Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭЛЕВАТОРДА

Кояш инде батып бара. Аның янып торган кып-кызыл нурлары сыек зәңгәр төстәге цинк белән капланган ‘элеватор стенасына коела. Үзенең һаваларга ашкан биеклеге, зур-зур тәрәзәләре, вагоннарга ашлык агыза торган озын-озын калай трубалары белән ераклардан- сраклардан күренеп торган бу мәһабәт бина көн саен меңнәрчә тонна ашлык кабул итә. Монда безнең өчен иң кадерле, иң кыйммәтле хәзинә җыела. Бу хәзинә, ул — икмәк — ашлык. Ашлык, ул — халык байлыгы, ул — безнең Бөек Ватаныбызның көче-кодрәте. Эченә килеп керү белән яңа ашлык исе аңкып торган бу биналар тимер юл станцияләрендә дә, су юлы пристаньнарында да безнең күзебезгә иң беренче зур корылма булып чагылалар. Без киң Россияне чолгап алган бу ил амбарларына карап шатланабыз. Чөнки без анын эчендә үз җиребез биргән кадерле бөртекләр сакланганлыкны беләбез, чөнки без аның эчендә колхоз төзелеше китергән байлыкны күрәбез, ниһаять, без аның эчендә мәңгегә үзебезгә яулап алган җиребезнең асыл бөртекләре ятканлыкны тоябыз. Көн саен менә шушы биек бинага карап йөзләрчә колхозлардан меңнәрчә ашлык олаулары кузгала. Көн саен кояш чыкканнан алып байган- га кадәр агылып торган каеш эшли- ялс атлар, яшел буяулы грузовикларның исәп-хисабына чыгу ансат т^тел. Монда дуга артыннан — дуга, машина артыннан — машина өзелми. Бөтенесе дә ашлык ташыйлар, ашлык бушаталар. Бирегә канлардай гына килми ашлык! Алар
84 
 
санап бетергесез. Биредә аларның бөтенесенә дә тукталу мөмкин түгел. Без монда ерак сәфәрләр үтеп, тирән елгалар, калын урманнар кичеп, текә таулар аша килгән бер төркем колхозчыларга һәм аларны каршы алучы бер төркем элеватор хезмәткәрләренә тукталабыз. Менә элеватор янындагы Лаборатория алдына озын гудокларын би- рә-бирә берничә машина килеп туктады. Кабина пыяласының, читләре загъфран кебек сапсары көнбагыш чәчәкләре .белән бизәлгән машина килеп туктау белән, аны анализ өчен ашлык пробасы ала торган эрелеваклы кораллар тоткан бик җитез хәрәкәтле яшь кыз каршы алды. — Чишегез капчыкларыгызны! — диде ул шоферга йомшак, мөлаем тавыш белән. — Бер минут та тотмыйм сезне, — дип өстәде. «Труд» колхозыннан (Тәкәнеш районы) килгән арышның пробасын алып, анализ ясау өчен яшь кыз лабораториягә кереп китте. Без дә аның артыннан атладык. Сап-сары нарат бүрәнәдән салынган, ике бүлмәле якты бу бинага килеп кергәч, бик сәер приборлар белән эш итүче бер төркем хатын- кызлар арасында каласың. Менә әле генә «Труд» колхозыннан килеп туктаган грузовиктан проба өчен калай савыт белән арыш алып кергән яшь кыз — визиров- шица А. Васильева аерым өстәл янына килеп, кулындагы бер килограмм арышны бер ярым миллиметрлы кечкенә челтәр-иләк аркылы үткәрә башлады. Ашлык арасындагы аксыл тузан күз ачып йомганчы аска коелды, ә челтәр өстендә күк боз кебек арыш бөртекләре сайланып калды. Шуннан соң әлеге яшь кыз аска коелган бу тузанны махсус пыяла өстенә таратты, һәм кечкенә ак саплы түгәрәк лупа аша аны тикшерергә тотынды. — Талпан юк, — диде ул бераздан ишек катында басып торган шоферга карап. . .Бу, ашлыкка анализ ясауның беренче баскычы иде. Аннары, ул шушы ук бер килограмм ашлыкны озын гына труба эченә салып, аны махсус кораллар ярдәме белән 4—5 тапкыр бер башыннан икенче башына әйләндерде. Труба эчендәге арыш бөртекләре бу хәрәкәт аркасында бер-берсө белән бик нык аралаштылар, һәм шуннан соң гына Васильева трубаны ачып, аның эчендәге арышны бушатып алды һәм аннан биш грамм бөртек үлчәп, аларны юешлек һәм чүплелек ягыннан тикшерү өчен, 
