Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯРАТЫП УКЫРЛЫК КИТАП

Быел безнең китап магазиннарында кече яшьтәге балалар өчен яңа китаплар ешрак күренә башлады. Китап шүрлекләренә матур гына яңа китаплар өстәлә бара, буш урыннар, әле бетеп җитмәсә дә, кими бара. Бу — бик күңелле күренеш. Якты буяулы, җанлы рәсемнәр белән тулы, пөхтә итеп эшләнгән китапларның тезелеп торуы һәркемнең күзенә ташлана, андый китаплар укучыларны үзләренә тарталар, кызыксыну уяталар. Кечкенә балаларның зур форматта, эре, ачык хәрефләр белән басыштан, яхшы                      §§ Ш. Маннур. «Миләүшә китабы». Кечө яшьтәге балалар өчен шигырьләр. Худож- шгк Б. Әльменов рәсемнәре. Редакторы Г. Кашшаф. Татгосиздат. 1948 ел. GO бит. Бәясе 5 сум. рәсемнәр белән бизәкләнгән китапны кулларына алып никадәр, шатлануларым кем генә белми? Кече яшьтәге балалар өчен быел чыгарылган уңышлы китапларның берсе итеп мин шагыйрь Шәйхи Маннурның «Миләүшә китабы»н §§• күрсәтер идем. Китап яхшы кәгазьдә, матур форматта, художник Б. Әльменов рәсемнәре белән басыл
125 
 
 
ган. Хәрефләре ачык, тышлык та гади һәм күзгә ягымлы итеп эшләнгән. Җыентыкка кече яшьтәге балалар аңларлык, кыска-кыска гына 24 шигырь тупланган. «Сөекле рәсем», «Яхшы бел», «Минем әти», «Күзлек кая?», «Минем кошкаем», «Әлифба», «Тавъгк кошмы», «Чәүкә баласы», «Иртәгә», «Ике саескан», «Кошлар килде», «Мәктәп бакчасы» һәм «Онытылмас кичә» шигырьләре аеруча уңышлы язылганнар. Алар үзләренең эчтәлекләренең конкрет һәм ачык булулары, художество" поэтик ягыннан кече яшьтәге балалар өчен гади һәм җиңел булулары белән аерылып торалар. Мәсәлән, «Сөекле рәсем» дигән 12 юллык шигырьдә шагыйрь балаларга1 Ленин белән Сталинның бергә төшкән рәсеме турында сөйли. Баланың өендә эленеп торган бу хөрмәтле рәсемне тасвирлау аркылы балаларның, бөтен совет кешеләренең бөек юлбашчыларга булган мәхәббәтләре аңла’- гыла. Шигырь: Сез дә беләсез аларны, Сөекле алар: Ленин, Сталин бабайны Белмәгән кем бар! — дип бетә. Бик аңлаешлы, бала күңеленә тиз үтемле юллар. Мондый шигырьләрне балалар бик җиңел, ятлан алалар һәм сөйлиләр. Җыентыкка кергән шигырьләрнең тематикасы шактый төрле һәм киң. Анда кошлар турында да, мәктәп, атаана, дуслар, пионерлар турында да укыйбыз. Балалар өчен язылган шигырьнең сюжетлырак булуы яхшы. Мондый шигырьләр балалар тарафыннан күбрәк яратылуы Һәркайсыбызга билгеле. Ш. Маннур да моны истән чыгармаган. Һәм сюжетлырак итеп эшләнгән шигырьләре, бигрәк тә кошлар турындагы шигырьләре, җанлырак чыккан. Билгеле, җыентыкта төрле шигырьләр бар. Кайберләрең төшереп калдырырга яки үзгәртергә мөмкин иде. Мин бигрәк тә «Аккош күле» белән «Беренче кар» шигырьләрен шундыйлардан санар идем. «Аккош күле» шактый озын һәм эчтәлеге белән тәрбияви әһәмияте юк. Фор маль караганда, ул шома гына, матур хьиялый тасвирлар белән эшләнгән. Ләкнн баланың төш күреп, саташуын 
поэтик бер матур күренеш дәрәҗәсенә күтәреп тасвирлау, хыялый аккошлар дөньясына баланы алып кереп китү педагогик тәрбия ягыннан уңышлы түгел. Аккош күле тирәсенә тәкәрлек, бүдәнә һ. б. шуның кебек кошларның ничек килеп тулуларын әйтеп тә тормыйм. Гомумән шигырь үзенең фикере, эчтәлеге белән әйбәт түгел. Асылда ул ни әкият түгел, ни берәр реаль тормышка мөнәсәбәте булган шигырь түгел. Буш хыял, идиллик күренешләрнең нәрсәгә кирәге бар? «Беренче кар»ның баш өлеше яхшы. Анда беренче карны каршылаучы балаларның уеннары, шатлыклары матур гына бирелгән. Ләкин «Их, сабый чак, сагыныр сабый чак», дип башлап киткән лирик өлеше шигырьнең баштагы рухын, бөтенлеген җимергән. Шагыйрь хәзерге балаларның шатлыгына капма-каршы итеп элекке замандагы балаларның балачагы күңелсез булуын күрсәтергә теләгән. Ләкин ул аерым ике шигырь төсле килеп чыккан. «Тик баса авыр уйлар...», «Их, сабый чак, үткән сабый чак! Тапмадым сагыныр җирен» кебек зарланулар, үткән балачакка борылып карап уфланулар кече яшьтәге балалар өчен язылган шигырьдә бөтенләй урынсыз һәм аның андый шигырьдә нигә кирәге бар, ул нәниләргә нәрсә бирә? Шагыйрь бит кемнәр өчен язганын яхшы белә, шулай булгач, үлчәү хисең югалтмаска тиеш иде. Бу очракта лирик кичерешләргә, истәлекләргә бирелеп китү бөтенләй урынсыз. «Беренче кар»ның ахырдагы лирик чигенүләрен төшереп калдырганда шигырь бөтенрәк тә, уңышлырак та булган булыр иде. Биредә тагын кайбер башка шигырьләрендә очраган педагогик- тәрбия практикасына игътибар итмәгән моментларны да күрсәтеп китәргә кирәк. «Онтылмас кичә»— яхшы шигырь. Ләкин соңгы строфасында без: «Карамадык сәгатьне — төн уртасына хәтле!», дигән юлларны укыйбыз. 
126 
 
