Логотип Казан Утлары
Очерк

БЫЕЛГЫ ЖӘЙ


Җәй.
Корылыкка каршы көрәшнең ста- лннчыл бөек планын тормышка ашыра башлау елы буларак, быелгы җәй, башка җәйләргә караганда. күп кенә үзенчәлекле булды: кая гына карама, анда, колхоз ба-суларында агач утырту звенолары эшләде, алар янында колхоз интеллигенциясенең яңа вәкилләре булган агролесомелиораторлар күренде, һәр колхозда йөзләрчә гектар мәйданда клевер, тимофеевка, люцерна кебек күпьеллык үләннәр тамыр җәйде, өстөрән куелган трактор сабаннары кулланылды... Алар җир- ләребезнең структурасын югалткан өске катлавын аска — буразна төбенә әйләндереп салдылар. Кыскасы, быелгы җәй үзенә бертөрле җәй булды.
Быелгы җәйнең әнә шул үзенчә-лекләрен азмы-күпме чагылдыру теләге белән, без биредә үзебезнең, җәңге юл язмаларыбызны укучыларга тәкъдим итәбез.
Июль бетмәгән, август кермәгән иде. әле. Ул көнне барасы җиребезгә барып җитә алмадык: юлда, бер авылга кереп кунарга туры килде.
Кояш баерга бер сәгать чамасыл вакыт бар иде әле. Атны туарып, ашарына салгач, үзебез дә тамак ялгап алдык һәм йокы алдыннан бераз йөреп керү нияте белән урамга чыктык. Шунда, кая барырга белмичә, капка төбендә басып торган чакта, квартира хуҗабыз, аркасы аз гына бөкрәя төшкән, озын гәүдәле, какча йөзле Габбас карт, ярым караңгылык эченнән сәер бер горурлык белән күренеп торган зур текә тауга төртеп күрсәтеп:
ч — Бәлки, ишеткәнегез дә бардыр, Чатыр тау дигәнебез әнә шул инде, — диде. — Егеоме ике авыл күренә аннан... йокларга ашыкма- сагыз, бергәләп менеп төшик...
Тип-тигез җир өстендә ялгыз яткан бу озын һәм текә тау, безне, чыннан да, бик нык кызыксындырды. Бигрәк тә аның башка таулардан ерак һәм ялгыз булуы гаҗәп иде. Бу уңай белән карт аны кай- чандып, моннан берничә йөз еллар элек Ялгыз тау дип аталганын, аннары Аю тавы дип йөртелгәнен һәм соңыннан инде, бу тирәдән Пугачев яулары үткәч, Чатыр тау дип исемләнгәнлеген сөйләп бирде. Пугачев гаскәрләре каты сугышлардан соң, шушы тау өстендә ак чатырлар ко-рып, ял иткәннәр икән.
Без, картның сөйләгәнен тынлый- тыңлый атлый торгач, Чатыр тауның үзенә дә килеп җиткәнбез.
Аның өстенә менеп җиткәнче тагын ярты сәгать вакыт үтте. Кояш баеп, җир йөзен җәйге караңгылык алды.
Менә без бөтенләй диярлек гел шалфи һәм бадьян үләннәре белән генә капланган шушы текә тау өстендә басып торабыз. Дөрестән дә, кайсы гына авылларның утлары күренми моннан!
Башта без җиргә сибелгән якты йолдызлар кебек җем-җем итеп торган шушы утларга, ераклардан балкып янган кыр учакларына ка-
87
pan исереп калдык. Бер-беребезгә бер авыз сүз дә катмыйча, шактый вакытлар тын тордык. Язып та, сөйләп тә аңлатып булмый торган мии нутлар иде бу!..
Шул чакны карт сүз башлады:
— Әнә тегендә, уңдарак, бер сү- неп-бер кабынып торган шикелле булып күренгән утлар — «Кызыл арык» утлары. Аларның үзләренең электр станцияләре бар. Елның елына агач та бик күп утырталар. Сугыш алдыннан утырткан кыр ышыклау полосалары үзе бер урман булып тора хәзер. Аннары, авыл арасында да кая карама, өянке үсеп утыра... Аларның утлары агач яфраклары арасыннан күренгәнгә күрә дә, безгә, монда тау өстендә торучыларга, әле кабыналар, әле сүнәләр шикелле булып тоела. Шәп кол-хоз, шәп. Шулай да район күләмендә «Коммунага» колхозына җитми инде, ул бөтенләй башка. Сез шунда барабыз дигән идегез бугай?
