Логотип Казан Утлары
Публицистика

МЕХАНИК


 «Серов» исемле буксир күп еллар буе Иделдә иң начар эшләүче пароход булып килде. Әллә инженерлар ялгышканнар^ әллә бүтән бер сәбәптән — анысын хәзер аныклап әйтүе читен, — пароход казанында пар тиешле басымга күтәрелми, шуның аркасында буксир барлык куәтенә эшли алмый иде. Бик куп механиклар пар казанының бу кимчелеген бетерү юлларын эзләп караганнар. Ләкин рәтле нәтиҗәгә ирешә алмыйча, кул селтәп,- бүтән берәр пароходка күчү ягын кайгыртканнар. Үткән елгы навигация башланыр алдыннан «Серов»ка яңа, механик — Ефим Федотов килде. Ул озын буйлы, таза гәүдәле, киң җилкәле^ утыз биш яшьләр чамасындагы кеше иде. Механикларның еш кына алмашынуларына гадәтләнеп беткән капитан аны нәүбәттәге алмашынучыларның берсе итеп кенә каршылады. Машинистлар, кочегарлар яңа механикның һәр адымын күзәтеп тордылар. Аларга кызык иде: янәсе бу механик ничә көн эшләр икән? Башта ук яңа механикның күп сөйләргә яратмавы күренде. Ул машинаның һәр кисәген капшый, әле бер, әле икенче рычагын тартып
83 
 
 
карый, кулларын пычратудан курыкмыйча, форсункаларны ача иде. Кемдер яңа механикның бу эшенә, — күрдек инде без синең кебекләрне, шулай килеп капшанган булалар да, китү ягын карыйлар,—дигәнсыман сызгырып куйды. Федотов исә башын да күтәрмәде. — О-о, каты нервалы икән, — дип уйлады кочегар һәм иптәшенә күз кысып, каш сикертеп алды. Үзәк валның подшипникларын тикшергән чакта, Федотов артына борылып, цилиндр янында басып торган майлаучыларның берсен бармагы белән үз янына чакырып, кулындагы линейкасы белән валга төртеп күрсәтте. — Тотып карагыз. Майлаучы кулын ут шикелле кызу подшипник өстенә куйды да -тиз генә тартып алды., — Моның өчен кем җавап бирәчәк? Подшипник хәзер эреп төшәчәк бит! Механизмнар белән танышып чыккач, яңа механик үзенең беренче ярдәмчесе Гарифуллинны алып, палубага чыкты. Кояшлы көн иде. Идел өсте беленер-беленмәс кенә шадралана. Яр буйлары куе яшеллек белән капланган. Буксир өстендә, суга тияртимәс, акчарлаклар оча. — Монда эш пар казанында гына түгел, эш кешеләрдә, — диде механик каядыр еракка карап. — Команда «Серов»ның начар эшләвенә күнеккән, эшне яхшырту турында кайгыртуны бөтенләй ташлаган. Безгә синең белән кешеләрдән башларга кирәк, иптәш Гарифуллин. Әгәр алар «Серов»та яхшырак эшләргә мөмкин икәнлеккә ышансалар — эш бик тиз алга китәчәк. Әлбәттә, иң башлап без үзебез үрнәк күрсәтергә тиешбез. — Бездә механизмнарны аерым кешеләргә беркетү гадәте юк, — диде Гарифуллин күзләренә төшкән чәчләрен артка сыпырып. : — Ник ЮК? I ’ i -- Әллә тагы. Элек электән шулай килә. Кич белән пароход туктаган бер аРада яңа механик команданы ки- нәщмэгэ чакырды. Алар машина бүлегендә җыелдылар. Федотов механизмнарны аерым кешеләргә беркетү турындагы) карарын гына әйтергә уйлаган иде. 
Ләкин киңәшмә киңрәк төс алды. Механикның беренче ярдәмчесе җирән чәчле Гарифуллин, югарыга менә торган тимер баскычка сөялде дә, кесәсеннән папиросын алып, тартырга кереште. Аннан бераз сулдарак, машина бүлегеннән кочегаркага чыга торган ишек бусагасына механикның икенче ярдәмчесе Моисеев утырды һәм бармакларындагы мазут тапларын чүбек белән сөртергә кереште. Калганнары шулай ук төрлесе төрле механизмнар тирәсендә үзләренә урын тапканнар иде. Өлкән механик зәңгәр күзләрен командага текәп,- ашыкмый гына әйтте: — Механизмнарның ярым ташландык хәле һәммәбезгә дә ачык күренеп тора. Тикшерә башлагач, аларньпң берсе өчен дә җаваплы кешенең юклыгы беленде. Мондый җавапсызлыкны бетерү теләге белән мин барлык механизмнарны аерым иптәшләргә беркетәм. Әйтик, иптәш Гришинга өч цилиндр беркетелгән икән, ул аларның төзеклеге өчен үзен җаваплы сизәргә, аларның һәрвакыт тоткарлыксыз эшләүләрен тәэмин итәргә тиеш. Аңлашыламы? Өлкән механиктан соң,- беренче булып сүзгә керешүче Гарифуллин: — Аңлашуын аңлашыла, — диде, — гомумән, мин ул фикерне үзем дә кирәкле саныйм. Ә инде безнең шартларга килгәндә, әһәмиятсез чара дип әйтергә тиешмен... Чөнки безнең бәла машинада түгел, ә пар казанында. Ул кирәкле парны биреп җиткерә алмагач, машина белән генә әллә ни эшләп булмый. Механикның икенче ярдәмчесе Моисеев аңар каршы төште. — һаман шул бер балык башын чәйнисең, иптәш Гарифуллин. Синең бу сүзләрең башкаларның да күңелен эштән биздерә.—һәм механизмнарга якынрак килеп, шатун бармагы очына тимер шпонка урынына кагылган агач чөйне, бертуктаусыз пар чыгарып торган сальник һәм клапаннарны күрсәтеп узды). —- Ансыз да аз парның 15 процент
84 
 
