Логотип Казан Утлары
Поэма

АЛТЫН КӨЗ



ПОЭМА
1
Төнге юлда машиналар. Ашыгалар. Ашыгалар.
Утларының яктысыннан Җемелди тузан энҗесыман.
Юллар юлга кушылалар. Каршы агыла буш олаулар.
Танып бер атның кашкасын, Шофер тыя төшә газын, Олау турына барып җиткәч:
— Бригадир! Сәгыйть иптәш!
Киттем җиденче рейсны!
— Анда ашыктыр Фәезне!
Агыла бодай, агыла бодай, Булганы юк иде болай.
Ындыр тулы бөртек — алтын, Колхозыбыз үти антын.
— Дуслар, өлгер генә ташып.
— Әйдә, кузгал, ашык! Ашык!
Элеватор көтә анда.
Алга, алга! Алга, алга!
2
Олаулар кайтып баралар, Каты дөберди арбалар.
Алдагы кашкалы атта Бригадир Сәгыйть кайта.
Ә арттарак Галләм бабай Көйләп-көйләп бара шулай:
«Төндә күпме матурлык бар, Бөтен җирдә балкый утлар.
Артта — шәһәр балкып тора, Алда —авылым яктыра.
4
Танып кара, иллә-мәгәр, Кайсы авыл, кайсы шәһәр?!
Теге үргә җитсәң менеп, Кызыл мәйдан күренер кебек.
Сталин күреп безнең эшне, Арабызда йөри төсле.
Әйтәмен мин үземә-үзем:
— Кызармаслык булсын йөзең».
Үрәчә белән үрәчә, Шыгырдап, нидер сөйләшә.
Галләм бабай көйли һаман, Көйгә генә хисләр таман.
Кайчак бераз кала да шым, Тыңлый,төнге хезмәт тавышын, Моторларның йөрәк тибешен — Шуннан ала сүзләр көчен.
Дулкын-дулкын булып агыла Җыры төннең колагына.
һәм еракларда:
Кырымда, Украинаның кырында, Себер җире юлларында, Белоруссия урманында Төннең тигез сулавында Ишетә юлчы шул чагында Шушы җырны, шушы көйне, Уйлый юлчы шушы уйны, Тоя юлчы шушы хисне һәм җырны тудырган көчне.
3
Таллык почмагыннан кинәт, Күз карашын тартып-биләп, Балкып китте якты мәйдан, Якты мәйдан якты айдан, һәм бөркелде куәтле гөр, Ашыктырып:
Өлгер!
Өлгер!
Диңгезгә койгандай елга, Кәрван агылды ындырга.
Шаулый, чыңлый, кайный ындыр: Каешлар әйләнә зыр-зыр;
Суккычта гүли’барабан— йөз тешле тимер каһарман; Көлә-көлә нидер сөйләп, Җилгәргечтә шаулый иләк.
Трактор юк, төтен бәрми, Ә эш бара — күз иярми.
Монда, иптәш, син белеп тор, Бик яхшы эшли электр.
Туктап тормый бер көйләгәч, Быел гына без корган ГЭС.
Ә кешеләр, ә кешеләр Монда ниндиләр эшлиләр!
Көлтә биреп тора Зөһрә, Куллары ничек өлгерә.
Ялт-йолт йөри, яшен кебек, Кулындагы көмеш йөзек.
Кашы астыннан зәңгәр күзләр Сәгыйтькә болай сөйлиләр:
«Изге юлдан кайту белән Сәлам сиңа, иптәш, бездән.
Ә эш безнең бик шәп бара — Алтын кешеләрне кара.
Авырмы? Юк, авыр түгел, Әле очынып тора күңел.
Тагын нәрсә, дисеңме син? Әйтә алмыйм бөтенесен.
Әйтер идем бөтенесен, Күңелеңдә бүтән исем.
Озак күрмәсәң Алсуны син, Сиздереп ямансулыйсың.
Эшләр шулай, бригадир.
Я, ни ошамый? Әйтеп бир?»
Сәгыйть күзе җавап бирә: «Бар да яхшы. Яхшы, Зөһрә!
Сокланырлык эшлисең син, һәм... бик үткен тешлисең син.
Ләңин мин дә беләм, кызый, Ничек авыр сулый Газый,
Синең якты йөзне күргәч, Күзенә күзең сирпелгәч!»
Салам өеме өстендә Газый өемне үстерә.
Дәрт җитәрлек, дәрман да күп, Диңгез гизгән каһарман күк, Аның куәтле куллары Җиңә салам дулкыннарын.
Алар тау-тау булып килеп, Газый кул астына кереп.
6
Аның көченә буйсыналар. Өемгә сылашып тыналар.
Ә шук электрик Ногман Прожекторның берсен куйган Нәкъ Газыйга таба көйләп (Сокланудан булса кирәк).
һәм һәркемгә шулай тоела: Газый башы күккә сыена.
һәм ул, гүя, карый аннан Бригаданың юлын алдан.
«Якты, тигез без барасы Юллар», ди аньиң карашы.
Сәгыйть аңа җавап бирә: «Яхшы, Газый, шулай кирәк!»
Сәгыйть кайда тукталса да, Кемгә генә күз салса да, Ышанычлы нурлар сирпеп Тора аңа һәрбер керфек.
Җилгәргечнең тавышы да Суккычның киң каешы да — Бар да сөенеп көйли төсле: «Бригада ныклы, бригада көчле!»
Тик Галләм карт чәнчеп тора, Сүзен үпкәләүгә бора:
— Ничек инде ул, энем Сәгыйть, Телең бара: имеш, «ял ит!»
Имеш: «Кайттың хәзер генә, йокла, имеш, бер төн генә!»
Уңыш ташкыннарын күрү, Ашлыйк исен тоеп йөрү Иң хозур ял минем өчен. Юк, китмәсен, энем, исең!
Планның соңгы олавын Үзем илтмәкче буламын, һәм без әзер, бригадир, Китәргә дип әмрёңне бир!
