Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШКА КАРАГАН КЕБЕК



 Михаил Шолоховның каләм хезмәтенә 25 ел тулды. Бу — рус әдә- бияте ярдәмендә чәчәк аткан татар, совет әдәбияты өчен дә, аның язучылары, аның укучылары өчен дә зур әдәби бәйрә; I. Рус демократик әдәбияты традицияләрендә тәрбияләнгән һәм, шул ук вакытта, револлюция белән хәрәкәткә килгән яна көчләрне, туу һәм көрәш пафосы белән тулы яңа мөнәсәбәтләрне әдәбиятка алып килгән Михаил Шолоховның иҗаты чиксез бай әдәби хәзинә ул. Михаил Шолохов үзенең әсәрләрендә һәр вакыт гаять зур вакыйгаләряе, эпоха ясый торган вакыйгаләрне ала һәм алармы трагедияле каршылыклары белән ачып, чын художество югарылыгына күтәреп сурәтли. Иҗтимагый конфликтлар һәм шәхси язмышлар, кызган көрәш пафосы һәм көнкүрешнең җылы күренешләре, киң халык хәрәкәте һәм кеше рухының яшерен талпынышлары аның әсәрләрендә оста рәвештә бергә үрелеп үсәләр һәм алар язучы- художникның көчле ихтыяры астында зур идея-художсство максатында юнәлдерелеп алып барылалар. Шолохов һичбер вакытта да азга гына канәгать түгел, һичбер ъакыт- та да ансатка гына риза була алмый. Аңа күп булсын, авыр һәм тулысы белән булсын, тормыш үзенең барлык төсләре, җыры, җиле- давылы белән булсын. Михаил Шолохов, барыннан да элек һәм барыннан да бигрәк, кар ш ы л ы к- л ы в а к ы й г а л а р шагыйре. Сез аның «Тын Дон» дигән романын алып карагыз. Ничаклы каршылыклы тормыш һәм, шуның белән бергә, күпме зур халык төркемнәре,
95 
 
аларның үзара мөнәсәбәтләре, конфликтлары һәм бергәләп алга омтылулары бар анда! Халык хәрәкәтен бөтен катлаулыгы, котылгысыз нәтиҗәләре белән алып, каршылыкларыннан курыкмыйча тасвирлау ягыннан, М. Шолохов искиткеч куәткә ия. «Литературная газета» Октябрь револлюцияссиең 30 еллыгы алдыннан, шушы 30 ел эчендә тудырылган зур әдәби әсәрләрне күрсәтү теләге белән, «Китапларны яңадан укып карагач» дигән исем астында бер цикл мәкаләләр бирде һәм ул бу циклны нәкъ Шолохов исеме белән ачты. Совет әдәбиятының иң зур, иң әһәмиятле романнарыннан берсе итеп «Тын Дон»ны китерде. «Тын Дон» романы, үз тормышын иҗтимагый революция давылында яңа баштан коручы Дон казаче- ствосы турында язылган бу дүрт томлык эпопея, — совет әдәбиятының иң. зур казанышларыннан берсе, аның даны һәм горурлыгы» дип язды газета. Авыр походлар, үлемнәр, трагедияле эчке каршылыклар, кабул булмаган теләкләр аркылы һәм бик көчле эчке динамика белән үсеп баручы «Тын Дон» романында тормышның катлаулы чынлыгы һәм революциянең искене җиңеп алга баручы «Тын Дон» романында тор- яңа эпохага керүнең тантанасын күрү белән бергә, искедән, гасырлар буена канга-акылга сеңел килгән җолалардан аерылуның күпме фаҗигале булганлыгын да күрәбез. Ә бу каршылыкллы вакыйгаләрнен уртасында бер-беренә көчле мәхәббәт белән береккән ике кеше — Аксинья Астахова белән Григорий Мелехов бара. Кем ул Григорий? Кем ул Аксинья? Бер очракта кызыл матрослар отряды өстенә кылыч белән ыргылучы, икенче очракта Кызыл Армия сафында паннар Польшасына поход белән китүче, бер очракта үзенең туган нигезенә мең төрле җепләр белән бәйләнгән, әти- сен-әнисен, балаларын, сөекле хатыны Натальяны солдатча кырыс ярата белүче, ә икенче очракта күрше хатынының башын-күзен әйләндерүче һәм аны атка атландырып, көйгән далаларга алып китүче кеше, Григорий Мелехов, ниһаять, кем соң ул? Ул үзе 
