Логотип Казан Утлары
Повесть

САКЕН ЯЗЫ 


1 Абхаз язучысы Георгий Дмитриевич Гулиа 1913 елның 1 мартында, Сухуми шәһәрендә туа. Аның атасы — абхаз халык шагыйре Дмитрий Иосифович Гулиа — абхаз матур әдәбиятының нигезен салучы кеше. Г. Гулиа юл төзү инженерлары институтын бетерә; газета редакцияләрендә хезмәт итә. 1938 елда ул Абхазия АССР ның Халык Комиссарлары Советы янындагы Сәнгать эшләре идарәсенең начальнигы итеп билгеләнә; бер үк вакытта, 1945 елга кадәр, Абхазия Совет язучылары союзының җаваплы секретаре да булып эшли. 1943 елда Г. Гулиа га, художник буларак, Грузия ССР Верховный Советы Президиумының Указы белән Грузия ССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. 1930 елда Г. Гулиа үзенең «Тау итәгендә» исемле беренче повестен яза. 1936 елда аның «Үч» исемле повесте басылып чыга, 1937 елда «Учак янында» исемле хикәяләр җыентыгы һәм 1944 елда шигырьләр җыентыгы басыла. Аның журналыбызда басыла торган «Сакен язы» исемле повестена 1949 елда ССР Союзы Министрлар Советының карары белән 3 нче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде. 
Сакенда... Хәер, минемчә, иң элек Сакен дигән авылның кайда икәнен әйтеп китәргә кирәк. Дөнья картасыннан эзләп азапланмагыз сез аны — җир шарының андый аулак почмакларын сыйдыру өчен, дөнья карталарының масштабы артык кечкенә (бусы, әлбәттә, Сакен халкын борчып’} торган нәрсә түгел). Шулай да, әгәр күзегезгә Абхазия картасы чалына калса, Сакенны сез ул картаның төньяк-көнбатыш почмагын- нанрак эзләгез. Бик матур һәм һичшиксез игътибарга лаек булган бу авылны табигать үзе шулай мөмкин кадәр ераграк яшерергә карар биргән, диярсең. Үзегез уйлап карагыз: төньягыннан аны Кавказ тавының текә тармагы ышыклап тора, көнчыгыш ягында — биек һәм караңгы чырайлы Гуагуа тавы, көнбатыш ягында исә — Кылычтау. — Кирәк була- нитә калса дигәндәй, үзенең куенында һәрвакыт калын кар лавасы саклый торган мәкерле тау ул. Шулай итеп, Сакен авылы келәшчә белән 1 кысып алынган шикелле тора. Сез инде: көньягы калды бит әле, диярсез. Ләкин көньягыннан да Сакен юлын тугыз тау сырты һәм сигез тау елгасы киртәләп торалар — берсеннән-берсе коточкычрак киртәләр алар. Әкияттәге кебек бит, ә? Шулай түгелме? Ә шулай да Сакен авылы бар һәм яши! Кавказда булырга туры килгән туристларга Клухор дигән тау кичүе бик таныш. Шулай ук диңгез юлы да таныш аларга. Бу юл коты- 


 
рып ага торган Гуаидра һәм Кодор елгаларының текә ярлары өстеннән бормаланып уза. Туристларга, ялга туктаган минутларында, Гуандра елгасының Кодорга койган җирендә, тарлавыктан искән тау җиле алып килгән бал псле һаваны суларга туры килгән чаклар аз булмагандыр. Әгәр шулай булса, белеп торыгыз: әнә шул Сакен ягыннан килгән җил инде ул. Сакен бик борынгы заманнан ук яшәп килә; хәзерге көндә Кавказ дип йөртелә торган җир, әйтүләргә караганда, кайчандыр диңгез төбе булган, имеш. Шул диңгез төбе, күтәрелеп, коры җиргә әверелгәннән бирле яшәп килә ул Сакен. Кешеләр Сакенга ничек итеп үтеп керә алганнардыр һәм аларны анда килергә нәрсә тарткандыр — анысы билгесез. Тик бернәрсә ачык: кешеләр Сакенда борынборыннан яшәп киләләр. Ничектер, моннан кырык еллар элек, бирегә Сухуми шәһәр идарәсендә эшләүче, чахотка белән авыручы бер чиновник килеп төшә. Саф һава һәм арзанлы кәҗә сөте эзләп килә ул. Сакенда аңа боларның һәр икесен, кунакчыллык йөзеннән, бөтенләй буш бирәләр. Бу чиновник күп вакыт караңгы чырай һәм чытык йөз белән йөри. Андый чакларда аның янына килерлек тә булмый. Кайчакларда ул, төннәр буе йокламыйча утырып, үзенең калын дәфтәренә нәрсәдер яза. Сөйләшкән вакытларында патша һәм князьләр турында ул шундый начар сүзләр әйтә — колакларыңны томала. Дөрес, горур һәм үз сүзле кеше була ул, һәм шуның җәзасын татыр өчен бу авылга сөрелгән дә. Крестьяннар аны яраталар һәм аңа кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтәләр. Бервакытны бу чиновник таулар арасында бер таш кабер очрата. Бу кабер аңарда: «борынгы (бик борынгы) кешеләр, күрәсең, бу урынны юкка гына сайламаганнардыр», дигән фикер тудыра. Чиновник бу турыда үзе торган йорт хуҗаларына сөйли, ә тегеләр күршеләренә сөйлиләр. Сакен кешеләре, үзләре торган бу кызыл балчыклы җирдә адәм балаларының бик-бик күптәннән бирле яшәгәнлеген белеп, шатланышалар. Шушы чиновник (акыллы кеше була ул) ни өчендер, авыл янындагы бер соргылт кыяга игътибар итә. Крестьяннарга шул кыяның тузанын сукалана торган җирләренә һәм бакчаларына сибәргә киңәш бирә ул, ләкин аның бу киңәшен берәү дә тотмый. Тик шунысын әйтергә кирәк, аның әйберләре арасыннан (яз көне бу чиновник, авызыннан кан килеп, вафат була) «Сакен җирендә табигый фосфоритлар» дип исем бирелгән бер кулъязма табыла. Ул кулъязма бик озак вакыт кулдан кулга күчеп йөри, ниһаять, бик матур хәрефләр белән язылган булуына карамастан, аны тәмәкегә тартып бетерәләр. Хәер, аның беренче бите Сакен өйләреннән берсенең стенасында, каштан агачыннан ясалган такта ярыгын каплап, бик озак эленеп тора. Ул биткә язылган сүзләрне йорт хуҗасының малае укый, хәтта күңеленнән дә ятлый. Шулай итеп, чытык йөзле авыру чиновникның сүзләре малайның хәтеренә бик нык урнашып кала... Сакен тарихында соңгы йөзнең җанлы шаһиты булып, инде гомеренең ундүртенче дистәсен яши башлаган Шаигәрәй Канба карт хезмәт итә ала. Гомерендә ул Сакеннан ике тапкыр читкә чыккан: беренче юлы урланган атын эзләргә чыккан, ә икенче юлы күрше авылга, үзенең хисапсыз күп оныкларыннан берсенә кыз ярәшергә барган. Беренче чыгуында ул, аты белән чокырга егылып кулын сындырып кайткан, ә икенчесендә — атсыз калган, — атын тау түбәсеннән ишелеп төшкән кар басып үтергән. Шуннан соң Шангәрәй авылдан беркая да чыгып йөрмәскә ант иткән. Шулай итеп, Сакен кешеләре үзләренең тау эчендәге ояларыннан бик сирәк чыгып йөри торган булалар һәм аларга читтән килүче кунаклар тагын да сирәгрәк була. Сакен туксанынчы елларның ахырына кадәр, ягъни өязгә яңа начальник булып поручик Стуков килгәнгә чаклы, авыллар исемлегендә яши. 

 
Яна начальник, биредәге хәлләр белән танышкач һәм Сакен крестьяннарыннан берничә тиен акча алу өчен тугыз тау сырты һәм сигез тау елгасы аркылы кичеп йөрисе килмәгән ясак җыючыларның сүзләрен тыңлагач, Сакенны, бөтенләй дөньяда юк кебек итеп, авыллар исемлегеннән сызып ташларга карар бирә. Бәхеткә каршы, бу гадәттән тыш дәүләт актына карап, дөнья үзгәрми. Сакен дөньядан аерылган, ярым кыргын хәлдә, әүвәлгечә горур һәм кеше килеп җитә алмаслык булып яши бирә. Бер-ике сүз белән генә әйткәндә, Сакенның элекке тарихы әнә шундый. Хәзерге Сакенга килсәк, дөресен әйтергә кирәк, — искитәрлек авыл түгел ул. Безнең районга килегез сез — авылларыбыз берсеннән-берсе шәп: зурлар да, матурлар да, байлар да. Тракторлар дисәң, бездә хәзер алар буйволлардан да күбрәк. Юлларда йөк машиналары шундый тизлек белән йөреп тора, хәтта кайвакытларда бер-берсенә кабыргалары белән сыдырылып үтәләр. Күп кенә колхозларыбызны^ җиңел машиналары да бар. Бер сүз белән генә әйткәндә — байлар. Һәм менә шундый районда, кинәт — Сакен! Сакен турында баш ватучы райком секретарьлары да аз булмагандыр. Сакенны рәткә салырга чынлап тотынасылары да килә, ләкин ничек итеп тотынырга белмичә башлары ката. Ярый инде алай булгач, диярсез сез, аллага тапшырып, ташлагыз шул Сакенны. Башка авыллар турында языгыз; фәлән ул Сакен, төгән ул Сакен, артта да калган, барып йөрергә дә кыен, нигә кирәге бар аның сезгә? диярсез. Нигә кирәге бармы? — әйтергә генә ансат. Ә соң әгәр дә мин үзем шуннан булсам, әгәр дә ул минем туган авылым булса? Менә күрдегезме, хәзер инде сез үзегез дә минем белән килешерсез, димәк, мин, нәкъ Сакен турында сүз башлап, дөрес эшләгәнмен икән. Ә теге башка авылларда аларның үз хикәячеләре дә җитәрлек, аның өстенә, инде ул авылларның даны болай да аз таралмаган. Сакен йоласы буенча, мин сезне үзем белән таныштырырга тиеш идем. Минем тугай елым... Каһәр суккан Сакен. Шуның аркасында беренче сүзләрдән үк кеше алдында кызарырга туры килә. Кешенең тормышы, һәркемгә билгеле булганча, туган көненнән башлана. Мин кайчан туганмын соң? Сакенның элекке календаре буенча болай килеп чыга: мин, рус-япон сугышы башлану турындагы хәбәр Сакенга ишетелгән көннән соң алты ай узгач туганмын. Ул сугышның башланган һәм беткән вакытын билгеләү чүп тә түгел. Ә менә шул хәбәр Сакенга кайчан килеп җиткән — аны хәзер кем әйтеп бирә алыр икән? Шулай да, минем өчен әһәмиятле булган бу көнне аныкландыра торган икенче бер билге бар әле. Мондый хәл булган икән: мин туып, дүрт ел торгач, бик күп кар я}уган. Ә ул күп кар яуган ел— 1911 ел. Менә инде исәпләгез: сугыш турындагы хәбәр, гомеремнең беренче айларында мине шатландырыр өчен, Сакенга өч ел буе килгән булып чыга. Башка бик күп крестьян балалары кебек, мин дә көту көттем, кайберәүләр әйтмешли, тормышны табигать китабы буенча өйрәндем. Чын китаплар буенча укырга-язарга мин бары Совет заманында гына, ирен өстенә мыек чыга башлагач кына өйрәндем. 1933 нче елда мин шулай, тәмам художник булып җитә язган килеш, Сакенга кайткан идем. Кем буласымны белгәч, бөтенесе көлде. Ә авылдашлардан кайберләренең портретларын ясап биргәч инде, көлүдән туктап, гаҗәпләнергә тотындылар. Янәсе, Сакен кешесе дә фотограф белән ярыша ала. имеш! — Искиткеч яңалык иде бу. 1947 нче елның кышын һәм язын мин тагын Сакенда үткәрдем. Авылдашлар бу юлы минем икенче һөнәрем барлыгы турында белделәр (Канба карт мине писарь дип атады һәм ул минем писарь булуым белән бик горурлана). Ләкин хәзер сүз минем турыда түгел, ә яз турында, Сакен язы турында бара.

 
Әйе, Саксндагы ул көн, ягъни безнең хикәябез башланып китә торган көн, якты һәм кояшлы булды. Март ае бетеп бара һәм җылы һава язның пртә киләссн сиздереп тора иде. Җирдән пар күтәрелә. Елгалар һәм чокырлар өстендә үтә күренерлек җиңел, юка томан пәрдәсе бөтерелә. Ул, һава агымы белән югары күтәрелеп, куера бара һәм калын томан катлавына әверелә. Көмеш болын дип, бик зур исем белән йөртелгән хутор өстендә күпереп торган бер чын болыт барлыкка килде. Хутор бик текә тау итәге читендә торганлыктан, болытка китәр урын юк иде. Ул, корсагы белән биек нарат башларына ышкылып, вак кисәкләргә өзгәләнде, аннары тагын бергә кушылып, бер бөтенгә әверелде. Күрше тарлавыктай Сакен елгасы үзәненә үтеп керергә омтылган һава агымына буйсынып, ул акрынлап кына көнчыгышка таба үрмәләде. Аның артыннан куе зәңгәр күк йөзе ачылды һәм, кояш чыгып, җирне җылыта башлады. Ә менә елга үзәненә урнашкан Чикләвек Чокыры дигән хуторда (Сакен авылы читендә) бөтенләй яз иде инде. Ике хутор арасында ни барысы берничә километр гына, ә шулай да аерма зур. Биредә инде чишмәләр һәм аларның салкынча һавасы искә төшә, куе урман күләгәләре астына керәсе килә. Крестьяннар эшлекле караш белән җирне күзәтәләр, янәсе чәчә башларга вакыт түгелме? Ишек алларында язгы ялкаулык баскан этләр сузылып йоклап ята. Үләннәр яшәрә, кыш буе тавышлары онытылып беткән кошлар сайраша. Агачлар яфрак ярырга хәзерләнә. Җир өстенә, җиңелмәс көч булып, җылылык, чын мәгънәсендә язгы җылылык җәелә. Ләкин кояш никадәр яктыртып торса да, хәтта кыздырса да, апрель башында чишмә яннары ял итү өчен иң яхшы урын була алмыйлар әле. һава дымлы. Җир үзенең ниндидер катлаулары арасында, күңелгә урнашкан кайгылы уй шикелле итеп, кышкы салкынның калдыкларын саклый. Җир өчен кояш җылысы җитәрлек түгел әле; аның тик өстеннән генә пар күтәрелә, ә ярты карыш чамасы тирәнлектә исә февраль салкыны саклана. Ике хутор кешеләре дә файдалана торган чишмә янында Кесоу Мирба исемле, утыз яшьләр тирәсендәге бер кеше утыра. Ул, фәкать вакыт уздыру өчен генә булса кирәк, артык игътибар бирмичә, таяк шомарта. Аның тау көтүчеләре кия торган киң кырыйлы киез эшләпәсе бер кырыйда — юан таяк янында ята (бу‘ таяк аның яралы аягына, бигрәк тә текә тауларга менгәндә, терәк хезмәтен үти). Кесоу, өстенә яшел гимнастерка киеп, билен киң солдат каешы белән каты итеп буган. Тупас солдат итекләрен кәҗә мае белән майлаган. Тау һавасы шикелле саф һәм үтә күренмәле чишмәне дага рәвешендә тезелгән тәбәнәк таш кыялар әйләндереп алган. Таш кыялар тәбәнәк, үрмәле үләннәр белән капланган. Чишмә пыяладан коелгансыман күренә. Ләкин ара-тирә төшкәләп торган йомычкалар су өстендә бер- сеннән-берсе зуррак уннарча боҗралар ясыйлар. Тау егете шул боҗраларның ничек итеп төрле якка таралышуын күзәтә. Менә хәзер берничә минуттан соң шушы чишмә янында ике кеше очрашачак, ләкин берсе дә бу очрашуны тели торган кеше түгел. Юк, бер-берсснә дошман да түгелләр алар, ләкин яхшы дуслар дип тә әйтеп булмый. Алар арасында бер-берсен яратып бетермәү бар һәм шушы ук елга янына киләчәк өченче кеше, үз ихтыярыннан тыш, алар арасындагы бер-берсен яратмаучылыкны көчәйтә. Эш менә нәрсәдә: Нпкуалв исемле кеше бер кызга бик җитди рәвештә күз төшереп йөри, шул ук вакытта, аның фикеренчә, бу кыз артыннан Кесоу Мирба да бик тырышып йөри шикелле. Никуала үзе турында: инде миңа матур һәм ачык чырайлы бер кыены алырга бик вакыт, дип уйлап куйган иде. Бу план- 
ь