лаборантка А. Шмакова утырган өстәлгә китерде. Визировщица Васильева үзенең эш тәртибе буенча башка олаулардан проба алу өчен яңадан ишек алдына чыгып китте. Инде без лаборантка А. Шмакова янына килик. Ул электр белән эшли торган йодырык кадәр генә бер сәер прибор урнашкан өстәл артында утыра. Менә ул биш грамм авыр-А лыктагы, бер аш калагы чамасы арыш бөртекләрен шушы йодырык кадәр генә прибор эченә салды да, аңа электр чыбыгын тоташтырды. Ток әкерен генә прибор эчендәге арышка басым ясый башлады. Токның коры бөртек аркылы җиңел, ә юеш бөртек аркылы авыр үтүен күрсәтә торган стрелькаләр уйнаклап алдылар, һәм ул колхоздан җибәрелгән накладной кәгазенең икенче ягына «Юешлеге ун алты процеңт» дип язып куйды. Иң соңгы чик, ягъни ашлыкны кабул итүне катгый рәвештә тыя торган күрсәткеч, ун тугыз процент булганлыктан, бу ун алты процент, әлбәттә, бөртекнең яхшы сыйфатлы булуын — аның корылыгын раслады. Шушы лаборантка югарыда әйтелгән йодырыктай гына прибор эчендәге бөртекләрне бушатып алып, аларны мәхсус пыяла өстенә сипте. Үзе кулына пенцит тоткан хәлдә бөртекләрне берәм-берәм аерып чыкты. Үткен күзләре белән эзләнәэзләнә алар арасыннан бер генә данә бакыра орлыгы табып алып, аны пыяланың читенә таба этеп куйды. Безнең күз алдыбызда биш грамм арыш бөртеге әнә шундый тикшерү, ләрдән үтте, һәм шуннан соң инде А. Шмакова өлкән лаборантка Марзия Камаева янына килеп, нәкь хәр
85 
 
би хезмәткәрләрчә ачык тел белән, аңа үзе ясаган анализның нәтиҗәләрен белдерде. Өлкән лаборантка Марзия исә проба ясалган бөртекне һәм аның анализы язылган кәгазьне кабул итеп, аларны яңадан тикшерде. Шушы иң соңгы тикшерү тәмам булганнан соң гына бу ашлыкны кабул итү өчен анализ—ордер кәгазе язарга тотынды. Бу вакытта инде «Труд» колхозыннан килгән шофер өлкән лаборантка Марзия Камаева утырган бүлмәнең кечкенә тәрәзәсе алдында ‘ басып тора иде. Марзия анализ-ордер кәгазен язуны дәвам итте һәм колхоздан җибәрелгән накладной буенча бу ашлыкның кайдан килгәнлеген гәрчә ачык белсә дә, гадәтенчә, шоферга бер-бер артлы сораулар бирде: — Фамилиягез? — Козлов. — Кайсы район? — Тәкәнеш. — Колхоз? — «Труд». — Күпме? — Тонна ярым. —Дәүләт заданиесеме, натуралата түләүме? — Дәүләт заданиесе. һәм Марзия аңа анализ кәгазен сузды: — Дүртенче складка!—диде ул аңа бераз күтәренке тавыш белән. Көн саен үз сменасында сиксән- туксан данә ордер кәгазен тутырып утыручы, таза гәүдәле һәм башына чөеп ак яулык бәйләгән, бөрчекле күлмәк кигән, тамак астыннан кызгылт муенса төймәләре күренеп торган бу ханым шул тәртип белән Үз эшен дәвам иттерде. Менә шул ук Тәкәнеш районы «Кызыл яшьләр» колхозыннан тагы бор машина килеп туктады. Бу машинаның шоферы П.И.Королев Та үзе китергән ашлыкның пробасың лаборатория аркылы үткәреп, элеватор күпереннән менеп китте. Бу ике шофер икесе дә ашлык тапшыру вакытында колхозларга ярдәм итү өчен шәһәрдән Главлес- Легпром тарафыннан җибәрелгән МаШиналариың шоферлары иде. Грозовиклар артыннан элеваторга бербер артлы атлы олаулар агылды. Инде кояш тәмам баеды. Аның нур чаткылары күк читендә тармакланып тордылар да, әкренләп югалдылар. Җир йөзен әңгер-мәңгер вакыты алды. Озак та үтмәде, зәңгәр күк түбәсендә җем-җем итеп 
