СОЦИАЛЬ ВАКЫЙГАЛАРНЫ ЯКТЫРТУ ЮЛЫНДА
СОЦИАЛЬ ВАКЫЙГАЛАРНЫ ЯКТЫРТУ ЮЛЫНДА
’ ‘ 1
Тигәнәле авылының ачлыктан йөдәгән, бөлеп беткән Мостафа шәһәргә күчеп килә. Әлбәттә ул тамак туйдырырлык акча табу хыялы белән генә• чикләнеп калмый. Үзе тимерче, хатыны Раущана да булдыксыз кеше түгел, һәм алар, берсе тимерче булып, икенчесе шырпы фабрикасында эшли башлыйлар. Ат алырлык акча тупларга, авылга кайтып, үз җирләренә үзләре хуҗа булырга ният итәләр. Тик исәп-хисапка туры килми. Авыр эксплоатация, аларны изгәннән изә барып, хыялларын җилгә очыра тора һәм алар, кадровый эшчеләр булып, шәһәрдә төпләнеп калалар. Кави Нәҗми «Язгы җилләр» исемле романында, Мостафаларның тормышларына бәйләп, укучыларны бистә эченә, фабрикага алып керә. Әсәрдә эшчеләрнең көнкүрешләре, омтылышлары, мастерской тәртипләре, йөкле хатыннарны да соңгы минутка чаклы фабрикада эшләтү күренешләре, җәберләү, кимсетү һ. б. — барысы да җанлы штрихлар белән сурәтләнәләр. Тормышның авырлыгын аерым кешеләр генә сизеп калмый. Мостафа белән янәшә эшләүче Андрей да, Раушана белән бергә Ксения дә бу авырлыкны үз җилкәләрендә күтәреп баралар. Алар бергә эшлиләр, бергә яшиләр, һәм шушы бергәлек — бер уй, бер омтылыш уята. «Рус халкы, башка халыкларның азатлыгы өчен көрәшми торып, үзенә азатлык яулап ала алмаячак»,— ди бөек Ленин. Нәкъ менә шушы момент романда бик матур чагылган. Рус эшчеләре үз азатлыклары өчен генә көрәшмиләр. Алар башка халыкларның азатлыгы өчен дә көрәшәләр, һәм монархия строе системасы тарафыннан читкә кагыла торган халыкларның тигез хокук- лылыгы өчен, аларның үз көрәшче^ ләре җитешсен өчен эш алып баралар. Шушы туганлык мөнәсәбәтләре аркасында, Мостафа да революция давылы эченә кереп китә. Аның улы Гәрәй исә кече яшьтән үк, Гриша белән бергәләп аталарына, агаларына булышып, революцион хәрә-' кәткә катнашып йөри.
Мостафаның маёвкага чыгулары, Алексей Халявин, Андрей Петровичлар ярдәме белән революцион аңы ачылып, прокламацияләрне татарчага тәрҗемә иттерү эшендә йөрүләре күрсәтелә. Ул рус-япон сугышына бара, реакция елларында кулга алынып, төрмәдә утыра, Февраль — Октябрь көннәрендә исә революцион масса белән бергә, алгы сафта торып көрәшә һәм Ок-> тябрьның тантанасы өчен барган көрәшләрдә корбан була. Язучы Гәрәйне бала вакытыннан ук сурәтли башлый. Аның биографиясенә бәйләп, 1912 нче еллардагы революциянең яңа күтәрелеше, бөтен дөнья сугышы вакытындагы солдат казармалары бирелгән. Әсәрнең эчтәлеге киң. Ул, ике революция чорындагы социаль тормышка күз салып, аның катлаулы- лыгын гәүдәләндерә. Эшчеләр генә
102
түгел, байлар да, солдатлар гына түгел, офицерлар да, жандармнар да әсәрдә урын алалар. Шул рәвешчә, романның эченә кергән саен бистә тормышының ка- раңгылыяктылы почмаклары ачыла бара. Анда эшчеләр барагы да, солдат казармалары да бирелә. Әсәрнең эчтәлек юнәлеше v шундый һәм аның оригиналь әсәр икәне аңлашыла. Бу оригинальлек, башлыча, әсәрнең идея-художество эчтәлегенә карый. Моңа кадәр әле татар телендә чыккан әсәрләрдә 1905—1917 нче елгы революция хәрәкәте Кави Нәҗми романындагыча киң күләмдә сурәтләнгәне юк иде. Бу ике революция хәрәкәтен дөрес һәм тулы итеп чагылдырган әдәби әсәрне инде совет укучылары күптән көтәләр иде. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елдагы «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карары да татар совет язучыларының бу өлкәдәге бурычларын искә төшереп китте. Анда рус, татар һәм башка халыкларның бердәм революцион көрәш алып баруларын яктыртуга, царизмга каршы, алпавытларга, капиталистларга каршы көрәшкә күтәрелү вакыйгаларын яктыртуга игътибар итү кирәклеге әйтелде. Революция хәрәкәтен һәм аның әйдәүче көче булган эшчеләр сыйныфын, аның политик партиясенең (большевикларның) җитәкчелек, юлбашчылык ролен художество образларында дөрес итеп чагылдыру бурычы татар совет язучылары каршына килеп басты. Кави Нәҗминең бу романы шушы тарихи бурычны үтәү юлындагы беренче уңышлы адым. Бу роман бик кирәкле, бик мөһим һәм политик яңгырашлы булып чыккан. Ул татар пролетариатын Россия чынбарлыгыннан аерып алмый, рус эш- челәреннәи аерып күрсәтми һәм аны үзенә генә хас милли таләпләр куя торган төркем итеп тә сурәтләми. Ул чынбарлыктагыча татар эшчесен рус эшчесе белән бергә куя. Татар пролетариатының революцион аңы үсешенә юнәлеш биргән рус пролетариатына1 тирән хөрмәт һәм мәхәббәт белән яза. Татар пролетариатының* иҗтимагый аңы, иҗтимагый психологиясе үсешен Россиянен гомуми барышы белән, илнең экономик, политик
хәле белән тыгыз бәйләнештә итеп гәүдәләндерә. Большевиклар партиясе татар эшчеләрен революциягә хәзерли, алар- ны аңлы көрәшче итеп тәрбияли, социаль тетрәүләрдә чыныктыра. Менә шушы бергәлек, бер җан, бер тән булып, бер үк идея белән дулкынланып, социаль азатлык өчен көрәшкә ташлану күренешләре романда публицистик дәрт белән оста итеп бирелгән. Россиядәге милләтләрнең пролетарийлары бер гомуми революцион ташкын булып әвереләләр һәм, милли киртәләрне җимереп, куәтле көч булып оешалар.
