Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ХУДОЖНИКЛАРЫ


 Сәнгатьнең бик күп сандагы төрләре арасында сынлы сәнгать үзенең. эмоциональ көче, караучыларга ясый торган йогынтысы буенча аерым бер урында тора. Аның күптәннән килә торган зур тарихы бар. Әмма безнең татар халкы өчен ул яңа, яшь. Татар халкы арасында сынлы сәнгать бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына киң колач җәеп үсә башлады. Мәгълүм ки, патша Россиясе, вак милләтләрне һәр яктан изү белән бергә, алардагы әдәбият, сәнгать һәм гомумән культура үсешен төрле юллар белән киртәләп, тоткарлап килде. Реакцион буржуазия, руханилар, ислам динен корал итеп, татар халкына сынлы сәнгатьнең корьән белән тыелуын күпертеп килделәр. Шуның нәтиҗәсендә татар халкы сәнгатьнең бу гүзәл төреннән гасырлар буенча мәхрүм булып килде. Бөек Октябрь революциясенә кадәр аның тарихи әһәмияте булган гүзәл картиналары да, скульптура һәйкәлләре дә, живопись, графика юллары белән башкарылган портретлары да булмады. Бу әле һич тә татар халкының сәнгатькә мәхәббәте һәм омтылышы булмаган дигән сүз түгел. Халкыбызның сәнгатькә булган көчле мәхәббәтен, омтылышын без революциягә кадәр, бик кечкенә булса да, билгеле бер күләмдә яшәп килгән халык сәнгатендә ачык күрәбез. Мәсәлән, сынлы сәнгать төре булып исәпләнгән графика сәнгате — китап бизәү — татар халкы арасында күптәннән башланган. 1905—1917 еллар арасындагы вакытлы матбугат битлә рендә («Уклар», «Яшен», «Ялт- йолт», «Ак юл», «Аң» журналларында) һәм балалар әдәбиятында исемнәре безгә билгеле булмаган байтак кына рус художникларының һәм үзлекләреннән өйрәнеп эшләгән татар художникларының (Гомәревт Галиев, Табулдиев һ. б.) рәсемнәре күренгәләп килә. Октябрь революциясеннән сон. татар әдәбиятының бик нык үсеп китүе иллюстрация художникларына мохтаҗлыкны да арттырды. Шуңа күрә дә революциянең башлангыч елларында, Татарстанда сынлы сәнгать өлкәсендә, аеруча графика сәнгате өлкәсендә активлык күренде. Яңа, яшь художниклар, графиклар җитеште. Алар үзләренең беренче эшләрен вакытлы матбугат битләрендәге рәсемнәр, карикатуралар, китап иллюстрацияләре, китап тышлыклары, революцион агитплакатлар һәм гомумән плакатлар белән башлап җибәрделәр. 1922—28 еллар арасында эшләгән художниклардан Ф. Таһиров (китап тышлыклары), Ш. Мөхәм- мәтҗанов, А. Карапкова, Г. Арсланов, Җ. Булат һәм күп кенә башка художникларның исемнәрен әйтеп китәргә мөмкин. Живопись өлкәсендә рус художникларыннан 1917—18 елларда Татарстанда Н. Фешин, П. Бень- ков, П. Радимов, И. Денисов, В. Тимофеев, И. Князьков, Н. Сокольский, И. Гурьев һәм башкалар эшләп килделәр. 
90 
 
 
Совет сынлы сәнгате социалистик реализм өчен каты көрәшләрдә •үсте һәм ныгыды. Аның үсеш олында комачаулый торган хәлләр дә булмады түгел. Халкыбыз өчен зарарлы, аңлаешсыз булган формализм һәм натурализм мәктәпләренең вәкилләре үзләренең төрле характердагы идеясез, черек әсәрләре белән совет сынлы сәнгатенә бик зур зарар итен килделәр. Алар безнең үсеп килгән яшь сәнгатебезне төшенкелек рухындагы буржуаз сәнгать юлына өстерәргә, халыктан ераклаштырырга, черек баткаклыкка алып керергә тырыштылар. Ләкин чын совет художниклары, бөек большевиклар партиясенең ярдәме һәм булышлыгы арасында, формалистларны һәм космополитларны -тар-мар иттеләр. Ленин — Сталин партиясенең сәнгать һәм әдәбият турындагы тарихи карарлары совет сынлы сәнгатенең чәчәк атуы өчен бик зур мөмкинлекләр бирде, дөрес юлны күрсәтте. Большевиклар партиясенең бу тарихи карарларын Татарстан художниклары да тирәнтен өйрәнде- ,ләр. Казанда Татарстан бүлеге художниклар союзы членнарының, совет җәмәгатьчелеге вәкилләре белән берлектә, киңәйтелгән җыелышлары булып узды. Казан художниклары үзләренең иҗатларын үзара баштанаяк тикшереп чыктылар, аерым художникларның эшләрендәге унышлы якларны күрсәттеләр һәм аларның кимчелекләрен каты тән- кцйть иттеләр. 1947 елның җәендә Казанда Татарстан дәүләт музее художество галлереясында автономияле республика художниклары эшләреннән оештырылган зур күргәзмә булды. Бу күргәзмәдә алты республика (Татарстан, Башкортстан, Чуваш- стан, Удмурт, Мордова һәм Мари республикалары) художниклары катнашты. Алар үзләренең ижат казанышлары, үсешләре турында хисап бирделәр. Күргәзмә залларының яртысыннан күбрәген Татарстан художникларының эшләре алды. Бу бик шатлыклы хәл иде. Анда без Татарстан художникларының совет власте елларында никадәр киң колач белән үсүен һәм киләчәктә тагын да югарырак күтәрелер өчен бөтен мөмкинлекләре барлыгын күрдек. . Художниклар союзының Татарстан бүлегендә бүгенге көндә 31 член бар, шуларның күбесе живопись өлкәсендә эшли. График-художник- лар, башлыча, 
матур әдәбиятны иллюстрацияләү эшен алып баралар. Бу художникларның яшьләре төрле-төрле булган кебек, талантлары да, башкарган эшләре дә бертигез түгел. Өлкән буын художниклар арасыннан иң элек ТАССР ның халык художнигы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе скульптор Садри Ахунны, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклеләреннән художник Н. Сокольскийны, В. Тимофеевны, Г. Житковны һәм К. Максимовны күрсәтергә кирәк. «Совет әдәбияты» журналының 1945 ел 3—4 нче саннарында художникскульптор С. Ахунның ижа- ты турында минем махсус мәкаләм басылган иде. Шуңа күрә бу мәкаләдә скульптор С. Ахунның сонгы елларда ижат ителгән мөһимрәк эшләре турында гына тукталырга туры килә. Сонгы елларда С. Ахунның эшләгән портретлары һәм аерым композиция эшләре, аның җитди иҗади казанышларга ирешүен күрсәтәләр. Аның электәге портрет эшләренең кайберләрендә кешенең йөз ошашын .’бирүдә зур гына җитешсезлекләре була иде. Аның сонгы эшләрендә бу житеш- сезлекләрнең сизелерлек дәрәжәдә кими баруын күрәбез. Мәсәлән, композитор Салих Сәйдәшев, язучы Шәриф Камал, Советлар Союзы Герое Ижукин һәм А. С. Деренков ‘“портретларында инде бу җитешсез- лекләр бик нык кимегән. С. Ахун бу портретларда, йөз ошашын бирү белән бергә, шул кешегә характерлы булган якларны, аның эчке сыйфатларын да тотып ала белгән. Бу яктан алганда, Ижукин һәм Деренков портретлары аеруча яхшы эшләнгәннәр. 