йолдызлар калкып чыкты. Ләкин ашлык олаулары һаман туктамады, һаман килә тордылар. Менә без ашлыкларын бушаткан бер төркем олаучылар янына килеп бастык. Олаучылардан берсе, «Кызыл таш» колхозының (Кукмара районы) транспорт бригадиры Камиль Шакиров: — Без ашлык заданиесе тапшыруны да, натуралата түләүне дә бүген тәмам иттек,— дип сүз башлады. Олаучылар дәүләт алдындагы үзенең беренче бурычын үтәгән бу колхозның җәйге эшләре белән бик нык кызыксындылар һәм Камиль Шакиров белән алар арасында җылы сөйләшү башланды. Бу сөйләшү түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде: «Кызыл Таш» колхозының арыш басуы тәмам агарган иде инде. Колхозчыларның бүген-иртәгә уракка чыгабыз дип торган чаклары иде. Нәкъ шул көннәрне авылга өч кеше кайтып төште. Болар соңгы елларда күбрәк вакытларын колхоздан читтә уздыручы балта осталары Мөхәммәтша Даутов һәм агалы-энеле Галиулла белән Вәлиулла Баһавиевлар иде.«Кызыл таш» игенчеләре СССР Министрлар Советының «Колхозларда хезмәтне оештыруны яхшырту, аның җитеште- рүчәнлеген күтәрү һәм хезмәт өчен түләүне тәртипкә салу чаралары турында»гы карарын өйрәнгән вакытта бу кешеләрне кат-кат телгә алганнар иде. Боларның колхозда исемлектә генә торып, күп вакытларын читтә үткәрүләрен, колхоз эшенә бик аз катнашуларын әйткәннәр иде. «Кызыл таш» колхозы правление- се колхозчылар җыелышының тапшыруы буенча бу балта осталарына махсус хат язды. Алар алдына конкрет мәсьәлә куйды. Я, сез колхозда эшләп безнең белән бергә яшисез, я, һаман шулай читтә йөри
86 
 
бирәсез. Ул вакытта без сезне колхозчы дип таный алмыйбыз. Ләкин сез бездән башка яши алмаячаксыз, — дип язылган иде ул хатта. Бу хат Даутовка да һәм Баһа- виевларга да бик нык тәэсир итте. Алар хатны алу белән авылга кайтып төштеләр һәм колхоз эшенә керештеләр. Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан гына булган бу вакыйга, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте: — Димәк, мәсьәлә каты куела, — диделәр бу вакытка кадәр үзләре колхоз эшенә катнашыр-катнаш- мас йөргән аерым кешеләр. Кич белән «Кызыл таш» членнары үзләрендә бу вакытка кадәр яшәп килгән иске эш нормаларын кабат тикшереп чыктылар, аларга күп кенә үзгәрешләр керттеләр. Бер үк вакытта эшкә иртә белән сәгать өчтә чыгып, кич сәгать тугызда кайтуны билгеләделәр. Икенче көнне инде иртә белән «Кызыл таш» колхозының арыш басуында беренче чүмәләләр күренде. Кул белән уручылардан Мәм- духа Фәсхиева, Хәбиева, Сәхиббану Гыйлаҗева, Маһи Мөхәммәтшина- лар эш нормаларын арттырып үтәделәр. Башкалар исә аларга иярделәр. Урылган җирне кабул итеп алу беренче көнне үк закон төсенә керде. һәрбер кешенең урган җире үзенең алдында тикшерелеп кабул ителде. Уракка төшкәнгә икенче көн иде. Менә кич кырын арыш басуында кулларына ү'лчәү таяклары тоткан кешеләр күренде. Болар—бригадир Рәхимә Нәҗипова, тикшерү комиссиясе председателе Гариф Хәлиуллин, агротехник Мәрьям Хафизова- лар иде. Алар һәрбер кешенең урган җирен үлчи-үлчи Нәгыймә Насый- буллина янына килеп җиттеләр. Камылны җентекләп тикшереп чыктылар. Ләкин башак күл калган иде. Гариф Хәлилуллин бу башаклар, ны кулына алып карап торды да, Нәгыймә Насыйбуллинага әйтте: — Болай ярамый Нәгыймә. Син безнең хезмәтебезнең җимешен җирдә калдырасың. Без синең бүгенге эшеңне кабул итә алмыйбыз. Син урган җирнең һәрбер квадрат метрында тугыз данә башак калган, моны потка әйләндерә башласаң, гектар саен байтакка китә ул. Шулай булгач, син моны яхшылап чүплә, аннары, без яңадан килеп кабул итәрбез. Ләкин бу начар эшеңне моннан соң кабатлама, — диде. Башкалар да аның фикерен куәтләделәр. 