Тузан исләре аңкытып, Күгелҗем болыт калкытып, Югалдылар борылмада, Борылмада-сырылмада
Планга соңгы олаулар, Аларга ияреп баралар Планнан тыш беренче йөкләр, йөкләрдә безнең егетләр.
Елтырап инеш аккандай, Яктылыгын сызды таң да.
Минут үтә һәм, күр генә, Ул инде ярты күгеңә Язгы ташкындай җәелә. Яңа иртә илгә иңә.
Илгә иңә һәм ул хәзер Балкыр, гөрләр һәм гөлләнер;
Мең-мең төсләр белән уйнап, Идел суын үтәр буйлап;
Яңа төзелешләр ташын Сыйпап үтәр, иеп башын;
Ул елмаеп кешеләргә, Чумар алтын көшелләргә;
һәр йөрәккә ягымлы итеп, Кремль курантларын чиртеп,
Москваның тавышы белән, Дәртле сүзләр агышы белән, Хәбәр итәр җир шарына Безнең уңышлар турында.
5
Сенатор Милль бүлмәсенең Диварлары калын, Милль утыра бүлмәсендә, Кәефе юк аның.
Ул, кан исенә, төтеннәргә Сусап, борын җыера. Ыңгырашу тавышын эзләп. Радиосын бора.
Ачуы йөзенә чыга, Авыр, авыр сулыш. Ул газапланыш мыгырдый: Сугыш. Сугыш. Сугыш.
Ә сенатор көткән
ул зур сугыш ... һаман да юк. Халыкларның көчле тавышы Кадый йөрәккә ук.
һәм бу тавыш сенаторга — Үлек каргасына
Бирми иркенләп чукырга, Бер ләззәт белән йолкырга Грек калҗасын да.
һәм саф җилләр тараталар Кытай төтеннәрен,
Газаплануга тутырып Сенатор көннәрен.
һәм ул шуңа, ачуланып, Борыннарын җыера, Черек тешләрен кыскалап. Радиосын бора.
Ә эфирда, көчекләрнең Ырылдавын каплап, Москва тавышы яңгырый, Яңгырый бөтен яклап:
— Уолл-стрит ача алмасын Диеп канлы сугыш, Колхозчылар үстерделәр Быел тиңсез уңыш.
«Бәхет» колхозы бригадиры Сәгыйть Минаҗиев һәр гектардан ике йөз пот Бодай алды җыеп.
Сенатор Милль.белә, Мәңге-мәңге
Җитмәс аның көче, Шушы гади колхозчыны Җиңеп чыгар өчен.
Аны комиссиягә дә Китертеп булмңй бит. Ку-клукс-кланны да аңа Өстертеп булмый бит.
Гарлем урамыннан аны Тотып алып булмый, Аның кулларына мәңге Богау салып булмый.
Шуңа күрә сенатор Милль Китә куркынгалап^ һәм ул калтыранып куя, Тәрәзәгә карап.
Күрә ул, аның уйларын Халык нык сизгәнен.
Таш диварлар яшерә алмый Сенатор бизгәген.
Сенатор Милль калтырана, Кан һәм сугыш теләп, — Ләкин аны ни көткәнен Халык яхшы белә.
— Сикерер тәрәзәдән, —
диләр
Кешеләр көлгәләп, — Мондый хәлләр хәзер бездә» Түгел, диләр, гаҗәп.
9
Форрестолта да бит, диләр Шундый ук хәл булды, Сенаторларга күрсәтте Ул ин дөрес юлны.
Ә эфирда, агрессорлар Ырылдавын каплап, Москва тавышы яңгырый, Яңгырый бөтен яклап.
6
«Бәхет» колхозы өстендә Сентябрь көне йөзә.
Алмагач көзге һавадан Алмага ширбәт сөзә.
Келәтләрдә баллар белән Шаулап утыра кисмәкләр, Хуш исләр бөркеп, суына Яңа пешкән икмәкләр.
Әнис тәмен сеңдерәләр Җиңел тозлы кыярлар, Көтеп, кайчан соң аларны Туй алдына куярлар.
Күк йөзендә шундый сафлык, Шундый матур зәңгәрлек, Бер почмагын кисеп алып, Яулык итеп бәйләрлек.
Ләкин яулык өчен генә Менүе тормый анда, Авылыңда безнекедәй Бай магазин булганда.
Анда керсәң, көз көне дә Яз хисләре йөрәктә, Ситсылары күк төсле дә, Күктән гүзәлрәк тә.
Ефәкләре шундый чуар, Кош юлы итеп салырлык, Җитеннәре шундый аклар, Күзнең явын алырлык.
Хәлгта безнең
Гайшә әби дә Анда кергәч каушады, Бәрхетен алып карады, Сатиннарын капшады.
һәм үзе дә сизми калды Бу эш килешмәслеген, Күлмәккә дип үзенә алды Креп-де-шинның яшелен.
10
Менә хәзер кайта инде, Үзен-үзе шелтәләп: «Карт көенә йөрисең би& Чәчмәгәнне киртәләп.
Болай булгач, ярты юлда Туктап калма әле син, Ал үзеңә туфлинең дә Иң биек үкчәлесен!»
Шелтәли ул үзен-үзе, Ләкин рәхәт күңелдә: — Әйдә, монысы да киелсен Бер булса да гомердә.
Үзеңнән бер рәхәтләнеп Көләр инде Алсуың, Зәңгәр күзләренә җыеп Шатлыгының ярсуын.
Гайшә әби күңеленә Шат күренешләр тезә. «Бәхет» колхозы өстендә Сентябрь көне йөзә.
Зәңгәр биеклеккә таба Оча ап-ак пәрәвез,
Алтын яфракларга язып, Хәбәрен җибәрә көз.
Совет тәрәзәләрендә Утлы кояш чагыла.
Алардан бөтен урамга Якты нурлар агыла.