 
иы тормышка ашырырга торганда гына (Никуалага шулай тоелды бу), кинәт тау башыннан ишелеп төшкән кар шикелле, әлеге Кесоу килеп төшә, килеп тә төшә — бөтен эш тузылып та китә! Күрәсең, бу ике кешемен күңелендә Кесоу фронтка китәр алдыннан туган мәхәббәт суынып бетмәгән булса кирәк. Кесоу белән Никуала арасындагы начар мөнәсәбәтнең сәбәбе — яшерен көнләшүгә кайтып кала. Ләкин моңар- дан тыш тагын бер сәбәп бар, анысы бу ике кешенең эшкә булган мөнәсәбәтләренә кагыла дияргә була. Турысын гына әйткәндә, Никуала Кесоуны председатель урынын алуы ихтимал булган кеше дип исәпли, бу яшь һәм сәләтле кешене бервакыт авыл советына баш итеп куюлары мөмкин дип курка (бу, әлбәттә, Никуала өчен бик үк шатлыклы нәрсә түгел; мондый хәл булган тәкъдирдә, билгеле, Никуаланың авыл халкы каршында дәрәҗәсе төшәчәк). Кесоу исә, үз тарафыннан, авыл советындагы хәзерге тәртипләрне ошатмый, һәм ул үзенең бу карашын яшерергә дә җыенмый кебек күренә. Никуала, саклык белән генә куакларны аралап, чишмә өстенә карагач, аның беренче нияте тиз генә бу тирәдән сызасы килү булды. Ләкин соңга калды, аны Кесоу күреп өлгерде. Берни эшләр хәл юк, Никуалага, чишмә янына төшеп, сер бирмичә генә, сакенлылар әйтмешли, тешен ыржайтып, Кесоу белән күрешергә туры килде. Кесоу да шулай ук, бу очрашуга шатланудан бик ерак торса да, үз чиратында Никуа- ланы сәламләп каршы алды. — Җәһәннәмдәге кебек эссе! — дип куйды ’ Никуала, ул бераз! сакаурак сөйли иде. Ул нык һәм тәбәнәгрәк гәүдәле, урта яшьләрдәге кеше иде. Иөзе тулыланып, бераз симерә башлаган, тынгысыз күз каралары кысым күз кабаклары эчендә бик җитез уйнап тора. Ләкин ике рәт булып тезелгән таза һәм ап-ак тешләре, авызын зур ачып көлүе аны яхшы күңелле кеше итеп күрсәтә.. Никуала, үзенең чиксез зур кулъяулыгын суда чылатып алып, битен һәм муеннарын сөртте. Аннары, Кесоуның ниндидер бер ярамаган эшен фаш иткәндәй күз КЫСЫП: — Нишләп утырасың син монда? — дип сорады һәм, хәйләкәр күзләре белән чишмә чыгып ята торган чокырга карап, серле итеп өстәп куйды: — Аңлашыла... Никуала ясалма рәвештә көлеп җибәрде. Ул, яулыгын сыгып, яңадан суга тыкты да вакыт үткәрер өчен генә аны чайкарга тотынды. — Таяк шомартып утырам, — дип салкын гына җавап бирде Кесоу, таягын бер читкә ыргылып. — Ә син мине күрми дип беләсеңмени? — Никуала суга караган килеш елмая һәм аның ирен читләре кыймылдап тора иде. Кесоу һәрвакыт шат күңелле һәм ачу китергеч гамьсез булган бу кешенең су белән уйнавын күзәтә. Никуаланың таза, алсу яңаклары, яшь егетләрчә диярлек хәрәкәтчәнлеге Кесоуның ачуын китерә; чөнки ул аны шактый эшлексез кешегә саный иде. Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, Никуала йөзендәге кызыллык авыл советында председатель өстәле янында утырган чагында бик тиз бетә торган була. Кабинетта ул караңгы чырайлы һәм эре кешегә әйләнә, сүзгә һәм хәрәкәтләргә саранлана. Ул, бәлки, күңеленнән чын аучы булган кеше өчен язу өстәле янында утыруның кирәге юк, дип исәплидер (ә Никуала дөрестән дә яхшы аучы, анысын әйтми үтеп булмый). Ә инде аның ничек җитәкчелек итү эшенә килсәк, бу мәсьәләдә ул бернәрсәгә генә омтыла: тик аны борчымасыннар гына. Авыл эшенә кагылган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткән чакларда ул: «Тынычлык һәм тәртип кирәк»,—дияргә ярата. Бәлки, аны ялкаулык баскандыр, ә бәлки, ул үзен бөтенләй үз урынында түгел дип хис итәдер — шулай да була бит ул! Председатель булып утыру һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел!

 
Ул үз-үзенә еш кына: «Нәрсә соң ул Сакен?» — дигән сорау куя. һәм болай дип җавап бирә: «Таулар арасьпна килеп кысылган кызгылт җир кисәге. Бөтенләй аю өне диярлек»... Авыл советына килүчеләрнең күзенә еш кына төшенкелек күренеше ташлана: председательнең чытык йөзе, ватык тәрәзәләр, ыңгырашып ачыла торган тузган ишекләр. Авыл советын шушы хәлгә китергән төшенкелекнең сәбәпләре, бик ихтимал, председательнең әнә шул сүзләреннән килеп чыга торгандыр да. Никуаланың әйтүенә караганда, үз вакытында аңа да дары исен күп кенә иснәргә туры килгән. Кулыннан снайпер мылтыгын төшермичә, ике ел буе сугышып йөргән ул. Аның мылтык күбәген чуарлаган киртләчләр бу күбәкне күп тапкырлар яңагына терәгән кешенең сугышчан батырлыгы турында сөйлиләр... Сугыш бетә, Никуала өенә әйләнеп кайта һәм шунда ук, казанга эләккән тавык шикелле, авыл советына эләгә. Никуала үзенең председатель урынында утыруыннан бик үк канәгать булмыйча, күңелендәген яшерми әйтеп куя: «Орденнарыма карап кына сайладылар ла мине», — ди. Дөресен генә әйткәндә, Никуалага урман 4 һәм урманда яшәүче җәнлекләр генә чын рәхәтлек бирә алалар иде, чөнки ул тумыштан аучы булып туган кеше. Ләкин, шуңа карамастан, ул шушы көнгә кадәр председатель урынында утыра ала икән, авыл кешеләре аңа карата каты чара күрмичә түзеп киләләр икән, бу тик аның янында тырышып эшләүче башка кешеләр булганга күрә генә шулай булып килә. Алар, ягъни шул кешеләр авыл тормышын алга алып баралар һәм, дулкыннар өстендә утыртып алып барган шикелле, председательнең үзен дә алып баралар. Никуаланың эшкә тыныч каравы бик күпләрнең, шулар арасында Кесоуның да ачуын китерә. Ә кайвакытта Никуаланы җавапка чакырып карасалар да, ул һәркай- чан үзен аклый белә. Бер сүз белән генә әйткәндә, хәзергә бар да шулай шома гына үтеп килә иде әле... Кесоу, нәрсә дип сүз башларга белмичә, аучылык эшләре турында сораштырырга тотынды. — Быел ау уңышлы булырга тиеш, — дип куйды ул. — Уңышлы? — Никуала сызгырып куйды. — Күрәсеңме, әнә бөркетләр кая таба оча? Юк, урманда берни дә юк әле... Никуала, үлән өстенә ятып, кулларын баш астына куйды. Алар арасында сүз ялганып китә алмады. Кесоу үзенең фронт истәлеге булган зур кул сәгатенә карап куйды. — Ашыгасыңмыни? — дип сорау бирде аңа Никуала. — Әллә берәрсен көтәсеңме? — Ник алай дип уйлыйсың? — Шулай да?.. — диде Никуала, кысык күзләре белән Кесоуга көлеп карап. Бу сорау егетнең ачуын китерде, ул кинәт сикереп торды, каешын тагын да кыса төште. — Кара әле, — диде Никуала, — бәл*ки, син берәр кызны көтә торгансыңдыр?.. Шулай булса, мин китәм... Кесоу кып-кызыл булды. Шулай да ул йөзенә гаепсез ризасызлык билгесе чыгарырга азапланды; Никуаланың ымлавы урынлы булганга, юри шулай күренергә тырыша иде ул. — Ярар, мин шаярып кына... — диде Никуала, яулыгы белән суга чәпелдәтеп.— Була инде ул, Кесоу! Без бит барыбыз да кеше... Тукта әле, нигә ул Кесоуга болай мәгънәле итеп карый? Ни өчен биредән үкчәсен күтәрми ул?.. Иртәдән бирле Кесоуның күңелен җылытып торган алсу яктылык кара болыт кебек күләгә белән алышына, һәм егетнең йөрәге, каты итеп, еш-еш тибә башлый. — Бирегә килүчеләр күп булыр ул! — дип мыгырдап куйды Кесоу. — Берәүне дә суга килүдән тыя алмыйсың. S

 
— Тыя алмыйсьлц! Тыя алмыйсың!—дип көйләп, Никуала кычкырып көлеп җибәрде. Аннары яулыгын корытканчы сыгып, әйтте: — Я, ярый! Китәм... Ләкин нәкъ шул минутта куаклар яңадан селкенеп китте һәм чишмә янына бер кыз килеп чыкты. Кама (кызның исеме шулай) көтелмәгән күренештән, нәкъ куркынган кыр кәҗәсе шикелле (Сакен хикәячеләре яратып куллана торган чагыштыру), катып калды. Өстенә хәрби гимнастерка кигән бер генә егет урынына, шундый ук киемле ике егетне күргәнгә каушап калды ул. Ләкин Сакен кызлары, барлык башка көньяк илләрдәге кызлар шикелле үк, күңелләрендәген бик оста яшерә беләләр. Менә Кама, үзенә төбәлгән ике егетнең күз карашын тоеп, акрын гына су читенә төште. Башындагы аксыл яулыгын исе китмәгән рәвештә генә төзәтеп куйды, кувшинын җайлабрак тотты. Ул, әдәпле кыяфәт белән керфекләрен түбән төшереп, үзенең аяк астына карады. Ниндидер бер эчке тавыш Камага әйтә: «Тукта!» — ди. Бу һичшиксез алда хәтәр барлыгын сизенү. Ул хәтәр — канлы вакыйгалар белән дан алган шушы урынның үзендә үк яшерелгән төсле тоела, чөнки бу чишмә яны элек-электән гашыйкларның яшерен очрашу урыны хезмәтен үтәп килә һәм шуңа күрә күп вакытта ул үтерешү урыны булып та әверелә. (Сакенда бервакытта да көнчеләргә кытлык булганы юк.) Кесоу, караңгы чырай белән, сүзсез генә басып тора, Никуала мыскыллы елмая; кыз бу күренешкә карап: «Болар үзара кычкырышканнар булса кирәк», — дигән уйга килә. — Менә ичмасам кызык! — дип кычкырып җибәрде Никуала. Нәкъ сүз куешкан кебек! — Ә куешсак соң?—диде кыз, мутланып, һәм матур итеп башын артка ташлады да, ап-ак тешләрен күрсәтеп, елмайды. Кесоу тынььч булып күренергә тырышты: — Никуала безне алдан сүз куешып килгәннәр дип уйлый, — диде ул. — Ә шулай булса соң? — диде Кама, чәч толымын җитез генә артка җибәреп. — Минем белән очрашудан кем оялыр икән? — Кесоу башкачарак уйлый бугай, — дип куйды Никуала. — Мин? Ни өчен башкача уйлыйм ди? — Белмим. — Никуала кулъяулыгын үзенең чиксез зур чалбар кесәсенә тыгып куйды.—Ах яшьләр, яшьләр! Күрәм бит мин сезнең ничек кызаруыгызны. Ләкин менә нәрсә, Кесоу: уен — уен ул, ә эш — эш. Иртәгә советка кил, бик җитди сүз бар. Борын төбенә яз килеп җиткән бит, төшенәсеңме син? Ул чишмә ярына йөгереп менде һәм, күздән югалу алдыннан, аеруча басым ясап: — Төшенәсезме сез, яз!—дип кабатлады. Аннары, йөгереп барып суга чумган оста йөзүче шикелле, куаклар арасына ташланды. 

Кесоу белән Кама икәүдән-икәү генә бер бүлмә эчендә калган кебек булдылар, тик ул бүлмәнең ишеген әдәпле генә итеп, ләкин ачу белән шапылдатып ябып киттеләрсыман тоелды аларга. Гадәттә, мондый хәлгә калган чакларда тиз гепә бер фикергә килүе читен була. Кама, үзенең кувшинын җиргә куеп, аның корымланган урыннарын ком белән ышкыш чистартырга тотынды. Кесоу кулындагы таягы белән комга ниндидер кәкре-бөкое сызыклар сызарга кереште.  
10 
 
— Бигрәк уңайсызландың инде син, — дип куйды Кама, Кесоуга күтәрелеп карамыйча гына. — Минме? — Син шул. — Нишләп уңайсызланыйм ди мин? — Белмим. Бәлки, минем белән булудан ояла торгансыңдыр. — Кама! — Кесоу кызга таба бер адым атлап куйды. — Якын килмә, — диде кыз, аны ашыгыч кисәтеп, — тегенең качып карап торуы бар. . •' 4 Кесоу иреннәрен турсайтты. Кама, кызганып, аның янына утырды һәм аның кулын ТОТТЫ: — Нинди уйга баттың? Кыз, аның кулын сыйпап, күзләренә карый. Аның шаян күзләре егеткә шундый якын! Егет моны үзе дә күрә, ләкин кызның иркәләвенә каршы иркәләү белән җавап бирергә- көче җитми аның. — Ул сине ярата, — диде егет көч-хәл белән. Кама аның муенына асылынды һәм, иреннәрен аның колагына тиде- рә-тидерә, пышылдап әйтте: — Ә мин сине сөям!.. Кесоу, киреләнеп, үзенекен дәвам итте: — Билгеле, ул сиңа гашыйк... — Гашыйк булырга һәркем ихтыярлы... — Бәлки, аның өметләнергә сәбәбе бардыр. — Юләр, — дип пышылдады кыз, сөйгәненә сыенып. — Онытыйк аны! — диде, ә күңеленнән: «Шайтан шикелле . көнче» — дип, көлеп куйды. Ә «шайтан» дигәне бу минутта маңгай астыннан гына карый һәм үзенең бераз гына көлке хәлдә булуын сизә иде. Ләкин, ирлек тәкәбберлегенә зарар китермичә генә, ничек итеп бу уңайсыз хәлдән чыгарга соң? Кайчандыр Сакен ирләре тау халыклары арасында иң шәфкатьсез көнче дип дан алган булганнар, ә хатын-кызлары юаш һәм басынкы исәпләнгәннәр. Ләкин, Сакенда мәктәп ачылып, укытучы, врач, терлек докторы килгәннән соң да бик күп сулар акты инде. Ара-тирә булса да, газеталар да килеп чыга торды бу якларга. Һәм Сакен кешеләренең, үзләренә дә сизелмичә, холыклары үзгәрә башлады. Мәсәлән, егетләрнең сөйгән кызларына ошарга тырышуларын, ә кызларның сайланырга яратуларын һәм тормышка чыгу мәсьәләсендә үз карашларын әйтә башлауларын күреп, гаҗәпләнеп калдылар алар. Сакен кешеләре хәзер инде, ихтыярсыз, көндәшләренә карата сабыррак эш итә торган булып киттеләр. Үзләрен борынгыдан килгән Сакен кешеләре итеп, Сакен җиренә имән шикелле тамыр җибәргән итеп исәпләүчеләр исә, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрендәге карашларның һәм гадәт-йолаларның үзгәрүенә шаккаталар иде. Сакенлылардан, үзләрен иске гадәт- йолаларны саклаучы дип игълан итеп, сугышчан кыяфәткә кереп, борынгыдан калган гадәтләрне яклап маташучылар да булгалады. Ләкин андый кеше үзе өчен бәладән башка берни дә чыгара алмый, һәрвакыт адәм көлкесенә кала иде, чөнки тормыш зур адымнар белән алга бара иде. Ләкин, шулай булса да, теге яки бу сакенлының табигатендә, булган кайбер яклар бик читенлек белән генә үзгәреп килә. Ерак барасы да юк. Менә Кесоу үзе үк шундый тәкәббер холыклы кеше. Ул үзенең хаклы түгеллеген бик яхшы белә, ләкин моны ачыктан-ачык итеп әйтеп бирергә һич риза буласы килми аның... Менә ул аягындагы ярасы) сызлый башлаган кеше булып күренергә теләде. — Сызлыймыни? — диде Кама. — Сызлый, әрни, — диде Кесоу, йөзен чытып.  
11 
 
