МИРСӘЙ ӘМИРНЕҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ
Мирсәй Әмир иптәшнең әдәбият өлкәсендә эшли башлавына егерме елдан артты инде. Шул вакыт эчендә ул күп кенә хикәяләр, повестьлар һәм пьесалар бирде һәм шактый катлаулы иҗат юлын үтте. Иҗатының беренче елларында Мирсәй Әмирдә натурализм йогынтысы көчле булды, үзенең байтак хикәяләрендә ул, совет кешеләренең төп сыйфатларын чагылдыру уры»- нына, тормышның әберчәберендә казыну белән һәм, укучыны күбрәк «көлдерү» теләгенә бирелеп, совет кешеләренең һич тә характерлы булмаган якларын күпертеп күрсәтү белән мавыкты. Хәтта аның аерым әсәрләрендә совет чынбарлыгын һәм сыйнфый көрәшнең барышын бозып күрсәтүләр дә очраштыргалады. Табигый, аның мондый әсәрләре («Пар күгәрчен» һ. б.) укучы тарафыннан большевистик тәнкыйть утьнна эләктеләр. Ике төрле язучылар була. Берәүләр, талантлары белән масаеп, үзләрен тәнкыйтьтән өстен саныйлар, һәрбер тәнкыйтькә җәберсенеп карыйлар, имештер, ризасызлык белдерүче укучылар һәм тәнкыйтьчеләр аларньг аңлый алмыйлар... Мондый тип язучылар, билгеле, бездә сирәк очрыйлар (ләкин сирәк булса да очрыйлар), чөнки тәнкыйтьне дошман күрү совет кешеләре өчен ят нәрсә, үзеңне тәнкыйтьтән өстен санау — халыктан аерышу билгесе. Шуңар күрә дә мондый «талантлар» үсә алмыйлар, бер урында таптаналар һәм, ниһаять, корып калалар. Икенче төр язучылар — чын совет язучылары — барыннан да элек укучы фикеренә, аның тәнкыйть авазына колак салалар, үзләренең җитешсезлекләрен бетерү өстендә намуслы рәвештә, большевикларча эшләп, һаман алга баралар. Мирсәй Әмирнең иҗат юлы, менә шул яктан караганда, матур бер үрнәк булып хезмәт итә. «Сайланма әсәрләр» †† дип аталган калын китабы укучыда шатлык тойгысы тудыра. Җыентыкка автор үзенең икө повестен («Атыйдел» белән «Безнең авыл кешесе»н) һәм ике пьесасын †† Мирсәй Әмир. СайлатЛ. әсәрләр. Тат- rot издат, 1948. Редакторы М.. Шамов. 392 бит. Бәясе 16 сум 75 тие^. («Миңлекамал» белән «Тормыш җыры»н) керткән. Бу әсәрләр язучының иҗат йөзен шактый тулы яктырталар, һәм алар барысы да авылда социализмның җиңүе, колхоз төзелешенең ныгуы өчен көрәш темасына багышланганнар. «Агыйдел» повестенда сүз нэпның соңгы елларында авылда нык кискенләшкән сыйнфый көрәш турында бара. Бер яктан, авыл ярлылары, Имәлнләр һәм Ибрайлар, нужадан һәм михнәттән котылу өчен бердәнбер юл — авыл хуҗалыгы артельләренә берләшү икәнлеген, ачык аңлый башлыйлар; икенче яктан, Тәкъвә Сәхәүләр, битлек кигән Низамыйлар бөтен көчләре белән моңар аяк чалалар. Шәһәрдән кайткан комсомолецлар колхоз төзүдә инициаторлык һәм агитаторлык ролен уйныйлар. Дошман җиңелә. Колхоз төзелә һәм шушы беренче колхозга күрше совхоздан ярдәмгә трактор килә. Бу повестьта Мирсәй Әмир оста художник каләме белән авыл табигате картиналарын тасвир итә, шактый уңышлы рәвештә татар һәм
