Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ЯШӘГӘН ГАСЫРДА

Г. Хуҗиның яңа җыентыгында‡‡ төп урынны һичшиксез «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмасы биләп тора. Бу поэмада автор совет шагыйренең бер кешедә тупланган образын бик көчле, ышандырырлык сурәтләүләр аша биргән. Поэманың герое — тулы канлы, күп кырлы совет кешесе. Автор аның образын лирик нечкәлекләрдән башлап зур патетика югарылыгына кадәр күтәрә, шул ук вакыт поэма бер бөтен реалистик полотно булып кала. Бу поэмада кайбер башка шигырьләрдә кабатлана торган уртак фикерләргә бик аз чамада урын бирелгән. Аның каравы монда ышандыргыч, реалистик сурәтләүләр,чынбарлыкны яңа сүзләр, яңа алымнар белән әйтеп бирә белү бар. Менә мондый реалистик юлларга Һәм строфаларга! ничек ышанмаска МӨМКИН: Кочаклады аны кемдер килеп: — Хәлең ничек, иптәш командир?. Ул дәшмәде... Башлар иелделәр, Маңгайларга чыкты салкын тир...’ Ул дәшмәде... Янып, янып-көеп Борылды тик кояш чыгышка, Туган ягым күреп калыйм, — диеп, Соңгы тапкыр, соңгы сулышта. Бу поэманың герое реаль кеше. Ул татар халкының турылыклы улы шагыйрь Фатих Кәрим. Аның «Мәхәббәт һәм нәфрәт» дигән шигырь җыентыгы безнең һәркайсыбызның исендә. Туган илгә мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт хисләрен Бөек Ватан сугышы чорында иң кискен һәм югары тавыш белән әйтүче ул булды. Аңар багышланган поэманың исеме итеп алынган «Гражданин, солдат, шагыйрь» дигән өч билгеләмә Г. Хуҗи тарафыннан көчле һәм матур ачылаи
                     ‡‡ Гаям Хуҗи. Без яшәгән гасырда; Шигырьләр Һәм поэмалар. Редакторы А. Гумеров. Татгосиздат, 1948 ел. 148 бит. Бәясе 10 сум. 
зелешенең партия җитәкчелегеннән башка башланып китүен күз алдына китерүе һич тә мөмкин түгел. Колхоз төзелеше башланган елла,рда авылларда Бикташевлар аз түгел иде инде. Шулай ук колхоз төзелешенең беренче чорында партиянең шәһәрдән җибәрелгән вәкилләре дә зур роль уйнадылар. Язучының аерым әсәре аның иҗатымдагы теге яки бу чорны чагылдыру хезмәтен генә үтәми, бәлки,- ниндидер бер күләмдә, илебездә социализм төзүнең аерым чорларын, аерым моментларын да чагылдыра’ Димәк, әсәрнең кыйммәте шул чагылышның дөреслек дәрәҗәсенә бәйләнгән була. Үзенең иҗат эшен- ; дә большевистик таләпчәнлек күрсәтүче Мирсәй Әмир бу моментка игътибар итәр дип ышанабыз. Талантлы язучының иҗат юлын күздән үткәрү шулай дип ышанырга мөмкинлек бирә. Мәхмүд Максуд. 
123 
 
