Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛТИК БУЕ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ


 Күптән түгел генә китап кибетләрендә, Союзпечать киоскларында, күләме белән артык зур булмаган, урта кулдагы зәңгәр тышлы бер китап күренә башлады. Өстенә ак белән язылган һәм тыйнак кына итеп орнамент ясалган катыргы тышлыктан, китапның исемен укыйбыз: — «Балтик буе шагыйрьләре» §§§§§§§§§ Китапмы кулга алу белән үк башка матур бер уй килеп төшә: әле күптән түгел генә, Советлар Союзы халыкларының бөек семьясына килеп кушылган Балтик буе илләренең шигъри тавышы татар телендә дә бик матур булып яңгырый башлады. Әле моннан 10 ел элек кенә, Литва шагыйренең «Сталин турында поэма» кебек, зур әйбер язуын, Латвия шагыйренең Ватан турында, Эстония шагыйренең Москва турында язуын һич тә күз алдына китерә алмый идек. Хәзер инде, Латвия шагыйре Мирдза Тимпе «Татар карты» исемле шигырь яза, Эстония шагыйре Ральф Парве казах көтүчесен, украина игенчесен, грузин егетен үзенең туганы итеп, рус кешесен— үзенең өлкән агасы итеп саный. Янис                      §§§§§§§§§ Төзүчесе Һәм тәрҗемәчесе — Мәхмүт Максуд, редакторы Кави Нәҗми. 60 бит. Бәясе 3 сум 60 тиен. Судраб- калнс, Ян Грот, Валерия Вальсюне- не, Антонас Венцлова һәм башка күп кенә шагыйрьләр, совет халыкларының җимерелмәс дуслыгы турында матур әсәрләр иҗат иттеләр. Балтик буе илләрендә Совет власте игълан ителү белән үк, Эстониядә — Иоганнес Барбарус, Иоганн Семпер,' Март Рауд, Юган Сютисе; Литвада — Саломея Нерис, Петрас Цвирка, Людас Гира, Антонас Венцлова, Костас Корсакас, Латвиядә — Андрей Упит, Вилис Лацис, Янис Судрабкалнс, Валдис Лукс кебек күп кенә язучылар һәхМ шагыйрьләр халык бәхете өчен,
130 
 
социализм төзү өчен кискен көрәш мәйданына чыктылар. Бөек Ватан сугышы елларында Балтик буе язучылары һәм шагыйрьләре, Ватан өчен көрәшнең алдынгы сафларына бастылар. Эстония, Латвия, Литва шагыйрьләренең шигырьләр җыентыгын чыгарып, Татгосиздат гаять зур эш эшләгән. Җыентыкның төзүчесе һәм тәрҗемәчесе Мәхмүт Максуд, шушы мактаулы эшне үтәп чыгу өчен шактый зур көч салган. Шуңа күрә дә, җыентыкта урнаштырылган шигырьләрнең күпчелеге яхшы/ тәрҗемә ителгән «Ленин үлмәс» (Саломея Нерис); «Партизан юлы» (Людас Гира); «Иптәш турында хикәя» (Антонас Венцлова); «Рус хатыны» (Янис Судрабкалнс); «Сталин турында җыр» (Валдис Лукс); «Москва» (Александр Чак); «Хезмәт җыры» (Иоганнес Барба- рус); «Комсомол билеты» (Юхан Шмууль); «Атасы һәм улы» (Айра Кааль) — аеруча яхшы эшләнгән һәм татар теленә дә бик матур тәрҗемә ителгән шигырьләрнең кыскача исемлеге менә ш}’шы. Саломея Нерисның «Сталин турында поэма»сын татар теленә тәрҗемә итү,— үзе генә дә зур бер эш. Поэма матур итеп һәм үзенә бер система белән төзелгән. Поэмада аерым вакыйгалар, образлар булмаса да, ул, Литва халкының гасырлар буенча омтылган бөек теләген, аның совет халкына, юлбашчыбыз бөек Сталинга булган тирән мәхәббәт хисләрен матур итеп чагылдыра. Шагыйрь, үткән заманнарны искә төшереп: Ә бит ирек шундый якын иде, Яныбызда, кордон артында: Ерактан без зарыгып карый идек Уйлый