— Әйе, шунда барабыз.
— Алайса, баргач һәммәсен дә күрерсез инде.
— Аларда да электр бармы?
— Бар, бар. Әле быел гына кордылар. Әйдәгез әле, бераз гына ары атлыйк, моннан күренми алар.
Берничә минуттан соң без Чатыр тауның кояш баешы ягындагы иң биек ноктасында идек инде. Карт ерактан, бик ерактан күренгән утларга карап әйтте:
—- Ә-әнә, — диде сузып кына,— иң аргы утларны күрәсезме, «Коммунага» утлары шулар инде.
Без жәйге төн караңгылыгы эченнән, бик ераклардан күренгән утларга карап, тын гына басып торабыз. Алар елык-ялык килеп яналар да яналар. Алар белән аралаш кып- кызыл ялкыннар күренеп китә. .
— Болары МТС утлары, берәр нәрсәгә сварка ясый торганнардыр,— ди карт.
Ул, «Коммунага» утларына карал, дәвам итә:
— Элекке Чалпы авылы түгел шул инде бу,— ди. —Без яшь чакта электр уты түгел, керосин лампасы да барлы-юклы гына иде. Мин үзем чыра яктысында абыстайдан укып йөргән кеше. Хәзер бит, бик күп авылларда өйдә дә, клубта да, фермада да электр. «Коммунага» кебек колхозларда, хәтта ындыр табагында да электр...
Ул, яңадан төньякка таба борылып, Ык таулары өстендә янган Ильич лампалары турында сөйли башлый:
— Ыкның теге ягында, үзегез беләсез, Башкортстанның Бакаллы районы. Әнә ул тау өстендә күренгән утлар — Башкортстан утлары. Алар Ык суына зур гидростанция салдылар бит. Ничек диләр әле, йөз унбиш киловатт көчле диләрме?.. Хәтеремә төште, шулай, йөз унбиш киловатт көчле. Менә шул станция аларның сигез колхозына ут бирә. Әнә унда — Яна Урманай авылы утлары, аның белән янәшә генә — Камай авылы утлары. Ә менә болары — бер тирәдәрәк оешканнары— Яна Сөендек, Яна Сарлы һәм Куштирәк авылы утлары... Тик менә безнең Тымытык районы колхозларында кайчан булыр икән инде ул электр... — ди ул аз гына кимсенгән тавыш белән.
Без, Тымытык районында, Ык елгасы ярында төзелә башлаган колхозара гидростанция белән, таныш булганлыгыбыздан, аңа җавап бирәбез:
— Быел көздән дә калмас инде.
— Күк Тәкәдә корыла башлады инде башлавын. Ләкин акрын кыймылдыйлар.
Күрәсең, карт бу мәсьәләне ашык-тырырга тели.
— Тизрәк өлгертәсе иде аны. Безнең үзебезгә дә шуннан киләчәк ул. Аның бит баганалары ике якка китәчәк. Берсе, иң элек Күк Тәкәнең үзенә кереп, аннары Тымытык аркылы Урсай ягына чыгып китәчәк.- Ә икенче чаты, безнең «Якты күл>- гә менеп, «Уразман» колхозына чаклы сузылачак. Электр станциясе корырга безнең үзебезнең дә көчебез җитә җитүен. Ләкин Ык буеннан мендерү яхшырак булыр дип уйлыйбыз. Умарта күп бит безнең. Аның доходы белән әллә ниләр корып була.
Шулай сөйләшә-сөйләшә Чатыр таудан төшеп, өйгә атлыйбыз.