2
Кави Нәҗми бу тарихи дуслыкны ерактан башлап алып китә һәм аны иҗтимагый көрәш белән бергә бәйләп күрсәтә. Ата-бабадан сузылып килгән матур традиция иҗтимагый тормышның яңа баскычы саен, көрәшнең яңа буыны саен үсә. күтәрелә бара. Элек-электән инде рус һәм татар халкы, дус булып, бердәм көрәш, бергәлек хезмәттә аралашып яшиләр. Чит ил баскыннары киң Россиянең чикләрен бозып, илебезнең байлыкларын таларга килгәндә, уртак Ватанны саклау өчен татар халкы да күтәрелеп чыга һәм бөек рус халкы белән һәм башка халыклар белән янәшә торып көрәшә. Авыр сугыш походларында, шах- тарудникларда, завод-фабрикалар- да татар халкы бөек рус халкыннан бик күп сабак алды: киләчәк язмышы, ирекле яшәеше бары тик рус халкы белән бергә, бер адымнан баруда гына мөмкин булуын аклады; азатлыкка чыгу һәм бәхетле тормышка ирешү фәкать бөек рус ^алкы ярдәмендә генә мөмкин булачагына тирәннән төшенде. Ватаныбызның тарихи борылышларында
3
103
бу дуслык тагың да ныграк тамырланды, тагын да ныграк чыныкты. Роман әнә шул дуслыкны образлар аша тасвирлый. Мостафаның ерак кардәшләреннән берсе, гренадер Зариф, Пугачёвка ярдәм иткән. Рус кардәшләренә ияреп, алпавытларга каршы баш күтәргән өчен аны Иске бистәдә асканнар. Спас өязендәге Антон Петровка ияреп, XIX йөзнең 60 нчы елларындагы реформадан соң җир даулап, баш күтәргәне өчен Себертә җибәрелгән тимерче Сәүбан — Мостафаның әтисе. Ләкин стихия рәвешендә күтәрелгән көрәш уңыш китерми. Күпме кан, күпме тир түгүгә карамастан, көрәшчеләр җиңеләләр. Соңыннан Сәүбан да Себер- дән кайткач, 1891 елгы ачлыктан шешенеп үлә. Шуннан соң бу тарихи дуслыкның яңа күренешләре, яңа баскычы сурәтләнә башлый. Эшчеләр хәрәкәте, революцион көрәш, бөтен тормышка тон биреп торган кебек, ул халыклар арасындагы дуслыкту- ганлык мөнәсәбәтләрен дә билгели. Кави Нәҗми, рус эшчеләренең тарихи миссиясен гәүдәләндереп, большевиклар партиясе җитәкчелегендә массаның политик көрәшләргә хәзерләнүен күз алдына бастыра. Рус эшчесенең ярдәме, булышлыгы официаль төстә түгел, бәлки тормыш-көнкүреш вакыйгаларына бәйләнеп, төрле формаларда килеп чыга. Фабрика мастерскоенда’ туган Гәрәйгә кендек әбисе булыц Серафима карчык килә. Саимәне, батып үлүдән Алексей Халявин коткара; Мостафа авыр вакытларда, киңәш сорап, Андрейлар янына бара. Дмитрий Гәрәйне революция юлына кертеп җибәрә. Халявин ярдәмендә Мостафа кебек эшчеләрдә сыйнфый аң кабынып, көрәш уты дөрли; Гәрәй 1912 елгы Лена елгасындагы вакыйгаларга катнашкан эшчеләргә ярдәм оештыра. Тагын бик күп фактлар һәркайсы татар һәм рус эшчесенең, тыгыз бәйләнештә яшәп, бергә көрәшеп килүләрен җанландыралар. Болар әсәрнең идея-художество көчен үстерәләр, укучының игътибарын яулап алалар. Әсәрнең башында ук Тигәнәле крестьяннарының җир даулап күтәрелүләре сурәтләнә. 1905 нче елгы революциянең яңгырашын биргән картиналар, Маевка, 1912 елгы Лена вакыйгаларының Казан эшчеләренә ясаган тәэсире, солдат казармалары,
андагы тормыш һәм революционерларның эше, 1917 елгы Февраль — Октябрь көннәрендәге масса хәрәкәтләре һ. б. — болар язучының осталыгын, публицистик көчен күрсәтә торган матур парчалар. Шул вакыйгалар белән бергә, язучы тормышның бик күп фактлары, аерым детальләре белән дә таныштырып китә: 1904 елдагы Баку стачкасын туктатуны таләп итеп язган миллионер Оконишников телеграммасы; 1905 елгы революциядән куркып калган Николай патшаның көндәлегеннән алынган өзек; Юныс байның сәүдә итү тарихыннан алынган справкалар, татар буржуазиясенең патшага колларча турылыклы булуларын күрсәтә торган документлар һ. б. — болар барысы да сатирик рәвештә бирелгән детальләр һәм алар, романның художество тукымасы булып органик бәйләнү өстенә, әсәрнең иҗтимагый әһәмиятен үстерергә дә ярдәм итәләр. Икенче яктан, язучы шундый ук тарихи белешмәләрне революция хәрәкәтенә бәйләп тә бирә. Укучылар романда Ленин, Сталин мәкаләләре белән, партия документлары белән танышалар. Романның Хөсәен Ямашевны искә алуы, Тукай һәм Коләхметов- ларга, ахырга таба Мулланур Ва- хитовка мөрәҗәгать итүе күңелле факт. Язучы, билгеле, бу тарихи шәхесләрне романның персонажлары итеп алмаган, ләкин шулай да без аларның эшчеләр йөрәгендә яшәүләрен сизәбез. Большевиклар прокламацияләрен тәрҗемә иттерү өчен Халявпннар, Андрейлар Гафур учительгә мөрәҗәгать итәләр. Язучы моның белән Гафур Коләхме- товның революцион эшчәнлегенә ишарә ясый. Болар барысы да әсәрнең тарихи фонын куерталар; тарихи обстановканы күз алдына
104
китерергә, иҗтимагый атмосфераны сиземләргә булышалар. Әсәрдәге персонажлар һәм вакыйгалардан тыш укучы «Язгы җилләр» романы аша бик күп тормыш детальләре белән таныша. Кайвакыт шул белешмәләрне китерү өчен автор бик еракка тарихи экскурсия ясый; узган ун елларга гына түгел, бәлки, йөз елларга кайтып карап, Болгар ханлыгындагы газыйларга чаклы барып җитә. Шул рәвешчә роман киң тарихи полосаны сурәтли; бик күп социаль төркемнәргә яктылык төшереп китә, тормыш-көнкүреш детальләренә күз сала. Әсәрдә социаль һәм көнкүреш мотивлары күп урын алуга карамастан, аны көнкүрешне генә тасвирлый торган роман дип булмый. Шулай ук тарихи шәхесләрнең искә алынуларына карап, аны тарихи роман дип тә атап булмый. Ул социаль проблемаларны күтәрә һәм социаль хәрәкәтләрне сурәтли торган әсәр. • Социаль тормышка күз салып, автор Казандагы эшчеләр хәрәкәтенең барлык вакыйгаларын да җанландыруны максат итеп ’ алмаган. Ул Казандагы революция хәрәкәтенең чагылышын, аның масса йөрәгендә калдырган эзен, массага ничек тәэсир ясавын бирә һәм аның нинди лозунглар көче белән үстерелүен күрсәтергә тырыша. Казан эшчеләренең 1905 нче елда үткәргән Маёвкаларын, шул ук елдагы Октябрь кузгалышларын, эшче дружинникларның корал алуларын һәм башка масса күренешләрен биргәндә, язучы хәрәкәтнең эчке ялкынын, кан тибешен, халыкның тойгысын сурәтли. Университет ишек алдында барган митингларны патша төшерелгәч булган демонстрацияләрне тасвирлаган урыннар язучының художниклык көчен, публицистик осталыгын күрсәтәләр.
4
«Язгы җилләр» романының композициясе, образлары ничек эшләнгән? Язучы безгә нинди яңалыклар алып килә?