идек аның хакында: ди дә; — Парлык халыкларга җир йөзендә Киң юл ачты Сталин кояшка! дигән тантаналы юллар белән ха- лыкның Сгтл шатлыгын җырлый. Канчандыр1, бурҗугз республика шартларында тар шәхси лирика җылылыгына сыенган, яки үзләренең яхшы әсәрләрен бастыра алмаган күп кенә Балтик бус шагыйрьләре, бүген 200 миллионлы совет халкы сөеп укын торган матур шигырьләр иҗат итәләр. Тәрҗемәче Мәхмүт Максуд җыентыкка алар- ның иң яхшы», иң популяр әсәрләрен сайлап алырга тырышкан. Монда- Ленин һәм Сталин, Ватан һәм 
Москва, сугыш һәм хезмәт, дуслык һәм мәхәббәт турында матур- матур шигырьләр тупланган. Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга тирән мәхәббәт белән сугарып язылган матур шигырьләр күзгә аеруча бәрелеп торалар. Литва шагыйренең: Аңа багышланган легендалар һаман туа халык телендә; Даһи Сталинга дан җырлана Азат булган Литва җирендә. дигән җыр тавышына Латвия шагыйренең: Җир сөрүче җырлый буразнадан Барган чакта кояш нурында; Иген урганда да җырлый һаман,— Бу җыр — иптәш тормыш юлында. Сталинга дан! х Дан аңар! дигән лирик авазы килеп кушыла. Мәхмүт Максуд тәрҗемәләрендә аеруча матур бер як күзгә чагыла. Ул—күп вакыт авторга ияреп барудан бигрәк, аны тутыру, дәвам итү юлында тора. Шуңа күрә дә, күп кенә, хәтта авыр гына урыннарда да ул оста чаралар таба. Мәсәлән, Алекс а нд р< Чцкның «Москва» исемле шигыре рус теленә озын үлчәү белән тәрҗемә ителгән. Мәхмүт Максуд моны татарчага бездә классик система булган 10—9 иҗекле шигырь калыбына салып эшләгән. Тәрҗемә гаять дәрәҗәдә төгәл һәм .матур килеп чыккан. Ләкин җыентыкны төзегәндә һәм тәрҗемә иткәндә, безнеңчә, ахырына кадәр уйлап җиткерелмәгән нәрсәләр дә шактый. Җыентыкка Эстониянең күренекле шагыйре Иоганнес Барбарус- ныц «Эстон йөрәге» «Таллин», «Эшлекле яз» һәм «Хезмәт җыры» исемле дүрт шигыре кертелгән. Үзенең бетеп гомерен Эстония халкының бәхете өчен көрәшкә багышлаган бу зур шагыйрьнең күп еллык ялкынлы иҗатын күз алдына китереп бастыру өчен, җыентыкта ки
9* 131 
 
 
терелгән шигырьләр генә җитми, әлбәттә. Аннан соң, «Эстон йөрәге» дигән шигырь үзенең эчтәлеге белән укучыда Иоганнес Барбарус- ның иҗатына карата дөрес караш тудыра алмый. Чөнки шигырь бик тар һәм чикләнгән нәрсә турында— бары тик һәм бары тик «Эстон йөрәге» турында гына языла. «Эстон йөрәге», дигән шигырьдә, — аның кайчан язылуына карамастан, — Эстон халкының язмышы барлык халыклардан, бигрәк тә Советлар Союзыннан аерым итеп бирелә. Моны яхшырак аныклау өчен Латвия шагыйре Янис Судрабкалнсның «Латыш авазы» исемле шигырен укып карыйк. Бу шигырь дә шулай ук аерым бер халыкның горурлыгы турында языла. Ләкин монда инде без латыш халкын Советлар Союзы халыкларының бөек семьясында итеп күрәбез. Монда Латвия халкына Советлар иленең бөек ярдәме, даһи юлбашчыбыз иптәш Сталинга рәхмәт хисе чагыла. Ләкин җыентыкны төзүче, Эстония халкының атаклы шагыйре, фашизмга каршы ялкынлы көрәшче булган Иоганнес Барбарус иҗатын күрсәткәндә ниндидер «очраклылык» кушуы буенча гына эш итә. Җыентыкка- шигырьләрне о- раклы рәвештә генә түгел, бәлки ша: ыйрь- иең иҗатына характерлы