Осталар мәктәп салалар, Балталар ялт-йолт килә, — Биеп торган тавышлары Бар авылга ишетелә.
7
Аргы очтан монда килә Ашыга-ашыга бер олау. Берәү түгел, өчәү-дүртәү, Алтау, тугызау, унау! Кая болай, төшенмәссең,
Бу ни галәмәт икән? Амбар да бу якта түгел, Анда баралар дисәң.
Башка урамнан үтәләр Элеватор юллары.
Гайшә әби карап тора, Күз өстендә куллары.
Кинәт борыла олаулар Гайшә әби япына.
Бригадир Сәгыйть үзе Килә аның янына.
— Гайшә әби, ач келәтең, Кабул ит яңа ашлык, Быел хезмәт көне салмак, Ташып бетерә алмаслык.
Синең хезмәт кенәгәңдә йөз дә илледән арта, Ә ул алтын көннәр, әби, һәрберсе бер пот тарта.
Алсу быел яулап алды Өч йөз илле икене, Ил данына яңа нурлар Өстәде һәрбер көне.
— Матур сүзләрегез өчен Рәхмәт сезгә, улларым! Ходай бирсен үзегезгә Кәләшләрнең уңганын.
(Үзе шунда ашыгып кына Сәгыйтькә карап ала, Күрә, егетнең битләре Кызара, уттай яна.
Күңелендә куеп карый Алсуын да янәшә, Гүя, ул да хәзер монда Бергәләшеп киңәшә.)
— Ләкин олауларның барсын Сеөдән ала алмыймын,
Бу кадәр зур байлыкны мин Келәтемә салмыймын.
Үз келәтем тулсын диеп Кенә хезмәт түкмәдем, һәм үземнең йортым өчен Генә муллык көтмәдем.
Фатихам шул, бу олаулар Бер җигелгән уңайны, Безнең дәүләткә илтегез , Шушы алтыт бодайны.
Элеваторның юлларын Атларыгыз нык белә, Хәерле юл, балакайлар, Ил тулсын муллык белән!
Гайшә әби,
йөрәгең яшь.
II
12
һәм гүзәл картлык конец. Күңелләрне җилкендерә Әйткән сүзләрең синең!
— Нигә аңа шул кадәрле Гаҗәпләндең син, улым? Әллә бергә узмадыкмы Без туган колхоз юлын?
— Алсу нәрсә әйтер, әби?
— Теләге шул аның да. Без инде күптән киңәштек Аның белән барын да.
Күңеленнән өсти әби Сәгыйть өчен генә дип:
— Балакаем, син дә аның Уйларын беләсең бит.
Сәгыйть:
— Әби сау бул! —
дигәч,
Бераз ояльш кына, «Хәерле юл кияү диеп», Ычкынмады чак кына.
Бригаданың эше кайнаса, Көлтә кырда ятып калмаса, Ил тормышы ялкынланып типкән Кан тамырлар төсле юлларда, Син үстергән бөртек эшелонлап Бертуктаусыз агып торганда, — Бригадирга тагын ни кирәк? Куанмасын нигә яшь йөрәк?
Бураларда эре бодайлар Түбәләргә җитсә, дускайлар, Уҗымнарның тигез хәтфәләре Җемелдәсә көзге кояшта, Яхшы сөргән җирләр күперә-күперә Офыкларга барып тоташса,— Бригадирга тагьпн ни кирәк? Куанмасын нигә яшь йөрәк?
Куан йөрәк!
Тормыш бизәге ул — Батыр хезмәттән соң куану.
Ләкин булмасын ул коры шатлык.. Куануга карап юану.
Тагын куәтлерәк очыш өчен Канат булсын безнең тантана, Барыр юлын ачык күргән генә Чын матурлык белән шатлана.
Акбүз атын үз иркенә куец, Сәгыйть үтә басу аркылы, йөгән тәңкәсенә йөгертелгән Яңа чыккан кояш алтыны.
Яшь күкрәге еш-еш күтәрелә, Киң колачлы шатлык күңелдә. Ләкин йөрәк нидер теләп тибә, Гамьсез түгел йөрәк бүген дә.
Туган кырлар!
Алар киңлегендә
Безнең матур уйлар үтәлгән, һәр гектар җир монда кеше өчен, Таза башакларга биреп көчен, Ике йөз пот алтын күтәргән.
Юл буенда саф-саф яшь имәннәр Кызгылт яфракларын коялар, Вакыт-вакыт исеп киткән җилдә Акрын гына гөжләп куялар.
Алар әле монда шундый ваклар, Юл әремен уза алмыйлар.
Ләкин безнең йөрәкләрдә алар Көчле урман кебек шаулыйлар.
Монда алар әле күп тә түгел, Тик беренче сафлар сузылган, Ләкин күңелләрдә бөек план Җиңү юлы булып сызылган.
Якты өметләрен гасырларның Күтәрәләр бу яшь кәүсәләр, Зирәклеген иң зур гакылларның Азык итеп, алар үсәләр.
Алар — яңа буын, коммунизм буыным
һәм йомганда
Ильич күзләрен, Алар тавышын ишетеп тыңлаган ул Сталинның ныклы сүзләрен.
Алар — туган безгә.
Бар дөньяны Кара көчләр басып алудан Без саклаган төсле, саклар алар Басуларны комлы давылдан.
Ләкин кара, Сәгыйть,
Бик аз әле
Үтелгән юл данлы максатка — Күпме мәйдан әле ачык кала Корылык китерә торган дәһшәткә...
Омтылышлы елга агымы кебек Ашкыналар Сәгыйть уйлары,
14
Якты телок аның күңеленә Сибә үзенең җылы нурларын.
Хуҗасының кискен хәрәкәтен Тоеп, акбүз алга сикерде.
Яшь имәннәр селкенгәләп калды Бергә куанышкан шикелле.
Их,
i Азмыни эшләр Күңел бирсәң, Зур дәрт белән янган егеткә! Тәрәзәләр белән шат елмаеп Авыл каршы йөгерә Сәгыйтькә.