88
Авылга кайтканда инде ул безгә үзенең иң яраткан эше булган умартачылык турында сөйләргә кереште. Быелгы җәйне, умартачы буларак, менә болай тасвир итеп бирде ул:
Яз салкынрак килгәнлектән, табигать тиз генә уянып китә алмады. Гадәттә беренче кояш нурлары белән баш калкыта торган бәпкә үләннәре шактый вакыт хәрәкәтсез тордылар, игеннәр дә шулай ук күтәрелеп китә алмады. Ә инде майның өченче атнасында, беренче яшен яшьнәгәннән соң, бөтен табигать кинәт үзгә төс алды.
Җәй бик тиз чәчәкләргә күмелде. Иң элек шомырт агачы үзенең катык кебек ак чәчәкләрен атып җибәрде, аның артыннан ук, кабала- на-кабалана сирень агачы үзенә генә хас булган зәңгәр тукмакларын күрсәтте, озак та үтмәде, кыр ышыклау урман полосаларындагы акацияләр сап-сары утлары белән дөньяны балкытты. Әледән-әле кабатланып торган кызу көннәр, җылы төннәр тәэсире астында, без ахры соңга калабыз бугай, дигән шикелле алмагачлар һәм чияләр ашыга-ашыга ак эшләпәләрен киеп алдылар. Алардан күреп булса кирәк, миләш агачы да үзенең зонти-гын җәеп җибәрде...
Шунысы кызыклы, бу’ үсемлекләр, гадәттәгегә караганда, төрлесе төрле вакыттарак һәм озаграк чәчәк аттылар. Монысы инде бал кортлары өчен иң кулай нәрсә булып чыкты.
Июнь алдыннан гына бу тирәләрдә җылы яңгырлар явып китте. Ьу яңгырлардан соң, җирләр күпереп, үләннәр яшәреп, игеннәр күтәрелеп калды. Әле үткән ел көз көне генә утыртылган агачлар кинәт үсеп киттеләр. Клевер, тимофеевка, люцерна шикелле күпьеллык үләннәр, бик тиз арада хәл алып, умарта кортларын кабул итү өчен яфракларын җәеп җибәрделәр, баллы бәоәкләрен ачтылар. Алар артыннан карабодай басулары балкыды. Кыскасы, кешеләр карап, кортлар кунып бетәрлек түгел, шул кадәр күп, шул кадәр төрле булды быел чәчәкләр...
һәм менә умарта кортлары өчен «урак өсте» ’ килеп җитте, кызу көннәр башланды.
Быел бал уңышының яхшы булачагы алдан ук сизелде. Ләкин бу зур уңышны әрәм-шәрәм итмичә кулга кертү һәртөрле өстәмә мәшәкатьләр белән бәйле иде. Карт моңа алдан хәзерләнде.
Беркөнне үзенең ярдәмчесе Си- дияр Владимировны чакырып алып, янына утыртты да сөйләп бирде:
— Безнең эшебез, ягъни умарта-чылыкны әйтәм, ул башка эшләрдән аерым нәрсә түгел. Ул корылыкка каршы сталинчыл план белән бик нык бәйле эш. Җирләре- безнең структурасын яхшырту өчен чәчелә башлаган һәртөрле күпьеллык үлән басулары өстендә умарта кортлары никадәр күп очсалар, ул үләннәр шул кадәр тиз серкәләнәләр һәм бал уңышы да шул кадәр күп җыела. Шуңа күрә, без беребез бер көнне, икенчебез икенче көнне тирә-юньдәге колхозларның басуларын карап, кайда ни иди үлән чәчелгәнлекне белеп кайтсак, яхшы булыр иде. Быел карабодай чәчүлеге дә бик күпкә артты... Безгә үзе-безнең бал -кортлары өчен кайда һәм нинди мәйдан барлыкны алдан белү кирәк. Берничә умартаны ун- унбиш көнгә карабодай басуына күчерү дә ярый. Файдадан башка нәрсә бирмәс аларны күчерү.
Яшь егет картның киңәшен бик тиз тотты. Икенче көнне «Уразман* басуын, өченче көнне «Авангардэ җирләрен урап кайтты. Берничә көннән соң карт, махсус ат җиктереп, замандашы Хуантай аганы утыртты да, үзе чыгып китте һәм тирә-юньдәге башка колхозларның басуларына чәчелгән яңа төр үләннәр белән танышып кайтты.