булганнарын гына кертергә кирәк иде. Шул ук фикерне латыш шагыйре Валдис Луксныц «Урманда» исемле шигыренә карата да кыю рәвештә әйтеп була. Шигырь — бары тик табигать күренешен һәм ниндидер «пычкылар чыжылдавын», «чаналар шыгырдавын» гына бирә. Ләкин идея юк, шигырьдән килеп чыга торган төп бер социаль фикер юк. Моны, Балтик буе шагыйрьләренең кайберләрендә әлегә' бетеп җитмәгән күренешнең — тар һәм мәгънәсез булган кабинет лирикасының җыентыкка үтеп керүе дип кенә аңлатырга мөмкин. Безнең зур бер кимчелекле ягыбыз шунда: без теге яки бу халыкның берәр әсәреп тәрҗемә иткәндә хәтта подстрочииктан да файдаланмыйбыз, тәрҗемәдән тәрҗемә игү белән канәгатьләнәбез. Шуның өс- тенә әгәр дә әсәр, А. Сурков әйткәнчә, «салкын һөнәрчеләр» тарафыннан да тәрҗемә ителсә. аның милли колориты бөтенләй югала. Безгә исә, менә шундый тәрҗемәләрдән алып, татар теленә тәрҗемә итәргә туры килә. Бездә, аерым телләрдән турыдан-тур ы тәрҗемә итү практикасы 
бик сирәк әле. Шуңа күрә дә, Гетенең «Фауст»ыи, Генрих Гейненың «Германия»ссн турыдан-туры немец теленнән оста рәвештә татарчага тәрҗемә иткән Мәхмүт Максуд та, Балтик буе шагыйрьләренең әсәрләрен татар укучыларына тәкъдим иткәндә — көчсез булып кала. Матур фикерләр зәгыйфьләнә, образлар югала. Тәрҗемәче хәтта, рус телендәге тәрҗемәгә үтеп керә алган образларны, шигъри матурлыкны да еш кына төс.сез итеп калдыра. Эстония шагыйре Ральф Париеның «Дуслык турында җыр» — моңа ачык мисал булып тора. Автор: «Казахстанда яшәүче чал көтүчедә дә без үзебезнең туганыбызны күрәбез» дигән фикерне әйтә. Аны рус теленә тәрҗемә итүче Всеволод Азаров шигырьнең үлчә- вен туры китерер өчен булса кирәк — «Как будто» дигән сүзне өсти. Мәхмүт Максуд исә, аны? икенче яктан боза. 
Беләсезме, миңа абый була Карт көтүче Казахстанда. Шулай итеп, шигъри гүзәллек югала, аның бөтен тормыш җылылыгы алына, образ коры сөяккә әйләнә. Әгәр тәрҗемәче биредә, артык булган «беләсезме» сүзен кулланмаган булса, образны тулырак бирә алган булыр иде. «Карт көтүче Казахстанда» дигән өч сүз янәшә килеп, укучыда начар тойгы калдыра. Беренчедән бу — татарча түгел, икенчедән — төрле мәгънәләр чыгарырга мөмкинлек ачыла. Төньяк диңгездәге балыкчылар Ватандашлар миңа бүгеннән, Якын күрә мине Украина, Сәлам килә грузин иленнән. Монда автор «балыкчылар» дими, бәлки — «балыкчы» ди. Ә бит шигырьдә «балыкчылар» белән «ба
132 
 
лыкчы» арасында аерма бик зур. «Балыкчылар» — гомуми һәм абстракт формада әйтү, «Балыкчы» исә. шигырьдә образлы итеп, конкрет итеп әйтү. Тәрҗемәче, моны, бер дә кирәкмәгәнгә, конкреттан абстрактка әйләндерә, шулай ук «Украина», «грузин» төшенчәләрен дә «ил» мәгънәсенә кайтарып калдыра. Литва шагыйре Эдуардас Меже- лайтисның «Вакыт» исемле шигыре дә бик үк яхшы тәрҗемә ителмәгән. Син беләсең: план сыза туар көнгә Безне алга җитәкләүче даһи кеше һәр көн саен кабинетта. Кремльдә, Эштә һәрбер сәгать кыйммәт безнең өчен. Менә бу юлларны теләсәң ничек аңла. Биредә, беренче өч юл бер мәгънәне, ә соңгы юл икенче мәгънәне бирергә тиеш булып күренә. Ләкин, ирекле-ирексездән, татар шигырь төзелешенең