9
— Председатель булсын! — дип Бердәм атады
Сайлау җыелышында Халык Гатаны.
Бригада намусын, Данын һәм шанын Тапшырды Сәгыйтькә Колхоз ышанып.
Якты урамнардан Уз син кызыгып, Басулар киңлеген Үт син аркылы — Кайда да йөрәккә Бирә җылылык Аларның сүрелмәс Яшьлек ялкыны.
Гата күңелендә Кайнар уй туса, Сәгыйть тә аңарга Ялкынын куша.
Кырдамы, юлдамы, Сәгыйть булмасын, Янәшә тоя ул Гата кулбашын.
Хәзер дә Сәгыйть, дык Карарга килеп, Әйтергә ашыга Дускаен күреп:
— Иң якыи дустым синг Сугышчан иптәш, Сиңа ашыктырды Мине зур киңәш.
Кайттым әле генә Кырдан, басудан,
Күңелне уятты Анда яшь урман.
Минемчә, җитәрлек Безнең көчебез Утыртсак ун гектар Агач быел көз.
Биш елда үтәсәк Унбишьеллыкны һәм моңа күтәрсәк Бөтен халыкны?
— Теләгең матур^ дус„ Яхшы беләмен, Синең теләгең ул Минем теләгем.
Ләкин бу мактаулы Уйларың бүген, Бөтенләй үтәлеп Бетәрлек түгел.
Беләсең, яз көне Безнең тырышудан Үтәлде берьюлы Берьеллык план.
һәм безне райком да, Райбашкарма да Үрнәк итеп куя Гел башкаларга.
Я, бер санап карыйк әле, Мактан хет, мактанма хет, Кем быел шәп ГЭС төзеде? Билгеле «Бәхет»!
Иң югары уңыш белән Районда кем алды дан? Билгеле, кыр батырлары «Бәхет» колхозыннан!
Терлекчелек ярышында Күрше колхозмы алда, Башкалармы, яхут?
Юк! Билгеле, алгы сафта һаман «Бәхет»!
Урман утырту гүЗәл эш, һәм йөз процент үтәлеш!
Минем сиңа шушы
Соңгы сүз инде:
Каян алырсың син
Ел да үсенте
Бу зур хыялыңны Үтәп чыгарлык?
Синең сүзләреңдә Кайда чынбарлык?
Күрше колхозының Питомнигыннан Ун колхоз үсенте Ала бит, туган.
һәрберсе аларның Шулай уйласа, Өч елга кирәкне Елда сораса, Каян җиткерсен ди Питомник аны? Анын үзенең дә Бар бит планы.
Менә бит, Сәгыйть дуг, Кайда тоткарлык, Синең теләктә юк, Димәк, чынбарлык.
Матур сөйләсә дә Дускае Гата, Сәгыйть яхшы тоя: Фикере хата.
— Без быел мул уңыш Яулап алсак та, Районда үрнәкле Булып барсак та, Уңыш өчен көрәш Әле сүрелми, Тынычланыр өчен Сәбәп күренми.
Көйдергеч җилләрнең Иркендә калып, Тынычлануны һич Теләми халык.
Тизрәк үссен өчен Куе урманнар, Халкыбыз юлын да, Көчен дә табар.
10
Их, ямьле дә, шаулы да, Клубның заллары. Күлмәкнең зәңгәре, Яулыкның аллары.
Гармоньның ике дә һәм өч тә рәтлесе, Биюнең иң кызу, Иң кайнар дәртлесе:
— Бас, бас, бас, иркәм, Идәне сынмас микән, Басканыңны карап торсам, Йөрәгем тынмас микән?
— Күлмәкләрең чигешле, Басуларың килешле. Монда да син звеноңны Кызартмаска тиешле.
!— Әйдә, Газый, тартынма, Биеп җибәр чак кына, Биюләрең лаек булсьпн Хезмәттәге ялкынга.
Их!
Җырларның төрлесе, Моңайта торганы, Йөрәкне чеметеп, Ярсытып узганы:
— Алсу бите алсу алма, Үбәр идем яраса, Алсуыбыз кызаргалый «Берәү» туры караса.
— Безнең авыл егетләре Алсу алма сөяләр, Алма бакчасына карап, Яналар да көяләр,
Их!
«Алма», ди телләре, «Алсу», ди күңелләре.

Клубның залында Бәйрәм итә яшьлек. Монда чәчәкләнә Иң матур иптәшлек.
Тик кыска булалар Сәгатьләр яшьлектә, һәм менә, моңланып, Соңгы вальс бетә.
11
Ә тышта сагьпнып Балкыган ай көтә...
Агроном кыз Алсу Ник ялгыз калдың син? Ә кемне югалтып, Каранып алдың син?
Яшьлекнең хәлләре Әй гаҗәп була соң, Иптәшләр киткәнне «Тоймый да каласың)»
Әйтерсең, алдан ук Сөйләшеп куйгандай, Тик берәү очрый Сиңа тын урамда.
.с. ә.- № п
17
— Син икәнсең, Сәгыйть, Мин... көчкә таныдым... Шәлемне югалтып, Кызлардан аерылдым...
Ә хәзер бер үзем Шикләнәм кайтырга... Вакытың булмасмы Азрак озатырга?..
Әллә җыр ишетелә Бик әкрен, еракта; Әллә ул яшьлекнең Шау-шуы колакта.
Кышкы төн, җәйге төн,. Язгы төн, көзге төн, Кайсы да уртаклый Яшьлекнең бәхетен.
Кайсы да көч өсти Яшь йөрәк сораса. Бригадир рухланып, Алсуга сер ача:
— Алсуым, бәгърем, Шат сине күрүемә; Бер якты омтылыш Урнашты күңелемә.
Ул сөйли басуда Ни уйлап йөргәнен, һәм дусты Гатага Киңәшкә кергәнен.
