Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК БЕЛӘН БЕРГӘ


 Татар әдәбияты тарихында Мә- җиг Гафури (1880—1934) — иҗтима- I гый хаклыкны һәм халык азатлыгын эзләүнең авыр һәм каршылыклы юлын үтеп, пролетариат революциясенә чыт күңелдән килеп кушылган зур гуманист һәм патриот шагыйрь. Гафуриның Октябрьга кадәрге иҗатында хезмәт ияләрен самодержавие һәм капитализм коллыгыннан азат итү өчен барган көрәшнең олы юлына чыгарга омтылган демократ интеллигент идеяләре һәм психологиясе шактый тулы чагылган. Ләкин, икенче яктан, без Гафуриның Октябрьга кадәрге иҗатында пролетариатның революцион көрәше белән үзен аңлы рәвештә бәйли алмаганын, аның иҗат юлы искиткеч авыр, кыен һәм газаплы киеренкелек белән баруын да күрәбез. Гафуриның беренче рус революциясе белән Бөек социалистик революция арасындагы иҗат эволюциясе шул вакытларда татар әдәбиятында аеруча үткен төс алган демократик тенденцияләр белән буржуаз милләтчелек идеологиясе арасындагы кискен көрәшнең үзәгендә барды. * Гафури үзенең Октябрь революциясенә кадәр язылган шигырьләрендә һәм хикәяләрендә капита- дистик җәмгыять тарафыннан рәхимсез җәберләнгән «вак кешеләргә» теләктәшлек күрсәтеп кенә калмады, бәлки үзенең иҗатын аларньиң тормышын үзгәртеп кору өчен барган көрәш белән дә бәйләргә туктаусыз омтылды. Дөрес, Гафуриның социалистик революциягә кадәрге карашлары эзлекле түгел, ә бик каршылыклы. Кешеләр арасында мәгърифәт һәм культура тиешенчә таратылган тәкъдирдә яхшылык урнаштыру мөмкин дигән вак-буржуаз иллюзияләрне дә чагылдырды ул. Чөнки шагыйрь авыл һәм шәһәр ярым пролетариаты стихиясе белән күбрәк бәйләнгән иде. Менә шушы иҗтимагый төркемнәрнең теләкләре һәм омтылышлары шагыйрь иҗатында гәүдәләнергә тиеш булды. Гафури бервакытта да, һәм иҗтимагый тормышның һәм шәхси тормышының иң авыр шартларында да, халык белән булган бәйләнешен өзмәде, демократик идеяләрне ташламады. Ул капиталистик җәм гыятьнең ерткы члыгын, кабахәтлелеген һәм икейөзлелеген ачып бирергә тырышты, шул җәмгыятькә булган көчле нәфрәтен җырлады. Бу яктан караганда, ул С. Рәмиев һәм Н. Думавый шикелле шагыйрьләрнең антиподы иде. Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә татар әдәбиятында чын мә1ънәсендәге критик реализм формалашты. Аның үзәгендә торган төп идея тенденцияләреннән иң күренеклесе — буржуаз җәмгыятьне инкарь итәргә омтылу булды. Гафури реализмы әнә шул юнәлештә үсте. Ул бөек рус шагыйре Некрасов традицияләре белән бәйле булган Тукай әдәби мәктәбенең күренекле вәкиле булып җитеште. Буржуаз-декадент тәнкыйтьчеләр Гафуриның һәм аның шикелле башка демократик язучыларның әнә шул тарихи һәм иҗтимагый прогрессив, реалистик тенденцияләренә
62 
 
 
