ХАЛЫК СУДЬЯСЫ
Зәйнәп башта аңламый торды әле: ул асрау булып хезмәт иткән Астрахань кибетчесенең өендә ни өчең кинәт кенә шундый ыгы-зыгы купты икән? Сәүдәгәр һәм аның хатыны, Зәйнәпкә шундый күз белән карыйлар, ул карашта бер үк вакытта нәфрәт тә, ялагайлык та, курку да чагыла төсле... Сәүдәгәрнең әтисе-әнисе дә, аның хатынының әтисе-әнисе дә, хатынының сеңелесе дә, абыйсы да, аның хатыны да, абыйсының хатынының апасы да... кыскасы — Зәйнәптән ашарга хәзерләтеп, ашагач чүпләрен җыйдырып яшәүче егерме баш сәүдәгәр семьясы членнарының барысы да Зәйнәпкә хәзер шулай карыйлар. Искитәрлек бернәрсә дә булмады бит әле, бары тик кемнәрдер ишекне генә шакадылар. Аларның ишеген шакаучылар аз булмый, ә мондый сәер хәл тумый торган иде. Сәүдәгәрнең хатыны Зәйнәпне ашыктыра. Үзенең башыннан яңа яулыгын, кунактан кайткач салып куйгаң читеген бирә: — Тиз бул, киен! Кеше күзенә күренгәндә үзеңне әдәм рәвешенә кертергә өйрәнергә вакыт. Син бит инде җиткән кыз... Зәйнәп киенә-киенә уйлый: әле бүген генә ул кибет идәнен юарга төшкән иде. Кибет шүрлекләре матур аяк киемнәре белән шыгрым тулы. Ике приказчик, идәннең юган читенә күчеп, Зәйнәпнең ертык ботинкаларына карап сүз башладылар: — Зәйнәп, нигә хуҗадан бер пар яңа ботинка сорамыйсың? — ди яшерәк приказчик. Картырагы Зәйнәп өчен җавап бирә: — Нигә сорасын, бирмәячәге алдан ук билгеле бит. — Уйнама,—ди яшерәге, аңар хуҗа, хатыныннан калган аллы-гөлле аяк киемнәре эләгә торгандыр әле. — Әйе, эләгә торгандыр, башына... Картның бу ирониясе Зәйнәпнең күзләрен яшь бөртекләре белән чылата, чөнки 11 яшьтән алып төрле байларда хезмәт итеп үткән гомердә аяк киеме аяктан бигрәк башка эләгә торган иде шул... Зәйнәп киенеп беткәч, ишек ша- каучыны кертәләр. Ул совет-партия мәктәбе укучысы икән. Мәктәп үз участогына, кергән өйләрдә эшләүче бөтен батракларны учётка алып, аларның аң-белемнәрен күтәрүне, аларны укырга-язарга өйрәтүне үз өстенә алган икән. Бу кеше дә беренче дәреснең кайчан, кайда булачагын әйткәч, Зәйнәптән: — Барырсыз бит? — дип сорый. Зәйнәп җавап бирмәс борын хуҗаларга карый. Хуҗа, хатыны ялагайланып: — Барыр, барыр, без аны кысып тотмыйбыз, — дип аның читегенә,
75
яулыгына карый. Курсант аның. сүз. ләренә әһәмият бирми. Зәйнәпкә: — Укырга кирәк, иптәш, Ленин укырга куша, һәр кухарканы дәүләт эше белән идарә итәрлек итеп хәзерләргә куша, — дип чыгып китә. Ул курсант әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңлап җиткермәсә дә, Зәйнәпнең йөзе яктырып китә: юк, ул онытылмаган, Ленин үзе аны исеннән чыгармаган икән. Зәйнәп Татарстандагы үзенең туган Кышлау авылыннан, ачлык елны әтисе үлгәч, унбер яшендә чакта үги әнисе тарафыннан Казан, баена асраулыкка бирелгән иде. Аннан күчеп Астраханьга килгәч тә