ДУСЛЫК ҺӘМ БАТЫРЛЫК ТУРЫНДА
Совет Армиясе, аның сугышчылары,
аларның Ватанга һәм халыкка, партиягә
карата булган патриотик хисләре совет
әдәбиятының кай- -сы гына этабында
булмасын, язучылар өчен иҗат чыганагы
булып тора. Ә инде Совет Армиясенең Ва-
тан сугышында күрсәткән батырлыклары
совет халкының гына түгел, бөтен дөнья
хезмәт ияләренең хөрмәт һәм
ышанычларын казанды. Бу факт исә
язучыларга искиткеч бай материал бирү
белән бергә, шундый ук зур һәм җаваплы
бурычлар да йөкли.
Мирсәй Әмир иптәш тә үзенең
«Якташ» §§§§ исемле хикәясендә' совет
халкы алып барган әнә шул изге көрәшнең
бер күренешен, бер эпизодын сөйләп
бирүне бурыч итеп алган, һәм, алдан ук
әйтергә мөмкин, уңышлы итеп үтәп
чыккан. Хикәя гади совет кешесенең
характерын, көчле ихтыярын, перспекти-
валы киләчәген җанлы күренешләрдә
ачып бирә. Совет солдатларының
дошманга каршы аяусыз көрәшләре,
аларның шул көрәш нәтиҗәсендә
үзләренең дә чыныгулары, үсүләре белән
бәйләнеп бара. Татарстаннан,
туганнарыннан аерылып, фронтның алгы
сызыгына килеп төшкән Закир газетада
Хәсән Гбмәрев һәм Петров исемле
солдатларның батырлыклары турында
укый. Закир алар белән бик кызыксына,
һәм: «Хәсән Гомәрев якташ түгелме
икән?» дип уйлый. Хәсәнне эзләргә
керешә, аның якын дусты Петров белән
очраша. Петров аркылы ул Хәсәннең
патриотлыгы, батырлыгы, иң авыр
операцияләрне дә җиңел һәм -оста
башкаруы, ләкин шундый авыр опе-
рацияләрнең берсендә (немец тылына
кереп, күпер шартлатканда) югалып
калуы турында белә. Закир, шуның белән
бергә, Петровның да сугыш эшендәге
осталыгын, кыюлыгын күреп соклана, һәм
шул минуттан башлап ул, туган иленә
мөм-
кин кадәр күбрәк файда китерү өчен,
Хәсән һәм Петровларның көрәш
тәҗрибәләрен өйрәнүне төп бурыч итеп
куя. Көтелмәгәндә Хәсән үзенең частена
кайтып төшә. Закир аның белән таныша,
аның күпер шартлаткан вакытта ярала-
нуы, аннан соң үзебезнең бер медсанбатка
§§§§ М. Әмир, «Якташ». Хикәяләр җыентыгы. Редакторы А. Әхмәт. Татгосиздат,
ел, *48 ($нт> бәясе 8 сум.
кереп дәвалануы турында Хәсәннең
үзеннән сорашып белә. Шулай итеп автор,
өч солдатны алып, аларның сугышка һәм
үзара бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен
ачып бирә.
Закир әле, алгы сызыкка килеп
төшүенең беренче көннәрендә, кыю һәм
тәҗрибәле сугышчы булмый. Ләкин аның
бик яхшы сыйфаты бар. Ул — аның
социалистик аңы, ягъни Ватан каршында
булган үзенең бурычын, ни өчен
көрәшергә кирәклеген аңлый белүе. Шуңа
күрә ул ут эчендә, беренче көннәрдә була
торган курку тойгысын бөтенләй бетерү
өчен, Петров һәм Хәсән шикелле, авыр һәм
катлаулы операцияләрдә дә җиңелмәслек
батыр совет солдаты булып тәрбияләнү
өчен, үзен кулга ала, Петровның һәм
Хәсәннең сугыш тәҗрибәләрен өйрәнә.