91 
 
 
Быел С. Ахун рус халкының бөек шагыйре Пушкинның тууына 150 ел тулу уңае белән аның «Кавказ әсире» исемле поэмасы буенча яна композиция эшләде. Читән буенда. җирдә, рус офицеры ята. Авын йөзендә коллык-әсирлек билгесе; ул газапланган, хәлсезләнгән. Читәннең икенче ягында, аңа карап. сылу буйлы Кавказ кызы басып тора. Аның матур образын скульптор аеруча уңышлы биргән. Озын керфекле, матур йөзле, шәфкатьле яшь кыз белән әсир рус егете арасында үзара бәйләнеш, бердәмлек бар. Бу бердәмлек композицияне тулы итеп үзләштерергә ■ярдәм итә. Әсәр караучыда, бигрәк тә поэманың эчтәлеге белән таныш булган кешедә, тирән тәэсир калдыра. С. Ахунның 1949 елгы эшләреннән Фәннәр академиясе филиалы эчен башкарылган барельеф-порт- ретларын күрсәтергә кирәк. Даһи юлбашчыларыбыз В. И. Ленин һәм II. В. Сталинның портретлары, зур галимнәрдән Бутлеров, Зинин, Лобачевский һәм Ковалевскийларның барельефпортретлары матур эшләнгәннәр. С. Ахунның монументаль скульптурада зур әсәрләреннән татар халык шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле өчен эшләнгән проектын ■күрсәтеп була. Проектның композициясе болай: кыя таш өстендә яланбаш килеш, озын казаки өстеннән уң иңбашына җиңел, юка кием салган Г. Тукай утыра; уң кулы белән кыяга таянган, сул кулында китап — Пушкиң томы; күзләре китапта. Художник бөек рус шагыйре Пушкин әсәрләрендә тәрбияләнеп үскән татар шагыйре образын бирергә омтылган. Татар халкының бөек шагыйренә багышланган бу хезмәтнең безнең культурабыз өчен әһәмияте бик зур. Шуңа күрә дә бу проектны киң совет җәмәгатьчелегенә күрсәтергә, бу турыда фикер алышулар үткәрергә кирәк иде. Бу эш белән Татарстанның художниклары һәм язучылары гына түгел, гомумән киң совет массасы бик кызыксына. Шуңа карамастан, ул бик тар даирәгә билгеле булган проект хәлендә калып килә. Аны киң күләм массага күрсәтү бик кирәк һәм бу эшне эшләргә бик вакыт. Скульптор С. Ахун үзенең әсәрләре белән бөтен күргәзмәләрдә диярлек катнашып килә. Периферия художникларының бөтен Россия күләмендә оештырылган күргәзмәләрендә аның эшләреннән Советлар Союзы Герое Ижукин һәм Деренков портретларына 
почетлы дипломнар бирелде. Өлкән буын художникларыбыз- дан ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Василий Кириллович Тимофеев Казанда 1918 нче еллардан бирле эшләп килә. Сынлы сәнгать өлкәсендә аның җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле булган оештыру эшләре дә бик күп. Ул Мари автономияле республикасында художество музеен төзеде. Шул музейда аның 100 дән артык эше бар. Шулай ук ул Чувашстандагы художество музеена да зур булышлык күрсәтте, аны үстерүдә, экспозициясен баетуда актив катнашты. В. Тимофеев озак еллардан бирле Казан художество уку йортында эш алып бара. Художник Тимофеев үзенең эшләре белән барлык күргәзмәләрдә диярлек катнашып килә. Кызыл Армиянең еллыклары уңае белән Москвада оештырылган күргәзмәләрдә Тимофеевның күп кенә эшләре куелды. Шул . күргәзмәләрнең берсендә куелган «Пулеметны өйрәнү» картинасы аеруча әһәмияткә лаеклы. Ул анда татар кызылармеецларының «максим» пулеметын өйрәнүләрен күрсәтә. Шулай ук аның Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстан павильонында бирелгән «Иптәш И. В. Сталин Татарстан авыл хуҗалыгы орденлылары арасында» исемле зур панносы үзенең темасы һәм эшләнеше белән караучыларның күңелләрен җәлеп итә торган бер әсәр. Художникның катлаулы композициядә язылган зур күләмдәге ике әсәре — аның соңгы ун ел эчендә эшләгән картиналары арасында зур эшләреннән санала. Бу
92 
 
 
картиналарның берсе — «ТАССР ның төзелүен игълан итү», икенчесе — «Колхозчыларга җир белән мәңге файдалану турында акт тапшыру». Гаять җитди һәм актуаль темаларга язылган бу әсәрләрдә художник беренче нәүбәттә халыкны— совет кешеләрен күрсәтә. Художник икенче картинасында колхозчыларның образларын, аларның чке кичерешләрен тулы һәм уңышлы сурәтли. Тимофеевның шундый актуаль темаларга зур картиналар язуы бик шатлыклы хәл. Бу мәсьәләдә аны күп кенә художникларга үрнәк итеп куярга мөмкин. Б. Тимофеевның быел эшләп бетергән, «М. И. Калинин татар колхозчылары арасында» исемендәге хезмәте белән күчмә күргәзмәдә (Чистай, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә) катнашты. Бу картинасында художник М. И. Калининны бер колхозчы өендә, олы яшьтәге колхозчылар, комсомолецлар һәм пионерлар арасында күрсәтә. Биредә художник М. И. Калининны колхозчыларның дусты, иң якын кешеләренең берсе итеп гәүдәләндерә. Бу картина караучыларда тирән тәэсир калдырырга тиеш иде. Ләкин Тимофеевның бу картинадагы кешеләрнең йөзләрен кызыллы-күк- ле, сорылыкызыллы төсләрдә бирүе белән аның эмоциональ көче бик нык кими. Тимофеевның элеккеге эшләрендә мондый җитешсезлекләр еш очрый иде, соңгы эшләрендә, бигрәк тә