БЕЗНЕҢ ЗАМАН БАЛАЛАРЫ
(Гариф Гобәй иҗаты турында)
«Мин сезнең «Замана балалары» повестегызны бер утыруда укып чыктым, көндезге һәм кичке ашны ашамыйча, төнге сәгать 12 дә укып бетердем». (Укучы балалардан килгән хатлардан.)
Шундый мәгънәдәге юлларны без 1 ариф Гобәй исеменә яки аның әсәрләре турында редакцияләргә килгән хатларның бик күбесендә күрәбез. Бу инде — Гариф Гобәй әсәрләрен укучылар яратып, хәтта мавыгып укый, дигӘхЧ сүз. Ә яратып укылу — язучы өчен бик әһәмиятле.
Гариф Гобәй иптәш татар совет балалар әдәбияты өстендә эзлекле рәвештә эшләүче бердәнбер диярлек язучы. Шактый формалашып җиткән һәм әдәбиятыбызда ныклы рәвештә үз урынын алган бу язучының иҗатына киңрәк тукталасы килә. Ләкин бу мәкаләдә без аның бөтен иҗа-тына тулы анализ ясауны максат итеп куймыйбыз, иҗатының башлангыч чорына карата кыскача гына гомуми караш ташлап, нигездә ике әсәренә — аның иҗатында аеруга әһәмиятле урын тоткан «Маякчы кызы» һәм «Замана балалары» повестьларына киңрәк тукталу белән чикләнәбез.
Гариф Гобәйнең тормыш һәм иҗат юлы, совет чорыңда җитешкән күп язучылар өчен хас булганча, ту_ ры һәм ачык. Ул 1907 нче елда, Казанның Бишбалта бистәсендә, эш- че-кустарь семьясында туа. Шунда үсә. 1930 нчы елда рабфакны бетереп, педагогия институтына керә. Лә- 'ин ул елларда, авыл хуҗалыгын социалистик нигездә үзгәртеп кору буенча бик зур эш алып барылу уңае белән, авылга, хуҗалык-оешты- ру ягыннан булсын, культура-агарту эшләре буенча булсын1— ярдәм итү өчен, шәһәрдән бик күп кешеләр җибәрелә. Шулар җөмләсеннән Гариф Гобәй иптәш тә авылга китә — аңа укуыннан вакытлыча аерылып торырга туры килә. 1932—33 нче еллар арасында ул Баулы район газе-тасында редактор булып эшли. Аннары, өзелеп калган укуын ялгап, 1936 нчы елда Казан педагогия институтын бетереп чыга. Шуннан башлап 1941 нче елга кадәр главлит вәкиле була, аннары Татарстан Ра- диокомитетының председателе итеп билгеләнә. 1946 нчы елдан, профессиональ язучы сыйфатында, әдәби иҗат өбтендә генә эшли башлый.
Гариф Гобәй, иҗатының беренче елларында шигырьләр һәм кечкенә хикәяләр яза. Вакытында аның ши-гырьләре һәм хикәяләре басылып та чыгалар. Бу әсәрләр арасында үз вакыты өчен ярыйсы гына урый тотканнары булса да, алар, әдәби кыйммәткә ия булудан бигрәк, яшь авторның каләме өметле икәнлеген күрсәтүче язмалар булып калалар.
Ниһаять, Гариф Гобәй, язучы буларак, үзенең төп урынын балалар әдәбияты өлкәсендә таба. 1934 нче елда аның «Көмеш канат» һәм «Каланча» исемле хикәя китаплары басылып чыга.
Патша Россиясе заманында рево-люционерларның азатлык өчен ничек көрәшүләрен гәүдәләндерүгә багыш
117
ланган «Көмеш канат» хикәясе авторның тормыш тәҗрибәсеннән, үз күзәтүләреннән яки тарихи-фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсеннән чыгып түгел, бәлки төрле әдәби китаплардан килгән йогынты астында язылган әсәр булганлыктан, игътибарга алынырлык әдәби көчкә ия булырлык түгел.
Гариф Гобәйне татар совет әдәбиятында ныклы урый алырга тиешле балалар язучысы итеп таныткан беренче әсәр—аның «Каланча» исем- ле повесте булды. Аның, бу~ әссгре~ колхоз темасына язылган, балаларның авылда социалистик тормыш төзү өчен көрәш фронтында ничек актив катнашуларын конкрет әдәби образларда гәүдәләндереп күрсәтү аркылы, колхоз балаларын социалистик рухта тәрбияләүгә багышланган. Яшь укучылар тарафыннан яратып каршы алынган, партия-совет җәмәгатьчелегенең дә игътибарын җәлеп иткән бу әсәр үз вакытында зур роль уйнады: ул колхозчы балаларны социалистик рухта тәрбияләү эшендә хезмәт итү белән бергә, турыдан-туры колхозларны оешты- ру-политик яктан ныгыту эшендә дә булышты. Ләкин, авторның әле ул вакытта көндәлек вакыйгаларга тарихи күзлектән карарлык белемгә һәм тәҗрибәгә ия булмавы аркасында, «Каланча» хикәясе әдәби эшлә-неше ягыннан вакыт сынавын үтә алмады, дияргә туры килә. Бүгенге көн өчен аның күп моментлары инде искергән, шуңа күрә ул әсәргә бүген киң тукталып торуның да кирәге юк.
Болардан соң, 1935 нче елда Гариф Гобәйнең «Без әле очрашырбыз» дигән зур гына күләмле хикәя китабы басылып чыкты. Германия эшче балалары тормышыннан алып язылган бу хикәясендә язучы үзенең каләм угын фашизмга каршы юнәлдерә, укучы балаларда фашизмга нәф-рәт тойгыларын уята. Автор өчен ят булган тормыштан алынып, шуңа күрә төрле китапларга һәм вакытлы матбугатта чыккан мәкалә һәм хәбәрләргә таянып язылган булганлыктан, аның бу әсәре дә художество чынлыгы - дәрәҗәсенә күтә-релә алмый.
Гариф Гобәйнең болардан соңгырак елларда чыккан «Аклар лагеренда» һәм «Өч бөркет» исемле пьесалары да бар.
Барысын бергә җыеп караганда, язучының тема ягыннан да, жанр ягыннан да өзлексез эзләнүен күрсәткән бу әсәрләрнең һәммәсе өчен уртак булган бер кыйммәтле момент күзгә ташлана: ул Гариф Гобәйнең, совет язучысы буларак, идея ягыннан дөрес юнәлештә булуы — партия юлында булуы. Аның иҗат прин-циплары, эстетик карашлары да шул төп моменттан чыгып билгеләнә. Шуңа күрә, язучы буларак, Гариф Гобәйнең иҗат юлы эзлекле рәвештә үсә, формалаша, камилләшә бару белән төсмерләнә. Аның әсәрләрендә булган кимчелекләр дә совет әдәбиятының төп иҗат принципларына каршы яки чит булган юлдан китү характерындагы кимчелекләр түгел, ә бәлки язучы өчен кирәк булган белем, художество осталыгы һәм тәҗрибә җитмәүдән килеп туган кимчелекләр булып калалар.
Гариф Гобәйнең җитди әдәби кыйммәткә ия булган (аерым ким-челекләрдән азат булмаса да), нигездә искерми торган, хаклы рәвештә татар совет балалар әдәбиятының алтын фондына кергән беренче күре- некле әсәре, һичшиксез?—«Маякчы кызы» повесте булды.
1938 нче елда язылган бу китабында Гариф Гобәй яшь буынны совет патриотизмы рухында тәрбияләү бурычын куя.
«Маякчы кызы» китабы мондый сүзләр белән тәмамлана:
«— Сез... сез гафу итегез,— диде ул рота командирына.— Бу минем кызым. Илсөяр бу...
— Әйе, иптәш Бикмуллин, бу кыз үзенең илен сөя. Ул илен сөйгән өчен иле дә- аны сөяр...— диде рота командиры. Аннан, дулкынланып, атасының кочагындагы Илсөяр янына килде.
— Их... сөяр дә соң сине илең» Илсөяр!..
Аз гына җил исеп китте. Жылы йомшак жил. Агач' яфраклары аз гына кыштырдашып куйдылар. Гүя а пар да ротя командирының сүзләрен кабатладылар:
— Их... сөяр дә соң сине илең, Илсөяр!»
Бу юлларда әсәрнең бөтен идея эчтәлеге әйтеп бирелгән: «Илеңне сөй», ди автор үзенең укучыларына.