Закирның шул рәвештә хәрәкәт итүе бара-
тора гадәткә кереп китә һәм ул аның
табигый сыйфатына әверелә. Нәтиҗәдә,
кайчандыр йомран тотарга да курыккан
Закир, Хәсән һәм Петров аркасында, үзе дә
алар кебек үк батыр совет солдаты булып
җитешә.
Автор совет солдатларының эчке
дөньяларына керә һәм аларның
психологик кичерешләрен тотып ала
белгән. Образлар, бигрәк тә Закир образы,
эчке кичерешләргә, уй һәм хыялга гаять
бай. Закирның кичерешләре реаль
җирлектән чыга. Күңелендә булгапын
туры әйтүчән бу образның омтылышында,
уй ҺӘҺ хыялында җәмгыятьнең киләчәге
өчен борчылу, Ленин — Сталин партиясе
үткәрә торган политикага тирән мәхәббәте
сизелеп тора.
Бу өч сугышчының мөнәсәбәте аша
автор халыклар дуслыгын- гәүдәләндерә.
Петровның Закирны су
136
гыш белеменә өйрәтүе, Хәсән турындагы
уйлары, ул югалып торган арада аның өчен
бик нык борчылуы чын дуслыкның көзгесе
булып тора.
«— Бик якын дустым иде ул минем, —
дип сөйли ул Закирга Хәсән турында, —
аның кебек яхшы дусны табуы җиңел
түгел... Күпме юллар кичтек без аның
белән бергә. Нинди генә авыр хәлләрдә
калмадык. Аның белән бергә булганда
безнең өчен бернинди авырлык та,
бернинди куркыныч та юк иде. Куркыныч
астында бер үзе калганда да батыр иде
Хәсән».
Петров образы, бөек рус халкының
вәкиле буларак, шул халыкның
карашларын чагылдыруы белән күңелдә
җылы хис калдыра, рус халкына карата
булган хөрмәт һәм дуслык тойгыларын
үстерүгә ярдәм итә.
Хәсән инде чыныккан солдат. Ул
үзенең актив хәрәкәте, күрсәткән
батырлыклары белән башкаларга да
йогынты ясый. Ул сугыш операцияләре
белән генә түгел, илебезнең бөтен хәле
белән бик нык кызыксына: колхозлар
ничек яши, кайсы район алдарак, завод-
фабрикаларда ничек эшлиләр,
фронттагылар турында ничек кайгырталар
һ. б., һ. б. Хәсән туган иленең бөтен
нәрсәсен сагына, хәтта Казан урамында ау-
нап яткан таш кисәген дә ул чит илдәге иң
кыйммәтле нәрсәләрдән артык күрә.
Хәсәннең болай сагынуы, аның туган илгә
турылыклы булуын күрсәтә. Бу сагыну
аның күңелендә үз иленә тизрәк кайту
тойгысын уята. Ләкин кайту өчен дош-
манны тар-мар итәргә кирәк. Ул җиңүне
тизләтү тойгысы белән яна, батырлык,
кыюлык күрсәтә. Батырлык аңа дан алып
килә, аны югарыга күтәрә, аны герой ясый.
Менә шуның өчен Хәсән иптәшләре ара-
сында зур авторитет белән файдалана.
Ләкин ул моның белән һич тә масаймый,
киресенчә, башкаларны да шундый ук
батырлыкка өйрәтә, үстерә. Батырлыкта
гына түгел, тыйнаклыкта да ул башкаларга
үрнәк булып тора.
