Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК АНТ

Моннан 25 ел элек барлык прогрессив кешелек дөньясы гаять зур югалтуга очрады. 1924 нче елның 21 январенда кичке 6 сәгать 50 минутта, Москва янында, Гор- кида, безнең большевиклар партиясен һәм совет дәүләтен төзүче даһи юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин үлде. «Үзендә, бөтен рус революциясен гәүдәләндергән кеше, аны үзенең миендә йөрткән, хәзерләгән, тормышка ашырган, коткарган кеше үлде. Ленин, тарих иҗат итүчеләр арасында иң бөек һәм бөтен яктан иң саф кеше ул; шундый кеше ки, кешеләр өчен аннан да күп эшләгән берәү дә юк» (Анри Барбюс). Даһи Ленинның үлүе турындагы кайгылы хәбәр коммунистлар партиясе, эшчеләр сыйныфы, Ватаныбызның халык массалары һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен иң авыр югалту иде. Бөек Ленинның үлүе империалистлар лагеренда шатлык тудырды: алар Лениннан башка пролетариат диктатурасы һәлак булыр, дип өметләнделәр. Ленинның үлеме партияне Ленин юлыннан читкә борырга маташучыларны —троцкий- чызиновьевчыларны '— фашизм ялчыларын куандырды. Алар Лениннан башка Совет власте һәлак булыр, партияне большевизмнан, Ленин юлыннан читкә тайпылдырып булыр, дип уйладылар. Халык дошманнары Ленин үлгәннән соң большевистик партия сафларына таркалыш кертергә, капиталистик реставрация партиясен төзергә һәм хезмәт ияләрен СССР да социализмның җиңүе эшенә ышанмаучылык белән агуларга мөмкинлек туды дип шатландылар. Алар Ленинның үз партиясе кулына куркуны белми торган, үткен, җиңелмәс коралны — ленинизм тәгълиматын биреп калдыруын исәпкә алмадылар. Партия, совет халкы Ленин байрагы астында үзенең ленинчыл Үзәк Комитеты тирәсенә, иптәш Сталин тирәсенә тупланды. Ленинның үлүенә Советлар Союзының эшчеләр сыйныфы үз сафларын Ленин партиясе тирәсенә тагын да ныграк туплау белән җавап бирде. Уннарча мең яңа эшчеләр Ленин — Сталин партиясенә агылдылар. Кыска гына вакыт эчендә Ленин — Сталин партиясе сафына 240 меңнән артык эшче керде. Большевистик партиябезгә Ленин һәм партия эше өчен тормышларын бирергә хәзер торучы эшчеләр сыйныфының алдынгы өлеше, ип аңлы һәм иң революцион, иң кыю һәм иң дисциплиналы өлеше керде. Бу — партиягә Ленин призывы иде. 1924 нче елның 26 нчы январенда Москвада Советларның икенче Бөтенсоюз съездының матәм утырышы ачылды. Бу кайгылы утырышта Ленинның иң күренекле шәкерте, большевистик партиянең ин.
87 
 
 
■яхшы улъд, Ленинның лаеклы ва- рисы һәм аның эшен дәвам иттерүче иптәш Сталин речь белән чыкты. Иптәш Сталин большевиклар партиясе исеменнән бөек ант бирде: «Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә партия члены дигән бөек исемне югары тотарга һәм саф килеш сакларга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне намус белән үтәрбез!». Большевиклар партиясе Ленин үлгәннән соң да, иптәш Сталин җитәкчелегендә, Ленин армиясен тәшкил итә торган партия членының бөек исемен саф итеп саклау өчен көрәште. Социализм төзү өчен көрәштә бөек җиңүгә ирешү өчен, барыннан да элек, эшчеләр сыйныфы партиясен, аның җитәкче штабын, аның алдынгы крепостен —- капитулянтлардан, дезертирлардан, хыянәтчеләрдән чистартырга туры килде. Ленин — Сталин партиясе үз сафларын партия члены дигән бөек исемне пычратучы .троцкийчы- зиновьевчылардан, халык дошманнарыннан бер туктаусыз арчый. Большевиклар партиясе яшь һәм карт коммунистларны Ленин эшенә, коммунизм эшенә бирелүчеләр итеп, Октябрь социалистик революциясе, нец казанышларын һәм Ватанның бәйсезлеген саклауда алдынгы сафларда баручылар итеп тәрбияли. Бөек Ватан сугышындагы тарихи җиңү Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, коммунистларның партиясезләргә үрнәк батырлыгы белән яулап алынды. Совет халкының Ленин партиясенә тирән ышанычы Бөек Ватан сугышы елларында бигрәк тә ачык күренде. Сугыш 'елларында илебезнең алдынгы кешеләре Ленин — Сталин партиясе сафларына керделәр. Сугыш алдыннан партиядә 3 миллион ярым чамасы член һәм кандидат бар иде, ә хәзер аның сафларында 6 миллионнан артык кеше санала. Ватан сугышында коммунистлар Совет кораллы көчләренең беренче сафларында торып, дошманга каршы геройларча сугыштылар. Совет хөкүмәте Ватан сугышы фронтла-1 рында коммунистларның батырлыкларына бик зур бәя бирде. Фәкать сугышның беренче өч елында гына ВКП(б) членнары һәм кандидатлап рыннан 700 мең кеше орденнар, медальләр белән бүләкләнделәр. Барлык Советлар Союзы 
геройлары санының яртысыннан күбрәген коммунистлар тәшкил итә. Бу саннар Ленин — Сталин партиясе, аның членнары эшенә гүзәл бәя бирәләр. «Без, коммунистлар,—үзгә калып кешеләре. Без үзгә материалдан төзелгәнбез. Без — пролетариатның бөек стратегы армиясен, иптәш Ленин армиясен, тәшкил итүчеләр. Бу армиядә тору дәрәҗәсеннән югары һич нәрсә юк. Нигез салучысы һәм җитәкчесе иптәш Ленин булган партиянең члены дип аталудан да югары һич нәрсә юк» (И. Сталин). Большевиклар партиясе члены совет кешесендә яңа сыйфатларны тәрбияләүдә һәм беркетүдә даһи Ленинда лаеклы булуга аеруча ом-1 тылырга тиеш. Ленин — Сталин партиясе армиясен тәшкил итүче коммунистлар предприятиедә, кол. хозда, учреждениедә — бөтен җирдә дә иң алгы сафта баралар, суытыштан соңгы яңа сталинчыл бишьеллык планны арттырып үтәү өчен үзләренең батыр хезмәтләре белән башкаларны рухландыралар. «Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә партиябезнең бердәмлеген күз алмасы кебек сакларга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне дә намус белән үтәрбез!» Партиябез бердәмлеген саклау җиңел генә тормышка ашырылмады. Большевизмның дошманнары бу чорның бөтен барышында Ленин — Сталин партиясенә каршы каты көрәш алып бардылар. Большевиклар партиясенә каршы булган бу хәшәрәтләрнең башында совет халкының явыз дошманы Троцкий торды. Троцкийчылар СССР да буржуазиянең политик оешмасы, икенче партияне — капиталистик реставрация партиясен төзергә маташтылар. Ләкин безнең партиябез дошманнарның ударларын кире кага барды һәм хез
88 
 
 
мәт ияләренең интересларын яклау постында кыя тау кебек нык торды. Ленин—’Сталин партиясе үз сафларында бердәмлек һәм береккәнлекне ныгытты. Бердәмлек һәм бе-' реккәнлек белән ул совет халкының дошманнарын җиңүгә иреште. Тыныч төзелеш елларында да, шулай ук Ватан сугышы көннәрендә дә совет халкының, аның дәүләтенең җитәкче һәм юнәлдерүче көче Ленин — Сталин партиясе булды. Ватан сугышы көннәрендә партия бөтен халыкның фашист илбасарларга каршы көрәшен рухландыручы һәм оештыручы булып гәүдәләнде. Большевиклар партиясе барлык көчләребезне һәм средстволарыбызны дош. манны тар-мар итү эшенә буйсындырды. Ленин — Сталин партиясе социалистик төзелеш елларында һәм гитлерчыларга каршы көрәштә халык белән тагын да якынрак туганлашты, аның белән элемтәсен тагын да ныгытты. Ул каты сугышларда азатлыкны сөюче бөтен дөнья хезмәт ияләренең дошманнарын җиңүгә иреште. Большевиклар партиясе сафларында иптәш Сталинның зирәк җитәкчелегендә ирешелгән идея һәм оешканлык бердәмлеге кебек бердәмлекнең партиябезнең бөтен яшәве чорында беркайчан да булганы юк иде. Ленин — Сталин партиясе тагын да тупланганрак, бердәмрәк; дисциплиналырак һәм куәтлерәк булып әверелде. Героик совет халкының Ленин—•: Сталин партиясенә мәхәббәте, ышанычы гаять зур һәм тирән. Совет, кешеләренең большевиклар партиясенә булган бу мәхәббәте һәм ышанычы, масса арасында Ленин — Сталин партиясенең чиксез зур авторитеты илебездәге хезмәт ияләренең азатлыгы һәм бәхете өчен күп еллар буе партия алып барган көрәштә туды һәм үсте. Ләкин буржуаз илләрдә эш бөтенләй башкача. Капиталистик стройда хөкем сөрүче буржуаз партияләрдән бер генә партия дә большевиклар партиясе кебек халык арасында авторитет казанмады, чөнки ул партияләргә хезмәт ияләренең киң массасы ышанмый, нәфрәт белән генә карый. 
«Әйләнәдәге илләргә күз салыгыз: дөрес линиясе булган һәм аны тормышка үткәрә торган идарә итүче партияләрне сез күпме генә табарсыз? Чынында хәзер дөньяда мондый партияләр юк, чөнки алар барысы да перспективасыз, яшиләр, кризис хаосында буталалар һәм баткаклыктан ерыныц чыгарга юл таба алмыйлар. Тик безнең партиябез генә эшне кая алып барырга икәнлекне белә һәм аны уңышлы рәвештә алга алып бара. Безнең партиябез үзенең бу өстенлеге өчен нәрсәгә бурычлы? Үзенең марксистик партия булуына, ленинчыл партия булуына бурычлы. Ул үзенен эшен Маркс,. Энгельс, Ленин тәгълиматы буенча алып баруына бурычлы. Без бу тәгълиматка турылыклы булып калабыз икән, без бу компаска ия булып торабыз икән, — ул вакыт безнең эшебездә уңышлар булачагында шик булырга мөмкин түгел» (И. Сталин). Совет халкы Ленин—'Сталин партиясе җитәкчелегендә сугыштан соңгы яңа бишьеллык планны үтәү генә түгел, бәлки аны арттырып та үтәү өчен көрәшә. Совет кешеләре Ленин — Сталин партия, сө җитәкчелегендә социализмнан коммунизмга таба баралар. Совет халкы, большевиклар партиясе юлында социализмнан эзлекле рәвештә коммунистик җәмгыятькә күчүдә илебезнең эчендә тоткарлый алырлык көч юк. Советлар Союзы коммунистлар партиясе халкыбыз өчен иң бөек, иң кадерле һәм иң якын булган, дәверебезнең акылы, наму-1 сы һәм вөҗданы булган куәтле, бердәм партиягә әверелде. Хәзер без партиябез бердәмлеген күз алмасы кебек саклау ■ турында Ленин васыятенең ленинчы Үзәк Комитет җитәкчелегендә, даһи Сталин юлбашчылыгында үтәлүен һәм большевиклар партиясенең һичкайчан булмаган дәрәҗәдә көчле, бердәм һәм ны'к икәнлеген горурлык белән әйтә алабыз. «Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә пролетариат диктатурасык
89 
 