И8
Ләкин ул бу бөек киңәшне коры сүз белән әйтү рәвешендә, ялангач агитация төсендә бирми, ә бәлки тулы канлы образлар, җанлы вакыйгалар, бай, матур итеп гәүдәләнде- релгән табигать күренешләре аша, ягъни художество чаралары белән әйтә.
Ни өчен һәм ничек сөяргә кирәк үз илеңне?— автор моны да яшь укучылар өчен бик матур, аңлаешлы итеп төшендереп бирә. ’
«Маякчы кызы» повестеның кыс- кача әдәби эчтәлеге мондый.-
Илсөяр исемле 12—13 яшьлек кыз. үзенең атасы маякчы Мәрдән абзый һәм атасының атасы Бикмуш бабай белән бергә, Агыңдел яры буенда— маякчы будкасында яши. Тагын Актүш исемле яраткан этләре бар. Башка беркемнәре, хәтта күршеләре дә юк аларның. Көн дә күрә торган нәрсәләре — ямьле Агыйдел буе табигате: жиләк-жимешкә, төрле агач-ларга бай урман, матур-матур чәчәкләргә күмелгән болыннар, шул матурлыклар уртасыннан бормала- нып-бормаланып агып ятучы Агыйдел елгасының көмеш кебек суы...
Устән генә караганда, бөтенләй а;әмгыятьтән аерылган, ярым кыргый тормышта яшәүче кешеләр, диярсең. Ләкин, юк, алай түгел. Бу ялгыз будкада да заманның рухы яши. Ә повествта—сурәтләнгән заман — шау-шулы, давыллы революция заманы — гражданнар сугышы еллары. Повестьта алынган өзектә Агыйдел буена вакытлыча аклар килгән чор гәүдәләнә. Тирә- якта аклар власте; Агыйдел өстендә сирәк-сирәк күренгән пароходлар да акларныкы. Кызыл Армия акларга каршы аяусыз көрәш алып бара. Бу көрәш, фронт сызыгыңда гына түгел, бөтен илдә бара һәм аңа фронттагы сугышчылар гына түгел, илдәге барлык алдынгы хезмәт ияләре дә катнаша. Ул елларга хас булган киеренкелек, хезмәт ияләрендәге рух күтәренкелеге, геройлык пафосы маякчы будкасындагы тормышта да бик нык чагыла.
Будкага килеп-китеп йөрүче кешеләр бар: урман каравылчысы Андрей дядя, Андрей дядяга барырга юл күрсәтүне сорап килүче Костин һәм, Илсөяр исемнәрен белеп бетерми торган, башкалар. Әйе, Илсөяр, бала буларак, башта алар- иың кем икәнлекләрен белми. Ләкин тора-бара, күрә-күрә белә: будкага килеп йөрүчеләр акларга каршы аларның тылында көрәш алып баручы партизаннар, большевистик подполье белән бәйләнгән революционерлар булып чыгалар, һәм алар һәр уңайлы очракта акларның кораллы көчләрен булсын, аларның аерым вәкилләрен булсын, кыралар, тар-мар итәләр: кызылларның җиңүен—илгә яңадан совет власте кайту—азатлык килү көнен тизләтүгә булышалар. Будкага килеп йөрүчеләр генә түгел, Мәрдән абзый белән Бикмүш бабай үзләре дә совет власте өчен көрәштә актив катнашучы партизаннар икән. Илсөяр боларны белеп кенә калмый, бөек, изге " көрәшкә" турйдан- туры үзе дә катнашып китә. Башта ул үзенең шуңдый зур көрәшкә катнашканлыгын үзе дә белеп житми, ләкин тиз арада аңлы көрәшче дәрәҗәсенә үсә: башта, кая һәм нигә барганын үзе дә аңлап җитмәгән хәлдә, йомыш-юлга йөрү аркылы партизаннарга ярдәм иткән кыз, соңыннан үз инициативасы белән маякны урыныннан күчереп, акларның гаскәр төялгән парохо-дын комга утырту кебек героик эш башкару дәрәҗәсенә күтәрелә...
Повестьта фантазиягә киң урын бирелә, һәм ул — реаль тормышка, социаль җирлеккә нигезләнгән фантазия. Шуңа күрә аның ышандыру көче дә зур.
«Маякчы кызы» повестенда Гариф Гобәйнең шактый зур художество осталыгына ия булганлыгын аеруча ачык һәм тулы чагылдырган урыннар бар һәм без андый урыннарга аеруча игътибар итәргә тиешбез. Чөнки алар, әсәрнең әдәби кыйммәтен төшерми саклап бара торган урыннар булу белән бергә, авторга карата җитди таләпләр куярга да мөмкинлек бирәләр. Шул ук вакытта алар авторның үзен дә үз иҗатына карата гомумән таләпчәнрәк булырга мәҗбүр итәләр.
Повестьның беренче бүлеген алып карыйк. «Ятим бала» дип аталган
! ‘.9
бу бүлек сигез бит урын ала. Шул сигез бит эчендә никадәр бай эчтәлек! Без монда Илсөярнең, тәрҗемәи хәле, Мәрдән абзыйның ничек итеп һәм ни өчен Идел буена килеп чыгуы тарихы белән танышабыз. Илсөярнең әнисе рус кызы булган икән. Ләкин патша заманында татар авылында хакимлек иткән муллалар, байлар, староста кебек түрәләр татар кешесенең рус кызына өйләнүенә юл куймаганнар; рус авылында хакимлек иткән шундый ук эксплоататорлар: поплар, кулаклар, түрәләр рус кызының татар егетенә кияүгә чыгуын гафу итмәслек гөнаһ санаганнар. Бер-берен яраткан Мәрдән белән Варвара -(Илсөярнең әнисе) арасындагы мәхәббәт ул шартларда һәлакәткә очраган. Варвараны поплар, кулаклар кыйнап үтергәннәр. Аның атасы — дин сөреме белән башы агуланган атасы Матвей Иванович та кызын үтерүгә юл куймый булдыра алмаган. Мәрдән исә үзе дә кыйналып үтерелүдән көч-хәл . белән качып котылган. Ләкин мондый «гөнаһ» эшләгәннән соң ул рус авылында да, татар авылында да тынычлык таба алмаган. Ул вакытта әле кечкенә сабый булган Илсөярен алып, менә шушы Идел буена маякчы булып килеп урнашкан.
Бу бүлектә күз алдына китереп бастырылган коточкыч күренешләр аркылы яшь укучы әүвәлге заман турында бик күп нәрсә белә ала: авылда татар халкы белән рус халкының уртак дошманнары муллалар, поплар, кулаклар, патша инте-ресын яклаучы түрәләр булган икән. Ләкин ул дошманнар никадәр явыз, никадәр рәхимсез булмасыннар, рус халкы белән татар халкы арасындагы дуслыкны барыбер буа алмаганнар. Шул ук дуслык Мәрдәнгә үлемнән котылырга ярдәм итә. Аның солдатта үзе белән бергә хезмәт иткән Андрей дусты бар, ул аңа юл күрсәтә, һәм бу дуслар бергәләп үзләренең уртак дошманнары булган эксплоататорларга каршы көрәш алып баралар.
Билгеле, автор боларның берсен дә, без монда язганча, гади генә сөйләп бирми. Аның художниклыгы да шунда: ул безнең алдыбызга элекке заманның коточкыч бер күренешен китереп бастыра һәм шул җанлы картина үзе безгә барын да аңлата. Язучы, художник буларак, бу үзе сурәтләгән картинадан нәтиҗә .чыгарып та бирми, ләкин укучының үзенә нәтиҗә чыгарырга юл ача: — Димәк, патша Россиясендәге тәртипләр хезмәт белән көн күрүче кешеләрнең (нинди милләттән булуына карамастан) ' яшәүгә булган омтылышларын буалар, шуңа күрә хезмәт ияләре ул тәртипләр белән килешеп тора алмыйлар; аларга каршы көрәшергә, аларны җимерергә, ирекле тормыш яулап алырга кирәк, — дигән нәтиҗә чыгара уку-чы. һәм китапның алдагы бүлекләрендә тасвирланган сыйнфый көрәш күренешләре әнә шул нәтиҗә ярдәмендә беренче главаның логик дәвамы булып ялганалар.