Шулай итеп, әсәрдә Закир, Петров,
Хәсән образлары аша совет
солдатларының һәркайсына уртак булган
гомуми сыйфатлары ачыла Ул — туган
илгә бирелгәнлек; коммунистик
моральнең төп эчтәлеген тирәнтен аңлау;
сугышта илнең язмышы хәл ителгәнгә
күрә, сугыш эшен яхшы өйрәнү, көнбатыш
тех< никасыннан курку кебек түбәнлектән
ерак тору; гитлерчыларны тизрәк тар-мар
итү уе белән яну; бербереңә булышу,
ярдәм итү һ. б. Менә болар әсәрдәге
геройларның өчесенә дә хас. Аннан тагы
һәр герой сугышта үзен халыктан аермый,
киресенчә, үзен гомуми эшнең, гомуми
механизмның бер винты итеп хис итә. һәм
шул гомуми эш өчен алар үз
инициативалары белән көрәшне яхшы
оештыралар,, үлемнән куркуны җиңәләр,
башкаларны да- үз йогынтылары астына
алалар. Аларның бу формада тәрбияләнү-
ләре, бу сыйфатларга ия булулары Совет
Армиясенең мораль өстенлеген билгели.
Мирсәй Әмир иптәш «Якташ» хикәясен
язуы белән, ә Татгосиздат аны бастырып
чыгаруы белән укучылар массасын
тәрбияләүдә зур һәм файдалы эш
эшләгәннәр.
«Якташ» җыентыгына тагын «Зур-
бүләк», «Сәләткә нәрсә җитми» һәм
«Батыр исемле малай турында хикәяләр»
урнаштырылган.
«Зур бүләк» һәм «Сәләткә нәрсә
җитми» хикәяләре — укучы балаларда
коллективлык тойгысын тәрбияли, бер-
береңә ярдәм итүнең гомуми эш өчен
файдалы булуын раслый торган хикәяләр.
«Батыр исемле малай турында
хикәяләр» бер төркем хикәяләр циклыннан
тора. 1933 нче елгы колхоз тормышыннан
алынып язылган бу хикәяләр укучы
балаларның колхоз эшенә ничек
булышуларын күрсәтә.
Ел саен колхоз эшенә якыннан
катнашучы Батыр исемле укучы,
мәктәпнең башка укучылары белән
берлектә, экскурсиягә чыга. Экскур-
сантлар 94 га зурлыгындагы Калку кыр
исемле җирдә булалар. Аларга кыш көне
бу кырда карның тормавы һәм шуның
нәтиҗәсендә ел саен игеннең уңмавы
турында сөйлиләр» Экскурсиядән кайткач,
Батыр ниндк> генә юл белән булса да,
Калку кыр^ га кар яудыру һәм иген уңдыру
ту-
137
рында баш вата башлый һәм көннәрнең
берендә, үзенең кар тәгәрәтеп уйнавы
аркасында, Калку кырда да кар тәгәрәтеп,
кар тотарга кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Бу
турыда укытучысына әйтә һәм Калку кыр-
да кар тоту эше оештырыла. Шулай итеп,
Батыр инициативасы белән Калку кырда
кар тотыла, ашлама кулланыла һәм, шуның
нәтиҗәсе буларак, беренче м,’әртәбә анда
шаулап иген үсә.
Язгы чәчүгә төшкән көнне колхоз
председателе, гадәтенчә, чәчүнең барышы
турында район җир бүлегенә пакет җибәрә.
Бу пакетны илтү эшен Батырга тапшыра:
«Үзебезнең авыл күпере аркылы барма;
аның читләренә су чыккан. Ераграк булса
да, күрше авыл күпереннән урап бар», ди.
Ләкин Батыр, председатель абыйсының
сүзен тыңламыйча, туры юлдан тизрәк
булыр дип, үзенең батырлыгы белән
масаеп, үз авылларының күпереннән
чыкмакчы була... һәм күпер белән бергә
агып китә. Шулай итеп, Батырның маҗа-
ралары башлана.
Батыр төнгә калып булса да, район җир
бүлегенә килеп, пакетын тапшыра. Аны
райком секретаре Талин янына җибәрәләр.
Галин аңа һәрбер укучының, һәрбер
пионерның төп эше уку икәнлеген
төшендерә.»
Галин белән булган бесед адан соң
Батыр, тырышып, отличного гына укый
башлый һәм, үрнәк укучы буларак Казанда
үткәреләчәк ударниклар съездына делегат
итеп сайлана. Казанны күрү, съездда
катнашу, М. И. Калинин белән очрашу Ба-
тырда чиксез зур тәэсир калдыра.
