Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ДӘРЕСЛЕКНЕҢ ҖИТЕШСЕЗ ЯКЛАРЫ


 Урта мәктәпләрнең IX классы өчен чыгарылган «Әдәбият»††† дәреслегендә сүз шушы егерменче гасыр башындагы татар әдәбияты турында бара. Дәреслектә урын алган язучыларның иҗатларына автор нигездә дөрес бәя биргән, һәм дәреслек (аерым кытыршылыклар турында алда әйтелер) укучылар өчен аңлаешлы әдәби тел белән язылган. Монысы дәрёс- лекнең уңай ягы. Дәреслекнең беренче басмасы турында үз вакытында тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккан иде. Ул мәкаләдә күрсәтелгән күп кенә кимчелекләр автор тарафыннан бетерелгән. Димәк, беренче басма белән чагыштырганда, икенче басма һичшиксез югарырак тора. Ләкин яңа басмада да байтак җи- тешсезлекләр бар әле. Бу җитеш- сезлекләрнең күбесе, принципиаль мәсьәләләрне тикшергәндә, авторның тиешенчә уйлап җиткерелмәгән буталчык формулировкалар бирүе нәтиҗәсендә килеп чыкканнар. Авторның ашыкканлыгы, һәр җөмлә, һәр формулировка өстендә җентекләп уйланмавы, редакторның авторга тиешле ярдәмне күрсәтмәве сизелеп тора. Дәреслектә яктыртылган берничә проблеманы алыйк. Кереш бүлектә, җәдитчелек хәрәкәте турында сөйләгәндә, автор ачык формулировкалар кулланмый, мәсьәләне ялгыш аңлауга мөмкинлек калдыра. 17 нче биттә ул болай ди: «Кадимчеләр белән җәдитчеләр, ягъни искелек белән яналык арасында бу көрәш шул чордагы язучыларның иҗатларында да кнн урын алды». Бу формулировкадан җәдитчелек хәрәкәтенә, гомумән, яңалык хәрәкәте дип бәя бирү аңлашыла. Ә 18 нче биттә инде автор ба- лай дип яза: «1905 нче ел                      ††† «Әдәбият», урта мәктәпләрнең IX классы өчен дәреслек, 2 нче басма, авторы Хәсән Хәйри, редакторы Гази Кашшаф. Татгосиздат, 1948 ел, 250 бит, бәясе 5 сум 50 тиен. революциясе чорында җәдитче либераль буржуа интеллигенциясе берникадәр омтылыш, җанлылык күрсәтсә дә, революциядән соң ул кара реакциямен терәге булып китте, җәдитчелек хәрәкәтен панисламизм байрагы астында файдаланырга, коры культурачылык лозунглары белән чыгып, халыкны революцион хәрәкәттән читләштерергә, сыйнфый көрәгд кискенләшүен томаларга тырышты». Бу юллар авторның асылда дөрес позицияләрдә торуын күрсәтәләр. Авторның үз фикеренчә үк, җәдитчелек хәрәкәте ниндидер бердәм хәрәкәт булмаган, җәдитчеләр дә бер ук идеяләрне алга сөрә торган бердәм төркем булмаганнар. Алар арасында безнең тарихыбызда һичбер төрле прогрессив роль уйнамаган, бәлки, киресенчә, халыкнын культурасы, аңы үсүгә аяк чала торган панисламистлар һәм пангур- кистлар да булган. Бу дөрестән д; шулай. Панисламизм һәм пантур- кизм идеяләрен, ягъни үзенә бер төр көнчыгыш космополитизмы-: алга сөрүче кешеләрне тарихта прогрессив роль уйнадылар дип әнту мөмкин түгел. Шулай булгач инде җәдитчелек хәрәкәтенең төрле юн> лешләренә ачыграк бәя бирү кнрә:< иде. Автор исә үзенең җәдитчелек турында язганнарын «җәдитчелек