120
башкырт авылларындагы көнкүрешне чагылдыра һәм шул чор өчен характерлы булган күп кенә типларны бирә. Әсәрне укыганда, иске тормышның, кулакларның инде үлемгә хөкем ителгәнлеге, Имәлп- ләрне һәм Ибрайларны колхозда бәхетле тормыш көткәнлеге үзеннән үзе аңлашылып тора. Комсомолецлар ярдәмендә батрак Күчәрбайның сыйнфый аңы үсүе һәм аның, кулак тырнагыннан котылып, совхозда эшче булуы, ышандырырлык итеп, бик оста бирелгән. Күчәрбайның сеңелесе Артыкбикә Иделбаева да әсәрдәге иң җанлы типларның берсе. Әле яңа үсеп җиткән яшь кыз булуына карамастан, үз башыннан күпне кичергән инде ул. Аны «тәрбиячеләр» 13-14 яшендә үк иргә бирергә булып, • туй үткәрәләр. Элекке заманда булса, мондый туй бик шома үтеп китәр иде. Ләкин совет шартларында инде, гәрчә авылда кулаклар йогынтысы әле бик көчле булса да, мәсьәлә бөтенләй башка төс ала. Артыкбикә, ир колы булырга теләмичә, качып китә, һәм комсомол оешмасы аны укырга җибәрә. Без инде аны, шул вакыйгадан соң дүрт ел узгач, авыл хуҗалыгы техникумыннан каникулга кайткан чагында очратабыз. Артыкбикәне авылның ярлы катлау хатын-кызлары арасыннан үсеп килүче яшь кадрларның беренче карлыгачларыннан дип санарга була. Әсәрдә сыйнфый дошман вәкилләре дә, шул чор өчен характерлы сыйфатлары белән, җанлы тип итеп бирелгәннәр. Язылу датасы буенча түгел, бәлки вакыйгаларның агышы буенча, «Агыйдел» повестена «Безнең авыл кешесе» ялганып китә. Бу әсәрдә инде без авылда колхозлашу киң тамыр җәйгән һәм сыйнфый дошман үзенең көрәш методларын үзгәрткән чорны күрәбез. Мәкерле дошман Миргали үзе колхоз «оештыручылар» арасына килеп тыгыла, колхоз председателе булып ала, хәтта партия сафларына кандидат булып та үтә. Ләкин ул фаш ителә; партиядән чыгарыла һәм бүгенме, иртәгәме кулга алынуны көтеп яши башлый. Икенче авылдан килгән чыныккан һәм тәҗрибәле коммунист
Бикташев, җНи, сызганып колхозны юлга салу эшенә тотына, авылның ярлыларың Һәм урта хәллеләрен хезмәткә дәртләндерә. Миргали «эзсез генә» югалырга уйламый. Үз кешеләренә соңгы инструкцияләрне бирә, колхозда, корткычлык эшләрен дәвам иттерергә тели ул. Крестьяннарның зарарлы һәм ялгыш булган иске тойгыларың ныграк кабындырырга, колхозчы интереслары белән дәүләт интереслары арасында каршылык бар дип күрсәтергә һәм шулай итеп колхоз- эшләрен чыгырыннан чыгарырга, — Миргалинең тактикасы менә шундый. Ләкин ул үзенең исәп-хисапларында ялгыша. Колхозның ат караучысы Сабир агай, үзе Мирга-' лидән «яхшылыклар» күргән кеше булса да,, аның корткычлык оештыруын Бикташевка барып сөйли, һәм Бикташев, колхозны тагын да ныгыту өчен, моңардан бик оста файдалана. Повестьның күләме кечкенә булуга карамастан, аны, бер дә икеләнмичә, авыл хуҗалыгын социалистик рельсларга күчерүнең беренче чорын уңышлы чагылдыра торган әсәрләрнең берсе дип әйтергә