Казаннан кайткач, ул уку һәм колхозга
булышу эшен тагын да активлаштыра.
Автор бу хикәясендә Батыр образы аша
совет укучыларының уй .һәм хәрәкәт
омтылышларын дөрес билгели.. Совет
кешесенең эшчән- леген, аның тәрбия алуы
белән бәйли.
Батыр, үз колхозын алга чыгару өчен
көрәшүе белән, һәр колхозчы үзен бөтен ил
бәхете өчен көрәшүче итеп сизәргә тиеш
дигән карашта тора. Шуның өчен ул
тырыша, шу- * ның өчен хезмәтне сөя. «Ул
бит эш сөйми, — дип уйлый Батыр
Гыймади турында, — ә безнең бөтен
тормышыбыз эш сөю нигезенә корылган
бит. Берәү никадәр эшне, хезмәтне сөйсә,
бездә аның үзен дә шул кадәр яраталар,
аны кадерлиләр».
БатЫр социализмның тырыш хезмәт
нәтиҗәсендә төзелүен яхшы аңлый һәм
үзен социализм илендә яшәргә лаеклы
кеше итеп хәзерли. Шуның белән бергә ул
башкаларының да тырышып эшләүләрен
күрергә тели.
«Үз тормышын гына кайгырткан кеше,
— ди ул, — социализм иле өчен файдасыз
кеше». Социализм иленә лаеклы кеше булу
өчен, аныңча, укырга, күпне белергә, ты-
рышып эшләргә, батыр булырга кирәк.
Автор яшь Батырны темпераментлы,
саф күңелле, эш сөючән табигатьле,
коммунистик рухлы, җитез хәрәкәтле
укучы итеп сурәтләргә тырышкан. Хикәя
зур кызыксыну белән укыла. Безнең
укучыларыбыз- ны тырышлыкка,
батырлыкка өнди, һәм Батыр кебек
ихтыярлы булырга, үзеңә тапшырылган эш
өчен үзеңне җаваплы сизәргә, эшеңне сөеп
эшләргә кирәк дигән матур идеяне хәл итә.
Автор һәр хикәясе өстендә бик.
тырышып, җентекләп эшләгән. Җыентык
матур-матур чагыштырулар, сурәтләүләр
белән тулы. Теле шома, образлы.
Ләкин җыентыкта кимчелекләр дә юк
түгел. Мәсәлән, «Батыр исемле малай
турында хикәяләр»дә Батыр Калку кырга
кар тотуны уйлап табучы сыйфатында
күрсәтелә. Шуның белән бергә, аның бу
табуы планлы рәвештә түгел, ә стихияле
рәвештә килеп чыга. Кар тоту эшен
мондый формада башкару партия һәм ком-
сомол оешмаларының эшчәнлеген
кечерәйтеп күрсәтүгә илтә. Кар тоту эше
ул һәрбер колхозга планлы рәвештә
задание булып төшә.
М. Әмир каләме астында эшчән,
булдыклы итеп гәүдәләнгән колхоз-
чыларның Калку кырда иген уңмаудан
зарланып та, бик күптән билгеле булган
кар тоту эшен белми торулары укучыны
гаҗәпкә калды
ра. Әгәр Багыр партия яки комсомол
оешмалары кузгаткан эшне башкаруда
инициатор игеп бирелсә, бу вакыйга
ышанычлырак булган булыр иде.
Әсәрдә кайбер фикерләр педагогик
яктан төзәтелүне сорыйлар. Мәсәлән, бер
урында автор «Батырның кеше кушканны
бик яратып бетми торган гадәте бар», ди.
Нинди очракта ул, җәмгыятькә файдалы
эшне дәме? Әгәр шулай икән, автор үз
герое турында үзе ялгыша. Чөнки Батыр
әсәрдә җәмгыятькә файдалы эшне, кем
кушуына да карамастан, башкарып бара
һәм һәрвакыт башкарырга хәзер тора.
