САКЕН ЯЗЫ
12
Була шундый вакытлар: ‘кешенең бөтен күңеле шатлык белән тула һәм кеше мондый халәтнең нидән икәнен үзе дә әйтеп бирә алмый. Әйтергә ярамый торган сер дә булмый ул. Юк, әйтеп бирә алмауның сәбәбе анда булмый. Ә кеше нилектән җаны рәхәтләнгәнен үзе дә белми. Каманың әнә шундый чагы иде. Әйе, нилектән җанына рәхәт булганын ул үзе дә белми. Бәлки, моның сәбәбе салкынча һәм бик яңа булган айлы кичкә баглыдыр, тирә-яктагы тауларга, агачларга сибелгән һәм юл өстенә төшкән тигез, зәңгәрсу яктылык шундый рәхәтлек бирәдер аңа? Бәлки, янында әзрәк караңгырак чырайлы, ләкин бик яхшы кеше булган Кесоу Мирба барлыктан шулай җанына рәхәттер аның? Яки, ихтимал, болай да тынычсыз күкрәкне егерме беренче яз үзе шулай итәдер?
Ничек кенә булмасын, Кесоу җан дусының күңеле гадәттән тыш күтәренке икәнлеген тоя иде. Аның сүзләренә аз-маз гына колак салга- лап барган хәлдә, ул өзлексез бернәрсә турында — үзен борчыган мәсьәлә турында уйлап барды. Үзендә туган шикләр белән газапланган килеш, ул күңеленнән Никуалага да, Константинга да, гомумән аның тәкъдиме турында шикләнергә батырчылык иткән һәркемгә каршы кызу бәхәскә керә иде. Конкрет тәкъдимнәр мәсьәләсенә килгәндә исә (райондагы эшлекле кешеләр иң башта шуны таләп итәләр иде әл-бәттә), эш бик ачык төс алмаган иде әле. Әгәр дә Шәфкать кыясы төрле файдалы сыйфатлардан мәхрүм булып, корыга горурланып утыручы табигать күрке генә булып чыкса, кукуруза кырын ашлау турындагы планнарының пыр тузасын аңлый иде Кесоу. Икенче яктан караганда үз кулларына, крестьянның җирдән алырга мөмкин булган бөтен байлыкны ала белүенә ышанып эш иткәндә, ул кыядан башкада ерып чыгарга мөмкин. Яшерми генә әйткәндә, ул кыядан һәм ашламадан башка да файдаланылмаган бик зур мөмкинлекләр бар иде әле. Ничек кенә булмасын, эш катлаулыланып китте. Мәсьәлә кыяның сыйфатын белүгә барып терәлде. Ә аның сыйфатын билгеләү эше Сакен өчен җиңел эш түгел. Аның өчен махсус лаборатория кирәк, анализ...
Кама, Рәшитнең (ул Рәшит турында сөйләп килә иде) ничек итеп дүрт чиләкне берьюлы күтәрүе һәм аларны пичек итеп җиргә тәгәрәтеп җибәрүе турында сөйләп, рәхәтләнеп көлде. Кесоу тик шунда гынз аның ни турыда сөйләгәнлеген аңлады, моңарчы исә Каманың суз-
♦ Ахыры, Башы Ю нчы санда.
лоре аның колагына кермичә, ерактан килгән коры яңгырау булып кына ишетеләләр иде.
— Тукта әле, — диде ул. — Нишләде соң ул сездә Рәшит?
— Ничек нишләде? Ишетмәдеңмени? Мин сиңа бер сәгать буена шуны сөйләп киләм ич. Ул безгә булышырга алынды. Рәшит ул бик шаян, күңелле кеше. Нина белән көлә-көлә күзләребезгә яшь килеп' бетте.
— Син аның белән шулай шаярып сөйләштеңмени?
Кама борынын күтәреп куйды.
—• Менә моның кадәр генә, һич тә шуннан артык түгел!
Алар берничә адым дәшми бардылар.
— Ә теге күркә — Никуала ничек? — дип сорады Кесоу, аның чырае һаман да караңгы иде.
Кама Никуаланъпң үзләренә килүе, аларның тормыш-көнкүреш хәлләре белән кызыксынуы һәм аның, «үтеп барышлый гына кереп чыктым», дип әйтүе турында сөйләп бирде.
— Ялганлый ул, — дип куйды Кесоу.
— Ул безгә налогны киметергә вәгъдә итте, картларга карата шундый закон бар, ди.
— Ә кемегез карт сезнед?
— Әти, әни...
Ул бит синең башыңны әйләндереп йөри, шуны аңламыйсың- мыни син? Турысын гына әйткәндә, сиңа ярарга тырыша!—диде Кесоу, тавышын күтәреп. — Налогны киметерлек власть юк аның кулында. Синең атаң белән анаң да андый яшькә җиткән картлар түгел.
— Әгәр дә шундый закон бар икән? — диде Кама, аңа каршы төшеп.
Ләкин Кесоуиың бу турыда ишетәсе дә килмәде. Ул, үзенчә, Каманы үз артыннан йөрүчеләрнең ярарга тырышуларын бик җиңел кабул итүче кыз дип табып, аны битәрләргә тотынды. Кесоуның чәнечкеле сүзләре бетмәс-төкәнмәс төсле тоела иде. Кама аның сүзләрен кире кагарга тырышып карады. Берничек тә ышандыра алмагач, елап җибәрде. Кесоу, аны кызганып, кочагына алды, кыз, карышусыз аңа буйсынды.
Кесоу, үзенең битен кызның салкын битенә кысып, аның колагына иркәләү сүзләре әйтергә тотынды; ул әйткән сүзләр бәйләнешсез булсалар да, аларның мәгънәсе иң аңгыра кызга да аңлашылырлык иде. Каманы тынычландыру өчен шул җитте, һәм алар, татулашып, бер- берсеннән бик риза булып, ары киттеләр. Кесоу Каманың яхшы күңелле һәм ягымлы булуына, бигрәк тә аның сүз тыңлаучан булуына куанып бетә алмый, һәм ике гашыйк, дөньядагы бөтен нәрсәне оныткан шикелле, кочакланышкан хәлдә, ай яктысында бергә баралар иде.
Тынлыкны башлап Кама бозды.
— Ни өчен син үз турында бернәрсә дә сөйләмисең?—диде ул ягымлы тавыш белән.
— Ә нәрсә сөйләргә соң? Эш — эш инде ул. Сабанга чыгуыбыз турында беләсең инде син. Халык әйтә, иртәрәк әле, ди... Кыскасы, бөтен Сакенның исе китте. Ә безгә нәрсә? Без агрономия кагыйдәләре буенча эшлибез... Константин белән әзрәк әйтешеп алдык...
Әнә анысы юкка, — диде Кама һәм аның кочагыннан чыкты ___________
2>л яхшы кеше. Аның белән дә килешә алмасаң, үзеңә үпкәчә инде’
— Эш анда түгел, Кама. Бөтенләй башка мәсьәлә. Ышанмый ул мина. Үгезне мөгезеннән эләктереп алырга кирәк, ә ул...
Кесоу Каманы үзенең ниятләре белән таныштырды’ Шәфкать кыя сының гади кыя гына түгеллеге факт. Табигый хәлендәге ' фосфоәит склады борын төбеңдә генә тора дигән сүз. Колхоз өчен хәзинә инде а«
35
Ә Константин бу хәлнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңламый шикелле.
— Шулай булса да, син аның белән кычкырышырга тиеш түгел,— диде Кама. — Ул яхшы кеше.
Гадәттә Кама, мәгълүм бер урынга килеп җиткәч, кулларын егет кулыннан ычкындыра, тузган чәчләрен яулыгы астына тыга һәм, куркынып, тирә-ягына карана башлый иде, — менә шул сызыкка җитеп киләләр иде инде алар. Кесоу бүген артык ашыгучанлык күрсәтмәде. Кызны бик зур булып үскән чинар агачы күләгәсенә алып керде ул, һәм алар, җайлы гына итеп, агач төбенә сыендылар.
һава гадәттән тыш саф пде. Сакен елгасы үзәненнән тигез генә булып гөрләү тавышы ишетелә — шарлама тавышы ул. Борылып аккан Сакен елгасын, буеннан буена ай яктыртып, көмеш төсенә керткән иде.
Гашыйклар алларында җәелеп яткан матур күренешләрнең тантаналы булуы белән кәефләнәләр, тик Кама гына, сагаеп, тынлыкка колак сала, юлда ишетелгән һәрбер шыгырдау тавышыннан сискәнеп китә.
Шундый бер ялган шытырдаудан куркып, тынычланганнан сон, Кесоуга мондый сорау бирде ул:
— Карале, Кесоу, син шөһрәт сөюче кеше түгелме?
Кесоуның уйлары бу минутта кайдадыр биектә-биектә гизә иде, бәлки аның хыялы Гуагуа тавы түбәсеннән дә югарыдарак булгандыр, шуңа күрә Каманың андый соравын кинәт кенә аңлый да алмады ул.
— Ничек дидең? Шөһрәт сөюче? — дип гаҗәпләнде ул. — Белмим... Алай дип уйламыйм... Нигә андый сорау бирәсең син миңа?
— Болай гына...
Тик, Кесоу бик тырышып үтенгәч кенә, кыз эшнең нәрсәдә икәнен әйтеп бирде.
— Никуала безгә сине бик зур мактанчык дип, шөһрәт сөюче дип сөйләп утырды.
— Ул, әлбәттә, тупасрак итеп әйткәндер әле?
— Ихтимал.
Кесоу уйга калды. Шөһрәт! — бик күпертеп әйтелгән сүз булмасмы бу?
— Ничек дип әйтергә соң сиңа?.. Менә мин, фронтта сугышып йөргәндә, һаман сезнең турыда уйладым, үзебезнең Сакен турында... Ә шөһрәт турында?.. Юк, андый нәрсә башыма да килмәде.
— Нигә син үзеңнең медальләреңне тагып йөрмисең?
Кесоу аны яңагыннан сөеп куйды.
— Әгәр дә син шулай кирәк дисең икән, тагармын, ә бәйрәм көннәрендә инде — әлбәттә тагам...
— Юк, син мактанчык түгел...—дип куйды Кама, акрын гына итеп.
Егет тагын аны үзенә тартып китерде, кыз ышаныч белән башын аның күкрәгенә салды, һәм алар, бергә булу бәхетенә чумган хәлдә, шушы төнге дөнья шикелле, тынып, сүзсез калдылар.
13
Бригадада эш кызганнан кыза барды. Кесоу беркемгә дә тынгы бирмәде. Берәрсе аз гына акрынрак кыймылдый башласа, — хәзер җавапка чакыра иде ул. Барыннан да күбрәк Антонга эләгә иде; бригададагы иң авыр әйләнә торган кеше дә шул булгандыр шул.
Кырга бөтен кешедән соң чыга иде ул: я үзем авырдым дип, я балалар йөткерде, йокы бирмәделәр, дип аклана иде.
Аны. хаклы рәвештә, һаман битәрләп торучы Гудалга каршы:
— Мин шундый кеше, — ди идс ул. — Син миңа кагылма... Ничек булса да мин үзем карармын... Моңарчы яшәдем әле, аллага шөкер,
37
ЬШдем. Мине өзлексез битәрләп торасы юк... Мин, туганкай, ирек свюче кеше — менә шул!
Бәхәсләшүчеләр янына Кесоу килеп кушылды.
н Я әле> — диде ул, — әйт әле, дускай, нинди ирекне яратасын
— Нинди булсын!—диде Антон.—Мин, туганкай, шуны яратам: мИҢа У?, акылым белән эшләргә булсын, ә кеше акылы белән түгел... Нигә өйрәтәләр мине, әйтерсең, мин үз гомеремдә кукуруза чәчел карамаган. Юк, туганкай, мин үз акылым белән эшләргә яратам!
— Әгәр дә үзеңнеке генә җитмәсә?
— Ничек дидең?! — Антон кып-кызыл булды һәм үзендә булмаган Җитезлек белән сикереп торды.
— Карагыз әле, җәмәгать!—диде Кесоу, алар янына җыелган крестьяннар төркеменә мөрәҗәгать итеп. — Безнең Антон дусыбыз әйтә, фәкать үз акылым белән генә яшисем килә, ди. Ә мин әйтәм, ул эшне яратмый, дим, ялкау, дим! Моннан берничә ел элек, үз акылы белән генә яшәгән вакытта, Антон читән өйдә бөрешеп утыра иде. Шуннан, бервакытны колхозга керде бу — һәм без аңа адәм рәтле өн салып бирергә булыштык. Шулай итеп, Антон аякка басты һәм, аякка баскач, борынын күтәрә башлады.
— Бер дә алай түгел! — дип чәрелдәде Антон.
Кесоу, чебеннән качкансыман Антонның ачы тавышыннан качарга тырышып, дәвам итә.
— Иптәшләр, мин сездән сорыйм: шушымы инде аның безгә рәхмәт әйтүе?
— Дөрес, дөрес!—дип куәтләде аны Гудал.
— Аның комын кагып чыгарырга кирәк, — дип җавап бирде кайсыдыр.
Антон, кисетын кулында әйләндергәләп, сүзсез тора иде. Кесоу, крестьяннарның аны дөрес аңлауларын һәм үзен яклауларын тоеп, һаман кискенрәк була барды.
— Менә нәрсә, Антон, — диде ул. — Әгәр дә минем бригадамда булудан авырсынасың икән — юлыңа ак җәймә әнә, берәүне дә көчләп тотмыйбыз... Тик, соңыннан үкенерлек булмасын! Әгәр дә инде безнең белән бергә эшлисең килә икән — шаяруларыңны ташла, эшкә тотын. Аңладыңмы?
Крестьяннар үз урыннарына таралды. Антон, бүреген басып киеп, алар артыннан иярде.
Төш вакытында бригадага Никуала килде. Ул җир өстенә кырын гына.карап алды, сабан төрәне белән актарып чыгарылган бер кәсне аягы белән тибеп җибәрде.
— Эшлибезме? — диде ул.
Кесоу аның янына килде. Исәнләштеләр.
Никуала буразналарга кырын күз сала-сала, ни дияргә белмичә, сөргән Җир өстенә кереп әйләнде.
— Күпме?
— Тирәнлегеме? Егерме-егерме биш сантиметр, — дип җавап бирде Кесоу.
— Ашлаячаксыңмы?
Кесоу, күзләре белән тишә язып, председательгә карады.
— Каршы киләсеңме?
— Минме? — Никуала иңбашларын җыерып куйды.—Минем ни катнашым бар монда? Миннән рөхсәт сораганың юк ич синең... Яхшы барып чыга икән — рәхмәт диярбез... Начар булса — сүгәрбез.
— Анысы инде, шулай булырга тиеш... — Кесоу Никуаланы култыгыннан алды. — Борчылма. Мин барын да сезгә язып бирәм...
38
— Язып? — диде Никуала гаҗәпләнеп. Ул һәртөрле язудан курка иде.
— Әйе шул, заявление... аңлатма дисәң дә ярый. Теләсәң пичек дип атарсың...
. Председатель ни әйтергә теләгәнен ачык аңлатмаган тавыш белән «һм» дип куйды: янәсе, аңлатма дип атыйсың икән, аңлатма дип ата. Гомумән, бригаданың эшеннән канәгать булды ул.
— Күрәм, Антон ярыйсы тырыша монда, — дип куйды Никуала.
— Аңлаттык үзенә!..
Никуала, башка бригадалар янына барам, анда эшләр начаррак тора, дип, Кесоу бригадасы белән саубуллашты.
— Начальство тиешле югарылыкта тора, — дип куйды Кесоу һәм бик ныклап сабанына ябышты. — Җырлагыз! — дип кычкырып җибәрде ул.
Җыр мәсьәләсендә Сакен кешеләре ялындырмый инде. Җырны яраталар алар. Крестьяннар хор белән җырлап җибәрделәр. Җыр башта ятышсызрак чыкты, аннары акрынлап көйгә төшә барды—төшә барды. Алар җырлый, һәм җыр белән көчләре арта барасыман иде.
Бу җирдән түбәнрәк урында торучылар гаҗәпләнеп бер-берсеннән сораштылар:
— Кайда җырлыйлар болай?
Алар шулай җырлаучыларның кем булуын эзләгән арада, зәңгәр күк йөзеннән узган кош шикелле, өсләреннән таныш, күңелле җыр яңгырап узды:
Тау итәгендә, яшел аланда '
Тора бер болан,
Яшь бер болан ул...
Күрмәдеңме тау итәгендә
Шул яшь боланны?
Ах, дускаен көтә ул болан,
Дускаен көтә
Көннәр буена, көннәр буена...
Күрмәдеңме снн боланны Шул ямьле көндә?..
14
Рәшитнең Сакенга юл бөтенләй өзек вакытта кайтып керүе һәр өйдә сөйләнә торган хәбәр булып китте. Ничек кайткан ул? Кеше үткесез бөтен киртәләрне ничек үткән? Бер үзе тәвәккәлләгәнме, әллә тәҗрибәле аучылар аңа юл күрсәткәнме? — һәммәсе дә бик кызык иде болар. Рәшит бернәрсәне дә ачык итеп әйтми, шаярып кына җавап бирә һәм район властьлары тарафыннан ниндидер тырышлык күрсәтелүе турында ымлый, — янәсе, моның өчен махсус чаралар күрелгән була. Рәшитне начар белүчеләр җилкәләрен кашып куялар: «Әһә, димәк, бу егет зур түрә булырга тиеш!»—дип уйлыйлар алар. Ләкин Рәшитнең колхозда аяк киемнәре тегү мастерское ачарга ниятләве тагын да ■күбрәк сүзләр тудыруга сәбәп булды.
— Мин яңа модалы итек тегүче булам, — ди иде ул, горурлана биреп.
Сакенда яңа модада итек тегүче — колак ишетмәгән хәл бит ул. Башта моңа берәү дә ышанмады. Аңлатмалар алу өчен авыл советы секретарена мөрәҗәгать итәргә туры килде. Егет (бу вакытта аның томавы беткән иде инде) Рәшитнең яңа аяк киемнәре мастерское мөдире буласын раслады. Ни әйтсәң дә, шаккатыргыч хәбәр иде бу.
Ләкин ул арада Кесоу Мирбаның гадәттән тыш бер эш уйлап чыгаруы турында, аның кукуруза һәм тәмәкедән зур уңыш алырга
39
Жыенуы турында тагын да кызыйлырак хәбәр таралды да, Рәшит турындагы хәбәрне икенче планда калдырды; бөтен халык арасына та- I ралган көчле фикер алышулар дулкыны арасында бөтенләй югалып калды ул хәбәр.
Яца хәбәрне һәркем аеруча кызыксыну белән каршы алды. Чынлап та бит, Кесоу Мирбага ышанмаска да, аның белән килешмәскә дэ мөмкин, ләкин моңарчы күрелмәгән күләмдә уңыш алу турындагы хыял үзе генә дә сокландырырлык!
Яшь бригадирның четерекле планнары турында авыл совет председателенә бирелгән сорауларга Никуала аңлашылмый торган сүзләр белән мыгырдап кына җавап бирә иде. Ул аның планнарын расларга карар итә алмый иде, күрәсең. Шул ук вакытта бу планга каршы төшәргә дә теләми иде ул, чөнки ахыр чиктә аның ни белән бетәсе билгеле түгел иде. Сакенлылар әйтмешли, бүдәнә хәленнән дә начаррак иде аның хәле: утырып торырга да ярамый, очып китәргә дә куркыныч.
Кесоуның Шәфкать кыясы турындагы планнары, гаҗәпкә каршы, һәркемгә караганда да бигрәк кибет мөдире Адамурны кызыксындырды.
— Рәшит, — диде ул бервакыт үзенең дусына, исе китмәгән булып кына, — Көмеш Болында дары уйлап чыгарганнармыни?
— Ә бәлки динамиттыр? — дип сорау белән җавап бирде аңа Рәшит, чираттагы эчү мәҗлесеннән соң уйлары чуалган иде аның.
— Әлеге теге кыяны бик кыйммәтле дип сөйлиләр, — диде AдaмypJ уйчан тавыш белән. — Гаҗәп бит!
Ләкин Рәшитнең уйлары дөнья эшләреннән бик еракта гизә иде.’ Бутылкадаш дусының сүзләренә бөтенләй әһәмият бирмичә, ул, көтмәгәндә, югарыда әйтелгәннәргә бернинди мөнәсәбәте булмаган тост, әйтте.
— Мәхәббәт өчен! — диде ул һәм бер тоташтан стаканын бушатып та куйды.
Адамур, аны аңлаганын белдереп, күз кысып куйды.
— Ә бит җир минеке... — дип дәвам итте ул бераз сүзсез торганнан соң. Һәм, тирән көрсенеп, өстәп куйды: — Әйе, минеке иде.
— Нинди җир ул, Адамур?
— Җир дә, ул җир өстендәге кыя да — минеке. Быел, дускай, ул кыядан зур байлык алачаклар...
— Байлык алсалар ни? Кесоу юләр түгел, сиңа шиш кына күрсәтәчәк ул.
— Шулай дисеңме? Шулай да ул миңа туган тиеш бит...
Рәшит Адамурга стаканының төбен күрсәтте — бу инде типтерергә яратучы кешенең нәрсәгә ымлавын бик ачык аңлата торган хәл. Стакан яңадан аракы белән тутырылды.
— Адамур, сөйләшеп кара син үзе белән, елап ал азрак, зарлан, бәлки азрак өлеш чыгар үзеңә... Сакен—аю өне бит ул, көтмәгәндә үзеңә уңай килеп куюы да бар... Сакен бит бу — шуны исәпкә ал син, үзенә күрә кабатланмый торган Сакен, хәтта, бәлки, . бердәнбердер ул...
— Бик шомарган кеше шул ул — Кесоу, — диде Адамур, өметсезләнеп. — Ярты җир йөзен җәяүләп узган диләр үзен... Ярый, ни булса да булыр!
Алар чәкешеп алдылар.
—- Беренче дәрәҗәле мастерской өчен! Синең мәхәббәт эшләрендә уңышка ирешүең өчен! Ишеттем: Кама артыннан бик шәп йөрисең икән. Күңелең төшкән икән, тәкать тотарлыгың калмаган икән, нигә аптырап торырга! — Адамур аңа якын ук иелеп шыпырт кына ’әйтеп
40
куйды. — Буркаң, җитез атың, яхшы дусларың булса — кыз кесәндә, дигән сүз!
Рәшит Адамурның кызарып бүртенгән йөзенә ягымлы карап куйды.
— Әгәр дә синнән ярдәм сорасам?
Адамур үзенең шешенке һәм йонлач кулын сузды аңа:
— Тот кулымны!
15
Сабан сөрү тәмамланып килә иде инде. Тагын берничә генә аяз көн кирәк иде. Ләкин һавалар сизелерлек дәрәҗәдә бозылып китте. Көньяктан болытлар җыелып килде. Алар, вак кына яңгыр сибәләп, Сакен өстеннән узалар...
Кесоу иртәдән алып кичкә кадәр кырдан кайтмый. Эш җитәрлек иде аңа: нишләргә һәм ничек эшләргә икәнен һәркемгә күрсәтеп бир, сөрүнең тирәнлеген күзәтеп тор, иртәгә эшлисе эшләрнең һәммәсен дә белеп, алдан хәзерләп куй... Үз участогыннан канәгать иде Кесоу. Җире нинди генә булмасын, тик шунысы яхшы: ул бер тирәгә тупланган, звено белән звено арасы кеше кычкырган тавыш ишетелерлек ераклыктан ары түгел. Ә аның туфрагы җирән төстә икән инде, тоташ ком катыш кызыл балчыктан гыйбарәт икән, — анысы инде дөнья яратылган көндә үк Сакенның өлешенә чыккан көмеше. Сакен җиреннән, әгәр аның мәрхәмәтенә генә ышанып торсаң, чын уңыш түгел, ә бары сәдака гына алырга мөмкин. Әгәр дә инде аның җаена гына тормыйча, (таләпчәнрәк буласың икән, — анда, әлбәттә, икенче эш.
Гудал буйволларын кызулый, аның ачы тавышы басуның бөтен почмакларында ишетелә. Кесоу, гадәттә, көн азагында Гудал звеносына килеп кушыла һәм бригадир белән звено башлыгы бергәләп кайтырга чыгалар.
Гудал, бригадирны куып җитеп, аның белән тигезләнгәч, кесәсеннән кечкенә записка чыгарып, Кесоуга бирде.
— Нәрсә бу? — диде Кесоу гаҗәпләнеп.
Чирек бит дәфтәр кәгазенә, рама эченә алынып, түбәндәге сүзләр язылган иде:
Чакыру
Иртәгә, якшәмбе көн, килүегез үтенелә.
Электр яктысын ачып эцибәрү булачак.
Кул куючы Гудал
— Оһо! Нәкъ шәһәрчә, билетлар белән... Бик зур рәхмәт,— диде ул Гудалга. — Төзеп бетердегезме?
