ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП ШИГЫРЬЛӘРЕ
Бөек Ватан сугышы елларында һәм
сугыштан соңгы елларда 3. Нури, Ә.
Давидов, Г. Латыйп, Г. Нә- биуллин, Ә.
Маликов, М. Хөсәен һәм башка кайбер яшь
шагыйрьләр иҗат активлыгы күрсәтә
башладылар. Аларның кайберләре үзләре-
нең аерым җыентыкларын да чыгарып
өлгерделәр инде. Ләкин, кызганычка
каршы, яшь шагыйрьләр үз вакытында
тиешле тәнкыйтьне күрмиләр. Шуның
аркасында аларның иҗатында уңай яклар
да, кимчелекләр дә ачылмый кала.
Бу мәкаләмдә мин яшь шагыйрьләр
арасында үзенең тавышын торган саен
кыюландыра барган, актив иҗат итүче
Галимҗан Латыйп шигырьләре турында
тукталмакчы булам. Безнең тәнкыйтьчеләр
бу яшь шагыйрьгә «карата аеруча
игътибарсызлык күрсәтәләр.
1939 нчы елда Г. Латыйпның «Юл
буйлап» исемле беренче җыентыгы
басылып чыкты. Шуннан бирле ул бер
өзлексез диярлек газета-журнал
битләрендә һәм аерым альманахларда
үзенең шигырьләрен бастырып килә. Аның
бөтен иҗат юлы өчен, башка күп кенә
шагыйрьләрдәге кебек, совет кешеләренең
бары совет шартларында гына туа алган
яңа сыйфатларын күрсәтергә, совет иленең
халыкка чын ирек, чын бәхет бирүче ил
икәнлеген расларга омтылу характерлы. Ә
инде шушы идеянең художестволы
гәүдәләнешенә килгәндә, Г. Латыйпның
художество осталыгы иҗатының төрле
еллары өчен төрле дәрәҗәдә икәнлеге
күренә.
Сугышка кадәр Г. Латыйп:
Бездә үсә яңа көрәшчеләр, Демченколар
кебек кешеләр. Жиң сызганып, тырышып
эшли алар Шуңа күрә рәхәт яшиләр, —
(«Уңыш*} кебек гомуми сүзләр белән
тулган... образлары эшләнмәгән,
эмоциональ көче зәгыйфь булган
шигырьләрне күбрәк язды. Аларда
«данга күмелә», «корыч саф», «көчле
ташкын» кебек таушалган сүзләр зур
урынны тота иде. Күп кенә очракларда
Г. Латыйп хәтта кайбер сүзләрне,
аларның реаль мәгънәләрен уйлап
бетермичә, бары матур булганнары:
өчен генә шигырьгә кертә иде:.
Нәтиҗәдә, фикер бушлыгы, мәгъ-
нәсезлек килеп чыга. Лермонтовка
багышланган бер шигырендә ул.
болай ди:
йолдыз һәм дан бөек һәйкәл булып. Балкып тора'
җырлар тац'ында.
(«10л буйлап»)
Сугышка кадәр Г. Латыйп сюжетлы,
ягъни идеясе конкрет картиналар,
эпизодлар, конкрет кеше образ- л:ары аша.
бирелгән шигырьләр дә язгалады. Ләкин ул
шигырьләрнең күбесе уңышсыз булды.
Менә «Парашютчы кыз» шигыре. Бу
шигырь ясалма ситуациягә корылган. Кыз
сукмак буйлап аэродромга бара,
«сиздермәгән булып», «шагыйрьгә күз
сала», ә шагыйрь «кызның эндәшүен көтә».
Укучы аларны танышлар дип уйлый.
Ләкин кыз парашют белән җиргә төшкәч,
шагыйрь аңа, әллә кайдан табып, букет
бүләк итә. Кыз рәхмәт әйтү урынына: «Бир
кулыңны, егет, таныш булыйк», ди.