— Күңелем пошына Тик шушы сораудан: Ел саен үсенте Алырбыз без кайдан?
Эзләнеп өзелсә Егетнең үзәге, Яшь кыеның күңеле Җавапсыз түзәме.
— Сәгыйть, җан кисәгем,. Күземнең карасы, Кайгырма, табыла Моның да чарасы.
Минем дә күңелемә Утырды уй кереп, һәм тамыр җәя ул, Яшәүчән гөл кебек.
Синең бу сүзләрең, Саф яңгыр шикелле, Шул гөлне яшәртеп. Көчәйтеп бөркелде.
is
19
Ә уйлыйм шуны мин Көнен дә, төнен дә: Питомник ясарга Колхозның үзендә.
һәртөрле агачлар Үссеннәр аңарда, Имән дә, каен да, Чия дә, алма да.
Каеннар, имәннәр, Чаганнар артыннан Алмалар, чияләр Басуга барсыннар.
Колхозның кырлары Бакчага уралсын, Бодайлар җиткәндә Алмалар кызарсын.
Ничек бу уйларга Тормышка ашарга? — Колхозның үзендә Питомник ясарга!
Шатланып сикерә Сәгыйтьнең йөрәге Үтәлә, үтәлә, Үтәлә теләге.
Электр утлары
Җемелдәп торалар, «Питомник! Питомник!»* Дигәндәй булалар.
Сәгыйтьнең хыялын, Алсуның фикерен Көзге төн бирелеп Тыңлаган шикелле.
Янәшә елышып, Шаулыйлар тирәкләр. Кушылып агалар Иң матур теләкләр.
һәм алар, билгесез, Ничәнче мәртәбә Киләләр иң кайнар, Иң НЫКЛЫ вәгъдәгә.
12
Ниләр генә булды әле Бу Галләм бабайга: Карчыгын ул пыр туздыра, һич килми уңайга.
йортта өермә күтәреп, Бер үзе йөри ул, Коргаксып беткән суканы Теш кысып сөйри ул.
Өч төн йокы күрмәсә дә, 'I
Ул кызу эш белән, Көлеп кайтып керә иде Капкадан кич белән.
— Карчык! — диеп дәшә иде, Сөйкемле иттереп, Уңышларын сөйли иде, Җиренә җиткереп.
Кала алган батыр кебек, Күзләре яктыра, Звеносының көнлек эшен Санаган вакытында.
Рәхәт иде шунда аның Сүзләрен тыңлавы,/ Шаярып кочып алуы, Оят дип тормавы.
Ә бүген иртүк теленә Шайтанмы төкерде, Йөри йортта, ду күтәрә, Өермә шикелле.
Кеше өчен таш кисәргә Түгел лә барырга, Ә үзенең бакчасына Бәрәңге алырга.
—Атналык юл түгел биг, карт, Ник юкка шаулыйсың?
—Ичмасам тик торыр идең, Син нәрсә аңлыйсың!
Бөтен эш тә менә шунда, Атналык түгел шул, Ун ел артка чиккән төсле, Миңа бу кыска юл.
Ничек телең бара синең, Имеш, бер дә юкка, Комбайн, электр белән Данлы авылда кулыңа Тот, имеш, син сука!
13
Көзге елга, көзге кебек, ■ Т’
Чиста да яп-якты, Күпме еллар буена шулай Акты да ул акгы.
Кешеләр өчен хезмәте
* Күп булмады аның, Тик вак дулкыннары белән Ашады ул ярып.
Тик быел безгә шәһәрдән Техниклар килделәр, Башка матурлыкны алар Елгага бирделәр.
Үзендә мәгърур көч барын Беренче кат сизеп. Шаулады елга, авылга Яктьо утлар тезеп.
Ярдәм итеп кешеләргә Коммунизм корырга, Киловаттлап көч җибәрде Ферм'ага, ындырга.
... Галләм картның үз бакчасы Шул елга ярында,
Галләм бабай күрә моннан Барын да, барын да.
Ачу белән селеккәли Суканың калагын.
Ләкин бик яхшы күрә ул Үзенең як-ягын.
Әнә ГЭС.
Көмеш су тузаны.
Тегендә эскертләр.
Ул ындыр,
Ә монда башлана —
Ызанны
Күптәннән оныткан Чиксез кыр.
Чем-кара хәтфәдәй, Кара пар
Зәңгәрсу офыкка тоташа, һәм алтын яфраклы тасмалар — Урманнар
Үтәләр кыр аша.
Ә авыл башында зур клуб. Янәшә — совет һәм идарә.
һәм Ленин, граниттан омтылып, Кешеләргә чакыру җибәрә.
Балалар бакчасы.
Ашханә.
һәр елны төзедек берәрсен.
Аларда
С"н безнең колхозның Җиңүле юлларын күрәсең.
Болар бар да Галләм картның Үтәлгән теләге.
Караган саен куанып, Сикерә йөрәге.
Гүя, якты олы юлдан
Соң кинәт ул баскан
Күптән үтелгән, онытылган Тар гына сукмакка.
һәм сукасын, ачуланып, Бәргәләп куя ул.
Шыксыз үткәннәре белән Очрашкан гүя ул.
Шунда туа яңа бер уй, Якты уй аңарда һәм, күзендә чаткыланып, Тотына янарга.
— Барам, бүген кич үк барам, Парторг Барига, Әбәзәтелне әйтәмен
/Мин аңа барын да.
Ил күләмендә уйларга Күнеккән күңелне
Тар ызанга бәйләп тору һич мөмкин түгелне.
14
Түр тәрәзә балкып тора Ак челтәрләр аркылы, Почмак тәрәзәсен кызарга Янган учак ялкыны.
Кечкенә бер кыз каләмен Кәгазь өстендә йөртә. Ә песи аның янында Дәресе беткәнен көтә.