Иң элек әсәрнең композициясез карыйк. Романның төп идея эчтәлеге бернәрсәгә кайтып кала: бөек азатлык идеяләре белән сугарылган Идел буе
халыкларының царизмга^ капиталистларга каршы бердәм көрәшләрен чагылдыру. Әсәрдәге барлык вакыйгалар шушы төп идеяне тулыландыру өчен хезмәт итәргә һәм берберсенә табигый рәвештә бәйләнеп бирелергә, берсе икенчесен китереп чыгарырга тиешләр. Әсәр зур социаль вакыйгалар белән башланып китә, һәм анда зур алымлы, кыю фикерле кешеләр катнаша. Язучы, бик күп еллар аша үтеп, безне 1905 нче елда патша строен тетрәткән шанлы вакыйгаларга алып килә. Менә инде укучы университет ишек алдына җыелган халык уртасыннан Алексей Халя- винның: «— Революция давылы башланды, иптәшләр. Көчлерәк күкрәсен давыл!» — дигән сүзләрен ишетә башлый. 17 октябрьда патша ялчылары, Казанның тыныч халкына төзәп, 12 мең пуля атканнан соң, Казан большевиклар комитеты, халыкны оештырып, царизмга каршы һөҗүмне тагын да көчәйтә. 19 октябрьда митингта большевиклар полицияне коралсызландыру лозуа- гысы белән чыгалар, халыкны коралланырга чакыралар. Большевиклар җитәкләгән халык хәрәкәте нәтиҗәсендә губернатор- чигенергә мәҗбүр була. Халык полицияне коралсызландыра, кулга алынган; эшчеләрне азат итә. 20 октябрьда инде Казан урамнарында революцион тәртип урнаша. Бу ике көнгә сузыла. Шул рәвешчә көчләрнең беркадәр тигез үлчәүдә булуы килеп чыга. «Ленин 17 октябрь манифестына көчләрнең вакытлыча беркадәр тигез үлчәүдә булу моменты’ дип, пролетариатның һәм крестьяннарның патшадан манифест тартып алып та әле царизмны җимерергә көчләре җитмәгән, ә царизмның инде элекке чаралар белән генә идарә итә алмый торган һәм сүздә, «гражданлык ирекләре» һәм «закон чыгаручы» дума вәгъдә итәргә мәҗбүр булган момент, дип бәя
105
бирде» («ВКП(б) тарихының кыс- кача курсы», 81 бит, ТГИ, 1947). Роман шушы кульминация ноктасына килеп җитү белән төп мәсьәләләрдән читләшә. Революция вакыйгалары урынын бистә мещаннары ала башлыйлар. Бу хәл әсәрнең гомуми композициясендәге сыеклык һәм таркаулыкны бик нык сиздереп тора. Кави Нәҗми, романның эченә бнк зур бер чорны сыйдырырга . теләгән һәм, аны сыйдырып бетерә алмыйча, сюжет җепләрен сүтәргә мәҗбүр булган. Төп вакыйгаларны, төп образларны калкурак итеп сурәтлисе урында, ул күп вакыт шул вакыйгаларның «эхо»сын гына, ерактан яңгырашын гына биреп киткән. Романны укучы тулы картиналар көтә. Ул, большевикларның яшерен оешмаларына кереп, андагы героик, романтик адымнарны күрергә, Алексейның оештыру сәләте, эшчәнлек колачы, эрудициясе белән танышырга тели. Чыннан да, художникның шул көрәш эченә алып керүен ышанып көтеп торасың. Ләкин шунда ук кинәт язучы икенче тормышка күчә: Халявинны искә алып, аның Юныс хаҗиның тойгысына тәэсир ясавын сурәтләүгә керешә; Хәсән Айвазовны телгә алып, Хамматның коты чыккан насгрое- ниесен бирә һ. б. Реакция еллары, аның атмосферасы әсәрдә җитәрлек бирелмәгән. Бу еллардагы көрәшчеләр бөтенләй диярлек күренми калалар. Язучы аларны сикереп уза. Арадагы бушлык бутышник Гыйльметдин белән, пунәтәй Камалый, аның кияүгә чыга алмый калган Сәрбиназы, Иран сәүдәгәреннән калган читекче төрек һ. б. бик күп төп сюжетны тарката торган кирәксез образлар, вакыйгалар белән тутырыла. Бу образлар, вакыт-вакыт төп сюжет җебен үзләренә’алып, баш геройларны этеп чыгаралар. «Хәрби комитетта запасной полктан выборный Солтан- гәрәев», Юныс бай кызы Суфия, поручик Идрис, аю биетүче мишәр һ. б. — әсәрнең баш персонажлары кебек килеп чыгалар. СССР Совет язучылары союзының генеральный секретаре Александр Фадеев, әле күптән түгел генә, большевистик тәнкыйтьнең бурычлары турында язган мәкаләсендә, уңышлы әсәрләрнең кимчелекләренә дә тукталып киткән иде. Ул анда художество әсәрләрендә геройлар саны күп булмаска тиеш, романның урыны чикле,
романнардагы персонажларның кирәклеләре генә әсәрдә бирелергә тиеш дигән фикерләр әйтте. Моны безнең язучыларга бик нык искә алырга, теләсә нинди образ белән мавыкмаска тырышырга кирәк. К. Нәҗми тормышны бик нык өйрәнгән, ул шул чорның бик күп аерым детальләрен, нечкәлекләрен белә. Теге яки бу вакыйганы аңлау өчен, аерьим образларны характерлау өчен, сыйнфый төркемнәрнең колоритын саклау өчен ул нечкәлекләрнең әһәмияте бар, алар кызыклы һәм әсәрне җанландырып та җибәрәләр. Шуңа күрә автор аларны сызып ташларга кызгана, киресенчә, ул, үзе үк мавыгып китеп, шундый детальләр, нечкәлекләр артыннан чаба башлый һәм романның төп сызыгыннан шактый читләшкәнен дә сизми кала. Солтангәрәй, Сәрбиназ кебек персонажларга бәйләнгән вакыйгаларны күз алдына китерергә мөмкин. Алар капиталистик строй өчен, патша казармалары өчен, мещан-обывательләр тормышы өчен кирәкле, типик күренешләр артык та кебек түгелләр. Ләкин бит һәрбер образ вакыйга аша гына бирелә, ә вакыйгаларның барысы да бер сюжетка бәйләнеп бетә алмый. Ягъни бу вакыйганың бу әсәр өчен алынуы кирәк булмаска мөмкин. «Язгы җилләр» романындагы колорит өчен китерелгән нечкәлекләр,, детальләр, образларның байтагы— нәкъ менә шушы организмның табигый кисәге булып тормыйлар. Нәтиҗәдә таркаулык килеп чыга. Кави Нәҗминең геройларны сурәтләүдә үз стиле бар. Ләкин монда да ул гадилекне истән чыгар- галый. Ул геройларның тормышын, эзлекле бер юлга салып, үсү, хәрәкәт итү тәртибендә гәүдәләндерми. Мөбәрәкша Хәлилев образы, мәсәлән, бер аягы белән 1905 нче- елгы революция дулкыны сыртына.
106
басып торса, икенче аягы белән 1917 елгы дулкыннар сыртына бастырылган. Ул 1905 елгы Маевка көннәрендә бер тапкыр күзгә чалына да 1917 елга чаклы югалып тора. Әсәрнең үзәк вакыйгаларын әйдәп баручы образлардан Алексейне, Хәсәнне алып карасаң да, шул ук хәл килеп чыга. Алар сирәк-сирәк кенә күренәләр, ә ике арадагы бушлык истәлекләр белән тутырыла. Гәрәй образы бала вакытында, җиде яшендә, 1912 елда күрсәтелә, аннан Гәрәй 1916 елга сикерә, ә ике арадагы вакыйгалар тагын истәлек төсендә бирелә. Дөрес, •язучының художниклык таланты әсәрнең бик күп кимчелекләрен укучыдан яшерә ала. Ул динамикалы хәрәкәтләр белән, образны тулы итеп күрергә ярдәм итә торган деталь, штрихлар белән бушлыкны тутыра белә. Ләкин урыны- урыны белән бу искә төшерү алымнары язучының төп - стиленә әйләнеп китә һәм вакыйгаларның барышын аңлауны читенләштерә. Мостафаның тормыш юлын сурәтләү моңа ачык мисал булып гора. Ул әсәрдәге төп геройларның берсе. Шуңа карамастан, әсәрнең икенче яртысыннан без аның үзен, эчке дөньясын күрми башлыйбыз. Җитмәсә, сюжет таркаулыгы аркасында, Мостафаның баштагы тормышы да укучыны буталдыра башлый. Автор Мостафаны япон сугышларыннан әйләндереп кайтаргач, аның революциягә кереп китү процессын сурәтли. Ул Андрейга килә, Андрей аны, «яшәүмени бу» соравына җавап бирү өчен, үзенең квартирасына алып кайта. Аннан соң 1902 елгы Батум стачкасы, 1904 елгы Баку вакыйгалары сөйләнеп, ул вакытта ук инде Мостафаның Алексей ярдәмендә революцион аңы шактый югары күтәрелгәнлеге гәүдәләнә. Болар, билгеле, әсәрнең композицион эшләнешенә күләгә төшерәләр. Шушы таркаулык аркасында, автор пропорцияне югалткан; ул байлар, мещаннар тормышын күрсәтүгә артыграк урын биргән һәм күбрәк көч куйган. Билгеле, алар- ны әсәрдән алып ташлау фикерен без кузгатмыйбыз, ләкин төп идея белән революцион үсешне күрсәтүне максат итеп куйган әсәрдә пропорция сакланырга тиеш иде. Композициядәге шундый сибелүләр булуга да карамастан, әсәрде истә кала торган матур образлар бар. Аларның кайберләренә тукталып китик.