Шушы ук көнне Нәсимә Баһмано- ваның да урган җире кабул ителмәде. Аны да җир өстендә калган башакны җыеп алырга мәҗбүр иттеләр. Югалтуларга каршы уракның беренче көненә үк менә шулай каты көрәш башланды. Ә уракка төшкән көннең икенче көнне колхоз машинисты Фәтхрах- ман Габдрахманов ындыр табагына килеп двигатель кабызды:* — Безгә ашлык сугу нормасы кырык центнер билгеләнде бит әле?— дип сорады ул ындыр бригадиры комсомолец Фәләх Фәттаховтан. — Әйе, кырык центнер, — диде Фәләх. — Ләкин, минемчә, аның белән генә калмабыз без. — Каламы соң! Башлап кына җибәрик, бер дә илле-алтмыш центнердан ким сукмабыз, — диде машинист Фәтхрахман Габдрахманов. Эшли башлагач Фәтхрахман, чыннан да, моның белән генә калмады, ул кырык центнер урнына җитмеш - сиксән центнер сукты. Ындырда эшләүчеләрдән Шәрифә Батталоза, Разия Шакирова, Бибиҗамал Зәкиева һ. б. хезмәт җитештерүчәнлегенең менә дигән үрнәкләрен күрсәттеләр. Ындыр эшләре белән бергә дәүләткә ашлык тапшыру да башланды. «Кызыл таш» игенчеләре дәүләт алдындагы үзләренең бурычларын иң тиз арада үтәү турында уракка төшкәнче үк инде сөйләшеп куйганнар иде. Алар моның өчен мәхсус транспорт бригадасы төзеп, аның башлыгы итеп Камиль Шакировны билгеләгәннәр иде. Ул бу зур эшне үтәү өчен үзенә иң асыл егетләрне сайлап алды. Болар — Мансур Зәкиев, Газиз Нәҗипов, Гыйният Файзул- линнар иде. Бөтенесе дүрт кешедән торган транспорт бригадасы дәүләткә ашлык тапшыруның көндәлек 

 
графигын ике йөз ун биш процент итеп үтәде. Сугылган ашлык көнне- ке-көигә элеваторга озатылды. һәм егерме алтынчы июльдә инде дәүләткә ашлык тапшыру буенча «Кызыл таш» колхозы Кукмара районында иң беренче урынны яулап алды. Моның өчен аңа Район Советы Ьаш- карма Комитеты һәм ВКП(б) райкомының күчмә1 Кызыл Байрагы -бирелде. Ә егерме җиденче июльдә инде «Кызыл таш» колхозы барлыгы 6 мең пот чамасы ашлык тапшырып, үзенең дәүләт алдындагы беренче бурычын срогыннан алда үтәде. Шушы ук көнне колхозчыларга һәр хезмәт көненә берәр килограмм аванс өләшү өчен ведомость төзеделәр. Бригадир Камиль Шакиров элеваторның ишек алдында атлар ашаткан вакытта менә шул турыда сөйләде һәм сүзенең ахырында 
әйтеп куйды: — Бүген без Ватаныбыз алдындагы йөкләмәбезне тутырып, иптәш Сталинга биргән вәгъдәбезне үтәдек. Бу яктан җаныбыз тыныч, йөзебез ак. Ләкин без әле элеватордан юлны өзмибез, безнең планнан тыш тапшырырга да исәп бар,—диде ул. Аның соңгы сүзенә олаучылар аерата куәт бирделәр: — Дөрес, дөрес, күпме ашлык бирсәк тә үзебезнең Ватаныбызга бирәбез, бөек бишьеллыкның тоткасы — икмәк, — диделәр алар. Кояш күптән баеган иде инде. Без олаучылар белән бергә элеватор яныннан кузгалып киттек. Кук- мараның эрелеваклы йортлар тезелгән озын урамын аркылы чыгып, Олыяз авылына таба сузылган олы юлдагы үрне менеп барганда әле һаман элеватор утлары күренәләр иде.