Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢГАН КЫЗ


 Бер төркем колхозчылар стена газетасының ашлык сугучыларга багышлап чыгарылган номерын укыйлар. Катлаулы сугу машинасы машинисты Гыйззәтуллин Зиннәтнең эш тәҗрибәләренә газетада аеруча зур урын бирелгән иде. Колхозчылар аның ничек итеп норманы ике йөз процентка үтәү, уңышларга ни рәвешле ирешү тәҗрибәсе турында сокланып сөйләшкәннән соң, арадан берсе: «Ялкаулың — хурлык» дигән хәбәргә төртеп күрсәтте. Аны укыган бер апа шаркылдап көлеп җибәрде. — Кара әле, бу Рокыяне. Эш вакытында оек бәйләп утыруын, нәкъ үзенә ошатып эшләгәннәр. — Аннан җитди тавышка күчте. — Безнең Фәсәхәт барысына да җитешә. Шул арада стена газетасы да чыгарып өлгергән. Хөкүмәт члены—
79 
 
 
ул, уку өе мөдире — ул, стена газетасы редакторы — ул, алдынгы агитатор — ул, хәтта матур итеп I җырлаучы да — ул! Икенчесе аның сүзләрен раслап:’ — Тырыш кыз! — диде. — Узган елны да аның уку өе районыбызда йөзгә кызыллык китерерлек булмады. — Ялкаулансаң, чыннан да, бик зур хурлык! Әгәр дә мине шулай «ялкау» дип газетага чыгарсалар, егетемә нәрсә дип хат язар идем? Ул бит хаты саен «колхозда ничек эшлисең? Синең звеноң игеннәрне үстерүдә нинди уңышларга иреште?» дип сорап кына тора. Бу сүзләрне кызыл яулыклы, зәңгәрсу күзле, бит алмалары шәфәкъ кебек янып торган яшь кенә кыз — югары уңыш звеносы җитәкчесе Мәрьям әйтте. Аңа Һади бабай кушылды. Ул кояшта янган йөзен сыпырып алды да, салмак тавыш белән сөйли башлады: — Бик дөрес әйтәсең, кызым, бик дөрес! Бер көнне Фәсәхәт килде дә, әйдә әле бабай, сугыштан соң да бераз җегәреңне сынап кара әле, ди. «Ярар» мин әйтәм. И, тәки көлтә ташуда әйбәт кенә эшләп киттем... Көн саен унике йөк урынына унҗиде, унсигез йөк көлтә кертәм. Дәрт кирәк, дәрт! Моны һәркемгә ишетелерлек итеп, | үгет-нәсихәт биреп, барысына да өлкән ата булып әйтте Һади бабай. Аның маңгай җыерчыклары тагын да тирәнәя төштеләр. Кояшның үтә эссе.нурларына түзә алмый, төсен югалта башлаган түбәтәен рәтләп куйды да, көлтә алып кайтучы яшьләр янына җәһәт адымнар белән юнәлде ул. 
Ындырдагылар тынып калдылар. Фәсәхәт озын кара чәчләрен, сыпырып алды. Аннары кулындагы газетага күз төшерде. — Иптәшләр! Бүген газетада районыбызның алдынгы колхозы — «Эшче» артеле членнарының мөрәҗәгате бар. Алар ашлык тапшыруны иң кыска срокта үтәп чыгу өчен көрәшәләр һәм районыбызның барлык колхозчыларын социалистик ярышка чакыралар. Тынлык. Барысы да — кайсы чүгәләгән, кайсы әвен кырыена сөялгән, яки ашлыклы капчыклар өстенә утырган, ә кайберләре үлчәү терсәгенә таянган хәлдә, мөрәҗәгатьне тыңлыйлар. Кызу эштән соң кыска 
гына мәлгә хәрәкәтен туктаткан заводны хәтерләтә иде бу күренеш. Тик агитатор Фәсәхәтнең генә тавышы ишетелә: — Без, «Эшче» авыл хуҗалыгы артеле членнары дәүләткә ашлык тапшыруның еллык планын 25 нче августка тулысынча үтәп чыгу өчен сүз бирәбез! Фәсәхәт укуыннан туктап, үзен дикъкать белән тыңлаучы колхозчыларга күз төшереп алды. Аннары, яңадан укый башлады: — ... Урып-җыюны 29 нчы августка, ашлык сугуны 10 нчы сентябрьгә төгәлләргә үз өстебезгә алабыз. Бер