һөҗүм иттеләр: аларны милләт алдында торган «мәңгелек идеаллар» белән исәпләшмәүдә һәм үзләренең иҗатларын үзгәреп торучан иҗтимагый интересларга хезмәт иттерүдә гаепләделәр. 1914 елда бер декадент һәм милләтче татар тәнкыйтьчесе, башлыча Тукай поэтик мәктәбе вәкилләренә төбәп, түбәндәге сүзләрне язды: «Гүя милли тор- .ышны шигъри сурәттә мәңгеләштерүгә караганда, милләтнең көндәлек кирәкләрен вә елдан ел үзгәреп тора торган дөньяви ихтыяҗларын үтәү шагыйрьләремез өчен әһәмиятлерәк, гүя андый көндәлек эшләргә шагыйрьләрдән башка кеше юк вә гүя шагыйрьләргә шундый кара хезмәттән башка эш юк... Менә безнең шагыйрьләрне һәлак иткән нәрсә — дөнья гаразына хезмәт итү булды инде». Шулай итеп, буржуаз тәнкыйтьче реалистик әдәбиятны ташларга тәкъдим итте. Тукай иҗатындагы халыкчанлыкмы сәнгать, поэзия өчен түбән идея итеп санаулар да, демократик әдәбиятның халыкчанлыгына каршы эсерлык анархизмын идеаллаштырулар да, шәхес культын, «сәнгать — сәнгать өчен» теориясен күтәреп чыгулар да — барысы да буржуа әдәбиятының бер үк антидемократик хәрәкәте иде. Әмма Гафуриның иҗаты бөтенләй башка юнәлештә үсте һәм дәвам итте. Аның барлык идея- эстетик омтылышлары халык белән бәйләнештә формалашты. Чөнки шагыйрь һәрвакыт хезмәт ияләре арасында калды: аларның теләкләрен, омтылышларын дөрес аңлап, шигырь теле белән сөйләп бирде һәм әдәби образларда чагылдырды. Гафуриның Октябрьга кадәрге иҗат ы татар халык язучысының политик йөзе һәм художниклык таланты искиткеч авыр шартларда формалашуын бик ачык • күрсәтә. Гафури, барыннан да элек, халык хәрәкәте һәм халык тормышы белән бик нык бәйләнгән зур җитди фикерләр һәм тойгылар күтәреп чыгарга сәләтле художник булып танылды. Гафуриның ул фикер һәм тойгылары капиталистик җәмгыять коллыгы белән көрәшүче актив гражданин турында, хезмәт халкының матур киләчәге, азатлыгы өчен көрәшкән гуманист турында сөйлиләр. Гафурпны пролетар революциягә табан үстерүдә февраль революциясе белән Октябрь арасындагы •халык хәрәкәтенең роле искиткеч зур булды. Нәкъ менә шул 
вакытларда шагыйрьнең электән килгән идея тенденцияләренең һәм иҗат тәҗрибәләренең халык хәрәкәте белән бик нык бәйләнгәнлеге тагын бер тапкыр бик ачык расланды. Билгеле ки, революцион халыкның самодержавиене бәреп төшерүеннән файдаланып, Россия буржуазиясе, вакытлы рәвештә булса да, эш башына менде. Татар буржуазиясе дә шул азатлыктан үз файдасын отып калуны төп максат итеп куйды\ ул татар хезмәт ияләрен рус халкыннан аерырга, аларны социалистик революция ягына җибәрмәскә һәм үзенең милли дәүләтен төзеп калырга омтылды. Февраль белән Октябрь арасында милли буржуазиянең әнә шул политикасына табынган язучылар да аз булмады. Бу шартларда да Гафури үзенец халыкка чын күңелдән бирелгәнлеген һәм аңардан һич тә аерылмавын күрсәтте. Ул революцияне ясаучы төп көчне, алдынгы сыйныфларны күрә белде; халыкны, эшчеләрне һәм кызыл байракны мактап җырлады. 1917 елның 17 апрелендә язылган «Кызыл байрак» шигырендә ул: 
Кузгал, эшчеләр. Дошман жинелсен, Көч кемдә икәнен Бар дөнья белсен? — дигән юлларны язды, эшчеләрне көрәшкә чакырды. Гафури халыкның чын азатлыкны яулап алырга тиеш икәнен аңлады һәм ялган буржуаз «азатлыкка» каршы чыкты: 
Халык кулы күтәргән Кызыл байрак аумасын, Пычратмасын пычрак куллар Инсаният дөньясын, — диде ул «Бу вакыт» шигырендә. Гафуриның февраль белән Октябрь арасында язылган «Хөррият иртәсе», «Кызыл байрак», «Бетсен су

 
