Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

СТЕПАН ЩЕПАЧЕВ ШИГЫРЬЛӘРЕ
РОССИЯ
Россия, син җирдә бер генә тик Пөрәккә мәхәббәт салучы, Советлар Байрагын син генә бит Лениннан беренче алучы. Мәңгелек азатлык казандың син, Каушау юк киләчәк алдында, Хаклыкка, халыкка таяндың син, Җиңдең һәм җиңәрсең барын да! Еракка, еракка җәелгән киң Чикләрең синең, таш ярларың, Бу икс сүз: «Россия» һәм «Сталин» Дошманны тетрәтеп ташласын!
1945.
БӘХӘС
Солы, арпа һәм бодай Бәхәсләшкәннәр болай. Солы сүз алган башта: «Кем кирәкле сугышта. Мин ул—атны көр тоткан, Көнен-төнен юырткан. Сорасаң бу турыда, Сугышчы әйтер шунда: Атның көче — солыда». Бодайның гел бер сүзе: «Сукыр булмаса күзе
Бар да күрә — мин хаклы: j
Сугышта икмәк каты, Иске булса да татлы».
Арпа баш чайкый менә: «Сугыш бетү көнендә, Җиңүләр хөрмәтенә Ни эчәрләр соң тагы? Минсез булмый, сыраны, <■ Мәҗлес кәефе булсын дип, Арпадан ясыйлар бит».
1939.
ЧАЛ КЕРҮ
Тарап куям көмеш чәчләремне, Яшьләр кебек атлыйм юлымда, Ләкин мине сөйгән кызлар инде «Ак чәч» диләр минем турымда.
Яшьрәк дустан минем күңел бизде, Туеп беттем, әйтәм танмыйча,—
*
Мәхәббәтне сакла син, кадерен бел, Ә елларның кадерен тагын да. Мәхәббәт — тик татлы сүзләр түгел Ай нурында, таллар янында.
Исәнләшә белми кайберләре Чал керүен искә алмыйча.
Әйдә, ярый. Булдык кызу эштә, Еллар үтәр, кызыгып сөйләрләр: «Утызда чал кергән, ә алтмышта Картаймаган алар», диярләр.
1939.
&
Барысы булыр: кары, яңгыры да, Бит бергәләп гомер уза гел. Мәхәббәт ул ошый яхшы җырга, Ә җыр язу ансат эш түгел.
1939.
Нури Арсланов тәрҗемәләре
СИБГАТЬ ХӘКИМ
ЧЕРНЫШЕВСКИМ УРАМЫ
Чатларда бөтерелеп, әйдә, Уйнасын төньяк җиле, Йөримен, ошый ничектер
I Мина иртәнге җиде. Университет турыннан АкСыл болытлар үтә. Таш баганалар янында Уйланып тора юкә. Зыян юк, ул бераз гына Югалта төшкән ямен. Яз җитәр, сизми дә калыр Бөреләр җибәргәнен. Хәзергә салкын шул аңа, Кыш көтә туган калам. Мин менә яңа асфальтның Җылысын тоям һаман. Юлда яфраклар күренми — Җил еракларга куган.
Бу урам киң дә, тигез дә, Тын Идел өстесыман.
Балкый ул, — язгы кояш та Болай ук көлмәгәндер, Ә Ленин аны нәкъ шулай , Күрергә теләгәндер.
i Зур хезмәт калмады күмелеп Ташларның арасында, Чыңлый ул асфальттан узган Атларның дагасында. Күпме машина агыла, Аларның барышында —
I Сизәм куәтен дә илнең, Тынычлык тавышын да. һавада гудоклар шавы Тирбәлә, тагын тына. Кайсы урамга керсәм дә, Күңлем җыр белән тула.
С. ГЫЙЛЕМХАНОВ
БӘЙРӘМ ҖЫРЫ
Коендырып җирне нурларында Таң сызылды офык буйлатып, Бәйрәм котлап күтәрелде кояш, Байракларда ялкын уйнатып. Шаула, җыр, йөрәкләр шатлыгын Еракка-еракка таратып. Яңгыра башкала өстендә Рәхмәтне даһига аңлатып. Бәйрәм иртәсенең нурларында Мәгърур балкый безнең Туган ил, Гомерләрне бәхет юлларыннан һаман алга илтә торган ил. Шаула, җыр, җиңүләр шатлыгын Күтәреп югары-югары.
Җиңүче буыннар авазы Шаулатсын, гөрләтсен дөньяны.
Кояш итеп көрәш байракларын Кызыл мәйданнарның өстеннән Уза халык, күтәрелә җырлар Курку белмәс сафлар эченнән. Шаула, җыр, яңгырат күкләрне, Үт әйдә океан, диңгездән. Көрәшче туганнар исеменә Ялкынлы сәлам илт сий бездән. Утлы көрәшләрдә данга чумган Корыч сафлар алга үтәләр, Ю юллары бөек коммунизм Дөньясына табан илтәләр. Шаула, җыр, ярсынып син бүген Дөньяның илләре өстендә, Долларчы бандитлар оясын Тетрәтеп, бомбадай гөрселдә!