Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАЛЫКЧЫЛАР

I *Сезон җитеп тә, сельднең Анива култыгына керә башламавы «Богатый улов» балык комбинатында борчулы хәлне тудырды. Комбинат директоры Петропавловский белән партком секретаре Ивановтан башлап гади балыкчыларга, тозлаучыларга, тара ясаучыларга кадәр — барысы да бу хәлгә аптырадылар, пошындылар. Үткән ел шушы вакытта Көньяк Сахалин ярлары балык белән тулы иде. Ә быел яр буенда гына түгел, хәтта Курасиво җылы агымыннан Анива култыгына керә торган җылы тасмаларда да сельд бөтенләй күренми, һавадан разведка ясый торган самолетлар да быел Анива култыгына сельднең ничегрәк, нинди юллар белән киләчәге турында юанырлык мәгълүмат бирә алмыйлар. Разведкага йөрүче балык суднолары да һаман саен буш кул белән кайтып керәләр. Комбинат директоры Петропавловский үзе дә диңгездә берничә тапкыр булды, партком секретаре Иванов та чыкты, ә нәтиҗә һаман юк иде. Петропавловский, балык көтүләренең кай елларда берничә көнгә соңга калыбрак килүе гадәте барлыгын уйлап, бераз тынычланды, ә Иванов исә борчылуында булды. Нинди булса да бер серле хикмәтнең барлыгын уйлап пошына иде ул. Судно капитаннары: Николай Соболев белән Зариф Гатин Япон диңгезенең көньягыннан килә торган Курасиво җылы агымының зур тасмалары быел, үзләренең элекке юнәлешләрен үзгәртеп, Изге рифләр дип аталган сайлыклар тирәсенә күчкән булырга тиешләр дигән фикерне әйттеләр. Алар быел язның гадәттә булмаганча җылы килүен моңа төп сәбәп итеп куйдылар. Яз бик җылы килгәндә, бу агымның башка юнәлеш алуы турындагы мәгълүматларны искә төшерделәр, балык йөри торган җылы тасмаларның көнбатыш ярлар буйлап сузылуы мөмкин диделәр. Комбинат сельд сезонына тулысынча хәзер иде инде: суднолар да, балык тоту кораллары да җитәрлек, тозлау цехы да тозлау чаннарын, стеллажларны әллә кайчан хәзерләп куйды. Таралар ясау заводы да үзенең планын арттырып үтәде. Ә сельд — һаман юк. Бу мәсьәләдә кичә комбинат директоры белән «Лачын» судносы капитаны Гатин арасында зур бәхәс булып алды. Капитан үзенең сейнер тибындагы зур судносын Изге рифләр тирәсенә җибәрүен сорады. Директор аңа теләсә нинди юнәлеш белән китәргә рөхсәт итте, ләкин Изге рифләргә баруны катгый рәвештә тыйды. — Комбинатның эш практикасында ул якта сельд тоту факты булганы юк. һм. Тарихта да булмаган дип әйтерлек,—диде директор һәм
39 
 
озын, таза гәүдәле, кызылрак йөзле, алтын сары бөдрә чәчле, егерме биш яшьләрендәге егетнең соры күзләренә текәлде. Туры сүзлелеге һәм каты тәнкыйть итүе өчен «туры кеше» дип исеме чыккан Зариф Гатин, колагы начаррак ишеткән Петропавловский белән кычкырыбрак сөйләшергә кирәк икәнен исенә төшереп, тавы-шын күтәрә төште. — Мондагы карт балыкчылар белән, Көньяк Сахалинда алтмыш- җитмеш ел яшәгән кешеләр белән күбрәк сөйләшергә кирәк иде сезгә, Илья Константинын, — диде ул, директорның кысыграк, ут кебек ялтыраган зәңгәр күзләренә карап.— Алар сезгә күп нәрсә сөйләрләр иде. Алар гомерендә мондый хәлләр булгалаган. Шундыйлардан берсе... — Сез миңа әкият сөйләмәгез,—диде Петропавловский, аның сүзен бүлдереп. — Анда балыкларның булганы юк. Булса да, бик сирәк, адашкан төркемнәр генә. Японнарның да анда балык аулаганнары булмаган. — Японнар? — диде Зариф Гатин, беркадәр кызып.— 1апкансыз кемнәрне мисал итеп алырга. Алар балык ауламаганнар, ә талаганнар. Алар беренче чиратта акча капчыкларын тутыруны максат итеп куйганнар. Ә без, хезмәттән, авырлыктан курыкмыйча, яңа урыннарны эзләргә һәм табарга тиеш... Петропавловский, бераз тынып, уйланып торды: — Японнар турындагы сүзегез дөрес сезнең, һм. Шулай да сельдне үзегезгә билгеләнгән урыннардан гына эзләгез. «Америка ачып» йөрүчеләрне яратмыйм мин. — Илья Константинын, — диде Зариф йомшаграк тавыш белән,— балыкчы картларның сүзләренә дә колак салырга иде ’сезгә. — Юк,—диде директор, — диңгез айкап, бәйрәм ясап йөри торган вакыт түгел хәзер. Үзегезгә беркетелгән участокларда булыгыз. Таң •белән үк — диңгезгә!.. _ Иртәгәсеи таң ату белән үк, Зариф Гатин командалыгындагы «Лачын» сейнеры һәм Николай Соболевның «Штурм» дрифтерьи диңгезгә чыгып киттеләр. 
Илья Константинович балык разведкасыннан кайтып төшкән судноларны үзе каршы алырга ярага иде. Күп эшләп арган чакларда ул, эшен бер читкә куеп, юан, йонлач бармаклары белән өстәл читенә чирт- кәләп бераз утыра да, урыныннан кинәт кенә торып, тәрәзә янына килә. Бөтен комбинатның ничек эшләвен күреп торырга була бу тәрәзәдән. Барысы уч төбендәгедәй күз алдында. Әнә, каршыда тозлау цехы, аның уң ягына таба кунгас цехы, механика мастерское һәм башкалар бер-бер артлы тезелеп киткәннәр. Ә сулдарак, ярты километрлар чамасында, таралар заводы урнашкан. Петропавловский, алар өстеннән күзен йөртеп чыкканнан соң, диңгезгә карый. Диңгез әкрен генә дулкынлана, ак.сыртлы дулкыннар өзлексез ярга килеп бәреләләр. Төрле типтагы суднолар — катерлар, дрифтерлар, сейнерлар бер минут та тик тормыйлар: берсе диңгезгә чыгып китә, берсе кайта, берсе бушата, берсе төйи... Директор шешенә башлаган күз кабакларын ышкыштырды. Николай Соболев дрифтерының причалга якынлашуын, Петр Мамакин судносының ковшка таба борылуын күрде ул. «Гатпн сейнеры ни эшләп озак тора икән? һм», дип куйды. Аның йөрәге нәрсәнедер сизенә, күңеле борчыла иде. Үз сүзлеләнеп, Изге рифләргә таба китеп барды микән соң әллә бу Гатпн? Петропавловский кыска күн тужуркасын иңбашына салды да кабинетыннан чыгып, яр буена төшеп китте. Аны, һәрвакыттагыча, бер үк күренеш каршы алды: балык ташый торган эрелеваклы көймәләр — кунгаслар, яңа алынган һәм ремонттан
40 
 
чыккан җылымнар, җылым тозагына кергән балыкны бушата торган ваку-мешоклар, насослар... Транспортерлар ковшта акрын гына хәрәкәтләнәләр. Катерга тагылган бер-ике көймә аида-санда балык китереп аудара. Ул балык эшкәртүчеләргә бер селкенергә генә җитә: ялт иткән арада тозланып бетә. Инде апрель башы, ә сельд юк та юк. Яр буеннан ерак түгел урыннарда, түгәрәк пыяла шарлары тирбәлеп торган тозаклы җыльрмнарга балык әллә нигә бер генә эләгә. Петропавловскийның тар, кызыл йөзе караңгы, күз кабаклары шешенке, ә зәңгәр күзләре моңлы иде. Ул, бөтен нәрсәне хуҗаларча тикшереп карап, яр буенча үтте, ачык һавага куелган тозлау чаннары янында шактый туктап торды һәм шул ук канәгатьсез йөз белән тозлау цехына таба юнәлде. Анда аны балык тозлаучы хатынкызлар сырып алдылар. — Бу разведчиклар йоклап йөриләрме әллә? — диде түгәрәк ак йөзле, егерме яшьләрендәге бригадир кыз. — Әдәм көлкесе бит, көь буе тик утырабыз. — һәм начар эшлисез, иптәш Булатова. Тик утырырга кирәкми. Тагын һәм тагын бер тапкыр хәзерлегегезне тикшерегез. Балык булачак. Әйдәгез минем белән. Илья Константинович, сүзенең ахырында «һм» дип куйды да, тозлау цехына кереп китте. Ул цехта эшнең барышын, сельдне каршылауга хәзерлекнең торышын тикшереп йөргәндә, Николай Соболев командалыгындагы «Штурм» дрифтеры пирс янына килеп туктаган иде инде. Күп тә үтмәде, фил кебек зур гәүдәле Николай, трапны сыга-сыга атлап, халык җыелып торган җиргә килеп туктады. Ул арада комбинат директоры да бригадир кыз белән бергәләп цехтан чыкты. — Уңышлар ничек, иптәш Соболев, һм, косяклар очрамыймы? — дип сорады директор һәм шунда ук уң колагын шкиперның авызына якын китерде. — Койрыгын да күрсәтми, Илья Константинович,—диде Соболев, з- үзе Булатовага күз кысып алды. — Зариф Гатин нигә кайтмый? — дип сорады директор. — Сельднең килер юлын билгеләмичә, зур көтүләрне тапмыйча ковшка кайтмыйм, диде миңа Зариф. Изге рифләр юнәлеше белән китте. — Изге рифләр юнәлеше белән? Сез шулай дисезме? Кем аңа кушкан анда барырга? Ни өчен вакыгг үткәреп, бензин әрәм итеп йөри ул? Балык тоту практикасында ул якта сельд көтүе очрау факты булганы юк. Директор баскан урынында кырт борылды да бик тиз китеп барды. Соболев, һәрвакыттагы кебек, бригадир кыз Булатованы, Зарифы белән үртәп, шаяртырга тотынды. Соболевньиң бу үртәве кызны әллә хурландырды, әллә оялтты, ул аңа аркасы белән борылды. Аның ике" озын толымга оста итеп үрелгән саргылт чәчләре түгәрәк иңбашына матур ягып торалар иде-. — һм. Ничек соң, сельд һаман юкмы? — диде директор, яңадан Соболев янына борылып кайтып. — Исе дә килми, Илья Константинович. — Начар эзлисез. Табарга кирәк. Балык балыкчымы эзләми, балыкчы балыкны эзли. — Дөрес, Илья Константинович. Ләкин бит әле бер генә комбинатның да күпләп тота башлаганы юк. — Юк дисез? Һм. Башкаларга карап тынычланып ятарга уйлыйсызмы әллә, иптәш Соболев? Сез — минем таянычым. Комбинатның уңышын сез— разведчиклар тәэмин итәсез. «Штурм» дрифтеры капитаны Соболевның зур булып ачылган күзләре Петропавловскийга төбәлде.  
41 
 