үк вакытта киләсе елның югары уңышы турында — көзге чәчү һәм туңга сөрү планын арттырып үтәү, уҗым чәчүне агротехника ягыннан яхшы срокларда төгәлләү турында кайгыртабыз. Мөрәҗәгать укылып беткәннән соң чыгыш ясаучылар, «Эшче» артеленнән үрнәк алып, колхоз буенча дәүләткә ашлык тапшыруның еллык планын 25 нче августта үтәргә йөкләмә алдылар һәм иптәш Сталинга хат кабул иттеләр. — Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, — диде өченче бригада члены Гаян Таһирова. — Яңадан өч баш үгезне җигүле эшкә өйрәтүне үз өстемә алам. Без дәүләтебезгә ашлык тапшыруны якын көннәрдә үтәрбез! «Даң-доң» итеп каланча сукты. Ялга туктаган колхозчылар зур дәрт белән эшкә тотындылар. «МК-1100» маркалы катлаулы сугу машинасы көлтәләрне эшкәртеп ыргыта башлады. Күктә августның эссе кояшы йөзә. Ул ерактагы бодай кырларын ялтыравыклы саргылт палас кебек итеп күрсәтә. Якында гына алкалы
80 
 
 
солылар, аннан ары аксыл борчаклар күренә. Ә сулдарак — элеватор юлы. Җигүле атлар, авто-машина- лар олауолау ашлыкларны Корка- чык пунктына илтәләр. Аларга «Кызыл Байрак» колхозының, да атлары кушыла. Алдагы атның дугасындагы флагта «Ашлык — дәүләткә!» дип язылган. Фәсәхәт Хафизова инициативасы белән төзелгән комсомол-яшьләр бригадасы җыр, гармонь белән шулай ашлык илтә. 
Кояш кызыл ут шары булып әк- ренәкрен җиргә иңә. Үсеп утырган солыларның күләгәләре озынайган- нан-озынаялар. «Чыпчык тавы»нда- гы соңгы бодайларны уручы урак машинасының тигез ритмлы тавышы ишетелә. Басудагы кыр станына күчерелгән уку өендә сакчы Галиулла бабай Габидуллин, мылтыгын аркасына салып, төнге каравылга китәргә хәстәрләнә. — Бабай, — диде Фәсәхәт, — син бүгенге газетадагы яңа хәбәрләр белән танышып кит. Әле вакытың бар ич... Каш өстенә кулын куеп, офыкны күзәтүче сакчы карт «үзем дә шулай дип тора идем» дигәндәй, урындыкка утырды. Тамагын кырып алганнан соң: — Иртәгә көн матур булыр, һава шуны күрсәтә, — диде. Уку өе мөдире — комсомолка Фәсәхәт «Кызыл Татарстан» газетасыннан дәүләткә ашлык тапшыруны көннән-көн кызу темп белән алып барырга кирәклеген укый. Әтнә, Теләче һәм Столбище районнары колхозларының һәр көнне графикны арттырып үтәүләре турында бабайга сөйли. Караңгылык тирә-юньне үз кочагына ала. Авыл ягыннан этләр өргән тавышлар ишетелә. Ерактагы авыл өйләрендә утлар алынды. Алар җемҗем итеп торган йолдызларны хәтерләтәләр. Кыр сумкасы таккан пионерка Хәлимә Мәжитова бригаданың эш бетереп кайтуын әйтте. Фәсәхәт аңардан кыр станында куелачак концертка үзләренең чыгышлары белән катнашучы яшьләрне тизрәк китертүен үтенде. Ак алъяпкыч япкан 
апалы-сеңелле Фәсәхәт һәм Мәрфуга Сәмигуллииалар килеп керәләр. Алар уруда һәм сугуда норма арттырып үтәүчеләрне күрсәткеч тактасыннан карыйлар. Башкалар да юынып, ашапэчеп, кырга күчерелгән уку өенә килә башладылар. Сара Закирова, Зәйтүнә Фазлиева- лар Гомәр Бәшировның «Намус»ын, Дания Даутова һәм Гаяз Ибраһи- мовлар Г. Әпсәләмовның «Зәңгәр кыя»сын укыйлар. «Сорауларга җаваплар бирү» өстәлендә укытучы- агитатор Нәбиуллин халыкара хәлләргә карата аңлатмалар бирә... Озак та үтми, әле генә