117 
 
 
хәрәкәте үз чорында прогрессив роль уйнады» дип тәмамлый. Мондый гомуми формулировка белән килешү һич тә мөмкин түгел. Аерым язучыларның иҗатларына багышланган бүлекләрдә дә буталчык формулировкалар һәм, гомумән, игътибарсызлык күренешләре оч- раштыргалый. Тукайның дөньяга карашы һәм дингә мөнәсәбәте турында автор бер-берсенә каршы килә торган фикерләр әйтә. «Өзелгән өмет» шигыреннән бер өземтә китереп, ул болай ди: Аныц мондый «... күңел төшенкелеге белән сугарылган шигырьләре Тукай карашындагы каршылыкларны, җәмгыятьтәге этәргеч революцион көч пролетариат булуын һәм аныц җитәкчелеге астындагы көрәш азатлык, чын дуслык китерәчәген аңламавын чагылдырдылар». Авторның бу фикере дөрес. Шулай булгач инде, «Г. Тукайның идеаллары» дигән бүлекчәдә «Г. Тукай үз заманының иң алдынгы кешесе иде», дигән формулировка аңлашылмау тудыра. Тукай заманындагы иң алдынгы кешеләр марксизм-ленинизм идеяләрен үзләштергән һәм азатлык хәрәкәтендә пролетариатның җитәкчелек ролен аңлаган революционерлар — большевиклар иде. Дәреслек авторы үзе дә шул ук биттә болай ди: «Ләкин Тукай сыйнфый көрәштә алдынгы революцион көч пролетариат булуын аңлау дәрәҗәсенә күтәрелеп өлгермәде, бик яшьләй үлеп китте». Шул рәвешчә, авторның бер үк биттә язган фикерләре арасында зур гына ятышсызлык килеп чыга, һәм ул укучыларны аптырашта калдыра. Тукайның «дингә ышанудан котылмавы» турында сөйләгәндә дә, автор тиешенчә ачык формулировкалар кулланмый. «Тукай вакыты-вакыты белән ниндидер «саф дин», шуның нигезендә кешеләр арасында дуслык булдыру шикелле чеп-чи идеалистик карашка да бирелгәләде. Бу — чикләнгән вак буржуа иллюзияләренең чагылышы иде». Моны автор бик дөрес әйтә. Шулай ук «Тукай һичбер вакытта да реакцион динчелеккә бирелеп китмәде» дигән фикергә дә тулысыңча кушылырга туры килә. Ләкин шуннан соң автор менә ничек ди: «Тукай 1908—12 иче елларда атеистик 
рухтагы шигырьләр дә язды һәм аның реакцион динчеләрне рәхимсез кыйнап фаш иткән сатирик шигырьләре динчелеккә каты удар ясадылар, массаның аңын үстерүгә зур ярдәм иттеләр». Тукайның реакцион динчеләрне рәхимсез фаш иткән сатирик шигырьләре, һичшиксез, динчелеккә' каты удар ясадылар. Ләкин бу фикерне исбат итү өчен «Тукай атеистик рухта шигырьләр дә язды» дигән тезисның һич тә кирәге юк. Мәсьәләне ачык куярга кирәк. Тукай сыйнфый көрәшнең барышын һәм аның этәргеч көчләрен дөрес аңлау дәрәҗәсенә күтәрелмәде. Тукай атеист түгел иде. Ләкин боларның берсе дә Тукайның бөек шагыйрь булуына, халык шагыйре булуына комачаулык итми. Тукай халыкның моң-зарын, аның тирән оптимистлыгын җырлады, аны якты тормышка өндәде, буржуаз милләтчеләрне һәм реакцион көчләрне фаш итте, аяусыз чыбыркылады. Тукай әдәби телнең нигезен салды, татар