «Хәзер сугышның язмышы кинәтлек моменты кебек өстәмә момент. белән түгел, бәлки һәрвакыт тәэсир итүче факторлар белән: тылның ныклыгы, армиянең мораль рухы, дивизияләрнең саны һәм сыйфаты, армиянең кораллануы, армиядәге начальниклар составының оештыручылык сәләте белән хәл ителә-чәк»8. Иптәш Сталинның бу күрсәтмәсе — күренешләрне очраклы сәбәпләр белән түгел, бәлки мөһим, хәлиткеч сәбәпләр һәм аларның үзара бәйләнеше белән аңлату кирәклеге турында диалектик положениене конкрет күренешкә—су-гышка карата куллануның гүзәл мисалы булып тора.
Иптәш Сталин, совет халкының сугыш елларындагы фидакарь хезмәтенә бәя биреп, аны герой халык дип атадыг^СССР ның барлык милләтләре а'расында иң күренекле -милләт—җитәкче халык булган рус халкының ролен аеруча билгеләде. Иптәш Сталин фашистик илбасарларга каршы көрәштә партиянең халык белән тагын да якынрак ту-ганлашуын, совет строеның, Совет дәүләтенең яшәүчәнлеген, җиңел - мәслеген күрсәтте, илебездәге халыклар дуслыгының һәм совет патриотизмының әһәмиятен һәм көчен ачып бирде.
1946 елның 9 февралендә сайлаучылар алдында сөйләгән речендә иптәш Сталин, Бөек Ватан сугышы тәҗрибәсен йомгаклап, илебезнең тарихи җиңүе чыганакларына анализ ясады һәм социалистик Ватаныбызның куәтен тагын да үстерүнең гаять зур программасын бирде. Сталин рече совет халкын сугыштан соңгы бишьеллык планны срогыннан алда үтәү, илебез хуҗа-лыгының Һәм культурасының чәчәк, атуы, Ватаныбызны һәртөрле оч- р а кл а р д а и га р анти я ләү, коммунизм тантанасын якынайту буенча батыр хезмәткә рухландырды.
Иптәш Сталин совет кешеләренә һәм бөтен дөнья хезмәт ияләренә сугыштан соң тынычлыкны ныгыту өчен, халыкларның азатлыгын, демократияне, прогрессны тәэмин игү өчен, яңа
8 И. Сталин. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында, 39 бит, Татгосиздат, 1946.
агрессиягә юл куймау өчен көрәшнең практик программасын бирде. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм СССР ның тышкы политикасы мәсьәләләрен фәнни нигездә хәл итеп, иптәш Сталин Советлар Сою-зының, бөтен дөньядагы демократия һәм социализм көчләрен империализмга каршы, сугыш уты кабызучы реакцион көчләргә каршы туплый һәм юнәлтә. Иптәш Сталинның 1946 елның 13 мартында «Правда» хәбәрчесе белән интер- выосында Черчилль һәм кешелекнең шуңа охшашлы дошманнарының Донкихотча кыланулары һәлакәт белән генә бетәчәге турында әйткән сүзләре сугыш уты кабызучыларга җитди кисәтү булып тора һәм азатлык сөюче барлык халыкларда тынычлыкның, демократиянең, со-циализмның җиңүенә ышанычны көчәйтә.
Большевиклар партиясенең даһи юлбашчысы, совет халкының, барлык прогрессив кешелекнең остазы, социалистик революциянең бөек стратегы, Совет дәүләтенең җитәкчесе, Ленинның җиңелмәс эшен һәм тәгълиматын дәвам иттерүче иптәш Сталинның әсәрләре — марксизм- ленинизмның энциклопедиясе ул. Сталин әсәрләре коммунизм өчен көрәшчеләр кулында гаять зур идея-теоретик корал булып хезмәт итә. Сталин әсәрләрен миллионлаган хезмәт ияләре укыйлар, өйрәнәләр, аннан үзләренә яңа көч алалар. Безнең илдә 1917 елдан сок И. В. Сталин әсәрләре 101 телдә 539 миллион экземпляр таралган. Иптәш Сталинның «Ленинизм мәсьәләләре» исемле китабы 52 телдә 238 тапкыр басылган. Бу китапның 11 басмасының гомуми тиражы 17 миллионнан узып киткән
<ВКП(б) тарихының кыскача курсы» 66 телдә басылган, тиражы — 35.875 мен экземпляр. «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында» исемле китап 65 телдә, 344 тапкыр, 20 миллион тираж белән чыккан.
Иптәш Сталинның 16 томда Әсәрләрен басып чыгару совет халкының һәм большевиклар партиясенең идея тормышында гаять мөһим, һәм зур шатлыклы вакыйга. Рус телендә инде иптәш Сталин Әсәрләренең 12 томы басылып чыкты һәм алар СССР ның башка халыклары телендә дә. чит ил халыклары телләрендә дә басылалар.
Иптәш Сталин әсәрләре моңа кадәр татар телендә дүрт миллионнан артыграк тираж белән басылып чыккан. Шул исәптән «Ленинизм нигезләре турында»—6 тапкыр, 70 мең экземпляр, «Ленинизм мәсьәләләре»— 3 тапкыр, 55 мең, «Ленин турында» — 8 тапкыр, 93 мең, «СССР Конституциясе турында доклад» — 6 тапкыр, 348 мең, «Марксизм һәм милли мәсьәлә» — 5 тапкыр, 33 мең, «Диалектик һәм тарихи . материализм турында»—2 тапкыр, 15 мең, «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» Л- 5 тапкыр, 320 мең, «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында»—4 тапкыр, 175 мең экземплярдә басылган. Инде татар те-лендә И. В. Сталин Әсәрләренең дүрт томы басылып чыкты.
ЛАаркс, Энгельс, Ленин әсәрләре белән бергә, иптәш Сталин әсәрләрен өйрәнүне һәрбер совет патриоты үзенең бурычы итеп саный. Иптәш Сталин әсәрләре иҗади марксизм методын үзләштерергә, фәнне алга үстерергә, аны практикада тормышка ашырырга өйрәтә. И. В. Сталин әсәрләре совет кешеләрендә совет патриотизмын, социалистик Ватан-га һәм большевиклар партиясенә мәхәббәт хисләрен үстерә, һәртөрле искелеккә, буржуаз идеологиягә каршы килешмәүчән көрәшкә өнди.
Шушы елның 21 декабренда совет 'халкы һәм барлык прогрессив кешелек тарихта иң бөек юбилейларның иң бөеген — иптәш Сталинның 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Совет халкының иң яхшы уйлары, хисләре Ленинның турылыклы кө-рәштәше, ленинизмны дәвам итүче һәм үстерүче, илебездә социализмның җиңүен оештыручы, барлык авырлыклар һәм сынаулар аша безне җиңүләрдән җиңүләргә алып баручы, Ватаныбызны һәлакәттән коткаручы, аны коммунизм тантанасына алып баручы бөек Сталинга юнәлгән.
Барлык илләрнең миллионлаган хезмәт ияләре — тынычлыкны, кур-кынычсызлыкны һәм демократияне турылыклы һәм нык рәвештә яклаучы, коммунизмның . иң бөек капитаны, дөньядагы иң яхшы, иң алдынгы тәгълиматны үзендә гәүдәләндерүче даһи Сталинга гаять зур мәхәббәт һәм өмет белән мөрәҗәгать итәләр.
Бөтен прогрессив кешелек бөек Сталинга мәңгелек дан җырлый, аңа озын гомер тели, аның гүзәл образында яңа җиңүләрнең ышанычын күрә.