Парторг Бари «Правда» укый (Күзлексез читенрәк), Вышинский сүзләренә Кушылып, тибә йөрәк, г
Ул Бөек Ватан сугышы Фронтларында йөреп, Кырык бишенче язында Авылга төште килеп.
Шуннан бирле авылыбызның Кайгысы һәм шатлыгы Узды аның йорты, өе һәм йөрәге аркылы.
23
Тыныч бишьеллык байрагы Балкыткач туган илне, Күпме матур хыяллар һәм Уйлар бу өйгә килде.
'Иң тук башаклар туганчы Басулар киңлегендә, Шауладылар монда килгән Кешеләр күңелендә.
Турбин, буа юк иде әле, Бар ныклы теләк бары, Ә монда кешеләр күзендә Чаткыланып чагыла иде Колхоз ГЭСы утлары.
һәр кыю уй, изге теләк, Зур дәрт өчен колхозда Иң ышанычлы дөрес юл Шушы өй аша уза.
Алма кебек асылыш төшкән Электрлар түбәдән, Бари абзый «Правда»га Уйчан күзен төбәгән.
Ишек ачылып китә һәм Җитди төс белән керә Галләм бабай һәм атаклы Сөт савучы Гөлчирә.
Әйтерсең лә, бер-берсенә Шундый вәгъдә биргәннәр, Алсу белән Сәгыйть икәү Бер сәгатьтә килгәннәр.
Күршеләргә диеп чыккан Гайшә әби үзе дә, «Мин дә килдем» дигән төсле, Карый кызы күзенә.
Электрик Ногман яңа Чертежларын китергән. Керә Гата — яңа гына Өтеләгән кительдән.
Кайсы өстәл янына утыра, Кайсы сандык читенә. Сусаганнарга нәни кыз Чишмә суы китерә.
Хуҗа елмая, — балкытып Күзләренең тирәсен, һәм башлана
Коммунизм төзүчеләр киңәше.
24
Гөлчирә апа сүзен башлый:
— Миндә шушындый факты, Терлекчеләр арасында Куәтле нәфрәт уятты Төньяк Атлантика пакты.
Тик бездә бер сорау туа: Аны төзүчеләре, Трумэннары, Маршалллары, Карт төлке Черчилльләре
Кырык бишенче елларда Кайда булганнар икән?
Гитлер башын сындырганда Кайда торганнар икән?
Нәрсә диеп шул Гиглердан Үрнәк алалар икән? Муеннарын сындырырга Ник ашыгалар икән?
Күрмиләрме, бу куыкның Өрелгәнче үк шиңүен? Гади кешеләрнең теләге Хәзер барлык пактларны Җимерүен, җиңүен?..
— Әйтеремне әйтим дә мин, Аннан райтсам да ярый,— Дип Гайшә әби бер кызына, Бер башкаларга карый.—
Менә нәрсә борчый минем Күңелемне күптәннән, Гаеплеме, председатель, Гаеплеме бүтәннәр,
Нигә безнең ашханәбез Көз җиткәч тә ябыла? һәм кыш буе күп кешеләр Аның ашын сагына.
Әйтик, миңа менә хәзер Диэт диләр докторлар, Бер үземә диэт ясап Торуда ни кывык бар?
Әйтик, иртән мичкә ягам, Кичкә ягам мин тагын, Шулай булгач, кайчан соң мин Укыйм Тукай китабын?..
Менә Сәгыйть дәртләнеп һәм Ашкынып сөйли башлый, ■ Чакыру белән Алсуына, Дусларга караш ташлый.-
— Минем бригадада ныклап Кабул ителде карар:
Биш елдан бөтен кырларда Тиешләр шаулый башларга Сгалинчыл урманнар.
Бари абзыйның йөзенә Хуплау билгесе чыга, Тик, күренә, Гата һаман Риза түгел һич моңа.
Аңа күз сала да Сәгыйть
Өстәп куя тагын да:
— Тик председатель борчыла Үсентеләр хакында.
Ягъни аларны җитәрлек Елда каян аласың, Менә безнең агрономда Моның да бар чарасы.
— Иптәшләр! — ди ашыгып Алсу,—« . Миңа да сүз бирегез.
Менә шундый тәкъдим белән Килдек бүген бире без.
Кырларда яшел тасмалар Тизрәк сузылсын өчен, Уңышлы да, җимешле дә Тормыш тиз булсын өчен Шуны тәкъдим итәм нык: Бьпел көздән биш гектарда Утыртылсын питомник!
Гата шунда кулы белән \ Яра бүлмә һавасын:
— Иптәшләр, бу теләкләргә Бездә нигез кайда соң?
Район биргән планнарда Язылганмы бу эшләр?
Минемчә, без бит шуны да Искә алырга тиешләр. Бу — бер.
Аннан бездә бөтен җирләр Планлашкан, бүленгән, Питомникка ярарлык җир - Каян табыйк бүгеннән?
Бу — ике.
Галләм бабай тоя шунда, Җитте вакыт аңа да. һәм ул җитен сакалларын Сыпыргалап ала да
Берәмтекләп әйтеп бирә Үзенең йөрәк серләрен,
26
Бакчасында сука артында Ниләр уйлап йөргәнен.
— Уңда да ызан, Сулда да ызан. Ызанда әрем, Әремдә тузан.
Гөрли трактор Каршы басуда, Байрак җилферди Совет башында.
ГЭСның буасы Якын ялтырый, Гудок тавышыннан һава калтырый.
Ә монда ызан, Ызанда әрем, Әремдә тузан.
Мин күтәрелеп Кырга карасам, Сызылып киткән Урман — полоса.
Тегендә гараж Ачылган саен, Күренеп китә Яңа комбайн.
Завод шикелле Төзек спайлар, Үзебез корган Мастерскойлар.
Ә өй янында Бакчада ызан, Ызанда әрем, Әремдә тузан.
Шунда тотына Баш күтәрергә Яна бер тойгы Минем йөрәгемдә.
