„КРАСНОГВАРДЕЕЦ" КОЛХОЗЫНДА
— Бөгелмәдән «Красногвардеец»^ 18 километр. Ат белән килсәң, ни гомер вакыт кирәк, ә машина белән ярты сәгатьтә, — ди шофер, руль тәгәрмәчен бор- галый-боргалый. — Гаҗәп заманда яшибез.
Көн кояшлы. Сентябрь күге, яз айларындагы шикелле, тирән һәм зәңгәр, һавада көмеш пәрәвез җепләре оча.
Чыннан да, шоферның сүзе дөрес булып чыкты. Без ярты сәгать дигәндә «Красногвардеец» колхозының төз һәм киң урамына барып кердек. Ике яклап тезелгән ап-ак йортлар, һәр йорт каршында киртә белән әйләндереп алынган бакча. Авыл башында буралы чишмә, арырак сиртмәле коелар, озын- озын терлек абзарлары күренә. Тау башында салмак кына җил двигателе әйләнеп тора.
«Красногвардеец» Бөгелмә районында алдынгы колхозларның берсе. Бу колхозда совет халкының данлы улы Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин үскән. Монда аның карт әтисе Гафиятулла бабай, конда аның тормыш иптәше Гиль- ыури, монда аның балалары, монда, ниһаять, аның белән бергә үскән егетләр һәм кызлар. Кем белә, күкрәге белән дошман дзотының ам-бразурасын каплар өчен күтәрелгән соңгы дәһшәтле минутта Газинурның күз алдында, бәлки, менә шушы колхоз урамы булгандыр.
Шофер, кабинадан кулын сузып, авыл уртасындагы бер өйгә күрсәтә:
— Газинурның йорты... Туры аларга илтимме, әллә колхоз идарәсенәме?
Мин идарәгә илтергә кушам. Машина, чокыр аркылы салынган күпердән әйләнеп, яңа салынган аһты почмаклы зур йорт алдына килеп туктый. Без эчкә керәбез. Зур, якты һәм чиста бүлмә. Стенада рәсемнәр һәм плакатлар.
«Красногвардеец» белән якыннан таныша башлагач, иң элек бернәрсә аеруча күзгә ташланды. Бу—яңалык. Монда бөтен нәрсә яңа: өйләр дә, колхоз идарәсе йорты да, клуб та. мәктәп тә, терлек абзарлары да. «Красногвардеец» колхозы килеп урнашкан бу үзән җир үзе дә әле күптән түгел генә буш болын бул-ган. Болын башында җәе-кышы чылтырап ага торган кечкенә чишмә бар. Азнакай районының Сугыш
лы авылы крестьяннары, менә шушы җиргә килеп, менә шушы чылтырап аккан чишмә буенда нигез корганнар. Бу хәл моннан 18—19 еллар элек була. Беренче көннән үк алар колхоз төзеп яши башлыйлар.
— Без монда яңа кешеләр, — диләр алар. — Без монда яца тормыш төзергә килдек. Тарихыбыз » үзенең барлык кайгы-хәсрәтләрс белән Сугышлыда калды, — диләр.
_ Бу сүзләрдә тирән мәгънә бар. Каһәрләнгән иске тормышның төрле әшәке сөремнәреннән һәм хора-фатларыннан арынган яца кешеләр! Бу сүзләрне кабатлап әйтәсе килә. Чыннан да, рус халкының баһадир улы Александр Матросовның батырлыгын кабатлап, күкрәге белән дзот амбразурасын каплаган гади колхозчы Газинур Гафиятуллинны кем иске кеше дияр? Совет халкының күңелендә мәңге сакланачак мондый батырлыкны бары тик большевиклар партиясе тәрбияләп үс-тергән яца совет кешесенең генә күрсәтә алуы ачык түгелмени! Яки менә Газинурның җитмеш яшьлек әтисе Гафиятулла бабайны кем иске кеше дияр?
Гафиятулла бабай аерым хуҗалык чагында бөтен гомерен диярлек көтүче булып үткәргән. Торырга йорты, кияргә киеме булмаган. Бары тик колхоз төзелгәч кенә ул чын тормышны татый. Хәзер аның алты почмаклы өе, сыеры, сарыклары, казлары, тавыклары бар. Картлыгы сәбәпле аны берәү дә эшкә куша алмый, ләкин ул үзе эшсез тора белми. Төннәрен колхозның ындырын саклый, ә көндез үз йортын караштыра.
Ул Ватан интересы белән яши торган чын патриот карт. Аның өчен Ватан интересы барлык интереслардан да бөек һәм изге.
Улларын сугышка озатканда, ул бары бер генә нәрсә әйткән:
— Туган илгә турылыклы хезмәт итегез, батыр булыгыз, балаларым, — дигән. — Батыр даны — халык даны. Халык мәңге яши. Батыр да халык белән бергә яши, — дигәи.