Шушы йөреп кайтулар нәтиҗәсендә ул бал уңышының ничек булачагын алдан чамалый алды.
— Күч ябу өчен быел умарталарыбыз җитмәячәк, бал суырту өчендә савыт-сабаларыбыз аз, — диде ул колхоз председателенә. Мөмкин кадәр күбрәк такта китерт, умартаны үзем ясармын, ә савыт-сабаны завхоз кайгыртсын. Аннары, быел монда безнең янга бер-ике яшүсмер
89
беркетсәгез иде, агач череге дә җыярлар иде, башкасын да, — диде...
Колхоз председателе картның та-раганнарын җирдә калдырмады, бик тиз арада аны кирәк-яраклар белән тәэмин итте.
Кичтән Габбас картның безгә сөй-ләгәннәре менә шушылардан гыйбарәт иде. Иртәгесен инде без туп- туры «Коммунага» колхозына китәргә тиеш идек. Ләкин Габбас картның умарталыгын, үтешли генә булса да, күрел китәсеиез килде. <УЛ инде без торганчы үзенең умарталыгына китеп барган иде. Без, үзе-безнең янга Хуантай исемле бер агайны утыртып, умарталыкка юл алдык.
Тымытыктан Ютазы станциясенә барганда, Учәлле авылына җитәрәк, өч километр чамасы араны ямь- яшел чаган һәм акация агачлары арасыннан үтәсең. Юлның бу өлешендә тоташ күләгә ятканлыктан һәм аз гына да тузан булмаганлык- тан, сулыш алуы да җиңел һәм рәхәт. Юлның буеннан-буена ике як-лап сузылган куе яфраклы бу агачлар үзләреннән-үзләре үсмәгәннәр алар. Учәлле авылыннан аз гына аскарак, кечкенә ёлга башына урнашкан «Якты күл» колхозының моннан берничә еллар элек кыр ышыклау өчен утырткан урман полосалары бу.
Олы юл буйлап сузылган шушы полосалар белән бергә, биредә як- якта басу аркылы утыртылган һәм агачлары әле чыбыркы сабы буе булып кына килә торган тагын берничә яшел тасма күренеп кала. Болары исә быел яз утыртылган полосалар. «Якты күл» үзенең җирләрен өч яклап әнә шундый тасмалар белән урап алган инде.
Юлның нәкъ менә шушы агачлы өлешендә, уң якка тар бер юл керә. Бу — «Якты күл» умарталыгына бара торган басу юлы. Без Хуантай агай белән умарталыкка менә шушы юлдан барабыз. Ул колхозның председателе дә, хисапчысы да түгел, ә гади бер колхозчы. Үз кол-хозының кая таба баруын, аның аерым тармакларының ничек үсүең биш бармагы кебек белә һәм һәрбер цифрны хәтерендә тота торган бу агай бер үк вакыгта күрше колхоз* ларның хәлләре белән дә чын кү-ңеленнән кызыксына торган, киң карашлы кеше булып чыкты.
— Сез үзегез фикер йөртеп карагыз, — дип сүз башлады ул. — Сугыш беткән елны безнең 92 баш умартабыз бар иде. Быел ул 166 башка җитте. Сугыштан соң без ел саен уртача 220 пот бал уңышы алып киләбез. Контрактация тәртибендә дәүләткә тапшырганнан сон һәм хуҗалык расходлары өчен сатканнан соң да һәр хезмәт көненә 50 шәр грамм бал бүләбез. Әгәр хисапчыдан бал бүлү кенәгәсен сорап алып карасагыз, анда Сауч Морзакаев, Миннебай Селеванов, Бари Владимиров һәм башка семьяларның хезмәт көннәре хисабына ел саен алтышар-җидешәр пот бал алганлыкларын күрерсез. Быел, Габбас агайның әйтүенә караганда, һәр умартадан өч пот ярым бал көтелә. Димәк, бала корт семьяларын бөтенләй исәпләмәгәндә дә, без өч йөз пот бал алабыз. Бу әле Габбас агай әйтүенчә шулай. Ә ул гадәттә сак-ланыбрак әйтүчән. Шулай булгач, һәр хезмәт көненә быел бездә 75 әр грамм бал тиячәк. Без бит ул яктан районда бер, районда...