— Бүген кичке якта тагын чыгарга рөхсәт итегез, Илья Константинович, — диде ул. — Гатинны көтәргә кирәк. Ничек ул минем рөхсәтемнән башка Изге рифләргә китә алды? һм. Комбинатның бөтенләй диярлек эшсез, торуына кәефе киткән директор, тагын бер тапкыр «һм» дип, иңбашларын сикертеп куйды да таралар заводына таба китеп барды. Ул китүгә Николай Булатованың каршысына ук килеп бастьо. — Нәфисә, син ачуланма миңа. Сиңа «Лачын» сейнеры рубкасыннан сәлам тапшырдылар, — диде ул. Әле генә аңа кашларын җыерып карап торган Нәфисә Булатова, оялып, яңадан читкә борылды. Николай «Лачын» сейнеры капитаны Га- тинның исемен телгә алу белән бу кызның йөрәге һәрвакытта да дәртләнеп китә иде. Бу юлы да шулай булды. Соболев гәрчә «Зариф I атиннан сәлам» дип үк әйтмәсә дә, Нәфисә аның фикерен тиз аңлап алды. Ул, бераз вакыт дулкынланып, кызарынып торды да, Соболев тагын үчекләргә керешмәсен дип куркып булса кирәк, резина итекләрен ялтырата- ялтырата, еш-еш атлап, яр буена таба китте. Николай Соболев аның зур итекләрен күтәрә төшеп атлавын көлемсерәп күзәтеп торды. Аннары, үзенә хас булганча сөйкемле һәм хәйләле елмаеп, урыныннан кузгалды. Якындагы такта йортның ачык тәрәзәсеннән бер чибәр кыз аңа таба елмаеп карап тора иде. — Милая, Люсенька, — диде ул, кызның кулын кысып, — нигә тәрәзәңне ачтың? Салкын тидерерсең бит. Яп хәзер үк, ә миңа бүлмәнә керергә рөхсәт ит. Туңдым. Диңгез өсте салкын. Өшүдән бары тик синең мәхәббәтең генә саклап калды, — диде ул, гадәтенчә шаяртып.— Ышанмыйсыңмы? Әй, Люсенька, Люсенька, белсәң иде... Берничә минуттан ул Люся белән янәшә, өстәл башында утыра! иде инде. 
II 
Кич якынлашты. Гатиннан башка барлык разведчиклар да кайтты. «Лачын»ның озаклавы Петропавловскийны да, Ивановны да хафаландыра башлады. Нигә ичмасам кайда булуы, разведканың нәтиҗәләре турында хәбәр итми икән? Суднодагы рация күргәзмә өчен куелганмыни? Тозлау цехы бригадиры Нәфисә Булатова бөтенләй курка башлады. Алай-болай булмадымы, мотор бозылып-нитеп, һәлакәткә очрамадылармы, дигән уй борчый иде аны. Диңгезгә чыгып киткән чагында Зариф аның кулларыннан кысып: «Нәфисә, туйны кайчан ясыйбыз инде? Саргайтасың бит син мине», — диде. «Әтиләр килсен, әтиләр килгәч тә гөрләшеп туй итәрбез», — дип җавап бирде Нәфисә ана. Ә хәзер ул үзенең бу җавабы өчен күңеленнән үкенә дә иде. Ул Зарифның хәтерен калдырды шикелле. Зариф< диңгезгә, гадәттәгечә шат күңел белән түгел, ә борчылып китте шикелле. Нәфисә Булатованың, Көньяк Сахалинга килеп, «Богатый улов» балык комбинатында эшли башлавы көтмәгәндә булды. Аның әтисе Маннан абзый Ёулатов күп еллардан бирле инде Төньяк Сахалинда, Оха тирәсендә, балык комбинатының таралар заводы начальнигы булып эшли. Үткән ел җәйге ял вакытында ул кызы белән бергәләп Анива култыгына «Богатым улов» комбинатының эшләре белән танышырга килде. Картка да, Нәфисәгә дә бу тирәнең матурлыклары, лүгәрәк-түгәрәк таулары, диңгез буендагы вак таллыклары, алар арасында үсә торган төнбоеклар, вак кошларның сәер тавышлар белән чыркылдашулары, ашлык каерылып үсә торган кара
42 
 
туфраклы кырлары, нарат урманыннан бүрекләр киен утырган сопка- лары, кыпкызыл миләш урманнары — барысы-барысы бик ошады. Унбиш көн вакыт эчендә алар Анива култыгы яры буена бөтенләй күнегеп житгеләр. Маннан абын бер генә нәрсәне ошатмады, ул да булса японнардан калган такта йортлар. Алар тимер мичләр белән генә ягылганнар, морҗалары стена аркылы тишеп чыгарылган. «Төньяк Сахалиндагы, Охадагы гәрәбә кебек нарат бүрәнәләрдән салган йортларга җитәме соң», — дип уйлады ул. Нәфисә исә бу җайсызлыкларга артык игыибар итмәде, аның күңелен сары бөдрә чәчле, шундый ук сары мыек чыгып килгән бер яшь матрос тартты. Ул моның сәбәбен үзе дә аңлый алмады. Ничек, ни өчен соң башка бер генә егет тә күзгә күренми, ә монсы һаман күңелне биләп тора. Әле яратышу, мәхәббәт дигән 1 нәрсәнең җиле генә кагыла башлаган яшь кыз күбрәк вакытын шушы соры күзле, тулы йөзле, шаян, үткен, җитди карашлы егет тирәсендә үткәрде. Әле яңа гына хәрби флоттан кайткан бу егетнең «Нәфисә» дип сүз кушуын, бу кызның каян килгәнлеге, кем булуы турында сораша башлавын өмет итә. иде ул. Тик бу уйларын егетнең сизүеннән бик саклана, игътибарсыз булырга тырыша иде. Үзе дә сизмәстән, егет янына нинди булса да бер йомыш табып бара иде, дөресе, аның белән бергә эшли торган Анна Мама- кина дигән кыз янына килгән атлы булып кылана иде. Шулай итеп ул Анива култыгы ярына бөтенләй күнегеп китте. Шул егет командалыгындагы «Лачын» дигән сейнерга утырып, берничә тапкыр диңгезгә дә чыгып керде. Егет балыкчы кызын рубкага алып менде, сейнерның машина бүлегенең каюталарын күрсәтте, янчыксыман җылым белән таныштырды. Яр буена сала торган тозаклы җылымнарны гына күргән Нәфисә бу җылымнарны бик кызыксынып карады. Кызны берничә тапкыр диңгезгә алып чыккан бу егет капитан Зариф Гатин иде... Нәфисә Булатова Анива култьнгын чын-чынлап ошатты, һәм ул «Богатый улов» комбинатының тозлау цехында тозлаучы булып эшли башлады. Хәер, Маннан абзый да ошатты бу җирләрне. Ул, кызы янына күгчеп килергә вәгъдә биреп, кайтып китте, ләкин нәрсәгәдер озаклады. Берничә айдан соң Нәфисәгә комсомол-яшьлөр бригадасы белән җитәкчелек итү эшен тапшырдылар. Аның эшкә осталыгы, яхшы сортлы балык тозлауда булган бай тәҗрибәсе күпләрне сокландырды. Комбинат директоры Петропавловский үзе үк Гатинга: «Яхшы бригадир табып бирдегез сез миңа»,—дип йөри башлады. Хәзер Булатова яр буенда басып тора. Аның калын толымнары эченә керми калган сары чәчләрен яз җиле сирпи. Саф зәңгәр күзләре зур булып ачылганнар, Лаперуза бугазы ягына таба төбәлгәннәр. «Лачын» сейнерын көтә ул, Зарифын көтә. Ә капитан Гатин юк та юк. Кайда гына йөри икән аның сөйгәне? Зариф Гатин сейнеры диңгезгә таң ату белән чыгып киткән иде. Бу вакытта шторм юашланган, ләкин Япон диңгезе 'белән Лаперуза бугазы кушылган урында дулкын котырынуыннан туктамаган иде әле. Зариф үзенең сейнерын әле көнбатышка, әле көньякка бордьи, рифләр. сайлыклар буйлап үтте, кара дулкыннарны айкады, ләкин балык өере барлыгын белдергән бер генә билгене дә очрата алмады. Дөрес, вак- вак көтүләр очраштыргаладылар, ләкин балыкчылар мондый балыкларны адашкан, югалган балык дип хисаплыйлар, алар өчен җылымнарны сүтеп тормыйлар. Шуңа күрә Гатин ташламалы җылым белән берничә балык тотып алу белән генә чикләнде. Ул аларның эчләрен ярып карады. Бу балыклар эченнән әле яңа гына ашаган азык һәм уылдык чыкты. Бу җитлеккән уылдык көтүнең артык ерак түгеллеген, күп булса ике-өч көн эчендә ярга якыная башлаячагын күрсәтә иде. Ә ни өчен соң уылдыклары өлгергән бу сельдләрнең эчәкләрендә әле 
43 
 