Инде Илсөяр образының сыйнфый йөзен бирүдә аеруча уңышлы булган бер моментка тукталыйк. «Кунак бабай» дип аталган “"бүлектә алар янына бер бабайның килүе күрсәтелә. Бабай бераз кунак булгач, Мәрдән абзый Илсөярне чакырып алада, аңа кунак бабайны олы юлга кадәр озатып кайтырга куша. Илсөяр «кеше күрмәгәндә яшьләрчә җиңел атлый торган бу сәер бабайны» озата китә. Урманга килеп җиткәч, «бабай»: «Рәхмәт, кызым. Мин хәзер юлны үзем дә табармын инде. Бар, кайт, күгәрченем», ди дә бер үзе китә. Ләкин гаять тынгысыз һәм кызыксынучан табигатьле Илсөяр гамьсез генә борылып кайтып китми, «бабай» артыннан күзәтеп тора һәм күрә: «бабай», үзе әйткәнчә, Каенсар юлына алып чыга торган сукмак буйлап китми, Андрей дядя өенә таба борыла. Моны күргәч, Илсөяр, кызыксынып кына да түгел, шикләнеп күзәтә башлый. Менә бер заман «карт» Андрей дядя белән очраша, көлеп исәнләшәләр. «Бабай» чикмәнен сала, ак чәчен һәм сакал-мыекларын тартып ала да «шомырт кара чәчле, озынча алсу яңаклы, типсә-тимер өзәрлек тап- таза бер егеткә әйләнә».
120
Ул арада урман арасыннан аның янына кораллы иптәшләре килеп чыгалар.
Бер катлы бала бу көтелмәгән хәл каршында тәмам хәйранга кала. «Карт кеше дә түгел икән, Каенсарга да бармый икән, әтине дә, мине дә алдаган икән бу кеше!» Киемен-төсен үзгәртеп, ялган кием киенеп йөрүче, кара урманда яшеренеп яткан кораллы кешеләр белән эш итүче кеше кем булырга тиеш? Юлбасарлар гына шулай була. Илсөяр башкасын белми. Әйе, алар юлбасарлар!—дигән нәтиҗәгә килә бала. Тизрәк кайтып әтигә әйтергә кирәк! һәм Илсөяр кире үз будкаларына таба йөгерә. «Тизрәк урманны чыгарга да, юлда очраган беренче кешегә әлеге юлбасарлар турында сөйләп бирергә кирәк», дигән уй белән йөгерә ул. Аңа беренче булып ике солдат очрый. Алар Илсөярнең кем булуын, нигә болай йөгерүен сорыйлар.
«Илсөяр бу ике озын солдат артыннан тагы бик күп солдатлар килгәнен күрде, куркуы бераз кимеде.
Менә барысы да килеп җитсеннәр дә, Илсөяр ни эшләп йөргәнен сөйләп бирер. Солдатлар, Илсөярне ияртеп, урманга, теге куркыныч кешеләр качып ята торган җиргә йөгерерләр, тегеләрне тотып алып ябарга алып китәрләр...
Илсөяр иң башлап, бабайлар киеме киеп, сакал куеп йөргән кешене тоттырыр...
Менә Илсөяр, шул турыда әйтергә дип, башын күтәрде һәм... ат өстендәге озын мыеклы офицерны күреп, кинәт тукталып калды. Әле күптән түгел генә Ташкисәр крестьяннары белән булган хәлне исенә төшерде ул...
...Ташкисәр крестьяннарын кайсын капка баганасына, кайсын агачка асып куючылар шушылар бит инде!..»
Һәм бу палачларга ышанмый Илсөяр. Чыннан да, алар халык өчен разбойниклардан да куркынычрак бит. Ә тегеләр... Кем белә әле аларны?..
— Мин урманда ике бүре күрдем... Шулардан куркып йөгерәм,— ди Илсөяр бу солдатларга, үзе күргән шикле кешеләр турында берни дә әйтми, һәм бик дөрес эш-ли. Чөнки Илсөяргә шикле , булып күренгән теге, ур.мандагы кешеләр партизаннар булып чыга.
Бу күренештә без Илсөярдәге сыйнфый тойгының матур, художестволы гәүдәләнешен күрәбез. Бу күренеш яшь укучыларны сак булырга, дошман каршында чишелеп ташламаска өйрәтә.
Илнең азатлыгы өчен барган изге көрәштә нык булырга, дошман кулына эләгергә туры килсә, үз илеңә хыянәт итмәс өчен, дошманга серне әйтмәс һәм үз кешеләреңне тоттырмас өчен, батыр булырга, нинди каты газапларга дучар бул-саң да, түзәргә өйрәтә бу китап. Шуның белән бергә, явыз дошманның хәйлә-мәкерләренә дә алданмаска өйрәтә ул. Автор бу кыйммәтле сабакны да художество теле белән, балаларның хәтерендә нык калырлык итеп бирә.
Бер вакыт Мәрдән абзыйлар будкасы турысында аклар гаскәре төялгән бер пароход комга утыра. Аклар солдаты өерләре, яр буена , чыгып, якын тирәдәге авылларны таларга китәләр. Мәрдән абзый, бу турыда хәбәр итү өчен, Илсөярне партизаннарга җибәрә. Илсөяр күрсәткән юл белән партизаннар килеп, аклар отрядын тар-мар итәләр. Пароходны алалар.
Шушы вакыйгадан соң, аклар.раз- ведкасы Бикмуш бабай белән Илсөярне дә кулга ала, төрмәгә яба. Аны допроска чакырып, будка белән бәйләнеш тоткан партизаннар турында сорыйлар. Илсөяр күп нәрсәне белә, ләкин берсен дә әйтми. Куркытсалар да, кыйнасалар да ӘЙТхМИ.
Менә бервакыт аны бер зур начальник чакыртып ала. Искиткеч йомшак, ягымлы мөгамәлә күрсәтә.- Илсөярне алмалар белән сыйлый. Син гаепсез икән, сине чыгарып җибәрәбез, ди. Аны үз кызы белән бергә матур бакчаларда уйнатып йөртә. Илсөяр инде аны чыннан да яхшы кеше икән дип ышанырга әзер. Ләкин, сыйнфый сизгерлеге булу өстенә, бабасыннан, әтисеннән, төрмәдә очраган революционерлардан байтак сабак алып өлгергән Илсөяр уяулыгын югалтмый. «Яхшы күңелле» булып күренергә тырыш-кан начальникның һәр соравына* бик нык уйлап, тикшереп, саклык белән генә җавап бирә. Дошманның хәйләсенә алданмый,
121
Илсөяр төрмәдә авыр һәм зур сынауны батырларча үтеп чыга һәм шуның белән ул инде бик нык үскән, чыныккан, шактый революцион тәҗрибәле яца кешегә әверелә. Ул, үзенең моннан соңгы батырлыклары, тапкырлыклары белән укучы балаларны сокландырып, үскәннән үсә бара.
Балаларны совет патриотлары итеп, коммунистик рухта тәрбияләү эшеңдә «Маякчы кызы» повестеның тоткан урыны гаять зур. Гариф Гобәйнең балалар әдәбиятына биргән кыйммәтле хезмәте бу.
Ләкин бу кирәкле китапның соң-, гы басмасында да аның әдәби кыйммәтен төшерә торган кимчелекләр бар әле.
Күзгә бәрелә торган кимчелекләрнең берсе мондый характерда: автор, үз геройларын мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәт игтерү белән артык мавыгып, реаль киртәдән чыгып китә һәм чамадан арттырып җибәрү юлына баса. Мәсәлән, акларның комга утырган пароходына һөҗүм итү өчен Илсөярнең бу турыда партизаннарга барып әйтүе бик җиткән иде инде. Калганы партизаннарның үз эшләре. Ләкин автор аның белән генә канәгатьләнми, Илсөярне партизаннар отрядының командиры белән разведкага да алып бара, аның белән бергә агач башына да мендерә, карта өстендә һөҗүм планын төзүдә дә катнаштыра. Бу момент, укучы-ны ышандыра алмавы белән, Илсөяр образын үстерми, шуның белән бергә партизаннар отряды командирының дәрәҗәсен дә төшерә. Шушындый характердагы һәм кайбер кирәкмәс детальләрне озаклап тасвирлауга бирелү кебек кимчелекләр әсәрдә бар.