— Башка колхозларда алай тү-гелмени?— дип сорадык без аннан.
— Түгел шул, — диде ул, бераз күңелсезләнеп. — «Кызыл арык»та булган булсагыз, күргәнсездер. Ни бары 5 умарта асрыйлар бит. Я, эшмени инде ул шундый шәп, шундый көчле колхозга. Яки «Уразман» колхозын алып карагыз. Безгә терәлеп торалар, ни сорасалар, шуны бирәбез, умартачылык кирәк-яракларын әйтәм... Ләкин, ни өчендер, аларда бу эшкә дәрт салмыйлар. Умарталары юк түгел, бар-барын. Булу белән генә түгел бит, тәрбияләү кирәк, үрчетә белү кирәк... Без-нең умарталыкны урман кыса башлады әле. Агачлар куе булгач, салкын тарта. Ә бал корты салкынны яратмый ул. Хәзер икенче умарталык та оештырырга булдык инде. Бу кадәр байлыкны кая куеп бе-терәсең. Быел 200 баш чамасьт икән» киләсе елга Габбас ага 300
90
башка җиткерә аны. Аннары, теге баллы бәбәк, тукранбаш шикелле җир яңарта торган үләннәр дә ел- дан-ел арта бит. Басуларда агачлар да күбәя бара. Алар бит һәммәсе дә чәчәк ләбаса. Ул чәчәкләрнең балын 200 баш умарта корты гына җыеп бетерә аламыни... Миллион, миллиард корт асрау кирәк хәзер...
Шул арада «Якты күл» яклап олы таш юлга бер машина килеп керә. Хуантай агай дәвам итә:
— Әнә, шофер Степан була ул. Бүген ашлык төяп өченче тапкыр баруы инде станциягә. Быел бал сатып тагы бер машина алып җибәрәбез әле. Тиздән электр да керәчәк... Бетмәс доход ул умарта асрау. Аның доходы белән бик зур эшләр башкарып була.
Менә умарталык. Бу вакытта анда башын ап-ак киспя белән каплаган Габбас бабай бер умарта янында маташа иде. Ул, безнең килеп туктаганны күреп, сак кына башын иде. Ләкин яныбызга килергә ашыкмады, умартачыларга гына хас булган тыныч һәм әкрен хәрәкәт белән эшен дәвам иттерде. Умартаның капкачын ачып, аның бал белән тулган рамаларын кузгат, ты, ул рамаларны сырып алган кортларны бармаклары белән җай гына сыпырып төшерде. Шулай итте дә, кулындагы кәрәзле балны үзенең ярдәмчесенә сузды:
— Мә, Сидияр, суыртып ал. Бала корт семьясы булса да, бик яхшы җыйган. Болай булса, быел 300 поттан да артмагае безнең бал, — диде ул әкрен генә.
Ярты сәгать чамасы вакыт умарталарны карап йөргәннән соң, без яңадан баягы юлга чыктык. Шул вакыт Габбас карт, як-ягын кыр ышыклау урман полосалары каплап алган юл уртасына басып, безне озатып калды:
— Шушы яшел агачлар буйлап барыгыз да барыгыз, «Коммунага» бара торган олы юл шушы инде.
II
Бераз чокыррак урынга утырган бу авылның җир межасына килеп җитү белән безнең алдыбызда хәзерге заманның яңа пейзажлары ачылып китте: әнә анда, иге-чиге күренмәгән киң арыш басуында комбайн эшли. Шушы комбайннар белән авыл читендәге биек амбарлар арасында туктаусыз йөк автомобильләре йөреп тора. Әнә тегендә, МТС ягыннан килә торган олы юл өстендә, МК-НОО маркалы катлаулы сугу машиналары таккан берничә трактор авылга якынлашып килә, шул олы юлдан шактый ары, сап-сары арыш камылы уртасында, түбәсенә антенна куелган ак вагон күренә... У-2 самолетының тавышын искә төшереп, кайдадыр лобогрейкалар шакылдый. Ләкин алар түбәнрәк урыннарда, чокыр буйларында уралар булса кирәк, безгә күренмиләр. Хәер, үзләрен күрмәсәк тә, алар безнең өчен таныш машиналар.