хезмәт ияләрен бөек рус халкының классик әдәбияты белән таныштыруда гаять зур хезмәт күрсәтте, Пушкиннан һәм Лермонтовтан өйрәнеп, яңа татар поэзиясен барлыкка китерде. Тукайны бөек шагыйрь, халык шагыйре дип атау өчен тулысыңча нигез бар. Димәк, Тукайның теге яки бу карашлары турында буталчык формулировкалар бирүнең һич тә кирәге юк. Бер-берсенә каршы килә торган фикерләрне дәреслектә тагын да табарга мөмкин. «Яшь гомер» герое Галигә характеристика биргәндә, автор болай ди: «...ул эшче сыйныфының революцион хәрәкәтендә актив эшләүче, социалистик идеяләр белән яхшы таныш булган революцион интеллигенция вәкиле». Шуннан соң автор «ВКП(б) тарихының ч кыскача курсы»ннан мондый өземтә китерә: «Үзләрен марксистлар дип санап та, марксизм позицияләрендә бер
1 ;8 
 
 
вакытта да нык тормаган партияле интеллигентларның да бер өлешенә төшенкелек һәм ышанмаучылык кагылды». Шуннан соц автор болан дип эсти: «Интеллигенциянең бер катлавында башланган менә бу хәлнең беренче чаткылары Гали образында да чагылган». Бу инде башта әйтелгән фикергә каршы төшә, Галинең революцион хәрәкәттә актив эшләмәвен, чын революцион интеллигенция вәкиле булмавын күрсәтә. Бу мәсьәләне дә ачыкларга, ике төрле караш тудыра торган формулировкаларны бирмәскә, укучыларны аптырашта калдырмаска кирәк иде. Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты турындагы бүлектә сыйнфый көрәшне һәм гуманностьны бер-беренә каршы кую күренә. Автор болай ди: «...аның ул фикерләре сыйнфый көрәш карашыннан чыгып түгел, бәлки гуманность карашы планында биреләләр» (233 бит). Совет чоры язучысына карата мондый бер формулировка куллану укучыларга дөрес фикер бирә алмаячак. Без, большевиклар, сыйнфый көрәш яклы булганыбыз хәлдә, чын мәгънәсе белән гуманностьны алга сөрәбез. Галиәсгар Камал иҗатына багышланган бүлектә дә шактый гына җитешсезлекләрне очратырга мөмкин. Дәреслектә «Бәхетсез егет» пьесасының герое Закир турында «ул үз семьясының тормышы белән риза гүгел» диелгән. Гүяки, Закир ниндидер бер протест белән чыга кебек булып аңлашыла. Бу дөрес түгел. Шулай ук Кәрим байны Сәгыйть байга «капма каршы итеп күрсәтелгән» дип әйтү дә дөрес түгел (моның дөрес түгеллеген икенче бер урында автор үзе дә әйтеп бирә). Димәк, «Кәрим байның бөтен интересы, тормышы акчага, байлык җыюга, «сәүдә эшләренә» генә корылган» дип аерып әйтү дә уңышлы булып чыкмый, чөнки җәдитче Сәгыйть байның да бөтен тормышы нәкъ шулай ук байлык .җыюга корылган. Дәреслекнең авторы Г. Камал иҗатын өйрәнүдә һич тә әһәмияте булмаган моментларга да туктала. Мәсәлән, ул түбәндәге мәгълүматларны бирә. «1911 елда ул буржуа газеталарының берсе булган «Йолдыз» газетасының секретаре булып эшли башлый. Бу газетаның хәбәрчесе булып Стамбулга да барып кайта. Октябрь революциясенә кадәр ул шушы газетада эшли. 