Повестьның әдәби яктан бәясен киметә торган кимчелеге итеп тагын шуны әйтергә кирәк: автор, үзенең бөтен көчен Илсөяр образын тудыруга гына биреп, башка образларын өстән-өстәнрәк кенә сызгалап китү белән канәгатьләнә. Дөрес, гөп ге-ройның тулы бирелүе әһәмиятле. Шулай ук Мәрдән абзый белән Бик- муш бабай образлары да ярыйсы эшләнгән. Ләкин Андрей дядя, Костин, Өмитбасп һ. б. образлар да тулы һәм җанлырак итеп бирелгән булса, «Маякчы кызы» повестеның кыйммәте тагын да бик күп артыр иде.
Әсәр гражданнар сугышы чорыннан, ягъни тарихи конкрет булган чордан алып язылган. Ләкин андагы вакыйгаларда тарихи конкретлык саклауга автор әһәмият бирмәгән. Әгәр дә автор, үз материалын тарихи яктан ныграк өйрәнеп, «аклар белән кызыллар» сугышы итеп кенә түгел, һәр ике якта булган көчләрне конкрет тарихи фонда хәрәкәт иттергән булса, бу китап аркылы балалар гражданнар сугышы тарихының бер өлеше турында конкрет белем дә ала алырлар иде.
Балалар өчен язылган әсәрдә артык булган тагын бер момент бар. Автор гомумән сыйнфый дошман вәкилләрен, аклар солдатларын сурәтләгәндә, аларны урыны-ур.ыны белән артык плакатный итеп (тышкы ямьсезлекләренә басым ясап яки гарип ител) сурәтли. Художество таләпләре күзлегеннән караганда, бу мактаулы алым булмаса да, бусы бер хәл иде әле. Ләкин автор аның белән генә чикләнми, сыйнфый дошман вәкилләре образларына карата укучыда җирәнү, нәфрәт тойгысын көчәйтү өчен, аларның әдәби рамкаларга (бигрәк тә балалар әдә-биятына) сыймый торган кабахәтлекләрен дә язудан тыелмый.
Мәсәлән, Идел аркылы кичәр өчен будка янына Ходаяр староста белән килгән патша офицерының Илсөяргә карата хайвани тойгылары кузгалуын күрсәтү, шулай ук ак солдатларның авыл кызларын, мыскыл итү өчен, пароходка алып кереп утырулары кебек ямьсез күренешләр балалар өчен язылган повесть өчен урынсыз. Андый күренешләрне алып ташлау — әсәрне ямьсезли торган шапшак таплардан арындыру гына булыр иде.
Тел ягыннан булган һәм тормыш детальләрен сурәтләүдә авторның игътибары җитәрлек булмауга кайтып кала торган характердагы кимчелекләр дә бар. Ләкин алар бер «Маякчы кызы» өчен генә хас булмыйча, Гариф Гобәйнең башка әс.әр-
122
ләрсндә дә очраганлыктан, алар турында гомумиләштеребрәк соңыннан. әйтербез.
Гариф Гобәйнең соңгы зур әсәре булган «Замана балалары» повесте турында сүз башлаганга кадәр, аның «Маякчы кызы»ннан соң язылган «Ялгыз йортта» исемле әсәре турында берничә сүз әйтеп китәсе килә.
«Маякчы кызы» кебек үк, сюжеты гражданнар сугышы чорыннан алынган бер эпизодка корылган бу повестенда Гариф Гобәй зур осталык белән бер малай образын иҗат итә. «Маякчы кызы»ндагы Илсөярне без» яшенә күрә бик зур булган вакыйгаларда катнашып, героик эшләр күрсәтүе өчен яратабыз. Илсөяр автор тарафыннан идеаллаштырылган романтик образ. Ә «Ялгыз йортта» повестендагы Тажи бөтенләй башка тип. Гарг.ф Гобәй бу китабында бөтенләй икенче алым белән эш итә: реаль тормышка якынрак Килә.
Таҗи тере, зирәк һәм тапкыр акыллы, крестьянча* практик карашлы, ирләрчә горур йөрәкле, шул ук вакытта, бала буларак, бер катлы малай. Аның эш һәм хәрәкәтләре дә гадәттәге, китапларда үрнәк ителеп куела торган әдәпле, тәрбияле ма-лайларныкына ошамый. Сугыша да ул малай, апасын да җәберли, хәтта кеше әйберен алуга да кире тормый. Ләкин автор аны шундый җанлы итеп, чьин итеп, тулы канлы итеп тасвирлый— аны чын-чынлап яратасың. Автор биредә Таҗиның тыштан караганда ямьсез булган, кимчелекле булган, ярамый торган сыйфатларыча каршы аның эчке матурлыгын куя. Малайның саф күңел- лелеге, гаделлек яклы булуы һәм, хезмәт белән көн күрүче семьясыннан чыккан, хезмәт белән көн күрүчеләр арасында тәрбияләнгән бала буларак, укый-яза белмәгән хәлендә дә, яхшы күңеллелекне, гаделлекне дөрес аңлавы, хезмәт ияләречә аңлавы аны укучыга ягымлы итә. Таҗи образында без булачак совет кешесен — артта калган илне алдынгы итеп, яңа, социалистик тормыш төзегән, үз ватанының бәй- сезлеге, азатлыгы өчен сугышта дөньяны таң калдырырлык батырлыклар күрсәткән совет кешесен тоябыз.
Таҗиның апасы Галия образы да матур, җанлы. Бу ике образ язучының алга таба зур уңышлы адым атлавын күрсәтә. Ләкин, кызганычка каршы, Гариф Гобәй үзенең бу повесте өчен сюжет сайлаганда, шак катыргыч маҗара тудыру белән мавытып, натурализмга бирелгән. Повестьның төп сюжеты — авырып, урман каравылчысы өендә яшеренеп яткан бер комиссар тирәсенә корылган. Бу комиссар хатын кеше булып чыга һәм отряды дошман белән сугышып йөргән вакытта ул комис-сар, бала табып, урман каравылчысы өендә авырып ята. Гражданнар су- 1ышы чорындагы Кызыл Армия комиссарын мондый - хәлдә күрсәтү белән килешеп булмый. Шуңа ошаган берәр факт тормышта булган сурәттә дә, аны әдәби әсәргә сюжет итеп алу — натурализм. Шуңа күрә, Гариф Гобәй мондый сюжетны сайлавы белән, үзенең шундый әйбәт образларга бай булган хикәясен шактый бозган, диясе килә.
Иптәш Жданов «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында сөйләгән докладында, совет әдәбияты алдына куелган бурычларны ачыклап, болай дигән иде:
«Совет язучылары безнең яшьләрне көр күңелле итеп, үз көчләренә ышана торган итеп, бернинди кыенлыклардан курыкмый торган итеп тәрбияләүдә халыкка, дәүләткә, партиягә булышлык итәргә тиешләр».
ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 нчы ел, 14 нче август карарында әйтелгән бу бурычлардан чыгып караганда, «ЗамаНа балалары» повесте зур әһәмияткә ия булып тора торган әсәр. Дөрес, Гариф Гобәй үзенең элегрәк язган әсәрләрендә дә совет язучылары алдында торган ул изге бурычны онытмады.
— «Әгәр дә без,— диде иптәш Жданов шул ук докладында,— яшьләребезне боеклык һәм үз эшебезгә ышанмау рухында тәрбияләгән булсак, нәрсә килеп чыккан булыр иде?.
Г23
Шул килеп чыгар иде — без Бөек Ватан сугышында җиңеп чыкмаган булыр идек. Совет дәүләте һәм партиябез, совет әдәбияты ярдәме белән (курсив безнеке — М. Ә.), яшьләребезне көр күңеллелек, уз көчләренә ышанучанлык рухында тәрбияләгәнгә күрә дә, нәкъ менә шунлыктан, без социализм төзелешендә гаять зур кыенлыкларны жиңеп чьпктык, немецларны һәм японнарны җиңүгә ирештек».
Бөек рус халкы, шулай ук Советлар Союзындагы барлык тугандаш халыклар белән бергә татар халкы да, социалистик төзелеш өлкәсендә булсын, сугыш фронтларында булсын, күп казанышларга, зур геройлыклар күрсәтүгә ирешкән икән, монда татар совет әдәбиятының да уңай яктан катнашы барлыгы ачык. Татар халкы улларыннан Бөек Ватан сугышы фронтында зур батырлыклар күрсәткән йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр арасында, татар совет әдәбияты әсәрләрен укып, көрәшкә рухланган, шуның йогынтысы астында патриотлык тойгылары көчәйгән егетләр аз булмагандыр, әлбәттә.
