М. А. ШОЛОХОВ
Совет әдәбияты классигы, күре- зекле җәмәгать эшлеклесе М. А. Шолоховның иҗат юлы дөньяда иң алдынгы булган совет әдәбиятының туктаусыз үсешен күрсәтә торган типик күренешләрнең берсе итеп каралырга тиеш. Совет әдәбиятының көче, тор- мышлылыгы, халыкчан характеры «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм», «Нәфрәт фәне» әсәрләрендә аеруча ачык күренделәр. Бу әсәрләрнең нигезләренә социалистик революция, социалистик гуманизм, совет патриотизмы, халыкчанлык идеяләре салынган иде. Шуңа күрә дә алар совет кешеләрен социализм рухында тәрбияләү эшендә әһәмиятләрен югалтмый торган үрнәкләр булдылар. Михаил Шолоховның иҗаты тик безнең Советлар Союзында гына мөмкин булган әдәби күренеш иде. Социалистик ватаныбызның алдынгы язучылары белән беррәттән Шолоховны да «җаны һәм тәне белән социалистик төзелешебезнең бер кисәге булган совет әдәбияты гына» (А. А. Жданов) җитештерә алды. Михаил Александрович Шолохов үзенең иҗат юлын 1923 елны кыска хикәяләр язу белән башлый. Шолоховның бу хикәяләре 1925 елда чыккан «Дон хикәяләре» («Донские рассказы») һәм «Зәңгәр дала» («Лазоревая степь») дигән җыентыкларда тупланганнар. тулуга карата) Беренче әсәрләрендә яшь язучы Бөек Октябрь революциясеннән соң Дон казаклары арасында җәелеп киткән кискен сыйнфый көрәшне сурәтли.
Шолохов хикәяләрендә бу көрәш казаклар тормышында булган социал каршылыкларны, канлы бәрелешләрне күрсәтүдән гыйбарәт. Төрле төстәге контрреволюционер- лар, акгвардиячеләр, кулаклар — вөҗдансызлар һәм ерткычлар алар.- Сыйнфый дошманның ерткыч табигате «Червоточина», «Коловерть», «Смертный враг», «Родинка» Һ. б. хикәяләрдә тормыштагыча дөрес күрсәтелгән. Шолоховның аерым хикәяләрендә сыйнфый көрәш мотивлары гуманистик тенденцияләр белән аралашалар. Мәсәлән, «Тайчык» («Жеребенок»), «Продкомис- сар» шикелле хикәяләрендә язучы революцион идеаллар өчен барган көрәшнең гуманистик асылын күрсәтүне максат итеп куя. Шолохов хикәяләре арасында идеяхудожество ягыннан йомшак эшләнгәннәре дә булды. Ләкин бу хикәяләр социал юнәлешле булулары белән, тарихи чынлыкны чагылдырулары белән кыйммәтлеләр. Билгеле бер дәрәҗәдә ул хикәяләрне «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» романнарының прологы итеп карарга ярый. 1926 елны М. А. Шолохов үзенең монументаль әсәре «Тын Дон» романы өстендә эшли башлый. Бу романның беренче томы 1928 (иҗади эшчәнлегенә 25 ел
Михаил Александрович Шолохов
90
елны матбугатка чыга, соңгы дүртенче томы 1940 елны басыла. Мәгълүм ки, «Тын Дон» романы Россия тарихында эз калдырган Дон казаклары тормышына багышланган. Алынган теманы яктыртуы белән Шолоховның романы рус совет әдәбиятының классик үрнәге булып тора. Алексей Толстой сүзләре белән әйткәндә: «Тын Дон» романы теле, йөрәккә үтемле булуы, кешелек леге, сыгылмалыгы белән гомуми рус әсәре, милли, халык әсәре» (А. Толстой «Совет әдәбиятының 25 еллыгы», «Совет әдәбияты» журналы № 2—3, 1943 ел). Дон казакларының тормышы романда киң тарихи яссылыкта бирелгән. Әсәрдә чагылдырылган төп тарихи этаплар беренче империалистик сугыш алды, Февраль революциясе, Бөек Октябрь революциясе, гражданнар сугышы чорлары. «Тын Дон» романында Шолохов, реалист-художник буларак, Дон казаклары тормышын күп яклы итеп сурәтли. Әсәрдән укучы алдына социал каршылыклар, психологик һәм көнкүреш картиналары килеп басалар. Дон казаклары арасында сыйнфый көрәшнең үзенчәлеген, ул көрәшнең үсеш юлын күрсәтү «Тын Дон» романында куелган төп бурычларның берсе. Мәгълүм ки, самодержавие күп еллардан бирле