— Барын да улым башкара. Шундый тынгысыз, мине дә терле шуклыкларга котырта. Кил, күңел ачарбыз. Ничектер, шикләнебрәк тә торам әле... Шулай ук минем улым биредә, Сакенда чынлап ук электр яктысы кабыза алыр микәнни, ә?
— Монысы өчен тагын бер тапкыр рәхмәт, — Кесоу кәгазьне, пөхтә генә бөкләп, кесәсенә салып куйды. — Хәзер инде без буразнаның тирәнлеген үлчәп алыйк.
Кесоу буразнага үлчәү билгеләре сызылган таягын тыкты. Гудал белән икәүләп җир өстенә иелделәр.
— Егерме дә юк. Начар сөрәсең, тугайкай, — диде Кесоу, ачуыннан дулкынланып. — Катырак басьш сөр, халык алдында хур итмә мине.
— Әй, шайтанны!—диде Гудал, төкереп. — Шул ике сантиметр борчыймыни соң сине?
— Әйе, борчый. Кирәк була-нитә калса дип, хәтереңдә тот: ике сантиметрга тирәнрәк булса — яхшырак, ике сантиметрга саерак була
41
икән —начар, туганкай. — Һәм Кесоу, Гудалның ачык чыраенда җәберсенү билгесе чагылганны күреп, йомшаграк төстә дәвам итте. — Ошамыймы әллә? Әгәр дә көлкегә калсак, планны тутырмасак.^ ничек булыр соң? Еез бөтен шартын китереп сөрергә тиешбез. Ашлама турында оныт. Бернинди кыя юк дип бел.
— Ничек соң ул алай? — дип кычкырып җибәрде Гудал. — Ничек булмасын ул кыя?
Кесоу торды (ул чүгәләгән иде).
— Хәлләр төрлечә булып чыга бит ул, Гудал. Әгәр дә ул кыядан бернәрсә дә чыгара алмасак? Димәк, ул чагында бөтенесе бетте дигәк сүзме? Юк, без кыядан башка да теләгәнебезне булдырырбыз. Төшенәсеңме? Бәлки,’ әйткәнебездән бераз кимрәк алырбыз, шулай да ярыйсы булыр. Өч йөз потка ышандырам.
Ул кулын сузды. Гудал, аз гына уйланып торды да, такта шикелле каты учы белән аның кулына шапылдатты.
... Кичкә таба һава соры төскә керде. Җил исеп җибәрде. Көзге көн шикелле, салкынаеп китте. Ә аннары, әйтерсең, кемдер күк йөзендәге бөтен болытларны бергә җыйды да аларны Сакен өстенә тотып сыкты: күңелсез, чәнечкеле яңгыр яварга тотынды; җиргә су тамчысы түгел, энәләр яуган шикелле иде.
Явымлы караңгы) кичләрдә, әгәр дә иртәгәге көнең борчып тормаса, ихтыярсыз йокы басучан була.
Андый кичләрдә, тирә-якка очкыннар чәчә-чәчә, яп-якты булып учагың янып торганда, дөнья турындагы уйларың да шул учакка карап утыручы семьяң белән чикләнә торгандыр. Андый кичләрдә дөнья бусаганың икенче ягында — күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык ыржаеп торган җирдә бетәдер кебек тоела. Тик кайдадыр шунда, күңел төбендә генә өметле хыял яши: озакламый таң атыр, көн туар, — кешеләрнең киң кырларга чыга торган ишекләрен ачып җибәреп, күз алдында очсыз-кырыйсыз гүзәл дөньяны яктырта торган көн туар. Ул вакытта инде синең өең, җир идәнгә ягылган һәм тәрәзәдән-ишек- тән искән җил белән соры көл мамыгы тирбәлеп торган учаклы өең бик тыгыз булып тоелачак.
... Сакенның өй түбәләрендә яңгыр шыбырдый. Урамдагы тар сукмаклар буйлап елгалар ага. Кешеләр, бөтен ишекне томалап, пәрдә шикелле булып коелган суны, кайчан бетәр инде бу, дип, сабырсызланып күзәтәләр. Җемелдәп кенә янган учак яктысы тыш якка чак- чак кына күренә. Сакен елгасы кабара. Тагы аз гына күтәрелсә, елганың югары ягындагы таулар аша ташып, болганчык су түгелә башлаячак. Иртән исә Көмеш Алан кешеләре, куллары белән ишарәләр итә-итә, Чикләвек Үзәне кешеләре белән сөйләшәчәкләр...
Кесоу, караңгыга күзләрен текәп, тәрәзә төбендә утыра. Куыклы лампа яктысы төшкән тәрәзә пыяласын юып су ага.
Өй эче тын. Әтисе дә, сеңелесе дә йоклый. Идән астында эт чиный, начар төш күрә булса кирәк.
Өстәл өстендә китаплар тезелеп ята. Кесоу аларны әкрен генә актара. йокысы килми аның. Бераз гына ямансу. Фронтта булып үткән шушындый ук бер төн хәтеренә килә аның. Алда һөҗүм сугышы тора иде ул төнне. Землянка эче бөркү. Кыр сумкасы өстендә язылмаган бер бит кәгазь ята. Кәгазь хәтта тонык, тигезсез яктылыкта да искиткеч ак булып күренә. Кесоу өенә хат яза һәм аның күз алдына өе, якын кешеләре, караңгы чырайлы Гуагуа тавы, тау түбәләрендәге кар киртләчләре, котырып аккан Сакен елгасы килеп баса. Алар барысы да еракта-еракта, фронттан меңнәрчә километр җирдә!.. Язган хатын бөкләп, өч почмаклы итеп төреп, аның өстенә адрес язган вакытта ул үзенең туган авылындагы тын тормышны, андагы көньяк.
42
кояшын, тынычлыкны сагынган иде. Ниһаять, Кесоу үз өендә! Менә ул — ата йортының, җылы почмагы. Ләкин кайда соң тынычлык? Юк ул! Күрәсең, Кесоу тынычлык өчен яралган кеше түгелдер.
Кесоу дәфтәр эзләп таба да аның уртасыннан ике бит кәгазь ертып ала. Бүлмә буенча әрле-бирле йөри. Сәгать төнге ике. Сакенда бөтен кеше йоклый, кешеләр күптән инде җиденче төшләрен күрәләр. Бөтен авылда, бәлки, бер Кесоу гьша йокламый торгандыр... Ләкин ул йоклый алмый, истәлекләр йокы бирми аңа...
Моннан өч ел чамасы элек, Кесоулар эшелоны Москва янындагы бер урында туктаган иде. Җәйге айлы төн иде. Кемдер шунда, вагон түбәсеннән карагач, Кремль күренә, диде, Кесоу вагон түбәсенә менде, анда халык шыгрым тулы иде инде. Бары да бер якка —- Кремльгә карый иде. Ләкин Кесоу, никадәр генә тырышып карамасын, — берни дә күрә алмады, башкалар да күрми иде булса кирәк. Ләкин, ничек кенә булса да, Кремльнең киртләч стеналарын күрәсе килә иде алар- ның, һәм барысы да, вагон түбәсеннән нинди яхшы күренә, дип гаҗәпләнәләр иде.
— Тиздән яктыра, иптәшләр, — диде шунда кинәт кемдер,— ә иптәш Сталин йокламый... Бервакыт ул безнең штабка сәгать иртәнге биштә шалтыратты.
Бу сүзне әйтүче тынып калды, һәм бөтен кеше, ихтирам белән тынлык саклап, яңадан алга карый иде.
Кесоу, сугышчыларның вагон түбәсеннән төшеп бетүләрен көтеп алып, бер үзе калды һәм кешеләр күрсәткән якка — Кремльгә бик озак карап торды...
Ул өстәл янына утырды да, каләмен кара савытына манып алып, эре-эре хәрефләр белән язарга тотынды: «Сакен авылының партия оешмасына. Бүгенге көнгә...» Бер минут чамасы уйланып торганнан соң, ул язганын сызды һәм кәгазен, бөтәрләп, өстәл астына ыргытты.
— Әгәр дә район газетасына язып ярдәм сорасам, ничек булыр икән? — диде Кесоу, телсез стеналарга мөрәҗәгать итеп.
һәм шунда ук ул мәкаләнең исемен дә язып куйды: «Җирле ашламалардан файдаланырга». Ашламалар?.. Шунда караңгылык эченнән Константин күренгән шикелле булып китте. «Ә ул кыяга үзең бик нык ышанасыңмы соң син?» — дип сорый кебек ул.
Константин белән сөйләшкәннән соң, анализ ясамыйча торып, бер эш тә эшләп булмаячагы ачык иде инде, — чөнки ниндидер бәләкәй яшелчә бакчасы турында гына сүз бармый бит, сүз колхозның бөтен кырларын ашлау турында бара. Белгән кешеләрдән киңәш сорарга кирәк.
— Юк, район ярдәменнән башка барып чыга торган эш түгел бу!
Кесоу тагын бүлмә буйлап әйләнеп чыкты, лампаның филтәсен төзәтеп куйды һәм, өстәл янына утырып, инде нык карар белән кәгазь өстенә иелде, озакка иелде ул бу юлы, бәлки, таңга/’ кадәр дә башын күтәрмәс...
16
Кесоу гадәттәгедән соңрак уянды, һәрвакыттагыча, күзен ачуга, искергән, каралган түшәм тактасын күрде ул һәм аны, һәрвакыттагыча җентекләп карарга тотынды. Ә кровать янындагы стенада шаян кояш нуры уйнаклый иде — беренче кояш нурларының шәүләсе иде ул. •
Күк йөзендә болытлар бөтенләй булмаган да диярсең. Төн буе яңгыр астында ятып, үтәдән-үтә җебегән җир өсте кояшта бик тиа кибәргә тотынган. Табигать тынычланган, тик тыну белмәс Сакен елгасы гына үкереп дулкынлана, аның ачуының чиге юксыман тоела.
43
...Карар кылынды. Ул районга китәчәк һәм}1 язгы ташкыннар аркасында юллар өзелгән булуга карамастан, ничек кенә булса да, барып җитәчәк... Кесоу киерелә һәм, авызын ачып, иснәп куя.. Ул, өстәл өстеннән бер бит кәгазь алып, аны карарга тотына. Ул кәгазьдә уңышны күтәрү турында төрле фикерләр язылган.
Кесоу бу кәгазьне йомарлап өстәл астына ыргыта — хәзер аңа кирәге юк инде аның. Константинга карата кинәт кенә кабынып киткән ачуы сүрелгән иде инде егетнең. Чыннан да„- нинди начарлык эшләде соң ул Константин? Эшкә җитдирәк карарга мәҗбүр итте — бары шул гына... Күз алдында һаман кояш нуры уйный аның. Ә тышта— якты, язгы көн. Кесоу тагын бер тапкыр киерелеп куйды. Кровать шыгырдап китте...
Нина килеп керде. Бер савыт кайнар кәҗә сөте керткән иде ул.
Син мине иркәләп бозасың,—диде Кесоу.
Нина, кровать янына урындык китереп, кулындагы сөтен шуның өстенә куйды.
— Вак-вак кына йотып эч. — Ул өстәл өстендә күз йөртеп алды: — Нәрсә син, язу яздыңмы әллә? Ни турында?
Кесоу җавап бирмәде. Нина, кәгазьләрне актарып карый-карьш, үз алдына үзе .сөйләнүдә дәвам итте:
— Күп тарткансың... Төтен... Балта эләрлек... «Җирле ашламалардан файдаланырга»... Алай... Димәк, кыя турында... Әти әйтә, коры хыял ул, ди. Көлә. Ә кеше алдында сине яклый... Гариза. «Сакен авылы партия оешмасына»... Ә кичә Кама белән без синең турыңда сөйләшеп алдык...
Кесоу Нинаның бу соңгы сүзе белән артык кызыксынмаган шикелле күренергә тырышты.
— Ә Рәшит һаман аның тирәсендә әйләнә...
Кесоуның, Сакен егете буларак, йөрәге ярсып тибеп куйды: ул ачуыннан, кайнар сөтне кабып, авызын пешерде.
— Шайтан алсын үзен!—дип куйды ул, ачуланып. — Тамагымны пешердем!
— Ә син ашыкма... Ошамый миңа ул Рәшит...
— Фу, шайтан, нинди сөт булды соң бу!.. Нишләп ошамый? Көнләшәсеңме?
Нина пырхылдап, көлеп куйды.
— Минем ни катнашым бар анда? Сиңа көнләшергә кирәк иде, миңа түгел.
— Алайса, минем дә катнашым юк1!
Үзенең гыйшкы төшкән кызга булган нечкә тойгыларын мөмкин кадәр яшерергә тырышу—Сакен кешеләрендә борынгыдан килгән гадәт ул. Гыйшык тоткан Сакен кешесенең берсе дә үзенең гашыйк икәнлеген әйтмәс һәм беркайчан да кеше бар җирдә үзенең тойгыларын күрсәтмәс, сөйгәненә карата бөтен көче белән тыныч канлы булып күренергә тырышыр. Тау халкы арасында шундый гадәт кабул ителгән Һәм ул анда әдәплелек, нәзакәтле мөгамәлә билгесе булып санала; шул ук вакытта ул бик күп аңлашылмаучылыклар чыгуга’ да сәбәп булып килә, чөнки яшьләргә, тойгыларын шулай яшереп йөрү аркасында, алданырга да бик мөмкин.
— Әти көтә сине, — диде Нина, кәгазьләрне куеп. — Хәер, сез Гудалларга бара торгансыздыр әле?
Кесоу үзенең кунакка чакырылганлыгы турында хәтерләде.
— Әйе, барып килербез...
Якуп баскыч өстендә, бер уңайга гына тироәлеп^ үзенең билен ышкып утыра иде. йөзенә татлы тынычлык билгесе чыккан иде аның; |адәттә, көннәр явымнан аязга таоан үзгәргән чакларда шундый була иде аның чырае. Кесоу аңа үзенең шәһәргә, район җитәкчеләре янына барырга ниятләве турында әйтте. Улының гаҗәпләнүенә каршы, карт аңа каршы килмәде генә түгел, хәтта куанды да.
— Дөрес, — диде ул, билен ышкудан туктап. — Бар, сөйләш. Күрен... Синең урыныңда булсам, миң теге кыяның туфрагын да алып барыр идем әле. Агрономнар тикшереп карасын иде үзен... Кызганычка каршы, дөньяның читендә торабыз бит, югыйсә ул кыя мәсьәләсе күптән хәл кылынган булыр иде инде...
— Анда — түбәндә ашлама дигәнең муеннан. Меңәр километрдан ташыйлар. Безнең Сакендагы кебек түгел анда!
— Сакенның бәхете юк булып чыга шул,—диде карт.—Эх, кирәк булган бит кемгәдер, тупны иң биек өй түбәсенә ыргыткан шикелле, безне әллә кая—таулар өстенә ыргытырга.
— Сабан сөрү эшен бетергәч тә шәһәргә китәм,— дип куйды ули
— Синнән башка да ерып чыгарбыз. Бригадада бөтен эшләр үз тәртибендә бара.
44
Юл ачылу белән үк шәһәргә чыгып кит...
— Юл ачык инде,—диде Нина кухня . яктан. — Рәшит кайткан бит әнә!
Карт төкереп куйды.
— Ул башкисәр себеркегә атланып та үтәр...
— Борчылма, әти, — диде Кесоу, — ничек тә барып Җитәрмен.
Кесоу атасы белән Гудалларга киткәндә кичке караңгылык куерып килә иде инде. Карт үзенең иң яхшы черкаскасын, кабардин буркасын, өйдә эшләнгән йон башлыгын киде. Таякка таянып, эре генә атлап бара иде ул. Улы, атасына хөрмәт күрсәтү йөзеннән, аның сул ягыннан бара һәм, аягы авыртудан бигрәк, күнегелгән гадәт буенча, бераз чатанлый иде.
Алар Гудалларга беренче булып диярлек килеп җиттеләр. Капка төбендә аларны әйбәт кенә бер егет — Гудалның улы Смел каршы алды. Смел шәһәрдә умартачылык курсларын бетергән һәм шуннан бирле колхоз умарталыгында эшли иде. Ләкин үзе болай никадәрле киң күңелле, сүз тыңлаучан кеше булса да, кортлар белән (дөресрәге, кортлар аның белән!) тыныша алмый һәм үзенең шундый эштә булуын-нан бераз ояла иде.
Ул, хөрмәт күрсәтү йөзеннән, кунакларны алдан җибәреп^ алар артыннан кечкенә капканы ябып куйды. Кесоу ишек алдында эленеп торган электр чыбыкларын күрде.
— Димәк, керосин белән маташу туйдырды сине?—диде Кесоу, электр чыбыкларына ымлап.
— Туйдырмый ни!—дип җавап бирде Смел, оялчан гына көлеп.— Мин болай уйлыйм: әгәр дә барып чыга торган булса, үзләре теләгән тагын берничә кешегә ясап бирергә була, дим. Эш хакы өчен акча алмыйм. Әйдә, шаулап торсын бездә станцияләр.
Кесоу аның кулын кысты.
— Ничә яшеңдә син? — дип сорады ул. — Егерме өчтә? Күп түгел. Ә ничек соң, әтиең булыштымы?
Егет колак артын кашып алды.
— Беләсеңме нәрсә, — диде ул төртелә-төртелә, — яңалык кайчакта кешегә ошап җитми бит ул. Тиз генә ышанып бетмиләр. Әти дә шулай... Ә мин чынлап тотынгач инде, күрә бу, туктатырлык түгел... Нишләсен? Дөресен генә әйткәндә, бик каты булышты.
Якуп аның кабыргасына төртеп куйды.
— Гөнаһлы булма, улым, — диде ул, — атаңны гаепләмә. Өйдә эшләнгән бөтен эш — ата кеше эше. Ә ничек булсын соң? һәрнәрсәнең үз законы бар!
Якуп бармагы белән аның корсагына төртте. Смел, кечкенә бала шикелле, сикереп китте һәм кычкырып көлеп җибәрде. Аңа карап, Кесоу
45
да көлде. Ниһаять, карт та түзмәде: көлүдән һәм йөткерүдән дерелди башлады.
— Улларыбьпзны әйтәм, үзебезгә караганда югарырак очалар бит, ә? Шәп бит? — диде ул, баскычтан йөгереп төшеп килгән Гудалга мөрәҗәгать итеп.
Кухня яктан хатын-кызлар чыгып килгәне күренде. Аларның берсе озын буйлы, арык гәүдәле, вакытыннан иртә агарган чәчлесе — кунакларга таба атлады.
Ул — Гудалньпң хатыны иде.
— Хәерле көн, Камачич,— диде Якуп, аныц белән бөтен йоласын китереп исәнләшеп. — Бер дә картаймыйсың син!
—- Юкны сөйләмә, Якуп, — диде хатын, аны туктатып. — Кызганычка каршы, бу дөньяда көзге дигән нәрсә бар бит.
Ләкин Якуп тыелмый иде. Ул төрле юллар белән Камачичны, яшь чагындагыдан бөтенләй диярлек үзгәрмәгәнсең, дип ышандырырга тырыша иде. Бөтен көче белән якты йөз күрсәтергә тырыша иде карт.
Кесоу Смелдан электр машинасы турында сорашты, аның ничек хәрәкәткә килүе белән кызыксынды.
— Ә сез, кунаклар чакырганга кадәр, аны сынап карадыгызмы соң? — диде Кесоу.
— Бернинди карышусыз ток бирәчәк, — диде Смел, үз-үзенә нык ышанып. — Менә күрерсең!
Аның кара күзләре Кесоуның йөзенә төште һәм Кесоуга каршысын- да тау тәкәсе тора кебек тоелды: шундый зифа, төзек гәүдәле, ут шикелле җитез һәм бирелмәс егет иде бу. Смел, кунакка таба иелеп (ул аңа караганда күп озын буйлы иде), ышанып әйтте:
— Безнең биредә шундый егетләр бар, теләсәң тавыңны актарып ташларлыклар. Менә күрерсең, тиздән башкаларда да ут булачак, һәркем үзенә машина булдырачак.
— Ә бәлки берне дә берәгәйлене төзергә кирәктер? — дип куйды Кесоу.
— Дөрес!—дип кычкырып җибәрде егет, кулын шапылдатып.— Берне, ләкин зурны ясау яхшырак, дисеңме?
— Яхшырак, Смел, күп тапкыр яхшырак. Менә берәр елдан соң ясарбыз әле, ә син баш механик булырсың. Я, ни дисең?
Егет уңайсызланды.
— Әлбәттә, риза, дип әйтәм инде. Ә хәзергә, вакыты җиткәнче менә бу да...
һәм ул Кесоуны үзе ясаган станцияне карарга алып китте.
Кунаклар акрын җыела иде. Иң соңга калып килүче кеше Никуала булды.
— Гафу итегез, — диде ул бусагага аяк басу белән. — Эш бик тыгыз: сөрү эше бар, планнар, бүтәннәре...
Эшлекле кеше булып күренәсе килә иде аның. Никуала белән бергә Сакенның врачы да килде. Тәҗрибәле кешеләр шунда ук докторның, бәйрәмгә ашыгып, алдан ук исерткеч эчеп килгәнлеген сизеп өлгерделәр (врачның сүзенә караганда, бу гадәт аңарда Сакенга, ягъни «шушы тишеккә» килгәч кенә пәйда булган икән).
Якуп, врачка ярым шаян төстә бармак янап:
— Спиридон, сине минем арка көтә, — диде.
Спиридон кулын күкрәгенә куйды. Аның бу йоласы: «Хезмәтегезгә хәзермен», дигән мәгънәне аңлата иде.
— Безгә бүтән врач булса начар булмас иде, — дип пышылдады Константин Кесоуга. — Районга баргач, шул мәсьәләне куй әле.
— Ярар, — диде Кесоу. — Сөйләшермен.
46
Кичке караңгылык көчәйде, өйдә лампа кабызырга, ә өйалдына берничә тычкан уты яндырып куярга туры килде. Буа янындагы яшьләргә соңгы хәзерлек эшләрен факел яктысында тәмамларга туры килде.
Камачич, кулыннан килгән кадәр, кунакларны күңелсезләндермәскә тырыша иде. Ул, түшәмгә асылган электр лампасын күрсәтеп, сүзгә кереште:
— Улым әйтә, менә шушында ут яначак, ди.
Кесоу, хуҗа хатын янына килеп, аны кулыннан алды.
— Син моңа ышанмыйсыңмы, әни кеше?
— Ышану кыен, улым...
— Берничә минут сабыр ит, ышанырсың.
Почмакта картлар утыра иде. Якуп алар янына килде. Камачич «ышану кыен» дигән сүзен әйткәч, алар аңа борылып карадылар.
Кыш бабай шикелле ап-ак сакаллы, кып-кызыл битле бер карт аны битәрләп алды.
Нәрсә син анда, хуҗа ханым, Сакеины хур итмәкче буласыңмы әллә? Берәр чит кеше тыңлап торса, ни әйтер, алла сакласын!
Камачич каршы сүз әйтмәкче булган иде дә, үз чиратында Якуп битәрләргә тотынды аны.
— Ай-Һай, Камачич! Гаҗәпләнерлек ни бар соң монда? Шәһәрдәге шундый ут турында әллә ишеткәнең юкмы синең?.. Ай кебегрәк яна ул электр: яктырта, ә җылытмый. — Ул, җайлабрак утырып, тагын дәвам итте: —Минем беркайчан да беркемгә дә көнләшеп караганым булмады, дуслар, ләкин менә соңгы елларда бездән түбәндә — тау артларында торучы авыллардан көнләшәм. Аларда электр яктысы бар. Уңай килде аларга, шайтан алгыры, сугышка кадәр үткәреп калырга өлгерделәр. Ә менә уңышсызлык ни өчендер безнең өлешкә туры килде...
— Сугыш-сугыш инде ул, — диде Константин, сүзгә катышып, һәм аның тигез, тыныч тавышы шунда ук бөтен кешенең игътибарын үзенә тартты. — Электр уты бездә дә күптән булган булыр иде, сугыш комачаулады. Менә юл мәсьәләсе дә бәла бездә... Сугыш чыгып китмәгән булса, безгә һичшиксез самолет йөрер иде. Хәтерегездәме, сугыш алдыннан бер самолет төшкән иде бит бирегә?
— Фанерадан ясалганмы? — дип сорады Якуп.
— Ә сез көлмәгез,—диде Константин, җитди итеп, — брезенттан ясалган булса да, бик яхшы иде ул... Я, гомумән алганда, ул кадәрле зур бәла түгел бу, берәр елдан электр утыбыз да булыр, самолетлар да килә башлар үзебезгә, ә бәлки анда юл да салып җибәрербез әле.— Ул, алдына иң яраткан ашамлыгы куелган кеше шикелле рәхәтләнеп, өстәп куйды: — асфальт юл салсак, ә?
