Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия


ЧЕГӘННӘР Шау-шу килеп күченә чегәннәр Бессарабия далаларында. Алар бүген ертык чатырларда Төн куналар елга ярында. Иректәй шат кунар урыннары, Тыныч йокы ачык һавада. Ярым ябык арба яннарында Утлар яна көйрәп, һәм анда һәр гаилә учак тирәсендә Аш хәзерли кичке табынга; Кырда атлар утлый; ияләнгән Аю ята чатыр артында. Иртәнге юл — якын сәфәр өчен Хәстәрләнү, ана җырлары, Балаларның чыр-чу тавышлары, . Күчмә сандалларның чыңлавы... Җанлы бар да дала уртасында^ Ләкин тиздән табор тын кала, Этләр генә өрә, кешни кайчак Атлар гына төнге сахрада. Тавыш-тын юк, утлар сүндерелгән, Биеклектә ялгыз ай йөзә, Ул яктырып, балкып нурлар сибә Тыныч яткан табор өстенә. Йокысыз карт утыра бер чатырда Күмерләнгән учак янында, Кызынып аның соңгы елысында, Ике күзе төннең дымсуында Томанланган дала ягында. Бер ялгызы киткән аның кызы Киң кырлардан йөреп килергә. Ул өйрәнгән чиксез иркенлеккә, Кире кайтыр тиздән; соң нигә; Төн дә булды, ай да бата инде Болытларны ялгыз калдырып; Земфира юк һаман, аш суына, Ә карт көтә күзен талдырып. Менә ул кыз. Аның белән кырдан Яшь бер егет атлый-ашыга; Карт чегәнгә ул ят, таныш түгел. «Әткәй, ди кыз, кунак бу сиңа, Каберлектә, кырда таптым аны һәм таборга дәштем кунарга, Эзәрлекли канун, ә ул тели Безнең кебек чегән булырга. Мин янында якын дус булырмын, Исеме Алеко, ул калырга Вәгъдә бирде һаман минем белән, Кайда барсам бергә барырга». Карт. Мин шат. Кал иртәгә кадәр монда, Үткәр төнең чатыр эчендә. Кал теләсәң һаман безнең белән. Мин хәзер мен бүлер өчен дә. Синең белән бергә икмәк-тозым. Бул безнеке, күнек һәр эшкә, Күчмә тормыштагы ярлылыкка, Иркенлеккә, безнең өлешкә; Ә иртәгә таңда кузгалырбыз Бер арбада; сайла бер эшне — Бер һөнәрне: җырлап аю уйнат Авылларда, я бул тимерче. Алеко. Калам'. Земфира. Ул — минеке, монда кунар, Минем яннан аны кем куар? Яшь ай батты әнә, соң инде—төн... Караңгылык сарды кыр күген, йокы баса—кагыла керфегем...
67 
 
 
• * I cjs ф Кем яктырган. Карт сөйләнеп йөри Чатыр буйлап, әкрен уятып. «Тор, Земфира, кояш чыга инде, Уян минем кунак, тор, вакыт. Калдырыгыз йокы иркәлеген». һәм шаулашып халык уянды, Күтәрелде чатыр, ат-арбалар Хәзерләнде; барысы кузгалды: Менә алар иркен дала буйлап Агылалар. Шунда балалар Ишәкләргә аскан хурҗиннарга Утырганнар — уйнап баралар; Ирләр, яшьләр, кызлар, киленнәрнең һәм картларның арттан килүе, Шау-шу, җырлар, чегән такмаклары, Шыңшыпулап этләр өрүе, Аю тавышы, аның чылбырының Түземсезлек белән чыңлавы, Ертык киемнәрнең чуарлыгы, Сузып тарткан кубыз моңнары, Шәрәлеге картлар, сабыйларның, Майсыз арбаларның сыкравы, Барысы ярлы, кыргый, ләкин уяу — Хәрәкәтчән, җанлы карарга. Коллар җыры кебек гел бер төрле Купшы тормыш чит-ят аларга, Безнең җансыз рәхәт ялкаулыкка Чумган хәят гел ят аларга. 