 
сакларга һәм ныгытырга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне дә намус белән үтәр өчен көчләребезне кызганмабыз!» 
Даһи Ленин партиясе пролетариат диктатурасын яулап алу һәм ныгыту өчен бик авыр көрәшләр аркылы үтте. Тарихта беренче булып безнең илебездә генә хезмәт ияләре алпавытларның һәм капиталистларның хакимлеген алып ташладылар, аның урынына эшчеләр һәм крестьяннар хакимлеген урнаштырдылар. Бу гаять зур көрәштә Ленин һәм аның партиясе җитәкчелек итте. Ленинның бөеклеге, барыннан да элек, шуннан гыйбарәт ки, ул буржуаз революциядән социалистик революциягә күчү чорында, пролетариат диктатурасының иң яхшы политик формасын — Советлар Республикасын барлыкка китерде. Пролетариат диктатурасы мәсьәләсе — марксизм-ленинизм тәгълиматында төп мәсьәлә. Пролетариат диктатурасы турындагы мәсьәлә — пролетариат революциясенең төп эчтәлеге турындагы мәсьәлә ул. Пролетариат революциясенең хәрәкәте, колачы, казанышлары тик пролетариат диктатурасы аша гына җанлы булып гәүдәләнә. Пролетариат диктатурасы — пролетариат революциясенең коралы, революцияне социализмның тулы җиңүенә чаклы илтеп җиткерү өчен тормышка китерелгән иң әһәмиятле таяныч ул. Пролетариат диктатурасының характерлы сыйфаты шуннан гыйбарәт ки, ул эксплоататорларны җиңү, хезмәт иясе һәм эксплоатациялә- нүче массаларны буржуазиядән тәмам ае-рып алу, социализмны оештыру органы булып тора. Пролетариат диктатурасының дәүләт формасы — Совет власте. Совет власте иске буржуаз демократик һәм парламентар формадагы дәүләт оешмасыннан тамырыннан ук аерылып тора. Советлар — массаларның турыдантуры үз оешмалары, ягъни иң демократик һәм, Димәк, массаларның иң авторитетлы оешмалары булып торалар. Ленинның пролетариат диктатурасының иң яхшы политик формасын — Советлар Республикасын барлыкка китерүе гаять зур әһәмияткә ия. Иске Россиядә пролетариат диктатурасы җиңүе, Совет дәүләтенең урнашуы бөтен 
дөнья хезмәт ияләренә капиталистик изелүдән котылуга өмет югалмаганлы- гын, алпавытлар һәм капиталистлар хакимлегенең озын гомерле түгел икәнлеген эштә күрсәтте. Безнең илебездә даһи Ленинны ң өйрәтүе нигезендә пролетариат диктатурасының җиңүе бөтен дөнья эшчеләренең һәм крестьяннарының йөрәкләрендә азатлыкка өмет уты кабындырды, аларны капиталистик строй урынына социалистик строй төзәргә мөмкин икәнлеккә тулысымча ышандырды. Владимир Ильич Ленин Совет дәүләтенең нигезен салды һәм илебезне кешенең кешене гасырлар буе эксплоатацияләвенә чик куйган социализм юлына чыгарды. Ленин юлы халыкларның азатлыгына һәм бәхетенә, кешелек дөньясының азатлыгына һәм бәхетенә алып бара. Большевиклар партиясе иптәш Сталин җитәкчелегендә, Ленин васыятен үтәп, пролетариат диктатурасын — Совет дәүләтен ленинизм дошманнарына каршы көрәштә ар- мый-.талмый ныгытты. Даһи Ленинның пролетариат диктатурасы — Совет дәүләте турындагы тәгълиматын тагын да үстерү буенча иптәш Сталин зур хәзинә кертте. Иптәш Сталин, Совет Социалистик дәүләтенең капиталистик чолганыш шартларында яшәвенең бөек тәҗрибәсенә таянып, пролетариат диктатурасы — социалистик дәүләт турында тулы һәм тәмам төгәлләнгән тәгълимат бирде. Иптәш Сталин Социалистик дәүләтнең үсеш этапларына, обстановканың үзгәрешенә бәйле рәвештә’ аның функцияләренең үзгәрүенә киң анализ бирде, Совет дәүләте төзелешенең бөтен тәҗрибәсен гомумиләштерде, әгәр капиталистик чолганыш яшәвендә дәвам итсә коммунизм чорында да дәүләтне сакларга кирәк, дигән фәнни нәтиҗәгә килде. Совет дәүләте тыныч төзелеш елларындагы шикелле, авыр Ватан
90 
 
 
сутышы елларында да гомуми максатка ирешүдә үзен сәләтле итеп күрсәтте. Сугыш совет строеның, Совет дәүләтенең көченә һәм ныклыгына зур сынау булды. Немец фашистларының, империалистларның Совет дәүләте таркалыр дигән исәпләре бөтенләй җимерелде. Социалистик промышленность, колхоз төзелеше, илебездәге халыкларның бөек дуслыгы, Совет дәүләте — үзләренең нык һәм җимерелмәс көч булуларын күрсәттеләр. Мәгълүм ки, Ленин тарафыннан тудырылган Совет дәүләте сугыштан көчле булып һәм тагын да ныгып чыкты. .Хәзер сугыштан соң тыныч төзелеш чоры башлангач, Совет дәүләте Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә Ватаныбызның бәхетле киләчәге өчен көрәштә, совет .халыкларын тагын да ныграк батыр хезмәткә туплый. Иптәш Сталин тарафыннан большевистик партия исеменнән пролетариат диктатурасын сакларга һәм ныгыта барырга, дип даһи Ленинга бирелгән ант намус белән үтәлде. Партия Ленин васыятьләрен үтәп, пролетариат диктатурасын — Совет дәүләтен — тагын да ныгыту өчен көчләрен кызганмады һәм кызганмый. «Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә эшчеләр һәм крестьяннар союзын бөтен көч белән ныгытырга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне дә намус белән үтәрбез!» Безнең илебездә Совет дәүләтенең — пролетариат диктатурасының барлыкка килүе тик эшчеләр һәм крестьяннар союзы нигезендә генә була алды. Әгәр дә мондый союз булмаса, әлбәттә, эшчеләр һәм крестьяннар капиталистларны һәм алпавытларны җиңә алмаган булырлар иде. Эшчеләр һәм крестьяннарның союзы — пролетариат диктатурасының ин яхшы политик формасы булган Советлар Республикасының беренче һәм төп нигезе ул. Мондый союз булмаганда пролетариат диктатурасы — Совет дәүләте яши алмаган булыр иде. Ленин — Сталин партиясенең индустрияләштерү политикасы аркасында безнең илебез бөек индус- триаль державага әйләнде. Илне 
индустрияләштерү, иптәш Сталинның тоташ коллективлашуга күчү планы— кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерүгә алып килде. Иң күп санлы эксплоататор сыйныф булган кулакларны бетерү һәм крестьяннарның төп массаларын колхозлар юлына күчерү авылда Совет властеның тәмам ныгуына китерде. Илебездә сталинчыл бишьеллык планнары нәтиҗәсендә социалистик авыр индустрия какшамас булып ныгыды, машиналашкан коллектив игенчелек төзелде, эшсезлек бетерелде, кешенең кешене эксплоа- тацияләве юкка чыгарылды. Социализм иленең бу уңышларының барысы да тик эшчеләр белән крестьяннар союзының яшәве шартларында гына була алды, һич шиксез, эшчеләр һәм крестьяннар союзы социалистик төзелеш өчен көрәштә үзе дә ныгыды һәм бу союз җиңелмәс көч булып әверелде. Ленин — Сталин партиясенең, Совет дәүләтенең, совет халкының дошманнары, фашизм агентлары — троцкийчы, зиновьевчы, бухаринчы кабахәтләр эшчеләр белән крестьяннар союзын тәмам бетерергә, безнең илебезгә капитализмны кире кайтарырга маташтылар. Ләкин большевиклар партиясе империалистлар, фашистлар ялчыларын үз вакытында тар-мар итте. Эшчеләр белән крестьяннар союзын армый-талмый ныгытты. Немец фашистлары безгә каршы сугыш башлаганда Совет строе нык түгел, Кызыл- Армиянең беренче уңышсызлыкларыннан соң ук эшчеләр белән крестьяннар союзы таркалыр, алар арасында конфликтлар чыгар, СССР халыклары арасында бәрелешләр башланыр дип, восстаниеләр китәр һәм совет иле аерым кисәкләргә бүленер дип исәп тотканнар иде. Ләкин алар мондый исәпләрендә бик нык ялгыштылар. Илебездә эшчеләр һәм крестьяннар союзы сугыш кырларында тагын да чыныкты, тылда фидакарь хезмәт белән тагын да ныгыды. ЛөнИй— Сталин партиясе җитәкчелегендә коммунистик җәмгыять
91 
 
 
төзү өчен көрәштә эшчеләр белән крестьяннарның тугандаш союзы тагын да ныгый бара. Большевиклар партиясе исеменнән иптәш Сталинның эшчеләр һәм крестьяннар союзын бөтен көч белән ныгытырга биргән антын большевиклар изге рәвештә сакладылар. Даһи Ленинның васыяте намус белән үтәлде. «Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә Республикалар Союзын ныгытырга һәм киңәйтергә васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне дә намус белән үтәрбез!» Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә Совет власте күп милләтле дәүләт төзеде. Социализм нигезендә туган күп милләтле бу дәүләт барлык һәм һәртөрле сынауларны үтә алырга сәләтле булып чыкты. Бу исә Ленин һәм Сталин милли политикасының һичшиксез җиңүе булды. «Милләтләр арасындагы сугышларны төп оештыручылар булып торган эксплоататор сыйныфларның юклыгы; үзара ышанычсызлыкны тудыручы һәм милләтчелек хисләрен кабындыручы эксплоатациянең юклыгы; һәртөрле коллыкка төшерүнең дошманы һәм интернационализм идеяләрен турылыклы рәвештә гәүдәләндерүче эшчеләр сыйныфының власть башында торуы; хуҗалык һәм җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә халыкларның үзара ярдәмләшүенең фактта тормышка ашырылуы; ниһаять, СССР халыкларының формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган милли культураларының чәчәк атуы, — менә болар һәм шуларга ошаган барлык факторлар барысы да шуңа китерделәр ки, СССР халыкларының йөзе тамырдан үзгәрде, аларда үзара ышанмаучылык тойгысы бетте, аларда үзара дуслык тойгысы үсте һәм, шулай итеп, бердәм союзный дәүләт системасында халыкларның чын- чыннан туганнарча хезмәттәшлек итүләре юлга салынды. Нәтиҗәдә безнең хәзер тәмам оешып җиткән һәм барлык сынауларны үткән күп милләтле социалистик дәүләтебез бар, аның ныклыгына җир йөзенең теләсә кайсы өлешендәге теләсә кайсы милли дәүләт тә сокланырлык» (И. Сталин). Совет власте илебезнең барлык халыклары арасында тынычлык һә?л туганлык урнаштырды. Патша Россиясендә милләтләр арасында даими 
күренеш булган канлы бәрелешләр хәзер тарихи вакыйга булып кына калдылар. Илебез халыкларының тигезлеге һәм иреклеге нигезендә Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелде. Совет халыкларын күп милләтле бер Союзный дәүләткә берләштерү — экономик, политик һәм хәрби яктан үзара ярдәмләшү нигезендә — аларның туганнарча хезмәттәшлек итүләрен юлга салды. 1922 елда, төзелгән Совет Социалистик Республикалар Союзына — совет халкының ирекле дәүләт берләшмәсенә — башта дүрт союздаш республика керде. Большевиклар партиясенең милли мәсьәлә буенча Ленин — Сталин политикасы үткәрелүе аркасында, СССР ныгыды һәм киңәйде, ул дүрт республикалар союзыннан, 16 Совет- Социалистик Республикаларның туганнарча союзына әверелде. Безнең илебездә руслар һәм украиннар, башкортлар һәм белоруслар, грузиннар һәм әзербәйҗанлы- лар, әрмәннәр һәм дагыстанлылар, татарлар һәм кыргызлар, үзбәкләр һәм төрекмәннәр, литвалылар һәм карел-финнар, латышлар һәм эстон- лылар, — алар барысы да пролетариат диктатурасын — Совет дәүләтен ныгытуда бертигез кызыксыналар. Даһи Ленин безнең илебездәге халыкларның ирекле союзының кирәклеге турында, республикалар союзы рамкаларында аларның туганнарча бергә эшләүләре кирәклеге турында армыйталмый әйтә килде. Илебездәге милләтләрнең хезмәт ияләре союзы Советлар Республикасының икенче нигезен тәшкил итә. Совет дәүләтендә эшчеләр белән к|ре/стьяннарның туганнарча союзы булуы нигезендә генә социализм иле ныгыды, киңәйде һәм аның халыкара
92 
 