5 Арада матур эшләнгән образларның берсе Мостафа. Бу образдан язучының йөрәк җылысын тоярга мөмкин. Аның тормышы, семьясы, төрле хәлләр кичерүе укучының күз алдыннан уза һәм ул яхшы тәэсир калдыра. Мостафа образында ярлы крестьян халкының җирсезләнүе, пролетариатка әверелү процессы чагылган. Мостафа тормышны алга этәрүче идеяләр белән сугарылган кешеләр арасына эләгә, милләт аерымлыгын онытып, рус эшчеләре белән туганлык мөнәсәбәтләренә керә.. Мостафаның ата-бабаларның революцион традициясен дәвам илерүче, аны яңа баскычка күтәрүче итеп бирелүе дә характерлы факт. Югарыда без Мостафаның әтисе Сәүбанның Себергә җибәрелгән тимерче булуын күргән идек инде. /Мостафа башта авылда яши, ләкин аның яшәү мөмкинлеге юк. «Менә ул, һәрбер карышы җан биреп алынган җир! Дүрт авыл арасында тар гына тасмаларга бүлгәләнеп беткән һәм бу ел үзенең чын хуҗаларын да ач калдырган басулар... Яз башында әле бу кырларга өмет белән карыйлар иде. Ләкин ул өметләр, эссе көннәрдә көйрәп янган үрентеләр беләй бер- 1Ә, көйделәр». Ачлык Мостафаны шәһәргә куа. Шул китүеһнән тимерче /Аостафа авылга әйләнеп кайта алмый. Ул — кадровый эшче булып китә. Шыксыз баракта аунап яши; бик авыр көннәр кичерә, үзен таланган итеп сизә, җәберзолым күрә, мәсхәрәләнә, кимсетелә. Бу нәрсәләр аны уйланырга мәҗбүр итә: «Шундый тормышта ничек яшәмәк кирәк!»— ди ул. Шундый сүзне әйтүе
107
белән, ул үзенең иҗтимагый аңы үсә башлавы’н күрсәтә. Бу аңны кузгатып, уятып җибәрүчеләр — революцион рус эшчеләре булалар. Рус эшчеләренең уңай йогынтысы М оста ф а н ы ак р ы и л а п сый н ф ы й көрәш сафына китереп бастыра. Мостафа, баштарак, Андрей Петровичның революцион фикерләренә ачык бәя бирүдән ерак тора. Дмитрийның: «Синеңчә ничек? Андрей Петрович акыллы сөйли бит?» — дигән соравына, Мостафа: «Мин каян белим...» — дип кенә җавап кайтара. Соңыннан үзе үк Андрей янына килә: «—Петрович!—диде ул икәү- дән-икәү генә калгач. — Яшәүмени бу? Чат саен будка. Будка саен алтатарлы эт куелган. Син әйтәсең—үз юлыбыз... барып кара. Шул ук сырлы будкага төртелә бит», — ди. Андрей аңа «үз юлыбызны» өйрәтә. Андрей ярдәме белән ул Алексей Халявин төркеменә килеп кушыла. Халявин исә, «дус-ишлә- рен Бакалтай таллыгына җыеп... «Искра» газетасын укый. Шулай ук ул Батум портында эшләүче агасының хатын да укый. Батум эшчеләре турында, аларның җитәкчеләре турында, аның тиздән азатлык кояшы чыгачагын белдерүе турында сөйләп бирә. Халявин укыган хатта ул җитәкченең кем икәнлеге әйтелми, л;әкин укучы аның Сталин булуын* аңлый. Романга эпиграф итеп алынган Сталин сүзләре нәкъ әнә шул Батум эшчесенең хатында да кабатлана: «Яктыра инде, тиздән кояш1 чыгар. Таралырга вакыт. Еллар узарлар һәм бу кояш безнең өчен, безнең балаларыбыз өчен яктырыр...». Озак '/■а үтми, 1904 елгы Баку стачкасы башлана. Аның тавышы яңгырап кына калмый, эшчеләрнең йөрәгенә кереп утыра, революцион хәрәкәт җәелеп китә. Байлар исә куркуга төшәләр, Казан миллионерлары да стачканы туктатуны таләп итеп, министрларга телеграммалар яудыралар. Мостафа революцион эшкә актпврак катнаша башлый, аңа прокламацияләрне татар теленә тәрҗемә итүне оештыру эше тапшырыла. Мостафаның хатыны Раушана да бу эшкә кереп китә». Бервакыт революционерларның яшерен типографиясен эзләп, Мостафа өенә тентү килә. Жандармнар каршында ул үзен куркусыз тота. Тентү, сорау алу вакытында һәм үзен төрмәгә алып киткәндә, Мостафа гаять ихтыярлы була,
ул үзенең тынычлыгы һәм салкын канлы- лыгы белән патша палачларыннан өстенлеген, көчлелеген күрсәтә. Билгеле, тентү нәтиҗә бирми. Мостафаның юлы катлаулы. Ул борылмалы юллардан килә. Аның стихияле протесты аңлы бер эзгә салынып, бөек идеяләр белән сугарылганчы бик күп сулар ага. Ачлыктан җәфа чиккән ярлы крестьяннан, авыр эксплоатация, караңгы тормыш эчендә ачлы-туклы яшәүче эшче булып әверелә, сугыш газапларын үз җилкәсендә күтәреп йөрүче солдат хезмәтен үтәгән, тормышның тәмен белгән революционер булып китә. Революцион эш белән мавыккан Мостафа киләчәккә нык ышана. Кызганыч, шундый катлаулы тдрмышны узган һәм рус революционерлары җитәкчелегендә эзлекле, аңлы көрәшче булып җитешкән Мостафаның образы романның икенче яртысында үстерелми. Аны автор бөтенләй диярлек күздән төшерә, исеме телгә алынса да, Мостафаның эчке дөньясы, революцион дәртлелеге ачылмый кала һәм эше дә күрсәтелми. Мостафа, тип буларак, тарихи яктан акланган образ. Ул рус революциясенә тартылган татар пролетариатының алдынгы вәкиле. Ул Россия пролетариаты белән берлектә монархияне тетрәткән, барлык буржуазияне куркуга салган тынгысыз көрәшче; ул үзенең көрәш үрнәге белән яңа революцион буынны тәрбияләп үстерергә булышкан пролетарий образы. Авторга аның тарихи контурларын гына сызып калмаска, ә йөрәгенә тагын да үтеп керергә, революцион көрәш юлындагы героик характерын һәм аның ялкынлы романтикасын ача төшәргә кирәк иде.