генә ашаган азык тулып ята? Гадәттә сельд уылдык чәчәр алдыннан ашаудан туктый, эчәкләре буш була. Ә бу юлы эче тулы азык. Бу сорау бөтен команда членнарын аптырашта калдырды. Гатин да бу сорауга җавап таба алмады, чөнки мондый күренешнең, бер дә булганы юк иде. Шуңа күрә ул бу разведкада беренче эш итеп шушы сорауга җавап эзләү белән шөгыльләнүне куйды. Ул суның температурасын еш үлчәде, карта буенча билгеле булган саерак урыннарның үзенчәлекләрен, вак-вак рифләрнең үсемлекләрен тикшерде. Суның агымына, җилнең юнәлешенә, диңгез ерткычларының—кошолотлар- ның, акулаларның кая таба юл тотуларыма зур игътибар бирде. Сейнер капитаны, директорның кисәтүенә дә карамастан, Изге рифләргә таба юл тотты, ә кайткан чакта курсны бераз төньяккарак алды. Менә шул вакытта ул Курасиво җылы агымындагы аерым тасмаларның Изге рифләр яныннан Анива култыгына таба түгел, ә бәлки көнбатыш ярлар буйлап Төньяк Сахалинга таба сузылуларын белде. Бу тасмаларда температура Цельси белән + 5,1 градус иде. Бу инде сельднең уылдык чәчүе өчен шартлар тудырылган дигән сүз. Ә тасмаларның барьерларында температура шактый түбән. Димәк, сельд һич тоткарсыз шушы тасмалар буйлап Төньяк Сахалинга китәчәк, чөнки барьерлардагы салкын температура аңа Анива култыгына керү юлын кисәчәк. Илья Константинович көтеп ятсын инде сельдне. ^Практикада» булган белән генә балык тотсаң, бөтен сезоннан колак кагып калуың бар. Диңгезче эзләнергә тиеш. Шуның өчен дә диңгезче ул. Гатин өчен биредә бик әһәмиятле бернәрсә ачыкланды: Изге риф- ләрдә су үсемлекләренең туклыклы булуы, судагы нормаль температура сельднең ашаган чакта ук уылдыклануы, җенси яктан өлгерүе өчен кирәкле шартларны тудырган. Болай булганда, Изге рифләрнең сельд өчен иң уңайлы урын булып, промысел үзәге булып китүенә ышанычны багларга мөмкин. Менә бу хәл «Лачын» капитанын, бөтен команданы таңга калдырды. Димәк, сельд шушы җылы тасмалар буйлап киләчәк. Эчендә азыгы бар килеш уылдык чәчәчәк, димәк, аның я бүген, я иртәгә Изге рифләр яныма килеп җитүе, шуннан соң инде ярга таба юл алуы шиксез. Аны барып каршыларга, ярга килүен көтмичә, юлда ук тотарга кирәк. Зариф Гатин менә шундый фикергә килде. Ләкин ул үзенең Изге рифләргә таба баруы турында да, сельд килү юлын билгеләве турында да комбинатка белдермәде, чөнки көтүләр очрамасмы, очраса, шул чакта гына хәбәр итәрмен дип уйлады ул. Радистках Анна Мамакина элемтә тоту кирәк булмасмы дип берничә тапкыр сорады. Зариф аңа,- «Хәзергә кирәк түгел», — дип җавап бирде. Гатин үзенең ярдәмчесе Алексей Двоеглазовка хәзер үк сельдне каршыларга бару кирәклеген әйтте. Штурвалны кысып тотып, тәмәке көйрәткән Алексей бу фикерне хуплап каршы алдык — Дөрес, капитан, дөрес. Тик комбинатка хәбәр итәсе иде. Югыйсә анда борчыла торганнардыр. Капитан бераз уйланып торды да: Яхшы, шулай итәбез,—диде. — Ләкин күңелем нидер сизенә. Мөгаен, карт дулаячак. Капитан палубадан Анна Мамакиианы эзләп китте. Үткән ел элемтә техникумын тәмамлаган, таза, юан гәүдәле, кара чәчле, кысыграк күзле, кара-тут йөзле, унсигез яшьләрендәге Анна мостиктагы Алексейга елмаеп карап тора иде. — Аня,—диде Гатин, аны күреп алу белән,— хәзер үк «Богатый улов»иы алыгыз. Илья Константиныч белән радиоэлемтә урнаштыры- Берничә минуттан Гатин комбинат белән сөйләшә иде инде 
44 
 
— Илья Константиным? Гатин сөйли. Мии Изге рифләр янында. Әйе. Косяк көтәм... Бүген я иртәгә килүен көтәм... Әйе... Ә? Кайтырга? Гомердә булмаган җирдә дисезме?.. Илья Константиным, мин бит... Хәзер үк?... Гатин, наушникны Мамакинага сузып, урыныннан кузгалды һәм караңгы чырай белән палубага чыкты. Штурвалдагы Алексейга: «полный, комбинатка» дип кул сигналы бирде. Аннары тирән бер ачыну белән: «Әх, булмады, эш бозылды», дип куйды. 
III 
Капитан Зариф Гатин траптан төште. Аның артыннан капитан ярдәмчесе Алексей Двоеглазов, моторист Михаил Кротов, радистка Анна Мамакина, яшь балыкчы Иван Саратовских һәм башкалар чыктылар. Балыкчылар, пирскә чыгып, төрлесе төрле якка таралыштылар. Бер Гатин гына баскан урынында калды. Тнрәягына күз төшерде ул. Якында комбинат директоры Петропавловскийны да, партком секретаре Ивановны да күрмәде. Бу разведканың нәтиҗәләрен аларга кичекмәстән белдерергә, һич тоткарлыксыз тагын разведкага чыгып китәргә кирәк иде. Берничә минуттан Петропавловский килеп җитте. — Сөйләгез, кайда югалып тордыгыз, кайда бәйрәм ясап йөрдегез? Кем кушты сезгә Изге рифләр ягына чыгарга? — дип кычкыра башлады ул килеп туктау белән үк. Шунда ук уң кулын колагына рупор итеп куеп, Гатинга таба авышты. Капитан үзенең Изге рифләр янында яңа җылы тасмалар табуы, шул тасмалар буйлап тиздән сельд килә башлаячагына ышануы турында, үзенең барлык күргәннәре, белгәннәре турында сөйләп бирде. — Изге рифләр тирәсендә сельд көтүе йөрү практикада булганы юк, — диде Петропавловский, кырт кисеп. — Ул тирәгә Курасиво агымының барып җитә алмавын фән исбат итә, шулай ук аның практикада да булганы юк. Ә сез вакыт үткәреп йөрисез. Шуның аркасында үзебезгә билгеле булган җылы тасмалардан колак кагып калуыбыз бар. Хәзер безгә һәр сәгать уяу булырга, һәр постта сизгер торырга кирәк. Бездән илебез яхшы сыйфатлы балык продукциясе көтә, балык аулау планының арттырып үтәлүен көтә. Ә сез әнә кайда йөрисез. — Мин үземнең бүгенге разведкам өчен дә, әрәм булган вакыт өчен дә, бензин өчен дә, коммунист буларак, сезнең алда да, партия оешмасы алдында да җавап бирәм, Илья Константиным. Изге рифләр- нең быелдан башлап иң бай балык чыганагы булып әвереләчәгенә ышанам. Петропавловский каядыр ашыга иде. Ул Ратинның сүзләрен әллә ишетеп бетермәде, әллә игътибар бирмәде, аңың сораулы карашы да, иңбашларын сикерткәләп куюы да, еш-еш кабатланган «һм»ы да бу мәсьәлә белән бик аз кызыксынуын күрсәтеп тора иде. Изге рифләр тирәсендә балыкларның булмавына чын күңеленнән ышана иде ул. Ниһаять ул, кыска гына итеп, ашыга-ашыга әйтеп куйды: — Комбинат тарихында булмаган эш турында сөйләүнең кирәге юк хәзер, иптәш Гатин. Хәзер косяк табарга кирәк. Нигезсез, ышанычсыз урыннардан эзләргә вакыт юк. Кичке якта минем янга кереп чыгарсыз. Мин хәзер партком утырышына ашыгам. Шулай диде дә, китеп тә барды. Гатин аны, тешләрен кысып, нервлы караш белән озатып калды. — «Практикада», «тарихта»,—дип үчекләп кабатлады ул. Уйланып һәм директорның һаман да үз фикерен үзгәртергә теләмәвенә борчылып, бер урында шактый озак таптанып торды, аннары тозлау це
45 
 
хының ике якка ачыла торган зур ишегенә күзләрен төшерде. Анда Нәфисә Булатова, резина перчаткаларыма тулган суны түгә-түгә, цех буйлап йөгереп йөри иде. Нәфисәнең цехтан чыгуы белән үк Зариф карашын сейнерга юнәлтте һәм, сизмәгәнгә салышып, басып тора бирде. Бераздан ул, җиңел, йомшак бармакларның битенә тиюеннән рәхәтләнеп, дерелдәп китте. Башта, белмәгәнгә салышып: — Кем ул, җибәр,—дигән булды. Аннары өстәде: — Нәфисә, акрын. Кулларың салкын ич. — Аның каравы йөрәгем җылы,—диде Булатова иркә тавыш белән. Кызның көмеш кебек булып агарган, җыерчыклана төшкән бармаклары егетнең калын уч төбенә кереп яшеренделәр. Нәфисә, тонын үзгәртеп, сорау бирде: — Я, балыкчы, отчетыңны бир әле: күпме сельд алып кайттың? Кызның зур зәңгәр күзләре Гатинның арган, каралган йөзенә текәлделәр. — Бер грамм да юк, — диде Зариф, үзе шунда ук Булатовага сорау бирде: — Нәфисә! Иван Иванычны күрмәдеңме? — Таралар заводына киткән иде. Сезнең тотмаган сельдегез өчен тараларның күбрәк булуы турында кайгыртып йөри. — Син көлмәсәң иде ичмасам, Нәфисә, болай да артыгы белән җиткән, — диде Гатин һәм таралар заводына таба карап алды. — Син нәрсә карыйсың, Зариф? — Иван Иванычны таралар заводына 'Китте дисең ич. — Мин киткән иде дидем бит. Әллә кайчан кабинетындадыр инде. Бюро диләр бит. Вол да әле генә шунда дип китте, Илья Константинович та. — Хәзер үк Иван Иваныч янына барам, — диде Гатин. — Бар, бар, ул үзе дә синең турыда сорашкан иде. Нәфисә үзенең балык тозлаучы кызлары янына киткәч, Зариф аның артыннан озак карап торды. Җәйге кичләрдә биек үкчәле туфли, зифа тәненә матур ятып торган ефәк күлмәк киеп, Зарифка сыенып йөргән шушы кызның тозлау цехында брезентка төренеп йөрүе сәер дә, кызык та булып тоелды аңа. Якындагы такта йортның тәрәзәсеннән Николай Соболев карап гора иде. Зариф аның янына килде. — Коля, ни өчен син минем белән бармадың? — диде Гатин, аның белән күрешкәч. —- Икебез дә барган булсак, Илья Константинович икебезне дә сүгәр иде. Ә хәзер сине генә сүгәчәк. Аңлашылдымы? — Син шаяртуыңны куеп тор әле, Коля. Беләсеңме, мин сельднең эзенә төштем бит. — Син? Сельд таптың? Кайда? Изге рифләрдәме? — Нәкъ шунда, Коля, нәкь без синең белән икәүләп барырга хыялланган җирдә. Ләкин тапмадым әле, эзенә генә төштем. — Алай булса, таң белән китәбез’. — Бүген үк китәргә кирәк, һәр сәгать санаулы. Балыкларның бик тиз килеп җитүләре мөмкин. Аз гына соңга калсаң, Төньяк Сахалинга таба китеп барачак. Быел Изге рифләр безнең комбинатның промысел үзәге булырга тиеш дип уйлыйм мин. Без анда таң атканчы барып җитәргә тиеш. — Җибәрмәс, — диде Николай, көрсенеп. — Кем? — Кем булсын, «тарихчы», «практикачы» Петропавловский. — Без үзебез тарих ачучылар, Коля,— диде Гатин. — Ә инде Изге рифләрдәге вулкан калдыклары белән «Үлем кыялары» нервлары йомшак кешеләргә генә курку сала.  
46 
 