портретларда, ул үзенең бу җитешсезлекләрен кабатламый башлады. Тимофеев Казан художниклары арасында үзенең күп кенә көчле яклары белән аерылып килде. Ул композицион төзелешне яхшы үти. Милли типажны һәм төрле типларны бирә белүдә дә художникның уңышлы эшләре аз түгел. Художник зур күләмдә, катлаулы композициядә, җитди тарихи темаларга әсәрләр язу эшенә дә кыю тотына һәм оста башкарып чыга. Шул ук вакытта аңа бу юлда комачаулый торган җитешсезлекләр дә юк түгел. Аның әсәрләрендә перспектива җитәрлек бирелми. Бу исә аның иҗатында зур кимчелек булып тора. Художник Тимофеев хәзер Татарстанның XXX еллыгына зур күләмдә ике картина яза. Анык берсе «Студент В. И. Ленинның. Казан университетында сходкада чыгышы», икенчесе исә студентларның В. И. Ленин җитәкчелеге 
белән университеттан китүләрен чагылдыруга багышланган картина. ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Михайлович Сокольский графика сәнгате өлкә- *Тендә дә һәм живопись өлкәсендә дә яхшы танылган художник. Анын график рәсемнәре белән киң катлау масса «Красная Татапия> газетасы аша күп еллардан бирле танышып килә. Художник үзенен революцион агитплакатлары һәй «Окна ТАСС»та график эшләре белән бик зур хезмәт күрсәтте. Н. Сокольский иҗатында бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин портретларын эшләү зур урын ала. Ул башкарган иптәш Сталин портретлары һәрвакыт Татарстанның дәүләт музее экспозициясендә куелалар. Автономияле алты республика художниI кл а р ы ны ң Каз ан д а оеш - ты р ы л г а н кү р гәз м ә сен дә Сокол ь- ский үзенең 8 эше белән катнашты Казан худож н и кл а р ы н ы ң иҗатында зур урын алган, безнең барыбыз өчен дә якын, сөекле булган Идел образы өстендә Н. Сокольский да бик күп эшли. Ләкин, зур кызганычка каршы, аның бүгенге Иделне тулы итеп күрсәтә алганк юк. Шуңа күрә дә аның «Иргә белән Иделдә» һәм «Җилле көнне Иделдә» исемле пейзажлары күргәзмә уңае белән үткәрелгән конференциядә кискен тәнкыйтькә очрады. Н. Сокольский периферия художниклары күргәзмәсендә «Агыйдел- дә» исемендәге яхшы композициясе, белән катнашты. Бу композициясендә художник көянтәле-чиләкле татар кызын бер төркем казлар арасында күрсәтә. Әсәр тормышның матурлыгын, җанлы табигатьк? карата кешедәге иксез-чиксез мәхәббәтне чагылдыра. Очарга хәзерләнгән кебек ирекле хәрәкәттәге ак казларга татар кызы, башын күтә
93 
 
 
ребрәк, сокланып карап тора. Бу картина Сокольскийның иҗат эшендә уңышлы урын тота. Казанда Горький музеенда художникның ике портрет эше бар: берсендә М. Горькийның давыл хәбәрчесе образын бирә, икенчесе М. Горькийның олы яшьтәге чорын күрсәтә. Өстенә плащ, башына эшләпә кигән Горький басып тора, аның җиңел чә җыерылган кашлары, еракка текәлгән күзләре, бөек язучының нәрсә турындадыр уйлап торуын аңлата. X у дож ник Соколье к и й н ы ң б ы ел эшли башлаган һәм эшләп бетергән берничә эше бар: И. В.1 Сталии- , яың ААосквада Кремль янында басып торуын күрсәткән, акварель һәм гуашь белән үтәлгән эше; Идел темасына эшләнгән төрле этюдлары, пейзажлары һәм башкалар. Живопись техникасында Ы. Сокольский майлы буяу, гуашь, темпера, акварель кебек материалларның барысын да куллана белә. Карт художниклардан тагын Григорий Васильевич Житковның иҗатына тукталып үтик. Г. Житковның картиналары халык тарафыннан яратылып каралалар һәм караучыда тирән тәэсир калдыралар. Художник үзе турында: «йөрәгем белән мин күбрәк пейзаж художнигы», дисә дә, ул тематик һәм портрет жанрларында да шундый ук яхшы әсәрләр иҗат итә. Г. Житковның күп сандагы эшләренә тукталмастан, аның катлаулырак композициядә башкарылган җитдирәк эшләре турында гына әйтеп китәргә туры килә. Соңгы 10—11 ел эчендә художник төрле темаларга күп кенә яхшы живопись картиналар язды. Алар арасында пролетариат әдәбиятының нигезен салучы Максим Горький образын ачуга багышланган картиналары зур урын тоталар: «А. М. Горький Иделдә» (1938— 39 ел), «Горький элеккеге кешеләр арасында» (1940 ел), «А. М. Горький бакчасы» (1942 ел), «А. М. Горький грузчик», «А. М. Горький Евреиновлар семьясында». 1944—45 нче елларда Горький музее өчен язылган, «Горький Иделдә» исемендәге эшендә художник бөек пролетариат язучысы М. Горькийның яшь вакытын, аның Казандагы чорын 