Кыз яңадан кувшинын чистартырга тотынды. Үзе кувшинын юа, үзе Кесоу белән сөйләшүендә дәвам итә ул. — Әрниме, сызлыймы — барыбер. Аягыңны дәваларга кирәк сиңа. Кыш буе яттың бит инде шуның белән, тагын сызлавы бар. — Врачыгызга бармыйм, — диде Кесоу. — Нәрсә белә соң ул? Эчәргә генә белә. Менә безнең частьта бар иде ичмасам врач! Врач кына түгел, профессор! Дөрес, ул да эчәргә ярата иде, бар иде андый гөнаһсы. Әмма ләкин башлы кеше иде! Акыл иясе иде! — Хәзер кайда соң ул акыл иясе? Эчеп эштән чыккандыр әле, күп булса. — Юк, снаряд тетеп ташлады аны. Львов янында. Алар бераз сүзсез тордылар. — Аягыңны дәвала, югыйсә гарип булып калырсың,—диде Кама борчылып. — Шуннан син яратмассыңмы? — Тәкәбберлекне җенем сөйми, — диде Кама һәм кувшинын богырда- тып суга чумырды. — Төзәт аягыңны. Председатель нәрсә әйтте, ишеттеңме? Яз җиткән, борын төбендә! Кесоу, кояшта иркәләнгән песи шикелле, тәмле итеп киерелеп куйды. — Яз килеп җиткәнен башлап мин үзем күрдем, ә синең председателең түгел, — диде ул. — Язга шундый бернәрсә хәзерләдем мин, исең китәр әле менә. Кыеның йөрәге чымырдап куйды. Нәрсә әйтергә тели бу егет? Ләкин сер бирәсе килми, кызыксынуын сиздермәскә тырышып, болай ди ул: — Исем китәр? Минемме? Дары уйлап чыгарырга җыенмыйсыңдыр бит? Егет яна гьша сындырып алган агач ббтагын, баш турысында әйләндереп, куаклык эченә ыргытты. — Көчлерәк шартлаткыч бар вакытта, нишләп дары белән маташыйм мин, — диде ул, җитди итеп. — Безнең эш — җир эше. — Менә шушы җирне әйтмисеңме тагы? — диде Кама, аның аяк астына бер уч сары ком ыргытып. — Әйтсәм соң, җир түгелмени бу? Шушы җирне сагынган чаклар да булды безнең. Ә җырда соң, юкка гына җырлаганнар дисеңмени: Китәм мин бу җирдән, Китәм мин бу җирдән — Мәңгегә аерылам. Ә иртән чык булып, Эх, иртән чык булып, Кайтам яңадан! Кесоу бу җырны кызык итеп, көен бозып җырлап күрсәтте. Аннары, кинәт бүленеп, Камага кырт кына сорау бирде: — Кама, могҗиза күрәсең киләме? Кыз иңбашларын җыергалап куйды. Нәрсә әйтергә тели соң бу егет? — Син бит бервакыт үзең, дөньяда бернинди дә могҗиза булмый, дигән идең. Мәктәптә дә безне шулай өйрәттеләр. Кесоу, сабырсызланып, кулын селкеп куйды. — Мин сораганга җавап бир син. — Нәрсә эшләргә җыенасың соң син? — Минме? — Кесоу, аякларын киң итеп аерып басып, бөеренә таянды.— Тыңла. Председатель яз турында бик күп сөйли, ә мин шундый нәрсә хәзерлим... Гектарына биш йөз пот кукуруза алырга хәзерләнәм мни. Я, ничек? — Ә, менә син ни турында әйтәсең икән! — диде кыз, күңеле сүрелеп. Кайдан алмакчы буласың син ул биш йөзне? Йөзгә дә тутыра алганыбыз юк бит әле!
12 
 
— Димәк—могҗиза дигән сүз. — Синец белән могҗизалар турында сөйләшеп торырга вакытым юк минем, — дпде кыз. Нәрсә инде бу Кесоу, тапкан кызлар белән сөйләшер сүз! Көләме әллә ул Камадан? Ләкин Кесоу, ниндидер бик күптән булып үткән бернәрсәне хәтере- f нә төшергән кебек, бик җитди итеп сөйли. — Хәтерлисеңме син... Юк ла, кая аны сиңа хәтерләргә... Яшь бит әле син... Әүвәл заманда безнең авылда бер чиновник торган, диләр. Чирле кеше булган. Үлгән инде ул. Әнә шул кешенең язып калдырган сүзләрен ятлаган идем мин. Ул кәгазь мин ята торган урын янына, стенага ябыштырылган иде. Таш кыя турында язылган иде ул кәгазьдә. Шәфкать кыясын беләсеңме син? Безнең өй артындагы кыя ул. Ул кыя турында инде безнең Сакенда сугышка чаклы ук сөйли башлаганнар иде. Кыскасы, күрербез әле... Кама сулы кувшинын иңбашына куя; Кесоу кувшинның кыс өчен авырлыгын сизеп, аңа ярдәм нтмәкче була. Ләкин кыз аның кулын читкә тибәрә. — Мин үзем,—ди ул һәм сукмакка таба кузгала. — Ә син минем арттан барма. Күрерләр. Хуш. Кесоу яңадан чишмә янына әйләнеп килә. Каманың аяк астындагы комның шыгырдаганын ишетә ул; әнә куаклар үтәли аның яулыгы күренеп калды, һәм менә, Кесоу яңадан ялгыз. Уйга чумып, суга карап тора ул; суда аның уйчан, карасу йөзе, ике каш арасындагы тирән җыерчыгы, кысылган иреннәре чагыла. Үз башында туган уйларга кояш нурлары астында ялтырап яткан чишмә төбеннән җавап эзлә- гәнсыман күренә ул. 
4 Шул ук көнне авыл уртасына таба бара торган юл буйлап атлаучы берәү үзенең тышкы кыяфәте белән игътибарны җәлеп итте. Ул, ни кылындырыптыр, шинелен башлыксыман итеп, башына бәйләү әмәлен тапкан; өстендә җиңсез сырма, солдат чалбары, аякларында зурлыклары күзгә бәрелеп торган ботинка. Чалбарьша зур-зур булып балчык ябышкан иде аның. Ботинкасы, су белән тулган шикелле, баскан саен шапырдый, ә хуҗасы исә аларга вакыт-вакыт нәфрәтле караш ташлап алгалый. Уң яклап та, сул яклап та тузган читән сузылып киткән. Ерак түгел, нәкъ юл буенда, кечкенә бер каралты күренә. Юлчы үзенең зур ботинкасын нәкъ әнә шул каралтыга таба юнәлдергән иде инде. Каралтыга килеп җитәрәк (каралты дигәнебез — авыл потребитель җәмгыяте кибете иде), таныш түгел юлчы кәефле итеп җырлап җибәрде: Кем урамы бу? Кемнең йорты бу?.. Шактый кычкырып, кибет эченә ишетелерлек итеп җырлады ул. Сакенда сирәк ишетелә торган бу иске җыр бик тиз үзенә игътибарны җәлеп итте. Кибет эченнән йөзләре кызарышкан берничә кеше килеп чыкты. — Нинди чалма кигән ул башына? — диде берсе. — Күктән төшкәндер бу, башкача булмас, — дип куйды икенче берсе. Кибет мөдире Адамур чиктән тыш юан, шулай да әлегә бөтенләй ук шарга әверелеп өлгермәгән кеше иле. Ул үзенең өченче ияген (өстән аска таба санаганда) кашырга тотынды, үз фикерен әйтергә ашыкмады, тик гаҗәпләнүдән катырак мышнады гына. Шул ук вакытта аның каш-  
13 
 
лары, пеләшенә кадәр җитә язып, сикереп куйдылар. Ә мыеклары — аеруча мактаныч билгесе булып санала төрган мыеклары!—бөтенләй диярлек тәпи бастылар. Юлчы үзенең адымнарын тизләтмәде дә, акрынайтмады да, һаман җырлый-җырлый кибет янына килә бирә иде ул. — Түбән яктан килүче беренче карлыгач,—диде Адамур. — Димәк, юл ачык, дигән сүз, — Ә без аны хәзер белербез. Юлчы, зур булып җыелып яткан суны әйләнеп үтеп азапланмыйча, аны аркылы кичеп, туп-туры кибеткә таба килде. — Яшәсен сакенлылар!—дип кычкырып җибәрде ул күтәренке тавыш белән. — Рота, смирно! һенде һох! * Сакен кешеләре моңа чиктән тыш гаҗәпләнделәр һәм аны ничек дип аңларга да белми аптырап калдылар. — Вольно,—дип һаман үзенекен дәвам итте юлчы һәм, башын селкеп, шинелен җиргә төшерде. Аннан соң ул, дусларча итеп, йодрыгы белән Адамурның корсагына төртеп алды. Болай исәнләшүен күргәч, юлчының Рәшит Доуа икәнлеген танып алдылар. Үзенә генә хас булганча, исәнләшкән вакытта кешенең корсагына төртү гадәте булган бу егетне, ни өчендер, сугышта үлгәнгә исәпләп йөриләр иде. — Рәшит!—дип кычкырып җибәрде берьюлы берничә кеше һәм читтән кайткан кеше дуслары кочагына эләкте. Аннары аны, бик үз кешеләрчә итеп, тартынып-нитеп тормыйча, төрле ягыннан әйләнде- реп-әйләндереп карарга тотындылар. Шулай итеп, аның чыннан да Рәшит дигән әйбәт егет үзе икәнлеген дөресләделәр алар. Рәшитнең авылдан китүенә алты ел иде инде. Шул алты ел эчендә ул бөтенләй диярлек үзгәрмәгән булып чыкты. Дөрес, йөзе бераз каралып, ябыга төшкән, шуңа күрә, болай да оэын һәм бөркетнеке шикелле кәкрәеп килгән борыны тагын да озынрак һәм кәкрерәк булып күренә, маңгае аркылы зу|) җөй — күптән төзәлгән яра эзе сузылган. Рәшитне иң элек кибет эченә, аннары ниндидер бүлмәгә этеп алып керделәр; ул арада бер мичкә өстенә дә менеп атланган иде инде ул. Башкалар да аның артыннан калмады. Ниһаять, бөтен компания буш әрҗәләр һәм мичкәләр арасына урнашты. Рәшит, әдәп саклау йөзеннән: — Исәнлек-саулыкмы? — дип сорады һәм идәндә тезелешеп утырган бутылкаларга күз йөртеп алды.—Сакен үз урынындамы? — Бер генә карышка да урыныннан күчкәне юк. — Бик шәп. Ә гарнизон ничек? — Җир тырный. Шушы мәгълүматлар кунакны тулысынча канәгатьләндерде, күрәсең; ул тынып калды. Бу минуттан файдаланып, Адамур аңа бер стакан кызыл аракы салып бирде. — Антон, — диде ул, күз кабаклары шешеп торган кечкенә буйлы кешегә карап, — яле, кунакка саулык теләп җибәр әле... ч Стакан бөтен компанияне әйләнеп чыкты, ә кунак аны өч тапкыр авызына алды. — Я, Рәшит, кайда булдың син? Нишләп йөрдең? Рәшит, чүрәк ашый-ашый, кыска, ләкин шактый бизәкле итеп, соңгы вакытларда үзенең кайларда һәм ничек яшәгәнен сөйләп бирде. — Теге шау-шулы вакыйгадан соң... — диде Рәшит. Ул бер мәҗлестә булган сугыш турында әйтә иде; ул сугыш аның өчен бик шәп булып чыкмаган иде, аның маңгаендагы яра эзе дә әнә шул сугыш истәлеге иде. — Әйе, шул шау-шулы вакыйгадан соң, димәк, мин бер шәһәргә барып чыктым. Бер оешмада эшләп, итекчелек һөнәренә өйрәндем. Аннары сугыш... Фронт... Карпат таулары! — беләсеңме? Булмаган җир калмады, әллә кем әйтмешли, бик күп дары иснәдем... һенде һох!  
14 
 
— Ярый, кайттың әле, ходайга шөкер!—диде Адамур, чаркага аракы салын. — Ә без монда синең турыда бик күңелсезләнгән идек. Югалды, — без әйтәбез, — Рәшит. Кызлар да бик сагындылар үзеңне,* чын, чын! Менә сөенерләр инде хәзер. Бөркет кайтты бит! Әлеге Антон исемле кеше, урынлы-урынсыз гына итеп икс-өч авыз сүз бытылдады да, ялт итеп, чаркасыи төбенә чаклы эчен куйды. — Таныш-белешләр исән-саумы? — Кем турында беләсең килә, атап әйт. Адамур, үрелеп, балчык чүлмәктән кыяр алды да авызын чапылда- та-чапылдата бармакларын ялап куйды. — Никуала ничек?—диде Рәшит. — Җәнлекләрнең бәхетсезлегенә каршы, исән... Хәзер авыл советын алып бара. — Ә Шангәрәй? — Тагын бер ун елсыз үлем турында ишетәсе дә килми әле аның. — Сһо! йөз илле ел — бер кеше өчен күбрәк түгелме соң ул? — Түгел, ди. — Алай. Ә Мирба карт? — йөри. — Кызы? — Кенәри кебек... — Ә теге кем... Кесоу? — Кайтты. Кыш буе ятып чыкты — аягы сау түгел аның... Болай тиккә генә әйләнеп кайтмаган егет, үзе турында бик зур уй белән кайткан... Чарка кулдан кулга күчүендә дәвам итте. — Үзе турында бик зур уй белән кайткан дисеңме? — Әйе, нинди генә әле! Тәнкыйтьли!.. Якын да барырлык түгел үзенә... Имеш, безнең җир аңа ошамый. Уңышны аз бирә, имеш... Кыскасы — акыллы баш булган! — Аның ишеләрне генә күрмәгән без!.. Ә укытучы кисәкләре ничек? — Күбәя баралар алар. — Врач? — Яңа кеше... Дуслык хакына җанын бирә торган кеше инде... — Молодец!.. Ә Тараш? Иншалла, исәндер бит? — Ничек дип әйтергә инде сиңа?—диде Адамур һәм, зур итеп чүрәк сындырып алып, авызына тыкты. Ул, чүрәген чәйнәп йотканчы, дәшми торды. — Ничек дип әйтергә соң сиңа? Соңгы елларда ул колхоз председателе булып эшләде. Бик яхшы работник иде. Чиргә тарыды шул — чахотка... Җәй көне үк теге нигә җибәргәннәр иде үзен... — Кем җибәрде? — Кем булсын? Колхоз... Тукта, кая иде соң әле? Ә, әйе, туры Гөлрипшнең үзенә җибәрделәр. — Ә акча кайдан алдылар?.. Колхоз бирдеме?.. — Яхшы кеше иде бит. Яхшы кеше өчен һәрвакыт акча табыла ул. Шундый шәп җитәкчелек итә иде колхозга, туганкаем... Искә төшерә башласаң, туганкай, сугышка чаклы ниләр генә булмады. Курортка булсын, берәр курска-фәләнгә укырга булсын — бик күп кеше җибәрелде бит. Бары да колхоз исәбенә. Хәзер, сугыштан соң бераз хәл алу белән, тагын җибәрербез, диләр. Ни әйтсәң дә, кешегә карата игътибар бар, дигән сүз, — Адамур, Антонга күз кысып, җиңе белән мыегын сөртеп куйды. — Димәк, башсыз торасыз икән әле, председателегез юк икән?.. Председатель эшен кем алып бара соң? — Вакытлыча Константин, — дип куйды Антон. — Константин, дисеңме? Константин?.. Кем соң ул Константин? — Өченче бригада бригадиры инде! Правление члены, безнең партоешма секретаре.  
15 
 
— Беләм бугай, — дип куйды Рәшит мыгырдап кына. Ни белән булса да кайчандыр үзенең ачуын китергән кешене исенә төшерергә яратмый иде Рәшит. — Ә соң безнең тимерче — Салуман ни хәлдә? Адамур ниндидер бер чүпрәк белән кулын сөртеп алды. Антон авызын чапылдатмый башлады, башкалар да тынып калдылар. — Сугышта үлде,—диде Адамур. — Ростов янында үлгән. — Әйе... Кызганыч!.. Яхшы кеше иде. Әллә кем әйтмешли, авыр туфрагы җиңел булсын. Ирләр сүзсез генә эчеп җибәрделәр. — Тагын кемнәр кайтмады? — дип сорады Рәшит караңгы чырай белән. — Һашим белән Сәет агалы-энеле икесе дә кайтмады, — дип җавап бирде Адамур, — укытучы Давыд Алан... Михаил Ранба, тагын аның туганнан туган энесе Гач... Рәшит аны бүлдерде. — Әйе, дусларым,—диде ул, стаканын тутырырга ымлап.— Сакен кешеләренә дә эләкте. Кайларда-череп ята икән инде аларның сөякләре?— Рәшитнең маңгае тирәнтирән җыерчыклар белән капланды, ул, иренен кысып, бармаклары белән мичкә төбен барабанлыи-бара- банлый, сүзен дәвам итте. — Кыскасы, бәла-каза дигән нәрсә безне дә читләтеп үтмәгән. Димәк, без дә җәфа күргән. Шулай да, тегендә ниләр булганны күрсәгез икән сез... — Ул җилкәсе аша гына баш бармагы белән төртеп күрсәтте.— Бөтен-бөтен шәһәрләр юк ителде... Ә күпме халык йорт-җирсез калды? Безнең халык бит ул. Бүлмә эчендә тынлык урнашты, һәркем уйга чумды. Антон, стаканын куеп, бутылканы үзеннән арырак этәрде дә тирән көрсенеп алды. Рәшит, күзләрен бер ноктага текәп, хәрәкәтсез калды, башкалар да башларын түбән салдылар. Адамур, хуҗа кеше буларак} кунакларның кәефен табуны үзенең бурычы санады. — Эх, шайтанны! — дип кычкырып җибәрде ул. — Авылыбызда тагын бер кияү буласы егет артты бит. Озакламый туй буласы! Компания бердән кычкырып көлеп җибәрде. Рәшит уңайсызланды. — Иртәрәк әле, — диде ул. — Менә урнашыйм, берәр эшкә тотыныйм... Шул чагында инде... Адамур аңа сүзен әйтеп бетерергә дә бирмәде: — Иң кирәклесе, Рәшит, — исән-сау булуың! Тагын ни кирәк? Синнән башка күңелсез иде авылда: чын мәгънәсендә ирләр дә юк иде. Сакен егетләренә хас булган эшләр дә булмый иде. Рәшит мичкә өстеннән сикереп ук төште. — Ә менә хәзер бары да булыр, Адамур! Мин менә болай уйлыйм,— Рәшит йодрыгы белән мичкәгә шундый итеп сукты, мичкә яңгырап китте, — менә болай: мин тау кешесе... Без барыбыз да шундый... Димәк, минем канымда теге ни... бар дигән сүз... Нәрсә соң әле, ничек диләр соң? Канымда исерткеч бар диләр шикелле? Ә? Законнарыбыз да безнең борын-борыннан килгән үз законыбыз. Син, тагын, шуны хәтереңдә тот: син ир кеше. Шулай бит? Сакен егетләренә хас эшләр булачак, Адамур, булачак! Бабаларыбызның кабер туфрагы белән ант итеп әйтәм, булачак андый эшләр! Кем каршы? Бары да минем яклы! Ул чайкалып китте һәм чак-чак кына аракысын түгеп җибәрмәде. 
5 Гадәттән тыш саф, үтә күренмәле »иртә иде. Бер генә болыт кисәге дә юк,—әйтерсең, дөньяны каплап торган чиксез зур пыяланы чиста итеп сөртеп чыкканнар. Бөтен күк йөзенә тоташтан зәңгәрсу тигезлек җәелгән, тик аның чит-читләре генә аксыл-алсу төскә буялган. Үлән өстендә — эре-эре чык бөртекләре. Морҗадан чыккан төтен, тырышып
16 
 
