Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ТӘРҖЕМӘ


 «Маяковский безнең совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре иде һәм ул шулай булып калачак». Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинның бу сүзләре совет халкының үз шагыйренә карата булган бик зур ихтирамын һәм мәхәббәтен 1~үзәл рәвештә әйтеп бирәләр. Владимир Маяковский иҗатында кешелек җәмгыятенең Бөек Октябрь революциясе белән башланган яңа чоры, социалистик җәмгыятьне төзү чоры үзенең тирән чагылышын тапты. Аның поэзиясе— Ватанга, халыкка, партиягә ару-талуны белмичә хезмәт итүнең үрнәге, сәнгатьтә иң бөек гражданлык принципларының матур күренеше. Аның поэзиясе совет халкының коммунизм төзү өчен баһадирларча көрәше белән, социалистик революция белән органик рәвештә бәйләнгән. Революция шагыйрьнең иҗатына кайнап торган мәйданнардан, шау- шулы урамнардан көчле ташкын булып бәреп керде. Маяковский шагыйрь булып, үзе әйткәнчә, «шигърият сәкесендә» утырмады, ә совет хөкүмәтенең, партиянең карарларын халык арасында пропагандалаучы ялкынлы һәм көчле тавышлы агитатор булды. Ул көндәлек көрәш утының эчендә кайнады, поэзияне тормышның вак һәм зур проблемаларын гамәлгә ашыручы көрәш коралына әверелдерде. Ул, заман белән бергә атлап, үзенең 'шигырьләрендә яңа кешенең, социалистик җәмгыять төзүче кешенең хисләрен, аның героик сыйфатларын сурәтләде, коммунизм өчен барган революцион көрәшнең геройларына, аларның даһи юлбашчыларына дан җырлады. Маяковский каләменнән чыккан һәрбер юл тирән патриотик хис белән сугарылган. Ул, Ленин — Сталин идеяләреннән бөек юнәлтүче көч алып, тирән эчтәлекле, сыйныф интересларына хезмәт итүче принципиаль, партияле, политик шигырьләр иҗат итте. Шул җирлектә ул поэзиядә үлмәс яңа чор башлады. Аның куәтле авазы җәмгыятебез алга барган саен көннән- көн көчлерәк яңгырый. СССР халыклары әдәбиятына Маяковский иҗатының тәэсире бик зур                      ‡‡‡ Вл. Маяковский, «Сайланма әсәиямэ». җаваплы редакторы Ш. Маннур. Татпь сиздат, 1949 сл, 120 бит, бәясе 5 сум. булды. Аның иҗатын өйрәнүдән, аннан үрнәк алудан тыш, бик күп шагыйрьләр, Маяковский шигырьләрен тәрҗемә итү өстендә эшләп, үзләренең талант көчләрен сыныйлар. Әдәби хезмәтнең гаять авыр төрләренең берсе булган бу мактаулы эш аларга үзләренен иҗат м а стер л ы кл арын үстерергә ярдәм итә. Безнең татар совет шагыйрьләре дә бу өлкәдә күптән эшләп киләләр. Алар бөек шагыйрьнең үткен политик лирикасын гына түгел, бәлки илебез кичергән социалистик революция вакыйгаларын сурәтләүче «Владимир Ильич Ленин» поэмасы кебек зур полотнодагы әсәрен дә тәрҗемә иттеләр. Бу поэма, С. Баттал тарафыннан тәрҗемә ителеп, күптән инде аерым китап булып басылып чыкты. Хәзер инде бездә Маяковскийны татарчага тәрҗемә итүдә шактый зур тәҗрибә тупланды. Быел Тат- госиздат тарафыннан чыгарылган Маяковскийның «Сайланма әсәрләр» ‡‡‡ җыентыгы моны ачык раслый. Әлбәттә, бу тәҗрибәләр әле бөек новаторны татарчалаштыру өлкәсендәге кыенлыкларны тәмам хәл итүдән ерак торалар. Чөнки Маяковский гаять катлаулы һәм үзея- чәлекле шагыйрь. Аның шигырьләре бик үзенчәлекле, ирекле. Ләкин ул шигырь үлчәве белән араны өзми, барк ритмик төрлелекне генә тудыра Ритм исә Маяковский шигырьләренең төп көче, төп энергиясе. Шунын белән бергә ул рифмага да зур әһәмият бирә. Аиың рифмалары гадәттә күренмәгән, очрамаган рифмалар. Маяковскийны тәрҗемә иткәндә менә бу якларны бик нык искә алырга кирәк. Алай булмаганда, аның шигырьләре тәрҗемәдә
123 
 
 
