Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәҗит Гафури шигырьләре 


БЕЗНЕҢ ЮЛ Алда дошман бар икән дип, игътикадым какшамас, Ни зыян бар изге юлда мәңгелеккә китсә баш! Кайда барсаң бер үлемдер, тик сәбәпләр башкача; Куркынып, башны түбән салу үлемнән сакламас. Килде шул көн: я үлемдер, я җиңүдер — башка юк. Чын каһарман мондый чакта курыкмас вә артка атламас. Нинди хурлык — кулга тоткан байрагың ташлап чигү, Юк, бу булмас!.. Ташларын ват, суларын кич, алга бас!.. Ник кыямәт купмый, ник җимерелми барча дөньясы!.. Чын иманлы ир егетләр какшамас һәм каушамас. Нурлы йолдызлар белән тулган аяз күңлем күген Шик вә шөбһәле томаннар һәм болытлар капламас. «Бу көрәш, алда бәхет бар», дип язылган күңелемә; Әллә нинди иблисең дә пычрата алмас, тапламас!.. 
1919. 
Н У Р * 
Кара куллы явыз дошман! Үзеңчә шатлыгың бик зур; Синең күзне чагылдырган, Имеш, сүнгән икән бер нур. Дөрес, син шатланып көлдең, Аның бер сүнгәнен күргәч, Караңгыда очып йөрдең, Янып торган чыраг сүнгәч. Котылдым дип шушы нурдан, Эчеңнән уйлагансыңдыр, Фәкать алдандың, әй дошман! Бөтенләй сүнмәде ул нур. Үзе сүнгән кебек бетте, Ләкин ул чәчте күп якты, Күрәмсең, инде төн үтте, Өфыктан якты таң атты.
                     * Бу шигырь Мулланур Вахитовның контрреволюцион акгвардеецлар тарафына н үтерелү уңае белән язылган. Редакция, 
,С. Ә.’ № G5 
 
 
Беләмсез, ошбу нур — ул кем? Ачындык ул чыраг сүнгәч, Биреп торган иде зур ямь, — Югалды Мулланур иптәш. Аны без һичбер онытмабыз, Олуглыйбыз вә зурлыйбыз, Халыкның корбаны булды Каһарман Мулланур, дибез. Аның исме күңелләрдә Язылган — мәңге онтылмас, Аңа дошман кешеләргә Гомергә якты көн булмас. 191.9. 
ТАТАР ЕГЕТЕНӘ I Шуралар җөмһүриятен гамәлгә куючы егетләребезгә багышлана 
Вакыгт җитте, егет! Җаның булса, Уян, сикереп күк бүз атка мен! Күрәсеңме, Идел буйларында Матур, ал, кызыл таң атканын. 
Урал тауларыннан күк таш алып, Кайра кылычыңны шуңарга, Таң җилләре искән матур чакта Кит син дошманнарны куарга. 
Бер нәрсәдән курыкмый, җан фәрманга Алга чап син җирләр селкетеп, «Дөнья безнең!» диеп кычкыр шунда Гайрәт белән, йөрәк җилкетеп. 
Шулай итеп вәхши ерткычларның Котларын ал, салып куркыныч, Кып-кызыл кан белән бизәкләнсен Кулларыңа тоткан шул кылыч. 
Шул вакытта чынлап тынычланыр Күкрәгеңдә янган йөрәгең, Шул вакытта биргән булырсың син Мазлум илнең көткән теләген... 1920.  

 
 
БИР КУЛЫҢНЫ 
Кил әле син, иптәш! Бир син миңа Сөялләнеп каткан кулыңны. Янган йөрәк белән чын ихластан Тәбрик итим изге юлыңны. Бир син миңа тагын, көн-төн эшләп, Таш пулатлар салган кулыңны, Бир син миңа утлар тирәсендә Эшләп, кызарып янган кулыңны. Бир син миңа, кырда сабан сөреп, Туфракланып каткан кулыңны, Бир син миңа дошман күкрәгенә Төзәп мылтык аткан кулыңны. Бир син миңа, сугышып, шул сугышта Кызыл каннар аккан кулыңны, Дошманнарның биек кальгаләрен* Тармар итеп ваткан кулыңны. Бир син миңа, хәләл көчең белән Эшләп, тиргә баткан кулыңны, Эштән арып, тагын көч җыярга Аска салып яткан кулыңны... Бир син миңа, гайрәт белән сугып, Дошман башын ваткан кулыңны. Дуслар битен үпкән кебек үбим Сөялләнеп каткан кулыңны. 1922. 
КЫЗЫЛ АРМИЯ 
Сигез еллык бәйрәм хөрмәтенә I Гөлт!., итеп чыкты янар таудай булып, Кап-караңгы төндәге айдай булып... Нәгьрә берлән, кычкырып чыккач та ул, Яктырып дүрт якка ачты якты юл... Җир шарындагы бөтен мазлум халык Салдылар күз, шаккатып, хәйран калып: — «Нинди якты бу янар таулар... диләр, Ә шулар икән кызыл яулар!..» диләр. 
II 
< Үсте ул, үткән саен еллар саны, Каплап алды дөньяны шәукәт, даны. Ул бу көндә, шаулаган дулкын кебек, Өерелеп торган олуг упкын кебек. 
Кальга — крепость, ныгытма.

 
 
Гомренә аумас биек скал кебек, һичвакыт сыймас каты сталь кебек. Танклар... тупларга каршы ул барыр, Чын азатлыкка мәгәр ул юл ярыр!.. Бу капитал тырнагыннан җир йөзен Тик шулар бер көнне чынлап коткарыр!.. Ябырылып килгәндә яу ил өстенә, Ул булыр җимерелми торган стена!.. 1926, февраль. 
БАЛАЛАРГА 
Үтәр сездән дә тиздән Җәйге көндә уйнаган чаклар, Үтәр туплар сикертүләр, Үтәр уйнаулар ат-атлар. Килерсез җыелышып мәктәпкә, Көз җиткәч, тә. сез, яшьләр, Булырсыз чын якын дуслар, Туганнар төсле иптәшләр. Китапларны алып бик шат, Укырсыз бергәләп шунда, Кирәкле фән-белемнәрнең Белерсез шунда барсын да. Белерсез: сезгә кемнәр дус, Вә кемнәр дус түгел, дошман, Бу мәктәпләрне кем ачкан, Күрерсез шунда укыгачтан. Өйрәнерсез чын эш, тормыш Төзү юлларыны анда, Кызык булыр матур тормыш Кору җәйге уеннан да. Пионерлар булып анда Өйрәнерсез көрәшләргә, Бөтен дөньядагы яшьләр Белән сез бергә эшләргә. Алып кулга^ кызыл байрак Китәрсез алга нык атлап, Ленин сызган матур юлдан Көрәш, эш җырларын җырлап. Барырсыз сез зур абыйларыгыз Салган матур эздән, Алар, юл күрсәтеп сезгә, Матур эшләр көтә сездән! 
1928.