гәүдәләндерә. Бу елларда революцион фикерләр яшь Пешковта инде туган булалар, шуңа күрә художник портретның композициясендә Горькийның киләчәктә давыл хәбәрчесе булачак образын бирергә омтыла. Идел бубенда, капланган көймә өстенә Алексей Пешков утырган. Иңбашына иске пиджак салган, ялан аягына тупас ботинка кигән. Алешаның күзләре еракка текәлгән. Аның тирән акыллылыгы, эчке фикерләре, тирән хисләр белән яшәве һәм гади кеше булмавы бик ачык күренеп тора. Ул киләчәктә алдынгы идеяләр өчен көрәшүче булып гәүдәләнгән. Биредә Идел' дә тыныч түгел: каты җил уйный, кара болытлар агыла. Пейзаж давыл буласын хәбәр итә. Фон өчен алынган тынычсыз Идел пейзажы Горький портретындагы идеяне — давыл хәбәрчесе образын ачыклый, әсәрнең эчтәлеген чишәргә ярдәм итә. Г. Житковның бу әсәрен бик яхшы хезмәтләреннән берсе дип санарга кирәк. Шулай ук аның «В. И. Ленин крестьяннар белән сөйләшә», «Фронттан килгән хәбәрләр» һәм «Иске Казанда грузчиклар» исемле картиналарының да уңышлы картиналар икәнен әйтеп үтәргә кирәк. Бу картиналар төрле күргәзмәләрдә караучылар тарафыннан яхшы кабул ителделәр. 1945 елда художник, халык шагыйре Г. Тукайның тууына 60 ел тулу көненә шагыйрьнең бала вакытындагы бер эпизодын күрсәтә торган «Тәрбиягә алыгыз!» исемле картинасын эшләп, күргәзмәдә катнашты. Картинаның үзәк урынын чанада утырып торган кечкенә Тукай алган. Аны, кыш көне, кемгә булса да тәрбиягә бирү өчен Казанга — Печән базарына алып килгәннәр. Чана әйләнәсен Печән базары татарлары урап алган. Алар баланы караштыралар. Кечкенә Габдулланың йөзендә: «Болар монда нигә җыелдылар икән?» дигән 
94 
 
 
шикелле, сабыйларга хас аптыраш. Бу картинада Тукай образы тирән бер мәхәббәт белән бирелгән. Югарыда әйтелгән милли республикалар художникларының күргәзмәсендә Г. Житков ике зур эше белән • катнашты. Картиналарның берсендә художник колхозда печән җыюны, икенчесендә сөт фермасында сыер савучы хатын-кызларны һәм ферманы күрсәтә. Художникның күп сандагы яхшы итеп башкарылган пейзаж эшләре, аның табигатьне бик нык яратуын һәм табигатькә булган тирән мәхәббәтен чын художник йөрәге белән сөйләп бирә белүен күрсәтәләр. Г. Житковта җитешсезлекләр дә юк түгел, ләкин ул үзенең җитеш- сезлекләрен киметү һәм техникасын я хш ы ртуд а ту кт а ус ыз ты р ы ш ы п эшли. Аның инде эшләнгән үз стиле бар, шулай ук катлаулы композиция әсәрләрен башкарып чыгарлык көче дә бар; художник этюдлардан киң рәвештә файдалана һәм гомумән натурасыз эшләми. Карт буын художниклардан тагын Кондрат Евдокимович Макси- мовны күрсәтеп ү~гик. Ул пейзаж художнигы. Аның пейзажлары арасында урман темасы үзәк урында тора. Үзе зурында художник: «Мин урманны сөям һәм шуны эшләремдә ч а гы л ды р ы р га тырышам», д и. 1945 елда Татарстан дәүләт музееның художество галлереясын- да художник Максимовның эшләреннән аерым "күргәзмә оештырылды, 50 ләп эше’ күрсәтелде. Татарстанның гүзәл табигатьле урыннарыннан: «Займище», «Моркваши» урманнарын һәм пейзажларын күрсәткән әсәрләре караучыларда яхшы тәэсир калдырды. Урман пейзажларында художник урманның эче белән күбрәк кызыксына; урманның. гомуми панорамалары аның, «Сал өстендә» дигән картинасындагы шикелле, гомуми композициягә кушылып, икенче, өченче планда гына алына, «Моркваши», «Займище» картиналарындагы урман эчләре художник тарафыннан тирән бер сөю белән язылган пейзажлар. Биредә художник табигатьнең чәчәк аткан, вакытындагы — җәй көннәрендәге урманны бирсә, бүтән әсәрләрендә, алтын көз белән хозурлана. Урманда кояш баегандагы вакытны тасвирлаган «Саубуллашу нурлары*, «Көз көнендә усак урманы», «Көзге этюд», «Урманда көз», «Караягы урман әкияте» исемнәрендәге һәм башка күп кенә 
пейзажлары Максимовның табигатьне һәрвакыт күзәтеп, яхшы үзләштереп, бигрәк тә, натурага карап эшләнгән этюдлар нигезендә башкарылган пейзажлар икәнлеген исбат итәләр. Ватан сугышы чорында художник Максимов, сугыш чоры таләпләренә җавап бирү теләге белән эшләнгән «Сал өстендә», «Фронтка яшелчәләр!» «Утын бушату», «Төнге разведка» исемле эшләре белән күргәзмәләрдә катнашты. Аның «Сал өстендә»ге картинасы караучыга үзенең оптимистик идеясе белән тәэсир итә. Идел. Яшеллек белән капланган биек яр. Сал агы : килә. Үзенең дәвамы белән каракчыга таба кереп китеп бара торган сал өстендә татар хатынкызлары аркан тарталар. Алгы зур планда, эш өстендә гәүдәләндерелгән шат күңелле совет хатын-кызлары караучының игътибарын җәлеп итә. Сугыш вакытында күп җирдә ирләрне алмаштырып, батырларча эш аль!п барган батыр йөрәкле хатын-кызлар образын художник яхшы сурәтли алган. Бу темага картинаны язарга аңа чынбарлыкны яхшы белүе, ныклап өйрәнүе һәм сал агызу эшендә озак еллар буенча практик катнашуы ярдәм иткән. Автономияле республикалар художникларының күргәзмәсендә 1\. Максимов үзенең «Яшел арыш»^ «Арыш басуында юл», «Идел», «Алан» һәм «Колхозда хезмәтэ исемле картиналары, этюдлары һәу миниатюралары белән катнашты. Художникның миниатюралары үтәлү ягыннан яхшырак тәэсир итәләр. ААиниатюраларда К. Максимов зур күләмле эшләрендә үти алмаган живопись алымнарын төгәл үтв ала. Аның бу эшләре композиция төзелеше ягыннан да, живопись  
95 
 
 