 гыш», «Икмәк», «Аждаһа», «Азатлык хөрмәтенә», «Курыкмагыз!» кебек шигырьләре шагыйрьнең революцион халык ягында торуын бик ачык характерлыйлар. Шулай итеп, Гафури буржуаз-демократик революциядән риза түгеллеген, аның эшче һәм крестьяннарга азатлык алып килмәгәнлеген белдерде. Мәҗит Гафури Бөек Октябрь революциясен көтеп, шатланып каршы алды, шуннан .соңгы бөтен иҗатын һәм дикъкатен шул тарихи хәлләрне тирәнрәк аңлауга юнәлтте, һәрвакыт иҗади активлык күрсәтеп килде. Социалистик революция генә Га- фурины чын азатлык, чын хакыйкать дөньясына алып чыкты. Шагыйрь тик совет шартларында гына чын хакыйкатьне һәм азатлыкны тапты. Бу аның өчен шәхси азатлык кына түгел, шул ук вакыт чын иҗат азатлыгы да иде. Ул һичбер вакыт күрелмәгән горурлык һәм шатлык белән халык азатлыгын җырлый башлады. 1923 елда совет җәмәгатьчелеге шагыйрьнең 20 еллык иҗат юбилеен зурлап үткәрде. Шул көннәрнең тәэсирен Гафурн үзенең көндәлек дәфтәренә чын күңелдән түбәндәге сүзләр белән язды: «Мин революциядән соң гына дөньяда торуның мәгънәсен анда- дым. Кешеләрнең азатлык юлында корбан булулары белән генә бәхеткә ирешүләренә ышандым. Барган саен шушы ышануым (белән) 1923 нче елның матур язына килеп чыктым. Мин хәзер җәнүп ягыннан килгән кош кебек шат». Чынлап та, Гафуриның Октябрьдан соңгы иҗаты бөтенләй икенче, яңа дәвер кичерде. Аның иҗат тематикасы да киңәйде, әдәби таланты да көчле булып чәчәк атты. Гафури пролетариат революциясенең җиңешен ныгыту һәм социалистик төзелеш өчен барган көрәшнең пафосы, илһамы белән яшәү һәм иҗат итү югарылыгына күтәрелде. Җиңеп чыккан халыкның азат һәм батыр хезмәтенә ддн җырлау Гафури поэзиясендә революциянең беренче көннәреннән үк мактаулы урынны алды. Ул, хезмәттә һәм сугышта бик зур батырлыклар күрсәткән совет халкына мөрәҗәгать итеп: Кил әле син, иптәш! Бир син миңа Сөялләнеп каткан кулыңны; Янган йөрәк белән чын ихластан Тәбрик итәм изге юлыңны, — дип язды («Бир кулыңны», 1919 ел). 
Гафури Октябрьга кадәрге татар демократик әдәбиятының югары гуманистик идеяләрен һәм реалистик традицияләрен совет әдәбиятына алып килде. Шагыйрь социалистик реализмны үстерү көрәшенә актив рәвештә кушылды. Гафури үзенең иҗатында социалистик ватанга, коммунистлар партиясенә булган тирән мәхәббәтен һәм халыклар дуслыгы идеясен аеруча көчле чагылдырды. Аның иҗаты иске тормышның ерткычлыгына һәм совет халкының һәртөрле дошманнарына карата нәфрәт белән тулы. Гафури үзенең «Кара йөзләр» һәм «Шагыйрьнең алтын прииска- сында» кебек повестьларында иске тормышның хезмәт халкы өстенә төшкән газаплы картиналарын тирән реалистик образлар белән тасвирлады. Бу повестьларында ул беркадәр үзенең үткәндәге авыр тормышын да чагылдыра. Гафури — иҗатының башыннан ук үзенең тормышын әдәби сурәтләүләргә аеруча әһәмият биреп килгән язучы. Әмма Октябрьга кадәр аның бу темага язылган әсәрләрендә байтак кына примитивлык һәм ялгышулар да булгалады. Революциядән соң исә шагыйрь үзенең художестволы биографиясен реалистик сурәтләүдә дә зур уңышларга иреште. Гафури үзенең иҗаты белән халыкка хезмәт итте, аны көрәшкә, азатлыкка чакырды, һәм үзе дә Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә чын иҗат азатлыгы тапты һәм Сталин бишьеллыкларының иҗат тантанасын күрү бәхетенә иреште. Гафури иҗаты СССР халыкларының интернациональ культурасы хәзинәсендә лаеклы урынны алды.