Шушы пейзажларга карап уйланып барган чакта, кинәт авыл яклап юыртып килгән бик яхшы күк ат күренде. Күп тә үтмәде, бу сөлек кебек гәүдәле күк ат җигелгән тарантас, юлдан каерыльй! кереп, безнең янга килеп туктады. Аңа таза гына гәүдәле, башына бераз кечкенәрәк, кепка кигән, урта яшьле ир утырган иде. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, бу иптәшнең әлеге без бара торган «Коммунага» колхозы председателе Фәттах Вәлиев икәнлеге билгеле булды.
Кыска гына арада сөйләшеп алганнан сон, бу колхозның басуларында МТС машиналарыннан бүгенге көндә 4 комбайн, 8 трактор, 2 катлаулы сугу машинасы эшләгәнлеге билгеле булды. Бу саннар безне аңа берничә сорау бирергә мәҗбүр итте:
— Сезнең чәчү мәйданы шулай бик зурмыни соң?
— Арыш— 1.000 гектар, бодай — 750 гектар, солы — 500.
Ул тагы шулай берничә санны әйтте дә, китәргә ашыкты:
— Мин кузгалыйм инде, иптәшләр, орлыклык костер чәчелгән участокка баруым иде... Сезгә бер үтенечем бар. Бездә быел бер яңа агрегат эшли башлады. Корылыкка каршы көрәш планында күрсәтелгән урып-җыю — лущить итү агрегаты.
91
Сез юл уңаенда шул агрегат янына кагылып чыксагыз иде. Яңа нәрсә бит. Дөрес эшлиләр микән, күз салыгыз әле. Ә аннары туп-туры авылга кайтыгыз. Мин ике сәгатьтән артык йөрмәм.
һәм ул безгә юл өйрәтте:
— Бераз баргач та, сул якка басу юлы кереп китә. Шул юлга төшегез дә элдерегез, анда күрерсез, ул агрегат әллә каян ук күренә. Эзләп йөрисе юк аны... Ярый, хәзергә.
... Менә инде без яңа агрегат янына килеп җитәбез һәм, арбадан төшеп, аның артыннан җәяүләп ияреп барабыз.
Игенчелекнең яңа агротехника чарасы булган бу агрегат турында иц элек бер өземтә китереп үтик. Корылыкка каршы көрәш планының 56 пунктында бу турыда менә болай диелә.
«Туфракны төп туңга сөрү системасын (камылны лущить итү һәм җирне көздән өстөрәнле сабаннар белән тирәнтен сөрү) тизрәк үзләштерүне игенчелекнең үлән басулы системасын үзләштерү эшендә кол-хозларның, МТС ларның һәм сов-хозларның иң әһәмиятле бурычы дип санарга».
Без менә шушы бурычны тормышка ашыручылар янында инде.
Чалпы МТС ы төзелгәннән соң, «Коммунага» колхозы басуына бик күп яңа машиналар керде, игенчелек эшендә бик күп яңа агротехник чаралар кулланыла башлады. Барлык төр культуралар сортлыга алышынды, ашлыкны яровойлаштырып, машина белән чәчү гадәт булып әверелде, игеннәрне һәртөрле минераль ашламалар белән тукландыру Һәм ясалма серкәләндерү кебек чаралар гадәт булып китте. Шуның аркасында иген уңышы ел- дан-ел югары күтәрелә барды.