I I * * Б’оек караш белән буш сахрага Яшь егетнең күзе төбәлгән, Хәсрәтенең яшерен сәбәпләрен Ул ачарга курка тирәннән. Аның белән бергә кара күзле Земфирасы, һәм ул дөньяның Хөр-ирекле яшәүчесе, кояш Сибә аңа шатлык нурларын. Тик ни өчен йөрәк талпына соң?. Нинди борчу баскан уйларын? Кошчыгы белми ходайның Эшнегамьне бар диеп, Нук, гомерлек бер оя Коймый тырышлыкны биреп. Төн кунаклый ул ботакта; һәм кояш чыккач янып, Тәңресе тавышын тоеп Җырларга башлый рухланып. Яз—табигать күрке үткәч тә Кызу җәйләр китә. һәм томан, яңгырлы көннәр Кое белән бергә килә: Әй күңелсез соң халыкка; Күксу диңгезләр аша, Ят, җылы якка оча Кошчык еракка, язгача. Ки^< кощтдр. Һ^чмә сөргенлектә Ул да 'гамьсез, аның теләге Оя кору түгел, һәм бернигә Үзләшмәде һаман йөрәге. Йоклар өчен урын һәр җирдә дә, Юллар ачык аңа барчасы; • Уянгач та иртән аның көнен Үз иркеиә 
алды алласы, Тормыш шау-шулары аның ялкау Тын йөрәген борчый алмады. Кайчак өндәп сихри дан йолдызы Ерак күктән якты ташлады, Кайчак зиннәт, зәвык мәҗлесләре Кинәт искә төшә башлады; Боек, ялгыз башы өсләрендә Кайчак гөрләп күкләр күкрәде; Ләкин тыныч калгып үтте аның Яшенле һәм аяз көннәре. Саннамады сукыр һәм мәкерле Язмыш хакимлеген аңында. Тик аһ, ашкынулы шашкын хисләр Шаярдылар күндәм җанында! Йөрәгендә ташып янды утлар, Кайнадылар тирән газапта! Тынычланган алар күпкәме соң? Уянырлар бармый озакка. Земфира. Сөйлә, дустым, үкенмисеңме син Ташлаганың өчен илеңне? Алеко. Ни ташладым соң мин? Земфира. Син аңлыйсың:’ Шәһәрләрне, туган җиреңне. Алеко. Нинди үкенү? Әгәр күз алдыңа Китерә алсаң, белсә идең син Тынчу шәһәрләрнең коллыгын. Бикләнгәннәр кешеләр таш коймага. Сулый алмый алар салкын таңда. Тәмле исен яшел болынның. Сөю — оят, фикер йөртү — гөнаһ, Ирек белән сәүдә итәләр, Богау белән акча сорап анда Санамләргә сәҗдә итәләр. Ни ташладым? Хисләр алдануын, Юкбарларга табыну коллыгын, Эзәрлекләү, кысуларны, әллә Таң калырлык оят хурлыгын.