 
лабы менә шушы клапан һәм саль- никларда әрәм була. Пар казанымның күп кенә урыннарында, изоляциясе кубып беткән, шуның аркасында күпме җылылык югала... Мин үзем дә башта синең кебегрәк уйлыйдыр идем. Ләкин безгә яңа иптәш килде. Ул безгә күп нәрсәне ачып бирде. Хәзер миңа оят. Минемчә, җиңнәрне сызганып эшкә керешергә кирәк. Алдыбызга максат итеп, «Серов»ны Идел флотилиясенең алдынгы пароходлары рәтенә чыгаруны куйыйк. Шуннан безнең эш җайланыр дип уйлыйм. — Иптәш Моисеев бик дөрес әйтә, — диде Федотов киңәшмәне йомгаклап,—тырышырга, җиң сызганып эшләргә кирәк. Әгәр бердәмлек белән тырышсак, барсын да булдырырбыз. 
I *4»*' Иделдә җәйге төннәр кыска була, лар. Бер яктан шәфәкъ кызыллыгы сүрелергә өлгерми, икенче яктан таң ата башлый. Таң алдыннан төн караңгылана төшә, күктә йолдызлар яктырак балкыйлар һәм, мачта, очындагы сигнал лампасы белән бер биеклектә генә кебек күренәләр. Әйләнә-тирәдә тирән тынлык. Тик пароход көпчәге канатларының суга бәрелүләре һәм алар кузгаткан дулкыннарның гөрләүләре генә ишетелә. Су өсте акрынлап яктыра бара. Башта буксирга тагылган салның борыны гына, бераздан иртәнге аксыл томан эченнән бер километрдан артыкка сузылган койрыгы да күренә башлый. Төнге вахтаның эшен карап чыкканнан соң Ефим Федотов машина бүлегеннән күтәрелеп, алгы палубада утырырга, караңгы төн урынына якты таң тууын күзәтергә ярата. Мондый вакытларда үтелгән тормыш юллары, киләчәкнең тагын да матуррак күренешләре күз алдына килеп басалар. Әле кайчан гына ул хәрби диңгез флотыннан Иделне сагынып кайткан иде. Пароходчылык идарәсенә эш сорап баргач, аны «Серов» исемле буксирга өлкән механик итеп җибәрергә теләкләре барлыгын әйттеләр. *— Әлбәттә, кыенлыклардан ку- рыкмасагыз, — дип өстәде кадрлар бүлеге мөдире. — Фронттай кайткан 
кешегә ялганлар хәлем юк, «Серов» иң артта сөйрәлүче буксир. Аның казаныннан зарланалар. Мин, әлбәттә, бу турыда күп сөйли алмыйм. Баргач, үзегез күрерсез. Ефим Федотов килгән көннән башлап пар казанын өйрәнергә, аның яну камерасындагы кимчелекләрне эзләргә кереште. Сәгатьләр, вахталар буе ул кочегаркада булды. Мазутны төрле куәт белән сиптереп тә, һаваның яну камерасына керемен дә күп мәртәбәләр үзгәртеп карады. Кызу һавада эшләп, ялкын көчен озаклап күзәтүдән аның битләре кызарып бетте. Ләкин төп сәбәпне һич ничек аңлый алмады: мазут тиешле яктылык белән яна, кара төтен булып, тышкы морҗадан һавага да очмый. Ләкин пар тиешле югарылыкка күтәрелми иде. Өлкән механикның бу эзләнүе шактый озакка сузылгач, кайбер ша,ян кочегарлар аннан үзе юкта: — Эшләр җиңеләйде. Өлкән механик безнең өчен үзе эшли, — дип көлгәли дә башладылар. Ә механик һаман эзләнүен дәвам итте һәм, ниһаять, эзләгәнен тапты. Күп тикшеренә торгач, пар казанының яну камерасы кыска, кыздыру мәйданы тар булуы, шуңа күрә ягулык биргән җылылыкның тулысы белән суны җылытуга китмичә, һавага очуы беленде. Көннәрдән бер көнне Федотов, затонда торудан файдаланып, уты сүндерелгән камерага керде. Ул бары тик заклепкаларны гына тик- шермәкче иде. Камерага кергәч, кесәсендәге шәм белән шырпыны алырга дип сузылган арада, караңгыда, камераның арткы стенасына башын бәрде. Арткы стенаның шулай якын булуына гаҗәпләнеп куллары белән стенаны капшап чыкты. Тикшерә торгач, яну камерасында кыөдыру мәйданының казан күләменә караганда куп кечкенә икәнлеге беленде. Ләкин бу җитешмәгән мәйданны1 ничек итеп зурайтырга соң? Бу турыда Федотов күп уйланды. Кайберәүләр өстәмә казан куярга, икенчеләре казанны алмаштырырга ки