— Әйе, бик яхшы булыр иде бу! Картлар, бу сүзләрдән бик канәгать булып, йөткерешеп алдылар, рәхәтләнеп кулларын уып куйдылар. Бүлмәдә беразга тынлык урнашты...
Ишек алды акрынлап, кызыксынучылар төркеме белән тулды. Никуала кызышып китте. Ул тиз арада кечкенә киңәшмә оештырып алды. Тантанага гомуми характер бирергә карар кылынды. Бу фикерне Константин куәтләде. Гудал, ни әйтергә белми, аптырап тора иде. Ул үзенең мондый зур мәҗлес уздырырга хәзерләнмәгәнлеген әйтте ничаклы кунак җыелган бит! Кемдер берничә чиләк аракы китерергә өс- тенә алды. Башкалар да аңардан үрнәк алдылар.
— Сез халык белән сөйләшкән арада, без барын да оештырып өлгерербез, — диделәр алар.
Оештыручылык ролен мәктәп директоры Мушаг үз өстенә алды (коеп куйган оратор һәм купшы кеше иде ул). Купшы итеп тегелгән коверкот чалбар балагының саксыз гына итеп итек кунычы эченә тыгылган булуы аның уз милкенә исе китмәгәнлеген күрсәтеп тора иДе (Сакен кызларына ошый торган сыйфат иде бу).
47
Константинның киңәше буенча, Мушаг Гудал өендә булган тантана уңае белән речь сөйләде.
— Иптәшләр!—днде ул илһам белән, сүзен тәмамлап. — Электричество бик күптән бар нәрсә һәм кешеләр аның уңайлыклары белән бик куптән файдаланып киләләр... Мин сездән бүгенге вакыйга турында тиешенчә уйлануыгызны үтенәм... Безнең күз алдында үскән Сакен малае уз көче белән электростанция төзи. Әгәр дә сугыш булмаган булса,-безнең инде күптән чын электростанциябез булган булыр иде. Бүген Гудал өендә һәм аның якын күршеләрендә ут кабыначак. Ләкин, иптәшләр, мин авыл советының кушуы буенча белдерәмен, кырык сигезенче елда без үзебезнең колхоз электростанциясен булдырачакбьиз!
Бу сүзләр кул чабу тавышлары һәм төрле шатлык авазлары белән күмелде. Тантана чын-чынлап чиксез зур күләм алды. Барлык тантаналарны тудыруга беренче сәбәпче булган Совет властена карата әйтелгән рәхмәт сүзләре дә шундьнй ук көчле алкышлар белән каршы алынды.
— Ура, Сталинга!—дип кычкырдылар төркем эченнән, һәм ишек алды тульв халык моңа б'ер төптән шаулатып кул чабу белән җавап бирде.
Көтмәгәндә өй алдына олы яшьтәге бер кеше йөгереп менде. Ул башыннан башлыгын тартып алды да, аны һавада болгый-болгый дулкынланып кычкырып җибәрде:
— Кадерле дуслар! Акрын!.. Акрын иптәшләр!.. Тәкъдим кертәм: бөтен авыл бер булып, үз акчабызга төзергә тәкъдим итәм әнә шул..-, электричествоны...
— Электростанцияне диген, — дип булышты аңа Мушаг.
— Электростанцияне! — дип кабатлады сөйләүче.
— Кабул итәбез! — дип җавап бирде төркем. Бу хәл Никуаланы аптырашта калдыра 6’ашлаган иде дә, Константин аны тынычландырды.
— Акыллы тәкъдим, диде ул, — халык шуны тели икән — димәк, дөрес тәкъдим.
— Ә район? — диде Никуала.
— Булса ни, үзебезнең теләк турында белдерербез, тиешенчә форма- сын китереп, сорарбыз.
Смел үзенең иптәшләре белән бергә буа тирәсендә чуала иде әле. Сөзәк итеп урнаштырылган улак очына канатлы тәгәрмәч куелган. Тәгәрмәчтән электр машинасына каеш тартылган. Машина янында рубильник һәм вольтметр беркетелгән такта. Барлык хикмәт менә шулардай гыйбарәт. Кызыксынучы кешеләр, гаҗәп-хәйран калып, шулар тирәсендә уралалар иде.
— Әй, Смел, эшләр ничек?—дип кычкыра сабырсыз тамашачылар. Андыйлар һәркайчан табыла бит ул.
Смел аларга каршы берәр шаян җавап бирә дә башыннан алата канауга кереп югала. Пычрак эчендә казынып, көрәк белән канау стеналарын чистарта. Биш минут чамасы вакыт үткәч, ул аннан, морҗа чистартучы шикелле пычранып килеп чыга.
— Кара, кара, җен!—дип кычкыра кызлар аңа, бармаклары белән төртеп күрсәтеп. — Бөтенләй җен төсле!
Картлар Смелта. карап хәйран калалар: укымышлы кеше шул Смел, әңтеп тә торасы юк.
Менә иң киеренке минутлар җитте: тап-таза гәүдәле икс егет буа тактасын ачып җибәрде, улак буйлап шаулап су агьш китте. Машина янына Мушаг белән Смел килде.
-- Югарыга карагыз! —дип кычкырды Кесоу, лампочкаларны күрсәтеп.
Менә каеш эшли башлады, нечкә тавыш белән машина гүләргә тотынды, лампочкаларда, кечкенә яшен шикелле, ут күренде дә... сүнде.
48
— Каеш өзелде, — диде Мушаг.
Күләгә шикелле, Ннкуала артыннан калмый йөрүче Адамур шыпырт кына мыскыллап әйтеп куйды:
— Кызганыч. Егетләр ашыктылар. — һәм көлеп җибәрде.
Кухнядагы хатын-кызлар учак яктысында эшлиләр иде, чөнки бөтен тычкан утларын буа янына алып китеп бетергәннәр иде; алар урынына электр яктысы бирәбез, дип вәгъдә иткәннәр иде дә, кызганычка каршы, электр уты күренергә теләмәде.
Чирек сәгатьтән сон каешны ялгадылар. Машина яңадан гүләргә тотынды, һәм тантаналы тынлык эчендә кинәт лампочкалар кабынып китте. Өйдә дә, кухняда да, өйалдында да, ишек алдында да, капка төбендә дә, абзарда да, кое төбендә дә яна иде алар. Әйе, яналар! Бер минут үтте, ике минут үтте, биш минут...
Кычкырган тавышлар ишетелде:
— Смелны бире чакырыгыз!
— Молодец! Чөяргә кирәк үзен!
һәм Сакен кешеләре үз араларында Смел исемле башлы егетнең барлыгына куаныштылар.
Күптән инде кувшиннарга тутырып аракы ташыла, ит белән чүрәк телемнәре өләшенә иде. Күпләр исерешеп алырга да өлгергәннәр иде, ә ут һаман яна да яна иде. \
— һәм ул шулай яначак та,—диде Кесоу, — Сакен елгасы кипмичә торып, сүнмәячәк.
Әйе, дусларым, Сакен өчен тарихи төн иде бу, әйе, гаҗәеп төн!
17
Авыл малае кулъв белән табылган «шәһәр уты» Сакен кешеләрен шул кадәр гаҗәпләндерде, — белмим, электр энергиясенең беренче тапкыр табылу вакыйгасы дөнья халкын бу кадәр гаҗәпләндерә алган идеме икән? Билгеле, алар мондый утның гомумән дөньяда барлыгына түгел, ә аның Сакенда булуына гаҗәпләнделәр. Әйтерсең, авылны кемдер күтәреп алды да аны бик күп километрлар еракка, түбәнгә —шәһәргә якынрак урынга күчереп куйды.
Крестьяннар, Смелны төрле якка әйләндереп, аньв, беренче кат күрүләре шикелле, кызыксынып карыйлар иде.
Сорау бирәләр иде аңа:
— Димәк, чынлап та син моны үзең ясадың, ә?
— Ничек дип әйтергә соң сезгә, — дип җавап бирә аларга Смел, ачык чырай белән елмаеп. — Телисең икән, сиңа да шундый нәмәстә ясап бирергә булышам? — ди һәм, кулларын кесәсенә тыгып, үзе белән сөйләшүче кешегә эре генә карап тора.
Тегесе, егетнең буй-сынына сокланып, әйтә:
— Син, мөгаен, моңардан зуррагын да булдырырсың. Валлаһи.
Беркөнне иргә белән, шәһәр яктысын карарга дип, Шангәрәй Канба карт та килеп җитте. Ул, ишекне бикләтеп, тәрәзә пәрдәләрен төшерергә кушты.
— Хәзер миңа шул хикмәтле көчне күрсәтегез инде,—диде ул.
Бүлмә эче җиңел чә генә җемелдәп торган саргылт ут белән яктырып киткәч, карт, бер сүз- дә дәшмичә, өйалдына чыкты һәм машинаны карарга китте. Машина янында бик озак басып торды ул. Өстенә укалы черкас камзолы кигән, кулына чикләвек таягы тоткан, ап-ак чәчле бу карт бөтен галәмнең серләрен белергә тырышучы пәйгамбәрне хәтерләтә иде. Ул, Гудалга мөрәҗәгать итеп, тантаналы тавыш белән әйтте:
— Син — чын ир кеше.
Аннары, бүрәнә өстенә утырып, тәмәке янчыгын чыгарды, тезе өсте*
I )
на чакмаларын таратып салды. Улының улы — ун яшьлек малай аңа ку йомшартып бирде. Гудал да чүгәләп утырды.
Шангәрәй искереп беткән чүлмәк трубкасын җай гына тутырды. Ул үзенец абага шикелле коры иреннәрен тавышсыз гына кыймылдата иде.
— Кем өйрәтте моны сиңа, Гудал? — дип сорады ул, күзләре белән буага таба ымлап.
Гудал, берәр файдалы сатулашу вакытында була торганча, кулларын уып куйды).
— Улым, — диде ул. — Минем малай.
— Ничәдә ул, Гудал?
— Егерме өчтә.
—■ Өйләндермәдеңме әле үзен?
— Юк әле, иртәрәк.
Карт чакма ташыннан очкын чыгарырга кереште. Бик җайлап, мавыгып эшли иде ул бу эшне; куына ут кабынгач, аның болай тиз яна башлавын әрәм санаган кебек күренде ул. •
— Синең малай икән, — диде ул, тарала башлаган фикерен җыеп алып. — Ә кем аны акылга өйрәткән?
— Ничек дип әйтим сиңа. Шангәрәй? Мәктәптә укыды ул... Төрле нәрсәләр уйлап чыгарырга бик әвәс. Бервакыт шулай шәһәргә китте бу... Шунда төрле хикмәтләр карап йөргән... Миннән акча сопап, төпле машиналар сатып алды. Барлык тимер-томырларын ташып бетергәнче берничә тапкыр барып кайтты.).
— Гаҗәп, валлаһи, гаҗәп! —дип куйды карт, авызыннан трубкасын алып. — Заманы шундый, күрәсең...
Шангәрәй тынып калды һәм яңадан трубкасын авызына капты. Зәңгәрсу тәмәке төтене күзләрен каплады аның. Үткән гомерен исенә төшерде ул. Биш агай-эне иде алар — биш арслан кебек, Канба малайлары. Шангәрәй—иң кечесе. Иң өлкәңе, Дауд исемле, яхшы күңелле, искиткеч кеше иде. Ул үзенең кан дошманы булган Маршан князь куштаны тарафыннан үтерелде. Арттан кадап үтерделәр аны... Авыр тусһпа-, гы җинел булсын! Ә бит ун кешегә җитәрлек көче бар иде аның! Юк, яшел тау түбәләре аның кебек бүтән егетне күрә алмадылар!.. Икенче абыйсы да бик сылу егет иде, — анысы, ниндидер алпавытның аты өчен Себер китеп, юкка чыкты. Гаепсезгә эләккән, диделәр, тоткында балавыз шикелле янып, эреп беткән, ди. Калган ике абыйсы — берсеннән- берсе шәп егетләр иде, эчәргә бик яраталар иде алар. Мәҗлестән-мәҗ- лескә йөртәләр иде аларны, һәркайда тамада итәләр иде үзләрен. Алары аракыдан һәлак булды, эчләренә сары су төште. Ә бит әниләре әйтә иде үзләренә: «Эчмәгез!»—ди торган иле. Әрәм булдылар, мескеннәр, шундый яхшы егетләр иде!.. Ә соң Шангәрәй үзе? йодрыгы белән сугып, үгезне ега иде ул, көчен кая куярга белми иде. Әйт кенә — җәһәннәмнән ут алып кайтырга да кулыннан килә иде аның. Ләкин бөтен бер гасырдан артыкка сузылган гомере нәрсәгә сарыф ителгән аның? Аяклары аиыг ни өчен йөз илле ел буена күтәреп йөрткәннәр?
— Эх, Гудал, Гудал!—дип пышылдый карт. — Нинди кыз'ганыч, нинди әрәм...
— Нәрсә турында әйтәсең, Шангәрәй?
— Үземнең гомер турында әйтәм, Гудал. Үзем кызганыч. Әрәм үткән гомер... Менә монда мәче тырный. Көнләшәм, Һәр яхшы әйбергә бик комсыз бит мин. Син мине аңлый алмассың... Тыңла менә мин әйткәнне. күпме гомер сөрдем мин бу дөньяда; гомерем буе бәхеттән, шатлыктан бер касә аракы эчү турында, кечкенә генә бәхет турында хыялландым. Ә менә хәзер килеп гомеремнең ахыр елларында мин ҮЛ бәхетне күрәм... Бәхет касәсен дә күрәм... Ләкин хәзер мин аны күтәрерлек хәлдә түгел шул, кулларым хәлсез, буем җитми
Карт авыр сулап куйды һәм, урыныннан торып, китәргә җыенды. Гудал 1. ?С. ә.- № 11
50
белән саубуллашты да, оныгының кулбашына таянып, акрын гына- ишек алдыннан чыгып китте.
Юлда Кесоу очрады аларга.
— Я, ничек?—диде егет. — Гудал йортьв ошадымы?
Шангәрәй кулын каш өстенә куйды.
— Синме бу?—диде ул карлыга төшкән тавыш белән. — Караман оныгымы?.. Бабаңа ошагансың, бөтенләй бабаңа... — Ул үз юлында дәвам итмәкче иде.
— Бер генә минутка... Үтенеп сорыйм, — диде Кесоу, кыюсызлык белән генә картның юлын бүлеп. — Безгә кереп чыкмассыңмы?
— Керә алмыйм,—диде карт, башын чайкап. — Өйгә ашыгам, иркенләп хәтеремә төшерәсе нәрсәләрем бар... Беләсеңме? Менә бу Гудалның бабасы... Бик мәзәк кеше иде мәрхүм... Оныгы да бабасына ошаган. Нәрсә?
Кесоу аңа үз соравын бирергә ашыкты:
— Минем шуны беләсехм килә, — диде ул, — безнең өй артындагы соры кыя турында сиңа нәрсә мәгълүм?
— Кыя турында?
— Әнә теге Адамур җирендәге кыя... Элек аның җире булган урында...
— Нинди Адамур ул? Кем улы ул?..— Карт күзләрен кысты. Анын авыр-авыр сулавы ишетелеп тора иде, әйтерсең аңа, үпкә урынына, тишелеп беткән иске тимерче өргече куйганнар иде. — Бик күп кыялар турында беләм мин... Телисеңме, мин сине ничек итеп дары ясарга өй- рәтәм?.. Күп ясарга туры килде аны миңа... Кара тау кыясы ташын ваклап тавык тизәге белән күмер кушасың... Валлаһи!
Карт, сүздән туктап, сулу алырга тотынды — шушы вакыттан файдаланып, Кесоу аңа үзенең икенче соравын бирергә ашыкты:
— Сакенда, уңыш иң яхшы булган елда, кукурузадан күпме уңыш алынганы бар? — диде ул.
— Йөз! — диде карт, башын селкеп. — Йөз пот. Шуннан да күп булганы юк. Иң яхшы килгән елны шулай... Төшенәсеңме?
— Димәк, теге кыя турында берни дә ишеткәнең юк?
Карт өзлексез иреннәрен кыймылдата, ул нәрсәнедер хәтереңә төшерергә азаплана иде.
— Хәтерлим, — диде ул ниһаять, калтыранган бармаклары белән сакалын сыйпап. — Гудалньпң бабасы, ходай хәтеремне ялгыштырмасын, төрле нәрсәләр маташтыра иде... Бер чиновник белән бик дус нде ул... Әйе, әйе! Әнә шул кыя тирәсендә нәрсәдер эшләп маташалар, дип сөйли торганнар иде... Билгеле, әкият булгандыр ул... Ә син менә миңа килеп чык, дары ясарга өйрәтермен мин сине... Әйе, әйе, ясаганым барг үземнең ясаганым бар... О, ул чакларда...
һәм карт, үзенең хәтер капчыгында казынып та, егетнең соравына урынлы җавап булырдай нәрсә тапмагач, аңа кулын бирде.
— Миңа килеп чык, улым, — диде ул.
Шангәрәй карт күздән югалганчы, Кесоу аның артыннан карап калды. Әйтерсең, аның яныннан дөньяга бик күп санда озын гомерле, таза кешеләр биргән Сакенның йөз еллык тарихы узып китте. Шундый кешеләрнең, җир өстеннән үткән шәүлә шикелле, эзсез юкка чыгулары, караңгылыкка кереп югалулары кызганыч иде.
18
Сакен кешеләренең бердәм фикере буенча, быелгы яз гадәттәгечә башланмады. Үзегез уйлап карагыз: гаҗәеп иртә килгән җылы һава, искиткеч кыя турындагы сүзләр, Гудал өендәге электр уты, болар бары да гадәттән тыш вакыйгалар бит. Шулай булгач, авылның ничектер
51
башкачарак булып китүе гаҗәп тә түгел шул. Чөнки һәр туган яңа көн истән тайдырырлык яңалыклар китерергә тиешсыман булып күренә бяш- лады.
Ләкин арада бер өметсез кеше бар иде. Адамурның аракы кибетендә чагында, үзе әйткәнчә, ул кеше сакенлыларпың төрле вакыйгалар буенча булган шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашмый иде. Чыннан да, Сакен кешесе йөрәге юк иде анда! /Мәсәлән, Гудал өендәге электр уты уңае белән ул бер дә исе китмәгәнлеген әйтә: янәсе ул аңа караганда да шәбрәк яңалыкларны күргән кеше; шулай ди дә, бокалын күтәреп, ниндидер шаккатыргыч такмак әйтергә тотына. Күрәсең, бу өметсез кеше сакенлыларның минлек тойгысы белән хисаплашып тору-ны кирәк тапмый, үзенә карата аларда ямьсез караш тудырудан да курыкмый. Ул кеше, үзегез дә сизәсездер инде әлбәттә, Рәшит иде.
Билгеле, авылдашларыңа карата андый игътибарсызлык күрсәтү өчен берәр кызу канлы Сакен кешесеннән яңагына алуы да мөмкин иде аның. Ләкин Рәшиттә билгеле дәрәҗәдә кешене үзенә җәлеп итү көче бар иде, һәм күп нәрсә гафу ителә иде ана. Ә аның кулларына исә,~ ис киткеч оста тегүче кулларына Сакен хатыннары сокланып туя алмыйлар иде. Бш< нык бирелеп, зур осталык белән эшли иде ул. Хатын-кыз аяк киемнәре дә тегә иде ул, читек тә кайьпй иде (ул теккән читекләр аякка ефәк оек кебек сыланып торалар иде).
Ләкин аның тәкәбберлеген, барлык егетлек күрсәтүләрен шайтан алсын иде шул!
Атка атланган килеш, селкенеп торган баскыч буйлап кешенең өйалдыңа атылып барып керү дисеңме, җилкә аша гына алмага ату кирәкме, өстәл якындагыларның бөтенесеннән дә күбрәк эчеп, исерми калу дисеңме — мондый эшләрнең барына да оста иде Рәшит. Олырак һәм тәҗрибәлерәк кешеләр аның турында: «Бервакыт муенын сындырыр әле бу егет», — дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ләкин алардан көлә генә иде Рәшит, иреннәрен ялап куя да, карчыга шике.', е, кызларга күз сала иде.
Хәзерге минутта аның сак кына адымнар белән, салкын сулы кое өстендә бөкрәеп торган сиртмә турындагы читән буена якынлашып килгән чагы иде. Ул, читән аша үрелеп, үзеннән илле адым чамасы ераклыктагы ак ишеккә күзләрен төбәде һәм мыгырдап кына җырларга тотынды.
Биш минут та үтмәгәндер, ул күзәткән өйалдыннан чиләкләр күгәреп, бер кыз килеп чыкты. Шыңшып килүче этләрне кычкырып яныннан куып җибәрде дә коега таба юнәлде ул. Чиләк тоткасына тиеп, кое чылбыры чылтырауга, яшереп кенә дәшелгән тавыш ишетелде:
— Кама.
Чылтырау тавышы бетте.
— Кем ул?
— Бу мин — Рәшит,—дигән тавыш килде читән артыннан, һәм безнең шәп егетебез, үз сүзләренең дөрес икәнлеген исбат итәр өчен, киртә аша сикереп чыгарга да әзер иде инде.
— Кирәкми, — дип туктатты аны Кама, читән янына йөгереп килен. Аның «кирәкми» дип әйтүе бу көтелмәгән очрашуга яшерен бер төс биргән кебек булды. Ничек булганда да, Рәшиткә үзенең болай килүе Кама тарафыннан артык каршылыкка очрамадысыман тоелды. Шула!" да үзенең һөҗүмен артык дәвам иттерүдән тыелды ул, читәннән җитез генә кире сикереп төшеп, гәүдәсен әүвәлге урыныма яшерде.
— Кама, —диде ул, бугазыннан мөмкин кадәр ягымлырак тавыш чыгарырга тырышып. — Нихәлләрдә яшисең, Кама?
Кама, үзен кулга алып, Сакен кызларына хас булганча, бик ирекле тотты (бу сыйфаттан, безгә мәгълүм булганча, Сакеннан бүтән җирдәге кызлар да баш тартмыйлар бугай). ’ ‘
52
— Нинди каигыртучанлык бу? — диде ул, көлеп. — Караңгыдан курыкмадыңмы соң син?
— Син белмисеңмени? Мин бит һәр кичне синең өең янында булам..;
— Юк, белмим.
— Шушы урында сәгатьләр буе басып торам мин! — Бу сүзләрне Рәшит шул кадәр илһамланып ялганлый иде, хәтта ул аларга үзе дә ышана иде.
— Юкка,— диде Кама. — Нигә кирәк ул монда тору? Берәрсе күреп калса, әллә ни уйлар.
— Башкаларда ни эшем бар минем?!—дип ычкындырды Рәшит һәм шунда \"к бу сүзне әйткәненә үкенде.
Алай булса — хуш!—диде дә Кама, чиләкләрен, чылбырларын шалтыратып, су алды.
— Кама, бер генә минутка, — дип ялынырга тотынды Рәшит.— Югыйсә мин синең яныңа сикерәм. Ишетәсеңме?
Янау тәэсирсез калмады. Кама читәнгә таба борылды.
— Мин алай дип әйтергә теләмәгән идем, — диде Рәшит, ашыгыч пышылдап. — Тиргәмә мине, ачуланма миңа. Мин сине сөям...
— Рәшит!
— Әйе, — дип дәвам итте егет, — шулай шул менә, сөям.
Кама аңа турыдан-туры, ике төрле аңларга юл калдырмый торган игеп җавап бирергә тиеш тапты.
— Мескен,—диде ул. Егетнең болан ялкынлы рәвештә мәхәббәт игълан итүе шулай да күңелен нечкәрткән иде аның. — Мин сине аклыйм. Ләкин юкка гына борчыласың.
— Кама, нигә алай дисең, ни өчен?
Рәшит Каманы үзе уйлаган дәрәҗәдә үк ялкьпнлы сөю белән ярагамы соң? Әллә монда башка берәр исәп бармы? Кызның үзен шулай буй җитмәслек югары тотуы тәкәббер Сакен егетен шулай ярсытамы әллә? Бу сорауга без икеле җавап бирәбез: алай да булуы мөмкин» болай да булуы мөмкин,—дибез, чөнки без Сакенда булган хәлләр гурында дөреслекне генә сөйләү ягында, андагы тормышны буяп-бизәп күрсәтергә теләмибез.
— Беренчедән...—диде Кама, ләкин үзе бу беренче пунктны аңлатып бирмәскә карар кылды һәм турыдаи-туры икенче пунктка күчте.— Ә икенчедән, — диде ул бераз сүзсез торганнан соң» — андый эшләр гурында уйларга иртә әле... Мин укырга тиеш...
*— Укырга?! — дип кычкырып куйды егет, гаҗәпләнеп. — Син сон укымышлы түгелмени?
— Җиде генә класс бетердем бит, Рәшит, ни барысы җнде генә. Ә менә авыл хуҗалыгы техникумы турында уйлаганың бармы синең?
— Юк, беркайчан да уйлаганым юк,—диде Рәшит.