Яшь буынны батыр йөрәкле совет патриотлары итеп тәрбияләүдә^ТГәу^- ләткә һәм партиябезгә ярдәм иткән әдәоият эченә Гариф Гобәй әсәрләре дә (бигрәк тә «Маякчы кызы» керә әлбәттә.
«Замана балалары» повестеның топ'адетгсе, нәкъ партия таләп иткәнчә, яшь буынны Ленин—Сталин партиясенә, дәүләт эшенә чын күңелдән бирелгән совет патриотлары итеп, авырлыклардан, төрле киртәләрдән курыкмыйча, аларны җиңеп чыга ала торган итеп, күтәренке рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән. Ул Бөек Ватан сугышы елларында совет авылы балаларының патриотик эшләрен күрсәтүгә багышланган. Повестьның төп геройлары итеп алынган балаларның барлык хәрәкәтләре бөтен илне аякка бастырган гомуми киеренке көрәш фонында бара. Аның кыскача әдәби сюжеты мондый:
Авыл мәктәбенең бишенче классында укучы Хәлим исемле малай, кечкенә партизаннар турында язылган газета мәкаләләрен укып, бик нык рухлана һәм, сугыш вакытында
үзен совет патриоты дип белгән һәркемнең урыны фронтта булырга тиеш, дигән фикергә килә. Ул, авыл- _ны, укуны ташлап, фронтка китәргә хәзерләнә. Билгеле, аның бу омтылышына колхоздагы барлык зурлар каршы булганлыктан, аңа хәзерлекне яшерен төстә алып барырга туры килә. Ул ялгыз түгел, аның белән бергә китәргә теләүче иптәшләре дә бар—алар дүртәү. Ләкин аларның бу теләкләре барып чыкмый. Район хәрби комиссариаты да, райком секретаре да, яхшырак укырга киңәш биреп, аларны кире борып кайтара-лар. Малайларның серләре укытучыга да, аналарына да ачыла. Хәлимнән башкалар бу теләкләреннән кайталар. Ләкин Хәлимнең үзендә бу теләк сүнми. Ул үзенә яңа иптәш-ләр эзли башлый һәм таба да. Үз колхозларыннан Мәгъсүм, күрше колхоздан Фазыл һәм Нәҗип исемле малайлар белән сүз берләшеп, фронтка дип, дүртәүләп чыгып китәләр. Бер тапкыр сере ачылып, авызы пешкән Хәлим бу юлы хәзерлекне бик нык яшерен төстә алып бара, аларның китүен берәү дә белми кала... Шулай да, Хәлим өчен серле бер табышмак туа: инде авылдан чыгып китеп, шактый җир узгач, ул үзенең капчыгыннан бер кулъяулык һәм бер төргәк урман чикләвекләре табып, гаҗәпләнә. Аның китәргә йөрүе турында беркем дә сизмәде бит! Кем салган аның капчыгына ул яулыкны? Бик озак вакытка кадәр сер булып кала бу.
Малайлар тимер юл станциясенә барып җитәләр һәм алар шунда бер- берсеннән аерылалар. Нәҗип, салкын тидерүдән авырып, больницага керә. Фазыл белән Мәгъсүм ниндидер бер составка утырган вакытта күздән югалалар. Хәлим бер үзе аерылып кала һәм шуннан соң без Хәлимнең генә башыннан үткәннәрен күрәбез. Поездга утырып китә алмый озак азаплана малай. Ниһаять, гар- моньда яхшы уйнавын ишетеп, бер вагондагы кызылармеецлар аны үз яннарына алалар. Хәлим фронтка таба китә. Ләкин фронтка якын шәһәрләрнең берсендә тимер юл станциясен дошман самолетлары
124
бомбага тоталар. Шунда яралылар белән тулы санитар поезды була. Немецлар санитар поездын да бомбалыклар. Хәлим носилкалар белән яралыларны ташучы санитарларга булыша. Яралылар арасында үзенең әтисен дә очрата ул. һәм аны әтисе кергән госпитальгә алып, эшкә ур-наштыралар. Хәлим, повар ярдәмчесе булып, кухняда эшли. Бу. шәһәрне бик еш бомбага тотып торалар.
Бервакыт ул госпитальдә повар булып эшләүче кешенең бомбежка вакытында немец самолетларына сигнал бирү өчен яктылык маскировкасын бозуын күрә һәм, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, аңа каршы көрәшә, аны тоттыра. Бу геройлыгы өчен аны медаль белән бүләклиләр. Немец шпионы белән көрәштә алган яралары төзәлгәч, аны әтисе дә үгетләп, яңадан үз авылына кайтаралар. Хәзер инде Хәлим авылда торган хәлдә дә фронтка ярдәм итәргә мөмкин икәнлекне һәм шулай кирәк икәнлекне аңлап кайта.
Авылга кайтып, укуын дәвам иттерү белән бергә, фронтовик семьяларына, ятимнәргә, авыруларга ярдәм итү буенча тимур командалары оештыру эшендә зур инициатива күрсәтә.
Мүкләк Зариф шикелле колхоз дошманнарының жинаяте аркасында, «Ватан» колхозы хуҗалык ягыннан бик авыр хәлгә төшкән була. Атларын язгы» чәчүгә кадәр саклап, ашатып чыгарга азыклары җитми. Атларны тәрбияләү эшеңдә дә катнашалар пионерлар. Хәлим, Шәйхәттар бабай белән бергә, эштән чыккан дип исәпләнгән бер карт атны тәрбияли башлый. Шул атка азык алырга акча табуны да күз алдында тотып, Хәлим, Шәйхәттар бабай белән бергә, урман хәзерләү эшенә китә. Анда ударникларча эшли. Аннан кайтуына, үзе тәрбияли торган атның көрәеп, тазарып торганлыгын күреп гаҗәпләнә: «Кем ашата аны?». Бер төнне ул яшерен рәвештә аның атын ащатып йөрүче бер малайны күрә дә, аны куып тота. Ул кеше, малайлар киеме киенгән, Гөлгенә исемле кыз булып чыга. Теге вакытта Хәлимнең капчыгына чиккән яулык салып җибәргән, кыз да шул икән.
Пионерлар үз өсләренә оборона гектарлары чәчү бурычын куялар. Лларга 10 гектар җир бүлеп бирәләр. Пионерлар, бу җирләрне үзләре ашлап, үзләре эшкәртеп, үзләре орлык табып, тары чәчәләр һәм нәтиҗәдә, зур уңыш алып, армиягә мең ике йөз пот ашлык җибәрәләр.
«Ватан» колхозы пионерларыннан күреп һәм алар белән ярышып, күршедәге «Марс» колхозы пионерлары да шундый ук эш эшлиләр.
Теге вакытта Хәлим белән бергә фронтка дип чыгып киткән малайлардан Фазыл белән Мәгъсүмнең кайдадыр һөнәр мәктәбенә барып урнашканлыклары ишетелә. Ә Нәҗип Хәлим янына кунакка кайта. Ул, авыруыннан терелгәч, фронтка барып эләккән булган, анда батырлыклар күрсәтергә дә өлгергән һәм хәзер ул суворовчылар мәктәбенә укырга кергән булып чыга.
Шушы әдәби сюжет тирәсенә автор Бөек Ватан- сугышы чорының бик күп реаль күренешләрен һәм җанлы кешеләрне туплаган.
Әсәрнең көче — аның төп образ-ларының тормыштагыча җанлы һәм шуңа күрә күп кырлы, катлаулы булуларында.
«— Хәлим!
'Хәлим, куе кара z'Чәчле, җете кара күзле малай, сискәнеп китте, ләкин каушаганын йөзенә әз генә дә чыгармаска тырышып, укытучының күзләренә тыныч карап, урыныннан күтәрелде».
Повесть әнә шулай, беренче сүзеннән үк төп _героеның исеме беләге башланып китә һәм шушы беренче абзацта ук без Хәлимнең нөз-чыраен да, аның мәктәптә укучы бала икәнлеген дә, ниндидер ярамаган эше белән укытучысы каршында гаепле булуын да һәм ул гаебен яшерергә тырышуын да күрәбез. Укучы, бу абзацны уку белән, үз-үзенә хисап та биреп тормастан, Хәлимнең үз исеме чыккач ни өчен каушап китүе һәм каушаганын ни өчен сиздермәскә тырышуы турында кызыксына башлый. Шундый ук җанлы картиналарны . эчләренә алган алдагы җөмләләр укучыда туган кызыксынуны зурайта, көчәйтә баралар. Уку-
125
1Ы, үзен кызыксындырган сорауларга
җавап көтеп һәм үзен кызыксындырган
мәсьәләләрнең, ипчек хәл кылынуын
эзләп, һаман укый һәм шулай итеп, үзенә
кирәкле җавапларны табып бетү белән
бергә, 338 битле китапны укып чыкканын
да сизми кала.