законы буенча, соңгы ике юл бергә килеп тоташа; шуның аркасында ялгыш мәгънә килеп чыга. Русчасында да, шундый ук хәл. Ләкин монда, татарчадагы шикелле үк, хәл аяныч түгел. Ты лишний пласт поднимаешь острым плугом. Еще кирпич уложишь на стене, дигән юлларын тәрҗемәче/ Үткер сабан белән чирәм күтәрәсең, Ныгытасың бишьеллыкның зур бинасын» дип тәрҗемә итә һәм, анда әйткәнебезчә, шигыръ дә образлылык югалып кала. Шигырьдәге образлылык турында югарыда әйтелгән фикерләрне көчәйтү өчен, тагын бер-ике мисал китерик. Менә Эстон шагыйре Иоганн Семперның «Сталинград» дигән шигыре. Шагыйрь биредә образлы итеп: До Волги немецкими ордами Истоптан ковыль степной дип әйтсә, тәрҗемәче аны бик гади һәм бик шаблон формада: Немец ордалары ажгырынып, Килде Волга ярларына, — дип тәрҗемә итә. Сүз ю:;, бәлки русчасы да әле, Семпер чагыча уү- гелдер, ләкин анда — фикер образлы итеп әйтелә. Татарчага тәрҗемә итүче исә бик җиңел юлдан китә, образлы итеп, шигырьчә әйтәсе урынга, тапталып беткән ямьсез, ни җанга, ни тәнгә һични бирми торган гомуми фраза белән чикләнеп кала. Димәк, тәрҗемәчедә, кыюлык җитмәгән. Менә тагын.- 
Каршылыйлар оста залп белән һәрбер 
өйдән дошманнарны, Сөйләп бирер соңыннан каберләр — Кайда немец планнары. 
Безнең кайбер тәрҗемәче иптәшләр, «тәрҗемә ителгән шигырь үзенең техник төзелеше, үлчәве, ритмы, рифмасы ягыннан начар булса да ярый» дигән карашта торалар булса кирәк. Хәзер күз алдына китерик: әгәр шул ук куплетны Мәхмүт Максуд берәр яшь шагыйрьдән укыса: «бу шигырь строфасы түгел, бу — өйрәнчек әйбер булудан да ерак тора» дияр иде. Ә менә шушыь грамотасыз итеп төзелгән куплет Семпер юллары итеп бирелә. Гомумән, «Сталинград» шигыренең тәрҗемәсе, бәлки ашыгып эшләнгән- гәндер, җыентыкта иң начар, иң көчсез тәрҗемәнең үрнәге булып тора. Шигырьдә: 
Покрытый кровавой пеною Он все еще рвется вперед. 
дигән ике юл бар. Тәрҗемәче моны Чәчеп һаман канлы күбекләрен дип тәрҗемә иткән. «Пена» сүзен турыдан-туры «күбек» дип алгач, мәгънә бозыла. Бәлки Семпер шигырендә «пена» сүзе бөтенләй булмагандыр, шуны- инде, Мәхмүт Максуд «күбек» дип алгач, көлке килеп чыга. Монда, аңлашылмаган нәрсәдән качарга, татарча итеп әйтергә кирәк иде. Җыентыкта, мәгънәсе ягыннан бозылган, образлары зәгыйфьләнеп калган юллар шактый гына. Шулай ук татарча булмаган тәгъбирләр, сүз һәм җөмлә әйләнешләре дә еш очрый. Аннан соң, кем гаебе беләкдер китапта, эстон халык эпосы герое — Калева ның исеме — «Калек» дип, Литвадагы Жемайтия — «Же- мантия» дип ялгыш язылган.
133 
 
Без бу җыентыкны тәмам булган бер әйбер итеп аңлаудан бигрәк, эле ныклап эшләнергә һәм киңәйтелергә тиеш булган нәрсә итеп карыйбыз. Шуңа күрә дә, без биредә тәрж.емәнең уңышсыз якларыннан мисалларны күбрәк китердек. Балтик буе шагыйрьләренең яхшы әсәрләре белән татар укучысын таныштыруда бу әле беренче адым гына. 
Монда әле күп кенә шагыйрьләрнең әсәрләре бөтенләй кер[геи1мюгән!; җыентыкта тәкъдим ителгән шагыйрьләрнең дә әле кайбер шигырьләре очраклы рәвештә алынганнар. Киләчәктә без бу китапны яна һәм яхшы әйберләр белән тулыландырылган итеп күрергә телибез.