казаклар арасында «сословие бердәмлеге» дип аталган идеяне алга сөрде, шул үтә ялган идея белән казак хезмәткәр массаларының анын агулады. Казак массаларының сыйнфый анын томалар өчен файдаланган сословие хорафатларын Бөек Октябрь социалистик революциясе юкка чыгарды, ә инде гражданнар сугышы казакларны икегә бүлде, аларны капмакаршы булган сыйнфый лагерьларга аерды. «Тын Дон» романы әнә шушы катлаулы тарихи процессны чагылдыра. Романда казак офицерлары, кулак Коршунов, помещик Листниц- кий, буржуа Люхов һәм аларга капма-каршы куелган казак массасының вәкилләре Кошевой, Валет, Котляровлар шул яктан аеруча игътибарга лаеклылар. Казак массаларының социализм ягына тулаем күчүләре — газаплы һәм каршылыклар аша үскән иҗтимагый процесс иде. Бу процессның барлык катлаулыгы, казаклар арасында булган сугышуларны, икеләнүләрне, ниһаять, киң казак массаларының үзләренең тормышларын
социалистик ватан тормышы белән нык бәйләгәнлекләрен тирән реалист Шолохов тормыштагыча дөрес итеп күрсәтте. «Тын Дон» романының идея эчтәлеген ачар өчен романның төп герое булган Григорий Мелехов образы аеруча әһәмиятле. Григорий Мелехов гаделлекне яклаучы, дөреслекне табарга тырышучы шәхес буларак характерлы. Ләкин дөреслек өчен көрәш юлында торган социал каршылыкларны җиңеп чыга алмаганлыктан Григорий ватаныннан һәм халкыннан аерыла. Казак халык массалары авыр һәм катлаулы юл белән социализм дөреслегенә барганда, Григорий шул юлны кичәр өчен мораль, бигрәк тә, политик көч үзендә таба алмый, ул юл чатында ялгыз кала, халыктан читләшә. Г ригорийның трагедиясе — аның ватаныннан һәм халкыннан аерылып калуында. Григорий образы Шолохов тарафыннан күп яклы итеп бирелгән. «Тын Дон» романының героен укучы төрле шартларда, төрле хәлдә һәм төрле средада күрә, һәр вакытта да Григорий катлаулы психология иясе буларак үзен танытты. Ул кичерешләренең тирәнлеге, күңеленең ачыклыты, протестант характеры белән һәркемне кызыксындыра. Халык арасыннан чыккан, хезмәт өстендә тәрбияләнгән Григорий үзенең табигате белән кешелекле, әлбәттә. Ләкин Григорийның психологик кешелеклегс аның политик әхлагы белән ныгытылмый, Григорий — политик әхлаксыз шәхес булып әверелә. Туктаусыз икеләнү, кискен иҗтимагый көрәш чорында көрәштән баш тартып, көрәшне читләтеп үтеп, семья һәм хуҗалык эченә
91
бикләнергә омтылу — Г ригорийның политик табигате әнә шулай. Дөрес, шәхси тормышында да Григорий ахыргача принципиаль түгел. Аның Натальягә һәм Ак- синьягә мөнәсәбәте — моңа ачык мисал. Политик икеләнүен Мелехов газаплы кичерә, ләкин революцион караш югарылыгына күтәрелә алмый. Шуңа күрә дә ул туры һәм дөрес тормыш юлына чыгар өчен сәләтсез булып кала. Григорий Мелехов шәхес өчен иң куркынычлы булган позициягә — халыкка карата капма-каршы позициягә баса. Халкына хыянәт иткән, эгоистик интересларны ватан интересларыннан өстен куйган шәхеснең, нинди генә көчле характер иясе булуга карамастан, котылгысыз һәлак булуы, шәхес буларак сүнүе «Тын Дон» романында зур художество осталыгы белән ышандырырлык итеп күрсәтелгән. Шолохов романының тәрбияви әһәмияте әнә шунда. Үзенең - политик позициясен иҗ- тимапьий көрәштә билгели алмаган Григорий дагерьдан лагерьга күчеп йөргән вакытта казак хезмәткәр массасы социалистик революция һәм гражданнар сугышы утында чыныга, социализм юлына баса. Казак халык массасының социализм позицияләрендә ныгуын М. Шолохов үзенең танылган икенче әсәрендә «Күтәрелгән чирәм» романында күрсәтә. «Күтәрелгән чирәм» романы» Дон шартларында коллективлаштыру хәрәкәтен