— Ә минем бик күп уйлаганым бар, — диде Кама, эре генә итеп.— Уку—яктылык, ә укымау — караңгылык.
Рәшит кычкырып көлеп җибәрде: кыз китергән сәбәпләр бигрәк көчсез булып күренделәр аңа. «Хәйләли, — дип уйлады ул. — Үзенең бәясен күтәрергә тели».
— Монда ни дә булса башка бернәрсә бар! Укуның катнашы монда! Беләм, монда теге яңа әвәләнгән агроном Кесоу сәбәп булып юра. Шул акылдан язган нәрсә синең башыңны әйләндергән түгелме’
һәм ул Кесоу исеменә карата, кыз каршында аның дәрәҗәсен төше рерлек кимсетү сүзләре әйтеп, көләргә тотынды.
— Шуның белән беттеме?—диде Кама, Рәшитне тыныч кына тыңлап торып.
— Әйе.
—• Хуш! — һәм Кама үз өйләренә таба борылды.
19
53
Икенче көннең иртәсе болытлы һәм салкын булып чыкты. Нечкә- нечкә генә яңгыр җепләре җир белән күкне бергә тоташтырдылар. Иртә кузгалган бер кунак, куе яңгыр челтәре аша узып, Якуп өенә таба ашыга иде. Адамур иде б-у. Хуҗа аны бусага янында каршы алды һәм, җылынып, өстен-башын киптерер өчен, өенә—учак янына чакырды.
Адамур ут янына утырды.
— Ә Кесоу кайда? — диде ул.
— Мин биредә, — дип җавап бирде егет, кухняга кереп.
— Кыш кире кайта, — диде Адамур.—Эсселектән -соң салкынлык— сәламәтлек өчен коточкыч зарарлы ул.
— Кая, безгә стаканнар алып бир әле, кызым!—диде Якуп Нинага.— Мондый дымлы көндә, Адамур, салкын тимәсен өчен иң беренче чара — аракы. Мин үзем бузина аракысын яратам, ә?
— Әлбәттә, Якуп, бузинаныкы кирәк, тик куәтле генә булсын. Ул ревматизмны бетерә, аннары килеп, канны җылыта.
Адамурга бузина аракысыньиң куәтен һәм аның шифасы ни дәрәҗәдә булуын сынарга мөмкинлек бирелде. Салкын кукуруза боткасы һәм кыздырган сыр ашап, эчтеләр алар.
Яшерми генә әйткәндә, Кесоуда эчү кайгысы түгел иде., Ләкин Сакендагы кунакчыллык йоласы андый нәрсәләр белән исәпләшеп торырга кушмый. Кырыкмаса-кырык эшең кырылып яткан чак булса да. бернинди гаме булмаган кеше шикелле тынычлык күрсәтеп, кунак белән бергә эчеп утыру — хуҗа кешенең иң беренче бурычы. Кунак сыйлап утыру, барлык башка эшләр шикелле үк, җитди эш (без, Сакен кешеләре шулай уйлыйбыз).
— Шуны әйтәм әле, Кесоу, — диде Адамур кинәт кенә, чираттагы стаканын күтәреп, — синең теге эш ничек бара?
— Нинди эш?
— Теге кыяны ваттырырга җыенасың, имеш, дип ишеткән идем, кырлар өчен дару ясамакчы буласың, ди.
Кесоу аңа җавап урынында, «һм» дип, берни дә аңлатмый торган тавыш чыгарып куйды һәм учак өстенә утын ыргытты, меңләгән очкыннар күтәрелеп, төтенләп каралган түшәмгә таба омтылдылар.
— Әйе, әйбәт эш. Әйбәт кыя ул, бай кыя. Без аны күз алмабыздан кадерле күреп сакладык, — дип ялганлады Адамур. — Сакламыйча соц! Хәтеремдә, әти әйтә торган иде: «Кара син аны, кыя гына түгел ул, хәзинә!» ди торган иде. Безнең участокта торган кыя бит, карамый нишлисең?
Кыяның нинди урында торуын телгә алу хуҗаларны сагаерга мәҗбүр итте.
— Күз алдыма китерәм, — дип дәвам итте Адамур. — Нинди зур табыш көтә сезне, кадерлеләрем...
Кесоу, ачуы кабарып, сорау бирде:
— Табыш, димсең? Нинди табыш? Ни өчен безне көтә ул табыш?
— Шулай булмыйча соң? Син уйлап чыгарган эш, синең фикер, димәк, табыш та синеке. Әгәр, әйтик, килолап яки потлап сатасын икән, — меңнәрчә сум акча исе килә, дигән сүз. Ә нинди хезмәт кирәк аңа? Бөтенләй юк. Кәйлә белән ватып ал да, үлчәп җибәрә бир. Әгәр инде үзеңә сатарга туры килми икән, барыбер районда бик зур бүләк бирәчәкләр. Шулай булмыйча соң! Яңа нәрсә эзләп табу бит ул!
Якуп аның сүзләрен рәтләп аңламады да. Нинди табыш ди соң ул? Нинди килер? Ул арада Адамур, күзләрен йомып, тәнкәләрне, тиеннәрне саный, баш әйләндергеч нәтиҗәләр китереп чыгара иде. Исәпләү эшен тәмамлагач, Адамур яхшьо яклары белән һәркемгә билгеле бүлгак
54
Мирба нәселен күкләргә чөеп мактады, Якуп белән Кесоуның эчкерсез, юмарт кеше булуларына алдан ук сокланып кунды.
" Рәхмәт, рәхмәт, — диде авын, мактауларына эреп утыручы
Ләкин Кесоуга бу мактау сүзләре бик үк ошамады, ахрысы. Ул эшкә практик яктан чыгып якын килде.
— хСиңа миннән нәрсә кирәк соң? — диде ул турыдан-туры.
Адамур сүзнең мондый әйләнеш алуьина куанды гына. Сәүдә кешесе буларак, эшнең әһәмиятле ягыннан тотына белә иде ул.
— Сез беләсез бит инде, кадерлеләрем,—дип башлады ул, юмакайланып, — мин сезгә чит кеше түгел. Безне бер-беребезгә туганлык кепләре бәйләп тора диярлек. Шулай булмыйча соң? Мин сезгә чит кеше түгел икән, димәк, сез дә миңа чит түгел. Мин беләм, сез бервакытта да минем малыма кызыга торган кеше түгел, авызымнан икмәгемне тартып алмассыз.
Карт, аның сүзен раслап, башын иеп куйды.
— Менә, шушы чүрәкне тотьнп, ант итеп әйтәм, сезгә карата мин дә шулай ук булачакмын. Шулай булмыйча соң? Агач тамыр белән, адәм дуслар белән яши... Сезгә мәгълүм булганча, бөтен участок (ул» уң кулы белән дугадай ясап, участокны ишарәләп күрсәтте) минеке... дөресрәге, минеке иде... Дөрес, күптән булган хәл инде ул. Күп байлыгымнан мәхрүм калдым мин. Ләкин эш анда түгел, кадерле дусларым. Кешеләр шул ук әүвәлге килеш калды бит. Кемнең нәрсәгә хуҗа булга-нын хәтерли торганнардыр. Гаделлек белән эш иткәндә, кыядан килгән табыштан мин дә читтә калырга тиеш түгел. Шулай уйлыйм мин. Дөрес, зур акыл иясе түгел мин, ләкин миңа караганда тәҗрибәлерәк кешеләр дә шулай диләр... Кыскасы, сезгә ышанам. Бер-беребезне җәберләми генә бүлешербез, дип беләм.
Авыр тынлык урнашты. Карт, учакның ялкынын көчәйтергә тырышып, аның кисәүләрен бутарга тотынды. Кесоу, ярсып, кулындагы стаканны әйләндерә иде. Ачулы ярсудан сүз дәшә алмас хәлгә килгән иде ул.
— Акылыңнан шаштыңмы әллә син?—дип кычкырып җибәрде ул, ниһаять.—Безнең заманда шундый тәкъдим белән киләләрм-ени! Аңлаудан баш тартам мин моньп! Әгәр дә мин ниятләгән эштән берәр файдалы нәтиҗә килеп чыга икән, ул бөтен колхоз өчен яхшы булачак. Безнең семьяның ни катнашы бар монда? Туганлык җепләренең ни катнашы бар? Йокың туймадымы әллә синең? Болай уйлар өчен кимендә утыз ел йоклап яткан кеше булырга кирәк бит. Ул заман түгел хәзер, Адамур, кешеләре дә ул түгел! Хәтта Сакен да ул замандагы Сакен түгел!
Кесоу, ишекне шапылдатып ябып, кухнядан чыгып китте.
— Сүзгә килештегезме әллә? — диде Нина.
— Адамур кыя өчен үз өлешен даульпй.
— Акылдан язгандыр ул! Нинди өлеш?
— Үзеннән сора. Ашлама турында ишетеп калган да, безне аңгыра сыер урынына саварга ниятләгән. Әүвәлге заманны хәтеренә төшергән, ахмак!
Кесоу киенде дә, чыгып барышлый гына сеңелесенә: «Авыл советына киттем», — дип әйтеп, киң ишек алды аркылы җитез генә үтеп китте. Адамурның ахмак тәкъдиме турында уйланыш, бөтен юл буена тынычлана алмады ул.
Авыл советында беркем дә юк иде. Кесоу янәшәдәге уку өенең ишеген ачып карады. Анда Константин белән мәктәп директоры Мушаг утыра иде.
— Кер монда, — диде Константин. — Син кирәк идең миңа. Утыр.
55
Мин хәзер. — Ул үзенең директор белән сөйләшүен дәвам итте: — Мин болай исәплим, Мушаг, төпле доклад белән мәктәп балаларының үзешчән кичәсен уздыру начар нәтиҗә бирмәс иде.
— Риза, — диде Мушаг, блокнотына язып куеп.
— Ни турыда сүз бара?—диде Кесоу һәм аларга якынрак килде.
Константинның уйга калганлыгы күренеп тора иде, әле маңгаен, әле чикәсен уа иде ул.
— Беләсеңме нәрсә, халык борчыла! Янгырлар бер дә туктаячак түгел, чәчә алмый калабыз, ди. Уңыш ала алмабыз, диләр. Кайбер картлар моны ходай тарафыннан җибәрелгән дип юрыйлар. Кешеләр белән сөйләшергә кирәк. Шул темага доклад сөйләргә кирәк. Әйтик: «Яңгыр табигатьнең бер күренеше», дигән теманы алырга мөмкин.
Мушаг шушы якшәмбегә үк бик яхшы бер кичә оештырырга вәгъдә бирде. Докладны ул үзе сөйләячәк, ә соңыннан мәктәп балаларыннан гөзелгән түгәрәкнең чыгышы булачак.
— Онытканчы сорыйм әле, Мушаг, сезнең радиогыз кайда соң?
— Эшләми. Аккумуляторлар күптән тотылып беткән.
Сүзгә Кесоу да кушылды.
— Аларны заряжать итү өчен Гудал станциясен файдаланып булмыймы?
— Чынлап та!—диде Мушаг һәм маңгаена учы белән шапылдатып сукты. — Мин аны бөтенләй исемнән чыгарганмын. Әлбәттә, мөмкин. Даими ток бит. Нәкъ шул кирәк тә безгә!
— Сиңа задание шул, Мушаг: радионы төзәтергә һәм көн саен иртән мәктәп ишегенә һавалар бюросының белдерүен элеп куярга. Аңладыңмы? Кайчан һәм ничек буласын кешеләр белеп торсын. Радио авыл советында эшләргә тиеш.
Мушаг радиоалгычны төзәтергә вәгъдә бирде.
— Я, синең эшләр ничек, Кесоу?
— Кызыгырлык җире юк, Константин. Кызганычка каршы, хәзергә, яңгыр яву планы гына арттырып үтәлә. Шулай да, байтак сөрдек без... Районга бармакчы булам. Ни әйтерсең?
— Молодец! Үзем тәкъдим итәргә тора идем. Уздырдың. Беләсеңме, беркая да чыкмыйбыз һәм, дөресен генә әйткәндә, бик күп нәрсәне белмибез. Үзең белән кыяның туфрагын алып бар, киңәш — бу сиңа партия йөкләмәсе булыр. Ярыймы? Менә, бик яхшы. Әйләнеп кайткач, нәтиҗәләре турында җыелышта чыгып әйтерсең. Кирәк булса, ярдәм итәрбез. Кыерсытырга бирмәбез.
Константинның калын тавышы беркадәр Кесоуньр үз канат астына алган тонда яңгырады. Ләкин ул шундый итеп ышанып сөйли иде, нинди тонда сөйләсә дә, Кесоу аны гафу итәргә хәзер иде.
Кесоу итек кунычларын тартып куйды.
— Димәк, районга китәргә җыенам, — диде ул.
— Бик яхшы. Бер уңайдан, пленум материаллары басылган газеталарны да алып кайтырсың.
Алар болдырга чыктылар. Күңел биздергеч вак яңгыр һаман элеккечә ява иде. Мәңге явып торса да бетә торганга ошамый иде ул. Елга буеннан тонык кына булып ташкын тавышьТ ишетелә: Сакен елгасы, тынычсызланып, үзенең таш ятагы өстендә бөтерелә. Кинәт кайдадыр якында гына яшен ялтырап китте һәм көчле шартлау тавышы ишетелде. Басынкы, калын күкрәү тавышы яңгырап тарлавыклар, тау битләүләре, вак яңгыр челтәре белән капланган сыртлар арасында таралды ләм каядыр сыртлар аръягына, чокырлар арасына китеп, югалды.
— Ишеттеңме, күк күкри? — диде Константин. — Димәк, мондый һава озакка түгел.
һәм ул, беренче булып, баскычтан төшә башлады.
20
56
Якшәмбе көн матур булып чыкты. Ә бит кичә генә бөтен күк йөзен өметсез караңгылык баскан иде. Ләкин, күрәсең, табигать тарафыннан бүлеп куелган су нормасы беткәндер дә, кояшка яңадан яшькелт кук йөзендә ялтырап торудан башка эш калмагандыр.
Иртән иртүк авыл советы һәм мәктәп ишекләренә һаваның торышы турында белдерүләр эленде. Ул белдерүләр Сакен кешеләренә бөтен дөньяның кояш нурларында коенуы турымда хәбәр итәләр иде. Кояш хәтта Архангельск һәм Красноярск якларында да җылыта башлаган икән. Тик, ни өчендер, бер Ташкецгта гына яңгыр коя икән. Кешеләр, бу белдерүләрне укып, куаныштылар. Кыскасы, Советлар Союзы җиренең күпчелек өлешендә кояшлы көн булуы Сакен кешеләренең җаннарын эретеп җибәрде.
Бу арада Кесоу, һава яхшыруга куанып, ерак юлга чыгарга җыена иде. Җылы игеп киенде .ул, аркасына солдат капчыгы асты, кулына альпинист таягы тотты да атасы һәм сеңелесе белән тантаналы рәвештә саубуллашты һәм... тау өстенә күтәреләсе урында, түбәнгә — чишмә янына төшеп китте, анда аны Кама көтә иде.
Без инде биредә ике гашыйкның аерылышу алдыннан ничек күрешүләрен һәм аларның бер-берсенә әйтешкән иркәләү сүзләрен язып тормыйбыз. Бу саубуллашуның бик озакка сузылу куркынычы булганлыгын әйтсәк, шул үзе дә җитәр.
— Алла юлыңны уң кылсын. Хуш, — диде ниһаять Кама.
— Күрешмәсәк, сау бул, — дип ычкындырды егет, һәм кыз шунз елап җибәрә язды.
— Ни өчен, күрешмәсәк?
— Хуш, күрешкәнгә кадәр, — дип төзәтеп куйды егет.
— Юк, ни өчен син «күрешмәсәк» дидең әле?
— Сөеклем; мин берни дә уйлап әйтмәдем. Ялгыш әйтеп җибәрдем.. Билгеле, безгә бөтенләйгә саубуллашырга урын юк.
Кыз, хәсрәтләнеп, кулларын түбән төшерде. Һәм, ишетелер-ишетел- ыәс кенә итеп, тагын бер тапкыр сорады:
— Юк, ни өчен син «күрешмәсәк» дип әйттең?
— Я, ярар инде. Гафу ит... Мин синең турыңда пына уйлармын, юл буе сине сагынып барырмын...
— Ә шәһәрдә?
— Шәһәрдә дә...
Алар саубуллаштылар. Егет, беленер-беленмәс кенә чатанлап, эре-эре атлап, нык-нык басып, китеп барды. Кыз, чак-чак елап җибәрмичә, торган урынында басып калды.
21
Сакен типтерүчеләренең яраткан урыны булган ларекка терәп салынган каралты эчендә Адамур үзенең кунакларын кабул итте: Рәшит, Антон һәм Еник фамилияле тагын бер күсәк иде аның кунаклары. Боларның соңгысы Сакенда гадәттән тыш берәр вакыйга булу алдыннан гына күренә торган кеше; күзәтүчәнрәк кешегә моның шулай икәнлеген белү бер дә читен түгел иде. Мрамба дигән хуторда яши иде ул, тавыш-тын чыгармыйча, тыйнак кына яши иде. Тик вакыт-вакыт үзенең йөрәге кычытканны тоя һәм шул аны, үзенчә итеп әйтсәк, «геройлык» эшләргә мәҗбүр итә иде. Андый чакларда ул бөтенләй икенче кешегә әверелә һәм хутордан чыгып китә, һәрхәлдә, аракылы зур касәне ничек тотуына карап та, аны, әллә кем әйтмешли, беркатлы егет дип нәтиҗә ясарга була иде.
Рәшит уйга калган. Ул, сусавын кандыра алмагандай, еш-еш итеп, вак-вак кына йотып, сүзсез генә эчә.
57
Антон, стаканны бушатырга үз чираты җиткәнне көтеп, әрҗә өстендә ышкынып утыра. Аңа каршы Адамур җәелеп утырган. Ул ларекны эчтән бикләп алган, шуңа күрә аңа дуслары белән бер-мке сәгать гәп сугып алырга комачаулаучы кеше юк.
Яңа гына күтәрелгән тост «чъпн ирләр» арасында гына була торган дуслыкны мактау хөрмәтенә эчелгән иде. Адамур яңадан стаканны тутырды һәм, чиратта яңа тост торганын белдереп, телен шартлатып куйды:
— Кадерле дусларым, — диде ул, — безнең арабызда бик яхшы кеше бар, алтын кеше, дияр идем* мин. Ул, иптәшлек өчен дигәндә, үзенең тормышын да кызганмый... э-э-э... әйе, ярата ул үзенең дусларын, шулай ук дуслары да аны хөрмәт итәләр... Нәкъ ирләрчә бер эш кылырга ниятләгән ул. Бик әйбәт! дибез без — аның дуслары. — Адамур Рәшит белән үбешеп алды.
— Чын ир кеше бер караудан ук күренеп тора,—дип куйды Антон эшлекле кыяфәт белән. — Сакен онытмас сине, Рәшит!
— Бигрәк тә Сакенның фәлән кешесе, — дип өстәде Адамур, ләззәтләнеп.
Антон кинәт кабынып китте. Ул төрле әрҗәләрдән әтмәләп ясалган өстәлгә йодрыгы белән шундый каты сукты, закускалар чак-чак кына чәчелеп китми калды.
— Мин явыз кеше түгел,—дип пышылдады ул, — ләкин үземә бертөрле тәртибем бар минем: үзен әллә кемгә санап йөргән кешеләрне җенем сөйми. Әйдә, Кесоу шәһәргә таба атлый бирсен, әйләнеп кайтуына бик яхшы хәбәр көтәр аны монда!
Исерек өер беравыздан көлеп җибәрде. Антон дәвам итте:
— Шул кирәк аңа — Кесоуга. Кама аның ише нахаллар өчен түгел ул!
Адамур, үзенең яшерен сер әйтергә җыенганын сиздереп, кунакла рына якынрак елышырга ымлады һәм шыпырт кына итеп әйтте:
— Кесоу шәһәргә үзе белән бер капчык алып киткән, диләр.
— Нинди капчык? — диде Еник, сагаеп.
— Капчыгы мал белән тулы икән...
— Нәрсә соң аның капчыгында? — диде Еник.
— Туфра-а-к. — Адамур, калтыранып, көлеп җибәрде.
— Нинди туфрак?
Рәшит белән Антон теге күсәккә нинди туфрак турында сүз барганлыгын— «туфрак» дигәннәре әлеге мәгънәсез кыя кисәге икәнен аңлатып бирделәр.
— И ул шуны йөз чакрым җиргә күтәреп алып киттеме?
— Әйе.
■ — Үз акылындамы соң ул?
— Башкаларга да акыл бирергә маташа әле?
— Ул туфракны шәһәрдә сатмакчы буламы икән әллә?
— Бөтен кыяньп сатып җибәрмәкче була ул, төбе-тамыры белән.
— Акылы алтын икән, — дип куйды күсәк.
Бу сүзләрдән соң, ниятләнгән эшне ничек тормышка ашыру турында җитди фикер алышу башланды.
Еник планын сөйләп бирде. Кыз өенә кайткан вакытта, гадәттә Сусар өне яныннан уза икән. Шунда аны атлар белән махсус кеше көтеп торырга тиеш. Кызны буркага төреп алу — бер минутлык эш. Аннары ат өстенә! һәм шул ук кичне — кызга ошыймы, юкмы — анысына карап тормастан, ул Рәшитнең хатыны булырга тиеш.
— Каршылык күрсәтмәсме соң ул? —дип сорады Адамур сүз арасында гына һәм, гаҗәпкә каршы, бу сорауга «кияүнең» икеле-мшееле генә итеп җавап бирүен ишетте. Бу хәл ларек хуҗасын бераз уңайсыз хәлгә куйды.
58
— Ничек?!—дип кычкырып җибәрде ул. — Шушындый алтын кеше- ’не кире кагармы әллә ул кыз?
Антон аны бүлдерде.
— Акылдан язгансың син, — диде ул. — Хәтта ул теләмәгән сурәттә дә, аның ни әһәмияте бар... Башыгыз белән уйлап карагыз: бер урланган кыз булгач, аңа кем караячак? Кеше бит ул эшнең ничек булганын гикшереп-ннтеп тормый. Урланган — эше беткән, дигән сүз... Юк, хөрмәтлеләрем, беркая да бара алмас ул! Шап!—тычкан тәбесе ябылды, бикләнде. Әүвәл-әүвәлдән шулай булып килгән инде ул!
— Анысы дөрес, — диде Адамур, аңа кушылып. — Беркая да барыр урыны калмаячак... Ә мин, эш алай тирәнгә китмәс, дип уйлыйм. Нәрсә дисең, Рәшит?
Рәшит дәшмәде, заговорчылар үзләре ниятләгән эш һәм аңардан нинди нәтиҗәләр килеп чыгуы мөмкин булуы турында фикер алышырга керештеләр.
• Ояларын ташлап, Сакенның саф һавасын сулагач, дусларньиң кәефләре күтәрелеп китте. Алар өчен, кая барсалар да, барыбер булганлыктан, аяклары аларны тәрәзәләрендә ут яныш торган мәктәпкә таба тартты (яхшы әле, мәктәп ерак түгел, аңа, кыеклап, урам аша гына чыгасы иде).
— Монда бит әле бүген халыкны агарталар, доклад тыңларга керәбезме әллә?—дип тәкъдим итте Антон, көлеп.
— Кирәк җәһәннәмгә булсын! — диде Адамур һәм мәктәп ишек алдына ачыла торган кечкенә капканы көч белән бәреп җибәрде. Капка аның кул астында куырылган тавык канаты шикелле шытырдады.
Ишек алдында берәү дә юк иде. Халык мәктәп эчендә, залда утыра. Түргә сәхнә ясалган. Зал берничә керосин лампасы белән яктыртылган булып, аларның берсе трибунага—доклад сөйләп торучы Мушаг алдына куелган. Җыелышта утыручыларга дөньяның серләре, бөтен галәм күләмендә бер-берсенә багланышта хәрәкәт итүче табигать көчләре, һава хәлләре һәм башкалар турында сөйли иде ул.
Теге күсәк акрын гына болай дип куйды:
— Шәп сөйли... әгәр дә ялганлый торган булмаса.
Алгы беренче рәттә картлар утыра иде. Сүз берләшкән шикелле, барысы да иякләре белән таякларына таянганнар иде алар.
Сәхнә артыннан исә, үзләренең сәхнә сәнгатьләрен халыкка күрсәтергә ашкынып торучы артист-укучылар карап-капап алалар. Клубка җыелган кешеләргә алдан ук әйтеп куйдылар: «Рәсми бүлек беткәч, художество бүлеге була, үз авторыбыз язган пьеса уйнала», — диделәр.
Мушаг, бөтен залның гөрләтеп кул чабуы астында докладын бетереп, халыкка сорау белән мөрәҗәгать итте:
— Бары да аңлашылдымы? Аңлашылмаган җирләре турында әйтергә теләүчеләр юкмы?
