Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР АДЫМ АРТКА

Әнәс Кариның соңгы җыентыгына бәя бирү өчен, аның «Балаларга бүләк» исемле алдагы җыентыгын да искә алып китәргә кирәк. «Балаларга бүләк» җыентыгында матур образлы, йөрәккә тәэсир итә торган уңышлы шигырьләр күп кенә. Мәсәлән, «Яңгырдан сон» ********** исемле 12 юллык шигырендә ул, яңгырдан соңгы табигатьне һәм авыл урамын бөтен матурлыгы, бөтен тулылыгы белән безнең күз алдыбызга китереп бастыра. Хәтта                      ********** Әнәс Кари. «Гөлбакча». Кече яшьтәге балалар өчен шигырьләр. Редакторы X. Хәйри. 24 бит. Бәясе 1 сум. яңгырдан соңгы хуш исне тойган төсле буласың! Бу бөтен җыентык өчен характерлы. «Гөлбакча» җыентыгында да уңышлы шигырьләр юк түгел. «Мәктәп» шигырендә һәр юл, Һәр 

 
строфа үз урынында, бер строфа икенчесенә логик бәйләнеп бара. «Ике каз» исемле шигырендә Ә. Кари параллель кую алымы ярдәмендә шигырь төзеклегенә, симметриягә, «архитектор» матурлыкка .ирешергә омтыла. «Кыш бабай» шигыре җанлы, динамикалы, үтемле итеп бирелгән. Бүтән шигырьләрендә Ә. Кари безнең илдә хезмәтнең мактаулы нәрсә, дан китерүче икәнен күрсәтергә тырыша («Әти белән әни»). Балаларда белемгә, мәктәпкә мәхәббәт уятуга, балаларда чисталык, әдәблелек, тәртиплелек, төгәллек тәрбияләүгә дә шагыйрь берничә шигырь багышлый («Ике кыз», «Күкеле сәгать»). Болар барысы да җыентыкның уңай яклары. Шуның белән бергә анда шактый зур кимчелекләр дә бар. Кайбер шигырьләрендә Ә. Кари идея-художество үткенлегенә ирешә алмаган. «Күкеле сәгать» исемле шома гына язылган шигырь мәктәпкәчә яшьтәге баланың телен баету, аңарда ритмлъң сөйләмгә кызыксыну уяту өчен, әлбәттә, файдалы шигырь. Ләкин бу шигырь аша тирәнрәк фикер әйтү мөмкинлеген шагыйрь кулыннан ычкындырган. Әгәр ул секундларны санаучы сәгать белән бәйләп секундлар өчен илдә барган көрәшне балага аңлаешлы һәм җанлъи итеп күрсәтсә, шигырьнең кыйммәте югарырак булыр иде. «Кечкенә аучы» шигыре идеясе ягыннан булсын, художество ягыннан булсын җыентыкта иң уңышсыз шигырь. Алмазларның мәчесе тычкан тотуын ташлагач һәм амбарда күселәр күбәйгәч, 
Алмазга әтпсе Зарлана башлады... ... Әтисе әйткәннәр Алмазга ошады. Шуннан ул песине Өйрәтә башлады. ... Билгеле вакытта Йокыдан уята. Анпдры ияртеп, Узенец артыннан, Берничә әйләнә Зур амбар катыннан... Алмаз белән . мәче күсене сагалыйлар һәм, ниһаять, Мыекбай Алмаз ярдәмендә күсене тота. ... Хәзер ул Мыекбай Өйрәнгән шуңарга — Күсене, тычканны Яшәтми амбарда. Кайда, .кайчан балыкны йөзәргә, чыпчыкны' очарга, мәчене тычкан тотарга өйрәткәннәре бар? Тормышта һичкайчан булмый торган һәм тормыш өчен кирәге дә булмаган, нәрсәләр турында язып, нәни балаларны нигә газапларга? Моның белән автор балаларга нәрсә 
әйтергә тели? Сез дә үз мәчеләрегезне тычкан тотарга өйрәтегез дими торгандыр бит!!! «Сыерчыкка» шигырендә дә ясалма алым. Автор сыерчыкны оясыннан чыгып, җим алып кайтып, балаларын тукландырырга өнди. Шуның өстенә Ә. Кариның бу китапчыгына кергән күп кенә шигырьләрендә гомуми, абстракт сүзләр, тел кытыршылыклары, ритм аксавы, форма бертөрлелеге очрый. Баланың эчке дөньясы бөтенләй ачылмый. Кыскасы, Әнәс Кариның бу җыентыгы, беренче җыентыгына караганда, алга таба түгел, ә артка таба бер адым. Шагыйрь беренче китабының уңышыннан соң үз- үзенә булган тәлапне йомшарткан, тынычланган. Язучы өчен, бигрәк тә яшь язучы өчен, һәрвакыт яңага, алга омтылып тормау, иҗатында эзләнмәү, ■ирешелгән уңышлар белән тынычлану— һич тә ярый торган хәл түгел. В. /Маяковский, С., Маршак, С. Михалков, К. Чуковский кебек күренекле рус язучыларыннан үрнәк алып, безнең татар язучылары да бала образын бөтен рухи байлыгы, кичерешләре белән ача торган, шигъри формалары бай, алымнары төрле-төрле булган* әсәрләр тудырырга тиешләр. Яшь буын шундый китаплар көтә. Әйе, түземсезлек белән көтә.