чагылдырган эпик әсәр. Ләкин «Тын Дон» романы шикелле үк «Күтәрелгән чирәм» теманы тулы яктыртуы, язучы тарафыннан куелган проблеманы тирән хәл итүе белән характерлы. «Күтәрелгән чирәм» романы совет әДәбия- тьһнда коллективлаштыру эпохасында яңа авыл тормышын чагылдырган иң күренекле әсәрләрнең берсе булып тора. Дон казаклары тормышы романда яңа тарихи шартларда, советлар власте шартларында сурәтләнә. Хезмәткәр казак массалары революция һәм гражданнар сугышы мәктәбен үткән советчыл көч булып укучы алдына килеп баса. Шулай да романда сурәтләнгән тарихи обстановкада сыйнфый көрәш әле бетмәгән, ул дәвам итә. Коллективлашу башлану белән иҗтимагый көрәш якадан кискенләшә. Коллективлаштыру чорында хезмәткәр казакларның социализм принципларына корылган хуҗалык өчен көрәше, ул
көрәштә очраган каршылыклар, коллектив хезмәт нигезендә совет кешеләрендә туган яңа социалистик сыйфатлар — «Күтәрелгән чирәм» романының эчтәлеге әнә шуннан пььйбарәт. «Тын Дон» шикелле үк «Күтәрелгән чирәм» романы — реаль типлар белән баетылган әсәр. Романның образлары арасында хезмәткәр казак массасының вәкиле Майдан- ников һәм эшчепутиловчы, большевик Давыдов образлары бигрәк тә уңышлы бирелгәннәр. Әгәр дә Майданников образында урта хәлле крестьянның шәхси милекчелек психологиясеннән арынып, социалистик аң белән сугарылуы бирелсә, инде Давыдов образы миллионнарча крестьян массалары арасында большевиклар партиясенең тәрбияви-политик эшен символлаштыра. Давыдов үзен партия һәм халык вәкиле итеп хис итә. Давыдов чиксез ихтыярлы, җиңелмәс характер. Давыдовның җиңелмәслеген шәхси психологик сәбәпләр белән генә аңлату дөрес булмас, әлбәттә. Давыдов һичкайчан да ватаныннан, партиядән һәм халыктан аерылмый, ул һәрвакытта халык белән бергә, халыкның алдынгы сафында. Большевистик аң белән коралланган булу, халыкка таяну Давыдовка һәртөрле авырлыкньп җиңеп чыгарга, һәртөрле катлаулы ситуациядә ориентация табарга мөмкинлек бирәләр. Большевик Давыдовны казак халык массасы фонында һәм масса белән органик бәйләнештә сурәтләү — «Күтәрелгән чирәм» романының художество дөреслеген билгеләгән төп сәбәпләрнең ' берсе итеп каралырга тиеш.
92
Эксплоатацпягә һәм эксплоататор җәмгыятькә Давыдов тирән нәфрәт белән сугарылган. Социализм төзү эшендә большевиклар партиясе куйган бурычлар тирәсенә хезмәт ияләрен туплау — Давыдовның төп сыйфатларыннан берсе. Давыдов социалистик ватан, социалстик хезмәт идеяләре белән яши. Ул — коммунизмның бөек идеаллары белән рухланган көрәшче. Давыдов кебек яңа социалистик әхлак кешеләре фонында сыйнфый дошман вәкилләре Половцев, Ос- тровновларның зәһәр табигатьләре, кешелексезлекләре тулаем фаш ителә. «Күтәрелгән чирәм» романында колхоз төзелешенең дошманнары буларак үзләрен таныткан Половцев, Островновлар — алар шул ук вакытта ватан дошманнары. «Күтәрелгән чирәм» романы социалистик хезмәтне раслау белән характерлы булган әсәр. Коллективлык нигезендә колхозчыларда хезмәткә социалистик мөнәсәбәт туа. Ә инде хезмәткә социалистик мөнәсәбәт колхозчыны яңа социалистик карашлы шәхес итеп тәрбияли. Колхозчыларда туган хезмәт энтузиазмын чагылдырган картиналар— романның иң гүзәл урыннары булып торалар. «Тын Дон» һәм «Күтәрелгән чирәм» романнары белән Шолохов үзен социалистик реализм әдәбиятының талантлы мастеры, совет эпосын тудыручыларның күренеклесе итеп танытты. Шолохов романнары — социал- тарихи эпопея алар. Яңа совет эпосы буларак Шолохов романнары тарихи үткәнне түгел, бәлки хәзергене чагылдыралар. Хәзерге заманның, социалистик эпоханың, тарихи әһәмиятен ачып бирү — эпик язучы Шолоховның төп сыйфаты. Танылган совет язучысының эпик әсәрләре чынбарлыкны киң һәм төгәлләнгән картиналарда сурәтләп бирәләр, халык массаларының хәрәкәтен, омтылышларын һәм ниятләрен чагылдыралар; масса фонында аерым шәхеснең тормышта тоткан урыны, кешеләргә һәм халыкка мөнәсәбәте ул әсәрләрдә бигрәк тә оста күрсәтелә. Шолохов, — Горький, Толстой, Гоголь кебек бөек реалистларның прогрессив традицияләрен үзләштерү нигезендә үскән язучы-худож- ник. һәртөрле әдәби фальш,