 
Поэма укучыны кызыксындыра, башыннан ахырынача аны үзенең поэтик көче белән тотып, җитәкләп бара, дулкынландыра, самимилыгы белән ышандыра. Монда, укучы чын-чыннаи совет кешесенең самими матурлыгы белән, соклана. Димәк, поэма үзенең теләгенә ирешә. Бу поэма үзе генә дә Г. Хуҗины татар совет поэзиясенең иң алдынгы шагыйрьләре рәтенә куя. Димәк, Г. Хуҗиның иҗат мөмкинлеге зур һәм киң. Шуңа күрә башка шигырьләренә булган таләпне дә без шагыйрьнең әнә шул мөмкинлеге дәрәҗәсеннән торып куярга тиешбез. Үткән Россия, хәзерге совет төзелеше, коммунизм киләчәге, партия һәм аның даһи җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы, дошманга нәфрәт, совет кешеләренең дуслыгы, социалистик хезмәт, туган илнең пейзажлары һ. б. — менә Г. Хуҗиның темалары. Боларның һәммәсендә совет патриотизмы идеясе кызыл җеп булып сузылып бара. Ул бөек Россияне ярата: һәммәбезгә алтын бишек булган, һәммәбезне сөйгән Россия. («Россия»). Ул үзенең туган җирен мактый: Идел, Идел, синең туфрагыңа Без йөрәкләр белән тоташкан, Булсак та без, Идел, кайда гына Җылы алдык синең кояштан... («Россия»). Бу илнең кешеләре бөек социалистик чорның тигез хокуклы гражданнары!: Сиңа Һәркем, карап эшеңә: — Гражданин, — дип зурлап эндәшә; Тормыштагы урының — эшче һәм Академик белән янәшә. («Икмәк»). Аларга бу горур, бөек хокукны) кем алып килде? Ул — партия, Аңа ышанып Әйтәсең син эшең уңганга: — Якты булыр көнең һәрвакыт, Синең белән бергә булганда. («Икмәк»). Һәм ул Һәрвакыт партия белән, ул Җитәкләгән совет иле белән бергә: Син чакырдың — солдат шинель киде, Үтәү өчец синең боерыгың; һәм солдатың әйтте: «Туган илем» Кайда авыр, — шунда куй мине.» («Россия»). Теманы түгәрәкләп, аеруча җыйнак итеп бирелгән шигырьләр рәтенә һичшиксез җыентыктагы: «Кай- быч урманнарында», «Сабан тургайлары», «Г. 
Тукай истәлегенә», «Яз», «Дуслык», «Уйлар», «Ул һәркайда», «Без солдатлар әле», «Тормыш кадере», «Тиздән, тиздән» шигырьләрен кертергә мөмкин. «Дуслык» шигырендәге дуслык темасы бик матур булыл, ватанчылык темасы белән үрелеп бара. Дуслык җылылыгы белән башланган шигырь Ватанны сөю кайнарлыгы белән тәмамлана. Аньпң эчендәге халык сүзе Руставели һәм Пушкин сүзләре белән эзлекле рәвештә бәйләнеп, шагыйрьнең тезисын куәтлиләр. Шагыйрь генә үзе кебек үк шагыйрь дустына шулай яза ала. Менә шундый уңышлы бәйләнешләр һәм композицион бөтенлек югарыда саналган башка шигырьләрдә дә чагыла. Ләкин шул ук җыентыкта шигырь буларак эшләнеп җитмәгән әсәрләр дә бар. «Россия» поэмалар бүлегенә яң- лыш кергән. Бу озын шигырь. Поэмалык озьпн язу белән билгеләнми. Әсәр поэма булыр өчен билгеле бер структура таләп итә. «Россия»не без поэма дип атасак, шигырьләр бүлегендәге «Без яшәгән гасырда» һәм «Икмәк» шигырьләрен дә шулай дип атарга тиеш булыр идек. Чөнки алар структура ягыннан бернәрсәләре белән дә «Россия» шигыреннән аерылмыйлар. «Россия»- дәге бик күп өлешләрнең һәм строфаларның урынын төрлечә алыштырып куеп була. Поэманы алай итеп булмый. Шигырь буларак «Россия» шактый яхшы фикерләрне һәм уңышлы гына строфаларны эченә алган, ләкин теманы ачып бетерә алмаган. «Россия» гаять зур тема һәм ул шагыйрьдән аеруча зур җаваплы- лыкны таләп итә. «Сөекле сеңлеб^> структурасы белән һичшиксе^. зМма-. Ләкин монда поэтик җылЫЛДк җитеп бетми, хикәя шактый коры. '• «Без яшәгән
124 
 
 
гасырда» һәм «Икмәк» шигырьләрендә композицион таркаулык аеруча күзгә ташлана. Без югарыда санап киткән уңышлы шигырьләрнең һәркайсында композиция азмы-күпме саклана һәм күп вакыт бу шигырьләрнең уңышын билгеләүче факторларның берсе булып тора. «Яңгыр» шигыренең исеме бик конкрет бер күренешне билгели. Әмма 12 строфалы бу шигыренең бары 4 строфасы гына яңгыр турымда. Калганнары солдатның авыр поход юлы Һәм яңгырга һич мөнәсәбәте булмаган салкын ноябрь карлары турында бара. «Икмәк» шигырендә дә бу шулай ук. Менә шундый бер фикер белән башланып та читкә кереп китүләр Һәм икенче фикер белән тәмамланулар Г. Хуҗида очрыйлар һәм бу укучының шигырьгә булган зәвыкын киметүгә сәбәп була. Шигырьләрдә Һәм поэмаларда бер үк фикерләр, бер үк сурәтләү чаралары еш кына кабатланалар. Бо- ларның һәрберсендә «Соры шинель», «Авыр поход», «Җиңеп чыгу» сүзләре бик күп очрыйлар. Дөрес, бу шагыйрьнең биографиясенә бәйләнгән һәм аның шигырьләрендә еш очравы гаҗәп түгел. Ләкин болар һәр очракта аерымаерым оригиналь рәвештә чишелмиләр, бер үк төсле булып кабатланалар. Бу да укучының шигырьгә зәвыкын суытуга илтә. Автор фикердә, сурәтләү ча
раларында, сүз алымнарында кабатлануны! киметү турында уйларга тиеш. Шигырьләрдә авыр аңлаешлы эпитетлар, уңайсыз җөмләләр очрый: «Тиздән бездә язлар язы туар» («Без яшәгән гасырда») дигән фикер укучыда, һичшиксез: «Нигә, ул бездә тумадымыни?» дигән сорау тудырачак. Шунда ук: Тик яшәсә янып ил көн өнен Ямен таба кеше тормышның» дигән урында «Тик яшәсә» «берни эшләми яшәсә» дигән фикерне дә аңлата. «Атлас келәм» шигырендә-. Керфекләре яшьле, йөзе якты, Нидер алды, белмим, түшеннән, Чиште аны. Ашъяулыгы чаклы Келәм чыкты төргәк эченнән. Түшкә сыйган төргәк эчендә келәм хәтле келәм булу ышандырмый. Учак яктык таулар итәгендә, Яна сызып ахак күмергә; («Россия»). Моның икенче юлы бөтенләй аңлашылмый. Шунда ук: «Тимер җилләр исте яндырып» — уңышсыз. Җилнең тимер булуы һич ышандырмый. Болар һәммәсе Г. Хуҗиның яза белмәвеннән түгел, кабаланып эшләвеннән килеп туган җитеш- сезлекләр һәм алгы эшендә шагыйрь бу күрсәтүне, һичшиксез, искә алыр дип ышанасы килә.