Бу елларда инде Г. Камал танылган драматург һәм журналист була. Аның каләме үткеиләйә бара, ул үзенең иҗатында буржуа җәмгыятенең черек якларын рәхимсез рәвештә фаш итә». Бу өземтәдәге беренче һәм икенче абзац үзара һич тә бәйләнмәгән. Буржуа газетасында секретарь булып эшләү елларында каләменең ни сәбәпле үткенләнә баруын һәм Г. Камалның буржуазия идеологиясе йогынтысына бирелмәвен бу урынла ачык итеп әйтеп бирергә кирәк иде. Шулай ук Г. Камал иҗатының революциядән соңгы чорына кин итеп тукталмау да кимчелекләрнең берсе булып тора. Шул җөмләдән' аның шигырьләренә тулырак анализ бирү һәм күбрәк үрнәкләр китерү кирәк иде. Г. Камалның патриотлык рухы белән һәм буржуаз милләтчеләргә карата тирән нәфрәт белән сугарылган шигырьләре яшьләргә тәрбия бирү күзлегеннән караганда, зур әһәмияткә ия булып торалар. Г. Камалны, бердә икеләнмичә, татар совет поэзиясенең нигезен салган кешеләрнең берсе дип әйтергә мөмкин. Аның шигырьләренең художество кыйммәте дә кечкенә түгел. Г. Камалның поэзиясенә моңа кадәр тиешенчә игътибар биреп җиткермәүне һәм тәикыйтьчеләребезнең бу мәсьәлә белән кызыксынмауларын бернәрсә белән дә аклап булмый. «Әдәбият»та аерым язучыларның иҗатларына характеристика биргәндә, аларныц әдәби алымнарына һәм шигырьләрендәге үзенчәлекләренә карата җитәрлек дәрәҗәдә тикшереп бетермичә әйтелгән фикерләр очрый. Моны без бигрәк тә Мәҗит Гафури иҗатына багышланган бүлектә күрәбез. Авторның раславынча:
119 
 
 
«Гафуриның аерым шигырьләрен- дә ритмика, рифма һ. б. — шигъри эшләнеше ягыннан йомшаклык, прозаизм элементларында күренә. Бу кимчелек аның аерым вакытта ашы- |удан яки прозаиклык практикасы йогынтысыннан килгән булса кирәк» (140 бит). Аерым шигырьләрнең йомшак эшләнгән булуын прозаиклык практикасына бәйләүне нигезле бер фикер дип әйтеп булмый. Күп кенә язучылар шагыйрь дә, прозаик та булганнар, һәм бу хәзер дә шулай. Рус совет әдәбиятында без моның гүзәл үрнәкләрен күрәбез. Гафуриның шигырь техникасы турында сөйләгәндә, автор: «күбесенчә беренче һәм дүртенче юллар, беренче белән өченче юл, икенче белән дүртенче юл рифмадаш булалар», ди. Бу урында да автор зур игътибарсызлык күрсәткән: Гафури- да (һәм гомумән ул вакыттагы, шулай ук хәзерге татар шигырен- I дә) күбесенчә беренче һәм дүртенче юллар рифмадаш булмыйлар. Гафурида беренче, икенче һәм дүртенче юллар рифмадаш булган очраклар күп, ләкин бу бөтенләй башка мәсьәлә. Аерым шигырьләрдән өземтәләр китергән чагында да автор тиешенчә саклык белән эш ? итми. Тукай шигырьләренең кайбер юллары бозып бирелгән. «Милләтче бик куркак бит ул, судан курка» — юлы: «Милләтче бик курка бит ул, судан курка», — булып чыккан. Моның корректура хатасы булуы да бик мөмкин. Ләкин укучы өчен барыбер түгелмени? Кызганычка каршы, бездә цитаталарга, өземтәләргә, игътибарсыз карау фактлары гомумән бик еш очрый. Классикларның текстларын бозып бирергә һичкемнең дә хакы юк икәнлеге истән чыгарыла. Тагын бер мисал китерик. «Бер йөзең күрсәтсәнә, Тугсын гүзәл көннәр минем, Чәчәкләр атсын өмет Бакчамда ал гөлләр минем». Менә бу ике юлда һәрбер сүз үз урынында. Шулай да бу Тукай шигыре түгел. Тукай шигыренә хас булган ритм юк, музыкальлек юк. Ни сәбәптән? Чөнки Тукайның «чәчкәләр» дигәне «чәчәкләр» дип бирелгән. Ачык һәм ябык иҗекләрнең пәүбәтләшү' тәртибе үзгәргән. Нәтиҗәдә ритм җимерелгән. Мондый фактларны һич тә аклау мөмкин түгел. 