ясалмалык, нечкәртелгән эстетлык Шолохов өчен чит нәрсәләр. Аның стиле садә, сүзе ачык һәм үтемле. Шолохов образлары тормыш логикасына буйсындырылган килеш биреләләр. Шолохов тормышны раслый торган язучы. Аның әсәрләрендә чынбарлык үзенең бөтен тулылыгы белән чагыла. «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» романнарыннан җанлы дөнья барлык буяулары, тавышлары, хуш исләре белән укучы алдына килеп баса. Шолохов өчен художество сизгерлеге характерлы. Шуңа күрә ул тормышның яшерен почмакларын күрә ала, кешеләрнең серле уйларын, тойгыларын сиземли. Шолоховның образлары тотып карарлык ачыклар. Художник буларак Шолоховның үзенчәлеге пейзаж күренешләрен сурәтләгәндә бигрәк тә ачык күренә. Язучы бер вакытта да табигатьне статик хәлдә сурәтләми, ул табигатьнең яшәешен, хәрәкәтен күрсәтә. «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» романнарында табигать күп яклы итеп, җанлы күренешләр аша ачыла. Бу романнарда табигать тулы сулыш белән яши, хәрәкәт итә, ул эчке энергия белән характерлы. Шолохов романнарында табигать кешедән аергысыз. Художник кешене дә табигать шикелле җанлы һәм күп яклы, итеп сурәтли. Кискен социал көрәш шартларында яшәүчеләр, тирән хисләргә ия булган Шолохов геройлары табигать күренешләрендә үзләренең омтылышларына теләктәшлек табалар. • Язучы үзенең иң яхшы пейзажларын геройларының кичерешләре белән бергәлектә сурәтли. «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» романнарында, гадәттә, табигать картиналары геройларның кичерешләренә параллель яки контраст итеп биреләләр. Табигатьне һәм кешене динамикада сурәтләү бу, әйткәнебезчә, язучының тормышка карата
93
актив мөнәсәбәтен күрсәтә торган факт. Танылган совет язучысының реалистлыгы, халыкчанлыгы аның романнарының телендә дә ачык күренә. Шолохов — сүз остасы ул. Аның теле сәнгатьчә матур һәм үтемле. Әсәрләрендә ул күп төрле сурәтләү чараларын куллана, аеруча тропларны оста файдалана. «Тын Дон» шикелле романда очраган поэтик чагыштырулар, эпитет һәм метафоралар үзләренең конкретлыклары, төгәлләнгәнлекләре, тормышлы булулары белән аерылып торадар. Шолохов халык телен яхшы белә. Шуңа күрә ул еш кына крестьян көнкүрешеннән, авыл табигате дөньясыннан алынган образлар белән фикер итә. Шолохов — диалог мастеры. Үтенеч, репликалар, төбәп әйткән үтемле сүзләр, мәкерле юмор, мәкальләр, әйтемнәр Шолохов персонажлары телен характерлыйлар. Бөек Ватан сугышы елларында М. А. Шолоховның эшчәнлеге сугышчан характер алды. Күп кенә свет язучылары кебек, Шолохов та хәрби-корреспондент буларак фронтта булды. Язучының иҗаты Ватан сугышы елларында тагы да үсте. Шолоховның «Нәфрәт фәне» дип аталган хикәясе Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән совет әдәбиятының иң күренекле әсәрләре рәтендә тора. Шолоховның бу хикәясе иптәш Сталинның 1942 ел 1 май приказыннан эпиграф итеп алынган түбәндәге сүзләр белән башлана: «Дошманны бөтен җан көче белән дошман күрергә өйрәнми торып, аны җиңәргә мөмкин түгел». Бөек юлбашчының бу