 
авторитеты үсте. Советлар Союзының катнашыннан башка дөньяда бер генә зур мәсьәлә дә хәл ителми, аның сталинчыл фикере белән бик яхшы исәпләшәләр. СССР барлык илләр арасында хәлиткеч көчкә әйләнде. Ватан сугышы бөек җиңү белән тәмамлангач, Советлар Союзының һәм аның бер туган семья булып яши торган халыкларының тарихи роле бөтен бөеклеге белән килеп күз алдына баса. Кешелек дөньясы тарихы алдында Совет халыкларының ирекле дәүләт берләшмәсе нигезендә барлыкка килгән Совет Социалистик Республикалары Союзының күрсәткән тиңсез бөек хезмәте Европа цивилизациясен фашист погромчылардан коткарып калуда аеруча күренде. Хәзер дөньядагы прогрессив кешелек үзенең тыныч һәм ирекле яшәвең бөек Советлар Союзының куәтенә, аның тагын да чәчәк атуына бәйли. Большевиклар партиясе исеменнән иптәш Сталинның даһи Ленинга биргән анты үтәлде. Совет халыкларының республикалар союзы мәңге какшамас булып ныгыды һәм киңәйде. «Кызыл Армияне ныгыту һәм аның хәлен яхшырту — безнең партиябезнең иң мөһим бурычларыннан берсе, дип Ленин безгә күп тапкырлар күрсәтте... Ант итик, иптәшләр, без үзебезнең Кызыл Армиябезне, Кызыл флотыбызны ныгыту өчен көчләребезне кызганмабыз!» Совет Армиясе пролетариат диктатурасының, безнең дәүләтебезнең өченче нигезе булып тора. Шунлыктан Ленин һәм Сталин аның турында өзлексез кайгырттылар. Даһи Ленин васыятен үтәп, совет халкы сталинчыл бишьеллыклар нигезендә үзенең оборона сәләтен ныгытты. Сталин җитәкчелегендә социалистик дәүләтнең куәтле кораллы көчләре ныгыды һәм Совет Армиясе көрәшләрдә чыныкты. Иптәш Сталин планы буенча, аның юлбашчылыгында Совет иленең кораллы көчләре беренче класслы сугыш техникасы белән коралланды, яңа төр гаскәрләр төзелде һәм тәҗрибәле, белемле, кыю совет сугышчылары кадрлары җитеште. Эшче һәм крестьяннарның армиясе 
ул Ватаныбызның азатлыгың һәм бәйсезлеген саклаучы армия. Аны Бөек Ватан сугышында даһи Ленинның җиңүчәп байрагы рухландырды. Совет Армиясе озак һәм авыр көрәштә фашист гаскәрләрен, шулай ук япон империалистларың җиңеп чыкты. Совет Армиясенең көче совет тылының ярдәмләшүе белән күп тапкырлар артты. Совет дәүләтен төзегән даһи -Ленин, социализм иле кешеләренең төп сыйфаты батырлык, гайрәтлелек, көрәштә куркуны белмәү, Ватаныбызның дошманнарына каршы нәфрәт белән сугышырга хәзер тору булырга тиеш диде. Совет кешеләренең бу гүзәл сыйфаты Совет Армиясенә хас сыйфат булуы аркасында гына без Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирештек. Совет Армиясе — ул барлык илләрдәге халыклар арасында тынычлыкны һәм дуслыкны саклау армиясе. Ватан сугышында, Гитлер Германиясе армиясеннән аермалы буларак, безнең армиябез кол ителгән халыкларны фашистлар тирания- сеннән коткаруга исәп тотылган азатлык сугышы, гадел сугыш алып барды. Шунлыктан фашистларның армияләренә каршы үзүзен аямыйча көрәшү белән Совет Армияс© дөньядагы барлык азатлык сөюче халыкларның мәхәббәтен һәм ихтирамын казанды. Совет халкы һәм азатлыкны сөюче барлык дөнья кешеләре Совет Армиясен якын итеп, аның уңышлары белән горурланалар. Бу законлы горурлану. Чөнки Совет Армиясе бөтен дөнья хезмәт ияләренең Ватаны булган социалистик Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклый. Даһи Ленинның Кызыл Армияне ныгыту партиябезнең иң мөһим бурычларыннан берсе дигән васыяте дә иптәш Сталин җитәкчелегендә партиябез һәм совет халкы тарафыннан намус белән үтәлде һәм үтәлә. «Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә коммунистик интернационал принципларына турылыклы булырга
93 
 
 
васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без бөтен дөнья хезмәт ияләренең союзын — коммунистик интернационалны ныгыту һәм көчәйтү өчен үзебезнең тормышыбызны аямабыз!» 
Бөек Ленин Советлар Союзына капитализм изүе астында яшәгән бөтен дөнья хезмәт ияләренең революцион хәрәкәтен /көчәйтү өчен, капиталны җиңүләрен җиңеләйтү өчен зарур буын итеп карап килде. Ленин тик шундый итеп төшенүнең генә халыкара караштай чыгып кына түгел, бәлки Советлар Республикасының үзен саклау карашыннан чыгып та дөрес икәнлеген белә иде. «Менә нилектән, — ди иптәш Сталин, — пролетариатның даһи юлбашчыларыннан да иң даһи- рагы булган Ленин пролетариат диктатурасыннан соң икенче көнне үк эшчеләр Интернационалының фундаментын салды». Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин җитәкчелегендә коммунистик интернационал киңәйде һәм ныгыды. Алдынгы эшчеләр авангардын чын эшчеләр партияләре итеп туплау эшемдә коммунистик интернационал Ленин васыятьләрен намус белән үтәде. Ул үзенең тарихи миссиясен үтәп, икенче бөтен дөнья сугышы чорында (1943 нче елны) яшәүдән туктады. Күп еллык тәҗрибә хәзерге коммунистик хәрәкәтнең инде күп илләрдә бу хәрәкәткә бер үзәктән җитәкчелек итәргә мөмкин булмаслык дәрәҗәдә үскәнлеген һәм ныгыганлыгын күрсәтте. Шулай ук тәҗрибә коммунистик партияләрнең, барыннан да элек, Европадагы аеруча 'көчле компартияләрнең карашларын даими рәвештә уртаклашу өчен, кирәк булганда, үзара ризалык тәртибендә коммунистик һәм эшчеләр партияләренең эшен координацияләү өчен берләштерә торган органнары булырга тиешлекне күрсәтте. Мондый орган төзелде — ул I коммунистик һәм эшчеләр партия- | ләрснең Информацион Бюросы. Информацион Бюро коммунистик хәрәкәтнең тагын да үсүенә һәм киң I катлау масса арасында аның йогынтысын көчәйтүгә ярдәм итә. Бу ‘ бигрәк тә яңа демократик илләр мисалында ачык күренә. Анда коммунистларның йогынтысы бик нык үсте. Яңа демократия илләрендә 
коммунистик һәм эшчеләр партияләре — йогынтылы хөкүмәт партияләре һәм аларның сафларында йөз меңнәрчә членнар бар. Коммунистик һәм эшчеләр партияләре бөтен дөньяда халык интересларын турылыклы һәм эзлекле яклаучылар булып, ныклы тынычлык өчен, халык демократиясе өчен, социализм өчен чын көрәшчеләр булып, хезмәт ияләренең гаять киң һәм көннән-көн үсә бара торган ышанычы белән файдаланалар. I* * Ленин васыятьләрен тормышка ашырып, большевиклар партиясе һәм Совет дәүләте тыныч төзелеш елларында гүзәл уңышларга, Ватан сугышында бөек җиңүне яулап алуга ирештеләр. Тик Ленин төзегән Совет дәүләте һәм большевиклар партиясе хал'кыбызны коммунизмга алып барырга сәләтлеләр. Тик Ленин барлыкка китергән Совет дәүләте генә үз халкына СССР да социализмның җиңүе фактлары турында сөйли торган тарихи документны — дөньяда иң демократик булган Сталин Конституциясен бирә алды. Ленинның иң якын дусты иптәш Сталин иҗат иткән Конституция совет халкында законлы горурлык тойгысы арттыра, үзенең көчләренә ышанычны ныгыта һәм киеренке тыныч төзелеш елларында коммунизмның яңа җиңүләрен яулап алу өчен яңа көрәшләргә туплый. Буржуаз дәүләтләр океаны белән чолганып алынган безнең Социалистик Ватаныбыз гаять зур кыя тау булып тора. Аның көче нәрсәдә соң? Советлар Союзының көче, аның куәте, ныклыгы тагын шунда ки, ул бөтен дөнья эшчеләре һәм крестьяннарының йөрәкләрендә тирән теләктәшлек һәм җимерелмәс булышлык таба. Бөтен дөнья хезмәт ияләре безнең социалистик Ватаныбызга үзләренең азатлык көрәшендәге өметләренең таянычы итеп,


 
 аларга азатлык юлын күрсәтүче ышанычлы маяк итеп карыйлар. Алар үзләренең, беренче социалистик ватаннарын сакларга телиләр һәм алар империалистларга аны җимерергә ирек бирмәсләр! Безнең көчебез әнә шунда. Барлык илләрдәге хезмәт ияләренең көче әнә шунда. Бөтен дөнъя буржуазиясенең зәгыйфьлеге дә әнә шунда. Ленин — Сталин партиясенең көче. совет халкының көче — аларның Ильич кебек көрәшүләрендә, эшләүләрендә һәм үзләренең .тормышларын Ильич кебек коруларында. Безне иптәш Сталин болан дип өйрәтә: «Безнең остазыбыз, безнең юлбашчыбыз Ильичны истә тотыгыз, яратыгыз һәм аны өйрәнегез. Эчке һәм тышкы дошманнарга каршы— Ильичча көрәшегез һәм аларны җиңегез. Яна тормышны, яңа көнкүрешне, яңа культураны — Ильичча төзегез. Эштә кечкенә нәрсәдән һичберва- кытта да баш тартмагыз, чөнки кечкенә нәрсәдән бөек нәрсә төзелә, — Ильичның әһәмиятле васыятьләреннән берсе әнә шул». Даһи Сталин совет кешеләре иярергә тиеш булган иң югары үрнәкне табарга теләгәндә Владимир Ильич Ленин исемен әйтә. Иптәш Сталин халыкка мондый киңәш бирә: «Сайлаучылар, халык үз депутатларыннан шуны таләп итәргә тиешләр: алар үз бурычлары югарылыгында торсыннар; алар үз эшләрендә политик обывательләр дәрәҗәсенә төшмәсеннәр; алар Ленин тибындагы политик деятельләр постында калсыннар; алар, Ленин кебек үк, кем икәнлекләре ачык һәм билгеле булган деятельләр булсыннар; алар, Ленин кебек үк, сугышта куркусыз һәм халык дошманнарына карата рәхимсез булсыннар; алар эш кыенлаша башлаганда һәм горизонтта берәр төрле куркыныч күренгәндә һәртөрле паникадан, паникага ошаган һәртөрле нәрсәдән саф булсыннар; алар паникага ошаган һәртөрле нәрсәдән Ленин кебек үк саф булсыннар; алар һәрьяклап ориентация алу һәм барлык плюсларны һәм минусларны һәрьяклап исәпкә алу кирәк булган 
катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, Ленин кебек үк, бөек акыллы һәм ашык- маучан булсыннар; алар, Ленин кебек үк, турылыклы һәм намуслы булсыннар; алар уз халкын, Ленин яраткан кебек' үк, яратсыннар». Владимир Ильич үлгәннән соң 25 ел үтте. Ленинның үлүе уңае белән Советларның II Бөтенсоюз съездында иптәш Сталинның сөйләгән реченә чирек гасыр тулды. Бу — партиябез, халкыбыз исеменнән даһи Ленинга бңр|пән бөек ант иде. Совет халкы Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә бу бөек антны изге күреп саклады. Совет кешеләре Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә барлык кыенлыкларны җиңеп һәм сынауларны үтеп, Ильичның төп васыятен намус белән үтәделәр, илебездә коммунизмның беренче баскычын — социалистик җәмгыятьне төзеп җиткерделәр. Илебездә хәзерге заманның эре социалистик промышленносте төзелде. Совет крестьяннары, колхозларга берләшеп, бөтенләйгә социализм юлына бастылар. Эксплоататор сыйныфлар тәмам бетерелде. Большевиклар партиясе Ленин васыять итеп калдырган бурычны — пролетариат диктатурасының төп нигезе булган эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән союзын ныгыту, Совет дәүләтендә барлык милләтләрнең һәм халыкларның ирекле үсүен һәм хезмәттәшлеген булдыру, Советлар Союзы халыкларының дуслыгын ныгыту, социалистик Ватанның азатлыгын саклаучы Совет Армиясен ныгыту бурычларын намус белән үтәде. Бөек Ленинның үлүенә чирек; гасыр булды. Ленин төзегән Совет дәүләте ленинизм байрагы астында, Сталин җитәкчелегендә көрәшә һәм яңадан яңа җиңүләргә ирешә. Ленин армиясенең — данлы большевиклар партиясенең юлбашчысы, Ильич эшен һәм тәгълиматын дәвам иттерүче иптәш Сталин ленинизм байрагын югары күтәреп, барлык совет халыкларын коммунизмга алып бара.