— Петропавловский диңгез бүресе ул. Аны бәхәсләшеп кенә җиңеп булмас. Ул һаман үзенекен каерачак. Яшьләрнең эшкә тыгылуларын яратмый, һәр яңа эш аның когын ала. — Ә мин барыбер бүген Изге рифләргә кнтәм. Илья Константиныч җибәрми икән, парткомга керәм. Барысын да сөйләп бирәм. Иван Иваныч шатланып каршы алачак минем тәкъдимне. Мин моньп алдан ук белеп торам. — Мине дә онытма, яме, Зариф,—диде Николай, кулын сузып. Зариф контора янына килде. Почет тактасының урта бер җирендә торган үз рәсеменә күз төшерде. Уннарча рәсемнәр арасыннан, күкрәге орденнар һәм медальләр белән бизәлгән, тулы йөзле диңгезче аңа карап елмаеп тора иде. Аның зур булып ачылган күзләрендә бетмәс шатлык, бәхет балкый. Гатин үзенең хәрби флотта чакта төшкән бу фотосына бераз карап торды да, кулын селтәп, контора ишегенә таба атлады. Социалистик йөкләмәләр язылып куелган такта янында иреннәрен тешләде һәм бераз уйланып торды, «йөкләмәләр яхшы, ә эш — юк», диде ул эченнән генә. Аннары, урыныннан кинәт кузгалып, партком секретаре кабинетына таба юнәлде. Зариф килеп кергәндә, партком секретаре Иванов, үз Кабинетының тәрәзә яңагына сөялеп, диңгез өстендәге көмеш чылбыр кебек ишелеп килгән вак дулкыннарга, әрле-бирле үтеп торган судноларга карап тора иде. Батып килгән кояшның алсу нурларына чумган ковш өстендәге ыгы-зыгы ниндидер сәер, әкияттәге кебек булып күренә иде. Ә кабинеттагы урындыклар тәртипсез куелганнар, гадәттә, һәрвакыт чиста була торган идән бераз пычранган, ара-тирә балчык кисәкләре аунап ята, зур итек, галош эзләре беленеп тора. Гатин килеп керү белән үк бу күренешкә нык игътибар итте һәм партком утырышының әле генә беткәнлеген аңлады. — Борчыдым бугай, — диде Гатин, рөхсәт сорап кергәч. — Юк, иптәш Гатин, киресенчә, килүегез өчен шатланам. Сезнен бик кирәк вакытыгыз иде. Я, сөйләгез, барысын да. Ул Гатинга урындык тәкъдим итте һәм үзе дә аңа каршы утырды. Гатин иренмичә сөйләп бирде. Секретарь аңардан үзенең акыллы күзләрен алмыйча, бик зур игътибар белән тыңлап торДы. — Бер генә сәгатьне дә әрәм итмичә Изге рифләр районына чыгып китәргә кирәк, Иван Иваныч. Кичексәк, — соң булачак. Мин сездән ярдәм сорыйм. Булышыгыз миңа. Югыйсә, директор җибәрми, — дип, Гатин сүзен бетерде. Иван Иванович, кесәсеннән яулыгын чыгарып, маңгаен сөртеп алды һәм кулы белән чәчләрен артка сыпырды. — Җибәрер, — диде ул ышаныч белән. — Мин әле яңа гына һава разведкасы экспедициясе белән сөйләштем. Аннан да сельднең юлын үзгәртүе, быел Изге рифләр тирәсенә туплану мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр. Сез дә матур гына мәгълүматлар алып кайткансыз. — Сез минем мәгълүматларны каян белдегез, Иван Иваныч? — Миңа Илья Константинович сөйләде. Ул сезнең фикерләрегезне юкка чыгармый. Тик саклык күрсәтә, ә бәлки булмас дип ышанычсызлык беләнрәк карый. Вакытның, ягулыкның, юкка әрәм булуыннан курка. Нәкъ шул вакыт Петропавловский үзе парткомга килеп керде. Керү белән башын иеп кенә исәнләште һәм түргә узды, гадәте буенча, диңгез өстенә карап алды. Бүлмәгә керсә, я урамга чыкса, ул һәрвакытта да беренче чиратта диңгез өстенә күз төшерә. Диңгез белән яши ул: аның белән шатлана, аның белән борчыла. Бу юлы да акчарлакларның яр буенда аз күренүләренә, дулкыннарның аз-аз чаллана башлавына пошынып, кулын селкеп куйды ул. Директорның нәрсәгә  
47 
 
кәефе киткәнен сизенгән Иванов та, ышанычлырак булсын өчен, тәрә- I зәгә карады һәм ул да, директор кебек үк итеп, кулын селкеде. — Бүген төнлә котырьпнырга исәп итә бу, — диде Петропавловский. — Илья Константинович, — диде Иванов, аңа карап,—Гатин белән Соболевны бүген үк чыгарырга кирәк. — Иптәш Гатин, һм, сез?., һм. Изге рифләргәме? Юк, юк, анда бушка вакыт үткәреп, ягулык әрәм итеп йөрисе юк. Рөхсәтсез баруыгыз өчен дә сез җавап бирергә тиеш әле. Кем рөхсәт итте сезгә анда барырга?.. — Илья Константинын, — диде Гатин, директор ишетсен дип га- дәтендәгедән дә катырак кычкырып, — сельд безне көтеп тормый бит. Аның килүе белән . китүе бергә. Көнбатыш ярлар буйлап китеп барса, коры кул сузып калуыбыз бар. Балыкчының диңгездә, лачынның күктә булуы яхшы. Дөрестән дә, Петропавловский аның барлык сүзләрен дә ишеткән 1гкән, шул ук сүзләрне кабатлап куйды: — Сельд безне көтми, дөрес, шуңа күрә диңгездә булырга кирәк. Үз участокларыгызда. — Өстәлгә бераз чирткәләп алды да өстәде: — һм. Ләкин Изге рифләр дип авыз да ачмагыз. Мин иң кадерле байлыкны— кешеләрне күрә торып штормга, үлем кыясына җибәрә алмыйм. Әнә, күрәсез, ничек айкала башладьп. Иванов аны игътибар белән тыңлап торды да сүзгә кушылды: — Илья Константинович, Гатиниың барлык мәгълүматлары һава разведкасы мәгълүматларына туры килә. Изге рифләр янында зур ко- сяклар тупланачагына барлык дәлилләр бар. — Андый дәлилләр юк, сельд килүе ихтимал дигән сүзләр генә йөри. Гатин комбинат директорының кечкенә зәңгәр күзләренә туп-туры карады, аларда нәрсәдер укыгансыман, озаклап текәлеп торды ул. Аннары кесәсеннән бер төргәк чыгарды, эчләре ярылып, уылдыгы, азыгы күренеп торган өч ссльдне, Изге рифләрдәге вак ташлар арасында үсә торган су үсемлекләре коллекциясен күрсәтте. —- Менә дәлилләр, Илья Константинын, — диде ул. Директор да, партком секретаре да өстәл өстенә иелделәр. — Уылдык? Эчәкләрендә азык? — дип кычкырды директор. — һм. Ул, балыклариьп кулына алып, идән буйлап йөри башлады. Иванов белән Гатии аның шатлыклы дулкынланган кыяфәтен күзәттеләр. — Ун еллар тарихта булмаган хәл бу, — диде Петропавловский. — Миңа бер кореяле сөйләгән иде мондый хәлне. Тагын бер карт рус галиме сөйләгән иде. Ә үземнең эш практикамда, «Богатый улов» тарихында булганы юк иде. Димәк, Изге рифләрдә сельд бар? Сельд! Иван Иванович, шторм көчле булмаса, иртән үк барлык судноларны җибәрергә кирәк булыр. — Хәзер үк кирәк, — диде Иванов. — Юк, төнгә каршы җибәрә алмыйм.. Иртән, иртән. Анда да көн тыныч булса гына. — Илья Константинович, «Лачын» командасы белән үзем чыгачакмын,— диде партком секретаре. — Бу мөһим эшне бер генә сәгатькә дә кичектерергә ярамый. — Се-е-ез? һм. Һм. Юк, Иван Иванович, шторм башлануы бар. Шуннан соң кабинетта шактый вакыт тынлык хөкем сөрде. Аннары Иванов нык итеп әйтте: — Димәк, походка! — Походка, Иван Иваныч, — дип кабатлады Гатин һәм ишеккә таба атлады. — Мин сезне суднода көтәрмен. — Нәкъ бер сәгатьтән чыгабыз, — диде Иванов.  
48 
 
