ХАТИРӘЛӘРЕМ ДӘФТӘРЕ
Татар дөньясының күге болытлы, төннәре айсыз һәм йолдызсыз бервакытларда, алдагы көннәренең якты булуына, аның мәдәни халыклар рәтенә керүләренә өмет баглап, киләчәк тарихларының якты булуларына күз тотып, янган йөрәгемдәге чаткыларны караңгылык уртасына чәчеп, үземә һәм иптәшләремә юл табу уе белән назем һәм шигырьләр яза башлаган идем. Минем йөрәгемнән чыккан сүзләргә бәһа куелыр, киләчәк көндәге кешеләр моңа илтифат күзләрен салыр, дигән фикерләр күңелемдә юк иде. Бер ягымда — бик еракта мәдәният нурлары балкып, фән-белем гасыры өстебезгә эре адымнар белән килсә, икенче ягымда — албасты кебек, наданлык, хорафат тора иде. Мин, шул наданлык дөньясыннан сискәнеп, мәгърифәт дөньясына күзегеп, йөрәгемдә барны ихтыярсыз рәвештә дөньяга чыгарырга теләдем, язган нәрсәләремә мөкафат булъьрын, аларның тәкъдир ителүен күңелемә кертеп тә чыгармадым. Бу эш 19 нчы гасырның ахырларында иде. Заманның сәхифәләре берәм-берәм ачылып, гомернең юллары берәм- берәм күздән үтә башлады. Еллар үтү белән Шәрыкъ дөньясы, Идел — Урал буйларында, аз-маз таң галәмәтләре сизелеп, таң әтәче кычкырды. Кайдадыр бер җирдәге сандугачлар өмет җырларын җырладылар. Мин үземне якты дөньяга барган кебек хис итә башладым. Күкелдә өмет нурлары барган саен арта барды. Коллык богаулары челтерәп төшә башладылар. Милләт уянган кебек булды. Бу мине чиксез шатландырды. Милләт егетләре, аның сылу кызлары яңа юлга төшкән кебек булуларын күреп, гайрәт һәм киләчәккә өметне татын да арттыра төшерделәр. Ләкин тирә-ягымдагы болыт, өстемдәге караңгылык таралып, яктылык даирәсе киңәйгән саен, мин милләт балалары арасында да ямьсез сыйфатлар, комсыз гәүдәләр, нурсыз күңелләр күрдем. Шушы манзара фикеремне үзгәртте, «милләт» эченнән генә хакыйкать таба алуның мохаль 2 3 икәнен күз алдына китерде. Тәти егетләрнең, матур туташларның, купшы ханымнарның, юан байларның бәхетләре, аларның минем кебек татар һәм бер милләттән булулары гына җанга азык бирә алмаулары күз алдына килде, һәм шушы дөньяның эчендәге серле пәрдәләр ачыла башлады. Болар миңа я'кын булган саен, мин алардан, нәфрәтләнеп, ерагая башладым. Мин эшчеләр, ярлылар, аһ- зарлы лар эчендә булган ләззәт һәм аларга хезмәт итүнең иң изге эш икәнен аңлый башладым. Башта язган нәрсәләрем шушы юлга китереп мендерү өчен баскычлык хезмәтен иттеләр.
2 М. Гафуриның «Хатирәләрем дәфтәре» исеме белән аталган, бер урында да басылмаган зур кулъязмасы СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты архивында саклана. Бу номерда без шул кулъязманың бер өзеген урнаштырабыз. Шагыйрь М. Гафури югарыдагы голларны 1923 елның пюнь аенда, үзенең 20 еллык иҗат юбилее уңае белән язган. Бу өземтәдәге чит сүзләргә аңлатмалар редакция тарафыннан бирелде. Редакция. 3 Мохаль — мөмкин түгел.