Беркем дә дәшмәде.
— Рәхим итеп, сораулар бирегез! — диде Мушаг.
Урта рәтләрдә утыручы ниндидер бер укучы кул күтәрде.
— Мөмкинме? — диде ул куркып кына. — Җирдән айга ничә километр?
— Дүрт йөз мең чамасы! —дигән җавап бирелде.
Укучы, канәгатьләнеп, урынына утырды һәм аның тирәсендә шунда ук пышылдашулар башланды. Алар арасында ни турындадыр кызу бәхәс бара иде.
Беренче рәттә утыручылар директорның болай өзеп җавап бирүен зчыктан-ачык ышанмаучылык белән каршы алдылар.
— Улым, — диде берәү карлыккан, карт тавыш белән,—әгәр Дә
59
мин синең сүзләреңне хатынгга кайтып әйтсәм (бөтен зал көлеп җибәрде), ул миннән, һичшиксез: «Кем үлчәп караган?» дип сораячак.
Докладчының аңлатып бирүе унбиш минут чамасы вакыт алды, ләкин теге ышанып бетмәүче кешене ул барыбер ышандыра алмады бугай.
— Үткән ел, — диде шул ук карлыккан тавыш, — минем өй янындагы бакчамны өч тапкыр үлчәп чыктылар, һәм үлчәп чыккан саен бер-бер- сенә охшамаган төрле сан әйттеләр.
Көтмәгәндә Еник сүз сорады.
— Ни өчен күк аяз булганда чык төшә? — дип сорау бирде ул.
Рәшит, аны урынына утыртырга теләп, итәгеннән тартты. Еник аяк өсте торган килеш докладчының җавабын тыңлады һәм, канәгатьләнеп, бик җитди кыяфәттә йөткереп куйды.
Барлык метеорологик аңлашылмаучылыклар теге яки бу рәвештә хәл кылынганнан соң, пәрдә төшерелде һәм зал нәкъ тотып селкеткән шикелле, шауларга, дөбердәргә, сөйләшергә, йөткерергә, төчкерергә тотынды.
Мушаг, сәхнәдән төшеп, Константинны эзләп тапты.
— Доклад ничегрәк чыкты? — дип сорады ул аңардан, маңгай тирләрен сөртеп.
— Бик яхшы! — дип җавап бирде Константин. — Файдалы эш эшләдең.
Мушаг, мактаудан бик канәгать булып, сәхнә артына йөгерде, пәрдәне яңадан ачарга кушты ул, — һәм тамаша башланды.
22
Кесоу Мирбага юлда нинди читен киртәләрне җиңеп чыгарга туры килгәнлеген язып тору бик озак булыр иде. Ул үзе бер озын хикәягә материал булырлык? Берәр табигать сөюче һәм бер үк вакытта әйберләрнең югарыдан түбәнгә төшүенә (ягъни егылып төшүләргә) баглы булган физик күренешләр белән дә кызыксынучы кеше өчен Кесоуның сәяхәте менә дигән булып күренәчәк. Ихтимал, андый кеше, ку'цел ачу өчен, шундый сәяхәткә чыгып карарга да теләр. Ләкин монда бер искәрмә биреп китмичә ярамый. Әгәр кем дә кем Сакенга июль яки август айларында килергә теләсә, ул кеше елның башка вакытында күрергә мөмкин булган кызыкларның яртысын да күрәчәк түгел. Хәтерегезгә алыгыз: Кесоу шәһәргә апрель башында чыгып китте, бу ай тау араларында җәйгә саналмый. Юл истәлекләре тулырак булсын дисәң, Сакенга яз я*ки көз көне килергә кирәк. Ул чагында инде көньяктан юлны киртәләп торган тугыз тау сырты да, сигез тау елгасы да үзенең нинди икәнен күрсәтәчәк, әйе,, кызык сөюче сәяхәтчегә ул үзенең көчен бөтен тулылыгы белән күрсәтәчәк. Кыскасы, әгәр дә инде сез сәяхәтегезнең уңышлы тәмам булачагына бик нык ышансагыз, үзегез белән бергә дус-ишләрегезне алып чыгарга да тәкъдим итәргә була; аларга кызык күрсәтерсез; дөрес, ул кызыкларның бик үк зур рәхәтлек бирмәве мөмкин, аның каравы аларның мотлак кызык булуларында шикләнергә һич тә урын юк. Бик нык ышанып әйтергә мөмкин: бәрелеп-сугылып, күңелле компаниянең тәне шул ч&клы .күгәрәчәк, аяк-куллары шул чаклы биртеләчәк, аңа ирешү юллары да шул чаклы мәзәк формаларда булачак, әгәр дә ул компания эчендәге кешеләр арасыннан очракль: рәвештә имгәнми калучылар булса, аларның көлә-көлә эчләре катып бетәчәк.
Дөнья яратылган вакытта Сакен өлешенә чыккан бәхет шәптән булмаган. Әгәр дә, геологлар әйткәнчә, бу җирләрдә чынлап та кайчандыр диңгез шаулап яткан икән, һичшиксез, нәкъ шушы Сакен туры
60
сында бик куәтле упкын булгандыр да, диңгез төбенең киләчәктә Сакен кешеләренә насыйп булачак өлешен казып, эштән чыгарып бетергәндер
Сакен сәяхәтчеләре сөйләгәндә Сакен га килү (яки Сакеннан китү) юлын болай тасвирлыйлар:
— Дусларым! (шуннан бик озак туктап торалар — тәмәке кабызып җибәрергә кирәк бит инде кешегә). Ышаныгыз миңа, юл нәкъ әкияттәге кебек. Иң элек тар гына сукмак буенча барасың, сул ягыңда төпсез упкын, уң ягыңда — кыя. Аннары бритва йөзе буйлап бара башлыйсын, ә ул бритва’үзе бер чакрымга сузыла. Бүре Авызы дигән җир бу. Анчары аркан өстендә йөрүчегә әвереләсең — бусы Аю Теше. Аннары, төрле ерткыч хайван тешләрен санап үткәннән соң, Шайтан Чокыры дигән җиргә килеп эләгәсең — бусы ярты километр чамасы тирәнлектәге казаннан гыйбарәт. Әгәр дә уты да булып, эчендә янып ятучы гөнаһлы бәндәләре дә булса, бу казанны чын җәһәннәм дияргә булыр иде. Әгәр дә, ходай кушкан булып, Куян Өне белән Тиен Иренен үтсән. Турий Луг чокырына мәтәләсең. Әйе, төшмисең, ә мәтәләсең. Чөнки, майлаган шикелле итеп, мәте балчык белән сылап куелган те!кә сукмак буйлап берәүнең дә үз ихтыяры белән төшкәне юк әле. Шайтан күпере исә сине беразга маймылга әверелеп торырга мәҗбүр итә, аннары...
Андый кыю егетләрнең сөйләгәнен тыңлаганда, җаннарың өшеп китә: үзең тыңлыйсың, үзеңнең тез буыннарың калтырый.
Шулай итеп, үз хыялыгызны да ярдәмгә чакырып, гадәттән тыш дигән төшенчәне үзегез ничек аңлый торган булсагыз, шуннан чыгып, Сакеннан шәһәргә кадәр булган сәяхәтне күз алдыгызга китерегез һәм .хыялыгыздагы сәяхәтнең ахырына килеп җиткәндә, сез Кесоу Мирбань җыелып яткан бер пьичрак су янында очратырсыз. Шул тирәдә яшәүче халык мәңге кипми яткан ул пычрак суны бик күп еллардан бирле каргап киләләр инде. Ләкин Кесоу, сазның һаман да үз урынында икәнен күргәч, куанып куйды. Югыйсә итекләрен кайда юар иде ул? Кызгылт балчыкка буялган резина плащен кайда юар иде? Ә капчыгы тагы? Анысы да хуҗасыннан ким күрмәгән иде күрмешне—бик күп чистартуларга мохтаҗ иде ул.
Язгы җылы кояш, искиткеч якты аяз көн, яңа яшәреп килгән үләннәр, агачлар исе, чәчәкле күлмәк кигән кызлар, якаларын ычкындырып җибәргән егетләр, иң матур өметләр—яшь егетнең күңелендә матур хыяллар уята торган.һәм җырлау дәрте кузгата торган шундый күренешләр азмыни!
Кесоу, итекләре белән шак-шок басып, асфальт буйлап бара, көйгә салынган сүзләрне иреннәре белән генә пышылдый һәм башында җыр оеша аның.
Яшел таулар буйлап барам мин, Эзләреңне синең эзлимен;
Тирән тарлавыклар үтәмен, Бәлки син дә шуннан үпкәнсең...
Туры кисеп үтәм тау аша — Тарлавыкларга мин күнеккән, Тик табзлмыйм синең эзеңне һәм күрә алмыйм әле үзеңне, Ә күңелем сизә: син монда, Шушы тирәдә үк — якында...
Каршысына кешеләр килә аның.* Алар барысы да көләләр кебек Бәл<ки, яшь егетнең нәрсә алып килгәнен сизәдер алар? Кесоу, күңеленнән, бу кирәкле эшне яклап, кызып-кызып сөйли. Адымнарын кызулата бара ул, аның итекләре тагын да катырак шакылдый,—әйтерсең, шг- һәргә ул бер үзе генә түгел, ә бөтен Сакен авылы килгән.
Кесоу үзенә күптән билгеле булган иске урамнар буйлап бара, ләкин таный алмый ул аларны. Моннан биш ел элек, армиягә алынган башка кешеләр белән бергә, шушы шәһәрдән фронтка чыгып киткән иде ул.
Биш елга сузылган сугыш бөтен дөньяның астын-өскә китергәндәй булдык Яраланып беткән җир өсте яңадан төзәлер дип ышанырлык түгел иде. Корыган чәчәк яңадан ачылырмы? Тыныч Украина бакчасындагы снаряд белән урталай ярылган груша агачы яңадан терелерме? Ә дала уртасында ялгыз-ялгыз серәеп утырган морҗалар? Кайчан алардан яңадан төтен чыга башлар? Башлармы икән?.. — дип шикләндерә иде.
Ләкин сугыш үткән юл буйлап кире кайткан вакытта сугышчыларга— Кесоуньпң иптәшләренә бик нык гаҗәпләнергә туры килде: корыган чәчәкләр дә яши ала икән, грушалар да чәчәк ата, морҗалар да төтен чыгара алалар икән. Яна өйләрдән торган яңа шәһәрләр туган иде...
Сугыш шартларында узган биш ел буена шәһәр дә, гәрчә ул тылда булса да, искергән, керләнгән, тузган булырга тиен! иде кебек. Аны карау кайгьнсы булдымыни? Ләкин Кесоу асфальт урамнар буйлап, пальма һәм лавр агачларьГ күләгәсендә бара, элек болар берсе дә юк иде. Чәчәк түтәлләре. Әледән-әле яңа өйләр күренеп тора. Ян урамнарда, буйволлар шикелле булып, юл тигезли торган машиналар тора. Шәһәр тау егете Кесоуны яшәргән, язгы яктылык белән коенган хәлдә каршы алды.
Якындагы бер почмакта аяк киеме чистартучы утыра. Кесоу итекләрен чистарттырырга булды. Шунда ук, ерак түгел генә парикмахерская да бар, кырынып чыгарга да озак түгел!
Парикмахер егетнең җилдә каралган яңакларын бик тырышып сабынлый, ә үзе ишек янында калдырылган сәер капчыкка карап ала.
— Сыр булса кирәк? — дип кызыксынды ул.
— Юк, туфрак ул, — дип җавап бирде Кесоу һәм авызына кергән сабын күбеген ялгышып йотып җибәрде.
— Туфрак? — диде парикмахер бритвасын каешка ышкый-ышкый һәм, көзгегә карап, күз кысып куйды, янәсе, андый шаяртуны гына аңлый торган кеше.
— Әйе, әйе, туфрак,— диде Кесоу, үз сүзен куәтләп. — Әллә ышанмыйсызмы?
Парикмахерның искиткеч мыек белән бизәлгән (мыеклары хәзер пырылдап очып китәргә торган кош канатларьв кебек иде аның) йөзенә канәгатьләнү билгесе чыкты.
—- Бик кыйммәтле туфрак булырга кирәк,—дип куйды ул.
— Бик кыйммәтле. Яхшы уңыш бирә торган туфрак ул.
Парикмахер, үзенең кызыксыну көчен тыя алмыйча, капчыкны чишеп карады һәм чыраен сытты: анда чынлап та туфрак иде.
23
Авыл хуҗалыгы бүлегенә кереп барганда, Кесоуны чак-чак кына бәреп екмадылар: зур күзлек кигән, култык астына папка кыстырган ниндидер бер работник килеп бәрелде аңа һәм, гафу үтенеп тә тормыйча, чабып чыгып китте.
Озын коридор буйлап теге якка да, бу якка да кешеләр йөреп тора; ишекләр тиз-тиз ачылып ябылалар; язу машиналары шакылдавы һәм бик тырышып әйләндерелгән арифмометр тавышлары ишетелә. Кесоу канцелярияне эзләп тапты.
Кайда биредә баш агроном?
Кесоу мөмкин кадәр әдәп белән сөйләшергә тырыша. Күзләре белән шундый йомшак итеп, ярарга тырышкандай карый. Капчыгын идәнгә куярга кыймый тора ул. Каушарлык та бар шул. Аньпң каршында бик нык эшкә бирелгән секретарша утыра. Аның куллары әле телефон грубкасына сузыла, әле киптергечкә үрелә, әле, кинәт кенә юкка чыккан түгәрәк печатьне эзләп, өстәл тартмасын актарырга тотына Бу
62
минутта аны берни белән дә үзеңә карата алмаячагын, сизелеп тора ялынып-ялварып та, куркытып та җиңә алмыйсың аны. Кайчакны ул, сикереп тора да икенче бүлмәгә йөгерә, үтеп барышлый гына кемнәргәдер, нәрсәләрдер әйтеп, ризасыз рәвештә иңбашларын җыерып куя. Аның сөйләшүе дә, телефон шалтыравы шикелле үк, өзек-өзек һәм ул Кесоуга аз гына да игътибар бирми. Ниһаять, юк дигәндә ярты сәгать каршысында серәеп торган егетне яңа гына күргән кешедәй, ул ана игътибарсыз гына әйтеп куя:
— Утырыгыз.
— Рәхмәт, мин бик ашыгам. Миңа баш агроном кирәк иде.*
Секретарша каршы әйтергә юл калдырмый торган тон белән җавап- бирә:
— Ул буш түгел һәм бүген кабул итми.
Аларның күз карашлары ике кылыч шикелле очраша — берсе —корыч, икенчесе кургаш кылыч, һәм кургаш кылыч (билгеле анысы. Кесоуныкы инде), корычның һөҗүменә түзә алмыйча, бөгелә, каршылыксыз бирелә.
— Гафу итүегезне үтенәм, — диде ул бер үк кыюсыз тавыш белән — Шулай да миңа аны күрергә кирәк.
Секретарша кинәт кашларын җыерды. Ул арада телефон шалтырады һәм секретаршаның. бөтен игътибары телефонда сөйләшүгә бирелде.
— Аңла, — дип кычкырды ул кемгәдер,—бүген сводка көне, синен өчен шелтә аласым килми минем. Аңладыңмы? — һәм ул, кизәнеп, телефон трубкасын аппарат өстенә ташлады.
Кесоу, йомшак мөгамәләне яраксыз коралга санап, тупасрак тавыш белән мыгырдап куйды:
— Кайда биредә баш агроном дип сорыйм мин сездән?
Секретарша, яңа гына суга чумып чыккан кеше шикелле, тирән сулыш алды.
— Ах, нинди вакытсыз йөрисез сез, нинди вакытсыз! — диде ул.— Аңлагыз, иптәш, бүген сводкалар көне!
— Булса соң?
— Ничек инде ул — булса соң? — диде секретарша, шаккатып. — Бүген без барыбыз да муеннан эшкә чумганбыз.
Ул яңадан телефон трубкасына тотынды. Кесоу аны фронттагыча кысрыкламакчы булган иде дә, аннары, кулын селкеп, баш агрономны эзләргә дип, коридорга үзе чыгып китте. Уң яктан икенче ишек баш агроном кабинеты булып чыкты. Кесоу, аның бусагасын атлап, эчкә керде.
Агроном зур имән өстәл янында утыра иде. Аның алдында берничә табакны бергә ябыштырып ясаган зур кәгазь ята. Кәгазьнең чнт-чит- ләре, өстәлдән артып, эскәтер шикелле салынып төшкән. Агроном, арифмометрны әйләндереп, килеп чыккан цифрларны кирәкле графаларына терки.
— Бүген сводкалар көне,—диде ул әкрен, ләкин кискен тавыш белән. — Беркемне дә кабул итмим.
Кесоуга агроном бу сүзне һәрхәлдә аңа түгел, ә башка берәр кемс-гә әйтә төсле тоелды.
— Беренчедән, хәерле иртә! — диде Кесоу күтәренке күңел белән.
Агроном, тирән сулап, нәрсәдер мыгырдап куйды. Кесоу рөхсәтсез генә урындыкка утырды да авыр капчыгын идәнгә куйды.
— Мин Сакеннан килдем... — диде Кесоу, үзенең район өчен сирәк килә торган тансык кунак булуы белән агрономны шаккатырмакчь» булган иде ул.
— Бүген минем сезнең белән сөйләшергә вакытьпм юк, — лиле агроном.
63
— Ә мин сезнең белән сөйләшер өчен килдем. Бик кызыклы, әһә миятле, һәркемне дулкынландырырлык эш бар...
— Мин аннан башка да дулкынланам, — диде агроном һәм ниндидер урынсыз язылган цифрны резинка белән бетерергә тотынды.
Кссоу агроном алдында җәелеп яткан кәгазьгә күз салып алды; бу кәгазь өстендә агрономга, үзенең дә, башкаларның да канын боза-боза бик күп көннәр азапланырга туры килгән булса кирәк. Андагы цифрларның күплегеннән КесоунЫң башы әйләнеп китте. Папиросын, тартып бетмәгән килеш, тәрәзәдән тышка ыргытты ул.
Телефон шалтырады.
Агрономның болай да кәефе юк иде, телефон тавышы аны бөтенләй чыгырымнан чыгарды.
— Әйе, әйе, иртәгә килегез, ә дүшәмбе көн килсәгез, бигрәк тә яхшы!—дип кычкырды ул кемгәдер. — Бүген беркем белән дә сөйләшә алмыйм мин, төшенәсезме сез, вакытым юк.
Кесоу капчыгын аркасына салды да, ишекне шундый каты ябып чыгып китте, агроном бүлмәсенең тәрәзә пыялалары) коелып төшә язып калды.
Ул тротуар буйлап акрын гына атлады, йөрәге әрни иде аның. Капчыгы өч тапкыр авырайгансыман тоела башлады. Кояш та хәзер рәхәт җылытмый, ә пешерә. Кыскасы, кешенең кәефен тәмам боздылар.
24
Райком йорты нәкъ диңгез буенда. Известь белән ап-ак итеп агар тылган бу йорт зәңгәр күк һәм диңгез җирлегендә корабль1 җилкәнесьь ман,күренә.
Кесоу икенче этажга менде дә кара клеенка белән тышланган ишекне акрын гына ачты. Ишектә: «Беренче секретарьның кабул итү бүлмәсе» дигән язу.
Кабул итү бүлмәсендә берничә кеше үзара акрын гына сөйләшә. Уң кулда, нәкъ ишек катында ак чырайлы, соры күзле бер кыз утыра. Ул яңа килгән хатларны, кәгазьләрне актара, аларны төрле папкаларга аерып сала.
Кесоу капчыгын бер почмакка сак кына куйды да, аякларын шакыдр датмаска тырышып, кыз янына килде.
— Секретарьны күрергә мөмкин булырмы миңа?
— Утырыгыз, иптәш. Сезгә Александр Иванович кирәкме?
— Әйе, беренче секретарь.
— Утырыгыз.
Кесоу бер урындыкны өстәл янына күчереп куйды. Кыз аңа сынаулы карап алды. Егет ихтыярсыз елмайды. Кызның матур йөзенә мондый җитди һәм кырыс чырай бер дә ятышмый иде.
— Мин сезне тыңлыйм, — диде кыз.
Аның тавышы икенче берәүнең — Сакенда калган кызның тавышына шул кадәр охшаган иде, Кесоу кинәт тынычланып калды; якын танышларына кунакка килгән шикелле, рәхәт булып китте аңа. Ул якты чырай белән елмаеп куйды. Кыз, уңайсызланып:
— Сез нигә көләсез? — дип сорады.
— Гафу итегез, — диде Кесоу, — бернәрсә хәтеремә төште...
Секретарша бер хат өстенә кызыл карандаш белән билге ясан куйды.
— Яхшы нәрсә төштеме, начармы?
— Ничек начар булсын инде? —диде Кесоу КЫЗУ гына — Сезне күреп...
Акрын, дип кыз йомшак кына итеп туктатты, шулай дп рәс- милек сакларга тырышты: — Мин сезне тыңлыйм. Сез кайсы оешмадан?
64
— Юк. мин читтән килгән кеше.
— Кайдан?
— Сакеннан.
— Ах, Сакеннан? Ни сөйлисез сез?! — Кыз бөтен кәгазьләрен бер гиткә этеп куйды. — Шундый тансык кунак.
— Менә шулай, туры килде...
— Сезгә монда бер өем кәгазьләр ята. Гомуми бүлеккә барып, шатландырып килим әле үзләрен.
Секретарша, өстәл яныннан сикереп торып, чыгып та китте. Кайдадыр түшәм янында ззонок шалтырады... Озаграк һәм катырак итеп, тагын кабатланды. Кесоу, кызны эзләп килергә дип, ишеккә юнәлде, ләкин кыз бусагада очрады ана.
— Сезне чакыралар, — диде Кесоу.
Кыз кабаланды, өстәлдән блокнот алдык
— Сезнең турыда белдерергә кирәк аңа. Фамилиягез ничек?— диде чл. ашыгып.
— Кесоу Мирба.
— Сакеннан, — дип өстәде кыз һәм ишектән кереп китте.
Бер минут үтүгә, ул кире чыкты.
— Иггтәш Мирба!
— Мин, — диде Кесоу хәрбиләрчә.
— Александр Иванович (ул башы белән ишеккә ымлады) сезне кәзер кабул итә.
— Рәхмәт, — диде Кесоу, бу кызны сеңелесе кебек якын күреп, тотып үбәргә хәзер иде ул.
Аңа яңадан рәхәт һәм күңелле булып китте. Ул, кулларын артына куеп, тәрәзә янына килде.
Ачык тәрәзә аркылы эвкалипт һәм лавр агачларыннан бөркелгән хуш ис кереп тора. Йорт каршындагы киң асфальт мәйданда, резина тәгәрмәчләре белән кыштырдап, автомашиналар борыла. Ә арырак, яр буенда бала-чагалы хатыннар күренә, балыкчылар ятьмәләрен рәтлиләр һәм ниндидер бер малай велосипед белән йөри иде.
Кесоу Оик акрын, үз-үзенә чак ишетелерлек кенә итеп көнләргә тотынды.
— Күңелсезме әллә? — диде кыз.
— Юк,—диде Кесоу.
Әйе, чыннан да күңелсез түгел иде аңа. Бу бүлмәдә берничә сәгать торса да, күңелсезләнмәс иде ул.
— Сезнең кебек гүзәл кызның эшләгәнен күзәтеп тору минем өчен торганы бер рәхәт, — диде ул кызга, нәзакәтле итеп. Ләкин кыз, ул уйлаганга караганда җитдирәк, тирәнрәк күрә торган булып чыкты: чынын әйткәндә, Кесоу өчен бит менә бу кабинетта буласы очрашу әһәмиятлерәк, шулай түгелме? һәм кыз аңа, шаярып, бармак янады;,
— Сезнең Сакендә бары да шундый мәкерле кешеләрме? — диде ул.
— Юк, бары да түгел.
Алар икесе дә көлеп җибәрделәр: егет рәхәтләнеп, кычкырып көлде. Ә кьвз, тавыш чыгармаска тырышып, саклык белән генә көлде һәм башы белән кабинетка таба ымлады: янәсе, анда ишетелүе бар бит.
— Сезнең бик әһәмиятле эшегез булса кирәк, — диде кыз, сүзне икенчегә борып.
— Ничек дип әйтергә... Гади бер игенченең нинди әһәмиятле эше булсын ул кадәр...
— Тыйнаклык күрсәтәсез.
Кесоуга ошый иде бу.
Шул вакыт кабинет ишеге ачылып китте дә, ике кеше атылып килеп чыкты. Беркемгә дә борылып карамыйча һәм беркем белән дә сөйләшел тормыйча, тиз-тиз атлап, алгы бүлмә аша чыгып та киттеләр алар.
65
— Ббларга эләккән булса кирәк, — диде секретарша акрын гына.— Рәхим итегез, иптәш кем...