Гариф Гобәй үзенец бу әсәрендә дә,
«Маякчы кызы»ндагы кебек, укучыга
кирәкле тәрбияне бирүдә төп художество
чарасы итеп, үрнәк булырлык кеше, ягъни
уңай герой образын тудыру юлын сайлый.
Димәк, ул теге әсәрендә дә, бу әсәрендә
дә, совет әдәбиятының иҗат методы
булган социалистик реализмның төп
принцибы нигезендә, яхшыны раслаудан
чыгып, алдынгы кеше образларын бирү
юлыннан бара. Ләкин «Маякчы
кызыендагы Илсөяр социалистик
реализмның органик бер өлеше булган
революцион романтика — яхшыны,
алдынгыны идеаллаштырып күрсәтү
стиле белән иҗат ителгән булса, «Замана
балалары»ндагы Хәлим образы катлаулы
чынбарлыкны, ялтыравыклы буяуларга
буямыйча, дөрес чагылдыру, тормышны
бөтен каршылыклары белән күрсәтү
стилендә иҗат ителгән. Бу соңгысы,
әлбәттә, катлаулырак, авыррак юл, шул ук
вакытта, тормышка якын булуы белән
ышанычлырак юл. Хәлим образында без
авторның «Ялгыз йортта» повестендагы
Таҗи образын иҗат итүдә ясаган
тәҗрибәсенең үсешен күрәбез. Хәлимне
бүгенге шартлардагы Таҗи дияргә дә
мөмкин.
Бүгенге безнең балаларга, яшьләргә
үрнәк була алырлык кешеме соң ул Хәлим?
Гел яхшылык эшләп йөрүче генә малай
түгел бит ул? Бик күп алама яклары да бар
бит аның? Әйтик, аның, мәктәп баласы
буларак, төп игътибарын укуга бирәсе
урында, фронтка китү турында хыялланып
йөрүләре; укытучысы гына түгел, райком
секретаре әйткәнне дә тыңламыйча, укуын
ташлап, авылдан качып чыгып китүе:
малайлар белән сугышулары; Гөлгенә
исемле кызга карата тупаслык
күрсәтүләре... Шундый кимчелекләре
булган малайдан ничек үрнәк алырга
мөмкин?
Аның катлаулылыгы да, тормышка
якынлыгы да шунда. Ул — балага, ягъни
дөньяга карашы әле формалашып
җитмәгән яшь кешегә хас булган бөтен
йомшак яклары белән бергә алып
сурәтләнгән. Шуңа күрә ул бала-
укучыларга якын, һәрбер бала-укучьр
Хәлимнең кимчелекләре аша үз
кимчелекләрен дә күрә. Ул кимчелекләр
вакытлы, үтә торган, төзәтеп була торган
кимчелекләр, һәм үтәләр дә алар.
Ләкин Хәлим нигездә яхшы кеше. Ул
чын мәгънәсендә бүгенге совет баласы.
Тыштан караганда шактый күп бәхәсле
яклары булган бу малайның эчке дөньясы
сокландыргыч дәрәҗәдә матур. Аның җан
хәрәкәтендә һәркемне әсир итә торган
сафлык, гаделлек бар. Аның укучыны
кызыксындырган, сокландырган ягы да,
кызыклы маҗараларыннан- бигрәк, әнә
шул эчке дөньясы. Язучы үзенең> бөтен
көчен, бөтен художниклык осталыгын
аның эчке дөньясын ачуга, җан хәрәкәтен
тасвирлауга биргән/ Хәтта аның эчке
дөньясын ачыграк күрсәтү өчен, автор
аның тышкы тупаслыкларын аңлы
рәвештә, ягъни художество чарасы
сыйфатында, көчәйтебрәк биргән.
Сүз уңаенда авторның бу мәсьәләдәге
принципларын киңрәк ачып китик. Гариф
Гобәй гомумән совет кешеләренең
өстенлеген аларның эч- . ке дөньясы бай
булуда, күңелләре әйбәт булуда күрә, һәм
шуны әдәби образлар аша күрсәтергә
тырышу аның иҗаты өчен характерлы мо-
мент. Шушы «Замана балаларыонда- гы
уңай типларга игътибар итсәк, без аларның
һәммәсенең дә тышкы кыяфәтләренә
караганда, эчке дөньялары матур булуга
басым ясалуын күрәбез. Менә гадәттән
тыш сипкелле йөзле, ләкин искиткеч саф
күңелле, иптәш җанлы, сизгер йөрәкле,
нәфис, нечкә тойгылы һәм сабыр
характерлы Гөлгенә. Әнә «тырпаеп торган
кызыл чәчләре өчен Керпе кушаматы
алган», ләкин иптәшлек намусы өчен яна
торган керсез күңелле Каюм. Менә тагын
карап торуга арык, көчсез һәм ямьсез шад-
ра битле Нәҗип. Ләкин аңарда никадәр
эчке байлык! Дусларга кара
126
та никадәр мәхәббәт, дошманга карата
ничаклы нәфрәт аның йөрәгемдә! Бу
образда без авторның, тышкы матурлыкка
караганда, эчке матурлыкны өстен кую
белән бергә, физик көчкә караганда,
кешенең рух көчем өстен куюын да
күрәбез.
Язучының матурлык мәсьәләсен болан
аңлавы һәм яшьләрне, бала- укучыларны
үзләрен барыннан да элек эчке матурлык
белән бизәргә чакыруы бик дөрес һәм
мактаулы эш. Шуның белән бергә,
авторның бу мәсьәләдә таякны бераз
кирәксез якка бөгеп җибәрүен дә әйтергә
кирәк. Кешенең эчке матурлыгына басым
ясау өчен, аны тышкы яктан ямьсезрәк
итеп бирү юлына басу дөрес түгел; совет
әдәбияты өчен характерлы стиль түгел ул.
Буржуаз җәмгыять шартларында иҗат
ителгән әдәбияттан килгән йогынты бу.
Безнең совет тормышы шартларында
тышкы матурлык белән эчке матурлык
икесе бергә җыела ала.
«Замана балалары»ның геройлары (уңай
образлары турында әйтелә) җәмгыятьтән
аерылган индивидуалист герой ителеп
түгел, ә барыннан да элек, коллективның
бер члены итеп алыналар. Әсәрнең төп
герое Хәлим өчен бу момент аеруча ха-
рактерлы. Аның характерындагы төп
сыйфатлар башка кешеләргә булган
мөнәсәбәтләрендә ачыла. Әйтик.
Гөлгенәдән башка, Каюмнан, Нәҗиптән,
Шәйхәттар бабайдан, әнисеннән башка,
ниһаять, үз колхозларындагы һәм күрше
«Марс» колхозындагы пионерлар
коллективыннан башка Хәлим образын күз
алдына китереп булмый. Ул кая гына барса
да, нишләсә дә җәмгыятьнең актив члены.
Хәлим бер үзе генә герой булып түгел, ә
бәлки, үзенә хас индивидуаль сыйфатлары
ярылып яткан хәлдә, ул үзенең иптәшләре
коллективы белән бергә гәүдәләнә. Бу
«Замана бала- лары»н уңышлы иткән төп
моментларның берсе.
Шуңа бәйләп, әсәрне аеруча җан-
ландырган тагын бер әһәмиятле моментка
тукталыйк. ’ Ул — дуслык, иптәшлек
тойгысы. Совет кешеләре очен характерлы
булган бу гүзәл тойгыга повестьта төп
урын бирелгән һәм авторның бу
мәсьәләдәге уңышы «шундый зур һәм
әһәмиятле» хәтта шуның тәэсирендә
әсәрдәге күп кенә кимчелекләрне дә
күрмәс яки сизмәс буласың.
Повестьның геройлары арасындагы
дуслык, иптәшлек тойгылары төрле
кешедә һәм төрле вакыйгаларда төрлечә
чагыла. Менә, мәсәлән, Хәлим белән Каюм
арасындагы мөнәсәбәт. Алар икесе дә
батыр, көчле һәм ил өчен зуррак эш күрсә-
тү турында хыялланалар. Алар бергәләп
фронтка китәргә булалар.