Яшь чагында Гафиятулла бабай үзе дә солдат булган кеше. Ул батырлыкны солдатча, халыкча аңлый. Кеше үз Ватанына бөтен көче, бөтен булдыклылыгы белән хезмәт итәргә тиеш. Кирәк икән, ул аны соңгы сулышына кадәр сакларга, бөек Ватан өчен бернәрсәсен дә кызганмаска тиеш. Менә шундый яңа кеше ул Гафиятулла бабай.
Колхоз председателе Фәтхулла’ абзый Җаббаров та шушындый яңа кешеләрнең берсе. Менә ул авыл буйлап ашыкмыйча гына атлый. Аның өстендә кыска пиджак, аякларында резина итек, башында колакчыл бүрек. Буйга шактый озын, кечкенә итеп калдырылган мыегы бар. Куе кашлары астындагы коңгырт күзләре игътибар белән карый. Сүзгә артык юмарт түгел ул. Кайчагында сорауга да бик озак җавап бирми тора. «Әллә ишетмәдеме?» — дип уйлый башлыйсың һәм соравыңны кабатларга торганда гына ул берәр сүз әйтеп куя. Соңыннан колхозчылар миңа аның турында: «Фәтхулла абзый ул җентекләп уйламыйча җавап бирергә ашыкмый. Ләкин әйткән сүзе бер була», — дип сөйләделәр.
Мин «Красногвардеец»ка килгәнче үк инде колхоз дәүләткә ашлык тапшыру планын күптәв үтәгәнлеген, кырларында башак түгел, сынган салам да калмаганын, барысы да җыелып, сугылып, эскертләп куелганын белә идем. Ләкин бу мәгълүматлар гына әле колхоз турында бернәрсә дә әйтми. Шуңа күрә мин председательдән колхоз турында тулырак сөйләвен үтендем.
Фәтхулла абзый, гадәтенчә, бик озак эндәшми барды, аннары, башын чайкап, нәрсәгәдер елмайды һәм:
— Колхоз белән таныштырырга дисеңме? — дип мин биргән сорауны кабатлады. — Белмим шул, туган, сөйләп кенә таныштырып булырмы икән. Менә үзегез бездә озаграк торыгыз, кешеләр белән сөйләшегез, безнең эшкә якыннанрак күз салыгыз. Колхоз ул борынгы иске авыл түгел, завод шикелле катлаулы ху*
җалык. Әлбәттә, тыштан караганда, бик гади, бөтенесе дә уч төбендә кебек, урта бер җиренә басып кычкырсак, тавышыңны авылның икс башында да ишетәләр. Нибары 44 хуҗалык. Чәчүлек җиребез 526 гектар, болынлыгыбыз — 67 гектар.
Фәтхулла абзый тагын озак кына эндәшми бара. Аңа каршы, киң урамны тутырып, түбәннән генә казлар очып килә. Алар нәрсәдәндер ку- .рыкканнармы, әллә шулай шаяралармы — кыйгаклап кычкыралар. Чишмә турысына җиткәч, алар җиргә төшәләр, һәм председатель ап-ак казлар төркеме уртасында кала. Ул арада авыл буйлап автоцистерна үтеп китә. Председатель аңа тыныч кына карап тора, әйтерсең, гамьсез бер кеше. Ләкин күзләре бертуктаусыз йөгерә. Л4өгаен, бу күзләрдән бернәрсә дә ычкынмый торгандыр.
Колхоз правлениесе каршыннан кулларына кечкенә чиләкләр тоткан берничә бала мәктәпкә таба уза. Фәтхулла абзый, минем соравым турында бөтенләй онытып, балаларга дәшә, кая баруларын со- рыйч
— Без укытучы Галимова апа белән урманга агач орлыклары җыярга барабыз, — диләр балалар.
Председатель аларны болай гына җибәрми, нинди орлыклар җыярга кирәклеген, аларны ничек танып булуын аңлатып бирә.
Ферма ягыннан төшеп килгән счетоводны күрүгә председатель аны үз янына дәшә һәм алар колхозның кичектерелмәс эшләре турында сөйләшеп алалар: Казанга, ипподромга өйрәтергә җибәрелгән чаптар айгырны алып кайтыр өчен кеше җибәрергә кирәк, Бөгелмәдән телефонограмма бар, тавыкларны нәселлегә алмаштырырга чакыралар, Баулыдай җир казырга кешеләр сорыйлар, тракторчылар килгән, заводка бәрәңге илтер өчен автомашиналар табарга кирәк, чөнки атлар белән ташысаң, бик озакка сузылачак; почтальон яңа газеталар китергән, клубта яшьләр кичәсе булачак...