6
108
I
Язучы Мостафа образының революция юлына кереп китү процессын дөрес бирә. Аның озак вакыт хәзерләнүдән соц гына иҗтимагый психологиясе үзгәрүе бик табигый. Ә менә Гәрәй өчен алай түгел. Гәрәй — Мостафаның улы — завод цехында туа, беренче сулышын предприятиедә ала башлый, бала вакытыннан ук аңлы, алдынгы эшчеләр арасында яши. Мостафа башта «дин һәм йола басымы белән изелгән» кеше булса, шәһәргә күчкәч, ат алып, авылга кайту һәм үз җиренә үзе хуҗа булу хыялы белән йөрсә, аның улы Гәрәйдә андый уйлар юк. Ул кече яшьтән үк эшчеләр белән аралаша, Гриша белән дуслаша һәм революция юлына кереп китә. Башта типография хәрефләрен яшереп тору кебек эшләрне башкарган Гәрәй, Гриша ярдәме белән укырга-язарга өйрәнгәч, зуррак эшләргә хәзерләнә. Гәрәй белән Гришаның дуслыгы ныгый, үсә бара. Алар яшүсмерләргә хас дәртлелек белән талпынып яшиләр. Маёв- када да алар бергә. Алар, «Хәсән сүздән туктауга, Маевкага җыелган эшчеләр өстенә, барысы бертөсле нечкә кызгылт кәгазьгә басылган листовкалар төргәген киң бер кизәнү белән сибеп» җибәрәләр. Соңыннан, шул Маевканы туздырырга килгән стражниклардан байракны коткару өчен бу ике дус яшьлек ялкыны белән кабынып йөриләр. Гәрәй укучылар каршына үзенең уңайлы сыйфатлары белән килеп баса. Аның характеры укучыларның күз алдында формалаша. Менә әбисенең сандыгыннан төймәләр актарып мавыгучы бала. хМенә ул үзенә иптәш таба, әтисенең эше белән таныша, укый, революция давылына таба тартыла. Менә ул типографиягә кереп эшли башлый; алты ел эчендә Гәрәй кыюсыз малайдан нык ихтыярлы, җитди карашлы егеткә әйләнә. Аның бу җитдилеге тәмәке тартмауга гына кайтып калмый. Ул һәр мәсьәләгә тирәннән карарга, эчке мәгънәсенә төшенергә тырыша. 1912 елгы Лена вакыйгасын ишетү белән, Гәрәй агылган эшчеләрнең семьяларына ярдәм оештыра. Бервакыт Гриша белән Гәрәйне типографиядән куалар, беркая да эшкә урнаша алмый йөриләр, ләкин оптимист карашлы яшьләр революцион эштән туктамыйлар. Аннан соң без Гәрәйне солдат казармаларында очратабыз. Ул тынгысыз
революционер булып., солдат массасына авыр чынлыкны аңлатучы, тормышның логик юнәлешен күрсәтүче булып сурәтләнә. Гәрәйнең фикере тирән, төпле, эрудицияле булып формалаша. Гайфк кебек, полковой мулла булырга тырышучы кешеләрне ул үзенең дөрес сүзләре белән җиңә. Ул, төрле кисәтүләргә, янауларга карамастан, революцион эш алып бара, кулга алына һәм каторгага хөкем ителә. Бары революция генә аны коткара, һәм ул, яңадан Казанга кайтып, Алексей җитәкчелегендә, Казанда совет власте урнаштыру өчен Октябрь кораллы восстаниесендә актив катнаша. Бу көрәштә алар Гриша белән тагын бергә булалар. Шул рәвешчә Гәрәй Ленин — Сталин байрагы астында чыныккан корыч ихтыярлы большевик булып. Октябрь көннәрендә массаны үз» артыннан ияртүче яңа тип көрәшче булып сурәтләнә. Романда Гәрәй образы, Мостафа образына караганда, тулырак һәм эзлеклерәк бирелгән. Бу, чыннан да, безнең татар әдәбиятында яңа. оригиналь образ. Шуның белән бергә, бу образны бирүдә дә кимчелекләр юк түгел: Гәрәйнең Гриша белән дуслыгы официаль төстә генә күрсәтелә, сөйгән кызының барлыгына да ишарә генә ясала. Геройның йөрәгенә үтеп керү официаль як белән генә чикләнмәскә тиеш икәнен язучы яхшы белә. Аның эчке психологиясен ача торган вакыйгалар бирелсә, образ тагын да үсәр, тулылана; төшәр иде.
7 «Язгы җилләр» романындагы эшче хатын-кыз образлары ягымлылыклары, саф күцеллелекләре бе
109
лән күзгә ташланалар. Мостафаның хатыны Раушана булсын, Хәсәнгә тормышка чыккан Нәсцмә булсын, Юныс байларда асрау булып эшләгән Саимә булсын — һәркайсы яхшы кешеләр. «Киленем генә килен түгел, фәрештә иде мәрхүмә»,—ди Мәликә карчык Раушана турында. Бу сүзләрне башкаларга карата да әйтергә мөмкин. Кави Нәҗми Октябрь революциясенә кадәр изелеп, кол булып яшәгән хатын-кыз вәкилләрен алмаган, ә коллык богауларын өзәргә ашкынган һәм рус җәмгыяте белән аралашкан эшче хатын-кызларны алган. Алар ир кеше күрүгә, яулык читен тешләп, качарга тырыша торган хатыннар түгел. 'Шулай ук алар, һәрбер сүзгә риза булып, колларча баш иеп торучылар да түгел. Кави Нәҗми сурәтләгән хатын- кызларның иҗтимагый аңы бик нык үскән, алар үз чорларындагы башка катлау хатын-кызларыннан югары торалар. Иҗтимагый хбурычла- рын аңлап яшәгәнлектән, аларның кешелек сыйфатлары да матур булып аерылып тора. Раушана Мостафаның турылыклы юлдашы. Ул коточкыч караңгылыкта да, йөрәкне өшетә торган авырлыкта да үзенең мөлаемлылыгын, ягымлылыгын югалтмый. Аны мәрхәмәтле ана, тыйнак хатын, түземле эшче, кыю ярдәмче итеп күрәсең. «Күпме җәфа чиктек без биредә, күпме михнәт сулары эчтек», — ди ул, ләкин моны кемгә дә булса зарланып түгел, бәлки улына сөйләп, аны авьвр тормышның серләренә төшендерү өчен әйтә. Крепостной крестьяннарга ирек бирү турындагы патша фарманының алдау булганын шырпы фабрикасында, ундүрт сәгать эшләп, зәһәрле күкерт иснәүләрен, Вәлишин фабрикасындагы сасы тире исләре, тузаннары арасында чахотка алуларын сөйләп, ул Гәрәйне хуҗаларга дошман итеп тәрбияли. Раушанәның фикере дөрес юлдан бара, аның күңелендә байларга каршы утлы нәфрәт хисе ята. Шул хис аны иренең революцион эшенә ярдәмче булырга куша, һәм ул тәрҗемә итү өчен Гафур учительгә прокламацияләр ташый. Ләкин ул Октябрь казанышларын күрә алмый, туберкулёз аны вакытыннан элек якты дөньядан алып китә. Нәсимә белән Саимәнең характерларында зур аермалыклар күренми, алар бер-берсен тутыра торган, берберсенә иптәш образлар. Нәсимә белән Саимә Хәсән Айвазовларга, Алексей
Халявин- нарга кушылып, аларның омтылышын уртаклашып яшиләр. Гриша белән Гәрәйнең очрашулары яшьтән үк башланып, гомергә бер-берсенә дус булып калсалар, Нәсимә белән Саимәнең дә дуслыклары яшьтән үк башлана. Беренче килеп чыгуында Саимә аеруча кыю һәм чаялыгы белән күзгә ташлана. Саимә иске йолаларны, иске карашларны кыю рәвештә җимерүче булып сурәтләнә. Ул семья коллыгыннан, шәригать богауларыннан котылырга омтыла, үзе яраткан кешегә тормышка чыгарга тырыша. Ә ул чуваш егете Егорны ярата. Әтисе Гыймади карт бу никахка ризалык бирмәгәч, Саимә әтисенең, сүзен тыңласа да, күңеле һаман Егорда кала. Октябрь революциясенә кадәр мондый хәл, әлбәттә, сирәк очрый торган хәл. Саимәнең Егорга булган мәхәббәтен сурәтләп, автор татар халкының башка халыкларга булган туганлык мөнәсәбәтләрен күрсәтә. Гомумән, Саимәнең терелеге, үткенлеге, беркайчан да үзен җәберләтергә ирек бирмәве яхшы тәэсир калдыра. Ләкин Кави Нәҗми икенче нәрсәне истән чыгарган. Әнә шундый таш ярырлык кыю кызларның, ата- баба йолаларын бозып, шәригать нигезләрен какшатып йөрүләре бөтенләй диярлек каршылыкка очрамыйлар. Ә бит әсәрдә пунәтәй Камалыйлар груһы бар, бутышник .Гыйльметдиннәр бар, һәр ике милләтнең буржуасы бар. Алар халыклар арасындагы дуслыкны булдырмаска гына түгел, бәлки араларына дошманлык уты салырга азапланучылар. Урамнан барганда йөзен яшерми баручы хатынны эзәрлекләгән заманда, Нәсимә белән Саимә кебек, үзләрен иркен тотучы, кур
