Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЛИНСКИЙНЫҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ

Бөек рус халкының даһи улы,тиңдәшсез тәнкыйтьче һәм революцион демократ Виссарион Григорьевич Белинскийның үлүенә йөз ел тулу көнен СССР ның барлык халыклары билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шул юбилей көннәрендә Татгосиздат В. Г. Белинскийның «Сайланма әсәрләр» җыентыгын 10 меңле тираж белән бастырып чыгарды. Зур күләмдәге 348 битле бу җыентыкка бөек тәнкыйтьченең «Безнең заман герое» һәм «Үле җаннар» турындагы мәкаләләре, «Иван Андреевич Крылов» һәм «1847 елгы рус әдәбиятына караш» дигән мәкаләләре, «Александр Пушкин әсәрләре» дигән мәкаләләр тезмәсеннән «Евгений Онегин»ны тикшерүгә багышланганнары һәм «Гогольгә хат» урнаштырылган. Җ] штыкның төзелешен (аны тагын да зурайтырга издательство мөмкинлекләре юл куймагандыр, дип исәпләгәндә) уңышлы санарга кирәк. Хәзергә кадәр әле татар телендә Белинскийның азмы-күпме зур күләмле бгр җыентыгы да юк иде. Менә шул зур кимчелекне бетерү юлында беренче адым атланды. Җыентыктагы күләме ягыннан иң зур беренче мәкаләне Г. Әпсәлә- мов белән А. Гумеров, калган мәкаләләрне исә С. Файзуллин тәрҗемә иткәннәр. Тәрҗемәләрнең җаваплы редакторы Ибраһим Гази иптәш. Бу җыентыкның дөньяга чыгуы- 
* В. Г. Белинский сайланма әсәрләр. Татгосиздат, 1948 ел, 348 бит. Яхшы катыргы тышта. Бәясе 15 сум. культура хәзинәбездә зур бер байлык арту дигән сүз. Белинский әсәрләрен уку һәм үзләштерү безнең культура дөньябызны күтәрә генә түгел, бәлки сәнгатьнең халыкчыллыгы өчен көрәштә аяусыз булырга, килешүчәнлекне белмәскә өйрәтә. Аның күп кенә фикерләре безнең хәзерге көнебезгә карата әйтелгән шикеллеләр. Гогольнен «Дуслар белән язышкан хатлардан сайланма урыннар» дигән әсәре уңае белән Гогольгә язган хатында Белинский: «Әгәр сез Россияне сөясез икән, китабыгызның һәлак булуына минем белән бергә шатланыгыз!» ди. (345 бит). Хәзер дә кайбер әсәрләргә карата шуны ук әйтергә мөмкин. Үзенең Ватанын сөйгән һичбер патриот зарарлы әсәрләр 
таратуга риза булып тора алмый. Сәнгатьнең төрле өлкәләрендә әле бүген дә шушы хакыйкатьне аңламаучылар очрый икән,— бу инде аларның шактый артта калулары турында сөйли. Белинский 1 әсәрләрен тәрҗемә итүнең үтә җаваплы бер эш икәнлеге турында сөйләп торуның һич тә кирәге юк. Тәрҗемәче иптәшләр дә, редактор да менә шул җавап- лылыкны истә тотып эш иткәннәр, зур тырышлык күрсәткәннәр һәм нәтиҗәдә шактый уңышка ирешкәннәр. Җыентыкның күп кенә урыннары оригинал шикелле укылалар. «Гогольгә хат» тәрҗемәсен аеруча көчле дип санарга мөмкин. Тәрҗемә өлкәсендә күп хезмәт күрсәткән һәм бай тәҗрибәгә ия булган С. Фәйзуллин ипгәш тирән фикерләр белән сугарылган һәм утлы сүзләр белән язылган бу хатны  
125 
 