сырланган баганасыман, югары күтәрелә. Көннәрнең әйбәтләнеп китәсе әллә кайдан күренеп тора. Кесоу, нәрсәгәдер колак салгансыман, киң ишек алды уртасында’ басып тора. Сыерлар мөгрәгән, эт өргән тавышлар ишетелә, ә зәңгәр күк йөзендә беренче булып ауга чыккан ялгыз лачын әйләнеп йөри. Кесоуның атасы Якуп сыкраиа-сыкрана баскычтан төшеп килә. Аның биле бераз гына бөкрәя төшкән, үзе буйга улыннан тәбәнәгрәк һәм чандыр. Зур, зәңгәрсу күзләре аның тау кешеләренә, хас булган очлы йөзендә ят булып күренә. Сакалы кыска аның, калын мыеклары иренен каплап, салынып тора. Яшь чагында тормыш иркәләмәгән аны; киресенчә, аңа карата артык кырыс булып, вакытыннан иртә картайткан. Ул әледән-әле авырып-сырхап тора, шулай да әле һаман бик тырышып эшли. Ләкин хәзер сизелерлек дәрәҗәдә көчсезләнгән иде ул, — шундый иртә көчсезләнү! Ул бит әле алтынчы ун белән генә бара! Моннан илле еллар элек Мирба фамилиясе һәр ике җенестән шактый күп кешене берләштереп торган. Бу гаилә.белән бик нык исәпләшә торган булганнар, бәлки, аңардан бераз курка да торган булганнардыр әле. Якупның абыйсы Караман Мирба чаялыгы белән дан казанган кеше булган. Кавказ тавы артына барып, сатып та алынмаган һәм бүләк итеп тә бирелмәгән терлекләрне куып алып кайта торган булган ул. Якупның агалары да бик гайрәтле һәм тәвәккәл кеше булганнар. Ләкин Сакенда баш булган Маршан князьләре аларны, үзара сугыштырып, берсеннән берсен үтертергә, шул юл белән аларның нәселен көчсезләндерергә тырышып килгәннәр; чөнки көчле агайэнедән торган Мирба нәселендә тыгыз бердәмлек булса, аларның авылда князьләр йогынтысын йомшартуга тәэсир итүе ихтимал булган. Халык дөрес әйтә шул: «Ахмак кеше кулы белән елан тоталар», ди. Якуп ыру эчендәге үч алу көрәшендә корбан булу бәласеннән очраклы рәвештә генә котылып калды. Әнисе ягыннан булган әбисе үзләренә алып китеп өлгерде аны. Ул шул әбисендә үсеп буйга җитте. Сакенда агай-эне арасындагы суеш дәрте басылып, тынычлангач кына атасы йортына, дөресрәге, атасы йортының җимерек калдыкларына кайтты ул. Аңа тормышны яңа баштан корырга һәм авыр крестьян тормышының ачысын байтак кына татырга туры килде. Аның кукурузасы гадәттә апрельгә кадәр генә җитә иде, ә елның калган өлеше алладан өмет итү белән дигәндәй үтә иде — ягъни — чак-чак кына җанын саклап кала иде. Үзе читтә чагында, аның атасыннан калган җире бик кечерәйгән, аның күп өлеше күршесе һәм ерак туганы булган Адамур кулына күчкән. Аның өстәвенә, ул җирнең булган кадәресе дә уңыш бирергә дигәндә шул кадәр саран иде, аңа ышанып, тормышны азмы- күпме яхшырту турында уйларлык та түгел иде. Ләкин 'Якупка гомер буена нужа чигәргә туры килмәде, — ниһаять, бер килеп, бәхет елмайды аңа. Күрәсең, анасы мәрхүмнең үлгәндә теләгән теләге кабул булгандыр. Бервакыт аңа мул гына итеп җир кисеп бирделәр: «Бу җирне сиңа революция бирә!» — диделәр. Якуп моңа аптырап китте. «Кайда соң ул үзе революция?» — дип сорады ул. «Ул инде биредә», — дип җавап бирделәр аңа шәһәр кешеләре. Әйе, дусларым, куандырдылар ул чакта Якупны, әйе, башка бик күп тау кешеләрен бәхетле иткән кебек, аны да бәхетле иттеләр. Сакен кешеләре бервакыт: «Колхоз оештырьнп җибәрсәк, яхшы булыр иде», — дигәч (ә бу сүзне алар моннан ун ел чамасы элек әйттеләр), һәм Якуп, крестьян йөрәгенә шундый якын, шундый газиз булган бу сүзнең мәгънәсенә төшенгәч, үзе дә әйтте: «Колхозчы буласым килә. Башка сүзем юк», — диде. Үзенең күршеләренә дә әйтте ул: «Кичәге көнне хәтерлисезме сез? — шундый болытлы, караңгы иде ул. Анысы — минем үткәндәге тормышым була... Ә менә бу иксез-чиксез киңлеккә җәелгән саф, зәңгәр күк йөзен күрәсезме? — бусы минем бү

 
гонге тормышым». Күңеленең иң тирән җиреннән чьжкан бу сүзләрне кабатларга ярата иде ул... ... Менә Якуп, таякка таянган килеш, ишек алды буенча йөри, өстендәге искергән черкас бишмәте, кешенекен кигәнсыман, салынып төшкән. Кссоу бик җентекләп аны күзәтеп тора. Атасының торышында ул сугыш елларында булган авыр крестьян тормышының гәүдәләнешен күрә. Кесоу сугышта йөргәндә, аның атасьв өйдә калган бердәнбер ир-ат иде бит. «Юк, моннан ары инде аны эшләтергә ярамас. Гөнаһ булыр!»— дип уйлады Кесоу. Карт, улъиның күзләрендә үзенә төбәлгән җылы караш күреп, җиңеләеп китте. — Хәзер барын да хәл кылабыз, — диде ул, улына үз артыннан килергә ымлап. — Менә бу читән... черек инде ул, чүп! Баганалар да, әнә теге канауга кадәр, бары да черек. Шулай да хәзергә чыдыйлар әле. Минем исәп буенча, аз дигәндә биш арба чыбык кирәк. Киртәсез ишек алды — ялангач кыр инде ул. Дөрес әйтәмме? Кесоу ашыкмый гына атасы артыннан атлый һәм һәрнәрсәгә . бик җентекләп, чын хуҗа күзе белән карый иде. Ул, фронттан кайтып, өйдә уздырган беренче кыш бетте. Яз башланды, эш, мәшәкать күбәйде. Кар эреп, хуҗалыкның бөтен җире ачылды, ялангачланып калды, карау өчен бик үк күңелле булмаган күренешләр күзгә ташланды. Бик куп нәрсә эшлисе бар. Тик беренче чиратта нәрсәдән башлап җибәрергә? — Капка, дисәң... Исеме генә калган. Ача-нитә калсаң, ай-һай, янадан яба алырсың микән... Адәм хурлыгы. Капка төбендәге күпер дә ходай биргән каза. Гөнаһ шомлыгына каршьв атың аз гына абайла- мыйрак басса, аягын тартып ала алмаячак, аннары инде, кирәгем исә, буйвол җигеп тарттыр... Ләкин, кайгырма син, Кесоу, тагын ниләр барлыгын карап чыгыйк әле... Ишек алдын әйләнеп чыккач, алар өйгә таба киттеләр. Карт, үзе уйлап тапкан яңалыкларга куанган шикелле, һәрбер кечкенә җитешсез- лекне дә күрсәтә, такталарга рәхимсез рәвештә таяк белән сугып, алар- дагы черек тузаннарын бөркетә. Ә Кесоу исә: «Нәрсәдә соң монда иң зур бәла?» дип уйлый. Юк, төп бәла монда черегән читәндә дә түгел, җимерек капкада да түгел, ә ул — җиргә бәйләнгән, әйе, бәла — җирнең начарлыгында. — Өй диген инде моны, алла үзе кичерсен, — диде Якуб, — баскычы чуттан чыккан, стеналары—торганы черек тузаны. Бу аратаны алыштырырга кирәк, югыйсә башсыз калуың бар. Түбәне яңадан ябарга кирәк, ә дранча табу җиңел эш түгел. Аз дигәндә, йөз каштан тактасы кирәк, янә, юк дигәндә, өч арба драпча... Якуп, баскычка утырып, трубкасын кабызып җибәрде дә сүзен дәвам иттерде: — Абзар дигәне кодрәт белән генә тора. Яхшы хуҗа мондый абзарда сыерын түгел, этен дә асрамый. Озын сүзнең кыскасы — хәсрәтеңнән утыр да ела... » — Әйттең инде син дә, әти... — Нәрсә дим соң? Хәсрәттән көләләр дип беләсеңме әллә син?.. — Якуп тавышын әкренәйтә төште: — Сеңелең дә бәләкәй түгел инде синең хәзер, аның турында да уйларга кирәк. Бүген-нртәгә кияүгә чыгасы кеше. Мәшәкать җитәрлек. — Ничек соң, кияү булырлык кешеләр бармы? — Нинди кияү бит! Әйләнеп йөриләр шунда. Үзебезгә дә, шунда бер унайдан хуҗалыгыбызга да күз салалар. Синең әле өйдә булганың юк, дияргә мөмкин, сиңа сүз әйтергә урый юк. Аягың яңа төзәлде. Менә бераз торып карагач, үзең дә күрерсең әле... Яз җитте. Ә синең бригадаңа, үч иткәндәй, иң әшәке участокны бүлеп бирделәр. Шайтан таягы да үсә торган җир түгел, ә шунда кукуруза чәчмәкче булалар. 2- «С. Ә". Дй ю. 1 7
18 
 
Менә ничек бнт ул! Мин аларга тулы отказ белдердем, бөтен правле- ниегә. Онытма менә, әйтте диярсең: ул җир белән безнең звено бер ады«м алга китә алмаячак! Мин сиңа моны бригадир игеп әйтәм... Якуп тынычсызланып китте. Ул, эссегә түзә алмаган кеше шикелле, якасын ычкындырып җибәрде. Кесоу, картны тынычландырырга тырышып, аның иңбашына кулын салды. Якуп, трубкасына яңадан тәмәке тутырып, чакма чагып алды. — Сиңа да болан бик килешеп бетми, Кесоу! Сугышныкы сугышта калсын, ә кешечә яши башларга вакыт. Үзең сельсоветка барып сөйләшеп карар идең ичмасам, ярдәм сорар идең. Юкка гьпиа медальләр тагып кайгмагансыңдыр бнт, фронтта җаныңны аямый сугышкансың! Кыш буе авырып яттың. Ясап бирсеннәр безгә ремонт: яхшырак җир бирсеннәр... Закон кушканча булсын. Кесоу йорт турысында әйләнгән лачынны кычкырып куркытып җи-» бәрде дә атасы янына утырды. — Ярдәм сорамаячакмын. Инвалид түгел мин. — Син инвалид түгел, ә тәкәббер! — Аллага шөкер, аяк-кулым исән. ,Читән, өй, абзар — әллә кая китмәс. янып бармыйлар. Ә җир һәм аны сөрү мәсьәләсе турында аерым сөйләшергә кирәк. Менә шуңардан башларга кирәк тә, бу — төп мәсьәлә. — Димәк, ачык һавада, салкында яшәргә кирәк? Кесоу, биргән җавапларын ашыкмыйча гына уйлап, тыныч кына сөйли иде. — Кара әле, әти: иң беренче мәсьәлә — җир сөрү эше... — Нәрсә, синеңчә әллә үзеңнең башыңны сөрергәме? — ...Иң беренче мәсьәлә — җир сөрү эше. Сакендагы бөтен җир — бертөсле! Сары балчык та кызыл балчык... Елга буендагы участоклар бар кешегә дә житәрлек түгел, таулы урыннарда да кем дә булса эшләргә тиеш бит. — 'Ә ни өчен без эшләргә анда? — Ә ни өчен бүтәннәр эшләсен? — Син фронтовик, ә без синең семьяң! Кесоу, ризасызлык күрсәтеп, йөзен чытты. — Мескенлек белән алдыру юлына басмабыз, әти. Мин хәзер сау- сәламәт бригадир, ә яралы- автоматчик түгел. Кухня ишегеннән өстенә тар ситсы күлмәк кигән, җиңнәрең сызганган Сер кыз карады. Матур дип әйтерлек түгел иде ул, шулай да нәрсәседер кешене үзенә җәлеп игә иде аның: берәүләр моны аның холкы яхшы булуда, диләр, икенче берәүләр исә атасыныкы шикелле зәңгәр күзле булуыннан күрәләр. Егетләр аннан күзләрен ала алмыйлар, күрше-күлән мактап бетерә алмый иде аны; мактасалар да, . урыны бар иде шул. — Кил бире, Нина,—диде карт, — абыеңның нәрсә сөйләгәнен тынлап кара. Өйгә, безнең бөтен нәрсәбезгә төкерә генә ул. Бары җир турында гына белә. Безнең председатель сөйли торган сүз бит бу... Нина, чит кешеләр бәхәсен тыңлаган шикелле, кызыксынып, әле әтисенә, әле абыйсына карады. Ул аларның сүзен бүлдерергә кыймады һәм берсенә дә теләктәшлек күрсәтмәде. Кесоу дәшмичә генә арлы-бирле йөрештереп алды да кинәт кенә: — Ә сезнең байыйсыгыз киләме?—дип сорап кунды. Ата белән кыз, берни төшенмичә, бер-берсенә карашып алдылар. — Әйе, әйе, гаҗәпләнмәгез: «байыйсыгыз киләме?» дидем. Ничек, дисезме? Бик гади юл белән. — Кесоу кинәт кенә баскай урынында борылды:— Әти, Шәфкать кыясын беләсеңме син?
19 
 