прозага, ә шагыйрьнең интонациясе, иҗади алымы, хәрәкәтләре исә карикатурага, маскага әйләнүе мөмкин. Маяковский шигырьләрен тәр- жемә итүчеләрдән Г. Кутуй, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, С. Баттал иптәшләр авторның образлар системасына, ритм-рнфма төзелешенә һәм текстны аваз ягыннан дөрес бирүгә зур игътибар иткәннәр. Нәтиҗәдә тәрҗемәләрнең байтагы оригиналны лексик яктан гына түгел, бәлки фонетик яктан да җитәрлек тулы бирә. Бюрократизмны бүре кебек Чәйнәп ташлар идем, явызны... Мандатларны сөймим. Кәгазь чүбе Ник кадалмый шунда. Ә моны../ Маяковскийның менә шушы юллар белән башланган «Совет паспорты» турында шигыре Ә. Фәйзи тәрҗемәсендә оригинал белән бик нык аһәңләшә. «Сул Марш», «Җәй көне дачада Владимир Маяковский- ның башыннан узган искиткеч бер вакыйга», «Утырышлашканнар» шигырьләре, дә Г. Кутуй, Ә. Исхак иптәшләр тарафыннан яхшы тәрҗемә ителгәннәр. Әйләнегез марш белән! Сүз даулары бетсен хәзер. Ораторлар, тын булыгыз! Сезнең Сүз, Иптәш маузер. Бу юлларны укыгач, чыннан да шагыйрь дәртле, көчле тавышлы агитатор булып күз алдына килеп баса. Г. Кутуй биредә автор строфасындагы киң сулышны татарчада да үткен, кыска, яңгыравыклы итеп бирә алган. Социализм җиңү тантанасын тирән хис итү белән сугарылган «Бөтен тавыш белән» һәм Маяковский иҗатының таҗы булып саналган «Яхшы» поэмаларыннан бирелгән өзекләрдә дә Ә. Исхак, С. Баттал иптәшләрнең тырышып эшләгәнлекләре күренә. Ләкин болар белән беррәттән җыентыкка кергән шигырьләр арасында әдәби яктан эшләнеп җитмәгән тәрҗемәләр дә шактый зур урын алып торалар-. Менә «Куз- иенкстрой турында һәм Кузнецк кешеләре турында хикәя» шигыре. Ул социалистик төзелешнең җиңүенә тирән ышаныч белән сугарылган, аның һәр юлы Ватанга булган кайнар мәхәббәт белән сулый. Дүрт елдан соң менә биредә ' булыр шәһәр бакча. Бу юллар шигырьдәге мәгънәнең 
образлы үзәген тәшкил итәләр һәм барлык рифмалар оригиналда шушы үзәккә тупланганнар. Моның белән образ монументаль ачыклыкка ирешә һәм хәтердә кала. Ә. Фәйзи иптәш исә тәрҗемәдә моңа ирешә алмаган. Аның тарафыннан сайланган рифмадаш сүзләр «бакча» белән аһәңләшмиләр. Тәрҗемәче, артык мәшәкатьләнмичә, тексттагы җиңел хәтердә кала торган рифмаларны татарчага «аста — бакча», «шат — бакча», «баса — бакча», «аша — бакча» кебек аваз ягыннан охшашлыклары бик аз, яки бер дә булмаган сүзләр белән биргән. Шуның аркасында үзәк мәгънәне бирүче югарыдагы юллар шигырьнең гомуми авазын куәтләмиләр, ә, уңайсыз сугылган чөй кебек, тырпаеп кына калалар. Шундый ук кимчелек Ә. Фәйзи тәрҗемә иткән «Комсомол җыры»нда да кабатлана. Автор стиленең үзенчәлекле бер ягын билгеләүче рифмаларга тиешле игътибар итмәү сәбәпле, тәрҗемә урыны-урыны белән бөтенләй чәчмәгә әйләнеп китә. Мәсәлән, без китапның 58 битендә түбәндәге юлларны очратабыз: Карагыз — күпме миндә югалту булган, күпме чыгым сорый миннән минем хезмәт, һәм күпме киткән материалга. Әлбәттә, бу юллар әдәби тәрҗемә булудан ерак торалар. Биредә текстны хәтерләтүче тышкы формаль билге булып, юлларны өзгә- ләп бирү генә калган. Ә шигырьнең җанлы тәнен тәшкил иткән ритм, рифма турында тәрҗемәче һич тә кайгыртмаган. 61 биттә тәрҗемәче укучыларга автор исеменнән мон

 
 дый кытыршылыкларны тәкъдим итә: Алкышларда бүген үкерелгән бу одалар тарихка — һәм шигырьләр безнең икебез я өчебез эшләгән эшнең өстәмә чыгымы булып керерләр. Биредәге «одалар тарихка — һәм шигырьләр» кебек буталчык сүзләр өеме тәрҗемәченең бик җиңел кул белән эш итүен күрсәтеп торалар. Маяковскийда исә бу юллар менә болан яңгыры й лар. 