ул югалмаган икән әле, менә Ленин — Сталин тәрбияләгән яңа чор кешеләре Зәйнәпне килеп таптылар. Ләкин курсант чыгып китү белән үк хуҗа хатыны элекке кыяфәткә керә: — Я, нәрсә каттың, сал читекне, чык кухняга. Зәйнәп матур төш күреп уянган тойгы белән үзенең көндәлек эшенә керешә. Укырга аны караңгы) йөз белән •озаталар. Укый башлагач та Зәйнәп моның сәбәбен аңлый: инде бөек борылыш еллары җиткән икән. Илдә социалистик хуҗалык системасы ныгып, Зәйнәпнең хуҗалары кебек җәберчеләрне хуҗалыкның бөтен тармакларыннан кысрыклап чыгарырга мөмкинлек туган икән. Зәйнәп большевиклар партиясенең политикасына төшенгән саен хуҗалары аңардан ризасызлыкларын ачыграк белгертә башлыйлар. «Без сине укырга түгел, эшләргә алдык» диләр. Өйрәнгән хәрефләрен бергә теркәп укырга тотынганда аның кулыннан газетаны тартып алалар. Ул тагын башын иеп эшли башлый, ләкин хуҗалар сизенәләр — бу тыштан гына. Зәйнәпнең күңеле хәзер алар ирегендә түгел. Ә бит ул нинди күндәм һәм юаш иде. Хәер, нигә тынычсызланырга, беткәнмени андый батраклар. «Балы гына булсын, — чебене табылыр». Мондый" сүзләрне юри Зәйнәпкә ишеттереп әйтә башлыйлар. Ә Зәйнәпнең күзенә хәзер хуҗалар үзләре чебен булып күренә башлыйлар. Ләкин балныкы түгел, Зәйнәп кебекләрнең тирен, канын эчеп яшәүче чебеннәр алар. Җитәр, сигез ел буе
тешләп аны азапладылар. Ул бу хәлдә яшәргә артык риза түгел, һәм Зәйнәп, укуын дәвам иттерү өчен, 1929 нчы елда Казацга кайтып, татар телен гамәлгә ашыру курсларының хисапчылар циклында укый башлый, һәм ул күрә — татар телен гамәлгә ашыру өчен рус телен дә яхшы белергә кирәк икән. Аңар — хуҗа өеннән чыкмый, русча сөйләшми яшәгән батрачкага рус телен өйрәнү җиңел генә бирелми. Шулай да, хәзер инде ул комсомолга кергән. Комсомол оешмасының секретаре аңар әйтә: — Көненә русча бер генә сүз өйрән, бер атнага җиде сүз була бит ул. Күрерсең менә, бер ай укьи- гач утыз сүздән син әллә нинди матур җөмләләр төзи алачаксың. Бер-бер хәрефтән сүз тезеп укый башлаган Зәйнәп өчен бу, ышандыргыч дәлил була. Ул укудагы һәр яңа сүзне, цифрны крепость алган кебек берәмләп үзләштереп укый һәм курсларын тәмамлап, Чаллы элеваторында хисапчы булып эшли башлый. 1932 нче елның көзендә Казанда Юридик институтка хәзерлек курслары ачылгач та, комсомол үзенең тырышып укуда, гадел хезмәттә сыналган члены Зәйнәп Хәкимоваиы шунда укырга җибәрә. Шунда инде ул һәр кухарка дәүләт эше белән идарә итәрлек булып үсәргә тиешлеге турында Ленин әйткән сүзләрне беренче чыганаклардан өйрәнә. Менә ул — халык судьясы — дәүләт эшләре белән идарә итәргә беренче кабат эшкә килә. Аның күңеле күтәренке. Тапшырылган эше дә зур һәм җаваплы. Көннәрдән бер көнне аңар бер ир белән бер хатын килә. Алар аерылышырга ният иткәннәр. — Ир сүзе бер булыр, — ди, ир әйтә, — мин ниләр генә эшләмәдем аңар ярар өчен, идәннәренә чаклы юыштым, һәм әйттем: болай да миннән риза, булмасаң аерылышабыз, дидем. Әйттемме? — дип хатыңнан сорый. — Әйттең. Инде мине тыңлагыз,