 
 
 
аларга азатлык юлын күрсәтүче ышанычлы маяк итеп карыйлар. Алар үзләренең беренче социалистик ватаннарын сакларга телиләр һәм( алар империалистларга аны җиме- ; рергә ирек бирмәсләр! Безнең көчебез әнә шунда. Барлык илләрдәге хезмәт ияләренең ^өче әнә шунда. Бөтен дөнья буржуазиясенең зәгыйфьлеге дә әнЗ* шунда. Ленин — Сталин партиясенең көче. совет халкының көче — аларның Ильич кебек көрәшүләрендә, эшләүләрендә һәм үзләренең тормышларын Ильич кебек коруларында. Безне иптәш Сталин болай дип өйрәтә: «Безнең остазыбыз, безнең юлбашчысыз Ильичны истә тотыгыз, яратыгыз һәм аны өйрәнегез. Эчке һәм тышкы дошманнарга . каршы — Ильичча көрәшегез һәм аларны җиңегез. • Яна тормышны, яңа көнкүрешне, яңа культураны — Ильичча төзегез. Эштә кечкенә нәрсәдән һичберва- кытта да баш тартмагыз, чөнки кечкенә нәрсәдән бөек нәрсә төзелә, — Ильичның әһәмиятле васыятьләреннән берсе әнә шул». Даһи Сталин совет кешеләре иярергә тиеш булган иң югары үрнәкне табарга теләгәндә Владимир Ильич Ленин исемен әйтә. Иптәш Сталин, халыкка мондый киңәш бирә: «Сайлаучылар, халык үз депутатларыннан шуны таләп итәргә тиешләр; алар үз бурычлары югарылыгында торсыннар; алар үз эшләрендә политик обывательләр дәрәҗәсенә төшмәсеннәр; алар Ленин тибындагы политик деятельләр постында калсыннар; алар, Ленин кебек үк, кем икәнлекләре ачык һәм билгеле булган деятельләр булсыннар; алар, Ленин кебек үк, сугышта куркусыз һәм халык дошманнарына карата рәхимсез булсыннар; алар эш кыенлаша башлаганда һәм горизонтта берәр төрле куркыныч күренгәндә һәртөрле паникадан, паникага ошаган һәртөрле нәрсәдән саф булсыннар; алар паникага ошаган һәртөрле нәрсәдән Ленин кебек үк саф булсыннар; алар һәрьяклап ориентация алу һәм барлык плюсларны һәм минусларны һәрьяклап исәпкә алу кирәк булган катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, Лениз .кс^ек үк, бөек акыллы һәм ашык- ч&аучаң булсыннар; алар, Ленин кебек үк, турылыклы һәм намуслы булсыннар; алар уз халкын, Лениз яраткан кебек үк, яратсыннар». Владимир Ильич үлгәннән соң 25 ел үтте. Ленинның үлүе уңае белән Советларның II Бөтенсоюз съездында иптәш Сталинның сөйләгән реченә чирек гасыр тулды. Бу — партиябез, халкыбыз исеменнән даһи Ленинга биргән бөек ант иде. Совет халкы Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә бу бөе|к антны изге күреп 
саклады. Совет кешеләре Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә барлык кыенлыкларны җиңеп һәм сынауларны үтеп, Ильичның төп васыятен намус белән үтәделәр, илебездә коммунизмның беренче баскычын — социалистик җәмгыятьне төзеп җиткерделәр. Илебездә хәзерге заманның эре социалистик промышленносте төзелде. Совет крестьяннары, колхозларга берләшеп, бөтенләйгә социализм юлына бастылар. Эксплоататор сыйныфлар тәмам бетерелде. Большевиклар партиясе Ленин васыять итеп калдырган бурычны — пролетариат диктатурасының төп нигезе булган эшчеләр сыйныфының крестьяннар. белән союзын ныгыту, Совет дәүләтендә барлык милләтләрнең һәм халыкларның ирекле үсүен һәм хезмәттәшлеген булдыру, Советлар Союзы халыкларының дуслыгын ныгыту, социалистик Ватанның азатлыгын саклаучы Совет Армиясен ныгыту бурычларын намус белән үтәде. Бөек Ленинның үлүенә чирек гасыр булды. Ленин төзегән Совет дәүләте ленинизм байрагы астында, Сталин җитәкчелегендә көрәшә һәм яңадан яңа җиңүләргә ирешә. Ленин армиясенең — данлы большевиклар партиясенең юлбашчысы, Ильич эшен һәм тәгълиматын дәвам иттерүче иптәш Сталин ленинизм байрагын югары күтәреп, барлык совет халыкларын коммунизмга алыв бара.

96 
 
 
ләм илһамлы җитәкчелеге нәтиҗәсендә безнең әдәбиятыбызның югары баскычка күтәрелә баруы турында сөйли; икенчедән, бу факт безнең илебездә әдәбият эше совет халкының үз туган эше булып әверелгәнен раслый. Безнең илебездә большевистик идеяләр яктылыгы белән сугарылган һәрбер яңа, талантлы китап барлык совет кешеләре тарафыннан тирән шатлык беләң каршы алына. Безнең илебездә халыкка хезмәт итүче язучының эше әрәм югалмый. Безнең халкыбыз, бөтен дөньяда һичбер халыкта булмаганча, үз әдәбиятын тирәнтен ярата, китапка ул күңел ача торган кызыклы әйбер дип кара, мый, ә аннан бүгенге заманның иң дулкынландыручан, иң үткен мәсьәләләре буенча җаваплар эзли,— китапны ул шундый теләк һәм таләп белән кулына ала.. Совет язучылары үзләренең халык алдындагы, дәүләт алдындагы җа- ваплылыкларын һәрвакыт истә нык тотарга тиешләр. Шул сәбәпле алар үзләренең әдәби иҗатлары белән, үзләренең барлык сәләтләре белән халыкка фидакарь хезмәт күрсәтүгә омтылырга тиешләр. Инде басылып чыккан әсәрләрдән Г. Бәшировның «Намус» исемле романы, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» исемле романы, Г. Әпсәлә- мовның «Ак төннәр» исемле повесте хәзерге татар совет прозасында борылыш башланганны күрсәтеп торалар. Бу әсәрләрдән тыш, инде язылып беткән, ләкин әле матбугатта игълан ителмәгән яңа зур проза әсәрләребез дә бар. Шулардан, аеруча, Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» исемле яңа романын күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу әсәр совет яшьләренең дуслыгын, патриотлыгын, геройлыгын чагылдыра. Язучы Ибрай Гази татар хезмәтчел крестьяннарьнның байлар-кулакларга каршы көрәше турында, авылда совет власте урнаштыру өчен батыр көрәше турында «Онытылмас еллар», исемле повестен язып бетерде. Яшь язучы А. Расих сталинчыл бишьеллыклар чорында Татарстанның индустрия
ләшүен чагылдырган «Дустым Мансур» исемле романын төгәлләп килә Тиздән Гариф Гобәйнең «Замана балалары» исемле зур повесте басылып чыгачак. Бу әсәрдә автор Бөек Ватан сугышы елларында совет балаларының патриотик эшләрен киң чагылдыра. Шагыйрь һәм драматург Әхмәт Фәйзи бик әһәмиятле тема өстендә эшли. Ул татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында роман яза. Болардан тыш, Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Гариф Галиев, Газиз Иделле, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Мәхмүт Максуд һәм күп кенә башка язучылар Татарстанның авыл хуҗалыгындагы һәм промышленностендагы алдынгы кешеләр турында яңа әсәрләр язалар. Сүз уңаенда! әйтеп үтәргә кирәк: әдәбиятыбызның иң сугышчан жанры булган очерк әлегә язучылары- бызның игътибарын үзенә тиешенчә тарта алганы юк. Шул сәбәпле, кызганычка каршы, очерк лГанры безнең әдәбиятыбызның һаман да әле артта калган участогы булып тора. Газета-журналларыбызда басылып килә торган очеркларның күпчелеге художество ягыннан түбән торалар һәм гади газета замет- каларыннан бик аз аерылалар. Хәлбуки, илебездә бара, торган вакыйгалар, бөтен дөньяны таңга калдыручы совет кешеләренең геро- ик эшләре, аларда югары мораль сыйфатларның формалашу процессы — болар барысы да иң оператив жанр булган художестволы очерк өчен бик кызыклы һәм кыйммәтле материал була алырлар иде. Кыска хикәя һәм новелла, жанрлары да үзләренә зур игътибар бирүне таләп итәләр. Татар язучы- ларының быел «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан хикәяләре, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да, укучыларны канәгатьләндерә алмыйлар. Дөрес, журналда күп кенә яшь авторларның хикәяләре басылып килә, бу — шатлыклы күренеш, әлбәттә. Сафа Сабиров, Фазыл Басыйров, Әбрар Шамин кебек яңа исемнәрнең килеп чыгуы
.97 
 
 
проза өлкәсендә яшь язучыларның усүен күрсәтә. Ләкин, яшь авторларның да, шулай ук танылган язучыларның да хикәяләренең күпчелеге җитди кимчелекләрдән азат түгел әле. Язучыларыбызның еш кына уңыш- сызльиска очраулары, барыннан да элек, тормышны җитәрлек тирән белмәү белән, тормышны дөрес чагылдыруга, совет кешеләренең типик сыйфатларын күрә белүгә ярдәм итүче социалистик реализм методын тиешенчә куллана белмәүләре белән аңлатыла. Мәсәлән, «Совет әдәбияты» журналының 1948 нче елгы 4 нче номерында басылган Ф. Хөснинең «Берәү һәм без» исемле хикәясендә совет яшьләре өчен һич тә типик булмаган фактлар алынган, мәсьәлә бик ясалма рәвештә куелган һәм автор, асылда, шулай ясалма куелган мәсьәләгә дә җавап таба алмаган. Ф. Хөснинең бу хикәясендәге персонажларның берсе, имештер, менә революциягә кадәрге чорда интеллигенциягә чит илләрдә: Италиядә, Каприда булырга мөмкин булган, ә менә безнең хәзерге заманда, имештер, интеллигенция беркая да булмый, чит илләр тормышын белми, аны беркая да читкә чыгармыйлар дия зарлана. Биредә, барыннан да элек, мәсьәләнең куелышы дөрес түгел. Ф. Хөснинең ул персонажы безнең чьинбар- лыкка яла яга. Аңа ялганчы дип, отпор бирелергә тиеш иде. Чөнки кирәк булганда без уз кешеләребезне теләсә кайсы илгә җибәреп кайтарудан беркайчан да курыкмадык һәм курьжмыйбыз, дип турыдан-туры дөресне әйтергә кирәк иде. Безнең ителлигенциябезнең, безнең язучы- ларыбызныц, галимпәребезнең, ар- тистларыбызньиц теге я бу чит илләрдә булып кайту фактлары бик күп бит. Бездә бөтен дөньяны әйләнеп чыккан язучылар бар. Горький, Маяковский кебек язучылар чит илләрдә булмадылармыиш? Фадеев, 1орбатов, Симонов, Эренбург, Вур- гуи, Айбек, Заславский, Корнейчук, Сурков, Твардовский, Леонов, һәм совет интеллигенциясенең меңнәрчә бвшка вәкилләре әледән-әле чит илләргә чыгын йөрмиләрмени? Лә- 7- -С. Ә.- ]
кин хәзер бездә чит илләрдә һәртөрле мөртәтләр түгел, кәеф-сафа кылып йөрүче ялгызаклар түгел, ә нык берләшкән коллектив вәкилләре, үз ватанының, үз халкьиның интересларын яклаучы совет кешеләре чыгып йөриләр. Гайбәтчене гайбәтче дип атау урынына, хикәянең авторы, икенче бер пер-сонажы теле белән төрле акыл сатуларга бирелә: янәсе, ул фронтта булган һәм анда бакчада эшләүче ике рус кызының, эш арасында, битләрендәге тир һәм тузанны да сөртеп тормастан, солдатларның күлмәк-штанын юып биргәннәрен күргән, шуның өчен генә, янәсе, безнең илебез әйбәт, кешеләребез әйбәт һәм беркая да читкә барып йөрергә теләмибез... Күрәсез, җавап — мәгънәсез ’ булып һәм хикәя фальш булып чыккан. Материалны аңлап җитмәү, төп әһәмиятле моментны икенче дәрәҗәдәге, аз әһәмиятле моментлардан аера белмәү менә нәрсәгә китереп чыгара. Сафа Сабировньиң скрипкачы американ кызы турында «Совет әдәбияты» журналының 1948 нче елгы 3 нче номерында басылган хикәясе дә укучыларны ышандырмый. Автор- үзе дә бик аз һәм өстән-өс- тән генә таныш булган теманы художестволы формада укучыларга тәкъдим итүне үз өстеиә алып, дөрес эшләмәгән. Сафа Сабпровның, болардан башка да, үзе бик яхшы белгән, алар турында укучыларга бик яхшы сөйләп бирә ала торган кызыклы һәм таныш материаллары аз түгелдер, дип уйлым мин. Без үзебез бөтен детальләренә чаклы яхшы белгән үз тормышыбыздагы гүзәл күренешләр турында, үзебез белән янәшә яшәүче, һәр көн саен яңадан яңа уңышларга ирешүче, моңа кадәр ишетелмәгән яңалыклар тудырып могҗизалар күрсәтүче совет кешеләре турында күбрәк язарга тиешбез. Әлбәттә, без үзебезнең интересларыбызны эчке темалар белән генә чикләргә тиеш түгелбез, без, совет кешеләре, бөтен планетаның язмышы өчен җавап бирәбез. Ләкин, халыкара темаларга языла икән — ул әсәрләр^ материалны шулай ук бик яхшы белүгә нигезләнеп, башка
98 
 