Быел жәй исә «Коммунага» колхозы басуларында урып-җыю эшләре совет агротехникасының яңа бер комплекс чарасын тормышка ашыру белән башланып китте. Икенче төрле итеп әйткәндә, биредә, беренче тапкыр урып-җыю һәм бер үк вакытта лущить итү агрегаты эшкә кереште. Бу агрегат участокка килеп керү белән игенне үзе ура, үзе суга, сугылган саламны үзе өем- өем итеп ташлый һәм бер үк вакытта камылны үзе лущить итеп бара. Быелга.кадәр комбайн артыннан сап-сары камыл калган булса, хәзер бу агрегат артыннан тип-ти- гез, күпереп торган кап-кара җир кала. Мондый агрегатны Чалпы җиренең кайчан күргәне бар иде. һәм бер Чалпы җиренең генәме!
Нәрсә бирә соң безгә бу урып- җыю һәм лущить итү агрегаты?
Бөек галим академик В. Р. Вильямсның туфракны эшкәртү системасы турындагы тәгълиматында камылны лущить итү һәм аннан соң өстөрәнле сабаннар белән вакы-тында тирән итеп туңга сөрү гаять дәрәҗәдә зур урын тота. Игенчелекнең үлән басулы системасын үзләштерү белән бәйләнгән бу яңа чара, чүп үләннәрен, авыл хуҗалыгы культуралары корткычларын бетерә, туфракка дым җыя һәм аны озак вакытлар саклый. Шушыларның бөтенесенең нәгижәсендә иген уңышы күтәрелә.
Игенчелек гыйлеменең көннән-көн, елдан-ел алга баруы безнең басуларыбызда яңадан-яңа күренешләр тудыра. Менә без әлеге агрегат эшли торган басуда йөрибез. Әнә агрегатның алдыннан СТЗ-НАТИ тракторы бара. Тракторга «Коммунар» комбайны тагылган, ә «Коммунар»^ зәп-зәңгәр буяулы, өр-яңа дисклы лущильник беркетелгән. Штурвалда комбайнчы Рәхимә Сә- хәпова белән аның ярдәмчесе Мәгъсүмә Нәгыймова басып баралар.
Билгеле бервакыт үтү белән агрегатны йөк автомобиле каршы ала. Ул, комбайн белән янәшә бара-бара, бункердагы ашлыкны үзенә бушата. Озак та үтми, шофер үзенең шушы кыйммәтле йөге белән тимер юл станциясенә таба юл ала. Аның артыннан атын чаптыра-чаптыра участокка икенче бер егет килеп җитә. Бусының, әле басуга беренче тапкь!р килүе булса кирәк, ул, комбайн артыннан камылы капланган кара туфраклы җирне күреп, гаҗәпләнеп кала:
— Ә-ә, шушы икән инде ул! Бик кызык икән, бөтен эшне үзе бетереп бара икән, — ди.
Шул арада күк ат җигелгән тарантаска утырган, бая безгә очраган колхоз председателе Фәттах Вә- лиев килеп чыга. Ул, әлеге утырган атны куып җитеп, аның белән янәшә бара башлый. Агрегат тавышы астында аның егеткә шактый кыч-кырып сөйләгәне ишетелә:
— Син, энем, атыңны ашыктыра төш. Сушилка буш тора анда. Ашлык ташучылар станциядән әйләнеп кайтып көтеп торырлык булмасын.
Ул, егет белән сүзен бетергәч, агрегат үткән җирләргә карап тора,да безгә әйтә:
— Хәзер инде моны өстөрәнле сабаннар белән тирән итеп туңга сөрдерәбез. Безнең МТС ның кулланганы юк иде әле бу чараны. ’ Быел беренче тапкыр башлап
92
җибәрдек.
Агрегат үзенең эшен дәвахМ иттереп калды, без авылга таба төшеп киттек.
Менә колхозның быел җәй көне эшли башлаган 30 киловатт көчле электр станциясе. Түбән урынга биек итеп салынган бу станция һәрбер колхозчы өенә бер Ильич лампасы элгән. Ләкин ул, яктылык бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең югары вольтлы линиясен колхоз производствосына — ябык ындыр табакларына кадәр сузган.
Станция янында трансформатор будкасы. Ул — бүгенге авылның яңа пейзажы.
Колхоз председателе безне питомникка алып китә. Безнең белән бергә агач утырту звеносы җитәкчесе комсомолка Наҗия Гыйлаҗетдино- ва да бара. /Махсус курста укып кайткан, агролесомелиорация буенча белем алган.