Зариф бу хәбәрне Нәфисәгә белдерү өчен тозлау цехына ашыкты, ләкин анда Булатова юк иде. Тозлаучы кызлар аныц ВЛКСМ райкомына киткәнлеген әйттеләр. Гатин, кесәсеннән блокнотын алып, Ь1әфисә исеменә кечкенә генә язу язды һәм аны цехтагы контроль өстәле өстендәге пыяла астына куйды. — Люся, Нәфисәгә бирергә онытмагыз, яме, — диде ул тозлаучы кызларның берсенә. Ул, Нәфисәне очратмаса да, аныц белән записка аша гына саубуллашуына канәгатьләнеп, тозлау цехыннан чыкты һәм, хәзер үк разведкага китәргә кирәклеген әйтү өчен, команда членнары янына китте. Ярты сәгатьтән соң алар сейнерга таба киләләр иде инде. Тышта бераз катырган, аяк астындагы басынкы кар кетердәп ватыла. Кояш инде баткан, сирдк-мирәк йолдызлар җемелди ' башлаган. Ялтырап торган зур зәңгәр күзле, нечкә, озын буйлы Алексей Двое- глазов I атин белән янәшә атлый. Бер генә дә пошынуны белми торган Анна Л1амакина җорлыгы белән танылган Михаил Кротовны култыклаган. Тәбәнәк, юан гәүдәле, киң күкрәкле, имән ке^бек нык, тыгыз тәнле Михаил, ниндидер кызык нәрсә сөйләп, аны көлдерә. Аннаның саф тавышы апрель киченең салкынча һавасында каядыр еракка китеп югала. Алар артыннан атлаучы балыкчылар Сахалин һавасының тиз үзгәрүчән булуы, һич көтмәгәндә кар яки яңгыр коя башлавы, тыныч диңгездә кинәт шторм 'күтәрелүе турында сөйләшәләр. Кечкенә Иван Саратовских алар артыннан терек-терек йөгерә. Якында диңгез шавы ишетелә. — Әгәр бу чыгуда 9—10 тонна сельд алып кайтмасак, исемем Алеша булмасын, — ди Алексей. — Бүген безнең иң зур сыналу көнебез. Партком секретаре да безнең белән чыга,—ди Гатин. 
IV «Лачын» сейнеры, ковштан кузгалып, Сахалин ярлары буйлап көнбатышка таба юнәлде. «Штурм» дрифтеры тагын бер сәгатьтән чыгып китәргә тиеш булганлыктан, причалда калды. Гатин моңа пошынды, чөнки аның Николай белән бергә чыгасы килгән иде. Аннары, тиз йөрешле «Штурм»ның барыбер «Лачын»ны куып җитәчәген уйлап, тынычлана төште. Яр буенда җылымнар, ятьмәләр сүтүче, тозлау чаннары янында мәш килеп йөрүче кешеләр, көймәләр тагып әрле-бирле үтеп торган катерлар һаман ерагая, кечерәя бардылар. Разведчикларга әле ДЭ булса кул изәп торган брезент киемле кызлар тора-бара кара нокталарга әверелделәр, аннары бөтенләй күздән югалдылар. Тузан кунган шикәр башларына ошаган йомры-йомры тау сыртлары әкрен-әкрен күгелҗемләнделәр, аннары, бөтенләй сәер булып, еракта куерып торган болыт чукларына охшап күренә башладылар. Сейнер, курсны Изге рифләргә таба алып, аз-аз чаллана башлаган вак дулкыннарны кисә-кисә, Япон диңгезе юнәлеше белән китте. Палубада, кубрикта хәрәкәт башланды. Кубрик тәрәзәсеннән башын тыгып, Анна Мамакинага нәрсәдер кычкырган Михаил Кротовны күреп, Зариф елмаеп куйды. Әле яңа гына диңгезгә чыгуга карамастан, Михаилның бите корымга, тузанга буялып өлгергән иде инде. Мөгаен, Анна буягандыр әле, дип уйлады капитан. Чөнки ул моторист белән радистка арасында гадәттә була торган мондый шаяруны еш күргәли иде. Иван Саратовских, унбиш яшьләрендәге кечкенә, ябык, ак йөзле бу малай, зур балыкчылар белән бергә, ташламалы җылымнарны рәтләп, кранны, багорларны, канатларны хәстәрләшеп йөри...
I .с. ә.- № ю 49 
 
Күп тә үтмәде, кубрик эченнән гармонь тавышы ишетелде. Балыкчылар иске озын көйгә, рус халкының горур яңгырый торган, күтәренке, тантаналы көенә җырлый башладылар. Баслар, тенорлар арасьин- нан Аннаның яңгыравыклы, иркен аһәңле, матур тавышы яңгырап, аерылып ишетелде. Рубкадагы Алексей Двоеглазов та җырга кушылды. Иванов белән Гатин бортка сөялеп озак кына сөйләштеләр. Иванов һаман Изге рифләр турында, җьнлы тасмалар турында сораштырды. Сирәк-мирәк Алексейга күз төшереп алды ул. Алексейның бөтен карашы, фикере, омтылышы алга — ачык диңгез өстенә юнәлгән jme. Партком секретаре, аның белән бик кызыксынып, Гатинга сорау куйды: —• Ярдәмчегез ничек, диңгез мәкерләренә бирешмиме? — Аз сүзле, юкка-барга тыгылмый торган, скромный егет ул безнең Алексей. Шуннан соң алар команданың башка членнары турында да сөйләшеп алдылар. — Михаил Кротов бар бездә. Моторист. Кеше түгел ул безнең, — ә ут. Үзе теләгәнен җир астына, диңгез төбенә төшеп таба торган егет. Әнә, тәрәзәдән башын тыгып, радисткага нәрсәдер сөйли. Эшләгәндә көлдерә, көлдергәндә эшли торган егет ул безнең Крот. Аның фамилиясен шулай кыскартып әйтәләр. Чөнки ул ^һәрнәрсәдә казынырга, төпченергә ярата. Моторга әллә нәрсәләр көйли. Кечкенә токарьны» станок табып, аны мотор бүлегенә төшереп куйды. Ә шуның файдасы тиде. Төрле детальләрне үзе маташтыра. Верстагы да шунда. Буш вакыты булдымы, гел шундый һөнәр белән шөгыльләнә. А1оторны беркемгә дә ышандырмый, хәтта миңа да. — Ә Анна Мамакииа ничек? Радист бит әле ул? — Әйе. Радист. Буш чакларында бар белгәне уен да җыр. — Шула-а-ай. һәркем үз характеры белән яши, — дип сузды Иванов. Фил сөягеннән эшләнгән портсигарын чыгарып, папирос алып кабызды ул. Гатинга да сузды. Аннары ул трап буенча рубкага күтәрелде, капитан ярдәмчесе янына барып, аның белән янәшә шактый озак басып торды. Гатин, җилдә җилфердәгән ташламалы җылымнар янында, корма бортына сөялеп, тирән уйга чумып, хәрәкәтсез калды. Ул бүгенге походның нәтиҗәләре нинди булыр икән дип борчыла. Зур косяклар таба алырмы соң ул? Шторм-мазар чыгып, бөтен планны җимереп куймасмы? Нинди генә шторм булса да эзләргә, эзләргә кирәк. Диңгез киңлекләреннән балык эзләү — илебез өчен, халкыбыз өчен бәхет эзләү ул. Уңыш бервакьптта да үзе килми, аны яулап, көрәшеп алырга кирәк. Табигатьтән шәфкать көтеп яту совет кешеләре эше түгел. Аның байлыкларын тартып алырга — менә безнең девиз. Ә балык — табигать байлыгы ул. Ватаныбызны ныгытуда, халкыбызның мул тормышын тагын да яхшыртуда балыкның әһәмияте азмыни. Менә дигән консервлар, тозланган, какланган балыклар, иң $хшы сортлы селедка, югары сыйфатлы кета икралары — болар барысы да «Богатый улов» ның өлеше кергән, дөньяга даны таралган мактаулы продукцияләр бит. Илгә күбрәк балык бирергә! «Лачын» сейнеры командасының да, барлык балыкчыларның, тозлаучыларның, тара ясаучыларның — барысының да лозунгысы менә шул. Күбрәк, яхшырак сыйфатлы бальпк бирергә. Менә шуның өчен көрәш бара, шуның өчен социалистик ярыш бара, шуның өчен балык эзләүче разведчиклар төн йокыларын, ашау-эчүләрен онытып, диңгез айкыйлар, тормышларын аямыйча штормга каршы көрәшәләр, диңгезнең мәкерен җиңәләр, аның тырнагыннан зур осталык белән котылалар. Менә хәзер капитан Гатин, бортка сөялгән дә, сельд турында уйлый. «Су астына кереп булса да табарга. Ковшка сельдсез каитмас
50 / 
 
ка», — ди ул. Ә кайда соң ул сельд? Яр буйларында күренгәләгән сельд берән-сәрән генә, адашып аерылганы гына. Аларны я нерпа, я кошолот куркытып җибәргәндер. Ә чынлап килә башласа, адәм ышанмаслык булып килә бит ул. Көймәче ишкәген ишә алмаслык булып, ботка кебек куерып килә. Шторм башланып, ялтыравыклы, салкын таш кыя өстенә дулкын котырынып ташланган вакытларда, кыя итәкләре, терекөмеш сипкән кебек, тыпырдап, сикереп торган сельд белән күмелеп кала. Менә ничек була ул чынлап килгән чакта. Бу инде аның уылдык чәчәр өчен җылы, сай урынны сайлап килгән чагы була. Ә менә хәзер кайда соң ул? Аның килүен көтеп торып, план тулмый бит. Аннары, уылдык чәчә башласа, сыйфаты, симезлеге дә түбәнрәк була, ябыга башлый. Хәзер сельд диңгез уртасында, салкын, кара кучкыл зәңгәр катлау астында йөри. Урыны-урыны белән өскә дә чыга. Су өстендә мәтәлеп йөргән кара үрдәкләрнең, акчарлакларның күбрәк җыелган җирен, зур балыкларның дулкынга койрык бәреп шашынган җирен күрдеңме — монда сельд дип уйла инде. Ә кайда соң ул? Я, балыкчы, эзләп кара әле, тап әле син аны, янчыксыман җылымга кертеп тутыр да, кормага алып сал әле. Диңгез тирән дә, киң дә, мәкерле дә, куркыныч та. Аның кочагына һичбер исәпсез, белемсез, тәҗрибәсез, «булмас а булган икән» дип ташлану — оттыру, җиңүне ычкындыру, бәла-казага очрау дигән сүз. Анда синең һәр адымың үлчәнгән. Бер минутка, бер секундка ялгышуың яки өлгермәвең дә әллә нинди дәһшәтләргә китерүе мөмкин. Ә Гатин диңгез белән көрәшергә, аның мәкерлекләрен җиңәргә тели. Диңгезгә каршы көрәшкә нык уйлап, төпле фикер, алдан уйланган план белән чыгу, кыю хәрәкәт итү, туры килә икән, бернәрсә белән дә хисаплашмау — менә бу сыйфатлар балыкчы өчен, гомумән, совет яшьләре өчен хас сыйфатлар. Капитан папиросын төтенләтә. ААенә ул, биноклен күтәреп, бөтен дикъкатен алга төби. Алда очсыз-кырыйсыз диңгез... 