 
әсәрләребез кебек үк, югары сыйфатлы итеп язылырга тиешләр. Совет халкы бездән большевистик идеяле, югарьи художестволы әсәрләр көтә, безнең ул әсәрләребез үсешебезнең яңа этабын ачып бирсеннәр, совет строеның буржуазия строеннан өстенлеген, совет кешесенең өстенлеген күрсәтеп бирсеннәр, хезмәт ияләрен коммунизм өчен көрәш пафосы белән, кайнар патриотизм идеяләре белән рухландырсыннар. Хәзерге шартларда, илебезнең социализмнан эзлекле рәвештә коммунизмга күчүе өчен тиешле барлык шартлар тудырылган бервакытта,' халыкны идея-политик тәрбияләү мәсьәләсе безнең алдыбызга аеруча зур әһәмиятле мәсьәлә булып килеп баса. Кешеләр рухы инженеры булган совет язучыларыньщ рольләре хәзерге шартларда гадәттән тыш зур үсеп китте. Менә шуның өчен дә язучыларыбызның киң һәм еракка күрә белүләре, иҗтимагый процессларны тирән аңлый белүләре һәм үз иҗатларында совет чынбарлыгын бөтен ачыклыгы һәм # тулылыгы белән чагылдырулары таләп ителә. Безнең проза өлкәсендәге зур гына уцышларыбызны күрсәтеп үтү белән бергә, аның әле совет чынбарлыгының бөек байлыкларын бөтен тирәнлеге һәм төрлелеге белән тулы ачыкландыруга ирешә аямаганлыгын да әйтергә кирәк. Әдәби * геройларыбыз, еш кына, үзләренең җанлы, прототиплары булган хәзерге заманның коммунистик җәмгыять төзүче реаль геройлары белән чагыштырганда көчсезрәк, төссезрәк булып чыгалар әле. * ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турындагы! карарлары игълан ителгәннән соң безнең драматургиябез өлкәсендә дә борылыш күренә башлады. Мәгълүм ки, әле күптән түгел генә безнең театр- ларыбызның репертуары идея ягыннан чит һәм зарарлы пьесалар белән чүпләнгән иде. Театрларыбыз феодализм чорын һичбер тәнкыйтьсез чагылдыра торган, хәтта идеаллаштыра торган, пьесаларны күрсәтеп килделәр. Шул җөмләдән татар халкы турында дөрес булмаган карашларны үткәрә торган пьесалар да куелгалады. Кайбер татар Ә;ф бинтчылары, 
тарихчылары һәм дра^ матурглары, тарихи дөреслек белән һич тә исәнләшмичә, Казан татарлары тарихын Алтын Урда баскың- нары тарихы белән бәйләргә маташ, тылар. Безнең драматургия һавасын андый черек буржуаз милләтчелек сазлыгы сөременнән әрчү өчен иҗади работннкларыбызның барлык көч һәм сәләтләрен халкыбызга лаеклы булган сәламәт рухи азык тудыруга юнәлдерү өчен каты көрәш алын барырга туры килде. Шуның нәтиҗәсендә безнең дра- матургларыбызның һәм театрлары- бызның хәзерге заман темаларына йөз белән борыла башлауларын күрсәтүче әсәрләр туды,. Соңгы ике ел эчендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә совет кешеләренең бүгенге көнен һәм безнең революцион үткәнебезне чагылдырган пьесалар куелды. Мирсәй Әмирнен «Тормыш җыры», «Җыр дәвам, итә» се, Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» ы, Риза Ишморатның «Якты юл» ьп, Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» е, Абдулла Әхмәтнең • «Серләр» е, Әхмәт Фәйзинең «Пугачев Казанда» сы, Эмма Шамильнең «Зур гаилә»с.е шуньг раслыйлар. Ләкин, шул ук вакытта ул пьесаларның күпчелегендә җитди кимчелекләр барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Югарыда саналып үтелгән пьесаларның күпчелегенә хас булган кимчелек — совет кеше- • се характерының формалашу процессын пьесаның үзендә күрсәтмичә, аны, сәхнә афтында калдырудан гыйбарәт. М. Әмирнең «Җыр дәвам итә» исемле драмасындагы төп кимчелек — куелган проблемаларны художество чаралары белән чишә белмәвендә. Аеруча алганда, автор уз пьесасында яңалыкның искелек белән көрәше проблемасын дөрес куеп та, бу көрәшне чын сәнгатьчә, югары художестволы итеп күрсәтү юлый таба алмаган. Шул сәбәпле биредә дә пьесаның төп образларыннан булган җырчы — артистка обра
99 
 
 
зы үзенең характерын тамашачылар 1лдында( түгел, ә кайдадыр сәхнә артымда формалаштыра. Бу кимчелек Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» исемле песасы өчен дә характерлы. Бүгенге көнебезнең актуаль темасына багышланган бу пьесадагы уңай геройлар шулай ук сәхнә артында «үсәләр». Автор бу үсү процессын тамашачьпга күрсәтми, ә аны сүзгә генә ышанырга мәҗбүр итә. Шуның өстенә, пьесада табигый булмаган очраклар бик күп. А. Әхмәтнең Татарстан нефтьчеләре турындагы яңа пьесасын без шатлык белән каршы алдык. Пьеса үзенең темасының яңалыгы белән, совет яшьләренең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүдә яхшы ОМТЫЛЫШЫ белән тамашачыларны үзенә тарта. Ләкин А. Әхмәт бу пьесасын артык озынга сузган, вак детальләр белән кирәгеннән артык мавыккан,—болар пьесада( күрсәтелгән геройларның характерларын тирән һәм тулы чагылдыруга комачаулыйлар. Тарихи драма безнең театрларыбыз өчен шулай ук кирәк тема. Ә. Фәйзи үзенең «Пугачев Казанда.» исемле пьесасында алпавытларга- крепостникларга каршы рус, татар һәм башка халыкларның бергәләшеп көрәшүләрен күрсәтү кебек гаять мактаулы бурычны үз алдына куйган. Әйтергә кирәк, тарихи вакыйгаларны күрсәтүдә автор художество дөреслегенә ирешә алган. Бу —Ә. Фәйзинең уңышы. Пугачев, Исмәгыйль образлары сәхнәдә җанлы булып килеп басалар. Ләкин Ә. Фәйзи үзенең бу уңышлы драмасының финалын бик йомшак эшләгән. Эмма Шамильнең пьесасына аерым тукталырга кирәк. Бу автор Бөек Ватан сугышына кадәр үк әле Академия театры сәхнәсендә үзенең бер уңышсьпз пьесасы белән чыгыш ясаган иде инде. Быел ул «Зур гаилә» кебек зур исемле пьесасын тамашачыларга күрсәтте. Ләкин бу «Зур гаилә» чын зур тормыштан шул чаклы аерылган ки, ул мещан- льикобывательлек төчелеге белән шул чаклы сугарылган ки, мондый э^риең Академия театры сәхнәсенә менә алуын бары тик әшнәлек мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе дип кенә аңларга мөмкин. Шәхси, әшнәлек интересларын гомуми иҗтимагый интереслардан югарьл куюы, язучылар җәмәгатьчелеге фикеренә бармак аша каравы аркасында театрның шушындый 
пьесалар белән про- валга очравы факты беренче генә түгел. Ни өчендер кагыйдә буларак, мондый пьесалар язучылар арасында киң тикшерелүгә куелмыйлар, киресенчә, безнең иҗади секцияләребезне аңлы -рәвештә читләтеп үтеп китәләр. Бу күрсәтә ки, Сәнгать эшләре идарәсе һәм ТДАТ драма театрларының репертуары турында ВКП(б) Үзәк Комитетыны1ң тарихи карарларын һаман да әле үзләштереп җитмәгәннәр. Безнең күп кенә адторларыбыз- колхоз-совхоз театрларының репертуарын баетуда актуаль темалар өстендә эшлиләр, музыкаль комедияләр өчен либреттолар язалар. Ләкин республикабыздагы театрларның репертуарларында булган байтак пьесаларның художество сыйфатлары совет тамашачыларының үсеп барган таләпләренә һаман да әле тиешенчә җавап бирә алмыйлар. Совет кешеләренең бай, күп кырлы һәм эчтәлекле тормышы күпчелек драматургларыбызның иҗатында бик зәгыйфь чагыла. Хәзерге заманның дулкынландыру- чан зур темалары, еш кына, бик яссы, өстән-өстән генә ачылалар, авторлар театр һәм драматургия законнарын җитәрлек белмичә эш итәләр. Күп кенә драматургларыбыз уңай геройның гомуми сыйфатларын күрсәтүдә индивидуаль форма чараларын әле һаман да таба алмыйлар. Республикабыздагы язучыларның кайберләре арасында шундый ялгыш караш бар: алар, әгәр дә язучы хәзерге заман темасын чагылдырган әсәр бирә икән, аның стиле, формасы, теле өстендә артык көч куеп торуның кирәге юк, дип, чөнки теманың үзе генә дә әсәргә уңыш тәэмин итә ала, дип уйлыйлар. Безнең укучыларыбызның Һәм тамаша- чыларыбызның художество зәвыкларына болай бармак аша карауга


 
 каршы кискен көрәш ачарга кирәк, чөнки андый караш нигезендә ялгыш һәм зарарлы. Социаль әһәмияте югары булган тема үзенең камил- ләштерелгән художество формасын таләп итә. Кызганычка каршы, актуаль теманы алып, аны тулысымча дөрес һәм югары художестволы формада чишү урынына, өстән генә йөзү, аның төп эчтәлеген тышкы форма белән генә, исеме белән генә каплау кебек фактлар безнең әдәби практикабызда бүген дә әле еш кына күренгәли. Совет әдәбияты—безнең кешеләребезне ан.лы совет патриотизмы рухында тәрбияләүнең куәтле коралы ул. Совет әдәбиятының материалы, геройлары, образлары — безнең җанлы тормышыбызда алар, безнең гел үсеп алга бара торган бөек чынбарлыгыбызда алар. Тәрбия функциясен үтәүче әдәбиятны тудыру юлларының берсе — бу чынбарлыкны кешеләрне рухландыручы, куәтле һәм тирән йогынты ясый ала торган образлар аша күрсәтүдән гыйбарәт. Әдәбиятның партияле- леге — аның тасвир чараларын ярлыландыру дигән сүз түгел, ә, киресенчә, аның художество сыйфатын тагын да баету дигән сүз, чөнки сәнгать — кешенең рухи тормышындагы бүтән төр байлыклардан үзенең нәкъ менә шул ягы белән аерылып тора да. Татар совет драматургиясе турында сөйләгәндә, идея ягыннан тотнаклы һәм художество ягыннан тулы бәяле әсәрләр тудыру юлында ясалган адымнар — әле тик беренче адымнар гына булуын әйтмичә мөмкин түгел. Театрларыбызның сәхнәсендә тамашачы үз замандашларының герюик образларын — дошманны тармар итеп, илебезне һәм бөтен дөньяны фашизм варварлыгыннан коткарган батыр совет сугышчылары образлары, сталин- чыл яңа бишьеллык геройлары образларын күрергә тели. Тамашачы совет кешеләренең сугышта күрсәткән батырлыкларының бөеклеген, тыныч төзелештә аларньиң иҗади хезмәт пафосларын драматик киеренке көрәштә чагылуын күрергә тели. Шушылар белән бергә, безнең 
тамашачыларыбызга, күңелле коме дия спектакльләре дә кирәк. Комедия — тамашачылар тарафыннан һәрвакыт яратылып карала торгаң жанр булып килде һәм ул хәзер Дә шулай. Тамашачыларның бу ихтыяҗы яшь совет эпохасы өчен, безнең шат тормышта яшәүче күтәренке күңелле халкыбыз өчен бик табигый, һәм безнең сәнгатебез тамашачыларның бу ихтыяҗын һичшиксез үтәргә тиеш. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында ясаган докладымда иптәш Жданов, совет әдәбиятының бурычларын билгеләп, шушы сүзләрне әйтте: «Совет кешесенең иң яхшы хисләрен һәм сыйфатларын сайлап алып, аның алдында аның иртәнге көнен ачып биреп, без шул ук вакытта үзебезнең кешеләребезгә аларның нинди булмаска тиешлекләрен күрсәтергә, кичәге көннең калдыкларын, совет кешеләренә алга баруда комачаулык итә торган калдыкларны камчыларга тиешбез »j Безнең язучыларыбыз, һәм беренче чиратта драматургларыбыз, әнә шул «кичәге калдыкларны» үз әсәрләрендә еш кына читләтеп үтәләр. Әгәр зур сәхнәләр өчен, Академия театры өчен безнең драматургларыбыз беркадәр яңа әсәрләр тудырып килсәләр, художество үзешчәнлеге коллективларына карата моны әйтүе кыен. Бу — безнең драматургларыбыз тарафыннан онытылган участок. Авыллардагы драмтүгәрәкләр клуб сәхнәләрендә куярлык пьесалар юклыктан нык интегәләр. Драматурглар йөзләрчә, меңнәрчә санала торган үзешчән коллективларны югары художестволы пьесалар белән тәэмин итү турында чын- чыннан кайгыртырга, тиешләр. Язучылар җыелышының берсендә Әгерҗе районыннан килгән бер пропагандист безнең йөзебезне кызартырлык фактлар турында сөйләде. Авылларда пьеса кытлыгы, клуб сәхнәләрендә куярлык яңа әсәрләрнең булмавы бик мәгьлүм, һәм менә, драмтүгәрәкнең бер активисты шәһәрдә була һәм «Отелло» поо
100 k