68 
 
 
Земфира. Ләкин, анда матур зур сарайлар, Бизәкләнгән хәтфә келәмнәр. Мәҗлесләрдә шау-шу, уен-көлке, Кызлар кия асыл киемнәр! Алеко. Ни кызык бар шәһәр шатлыгында? Шатлык юк ул сөю булмаса: Кызлар, дисең... Артык син алардан Өсбашларың гади булса да, Энҗемәрҗән һич тә кирәк түгел! Син ташлама мине, сөйгәнем! Ә мин... минем тик бер теләгем, Уртаклашу бергә синең белән Гыйшкымны һәм сөрген көннәрен. Карт. Син сөясең безне, бай халыклар Арасында туган булсаң да. Ләкин ирек һәр чак матур түгел Рәхәт күреп үскән инсанга *, Элек шундый бер хикәя булган: Кайчандыр бер патша безгә куган Сөрген итеп көньяк кешесен. (Элек белә идем, онытканмын Хәзер инде аның исемен). Ул карт булган, ләкин йөрәгендә Яшьлек — хаят янган, шуңарга Җырга оста булган, тавышы аның Тиңдәш икән агар суларга. Яратканнар аны, юаш җанны Ул яшәгән Дунай ярында, Хикәяләр сөйләп халыкларны Тоткын иткән үзе янына. Тормышында сабый кебек йомшак, Кыюсыз һәм көчсез булганга, Ятлар балык тоткан аның өчен, Аңа атап чыккан сунарга. Салкын буран уйнап кышлар җитсә, Туңса җитез Дунай сулары, Изге картка җәнлек тиреләрен Кием итеп биргән дуслары; Михнәтенә фәкыйрь тормышының Бервакыт та күнегә алмаган; Тик гел әйтә икән: җинаятем Өчен җәза бу, дип, алладан. Көткән, килерме дип котылу көне, һаман шулай ялгыз кайгыда, Зур шәһәрен сагынып жылый-җылый Йөри икән Дунай ярында. Соңгы сулышында васыят итеп Калдырган ул: «Чит-ят җирләрдә Сагыш белән кипкән сөягемне Илтегез, дип, туган илләргә». 
                     * Инсан — кеше. 
 
Алеко. Бар язмышы шулмы улларыңның Әй, син горур дәүләт, шанлы Рим!* Тәңреләр һәм мәхәббәт җырчысы, Мәеткә дан кайсы? Әйтче син. Гүр өнеме, мактау сүзләреме Нәселләрдән күчеп килүче, Әллә кыргый чегән хикәясе Хакыйкатьне сөйләп бирүче?   Ике җәй дә үтте, далаларда Чегән иле күченә һаман да, Кунакчыллык!, тынычлыкны алар Элеккечә табалар анда. Нәфрәт саклап гыйлем богавына — Алеко да азат — ирекле. Үкенечсез, гамьсез күчеп йөри Далаларда чегән шикелле. Ул бер килеш һаман, гаиләсе Шул ук, хәтта, онытып үткәнен Күнекте ул чегән тормышына, Яратты ул үтәр төннәрен Киң далада кунып чатырларда, Яратты ул фәкыйрь телләрен Чегәннәрнең, сөйде үткәрергә Рәхәт ялкаулыкта көннәрен. Туган өннән качкан аю аның Чатырының йонлач кунагы, Молдаваннар торган авылларның Халык белән тутырып урамын Салмак бии, кушып улавын, Чәйни башлый чылбыр богавын. Карт нәгарә * суга, ә Алеко Җырлыйҗырлый аю уйната. Әйләнгәләп Земфира да йөри Акча җыеп мәйдан буйлата. Башаклардан тары уып алар Кайнаталар төнлә казанны. Карт йокыга китә—бер тавыш юк... Чатыр эче тып-тын, караңгы. ' ?!:.1 Инде һаман суына барган канын Карт кыздыра кояш күзендә. Сөю җырын җырлый кызы анын, Газап Алеконың йөзендә. Земфира. Карт, усал ир, мине Суй, ташла учакка: Гел нык мин, курыкмыйм Уттан һәм пычактан. Җирәнәмен синнән, Нәфрәтле гел сиңа; '• Нәгарә — бубепь.