Бу турыда сүз куешалар. Бервакыт,
малайларның бу ниятләре авылга фаш
булгач, зурларның үгет-нәсихәтләрен
тыңлап, Каюм биргән сүзеннән кайта:
фронтка китмәскә була. Төптәнрәк, ягъни
зурларча уйлаганда, аның бу эше гаеп
түгел, әлбәттә. Ләкин Каюмның — 5 нче
класс баласының үз күзлегеннән
караганда, әйткән сүзеңнән кайту —
антыңны бозу — иптәшеңә хыянәт итү
булып гәүдәләнә. Иптәшем каршында
намусыма тап төшердем, дип уйлый ул,
һәм аның моңа чын- чынлап вөҗданы
газаплана.
Болар арасындагы дуслык — үскән саен
зурая, җитдиләнә бара торган дуслык...
Дүрт малай фронтка дип китеп
барганда, бер иптәшләре — Нәҗип каты
авырып китә. Аңа карата булган игътибар,
тирән кайгыртучан- лык шул дәрәҗәдә
көчле, аны укыгач, бу кечкенә кешеләрдә
шундый олы ж;ан барлыгына сокланасың.
Хәлим белән Шәйхәттар бабай
арасындагы дуслык картларга хас
тәҗрибәле акыл белән яшьләргә хас кайнар
хисләр арасындагы дуслык булып
гәүдәләнә. Бу ике көч берләшкәндә, бик
зур эшләрне башкара алалар. «Ватан»
колхозы пионерларының, оборона
гектарлары оештырып, аннан зур уңыш
алуга ирешүләре дә шул ике көчнең дусла-
шуы, берләшүе нәтиҗәсе.
Хәлим белән аның әнисе арасындагы
мөнәсәбәттә без безнең1 җәм- • гыятьтәге
туганльик хисләренең бөек гүзәллеген
тоябыз.
Хәлим белән Гөлгенә арасындагы
дуслык та матур бирелгән. Гөлгенә-, нең
Хәлимне якын күрүе — аным.
127
Хәлимгә сиздермичә, аңа яшерен төстә
булышуы, аңа теләктәшлек күрсәтүе
аркылы чагыла.
Менә бервакыт Хәлим әтисенең
сугышта үлүе турында хәбәр ала. Бу
коточкыч зур кайгыны бер үзе генә белә
әле ул. Бу турыда кей белән сөйләшергә
белми аптырап йөри. Колхоз
председателенә сөйлә- мәкче була, ләкин
аның эш күплектән, кеше азлыктан
кырыкка ярылырга җитешеп йөрүен күреп,
борчыйсы килми. Авыл советы предсе-
дателенең дә хәле шулай. Әнисенә дә
әйтми, аны кайгыга саласы килми. Ә кайгы
зур. Аны ялгыз гына күтәрүе авыр. Әнә
шул иң авыр минутта, аның кайгысын-
шатлыгын әйтмичә белүче Гөлгенә килеп,
Хәлимнең кайгысын уртаклаша, һәм бу
эпизод укучыны тирән дулкын-
ландырырлык осталык белән бирелгән.
«Замана балалары» повестеның
балаларга уңай йогынты ясый торган
яклары бик күп. Укучыны хезмәткә
мәхәббәт, авырлыкларны җиңеп чыгу,
илеңә, ватаныңа файдалы кеше булу,
авырлыкка төшкән кешеләргә иптәшләрчә
ярдәм итү рухында тәрбияли торган
эпизодларның барына да тукталып бетеп
булмый.
Гариф Гобәй иптәшнең татар совет
балалар әдәбияты өлкәсендә иң актив һәм
җитди эшләүче язучы икәнен күрдек.
Аның бу өлкәдә шактый зур күләмле
оригинал әсәрләр бирү өстенә, тәрҗемә
өлкәсендә дә күп хезмәт күрсәтүен әйтергә
кирәк. Халык әкиятләреннән «Мең дә бер
кичә» китабы, рус язучыла- рыннан В.
Катаевның «Полк улы», Ковпакның
«Путиловтан Карпатка кадәр» дигән
китаплары; Америка язучыларыннан (рус
теле аша) М. Твенның «Том Сойер»
повесте һәм Бичер Стоуның «Том агай ала-
чыгы» романы аның тарафыннан тәрҗемә
ителделәр.
Балалар әдәбияты өлкәсендә, менә
шулай, инде шактый хезмәт күрсәтергә.
өлгергән бу язучының әле иҗат өстендә
актив эшли торган чагы. Ул һаман яза, үз
иҗатында һаман яхшыга таба үсә бара. Эш
ләү, үсү процессында аңа булышу
теләгеннән чыгып, аның иҗатында күзгә
бәрелгән кимчелекләрне дә күрсәтеп
китәргә кирәк.
Нигездә балаларга дөрес, комму-
нистик рухта тәрбия бирә торган «Замана
балалары» повестенда дөреслеге бәхәсле
булган бер моментка тукталыйк. Ул —
пионерларның үзләренә аерым кыр
участогы бүлеп биреп, ашлык чәчтерү
мәсьәләсе. Бу, әлбәттә, балаларны эшкә,
ярышка дәртләндерү күзлегеннән кара-
ганда, бик кызыктыргыч юл. Үз эшенең
нәтиҗәсен күреп тору — бала кеше өчен
аеруча әһәмиятле. Ләкин колхоз
практикасында уңайсызлык тудыра торган
юл түгелме бу? Биредә бит мәктәп
каршындагы тәҗрибә участогы турында
гына сүз бармый, унар гектар җирне
балаларның үз көчләре белән генә эшкәр-
теп, үзләреннән үк орлык тапшыр- тып,
шуннан меңәр пот уңыш алу турында сүз
бара. Билгеле, мондый эшнең сугыш
вакытындагы шартларда булганлыгына
яки булу ихти- малына юл куярга мөмкин.
Ләкин аны әдәби әсәрдә гомумиләштерү,
ягъни шуңардан үрнәк алып, аны киң
практикага кертергә тәкъдим итү
урынлымы? Балаларның колхоз
производствосында актив булышлык
күрсәтүләре практикада бар нәрсә, ләкин
тормышта болай зурлар эшеннән бөтенләй
аерым төстә булмый бит ул. Балаларны
болай аерып кую бик үк дөрес булырмы
икән? Җитди эшнең уенга әйләнүе бар.
һәм «Замана балалары» әсәренең үзендә
үк «Марс» колхозы балалары бу эшне
«колхозлы» уйнауга әверелдерәләр дә.
Автор бу мәсьәләне үзе өчен дә
җитәрлек ачыклап бетмәгән. Шундый
җитди инициатива күрсәткән балаларга
зурларның, бигрәк тә партиянең,
комсомолның игътибары бик аз күренә.
Яшь буынны тәрбияләүдә партиянең,
комсомолның җитәкчелек роле йомшак ’
күрсәтелү әсәрнең җитди кимчелеге
икәнлеген аеруча басым ясап әйтергә туры
килә.
Гариф Гобәй иптәш бу мәсьәләне
җитдирәк, тирәнрәк уйлап хәл кылган
булса, бәлки колхозлардагы
128
балалар арасында киң практикага кереп
китәрлек, яңа хәрәкәт тудырырлык үрнәк
бирә алган булыр иде.
Гариф Гобәй, педагог буларак (балалар
язучысы педагог та булырга тиеш),
балаларның балалык капризларыма бик
күп ташлама ясап, ялгыша. Балалар өчен
балалык карашлары, балалык чыгышлары,
балалык таләпләре, әлбәттә, табигый.
Шулай булса да, аларның барына да юл
кую мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел.
Мәсәлән, балалар оборона гектарлары
чәчеп, фронтка дип ашлык үстергәннәр
икән, алар, әлбәттә, үзләре үстергән
ашлыкның үзләре күз алдында ук мотлак
фронтка тапшырылуын таләп итәләр.