«Сафлар килә», «Уңыш» кебек
шигырьләре өчен дә шундый ук
ясалмалык, художество ярлылыгы һәм
натуралистик алымнар хас.
Г. Латыйпның ул елларда «Сакта тора
лачын егетләр», «Яна кунак» кебек кайбер
уңышлы шигырьләре дә булды.
Беренчесендә ул:
Профессор китап
язганда Бүленмәсен өчен
юллары,
131
кебек берничә конкрет картина
бирә дә,
Сакта тора
лачын егетләр, Бар да
алар
тимер кебекләр,
рефренын китерә. Шулай итеп ул
художество бөтенлегенә, төзеклеккә,
образлылыкка ирешә. Икенче шигырендә
илебездәге бәхетле тормышның һәрбер
өйдә булуы кебек конкрет вакыйга поэтик
тел белән җылы Һәм матур итеп бирелә.
Бөек Ватан сугышы вакытында Г.
Латыйп күбрәк сюжетлы шигырьләр язды.
Болар арасында совет кешесенә генә хас
оптимистик рух бөркеп торган «Күзәтче»
шигыре («Күтәрелештә», яшьләр җыен-
тыгы, 1946 ел) башкалардан аерылып
тора. Кыска, ' җиңел үлчәү белән язылган
бу шигырендә Г. Латыйп күзәтченең һәхм
артиллеристның, бердәм хәрәкәт итеп,
дошманның ут ноктасын юк итүләре кебек
җанлы картина аша совет
сугышчыларының • нәфрәтен, җиңүгә
ихтыярын, рухи байлыгын күрсәтеп бирә:
Калтырап китә тирә-як Җир җимерелгән
кебек, «Шәп чүкедек», ди күзәтче,
Артиллеристка көлеп.
«Краснодончылар» («Совет әдәбияты»,
№2-3, 1947 ел) исемле озын шигырьдә Г.
Латыйп «Яшь гвардия» членнарының
образлары һәм эшләре аша совет
яшьләренең туган илгә булган ялкынлы
мәхәббәтен, халык азатлыгы, халык бәхете
өчен, әгәр кирәк икән, тормышларын
корбан итәргә дә хәзер торуларын күрсә-
тергә омтыла. Краснодон геройлат рының
тормышы һәм эшләре үзе гүзәл поэзия ул.
Г. Латыйп красно- дончылар
тормышыннан ике эпизодны—
Олегның^ант итүен һәм яшь гвардияченең
листовка ябыштырып торуын күрсәтә. Бу
эпизодларда һәрвакыт үлем куркынычы
астында торучы яшь гвардиячеләр
көрәшенең киеренкелеге, драматизмы һәм
шул ук вакытта аның пафосы сизелеп тора.
Моңа автор үтемле сүзләр сайлап алу һәм
шәһәр обстановка- сының характерлы
детальләрен күрсәтү белән ирешә. Менә
бер матур поэтик картина:
Туктый егет урам почмагына, Куенына
тыга кулларын, Тагын бер кат күздән
кичерә ул Таныш урам, Китәр юлларын.
Ап-ак кәгазь тора коймаларда
Кем калдырган аны, кем элгән...
Әлбәттә, бу шигырьнең җитеш -
сезлекләре дә юк түгел. Шагыйрь,
турыдан-туры яшь гвардиячеләрнең
героик эшләрен тасвирлаудан элек, гомуми
сүзләргә, гомуми фикерләргә күп урын
бирә. Бу—шигырьнең художество
бөтенлеген киметә. Ләкин 1943 елда
краснодончылар турындагы беренче
материалларга гына нигезләнеп язылган,
татар совет поэзиясендә краснодончылар
образын бирүдәге беренче тәҗрибә булган
бу шигырь укучылар массасын
тәрбияләүдә һичшиксез зур гына роль
уйнады дип әйтеп була.