— Мпрба,—дип хәтеренә төшерде аның Кесоу.
I Иркен, чиста бүлмә. Стена буйлап урындыклар тезелгән. Сул як почмакта язу өстәле. Аңа терәп икенче — өсте яшел постау белән капланган озын өстәл куелган. Өстәл өстендә газеталар, китаплар өелеп ята; уц кулда берничә телефон тора.
Егеткә каршы бер кеше аяк өсте'басты — урта буйлы, өстенә кара костюм кигән, ап-ак күлмәккә чем-зәңгәр галстук бәйләгән; яңак сөякләре чьпгынкы, киң йөзле, киң маңгайлы, дулкынланып торган чәчле.
Кесоу ишектән атлап керү белән боларны бер карауда ук күреп
■ алды.
— Рәхим итегез,—дип каршы алды аны кабинет хуҗасы. — Гади генә кунак түгел сез безнең өчен. Шәп. Бик шәп.
Алар кул кысыштылар.
— Сезнең фамилиягез—Мирбамы?
— Нәкъ шулай!—диде Кесоу, чатнатып.
— Ни өчен болай хәрбиләрчә? Без бит штатский кешеләр, — диде секретарь, шаярын. — Фронтовикмы сез?
— Әйе.
— Сөйләгез, кайларда булДыгыз? Кайчан? Нәрсә эшләдегез?
Кесоу каушап калды. Ул үткәннәр турындагы истәлекләрен уртаклашырга туры килер дип бөтенләй башына да китермәгән иде. Ул үзенең гимнастерка кесәсеннән колхозның планнары, эш барышы турындагы саннар һәм киләчәк өчен нәрсәләр уйлануы турыларында язылган кәгазьне дә чыгарып өлгергән иде инде, аны сиздермичә генә кире тыгып куйды. Ни өчендер шундый кәгазь алып килүе оят булып китте аңа — бик шәп оратор шикелле, сөйлисе сүзен алдан язып алып килгән, дип уйлаулары мөмкин бит.
— Беренче сугышка керүем Ростов янында булды. Яраландым. Киев өчен сугышта катнаштым. Анда да тырнап үтте. Польшада булдым.
— Берлинда булырга туры килмәдеме?
— Өлгерә алмьпй калдым. Тугызынчы Май килеп җитте.
— Аның каравы башкалар булды. Партия членымы?
— 1943 нче елдан бирле.
Телефон шалтырады. Александр Иванович, аңа кыска гына җавап кайтарды да, Кесоуга сорау бирде:
— Димәк, безнең, шәһәрне күптән күргәнегез юк?
— Үткән ел, фронттан кайтышлый бер көнгә тукталып китүемне санамаганда, биш еллап бар.
— Шуны бик беләсе килә, иптәш Мирба, шәһәр сездә нинди тәэсир калдырды?
— Бик матурланган, сугышка чаклы булганга караганда яхшырган...
Александр Иванович, кунакны култьвклап, аны стенага эленгән чертеж янына алып килде.
— Эшнең ничек торганын мин сиңа хәзер сөйләп бирәм, — диде секретарь, план өстенә ясалган билгеләрнең әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп. — Ун урамны тәртипкә китердек инде. Быел менә бу урамнарны төзекләндерәбез, менә монда яңа мунча салабыз; менә монда, әгәр дә өлгерә алсак, — кинотеатр. Бу эшләргә тотылган расходның гомуми суммасы...
Александр Иванович, маңгаен җыерып, уйга калды. Ниндидер берәр әһәмиятле нәрсәне исенә төшерә яки нәрсә турындадыр икеләнә иде күрәсең, ул. Гомуми сумманың цифрын әйтү белән бер үк вакытта те- лефон трубкасын күтәреп алды ул. Шәһәр советын чакырып, кем бе-
5. .C. Ә.’ № 11
66
ләндер быел өчен тотылачак суммалар һәм шул уңай белән булган карарлар турында сөйләште.
— Иптәш Мирба,— дип дәвам итте секретарь, — мин әйткән суммага тагын йөз меңне кушыгыз—менә безнең капиталь төзелешнең һәм шәһәрне төзекләндерү буенча эшләнә торган эшләрнең бюджеты шул.
Александр Иванович болариың барысын да аңа шул кадәр нечкәләп аңлатты, — әйтерсең инде, шул төзелеш өчен кирәк булган акчаны Кесоудан сорый иде ул. Тау егете райком секретареның ни өчен болан аның каршында хисап биреп торуын ничек тә акылына сы-йдыра алмый иде. Шундый әһәмиятле эшләр белән таныштыруы бер яктан куандыра иде аны, ә икенче яктан, — бу көтелмәгән беседаның төбендә нәрсә яга икән дип, шикләнә иде ул. Сакеида мондый кереш сүз сөйләсәләр, юкка гына сөйләмиләр бит, дип, Кесоу сагайды...
Ә Александр Иванович, планны күрсәтә-күрсәтә, сөйли дә сөйли иде.
— Менә биредә сазлык. Киптерергә кирәк иде аны... Шушы көннәрдә менә бу яңа мәктәпне ачабыз. Монсы белән безне тәбрик итәргә мөмкин... Ә сезнең мәктәп мәсьәләсе ничек тора? Бинасы яхшымы? — дип сорады ул кинәт.
һәм шуннан башлап, бөтен нәрсә турында нечкәләп сорашырга тотынды: колхоз турында да, мәктәп турында да, партия оешмасының эше турында да, авыл советы турында да, Сакен кешеләре турында да сорашты. Кесоу аның сорауларына җавап бирә һәм үзенең бар жавабы да секретарьны канәгатьләндереп б-етмәгәнлеген сизә иде. Андый чакларда секретарь, маңгаена бәйләнчек чебен кунган шикелле, ризасызлык күрсәтеп, кашын җыерып куя иде.
— Кешеләребез гадәти кешеләр, инде, — диде Кесоу, — яхшылары да бар, начарлары да.
Александр Иванович аның күкрәгенә бармагы белән төртеп куйды һәм, елмаеп, сорау бирде:
— Ә сез ничек уйлыйсыз, сез үзегез яхшы кешеме, начар кешеме?
— Минме?.. — Кесоу кызарып китте. — Мин?.. Ничек, дип әйтергә инде...
Александр Иванович, елмаеп, өстәл янына утырды:
— Менә, күрдегезме, сез әле үзегезне начар беләсез икән... Кешеләрегез турында тулырак итеп сөйләп бирегез әле.
Кесоу, авылдашлары турында үз фикерен әйткәндә бик сак булырга тырышып, берничә исемне телгә алды.
— Минемчә...—диде Александр Иванович, карандаш очы белән өстәлгә тукылдатып куйды. — Минемчә, сездә алар күбрәк булырга тиеш, яхшы кешеләрне әйтәм. Шактый күп алар сездә, минемчә!.. Ярый, бу турыда соңыннан. Хәзер миңа шуны әйтегез: нинди эш белән килдегез сез миңа?
Секретарь аның ничек җавап бирәсен алдан белгәнсыман карап алды. Кара күзләрендә күп кенә Сакен кешеләренә хас хәйлә чаткысы ялтырый иде аның.
— Мин бик әһәмиятле эш белән килдем, — дип сүз башлады Кесоу. — Бер фикер төште башыма. (Ул чак-чак кына «юләр фикер» дип өстәми калды.) Безнең авылда ничек итеп уңышны күтәрергә икән, дим?
— Турыдан-туры әйткәндә, иптәш Мирба, фикерегез бик шәп, искитәрлек. Сез Указны укыдыгызмы?
— Указны? Нинди Указны?
Александр Иванович аңа типографиядә басылган листовка тоттырды.
— Танышып чыгыгыз. Уңыш өчен, яхшы уңыш өчен безнең хөкүмәт орденнар бирәчәк, Герой исеме бирәчәк. Менә ничек бит.
Кесоу Указга күз йөртеп чыкт.ы. Кукуруза турында язылган юлларны укыгач, аның йөзе ялтырап китте.
Ь7
— Бик шәп! — дип кычкырып җибәрде ул, йодрыгы белән өстәлгә сугып. Һәм шунда ук, сизеп алып, гафу үтенде.
Бу вакыт Александр Иванович егеткә җентекләп карап тора иде. Бу кешенең күз карашы, җанлылыгы, көчле куллары, үзендәге барлык ихтыяр көчен бергә җыйгандай, аларны әледән-әле йодрыклавы ошый иде аңа.
— Мин, Александр Иванович, андый Указ барлыгы турында белми идем... Сакёнда гектардан йөз пот уңыш алуны могҗизага саныйлар Нәрсәгә ярый инде бу?!
— Начар, иптәш Мирба, әйтәсе дә юк, начар!
— Менә шуңа күрә дә без, иптәш секретарь, башкача эшләргә карар бирдек...
— Ә ничек эшләргә? — диде Александр Иванович һәм, Кесоуны тыңларга хәзерләнеп, ипләбрәк утырды.
— Беренчедән, җирне тиешенчә сөрергә, ә тырнап кына йөрмәскә. Икешәр кат сөрергә, шартын китереп тырмаларга, чүп үләннәрен, бүредән дә яман күреп, кырып бетерергә...
Александр Иванович карандаш белән кәгазь өстенә нидер сыза- сыза:
— Шулай, — диде һәм раслап башын иде.—Дөрес. Җирне яхшы эшкәртсәң, өч өлеш артык уңыш аласың дигән сүз.
Кесоуның күңеле күтәрелеп китте, сулышы киңәйде, ул йодрыгын өстәл өстенә китереп куйды.
— Димәк, эшкәртү, чын мәгънәсендә эшкәртү. Ләкин моның белән генә бетмәде әле, тагын да әһәмиятлерәге алда. Бездә бер кыя бар. Кыясы, мин сезгә әйтим, иптәш секретарь, начар түгел. Бер генә сүз белән әйткәндә — ашлама, фосфорит.
— Ничек, фосфорит? — Александр Иванович, гаҗәпләнеп, күзләрен егеткә текәде.
— Нәкъ үзе. Әгәр дә җирне шул фосфорит белән ашласаң, файдасы бик күп була. Уңышны) тагын ике өлешкә арттыр дигән сүз.— Кесоу, үз-үзенә бу кадәр ышанып сөйләве өчен гафу үтенгәндәй, дәвам итә:—Мин бераз агротехниканы беләм, курста укыган идем. Мин сезгә хәзер...
Кесоу кабинеттан йөгереп чыгып китте дә әлеге капчыгын күтәреп керде. Авызын чишеп, аны урындык өстенә куйды һәм уч тутырып соргылт туфрак китереп чыгарды.
— Менә,—диде ул тантаналы тавыш белән. — Мин аны, биредә күрсәтер өчен, чүкеч белән, төеп алып килдем.
Кесоу, үз сүзләренең секретарьга ничек тәэсир итүен бик нык күзәтеп, үзенең ниятләре турында сөйләп бирде. Александр Иванович аны бүлдермичә тыңлады. Ул бер чеметем порошокны кулына алды, нн өчендер аны иснәп карады һәм, бер сүз дә әйтмичә, телефон янына килде.
Бераз хәрәкәтсез торганнан соң, телефон трубкасын алмыйча, ’ Ке- соуга мөрәҗәгать итте.
— Ә ул кыя зурмьл?
— Бик зур, арбага төяп ташы!
— Беләсезме сез, без бит ул фосфоритны көндез чыра белән дигәндәй эзлибез. Суперфосфатны меңәр километр ераклыктагы җирдән китерәбез. Әгәр инде борын төбендә шундый арзанлысы бар икән, шуннан артык тагын ни кирәк? — Ул тагын капчык янына килде. — Әйе, фосфорит — анысы күренеп тора. Ә сыйфаты? — Александр Иванович Кесоуга сораулы караш ташлады.
— Белмим, Александр Иванович, сыйфаты турында әйтә алмыйм...
— Бусы начар (Кесоуның йөрәге әллә нишләп китте)... Әгәо лә чык фосфорит булып чыкса, сезнең бәхет... Дөрес, аны ваклау — көнбагыш ь*
6*
яру түгсгх махсус тегермәннәр кирәк булачак, двигательләр. Хәер, эш анда ]\гел.
А. < л/ ндр Иванович кискен хәрәкәт белән телефон трубкасын алды. Л . — диде ул. — Райисполком председателе белән тоташты
рыл . м : , авыл хуҗалыгы бүлеге белән һәм тагын... Хәзергә шулар гни 11Г\.:аи... Сәлам! Кара әле, хәзер генә безгә керен чыкмыйсың
мы? К ы к мәсьәлә бар. Ярый. Булды... Алло! Кайдан? Сәлам. Кара әлг. с • ; С лсн кешеләре күрергә тели. Чынлап... Киләсеңме? Биш мину г: а ң көтәбез.
J С гр кнопканы басты Һәм ишектән килеп кергән кызга:
— С; рстарьларны чакырыгыз,—диде.
I га чр Иванович, уйланып, кабинет буйлап йөреп алды. Аннары, как 1 төртеп күрсәтеп:
— - Һушының өчен килдегезме сез, иптәш Мирба?— диде.
— Әйе.
-- V авылдашларыгыз нәрсә ди?
— Икеләнәләр, Александр Иванович.
— Ә гомумән бу эшне яклыйлармы?
— Якламыйча соң, бөтенесе бердән,— дип ялганлады Кесоу.
— К ресең, бар да бик тырышып якламый торганнардыр,—дип куйчы секретарь, Кесоуга сынаулы карап. — Сакенга менә бу Указны алып кайтыгыз һәм тагын кайбер нәрсәләр алырсыз... Укысыннар әле...
У; арада секретарьлар җыела башлады. Алар Александр Иванович беле . 1 ; м үзара бер-берсе белән шаулашып исәнләшәләр иде.
— Бюро утырышымы әллә? — дип сорады кемдер, нәрсә барлыгын белми ә.
Александр Иванович кычкырып көлеп җибәрде.
— Шулай диярлек,—диде ул.— Барыгызның да менә бу капчык яныма килүегезне үтенәм. Ләкин башта танышыгыз: иптәш Мирба — Сакен кешесе.
«Сакгн» дигән сүзне ишеткәч, барысы да гаҗәпләнде.
— ( һо! Быел шәһәргә иртәрәк килгәнсез.
— Сакеннан? Ничек килеп җитә алдыгыз?
Кесоу үзенә сузылган кулларны кыса иде.
— Юл ачылганмы әллә?
— Үземнең кабыргаларыма утырып килдем, — дип шаяртты Кесоу.
— Бик рәхәт эш түгел, — дип куйды) берсе.
— Әйтсрең бармы!
... Бер сәгатьтән соң Кесоу Александр Иванович белән саубуллашты.
— Иптәш Мирба, —диде аңа секретарь,—без сезнең башлаган эшегезне яхшы дип табабыз. Сакенның бәхете җиңә бугай. Иртәгә- берсекөнгә анализ нәтиҗәләрен әйтерләр. Ләкин, күрәм, сез үзегезнең бу ачышыгызга гына ышанып ятмыйсыз шикелле? һәм дөрес эшлисез. Кыяны үз чираты бар һәм үз вакыты булыр... Әйтик, анализ нәтиҗәләре яхшы да булды) ди. Шулай булган сурәттә дә сезгә бит әле тегермән китерәсе, двигатель, ягулык алып кайтасы була. Бу тиз генә эшләнә торган эш түгел. Ә хәзергә сезнең бурыч — сөрү. Партия оешмасы белән тыгызрак багланышта булсагыз, эшегез яхшы барыр. (Александр Иванович бераз сүзсез торды.) Без, большевиклар, бер-беребезне макташырга яратмыйбыз. Ләкин сез — молодец! Төшенәсезме?.. Кайберәүләр гә сез бөтен кешедән читтә яшисез, кебек тоела. Дөрес түгел бу. Сезнең белән бергә бөтен ил. Сез ялгыз түгел. Большевистик рух һәр җиргә үтеп керә, барлык таулар, сыртлар, елгалар аша да үч ә ул. Карагыз бире, — Александр Иванович егетне карта яиьпна алып килде. — Менә Советлар Союзы. Зур, көчле, дөнья күләмендә дан тоткан дәү
69
ләт. Ә сез шуның кечкенә бер кисәге. Москвада, Сталин янында тор- гап кебек яшәгез һәм эшләгез. Аңлашыламы?
Александр Иванович акрын гына, сүзләрен өзеп әйтеп сөйли Ул ашыгыч хәрәкәтле түгел, шунлыктан, ул бераз корырак ксшесь iau да топла. Ләкин ул тыш яктан кызулык күрсәтми икән, аның каравы, һәрбер сүзен ягымлы, җы»лы итеп чын күңелдән әйтә, Кесоу аны тыңлаган саен үзен иңбашына канатлар үсә барган кебек хис итә.
— Исегездә тотыгыз, иптәш Мирба, сезнең бөтен эшегез- -уңыш өчен көрәшү. Югары уңыш өчен бөтен көчегез белән көрәшегез ' сегез- дә тотыгыз, Москвада сезнең орлыкларны да исәпкә алалар. Ә;. , әйе! Сезне беркем дә онытмый. Аңлыйсызмы? Менә быел җәй Саксига һава юлы ачабыз... Сугышка кадәре дә сезгә самолетлар барган сугай...
— Әйе, бер тапкыр килгәннәр иде...
— Хәер, һава юлы дип әйтү артык зурайту Да инде. Сезгә «У —2» самолетлары барачак, башта атнага бер тапкыр барыр —һәм Александр Иванович, хәйләкәр елмаеп, болай дип өстәп куйды: —Ә ™Ра/ бара чын мәгънәсендә һава юлы да булыр әле. Ә сез ничек У-/ йсыз?
— Әлбәттә инде авиолиния, Александр Иванович.
— Шулай итеп, иптәш Мирба, сез иртәгә, я берсекөнгә анализ нәтиҗәләрен белерсез. Аннан соң минем янга керүегезне үтснәм. Суз уңаенда шуны да әйтим, сезне Сакенга самолет белән озатасы килә. Биш-алты көннән моны оештырырга булыр иде.
— Ләкин мин бик ашыгам шул. Чәчү җитә бит...
— Кыскасы, керерсез, ә анда күз күрер. Сау булыгыз.
’ Кесоу үзен бик шәп мәҗлестән соң була торган кебек v| с итте: 'башың әйләнә, ләкин үзең исерек түгел, тирә-яктагы бөтен нәрсә чайка а. ә аякларың белән нык басып торасың; дөнья салават күпере шикелле матур төсләргә күмелә, ләкин бу төш түгел, ә чын оп!
25
Сакенда тормыш үз тәртибендә бара иде.
Кесоу бригадасы Якупның һәрвакыт уяу күзәтүе астын ча сөрү эшен тәмамлады. Якуп улының әйләнеп кайтуын түземсезлек б.-ләп көтә. Гомумән алганда «Якты Нур» колхозының эшләре, узган елгы белән чагыштырганда, күп өлеш яхшырак бара иде.
Күцелсезлекләр дә булмады түгел. Яңгырдан соты ташкын. Гудал стгш тяссндәге плотинаны агызып алып китте һәм электр уты озак вакытка сүнде.
Штигәр-әй карт каты авырып китте. Врач аның тормышы өчтн борчылып һәр кич янына бара иде.
Инкуаланың аучылык эшләре бик уңышлы бара, ул көннәр буе урм нда йөри. Константинны махсус аучылар бригадасы төзү к рәхле- гснә ышандырган иде инде ул.
-г Табышы колхоз файдасына китәчәк бит, — дип күндерде ул аны. — Аннан соң, ихтимал, бу эшне киңәйтеп тә җибәрербез...
Б ренче Май көне якынлашып килә иде. Константин белән М\гшаг бәйрәм үткәрү планын төзеделәр. Үрентеләр хуҗалыгында бу бәйрәмне колхозга планнан тыш илле мең төп үренте бүләк игү белән каршыларга хәзерләнәләр иде. Кама һәм Нина иң яхшы эшчеләр бу к/н исәплән җ р, ал арны Май бәйрәмендә бүләкләргә вәгъдә итәл i i \ Д <а- ну| IU4 эшләре ал да гөл иде. Явымлы көннәрдә аның лагерен а » килгән табыш (колхоз кибетенә беркетеп салынган каралты турында сүз бара) шактый зурайды. Ә Рәшит... С, Рәшиттә бәйрәм кайгысы 1 \ I ел, аның үз эшләре дә җитәрлек. Язылмаган закониао итлек намусы йоласы борынгы гадәтләр рыцаре тарафыннан катгый адымнар
70
ясауны таләп итәләр иде. Сүздән эшкә күчәргә вакыт җиткәнлеген, югыйсә, дус-иш арасында үзенең көлкегә калуы мөмкин икәнлеген сизә иде Рәшит.
Шулай итеп, көне һәм сәгате билгеләп куелган иде инде.
Заговорчылар Кондыз Чокырында очраштылар. Картлар сүзенә караганда, бу чокырда .кайчандыр Сакеи пәриләре яшәгән, имеш. Антон, дусларын көтеп, агач төбендә тәмәке тартып утыра иде. Төшеп килгән кичке караңгылыкта ул кайчандыр бу урында яшәгән пәриләрнең берсе кебек күренә иде.
— Килдегезме? — дип чыелдап җибәрде ул. — Мин инде сезне, уегыздан кайттыгызмы әллә, дип курыккан идем.
Еник белән Антон агачлар арасына кереп киттеләр, ә Антоннан бушаган агач төпсәсенә Рәшит урнашты. Ул яңа йон блуза, кавалеристлар чалбары һәм җылы кыска тун кигән иде. Итеге егетләрчә шыгырдап тора. Башында Адамурдан алып торган каракуль папаха. Ул үзе агач төпсәсендә утыра, ә уйлары колхоз парникларына таба боргаланып сузылган сукмакка омтылган.
Ә сукмак буйлап исә бу кара нияткә каршы Кама килә. Юл борылышында ул Нина белән саубуллашты да өенә таба ялгызы гына китте.
Рәшит, кызны кинәт куркытып җибәрмәс өчен, җырлый-җырлый аның каршысына таба бара башлады.
Кама, Рәшитне күреп, артык гаҗәпләнмәде. Ул аның белән исәнләште дә юлын дәвам итәргә теләде, ләкин Рәшит аның юлын буды.
— Мин сине өеңә озатып куяр өчен көтеп тордым, — диде ул.
— Рәхмәт.
Рәшит аның кулын терсәктән югарырак кысып тотты да, тешен кысып, дәвам итте:
— Ничек уйлыйсың? Җитәрлек азапладың түгелме инде син мине.. Әйе, әйе... Минемчә, Кама, мәхәббәтем менә монда җиткән кебек булды инде минем (ул кулы белән бугаз төенен күрсәтте). Көлмә, һәрнәрсәнең бер чиге бар.
Кыз аңа шаярып җавап б-ирә, ләкин Рәшитнең шаярырга исәбе юк кебек күренә иде.
Сүз торган саен кискенрәк төс ала барды. Рәшит әйткән сүзләрдә турыдан-туры янау тоны сизелә иде. Кыз курыкты, ләкин, курыкканлыгын сиздермәскә тырышып, шаярып сөйләшүен дәвам иттерергә азапланды.
Рәшитнең сабыры бетте.
— Миңа чыгасың, бетте китте!—дип кычкырды ул, ачуланып.
— Юк, анысы булмас!
Егет кыска гына сызгырып куйды һәм, бер сүз дә дәшмичә, кызны кочып алды. Шунда ук, җир астыннан үсеп чыккан шикелле, Антон белән Еник килеп чыктылар; кызны, күз ачып йомганчы буркага төреп алып, ат өстенә салдылар. Шулай итеп Каманы урладылар.
Шунсын әйтергә кирәк, мондый юл белән кыз урлауда чын романтика юк. Үзегез уйлап карагыз. Кама аңын да югалтмады, ә рыцарьлар, чын кыз урлаучыларга хас булганча, мәхәббәтле саклык та күрсәтмәделәр; югыйсә, урланган кыз мондый вакытларда үзенең ничек ат өстенә салынганлыгын да сизмәскә тиеш иде. Атлар да, үз чиратларында, кадерле йөкне күтәреп, җил шикелле очмадылар. Юк, алар, сукмакны чак-чак табып, акрын гына атлап бардылар. Ә ат җилкәсендә капчык шикелле селкенеп бару — бик читен эш. Урлаучының үзе өчен булган уңайсызлыклар да шулардан ким булмады. Кулларына кан төште аның, аяклары оеды, чак-чак кына муены каерылмый калды. Юк, кыз урлау турында сөйләнгән сүзләрдә әйтелә торган рәхәт тойгының йөздән бере дә юк иде Рәшиттә.
71
Ике сәгать чамасы вакыт үтүгә, Кама ниндидер бер чит кеше өендә, скамья өстендә утыра иде. Бүлмә тын, ә янәшә бүлмәдә, агач стена аша ирләр сөйләшкән тавыш ишетелә. Кыз көч-хәл белән генә муенын бора ала, таяк белән кыйналган шикелле, аның бөтен тәне сызлый иде. Шулай булса да, үзенә берәрсе якынлаша калса, ул кешенең күзен тырнап алырга әзер иде кыз.