110
кусыз кызлар, әлбәттә, төрле сүзләр ишетми калмаганнар. Тик аца карамастан, алар күкрәк киереп, яңа юлдан атлый биргәннәр. Әсәрдә әнә шул каршылыкларны җимерү моменты чагылмый. Дөрес, шул чорның үзенә хас караңгы күренешләрен автор көчләп кияүгә бирү фактында бирергә тырышкан. Ләкин ул семья эчендәге каршылык кына. ӘсЗрдә Нәсимәнең көчләп кияүгә бирелү факты языла, ләкин бу Нәсимәнең характерына да, Мәликә карчыкның тоткан урынына да туры килми. Нәсимәнең эшне никах укытуга чаклы сузуына ышана алмыйбыз. Мәликә карчык та аны ябып куеп яки кыйнап ризалатырлык хәлдә түгел. Никах укылгач, авылдан качып киткән Нәсимәне бөтен Казан буйлап эзләп йөрүләр дә, аңа барлык сәүдәгәр һәм бутышникларны мобилизацияләү дә, бер яктан, бирергә уйланган каршылык обстановка- сын сурәтләми, чөнки ул табигый түгел, икенче яктан, Нәсимәнең характерына да бернәрсә өстәми. Бу — бары Мәликә карчык образының каршылыклы булуына яңа бер мисал булып кына тора. Мәликә карчыкның Нәсимәне көчләп бер сәүдәгәргә биреп җибәрергә уйлавын аңларга да мөмкин, ул бөтен гомере буена ырым-шырымнардан котыла алмаган, илаһи көчләрдән ярдәм көтеп яшәгән карчык. Ләкин Нәсимә бөтенләй башка характердагы кеше, икенче буын кешесе, яңа чор, революция чоры вәкиле. Жандармнар килеп төнлә белән тентү ясаганда, абыйсын кулга алганда һәм үзен дә тентүләре мөмкин булган бервакытта, Нәсимәнең аз гына да каушаганы сизелми. Саимә дә шундый ук батыр йөрәклелек күрсәтеп, жандармнарның Мостафаларда икәнен ачык белгәне хәлдә, үзе килеп керә. Шул рәвешчә, язучының бу батыр йөрәкле татар кызларын аерым мәхәббәт белән сурәтләве сизелә. Бераз гына укый белә торган бу кызлар, рус революционерлары тәэсирендә изге юлга кереп, үзләренең күркәм кешелек сыйфатларын үстерә башлаганнар итеп бирелә. һәм автор, рус пролетариаты җитәкчелегендә самодержавиегә- каршы көрәшкә чыккан татар эш- череволюцпонерларыиың үзләренә тиң турылыклы, ышанычлы юлдашлары үсеп килүен сурәтли. Бу — матур теләк һәм язучының бу теләкне төбендә башкарып чыга алуын әйтергә кирәк. «Кайчандыр үзенең беркатлы, күңелле
табигате белән бөтен арткурага ямь биреп торучы, ни кушсаң шуны тиз генә, пөхтә генә башкаручы, шул ук вакытта бистә тормышындагы һәртөрле әшәке йогынтыларга бирешмичә, үсмер чактан ук үз-үзен тота белүче бу акыллы кызны Нәсимә беренче күрүдән үк ошаткан иде. Саимәдәге ныклык, бер сайлаган юлдан таш яуса да борылмаучы тәвәккәл холык, тойгы һәм карашларындагы, үзгәрмәүчән эзлелек — бик күпләрдә аңар ихтирам уята», — ди автор. Дөрес, монда да автор барлык мөмкинлекләрдән файдаланмаган; персонажларның рухи дөньясындагы яңа почмакларны ачып күрсәтергә теләмәгән. Шулай булуга карамастан, Кави Нәҗминең бу образлары хатын- кызлар галлерея- сендә мактаулы урынга килеп басалар. Нәсимә белән Саимә язучының үз каләме белән иҗат ителгән Гөлнур («Кояшлы яңгыр» повесте) образыннан мораль-политик карашлары белән өстен торалар. Рус хатын-кызларының, схематик бирелүенә карамастан, Ксения образы хәтердә кала. Аның олы җан- лылыгы, киң күңеллелеге, һәркай- чан ярдәмгә хәзер торуы, иптәшлек мөнәсәбәтләре матур, дөрес бирелгән.
8
Алексей Халявин, Андрей Петрович, Хәсән Айвазов кебек образлар романның үзәк вакыйгаларында катнашучы персонажлар итеп алынганнар. Болар большевиклар, масса арасында эшләүчеләр, җитәкчеләр. Ләкин Кави Нәҗми бу образларны бирүдә сәер һәм уңышсыз алымнар куллана. Без бу образлар
111
ны Мостафалар, Гәрәйләр, Саимә, Нәсимәләр аша, аларның мөнәсәбәтләре, карашлары аша күрәбез, һәм эшләрен дә Мостафа — Гәрәйләрнең уңышлары аша күз алдына китерәбез. Димәк, алар үзләре т\- гел, бәлки күбесенчә эшләгән эшләренең нәтиҗәсе буенча гәүдәләнәләр. Шуңа күрә дә аларның авыр көрәш юлы, героик, романтик характерлары ачылып бетми. Шушы характерлар тулыланмаганга күрә романда партиянең эше, партиянең эшчеләр массасы эчендә политик тәрбия алып баруы, буржуаз партияләр тәэсиренә каршы, либерализмга, оппортунизмга каршы көрәше җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм җанлы итеп бирелми. Токарь Алексей Халявинның тормышы тулы бирелмәгән, ул укучы күз алдына килеп басмый. Язучы аның гадел, чыдам характерлы һәм акыллы оештыручы булуына еш- еш ишарә ясап тора, ләкин роман битләрендә аны бик сирәк күрсәтә. Менә ул иптәшләренә Батум портында эшләүче абыйсының хатын укый; төрмәдән чыккач, Нәсимәгә кереп, калай кружкасыннан чәй эчә һәм төрмәдә утыручы Хәсәннән сәлам тапшыра. Укучы Халявин белән ныклабрак шунда таныша: «Аның башында көл төсендәге куян тиресе белән тышланган ко- лакчыл бүрек тирән батырып киелгән. Кырпуларыннан кар бөртекләре җепшеп тамчылыйлар, һәрбер тамчы аның күзләренә, пыяла төймә кебек, йомшак күләгә төшереп тама. Куе кашлар бер-берсенә кушылырга торгандай күпереп, тузып үскәннәр. Брезент плащ изүенә яртылаш кысылган куе көрән сакал, шуңар очлары тоташкан мыеклар, чигә сакалы белән ялганып үскән * чәч — аны акыллы җәнлеккә ошаталар. Бүреген салып яланбаш кына калгач бу ошашлык тагын да көчәйде. Нәсимә баштарак бу кешене, бәлки җылынырга гына кергәндер, бәлки буранда адашкан бер юлчы гынадыр дип уйлап, аның белән ничек сөйләшергә аптырап торганда, ул аны бу хәлдән бик таз чыгарды. — Хәзер күрешергә дә мөмкин. Алексей Халявин». Язучының «акыллы» ‘-диелсә дә~ Халявинны җәнлеккә ошатуы уңышлы түгел. Матуррак сыйфатлар да табарга мөмкин иде бит! Бер урында роман большевикларның яшерен җыелышын бирә. Бу җыелышта Алексей бераз ачыклана төшә һәм; күңелгә
ятышлы булып сурәтләнә башлый. Ул үзенең кешеләргә булган мөнәсәбәтенең үзгәрүе турында, «кешеләр дә яхшыра төшкән кебек» күренүләре турында сөйли. «Нәләт төшкән иске тормышны ничек итеп үзгәртергә» кирәклеге турында әңгәмә алып бара. Шушы сөйләшүләрдә без Казан большевиклар оешмасының бик нык сирәгәйгәнен белеп калабыз: «— Теләсәң нишлә, оешма бик кечерәеп калды. Павелны биш ел крепостька, Гафур сөргендә, Хәсән Себердә, агалы-энеле Галкиннарны сугышка озаттылар. Сине күрмәгәнгә әллә кайчан. Үзем дә Мостафа* Ксения һәм Гриша белән Гәрәй. Васьканы былтыр гына таптык. Нәсимә бу эштә бөтенләй яшь әле. Менә сиңа оешма. Теләсәң нишлә. Нибарысы шунда», — ди Андрей. Бу яшерен сөйләшүләрдә Алексей оешма каршына, оешманы аякка бастыру һәм забастовка хәзерләү бурычы куя да, шуннан соң ул тагын байтак вакытка күздән югалып тора. Оешманы аякка бастыру да, забастовка хәзерләү процессы да әдәби чагылышын тапмый. Язучы икенче вакыйгалар артыннан ашыга, икенче образлар белән мавыга. Шул рәвешчә, яшерен оешма үзе, аның эше һәм хәрәкәте тулы- сынча бирелми. Алексейның да төрмәләрдә утыруы, яшеренеп эшләүләре, тормыш- көнкүреше, аның йөрәгендәге хис- тойгылары ачылмый калалар. Кави Нәҗминең төп фикерендә кызыклы башлангычлар бар. Ул Казандагы революцион хәрәкәтнең башка шәһәрләрдән аерым яшәмәвен, гомуми Россиядәге хәрәкәт белән тыгыз бәйләнештә үсеп баруын күрсәтергә омтыла. Ләкин мо