Г. Латыйпның сугыш елларында
язылган уңышлы шигырьләреннән тагын
«Александр Матросов» шигырен күрсәтү
белән, шуны әйтәсе килә: сугыш
елларында тылда яшәгән Г. Латыйп,
күбрәк фронт турында язып, героик тылны
телгә алмый диярлек. Аның сугыш тема-
сына язылган шигырьләрендәге җи-
тешсезлекләр асылда — авторның үзе
күрмәгән, үзе кичермәгән нәрсәләр
турында язуы аркасында туган
җитешсезлекләр. Г. Латыйп сугышка кадәр
дә теманы турыдан- туры үзе кайнаган
өлкәдән алмый иде. Шуңа күрә ул үзенең
шигырьләрендә тормышның үзеннән
алынган оригиналь буяуларны түгел, бәлки
әдәбияттагы әзер буяуларны, күп йөреп,
таушалган образларны алырга мәҗбүр иде.
Бу килеш иҗат итү, әлбәттә,
литературщина - га алып бара. Менә шуңа
күрә дә Г. Латыйпның һәм сугышка кадәр-
ге, һәм сугыш елларындагы ши-
гырьләрендә штамп образлар, ягъни
литературщина элементлары еш очрый.
Г. Латыйпның сугыш бетү -белән
язылган бер төркем шигырьләре кайту һәм
сугышчының тыныч хезмәткә керешү
темасын яктырталар. Совет кешеләренең
мораль-политик сыйфатларына сугыш
алып килгән үзгәрешләрне күрсәтү
проблемасы— гаҗәп зур проблема. Гитлер
армия-
132
сен тар-мар итеп, Европа халыкларын
фашизм тырнагыннан коткарган совет
кешесенең патриотик хисләре тагын да
көчәюе, ныгуы, аның үз көченә ныграк
ышануы бик табигый нәрсә. Г. Латыйп
үзенең шигырьләрендә совет кешесенең
нәкъ менә шушы яңа сыйфатларын
күрсәтергә тырыша. Менә «Балкый Ильич
утлары» шигыре («Ккзыл Татарстан», 1946
ел). Сугышчы авылына кайтып килә. Аның
каршында кичке авыл картинасы ачыла*
Солдатның игътибарын, иң элек авыл
өстендә янган электр утлары җәлеп итә.
Сугышчыны ул кайчандыр җиләк җыйган
урманнар да, тәгәрәп уйнаган болыннар да,
ул балыктай йөзгән агым су да түгел,
бәлки, беренче чиратта, нәкъ менә шушы
электр утлары дулкынландыра. Бу гади,
конкрет картина аша шагыйрь, бер яктан,
колхоз авылы сугыш вакытында да
коммунизмга бару юлыннан туктамавын
әйтсә, икенче яктан, совет кешесенең яңа
сыйфатын — туган авылын, туган илен яңа
сөю белән сөюен, социалистик строй ту-
дырган яңалыклар белән рухлануын
күрсәтә. Бу темага язылган башка
шигырьләрендә дә Г. Латыйп реаль
детальләр, укучыны җәлеп итә торган
оригиналь буяулар таба. Улының «Нигә
танй алып кайтмадың?» дигән беркатлы
һәм мөлаем соравына кичәге сугышчы:
Бик күп танк сугышып алдык, улым,
Буйсындырып совет тубына. Төзәткәчтен
бик зур бер танкны Җибәрерсез, дидем,
улыма, —
(t Совет әдәбияты», № 5, 1946 ел) дип
җавап бирә. Баланың соравы һәм атаның
җавабы аша шагыйрь совет кешесенең
Совет Армиясе, совет техникасы белән
горурлану тойгысын бирә.
Кайту темасына язылган шигырь-
ләрендә Г. Латыйп образсыз, коры телдән
котылган инде. Бу шигырьләрдә без
абстракт сүзләр, кабатланган образлар
белән дә очрашмыйбыз диярлек. Ә инде
художество бөтенлегенә, композицион
төзеклеккә килгәндә, Г. Латыйпның ши-
гырьләре һаман да аксыйлар әле. Мәсәлән,
нигездә матур булган «Нигә танк алып
кайтмадың?» шигырендә бөтен шигырьне
баланың соравы һәм атаның җавабы тирә-
сенә туплыйсы урында, шагыйрь сугышчы
хатынйшың мунча ягуы, күршесенең
гармонь уйнарга керүе кебек детальләр
кулланып, шигыренә таркаулык кертә.