Изге рифләргә якынлашканда, төн уртасы җитеп килә иде инде. Сейнер Курасиво җылы агымы тасмасына килеп керде. Барлык балыкчылар да фикерләрен тик бер генә нәрсәгә — бөдрә-бөдрә дулкыннар йөгерешеп үткән су өстенә юнәлттеләр. Ләкин ай һәм йолдызлар яктысында әллә ни ерак араны күзәтерлек түгел иде. Шулай да, бер-ике йөз метрлар ераклыгында нәрсәләр эшләнгәнен күзәтергә мөм- • кинлек бар иде. Ничек кенә соң зур көтүләр эзләп табарга? Бөтен коллектив менә шул уй белән яна иде бу минутта. Штурвал тоткан Алексей да, күбрәк вакытын радиостанция янында уздыручы Анна да, палубада басып торган Иванов та, барысы да балык барлыгын белдергән билгеләр юкмы дип, өзлексез күзәтәләр, һәркемнең беренче булып: «Косяк күрәм!»—дип, шатланып кычкырасы килә иде. Гатин палубага күз төшереп алды. Яшел фуражкасын борт артына куеп тоткан, иягенә таянып, алга — уңыш, җиңү эзләп бару юлына текәлгән Иванов та кинәт капитанга борылып карады. Аларның күз карашлары очрашты. Икесенең дә күзләрендә: «күренмиме?»—дигән сорау бар иде. Шуннан соң Иванов, Алексейга нәрсәдер ишарәләп, Зариф янына килеп басты. — Ял итеп булдымы соң? — дип сорады) Иванов аннан. — Диңгездә йокы юньләп керми инде ул, Иван Иваныч. Берәр сәгать черем итсәң, шуның белән ныгып китәсең. Алексейны алыштырырга вакыт. Аргандыр.
5 һ 
 
Капитан мостикка күтәрелде һәм Алексейны бер-ике сәгать ял игеп алырга җибәрде. Зариф, штурвалга тотынып, диңгез өстенә карашын юнәлтүгә Анна җыр башлады. Аңа мостиктан төшкән Алексей да кушылды. Алар икесе дә гаҗәп җыр яраталар һәм матур да җырлыйлар иде. Таң алдыннан күк йөзе кинәт караңгыланып китте. Иркен зәңгәрлек тә, күк йөзен бизәгән, җемелдәп торган миллион якты нокталар да һәм түгәрәк ай да ишелеп килгән кара болытлар эченә кереп югалды. Болытлар куерганнан куердылар. Бу хәл команданы хафаландыра башлады. Диңгез өсте тын. Дулкыннар да аз. Бу тирәдә диңгезнең мондый тыныч вакыты бик сирәк була. Бу штиль алда булачак ниндидер кур-: кыныч, куәтле шторм турында сөйли иде. Штурвалны кысып тоткан Гатин алга тагын да җентекләбрәк карап барды. Менә күп тә үтмәс, җил котырына башлар, карлы яңгыр кояр, шторм күтәрелер дип уйлады ул. Үзенең штормнар эчендә үсеп, аларга каршы көрәштә чыныгуына, әллә нинди авырлыкларны күрүенә карамастан, бу юлы Зарифта тынычсызлану күренде. Ләкин суднодагы- лардан берәү дә моны сизә алырлык түгел иде. Судноны һаман алга алып барды ул. Тик алда бер генә нәрсә дә күренми иде. Изге риф- ләрнең якынлашуына, курсның дөрес булуына шикләнмәде Зариф’. Үлем кыясы дип аталган зур кыя зонасына сизмәгәндә килеп керү ихтималы куркыта иде аны. Чыннан да, бу кьия тирәсендәге дәһшәт гурында балыкчылар арасында шомлы сүзләр йөри иде. Гатин Сахалин ярларына таба да күз төшереп алды. Яр буендагы утлар артканнан арта бардылар. Кырык мильләр ераклыгыннан күренгән бу утлар капитанның йөрәгенә ниндидер чиксез рәхәтлек, ша. ■ лык алып килгән кебек булып күренделәр. Шул кадәр ерактан шундый якты булып моңа кадәр кайчан күренгәне бар иде мондый утларның? Юк, беркайчан да. Болар әле яңа утлар, көчле электр станциясен төзеп җибәргәч кабынган утлар. Безнең утлар, без яндырган утлар алар. Капитан, нәкъ якты вакыттагы гадәте буенча, карашын алга-—төпсез караңгылык эченә юнәлдерде. Сейнерның алдын берничә метрга яктыртып барган электр уты белән генә бик ерак араны» күзәтү мөм- кинме соң. Су аның күзләренә әле сөрелгән җир булып, әле дегет күле булып күренде. Аңа хәзер өч кенә нәрсә: күк, диңгез һәм сейнер гына бардыр шикелле тоела иде. Тирә-як тагын да караңгылана төште. Инде хәзер диңгез тагын да төпсезрәк, ә корабль дегет өстендә йөзгән йомычка кебек булып тоелды. Күп тә үтмәде, җил чыкты, карлы яңгыр коя башлады. Дулкыннар шаулады Судно әкрен-әкрен чайкалырга, тыпырчынырга кереште. Барлык балыкчылар да сагайдылар. Яңгыр да, җил дә көчәйгәннән көчәйде. Кар катыш сибәләгән салкын тамчылар, ачуланып, биткә килеп бәрелә, ә җил, кешеләрне алып ыргытырга теләп, ажгырып исә. Тора-бара дулкыннарның көчәйгәнлекләре аеруча нык сизелде. Сейнер диңгез өстендә йомычка кебек сикерә, калтырана башлады». Җил шулкадәр көчәйде ки, команда кешеләренә палубада басып торуы: читен иде. ^Дулкыннар, бер-бер артлы өерелеп килеп, суднога бәрелделәр Сейнер, һәр дулкын бәрелгән саен чайкалып, иңкәеп китә. Бөтен нәосо' бергә кушылган, дөнья актарылган шикелле. Зур-зур караңгы стеналар, ябырылып килеп, суднога бәрелеп җимереләләр, үзләре белән аны. чәлпәрәмә китерергә, әйләндереп ыргытырга телиләр. Хәрәкәтчән, кын, дәһшәтле таулардай дулкыннар, коточкыч тавышлап белән шаулап, палубага сикерәләр. Шторм туктарга теләмәде. Җилнең көче сигез баллдан артып те. Күк йөзе берничә минутка гына яктырып китте дә, аннан тагын 
52 
 
дөньяны дөм караңгылык каплап алды. Күз ачыргысыз булып койган карлы яңгыр туктамады. Дәһшәт тагын да көчәйде. Инде барльпк люклар ябылган, бер генә балыкчы да палубага чыгарга батырчылык итәрлек түгел иде. Болай да ялсыз, йокыськз йөреп, шактый арган Зариф авыр тын алды, аның тез буыннары калтырый башлады. Менә люкларның берсе күтәрелде, аннан өстенә плащ кигән берәү чыкты һәм, яңадан люкны ябып, Гатин- га таба килә башлады. Гатин аны үз янына килеп җиткәч кенә таныды. Ул Иванов иде, аңа ярдәмгә килә иде. Күк йөзендәге кара болытлар телгәләнә башлады. Түгәрәк айның һәм йолдызларның салкын шәүләләре дулкыннар өстендә сикереште. Судно борынының ике ягына ике озын тасмадай киселеп аерылган су парчалары, көмешләнеп, ялт-йолт итеп уйныйлар. Гаҗәп көч белән әледән-әле палубага ургылган дулкыннар, тезелеп килгән көмеш тау- ларсыман булып күренә. Куркыныч булып ишелгән бу дулкыннарның палубаны яларга өлгергән телләре фальшь-брот тишекләреннән агып гөшәргә дә җитешә алмыйлар. Тора-бара күк йөзе болытлардан бөтенләй әрчелде, ләкин җил һаман басылмады. Таң команда кешеләрен караңгы чырай белән, үзенең мәрхәмәтсез җиле, җилекләргә үтәрлек салкыны белән каршы алды. Балыкчылар диңгезнең шашынуын, тузынуын үз күзләре белән күрделәр. Ул бөтен дөньядан үч алырга теләгәндәй, һаман кайнады, бөтерелде. Судно бөтен тәне белән калтырануында, чайкалуында, авып-авып китүендә дәвам итте. Балыкчылар, штормның туктарга уйламавын, һаман көчәя генә баруын аңладылар. Иванов комбинат ягыннан килгән судноның якынлашканын күреп алды. Гатин да ул суднога сирәк-мирәк күз төшереп ала иде. — Николай Соболев килә. Шәп килә. Бирешми егет, — диде Иванов. Аннары өстәде: — Судноны дрейфка салыгыз, ходны бераз акрынайтырга кирәк. Куып җитсен. Кояш чыгар алдыннан диңгез өстенә томан төшә башлады. Бу томанның сельд эзләргә комачаулык итү куркынычы туды. Шторм да басылырга уйламаган бер вакытта тирә-якның томан белән каплануы, чыннан да, һәр балыкчыны бик каты борчый иде. Ачулы диңгез судноны үзенең тырнагыннан ычкындырырга теләмәде. Болай да төн буе шторм хөкемендә булган, таң аткач та йомычкадай чайкалган судно кешеләре өчен тагын бер бәхетсезлек туды: томан куерып өлгергән бер вакытта моторист Михаил Кротов моторның эшендә ниндидер өзеклек барлыгын, ритмик гөрелдәүнең өзек- өзек тыкылдауга әйләнгәнен белдерде. Гатин, Двоеглазовны штурвал янында калдырып, машина бүлегенә үзе төште. Аның артыннан Иванов машина бүлегенә килеп керде. — Нәрсә булды, Кротов?—дип Гатин беренче сорауны бирде. — Моторда һичбер гаеп күрмим мин, иптәш капитан, — диде Кротов,— ә вал начар әйләнә, моторның ритмик эшләвенә тоткарлык ясый. Капитан моторист белән бергәләп моторны тикшерергә кереште. Шактый озак маташканнан соң Зариф, Ивановка карап: — Дөрес, Иван Иваныч, мотор төзек, •— диде. Нәрсәнедер хәтерләргә тырышып, уң кулын маңгаена куйды да, бераз вакыт уйланып торды. Аннары, урыныннан кинәт кузгалып, палубага чыкты һәм корма бортына таба ашыкты. Борт артына күз төшерде. Анда суның кайнавын, бөтерелүен күрмәде ул. Бортка бәрелгән зур-зур дулкыннарның чәлпәрәмә килүләреннән хасил булган су парчалары гына тирә-якка чәчеләләр, югары күтәреләләр иде. Гатин үзе янына килеп җиткән Ивановка борылды.
53 
 