76
судья иптәш, сез үзегез хатын-кыв кеше, аңларга тиешсез, идән юу бит ул өй эшенең уннан бере генә. Балалар тәрбиясе дә минем өстемдә, шуның өстенә аның кебек үк эшлим дә бит, аңардан ждааплырак эштә әле... Ир белән хатын, әниләре каршына килгән балалар кебек, берен-бере бүлеп судьяга зарланалар. Яшь судья исә аларны ышандыра. — Әйдә кайтабыз, — ди хатын иренә. Ир гаҗәпләнгән кыяфәт белән: — Ничек, судлашмыйчамы? — ди, — Юк, раз газетада игълан ителгән икән, судлашырга кирәк, юкса укучыларны алдау булып чыга бит 6v. «/ Мондый «алдау»ның укучыларга зарар итмәвен төшендерер өчен дә байтак вакыт кирәк була. Шул арада ишектән башка гражданнар керәләр. Барының да каралырга тиешле төрлетөрле эше, йомышы бар. Эшләр судьяның алдына өелә баралар. Тиз генә хәл итеп булмый торган катлаулы эшләр аны аеруча борчыйлар. «Бәлки судьялык өчен тумыштан була торган үзенә бер төрле сәләт кирәктер, ә ул миндә юктыр...» дип шикләнгән чаклар да булгалый. Шунда ук Зәйнәп, (инде хәзер ул коммунистлар партиясенең члены) мондый шик өчен үзен кисәтеп куя: «Большевиклар ала алмаслык крепостьлар юк.» Судьяларның киңәшмәләрендә, алар үзләренең эш тәҗрибәләре турында, сөйләгәндә, Зәйнәп тыңлап утыру белән генә чикләнми, тәҗрибәле иптәшләренә сораулар бирә башлый. Аңар бирелгән киңәшләрнең бигрәк тә берсе аны канәгатьләндереп җибәрә: «Иң мөһиме шул, кулыңа кергән бөтен эшкә дәүләт интереслары югарылыгыннан торып карый белергә кирәк.» Дәүләт интересы дибез икән, безнең илдә бу бит шул ук халык интересы дигән сүз. Зәйнәп халык рухын белә, ләкин судья булу өчен халыкның рухын белү генә җитми, аны тәрбияли белергә дә кирәк. Моның өчен канцеляриядә, кәгазьләр арасында гына утыру җитми, бәлки җәмәгатьчелек эшен дәалып барырга кирәк. Хәкимова судьялык эшендә менә шушы читен, ләкин почетлы Һәм дөрес юлны сайлый. Совет судын үзенә бертөрле тәрбия органы итеп
әверелдерер өчен кыю, эффектив чаралар күрә. Үз эшендә дәүләт милкен саклауга ул аеруча зур әһәмият бирә. Халык үзенең һәр тиенең уяу саклап, дәүләт бюджеты законы буенча тота, яңа заводлар кора, урманнар үстерә, ясалма диңгезләр булдыра... Ләкин шул милеккә «кәҗүнни мал» дип карап, шуның исәбенә күңел ачып, «типтереп» яшәргә яраткан аерым типлар бар. Алар безнең зур эшләрне, зур дөньяны күрмиләр. Андыйларның миләрендә кечкенә бер пычрак дөнья бар. Менә шуларның берсе заводтан әйбер урлап тотыла. Ул инде урлаганының яртысын капка төбендәге сакчы картка бирергә дә риза, ләкин сакчыга дәүләт милкенең тамчысы да кирәк түгел. Аны