Эти сегодня стихи и оды, в аплодисментах ревомые ревмя, войдут в историю как накладные расходы на сделанное нами — двумя или тремя. Ә. Исхак тарафыннан тәрҗемә ителгән «Иптәш Неттегә — пароход һәм кешегә» исемле шигырьдә дә автор интонациясе бозылып бирелгән. 
Я недаром вздрогнул. Не загробный вздор... Оригинал менә шулай яңгыравыклы, егәрлекле башлана. Моны бирү өчен ул сузык авазларны «р» авазы белән чиратлаштыра һәм шулай итеп эмоциональ егәрлеккә ирешә. Тәрҗемәче моңа игътибар итмәгән. Минем сискәнүем булмады юкка. Түгел бу — теге дөнья әкияте • дип, ул автор интонациясен баштан ук хикәя итү тонына кайтарып калдырган. С. Баттал тәрҗемә иткән «Яхшы» поэмасыннан бирелгән өзектә дә шигырьнең җанлы тәне урыны-уры- ны белән сүзлек скелетына әверелә. Сирәк йолдыз күзләре күрәләр, Казармалардан миллионный урамы буй лаж, Зимиийны камап киләләр, боҗрага алып, кексгольмчылар. Тексттагы эчтәлек биредә сүзгә сүз дөрес бирелгән. Беренче карашта шигырь формасы да Мая- ковскийны хәтерләтә кебек. Ләкин шигырь көчсез, сүлпән. Ни өчен? Чөнки ритм юк, рифма зәгыйфь, әдәби эшләнмәгән. Тәрҗемәнең кыйммәтен төшерүче мондый мисаллар китапта шактый күп. Без биредә аларның һәркайсы- на тукталып торырга кирәк тапмыйбыз. Чөнки китерелгән кадәр- лесе дә тәрҗемәдәге кимчелекләрнең характерын билгеләргә җитәрлек. Гомумән алганда, бөек шагыйрьне татарчалаштыруда әле җитди кимчелекләр бар. Бу —автордагы 
тирән эчтәлекнең яңа революцион форма белән органик берлеген тәрҗемәдә тулаем чагылдыра алмаудан гыйбарәт. Дөрес, сүз башында әйтелүгә • караганда, тәрҗемәчеләр Маяковскийның иҗат йөзен тулысы белән чагылдыру бурычын алга куймаганнар. Җыентыкка кергән тәрҗемәләр авторның иҗат йөзенә якын картина тудырсалар, алар үз бурычларын үтәгән дип саныйлар. Димәк, Тат- госиздат тарафыннан чыгарылган бу җыентыкның төп бурычы татар укучыларын оригиналга илтүче әдәби күпер хезмәтен үтәүдән генә гыйбарәт. Әлбәттә, бу фикер белән укучы килешә алмый. Чөнки хәзер тәрҗемәчедән оригиналны арттырмыйча, киметмичә гыйльми объективлык белән төгәл бирү таләп ителә. Авторның йөзе тәрҗемәдә дә эчтәлек, стилистик яктан гына түгел, хәтта мөмкин булган бөтен формаль үзенчәлекләре белән дә тулы чагылырга, тиеш. Чөнки Маяковский шигырьләренең татар телендә дә Маяковский шигырьләре булып яңгыравы — поэзиябезне сугышчан эчтәлек һәм яңа формалар белән баету дигән сүз ул. Моны безнең тәрҗемәчеләребез һичшиксез эшли алалар. Югарыда әйтеп узган уңышлы тәрҗемәләр бу фикерне ачык раслыйлар.