Күптән үк инде Эч поша моңа; Кирәге бармы Безнең авылга Ул бакчаларның, Ягез, туганнар, Их, кысрык, кысрык, Әремле ызаннар.
Сөйли кызып Галләм бабай: — Без бераз фикер җыйсак, һәм санасак, килеп чыга
27
Менә шушындый хисап: Ызан белән телгәләнгән Килеш бүген бакчалар Трактор, машина эшен Күрә алмыйлар алар. Ә нәтиҗә? —
Чирек гектарны Сука белән ергалап,
Алдым йөз пот бәрәңге, мин, .j Вагын-төяген санап.
Колхоз бакчасында — бирде Мең ике йөз — һәр гектар.
Димәк, мул уңышлар өчен Безнең ызаннар бик тар, Димәк, анда безнең көчләр Түгеләләр җилләргә, Димәк, вакыт ул җирләрне Туган ил файдасы өчен Ныграк эшкә җигәргә!
Тәкъдимем шундый: Салып нык нигез, Питомник шунда Ясыйк быел көз.
һәм шунда үстерсен
Безнең бергәлек Матур бер бакча Туган ил кебек!
Иң шәп җимешләр Җитешсен анда, Татлы алмалар Тиз пешсен анда!
Шатлык очкыннары уйный Парторгның күзендә, Күрәсең, ул бик канәгать Галләм бабай сүзенә.
— Иптәш Гата!
Күрәсеңме,
Хәл итүне сорый эш.
Минемчә, иртәгә кичкә Билгеләнсен җыелыш.
15
Чәршәмбе көн кич җиткәч, Әйдә җыелышка, иптәш!
Беленә башлый кош юлы. Клуб залы туп-тулы.
Җыелыш кыза, күтәрелә Куллар артыннан куллар. Кискен карарга укмаша Иң көчле уртак уйлар.
28
Дулкынланып ала халык. Күреп ^Бари торганын, Гүя, ана ышандыра Иң кадерле уйларын.
Кискен булды җыелышта карар: Бетәрләр соцгы ызаннар! Питомник колхозда төзелер, Басулар бакчага төрелер!
Сизә Гата уйларының, Хисләренең тарлыгын, Юл буйлап ул уйлап кайта Нинди эшләр барлыгын. Халыкның кайнар теләге — Иң кыйммәтле казаныш.
Иптәш,
Кыюрак атла! Алла максат, алда эш!
16
Шимбә көнендә төштән соң,.
* Амбардагы бер эштән соң,
Бераз киенгәч-ясангач, Җигеп бизәкле тарантас,
Үзе уңда, карчык сулда ГаллӘлМ бабай чыкты юлга.
Шәһәрдәге дусы Иван, Телефонга аны чакырган һәм әйткән ул бик үтенеп «Әбине килә күр алып!
Завод сәнгать сараенда Уйный бүген малаем да.
Карарбыз анда кичкырын «Москвалылар характерын».
... Яхшы бара кара юрга, Аяклары тими юлга,
Ялларын җилләр җилпетә, Әмма шундый зур тизлек тә
Ошап бетми Галләм картка һәм, ул карангалап артка,
Әби белән суз куерта:
— Сүзем дә юк, яхшы юырта,
Ләкин хәзер инде, карчык, Үзең шуны бер уйлап чык.
Бер сәгать булыр барабыз, Күпме соң киттек ара без?
Жидеиеме, сигезнеме, — Шушы — Коммунизм тизлегеме?
29
Бушка киткән вакыт өчен һаман пошып бара эчем.
Иртә барып керәсе иде, Петровны да күрәсе иде.
Аның соңгы язган жыры Күңелемә бик килде турьк Яшь инженер Аверкинны’ Күреп булмый бит Һәркөнне.-
Ә бик кирәк иде, әнкәсе, Аны күреп, сүз әйтәсе.
Самоходный бер кисәген Ныклап тикшердем кичә мин. һәм матур бер тәкъдим туды, Аңлатасы иде шуны...
Ә бик шәп сер барын миндә Беләсеңме син, Нурдидә?
Әйтик, безнең колхоз көчле — Бу безнең инде горурлык;-,
Әйтик, безнең колхоз үзе, Гүзәл бер бакча булырлык.
Шулай булгач, ник быел көз Утыртмыйк ди бер бакча без?
Күзем йомсам, күз алдымда һаман шул тора күренеп: Чакырым буена алмагачлар Чәчкәгә тора күмелеп.
Тик алмагач үссен өчен, Суыкларга түзсен өчен Нинди тәрбия соравын Белеп бетерми торамын.
Ә профессор Филипченко Бик шәп белә аның рәтен.
Менә хәзер аңладыңмы Ашыгып баруның хикмәтен.
... Юк, карчык, мөмкин түгел һич Алмыйчы быел «Москвич»!
17
Кыю һәм батырлар өе — Хата-лаборатория.
Аны «университет» диеп Атап йөри һәркем сөеп.
Биек бодай бәйләм-бәйләм, Степаларны әйләнгән.
‘Мәсьәләнең иң зурларын
Чишәләр монда кешеләр:
Коммунизм уңышлары Нинди булырга тиешләр.
Ике күзлек өстәвенә Калын лупа кулына тотып. Иелгән үз өстәленә Карт тәҗрибәчебез Мотыйк.
Имән агротехникасын Өйрәнә урманчы кызы.
Галләм бабай, җитди карап, Күтәреп бәсле кашларын, Берәмтекли яктыдарак Тармаклы бодай башагын.
Тирли-тирли сүзләр эзләп, Зөһрә яза фәнни хезмәт: Өстөрәнләп сөргән чакта Бодай ничек уңган хакта. Дәлилләрнең иң көчлесе— Звеносының гүзәл эше.
Агроном Алсу бер якта Кулларын болгап аңлата Коммунизмда колхозда Җитештерүче көчләр үсүен* Бер җанга хәзер авылда Ничә машина төшүен, Фермадагы күп эшләрнең Электр кулына күчүен.