101 
 
 
тановкасын карый. Бу постановка аңа бик ошый, бу пьесаньп ул уз авылына алып кайтырга тели, ләкин таба алмый. Шуннан соң нишли ул? Авылына кайта да, күргән пьесасының эчтәлеген хәтерендә калган формада сәхнәләштереп, кода һәм кодагый образлары өстәп, «Отелло» ны үзенчә яза. Берникадәр вакыт үткәч, авылда Шекспирның әнә шулай бозылган «Отелло»сы сәхнәгә куела. Ләкин, нишлисең, ул иптәш өчен бүтән юл калмаган, ә безнең язучыларыбыз аңар ярдәмгә килмәгәннәр. Драматургиябезнең а.ртта калуында, күпчелек хәлдә, театраль һәм әдәби тәнкыйть гаепле. Безнең тәнкыйтьчеләребез драматургларга тиешле ярдәмне күрсәтмиләр әле. Матбугатта, театрлар репертуарының торышына тирән анализ ясаган мәкаләләр күренми. Тәнкыйтьчеләр сәхнә әсәрләренең уңышларын һәм кимчелекләрен дөрес ачып бирүдә тиешле осталык күрсәтә алмыйла.р. Мәсәлән, ни өчен безгә бүгенге драматургиянең теоретик мәсьәләләре буенча киң рәвештә иҗади дискуссия ачып җибәрмәскә? Бу өлкәдә үзенең чишелешен таләп итә торган мәсьәләләр азмыни? Социалистик җәмгыять шартларында'’сатира һәм комедия жанры кебек мәсьәләләр көн тәртибенә куелырга һәм хәл кылынырга тиеш. Бу жанрларның безнең шартларда «үзеинән-үзе үлә, бетә баруы» турындагы зарарлы теорияләр һаман яшәп килә бит әле. Шулай да безнең арада сәнгатьтәге типиклыкны тормыштагы массалык, гадилек белән тигезләү «теория» се дә йөри. Бу мәсьәләләр безнең татар совет драматургиясе өчен актуаль түгелләрмени?.. Шулай ук зур поэзия турында, аның актуаль үткен мәсьәләләре - турында, аның гомуми культура . үсешебездән артта калуының сәбәпләре турымда бездә җитди сөйләшү, I ләрне башлап җибәрүгә ихтыяҗ күптән инде сизелеп килә. Безнең поэзиябез, янәсе, кризис кичерә, дигән карашны, ул хәзер депрессия хәлендә тора, дигән карашны мин якламыйм. Болар — безнең поэзиябезнең үсүенә комачаулап торган зарарлы лыгырдаулар. Совет халкының поэзия өлкәсендәге уңышларын юкка чыгарырга маташуларга каршы без бөтен көчебез белән көрәш алып барачакбыз. Бездә җитешеезлекләр бик күп, кыенлыклар күгг. Ләкин алар — 
үсү юлындагы кыенлыклар, әдәбиятыбызның һаман үсә баруы юлындагы кыенлыклар. Бу кыенлыкларны без җиңә алабыз. Бөек Ватан сугышы елларында безнең поэзиябезнең зур роль уйнаганлыгын әйтмичә үтеп булмый. Без шагыйрьләребезнең социалистик Ватанны саклауга халыкны өндәгән ялкынлы сүзләрен хәтерлибез, совет солдатының авыр юлында турылыклы юлдаш булган сугышчан җырларны хәтерлибез, үз бәйсезлеген яклап калган совет кешеләренең хисләрен, уйларын һәм омтылышларын чагылдырган дулкынландыргыч шигырьләрне, балладаларны, поэмаларны хәтерлибез. Сугыш чорында безнең поэзиябез, штык белән бер рәттә, алда барды, ул алдынгы ут сызыгында булды. Сугыш чорындагы поэтик әсәрләрнең күпчелеге өчен характерлы булган идея югарылыгы һәм сафлыгы аларньл социалистик эстетиканың чын хәзинәләренә әверелдерделәр. Әйтергә кирәк, безнең танылган шагыйрьләребез сугыш елларында тагын да яхшырак эшләделәр, сугыш аларны кабындырды, алар үзләренең барлык иҗат көчләрен зур киеренкелек белән эшкә җиктеләр. Шагыйрьләребезнең ул елларда тудырган бик кыйммәтле хезмәтләре барыбызга да яхшы билгеле. Дошманга каршы героик көрәшебез тарихын өйрәнгәндә, безгә совет поэзиясенең күренекле әсәрләренә күп тапкырлар тукталырга туры килер әле. 1948 ел эчендә безнең «Совет әдәбияты» журналы битләрендә әле бөтенләй яшь, соңгы вакытларда гьина формалашып килә торган шагыйрьләрнең: Әнвәр Давидов, Нури Вафин, Рәшит Гәрәев, Абдул Кәли, Нур Шәриф һәм башка иптәшләрнең байтак кына уңышлы шигырьләре басылды. Күптән түгел комсомолның Татарстан өлкә комитеты,
102 
 
 
Язучылар Союзы белән берлектә, Казан шәһәренең, югары уку йортларындагы студентлар арасында әдәби конкурс үткәрде. Бу конкурска 51 әсәр алытды. Бу факт 'үзе генә дә яшьләр арасында әдәбиятка көчле тартым барлыгы турында сөйли. Аларның кайберләре чыннан да киләчәктә үзләренә өмет' баглыйлар. Тик, алар көчне аямыйча үз өсләрендә бик нык тырышып эшләргә тиешләр. Тыныч шартларга күчкәннән соц да безнең тәҗрибәле шагыйрьләребез тарафыннан байтак яңа әсәрләр тудырылды. Алар арасында безнең чынбарлыгыбызда булып торган вакыйгаларны гомумиләштерә торган зур полотноларны да, гүзәл тормышыбызның аерым күренешләрен җырлый торган лирик шигырь- тәрне дә,, яшьләрне хезмәткә һәм көрәшкә чакыра торган җырларны да күрәбез. Ләкин, ирешелгән кайбер уңышларга да карамастан, безнең поэзиябез һаман да әле тормыштан артта калып бара, совет укучыларының гел үсеп барган сорауларына җавап биреп җиткерә алмый. Поэзиябезнең артта калып баруының төп сәбәбе — безнең шагыйрьләребезнең тормыш белән җитәрлек бәйләнмәгән булуларында. Шагыйрьләр үз кабинетларында. йомылып, сш кына әсәрләрен бармактан суырып язалар. Мәсәлән, поэзиянең тәҗрибәле мастерларыннан берсе булган Ш. Маннур әгәр дә колхоз чынбарлыгын яхшылап өйрәнгән булса, укучыларга «Гай- җан бабай» кебек уйдырма персонажларны тәкъдим итмәгән булыр иде. Ә бит аның Гайҗан бабае коммунизм турында әллә кайда ерактагы киләчәк турында итеп сөйли, һәм имештер, коммунизм бары тик киләчәк буыннар өчен генә төзелә, дип уйлый. Без бүгенгене иртәнгә- дән һичкайчан да аерып йөрмибез. Бүгенге өчен төзегәндә боз иртәнгә өчен дә төзибез. Безнең шагыйрьләребезнең ип зур кимчелеге—яңа шартларлык катлаулы күренешләрен тиз аңлап җиткерә алмауда, марксизм-ленинизм теориясе белән җитәрлек коралланган булмауда. Марксизм- ленинизм белән коралланмаган язучылар чынбарлыкны аңлаи-белә алмыйлар, аның төп әһәмиятле’ якларын, үсеш законнарың күрә белмиләр, алга, карый 
белмиләр, перспективаны дөрес күрә белмиләр. Марксизм-ленинизм, ул — язучьң пың иҗади эшендә таяна торган теоретик фундаменты*. Марксизм- ленинизм классикларының генпаль хезмәтләре совет кешеләренең психологиясен тнрәптеп аңлауда, партия идеяләренең оештыру һәм тәр- биячел ролен аңлауда, совет кешесенең рухи байлыгын, совет культурасының бөеклеген һәм өстенлеген художество образлары аша, күрсәтү, дә язучыларга зур ярдәм итәләр. Безнең коммунистик партиябез артык зур булмаган вакыт эчендә илебезнең бөтен йөзен тамырыннан үзгәртүгә иреште. Совет кешеләренең тормышлары һәм уй-фикер йөртүләре дә үзгәрде. Совет халкы үз арасыннан бик күп геройлар үстереп чыгарды, алар фронтта, производствода, колхоз кырларында батырлык могҗизаларын күрсәттеләр һәм фәнне яңа баштан коралар, сәнгатьне алга алып баралар. Ирекле социалистик хезмәт һәм масса күләмендә геройлык яңа кешене тәрбияләп үстерделәр. Аның тирән акылы һәм көчле ихтыяры производстводагы иҗади хезмәттә, сталинчыл планда билгеләнгән искиткеч зур эшләрне уңышлы үтәвендә һәм арттырып үтәвендә бик ачык күренәләр. Совет кешесендә булган яңа сыйфатларны*, аның иҗади бөек хисләр белән яшәвен, аңа ха.с булган гүзәл характерын образларда мәңгеләштерү, чынбарлыкны дөрес аңлап, аны* революцион үсештә күрсәтү — җырлау! — совет шагыйрьләренең намус эше булып тора. Моның өчен язучы* марксизм философиясен белергә тиеш. Әгәр дә язучы марксизм философиясен аз белсә, Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин тәгълиматын йомшак белсә, анардан бернинди дә көчле марксистик әсәр чыкмаячак. Безнең татар совет поэзиясе халык алдында, партия алдында- зур бурычлы. Безнең халкыбыз бөек Ленин, бөек Сталин турында,