69 
 
 
Башканы мин сөям, Аһ, үләм гыйшкында. Алеко. .Туктал, җитәр; кыргый такмакларны Яратмыйм мин, җырлар туйдырды. Земфира. Яратмыйсың? Минем ни эшем бар! .Үзем өчен җырлыйм бу җырны. Берни дә әйтмәмен; Туракла, як тагы; Карт ир, усал ир, Белмәссең син аны. Ул яздай ягымлы, Җылы — җәй көненнән. Яшь, үткен һәм мине Сөя чын күңелдән! Бер төндә- назладым Мин аны кочакта! Чал кергән йөзеңнән Көлдек без шул чакта! Алеко. Җитте, җитте, туктал, Земфира, тын... Земфира. Бар мәгънәне белдең җырымда? Алеко. Земфира!.^ Земфира. Син хаклы үртәнергә, Мин җырлыймын синең турыңда. (Җырлап китә: карт ир һ. б.). Карт. Әйе, истә, мин хәтерлим: бу җыр • Чыккан иде безнең заманда, Кызык өчен күптән инде илдә Ул җырланып йө|ри һаман да. Кагул кырларында күченгәндә, Киң даланың кышкы кичендә Җырлый иде минем Мариула, Тирбәткәндә кызын бишектә. Узып киткән еллар бер-бер артлы Тоныклана сүнеп аңымда, Тик шушы җыр тирән тамырланып Югалмыйча яши ядымда. L 1**1 Ай бизәгән чыгып көньяк күген, Бер тавыш юк җирдә, төн тыныч. Карт уянган; Земфирасы килгән. — Әткәй, ди кыз, нинди куркыныч: Тыңла Алеконы, саташа, Ыңгыраша;, сыкрый яшь аша. Карт. Тимә аңа, бозма тынычлыкны, Руслар әйтә: һәр төн — таңгача, Сулыш кысар өчен өй иясе Килә икән кеше янына; Аннан китә икән иртән үзе, Утыр бергә минем янымда. 
Земфира. Земфира! дип дәшә ул, атам. Карт. Төшендә дә эзли сине һаман: Син кыйммәтле аңа дөньядан. Земфира. Гыйшкым сүнде, эчем поша минем* Тик азатлык тели йөрәгем... .Чү, тукта! Ул башка исем әйтте, Ишетәсеңме аның сүзләрен? Карт. Нинди исем? Земфира. Ишетәсеңме? Ничек Ул ыңгыраша, кысып тешләрен!.. Коточыргыч! Мин уятам аны. Карт. Кума төнге рухның көчләрен, Үзе китәр. j Земфира. Әнә ул әйләнде; Күтәрелде; дәшә; китәм мин, Хуш-бәхнл бул1, әткәй, йокла син^ч^ Алеко. Кайда булдың? Земфира. Әткәй белән идем. Борчылдың син төштә, өрәкме, Ниндидер көч газаплады җаның, Син куркыттың микем йөрәкне, йокы аша тешең шыкырдатып Мине дәштең. Алеко. Төшкә кердең син. Гүя арабызда... Коточыргыч Куркынычлы төшләр күрдем мин. Земфира. Ышанма син ялган саташуга.
70 
 
 
' ’ Алеко, Аһ, -ышанмыйм хәзер бернигә: Төшкә, татлы ышандыруларга, Хәтта, синең, йөрәк тибешенә. 