Шуларның барысына карата да председатель үзенең бер-ике сүздән генә торган күрсәтмәләрен бирә.
Бары шуннан соң гына Фәтхулла абзый мине авылының икенче башына алып китә. Без, чишмә суы аркылы салынгай тар гына басма аркылы үтеп, киртә белән әйләндереп алынган бакчага барып керәбез.
— Колхозның җиләк-җимеш бакчасы, — ди председатель, кура җиләге куаклары арасыннан атлый- атлый. — Биредә 8.000 төп кура җиләге куагы, 900 төп карлыган...
Моннан бары ике-өч ел элек бу җир мал таптал йөри торган ташландык бер урын б^улган.
— Әрәм булып ятмасын әле бу җир. Монда бакча эшлик, — дигән председатель. Карлыган һәм кура җиләге куакларының беренче төпләрен үз бакчасыннан алып килеп утырткан һәм моңарчы җиләк-җимеш үстерүдә тәҗрибәләре бөтенләй булмаган колхозчыларга аларны тәрбияләп үстерү юлларын өйрәткән.
Тырыш хезмәт һәрвакыт үзенен җимешен китерә. Бер гектардан да кимрәк бу җир колхозга ике елда 20 мең сум файда бирә. Шуның өстенә карлыган һәм кура җиләге түтәлләре арасына колхозчылар яшелчәләр дә утырталар. Алардан да шактый зур табыш килә.
— Серен белеп эшләсәң, безнең җир юмарт, — ди председатель, корыган сабакларны сындыра-сынды- ра. Аннары баскан җирендә туктый да, куе куаклар эченнән тауларга карап, берничә секунд уйланып тора. — Бу безнең төп бакчабыз түгел, — ди ул, бераздан сүзен дәвам иттереп. — Колхозның төп бакчасы әнә анда, тау итәгендә, кашлыкта булачак. Вакытыгыз сыйдырса, барып карыйк.
Кашлыкка менәр өчен авыл буйлап үтәргә кирәк. Без мәктәп, правление, клуб биналары яныңнан үтәбез. Болар барысы да яңа салынган нык, таза йортлар. Алларына рәшәткәләр өчен баганалар утыртылган. Тиздән алар әйләнәсендә дә бакча үсәчәк.
— Менә ерганакны да үз файдабызга хезмәт иттерергә исәплибез, — ди Фәтхулла абзый, ерганакны буган буа өстеннән атлый-
96
атлый. — Моңарчы кар сулары ага ца бетә иде, ә киләсе елда монда менә дигән күл җәелеп ятачак. Мал-туар өчен дә, кош-корт өчен дә, яшелчәләр өчен дә әйбәт булачак.
Буадан чыккач, колхозның ферма территориясе башлана. Монда җир ындыр табагы кебек тап-та- кыр. Фермаларның ишекләре ачылып куелган, анда чистарту эше бара. Берничә урында хатын-кызлар фермаларның стеналарын акбур белән агарталар.
Без фермаларга кермибез. Алар белән соңыннан танышачакбыз. Колхозның май заводы, тимерчелеге һәм пожар сарае яннарыннан үтеп, яңа салына торган зур мәктәп янында туктыйбыз. Колхозның ис-ке мәктәбе дә начар түгел. Ләкин колхозда укучы балаларның саны елдан-ел арта бара, шуңа күрә колхоз яңа, зуррак мәктәп салдырырга карар иткән. Мәктәпнең бурасы күтәрелгән инде. Хәзер балта осталары идән һәм түшәм өчен такта яра-лар.
Яна мәктәп кашлыкта. Аның' артында ук колхозның төп җиләк-җи- меш бакчасы. Ул әле моннан бер генә ел элек салынган. Тиздән монда зур плантация булачак. Без көзнең сары сулышы кагыла башлаган карлыган куаклары арасында бик озак йөрибез.
Ундарак, барлык җилләрдән сак-ланган, казан шикелле уйсу җир ята. Председатель кулы белән шул уйсу җиргә күрсәтә һәм анда быел алма бакчасы утыртылачагы турында әйтә. Ә сулдарак урман питомнигы оештырылачак...
Сүзгә саран Фәтхулла абзый бу җирләрнең киләчәге турында сөйләми, ләкин мин табигатьне үзгәртеп коруны колхозчылар үз кулларына ялганлыкларын һәм табигать алар- ның ихтыяры белән, алар теләгәнчә үзгәрәчәген бик ачык сизәм. Берничә елдан соң, гасырлар/буенча файдасыз яткан ташландык кашлык танылмаслык булып үзгәрәчәк. Моңа шушы җәелеп яткан япь-яшь карлыган бакчасы шаһит.