 
 большевиклар партиясе турында көчле, тирән идеяле җырлар җырларга тели, ә без ул җырны тудырганыбыз юк, орденлы республикабыз турында, республикабызның башкаласы Казан турында, бөек рус халкы белән дуслык һәм аңа мәхәббәтебез турында, фашизмга каршы көрәштә дан казанган татар халкы уллары турында әлегә кадәр җырларньпң булмавы факты безнең барыбыз өчен дә — шагыйрьләребез өчен дә, композиторларыбыз өчен дә оят түгелме соң. ВКП(б) Үзәк Комитеты, 1948 нче ел 10 февральдә чыгарылган карарында, халык сорауларына җавап бирә торган опера драматургиясе тудыру кирәклеген күрсәтеп үткән иде. Безнең шагыйрьләребез һәм драматургларыбыз моңа, ничек җавап бирделәр? Партиянең чакыруына практик эш белән җавап бирделәрме? Ә бит безнең бердәнбер опера театрыбыз репертуар юклыктан җәфа чигә. Бу турыда җитди рәвештә уйланырга кирәк. Кайбер шагыйрьләр Татарстан шагыйрьләренең иҗат киңәшмәсен җыярга кирәклек турында фикер әйтәләр. Әйе, буч кирәк чара. Әдәбиятыбыз өчен актуаль булган күп кенә мәсьәләләрне җентекләп тикшерергә кирәк. Язучыларыбызның эш методы булган социалистик реализм мәсьәләләре бездә бөтенләй диярлек тикшерелгәне юк бит. Ә кайбер язучыларыбызның, хәтта талантлы язучыларыбызның да иҗатлары, башльпча», нәкъ менә аларның социалистик реализм методы белән эш итмәүләре сәбәпле уңышсызлык- ка очрый да. Моның ачык күренешеп без Ф. Хөсни, С. Баттал кебек язучыларның иҗатында күрмибезмени. Алар, шиксез, талантльп язучылар. Ләкин талантлы язучының уцышсызлыкка очравын күрү икеләтә көенеч һәм авыр. Талантлы язу- чыларыбыз, бөтенесеннән дә элек, социалистик реализм методларын үзләштерергә тиешләр. Ә социалистик реализм методының иң әһәмиятле ягы-— тормыштагы яңалыкньпң иц башлангыч булса да кыйммәтле яралгыларын тотып ала белүдән, аның искелек белән көрәшен 
яклый белүдән,- тормышта яңалыкны ур- наштыра-ныгыта белүдән гыйбарәт. Бу яңалыкны ныгыту белән бергә, аның эчке асылын ачып күрсәтергә, аның күренеп торган сыйфатлары нигезендә әлегә яңа беленеп килүче һәм алдагы көндә үейп китәргә тиеш булган сыйфатларын да тасвирлый белергә кирәк. Тормыштан а>ерылган фантазия белән шөгыльләнмәскә, төрле буш хыяллар уйлап чыгару белән мавыкмаска, ә чын яңалыкның реаль үсентеләрен, яралгыларын тотып ала белергә һәм аны үсеше процессында дөрес күрсәтергә кирәк, ягъни, яңалыкта художник бүген күргән хәлне генә түгел, бәлки аның иртәгә күренәсен дә сурәтли белергә тиеш. Татар язучылары, зур күләмле оригиналь әсәрләр тудыру белән бергә, рус һәм Көнба.тыш Европа классикларының, хәзерге рус совет язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүдә дә актив катнашалар. Безнең танылган язучылары- быздан Мәхмут Максуд, Афзал Шамов, Сәрвәр Әдһәмова, Гариф Гобәй, Газиз Иделле, Әхмәт Исхак, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Салих Баттал һ. б. иптәшләр бу өлкәдә күп кенә хезмәт күрсәттеләр. Ә художество әсәрләрен тәрҗемә итү эше, оригиналь әсәрләр тудыру кебек үк, ныклы һәм тырыш хезмәтне, телләрне камил белүне һәм гомумән югары квалификацияле әдип талантын таләп итә икәнлеге барыбызга да бик мәгълүм нәрсә. Яшь язучыларыбыв классикларны һәм рус, украин совет әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен тәрҗемә итү эше белән әлегә шөгыльләнмиләр, ә бу бик кирәк иде. Мәгълүм ки, безнең классикларыбыз, мәсәлән Г. Тукай, рус классикларын — Пушкин, Лермонтов, Тютчев һәм башкаларны популярлаштыру белән бер үк вакытта аларның югары мастер- лыкларыннан да өйрәнгән. Безнең яшь язучыларыбыз да, хәзерге рус язучыларының иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итү өстендә эшләсәләр, алардан бик күп нәрсәгә өйрәнә алырлар иде. Художестволы тәрҗемә өлкәсендә дә үзенең чишелешен таләп итә юз 

104 
 
 
торган күп кенә мәсьәләләр бар. Безнең күп кенә тәрҗемә хезмәтләребез камиллектән ерак торалар әле. Кайбер аерым тәрҗемәчеләрнең эшләрендә әле зур гына җитешсез- лекләр бар. Әдәбиятның үсүендә тәнкыйтьнең тоткан урыны гаять зур. Тәнкыйтьнең бурычы — әдәбиятта идея җитәкчелеге ролен уйнау, яңа тип совет язучысын тәрбияләүгә ярдәм итү, аның яңа мораль сыйфатларын һәм эстетик зәвыкларын формалаштыру. Соңгы вакытларда без «Совет әдәбияты» журналында тәнкыйть — библиография бүлегенең җанлануың күрәбез. Безнең әдәбиятыбыздагы бик күп исемнәр арасында тәнкыйть өлкәсендә дә хәзер яңа исемнәр килеп чыкты. Беренче чиратта, яшь тәнкыйтьчеләребездән Нуруллин һәм Аитов иптәшләрнең мәкаләләрен күрсәтергә кирәк. Мондый яшь көчләрне журналда актив катнашуга тартуы белән редакция дөрес эшли. Безнең әдәби тәнкыйтебез тамырдан яхшыртылуны, аңа яңа көчләр тартылуны таләп итә. Тәнкыйть жанры язучы иҗатының теге я бу аерым якларын гына яктырта торган кыска рецензияләр белән генә чикләнми. Безгә язучыларның күп еллык эш тәҗрибәләренә тирән анализ һәм йомгак ясый торган зур күләмле фәнни-кри- тик очерклар кирәк. Ләкин мондый хезмәтләр һаман да аз әле. Соңгы вакытларда бары тик Такташ турында X. Хәйри һәм берничә язучы турында Г. Кашшаф иптәшләрнең генә очерклары басылып чыкты. Г. Кашшафның «Татар совет әдәбиятының утыз елда үткән юлы» исемле китабы Татгосиздат тарафыннан басылып чыгаруга план- лаштырылган булса да, автор ул китапны һаман әле төгәлләгәне юк. Безнең кайбер тәнкыйтьчеләребез зур әсәрләр белән генә түгел, хәтта гади мәкаләләр белән дә еллар буе бернинди чытыш ясамыйлар. Бу факт — ВКП(б) Үзәк Комитетының карарында тәнкыйтьчеләр алдында куелган бурычларны аларның әле һаман да аңламаганлыкларын күр. еәтә. Социалистик реализм проблемасы 
художество әсәрләрендә эпохабызның алдынгы кешеләрен тирәнтең һәм төрле яклап күрсәтү пробле. масы, Ленин — Сталин партиясенең алдынгы вәкилләрен, оештыручы- болыиевпк образын бирү — болар барсы да татар совет әдәбияты өчең бик актуаль булып торалар. Ләкин безнең тәнкыйтьче кадрларыбыз бу актуаль мәсьәләләрне читләтеп үтәләр. Дөресрәге, безнең әдәби хәрәкәтебез тәнкыйтьче кадрларның бу эшкә практик катнашуларыннан башка, бара диярлек. Күп кенә ки. таплар бөтенләй тәнкыйтьсез калалар, әдәбиятыбызның иң яхшы уңышларын популярлаштыру буенча эш начар алып барыла. Безнең әдәбиятыбызда тәнкыйтьче әдәбият җәмгыятьчелеге фикеренең башында булырга, әсәрләрнең идея-худо- жество ягын ныклап тикшерергә, уңышларын һәм җитешсезлекләрен ачып салырга, большевистик партиялелек принципларын күтәреп чыгарга тиеш. Тәнкыйтьчеләр кадрының бик. әкрен үсүе фактына да игътибар итмичә мөмкин түгел. Бу хәл Совет язучылары Союзына бик мөһим бурыч — тәнкыйтьчеләр кадрын тәрбияләп үстерү бурычын йөкли. Белинский үз заманымда тәнкыйтьченең бөек һәм изге бурычларын классик формада түбәндәгечә билгеләп үткән иде: «Тәнкыйтьче — әдәби әсәрнең судьясы ул, ә судьяның ялгышлары аеруча катылык белән хөкем ителергә тиеш». Алексей Максимович Горький үзенең тәнкыйть турындагы фикерләрендә «чамадан тыш мактауга» каршы, «менә без ул талантлы һәм даһи язучыларны эшләп чыгарабыз» дип сөйләүче тәнкыйтьчеләрнең төрлечә «гүзәл мактау отзывла- рына» каршы чыкты. Ләкин ул капма-каршы икенче якка, бәрелүгә — тикшерминитми хурлап ташлау, ларга каршы тагып да ешрак һәм катырак чыгышлар ясады. «Киңәш бирү хокукы алу өчен, бик озак һәм тырышып өйрәнергә кирәк, — дип язды Горький.—Ә киңәш биргәндә, бөтен нәрсәне дә белмәвеңне, чынбарлык искиткеч тизлек белән үзгә
105 
 
 
pen барган безнең заманыбызда ничаклы күп яшәсәң бөтенесен дә белү шул чаклы авыр икәнлеген истә тотарга кирәк». Өйрәтү дигән сүз Горький өчен «тәҗрибәләр ' белән үзара уртаклашу», «саклык белән киңәш бирү» булдык Бу принципны ул теориядә генә түгел, бәлки үзенең барлык тормыш тәҗрибәсендә эзлекле рәвештә үткәреп килде. Горькийның сүзләре, Горькийның әдәбиятка хуҗаларча кайгыртучанлык белән каравы язучыларны өйрәтү эшенә алынган кеше өчен һәрвакыт үрнәк булып хезмәт итәргә тиеш. Үзеннән- үзе аңлашыла ки, әле ныгып җитмәгән яшь көчләргә карата бу аеру, ча әһәмиятле. Кызганычка каршы, тәнкыйтьнең бигрәк тә безнең тәнкыйтьчеләребез аравында почетлы булмавы фактын күрсәтеп үтәргә турьи килә. Тән- кыйтьчеләребезнең хезмәтләрендә булган күп кенә җитди кимчелекләргә критик анализ ясаган бердәнбер мәкалә — М. Максуд иптәш мәкаләсе бары тик соңгы вакытларда гына , килеп чыкты. Безнең әдәби тәнкыйтебездә чыннан да кимчелекләр бар. Җәмгыятебезнең куәтле этәргеч көче булган тәнкыйть һәм ‘ үзара тәнкыйть ярдәме белән адарны ачып салырга һәм бетерергә кирәк. Тәнкыйтьчеләр арасында мәсхәрәләү, базардагыча сүгенү, нигилизм өянәге белән чирләүче кешеләр дә бар әле. Тәнкыйтьтә кычкырыну, боерык бирү, мыскыллау кебек методларның сәнгать белән бернинди уртаклыгы юк. Болар — язучымы ышандыруга шуннан да көчлерәк аргументы булмаган надан кешеләр методы. Тәнкыйтьче — әдип ул, һәм ул әдәбият турында сөйли, шул сәбәпле аның тәнкыйть чыгышларында «әдәпсез формалар» куллануы бервакытта да гафу ителмәячәк. Эш шунда ки, әдәбиятта һәм сәнгатьтә форманы эчтәлектән бервакытта да аерып алып булмый. Сәнгатьтә һәм әдәбиятта «әдәпсез форма» эчендә бервакытта да лаеклы яхшы эчтәлек була алмый. Үзең һәм үз сәнгатен ихтирам иткән тәнкыйтьче моны оныта аламы»? Кешеләр рухы инженерларын тәрбияләүгә чакырылган тәнкыйтьче моны оныта аламы? М. Горький бу турыда шулай ук еш һәм бик кискен рәвештә әйтә иде. «Правда» газетасының баш редакторы иптәш Поспелов күптән түгел «Литературная газета» битләрендә әрмән 
нигилистларын фаш итеп чыкты һәм шул уңай белән, бик урынлы рәвештә, иптәш Сталинның: «Милли нигилизм, буржуаз милләтчеләр файдасына хезмәт итеп, социализм эшенә зарар гына китерә», дигән күрсәтмәсен искә төшерде. Бик мәгълүм ки, нигилистлар, башлыча, сай йөзүче наданнар арасында була. Ә мондый кешеләр үзләрен күп белүчеләр дип күрсәтергә тырышалар. Кызганычка каршы, алар безнең арабызда да бар һәм алар безнең эшкә комачаулап йөриләр. Белинский болай дип язган иде: «Хурлау, мактауга караганда, җиңел генә түгел, ә файдалы да. Шекспирны мактаудан ни файда? Аны бөтенесе дә мактыйлар, ә менә сез Шекспирны хурлап карагыз — шул чакта сез тиз игътибар үзәгендә булырсыз: «Шекспирны танымый». Димәк, башлы кеше булырга тиеш ул... «диячәкләр». Гомәр Бәшировның «Намус» исемле романы турында өч имза белән (Ф. Мөсәгыйть, Ф. Хөсни, Ф. Балыкчы) басылган тәнкыйть мәкаләсе Белинскийның әнә шул сүзләрен бик хәтерләтә. Бәшировның «Намус»ы— бүгенге көнебезнең уңай геройлары» турында язылган роман. Бу — безнең татар совет культурасының яңа җиңеше. Ә газетада басылган мәкалә бу гүзәл әсәрнең әһәмиятен киметергә маташа. Мәкалә авторлары романның уңышлы яклары турында өстән-өстән генә йөгереп үтәләр дә, аның чын һәм уйдырма кимчелекләренә килгәндә сүзләрне дә, буяуларны да һич кызганмыйлар. Ромалның уңышлары турында пышылдап кына әйтәләр, ә җнтешсезлекләрен күпертеп, үзләреннән өстәп язалар.* Тәнкыйть коралын мондый теләкләр
106 
 