Карт бераз аптырап калгандай булды. Ләкин шунда ук кычкырып каршы/ әйтте: — Белом, шайтан алгыры! Ул мәгънәсез кыяның биредә ни катнашы бар? — Ә аның турында нәрсә беләсең син? Картның чырае караңгыланып китте: улы көләме әллә -аннан югыйсә? — Я, ни булган? — дип мөгрәп куйды ул. — Бар, диик андый кыя. Менә монда, янәшәдә генә, диик. Шуннан соң? Кесоу үз янына Нинаны чакырып алды да җайлап кына, ләкин тантаналы птеп әйтте: — Шәфкать кыясыннан без мул уңыш кыясы ясарбыз. Ишетәсеңме, әти? Ләкин шаяртуларыңны) калдырып тор, — дип дәвам итте ул җитди төстә. — Сугыш алдыннан нәрсә сөйләгәннәр иде? Исегезгә төшерегез әле. Ягез? Шул кыя турында сөйлиләр идеме? Сөйлиләр иде. Менә мин, окопта яткан чакларымда һаман шул кьпя турында уйладым. Уйлый торгач, нишләргә кирәклеген дә уйлап таптым... Сугыш комачаулаган икән, анысына инде мин гаепле түгел... — Сугыш комачаулады, — диде карт, кашларын җыерып, — беләм, безнекеләр ул кыяга күз төбәп йөриләр иде, әйе. Хәтеремдә, бик күптән, монда бер чиновник та торган иде, бер авыру кеше шунда... Ул да... аның турында әллә ниләр уйлап чыгара иде... Син дә, шуның кебек, алла үзе кичерсен... — Кайгырма, әти, — диде Кесоу күтәренке тавыш белән. — Яз гына җитсен! һәм кояш, апрель кояшы, бу тикле дәртләнеп язны көтүче кеше кем икән ул дип белергә теләгәнсыман, кызыксынып, түбәнгә, җиргә карады. Кешеләр дә, кояшның яктырак һәм җылырак булып китүен, аның инде чын мәгънәсендә яз кояшына әверелүен сизеп, шатландылар. 
6 Нина, иртәнге аш янында шау-гөр килеп, ашыга-ашыга үз бригадасының ничек итеп тәмәке үрентеләре үстерү өстендә эшләве турында сөйләп утырды. Аның әйтүенә караганда, бригаданың эше бик шәп бара икән. Кыз, минут саен маңгаена төшеп торган чәчен артка җибәреп, тиз-тиз ашый иде. Якуп дәшми генә ашый, тик ара-тирә генә кызына кыска һәм әһәмиятсез сораулар биреп куйгалый иде. Кесоуның уйлары исә әллә кайда, еракта гизә. Нина такылдаганнарның яртысын да ишетмәде ул. Сеңелесе, бик мактанып кына, үз үрентеләренең менә дигән булачагы турында сөйләгәндә, ул, аны бүлдереп, су сорады. Нина, ярты сүзендә тукталып, тәлинкәсенә иелде. Абыйсының, Нина уенча, авылда дәрәҗәсе зур булган кешенең, аның сүзләренә карата шундый игътибарсыз булуы үпкәләтте аны. Атасы башын чайкап куйды һәм, кызына карап, аңа теләктәшлек белдереп елмайды. Кызын яхшы күңелле булуы өчен ярата иде ул, Нинаның аңа карата кайгыр- тучанлык күрсәтүе җанын эретә иде аның. Кызының үрентеләр һәм парник эшенә кагылган башка мәсьәләләр турында сөйләвен көне буенча тыңлап утырырга да хәзер иде карт. Нина урыныннан торды. Кесоу берни дә күрми торган рәвештә генә аңа карап алды да шулай ук урыныннан торды. Кесоуның уйлавынча бүген көн бик мәшәкатьле булырга тиеш иде. Бөтен звено башлыкларын күреп чыгарга, аларның бригада эшләре турында нәрсә уйлауларын белергә, күңелләрен күтәрергә кирәк. Яхшы командир булган кеше атакага бару алдыннан һәрвакыт шулай итүчән була. Ә аннары колхоз Правлеииесендә һәм авыл советында бик җитди сүз кузгатасы бар' их
20 
 
гимал, шул уңай белән беркадәр ямьсез сүзләр дә әйтешергә туры килер әле. — Я, мин киттем, — диде Кесоу һәм, фуражкасын кашына ук төшереп киеп, чыгып та китте. Бригадир, иң беренче итеп, безгә инде таныш булган Антон Рашба янына барды; без аны Адамур кибетендә очраткан идек. Антон утын ярып азаплана иде. Авыр балтасын шундый уңайсыз итеп, артка җибәреп күтәрә иде ул, нечкә-арык аяклары өстендә көч- хәл белән тигезлеген саклап, чак-чак кына чалкан әйләнеп төшмичә кала иде. Кесоу аны үз янына чакырды. Антон күзен күләгәләтеп кулын маңгаена күтәрде. — Рәхим ит,—диде ул, балтасын бер якка ташлап. — Рәхмәт. Мин ашыгам, — диде Кесоу һәм, вакыты тыгыз кеше булып күренә төшү өчен, сәгатенә карап алдык — Син чын-чыннан утын яручы булып киткәнсең икән. Антон йөткерә-йөткерә читән буена килде. — Үзем дә... кһы... кһы... әле күптән түгел генә... кһы... Кһы... кайда огалды безнең бригадир, дип тора идем өле... Кһы, кһы... Я, ничек соң, тыныч тормыш күңелсез түгелме? — Нигә күңелсезләнергә! Сугыштык — җитәр. — Анысы дөрес... — Антон йодрыгы белән күзен уарга тотынды һәм аны кыпкызыл булганчы уып торды. — Кереп чыгар идек, берәр стакан кызыл аракы эчәр идек. Кесоу, рәхмәт әйтеп, үзенең керә алмавын белдерде. — Эшләр ничек соң? — Нинди эшләр? — диде Антон, гаҗәпләнеп. — Билгеле инде — крестьян эшләрен әйтәм. — Ә-ә, ул эшләр!—дип сузып куйды Антон. — Бары да үз урынында. — Алай. Сөрергә чыгарга җыенасызмы? Антон тешен күрсәтеп куйды (бу аның беркатлы елмаю күрсәтергә азаплануы иде). — Сөрергә, дисеңме? Нигә ашыгырга? Беләсеңме, элекке заманда, димәк... Кесоу иркен күк йөзенә күз ташлап алды һәм, Антонны тыңлап та тормыйча, каршы әйтмәслек җитди итеп, бөтен звено белән иртәгә эшкә чыгарга тәкъдим итте. Антон каршы килергә маташып карады, иртә бит әле, кар да кирәгенчә эреп бетмәгән, дияргә азапланды ул, ләкин Кесоу аның бу сүзләрен ишетергә дә теләмәде. — Иртәгә, нәкъ җидедә — кырга! —диде ул. — Чыга алмыйм, — дип җавап кайтарды Антон.—Аякларым сызлап тора. Ышанмыйсыңмы? — Ул елмаеп куйды. — Валла, дөрес... Кинәт баш бармагым сызларга тотына. Я ул арада чәнәчә бармакны чәнчү ала башлый, аннан буынга төшә. Сызлау, нәкъ борча шикелле, бөтен тән буенча сикереп йөри. Менә бит ничек. Аңладыңмы? — Юк!—диде Кесоу һәм, Антонга үз алдына теләгән кадәр сөйләнергә мөмкинлек калдырып, ары китеп барды (ә үзеңә үзең сөйләшеп торуны Сакенда бик үк яратып бетермиләр иде). «Мондый кеше белән юньле эш эшләп булмас, — дип уйлады Кесоу атлыйатлый. — Ләкин һәр җирдә дә төрле кеше бар. Яхшысы да бар, яманы да бар. Барысы белән дә эшләргә туры килә... Кыен булса да, туры килә шул. Нишләргә? Ялкауларны үз артыңнан өстерәргә, кешечә эшләргә мәҗбүр итәргә...» Кесоу, ярсып, йодрыкларын йомарлап куя. Яз белән шаярырга азапланучы һәркемгә һөҗүм итәргә хәзер ул. «Бу күсәкне бик әйбәтләп өйрәтергә кирәк булыр», — ди ул үз алдына һәм Антонның тетмәсен тетә. Тик башка звено җитәкчеләре белән сөйләшү генә аның күңелен 
2! 
 
бераз күтәреп җибәрде, егетнең кәефе яхшыра төште. Аның кәефен яхшырту эшендә һаваның яхшы булуы һәм кояшның көлеп торуы да шактый зур роль уйнады. Шуны да белеп торытыз.- аяз көнне чытык йөзле булу — Сакен кешеләре арасында гадәттән тыш хәл исәпләнә. Андый көнне вак-төяк уңышсызлыклар Сакен кешесенә бөтенләй игътибар да итмәслек булып күренә, ә зуррак уңышсызлыклар исә бик җиңел төзәлә торган булып тоела. Кесоу хәзер инде очраган бер кешо белән шаян сүзләр әйткәләшеп үтә торган булып китте. Хатыннарга аеруча мөлаемлык белән баш ия, ә кызлар күрсә, мактау сүзләрен бик юмарт әйтеп, аларньь кызарта иде ул. Әнә ул ниндидер көйгә сызгыра-сызгыра атлый; юк, атлый гына түгел, чокырчакырларда җыелып яткан зур-зур сулар аркылы сикереп бара (ә Сакенда андый чокыр-чакырга җыелып яткан сулар аз түгел, ышаныгыз) һәм, сикергән саен батыраеп, үзенә көч биргән тавыш чыгарып куя. ) Гади авыл юлы өстендә (әйтерсең, Сакенда башка төрле юллар да бар инде) пычраклык коточкыч дәрәҗәгә җитте. Анда җыелып яткан сулар, яз кояшын никадәр чагылдырсалар да, аңа карап ягымлырак күренмиләр. Су җыелган чокыр саен бер кояш, һәм Кесоу әнә шул тезелеп яткан кояшлар өстеннән бара. Ихтыярсыздан аның хәтеренә яз көнендә кесәл шикелле изелеп, җәелеп яткан Украина һәм Польша юллары килеп төште; ул юлларда хәтта «студебекр» маркалы машиналар да буксовать итә торган иде. Автоматчик булган, аксыл чәчле Ярославль егетенең, дустының, таныш тавышы колак төбендә яңгырагандай булды.- «Егетләр, итек кунычларыгызны күтәрә төшегез, пычрак кермәсен!» — дип кычкыра иде ул. Бу тавыш хәтеренә төшкәч, Кесоу адымнарын акрынайтты. Ул егетне Польша җирендә күмеп калдырдылар алар һәм аның кабере өстенә Сакен кешесенең күз яше тамып калды. Моннан өч ел элек булган хәл иде бу. Кесоу күңеленең иң кадерле җирендә сакланып, Кавказ тавы итәкләренә кайткан фронт дуслыгы истәлеге шикелле, аның кабер калкулыгы да сакландымы икән, әллә, котырган җилләр астында җир өсте тигезләнеп, ялгыз кабернең дә эзе беттеме икән? 
7 Авыл советына бара торган юл шактый озын булып чыкты. Көннең авыл советында сөйләшүгә билгеләнгән- икенче яртысы күптән башланган иде инде. Кесоу урам чатында тукталып калды. «Нишләргә? — дип икеләнә иде ул. — Туптуры советка таба китәргәме, әллә өченче звено башлыгы Гудал ягына борылыргамы?» Ул шулай аптырабрак торганда, текә борылышлы тыкрык почмагыннан бер арбалы килеп чыкты. Арбаны филгә ошашлы ике буйвол өстерәп килә иде. Буйвол дигән хайванның акрын хәрәкәтләнергә ярату- чан булуы турында һәркем белә торгандыр. Шулай да, Сакендагы буйволлар, гадәттән тцш кызу канлы кешеләрнең юри ачуын китерер өчен яратылган кебек, аеруча ялкаулар. Арба күренү белән бергә, бу хайваннарга карата исәп-хисапсыз дәрәҗәдә тиргәү, каргау сүзләре дә ишетелде һәм тал чыбык чыжылдарга тотынды. — Ах, бүре ашагыры! Иблис токымы! — дип кычкырды аларны куып килүче кеше һәм, ярсып, буйволларны чыбыкларга тотынды. Ниһаять, тәмам сабыры бетеп, арбасыннан сикереп төште һәм, хайваннарны гадәттән таш чаралар күрү белән куркытып, җиңнәрен сызгана башлады. — Ни булды, Гудал?
22 
 
Буйволларны куып килүче кеше, үз карагыңа кинәт Кесоу килеп чыкканны күргәч, аптырап калды. — Син каян болай? Агач башыннан килеп төштеңме әллә?—диде ул. һәм үзенең ачуын китергән хайваннарга усал карап кунды; хәзер, сөйләшеп бетергәч тә, аларга кирәкләрен бирергә җьпена кебек күренә иде ул. Ул, кулларын бутый-бутый, бик каты кычкырып сөйли. Гудал — шактый олы кеше (илле яшьләр тирәсендә), тапкыр акыллы, җитез хәрәкәтле, эштә яшьләрдән калышмый иде. Кесоу, кулларын артка куйган хәлдә, көлеп тора. — Кыйнама ул кадәрле, үкенерсең. — Минме? Үкенерменме?! — дпп кычкырды Гудал, буйволларга ачулануыннан һаман туктый алмыйча. Хайваннар, бераз тын алып, бөрлегән куакларына үрелә башладылар. — Син мине начар беләсең әле, дускай. Минем холык шундый: уйладыммы — эшлим дигән сүз. Шулай кирәк тә... Ә бу ялкау буйволлар мине тәмам акылдан яздыралар инде. Гудал тагын буйволларны чыбыкларга тотынды. Кесоу аны, көч- хәл белән хайваннардан аерып алып, папирос белән сыйлады. Ә бер минут үтүгә алар, берни булмаган шикелле, тыныч кына сөйләшә башладылар. Гудалның ачуы зәңгәрсу тәмәке төтене белән бергә очып китте. — Бер әйбер алып кайтып киләм эле, —дип сөйли башлады Гудал. — Ничек дип атала соң әле үзе... Тукта әле... пароходның нәрсәсе була әле? — Пароходның? — Ни, шул инде, менә бит... — Гудал, пароходларда була торган нәрсәнең исемен хәтерләргә тырышып, маңгаен уарга тотынды. — Морҗамы? — дип сорады Кесоу. — Юк, юк, морҗа түгел. — Арканмы? — Менә тагы! — Флагмы әллә? — Син үзең флаг! Фу син хәтерне!.. Кара әле үзең, бәлки нәрсә икәнен беләсеңдер... Ул әйберне минем малай җәй көне үк шәһәрдән алып кайткан иде. Берне генә дә түгел... Әле тимерчедән кайтып киләм... Алар арба янына килделәр. Печән тутырылган ящик эчендә электр чыбыклары белән чорналып беткән бер вал ята иде. — Динамомашина бугай бу,—диде Кесоу. — Юк, юк, түгел... Аның, исеме... — Гудал тагы төртелеп калды.— Шул, нәрсә була соң әле пароходта?.. Әйдә минем белән, улым барын да сөйләп бирер... Беләсеңме, биш йөз сум түләнгән аңа. Эш аның хакында гына да түгел! Күпме -көч салынган аны алып кайтырга! Тау сыртлары, төпсез чокырлар аша алып кайтып кара син аны! Кесоу башын кашып алды, колагын тартып куйды (уйлану билгесе!). — Димәк, динамо. Аңлашыла... — Ничек?—диде Гудал, шатлыгыннан сикерә язып. — Динамо... — Юк, ул түгел, — диде Гудал һәм чырае караңгыланды. — Минем малай аны икенче төрле атый. Безгә кер әле син, Кесоу. Бездә шундый эшләр бар — күрсәң, исең китәр! Тегермән яныннан елга ерып, менә дигән буа будык. Су кеше биеклеге күтәрелде. Өй артында: сөзәк яр. Утырып шусаң, ук шикелле очарльих! Шул урынга канау казыдык — су пуля шикелле атыла! Әлеге машина эшли башлагач, бездә, шәһәрдәге кебек үк, ут булачак. Ут кына түгел, — яшен!  
23 
 
— Алай, бик яхшы. Димәк, электростанция төзисез? — Ничек дисең әле? — диде Гудал җанланып, тик шунда ук басылып та өлгерде. — Юк, ул түгел! Аларның бу ниятләре Кесоу өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булса Да, ул аны яхшы тапты. Кинәт кенә Гудал электростанция төзеп куйса бит, ә! — искиткеч эш булачак. Кесоуныц мондый кешене үзеннән җибәрәсе килми: электр яктысы турында кайгыртып йөрүче Сакен кешесенә карау — үзе бер рәхәт бит. — Әгәр дә сугыш булмаса, Гудал, — ди ул, — бездә инде күптән шундый ут яиыр иде. Бер мең тугыз йөз кырык беренче елда безгә ул эш өчен акча да биргәннәр иде, планга да керткәннәр иде — безнең монда гидростанция эшләргә тиеш иде һәм эшләгән дә булыр иде. — Шик тә юк, эшләгән булыр иде. — Ә хәзер инде, әлбәттә, кырык тугызынчы елдан да иртә өлгертен булмас. Иртәрәк булмавы кызганыч... Гудал арбасына менеп утырды. — Тукта әле. Җирне сөрә башлау мәсьәләсе ничек тора сездә? — Сөрә башлаумы?—диде Гудал. — Теләсә кайчан чыгарга без әзер. Яхшы һава гына булсын! Бригаданы җыеп күрсәт—сабаннарыбыз төзек, буйволлар, тискәре булсалар да, һәрхәлдә үз эшләрен эшләячәкләр. — Молодец! Иртәгә сәгать җидедә. — Кирәк алтыда булсын!—Гудал ачулы мөгрәп куйды, хайваннар кузгалып киттеләр. — Безгә кил әле, Кесоу, станцияне күрерсең. Ә аны ачу көненә атап чакырырбыз. Арба, бөтен Сакенга ишетелерлек итеп шылтырый-шылтырый, сулга борылды. ; Кесоу ары китте. Ләкин озак та үтмәде, ул Гудалның, бөтен көченә кычкырып, аны үз янына чакырганын ишетте. Кесоу тукталды. — Ишетәсеңме? — дип кычкырды Гудал төрле үсемлекләр артыннан үзе күренмичә. — Ишетәм, — дип җавап бирде Кесоу. — Хәтеремә төште... Якорь!.. Яко-о-о-рь! «Динамо якоре», — дип уйлап алды Кесоу һәм адымнарын тизләтә төште. 
8 Авыл советы йорты сугышка кадәр нинди булган булса, әле дә шундый ук хәлдә иде диярлек, тик бераз кыршыла төшкән дә тәрәзәләре бөтенләй пыяласыз калган иде аның. Ишек алды әүвәлгечә чиста, кырыгынчы елда утыртылган топольләр үскәннәр, зурайганнар. Кечкенә бер бүлмәдә авыл советының секретаре утыра — ул егерме яшьләр чамасындагы бер үткен егет иде. Үз янына җыелган крестьяннарга нәрсәдер аңлата иде ул. Кесоу, исәнләшеп, өй эчендәгеләрнең сәламәтлеге турында сорашканчы, байтак вакыт узып китте. Икенче ишек председатель бүлмәсенә керә иде. Стеналарына обой ябыштырылган иркен генә бүлмәдә аяклары какшаган бер өстәл тора, аныц өстенә кьпзыл комач җәелгән. Уртада — тәмәке төпчекләре һәм үлгән чебеннәр белән тулы чүлмәк тәлинкә. Өстәл янында, төн йокламыйча дәүләт эшләрен кайгыртып утырган кеше кыяфәтендә, Никуала утыра. Кулы белән уң як яңагына таянганлыктай, аның бөтен йөзе чалшайган. Кесоуныц килеп керүен председатель үзенең утырыш кыяфәтен бик аз гына үзгәртү белән каршы алды: кулын, уц як яңагыннан алып, сул як яңагына таянды ул. Тәрәзә төбендә бригадирларның беосе, шул ук вакытта партия оешмасының секретаре да булган Константин Алан утыра иде. Констан
24 
 