Шуңар ялгап, дәреслекнең теле турьиида берничә сүз әйтик. Мәкаләнең 'башында искә алынуынча, дәреслек аңлаешлы тел белән язылган. Автор үтә «галим» булып күренергә тырышмый, кирәкле-кирәксезгә «фән сүзләре» кыстырмый, бәлки үзенең фикерләрен кеше сөйли торган рәвештә гади сүзләр белән аңлата. Ләкин дәреслектә тел кытыршылыклары һәм гафу ителмәслек кимчелекләр очрамыйлар түгел. Берничә мисал китерик, Тукай иҗаты турында сөйләгәндә автор «Өмет» шигыреннән түбәндәге юлларны китерә: Юк! түбән калмас бу жан: Фнтратта гали булган ул. Кисмәк өстендә кара кош Иттифакый кунган ул! Аннары ул болай ди: «Монда шагыйрь реакция елларындагы бөтен реакцион кара көчләрне символик образ белән чагыштырып, «кисмәккә утырган кара кош» дип атый» (50 бит). Бу урында «символик образ белән чагыштырып» дип әйтү уңышлы түгел, «кисмәккә утырган кара кош» дип тырнаклар эченә алып әйтү бөтенләй ялгыш. Тукай «утырган» дими, бәлки «кунган», ди. Болар арасында зур аерма бар. 43 нче биттә мондый бер җөмлә бар: «Татар либераль буржуазиясе культура, семья мәсьәләләре буенча реформаторлык карашларын алга сөргәндә, либераль интеллигенциягә, җәдитче муллаларга таянсалар, Тукай кебек демократ язучылар, вак буржуаз демократик интеллигенциягә таяндылар, шуңа мөрәҗәгать иттеләр». Бу җөмлә шактый авыр төзелгән һәм бөтенләй ятышсыз рәвештә ия берлек санында, хәбәр күплек санында бирелгән. 
120 
 
 
Менә тагын шуңар ошашлы бер җөмлә: «М. Гафуриның Октябрь революциясенә кадәрге шигырьләрендә үлчәү нигездә силлабик булдылар». Грамматика таләпләрен башкача боза торган җөмләләр дә очраштыр- галый. Автор һәм редактор (шулай ук укучыга билгесез рецензентлар) тел мәсьәләсендә тиешенчә җаваплылык күрсәткән булсалар, дәреслек мондый кимчелекләрдән арынган булыр иде. Безнең күп кенә дәреслекләребез- дә канәгатьләнерлек рәвештә яктыртылып җитми торган бик әһәмиятле бер момент бар. Ул — татар әдәбиятының үсешенә рус әдәбиятының зур йогынты ясавы мәсьәләсе. Революциядән элек татар халкының барлык алдынгы, прогрессив язучылары рус классикларыннан өйрәнделәр, чиксез бай рус классик әдәбиятының гүзәл традицияләрен — аның халыкчанлыгын, Ватанны, халыкны сөю һәм халыклар дуслыгы мотивларын яңа үсеп килгән татар әдәбиятына да күчерделәр һәм нәтиҗәдә зур уңышларга ирештеләр. Хәзерге вакытта татар совет әдәбиятының үсеше дә шул ук җирлектә, рус классикларыннан һәм алдынгы рус совет язучыларыннан өйрәнү нигезендә дәвам итә. Менә бу моментны дәреслекләрдә ачык һәм тулы рәвештә аңлатып бирү кирәк. Хәзер без тикшерә торган дәреслектә дә Г. Тукай, Г. Камал һәм башкаларның рус классикларыннан өйрәнүенә һәм аларның рус әдәбиятын татар хезмәт ияләре арасында популярлаштыру мәсьәләсенә күбрәк урын бирергә кирәк иде. Үкенечкә •каршы, бу эшләнмәгән. Алай гына да түгел, киресенчә, рус классикларының татарча тәрҗемәләре турында сөйләгәндә, кайбер ялгыш фикерләр әйтелгән. Тукайның Кольцовтан тәрҗемә иткән «Мужик йокысы» исемле шигыре турында автор болай ди:: «Тукай шигырьне киңәйтеп эшли, мужик тормышының авырлыгын, ярлылыгын, ач-ялангач яшәвен беренче планга куеп сурәтли. Ә Кольцов шигырендә исә төп фикер мужикны хезмәткә өндәү булып тора. Тукай, мужик хәле турында: «Нәрсә бар /милкеңдә? ындырда юк орлык; Иген юк урырлык. Атың бар бик начар, Өч тәңкә торырлык», — ди. 