үтәлеше ягыннан да уңышлырак башкарылган. Андый эшләрендә ул төсләрне бер җитәкче төс гаммасына буйсындырып алып бара белә. Татар матур әдәбиятына иллюстрация ясау эшендә художниклар соцгы 10—15 ел эчендә шактый зур уңышларга ирештеләр. Бу өлкәдә, матбугат битләрендә исемнәре әйтелеп, эшләре күренеп торган күп кенә художниклар эшләделәр һәм эшлиләр. Шулар арасында: Госман Арсланов, Шакир Мөхәммәтҗанов, Карпов, Б’айназар Альменов, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Госман Мусин, соңгы елларда иҗат активлыкларын җәеп җибәргән художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Мәхмүд Усманов, Җәгъфәр Булатлар татар графика сәнгатен үстерүдә күп хезмәт күрсәттеләр. Ундүрт елдан бирле өзлексез рәвештә Татгосиздатның китап иллюстрацияләрен ясап килүче художник Б. Альменов үзенең күп санда һәм’яхшы сыйфатлы график эшләре белән киң катлау җәмәгатьчелек алдында танылды. Иллюстрациядә художникның ролен тирәннән аңлап эш алып баручы график Альменовның иҗаты аерым тикшерүгә һәм өйрәнүгә лаеклы. Аның Ш. Камал әсәрләренә һәм татар халык шагыйре Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренә үтәлгән иллюстрацияләре художникның иҗатында күренекле урын тота. Ш. Камалның «Сулган гөл» хикәясенә башкарылган, көчләп кияүгә бирелгән бәхетсез яшь татар кызының образы, «Уяну» хикәясенә эшләнгән исерек ир образы һәм шул әсәрләр җыентыгына эшләнгән башка иллюстрацияләре Альменов- иы психологик тойгыларны бирүдә көчле художник икәнен күрсәтеп торалар. Ш. Камалның «Бәхет эзләгәндә» исемле хикәясенә зур күләмдә, станковый графика алымнары белән башкарылган эше патша заманындагы ярлы крестьяннарның эш эзләргә, бәхет эзләргә баруларын тасвирлый. Ике крестьян юл буйлап китеп бара. Алар алдында еракка сузылган, очсыз-кырый- сыз юл. Караучыга аларның йөзлә • ре күренми, ләкин аларның бөкрәйгән аркалары, иске ямаулы киемнәре, иске чабаталары, көчхәл бе лән атлап барган аяклары безгә* художникның ни әйтергә теләгәнен бик ачык анлата. Әсәр караучыда тирән тәэсир калдыра һәм күз алдына шулай еракларга, эш эзләргә* китеп, бәхетләрен таба алмаган меңнәрчә ярлы крестьяннарның революциягә кадәрге караңгы, авыр 
тормышын китереп бастыра. Болар- дан башка художник Альменов язучы Ш. Камалның «Таң алдыннан», «Буранда», «Сукбай», «Акчарлаклар» һ. б. әсәрләренә дә иллюстрацияләр эшләде. Бу хезмәтләрдә художникның графика теле белән башкарылган образлары, язучының роман һәм хикәяләрдә сүз белән тасвир ителгән образларына өстәмә булып, укучыдагы тәэсирне тагын да көчәйтә. Әдәби әсәрләрдәге геройлар үзләренең кешелек сыйфатлары һәм эчке тойгылары белән Б. Альменовның иллюстрацияләре аша күз алдына җанланып килеп басалар. Художникның бу эшләре, карандан һәм күмер белән үтәлеп, рәсем белеме ягыннан көчле башкарылганнар һәм Альменовның графика техникасын яхшы белгәнлеген күрсәтеп торалар. Художник Альменов, Г. Тукайның балалар өчен язылган «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әсәрләренә яхшы иллюстрацияләр эшләп, балалар әдәбиятында иллюстрация эше культурасын югары күтәрүдә дә зур хезмәт күрсәтте. 1945 елны Татарстан дәүләт музееның художество галлереясында* Альменовның эшләреннән оештырылган күргәзмә булды. Күргәзмәдә художникның 40 лап эше күрсәтелде. Аида художникның, югарыда әйтелгән, Ш. Камал әсәрләренә эшләнгән иллюстрацияләреннән башка, фронт рәсемнәре һәм акварель эшләре дә куелган иде. График Альменов живопись' өлкәсендә дә үзенең көчен сыный. Аның акварель белән башкарылган күп кенә эшләре бар. Майлы буяу белән ул берничә композиция һәм- 
96 
 
 
портрет язды. Аның шундый эшләреннән Тукайның «Шүрәлс»сенә, электә график юлы белән берничә вариантта башкарылган иллюстрацияләр нигезендә, зур күләмдә майлы буяу белән язылган картинасын күрсәтергә кирәк. Моннан башка. Б. Альменов майлы буяу белән фронтовик язучы Гадел Кутуй портретын да язды. Бу портрет караучыда үзенең композицион төзелеше белән яхшы тәэсир калдыра. Без портретта безгә таныш һәм бик якын булган, әле күптән түгел генә арабызда шаулап йөргән шат күңелле, күтәренке рухлы Кутуй иптәшне күрәбез. Б. Альменовның майлы буяу белән башкарылган эшләрендә кимчелекләр дә бар. Аның әле живопись каләме җитәрлек дәрәҗәдә бай түгел, шулай ук колорит та җитешеп бетми. Мәсәлән, Г. Кутуй портреты живопись художнигы каләме белән түгел, бәлки график художнигы каләме белән үтәлгән икәнлеген ачык күрсәтеп тора. Соңгы ике ел эчендә ул Фатих Кәримнең «Гөлчәчәккә хат» исемле шигырьләренә, Г. Тукайның «Исемдә калганнар»ына, X. Якупов белән берлектә, Кави Нәҗминең «Яз җыры» исемле шигырьләр җыентыгына уңышлы рәсемнәр бирде. Бу эшләре арасында, Фатих Кәримнең «Гөлчәчәккә хат»ка эшләнгән рәсемнәре аеруча игътибарга лаеклы. Яшь художниклардан Харис Якупов 1939 нчы елдан бирле Татарстан художниклары күргәзмәләрендә үзенең эшләре белән катнашып килә. 1940 елда аның Идел этюдлары Москвада РСФСР художниклары күргәзмәсенә куелды. Художник Якупов, армиядән кайткач, зур дәрт белән иҗат эшенә кереште һәм сонгы 3—4 ел эчендә яхшы сыйфатлы күп кенә картиналар, этюдлар, графика эшләре бирде. 1946 елда художник • үзенең эшләре белән Татарстан дәүләт музее художество галлереясы тарафыннан оештырылган фронтовик- художниклар күргәзмәсендә катнашты. Үткән елда ТАССР Совет художниклары союзы һәм «Татху- дожник» инициативалары белән X. Якупов эшләреннән махсус күргәзмә оештырылып, анда художникның 100 дән артык эше күрсәтелде. Бу күргәзмә художникның кызу темплар белән үсүен күрсәтте. X. Якуповның живопись эшләре игътибарга аеруча лаеклы. Аның живопись каләме үткен. Художникның 