турында: «17 нчө елдан бирле төрле сукмаклар таптыйм, исерек кеше кебек, алпан- тилпән килеп йөрим... Аклардан аерылып калдым, кызылларга барын кушылмадым, бәкедәге тирес кисәге кебек, тик шунда йөзәм» дигән сүзләрне әйтә. Ләкин Григорийның, бу кара тутлы, көдрә чәчле, карчыга күзе төсле үткен кара күзле казакның мондый каршылыклары кайдан килә соң? Аның шәхси трагедиясе генәме бу? Шолоховның бөтен зурлыгы да шунда — ул шәхси трагедияләр, мәхәббәт драмалары гына язучы булудан ерак тора. «Тын Дон» романындагы Григорийның эчке каршылыклары — революцион үзгәреш чорларында Дон казакларының төп массасы кичергән һәм бик тирәнтен кичергән каршылыклардан, шуларның гәүдәләнеше төсендә үсеп чыга. Бер яктан, Григорий үзендә булган сау кешелек инстинкты белән революцияне, аның көчен сизә, аңа тартыла. Икенче яктан, аның чабулары мең төрле җепләр белән иске казак тормышына, патша самодержавиесе тарафыннан Дон казачествосында гасырлар буена тәрбияләнеп, аларның каннарына сеңдерелеп киленгән җо- лаларга бәйләнгән. Григорий менә шушы ике көч арасында талпына. Иҗтимагый көчләрне һәм тарихның алга барышын дөрес күрә белмәве аны һәлакәткә китерә. Аны, бик күп күркәм сыйфатларга ия булган бу геройны, туган илен, дусларын һәм ата-анасын югалткан качкынга әверелдерә. Һәм ул үзе генә җимерелеп калмый, үзе белән бергә саф йөрәкле Аксиньяиы да батыра. Аксинья дигәннән, ничаклы онытылып сөя белү бар ул хатында! Без аны Степан өендә, Григорийны сагынып һәм салкын канлы ирен яратмыйча, катып калган минутларында да күрдек, без аны Григорийның иңенә башын салып бәхеттән, алсу чәчәк кебек, алсуланып калган чакларында да күрдек, без аны атка атландырып көйгән дала
96 
 
ларга да озаттык, ләкин кайда гына күрмик, кайда гына очратмыйк, Аксинья һахман дәртле, Аксинья һаман сөя, Аксинья мәхәббәттә турылыклы, иксезчиксез турылыклы, һәм ул шушы авыр, каршылыклы юлда башын сала. Кайдадыр Дэн далаларында, юллар һәм юлсызлыклар чатында бу мәхәббәт корбанының кабре кала. Григорий үзе, винтовкасын һәм патроннарын Донга ташлап, эчтән бөтенләй кара көйгән килеш, башын салып, үзенең Татарское хуторындагы бусагасына кайтып туктый. Куллары авыр һәм ул, үз куллары өчен үзе уңайсызланып, аларны шинель чабуына сөрткәли. Монда инде барсы да әйтелгән. Григорий инде, бер ярдан китеп, икенче ярга килеп җитә алмыйча, атылып-су- гылып йөрүләрнең мәгьнәсезлегенә төшенгән, Григорий каннан туйган, барыр җир юк, ниһаять, туктарга вакыт. Ә революция пауза . ясап тора алмый. Революция көрәшә алганнарны үзенә ияртеп, иярә аямаганнарны борылышларда ташлап, алга, гел алга бара... Тарихның, революциянең менә шулай алга барышын, шушы объектив барышка кушыла алмаган субъектив омтылышларның трагедияле жимерелешен Михаил Шолохов «Тын Дон» романында искиткеч осталык һәм тормыш чынлыгы белән сурәтләп бирә. Ниһаять, Шолоховның тылсымлы таланты янә бер кодрәткә ия булганны әйтәсе кил^. Ул үзендәге тормыш көче, бизәкләр могъжизасы аркылы үлемне сизелмәслек бер хәлгә куя белә. «Тын Дон»да сурәтләнгән Наталья үлеме турында сөйләмәкче булам. Гади генә рус хатыны, язмыш тарафыннан күп кенә җәфалар күргән, өметләре, беренче сөенечләре тапталган, ләкин ул үзенең сөйгән кешесенә булган турылыклы мәхәббәтен ахыргы минутына кадәр тап төшермичә саклап алып килә. Тормыш сөючәнлетен ахыргы минутына кадәр саклый һәм, ниһаять, бернинди шаушусыз, күперенке сүзләрсез, мәңгелеккә күзен йома... «... Мишутканың тавышын һәм Полюшкаиың көлүен ишеткәннән соң, Натальяның йөзенә беленер- беленмәс кенә алсулык йөгерде. — Чакырыгыз аларны минем янга! Тизрәк чакырыгыз,—дип үтенде ул, — 