Карт. Ни турында болай, шашкан егет, Уйланасың, авыр сулыйсың? Монда кеше азат, күк болытсыз, Кызлар матур, нигә җылыйсың? Ташла, сагыш харап итәр сине. Алеко. Нишлим, ата, ул бит сөйми мине. Карт. Тынычлан син, дустым; ул сабый күк, Аңлашылмый аңа агълавың: Синең сөюең тирән һәм сагышлы, Ә йөрәге алчак аларның. Күрәсеңме әнә ерак күктә Ирекле ай йөзә; нурларын. Тигез сибә барлык табигатькә, Ялтыратып болын-кырларын. Бер болытка кереп яшеренә дә, Чолгап, ала аны яктыга, Әнә күчә йөзеп икенчегә, Аннан тагын читкә атлыга. Тик күрсәтеп күктә бер урынны: «Туктал шунда!» дияр кем аңа? Кем боера алыр яшь йөрәккә: «Берне сөй, дип, мәңге ташлама!» Тынычлан! Алеко. Ул ничек сөя иде! Назлы башын куеп алдыма, Сахраларның тыныч төннәрендә Була иде минем янымда! Сабый бала кебек шатлык тулы Сүзләр сөйләп җанга ягымлы, Я иркәләп, назлап бер минутта Җуя иде уйны, кайгыны! Ә соң хәзер? Салкын ул миңа, Хыянәтче, алчак Земфира! Карт. Тыңла, сөйлим мин бу урында Бер хикәя үзем турында. Күптән инде; әле ул вакытта Москаль * янамады Дунайга. (Күрәсең мин тагын кайтам кире ф Москаль — москвалы, рус мәгънәсендә.- Иске хәсрәт, иске уйларга).. Таш коймалы биек Аккерманнаң Паша хөкем йөртте Боҗакта Курка идек анда без. солтаннан; Мин яшь идем әле ул чакта; Шатлык кайный иде җанга тулып Бәхет (сыймый иде эчемдә, Чал 
кермәгән иде әле» ул чак Минем кара бөдрә чәчемдә. Күп матурлар арасында бер кыз Бар иде нәкъ кояш шикелле, Озак карап, сөеп йөрдем аны, Ахырында булды минеке. Аһ, яшьлегем бик тиз чагылып үтте, йолдыз кебек җитез атылды! Гыйшкым исә аннан да тиз бетте: Минем Мариуламның мәхәббәте Тик бер генә елга тартылды. Бер вакытта шулай, ерак түгел Кагул суларының янында, Без очраштык чит бер табор белән; Алар безнең мәйдан алдында — Тау буенда чатыр кордылар, Ике төнне бергә кундылар. Ә өченче төндә кузгалдылар, Сабый кызын ташлап калдырып, Мариулам китте алар белән. Мин йоклыйм; таң атты яктырып; Уяндым: тик, дустым юк янымда! Эзлим, дәшәм — эзе калмаган. Ә Земфира ярсып җылый, сагына, Мин дә .күз-яшь түктем шул заман!.. Шуннан бирле барлык җир кызлары Салкынланды миңа, тыңла син1, Ку}з карашым алар арасыннан Бер вакытта эзләмәде тиң, Шуннан бирле тыныч ялгызлыкны Беркем белән бүлешмәдем мин. Алеко. Ник кумадың, ашыкмадың соң син Эзләп аның качкан сукмагын. Ерткычларга, аңа — мәкерлегә Нигә хәнҗәр белән сукмадың? Карт. Ни мәгънә соң? Яшьлек коштан да хөр, Кем богаулый алсын сөюне? Вакыты белән һәркем шатлык таба; Киткән бәхет кайтмый тик кире. Алеко. Юк, мин андый түгел, һич дәгъвасыз
71 
 
 
Хакымнан ваз кичмәм, чигенмәм, Яки үч алудан тәм табармын.. А, юк! Әгәр диңгез читендә Ярда тапсам гафил дошманымны, Мин ант итәм, кызганмый зәррә † Ул явызны тибеп төшерер идем! Упкыннарга, төпкә-тирәнгә. Ачы көлеп мыскыл итәр идем Уянганда кинәт куркуын. Көлке булыр иде миңа аның Чәчрәтүе диңгез дулкынын. 