әсәрне эшләп бетерүгә омтылуы, тирән тәэсирле эмоциональ картиналар бирергә тырышуы сизелә. Аның уңышлы әсәрләреннән түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: «Кояшлы көн», «Дуслар», «Чәчәкләр тоткан кыз», «Соңгы нурлар», «Каеннар», «Юл буендагы чыршы агачлары», «Казанкада ташу вакыты», «Туган илдә» һ. б.; графика эшләреннән: «Немецлар китте», «Прорыв алдыннан», «Пленныйлар- ны алып баралар» һ. б. X. Якуповның Бөек Ватан сугышына багышланган, Совет Армиясенең батырлыгын күрсәткән «Төп көчләр һөҗүмгә керәләр» исемле зур эше хәзер Москва күргәзмәсендә. 1946 елда ул халык шагыйре Г. Тукай портретын язды. By хезмәт художникның иҗатында җитди башлангыч этап булып тора. Анда ул катлаулы композицион мәсьәләне хәл итәргә омтыла, Тукайның шул чордагы алдынгы демократик идеяләр өчен көрәшүче яшь шагыйрь икәнен күрсәтергә тырыша. Каршыбызда сул кулы белән өстәлгә таянган Тукай басып тора. Яланбаш. Күзләре бер ноктага юнәлгән, йөзендә авырулык билгесе: саргылтсу ак чырай. Ләкин аның күзләре акыллы, тормыш, көрәш уты белән яналар, алар гүя һич тә сүнәргә теләмиләр. Алар шагыйрьнең киеренке уйлар белән мәшгуль икәнлеген анлаталар. Өстәлдәге китаплар, «Кояш» газетасы, озак янып, агып төшкән шәм шагыйрьнең төнлә эш өстендә бик озак утырганлыгын күрсәтеп тора. Бу портрет шагыйрьнең җанлы образын гәүдәләндерә. Ләкин портретның үтәлү эшендә җитешсезлекләр дә юк түгел. Мәсәлән, шагыйрьнең өстәлгә таянган сул кулы, аның төзелеш характеры, йөз портреты белән ярашмый. Мәгълүм ки, кешенең куллары,
7. .с ә.- № ю 97 
 
 
аның гомуми тән төзелеше белән билгеле бер характерда булалар. Кешенең кулларына карап, аның яшен, характерын, саулыгын һәм башка сыйфатларын белеп була. Якупов бу портретта, шагыйрьнең кулын күрсәтү белән, портретны тулырак, җанлырак итеп тасвирларга теләгән. Бу яхшы ният. Ләкин Якупов бу мәсьәләне чишә алмаган, чөнки ул Г. Тукай кулын түгел, ә сәламәт, таза кеше кулын эшләгән. Нәтиҗәдә портретның гомуми гармониясе җимерелгән, бөтенлеге зәгыйфьләнгән. Аннары Тукайның өстендәге киеме һәм билендәге каешы да, хәзерге чорга характерлы булулары белән, портретның кыйммәтен төшерәләр. Рус халкының бөек шагыйре Пушкинның тууына 150 ел тулуга карата X. Якупов шагыйрьнең Казанга килүен тасвирлый торган картина язды. Бу темага тотыну художник өчен катлаулы композициядә әсәр иҗат итү дигән сүз. Чөнки бу картинада, Пушкинның образын гәүдәләндерү белән бергә, шагыйрь яшәгән дәверне дә тасвирларга кирәк: без, картинага карап, XIX йөзнең рухын күз алдына китерергә тиешбез. Менә бу җитди мәсьәләне хәл итәргә омтылу картинада бик нык сизелә. Художник X. Якупов балалар әдәбияты өчен күп кенә иллюстрацияләр дә эшли. Ләкин аның иллюстрацияләре, күп очракта, безне аптырауда калдыралар: аларның һәрберсендә диярлек бер үк йөз, бер үк стандарт алым кабатлана. Үсмер кыз да, үсмер егет тә нәкъ бер үк төсле биреләләр. Бу, һичшиксез, ашыгу һәм җавапсызлык нәтиҗәсе. Үзен күп яктан көчле һәм сәләтле художник итеп таныткан X. Якуповта мондый җитешсезлек- ләр булырга тиеш түгел. X. Якуповтан калышмыйча, аның белән ярышып барган шикелле, яшь художник Лотфулла Фәттахов та сугыштан соңгы 3—4 ел эчендә үзен талантлы художник итеп таныта алды. Аның армиядән кайткач язылган беренче зур әсәре— «Туган ил турында җыр» картинасы караучыларда яхшы тәэсир калдыра һәм' яшь талантка өмет баглата. Безнең алда чит ил күренеше. Яна гына сугыш булып узган. Алгы планда Совет Армиясе сугышчы- ларыннан дүрт кеше ял итә. Аларның берсе гармоньда уйный, берсе аягүрә баскан хәлдә еракка^ офыкка карап тора, икесе җырлый. Тирә- як тын, тынычлык. Пейзаж да сугыш беткәнне, тынычлыкны күрсәтә. Әсәрнең «Туган ил 