зур бер осталык белән тәрҗемә иткән. Шулай да кайбер тәрҗемәләрдә урыныурыны белән кытыршы җөмләләр һәм уңышсыз * яки ялгыш кулланылган терминнар очрый. Мәсәлән «европейская читающая публика» дигән сүзләрне «Европадагы китап укучы халык» дип тәрҗемә иткәч, китап укый торган ниндидер бер милләт, народ мәгънәсе дә аңлашылырга мөмкин. Бу урында «публика» сүзен алмаска бертөрле дә нигез юк. Ике бит узуга шул ук «публика» сүзе тәрҗемәгә килеп кергән бит. «Умственное наслаждение»не: «акыл рәхәтлеге» дип, «... не составляет еще достоинства и заслуги»не: «дәрәҗәлек һәм хезмәт булып санала алмый әле» дип бирү («рәхәтлең» һәм «дәрәҗәлек» сүзләре) уңышлы түгел. Соңгы җөмләдәге «дәрәҗәлек» сүзе бертөрле дә ачык мәгънә аңлата алмый. Гомумән, тәрҗемәче иптәш «лек»не дөрес кулланмый. «Ул әле хәзер дә үзенең шәхси хәлләреннән тыш, шагыйрь буларак аңланганы, бәяләнгәне юк» дигән җөмлә дөрес төзелмәгән, «аның әле» дип башларга кирәк. «Хәзер дә» сүзеннән соң өтернең төшеп калуы мәгънә ачыклыгына Зарар китерә. Татар грамматикасының таләпләре белән исәпләшмәү нәтиҗәсендә ялгыш мәгънә бирә торган җөмләләр дә очрый. 80 нче биттә мондый җөмлә бар: «Тамашага барып, әйләнгәләгәннән соң һәм соңгы сафларда Вера белән Лиговская- ларның лакейларын һәм горничная- ларын күргәннән соң, Печорин Вера янына китә». Бу җөмлә гомумән авыр төзелгән. Өч тапкыр «соңгы», «соң»,«соң»дип алу бер дә уңышлы түгел. Нигә «соңгы саф»ны оригиналдагыча «арткы» яки «арттагы» дип алмаска иде? һәм нигә монда «сафлар» сүзенең кирәге бар? Тамаша урыны турында сөйләгәндә, «ничәнче сафта» димибез, бәлки «ничәнче рәтгә» дибез бит. «Рәт» сүзен әдәби сүзгә санамау нигезле түгел. «Вера белән Лиговскаялар- ның лакейларын күргәннән соң» дигәч, Вераны да, Лиговскаялар- ның лакейларын да күрү мәгънәсе аңлашыла; бу урында, әлбәттә, «Вераның һәм Лиговскаяларның лакейларын» дип (яки, «һәм»не күп кабатламас өчен, «Вераның да, Лиговскаяларның да» дип) тәрҗемә итү кирәк иде. Мондый үрнәкләрне тагын берникадәр китерергә мөмкин. Терминнар куллануда бердәмлек булмавы («халыкчыллык» һәм 
«халыкчанлык»), шулай ук, корректура хаталары нәтиҗәсендә, кайбер чит сүзләрнең дөрес язылмавы да (онти- под, Коломб) җыентыкның кимчелекләреннән. Җыентыкка кергән әсәрләрдә китерелгән шигырьләрнең тәрҗемәләре (Крылов мәсәлләреннән башкалары) югары сыйфатлы түгел. Белинскийның үз тексты булмаса- лар да, аларга тиешенчә игътибар белән карау кирәк иде. Бигрәк тә «Евгений Онегин» нан китерелгән берничә йөз юлңың һич тә канәгатьләнерлек булмаган иске тәрҗемә буенча бирелүен зур җитешсезлек дип санарга кирәк. Бу тәрҗемәнең сыйфаты белән танышу өчен 207 биттәге бер генә строфаны укып карау да җитә. Анда ритм да, рифма да юк. «Өземтәләр» гә өстән карауны бетерергә вакыт инде. *» , ** Җыентыкка сүз башы рәвешендә К. Фасеев иптәшнең «Виссарион Григорьевич Белинский» дигән мәкаләсе урнаштырылган. Бу мәкалә Белинскийның тормыш һәм иҗат юлын популяр рәвештә аңлатып бирә. Ләкин мәкаләне укыганда бер моментка игътибар итү кирәк. Мәкаләнең авторы, хәзергәчә әдәбиятта күп әйтелеп.килгән рәвешчә, «ярсулы (неистовый) Виссарион» дигән сүзләрне куллана. Бөек революционер-демократ Бе- линскийны «ярсулы» дип атауның дөрес түгеллеге һәм моның ничек башланып киткәне «Культура и жизнь» газетасының быелгы 17 нче номерында ачык күрсәтелде. Анда, редакцион мәкаләдә, болай дип әйтелде: «Бу кушамат кайдан башланып китте һәм аның мәгънәсе нәрсә. 
J26 
 
иде? Ул — политикадан ерак кеше булган һәм Белинскпйның демократик пафосына куркынып карый торган Станкевич түгәрәгендә туды. Станкевич Белннскийны: «юашрак бул» дип үгетләгән; шул ук түгәрәккә керүче Бакунинның да Бс- линскпйның кплешүчәнлексез булуыннан коты очкан. Кавелин һәм бүтән либераллар, Белинскпйның «ярсулыгы» турында сөйләнеп, түз- мәүчән һәм ачуланучан кеше образын барлыкка китерергә тырышканнар, аның кискенлеген авырулыгы белән аңлатырга тырышканнар. Аңлавы бер дә кыен түгел ки, Белинскийга «ярсу» кушаматын биреп. аның дошманнары — 
либераль алдакчылар — эшнең асылын томалаганнар, чөнки Белинскпйның дошманнар белән бәрелештәге килешү- чәнлексезлеге һәм кискенлеге революцион демократия идеологының сыйфатлары иде». Даһи Белинскийның шушы сыйфатлары һәм ялкынлы патриотлыгы аны безнең чорыбыз өчен аеруча кадерле ясыйлар. Белинский моннан йөз ел элек хыял иткән яңа Россиядә яшәүче татар хезмәт ияләре бөек революцион демократның татар телендә беренче җыентыгы чыгуын шатлык белән котлап каршы алдылар.