тин — аз сүзле, озаклап, төптән уйлаучан кеше, ә Никуала исә күп сөйләргә яратучы кеше иде. Шуңа күрә алар арасындагы сөйләшү дә үзенә* бер төрдә бара: Никуала сөйли, ә Константин гел бертөрле итеп, анда да күбрәк ымлыклар белән генә җавап биреп тора. Шулай да бер-бер- сен бик яхшы аңлый иде алар, — сөйләшкәндә, ихтимал, шунысы әһәмиятледер дә. — Ул урындыкка утырма, муеныңны сындырырсың, — дип кисәтте председатель Кесоуны. — Шглай бик тизме? — диде Кесоу һәм икенче урындыкны алды. Константин Я1 ымлы чырай белән фронтовикның хәлен сорашты. Янәсе, биредә, з\р шәһәрләр белән чагыштырганда, бик тындыр. Янәсе Кесоу, чит җирләрдә йөргәндә гөрләп торган шәһәрләрне бик күп күргәндер, ә бәлки хәтта бишәр катлы йортларда да торгандыр, — йөргән кеше ниләр генә күрмәс дисең!.. Әйе, Кесоу биш катлы йортларда да торды торуын, ләкин ул, шулай да, Сакендагьв агач өйне яхшырак күрә. Никуала секретарьга күз кысып куйды, янәсе Кесоу юри тыйнак булып кылына була! — Кайларда булдың син? — Ничек дип әйтим?.. Доннан башлап Германиягә кадәр бардым, һәм шунысын әйтергә кирәк, дусларым, күбрәк җирләрдә булган саен үзебезнең Сакенны ярагарак төштем, ничек итеп шунда тизрәк кайтырга, дип хыяллана идем... Константин, урыныннан торып, кувшиннан су салды да туп-тулы. кружка суны бер тында эчеп җибәрде. Тынлык урнашты. Кесоу үз сүзләренең тыңлаучыларга тәэсир иткәнлеген сизде. — Эш турында сөйләшикме әллә? — диде Никуала, тынлыкны бозып. һәм өстәл тартмасыннан конверты ачылган бер хат китереп чыгарды.— Бу хат — районнан. Чәчү һәм башка шундый әһәмиятле эшләр турында. Могҗиза белән генә килде бу хат. Беләсезме, кем алып кайтты? — Никуала тирә-ягындагыларга сынаулы карап алды.—Кем дип уйлыйсыз? — Сакенгамы?—диде Константин, гаҗәпләнеп.—Димәк, юл ачылган? — Мин алай димәдем... Бу хатны районнан Рәшит алып кайтты. — Кайсы Рәшит? Доуамы? — Шул үзе. Бу яңалык турында һәрьяклап фикер алышынды. Никуала Рәшитнең дүрт ел буена фронтта булганлыгы һәм яхшы якка таба үзгәргәнлеге турында сөйләде. Кесоу исә, Рәшиттән, хәтта фронт шартларында да, рәтле кеше чыгар микән, ай-һай, дип шикләнде... Бу-урында Рәшитнең бер кечкенә серен ачып китәргә вакыт. Бу серне ул үзе бик нык яшерә һәм, әллә ниләр бирәм дисәң дә, аны фаш итәргә риза булмас иде. Сере шуннан гыйбарәт иде аның: фронтта булу түгел, дары исен дә иснәмәгән иде ул. Сугышның башыннан азагына кадәр ул тылдагы бер хуҗалык складында утырды һәм үзен бөҗәктән дә тыйнаграк тотты. Шәһәрдә аның бу серен белүче кайберәүләр бар барын да, Сакенга гомумән хәбәр озак килүчән шул... Рәшитнең инде ике көн буена, күрше-күләндә кунак булып сыйланып, типтереп йөрүе һәм үз өенә ничек тә кайтып җитә алмавы турында һәркемгә мәгълүм иде. — Кыскасы — молодец кеше,—дип куйды председатель. — ЭңГкә чыгарга сорый. — Тәбрик итәм үзеңне, — диде Кесоу салкын гына.—Бер шалапаең арткан икән. Константин, көлүен башкаларга күрсәтергә теләмәгән шикелле, мыек астыннан гына елмаеп куйды.  
25 
 
— Ихтимал, шулайдыр, — диде ул, Кесоуга кушылып, — тик сез шунысын онытмагыз: биш ел узды бит, нинди еллар әле җитмәсә! — Ул бераз вакыт сүзсез торды. — Ләкин мин бу турыда әйтмәкче түгел идем... Я, Никуала, хат турында ни әйтәсең? — Мәгънәле кәгазь,—диде Никуала бераз мыскыллы тавыш белән. — Мин аларның (Никуала ни өчендер, «аларныц» дигән сүзне әйткән вакытта, бармагы белән уң як почмакка төртеп күрсәтте) үзләренең районнан бирегә килүләрен теләридем. Ә аннан соң язсыннар иде... Укы! —Ул кулындагы кәгазьне Кесоуга сузды. Бу кәгазь язу машинасында басылган хатның бик тонык чыккан копиясе иде, Кесоу аның сүзләрен чак-чак кына аера алды. Хатта: быел крестьяннарның моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә күп итеп, гектарыннан бишәр йөз, меңәр пот уңыш алу өчен көрәшүләре турында язылган иде. Хәзерге вакытта бөтен дөнья безгә карап тора, дип әйтелгән иде анда. Совет кешеләренең, шул җөмләдән «Якты нур» (колхоз исеме кулдан язылган иде) колхозы кешеләренең дә бурычлары авыл хуҗалыгының алдынгылары артыннан бару. 1947 нче ел — сугыш аркасында бераз тоткарланган авыл хуҗалыгының гөрләп үсү елы булырга тиеш... Шуннан соң бу хатта аерым кешеләрнең исемнәре саналган, фактлар китерелгән, алдынгы колхозлар күрсәтелгән иде. — Бик шәп! — диде Кесоу җанланып. — Мин дә нәкъ менә шушы турыда сөйләшергә килгән идем. Әллә кем әйтмешли, кашка гына түгел, күзгә эләктергән. Мең пот—шәп бит, ә? — Безнең турыда әйтелгән сүз була күрмәсен, — диде Никуала һәм, чиксез зур кулъяулыгын чыгарды да бик тырышып, борынын сеңгерде (бик кызу ораторлар, берәр сәгатьлек речь сөйләргә керешкәндә, шулай сеңгерүчән булалар). — Исәнлеккә-саулыкка, — диде Константин; аңа, ни өчендер, председательнең борын сеңгерүе төчкерү булып тоелды. Никуала, яулыгын кесәсенә тыгып, район җитәкчеләренең һәр колхозга, һәр авылга аерым үлчәү белән килә белмәүләре, бөтенесен бергә алып кына сүз йөртүләре турында зарланырга тотынды. Мәсәлән, Сакен турында районда нәрсә беләләр? Тик шул: аның ерак икәнлеген дә, аңа барып җитү кыен икәнлеген генә беләләр. Шулай ук күпме уңыш алуы турында да. — Биш йөз пот, мең пот имеш! Әйтергә генә ансат ул. Кәгазьгә мин дә язып җибәрә алам аны. Ниндине генә язып булмый ул! Диңгез буена чәчегез дә гектарыннан мең пот уңыш алыгыз, дип язармын да җибәрермен... Ә безнең җирнең туфрагы нинди соң? Җиребезнең бернигә яраксыз чүп икәнлеген без үзебез беләбез! Никуала, ачуланып, үзенең каракүл папахасын маңгаена төшереп кунды. — Аучылык кәсебе, менә, әйтик, икенче эш, — дип дәвам итте ул.— Ничаклы мех әрәм югала! Колхозның да табышы артыр иде. Әйтеп торасы да юк иңде... Председатель, өметсезләнеп, кулын селкеп куйды. Секретарьны чакырып алды ул. Чандыр гәүдәле секретарь егет ишектән тычкан шикелле генә килеп керде. Борыны кып-кызыл булган иде аның һәм ул, өзлексез рәвештә диярлек, яулыгына борынын сеңгереп тора иде. — Нәрсә булды сиңа? — дип сорады председатель кырыс тавыш белән. Секретарь, җилдә улаган имән куышы шикелле, аңлашылмый торган тавыш чыгарып куйды. — Ууу-к... ти-ииде... — Нәрсә? Секретарь, җавап урынында, бик мәгънәле генә итеп төчкереп куйды һәм шуның белән әйтергә теләгәнен бик ачык аңлатып бирде.
26 
9  
— Суык тигән ич аңа,—диде. Константин, аның сүзенә төшенеп,— коточкыч томау төшкән үзенә. — ...ияла...— и-и-яла... тә җил... — диде егет көч-хәл белән һәм тәрәзәгә төртеп күрсәтте. — Пыяла диюең— аңлашыла. Үтә җил диюең дә—аңлашыла. Яры;’!. Ә тагы нәрсә? — Никуала секретарьның өтек кыяфәтенә нәфрәтле караш ташлап алды. — Ә мин, синеңчә, икенче камырдан әвәләнгән кешемени? Шушы ук өйдә утырам, берни булмый. Менә, кара!—Ул, үзенең сүзен дөресләү йөзеннән, күкрәгендә булган барлык һава запасын борыны аркылы тышка чыгарып күрсәтте. Константин бөрешеп куйды. — Биредә җилләр уйнап тора, тарлавыктагы кебек,—диде ул. Никуала аны ишетмәмешкә салышты. Ул, ниндидер күзгә күренмәгән кешеләргә бармак яный-яный, секретарьга ничек итеп районга җавап язарга кирәклекне төшендерергә азапланды. Ул, үз сүзе белән әйтсәк, күк күкрәгән шикелле каты җавап булырга тиеш иде.' Адресны ялгыштыргансыз, дип язарга кирәк аларга, хатны тиешле җиренә җибәрмәгәнсез, дияргә кирәк. Биредә, Сакснда биш йөз пот уңыш алу дигән нәр-сә юк, дияргә кирәк... Секретарь тагын төчкерергә тотынды. — Я, бар, бар, — диде Никуала, кәефсезләнеп. — Яз. Секретарь чыгып китте. Тынлык урнашты. Әйтерсең, башланган сүз шуның белән бетте дә, башка әйтер сүз дә калмады. Никуала, шырпы белән тешен казый-ка- зый, зре генә кыяфәт белән, председатель урынында утыра; Константин бармагы белән өстәлгә тукылдата, ә Кесоуга аның бармагыннан чыккан тавыш ачу китергеч булып тоела. «Сәер кеше, — дип уйлады ул Константин турында, — барын да күрә, барын да аңлый, ә үзе, авызына су капкан шикелле, берни әйтми. Юк, болай ярамый. Коммунист икәнсең — үгезне мөгезеннән эләктереп ал инде син. Монда озак баш ватып торасы юк». Кесоуның күңелендә ниндидер тавышсыз ризасызлык кузгалды. Ул кинәт өстәл яныннан тордьп, кыска тунын кысып төймәләде, фуражкасын төзәтеп, итек кунычын тартып куйды. — Бар әйтергә теләгәнең шулмы, Никуала? — Ә тагы нәрсә боерасың?—диде Никуала, кулларын җәеп, ясалма рәвештә баш игән булып.—Шул азмыни сиңа? Кесоу кинәт кенә ике кулын берьюлы кесәсенә тыкты. — Бик аз, — диде ул, коры гына итеп.—Аздан да азрак. Мин эш турында сөйләшербезме әллә дигән идем... Күрәсең, ялгышканмын икән. — Әйт, алайса, нәрсә ошамый сиңа?—диде Никуала һәм үзе Константинга таба борылды. — Әйдә, әйтеп бирсен Кесоу үз сүзен, ә без гыңлыйк. Шулай түгелме? Константин, инде миңа да үз сүземне әйтер вакыт җитте, дип уйлады ахрысы: — Тукта әле, — дип куйды ул һәм, өстәл янына утырып, кулына кәгазь-каләм алды да, аңлашылмый торган бизәкләр төшерә-төшерә, сөйли башлады:— һәркемнең үз фикере бар. Мин^м дә шулай ук. Минем кинәш болай: җавап язарга ашыкмаска кирәк. Бераз уйларга, киңәшергә кирәк... Константин тынып кына, ашыкмыйча, сүзләрен уйлап кына сөйли иде. Аның болай сүз башлавы Кесоуга ошады, һәм ул яңадан урындыгына утырды. — Беренчедән, — дип сүзен дәвам итте Константин, — бәлки Кесоу- ныч берәр сүзе бардыр? — Ул Кесоуга сораулы караш ташлады. Кесоу башын күтәреп җибәрде. — Бар,—диде ул, нык һәм ышанычлы итеп, — бик әһәмиятле сүзем бар. Мин сезгә шуны белдерәм: безнең бригада ничек итеп тау-таш арасында да яхшы уңыш алырга мөмкин икәнен күрсәтергә тели. Безгә
27 
 
хәзер, сугыш комачаулау аркасында алынмый калган уңышларны да кайтарып алырга кирәк. Мин менә шулай аңлыйм. — Ул, ачуланган кеше шикелле, кызып сөйли нде. — Безнең бер планыбыз бар. Без — менә бу хат ягында! һәм ул районнан килгән хатны өстәл өстеннән алды да аны, байрак шикелле итеп, югары күтәрде. — Ярый, дәвам ит, — диде Ыикуала,—тик башта планыңны сөйләп бир. Бәлки, ул безнең барыбызга да ошар, ә бәлки ошамас та... — Әйе, билгеле, — диде Константин, председательне куәтләп, — бернинди дә яшерен сер булырга тиеш түгел. Тәкъдимең бар икән, әйт 1ә бир. Кесоу бераз уйлап алды. — Юк, — диде ул. — Хәзер сөйләмим, башта синең белән сөйләшеп карарга телим, Константин, син бит колхозда председатель урынына калган кеше. — Ул Никуалага кырын карап алды. — Иртәгә кырга, безнең бригадага килүеңне үтенәм. Болай аяк өсте генә хәл кылу өчен бик җитди мәсьәлә ул. Никуала, бу сүзләрне бөтенләй ишетмәгән шикелле, өстәл тартмасы эчендә казына иде. — Иртәгә сөрә башлыйсызмыни? — дип сорады Константин Кесоу- дан. — Әйе. — Яхшы, яхшы. Молодец егетләр! Башкаларны да күтәрербез. Ә сезнең бригадага барырмын мин, әйе, барырмын,—дип вәгъдә бирде Константин. Кесоу саубуллашты да чыгып китте. 
9 Ике тәүлек буе типтерде Рәшит. Аның бутылкадашлары алышынып гора, һәм аларның һәркайсы Рәшитнең фронтта ниләр эшләве, ниләр күрүе белән кызыксынуны үзенең бурычы дип саный иде. Эчелгән-исерткечнең саны арта барган саен, Рәшитнең фронтта күргәннәре турында сөйләгән сүзләре дә арта бара. Фронт хәлләре турында сөйләүче герой (билгеле, Рәшит үзе), я дошманны засададан торып кыйнаган, я, күкрәк киереп, аңа каршы барган, я очкан, я армый-талмый йөзеп йөргән булып чыга. Эчкән аракылары сирәк очрый торган дәрәҗәдә гайрәтле булганлыктан, бутылкадашлары Рәшитнең бөтен сөйләгәннәрен чын игеп ышаналар иде. Тик Адамуриың гына артык тупас ялганлауга ара-тирә саруы кайнап куйгалый иде; ул үзен юкка гына «карт чыпчык» дип йөрми шул — коры кибәк белән генә алдый алмыйсың аны. Ләкин, нәкъ шундый карт чыпчык булганга күрә дә, ул үзенең кызмача кунагын урынсыз сораулар биреп кызартырга кирәк тапмый иде. Ниһаять, Рәшит (Сакенда да, һәрбер типтерүнең кайчан да булса бер азагы булырга тиеш, дип саныйлар) бер иртәне, баш төзәтеп чыккач, үзенең аякларын туган йортына — тутасы торган өйгә таб'а борды. Ул бик күтәренке кәеф белән, арт капкалар буйлап, кулларын чалбар кесәсенә тыккан килеш, ниндидер күңелле көйгә сызгыра-сызгыра кайта иде. Рәшит ачык бер максатсыз гына алга таба бара, аңарда тик берничә ел буе күрелмәгән семья тормышын сагыну кебек табигый тойгы гына булса булгандыр. Хәер, туганлык хисләре бик борчымый , иде бугай аны. Чөнки парниклар яныннан үткәндә, кызлар тавышы ишетү белән, юлдан читкә борылды ул. Кызлар түтәл күтәрәләр иде. Берничә егет черегән тирес белән туфрак аралаштыра, бер як читтә иләк аша үткәрелгән катыштырманы җылыталар, аңардан җир өстенә соры пар җәелә.  
28 
 