 
өчен к\яланучылар белән, әлбәттә, килешен булмый. Татар совет әдәбияты буржуаз милләтчеләргә һәм реакцион' идео- логиякец бүтән төрләренә^ каршы каты көрәш шартларымда туды һәм үсте. Бу көрәштә безнең азучыларыбыз сугышчан идея чыныгуы ' ; - .шр. Татар халкы, бөек рус халкы ярдәмендә, безнең ирегебсз- •ең һәм бәисезлсгебезпсц явыз лашманнар : булган буржуаз милләтчеләрнең агулы өннәрен туздырмы, юк итте. Ләкин буржуаз милләтчелекнең кайбер калдыклары бар әлс һәм без андый күрелешләргә тыныч карый алмыйбыз. Хәтта әле соңгы елларда гына, аерым әдәби узгынчылар тарафыннан халыкларның сталинчыл дуслыгына каршы юнәлтелгән әсәрләрең бастырып чыгарга омтылыш ясаулары факты булды, ләкин, аларның болан маташулары үз вакытында, фаш ителде. Гәрчә, ул кешеләрнең язучылар союзы белән дә, әдәбият белән дә бернинди уртаклыклары булмаса да, аларның шундый әсәрләр язу факты язучылар союзының һәрвакыт политик уяу 11әм сизгер бу. луын, дарыны коры тотуын таләп итә. «Звезда» һәм Ленинград» журналлары турында ВКТИб) Үзәк Комитетының мәгълүм карары игълан ителгәннән соң, әдәбиятка яшь иҗади көчләрнең агылуы нык көчәйде. Консультация һәм рецензия өчен Татгосиздатка һәм Язучылар союзына 1947 елда алынган кулъязмаларның саны, 1946 елга кара- I анда, бер ярыш тапкыр артык булды — барысы 1.300 кулъязма алынды. Ә 1918 иче елның 10 ас эчендә генә дә 1.800 кулъязма алынды, бу— 1946 нчы елда бөтен ел буена алынган белән чагыштырганда ике тапкыр артык дигән сүз. Болардан тыш, «Красная Татария» һәм «Кызыл Татарстан» газеталары редакцияләренең культура бүлекләре һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясе баш чап язучылар белән зур күләмдә хат алышу алын баралар. Татар язучылары белән тыгыз хезмәттәшлектә булып, рус яшь язучылары да уңышлы эшләп килә, ләр. 1947 елда Татарстан Совет Язучылары Союзы каршында рус секциясе, оештырылды. Үзләренең 
иҗат көчләрен сынаучы яшьләр шушы секция тирәсенә тупланалар. Совет Язучылары Союзы тарафыңнан рус телендә чыгарыла торга» «Әдәби Татарстан» исемле альманахта һәм аерым җыентыкларда катнашучы актив та шул секциядә үсә. Ян Вписцкпй завод эшчеләренең һәм инженерларның фидакарь хезмәтләренә багышланган «Верность» исемле повесть язды һәм ул аерым • китап булып басылып чыкты. Хәзер автор бу повестеның икенче кисәге өстендә эшли. Яшь язучы Константин Лебедев сугыш елларындагы интеллигенциябез турында «Дни испытаний» исемле зур роман язды. Узган елны үткәрелгән әдәби конкурста бу роман макталу бүләген алды һәм ул 1949 елда аерым китап булып басылып чыга. Иван Заботин быел татарчадан русчага өч китап тәрҗемә итеп чыгарды. Ш. Камалның Заботин тарафыннан тәрҗемә ителгән «Акчарлаклар» исемле повесте әдәби конкурста шулай ук мактау бүләге алды. Татарстанда эшләүче рус шагыйрьләренең дә яхшы уңышлары бар. Танылган шагыйрь Бруно Зернит «Есть па Волге утес» исемле поэмасын төгәлли. Быел ул «Знамя в бою» исемле шигырьләр җыентыгым бастырып чыгарды. Яшь шагыйрьләрдән Анатолий Колесников (ул «Под стягом победы» исемле җыентык бастырып чыгарды), Тамара Ян, Борис Нойсс, Анатолий Мелузников, Василий Фирсов, Ген. надий Паушкип, Федор Бровкин иптәшләрне аеруча телгә алып үтәргә кирәк. Алар барысы да матбугатта, радиотапшыруларда һәм клуб сәхнәләрендәге чыгышларда актив катнашалар. Соңгы вакытларда бу төркемгә яна яшь көчләр кушылдылар. Алар ВЛКСМ Өлкә Комитеты 11ӘМ Язучылар Союзы тарафыннан үткәрелгән яшь әдәби көчләр конкурсында премияләр алдылар. Шулардай Николай Го
107 
 
 
ловко, Эднам Бакши, Башмаков, Рафиков 11. б. иптәшләрне күрсәтеп үтәргә мөмкин. Рус секциясенең беренче ел эшендә мәгълүм уңышлар булуга да карамастан, ул әле зур һәм җитди әдәбиятка бары тик беренче адымнар гына ясап килә. Яшь рус язучылары алдында җитди бурычлар тора, алар марксизм-ленинизм философиясен үзләштерүдә, марксистик эстетиканы, социалистик реализм методын үзләштерүдә өзлексез һәм тырышып эшләргә тиешләр. Рус секциясендәге кайбер авторлар зур күләмле проза әсәрләре өстендә эшләсәләр дә, гомумән проза жанрының артта калып баруы турында борчылмыйча| мөмкин түгел. Секция, шулай ук, очерк жанрына да аз игътибар итә. Хәзерге вакытта басылып ята торган «Комсомольская слава» исемле очерклар җыентыгы — зур һәм җитди рәвештә беренче адьпм гына, булып тора. Яшьләрнең иҗаты һаман сизелер, лек була баруын, яшь язучыларның сафлары һаман ныгып баруын әйтмичә үтеп булмый. Яшь автор Җ. Тәрҗемановньиң әсәрләре Бөтенсоюз күләмендә балалар әдәбиятына үткәрелгән конкурста бүләкләнделәр. Күп кенә яшь язучыларның әсәрләре (Л. Ихсанова, Ә. Кари һ. б.) Татарстанда үткәрелгән конкурста бүләкләнделәр. Ләкин, яшь язучылар белән эшләү безие һаман да әле канәгатьләндерә алмый. Яшь язучылар белән чын- чынлап эшләми торып, лаеклы алмаш булдыра алмаячагыбызны бер минутка да онытмыйча, алар белән эшләүне бик нык яхшыртырга кирәк. Язучылык хезмәте бик зур һәм киң белем таләп итә, тырышып эшләүне, күп көч түгүне, үз мастерлыгыңны даими рәвештә камилләштерүне таләп итә. Язучы үз заманының иң алдынгы идеяләре югарылыгында торырга, киң һәм күпкырлы белем иясе булырга, совет .гражданының югары идея һәм мораль сыйфатларын үзендә гәүдәләндерергә тиеш. Ул үз халкының бөтен тормышы белән нык бәйләнештә булырга, Ватаныбызның куәтен ныгыту эшендә барлык көчен биреп катнашырга тиеш. «Язучы, — ди иптәш Калинин, — иң культуралы кешеләрнең берсе булырга тиеш. Югыйсә, аның культурасы тирәягындагыларның культурасыннан түбән 
булса, ул нинди язучы булсын ди; ул чакта кемне һәм нәрсәгә өйрәтә алсын?». Яшь язучыларның Беренче Бөтенсоюз киңәшмәсендә ВЛКСМ. Үзәк Комитеты секретаре иптәш Михайлов әсәрләр өстендә җентекле рәвештә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. «Еш кына хәлләрдә, — диде ул, — язучының әсәре аны» тизрәк бастырып чыгарырга ашыгу аркасында уңышсызлыкка. очрый, һәрбер юлны мәхәббәт белән эшләргә, хезмәтне һәм көчне аямаска, бөек эш өчен бөек әдәбият кирәклеген һәрвакыт истә тотарга кирәк». Максим Горький үзенең «Фома Гордеев» исемле әсәрен 9 тапкыр яңадан күчереп чыккан. Лев Толстой «Крейцерова соната» сын ике ел буе язган һәм нигезле рәвештә 9 тапкыр яңадан төзәткән. Даһи язучылар әнә шулай эшләгәннәр. Бу мисаллардан соң яңа яза башлаган яшь язучының күпме көч түгәргә тиешлеге бик ачык аңлашыла. — Талант — хезмәт ул, — диде Горький. Яшь язучылар кайчакта, язучы булу өчен уңышлы рифмаланган бер-ике шигырь язу, яки бер-ике китапчык чыгару җитә, дип уйлыйлар. Кайчакта шулай да була: яшь язучы бер әсәр яза да шапырынырга тотына, яшьлеккә аерым льготалар, ташламалар таләп итә башлый. Ләкин бу дөрес түгел. Яшь язучылар әдәбият бурычларын олы иптәшләре белән бертигез хокукта хәл кылырга тиешләр, чөнки язучы өчен яшьлек — өстенлек ул, ташлама үтенү өчен түгел, ә иҗат кыюлыгы өчен ныклы нигез ул. Яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретаре иптәш Михайлов, яшь язучыларга карт язучылар гвардиясен тулыландырырга, алар белән бергәләп, халкыбызны социа


 
 лизм рухында тәрбияләү кебек мактаулы эшне алып барырга, тиешләр, диде. Моны һич тә истән чыгарырга ярамыни Язучылык кебек авыр юлга басарга хәзерләнгән иптәшләргә нык истә тотарга кирәк: масаючан- лык һәм мин-минлек әдәбият эшендә ярдәм итми, бәлки комачаулый гына. Язучы никадәр зур һәм талантлы булса,, ул шул' кадәр тыйнак була, ничаклы вак булса, шул чаклы минминлекле була. Социалистик реализм эстетикасы безнең әдәбиятыбыздан образларның ачыклыгын, сүзләрнең төгәлле, ген, гадилекнең бөтенлеген таләп итә. Без «сайлап алынган» аерым эстетлар, гурманнар өчен түгел, ә халык өчен иҗат итәбез икәнлекне һичкайчан онытырга ярамый. Совет строе, совет дәүләтенең хуҗалыкка һәм иҗтимагый тормышка планлы җитәкчелек итүе, партиянең фәнни нигезгә корылган политикасы совет халкына үз тарихын аңлы • һәм ирекле рәвештә тудырырга, үзенең бөтен көчен- куәтен бердәм план буенча бердәм максатка юнәлдерергә мөмкинлек бирә. Промышленностебызның моңа кадәр күрелмәгән кызу темплар белән үсүе, җир асты байлыкларын үзләштерү, сазлыкларны киптерү, Арктиканы үзләштерү, табигатьне кешеләр интересына буйсындырып яңа баштан коруда совет фәненең һәм техникасының бөек уңышлары, биологиядә Мичурин юнәлешенең, совет агрономиясенең чәчәк атуы, болар барысы да нәкъ менә шуны аерым-ачык раслап торалар. Кырларны саклый торган урманнар утырту турында СССР Министрлар Советының һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының, иптәш Сталин инициативасы буенча, кабул иткән карары — күп миллионнарча халык массасының иҗади активлыгына таянучы социалистик дәүләтебезнең бетмәс-төкәнмәс куәтенең ачык шаһиты булып тора. Табигатьне планлы рәвештә үзгәртеп һәм СССР ның далалы һәм урманлы-далалы районнарында игенчелекнең чәчәк атуы өчен көрәштә бу карар куәтле корал булып хезмәт итәчәк. Болар бөтенесе дә Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә коммунистик җәмгыять төзүче совет халкының баһадирлык куәте турында сөйлиләр. 
Халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүнең сталинчыл планы белән рухланган совет халкы һәркөн саен яцадаи-яңа уңышларга ирешә. Бу бөек гомуми халык күтәрелеше совет язучыларын да бик күп нәрсәгә бурычлы итә. Бөек Ватан сугышында совет халкы күрсәткән батырлыкларның бөеклеген һәм гүзәллеген, большевистик партиянең халык бәхете өчен көрәштәге тарихи ролен тулы һәм киң күләмдә күтәрү өчен безгә әле бик күп иҗат көчебезне куярга кирәк. Сугыштан соңгы тема, сталинчыл яңа бишьеллык өчен көрәш темасы язучыларыбызның эшендә тиешенчә лаеклы урынны алганнары юк әле, капиталистик көнбатыш кешесеннән чагыштырмаслык югары торган совет кешесен бөек һәм тулы образлар аша күтәрү, сугыш- чы-герой һәм иҗатчы-герой булган халыкларыбызның иң яхшы сыйфатлары лаеклы рәвештә гәүдәләнгән көчле һәм тирән образлар тудыру — совет язучыларының патриотик бурычлары әнә шуннан гыйбарәт. Совет халкы язучылардан яңадан яңа әсәрләр көтә, совет чынбарлыгын киң колач белән алып күрсәтә торган, бөек эпохабыз кешесенең эшен, уйфикерләрен һәм хисләрен, намусын, морален, героик характерын тулы чагылдыра торган, аның эчке дөньясын, рухи байлыгын ачып бирә торган зур, монументаль әсәрләр көтә. Без бу бурычларны намус белән һәм лаеклы рәвештә үтәвебезгә тулысынча ышанабыз, чөнки әдәбиятыбызның үсеше белән безнең туган коммунистик партиябез, бөек һәм зирәк юлбашчыбыз иптәш Сталин җитәкчелек итә.