Аларның бу балалыкларын гафу итәргә
мөмкин. Ләкин * аларның таләбен үтәү
кыен зш. Чөнки илне, фронтны икмәк,
белән тәэмин итү кебек, зур план белән
башкарыла торган эштә, поездлар
мәгълүм графиклар белән йөргән вакытта,
бер колхозның соравы белән бер яки
бер7ике вагон тарыны, беренче
станциядән үк, фәлән фронтка дип,
адреслап озату реаль тормышта булмый
торган эш. Ә безнең социалистик
хуҗалыкта исә, башбаштаклык тудыра
торган эш. Моны тик балаларның гына,
шулай була, дип уйлавы табигый. Ә
Гариф Гобәй иптәш үзенең повестенда
шулай эшләтә. Автор бу мәсьәләдә
балаларга болай эшләүнең әһәмияте
юклыгын, ягъни, дәүләт амбарына икмәк
илтеп бушату—үзе фронтка икмәк бирү
дигән сүз икәнлеген, ә үзең үстергән
икмәкне аерым рәвештә үз кулың белән
фронтка тапшыру принципиаль мәсьәлә
түгел икәнлеген аңлату юлына басарга
тиеш иде. Балаларны дәүләт интересының
барлык башка интереслардан өстен
булырга тиешлеген аңлау рухында
тәрбияләү ягыннан бу моментның
әһәмияте бик зур.
Шушындый ук хәлне Шәйхәттар бабай
белән Хәлимнең утын хәзерләү эшләрен
сурәтләгән бүлектә дә күрәбез. Аларның
урман кисүдә тырышып эшләүләре матур,
ләкин соңыннан, корал төяп, фронтка үтә
торган паровозны көтеп ал-ып, аңа үзләре,
кискән утынны үзләре ягын жибәрүләре,
үзләре төягән утынны фронтка барып
кергәндә ягарсыз дип, таләп итүләре
тормыштагыча дә түгел, урынсыз да,
кирәксез дә. Җитди түгел’ ул. Хәлимне
артык бала итеп, Шәйхәттар бабайны
акылга җиңеләйгән дивана итеп күз
£лдына китерә торган күренеш. Шуның
белән бергә, балаларда: бездә паровозлар
утын ягып кына йөриләр икән, дигән тойгы
калдыра. Ә бу безнең тимер юл
транспорты өчен нормаль хәл түгел.
Паровозга утын ягу, хәзер бездә күмер
җитмәгәндә генә була торган чара
икәнлеген аңлату кирәк иде.
Моңдый реаль булмаган урыннарны
тагын да китерергә мөмкин булыр иде.
Әдәби әсәрнең, бигрәк тә нигездә әйбәт
язылган әсәрнең ямен җибәрә торган һәм
«Замана балалары»нда гына түгел, Гариф
Гобәйнең башка әсәрләрендә дә очрый
торган бер кимчелек турында аеруча
басым ясап әйтәсе килә. Ул — теге яки бу
эш процессының детальләрен тас-
вирлаганда һәм гомумән күп кенә
детальләрдә җавапсызлык күрсәтү,
фальшька юл кую характерындагы
кимчелек.
Л1әсәлән, «Замана балалары»пда
колхоз производствосын тасвирлауга күп
урын бирелә. Колхоз производствосын
тасвирлаган бүлекләр бу әсәрдә эпизод
характерында гына түгел, аның әдәби
сюжетына да бәйләнеп баралар. Ләкин
авторның авыл хуҗалыгы эшләрен
җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәгәнлеге
сизелә.
Әйтик, пионерлар тарафыннан фронтка
җибәрелгән 1200 пот ашлыкны автор бер
урында тары ярмасы дип, икенче урында
тары дип атый. Авыл хуҗалыгын яхшырак
белгән укучы өчен бу фальшь булып
ишетелә. Авторның «тары» дигәненә
ышаныр идең, фронтта аны нишләт-
сеннәр? Тарыдан ботка пешереп булмый,
«тары ярмасы» дигәненә ышаныр идең,
пионерлар аны кайчан ярмага әйләндереп
өлгерделәр һәм алар, план буенча
билгеләнгән 1000 пот тары урынына, 1200
потта- „ ры алдылармьи, әллә тары ярмасы-
мы? дигән сораулар туа.
Балалар турында һәм балалар эчен
язылган әсәрдә мәктәп тормышын
күрсәткән детальләрдә аеруча төгәллек
булырга тиеш иде. «Замана балалары»нда
бу мәсьәләдә дә дөреслеккә туры килми
торган детальләр куп. Башлангыч
мәктәпкә карата урта мәктәпкә хас булган
хәлләр турында сөйләү, совет мәктәбе
укытучысына элекке заман укытучысы
өчен хас булган сыйфатлар- 1гһо бирү
кебёк моментлар мәктәп тормышы белән
артык нык таныш булмаган кешегә дә
сизелеп торалар.
Автор бер урында Хәлимне госпи-
тальдәге терелеп килә торган солдатлар
белән бергә, хәрби заводка экскурсиягә
җибәрә. Бу да ышандырмый: сугыш
вакытында хәрби заводларга массовый
экскурсияләр ясау аклана торган хәл түгел.
«Маякчы кызы» повестенда Өмет- баев
үзенең пулеметтан ничек атуын сөйли.
/<«Максимка»ны... тиз генә будкага таба
борып куйдым да рукоятканы кыстым.
«Максимка» бернинди дә каршылыксыз
эшли ■башлады», ди. «Максимка»ны бел-
гән кеше моның болай булырга тиеш
түгеллеген бик тиз сизә. 'Чөнки
рукоятканы «кысу» белән (рукоятка кыса
торган нәрсә дә түгел) «Максимка» ата
башламый әле.
«Кемдер, туктап-туктап тәрәзәгә
чиертте. Актүш (эт) беренче чиертүдән үк
уянып, Илсөяр янына килде дә, ’ аның
өстендәге бишмәт җиңен тартырга
тотынды» («Маякчы кызы» 156 бит). Бу. да
ышандырмый, әлбәттә. Бу урында Актүш
өрергә тотыныр иде.
«Ялгыз йортта» повестеның 263 нче
битендә Әминә Вәлиуллинага «1918 нче ел,
25 нче август» датасы белән пропуск
бирелә, ә 266 нчы биттә инде, Әминәнең
шушы пропуск белән юлга чыгып китүен
тасвирлаган бүлек: «Июльнең о/$ылы таң
алды иде» дип башлана.
Кызганычка каршы, Гариф Гобәй
иптәшнең әсәрләрендә аларның әдәби
кыйммәтен төшерә, ышандыру көчен
киметә торган моментлар шактый еш
очрый.
Гариф Гобәй иптәшнең тел ягыннан да
бетерелергә тиешле кимчелекләре бар әле.
Җөмлә эчендә артык сүзләргә урын бирү,
бер үк сүзләрне бер үк яки янәшә
җөмләләрдә кабатлау характерындагы
кимчелекләр күзгә бәрелә. Сүзне мәгънә
ягыннан урынсыз куллану яки урынсыз ча-
гыштыру күренешләре очрый. Мәсәлән
«Маякчы кызы»нда мондый җөмләләр бар:
«Илсөяр сизмәстән елан койрыгына баскан
шикелле чытаеп артына чигенде» —
(чытаю сүзе дөрес кулланылмый). Икенче
урында «Илсөяр каушарга тотынды»,
диелә. Каушау фигыленә «тотынды» сүзе
логик бәйләнми.
«Замана балалары» повестенда мондый
кимчелекләр еш очрый. «Ләкин утын
түгел, без дә капчыкта ятмый», диелә бер
урында (.194 бит).
Безнең капчыкта ятмавы аңлашыла:
чөнки ул (без) капчыкны тишеп чыга. Ә
утын нигә капчыкта ятмасын икән? Капка
астыннан мәче түгел, сыер да үтә алмый,
дигән шикелле мәгънәсез ишетелә бу җөм-
лә. «Сугышка кадәр олы кешеләр эшләгән
эшне эшли алулары белән хаклы рәвештә
масайдылар» (261). Масаю сүзен уңай
мәгънәдә куллану дөрес түгел. «... Хәлим,
шуны күз алдына китереп, чак кына кыч^
кырып җибәрмәде-. Ләкин секундның
икенче өлешендә ул чынбарлыкка кайтып,
күзләрен ачып җибәрде». Бусы артык
«китапча» яки икенче телдән тәрҗемә
ителгән җөмләне хәтерләтә.
Мондый кимчелекләр бар, алар гомумән
алганда, уңышлы булган әсәрләрне
ямьсезлиләр.
Татар совет балалар әдәбияты өлкәсендә
күп хезмәт күрсәткән, хәзерге көндә дә үсү
өстендә булган талантлы язучы Гариф
Гобәй иптәш нең мондый кимчелекләрдән
арынырлык көче, мөмкинлекләре бар һәм
ул\ яңа әсәрләрендә аларны кабат ламас,
шулай ук без тукталып үткән әсәрләрнең
яңа басмаларында да аларны искә алыр,
дип ышана быз.
.С. Ә.* №
130