Батыр образының кыйммәте дә шунда: ул
җәмгыятькә файдалы эшне шәхси эштән
өстен итеп карарга өйрәнгән.
Икенче бер җирдә: «Батыр инде бик
күптәннән бирле әнисен яңа кеше итеп
тәрбияләргә тырыша», диелә. Ләкин
әсәрдә бу әһәмиятле процесс күренми.
Киресенчә, Батырның Знисе белән булган
мөгамәләсе дорфа итеп бирелә.
Әсәрдә кайбер тулыландырасы урыннар
да бар.
Мәсәлән, Трантай, авылга кайтып:
«Батыр шарламакка төшеп үлде», дигәч,
Батырның әти-әнисе шарламакка баруны
уйлап та карамыйлар. Бу тормышта шулай
булыр идеме икән?
Хикәядә язучының кайбер арзан
детальләр белән мавыгуы да күренә.
Мәсәлән, Батырның чалбарын агызып
җибәрүе. Беренчедән, — моның әһәмияте
юк, икенчедән, — Батырның шарламакка
төшеп киткән чалбарын табып алуы
укучыны ышандырмый.
Хикәядә балалар өчен аңлавы кыен
булган кайбер кытыршы җөмләләр дә
очраштыргалый. Мәсәлән, капитализм
шартларында хезмәт ияләренең
бозылуларын автор түбәндәгечә аңлата:,
«Аңсызраклар яки эш сөйми торганнары
(сүз хезмәт ияләре турында бара. Ә. Н.):
«дөнья шулай төзелгән, мәңге шулай то-
оырга тиештер», — дип уйлаганнар һәм ул
авырлыктан котылу өчен һәркем үз
турында гына кайгыртырга, нинди генә юл
белән булса да, баерга, акча-мал табарга
тиеш, .дип белгәннәр. Шулай уйлап, төрле
бозык юлларга, караклыкка; бандитлыкка
бирелеп киткәннәр. Шулай итеп, байлар,
муллалар, поплар, жуликлар, караклар,
бандитлар — һәммәсе дә капитализм
тормышының бертуган балалары. Алар
һәммәсе дә хезмәт халкы өчен зарарлы».
Хезмәт ияләренең бозылып китүләрен
болай аңлату дөрес, түгел. Эксплоагацияле
җәмгыятьтә хезмәт ияләренең җинаять
ясарга мәҗбүр булулары аларның
аңсызлыкларыннан яки гомумән эш
сөймәүләреннән генә түгел, ә, барыннан да
бигрәк, эксплоататор сыйныфларга көне-
төне эшләп тә, тамакларын туйдырырлык
эш хакы ала аямауларыннан килә.
Җыентыкта рәсемнәр дә бар. Ләкин
кайбер рәсемнәр вакыйгалар белән,
геройларның хәрәкәтләре белән параллель
рәвештә урнаштырылмаган. Батырның
райком секретаре Галин белән булган
беседасы турында китапның 52 — 53 бит-
ләрендә сөйләнелә, ә рәсеме 29 нчы биткә
бирелгән. Болай тәртипсез урнаштыру
рәсемнең эффектын киметә.
Җыентыкның нинди яшьтәге укучылар
өчен чыгарылганы аңлашылмый: зурлар
өченме, әллә балалар өченме? Чөнки
«Якташ» хикәясе — зурлар хикәясе. Бәлки,
«Якташ»ны урнаштыру белән, Батыр
кебек булыгыз, аның кебек булсагыз,
Хәсәннәр кебек булырсыз дигән идеяне
үткәрү күздә тотылгандыр. Әгәр шулай
икән, мондый хәлдә суз башы кирәк иде.
Гомумән алганда, җы ентыкн ы ң
әһәмияте зур. Аның әһәмияте, югарыда
сөйләнгәнчә, совет яшьләренең төп
сыйфатларын — халыкка, Ватанга, Ленин
— Сталин партиясенә булган
мәхәббәтләрен матур, оста итеп күрсәтеп
бирүендә.