сүзләре хикәянең идея нигезе итеп каралырга тиеш. «Нәфрәт фәне» хикәясе фашист баскыннарына карата булган нәфрәтне күрсәтә. Хикәя тирән психологизм белән сугарылган. Хикәянең герое совет офицеры лейтенант Герасимов. Фронт шартларында Ге- әа*сим°в гадәттән тыш авыр юл үтә. «Ләкин совет кешесе буларак Герасимов яшәү һәм җиңү тойгысы белән сугарылган. Совет кешесенең корыч ихтыярын явыз фашистлар сындыра алмыйлар. Немец оккупантлары совет * халкын юк итү теләге белән иң кабахәт чаралар кулланалар, алар үзләрен вандаллар итеп таныталар. Явыз дошманның ерткычлыгын Герасимовка күрергә һәм үз өстендә кичерергә туры килә. Герасимов
гитлерчыларның явыз максатын аңлый, әлбәттә. Аның йөрәге дошманга ялкынлы нәфрәт белән тула. Ш.ул ук вакытта бу нәфрәт совет кешесендә ватанга карата булган мәхәббәт көчен үстерә, совет кешесен рухи җиңелмәс итеп тәрбияли. Мәхәббәт һәм нәфрәт—совет сугышчысын җиңүгә алып баралар. Совет халкының сүнмәс рухын, явыз дошманга каршы көрәштә чыныкканлыгын Шолохов бу хикәясендә уңышлы күрсәтә алды. Хәзерге вакытта атаклы- совет язучысы Бөек Ватан сугышы темасына багышланган роман өстендә эшли. «Алар Ватан өчен сугыштылар» дип аталган («Они сражались за родину») бу романның аерым бүлекләре безнең совет матбугатына чыктылар. Романның геройлары социалистик строй шартларында тәрбия алган совет кешеләре социалистик ватан өчен, халык өчен сугышалар. «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» романнары шикелле үк Шолоховның яңа романы тормышны раслау белән характерлы. Ничек кенә фашистлар үлем сөреме белән җир йөзен капларга маташмасыннар, совет халкы үлемне җиңәр өчен үзендә рухи көч таба алган, мәңге яшәячәк халык ул. Романның мәгълүм булган бүлекләреннән ясалырга тиешле нәтиҗә әнә шулай. Совет әдәбиятының методын иптәш Сталин «социалистик реализм» дип билгеләде. Социалистик реализм А. М. Горький, А.С. Серафимович, А. Н. Толстой, А. А. Фадеев һ. б. күренекле совет язучы- ларының иҗатларында җитеште. Социалистик реализмның төп сыйфатлары — чынбарлыкны купьяклы итеп революцион үсештә сурәтләү,
94
халыкчанлык, большевистик партиялелек, — Шолохов иҗатында шулай ук тулы һәм тирән чагылдылар. Шолохов — халыкчан һәм партияле язучы. Аның әсәрләрен халык массалары яратып укыйлар. «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» романнары — халык массалары арасында зур популярлык казанган әсәрләр булдылар. Ул романнар Советлар Союзы халыкларының телләренә. шулай ук чит илләрнең телләренә тәрҗемә ителделәр. М. А. Шолохов — СССР халыклары әдәбиятының күренекле вәкилләренә уңай йогынты ясаган язучы. Күренекле татар совет прозаигы Шәриф Камал белән Шолохов арасында иҗади якынлык сизелә. Бу якынлыкны тематикада, образларда чынбарлыкка мөнәсәбәттә күрергә була. Шәриф Камал тарафыннан «Күтәрелгән чирәм» романъьнын татар теленә тәрҗемә
ителүе очраклы гына булган хәл түгел, әлбәттә. Язучы-художник булу белән бергә Ai. А. Шолохов күренекле җәмәгать эшлеклесе дә. Ул СССР Верховный Советы депутаты, СССР Фәннәр Академиясе члены. Ватан һәм халык алдында күрсәткән зур хезмәтләре өчен М. А. Шолохов совет хөкүмәтенең иң югары бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнде. Әдәби эшченлегенә егерме биш ел тулу көнен М. А. Шолохов иҗатының чәчәк ату чорында каршылый. Аның иҗатын совет әдәбиятының бай җирлеге сугара. Сөекле язучысының коммунизм өчен көрзштә бөек идеаллар белән рухландыра торган әсәрләр бирүенә ышанган хәлдә совет халкы М. А. Шолоховны егерме биш еллык иҗат бәйрәме белән тәбрикли.