 
Моны 2 нчө класс укучысы әйтә. Хәтта кичәдә булса да, бу яшьтәге балаларны төн уртасына кадәр тотуны педагоглар мактамыйлар, мондый фактларны дөрес тәрбия режимын бозу дип атыйлар. Шулай ук «Шатлыгым күп минем» шигырендә: «Бүген безнең өченчене алдылар пионерга», дигән сүзләр бар. Моны ничек аңларга? Пионерлар оешмасына укучыларны бөтен классы белән берьюлы кабул итү хәле практикада юк бит. Балалар өчен язган шигырьләрдә сүз сайлау, рифма, ритм аеруча зур роль уйный. Авыр сүзләр, уңышсыз рифмалар, ритмикасызлык гомумән шигырьнең көчен киметеп, кыйммәтен төшерә, ә балалар өчен языл- ганнарында ул бигрәк тә. Ш. /Маннурның «Миләүшә китабы» шигырьләрендә дә менә бу кимчелекләр очрый. «Анда — диванга», «ачылган — аегыннан», «чәчәкләрне — Миләүшәне», «төбенә — җидегә», «күренде — чөелде», «диде — мине», «бара — калам», «тәрәзә төбенә — бүлмәсенә» һәм башка шуның кебек рифмаларны берничек тә унышлы дип булмый, дөресрәге — алар рифмадаш була алмый торган сүзләр. Яки менә ритмикасы һәм рифмасы • аксак бер строфаны алыйк: Без инде бер атна элек Чәчәкләр ясый башладык; Катыргыдан йолдыз уеп Көмеш буяуга буядык. Шәп түгел, строфа җитәрлек эшләнмәгән. Кайбер шигырьләрдә «күккә менгәнгә», «нәни чарык» кебек сүзләр кулланылган. Безнеңчә, нәниләр өчен язылган шигырьләрдә диалектлар чуарлыгыннан качарга кирәк. Мәктәп һәм безнең китаплар балаларны әдәби тел нормаларына өйрәтәләр. Шуңа 
күрә тел чуар'- лыгы киресенчә хезмәт итүе мөмкин., Шулай ук кечкенә балалар өчен •язылган шигырьләрдә «кояш карны камчы белән кыйный», «кичерегез берлеккә» (?) кебек юллар да уңышлы була алмыйлар. Хәтта сүзнең дөрес язылышына кадәр игътибар итәргә кирәк. Сүзләрнең иҗекләр саны шигырь юлына сыймаганда, сүзнең грамматик дөрес язылышын бозып бирү гадәтен ташларга вакыт. «Мактап бетерәлмиләр» дип язуларны мөмкин кадәренчә булдырмау яхшы. Моның укыту практикасы өчен билгеле әһәмияте бар. Без төрле шагыйрьләр тарафыннан балалар өчен язылган шигырьләрнең бик күбесендә әнә шундый «вак-төяк» кимчелекләргә тиешле игътибар бирми килүне күрәбез. Ә андый нәрсәләр, билгеле, шигырьләрнең сыйфатын, кыйммәтен төшермичә калмыйлар; һәм эчтәлек, һәм поэтик-музыкаль булу ятыннан аксак шигырьләрнең балалар арасында таралуы, йогынтысы да тиешле дәрәҗәдә булмый. Шагыйрьләр моңа игътибар итәргә тиешләр. Ш. Маннур —тәҗрибәле шагыйрь. Без аңардан һәр шигыренең һәр юлы, һәр сүзе төгәл эшләнгән булуын көтәргә хакыбыз бар. «Миләүшә китабы»на кергән яхшы шигырьләре белән ул кече яшьтәге балалар өчен дә яза алуын, балалар белән матур итеп, аларның телен, рухын аңлап сөйләшә белүен күрсәтте, һәм кечкенә Миләүшәләргә матур бүләк бирде. Киләчәктә дә ул бу бүләкләрен арттыра һәм баета барыр, дип уйлыйбыз.