Кама түтәлләрне тигезләп йөри» җиңнәрен сызганып җибәргән куллары пычракка буялган. Аңа каршы Нина, чүгәләп утырган килеш, кулына таяк тотып, йомшартылган җир катлавының, тирәнлеген үлчи. Кызлар, сылу буйлы егет килгәнне күргәч, җитез генә бер-берсенә карашып алдылар. Кама башындагы яулыгын төзәтеп куйды, Нина утыру рәвешен бераз гына үзгәртә төште. Ә калганнары нсә таныш түгел яңа кешенең килүен һәркайсы үзенчә кабул итте. Тик парник мөдире Дауд кына (ул да күзгә начар булу аркасында гына) бу хәлгә бөтенләй әһәмият бирмәде. Ул, мыегын пыялага тидерә язар дәрәҗәдә якын иелеп, парник рамаларын карый иде. Рәшит тантаналы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Тынычлык телим бу йортка! һенде һох! Кызлар, ни әйтергә белмичә, бер-берсенә карашып алдылар, ләкин, йөзләрендәге елмаю билгесенә карап, аларда бу егеткә карата дошманлык хисләре юклыгын күреп була иде. — Рәшит ул, — дип пышылдады Нина Камага, һәм алар икесе дә, түтәл өстенә иелгән җирләреннән бераз тора төшеп, егет белән исәнләштеләр. — Хәерле иртә! — диде Дауд, ерактан күрми торган күзләрен кысып карап. Аннары, кунакка якын ук килеп, танып алгач, җанланып, кычкырып җибәрде: — Кайдан җил ташлады сине, Рәшит?! Рәшит, күзләрен йөгертеп, кызларны карап чыкты. Нинага карап елмаеп куйды ул: янәсе — таныды ул аны. Ул арада аның күзенә Каманың яртылаш иелгән йөзе чалынды. Рәшит тешләрен шыгырдатып куйды (бу инде кыз белән гадәттән тыш кызыксыну билгесе иде). Ул аңа бик нык җентекләп, чәнчеп караган килеш, шактый озак күзек алмый торды. Кызны тәмахм җиңү нияте белән, Рәшит Камага тагын бер тапкыр ялкынлы караш ташлады да, Дауд белән сөйләшергә, аңардан эш турында сорашырга тотынды. Ул үзен, бик күпне күргән кешесымак, Дауд каршында бик эре тотып сөйләшә иде. — Туфрак әзерлисеңме, карт? — диде ул. Дусларының нәтиҗәле эшләре белән мактанырлык хәле булганга куанган Дауд бу яшь кешене үз һөнәренең бөтен нечкәлекләре белән таныштырырга хәзер иде. — Тыңла, Рәшит, мин сиңа үзебезнең серне ачып бирә алам,— диде ул, хәйләкәр рәвештә күз кысып, һәм җилгә ярылып беткән иреннәрен ялап куйды. — Билгеле, сер үзебезнең арада гына калырга тиеш... Сизәсеңме — безнең бит әле бервакытта да үрентеләр үстерү эшенә болай иртә керешкәнебез юк иде... Беләсеңме, бу ни дигән сүз? Үрентеләр хуҗалыгында эшләрнең ничек торышы турында карт бик тулы итеп сөйләп бирде. Ярты йөз мең төп! — План менә шулай билгеләнгән. Ләкин Дауд бу санны икеләтә арттырырга карар биргән. Үренте яхшы була икән, димәк, уңыш та яхшьи булырга тиеш, дигән сүз. Дөрес, иңсү җирләрдән алына торган күләмдәге уңышларга — андый чын мәгънәсендәге уңышларга җитәргә ерак әле аларга. Ә бит биредә дә, Сакенда да зур байлык туплау турында фикер йөртә башларга вакыт. Димәк, үрентеләр хуҗалыгын да күтәрергә кирәк. Я, ничегрәк? Дауд, бөеренә таяңып, чал башын горурлык белән артка ташлый биреп куйды. \ — Ә ни өчен? — дип сорады Рәшит кызыксыиусьпз гына. — Планнан артык ярты йөз меңе нигә кирәк аның? — Ничек инде ул «ни өчен?» Артык тәмәкебез булыр... Аннары, үрентеләрне сатарга да мөмкин бит. Рәшит игътибарсыз гына бер читкә таба төкереп куйды да картка кулын сузды. — Артыгын үзем алам. Буламы?  
29 
 
Карт гаҗәпсенде. — Син? — Әйе... — Рәшит Дауд колагына иелде дә, бөтен кешегә ишеттерергә теләп, кычкырыш әйтте: — Мин аны—тәмәкене петлицаларыма тагып йөриячәкмен... Чәчәк урынына. Кызлар бер авыздан пырхылдап көлеп җибәрделәр. Рәшит үзенең шаяруы уңышлы чыгудан канәгать иде. Ләкин карт каршында уңайсыз иде аңа. — Ярый, шаяруны бер якка куеп торыйк, — диде ул, гафу үтенгән- сыман итеп. — Теләсәгез, мин сезгә булышам. Дауд иңбашларын җыерып куйды да яңадан үзенең рамаларына тотынды. Рәшит кызлар янына утырды. — Эш бирегез миңа, — диде ул. Нина аңа бер чиләкне күрсәтте. — Рәхим ит, бирегә тирес алып кил. Рәшит, кызык итеп, йөзен чалышайтып алды да, җиңнәрен сызганып, кушылган эшне үтәргә кереште. Ул күз ачып-йомганчы чиләкне төеп тутырды да, юри ах-ух килгән булып, аны түтәл яныша алып килде. Кызлар аның бу кылынышыннан рәхәтләнеп көлделәр. — Нинди шаян ул... — дип пышылдады Нина Камага. — Ягез, кызлар, сезнең эшләр ничек, сөйләп бирегез әле, — диде Рәшит һәм, туфрак төерләрен бармаклары белән изә-изә, түтәл өстен тигезләргә кереште. — Ничек яшисез? Ничек эшлисез? Ничек сөешәсез? — Күрәсең ич, ничек хезмәт куябыз, — дип җавап бирде Нина.— Хуҗабыз (ул башы белән Дауд ягына ымлап куйды) бик кырыс кеше. Ә быел инде—бигрәк тә, якын да барырлык түгел үзенә. Эшкә кыштан ук диярлек алып чыкты, әле кар да эремәгән иде... Озакламый чәчәбез... — Кызганмый дамы әзрәк үзегезне? — диде Рәшит, Камага карап елмаеп, һәм пышылдап кына өстәп куйды:—Кулларыгыз нинди матур сезнең!.. Кыз кып-кызыл булды. Ул бөтен күңелен эшкә биргән булып күренергә тырышты. Ә Рәшит аны сөйләштерергә азаплануыннан туктамый иде. Ләкин шунда Дауд килеп, аңа комачаулады. —- Әнә теге түтәлләрдә яшь үрентеләр чыгып килә, — диде ул. —• Күрәсезме, аның пыяласы ватылган. Төнге салкын яшь үсемлекләрне харап итеп куймасын, дим. Ә? Дауд кызларны, парниклар янына җибәрде. — Карагыз'аны, бер генә чүп үләне дә булмасын, төшендегезме? — диде ул, аларны үгетләп. — Үлән чәчмибез бит, үренте чәчәбез. Кама, син эретмә әзерләп, яшь үрентеләргә сибәрсең. Тиз бул. — Нинди эретмә ул? — дип сорады Рәшит Камадан. — Егет,— дип кычкырды Дауд.—Җитәр сиңа, такылдама. Безнең кызлар артыннан йөрергә рөхсәт итмим мин. Эштән аерма аларны — Ишеттегезме? — диде Нина, Кама белән Рәшит арасына басып.—Дауд ачулана... Ә минем абый тагын да катырак ачуланыр.— Ул, Рәшиткә карап, хәйләкәр елмаеп куйды. — Абыең? Ычкындырыгыз якамны, — диде Рәшит. — Югыйсә көнләшүемнән буылып үләм мин. һәм Рәшит, буш чиләкләрен шалтыратып, кычкыра-кычкыра коега таба йөгерде. — Ул нинди кызык кеше, Нина,—диде Кама. — Ул сине ошатты. — Ошатты дип уйламыйм. —- Бирегә синең өчен туктады ул» — диде Нина, үз сүзен куәтләп. Кама кулын селекте дә парникларга су сибәргә китте.  
30 
 
Рәшит, учак тирәсендә әйләнгән шайтан шикелле, йөгереп йөри һәм кычкырыпкычкырып җибәрә: — Тырышыбрак, егетләр! Без җиңәбез! һенде һох! Дауд егетнең эшкә җанлылык кертүенә игътибар итте. «Егет менә тигән», — дип куйды ул үз алдына гына. Тик бер сәгать үтүгә, Рәшит күтәргән шау-шу ялыктырды аны, һәм карт бу үтә җитез егеткә инде кырын карый башлады. Ләкин кызлар бик канәгать иде егеттәй: шаяралар да. эшлиләр дә иде алар. Рәшит: — Тупларны алга! Прицел — егерме! О-гонь! — дип, хәрби командалар бкрэбирә дүртәр чиләкне берьюлы күтәреп ташый иде. Бушаган чиләкләрне исә, дөбер-шатыр китереп, җир өстеннән тәгә рәгег. җибәрә иде ул. 
10 Кесоу төшендә үзенең зур һәм текә тауга менеп барганын күрде. Ул каядыр ашыга имеш, һәм аңа һава җитми, имеш. Күзен ачып җибәрүгә ул, тәрәзә аша тышта көн яктырып килгәнлеген күреп, сикереп торды. Ут кабызды. Сәгать биш тирәсе иде. Кесоу тиз генә киенде дә кухняга төште; анда, төне буе пыскып янган учак янында аның атасы ята иде. Вакыт нртә булуга карамастан, карт трубкасын авызына капкан иде инде. — Нигә син болай караңгылы-яктылыдан сикереп тордың?— дип сорады ул улыннан. — Вакыт, әти. Соңгы кеше булып бару уңайсыз миңа... Карт сукрана-сукрана киенә башлады. — Сеңелеңә әйт әле, итекне китерсен. Нина күрше бүлмәдә йоклый иде. Ул төшендә кем беләндер сөйләшә, аның кабарынкы иреннәре хәрәкәтләнә иде. Кесоу хәтта аны, берәр сүз әйтәме икән әллә дип. колак салып бераз тыңлап та торды. Тик Нина, тирән-тирән сулап, каты йоклый иде, — абыйсына аны уяту кызганыч булып китте. — Я, ярый инде... — Кесоу, аның кулыннан тотып, сак кына селкеде. Кыз кырын әйләнеп ятты, башын яңадан мендәргә уңайлабрак куйды, ләкин шунда ук күзләрен ачып җибәрде. — Татлы көннәр бетте, — диде Кесоу. — Тор, эшкә тотынырга вакыт... Яз бит! Җир өстен, киндер кисәгесыман төссез, соры күк йөзе каплаган. Тик ярты сәгатьтән соң гына Кылыч тау түбәсенә зәгыйфь яктылык төшәчәк, ә Гуагуа тавы анда да әле көнчыгыштан килүче кояш нурлары юлында караңгы шәүлә булып торачак. Кесоу Сакенның таң вакытын ярата иде; бу вакытта анда яңа көннең, үзе белән бергә яктылык кына түгел, яңа уйлар да. яңа омтылыш һәм яңа теләкләр дә алып киләсыман тоелган яңа көннең куәтле сулышы аеруча ачык сизелүчән була... Кесоу, ин башлап, атасы белән бергә, сабанның төзеклеген тикшереп карады; сабан төзек иде. Карт, салкын тимерне куллары белән капшап, канәгать кыяфәт белән, сабан тирәли берничә тапкыр әйләнеп чыкты. Тик буйволларның кыяфәте генә күңеленә ошамадьи аның. — Кыш көне ябыктылар, — дип куйды ул. — Аларга азык җиткереп буламыни? Кесоу аның бу сүзләренә кушылмады, ул атасына караганда күбрәк уз-үзеиә мөрәҗәгать итеп, әйтте: — Сәер кешеләр без... Табигатькә иркәләнеп, бозылганбыз... Теләнче сәдака көткән шикелле, барын да аңардан гына көтеп торабыз. Хайванга без үзеннән-үзе үсеп утыра торган курага караган шикелле ка

 
рыйбыз... Үз азыгын үзе табар әле, дибез. Ә кышка күбрәк печән әзерли белмибез. Үзебезнең менә дигән болыннарыбыз бар. — Кара син аны! — карт улына гаҗәпләнеп карап куйды. — Хайван өчен иртәнге аш та, төшке аш та хәзерләп бир, имеш! Кайчан булганы бар андый хәлнең?! — Бәла дә шунда шул, бездә андый хәлнең булганы юк, — диде Кесоу һәм җиккәнне көтеп торган буйволларга агач камыт кидереп куйды. — Я, киттекме? Сабан такыр ишек алды буйлап шалтыр-шолтыр кузгалып китте. ... Кырда беркем дә юк иде әле. Узган елдан калган кукуруза сабаклары ятимсенеп утыралар; җир өстенә, ялкау гына булып, иртәнге томан җәелә. Кесоу буйволларны туарды. Карт, чүгәләп утырып, тәмәке янчыгы белән маташа башлады, ә улы озынрак чыбык алып килергә китте. Тиз арада бригаданың бөтен членнары җыелып бетте. Гудал, арбага салып, сабан алып килде. Сабанның төрәне көзге кебек ялтырап тора иде. — Нәкъ бритва кебек, — дип мактанып куйды Гудал. Антон, иртәнге салкыннан бөрешкән хәлдә, тәмәке тарта; олы яшьтәге крестьяннар, Мирба картны әйләндереп алганнар да, бер-берсенә шаян сүзләр әйтешәләр. Кырның аргы як читендә бер кеше күренде. Ул әледән-әле тукталып, аягы белән җирне капшап карый-карый, бригадага таба килә иде. Якынрак килгәч, калын тавыш белән әйтеп куйды ул: .— Җир сөрергә тәмам ярарлык... Исәнмесез, иптәшләр! — Хәерле иртә, Константин! — Исәнлекме? Константин Кесоуны бер як читкә чакырып алды. — Синең бригада беренче булып чыкты, — диде ул. — Мин бөтен авылны әйләнеп килдем... Кесоу, мактавы өчен рәхмәт йөз'еннән, аның кулын кысты. — Халыкка берничә сүз әйт әле, — диде ул Константинга, — уңышлы хезмәт телә, дигәндәй... Константин кулын селкергә тотынды. . — Зинһар, миңа кушма, кушма... Үзең сөйлә, ә без тыңлыйк. Кесоуның бик гади дә, шул ук вакытта тантаналы да итеп сөйлисе килә; фронтта чакта командир һөҗүмгә барыр алдыннан солдатларга әйткән шикелле, колхозчыларга бөек хезмәткә керешү алдыннан хәер- фатиха бирәсе килә иде аның. Гадәттә була торганча, үзенең бераз дулкынланганын сизеп, Кесоу Константинга сораулы караш ташлады. Константин акрын гына: — Югары уңыш алырга кирәклек турында сөйлә, — диде, — югары уңыш... Иң элек үзең сүз бир... Кесоу, ризалык билгесе итеп, башын иеп куйды. — Иптәшләр! Шундый көчле итеп кычкырып җибәрде Кесоу, әйтерсең, аның алдында ике дистә кешедән гыйбарәт булган бер бригада түгел, ә меңләгән кешеләрдән җыелган төркем тора иде... Крестьяннар үз бригадирларының тавышы шундый гадәттән тыш көчле булуына хәйран калдылар. — Иптәшләр!—дип кабатлады Кесоу тынычрак тавыш белән. — Без бүген кырга чыгабыз. Зур вакыйга бу. Ә ни өчен зур? Безгә кадәр берәү дә сөрмәгән, берәү дә чәчмәгәнмени? Сөргәннәр дә, чәчкәннәр дә. Ләкин без гадәттә булмаган дәрәҗәдә күп уңыш алу өчен көрәшәбез, без яңа җиңүгә ирешү өчен кырга чытабыз... Йөз пот кына түгел, ә... — ул, көч җыйгансыман, бераз тукталып торды, — ә биш йөз пот..." дибез без... Без сугышта коточкыч дошманны җиңдек, без бөтен дөньяны таң
32 
 