мөмкин. Үзенең бөтен җаны-тәне белән партия эшенә, авылда социализм төзү эшенә бирелгән коммунист Бикташев, гәрчә һәрьяклап сурәтләнгән булмаса да, укучыны ышандырырдай көчле образ булып, күз алдына килеп баса. Элекке басмалардагы кайбер кимчелекләрнең, мәсәлән, Бикташев өчен характерлы булмаган һәм ялгыш фикер аңлата торган кайбер сөйләнүләрнең, бу басмада бетерелгән булуы әсәрнең кыйммәтен тагын да арттыра төшкән. Җыентыкка кергән пьесаларның һәр икесе Бөек Ватан сугышы елларында колхозчыларның тылда күрсәткән хезмәт батырлыкларын чагылдыра һәм аларның һәр икесе дә төп геройларының хатын-кыз
121
лардан булуы белән, колхозларда хатынкызларның ничек үсүләрен күрсәтү белән характерлы. Коммунистка Миңлекамал райком секретаре Гыйльманов яиына килә һәм аңар үзенең теләген белдерә: — Мине «Яшел алан» колхозына председатель итеп тәкъдим итүегезне сорыйм,—ди ул. Миңлекамал өстән уйлаучан яки карьерага омтылучан бер хатын түгел. Киресенчә, ул уз өстенә алган эшне һәрвакыт намус белән башкару чы, тө к әнмә с э н ерг ияле большевик. Сугыш чорының авыр шартларында ул, үз Ватанын барлык нәрсәдән артык сөюче совет патриоты буларак, иң артта калган бер колхозда җитәкчелек итүне уз өстенә ала һәм бөтен авырлыкларны җиңеп чыга. Миңлекамал җиңә. Чөнки ул үзенең эшендә партия линиясен тормышка үткәрә һәм үз тирәсенә колхозчылар массасын туплый белә. — Аксакалларга акыл бирү өчен мин яшьрәк кеше. Шулай да үпкәм зур сезгә, бабайлар! — ди ул, колхозның артта калуында картларның да гаепле икәнлеген аңлата һәм аларны актов эшкә тарта. Үзенең көчле характеры һәм авырлыклар алдында калтыранмау- чан корыч ихтыяры белән Миңлекамал укучының һәм тамашачының мәхәббәтен казанды. «Тормыш җыры» пьесасында автор совет чынбарлыгының дәртле җырын яңгыратырга һәм иң авыр сынау минутларында да бу җырның өзелеп, тынып калмавын күрсәтергә омтыла. Бу җыр — тирән патриотлык җыры, үзебезнең чиксез гүзәл һәм тиңсез кодрәтле бөек Ватаныбызны сөю җыры. Бу җыр — совет кешеләренә хас булган күркәм сыйфат- ларны мактау һәм данлыклау җыры. Тик социализм илендә генә һәрбер намуслы гражданинның бәхетле тормышы тәэмин ителгән. Тик социализм илендә .генә нык һәм ышанычлы нигезгә корылган семья бар. Чөнки бездә һичберкем капитализм илләрендәгечә эшсез һәм ач калу куркыньпчы астында яшәми, бездә балаларның бәхетле үсүе өчең, һәр кемнең өзлексез алга баруы өчен барлык шартлар тәэмин ителгән. Менә шуңар күрә дә бездә үзеңне, гомер иптәшеңне һәм балаларыңны сөю тойгылары, туган илне сөю тойгылары белән бергә үрелеп,