— Барлык гаеп винтта, Иван Иваныч, әйбер уралган булырга тиеш, — диде. Кормадагылар янына Михаил Кротов йөгереп кил>еп җитте, һәрва кыт шаян, көләч бу егетнең йөзе агарган, күзләре куркыныч булып ялтырыйлар иде. — Иптәш капитан! — диде ул, Гатинның терсәгеннән тотып.— Винтны карарга иде. йөреше бөтенләй туктады. Партком секретаре кормага эленгән ташламалы җылымнарга күз йөртеп алды. — Җылымнар барысы да үз урыннарындамы?—дип сорады ул. — Мин аларны санарга өлгердем инде, Иван Иваныч, — диде капитан.— Йөзеп килгән берәр җылым уралган булырга тиеш. Бу хәлдә, әгәр томан күтәрелмәсә, безнең эш хәвефле. Валны әйләндерергә тырышып караулар көткән нәтиҗәне бирмәделәр. Мотор, әүвәлгечә, өзек-өзек эшләвен дәвам итте. Сейнер, канаты сынган кош кебек, көчсезләнде, тынды. Ул тулысы белән дулкыннар ирегендә калды. Алексей, штурвалны нык кысып, судноны дрейфта тотты. Томан куе булганлыктан «Лачын»ның кай җирдәрәк икәнен, ярларның еракмыякынмы булуын белү мөмкин түгел иде. Дрейфтагы судн!> җил ирке белән билгесез юнәлеш буенча агуында булды. Бу хәл барлык балыкчыларда курку тудырды. Нинди булса да ашыгыч чара күрергә кирәк иде. —Борт артына төшәргә, винтны тикшерергә кирәк, — диде Гатин. Башка чара юк, иптәшләр. Төрле яктан балыкчылар: — Рөхсәт итегез миңа, иптәш капитан, — диделәр. Иң алда Михаил Кротов басып тора иде. Иванов барлык егетләр өстеннән күзен йөртеп чыкты. Иң соңыннан Гатинга тукталды. Гатин Михаилга текәлеп карап тора иде бу вакытта. «Я үзем төшәм, я Кротов төшә», — дип уйлый иде Зариф. Кротов сейнер капитанының карашыннан барысын да аңлады. Аңа әйтеп тору да кирәк түгел иде. Аз гына сузганда да Гатинның борт артына төшеп китәчәген белә иде ул. Томан тарала башлады. Төньяк Сахалин ягыннан күтәрелеп килгән кояш балалар сикертеп уйный торган кызыл шарга ошап күренде. Сахалин җире, зур болытсыман булып, күгелҗемләнеп, тонык кына булып җәелеп ята иде. Менә шул минутта барыннан да куркынычрак бер хәл булды. Инде шактый тынычланган балыкчылар корабльнең зур бер кыяга таба йөзүен күреп, бердәм «аһ» иттеләр. Ташкүмер кебек ялтырап, тармакланып, котны алырлык булып күренгән бу кыя суднодан күп булса бер- ике миль ераклыкта иде. Менә шунда инде Гатин сейнерның үлем кыясы дип даны таралган зур, биек ташкыяга таба йөзүен аңлады. Диңгез үз кулында уенчык булган сейнерны шул кыяга таба.куа иде. Зариф Ивановның күзләренә карады. — Бер минутны да әрәм итәргә ярамый, — диде Иванов. Барлык балыкчылар да аңа текәлделәр. Бер сүз дә әйтүче булмады Аларныц йөзләре каршыда торган зур куркыныч турында сөйлиләр хәзерге минуттагы сүзсезлек шул куркынычны тагын да арттыра иде Бер генә минут та көтмичә, салкын суга сикерергә кирәклеге һәркем- нец йөрәгендә, акылында үзенә урын алды. Балыкчы егетләр бортка таба якынлаштылар. Диңгезчеләрнең бу хәрәкәтләре командирны дошман пулясыннан саклау өчен үз күкрәкләрен куйган сугышчыларны хәтерләтә иде. Күзләр борт янындагы көймәгә текәлделәр Сигезле цифрга ошатып чорнап, көймәгә салган бауга сузылган куллар кинәт кысып тпШТеЛӘР’ Бауиы бсренче бУлып Кротовның зур, таза кулы кысып тотарга өлгерде. J
54 
 
— ҮзехМ төшәм!—диде /Михаил. Иванов аңа нәрсәдер әйтергә теләгән иде, егетнең беркемгә дә игътибар бирмәвен, бауның бер очын биленә, икенче очын кнехтага бәйләвен күрү белән тынып калды. — Үзем төшәм! — дип кабатлады моторист һәм кулына кыска хәнҗәр тотып, борт артына — дулкыннар эченә сикерде. Балыкчылар әле Зариф белән Иван Ивановичка, әле коточкыч булып болганган суга карадылар. Үзләренең бик якындагы куркынычтан котылуларының шушы винтның берничә минутка гына булса да эшләп алуында, сейнерның дәһшәт китерүче кыядан берничә генә метр булса да читкә тайпылуында икәнен бөтен тирәнлеге белән аңлыйлар иде алар. Кайнап сикергән күбекләр эченнән Кротов бер күренде, бер югалды. Аның су астында ни эшләгәнен беркем дә күрә алмады. Нәрсә булыр анда: винтка җылыммазар уралганмы, әллә бөтенләй каерылып, кәкрәеп, моторга әйләнергә ирек бирмиме? Кыяның ниндидер сихерле көч белән тарткандай тартуын, эшне тизләтмәгәндә бөтен команданың һәлакәткә очраячагын күз алдына китергән һәркем борт артына сикерергә, Кротовның хезмәтен җиңелләштерергә тырыша иде. Моторист бер тапкыр чумуында шактый озак өскә калыкмый торды. Бу хәл Анна белән Иван Саратовскихны бигрәк нык тетрәтеп җибәрде. Ниһаять, менә, ул калыкты һәм, сул кулын күтәрә төшеп, өзелгән җепләр учмасын күрсәтте. Бу вакытта, әле күптән түгел шактый ерак булып күренгән «Штурм» дрифтеры «Лачын» сейнерына якын ук килгән иде инде. Николай Соболев судносы якынайган саен үлем кыясы капитан Гатин судносын үзенә тизрәк тарта иде. Менә шушы киеренке бер вакытта Михаилның тантаналы тавышы ишетелде: — Моторны җибә-ә-ә-р! Палубадагылар мотор сүзен ишетү белән үк егетне тартып ала башладылар. Двоеглазов бар көченә машина бүлегенә, моторны җибәрергә дип йөгерде. Башкалар аның китүен күрми дә калдылар. Кротовның су әстенә чыга башлавы булды, бик көчле бер шквал килеп бәрелеп, аны винтка таба алып атты. Кемдер: — Хәрап булды!—дип -кычкырып җибәрде. Бауны тиз-тиз тартып, һушы киткән, күгәргән Михаилны палубага алдылар. Шул минутта ук моторның ритмик тыкылдавы ишетелде. Кормадагылар барысы берьюлы борт артына карадылар. Винт тирәсендә су бөтерелә, ургып-ургып кайный иде. Иванов белән Гатин палубада һушсыз яткан Кротов янына иелделәр. Аның канаган, имгәнгән урыны күренми иде, ләкин авыр-авыр сулый иде. — Спирт китерегез, — диде Иванов. — Спирт белән тәнен ышкырга кирәк. Җылынсын. Анна спиртка йөгерде. — Нәрсә карап торасыз, хәзер үк кубрикка алып керегез, каютага салыгыз, — диде Иванов һәм үзе, беренче булып, аны күтәрә башлады. Шул вакыт Кротов та күзләрен ачты, кулы белән башын тотты. Балыкчылар Шатлыкларыннан елмаеп җибәрделәр. — Исән! исән! Күзен ачты!—дигән шатлыклы сүзләр палуба буйлап йөгереп үтте. 
VI 
Капитан һаваның ачышуына, көннең җылынып, матураеп китүенә бик сөенде. Ул судноны җылы тасма буйлап һаман көньяк-көнбатышка таба алып барды. Алар күп сандагы рифләр буйлап үттеләр, диңгез кошлары сырып алган яссы кыяларга очрадылар. Суднолар һаман алга бардылар. Сельд һаман очрамады.
55 
 
Ниһаять, Гатин бик еракта ялтырап күренгән тсзмә-тезмә түгәрәкләрне күреп алды. Бу күренеш күк йөзендәге киек каз юлын хәтерләтә иде. Судно капитаны да, партком секретаре да кинәт хәрәкәткә килделәр, бср-берсенә карашып алдылар. Иванов аеруча зур җитдилек белән теге ак нокталарга текәлде. — Гатин, күрәсезме? — Күрәм,. Иван Иваныч. — Ычкындырырга ярамый. Ходны тизләтергә кушыгыз. Гатин рупорга авызын куйды: — Полный ход. Косяклар күрәм. Сельд килә, сельд! һәркем көмешләнеп торган түгәрәкләргә карады һәм шатланып сулу алды. Ак түгәрәкләр якынлашканнан якынлашты, зурайганнан зурайды. Әйтерсең лә, бу урынга гаҗәп зур бидоннан сөт түккәннәр, әйтерсең лә, шул сөт тынычсыз су өстен агарта төшкән. Палубада ыгы-зыгы башланды. Иванов кранны эшләтеп карады, Мамакина белән Двоеглазов янчыксыман җылымны җайладылар, Саратовских юан канатларны рәтләүдә булышты. Иванов, кранның яхшы эшләвенә ныгытып ышанганнан соң, көймә янына килде һәм Алексей белән икәүләшеп көймәне ычкындырып, суга төшерү өчен хәзерләп куйдылар. Бер генә балыкчы да тик торырга теләмәде. Аларның һәрберсе алдагы уңышны зур хәзерлек белән* каршылау өчен, көтүдәге бер генә сельдның да җылым тышында калмавына ирешү өчен үз иҗатын күмәк эшкә кушарга тырыша иде. Сейнер ак түгәрәкләргә якынайганнан якынайды. Аның саен балыкчыларның күптән көткән максатка якынлашу шатлыгыннан дулкынланулары да көчәйде. Анда алкаланып уйнаган ак әйберләр торган саен ешрак ялтырап китә башладылар. Рубкадан Гатинның Калын, көчле тавышы ишетелде: — Аня, хәзер үк Илья Константинычка хәбәр итегез. Сельд ишелеп килә, очьикырые юк. Юан, таза гәүдәле Анна Мамакина ашыга-ашыга кубрикка кереп китте. Ул хәзер комбинат белән сөйләшәчәк. Комбинат директоры шунда ук уннарча катерларны, дрифтерларны Изге рифларга таба җибәрәчәк. Юк, хэз'ер инде ул үзенең алданганлыгын, иске методлар, иске фикерләр белән эш итүнең кешеләрне нинди көлкегә калдырганлыгын аңлаячак. Совет яшьләренең, галимнәр кебек үк, иҗат белән шөгыльләнүләрен, фәнне тирәнтен өйрәнүләрен, һәр эштә, һәр адымда фәнни тәҗрибәләргә таянып эш иткәнлекләрен төшенәчәк. Яшьләрнең эзләнүләрен, алдан күрә белүчәнлек сыйфатларын, инициативаларын, новаторлыкларын аңлаячак ул. Бу ике түгәрәкнең — сельд көтүләренең артында тагын берничә түгәрәк күренә. Алары тагын да зуррак. Искитәрлек хәл бу. Тизрәк, тизрәк, Гатин. Ычкындырма, бер генә балык та җылымнан читтә калмасын. Ау уңышлы булсын өчен, күбрәк балык тоту өчен бу ике көтүне бергә тоташтырырга 'кирәк иде. Гатин моның өчен сейнерны әле уңга, әле сулга борып йөртә башлады. Шуннан соң инде түгәрәкләр әкрен-әкрен бер-берсенә якынайдылар. Ниһаять, алар кушыла башладылар. Бу кушылу бүлмәдәге тәмәке төтененең һавада болганып йөзүен хәтерләтә иде. Судно ак түгәрәк читенә кагылган саен анда су өстенә сикерешкән балыкларның көмеш тәңкәләр кебек ялтырап китүләре ешая барды. — Көймәне төшерергә! — дип боерык бирде капитан. Кормада хәрәкәт башланды. Ивановның: «Тйзрәк-тизрәк»,—дигән сүзләре әледәнәле ишетелеп торды. Берничә минуттан соң инде су өстендә чайкалган кечкенә генә көймәгә пке-өч кеше сикереп төште. Аларның берсе Иванов иде. Аның: 

