Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ ПЪЕСА ТУРЫНДА

Галимулла карт чәчүлек бодайларын ашлау өчен районнан бер шешә «азотоген» алып кайта. Ләкин «азотогенның» бер хикмәте бар: аның белән агуланган бодайларга яктылык кертергә ярамый. Икенче төрле әйткәндә, бодайларны агулау эше караңгыда үткәрелергә тиеш. Бригадир Галимулла белән звено члены Зәйтүнә кар«аңгы келәттә шул эшне башкарганда аларны Фәхри- җиһан исемле ялкау һәм такылдавык бер хатын күреп ала. Ул эшнең нәрсәдә икәнен уйлап тормыйча, Галимулла белән Зәйтүнә турында гайбәт чыгара. Ләкин ахырда үзе үк көлкегә кала. Ялкаулык, колхоз эшеңнән ничек тә баш* тартырга маташу, шәхси ин- тересеңны колхоз интересыннан югары кую, гайбәт сату — болар бар да кайбер кешеләрнең аңларында капитализм калдыкларының бет- ‘ мәгәнлекләрен күрсәтә торган фактлар. Аларга каршы рәхимсез рәвештә көрәшергә кирәк. Әсәр матур теләк белән, кирәкле һәм актуаль темага язылган. Ләкин, кызганычка каршы, әсәрдәге күзгә бәрелеп торган җитди кимчелекләр аның кыйммәтен шактый түбәнәйтәләр. Иң элек, уңай образларның — Галимулланың һәм Гыйльменисаның
134 
 
эшләрен бары тик «күңелле» һәм «көлкеле» вакыйгалар аша яктырту белән килешеп булмый. Ә әсәрдә ул шулай бирелгән. Галимулланың орден алуы да, Гыйлмениса карчыкның келәт янына килеп, 35 ел бергә гомер иткән картыннан көнләшеп, гауга күтәрүе дә көлке булып чыга. Шулай ук, чәчүлек бодайны агулаганда, Г алимулланың Зәйтүнәгә порнографиягә тартым сүзләр әйтүен дә «комедия» гә сыя торган хәл, дип булмый. Әсәрнең образлары төгәлләнмәгәннәр. Баш герой Галимулла картны автор, уңышны күтәрү буенча «новатор» итеп күрсәтергә тырыша. Ләкин Галимулланың һичнинди новаторлыгы юк. Ул бары тик һәрбер звено башлыгына билгеле булган агротехник чараларны намус белән үтәүче генә. Гыйльмениса һәм Фәх- риҗиһан образлары да, шулай ук, төгәлләнмәгәннәр һәм аларның, башланып киткән хәрәкәтләре ахы- рынача җиткерелмәгән. Әсәрдә образлар тиешенчә эшләнеп бетмәгәнгә күрә, әсәрнең идеясе дә тулысынча ачылмаган (чөнки, сәхнә әсәрләренең идеясе, фәкать образлар аркылы гына ачыла). Әнәс Камал тарафыннан русчадан файдаланып эшләнгән «Мыштым егет» исемле пьесада: ашлык бөртекләрен сайлап алып чәчү һәм алар- ны тәҗрибәләр ясап үстерү нәтиҗәсендә, югары уңыш бирә торган сортлы ашлык алуга ирешү мәсьәләсе чагылдырыла. Пьеса тамашачыны, кызыксындырырлык итеп язылган. Эш сөючән Давыт карт пбразы да, 
төрле китаплар укып йөрүче — Мыштым егет Сәлим образы да, районда атаклы звено башлыгы Сания образы да тулы эшләнгәннәр. Ләкин, пьесада кытыршы яклар да юк түгел. Мәсәлән, Фәтхетдинны автор баштарак ялкаурак бер кеше итеп бирә. Аның болай бирелүенә әсәрнең барышында һич тә кирәклек күренми. Ул яшь килен төшкәнче алты почмаклы өй салу мәшәкате белән йөреп, соңгы вакытта колхоз эшенә сирәк чыгучы, үз интересын колхоз интересыннан югары куярга теләгән бер кеше. Сүз уңаенда шуны да әйтик: әдәбият тарихында ияреп язулар бар. Ләкин моның белән артык мавыкмаска кирәк. Чөнки Сережаны Сәлим белән алмаштырып кына чын Сәлим килеп чыкмый әле. Аннары әзер сюжет, әзер образлар белән эш итү, оригинал әсәрләр яза алырлык драматург өчен, әлләни мактаулы эш түгел. Моны фәкать безнең үз- эшчәнлек түгәрәкләребез өчен репертуарның артык дәрәҗәдә аз булуын каплау өчен вакытлы бер чара дип кенә карарга кирәк. Безгә актуаль темаларга яңа,, оригинал пьесалар тудырырга бик вакыт инде. Ә рус язучыларының әсәрләрен «үзгәртмичә», яхшы тәрҗемәләр дә бирергә кирәк. йомгак рәвешендә шуны әйтәсе килә: без тикшереп үткән бу ике пьеса, җитди кимчелекләре булуга карамастан, үзэшчән түгәрәкләрнең репертуарларын җанландыруга ярдәм итәчәкләр. Әлбәттә, аларны сәхнәгә куйганда режиссердан зур иҗат эше соралачак.