Бакчадан кайтышлый без көнбагыш сугучылар янына туктыйбыз, аннары бәрәңге землянкалары янына киләбез. Хәзер колхоз кешеләренең күпчелеге бәрәңге алу белән мәшгуль, землянкалар алдына бәрәңге төягән олаулар бертуктаусыз килеп тора. Ат башында йөрүче кызлар, малайлар ике тәгәрмәчле арбаларының арттагы такталарын суырып алалар да, бәрәңгеләрен аударып, тагын кырга китеп .баралар. Алар аягүрә басканнар һәм, дилбегәләрен баш өсләрендә болгап, атларын каулыйлар. Биредә унбишләп хатын-кыз, бәрәңгене сайлап, бер төрлесен орлык өчен землянкага ташый, икенче төрлесен, заводка илтер өчен, аерым өя.
Бәрәңгеләр эре, яхшы һәм таза. Фәтхулла абзый, иелеп, берсен кулына ала да чамалап карый:
— Ярты килограммнан ким түгел!— ди ул.
Без, чана табаннары, арба тәгәр-мәчләре бөгә торган станнар яныннан, инде җылыга күчерелгән умар. талар лапасы яныннан үтеп, авылның икенче ягындагы тауга күтәреләбез. Tav башында бик күп ‘эскертләр һәм зур ябык ындыр сәрае күзгә ташлана. Без якынлашкач, ачык ындыр табагы өстеннән бер төркем күгәрченнәр күтәреләләр һәм, һавада бер әйләнеп. эскерт башларына тезелешеп куналар.
Без ябык ындырга керәбез. Эчтә автомашиналар белән кеоеп йөрерлек рәвештә иркен. Җилгәргечләр, триерлар тезелеп тора. Әле күптәй түгел генә монда көн-төн эш кайнаган. Молотилка шаулаган, дәүләт амбарларына кызыл олаулар агылып торган. Хәзер монда тын һәм буш. Молотилка алынган, зур капкалар ябылган.
Председатель йозак белән бикләнгән бер келәтне ача. Бу —ындырның машина бүлеге. Биредә движок тора. Бу движок сугу машинасын, лесопилканы һәм тегер-мәнне әйләндерә.
— Куәтле машина, шәп әйләнә, — ди председатель. — Электр, әлбәттә, әйбәтрәк, ләкин безнең шикелле сусыз җирдә утыручы колхоз өчен бу движокның да файдасы бик зур. Ул булмаса. без сугу
97
эшләрен бу кадәр тиз бетергән булыр идекмени.
Сарайдан чыккач, председатель колхозның тагын башка каралтыларын күрсәтә ДӘ:
— Боларны барысын да сугыш вакытында һәм сугыштан соң эшләдек, — ди.
Ерактан, кырлар түреннән трактор тавышы бер өзлексез ишетелеп тора. Фәтхулла абзый мине тракторчылар янына чакыра. Без урман кырые буйлап барабыз. Көзге урман искиткеч матур. Нинди генә төсләр юк монда! Алтын каеннар, кызгылт усаклар, яшел наратлар, карасу чыршылар. Күп урында агачлар бер-берсе белән аралашып үскәнгә төсләр дә аралашалар һәм алтын көзнең кабатланмас матурлыгын тудыралар, һава саф, җылы. Баш өстендә бер генә болыт та күренми.
* — Бу дәүләт урманы. Үзебез утырткан урман полосалары әнә тегендә, — ди председатель, кулы белән кырлар түренә күрсәтеп.— Басулар арасына да урман полосалары утырттык. Хәзергә бик шәп үсеп киләләр. Бәрәңгеләрне алып бетергәч, тагын урман утыртырга керешәбез. Өч-дүрт еллык планны берьюлы үтәп куярга исәп.
Бераздан без сөрелгән жир буйлап атлыйбыз. Чем-кара туфрак мамык кебек йомшак. Фәтхулла абзый буразнага иелә һәм аның тирәнлеген үлчәп карый. Яхшы сөрәләр. Председательнең йөзе яктырып китә. Трактор килеп җиткәч, туктамаска кушып, кулын селки дә үзе сабаннар өстенә сикереп менә һәм басуны әйләнеп чыга.
Туңга сөрүне колхоз беренче Ок-тябрьга бетерергә тиеш. Вакыт бик аз калып бара. Тракторчылар — кепкасының козырегын артка әйләндереп кигән яшь кенә рус егете һәм аңардан да яшьрәк татар егете — беравыздан җавап бирәләр:
— Без элегрәк бетерергә исәплибез, Фәтхулла абзый.
Төрәннәрне чистартыр өчен бер генә минутка туктаган трактор тагын кузгалып китә. Фәтхулла абзый аның артыннан бик озак карап тора һәм уйланып кына әйтә:
— Нинди асыл инженер уйлап чыгаргандыр бу НАТИны. Искиткеч машина! Теләсә кайда йөри, теләсә кайдан чыга, теләсә кайда борыла ала.