гөрләп чәчәк аталар. Пьесадагы рифмага һәм көйгә салынган сүзләр генә түгел, бәлки «проза» беләи язылган күп кенә урыннар да аны «Тормыш җыры» дип әйтергә нигез бирәләр. Фашистларга карата чиксез нәфрәт, туган илгә карата тирән мәхәббәт совет кешеләрен хезмәт батырлыкларына канатландыра, — җыр булып яңгырый бит бу! Колхозда үскән гади бер татар хатыны гектарыннан 50 центнер уңыш алу турында хыял итә — һәм алыр да, — җыр булып яңгырый бит бу! Миңлекамал да, Фатыйма да әдәбиятыбызда һәм сәхнәбездә гәүдәләнгән иң алдынгы татар хатын- кызлары образлары җөмләсенә керәләр. Бу әле, билгеле, җыентыктагы пьесаларның җитешсез яклары юк, дигән сүз түгел. Мәсәлән, безнең к араш-ыбы зча, «Тор мыш җыры» ны н эпилогы пьесага бернәрсә дә өстәми. Берлинны алуда батырлыклар күрсәтеп Советлар Союзы Герое дигән зур исем белән бүләкләнгән Басыйрны «фашист калдыкларының почмактан атып үтерүләре» турында аянычлы хәбәр ишетү әсәрне йомгаклау өчен уңышлы бер момент түгел. Фатыйма өстенә мондый яңа сынау җибәрүнең логик яктан да, художество таләпләре ягыннан да зарурлыгы юк. Шулай ук аспир-ант Фәритнең Фатыйма тирәсендә артык бөтерелеп йөрүе, эш белән мавыгасы урында «гыйшык уты» дөрләтергә тырышуы күңелгә бер дә ошамый. Иптәш кызы Халидәнең Фатыймага: «Шундый яхшы кешеләр бар... Онытырга тырыш» дип (378) ишарәләр ясавы Фатыймага да, Халидәгә дә беркадәр күләгә төшерү була. Илебездә коммунизм төзү өчен барган бөек көрәштә актив катнашуны төп мәксат ит^А уйган язучы үзенең иҗатындагы аерым әсәрләрендәге кимчелекләрне, бетерү өс
122
тендә өзлексез эш алып бара. Бу мәсьәләдә дә без бөек рус халкының иң алдынгы язучыларыннан үрнәк алырга тиешбез. Мирсәй Әмирнең хәзергә кадәр язылган әсәрләре арасында иң күренеклеләрдән булган «Агыидел» повестенда принципиаль бер җитешсезлек бар: анда партия җитәкчелеге һич тә канәгатьләнерлек күрсәтелмәгән. Авылга шәһәрдән комсо- молецлар кайталар да, колхоз төзеп һәм «сүндерми саклагыз» дип ут биреп калдыралар. Ә колхоз төзүдә партия оешмасының җитәкчелек роле тиешенчә бирелми. Волком секретаре Аязгуловның (әсәрдән аңлашылуынча, яхшы коммунистның) «җитәкчелеге» совхозга барып өйрәнергә киңәш бирүдән узмый — Аязгулов үзе масса арасында бөтенләй күренми. Ильяслар кайткан авылда ул чагында бер генә коммунистның да булмавы мөмкин. Ләкин колхоз төзелешенең партия җитәкчелегеннән башка башланып китүен күз алдына китерүе һич тә мөмкин түгел. Колхоз төзелеше башланган елла,рда авылларда Бикташевлар аз түгел иде инде. Шулай ук колхоз төзелешенең беренче чорында партиянең шәһәрдән җибәрелгән вәкилләре дә зур роль уйнадылар. Язучының аерым әсәре аның иҗатымдагы теге яки бу чорны чагылдыру хезмәтен генә үтәми, бәлки,- ниндидер бер күләмдә, илебездә социализм төзүнең аерым чорларын, аерым моментларын да чагылдыра’ Димәк, әсәрнең кыйммәте шул чагылышның дөреслек дәрәҗәсенә бәйләнгән була. Үзенең иҗат эшен- ; дә большевистик таләпчәнлек күрсәтүче Мирсәй Әмир бу моментка игътибар итәр дип ышанабыз. Талантлы язучының иҗат юлын күздән үткәрү шулай дип ышанырга мөмкинлек бирә.