Иөз кызарырлык, күңел уңайсызланырлык булган кай нәрсәләрем өчен тәәссеф итсәм дә, * аларның шул юлга төшүемә баскычлык хезмәте икәнлекләрен уйлап, бераз тәсәлла итә 4 5 һәм шуларга кәффарәт2 өчен үзем тапкан изге юлда хезмәт кыла башладым. «Фикерән артка китсәм, ни зур кайгы, булыр иде, әле мин алга — хакыйкатьне эзләү юлына барам бит әле», дигән уй белән күңелне юатып, яшьлек һәм аңсызлык белән эшләнгән кайбер эшләрдән гыйбрәт алып, яңа эз, якты юл эзләргә бөтен көчемне сарыф иттем. Ачлык, салкыннарга сабыр итүне вә вөҗданым кушкан юл белән генә баруны иң беренче маягым итеп алдым. Шушы юлда баруымнан ләззәт һәй тәм таба башладым. Җиһан сугышлары булып, җир йөзе эшче-крестьян каны белән сугарылды). Ятимнәрнең, толларның күз яшьләре яңгыр кебек акты. Көчсезләр көчләнеп, җәһәннәм машиналарына каршы алып барылдылар. Бу фаҗигаларны күрү күңелгә бетмәслек әрнү, гомерлек ачу, мәңгелек ләгънәт тудырдылар. Кемгә каршы? — Капитал һәм кеше көче белән генә рәхәт көн күрергә өйрәнгән байлар дөньясына каршы. Җиһан сугышы капитал дөньясының зарарына хезмәт иткән зур гамил3 булып чыкты. — Ник сугышабыз, нигә һәм кем өчен кан түгәбез?! — дигән сөальләр чыга башлады. Эшче-крестьян күкрәгенә каратылып куелган утлы кораллар сугышка сәбәп булган кешеләрнең күкрәкләренә таба каратылдылар. Каты куллы эшчеләр тиз көн эчендә, таш диварларны ватып, патшаны, аның ялчыларын тәхетләре, сарайлары белән йөзтүбән җибәрделәр. 17 нче ел революциясе булды. Бу эш миңа яңа рух, яңа көч бирде. Талган беләк кире күтәрелеп, янган йөрәк үзенең чаткыларын ирекле рәвештә чәчәргә кереште. Эшче-крестьянның азатлыгы!.. Бу бит дөнья яратылганнан бирле беренче мәртәбә дөнья үзенең бөтен сурәте белән тәҗәссем итү!..4 Кызыл байрак ялтырады. Ул бөтен дөньяга үзенең нәрсә икәнен күрсәтте. Кара көчләр, куркып, кайда барырга белми качтылар... Ирекле каләм үзенең теләген ирекле рәвештә игълан итә башлады. Хәзер соң дәрәҗәдә шатлыгыннан ул, май аенда килгән сандугач кебек, һәрнәрсәгә карап, канат кагып сайрый. Хәзер ул шат: фабрик- заводлариың трубаларыннан чыккан төтеннәрне, аның эчендә тавышланган машиналарны, чүкеч тавышларын ишетеп, күреп шатлана. Эшчеләрнең, хосусый кешеләрнең коллыкларыннан котылып, гомум халыкның ирекле әгъзалары булып эшләүләрен фикер итеп, күңелендәге дәрте, киләчәккә булган өмете арта. Күп көннәр үтмәс, бөтен дөнья, бөтен җир шары ирек җырын җырлар... Без шуны ышанып көтәбез. ЛАин шуларны җырлыйм, язам, шуның белән генә рух күтәрәм, шул уйлар белән җаныма азык табып, дөньяда торуымның мәгънәсен шунда дип уйлыйм. Мин революциядән соң гына дөньяда торуның мәгънәсен аңладым. Кешеләрнең азатлык юлында корбан булулары белән генә бәхеткә ирешүләренә ышандым. Барган саен шушы ышануым (белән) 1923 нче елның матур язына килеп чыктым. Мин хәзер җәнүп ягыңнан килгән кош кебек шат.