Басудан кайтып килгәндә безгә парторг Һади Габдрахманов очрый. Колхозда ул терлек фермаларының мөдире булып эшли.
•— Фермалар турында менә ул сөйләр, бу эштә бездә аңардан да гыйлем кеше юк, — ди председатель.
Әгәр дә Фәтхулла абзый олы буын кешесе булса, парторг Һади Габдрахманов совет заманында тәрбияләнеп үскән яшь буын вәкиле. Яшьләр турында гадәттә: «Аю шулпасын эчмәгән әле», диләр. Бәлки, ул чыннан да «аю шулпасын» эчмәгәндер, әмма инде ул Идел суын, Днепр суын, Висла суын, Сдер суын эчкән. Каскасы белән тутырып эчкән! Ватан өчен сугышларда җиде тапкыр яраланган, күкрәге орденнар һәм медальләр белән бизәлгән, Берлин рейхстагы өстенә җиңү байра* гын күтәрешкән бу егет Совет Армиясе сафларында гаҗәеп яхшы мәктәп үткән. Европа илләрен буйлаган чагында безнең социалистик илебезнең өстенлеге нәрсәдә икәнен үз күзе белән күргән ул. Юк, мон-дый кешене яшь булса да тәҗрибәсез дип әйтеп булмый.
Һади тәбәнәгрәк буйлы, киң җилкәле, ачык йөзле, утызлар тирәсендәге кеше.
«Красногвардесц»тагы һәр кеше кебек үк Һади да үзенең сүзен данлы колхоздашы Газинур турында башлый. Газинур Һадиның яшьтәше һәм якын дусты булган. Алар бергә үскәннәр, колхоз өчен бергә көрәшкәннәр...
Һади белән бергә озын конюшня- га керәбез. Конюшняның эче дә, тышы да акбур белән агартылган. Ике якта да атлар өчен аерым-аерым стойлалар тезелеп киткән. Ат караучылар идәннәрен чистартып бетергәннәр, хәзер атларга төнлек азык хәзерлиләр. Аргы башта машина белән салам кисүчеләрнең җырла-ганнары ишетелә.
— Колхозның атлар саны елдак- ел үсә бара, — ди Һади. — Былтыр
L -с. Ә.' № Ц
98
безнең 51 атыбыз бар иде» быел — 61. Киләсе елга 70 кә җиткерергә исәп. Әкренләп атларның нәселләрен дә яхшыртачакбыз. Үзебезнең нәселле айгырларыбыз бар.
Безгә ул «Макадур» исемле айгырны күрсәтә. Айгырның кара бөдрә ялы дулкынланып тора. Күзләре ут кебек уйный.
— Мондый атка утырып, Казан урамнарыннан үтсәң дә оят тигел,— ди Һади, атның муеныннан сыйпап.
Ат абзарларыннан соң сыер, сарык абзарларын карап үтәбез. Болар — стандарт буенча салынган 600 квадрат метр зурлыгындагы җылы абзарлар. Идәннәре коры, чиста; мал азыклары өчен яслеләр, улаклар эшләнгән.
— 56 баш сыерыбыз, 195 баш сарыгыбыз бар, — ди Һади һәм бераз уйланып торгач өсти: — Безнең колхоз өчен аз түгел бу, без быел ук инде колхозыбызның өчьеллык планын үтәдек.
Бозаулар, бәрәннәр һәм сыерларны саву өчен эшләнгән "махсус бинага керәбез. Бу якты һәм чиста өй. Бер якта бозаулар һәм бәрәннәр өчен бүлемнәр, икенче якта — савым сыерлар өчен стойлалар.
— Электричество булгач, сыерларны электр белән генә саварбыз дип торабыз, хәзергә әле барысын да кулдан эшләргә туры килә. Ферма мөдире булганчыга кадәр мин, дөресен әйткәндә, терлек асрау эшенә өстән генә карый идем. Сыерга нәрсә ашатсаң да, ничек ашатсаң да барыбер кебек иде. Терлекчелек турындагы китапларны укый башлагач, яңа бер дөнья ачылган кебек булды миңа. Терлек асрауның нихәтле хикмәтләре бар икән! Хәзер терлек турында нинди китап күрсәм, шуны сатып алам. Күп вакыт төннәр буе шул китаплар өстендә утырам. «Краснсгвард.еец»ның үзенең нәселле , терлеген булдырасы килә.
Тәрәзәдән кояш карый. Кон кичкә авыша инде. Алсуланып янган офыкка текәлеп, Һади берничә минут уйланып тора.