Бригадирлар белән бергә Киләләр шундый фикергә: Икеләтә алу уңыш — Килер елда катгый бурыч. Ягъни, хәзер колхозчыга Зур мөмкинлек килеп чыга Карарга культура ягын, Үстерергә осталыгын. Димәк, быел һәр сабанчы, Ләйсән яңгыры яуганчы, Техникумның тулы курсын Отличнога үткән булсын. Ягъни, диплом булмаганда Тотынмасын ул сабанга.
Хәзер мөмкин булган эшне Сөйләп бетереп булмас төсле. Тик Батырша шул арада, Әкрен генә кузгала да, Әйтеп куя көлеп кенә:
— Эх, кыскарак тәүлек кенә[ Ничә сәгать үтеп киткән, Кузгалырга вакыт җиткән. Бүген колхоз клубында Кино Сталинград турында, һәм иң соңгы сеанска Кадәр инде вакыт кыска.
31
Коммунизм җиткәч менә Табасы иде бер чарасын, Озынайтырга хет әз генә Таң белән таңның арасын.
Бәлки тимерче карт мишәр Бу мәсьәләне дә чишәр?
Юкса, кара шул эшләргә: Бик кыен кайбер яшьләргә.
Безгә кино карагач та Әйтик, юл юк өйдән башка.
Ә алар бит әле тагын, йолдызларны куганчы таң. Тоталар шунда кайчагын Астрономиядән имтихан.
Әй усал да бу Батырша, һаман шаярырга тырыша.
Ул Сәгыйть белән Алсуга Шулай читтән китереп суга.
Менә инде хәзер алар Алма кебек кызаралар.
Алар соң ни җавап бирсен, — Батырша сөйли дөресен.
Әйтсеннәрме йөрәкләрнең Бик ашкынып тибүләрен, Ялкыныннан теләкләрнең Иреннәрнең кибүләрен.
Бодай белән бергә быел Хисләрнең дә гөрләп уңуын, Коммунизм шартларының Яшьлек өчен бик шәп булуын.
18
Олы юлда машиналар.
Ашыгалар. Ашыгалар.
Чәчри юл сулары читкә, Тәгәрмәчтән пычрак — биткә. Көзге яңгыр вак-вак сибә, Тән күлмәкнең юешен сизә, Әмма хәзер бозлы су да Куркыныч түгел Алсуга.
Күзләреңнең зәңгәрлеге — Язга тиңдәш зәңгәр билге.
Битләреннән йөгерә тамчы, Күкрәгенә юл тапканчы.
Елмаюы балкып тора.
Ап-ак тешләре яктыра...
Сәгыйть мондый гүзәллекне Күргәне юк иде бугай, Чәчрәтеп гөрләвекне Мәңге барасы иде шулай.
Киемнәргә яңгыр сеңә. Карыйлар да бср-бсрсенә
Куаналар тизлек шәпкә, Гүя, очалар киләчәккә.
Әйдә яусьнн, яусын яңгыр. Сөякләргә үтә алыр, Әмма йөрәк кайнар калыр.
Алар кайталар шатланып, Табигатькә яшьлек алып.
Иң алдагы ЗИСта Гата, Карамыйча яңгырга да. Фуражкасын салып болгый, Ә сүзләрен аңлап булмый. Тик йөзеннән аңлашыла Бүген рәхәт аңа шулай.
Машиналар бар да тулган — • Анда урман, урман, урман!
Брезентларга төреп салган Санап бетергесез чаган.
Тезелеп яткан рәтләрдә бар Безгә кирәк кадәр дар-дар.
Капчыкларда төрле орлык, Үз питомнигыбыз булырлык.
Алмагачлар, карлыганнар, Бар да, бар да алынганнар, һәр агачньи үзе сайлап, Галләм карт төяде җайлап.
Соңгы ызаннарны җуеп, Үсәр бакча куе булып.
Тиңсез йөкле машиналар Ашыгалар. Ашыгалар.
Күңелләргә шатлык тулган, Колакларда шаулый урман.
19
Париж. Ява яңгыр булып, Шәһәргә көзге моңсулык.
Киң урамда бер машина Ут капкан кебек ашыга.
Жан исемле япь-яшь егет Ятып бара, газап чигеп.
Йөзен ярган авыр камчы. Канга кушыла яңгыр-тамчы.
Күсәкле явыз хайваннар Аньп уратып алганнар. Ныо-йоркта сенатор Милль Ачулы, гүя, көзге җил.
Чөнки ул ачалмасын дип Җир йөзендә канлы сугыш, Үстергән колхозчы Сәгыйть Быел колхозда мул уңыш, һәм Сәгыйтьне җиңәр өчен Җитми, җитми аның көче! Милльдән калган сөтне эчеп, Үсә Җюль Мок дигән көчек.
Сенатор Милль Ныо-йорктан Мокка бер сөяк ыргыткан һәм нык кушкан ул аңарга Кен бирмәскә япь-яшь Жанга:
Милльгә нәфрәт белән ярсып, Ул үз илен сөйгән өчен, Колхозчы Сәгыйтькә каршы Сугышмам мин, дигән өчен.
һәм азат Ватан турында Русча җырлый белгән өчен.
Сөйгән өчен баласыман, Бакчаларны, урманнарны, Аларны Милль балтасыннан Кыю саклап торганнарны!
һәм бара Жан япь-яшь егет, Машинада газап чигеп.
Ләкин ул һич түгел боек, Елмая ул, зур көч куел.
Томан төсле вак яңгырга; Күңелендәге русча җырга;
һәм белгәнгә шуны ачык: Еракта янәшә басып, Алсу белән Сәгыйть бергә Китерәләр яшьлек җиргә.
Белгәнгә «Бәхет» кырларын Яшь урманнарның уравын.
Елмая ул, ачык күреп, Кремль йолдызы балкуын һәм шул яктан бөтен җиргә Азатлык таңы калкуын.
.с.Ә»№ п