А втор и ы ң раславы и ч а, Кольцов шигырендәге социаль мотивларны Тукай тирәнәйткән һәм үткенрәк төстә биргән булып чыга. Мондый раслауның нигә кирәге бар? Тукай «ындырда юк орлык» дисә, Кольцов «на гумне ни снопа» дигән. Болар икесе бер үк мәгънәне аңлаталар. Аннары автор болай ди: «Ул (Тукай М. М.) соңынтын да бөтен гомере буена рус классик шагыйрьләреннән өйрәнә, үзен алар белән янәшә куя». Монысын да дөрес караш дип әйтеп булмый. Чөнки Тукай, үзен рус классиклары белән янәшә куюдан бигрәк, үзенең алардан өйрәнүенә басым ясый. Пушкин белән Лермонтовны ул кояшка тиңли, үзен алардан нур икътибас иткән ай дип атый. Ягъни Тукай бөек рус халкының классик поэзиясенә тереклек чишмәсе дип карый, рус классикларын үзенең остазы итеп саный. Тукай шул заманда ук инде рус әдәбиятының чиксез зур алдынгы ролен ачык аңлый алган. Дәреслекләрдә менә шул фикергә басым ясарга кирәк. «Мәҗит Гафури — мәсәлче» дигән бүлекчәдә Крылов иҗатына карата ялгыш фикер тудыруы мөмкин булган урыннар юк түгел». Автор болай дип яза: ‘ «Крылов мәсәлне: И в людях также говорят: Кто ‘посмирней, так тот и виноват, дип гомуми мораль рухындарак тәмам итә. Гафури исә, югарыда күргәнебезчә, ахырда политик нәтиҗә чыгарып, бөтен мәсәлнең эчтәлегенә икенче төрле юнәлеш — чынлыкка карата политик сатира характерын бирә. Чөнки заманы, политик шартлар шагыйрьдән шуны сорыйлар». Димәк, Крылов мәсәлләре чынбар лыкка карата политик сатира булмаганнар икән дигән мәгънә килеп чыга. Бу дөрес түгел. Гомумән, рус классикларының әсәрләрен тәрҗемә 

 
 
лкн икътибас рәвешендә бирү турында сүз барганда, татар шагыйрьләре алариы «тирәнәйттеләр», «мәсьәләне үткенрәк төстә куйдылар», дип сөйләүнең һич тә кирәге юк. Г. Камалның рус әдәбиятыннан өйрәнүенә һәм тәрҗемәләренә, бу өйрәнүнең татар театрын үстерүдәге уңай нәтиҗәләренә дә киңрәк тукталу кирәк иде. Г. Камалның төрекчәдән тәрҗемә иткән «Кызганыч бала» исемле бер пьесасы дүрт урында телгә алына, әмма аның русчадан тәрҗемә иткән дистәләрчә пьесалары турында автор бер-ике генә суз әйтеп үтә. Г. Камал иҗатының халыкчанлык юнәлешендә чәчәк атуы исә, һичшиксез, рус классикларының йогынтысы нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Шәриф Камалның революциядән элекке иҗаты турында сөйләгәндә, новелла нәрсә дигән мәсьәләгә тукталып, автор бөтен дөнья новел- листларын искә ала да, аннары Россиягә күчә һәм болай ди: «Л. Н. Толстой, хәтта, А. П. Чеховны бөтен дөньяда иң беренче, барысыннан