Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС

ЭШЧЕ
Яңгырый гудок, җәелә як-якларга
Фабриканың йөрәк эссесе... ' i
Карап таңга, басып ап-ак карга, Я
Ашыга цехка совет эшчесе.
Ашыга цехка, шанлы корылышның Күрелмәгән дәрте астына. : '
Ул шат бүген, безнең чорыбызның Бөеклеген уйлап ашкына.
Кирәк, — ди ул, — көрәш юлларыннан, Үрнәк булып, алдан барасы, Хыялланган эш һәм уйланылган Күп нәрсәгә нигез саласы.
Бетсә бер эш бүген, тагын да бар Ни чаклы күп, зур эш эшлисе, — Чишелмәгән сергә, табылмаган һәр нәрсәгә ачкыч эзлисе! . ; .
Шуңар бит ул эшнең горур данын, Могҗизаның чынын тудыра;
Бөек максат белән хозурланып, Биш-ун норма артык тутыра.
... Сыеша алмый төтен морҗаларга, Цех төнлә дә гүләп тын ала.
Монда илһам бүген, монда бар да Зур, данлы эш белән сынала. Г ■ . ■
КИРПЕЧ
Менә кирпеч—иң шәп, гүзәл нәрсә һәм бәхет ул ташчы кулында.
Эх, ничек соң җырың күтәрмәскә Бу гади бер кирпеч турында!
Гади кирпеч — бөек төзелешнең Тигез кырлы нигез кирпече; Максатыбыз, эш һәм көчебезнең Иң нәни бер тыйнак билгесе. Җырым да бар, җырда моңым да бар Багышларга бүген шуңарга, — Бөек эшләр, титан корылмалар Бәләкәйдән өелеп туганга
Матур шул ул, комлы йөзләрендә Уйныйсыман көмеш тамчысы, Аның белән хәзер көн дә бергә, Төн дә бергә совет ташчысы. Менә кирпеч — бер дә ямьлелектә Бирешерлек түгел алтынга.
Калды катып, ләкин, мәңгелеккә, Дистә, дистә кирпеч астында... Гади кирпеч... Ятты нигез булып, Ташчы монда дивар салачак;
Аздан үскән зур эш, киң эш булып, Титан завод калкып калачак.
1946