— Фронтта кайчагында разведкадан кайткач, землянка кырыена чыгып утыра идем дә колхозыбызның киләчәге турында уйлый идем. | Ләкин чынбарлык канатлы уйларны да уза. Күргәнсездер инде, безнен иң кытлык нәрсәбез су. Җәй көннәрендә хайваннар суга тилмерә Елга да юк, күл дә юк. Ә бу хәтле малны коедан чиләк белән су чыгарып кына сугарып буламыни? Без уйлаштык-уйлаштык та тау башына җил двигателе куйдык. Хәзер суны, 40 метр тирәнлектән шул двигатель белән чыгарып, трубалар буенча туп-туры абзарларга — улакларга бирәбез.
Һади улак өстендәге кранны бора һәм улакка көмеш кебек саф су ага башлый.
— Кырык меңгә төште ул безгә. Ләкин файдасы кырык меңлек кенә түгел. Кыш көне дә эшли. Су( туңмасын өчен трубаларны ике мыр тирәнлектә җир астына күмдек.
Икенче абзардан дуңгыз балаларының чинаулары ишетелә.
— Әйдә чибәр малларны да ка-рыйбызмы? — ди Һади һәм елмаеп куя. «Красногвардеец»та дуңгызларны ни өчендер «чибәр маллар> дип йөртәләр,
— Юк, үзләрен караганчы, башта чибәр малларның кухняларына керик.
^Мин бераз гажәпләнәм.
— Әллә дуңгызларның махсус кухнялары да бармы?
— Бар.
Без зур землянкага керәбез. Почмакта берьюлы берничә мичкә су һәм ун потлар чамасы бәрәңге сыярлык казан. Казан махсус мичкә куелган. Монда дуңгызлар өчен «кайнар аш» пешерәләр.
— Дуңгыз пычракта аунарга ярата, диләр. Бу иске караш. Киресенчә, ул бик чиста һәм бик талымлы хайван. Кадерен һәм серен белмә- сәң, ул сине бөлдерә, кадерен һәч серен белсәң — хәзинә.
Без дуңгыз абзарларын карап йөрибез. Монда да шул ук нык хуҗаның кулы сизедә. Нәселле дун- i гызлар аерым читлекләргә ябылганнар һәм сәгатьләп, нормалап ашатылалар.
Дуңгызлар буенча да, шулай . сарыклар буенча да колхозный
99
өчьеллык планы арттырып үтәлгән инде. Бары тик тавыклар буенча гына үтәлмәгән.
Кояш байый. Көтүләр кайта. Ип алдан, әкрен генә атлап, колхозный нәселле кара үгезе килә. Терлекләр сусаган. Ллар буага һәм улакларга ташланалар. Көтүнең башы ферма янында, ә очы күренми әле. Һади, Калкурак урынга басып, кулларын аркасына куйган килеш, терлекләрнең кайтуын күзәтеп тора. Аның янына атка атланган көтүче килә.
— Терлекләр барысы да исәннәрме?— дип сорый мөдир.
— Бар да исән-сау кайттылар.
Терлекләр абзарларга тарала. Алар артыннан ферма мөдире дә китә. Мин аның артыннан карап калам. Бераздан абзарларда аның карлыга төшкән тавышы ишетелә башлый.
— Малларны үз күзе белән барлап чыкмыйча кайтып китәчәк түгел,—диде аның турында бер колхозчы. — Зерә яратып эшли.
Кояш баеп, җир өстен караңгылык тәмам сар.ып алганчы кыска бер арада колхозның иң күңелле һәм иң җанлы почмагы — ферма яны. Төрлесе-төрле җирдән эштән кайтучы колхозчылар барысы да бирегә җыелалар. Менә, өстенә кояшта төсе уңып беткән телогрейка кигән, Газинурның дусты һәм яшьтәше бригадир Мидхәт Кашбулов, менә колхозның атаклы тимерчесе Сөләйман Сабирҗанов, менә бер аягын фронтта өздереп кайткан, Газинурның абыйсы ААифтах абзый, менә әле генә атка атланып кырдан кайткан Сабир бабай Габдрахманов... Алардан чпттәрәк бер төркем яшь малайлар җыелган. Алар да эштән кайтканнар һәм өйләренә та-ралырга ашыкмыйлар. Алар олыларның сүзләрен тыңлыйлар. Ә олылар гаҗәеп кызык нәрсәләр турында сөйлиләр! Кайларда, капларда гына булмаганнар алар. Кашбулов Бөек Ватан сугышында шәһәрләрне азат итешкән өчен Сталиннан рәхмәт алуы турында сөйли. Тимерче Сө-ләйман, Одер буендагы сугышларны исенә төшереп, сөйләп ала. Шуннан соң сүз яңа сугыш уты кабызырга маташучылар турында башланып китә.