уруны бетереп кайткан колхозчылар белән уку өе шыгрым тула һәм пәрдә ачыла. Анда уру машиналарында эшләгән, кысыпкысып көлтәләр бәйләгән, яки, ашлыклы капчыкларны җитез рәвештә арбаларга салган яшьләр бизәнепясанып, зәңгәр күлмәкләр киеп, кызлар ак алъяпкычлар ябып бер тавыштан «Шауласын, гөрләсен безнең җыр» дип җырлый башлыйлар. Алардан соң номерлар башкарыла. Ике яшьүсмер парлы татар биюен бик оста бииләр. Аннары Фәсәхәт үзе чыга. Алмалы гөл чәчәк ата Майның унбишләрендә. Алмалы гөл кебек чибәр Минем дус ишләрем дә, — дип җырлый ул. Ә иптәшләре аны йотлыгып тыңлыйлар. Фәсәхәт бөр Ташлы Кавал авылында гына түгел, Дөбъяз районы күләмендә дә танылган җырчылардан санала. — Фәсәхәт, тагын бер генә мәртәбә җырла әле, — диләр аңа. — Ай, кызым, бигрәк тә матур тавышың! — дип мактыйлар җитен чәчле әбиләр, чал сакаллы бабайлар. Фәсәхәт артык кыстатмый, яңадан җырлый, һәркем: олылар да, эштә уңганлыгы белән танылган яшь киленнәр дә, яңа гына мыек чыгып килүче егетләр дә, ма
81 
 
 
турлыгы һәм батырлыгы белән дан тоткан сылу кызлар да — аңа рәхмәтләр әйтәләр. Аның уңганлыгын, җитезлеген, һәр эштә алдан баруын телгә алалар. — Менә ичмасам уңган кыз! Уку өенә барсаң, анда синең белмәгән- нәреңне өйрәтеп, аң биреп җибәрә. И, яшьләр!.. Ару бөтенләй онытылды. Җыры белән йөрәккә кереп утырды. Талган беләкләргә яңадан көч өстәде. Замана, замана!.. Безнең дә шундый вакытлар булды микән? — дип көрсенде яше белән алты унны тутырып баручы Гәрәй абзый. Ул иңбашларын җыерып, — Юк, безнең яшьлек тигәнәкләр арасында үтте шул... — дип үзе үк җавап бирә. Фәсәхәттән соң да матур чыгышлар булды. Халык аларның барысына да озак итеп кул чапты. Аннан соң кичәне оештыручы Фәсә- хәткә һәм яшьләргә рәхмәтләр әйтеп, таң беленгәнче бераз йоклап алырга таралдылар. Фәсәхәт иртәнге көнгә эшләнәчәк эшләр турында эш планын тикшереп калды. 
Стена сәгате кичке 10 ны сукты. Фәсәхәт үзенә адреслап җибәргән хатларны укый. Сайлаучылар аңа үзләренең ихтыяҗлары турында язалар. Менә яңа гына килгән хат. Аның яшькелт конвертына шәмәхә кара белән «Татарстан Верховный Советы депутаты Фәсәхәт иптәш Хафизовага» дип язылган. Адресның астына «Кемерово, ФЗӨ мәктәбе» дип, хатны язучы үзенең исем, фамилиясен куйган. Фәсәхәт хатны ачып, андагы сүзләргә күз төшерде. Хат язучы, депутатның ярдәме нәтиҗәсендә фабрик-завод өйрәнчекләре мәктәбенә керүен, хәзер квалификацияле слесарь булып эшләвеи, айга 800- 1100 сум хезмәт хакы алуын белдерә. «Рәхмәт, иптәш депутат! Мин бер тәрбиячесез бала идем. Сез мине дөрес юлга кертүдә зур ярдәм иттегез. Минем тормышым бик яхшы! .с. ә.- № 1 
 
Безнең илебездә берәү дә ятим түгел. Сөекле юлбашчыбыз Сталинның кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә безнең тормышыбыз тагын да шаулап чәчәкләнә, үсә... Миңа зур ярдәм итүегез өчен, иптәш Хафизова, сезгә зур рәхмәт! Эшегездә уңышлар телим.» Кемдер ишек шакый башлады.: Фәсәхәт аңа керергә рөхсәт итте. Ак түгәрәк сакаллы, калын җилкәле, кара күзле, мөлаем чырайлы Гайфулла бабай керде. Ул исәнлек- саулык сорашканнан соң, өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Таянып