112
яы ул күрсәтеп бирми, ә Алексей белән Хәсәннең читкә китүләрен әйтү белән чикләнә. Батум, Баку, Петроград оешмалары белән бәйләнеш тотулары турында сөйли. Ләкин аны җанландырып бирми. Шуңа күрә дә без бу образларның Казаннан тышта барган көрәш һәм тормышларын күрми узабыз. Укучының Хәсән Айвазов белән танышуы Юныс бай аша башлана. Айвазовны Алексей белән бергә кулга алганнар. Юныс бай бу хәбәрнең серенә төшенергә омтыла. Төрмәгә алынучылар арасында бер татарның булуы аны төрле уйларга сала. Шунда ук ул, Хәсән исеменә үз конторасына алынган хатны укып, хәйран кала. Гади эчтәлекле хатны лампа яктысына тотып укый башлауга, юл араларыннан яңа хәрефләр тибеп чыгалар. Ут кызуында калыккан хәрефләр Баку эшчеләренең самодержавиегә каршы көрәше турында сөйлиләр. Бу хат Айвазовның рядовой революционер түгеллеген, ә оештыручы кеше булуын күрсәтә. Гришаның: «Әнә шул инде Айвазов!» — дип сокланып сөйләвеннән дә аның ни җитте кеше түгеллеге аңлашыла. Чыннан да, Маёвкада ул үзенең «Баку эшчеләреннән һәм аларның җитәкчесе Коба иптәштән кайнар сәлам» алып килүе турында әйтә. Шул рәвешчә Айвазов киң колачлы ялкынлы революционер итеп, җитәкче, оештыручы итеп бирелергә уйланган кызыклы образ. Аның тынгысыз, куркусыз революционер булуы турында әсәрдә матур гына берничә штрих бирелгән. Ерактан, патша төрмәләреннән әйтеп җибәргән сүзләре аша ул үзе турында җылы караш уятып тора. Әсәрнең азагында, инде февраль революциясе булгач, укучы аны пароходта очрата. Анда без аның тормышын күз алдына бастырырлык юллар табабыз: «Хәтерлисезме икән. Лена приискасын- да атылган эшчеләрнең забастовкасын. Шул яз мине тагын семьядан аерды. Унҗиде идек без. За- чингциклар дип Иртыш буена сөрделәр. Патша төшкәнче тау казыдык, урман кистек. Хөррият чыккач, исән калганнарыбызны солдат ясап, Курляндиягә озаттылар». Хәзер ул яралы һәм Петроград лазаретыннан Казанга кайтып бара. Ул «Рабочий путь» газетасыннан Сталин мәкаләсен укый, аның янына халык җыела. Ул «властьны яңа революцион сыйныфлар кулына» алу кирәклеге турында сөйли.
Бу гади генә күренеш язучы тарафыннан оста бирелгән. Пароходтагы чуар халыкның хәрәкәте, Хәсәннең поручик белән бәрелешү һәм революцион матрослар ярдәмендә корниловчыиы коралсызландыру кү- ренёше дә җанлы динамикалы язылган. Ләкин болар гына әле’ образны тулыландырмый. Аның турында сөйләүләр, Нәсимәнең аңа тормышка чыгу факты, төрлечә әйтелгән уңай эпитетлар Хәсәнне тулырак итеп күрәсе килү теләген көчәйтә генә баралар. Шуңа күрә Нәсимәнең: «Хәсән... Хәсән... Син кайда хәзер, Хәсән?» — дигән сагыну сүзләре укучыларның үз сүзләре булып яңгырый.
9
«Язгы җилләр» романының яртысы диярлек байлар, «хуҗалар» тормышын сурәтләүгә багышланган. Монда без Юныс бай һәм аның семьясын күрәбез, эреле-вак- лы милләтчеләрне, патша офицерларын, губернатор һәм башка чиновникларны очратабыз. Аларның кайберсе шактый күп детальләр аша, кайберләре саран гына, ләкин бик тапкыр алынган штрихлар аша гәүдәләнәләр. Персонажларның бу төркемгә караганнары — кире образлар — җанлырак эшләнгәннәр. Язучы алар өчен сатирик буяуларны таба белә, аерым сүзләр аша да, төрле хәлләргә куеп та укучыларда елмаю уята. Кави Нәҗми тискәре образларның үзләренә хас сыйфатларын, эреле-ваклы мерзавецларның эчке тормышларын һәм омтылышларын күрсәткән. Реалистик юл белән ул буржуа вәкилләренең сыйнфый табигатьләрен, характерларын ачыи
113
'биргән. Менә, берсен берсе алдарга торган Иманкол хаҗи белән Юныс баи. Берберсенә эч серләрен әйтмәгән байларның, тире сатулашулары бик җанлы күрсәтелә. Иманкол хаҗиның хәйләкәр төлке кебек кылануы, Юныс байның исә аңардан да хәйләкәррәк булып эш итүе, ике этнең берберсе белән талаша язып та, дуслашып китүләре кебек тәэсир калдыра. Соңыннан без Иманкол хаҗины күрмибез. Автор төп персонажларның берсе итеп, замана агымына ярашырга тырышкан акыллы бай образын — Юныс Вәлишинны алган. Юныс заманында Лев Толстой белән дин һәм фәлсәфә турында хат языша, ул мәҗлесләрдә муллаларны бик авыр хәлгә куя торган сораулар бирә. Үз эшен акыл белән уйлап эшли, еракка карарга ярата, байлыкны да ерактан һәм мул итеп туплау юлларын эзли. Эшне түрәләр белән бергә, аларның канаты астында алып бара һәм җае чыккан саен, патшага телеграмма җибәреп, үзенең тәхеткә турылыклы хисләре һәм догада торуы турында белдерә. Юныс Вәлишин Иманкол хаҗидан һәрьяклап аерылып тора, ул бер тиен өчен җан сата торган вакчыл да түгел. Фабрикасына да, Иманкол пекарнясындагы кебек, кардәш-ырулары гына тулмаган. Анда төрле милләт халкы эшли һәм Юныс бу эшчеләрне «Россия социал-демократ эшчеләр партиясе» дип кул куелган кәгазьләрнең тәэсиреннән сакларга азаплана. Революцияне буарга тырышып, ул газета чыгару мәсьәләсен күтәрә: «Хәзер менә минем үземә гәзит чыгарасы иде. Бөтен адәм рәтле байлар гәзит чыгаралар. Менә миңа да гәзит кирәк. Акчасыннан тормас идем. Ни әйтсәң дә үз кулыңдагы гәзиткә җитми». Ул, үз газетасы аша эшчеләрне сыйныфын көрәштән сүрелдереп, бер дини, милли теләк белән кызыксындырырга уйлый. Ләкин никадәр генә мәкерле юллар белән хәйлә кормасын, ул тарихи агымны туктата алмый: Октябрь көннәре якынлашкач, ул, зур социаль тетрәүләрне сизеп, көнчыгышка таба тая, капиталын да чит ил банкысына сала. Шул рәвешчә Юныс бай образы аша татарның мәкерле эре капиталисты, эшне хөкүмәт түрәләре ярдәме белән йөртүче зур аферист, эксплоататор сурәтләнә. Юныс бай образында татар байларының иң реакцион мәкерле йөзләре фаш ителә.
Ул, бер яктан, мәҗлесләрдә либераль сүзләр әйткәләп ала, дөньяның агымы белән баручы булып күренә, шул ук вакытта, охранкалар белән ныклы бәйләнеш тотып, революционерларны юк итү өчен бернәрсәсен дә кызганмый, Хамматның провокаторлыгы Юнысның күңелен үстерә, Гайфине ул. шул эшкә тарту турында план кора, Мөбәрәкшаиың канлы кул эзләрен яшерергә тырыша. Болар һәркайсы аның кайлы эшләрне оештыручы булуын, эшчеләр канын агызып тәм табучы, шуларның каны белән байлык үстерүче ерткыч икәнен күз алдына бастыралар. Вәлишин — типик образ. Кави Нәҗми аны оста итеп җанландыра, шаржга бирелмичә генә реаль яшәешендә сурәтли. Юныс бай тирәсендә бөтерелеп йөрүче провокаторлар, татар буржуа милләтчеләре үзләренең чын табигатьләре белән, канлы куллары белән ачылалар. «Рабочая группа» дигән исем астына эшчеләрне туплап, аларны дини-милли рухта тәрбияләргә омтылган Мөбәрәкша зәһәрле еланнарның берсе булып гәүдәләнә. 1906 елдан бирле уң эсерлар тарафыннан сатлык җан птеп үстерелгән бу журналист Тукайлар, Хөсәен Ямашевлар турында охранкага донос язуы белән мактана һәм үзенең барлык кешелек хисләрен югалткан канлы палач булып әверелүен раслый. Кави Нәҗми бу образлар аша буржуазиянең мораль һәм әхлакый упкынга төшкәнлеген, яктылыкның, азатлыкның кйлүен иң кабәхәт юллар, канлы чаралар белән туктатырга тырышуларын, үлем агониясендә яшәүләрен гәүдәләндерә.