Г. Латыйпның сугыштан соңгы
шигырьләренең күбесе хезмәт темасына
язылган. Илебезне торгызуга, аның
экономикасын яңа баскычка күтәрүгә һәм
коммунизмның тулы җиңүенә
юнәлдерелгән героик хезмәт шартларында
моның бүтән- чә булуы да мөмкин түгел.
Г. Латыйп илебезнең экономик үсешен
күрсәтү өчен төзелеш объектларын гомуми
рәвештә генә тасвирлап калмый, бәлки
аның шигырьләренең үзәгендә кеше, совет
кешесе тора. Чынлап та, илдә барган
төзелешне күрсәтү өчен, бу хезмәтнең
җимешләре турында гына сөйләү, хәтта
эшченең һәм колхозчының хезмәт
процессын тасвирлау гына да җитми. Бу
хезмәтнең яңа үзенчәлеген, эшченең яки
колхозчының хезмәткә мөнәсәбәтендәге
тик совет кешесенә генә хас булган яңа
сыйфатларын күрсәтеп бирү — совет
язучысының изге бурычы. Чөнки «безнең
планнарның реальлеге — безнең кешеләр,
безнең кадрлар ул» (Сталин). Совет
кешесен характерлый торган, аны теләсә
нинди капиталистик ил кешеләреннән ае-
рып тора торган төп сыйфат—совет
патриотизмы. Ләкин совет кешесенең
патриотизмы күктә асылынып тора торган
абстракт төшенчә түгел, ул, беренче
чиратта, кешеләре- безнең хезмәтендә
гәүдәләнә. Патриотизм һәм хезмәт — бездә
аерылмас бер бөтен.
«Урманчы» шигырендә («Совет
әдәбияты», № 1948 ел) совет ке
шесенең шушы төп сыйфаты матур итеп
бирелгән. Шигырьнең үзәгендә гади кеше
— алдынгы урман кисүче Закир тора.
Башта автор аның осталыгы, алдынгылыгы
турында сөйли. Ләкин үз авызыннан түгел,
ә Закирның иптәшләре аркылы сөйли.
Кайсыдыр аннан үтенгән Пычкымны
көйлә диеп, Син ничек яхшы кисәсең,
Сереңне сөйлә диеп.
133
Безнең илебезнең бер яңа сыйфаты
булган тәҗрибә уртаклашу тәртибендә,
Закир үзен югары хезмәт күрсәткечләренә
китергән сәбәп турында, аңа көч һәм дәрт
биргән чыганак турында сөйләргә керешә.
Күрәсез, шигырь реаль ситуациягә корыла.
Закир болай ди:
Менә мин күрдем сугышта: Авыллар
гөрләп яна.
Карт-коры, бала-чагалар Куышсыз,
йортсыз кала.
I • Хәтерлим менә бер йортны, Кап-кара кисәү
иде.
> Бер ана — аның янында Баласы бишәү
иде.
Мин менә шундый кешенең Үз йорты
булсын, димси.
j. Хуш исле нарат өйләрдә
Шат, матур торсын, димен. Пычкының
урман эшендә
> Үткере яхшы аның.
Тик менә үткер коралга
< Кушылсын дәртең, җаным.