килгән таягын уч төбендә әйләндерде дә «һем» дип куйды. Аннары сөйли башлады: — Шулай, кызым, сиңа тау хәтле рәхмәтемне җиткерим дип килдем. Кичә генә Дөбъязда булдым. Мине үземнең элекке эшемә — Промкомбинатка итек тегәргә урнаштырдылар. Ул кашларын сикертеп куйды. Аннары өстендәге бишмәтен сыпы- ра-сыпыра сөйләп китте: — Син картайгансың инде, диләр кайберләре. Мин әйтәм, үзем карт булсам да, йөрәгем яшь минем, дим. Норманы үти алырсыңмы соң, диләр. Минем элекке итекче икәнемне белмиләр ахры. Мин бит 22 ел буенча чем-кара лаковый итекләр тектем, ләбаса. Казанда «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында эшләгән кеше. Пенсиягә чыккач кына авылыбызга — Өнсәгә кайттым. Бабай үзенең пенсия белән генә яшәргә теләмәвен, яңадан хезмәт эчендә буласы килүен әйтте. Эшкә керү өчен депутат Фәсәхәтнең ярдәм итүен, беренче көнне үк норманы арттырып үтәвен сөйләде. Телефон шалтырады. Фәсәхәт телефонны алды. Аны авыл советы депутатлары утырышына чакыралар икән. Ул тиз генә киенде дә Гайфулла бабай белән чыгып китте. 
Фәсәхәт Хафизова җитәкчелек иткән Ташлы Кавал уку өе республикабызда алдынгы уку өйләреннән санала. 1924 иче елны туып,
82 
 
 
Ленин комсомолы сафында тәрбияләнгән бу кыз бик күпләргә үрнәк булып тора. Уку өе каршында ун түгәрәк эшли. Алар белән тәҗрибәле белгечләр җитәкчелек итәләр. Бер драма түгәрәге членнарының көче белән генә дә елына 41 мәртәбә спектакль- концерт куелган. Аннан җыелган акчага клубка һәртөрле җиһазлар алынган. Шулай ук сугышта һәлак булган сугышчыларның семьяларына ярдәм итеп тә байтак сума бирелгән. Фәсәхәт Хафизова инициативасы белән җыр-музыка түгәрәге эшли. Уку өендә һәртөрле музыка кораллары: гармонь, мандолина, гитара һәм башкалар булдырылган. 1461 исемдә һәртөрле әдәби һәм политик китаплар бар. Фәсәхәт үз эшен бик сөеп, яратып башкара. Ул төннәр буе китап укый. Үзенең белемен күтәрә. Шулай ук җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Кирәк икән — сабан башы да тота, чәчү дә чәчә, дәүләткә ашлык тапшыруда да актив катнаша. Нормасын 150-200 процентка үтәми торып кырдан кайтмый ул. Фәсәхәт уку өе эшен бик төгәл, план 
нигезендә алып бара. Планда күрсәтелгән һәрбер пунктның үтәлү, ен тәэмин итә. Ул уку өе яныңда орлыктәҗрибә түгәрәге оештырды Бу түгәрәккә 31 колхозчы йөри Орлыктәҗрибә түгәрәге бөртекле ашлыклардан югары уңыш алуны тормышка ашыруда киң эш алып бара. Фәсәхәт барысына да җитешә. Шуның өчен аны колхозчылар бик яраталар. Алар аңа алдынгы җәмәгать эшчесе буларак зур хөрмәт күрсәтәләр. Уку өендә һәр көнне 40-50 кеше була. Алар, үзләре әйтмешли, гыйлем өстәп кайталар. Уку өендәге эшләрен үрнәкле итеп куя белүе һәм инициативалы оештыручы булуы өчен, эштә гүзәл күрсәткечләр бирүе өчен ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты уку өйләрен тикшергән вакытта, Фәсәхәт Хафизованың эшенә югары бәя бирде. Аның эш тәҗрибәләре бөтен республикага популярлаштырыла. Ул 1947 иче елның 9 нчы февраленнән Татарстан AGCP Верховный Советына депутат, 21 нче декабреннан Ташлы Кавал авыл советына депутат.