— Капиталистлар менә безнең шулай тыныч хезмәт белән яшәвебезне яратмыйлар. Алар безне, атом бомбалары белән куркытып, яңадан иске тормышка бормакчылар, — ди Сабир бабай, түгәрәк ак сакалын бармаклары белән бөтерә-бөтерә. — Ләкин капиталистлар ялгышалар: көн күргән төнгә карамый. Без искегә кайтасы кешеләр түгел.
— Америка империалистларына базар кирәк, бушка эшли торган эшчеләр кирәк, — ди берсе. Бу колхозчы чүгәләп утырган һәм тәмәкесен учы эчендә тотып, тәмен белеп тарта. — Советлар Союзының бай-лыгы кызыктыра аларны.
— Кызыкмый торсыннар әле, — ди тимерче, яңадан сүзгә кушылып, — Советлар Союзының байлыгы магнатлар өчен түгел. Гитлер безнең байлыкка кулын сузган иде дә башын югалтты. Трумэнның да, Чёрчилльнең дә язмышы шуннан ары китмәс. Ут белән шаярган — үз үлемен уттан таба, дигәннәр. Сугыш белән безне куркыта алмыйлар, без корал тота белә торган кешеләр!
AIHH ИҢ гади совет кешеләренең дөнья хәлләре турында шулай ти- рәнтен фикер йөртүләренә, саф кү- ңеллелекләренә һәм патриотлыкла - рына сокланып тыңлап торам. Б> сүзләр кайда булса тантаналы җыелышта яки рәсми утырышта түгел, ә колхоз фермасы янында, күн көч таләп иткән озын хезмәт көненнән соң сөйләнәләр. Боларны Сталинград утында чыныгып, бөтен Европаны үткән кичәге фронтовиклар сөйлиләр. Әгәр кирәк булса, алар данлы колхоздашлары Гази-нур кебек, тормышларын кызганмыйча яңадан Ватан өчен кулга корал тотарга хәзер. Әгәр дә океан артындагы сугыш чукмарлары колхозчыларның шушы үзара сөйләшкән сүзләрен ишетсәләр иде, бәлки, ахмак башлары белән дә күп нәрсә аңларлар иде!
Авылда инде утлар кабынган, күктә беренче йолдызлар җемелди. Кичке һава тын һәм җылы. Морг
100
җалардан төтен күтәрелә, бөтен авылга тәмле аш исе җәелгән. Кандадыр еракта, соңга калып эштән кайтучы колхозчының җыры ишетелә:
Ал чәчәкле илебез, Гөл чәчәкле илебез;
Җир шарында кояш булып Тора безнең илебез.
Ерактан тавышы гына ишетелгән бу колхозчы белән биредә утыручыларның уйларында тирән бердәмлек бар. Колхозчы совет иленең бәхет- лелегенә һәм аның җир шарында кояш булып балкуына шатлана. Шул турыда ул бик ышанып сөйли һәм чын күңеленнән җырлый. Сабир бабай бик дөрес әйтә: «Көн күргән төнгә карамый». Ул һаман яктыга, һаман алга күтәрелә.
Сүз халыкара хәлләрдән колхоз хәлләренә күчә. Узе булмаса да исеме телләрдән төшми торган Газинурны яңадан телгә алалар.
— Колхоз өчен яна торган егет иде безнең Газинур, — ди Сабир бабай, тунын төймәләп. — Без аның белән бергә колхоз атларын карадык.
Ул арада сарык абзарлары яныннан Һади килеп чыга. Бүген колхоз коммунистларының ябык җыелышы. Колхозда коммунистлар күп түгел. Барлыгы биш кеше.
Партоешма — колхозның җаны һәм акылы. Әгәр дә «Красногвардеец» бүген районда алдынгыларның берсе икән, димәк, колхозның партоешмасы начар эшләмәгән.
«Красногвардеец» коммунистлары партиясез колхозчыларга һәрвакыт үрнәк күрсәтәләр. Алар колхозның иң алдынгы кешеләре. Колхоз председателе Җаббаров бер генә мөһим эшне дә партоешма белән алдан сөйләшмичә хәл итми.
— Коммунистлар миңа бик нык ярдәм итәләр, — ди ул, — алардан башка без бу дәрәҗәгә ирешә алмаган булыр идек.
Бүген җыелышның көй тәртибендә Өлкә Комитеты һәм Район Комитеты пленумнарының карарларын өйрәнү мәсьәләсе тора. Коммунистлар бу җыелышка алдан хәзерләнгәннәр, чөнки карарлар колхозның практик эше белән бик нык бәйләнгән.
Без Һади белән урам буйлап атлыйбыз. Еракта, таулар артында, күк йөзе яп-якты. Анда бик зур янгын шәүләсе яки төньяк балкышы уйный шикелле.
— Нефть вышкаларыннан чыккан утларның яктысы ул, — ди Һади.— Уң кулдагысы — Октябрьск шәһәре утлары, сулдагысы — Баулы утлары. Шәп яналар бит! Икенче Баку..