соңыннан киенерләр! Полюшка өйгә беренче булып керде, йокысы ачылып җитмәгән күзләрен кечкенә йодырыклары белән уа-уа, бусага төбендә тукталып калды. — Әниең авырып китте шул менә... — дип, чак кына көлемсери төшеп, әйтеп куйды Наталья, — я, миңа якынрак кил, күз нурым! Полюшка скәмьяләрдә үзләренә бер төрле өлкәнлек саклап утыручы олы кешеләргә гаҗәпсенеп карап алды, әнисе янына килеп, үпкәләгән тавыш белән сорады*. — Ә нишләп син мине уятмадың? Нишләп алар барысы да биредә утыралар? — Алар минем хәлемне белергә килгәннәр. Ә мин сине ни өчен уя- тыйм? — Мин сиңа су китереп биргән булыр идем. Яныңда утырып торыр идем...» Бер сәгатьтән Натальяның хәле тагын да начарая, ул балаларын янына, кул астына ук чакырып ала да, булдыра алган чаклы көчлерәк кысарга тырышып кочаклый, авыз эченнән ниндидер догалар пышылдый, соңра аларны үзе яныннан алып китеп торырга куша һәм чай- рап йокыга тала. Бераздан ул, көч- хәл белән күзләрен ачып, Мишут- каиы тагын чакырып ала һәм аның колагына яшертен генә пышылдый: — Онытмассыңмы? Әйтерсеңме? — дип сорый ул Мишуткадан. Улы Натальяның соңгы сүзен онытмыйча, аңа, Григорийга, җиткерергә булгач, тыныч күңел белән керфекләрен түбәнгә төшерә... Нинди аз сүзләр, ә үзләрендә ничаклы көч, аерылу моңсулыгы, мәхәббәттәге турылык, яшәү җылылыгы яшеренеп ята. һәм шыпырт кына әйтелгән йөрәк тавышы үлем салкынлыгын әллә кая, артка куалый. Укучы, үзендә көчле эчке бер тетрәнү тоеп алганнан соң, кинәт 

 
бушап, рәхәтләнеп, күңеле сафланып кала. «Тын Дон»нан соң, дөресрәге, «Тын Дои»ның соңгы китабын язуны вакытлыча куеп торып, М. Шолохов «Күтәрелгән чирәм»не язарга керешә һәм бу әсәрендә дә без аны зур һәм катлаулы тормыш материалын күтәрүче кыю художник итеп күрәбез. Безнең илнең авыл тормышында аерым хуҗалыктан күмәк хуҗалыкка күчү, тарихи әһәмияте ягыннан, Октябрь переворотына тиң булырлык зур бер вакыйга булганлыгын иптәш Сталин күрсәтеп үтте. Колхоз төзелешенә күчү күп көрәш, җитди оештыру эшләре, драматик вакыйгалар, ялгышулар һәм халкыбызның иң алдынгы, оешкан авангарды — коммунистлар партиясе тарафыннан бу ялгышларны үз вакытында төзәтү фактлары астында үткәнлеге барыбызга да мәгълүм. Гасырлар буена яшәп килгән аерым хуҗалык ялгыз крестьянның психикасын һәм дөньяга карашын үзенчә калыпка салып, кешенең күп кенә кешелек якларын имгәтеп калдырган иде. Шул ук вакытта аңа күнегү. гадәткә, канга сеңү шул кадәр көчле иде ки, бу тар калыплардан арыну крестьян өчен бик авыр, эчке драмалар белән бәйләнгән иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, боз кузгалды, партиянең чакыруына кушылып, үз кул көче белән көн күрүче крестьяннар массалап-мас- салап колхоз юлына кереп киттеләр. Колхоз хәрәкәте — чын халык хәрәкәтенә әйләнде. Менә шушы киң халык хәрәкәтен М. Шолохов үзенең «Күтәрелгән чирәм» дигән әсәрендә бөтен киплеге һәм чын художество 
осталыгы белән чагылдырды. Әгәр «Тын Дон»да Кошевой, Штокман кебек революцион көчләрне чагылдыру белән берлектә, М. Шолоховның ‘төп игътибарын шулай да Григорий Мелехов, Аксинья Астахова кебек кешеләр, аларның котылгысыз драмалары үзенә юнәлткән булса, «Күтәрелгән чирәм»дә инде вакыйгаләрнең үзәгендә көчле ихтыярлы коммунист Давыдов образы барганлыкны, ва. кыйгаләргә төп юнәлеш Давыдов тарафыннан бирелгәнлекне күрәбез. Бу, әлбәттә, М. Шолоховның революцияне һәм аның әйдәүче көчләрен, художник буларак, тагын да якыинанрак күрә һәм сурәтли башлаганлыгын раслаучы факт. Тормыш катламнарын каерын- каерып ала белә торган һәм тормышны аның бөтен-каршылыклары, дымы һәм иртәнге чыклары, көрәше һәм серлр талпынышлары, өермәле музыкасы һәм мәхәббәт лирикасы белән бер юлы алып сурәтли белүче бу зур художник турында, совет әдәбиятының бу казаньцны турында болай өзек-өзек ташланган юлларда гына, әлбәттә, күп нәрсә әйтеп булмый. Хәер, нинди генә җитди тикшеренүләрдә дә бу талантны аның бөтен чагылышлары һә .. бизәкләре белән күреп бетереп булмас иде. Кояштан күз чагылган кебек, Шо. лоховиың талантыннан да күз чагыла. Кояшның нурын әйтеп бетереп булмаган кебек, бу талантның да нурын әйтеп бетереп булмый. Чөнки ул чын художник. Шуның өстенә ул безнең чор, совет чоры художнигы.