 
«уңдарак тагын бер косяк бар»,—дигән сүзләре салкын тан, һавасында, бик ачык ишетелеп калды. Сейнер түгәрәкләрнең бер ягына, көймә икенче ягына юнәлде. Көймә ераклашты) һәм, әле таралып өлгермәгән томан эченә кереп, бераздан бөтенләй күренми башлады. Аның барлыгын бары тик мотор гөрелдәвеннән һәм зур пыяла шарлары чецелдәгән янчыксыман җылымның суга зур балык чумгандагы аваз чыгарып бата баруы тавышыннан гына белергә мөмкин иде. Судно белән көймә арасы һаман ераклашты. Җылымның бер башын сөйрәп барган көймә, инде кушылып беткән ак түгәрәкләрне әйләнеп үтеп, аларны уртада калдырды. Яңадан сейнерга таба курс тотты. Ак массалар куера бардылар, аларга як-якка китү юллары киселә башлады. Сельдлардан торган бу зур көтүләр күзгә күренеп кечерәя, кысыла иде. Көймә «Лачын»га якынлашканнан якынлашты. Аның саен су өсте ныграк кайный, ыгы-зыгы килә башлады. Бу инде сельд көтүенең җылым эчендә калганлыгын, китәр юлы бикләнгәнлеген күрсәтеп тора иде. Җылымның ике башы бергә кушыла язгач,, көймәнең моторы эшләвеннән туктады, һаваны тынлык басты. Ниһаять, инерция ярдәмендә, җылымның ике башы бергә кушылды. Палубада аяк тавышлары, багорларның чыңылдаулары), Зарифның: «Сак кыланыгыз, ычкына күрмәсен», дип дәшүе ишетелде. Җылым эчендә калган балык массасының уртасы бераз карала башлаган көмеш табакка, ян-яны көмеш балдакка ошап күренде. Бу балыкның җылымнан ычкынырга омтылуын күрсәтә иде. Күп тә үтмәде, лебедка хәрәкәткә килде, юан баулар сүтелде. Янчыксыман җылымның төбенә һәм авызына бәйләнгән бауларны җыеп,' кормага салдылар. Әле генә соңгы шатлыклы хәбәрне рация белән Петропавловскийга тапшырган, шул ук вакытта Кротов янында да булырга һәм ана җылы, иркә сүзләр әйтергә өлгергән Мамакина, йөгерә-йөгерә килеп, җылымны күтәрешергә ярдәм итә башладык һәркемнең йөзендә шатлык, бәхет балкый иде. Менә-менә диңгез байлыгы кормага күтәренер, халык байлыгы булып әверелер. Бөтен корманы көмеш тавы каплап китәр. Бу хыял, бу дәрт һәркемне тизрәк хәрәкәт итәргә, бер генәсельд- нең дә җылымнан ычкынмавы өчен көрәшергә чакыра. Иван Саратовских, үзенең кулыннан килер эш таба алмыйча, әле тегендә, әле монда килеп тотына, канатны тартып карый, багорны күтәреп карый, һәр кешедә ашкыну, ашыгу, күп көтеп, эзләп тапкан байлыкны) күрү теләге, аны тотып, капшап карау теләге күренә. Гатин әле трап буенча палубага төште, әле яңадан мостикка күтәрелде, үзе һаман: — Тизрәк, тизрәк, — дип ашыктырды. Ләкин шул минутта да ул үзенең мотористын онытмады. Аннаны күреп, аның хәле турында тагын кыска гына сорашып алды: — Хәле ничек? — Яхшы. Хәзер инде торып утырды. — Әйт, кузгаласы булмасын. Күп тә үтмәде, лебедка дөбердәвеннән туктады, җылым кормага күтәреп алынды. Авызы да, төбе дә янчыксыман итеп бәрелгән, бәйләнгән бу зур җылым эчендә көмеш сыртлы балыклар өзлексез тыпырчыналар, авызларын ачып, һава йоталар иде. Кырмыска оясы кебек мыж килгән, көмеш тәнкәләр тавына ошаган балык өеме шаккатырлык зур иде. Балыклы җылым бөтен корманы) биләп алды. Уртача алганда тоннадан'артык сельд бар иде монда. — Менә ул балык! — дип җиңел суладылар кормада торучылар. Балыкчылар, тагын шундый зур-зур төркемнәргә очрап, берничә сә- , эчендә ун тоннага якын сельд тоттылар.  

 
Бу вакыт Николай Соболевның «Штурм»-ында да нәкъ шуның кебек шатлыклы, дәртле хезмәт бара иде. Аларның лебедкаларының күтәрелүенә һәм төшүенә караганда, анда да эшләр уңышлы иде. Балыкчылар соңгы җылымны күтәргәндә, алар арасында башын марля белән ураган Кротов та күренде. Аны күргәч, балыкчылар шатланып кычкырып җибәрделәр. — Миша чыккан! ■ х Кротов бу минутта да үзенең шаянлыгын югалтмадьп: —- Нәрсә сез, минсез генә тотмакчы идегезмени? Тотмый торыгыз әле, —диде һәм, өзлексез сызлаган башын бик сәер итеп туп-туры тотып, мотор бүлегенә төшеп китте. «Лачын», Япон диңгезеннән чыгып, Лаперуза бугазына керде. Николай Соболевның «Штурм» дрифтеры аннан берничә миль арттарак иде. Гатин аны көтеп алырга теләсә дә, көтмәде, чөнки тиз йөрешле дриф- терның «Лачын»ны куып җитәчәген белә иде ул. Дөрестән дә, «Штурм» минуттан минутка якынлаша барды. Анива култыгына килеп керүгә капитан Гатин командасы гаҗәп күңелле хәлгә очрады: дистәләрчә 'катерлар һәм дрифтерлар, дулкыннарны кисә-кисә, аларга каршы киләләр жде. Иң алда Александр Вол командалыгындагы «Свобода» катеры күренде. Комбинат ягыннан килүче бу суднолар «Лачын» яныннан узган вакытта аларның палубаларында басып торган балыкчылар, баш киемнәрен болгап, Гатин командасын тәбрикләделәр, котладылар. Сейнер Көньяк Сахалин ярларына якынлашкан саен андагы таулар, урманнар ачыграк сурәтләнә башлады. Тора-бара яңа төзелешләр, комбинат каралтылары күренде. Арттан кайтучы «Штурм» дрифтеры ярга җиткәндәрәк алга чыкты һәм беренче булып причалга туктады. Гатин яр буенда шат йөз белән басып торган Петропавловскийны, райком секретаре белән район башкарма комитеты председателен һәм район үзәгеннән килгән башка вәкилләрне күрде. — Иван Иваныч, карагыз, безне каршыларга килгәннәр. — Күрәм, Гатин, күрәм,—диде Иванов. «Лачын» бортындагылар Николай Соболев командасын ярда ничек каршылауларын зур, шатлык белән күзәттеләр. Әнә, комбинат директоры да, районнан килгән кешеләр дә Соболевның траптан төшүен көтеп алдылар һәм төшү белән үк аны тәбрикләп, кулларын кыстылар. Шуннан соң инде яр буенда ыгы-зыгы килгән халык бөтен игътибарын «Лачын» сейнерына юнәлтте. Судно ярга якынлашкан саен Зариф халык арасыннан күзләре белән Нәфисәне эзләде һәм аның йөрәге катырак тибә башлады. Кайда соң ул? Нигә ул Зарифның шатлыгын, бәхетен уртаклашырга килмәгән? Нигә күренми ул? Әнә ул халык арасында, үзе шикелле брезент киемле кызлар арасында басып тора һәм, резин перчаткасын салып, аңа болгый. Гатин аны күрү белән, шатланып, брезент эшләпәсен һавада бер-ике мәртәбә селкеп алды. Менә сейнер ярга килеп туктады, менә трап та салынды. Гатин, беренче булып, трап буенча ярга, алариы каршыларга килгән халык янына чыга башлады. Аның бу трап буенча бик күп мәртәбәләр чыкканы һәм кергәне бар. Ләкин аның бервакытта да бүгенгедәй, хәзергедәй дулкынланганы юк иде. Траптан төшеп җиткәнче үк аның бер кулын Петропавловский, ә икенче кулын Нәфисә тотып алды. Алар аны котлыйлар, уңыш белән котлыйлар иде. Аларны гъпна түгел, барлык команданы котлыйлар иде. Бүгенге шатлык та Гатин шатлыгы гына түгел, гомуми шатлык иде.