Шигырьдә автор Закирның фронт
тормышыннан бер эпизод китерә. Ләкин ул
Закир авызыннан Днепрны кичү турында
да, атакага бару турында да сөйләтми,
бәлки Закирның урман кисүче булуын истә
тотып, өйсез калган семья турында
сөйләтә. Шуңа күрә Закирның урман кисү
эшендә күңел биреп, иҗат очкыны кушып
эшләве тирәнрәк аңлашыла, Закирны
хезмәткә рухландыручы сәбәп картина
төсендә укучының күз алдына килеп баса,
укучыны ышандыра. Бу шигырьдә теләсә
нинди урманчы образы түгел, ә совет
урманчысының образы ачыла. Әйе, чын
совет кешесе үзенең тормыш максатын
халыкка якты, бәхетле тормыш өчен
көрәшүдә генә күрә ала!
Шулай итеп, бу зур идеянең шигырьдәге
үзәк момент белән органик бәйләнгән
булуы, шулай ук башка вак детальләрнең
дә идеяне ачарга ярдәм итүләре, шигырь
теленең төгәл һәм тыгыз булуы укучыда
бик яхшы тәэсир калдыра һәм аны
дулкынландыра. Г. Латыйп «Урманчы»
шигырендә зур уңышка ирешкән.
Г. Латыйп үзенең сугыштан соңгы күп
кенә шигырьләрендә кечкенә, ләкин
шигырьне шигырь итә алырлык,
шигырьнең йөрәге була алырлык
детальләр, тормышыбыз өчен характерлы
булган оригиналь буяулар таба. «Бәйрәм
бүләге» («Кызыл Татарстан», 1/V, 1948 ел)
шигырендә, мәсәлән, эшче кыз бәйрәм
алды ярышында тегелгән костюмның
кесәсенә хат язып сала. Хат түбәндәге
юллар белән тәмам була:
Чорыбызга лаек кешеләргә
Бүләк менә безнең фабриктан; Ярышларда
теккән кием кигәч, Кала күрмә читтә
ярыштай.
Мөлаем шаянлык белән сугарылган бу
дүрт юлда зур идея — безнең бөтен
тормышыбыз социалистик ярыш белән
сугарылган, дигән идея бирелә. Ләкин,
кызганычка каршы, автор бу шигырен
ахырынача эшләп чыга алмаган.
Шигырьнең баш өлешендәге гомуми
сүзләр шигырьнең бөтенлеген һәм
үткенлеген шактый киметә.
«Яңгыр ява» шигыре («Совет
әдәбияты», №5, 1948 ел) сүзләрнең
төгәллеге, детальләрнең реальлеге, шулай
ук Г. Латыйпка һаман да әле буйсынып
җитмәгән композицион төзеклек ягыннан
да үрнәк булырлык шигырь. Менә басуның
матур картинасы. Басуда яңгыр явуга
кәефе килгән бригадир:
Яусын, ди, өстән сибәләп, Туктамый кичкә
кадәр, Буйга, ди, бераз үсәрсең, Сиңа да
яхшы, Бәдәр. Буй озын булса, ди Бәдәр,
Кош тота алырмыни.
Ашлыгы үскән чагында Кыз үсми
калырмыни.
Кызны тасвирлау өчен Г. Латыйп
махсус рәвештә бер генә сүз дә ки- термәсә
дә, колхоз кызының образы индивидуаль
сыйфатлары белән күз алдына килеп баса.
Ул кыска буйлы, шаян, эшчән, тормыш
максатын җәмгыятькә файдалы хезмәттә
күрүче кыз. Соңгы ике юлда сүз физик үсү
турында барган ке.бек. Ә шушы ике юлда
зур фикер ята. Әйе, «ашлыгы үскән
чагында, кыз үсми калырмыни», әйтик, ул
Социалистик Хезмәт Герое була
алмасмыни? Бездә Бәдәр кебек гади
кешеләргә хезмәт белән үсәргә, рухани
ихтыяҗлары чиксез зурайган, һәр яктан
бөтен булган кешеләргә әверелергә бөтен
мөмкинлекләр бар.
Композицион төзелеше һәм теле
ягыннан «Тегермәндә» шигыре («Совет
әдәбияты», № 12, 1947 ел) турында да
«Яңгыр ява» шигыренә караган сүзләрне
әйтергә мөмкин. Тарттырырга китерелгән
ашлыкның күплегеннән гаҗиз булган
тегермәнче:
Алты таш куярга кирәк.