турында җыр» дигән исеме аның эчтәлеген ача, ә художникның картинадагы композициясе аның идеясен аңлата. Караучыда сугышчыларның бөек Ватаныбызны сагынып җырлауларын ишеткән шикелле тирән тәэсир кала- Фәттаховның бу картинасы Москвада «Форум» кино-театрына куелган, аңа кадәр ул Москвада периферия художниклары күргәзмәсенда булган иде. 1947 елда Л. Фәттахов үзенең «Авылда җиңү көне» исемле картинасын күргәзмәгә куйды. Ул картина безгә авылдагы шатлыклы көнне — сугыш беткән көнне тасвирлый. Вакыт әле бик иргә, яңа гына кояш күтәрелә башлаган. Шулай да безнең бөек җиңүебез турындагы шатлыклы хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән. Картлар, яшьләр, хатын-кызлар, хәтта кечкенә балалар да урамга чыккан, һәркемнең йөзендә гадәттән тыш шатлык. Картина караучыда якты тойгы һәхМ патриотик хисләр уята. Ләкин картинаның композициясендәге зур кимчелек аның кыйммәтен төшерә. Художник массаны күрсәтүдә уңышлы алым таба алмаган. Аның кешеләре барысы бергә өелгән шикелле тоела. A. G. Пушкинның тууына 150 ел тулу уңае белән, Л. Фәттахов «Пугачев булган урыннарда» исемле яңа картина язды. Бу картинада тарихи вакыйга алына. Пушкин, үзенең «Капитан кызы»н язганда, Пугачевның Казанда булган вакыты белән танышыр өчен махсус Казанга килә. Художник Фәттахов үзенең картинасында шагыйрьне Пугачев лагере булган урында — элеккеге Троиц
98 
 
 
кий урманы янында күрсәтә. Картинага карау белән, без үзебезнең Казанны, аңа характерлы пейзажны күрәбез, бу күренеш шагыйрьнең образы белән безне шул дәвергә алып китә. Тегермән, кучер, атлар — бу фикерне тагын да көчәйтәләр. Якупов, Фәттахов һәм башка художникларның мондый мөһим темаларга картиналар яза башлауларын чын күңелдән котлыйсы килә. Бу яңа башлангыч, хәзергә кадәр сынлы сәнгатьтә чагышдырылмаган бер өлкә. Художник Фәттахов балалар әдәбиятын иллюстрацияләүдә күп эшли. Аның А. Расихның «Бәхет орлыклары», Ә. Ерикәйнең «Яшь бөркет», А. Әхмәтнең «Солдат балалары», С. Хәкимнең «Шагыйрьнең бала чагы», Әлишер Навоиның «Фәрһад һәм Ширин» китапларына эшләнгән иллюстрация рәсемнәре татар балалар матур әдәбиятын графика сәнгате белән баеттылар. Художникның бу өлкәдә бик тырышып, теманың эченә кереп, чын дәрт белән эшләгәнлеге сизелә. Ул китапны укучыларга җиткерүдә актив роль уйнарга, чын мәгънәсе белән художник урынында булырга омтыла. Аның бу эшләреннән мин, рәсем үткенлеге ягыннан, «Фәрһад һәм Ширин», «Шагыйрьнең бала чагы» китапларына ясаган рәсемнәрен аеруча яхшы сыйфатлы дияр идем. Соңгы вакытта Л. Фәттахов авыл хуҗалыгы алдынгыларын күрсәткән «Якташның кайтуы» исемле Картина өстендә эшли. Актив рәвештә эшләп килүче яшь художниклар арасыннан художник Виктор Куделькинны күрсәтеп китәргә кирәк. Ул үзенең иҗат эшен сугыштан соң җәеп җибәрде. 1946—47 елларда ул Атказанган фән эшлеклесе медицина профессоры А. Терегулов портретын һәм «Казан урамы» исемле картинаны һ. б. тәмам итте. Аның бу эшләре арасында җитдирәк төстә үтәлгәне профессор Терегулов портреты. Ул аны медицина өлкәсендәге зур фән эшлеклесе итеп күрсәтергә омтылган. Бу портрет художник тарафыннан тирән игътибар белән башкарылган. Ләкин живопись белемен үстерү өстендә, бигрәк тә төсләрне бирү өстендә, художник Куделькинга бик күп эшләргә кирәк әле. Яшь художник Мәхмүд Усманов- пың эшләре белән җәмәгатьчелек сугыштан соң, аның фронтовик художниклар күргәзмәсенә куелган 30 дан артык эше аша танышты. Бу эшләрнең барысы да 
Бөек Ватан сугышы темаларына багышланган иде. Художник аларны акварель, карандаш, каләм һәм майлы буяу белән эшләгән. Эчтәлек итеп ул аерым сугыш эпизодларын, хәрби врачларның, командирларның портретларын һәм фронт пейзажларын алган. Фронтовик художниклар күргәзмәсендә М. Усмановның эшләре сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да аерылып торды. Бу күргәзмәдә ул үзен үсеп килә торган сәләтле яшь художник итеп танытты. Автономияле республикалар художниклары күргәзмәсендә Усманов: «Совет артиллериясе угы астында», «Советлар Союзы Герое Г. Гафиятуллинның батырлыгы». «Иптәш Динмөхәмметовның күп балалы аналарга медальләр тапшыруы» һәм натюрмортлары белән катнашты. «Совет артиллериясе утьв астында» исемендәге картинасында художник живопись әсәрендә үтәве читен булган моментны — көчле артиллерия утын тасвир итәргә омтыла. Картинада совет артиллериясенең көчле уты астында немец танкларының һәм немецларның һәлак булуы күрсәтелгән. Усманов совет артиллериясен үзен күрсәтми. Ул, аның көчл?е утын, ут капкан һәм яна торган немец танкларын күрсәтеп, совет артиллериясенең дәһшәтле һәм көчле икәнлегенә караучыны ышандыра. Ләкин бу картинаны тәмам эшләнеп беткән дип әйтеп булмый. Художник аның өстендә эшләргә һәм аны камилләштерергә тиеш. Икенче эшендә художник Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның батырлыгын чагылдырырга омтыла. Мәгълүм ки, Газинур Гафиятуллин, рус халкының баһадир улы Александр Матросовның батыр
99 
 
 