Яшь чегән. Тагын тик бер генә тапкыр үбим! Земфира. Вакыт, ирем усал һәм көнче. Чегән. Тик бер генә, саубуллашу өчен. Земфира. Сау бул, китәм, тиз—ул килгәнче. Чегән. Әйтче, кайчан тагын кавышырбыз? Земфира. Бүген төнлә, курган артында —• Теге каберлектә, ай югалгач. Чегән. Алдыйсың бит! Килмисең анда. Земфира. Киләм, бәгърем, кач тиз—ул мон- . да! I * ’ ek * Йоклый Алеко. Тик 1аның уе Тонык хыялларга чуалган, Көнләү хисе белән кулы капшый Караңгыда, шашып уянган Хәлдә таба салкын урын гына — Дусты ерак китеп югалган... Калтыранып күтәрелә, тыңлый... Бер тавыш юк. Кинәт куркына, Бер эссе, бер салкын булып китә, Чатырыннан менә ул чыга, Үтә арбаларны, к у р к ы н ы ч лы Йөзе аның; тыныч киң кырлар, Төн караңгы; ай томанга баткан, Тик зәгыйфь нур сибә йолдызлар, Чык өстендә сизелерсизелмәс эз 'Сузылып ята курган юлында. Ул түземсез атлый, шомлы сукмак Алып чыгар нинди урынга. Юл читендә торган бер каберлек, ’Аксылланып алда күренә, Шунда тарта                      † Зәррә — бер дә, бер тамчы да. 
хәлсез аяклары, һәм омтыла сизенеп күңел дә, Калтырана тезе, иреннәре. Атлый... Кинәт... Әллә төшме бу? Бу хурланган ялгыз каберлектә Якын гына ике шәүлә күрә, һәм ишетә әкрен сөйләшү. 1— тавыш. Вакыт үтте’. 2— тавыш. Тукта! 1— тавыш. Җитәр, бәгърем. 2— тавыш. Юк, юк! Тукта, таңны көтик без. 1— тавыш. Бик соң инде. 2— тавыш. Куркып сөясең син, Бер минутка! 1— тавыш. Харап итәсең син. 2— тавыш. Тик бер генә... 1—тавыш. Әгәр мин юкта Уянса ул... Алеко. Әйе уяндым мин. Кая? Ашыкмагыз монда да бит Яхшы сезгә — бу гүр янында. Земфира. Кач, кач, югал, дустым! Алеко. Тукта, тукта! Кая? Чибәр егет, ят шунда! (Аңа пычак белән чәнчә). Земфира. Алеко! Чегән. Аһ, үләм!
72 
 
 
 
Земфира. 
Алеко! Син үтерәсең аны! Кара ничек Кан чәчрәгән өстең-битеңә! А, нишләвең синең? Алеко. 
Берни дә. Меңә хәзер аның гыйшкы белән Сулыш алу синең иркеңдә. Земфира. Җитәр, юк каушамыйм, мыскыл итәм, Куркытудан синең көләм мин, Үтерүеңә каргыш — ләгънәт укыйм. Алеко. Үлче син дә! (Аңа чәнчә) 
Земфира. 
Сөеп үләм; мин. 
I«I 
Яктырып таң атты, көнчыгышта Нур балкыды. Алеко шунда. Канга баткан килеш пычак тотып, Тын утыра кабер ташында. Үтерүченең йөзе куркынычлы, Ике мәет ята каршыда. Борчылып һәм каушап Алеконы Әйләндереп алган барсы да. Мәетләрнең күзләреннән үбеп, Хатынкызлар уза яшьләр түгеп. Ерак түгел кабер казыла, һәлак булган кызга күзен тегәп Карт утыра ялгыз газап чигеп, Хәрәкәтсез тынып кайгыда. Менә мәетләрне күтәрделәр, һәм кабергә алып бардылар. Дымлы җирнең салкын кочагына Гашыйкларны бергә салдылар. Алеко... Ул карап торды читтән. Күмү инде бетте дигәндә, Тавыш-тынсыз әкрен иелде дә һуштан язып ауды чирәмгә. Карт болай дип шунда сүз башлады: «Кит син горур кеше — һавалы! Без кыргыйлар, бездә юк кануннар,
Юк җәзалау, үлем газабы, Сыкрау һәм кан кою кирәк түгел- Тик үтерүче белән торырга Теләмибез. Ә син омтыласың Үзең генә азат булырга; Тумагансың бездә яшәр өчен — Тиң тү|гелсең кыргый иреккә, Без тын, яхшы җанлы; тавышың синең Курку салыр безнең йөрәккә. Кит арадан, үткен усал син. Кичер! Сиңа тыныч көн телим, — 
Диде. Шаулап күчмә табор шунда Күтәрелде шомлы урыныннан һәм югалды күздән еракларда. Тик ялгызы калды болында, Иске келәм япкан сыңар арба, Мәрхәмәтсез дала куйнында. Шулай кайчак көзге таң алдында, Томан баскан салкын кырлардай Күтәрелә соңгы торналар, Җылы якка, ерак юлларга. Сыңар торна кала, авыр аның Сунарчыдан алган ярасы, Ул талпына, оча алмый ләкин Каерылган аның канаты. Караңгы төн килде; ә арбада Ут алмады кем дә бу төндә, Йокламады беркем таңга кадәр, Өсте ябык арба эчендә. 