га калдырдык. Шулай булгач, җирне генә буйсындыра алмабызмыни? Хәтта ул Сакен җире булса да, ә? Без әйтәбез: биш йөз пот — шуннан да ким түгел, дибез! Әйе, шуннан да ким түгел! Крестьяннар, уңайсызланып, бер-берсенә карашып куйдылар: янәсе, бригадир чамадан арттырып җибәрде бит. — Рәхмәт әйтербез, — дип куйды Антон, мыскыл итеп. Көлү тавышлары ишетелде. — Әйе, биш йөз пот алырга сүз бирәм, Антон, — дип дәвам итте Кесоу кызып. — Ә бәлки күбрәк тә булыр... бернинди фокус юк биредә. Кырны, әлбәттә, ничек кирәк булса — шулай итеп эшкәртербез, ә иң әһәмиятлесе — ашлама... — Тирес җиткерә алмассың, — дип куйды кемдер. Кесоу аңа каршы төште. — Дөрес, тирес тә кирәк. Бөтен юл буйларыннан, болыннардан җыеп алырбыз. Ишек алларындагысын әйтеп тә торасы юк. Ләкин ул гына аз. Шундый ашлама табарга кирәк: якын да булсын, күп тә булсын, кыйбатка да төшмәсен. Дөрес әйтәмме? — Дөрес булмаган кая, — дип тавыш бирде Гудал. — Барыбыз да аңлап торабыз. Ләкин Кесоу сөйләгәнне бары да аңлап бетмәгәнлеге сизелеп тора иде. Уңыш алу — әлбәттә яхшы эш, әйтеп торасы да юк. Ләкин тиктомалдан гына ярты мең пот уңыш алабыз дип вәгъдә бирү күпләргә сәер һәм аңлашылмый торган эш булып тоела иде. Якуп улының кыен хәлдә калганлыгын сизеп алды. Беразга тынлык урнашудан файдаланып, сорау бирде ул: — Ашлама безнең эштә беренче урынны тота — анысын һәркем белә. Тик аны кайдан алырга, — менә мәсьәлә кайда. Кесоу, кайнарланып, әйтеп бирде: — Беләм кайдан алырга икәнен, беләм. Шундый таш бар бездә — могҗизалы таш. һәм ул Шәфкать кыясы дип йөртелгән таш кыя турында мактау сүзләре тезергә тотынды. Ләкин ул никадәр күбрәк сөйләсә, шул кадәр шик туа барды: тукта әле, әгәр дә болар бар да арттырып әйтелгән сүз булып чыкса? Әйтик, фосфоритлы да булсын ди ул кыя, анысы шулай. Ләкин ничә процент фосфор бар анда, монысын кем әйтеп бирер? Кесоу үзенә ышанып бетмәүләрен төшенә иде. Бер мизгелдә ул үз ниятенә карата үзе дә ышанмау тойгысы кичереп алды. Чынлап та, әгәр дә кыя алдый калса? Ул чагында нишләргә кирәк? — Утырыгыз, — диде ул, вакытны сүзсез уздырганын сиздермәс өчен, ләкин, утырырга тәкъдим иткәндә, утырыр урынның юклыгын сизми калды. Аның янына Константин килде. Ул акрын гына әйтте: — Ә эшкәртү мәсьәләсе? Кырны өзлексез карап, тәрбияләп тору? Үз вакытында чәчү? Сөргәндә, тырмалаганда тырышып, җиренә җиткереп эшләү — шулар аз нәтиҗә бирәчәкмени? Кесоу иңбашы аша Константинга карады һәм, рәхмәтен белдереп, аңа баш иде. Билгеле, тәрбия мәсьәләсе кечкенә эш түгел, һәм Кесоу, күңеле күтәрелеп, горурлык белән күкрәген киереп җибәрде. — Кадерле иптәшләр! — диде ул. — Әйтик, ашлама мәсьәләсе барып та чыкмады ди (ул, әлбәттә, алай булмаячак, дигән мәгънә аңлатып, көлеп куйды), әйе, шулай да булсын ди... Без әйтәбез... агрономия кагыйдәләре әйтә: сөргән вакытта җирне егерме-егерме биш сантиметр тирәнлектә сөр, ди; ике тапкыр сөр, ди. Җиренә җиткереп тырмала, утарга иренмә, ешрак ута, чүп үләнен җан дошманың итеп күр, кырларыңнан юк ит син аны! ди... Аннары... Алдынгы колхозларның тәҗрибәләре әйтә безгә: рәт-рәт итеп, тезеп чәч, ди, рәт аралары үлчәнгән булсын, тигез булсын, ди... Күрәм, кайберәүләргә бу сүзләр көлке тоела.  
3. ,С. ә,- № 10 33 
 
9 сез бу таудан түбәнгә төшегез дә, андагьв кешеләрнең ничек эшләгәнен карагыз, һәм шунда сез, кулыгызны күкрәгегезгә куеп, әйтерсез: аларның эше, безнекенә караганда, күп яхшы, диярсез... Крестьяннар, аның сүзен раслап, башларын иделәр, көрсенеп куйдылар... — Хәзер аңладыгызмы инде,—дип дәвам итте Кесоу җиңүче кыяфәте белән, — без тиешенчә эшләмибез. Үз җиребездән кул селтәгәнбез без: янәсе, ул җирдән безнең бабайлар эш чыгара алмаган икән, без дә чыгара алмабыз, дип карыйбыз булып чыга. Әйдәгез, менә чын-чынлап, бер төптән тотынып карыйк, шул вакытта менә — ант итеп әйтәм! — гектарына өч йөз поттан да ким алмыйбыз. Валлаһи! Бөтен ил алга барган вакытта, безгә — Сакен кешеләренә койрыкта сөйрәлү төс түгел. Константин, аның сүзен куәтләп: — Мәгънәле сөйли, кирәкне әйтә, — дип куйды. Антон алга чыкты. Ул, бармаклары белән муенын кысып, юри буылган булып әйтте: — Әгәр дә без үзебезне эш белән буып үтерсәк, ярыйсы уңыш алырга булыр, — диде һәм, кеше көлдергеч рәвештә сикергәләп, төркем эченә кереп югалды. Кемдер, авызын каплап, көлеп җибәрде. — Синең белән аерым сөйләшербез... Ишеттеңме? — дип кычкырып калды Кесоу Антон артыннан. Константин, сүзне бетерергә вакыт икәнен хәтеренә төшереп, Кесоуның кулына кагылып куйды. — Хәзер, — диде Кесоу. Ул, фуражкасын салып, кулы белән кырга таба күрсәтте: — Хәзер башлыйбыз. Якуп ачулы иде ульпна. «Нәрсә булган аңа, шашканмы әллә югыйсә? — дип уйлый иде ул. — Ни өчен мактана?!» Ләкин халык алдында бригадирга тел тидерәсе килмәде аның. «Өйгә кайткач сөйләшербез»,— дигән фикергә килде ул. Кесоу бригадага мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте: — Кырны үткән елдан калган кукуруза сабакларыннан һәм зур ташлардан арчырга кирәк. Ташларны әнә теге чокырга ыргытырга, ә кукуруза сабакларын бергә җыеп яндырырга кирәк булыр. — Иптәшләр, бригада членнары,—диде Константин. — Язгы сабанга беренче булып сез чыктыгыз, сездән үрнәк алып, иртәгә башкалар да чыгачак. Артта калмаска — безнең бурыч менә шул! Бригада, шау-гөр килеп, аның сүзләрен хуплады. Кемдер җыр башлап җибәрде һәм крестьяннар җырлый-җырлый кырга чыгып киттеләр. Беренче адым гына ясалды әле, дип уйлый иде Кесоу. Шулай да Сакенда кешеләрнең бервакытта да язгы сабанга болан иртә чыкканнары юк иде бит, әле. Ә бу инде әһәмиятсез хәл түгел. 
11 Константин белән Кесөу бер таучык өстенә менделәр дә, сугыш кырын күзәткән полководецлар кебек, басу өстен карарга тотындылар. Гудал үз звеносы белән якындагы урман артындагы участокка китте. Антонга, һәрвакыт күз алдында булсын дип, кырның каршы як читен бирделәр, һәркем үз урынына таралды. — Болары бары да яхшы, — диде Константин, ниндидер кәгазьләр актарып. — Иртәгә, минемчә, башкалар да эшкә чыгар... — Иртәгә чыгулары бик әһәмиятле, Константин. Әйе, нәкъ иртәгә чыгулары кирәк. — Шулай итәрбез. Тик мин башка нәрсә турында борчылам әле Ничек соң бу уңыш мәсьәләсе, Кесоу? Ә? Әйтүләрең бушка булып чыкмасын, дим. Төшенәсеңме син?  
34 
 
Кесоу, ни дип тә җавап бирмичә, Константинны беләгеннән ала да бер читкә сөйри. — Әйдә әле, әйдә, — ди ул, — киңәш итешик... — Аңлыйсыңмы син, — ди Кесоу, тынычсызланып. — Әнә шул кыя турындагы уй мине һаман бораулап тора, тынгы бирми... Районга кереп чыккан идем мин, бирегә кайтышлый... Тукта әле, мин әйтәм. Без дә үзебезнең Сакенда бераз башны эшләтеп карыйк, дим. Кул кушырып утырмассың бит инде! Аягым көйсезләнмәгән булса, көздән үк эшкә тотынмакчы идем мин... Биредән биш минутлык юлда булган кыя турында Кесоу бик күптән уйлап йөри иде инде, нәкъ сугыш башлану алдыннан аның көчен сынап карарга бөтенләй хәзерләнеп тә беткән булган иде ул; теге чахоткалы чиновниктан калган язу һич башыннан чыкмый иде аның. Сакенда гомумән ул кыя турында сугышка кадәр дә сүз булган иде, кемдер аның турында район газетасында язып та чыкты, ә колхоз тимерчесе аны вату өчен махсус корал да ясарга маташа башлаган иде. Ләкин нәкъ шул вакытта сугыш башланып китте. Язмыш Кесоуны ерак җирләргә ташлады, тимерче сугышта үлеп калды, ә Сакенда калган кешеләрдә ул кыя кайгысы түгел иде инде—башка кайгылары да җитәрлек иде аларның... һәм менә бервакыт, сугыштан кайтышлый, кайдадыр, туган илебезнең көнбатыш як читендәге бер җирдә, тау егетен тагын шул кыя турындагы уй борчырга тотынды. Ул вагонның иң югары сәндерәсендә яткан килеш, эш юктан, түшәмгә, аның тар такталарына карап бара иде. Ә түбәндә, башларын бер-берсенә якын ук китереп утырып, күпне күргән сугышчылар сөйләшеп бара. Алар үткән көннәр турында түгел, алдагы көн турында, киләчәк турында сөйләшәләр. Кесоу да киләчәк турында уйлап бара. Ул инде үзен өйдә итеп, Кавказ тавының нәкъ итәгендә итеп тоя һәм аермачык төстә әлеге кыяны күз алдына китерә, аның өстендә үсеп утырган кәкре агачны да күрә... Кесоу 6’елән Константин, кызу-кызу атлап, тар сукмак буенча баралар. Бер команда астында хәрәкәт иткән шикелле, алар икесе дә берьюлы елга аша сикереп чыктылар, кечкенә алан өстенә күтәрелделәр һәм алар каршында соры төстә биек кыя пәйда булды. Чит-ч.итләре яшеллек белән каймаланган иде аньвң, ә нәкъ түбәсе өстендә, сорау билгесесыман кәкрәеп, бер агач үсеп утыра иде. Кесоу тирән сулу алды. Фуражкасын салып, маңгаена төшкән чәчләрен артка җибәрде. — Кара әле,—диде ул, яшерен сүз куешкан кешедәй як-ягына каранып. — Җиребез начар безнең, диңгез комыннан бик аз гына яхшырак булса булыр. Бабаларыбыз, бабаларыбызиын. бабалары бөтен каймагын сыгып бетергәннәр аның. Әгәр дә ул җир өстендә кешечә яшим дисең икән — менә шушы тирәнлеккә кадәр ашларга кирәк аны (ул кулы белән үзенең муен турысын күрсәтте). Ләкин ашлама кайдан алырга? Менә мәсьәлә!.. Ни юл юк, ни күперләр, хет самолет белән китер. Ә башымда минем — Шәфкать кыясы турындагы әкият йөри. Бабаларыбыз аны юкка гына Шәфкать кыясы дип атамаганнардыр... Әгәр җир өстенә шушы кыя туфрагын сибеп чыксак, нишләр икән? — Шушы ташларнымы? — дип бүлдерде аны Константин. — Нигә ташны булсын? Аларны, минемчә, вакларга, төяргә кирәк... Әйтик, зур чүкеч беләнме шунда?.. Константин, аңа җавап урынында, аяк астында аунап яткан ике таш кисәген алып, бер-берсенә бәреп карады һәм, шикләнеп, Кесоуга таба борылды. Чыннан да, шундый нык, каты кыяны зур чүкеч белән төеп кенә порошок хәленә китерү бик асат эш түгел. Ул ташларны сикертеп уйнап торды да, аларны, кая төшкәннәрен карап та тормыйча, югарыга ыргытты. Аннары, учын учка сугып чистартып, дусларча Кесоуның аркасына шапылдатты.
35- 
 
— Син бик кайнар кеше... — Бу җавап түгел, — диде Кесоу, каты итеп, һәр.сүзенә басым ясап. — Суперфосфат дигән нәрсә бар — аны заводларда эшлиләр- Ә менә моны, синең күз алдында торган тауны алла безгә әзер килеш, дигәндәй, китереп биргән. Табигый фосфорит дип атала да ул. — Ишеткәнем юк, чынлап, юк, — диде Константин. — Син безнең секретарь, хәзерге вакытта колхоз председателе урынына да син. Димәк, бик куп нәрсә синең кулыңда. Никуала үрнәк була алмас безгә, бармагын кыймылдатырга да иренә ул... Тыңла әле, мин бу эшне оешкан төстә башлап җибәрергә тәкъдим нтәм. Кешеләр билгелә, арбалар бир, халыкка белдер — бөтен колхоз белән бергә күтәрсәк, җиңелрәк булыр. — Кесоу үзенә-үзе нык ышанып сөйли һәм шунда ук кыяны ваклау, төю буенча план да кора иде. Константин аны зур сабырлык белән озак итеп тыңлап торды да, ниһаять, бүлдерде: \ — Кадерле дус, — диде ул, йомшак кына итеп. — Яхшы башлангыч. Әйбәт эш. Ләкин җиңел эш түгел бит, һәрьяклап уйларга кирәк. — Ә яз! — дип кычкЫрып җибәрде Кесоу, сабырсызланып. — Яз бит борын төбендә. — Бусына өлгермәсә, икенчесенә булыр,—дип җавап бирде Кон стантин тыныч кына. — Ә минем киңәш болай: бу эш белән яхшылап танышырга, аны өйрәнергә, һәрьяклап уйларга кирәк, бәлки, тәҗрибә участогы билгеләргә дә кирәк булыр... Районда сөйләшергә, агрономнар белән киңәшергә кирәк булыр... Менә син кырларны эшкәртү һәм аларны тәрбияләү турында бик әйбәт сүзләр сөйләдең. Димәк, алдынгыларның тәҗрибәләре... Бусы бик яхшы. Эшлекле фикер... — Ул, бераз сүзсез торганнан соң, болай дип өстәде: — Ә бу кыяга син үзен нык ышанасыңмы соң? Ничек дисең әле, фосфоритлар барлыгына ышанасыңмы анда? Кесоу өстенә салкын су сипкән кебек булды — ул, йөзен чытып, артык бер сүз дә дәшмичә, кире борылды. Константин, аның каршында акланырга теләгән кешесыман, юл буе аңа’ ниләрдер сөйләп килде, аны тынычландырырга тырышты. Ләкин Кесоу берни дә ишетми иде инде. Үтерер дәрәҗәдә күңеден кайтардылар бит аның... Кеше үзенең бөтен җанын ачып салды, дияргә мөмкин, мәхәббәт игълан иткән шикелле, дулкынланып серен ачты, ә аңардан йөз чөерделәр. Бу хәл яңакка сугудан да гарьлеклерәк, теләсә, нинди сызлауга караганда да катырак сызлата торган хәл. Аңа ышанмыйлар, әйе, бусы ап-ачык... Менә алар яңадан кыр өстендә. Җир өсте иртәнге пардан ачылган һәм яңа чыккан кояшның беренче нурлары белән телгәләнгән, һавада кошлар сайрап җибәрде, бөтенләй җәйгечә диярлек аяз, җылы көн урнашты. — Кесоу, — диде Константин, ничектер гаепле кешесыман елмаеп (егетне’җәберләгәнлеген аңлый иде ул), — уйлап кына хәрәкәт ит. Ә кыя мәсьәләсен хәл кылырга өлгерербез. Иң әһәмиятлесе — җирне яхшы эшкәртү, срогында эшләү, эшкә күңел бирү. Аңладыңмы? Син үзең дә әйттең бит: кыядан башка да уңыш алырбыз, дидең. — Ул, куллары белән киң хәрәкәт ясап, күз алдында җәелеп яткан киң кырларны күрсәтте һәм тантаналы тавыш белән әйтте:—Таулар арасында күрелмәгән күләмдә уңыш алырбыз. Кесоу аңа бик үк ягымлы булмаган караш ташлады һәм, теш арасыннан гына чыгарып, мыгырдап куйды: — Киңәшең өчен рәхмәт, иптәш секретарь... Мин мондый киңәштән башка да ерып чыгармын шикелле... 
Мирсәй Әмир тәрҗемәсе. 
(Ахыры киләсе санда)