Ике таш быел җитмәс, — ди.
Бу ике юлдан конкрет бер колхозның
гына түгел, бәлки бөтен илебезнең
муллыкка таба баруы аңлашыла.
Г. Латыйпның яхшы шигырьләре шушы
күрсәтелгән шигырьләр белән генә
чикләнми, әлбәттә. Моннан тыш аның,
«Гөлбәдәр», «Ульянов- скида»,
«Диңгездән кайткан кунак», «Көтү кайта»
кебек күп кенә уңышлы шигырьләре бар.
Г. Латыйпның соңгы шигырьләре дә
бертигез кыйммәткә ия түгел әле. Мәсәлән,
«Бәйрәм бүләге» шигырен язган шагыйрь
«Цехта» («Кызыл Татарстан», 18/IV, 1948
ел) исемле шигырендә һәрбер эшчегә хас
булган эш процессын тасвирлый, ә совет
кешесенә генә хас булган сыйфатларны
образлы итеп күрсәтә алмаган. Шуңа күрә
«смена чыга заводтан, ә Закир чыга алып
дан цехлар эченнән» дип автор үз
авызыннан әйтергә мәҗбүр. «Кичке юлда»
шигыре турында да шул ук сүзләрне
әйтергә мөмкин. Бу ике шигырьгә Г.
Латыйп иптәш тормыштан алынган
оригиналь һәм җанлы буяулар таба
алмаган.
«Шагыйрь гомер)е» («Кызыл Та-
тарстан», 5/IV, 1949 ел), «Яңа таң» (1/1,
1949 ел), «Басып тора ирек кыясы» (11/IX,
1949 ел) кебек шигырьләрен искә
алмаганда, Г. Латыйпның бәйрәм уңае
белән язылган «гомуми» шигырьләре,
кагыйдә буларак, йомшак.s Бу шигырьләр-
дә аның башлангыч иҗатындагы кирәкмәс
йөкнең кайбер элементлары һаман да
өстерәлеп киләләр әле. Шагыйрь мондый
шигырьләрендә тапталган образлардан
котылып җитә алмый. Менә кайбер үр-
нәкләр:
Без сугышта дошманнарның Кирәкләрен
бирдек.
(«Бишенче декабрь»
«Кызыл Татарстан», 5/XII, 1949 ел).
Балкысын ул азатлыкның
Мәңге сүнмәс таңы.
(«Бердәмлек бәйрәме»,
«Кызыл Татарстан», 61X1, 1948 ел).
Сүз арасында әйтеп китик, бәйрәмнәргә
багышланган бу шигырьләрдәге такмак
үлчәве булган 8—6 үлчәве тантаналы
көннәрнең рухын биреп җиткерә алмый.
Шулай итеп, без Г. Латыйпның шагыйрь
буларак үсә баруын күрсәтергә тырыштык.
Бу үсү, бер яктан, гомуми шигырьләрдән
сюжетлы шигырьләргә таба бара. Икенче
яктан, бу үсү, башлыча сюжетлы
шигырьләрдә күренгәнчә, фикер
сайлыгыннан фикер тирәнлегенә,
детальләрдәге ясалмалыктан реальлеккә,
гомумилектән конкретлыкка, композицион
таркаулыктан бөтенлеккә таба бара.
Конкрет детальләр, образлар, оригиналь
буяулар белән зур идея бирү — менә аның
үзенчәлеге.
Киләчәктә без аңар кыюрак иҗат итәргә,
теоретик белемен тирәнәйтергә, марксизм-
ленинизм фәнен ныграк үзләштерергә һәм
тормышның эченәрәк керергә киңәш итәр
идек. Ул чагында Г. Латыйп иптәш,
һичшиксез, тагын да зуррак уңышларга
ирешәчәк.