постка, куйган халык ышанычы аның үз гомереннән дә кыйммәтрәк. Җинаятьченең эше халык судына бирелә. Судның үзенең зальи бар. Эшне шунда тиз генә карап, тиешле карарны чыгарып, тынычланып өйгә кайтып китәргә була. Ләкин судья Хәкимова алай итми, җинаятьчегә нәфрәт тудырырлык күргәзмә суд оештыру өчен, заводның клуб залын сорый. Зал бирелә. Спектакльләр, лекцияләр, кинолар белән беррәттән, тәрбияа,гарту эше булып халык суды да килеп баса. Бусында инде халык тамашачы гына түгел, бәлки катнашучы да: эшчеләрнең үзара сөйләшүләреннән үк судья аларның каракка булган көйдергеч нәфрәтләрен сизеп тора. Күпләрнең күзендә нәфрәт катыш гаҗәпләнү дә чагыла,: халык суды каршына баскан бу яшь кешедә дәүләт милкенә шулай хыянәт итү гадәте кайдан килгән соң? Хәкимова бу иске, әшәке гадәтнең күчү юллары турында китаплардан укып кына түгел, тормыштан өйрәнеп тә яхшы белә. Хәтта җинаятьченең күз карашы да аңар таныш кебек тоела. Кайда күргән
77
иде соң әле ул шундый карашны)? Аның исенә төшә: моннан күп еллар элек совет-партия мәктәбе курсанты килеп ишек каккач, кибетчеләр күзендә нәкь шундый караш туган иде. СССР Верховный Советы Президиумының 1947 елның 4 нче июнендә чыгарган Указы нигезендә җинаятьчегә карата гадел совет судының карары чыгарыла. Халык бу карарны ишеткәч, аяк астында яткан чүп өеме себереп ташланган төсле канәгатьләнеп тарала. Ләкин судья тынычлана алмый, һаман уйлана: залга сыймый яисә завод сменасында эшләп суд карарын ишетми калган хезмәт ияләре бар бит әле, аларга бу турыда ничек белдерергә? Ул суд карарының копиясен завод администрациясенең приказлар тактасында игълан итә һәм заводның күп тиражлы газетасына да> шул турыда хәбәр яза. Инде кайтырга да вакыт. Кечкенә улы Марсель мәктәптән алып кайткан уку билгеләрен күрсәтәсе килеп, өйдә аны көтә торгандыр... Залдан чыгып барганда ул сөйләшеп торучы яшьләр төркемен күрә. Судья алар янына туктый. Сүз, совет суды һәм хокукмораль темасына күчеп, җанланып китә...
Казан шәһәре хезмәт ияләре Советының депутаты, коммунист судья Хәкимова менә шулай эшли. Аның өчен суд эше белән җәмәгатьчелек эше аерып алгысыз булып бәйләнгән. Совет судының төп бурычы булган тәрбия чараларының күркәм нәтиҗәләре инде күзгә бәрелерлек булып сизеләләр. Сайлаучылар аны отчет докладларында, беседаларда бик еш күрәләр, сораулар бирәләр, аңлатмалар алалар, аларның хокук һәм коммунистик мораль турында! белемнәре арта һәм менә шуларның барсы да Хәкимованың судта каралачак эшләр санын азайтуга! алып баралар. Хәкимова һәркөн билгеле бер вакытта төрле йомыш белән килгән гражданнарны кабул итә. Ул үз кабинетына керү белән үк эш турында сүз башлап, секретарьга ЭНДӘШӘ: — Абдулов эше буенча шаһит итеп Ивановны чакырырга онытмадыгызмы?