ЭПИЛОГ Серле бер көч белән: җанландыра Җырлар минем тонык ядымда Я шатлыгын үткән көннәремнең, Я кайгысын сөйләп тагын да. Сугышларның дәһшәт тавышлары Озак яңгырап торган бу илдә, Әмер биреп Истамбулга чикне Рус күрсәтеп биргән бу җирдә, Безнең ике башлы бөркет шаулый Горурланып узган данына; Шушы урыннарда мин юлыктым, Борынгы яу далаларында, Кәрванына юаш чегәннәрнең — Тыйнак ирек балаларына. Сәхраларда ялкау чегәннәргә Еш ияреп йөрдем, тагын да Авыз иттем: гади ашларыннан һәм йокладым учак янында. Сөйдем юлда шаулы шат җырларны Кәрван әкрен барган чагында, һәм ягымлы исемен Мариуланың Кабатладым озак аңымда.. 
73 
 
 
Ләкин бәхет сездә дә юк җирнең— Табигатьнең ярлы уллары! Сезнең ертык чатырларда газап йокысыннан арыну булмады, Күчмә илегезгә сахраларда 
Бәлаләрдән котылу бер дә юк, Кайда барсаң анда шомлы дәһшәт, һәм язмыштан узмыш җирдә юк. 
Нури Арсланов тәрҗемәсе.
 
 
 
 
ЭПИГРАММАЛАР АЛЕКСАНДР ПАВЛОВИЧЛАРНЫҢ ИКЕСЕНӘ Романов‡ һәм Зернов§ бер-берсенә Охшаганнар зур охшаш белән. Зернов, син аксыйсың аяк белән, Ә Романов аксый баш белән. Охшатуны очлап куяр өчен Табармынмы берәр сүз монда? Тегесе борынын кухняда җимергән, Монысы — Австерлиц янында. 
АРАКЧЕЕВКА** Бөтен Россияне иңрәтүче, Губернаторларны миңрәтүче, Киңәш йортында ул өйрәтүче, Падишага — дус һәм бер туган, Эче ачу һәм үч белән тулган, Акыл, тойгы, намус аңа ят!.. Кем соң ул—«Бер сүзсез буйсынган»? Ярты тиен тормас бер солдат. БАРАТЫНСКИЙГА БЕССАРАБИЯДӘН Бу ил даласыман киң һәм олы, Мөкатдәс, ул шагыйрь җанында.- Ул макталган Державин җырында һәм рус даны белән ул тулы. Әле һаман Назон шәүләсе Эзли биек Дунай ярларын; Аполлон һәм муза моңнары Тарта аны үзенә һәммәсе. Мин еш кына аның белән гизеп, Ярда йөрим айлы һәр төнне, Әмма тере Овидием итеп, Кочар идем, дустым, мин сине. Әхмәт Фәйзи тәрҗемәләре