 
 цәш бирделәр. Болар бары да дөрес фикерләр, әлбәттә. Ләкин шунысы бар: алариы тормышка ашыру өчен пароходны озак вакытка эштән туктатырга, кыйбат бәяле пар казаны ясатырга кирәк. Алай эшләү кыенлыкны җиңү түгел, киресенчә, җиңелү, аңа юл кую булып чьнга иде. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигәннәр. Озак эзләнә торгач Федотов та бу кимчелекне бетерү юлын тапты. Моңарчы яыу камерасының алгы стенасына ялкын тимичә кала, шуңа күрә ул аз кыза. , Чөнки борыны эчкә сузылган форсунка мазутны камераның түренә генә бөркә дә ул шунда янып бетеп, һавага чыгып китә, камераның алгы өлешен исә рәтләп кыздырмый иде. Моннан котылу өчен Федотов гаҗәп җиңел һәм шул ук вакытта кызык әмәл тапты. Ул затонда яр буенда аунап яткан бер метр озынлыгындагы корыч цилиндрны кочегаркага китертте дә, аны яну камерасы алдына беркетте һәм форсунканы камерадан арткарак этәреп, шул цилиндр эченә урнаштырды. Хәзер форсунка бөркеп торган мазут камерага кергәндә үк дөрләп яна һәм кыздыру мәйданына тоташы белән тигез җылылык бирә башлады. Манометрларның телләре 8 атмосферадан 12 гә күтәрелделәр. Ул көн бөтен команда өчен зур ша»тлыкльи бәйрәм булды. Манометрның моңарчы көч-хәл белән 8 дә торган теле югары күтәрелә башлаганын беренче булып Гарифуллин күрде. Ул үз күзләренә ышанмагандай: — Нәрсә күрәм мин? Әллә чынлап та күтәреләме? — дип туктап калды һәм бераз карап торганнан соң, кинәт дулкынланып: — Күтәрелә, Ефим Степанович, чынлап әй- тәм, күтәрелә!..— дип кычкырды. Бу арада инде башкалар да кочегаркага җыела башладылар һәм манометр теленең күтәрелүен күреп алдылар. Федотов, форсунканың краннарьп белән үзе идарә итеп, мазутны да, парны да бертигез һәм аз-аз гына арттыра! бирде. Ул хәзер ничектер яшәреп киткән кебек күренә: аның хәрәкәтләре җиңеләйгәннәр, мичтәге ялкын шәүләсе төшкән йөзендә дә шатлыклы дулкынлану сизелә иде. — Ефим Степанович, дөресен әйтим, — диде Гарифуллин якын килеп, — башта ышанмаган идем. Чын большевик икәнсең. Рәхмәт, туганкай. Моннан соң мин һәр эштә синнән үрнәк алачакмын. Капитан исә, мыек астыннан гына 
елмаеп, аның кулын кысты, — Әгәр болай барсак, төн урталарында Кама Тамагына җитәрбез... Киләсе рейска авыррак йөк сорап карасак ничек булыр икән?.— диде Гарифуллин. — Әйе, минемчә дә шулай, — диде Федотов. — Мин монда үзебезнең мөмкинлекләрне чамалап караган идем. Ике өлеш артыграк йөк алырга мөмкин хәзер. Кич белән кояш биек таулар артына батканда алгы палубада үткәрелгән гомуми җыелышта Ефим Федотов команданы планны арттырып үтәү өчен ярышка чакырды. Шул көннән башлап пароходта тормыш ничектер матурланып китте. Вахталар үзара ярышып эшли башладылар. Моңарчы башка пароходка күчәргә уйлаучылар да «Серов» белән горурланып, эшләргә керештеләр. Коммунист Ефим Федотов бу уңыш белән генә канәгатьләнмәде, матрослар һәм кочегарлар өчен техминимум курслары оештырды. Кадрлар бүлегеннән: «беренче дәрәҗәдәге дипломлы механик буларак, куәтлерәк пароходка күчерү өчен Сезне пароходчылык идарәсенә чакырабыз», — дигән кәгазь алганнан соң да ул «Серов»та калырга булды һәм аны иң алдынгылар рәтенә чыгарырга сүз бирде. Федотовның сүзе дөрескә чыкты. «Серов» Иделнең алдынгы буксирлары сафына басты һәм көз җиткәндә навигация планын 167 процентка үтәп төгәлләве өчен, аның өлкән механигы Ефим Степанович Федотов пароходчылыкның Почет тактасына теркәлде