я. .С. ә.- № !0
114
Дөньяның тетрәвек күреп, коты очкан Вәлишин дә, солдат хатларыннан күңелен юатырлык берәр сүз таба алмыйча йөдәгән Идрис тә, революцион солдатларны суктыра торган Бикләмишев тә, провокатор Мөбәрәкша Хәлилев тә, донос юлы белән түрәләргә булышлык итеп, полковой мулла булган Гайфн Ижбулдин һ. б. да, никадәр генә тырышмасыннар, тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндерә алмыйлар. Ром а н н ы ң вакыйгалары Казан эчендә бара, аныц бер бистәсендә күрсәтелә. Бу хәл ихтыярсыз рәвештә язучыны чикли, ул студентлар хәрәкәтен дә, крестьяннар настроениесен дә, татар интеллигенция вәкилләрен дә күрми уза. Казан эчендәге казармалар тормышы, андагы солдат настроение- ләре шактый тулы бирелүгә карамастан, сугыш атмосферасы, фронт настроениесе әсәрдә сизелми. Бер бүлектә военный цензор Идрис укыган солдат хатлары гына мәсьәләне хәл итә алмыйлар. Ул хатларның язылулары сәер тоела. Революцион настроениеле солдатлар, фикерләрен ым, ишарә белән әйтәсе урында, конспирация дигән нәрсәне бөтенләй онытып, алпавыт җирләрен басып алырга, түрәләрне куарга ачыктаначык чакырып язалар. Бу — хатларның җитдилеген киметә. Революцион хәрәкәтләрдә яшеренү, конспирация саклау — романда җитеп бетми. Революционерлар бик саксыз сөйләшәләр, алар- ны шпиклар да борчымый, эзәрлекләмиләр дә... Саимә хәтта урамда: «Теге малайны — Халявинның пле- мяннигын табарга кирәк»,—дип кычкыра. Язучы моны аның Халя- вин кешесе икәнен аңлату өчен китергән. Янәсе, ул ни җитте кеше түгел! Язучының им-томнарга күп урын бирүе белән дә килешеп булмый. Кави Нәҗми төрле ышану, йолаларның энциклопедиясен бирергә тырышкан кебек, аларны төгәллек һәм пөхтәлек белән тасвирлый. Фатиха исемле матур хатынның азып- тузып йөрүе өчен «матур, таракан» — «камка» булып әверелүе турындагы ышанулар, очаны калыккан баланы дәвалау өчен «игез- бала тапкан кырык яшәр хатыннык олтырагын урлап, эченә» ябуларын сөйләү, шайтаннар дуга итеп җикмәсеннәр өчен киселгән тырнакны урталай өзәргә кирәклеген язу һ. б. — болар нәрсәгә кирәк, алар нәрсә бирәләр? Роман битешда сызып ташланырга тиеш булган шундый ыбырчыбыр нәрсәләр хисабына төп
вакыйгаларны тулырак, төп образларны җанлырак итен бирергә кирәк иде.
Кави Нәҗминең әдәби теле махсус өйрәнүне сорый. Аның, теленнән бик күп яңалыклар табарга мөмкин: ул рус әдәби стилендәге алымнарны куллана, татар язучылары- ның теңкәләренә тиеп беткән «иде>- ләрдән оста кача, репликалар санлый белә, катлаулы җөмләләр белән тасвирлый. Моның өстенә Кави Нәҗминең телендәге музыкальлелекне, спайлыкны, пөхтәлекне дә әйтергә кирәк. Ләкин аның телендә кимчелекләр дә, бетерелергә тиешле моментлар да юк түгел. Кайвакыт язучы .катлаулы җөмләләрен чамадан тыш күпертеп тә җибәртә- ли. «Яртылаш җиргә иңгән сыңар тәрәзәдән карасу кебек агып керүче көзге төннәрдә бу каты төкле сакал барлык «мукайлар»дан саклап торган көч булып тоела һәм ул, аңардан кулын алмыйча гына, тыныч йокыга тала» кебек җөмләләр сирәк булса да очрыйлар. Мат- веичның яшь Гәрәй турындагы беренче фикерләрен сурәтләп, язучы: «Китаптан фал ачкан кебек һәр сүзенә басым ясап әйтте», дип яза. Бу — уңышсыз, иһкечә уйлау системасына бәйләнгән чагыштыру. Кави Нәҗми «учы» белән беткән фигыль тамырларын җанлы, ягъни актив нәрсәләргә дә, җансыз- пассив предметларга карата да куллана: «Күзнең явын алып торучы чуар сәдәпләрне актара торгач», «салам эшләпәсен юеш балчыкка изеп таптаучы ялтыр кунычлы итекләр»; «көчле бураннарда бо- лай да калтырап торучы тәрәэ*
форточкасы кинәт ачылып китте» һ. б., һ. б. Мондый мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин. Аларның предметны җанландыру өчен уңайлы алынганнары) булган шикелле, бик сәер, ятышсыз ишетелгәннәре дә юк түгел. «Сер тотучы кеше» һәм «сер тота торган кеше» — ике от- тенокта китерелә; «тотучы» — хәзерге моментны күрсәтсә, «тота торган» — дәвамлылыкны, ышаныччылыкны әйтә. Кави Нәҗми исә -торган» сүзеннән бөтенләй котылу юлына басып яхшы эшләми, билгеле. «Боз өстендә бер-берсенең бугазын чәйнәп өзәргә җиткәндәй күренүче бу ике егет көндәлек тормышларында бик яхшы яшиләр иде» — кебек җөмләдә «күренүче» сүзен «күренгән» дип алса, яхшырак булмас идемени? «...Ерткыч адымы белән үрмәләп килүче стражниклар күренделәр» — дигәндә «килүче» бик урынлы алынса, түбәндәгеләрне һич. тә мактап булмый: «...кичке караңгыда бөтенләй кыргый урын төсле күренүче аулак ярга килеп туктаганнан соң да Гәрәй күзен ачмады...» «Авызыннан килүче канлы күбек аралаш ыңгырашып кына куйды...» «Күренүче аулак яр» урынына «күренгән», «килүче» урынына «килгән» булса уңышлырак булыр иде. Без Кави Нәҗми телендәге бик нык
күзгә бәрелгән моментларга гына туктадык.
Югарыда без романның уңай һәм кимчелекле якларын карап уздык. Кыскача йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: «Язгы җилләр» романы киң фонда бара торган социаль роман. Ул Казан шәһәренең чирек гасырлык тормышындагы эшчеләр хәрәкәтен сурәтли, бу хәрәкәтнең барлык тормышка тон биреп торуын җанландыра. Эшчеләр сыйныфының авангарды булган большевиклар партиясе җитәкчелегендә массаның политик көрәшләргә хәзерләнүен һәм шул көрәшкә күтәрелеп чыгуын күрсәтә. Бу көрәштә халыклар дуслыгын, рус эшчесенең тарихи миссиясен чагылдыра. Укучылар массасы, әсәрдәге кайбер кимчелекләргә карамастан, аны шатлык белән каршы алды, яратып укырга кереште. Чөнки, чыннан да, «Язгы җилләр» романы татар совет әдәбиятының уңай бер күренеше, яңа бер күтәрелеше булып тора. Бу роман Кави. Нәҗминең таланты үсә барганын, яңа баскычка күтәрелүен раслый. Бу роман Кави Нәҗминең иҗаты, киң социаль юлларга кереп, илебезнең зур вакыйгаларын җанландыру баскычына менгәнен күрсәтә.