Шул якты утларга карап бара-ба- ра мин парторгка сорау бирәм:
— Якын киләчәктә нәрсәләр эшләргә уйлыйсыз? Нәрсәләр турында хыялланасыз?
Парторг елмая, аның ак тешләре ялтырап китә.
— Колхозчының хыялы бер ат, бер кәҗә түгел инде. Без электростанцияне тизрәк булдыру турында уйлыйбыз. Чөнки электрсыз хәзер колхозда һич тә мөмкин түгел. Ул безгә һава кебек кирәк.
Һади бераз эндәшми тора, аннары минем сорау бирергә җыенуымны күреп, тагын сөйли башлый.
— Беләм, ни өчен электростанциягез юк, димәкче буласыз. Моның сәбәпләре бар. Төп сәбәп, әлбәттә, сугыш. Әгәр дә фашистлар безгә комачауламаган булсалар, без әллә кайчан электрлы булган булыр идек. Сугыштан соң без бу эшкә ныклап хәзерләнә башладык. Акча-сын, материалын дигәндәй тупладык, проектын да төзедек. Ләкин бернәрсә безгә бик ньпк комачаулый. Ул да булса үзебездә суның юклыгы. Күрше «Прогресс» колхозында су бар, ләкин алар ризалык бирмиләр.
— Пичек ризалык бирмиләр?
— Менә шулай. Аннан су алыр өчен «Прогресс» җиреннән 300—400 метр канау казырга һәм суның биеклеген бераз күтәрергә кирәк. «Прогресс» моңа каршы, имеш, аларның чәчүлек җирен су басачак. Бу, әлбәттә, җитди җавап түгел. Хикмәт, минемчә, шунда: «Прогресста» алга карый белмиләр. Әгәр без суны күтәрсәк, беренчедән, аларның менә дигән балык күле булачак, икенчедән, су фермаларына
якын киләчәк. Ә хәзер алар фермаларына әллә кайдан су ташыйлар. Шуның өстенә, хәзер аларның әрәм булып яткан җирләрендә яшелчә бакчасы оештырырга мөмкин булачак. Бу исә су баса торган өч чирек гектар җирдән файдалырак булачак. Гаҗәп, без Фәтхулла абзый белән аларга һаман шул турыда тукыйбыз, ә алар безгә өч километрдан әйләнеп казырга кушалар. Өч йөз метр белән хәл итәргә мөмкин булганда, нигә өч мең метр казырга?
Һади, туктап, тәмәкесен кабыза һәм сүзен дәвам итә:
— 1950 нче елда без, әлбәттә, электростанция корып җибәрәчәкбез. Безгә ярдәм итәчәкләр.
Без правлениегә керәбез. Монда әле беркем дә юк. Парторг җиделе лампаны кабызып җибәрә.
— Электр белән җир сөргән бер заманда яшәгәндә безгә җиделе лампа яндыру килешми генә түгел, оят та. Без моны аңлыйбыз.
— Тагын нәрсәләр эшләргә исәбегез бар?
— Тагынмы? Тагын 1950 нче елда, мәсәлән, кырда алты мең кубометрлык күлебез булачак. Безнең кырларыбызны корылыктан саклау өчен дә, терлекләребез өчен дә бик кирәк. Аннары балык. Без анда балык үрчетергә уйлыйбыз. Кыскасы, исәбебез зур.
Табигатьне үзгәртеп кору буенча шактый эшләр эшләдек һәм эшлибез. Берничә елдан соң., безнең колхозга килсәгез, танымассыз: менә бу авыл уртасыннан үт-кән чокыр тирәләре яшеллеккә күмелгән булыр, ә чокырның үзендә көмеш кебек су ялтырап ятыр. Быел көздән колхозны радиолаштыру эшенә керешәбез. Москвада һәм Казанда уйнаган музыка та-вышлары безнең урамда да яңгырап торачак.
Кешеләр килә башлады. Ул арада клубта да ут кабыздылар. Анда бүген яшьләрнең үзешчәнлек түгәрәге концерт бирә.
Партия җыелышы шактый соң бетте. Без җыелыштан чыкканда караңгылык тагын да куерган, ә Октябрьск белән Баулы утлары тагын да яктыра төшкән иде. Клубтан гармонь һәм дәртле җыр тавышы ишетелә. Без байтак вакыт тың-лап торабыз. - Яхшы җырлыйлар.
— Менә безнең «Красногварде-’ ец»ның тормышы шул инде, — ди Һади. — Татарстанда, безнең колхоз белән чагыштырганда, бик күп өстен торган колхозлар бар. Ләкин мин «Красногвардеец»тан кусалар да китмәс идем. Яратам мин аны.
Сентябрь, 1949 ел.