да өстен новеллачы итеп санаган». Бу җөмләдә «хәтта» сүзенең һичбер кирәге юк, ул мәгънәне генә боза: Толстой ниндидер көтелмәгән бер фикер әйткән шикелле килеп чыга. Дәреслектә исә рус әдәбиятының бөтен дөньяда иң алдынгы әдәбият икәнлеген һәм иң алдынгы новеллистларның да рус классиклары икәнлеген ачык әйтергә кирәк. Яшь буынга коммунистик тәрбия бирүдә дәреслекләр аеруча җаваплы роль уйныйлар. Авторлар да, Тат- госиздат работниклары да моны онытырга тиеш түгел. Мәкаләнең башында ук әйткәнебезчә, Хәсән Хәйри иптәш аерым язучыларның иҗатларына нигездә дөрес бәя биргән. Димәк, без бу дәреслекне яраксыз дип исәпләү фикереннән ерак торабыз. Ләкин андагы зур кимчелекләрне күрмичә үтү мөмкин түгел. Мондый кимчелекләр өчен кем җаваплы соң? Билгеле, беренче нәүбәттә автор җаваплы. Ул үзенең һәрбер сүзен уйлап әйтергә, һәрбер мәсьәләдә,, төпле бер фикергә килергә, шуннан соң гына теге яки бу формулировканы бирергә тиеш. Дәреслектәге ялгыш яки буталчык формулировкалар өчен, табигый, рецензент та, редактор да турыдан- туры җаваплы). Күптән хәл ителергә тиешле тагын бер 
мәсьәлә бар. Анысы — дәреслекләрне типографиягә биргәнче тикшерү, рецензияләү стилен үзгәртү мәсьәләсе. «Правда» үзенең 7 нче сентябрьдәге баш мәкаләсендә болай дип язды:. «Күп кенә ялгыш китаплар чыгарган республика нәшрияты эшендә, шулай ук Татарстан Язучылар союзы эшендә зур кимчелекләр бар». Язучылар союзының әдәбият дәреслекләре хәзерләү эшендә бөтенләй читтә торуы, безнең фикеребезчә, әнә шул зур кимчелекләрнең берсе дип саналырга тиеш. Татгосиздат тарафыннан чыгарылган күп кенә китапларда төрле төстәге хаталарның һәм зур гына кимчелекләрнең очравьп, табигый, очраклы бер хәл түгел. Чөнки дәреслекләрне чыгару эшендә әле һаман да штурмлау методы хөкем сөрә, дәреслекне рецензияләү формаль бер эш дип санала, басарга бирү алдыннан дәреслек Таггоспз- датның үз редсоветында да, укытучылар һәм язучылар җәмәгатьчелегендә дә тикшерелми. Шулай ук бу эштә Татарстан Мәгариф министрлыгы да бик читтә тора. Аның да шулай ук дәреслекләрне кулъязма хәлендә укытучылар җәмгыятьчелеге белән берлектә тикшерү эшен әле һаман да оештырганы) юк. Аннары аның дәреслекләрне бастыру эшен генә түгел, хәтта ал арны яздыру, хәзерләү эшен дә Татгосиз- датка тапшыруын һич ничек тә аңлап булмый. Ачык әйтергә кирәк: мондый бозык стильне тамырыннан үзгәртмичә торып, чын мәгънәсе белән яхшы сыйфатлы дәреслекләр чыгару эшен тәэмин итү мөмкин булмаячак.