Ишек шыгырдап ачылды, бусагада кулына тарелка тоткан бер карчык күренде.
— Кызым, — диде ул ягымлылык күрсәткән тавыш белән, Камага мөрәҗәгать итеп, — син борчылма. Тынычсызланма. Килеш, буйсын... Безнең хатын-кызның язмышы шул инде. Иртәме-соңмы, барыбер барыбызны да урлаячаклар. Башта әнә алар (ул кулы белән бүлмә стенасына ымлады), аннары һәркемнең башына килә торган әҗәл. — Карчык калтыранып куйды һәм аның кәкре борыны дерелди башлады. Кипкән иреннәрен авырлык белән генә кыймылдата иде ул. Аның күзләре тирән булып эчкә баткан, шулай да ул күзләр, карчыкның яшенә караганда, шактый җанлы иде.
Кама урыныннан торды. Ул көч-хәл белән аягына басып тора иде. Шулай да карчык, акылы җитеп, читкәрәк китте.
— Нигә син, әби, мондый эшләр белән маташасың? Нигә син ул юләрләрне узындырасың? — дип, ачу белән кычкырды Кама аңа.— Ул башкисәргә кияүгә чыгарга мин ризамы, түгелме — шул турыда миннән сорадыңмы соң әле син?
Карчык кулларын селкергә тотынды.
— Ни сөйлисең син, ни сөйлисең, кызым! Хатын алып кайтабыз, диләр бит. Без соң кеше түгелмени — рәхим итегез, дидем...
Кама утыннары пыскып янып ята торган камин янына барып утырды.
— Салкын, — диде ул. — Каминны яхшылабрак ягып җибәрү зарар итмәс иде.
— Кызым, — дип пышылдады карчык, — кая, үзем карыйм...
— Үзем дә булдырам мин аны. Ә син, әби, әгәр дә бик зур мәшәкать булмаса, мине ашатыр идең, ашыйсым килә... Ә теге тилеләр кайда?
— Кухняда, — дип җавап бирде карчЫк, уңайсызланып.
— Тукта! — Кама стенада эленеп торган борынгы мылтыкны алды. — Атамы бу?
— Ничек атсын ди, илле ел буе тавышы чыкканы юк.
— Әллә ни түгел, атмаса, күсәк урынына ярар. Ә син тегеләргә сиздермә, әйт: корулы, диген.
Карчык, ризалык күрсәтеп, башын иде дә ишеккә таба кузгалды.
— Теге... мине урлаучыны минем янга җибәр, — дип кычкырып калды Кама аның артыннан.
Бик каты ярсыган иде ул. Ачуы кабынган Сакен кызлары белән очрашуны ходай күрсәтмәсен!..
Кама, аякларын язып, мылтыкны үзенә таманлап карады. Көмеш белән бизәкләп эшләнгән мылтык аңа бик ошады. Ишек тоткасына төзәп карамакчы булды ул аны.
Нәкъ шул вакытта ишек ачылып китте һәм бусагада Рәшит күренде; тынычсызланган, йөзе агарган иде аның. Кыз кулында мылтык күргәч, бер адым артка чигенеп куйды.
— Нишлисең син, нишлисең? — дип мыгырдады ул, каушап.
— Болан гына, — дип җавап бирде Кама гамьсез генә итеп. — Менә бу мылтыкны карыйм әле. Бик шәп мылтык! Ләкин кая китте соң әле хуҗа хатын? Минем ашыйсым килә.
«Бу нинди шайтан кызы, — дип уйлап алды Рәшит. — Я акылдан язгандыр ул, я килешүе шушыдыр...» Һәм, тизрәк ашарга кертү өчен,
72
йөгереп чыгып китте. Озак тормады, кире кереп, бер почмакка утырды
— Ә иптәшең канда?
— Биредә, кухняда.
— Нигә килми ул? Күрәсе иде аны!
Калдыр аны, Кама...—диде Рәшит һәм кызга якынрак килергә теләде.
— Миңа таба бер адым да атламаска! Ишеттеңме?
Рәшиг буйсынды.
— Тыңла әле, — диде ул бераз сүзсез торганнан соң,— син бөтенесен дә аңлыйсыңдыр, дип уйлыйм. Минем сиңа булган мөнәсәбәтемә. мәхәббәтемә тиешенчә бәя дә бирерсең, дип беләм Синең, өчен юләрлек эшләүләрем... бөтен тынычлыгымның юкка чыгуы... Бары да синең өчен...
— Мин шуны белергә теләр идем, — диде Кама, аяк тибеп. —Нинди заманда яшибез без? Кырык җиденче елдамы? Шулаймы? Хәтта шушы, аю өне шикелле, Сакенда да сезнең бу эшегез ахмак кәмит уенын хәтерләтә!
— Мич бабалардан килгән йоланы берничек тә хәкарәт итмәдем.
— Әйе, син аларны хәкарәт итмәдең!—диде Кама. — йолалар сине хәкарәт итте.
Р 'шит кызга якынрак килү нияте белән бүлмә буенча йөрергә тотынды.
— Якынлашма! — Мылтык тиз генә егеткә төбәлде.
— Ул атыла торган мылтык түгел, — диде егет, көлеп.
— Аның каразы күбәге нык аның! — диде Кама һәм мылтык белән к: ? -оп куйды.
— Шашкан кыз!—диде Рәшит ачуланып һәм үз урынына барып утырды. — Ярый, иртәнгә кадәр мәче белән тычкан булып уйнарбыз. Ләкин аңламыйм, аның ни мәгънәсе бар.
— Мәгънәсе шул: таң атып, яктыру белән үк син миңа ат әзерләп бирерсең дә, мин китәрмен.
Рәшит ачуыннан сикереп китә. язды. Ишек катында кулына тарелкалар тоткан карчык тора иде. Каманың сүзләрен ул да ишетте һәм. бик гаҗәпләнеп:
— Ничек?—'диде.— Кптәм дисеңме? Бер үзеңме?
Кача олы кешегә хөрмәт йөзеннән аяк өстенә торды.
— Әгәр дә озатып куярга акыллары җитмәсә, бер үзем кигәм.
— Өенә кайтасыңмы?
— Ә кая барыйм мин?
— Башта уйлап кара, Кама. Без бит инде хәзер синең белән нр белән хатын кебек.
— H r өчен алай булсын? — диде кыз, ярсып.
— «К<бек» кенә дим бит мин, — диде Рәшит. — Минем белән бер өйдә бер төн кунгансың икән, Сакен өчеп шул җиткән инде.
— Ә мин алай уйламыйм, — диде Кама. — Ләкин шуны белдем: нинди әшәке кеше икәнсең син!
Рәшиг, кабынып китеп:
— Ант итеп әйтәм... — ди башлаган иде дә, кыз, җирәнеп, аннан читкә борылды.
— Иң башлап, сине Кссоу ташлаячак, — диде Рәшит, зәһәрләнеп
— Кссоумы?
— Эх, кызыкаем, — диде карчык, өстәлгә тарелкаларын куя-куя.— Ирләрне белмисең әле син. Чит кеше хатыны кемгә кирәк булсын соң?
Кама, гәүдәсен горур турайтып, башын күтәрде. Карчык ихтыярсыз аңа сокланып карады, аның болай да кысылып кына торган күзләре тагын да кысыла төшеп, кызгылт бер сызык кына булып калдылар.
73
— Ярый, әгәр дә Кесоу инә очы кадәр генә сиңа охшаган булып чыкса да, мин аны үзем кире кагачакмын. Кирәге юк! Аннан башка да үлмәм.
Карчык, кыз янына килен, аны биленнән кочып алды һәм үпте. (Каманып, чигәсенә салкын таш баскан кебек тоелды.)
Рәшит папахасын кашына ук төшереп киде дә, игътибарсыз гына итеп:
— Ярый, күрербез, иртә белән ничек сайрарсың, икән, — дип, чыгып китә башлады.
Аның, бу оятсызлыгы карчыкны ярсытты.
— Пичек оят түгел сиңа, Рәшит,—дип оялттыуланы.—Минем өемә килгән кунакның болан әдәпсезләнүе миңа ошамый. Я, бар кухняга, йокла шунда, ә без биредә булырбыз. Мондый ирләр эшенә тотынасың калмаган...
Рәшит, папирос төтәтеп сәкемдә яткан хәлдә (ул бик арыган иде), һаман да әле, Кама аңа булган карашын үзгәртер, дип хыяллана иде.
Ниһаять, таң аткач, яктыргач, Рәшит, ишекне аз гына а ып, хазын- кызлар кунган бүлмә эченә карады; анда Кама белән карчык тыныч кына сөйләшеп утыралар иде.
Кыз урлау вакыйгасы әнә шулай дансыз-шөһрәтссз генә тәмам булды.
26
Аяз апрель көннәренең берсендә, җир йөзе язгы кояшның йомшак нурлары астында иркәләнгәндә, Сакеида бер зур вакыйга булды.
Күк йөзендә кечкенә генә бер нокта пәйда булды да, зурайганнан зурая барып, ниһаять, самолетка әверелде. Ул авыл өстендә бер тап- кь и әигәннән соң Бурсык Болынына барып төште. Халык и к тиз арада Бурсык Болынына җыелды, бусага аркылы үтеп керергә кыймый торган кунакны каршылаган шикелле, самолетны һәр ягыннан уратып алдылар.
Канат өстснә бер егет чыгып басты; бөтен киеме: итеге дә, чалбары да, баш кисме дә күннән иде аның. Җиргә төшереп,, кочаклашырга тотындылар үзе белән—бөтенләй кысып бетерделәр үзен. Егет, пыяла күзлекләрен салып, тирә-ягына каранып алды.
— Алай, Сакен шушы буламы инде? — диде ул.
— Нәкъ үзе, — диделәр аңа, — чын Сакен, бернинди хәйләсез.
— Мчп бирегә һавадан килүче беренче кунактыр әле? — диде кунак.
— Юк, — дип җавап бирделәр аңа. — Аз гына соңга калдың. Сугышка кадәр синең кебекләр булган иде бездә.
Агалы-эпеле Дауд белән Дамей нәрсәдәндер риза түгелләр иде.
— Моннан җиде ел элек,—диде Дауд, — безгә нәкъ шушындый самолет килгән иде. Шул-шул. Шушындый материядән ясалган канат, шул ук фанера... Мин инде сугыштан соң безнең -кошлар яхшырак булырга тиеш дип уйлаган идем, ә?
Очучы бераз уңайсызланды.
— Дөрес сүзгә җавап юк, — диде ул, акланырга тырышып.—Машина иик шәпләрдән түгел, аның каравы ышанычлы ул. Беркайчан да хур итмәс, бигрәк тә, таулар арасында. Ләкин тиздән, бик тиздән сезгә икенче машиналар да килә башлар. Тиз оча торган, матур һәм җайльп итеп эшләнгәннәре килер. Безнең аэродромда бар инде алар, үзем күр-
Очучы үзенең юл тойгыларын уртаклашты. Тегеннән, югарыдан караганда, бөтен дөнья ап-ак булып күренә икән, болытлар түбәндә, төреп куйган мамыксыман күренәләр, ди, таулар берсснпәп-бсрсе кечкенә булып, сөргән җир өстендәге буразналар кебек кенә, ди.
74
—Сезгә К11ЛӘ торган һава юлы да җирдән килә торган юлыгызга охшый, — ди очучы, — чокыр-чакырлар аша барган кебек, сикертеп- сикертеп җибәрә.
Очучы, кесәсен актарып, бер хат чыгарды. Адресын укып карады да:
— Кем була биредә Кесоу Мирба? — диде.
— Шәһәрдә, —■ дип җавап бирделәр ана.
— Юк, — диде очучы, — шәһәрдән кайтып китүенә биш көн бар инде аның.
— Алай булса, ул менә-менә кайтып җитәргә тиеш!
Халык һаман самолет янында өелешеп тора иде. Шангәрәй карт аның тирәсендә, дары мичкәсе тирәсендә әйләнгән шикелле, әйләнеп йөри иде. Гудал аныц серен аңлатып бирергә теләде картка. Шангәрәй картны ул самолетның нәкъ борыны янына алып килде дә әйтте.
— Менә бу мотор, — диде. — Ул винтны әйләндерә... Ә самолет данлыклы — «У — 2»
— Алай икән, улым, алай икән, — диде Шангәрәй карт, гаҗәпләнеп.— Яхшы самолет, димәк?
— Ярыйсы. Канатларына кара син аның. Дүрт канат. Бөркетнең дә ике генә канат бит!
Ул самолетны шул кадәр тырышып мактый иде, әйтерсең, ул аны ярминкәдә сата иде инде. Картны самолетның әле моторы янына, әле койрыгы янына алып бара иде ул. Аның артыннан калмыйча, унлап крестьян ияреп йөри, аларның һәркайсы Гудалга якынрак торырга, аның аңлатуларын яхшырак ишетергә тели. Ә Гудал исә, яра да сала, әйткән бер сүзе белән кешене гаҗәпкә калдыра, — әйтерсең инде, бу самолетны үз кулы белән ясаган иде ул. Гудалның сүзләрен ахырына кадәр тыңлаганнан соң, Шангәрәй карт:
— Алай, димәк ул оча? — дип сорады.
Кыскасы, Гудалның бөтен сөйләгәне җилгә булып чыккан, дигәз сүз; тот та яңадан башла. Гудал, тамагым кипте, дип зарлана башлады.
— Әйдәгез Симонны чакырыйк, — диде кемдер.
— Чынлап та, — диделәр, аны куәтләп. — Симон — фронтовик кеше, барын да бик шәп аңлатып бирер.
— Әй, Симон, төш канат өстеннән!
Төркем, икегә аерылып, юл бирде. Симон — колхоз бригадиры, сул кулының өч бармагын фронтта калдырып кайткан’җитез егет — алга чыкты. Җитезлеге булмаса, башсыз да калган булыр иде инде ул: чөнки шундый читен хәлләрдә калган чаклары булган аның. Ул үзен ни өчен чакырулары турында белеште.
— Менә, — диделәр аңа, — шушы самолет турында аңлатып бирер идең безгә.
— Нәрсәсен аңлатып торасы аның?.. Кем күрмәгән соң аны —кукурузник ич! — һәм ул аны кимсеткән чырай белән йөзен чытып куйды.
— Хәтерендәме, Симон! — диде берәү төркем эченнән.— Без бит ана пилоткаларыбызны! ыргыта торган идек: шундый түбәнтен оча иде алар. Шул инде — кукурузник!
Симон иңбашы белән самолет стенасына сөялде. Ул аңа бармагы белән шакып карады да тирән мәгънәле итеп әйтеп куйды:
— Фанера. Ә теге җире — койрыгына таба киндер... Ә менә истребительләр, бомбардировщиклар, ичмасам, икенче эш. Алар янында, туганкаем, башыңны ныграк тотмасаң, тизлекләре белән өзеп алып китәрләр...
Симон канатлы кунакны бигрәк кимсетеп җибәрде инде, моңа Шангәрәй картның ачуы килеп китте. Ничек кенә булмасын, яхшымы- яманмы — кунак бит ул.
75
— Улым, — диде ул Симонга карамыйча гына. — Әйткән сүзләрең кайберәүләрнең хәтерен калдыруы бар, дип уйламыйсыңмы син? — Шангәрәй бу тәкәббер егеткә, дәһригә караган пәйгамбәрсыман карап алды.—Болай ярамый, улым. Син яшь кеше әле...
Карт Сакендагы кешеләрнең (ул аларны — балалар дип йөртә) ни өчен болай әдәпсез һәм тәкәббер булып китүләрен ничек тә башына сындыра алмый иде. Шәһәр уты — алар өчен юк-бар нәрсә, болытлар өстендә очып йөри торган самолет — гади әйбер. Карт үзенең иң яхшы тойгылары мыскыл ителгән кебек хир итте, чөнки ул бу көнне үз гомерендә булган иң күренекле көннәрнең берсе итеп саный иде (Гудал өендә электр яктысын күргәч тә, шулай дигән иде ул).
— Әйе, — дип куйды ул караңгы чырай белән, — халык үзгәрде... Кунак турында алай әйтергә ярамый, безнең йолага сыймый ул. — һәм ул, җәберсенеп, төркем эченнән чыкты да, бер читкә барып, көмеш- сыман самолет яхшырак күренгән җирне сайлап, утырды.
Яшьләр, картның үзенә ишеттермичә генә, аннан көләләр иде. Ләкин мәктәп директоры Мушаг картны яклап чыкты.
— Юкка җәберлисез картны, — диде ул. — Дөрес, мин үзем фронтта булмадым, газеталарны укып бардым, берсен дә калдырмыйча/ бик нык игътибар биреп укыдым. «У—2» самолеты болай карап торуга бик шәптән түгел. Ләкин бик күп файда китерде ул безгә. Әйтик, төннәрдә дошманның алгы краен бомбага тотарга булсын, партизаннар янына очып барырга булсын — иң беренче ярдәмче шул булды.
Сакен кешеләре куаныштылар: димәк, шулай да аларга бик батыр машина җибәргәннәр; төннәрдә дә очкач, дошманны бомбага да тоткач, партизаннарга да кулыннан килгән ярдәмне күрсәткән булгач, бик шәп самолет булып чыкты инде ул. Аны койрыгыннан алып, пропеллерына кадәр тагын бер тапкыр әйләнеп чыктылар, һәм үз куллары белән тотып-тотып карадылар.
Самолет турында сүз барган арада болынга Кесоу килеп чыгуын беркем дә сизми калды. Арыган, сакал-мыек баскан хәлдә, ул, биредә канатлы кунак булуга аз гына да гаҗәпләнмичә, авылдашлары белән исәнләште.
— Машиналарны китерделәрме? — дип сорады ул.
Аңа әле яңа гына самолет эченнән бушатылган тимер кисәкләрен күрсәттеләр. $
— Бик яхшы, — диде Кесоу. — Озакламый тагы китерерләр... Мин биш көн буе кайттым, ә бу?..
27
Таулар арасында, хәтта апрель ае җылы килгәндә дә, кичләрен салкынча була. Әгәр торган өең биегрәк урында булса, болдырга чыгып караганда, .зәңгәрсу ай нурлары белән яктыртылган карлы түбәләр тезмәсен күрергә мөмкин. Җил әнә шул таулардан исә — шуңа күрә дә •һава салкынча була.
Яшькелт төн караңгылыгына китеп югалган карсты тау түбәсенең күренеше үк бөтен тәнгә салкын йөгертә. Кар юрганы астында мәңгегә катып калган ул тау түбәләре тып-тын торалар. Ә алардан түбәндә- рәк — бурка шикелле караңгы бушлык кына ярылып яга. Һәм сине ихтыярсыз өйгә, эссе итеп ягылган учак җылысына тарта.
Якуп өендә хуҗалар һәм кунаклар бары да учак янына җыелган. Якуп үзе сәкегә менеп урнашкан. Кесоу бер як читтәрәк утыра. Нина бер почмакта ои иләп маташа. Гудал, сүнгән кисәү башы белән учак көлен актара-актара, Кесоуның сөйләгәннәрен дәшми-тынмый тыңлый. Антон, Гудал артында, күләгәдә утыра. Кесоу, караңгылык эченнән аны күзе белән эләктереп алырга тырышып, аңа таба карап-карап куя.
76 ч
Кесоу үзенең сәяхәте турында бик җентекләп сөйли (Сакенда гомумән шулай җентекләп, тулы итеп сөйләүне яраталар). Аның сүзг, бирок тә үзенең секретарь янында булуы турында, секретарьның аны isiiuex каршы алуы, нәрсәләр вәгъдә итүе турыларында сөйләгән чагында, төрле ымлыкларга, эндәш сүзләргә һәм мактаулы чагыштыру лар* а бик бай булып чыга.
— Димәк, тиешенчә каршы алганнар, — диде Константин.
Кесоу, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырышкаңсыман, беразга тынып калды.
— Бик шәп кабул иттеләр анысы, әйтеп торасы да юк! —дип сүзен дәвам итте ул, тавышын түбәнәйтә төшеп. — Александр Иванович к* ңәшмә җыеп алды. Фикер алыштылар. Тикшерү ясадылар. Безнен к . и. к ошады үзләренә. Ничек-ничек итәргә миңа киңәш бирделәр, менә бу карарларны да биреп җибәрделәр... Москвадан килгән карарлар, Кремльдән.
Ул оер листовканы тез өстенә җәеп тигезләде, ян кесәсеннән бер бр.шюра китереп чыгарды.
— Моңда Үзәк Комитетның Февраль пленумы турында да бар. Указ да бар...
— Кычкырып укып чыгабыз! — диде Константин, өйдә булганнарга мөрәҗәгать итеп.
I удал Кесоу янына килеп утырды да, аның иңбашы аркылы кәгазьгә карап:
— У-к-а-з,— дип пышылдады.
Өй эче тып-тын булып калды. Учактагы утынның чыртлап януы һәм чи агачларның чышылдавы гына ишетелә иде.
Якуп таягына таянган. Ялкын аның кояш һәм җил белән каралган блте.1 яктырта. Башлыгы җилкәсенә сыдырылып төшкән аның.
i утал, бик нык бирелеп, укыганны тыңлый. Биек шүрлек естсндә яг:: н әйбергә үрелүче бала шикелле, кәгазьгә басылган сүзләргә омтыла ул.
Антон саклык белән генә үзенбң җилсенгән күзләрен уа. Ютәл буыл бгт ' аны, ләкин ул аны басарга, Сакен кешеләре әйтмешли, каргалма ку. п кертергә азаплана.
Константин, аякларын аерып куеф, башын куллары белән терәгән хәлдә, тирән уйга чумган.
1 :ша, он иләвеннән туктап, кечкенә скамьяда утыра.
А’ алы-энеле Дамей белән Дауд Аланнар, янәшә утырып, рәхәтләнеп кулларын җылыталар.
Бөтен кухня эчендә бригадирның тигез тавышы яңгырый. Кешеләр, б-р ге:ә сүзне дә ычкындырмаска тырышып, комсызланып тыңлыйлар Тик шунсы гына кызганыч дияргә мөмкин: шундый вакытта якын т. . э фотограф юк, булса, Кремль Указын укучы Сакен сабанчыларын төшереп алган булыр иде...
Бу искиткеч матур, бөек тантаналы сәгать гасырлар буе онытылмасын! Илне һәм халыкны яхшы көннәргә илтү хакыиа, миллионнарча крестьяннарны кайнар хезмәткә рухландыручы сүзләр мәңге бал.ып тире п! Указ укый минем якташларым һәм аларның йөрәкләре совет власт иыи, коточкыч дошман килүен татыган һәм явыз дошманны ныр т здь.рып, бүгенге көндә яңадан ныклы адымнар белән алга баручы иъиш бәхете турында, крестьян турында, халык турында кайгыртуына кушы а. Шулай аңлады бу Указны безнең колач җитмәс киң, куәтле тугай илебез, шулай акладылар аны Сакенда да...
Я кун:
— Бик зур эш бу, дуслар, бик зур эш!—дип кычкырып җнбэрды Кесоу аны бүлдерде.
77
— Без Сакеида үзебез турында гына уйлаган идек, ә Сталин аны I бөтен дөньяга әйтеп бирде.
— Анысы да дөрес, — диде карт, аңа кушылып.
Кесоу, укуын тәмамлап, кәгазьләрне бер читкә алып куйды.
—- Щуидый-шундый эшләр, — диде ул, — искитәрлек, дияр илем win. Тегендә, түбән җирдә гектарына меңәр пот уңыш алалар. Безгә шуның яртысы гына булса икән, ә?
— Кара син аны, нинди комсыз, — дип көлде Гудал.
— Кесоу, — диде Константин, — болай булгач, кукурузага ныклап тотынабыз булып чыга инде?
— һичшиксез.
— Сөйләп бир инде, алайса, ничек-ничек итәбез. Барыбызның да беләсе килә.
— Яхшы, — диде Кесоу һәм шәһәр папиросын кабызып җибәрте.— Безнең бригаданың планы мондый булыр. Өч гектар алабыз үзебезгә. Шул өч гектардан бишәр йөз пот... Сүз бирәм.
Агалы-эиеле Аланнар тирән көрсенеп куйды. Антон ах итте. Гудал, шатлыгымнан нишләргә белми булса кирәк, көлне бутарга керешге. Учактан алтын чаткылары көлтәсе чәчелеп китте.