Ә инде урман питомнигына барып җитеп, андагы яшь үсентеләрне күргәч, без бу яшь кызның алтын кул икәнлегенә ышанабыз.
Кайчандыр һичбер файдасыз яткан бу ташландык урынга колхоз быел урман питомнигы оештырган. Анда хәзер 33 мең төп имән үсеп утыра. Әй гергә генә ансат, 33 мең. Шушы 33 мең төп имән арасында эскәк белән алырлык та чүп тапмассың. Питомник шул чаклы чиста тотыла, рәт-рәт үсеп торган имәннәрне берәмләп санап чыгарга мөи- кин.
Шунда, безнең белән бергә булган Латыйп агай Махьянов сүзгә кушыла:
— Бу имәннәр белән генә калмый әле ул безнең Наҗия, аның питомникны киңәйтү турында бик әйбәт планы бар,—ди.
Дөрестән дә, Наҗиянең питомникны тагын да яхшыртуга юнәлгән бик матур планы бар. Ләкин яшелчә бакчасы бригадиры булып эшли торган Латыйп агай үзе дә буш кеше түгел, ул да шулай ук матур уйлый белә торган, тирән фикерле кеше.
Питомник белән янәшә генә булган һәм яңа гына агара башлаган кәбестәләр, яшел кыярлар белән капланган яшелчә бакчасына барып кергәч, ул үзенең әнә шул уйларын аңлатып бирә:
— Бакчабыз зур түгел-түгелен. Ләкин яхшылап сугарганда, кечкенә мәйданнан да күп уңыш алып була. Шул теләк белән эшләдек без менә моны, — ди ул, өстендә ап-ак казлар йөзеп йөргән буага карап.— Тик бакчаны бу буа белән генә кирәк кадәр сугарып булмый. Дөрес, аның да файдасы бик зур. Шулай да, безнең бакчаны сугару эше, минемчә, башкачарак булырга тиеш. Әйтик, әгәр без елганың агып килә торган юлын менә мондарак кертсәк, ул чакта яшелчә бакчасын сугару тагын да ансатлашачак. Аннары питомникны да сугарырга мөмкин булачак. Анысы да зур байлык бит аның. Мин үзем гади баш белән шундый уйга килдем әле.
Начар уймыни бу.
Гомумән биредә уйлый да һәм эшли дә белә торган кешеләр аз түгел. Колхоз производствосына үзенең иҗади хезмәте белән иң зур өлеш кертүче — колхоз авылының техник интеллигенциясе. Колхоз төзелгәннән соң бу авылдан 32 тракторчы, 28 комбайнчы һәм уннарча участок механиклары чыккан. Алар— сезонга 5—6 йөз гектар иген уручы комбайнчы Рәхимә Сәхәпова, Җамал Галиева, Нәфисә Баязитова, ел саен меңәр гектар җир сөрүче тракторчы Габдерахман Шакиров, Фаяз
•3
Шәехев, Рәес Мөхитов, механик Гата Вафин, Вафа Мостафин һәм башкалар.
Бик күп яңа пейзажлар, бик күп яңа эшләр күрдек без Чалпы авылының «Коммунага» колхозында.
Икенче көнне төштән соң без юлга чыктык.
«Якты күл»дән киткән чакта Габбас карт безне: «Коммунага» бара горган олы юл шушы инде!» — дип озатып калган иде. Биредән киткәндә, аның сүзләре минем өчен яңа мәгънә белән яңгырады. Мин, авылдан дүрт-биш чакрым ераклыктагы ындыр табакларына сузылган югары вольтлы электр линияләрен күргәч, арыш басуындагы үзе урып, үзе сугып, камылны үзе лущить итеп бара торган яңа агрегатлар белән танышкач, жир яңарту өчен беренче тапкыр чәчелгән клевер катнаш ти-мофеевка үләннәренең тамырларын тотып карагач, ферма янында трактор көче белән эшләп утырган силос турау машиналары янында булгач, күңелемнән Габбас картның сүзләрен кабатладым:
— Әйе,, коммунага бара торган олы юл шушы инде ул, — дидем.