лыгын кабатлап, күкрәге белән дошман дзотының амбразурасын каплады һәм безнең подразделениега алга китәргә мөмкинлек бирде. Художник геройның амбразурага ташланыр алдыннан булган торышын тасвирлый. М. Усманов геройда киеренке психологик моментны бирә. Аның алга сузылган куллары батырларча үлемгә хәзерләнгән кешенең соңгы тапкыр йөрәк тибүен чагылдыра. Бу момент художник өчен бик авыр момент. Бу моментны күрсәтүдә, художникның эше белән канәгатьләнмичә, төрле бәхәсләрнең күп булуы мөмкин, чөнки һәр караучы ил өчен үлемгә баручы геройның, тормышны сөюче совет сугышчысының үләр алдыннан булган тирән һәм киеренке психологик моментын күз алдына үзенчә китерә. Художник бу картинада бүтән сугышчыларны күрсәтмәгән, шуңа күрә Га- фнятуллинның ни өчен үзен корбан итүе ачылмый кала. Менә бу мөһим әсәрнең бөтен идеясен ача торган мәсьәлә художник тарафыннан чишелмәгән. Шуңа күрә дә картина үзенең көчен югалта һәм аерым бер моментны гына сурәтли торган, эшләнеп бетмәгән тәэсир калдыра. Соңгы елларда М. Усманов күбрәк этюдлар өстендә эшләде.. Аның шушы ике ел эчендә эшләгән этюдлары художникның картинада, композиция, перспектива һәм төс проблемалары өстендә эшләп, уңышлы адымнар ясавын күрсәтә. Художник Җәгъфәр Булат күп еллардан бирле үзенең эшләре белән Татарстан художниклары күргәзмәләрендә катнашып килә. Ул үзенең иҗатында Бөек Ватан сугышы эпизодларын күп эшләре белән чагылдырды. Фронтовик-художник- ларның күргәзмәсендә ул утызлап эше белән катнашты. Аның шул эшләре арасыннан оста һәм талантлы эшләнгәннәре итеп, сугышчыларның һәм фронтта катнашкан батыр совет хатынкызларының портретларын, Будапешт шәһәрендәге сугыш күренешләрен, немецлар ваттырган «Киево-Печерская лавра» рәсемнәрен билгеләп үтәргә кирәк. Җ. Булатнььң эшләре, аның рәсем һәм акварель сәнгатендә шактый ук көчле художник икәнлеген күрсәтәләр,. Тугандаш республикалар художникларының күргәзмәсендә Җ. Булат үзенең живопись эшләре булган «Ашлык сугу», «Дуслар» картинасы һәм өч этюды 
белән катнашты. Шулар белән бергә, күргәзмәгә аның Будапешт шәһәрен күрсәтә торган һәм башка фронт рәсемнәре дә куелганнар иде. Үзара тәнкыйть уңаө белән әйтергә кирәк: Җ. Булатның зур күләмдә, майлы буяу белән язылган, колхозда ашлык сугуны чагылдырган эше уңышсыз чыккан1. Бу әсәр художникньвң чынбарлыкны ныклап өйрәнмәгәнлеген, тормышны белмәвен бик ачык күрсәтә. Художник Булат балалар матур әдәбиятын иллюстрацияләүдә һәм китап тышлыклары ясауда да катнаша Пушкинның «Алтын балык» һәм «Салтан патша» турындагы әкиятләренә эшләнгән аның күп TQC- тәге тышлыклары яхшы башкарылган график рәсемнәр икәнлеген әйтеп китәргә кирәк. Художник Павел Григорьев белән казанлылар аның“фронтовик-худож- никлар күргәзмәсенә куелган эшләре аша таныштылар. Художник анда рәсем һәм живописьтан 15 ләп эше белән катнашты. Аның сугыш чорында язган әсәрләренең күбесе фронт тормышын чагылдыруга багышланган иде. Аның бу эшләрен игътибар белән караганда, П. Григорьевның иҗатында үзенә бертөрле җылы, йөрәктән әйтелгән, эмоциональ көчнең барлыгын сизәсең. Ләкин П. Григорьевның әле шушы көнгә кадәр җитди темаларга җитди әсәрләр бирә алганы юк. Тугандаш республикалар художникларының күргәзмәләрендә ул: «Беренче буразна», «Казанкада», «Кечкенә ишек алды» һ. б. белән катнашты. Татарстан художниклары арасында биредә иҗатлары күрсәтелмәгән башка күп кенә художниклар да бар. Мәсәлән, художник В. Родионов, Р. Паномарев, А. Родионов, И. Овчинников, М. Васильева, М. Мавровская, М. Семенов, Гайшә Рахманкуловалар соңгы вакытта 

 
 
игътибарга лаеклы байтак кына әсәрләр иҗат иттеләр. Аларның кайберләре үзләренең эшләре белән үсеп килә торган талантлы яшь художниклар икәнлекләрен күрсәттеләр. Соңгы елларда Татарстан художникларының иҗатында зур гына уңышлар бар. Татарстан художникларыннан РСФСР күләмендәге күргәзмәләрдә үзләренең эшләре белән катнашучы художник- ларыбызның саны елдан ел арта бара. Ләкин бу казанышлар әле һич тә канәгатьләнерлек түгел. Татарстанда сынлы сәнгатьнең бүгенге торышы безнең гаять бай эчтәлекле тормышыбыздан бик нык артта калып бара. Көчле индустрияле Татарстан, за- водфабрикалар тормышы, эш белән кайнап торган колхозлар, совхозлар, социалистик хезмәт алдынгылары, аларның эшләре һәм башка шундый бик күп актуаль темалар безнең художникларның эшләрендә бик аз чагылалар. Художниклардан, колхозларга, 
совхозларга барып, предприятиеләргә йөреп, кыскасы, тормышның эченә кереп, аны ныклап өйрәнеп, күзәтеп, чын мәгънәсе белән тулы кыйммәтле художество әсәрләре иҗат итүчелә- ребез юк дәрәҗәсендә. Өйдә торып, тәрәзәдән күренгән картиналарны язу, Казан кремлен, Казан урамнарын, анасы яки атасы портретын, натурщик, натурщицалар язу гына безне, әлбәттә, канәгатьләндерми. Бүгенге көн художнигы, безнең Совет иленең чынбарлыгын дөрес күрсәткән тулы кыйммәтле әсәрләр иҗат итәргә тиеш. Алар алдында бик мөһим, бик мактаулы эшләр тора. Алар үзләренең иҗатлары бе- | лән бүгенге көнгә кыю рәвештә керергә һәм хөкүмәтебез, партиябез тарафыннан көн тәртибенә куелган бөек бурычларны үтәү эшенә җн< сызганып тотынырга тиешләр.