—- Беренче эш, иптәшләр,—дип дәвам итте Кесоу, бик көчле якты төшкәнгә күзен кысып, — ул турыда миңа Александр Иванович бик нык әйтеп җибәрде—иң беренче эш — сөрү, тырмалау, утау. Бары да үз вакытында, бөтен шарты китерелеп эшләнергә тиеш... Ә кыябыз безнең— беренче сорт икән. Фосфорит дип атала ул. Аның өчен кеше акча түли. Әллә кайлардан ташыйлар аны, ә бездә ул әзер килеш борын төбендә генә тора. Шарлы тегермән кигерәчәкләр безгә, двигатель белән ягулык та китерерләр... Тегермәндә ваклатып, җиргә сибәчәкбез без аны — менә шунда нәрсә булганын күрерсез!.. Анализ нәтиҗәсен күргәч, җилкәмнән тау төшкән кебек булды минем. Александр Иванович, мин әйтәм, әгәр дә кыя алдаган булып чыкса, нишләр идем, дим, беткән булыр идем мин. дим. Ә ул4 көлә... «Сез анда Са-кенда кыядан башка да югалмас идегез, — ди.— Сугыш алдыннан эшләрегез шактый алга киткән иде бит!» ди.
— Анысы дөрес шул, — дип «куйды Гудал.
— Ләкин бары да бик әйбәт барып чыкты. Фосфорит чыгарачакбыз—бик арзанга төшәчәк ул безгә. Юл салырлар үзебезгә—башка колхозларга да булышачакбыз без. Нигә булышмаска, ә? Ләкин хәзергә... хәзергә үзебезгә ярдәм кирәк, кадерле Константин иптәш.
— Мәсьәләне җыелышка куярбыз, — диде Константин, — бусы бер. Колхоз правлениесендә тикшерербез — ике. Уртак эш бит. Шулаймы?
— Никуалага ышаныч юк, — диде Дамей, — аның нинди икәне билгеле инде...
— Никуала дигәннән, әйтим әле,—диде Кесоу. — Хәер, бу турыда соңыннан... Никуала турында әйтмәкче идем... Районда аның турында фикерләре ачык. Әйе, ачык...
— Аңлашыла, Кесоу, — диде Константин Һәм, Кссоуның нәрсә әйтергә теләвен аңлаганлыгын белдереп, тамак кырып куйды. Ә Кесоу, Никуала урынына башка бе^рәр төплерәк, эшлеклерәк кеше куярга кирәк, дип әйтергә тели иде.
Кесоу кайгыртучан тонда дәвам итте:
— Кыяны порошок хәленә китерергә кирәк. Шул порошок белән җирне ашларбыз. Уңышның шәп буласын барлык фән раслый.
Дамей, үзенең мыегын бөтереп, олысыман гына йөткереп куйды.
— Шәп фикер, — диде ул, — валлаһи, көч кызганыч түгел мондый эшкә. Дары ясау юлый уйлап тапкан кебек, ә? Рәхмәт районга, ярдәмсез калдырмады.
78
Якуп, сәкесендә утырган килеш, авыр гына әйләнә, ах-ух килеп» әле бер як кабыргасын, әле икенче ягын җылыга тота.
— Карап карыйк әле, картлар, яшьләребез нәрсәләр тудырыр икән, — диде ул, — ә безгә инде тынычлык кирәк...
— Ярамый, — диде Антон оялып кына, — эһе, вакыты андый түгел» эһе... Дөрес әйтәмме?
Кесоу, • үләнгә чалгы белән селтәгән шикелле, Антонга үткен караш ташлады. Антон бөрешеп калды: «Барын да белә икән, әйткәннәр икән», — дип уйлады һәм күңеленнән Рәшитне каһәрләп алды.
— Без синең докладыңны, Кесоу, иртәгә партия җыелышына куябыз, — диде Константин. — Карар белән Указны да кычкырып укырбыз. Кыя ышанычлы, анысы ачык. Кешеләр билгеләрбез, арбалар бирербез. Авыл советы да булышыр...
Константин урыныннан торды.
— Син кая кузгалдың? — диде Якуп, гаҗәпләнеп. — Я әле, кызым» өстәл хәзерлә.
Хуҗа кеше, хатын-кызга мөрәҗәгать итеп, бу сүзне әйткәч һәм кунаклар яңадан үз урыннарына утырышкач, гадәттә сөйләшүләр бераз тукталгандай булып кала. Мондый вакытта инде хуҗаның бурычы — кунакларның күңелен ачудан гыйбарәт була, һәм Якуп, сөйләшү өчеа яңа тема табарга тырышып, берничә тапкыр рәттән «әйе» дип куйды.
Көтмәгәндә Дамей аңа ярдәмгә килде.
— Я, Кесоу, — диде ул.—Дөньяда нинди яңалыклар бар? Ни турыда күбрәк сөйлиләр хәзер? Тынычланганнардыр инде, дип беләм?
— Кем турында әйтәсең бит, — диде Кесоу өзеп әйтмичә...— Ә гомумән алганда, бик үк тынычланганнар дип булмый...
Якуп аны бүлдерде:
— Беләсеңме, бервакыт безнең күршеләрдән Гадара белән Гана кычкырышканнар иде, килештерделәр үзләрен. Килештергәннең соңында да ярты ел буена бер-берсенә сәлам бирми йөрделәр — сәлам бирешергә онытканбыз, диләр иде алар. Алар бит әле, шулай да үз кешеләребез иде. Ә сез ‘бөтен дөньяны кинәт кенә тынычландырмакчы буласыз.
— Аларның яңа бомбалары бар, имеш, диләр, — диде Дауд,— шуңа карап, сокланып бетә алмыйлар ди.
Кесоу елмаеп куйдьь.
— Безнең ил, Сакен шикелле, үтеп кергесез. Ә менә Индонезиядә эшләр начар, — диде ул көтмәгәндә. — Республикага хыянәт итәләр.
Тыңлаучылар тарафыннан бу хәбәр аяныч хәбәр булып кабул ителде.
— Индонезия дисеңме? — диде Дамей.—Нәрсә соң ул, шәһәрме, берәр илме?
— Ил. \
— Индонезия? Әйе бит? — дип дәвам итте Дамей. — Нинди кешеләр сата соң ул илне?
— һаман шулар ук инде — Америка һәм башка шуның ишеләр.
— Ә соң без ничек, без? — дип кызыксынды Якуп.
— Советлар Союзымы? Без Индонезия яклы.
— Әһә, алаймы!—'Якуп урыныннан сикереп торды. —Алан булса, тыңлагыз: ул Америка дигәннәренең Индонезиядә берничек тә эше ба- рьш чыкмас. Менә күрерсез!
Якуп тантана белән үзенең кунакларына карады. Ул шундый әһәмиятле мәсьәлә турында үз фикерен әйтә алуыннан бик канәгать иде.
Кесоу Антонның күз карашын эләктереп алырга тели, ләкин тегесе
79
бик тырышып ацардан үзенең күзләрен яшерә. «Кабахәт җан син!» — дип уйлый Кесоу аның турында һәм, җирәнеп, Антоннан йөзен чөерә.
— Ә шулай да мин аңламыйм, — диде Дауд, — ни өчен яңадан сугыш турында сөйли башладылар соң?
— Ничек инде ул ни өчен? — диде Константин, бөтен гәүдәсе белән ана борылып. — Аны) бит империалистлар башлады. Безнең Советлар власте аларның бугазларына аркылы килә.
Тынып калдылар. Юан, таза гәүдәле кеше булган Дауд, урнашкан тынлыктан файдаланып, әкрен, ләкин ышандырырльнк итеп әйтте:
— Безнең Советлар властен яратмыйлар икән, үзләре өчен генә начар!
Ул арада аракы салынган бокаллар да килеп өлгерде һәм шул кадәр вакытлы булып чыкты бу, бөтенесе бер авыздан кычкырып җибәрделәр: »
— Совет власте өчен!
Укучы иптәш! Ата-анасы исәнлегенә күтәрүдән элек үз власте өчен тост күтәрүче гади Сакен кешеләренең кем икәнен син аңлый торгансыңдыр. Үзең уйлап, фикер йөртеп кара: бу крестьяннар кулында булган барлык кадерле нәрсәләр — ирек, тәэмин ителгән тормыш, уртак хезмәт, туган ил өчен горурлану хисе, бүгенге көннең бәхетле көн икәнен сизү, киләчәккә булган ышанычлы караш—боларны барын да аларга Совет власте биргән бит. Ничек аның кадерен белмәскә, ничек аны яратмаска кирәк? Бу властька иң беренче, иң зур хөрмәт. Чөнки аңардан башка чын тормыш юк.
Кунаклар, төн уртасы узып киткәч тә, бик озак утырдылар әле. Алар ишек алдына чыккан вакытта, күк йөзендә зур, бик зур, арба тәгәрмәченнән дә зур булып ай йөзә иде. Кунакларның барысына- да ошады бу. Кинәт кайдадыр куаклар арасында нечкә генә итеп бер кош сайрап җибәрде. Сәер тоела иде бу: шундый чиксез зур дөнья һәм шундый кечкенә, ләкин бик яхшы ишетелә торган аваз.
—- Шауламагыз, — диде Кесоу. — Сайрый.
Кунаклар да, хуҗалар да кош сайравын тыңлый, ә ай җир өстенә үзенең бетмәс-төкәнмәс дәрәҗәдә мул булган якты нурларын коя иде.
... Кесоу ял итәргә җыенды, юл, сөйләшүләр һәм башына килгән төрле уйлар арыткан иде аны.
— Үз бүлмәсенең бусагасында сеңелесен очратты ул. Сеңелесе нәрсәгәдер борчулы иде. Кесоу, аның иңбашыннан тотып, селкеп куйды.
Ни булды сиңа? — дип Сорады ул.
— Ул гаепле түгел, — диде Нина, ашыгып. — Мин барын да беләм.
Кесоу кроватька утырды һәм, гамьсез генә киерелеп, әйтеп куйды-.
— Беләсеңме нәрсә? Үзе теләмәгән кызны урламыйлар. Ни дигән сүз ул?!—диде ул, ярсып. — Үзеңне алып китәргә юл куеп тор, имеш! Кемгә бит әле?
Нина чыгып китмәде. Ул, үз фикереннән кайтмаска карар кылып, кулларын күкрәгенә баглаган хәлдә, басып тора иде.
— Ул бик елады, — диде ул, абыйсына кырын күз салып. — һаман елый. Яхшы кыз ул. Барына да Рәшит гаепле, гаебе булмаса, качып китәр и демон и?..
~~ Шулай итеп, сиңа миннән ни кирәк соң?
— Синең Кама белән сөйләшүеңне телим мин.
— Бик рәхәтләнеп.
— Син шаяртма. Мин чынлап әйтәм.
— Ә мин чынлап түгелмени?
80
— Син дә пр кеше, имеш! — дип дәвам итте Нина. —Үзең бүтәннәрне артта калган өчен тиргисен. Ә үзең ничек соң, ә?
Кссоу үзенең сеңслесенә бәләкәй кыз итеп кенә карарга өйрәнгән иде, шуңа күрә аннан мондый каршылык та көтмәгән иде.
— Я, сөцлә тагын, — диде ул, көлеп.
— Берни дә әйтмим, — диде Нина, иренен күпертеп.--Кама үзенә юл та> а алмас дип беләсеңме әллә? Синнән башка югалыр дип беләсеңме? Ю.;, туганкаем! Белеп торам... Бер ычкындырсаң, кире кайтарып ала алмассың. Заманы ул түгел..
— Алай, алай!
— Бер әшәке кеше кызны мыскыл иткән икән, икенчесе, синеңчә, мода ничек карарга тиеш?
— Икенче әшәке кеше дисеңме?
— Юк, икенче ир кеше дим, әгәр дә анда бер генә тамчы оят дигән нәрсә бар икән, дим.
— Белмим, — диде Кесоу, ул сеңелесенең ачулы сүзләрен рәхәтләнеп тыңлый иде. «Менә ичмасам сеңел!» — ди иде ул, күңеленнән аңа сокланып.
Нина икенче бүлмәгә чыкты, аннары кире борылып килеп, бусага аркылы үтмичә генә әйтте:
— Кызлар хәзер элекке кызлар түгел. Юкка гына башларын борып ыргыта торган тавык түгел алар. — һәм ул, ишекне каты ябып, китеп барды.
Кссоу, үзен шәһәргә барырга мәҗбүр иткән эшнең иң авыр өлеша үтәлгәнлеген хис иткән хәлдә, йокларга ятты. Ләкин ниндидер бер ямьсез уй аны борчый, аның шатлыгын бозып тора иде.
— Каһәр суккан Рәшит! — диде ул, тешен кысып, һәм йөзе белән караңгы стенага борылды, башыннан ук юрганы белән томаланды.
28
Моннан бер ай гына чишмә буе хәзерге шикелле үк ямьле түгел иде әле. һава бик нык җылынган, су өстенең көзге кебек тигезлеге үзенә •тартып тора. Бу чишмә тиздән, салкынча җир эзләүче артык кайнар йөрәкле кешеләрнең иң яраткан урыны булып китәчәк. Ә бу яшел мүк белән капланган кыялар я тыйнак кына пышылдашуларның, я ачыктан- ачың мәхәббәт игълан итүләрнең шаһиты булачаклар.
Бүген ял көне. Кесоу белән Кама, бер-берсенә карашып, таш өстендә утыралар. .Кыз ак ефәк күлмәк кигән. Башында зәңгәр яулык. Аягына иң яхшы туфлиен һәм ук рәсеме төшереп эшләнгән кыйммәтле оегын (Сакенда да яраталар андый оекларны) кигән. Кыз бөтенләй сокланып карап торырлык. Тыгыз итеп үрелгән ике кара толым күкрәгенә төшеп тора.
Кама, бөтен ваклыклары белән җентекләп, үзенең «урлану» тарихын сөйли. Әйе, ул төнне Сакен кызының нәрсә икәнен күрсәтеп бирде бит ул!
Кесоу, уйга баткан хәлдә, ком өстенә сәер билгеләр сызып утыра
— Беттеме? — дип сорый ул.
— Әйе, бетте.
Авыр тынлык урнаша. Кыз тавышын кысып кына әйтә:
— Мин китәм. Озак торасы калмады инде...
Кссоу кинәт аңа таба борыла. Ул аның моңсу күзләренә карын, тонык пыяла аркылы караган шикелле күренә аның күзләре. Кызга
18
pay белән егеттә туган беренче тойгы: аны ипкәлисе, аның күнелеи гәрпсе килү булды. «Шайтан алгыры, минем Рәшит түгел икәнлегем- алларга тиеш бит ул». — дигән уй чагыльип китә аның башында Юк, ма — әйбәт кыз, бик әйбәт кыз! Ләкин егеткә шунысы кызык: тагын әйтер икән ул?
— Син кая китәргә җыенасың, Кама?
— Шәһәргә. i ’ 1
Ул ана сораулы караш белән төбәлә.
— Нигә, мин бара алмыйммыни? Син генә бара аласыңмыни анда? :ырга китәм.
Кама кинәт үзенең бу нияте белән илһамланып китә, күзләрен зәңгәр елга үзәненә төбәп, ант иткән шикелле итеп әйтә:
—- Китәм. Укырга китәм. Аллага шөкер. Мәктәпләр Пэркайда да житәрлек. Булышырлар. Бернәрсәдән дә купыкмыйм мин... Тик мин. бер ‘өч елдан соң бирегә кайтып, сезнең барыгызны да күрергә теләр идем...— Кыз елап җибәрә һәм йөгереп китеп бара. _
Ул текә сукмак буйлап югарыга оча, абынып китә һәм яңадан югарыга омтыла. Менә ул нәкъ түбәгә менеп җитә һәм күз ачып йомганчы куаклар арасына кереп югала.
Кесоу сикереп тора...
Ләкин хәзер аны куып җитәрлек түгел. Әнә нинди югарыда күренеп кала аның ак күлмәге.
Kecov, үзенең уйлары һәм бөтен дөнья белән бергә, ялгыз кала. Тау егете нәкъ моннан бер ай элек булган урынында, шул ук чишмә янында, шул ук таш өстендә утыра. Ә баш өстендә шаян язгы көн тирбәлә. Гуагуа белән Кылычтау томан эчендә калганнар, алар, түбәләренә чи утыннардан учак ягылгансыман, төтәп торалар. Түбәннән Сакен елгасының гөрләве ишетелә. Унда — Көмеш Болын, сулда — Чикләвек Үзәне һәм Мрамба. Хуторлардагы, һәо өй түбәсеннән диярлек төтен чыга. Әгәр зәңгәр күк җирлегендә күзләрне камаштырырлыкАбулып ялтыраган ак таулар урыннарыннан күчеп йөри ала торган булсалар, бик күңелле итеп биеп китәрләр идесыман...
Кесоу урыныннан тора. Ул вак ком өстендә кечкенә аяк эзләре күрә һәм ышанычлы адымнар белән китә, ул эзләр янында зур һәм ерактан ук беленеп тора торган үз эзләрен калдыра башлый...
Апрель ае бетеп бара. Эссе көннәр башланды. Юлларда тузан пәйда булды, һәм җил ул тузанны, нәкъ җәйге эсседәге шикелле, каядыр куып алып китә.
Барлык үсемлекләр саф, сусыл яшеллек белән капланды. Теләсәң нинди агачның кабыгын тырнагың белән куптарып кара, аннан, җир астыннан чишмә чыккан шикелле, сүл бәреп чыга.
Һавада исәпсез күп кошлар бик күңелле итеп сайрый. Көтүлекләрдә сыерлар мөңри, таң вакытларында дәртләнеп-дәртләнеп әтәчләр кычкыра.
Иртән иртүк бөтен авыл эшкә чыгып китә. Арбалар ашыкмый гына тәгәриләр һәм аларның шыгырдаулары бөтен тирә-якка тарала.
Әйе, дусларым, яратам мин Сакенны яз көне! Яз көне ул миңа шундый яшь булып, көчле булып күренә, бәлки, шуңа күрә аеруча бер мәхәббәт белән яратамдыр мин аны!
I Җылы яз көнендә авыл буенча йөрергә бик әйбәт була ә елга буена барсаң —тагын да әйбәтрәк. Анда һәркем үзенә ошаган’беә эш Таба ала. г
Мин Сакен елгасы буенда утырам. Бу урында елга, текә борылышлар ясап, аккош муены кебек боргалана.
А Л ә,- м 11
82
Яр текә һәм биек. Яр астында — эреле-ваклы ташлар. Мин аякларымны селкеткән саен аска туфрак коела.
Аста, котырып,^ ярны кисеп, елга ага. Ә каршы як тыныч, яр тәбәнәк анда, комлы. Саргылт комлык артында наратлар үсә. Суга якынрак җирдә — салынкы ботаклы өянкеләр. Куе, яшел урман артында кар түбәле таулар күтәрелеп тора.
Егерме адым чамасы түбәндәрәк—елганың тын урыны.
Кызыл күлмәк кигән бер кечкенә малай кармак белән балык тота Ул зур түземлек белән кармак сабын кулында тотып тора һәм вакыт- вакыт кискен хәрәкәт белән кармагын судан тартып ала. Ләкин ни өчендер кармагы буш була аның, ә каптырып салган җиме юкка чыккан була. Ул, кармагына яңа селәүчән каптырып, яңадан сала.
Аның янында — Шангәрәй Канба карт. Ул йокыга киткән бугай (рәхимле апрель кояшы астында йоклап китү кыен түгел ул). Юк, ялгышканмын. Менә аның күзләре минем кулымдагы буяу тартмасына төште. Ул әкрен генә атлап, минем артыма килеп баса.
Мин соңгы мазокларымны буйыйм. Рәсемдә—үзенең аккош муены кебек борылмалары белән Сакен елгасы, арырак—авыл советы йорты һәм мәктәп. Тагын да арырак—таулар тезмәсе һәм бик матур болытлар (дөресен әйтергә кирәк, бу этюдны ясарга да шул болытлар кызыктырды мине). Шәнгәрәйнең сулаган тавышы ишетелә миңа, бик нык төбәлеп миңа карап торуын тоям мин аның. Мин аңа борылам һәм аның күзләрендә бик нык кызыксыну барльпгын күрәм.
— Улым, — ди Шангәрәй. — Синең фуражкаң бик шәп икән. (Беләм* минем эшләпә аңа сәеррәк баш киеме булып тоела.) Башлыгың да ‘бар диләр бит синең.
— Әйе, башлыгым да бар.
— Буркаң да бармыни, Александр?
— Әйе, мин үземә менә дигән кабардин буркасы сатып алдым.
— Бир әле, миңа... — һәм карт кулы белән минем эшләпәмә үрелә. Ул аның төрле ягын әйләндереп карый, эченә күз сала.
— Ефәкме?—ди ул, аның эчлеген капшап карап.
— Әйе, ефәк.
Трубкасын тирән итеп суырып ала да карт әйтә:
— Молодец, молодец, — ди. — Бүрегең ошый миңа. Укымышлы кешеләр кия, диләр аны... Димәк, аны безнең Сакен кешесе дә кигән... Молодец!..
Хәзер инде мин ясаган картинаны мактарга да вакыт җиткәндер. Ул, күрәсең, картны канәгатьләндерми торгандыр, югыйсә ул сүзне шу;- нардан башлаган булыр иде. Болай ди ул:
— Бик матур, дияр идем... Ә ни өчен синең картинаңда кешеләр юк? Кеше һичшиксез булырга тиеш. Өянкеләр үсә икән, аларны кеше утырткан. Әнә мәктәп. Аны кеше төзегән. Кешене яратмыйсыңмыни син?
— Нишләп яратмыйм ди, Шангәрәй бабай.
— Яратсаң, менә монда рәсемен ясап куй син аның. — Ул комлыкны сурәтләгән урынга бармагы белән төртә һәм аның бармагына сары буяу ябыша.
Мин аңа шулай эшләргә вәгъдә итәм, карт үзенең улының оныгы янына китә, ул" арада малай да бер кечкенә балыкны эләктереп өлгергән икән. Карт тигез генә атлап бара һәм таягының үткен очы вак ташларга бәрелә. Ташлар, кечкенә кыңгырау шикелле, шыңгырап куялар...
Апрельнең соңгы көне. Кояшның иң югары күтәрелгән чагы. Күн йөзе — зәп-зәңгәр (менә дигән ультрамарин кырып алырлык). Яшеллеккә-
күмелгән Сакен җирендә сары һәм көрән төскә кергән урыннар күренә — сөргән җирләр алар (туфрагын ал да охра яса). Елга очсыз-кы- рыйсыз көмеш тасма булып сузыла. Мин, буяу тартмасын бер читкә куеп, елгага карыйм — аның үтә күренүчән булуы бик ошый миңа... Сакендагы дусларым турымда уйлыйм мин...
Чишмә буенда Кама белән Kecoynbi беренче тапкыр очратуыбызга айдан бераз гына артыграк вакыт узды. Ай—озак вакыт түгел, шулай ук бнк аз вакыт та түгел. (Бер ай эчендә бик күп хәлләрнең булуы мөмкин.) Быелгы апрель Сакен өчен гадәти генә булмады, һәм көзнең дә гадәти генә булмаячагын күрәм мин.
Рәсем тартмамны кулыма алам һәм Сакен күренеше җирлегендә Ке- соуны күрәм. Ул кыя каршыада тора. Әйтерсең, ул кыя белән көч сы-' нашып карарга тели. Үз дигәнен булдырачак бу егет. Мең пот мәсьәләсендә, бәлки, бераз арттырыбрак та җибәргәндер ул, кызулык күрсәткәндер. Әйтик, кимрәк алсын, ди. Алай булган тәкъдирдә дә бу тирә өчен колак ишетмәгән уңыш булыр ул... Тагы — Константинны күрәм мин, җай хәрәкәтләнә торган, аның каравы бар эшне дә нык итеп, икеләнүсез эшли торган Константинны күрәм... Ә Гудал? Юк, беркайчан да башкалардан калыша торган кеше түгел ул. Ә Смел? Шәһәргә очып китеп бара итеп күз алдыма китерәм мин аны. Анда, мин сезгә әйтим, шундый бер йорт бар, ишегенә: «Электротехнический институт» дип язылган аның. Кама... Камага ни булган? Әгәр дә мин сезгә әйтсәм, язмыш аны Кесоудан аерды, дисәм, ышаныр идегезме? Әлбәттә ышанмас идегез—һәм сез, әлбәттә, хаклы. Нина да бик ерак китәрсыман тоела миңа — чөнки бик тырыша, эш ярата торган кыз ул... Ә Рәшит? Нәрсә әйтеп торасың аның турында, кайда булса да табылыр әле...
Апрель ае миңа, Сакен кешесе буларак, аеруча тәэсир иттеме икән әллә. Белмим. Ләкин кышкы озын төннәрдә әкият сөйләүчеләргә тынгы бирми торган каһәр суккан Сакен кыбырсыклыгы мине кәгазь белән карага тотынырга куша... һәм менә хәзер, Сакен елгасына карап, язачак юлларымны күрәм төсле тоела миңа. Ул юллар узган елгы Сакен язының гадәттәгечә башланмавы һәм ихтыярсыз рәвештә үзем шаһиг булган вакыйгалар турында сөйлиләр...
Шулай итеп, яз килә, Сакен да исән-сау яши!
М и р с ә й ӘмиР тәрҗемәсе