— Иванов командировкадан кайтты микән соң әле? — Кайткан. Кичә отчет җыелышында булды бит. Шуннан соң ул сары сакаллы бер абыйның йомышы белән кызыксына. Судья уз участогындагы кешеләрне аларның кәгазьләреннән генә түгел, биографияләреннән адресларына чаклы, семья тарихларына чаклы белә. Сары сакаллы ике суз әйтү белән үк ул аның йомышын аңлап ала. — Гаризагызны калдырыгыз, шимбә көн хәл итәрбез. Сез, Сакинә әби, якынрак килегез, эш нәрсәдә? Әби чиратның үзенә болай тиз җитүеннән аптырап кала. Әйтәсе сүзен килештереп әйтергә хәзерләп өлгермәгән булырга кирәк, ык-мык итеп бераз тора да, уңайсызланып кына сүз башлый. — Минем үги малаем орышты бит, — ди> — Гариза языгыз. Ике шаһит кирәк. — Аңар бит инде бер ай үтте. Аннан бирле күңелем йомшарды. Мин аны гафу иттем инде. — Соң, шулай булгач? — Киләчәктә тагын орыша күрмәсен, әллә үзен чакырып болай гына сөйләшмәссең микән, дигән идем, ә? Әллә кирәкмәс микән? Ярый, кирәкмәс, чакырма... Бер дә юкка борчып йөрим бугай сезне, нишлим соң, күреп торам бит, сезнең сөйләшүләр бер вакытта да эзсез калмый. Яхшылык белән алдыра, беләсез... Гафу итегез, судья иптәш, эшегезне бүлдем, ахры... Әби гафу үтенә-үтенә чыгып китә. Судья бүген каралачак эшләрнең юклыгын әйтеп, утырышчылар- га кайтып китәргә рөхсәт итә. Хәкимова еш кына халык утырышчыла- ры белән, үзенең эш тәҗрибәсен бүлешеп, суд һәм хокук эшләрен аңлатып, беседалар үткәрә. Шундый эше аркасында утырышчыларның да кайберәүләре инде аның урынбасары булып эшли алырлык дәрә
78
җәдә белем һәм практика алдылар. Мәсәлән, утырышчы Александра, Васильевна Андреева судья отпускта вакытта суд эшләрен аның үзе төсле үк дөрес тикшереп үткәрә ала. ... Почтальон хатлар кертеп үтә. Хәкимова беренче чиратта, башка шәһәрләрдән килгәннәрен ача. Киңәш сорап, киңәш биреп, үтенеп язылган хатлар судьяның халык белән бәйләнешен чагылдыралар. Менә Горький шәһәреннән килгән бер хат: «... Сизгерлегегез өчен, хатыгыз өчен чын күңелемнән рәхмәт укырга рөхсәт итегез. Хатыгызны алгач бик тәэсирләндем һәм минем эшем 2 нче участокта каралса да хатны сезгә — 1 нче участокка язарга булдым. Сезгә тагын бер үтенечем: Микем гаризам ТАССР ның Верховный Судына тапшырылды микән? Авырсынмаса- гыз шул турыда да белешеп хәбәр итегезче. Хөрмәт белән: Серова». Хәкимова участогындагы суд аппаратыңда эшли ' торган бөтен хезмәткәрләр дә гражданнарга карата сизгер мөнәсәбәттә булуны үзләренең эш стильләре итеп үзләштергәннәр. Аның суд эшләренең исполнителе Хәйретдинов иптәш үзенең эшең яхшы башкаруы өчен Москвадагы үзәк инстанцияләрдән рәхмәт алган. Судья үзе 1948 нче елда сайлаучылар алдында җиде тапкыр отчет докладлары белән чыгыш ясаган
Беседалар һәм күргәзмә судлар оештырган. Заводның күп тиражлы газетасында ул системалы рәвештә катнаша. Сайлаучылар үзләренең судьялары Хәкимованың большевистик эшен тиешенчә бәяли беләләр. Отчет җыелышларының чыгарган карарлары моңар шаһит. Менә сайлаучыларның 1948 нче елның 21 нче октябренда судья докладын тыңлаганнан соң чыгарылган карарлары: «1 нче участок халык судьясының эшен канәгатьләнерлек дип табарга, һәм судьяга яхшы эше өчен рәхмәт белдерергә. Судьяга киләчәктә дә әһәмиятле эшләр буенча күргәзмә судлар, эшләгән эше турында отчет җыелышлары, беседалар үткәрергә һәм суд эшләрен матбугатта чагылдырырга киңәш итәргә».
) *) Бу киңәшләрнең әһәмияте Казан шәһәре, Киров районы 1 нче участок судьясына гына түгел, башка участок судлары өчен дә зур. Яхшы эшләүче суд органнарының эш тәҗрибәсен уртаклашу бигрәк тә 1948 нче елның декабрендә үткәрелгән халык судларына сайлау кампаниясенең уңышлы нәтиҗәсен беркетер өчен кирәк.